ҖИҢҮ ЮЛЫ
III кан солдат һәм офицерларның истәлекләре киләчәк тарихчылар һәм буыннар өчен чиксез кыйммәтле материал булып саналачак һәм ул истәлекләрне, энҗе бөртекләрен җыйган кебек, берәм- берәм җыя барырлар. Ләкин вакыт беркемне дә көтми. Вакыт үтү белән хәтердәгеләрнеи бик күбесе тоныкланалар. Гаять дәрәҗәдә кыйммәтле булган сугыш эпизодлары, күренешләр, детальләр, исемфамилияләр, кичерешләр әкренләп онытыла баралар. Шулай да хәзер сон түгел әле. Безнең күбебезнең иңнәреннән солдат шинеле төшмәгән, Берлин яки Харбин урамнарының ташларына басып йөргән итекләребез дә тузмаган. Бигрәк тә Ватан сугышы турындагы истәлекләребез, суынмаганнар әле. Шуның өчен ул истәлекләрне мөмкин кадәр тизрәк җыеп алып, халыклаштыра барырга киоәк. Риза Ишморатов, Гали Хуҗи, Газиз Иделле һәм Госман Бакиров иптәшләр бу юлда икенче 1 күркәм адымны ясаганнар. Әле күптән түгел генә Татгоснздат алар тарафыннан төзелгән «Җиңү юлы» дигән җыентыкны бастырып чыгарды. Җыентык Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларының, безнең якташларыбызның батырлыклары, фидакарьлекләре, Ленин- Сталин партиясенә, бөек Ватаныбызга бнрелгәнлекләре, гаҗәп матур сугышчан дуслыклары турында сөйли. Китапны ниндидер эчке бер горурлык белән ачасын һәм укыйсың. Барысы да таныш, барысы да баштан үткән, йөрәктән кичерелгән. Беренче Украина фронты (башта Воронеж фронты дип атала) Иделдән Берлинга кадәр данлы юл үтә. «Воронеж шәһәре стеналары яныннан алып, иксез-чиксез Дон һәм Украина далалары аркылы, без, сугышлар белән Карпат тауларына килеп җиттек, Советлар Союзының Дәүләт чикләренә чыктык. Безнең дәһшәтле кылычларыбыз Воронеж янында, Курск дугасында, Дрепр һәм Киев өчен булган каты сугышларда чыныкты. Без Бердичев һәм Белая Церковь, Житомир һәм Коростень, Новгоро^Волынский һәм Сарны, Тарнополь һәм Черновицы, Станислав һәм Львов шәһәрләрен алган полклар белән алга бардык...» диләр Беренче Украина фронты сугышчылары үзләренең 1944 елның августында язылган татар халкына җавап хатында. Никадәр озын һәм данлы юл! Күпме шәһәрләр, күпме авыллар, никадәр урманнар, таулар үтелгән, никадәр зур һәм кечкенә сулар кичелгән! Җыентык безне бөек җиңүләргә илтүче, безнең даһи полководецыбыз, Верховный Башкомандующий Советлар Союзы Генералиссимусы И. В. Сталинның рәсеме белән ачыла. Икенче биттә СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе И. В. Сталинның 1945 елның 9 н ;ы маенда халыкка ясаган тарихи мөрәҗәгате бирелгән. Халкыбыз күңелендә ул көн мәңге онытылмас. Юлбашчыбызның: «Иптәшләр! Ватандашлар! Бөек көн — Германияне җиңү көне килде» дип, дулкынланып •әйтелгән сүзләре һаман да безнең колак төбебездә Кремль курантлары кебек яңгырый. Китап битләрен бер-бер артлы ача барасың. Менә күзләр бер рәсемгә туктала. Киң маңлай, акыллы, батыр һәм якты йөз. Бу — Сталин шәкерте — Беренче Украина фронты командующие Советлар Союзы Маршалы И.С. Конев рәсеме.
Тагын бер бит ачасың. Бу биттә татар халкының фронтовик татарларга язган хатыннан бер өзек һәм Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларының җавап хаты урнаштырылган. Ялкын һәм тирән мәхәббәт белән язылган бу хат: «Кадерле ата-аналарыбыз, туганнарыбыз, сөекле балаларыбыз һәм аерылмас гомер юлдашларыбыз!»— дип башлана. Шуннан соң сугышчылар үзләренең данлы эшләре турында сөйләп, болан диләр: «Без һәммәбез — руслар һәм украинлылар, грузиннар һәм белоруслар, татарлар һәм башкортлар, казахлар һәм үзбәкләр — бер ананың — Совет Ватанының уллары. Совет Ватаны — ул, безнең бәхетебез, безнең киләчәгебез. Без аның азатлыгын, бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклыйбыз». Ике меңнән артыграк сугышчы, офицер һәм генерал кул куйган бу хат татар халкының тарихи наказы фронтта никадәр тулы үтәлгәнен, татар сугышчыларының бөек рус халкы һәм илебездәге башка халыкларның уллары белән иңгә иң торып, Ватан намына нинди зур батырлыклар күрсәтеп сугышуларын ачык чагылдыра. Хаттан сон урнаштырылган күп сандагы очерклар, сызмалар, мәкаләләр һәм истәлекләр моны тагын да тирәнәйтәләр һәм киңәйтәләр. Очеркларның байтагы җиңел һәм тәфсыйллы тел белән язылганнар. Гали Хуҗи үзенең шигырь белән язылган «Яу күрке» дигән очерк- поэмасында Ворошилов районы, Казаклар авылы егете Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповның каһарманлыгы турында сөйли. Бу поэманы укып чыккач, менә шулай безнең күз алдыбызда батырларның исемнәре җырга кереп, мәңге онтылмас булып кала, менә шулай
Тәнкыйть — библиографиябезмен чынбарлыгыбызда ил батырлары турында легендалар туа,— диясе килә. Татарстанның Кызыл йолдыз районы Биктавыз егете Советлар Союзы Герое Зәки Шәйхмәрдәнов гурында Р. Ишморат очергы, Ватан өчен үзенең якты гомерен биргән Советлар Союзы Герое Хатип Хәсәнов турында Г. Хуҗи очергы, татар халкының батыр улы Советлар Союзы Герое Әнвәр Кәлиев турында iW Садри очергы, Советлар Союзы Герое Касыйм Әх- меров турында Н. Пхакадзе очергы, Советлар Союзы Герое Әхмәдулла Ишмөхәммәтов турында Г. Иделле очергы укучыда көчле тәэсир калдыралар. Җыентыкта танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Измаил Нагай- баковның һәм авиация генерал- лейтенанты С. Рамазановның рәсемнәре һәм алар турында кыска, ләкин мөмкин булган кадәрле, тулы белешмәләр бирелгән. Сугышчыларның үзләре язган мә- калә-истәлекләре җыентыкта шактый зур урын алалар. Бу — җыентыкның кыйммәтен күтәрә торган бер факт. Советлар Союзы Герое Хәмзә Мөхәммәдиевның «Бронядан көчлерәк». Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның «Иделдән Одерга», Советлар Союзы Герое Эсфәндияровның «Рус пушкасына дан», гвардия серҗанты Ә. Мир- хәйдәровның «Өч Король тигрын яндырдым», һәм башка иптәшләрнең үз сугышчан эшләре турындагы язмаларын кызыксынып укыйсың. Карт солдат Госман Бакировныц көндәлеге аеруча җылы язылган һәм сугыш көндәлеген чагылдырган эпизодларга, детальләргә бай. Җыентыкның тагын бер яхшы ягы итеп, анын рәсемнәр белән бизәлгән булуын әйтергә кирәк. Анда утыздан артык сугышчының фоторәсеме бар. Бу рәсемнәр китапны ҺӘ:М очеркларны бик нык тулыландыралар. Җыентыкның ахырында Беренче Украина фронты сугышчыларына тылдан килгән хатлар урнаштырылган. Татарстан хезмәт ияләренең хаты, Дөбьяз районы комсо-
молецларының һәм яшьләренең хаты, Кызыл юл районы «Алмалы» колхозы колхозчыларының хаты тыл белән фронт арасындагы тыгыз бәйләнешне, халкыбыз фронтта да, тылда да бер теләк белән — явыз дошманны тизрәк тар-мар итү теләге белән янганлыгын, шуның өчен көчләрен кызганмый эшләүләрен күрсәтәләр. Бу хатларның сугыш уты эчендә югалмый сакланулары бик зур шатлык. Барлык укучылар, фронтовиклар, Беренче Украина фронты сугышчылары аеруча, бу китапны кызыксыну белән кулларына алачаклар. Алар анда бик күп якын дусларының һәм сугышчан иптәшләренең исемнәрен табачаклар, рәсемнәрен күрәчәкләр, китап битләрендә алар белән күңелле очрашачаклар. Бүтән фронт сугышчылары ту-, рында да Татгосиздат киләчәктә мондый китапларны чыгарса бик яхшы, бик кирәкле эш эшләгән булыр иде. Шуны искә алып, бу беренче җыентыктагы кайбер кимчелекләргә дә тукталасы килә. Китап күренекле язучыларыбыз һәм журналистларыбыз тарафыннан хәзерләнгән булса да, кайбер очерклар коры сызмалар яисә газеТа материаллары төсендә бирелгәннәр. Бакиров иптәшнең көндәлеген һәм Г. Иделленен очеркларын искә алмаганда, бүтән очеркларда фронт тормышы детальләре аз очырый, җирле колорит сизелми, Днепрны, Висланы кичү кебек гаять зур операцияләр үзләренең бөтен катлау- лылыкларында һәм дәһшәтләрендә чагылмый. Сугышчыларның хәрәкәтләре, ничектер, бер-берсеннән аерып алып биреләләр. Хәтта, пулемет, миномет, туплар кебек кораллар белән сугыш алып баручылар турында язганда да, ни өчендер, герой бер үзе генә алына, аның янындагы иптәшләре, аңа турыдан-туры булышучылар күрсәтелми. Г. Хуҗиның. Советлар Союзы Герое Хатии Хәсәнов турында
гы очергында да шундый кимчелек бар. Хатип Хәсәнов станоклы пулемет
Тәнкыйть — библиография
расчеты командиры. Аның белән һәрвакыт бергә хәрәкәт итүче төзәүче/төзәүченең ярдәмчесе, патроннар ташучылар бар. Ләкин очеркта Хәсәнов фәкать үзе генә күренә: «Беләсез, үткән сугышта Хәсәнов 114 гитлерчыны кырып ташлады...» — Герой турында бо- лай дип кенә язу, аның сугышчан иптәшләре белән бергә эшләгән эшләрен аның бер үзенә генә кайтарып калдыру килешми. Дөрес, сугышта станоклы пулемет янында бер генә сугышчы калган чаклар да еш була. Ләкин ул чагында шулай дип язарга да кирәк. Аннары, китап 1946 елда чыгуга карамастан, аның эчтәлеге фронтның җиңү юлын тулы рәвештә күрсәтми. Дошман җирендәге хәлиткеч сугышлар һәм безнең җиңү тантанабыз бөтенләй чагылмый. Мәкаләләр, очерклар асылда 1944 елның ахыры яисә 1945 елның башы белән чикләнәләр. Бу уңайсыз хәлне төзүчеләр дә, редактор да сизгәннәр һәм урыны-урыны белән вакытны суза торган өстәмәләр керткәләгәннәр. Ләкин моның белән генә бу зур кимчелекне каплый алмаганнар. Бу кимчелекнең авторларга, төзүчеләргә кагылмый торган ягы шунда: китап сугыш барышында ук хәзерләнгән һәм Татиздатка тапшырылган булган. Ләкин ул производствода бик озак яткан. Бу — Татиздатның китаплар басып чыгару эшен шулай һәрвакыт озакка сузуының бик ачык шаһиты булып тора. Җыентыкка кергән кайбер очеркларда тәҗрибәле укучыны ышандырмый торган аерым урыннар очырый. Мәсәлән, 20 биттә шундый юллар бар: «Пулемет сафтан чыккач, Мирза аны станыннан алып, тезләренә куя да, шуннан атып, дошманны кыруда дәвам итә». Пулеметчылар моңа ышанмаячак. Чөнки бу мөмкин түгел. Станоклы , пулеметның телоеын үз тезеңә куеп, атып булмый. Мондый очракларда пулеметчылар телоны түмгәк, бүрәнә яки башка шуның кебек әйберләр өстенә куеп аталар. Бу җыентык уңае белән тагын бик мөһим бер нәрсәне әйтеп китәсе килә. Сугыш безнең телебезне бик күп яңа сүзләр һәм төшенчәләр белән баетты. Әдәбиятыбызда моңа кадәр булмаган яңа жанр — хәрби очерклар жанры туды. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә унлап фронт газетасы чыгып килде. Хәрби сүзләрне, хәрби терминнарны һәм төшенчәләрне куллануда фронт газеталары бик зур тәҗрибә тупладылар. Ләкин, кызганычка каршы, безнең бер генә телчебез дә, бер генә тәнкыйтьчебез дә бу газеталарга күз төшергәне юк. Фронт газеталарының бай тәҗрибәләре өйрәнелми, гомумиләштерелми. Нәтиҗәдә хәрби терминнардагы һәм төшенчәләрдәге чуарлык һаман дәвам итеп килә. Без әле үзйөрешле орудие, әле самоход орудие, әле төзәүче, әле наводчик, әле заряжающий әле коручы дип язабыз. Обходный маневр, маневр на окружение, бой, боевая подготовка, заграждение, заградительный огонь, противник һ. б. төшенчәләрне төрле җирдә төрлечә язабыз. Бу исә безнең яшь буынны хәрби белемле итеп тәрбияләүдә зур комачаулык тудыра. Хәрби терминологиябезне тәртипкә китерү безнең телчеләребез алдында торган зур һәм әһәмиятле бурыч. Инде җыентык турындагы фикеребезне йомгаклыйк. «Җиңү юлы», үзенең аерым җитешсезлекләрс булуга карамастан, кирәкле һәм яхшы китап. Бөек Ватан сугышы материалларын туплауда уңышлы адым. Бу җыентык тыныч төзелеш елларында безнең яшьләребезне югары патриотизм рухында, бөек Ленин — Сталин партиясенә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә ярдәм итәчәк.