Әдәби календарь
1837 елның 10 февралендә царизмның чит ил ялчысы тарафыннан бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин үтерелде. Ул фаҗигале көнгә 1 10 ел үтте инде. Ләкин шагыйрь әле һаман безнең арабызда, ул һаман яши. Аның иҗатыннан без үзебезне кызыксындырган, ти- рәнтен дулкынландырган бик күп җанлы сорауларга дәртле, акыллы җаваплар табабыз. Пушкинның шигырьләрендә тирән хисләр һәм шигъри фикерләр ташый. Пушкин уенча, фикер шигырьгә читтән килеп керми, ә турыдан- туры тирән хисләр эченнән килеп туа. Фикерсез шигырьне Пушкин шигырь дип санамаган. Художестволы прозада Пушкин тирән эчтәлекнең мәҗбүрилеген аеруча басым ясап әйтә: «Ул (проза) фикерләр һәм фикерләр таләп итә— алардан башка гүзәл тасвирлаулар бер нәрсәгә дә хезмәт итмиләр» ди. «Фикернсн теле» итеп Пушкин прозаны күрсәтә. Пушкин үзенең беренче адымнарыннан ук әдәбиятның югары һәм алдынгы идеялелеге өчен, зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган проблемаларны кую өчен көрәшә. Шагыйрьләргә әһәмиятлерәк, зуррак идеяләрне алырга киңәш итә. «Үткән яшьлек турындагы истәлекләр белән генә безнең әдәбиятыбыз ерак китә алмас» ди. Пушкин тормышны читтән күзәтеп торучы, үз эченә бикләнгән сәнгатьче түгел иде. Ул тормышның тирәнлегенә керә белде һәм үзенең тәэссоратларын шул тормыш тирәнлегеннән алды. Шуңа күрә аның хисләре безнең заман кешеләренә аеруча якыннар. Авыр елларда Пушкин азатлыкка дан җырлады. Якты, гүзәл таң атуын җаны-тәне" белән көтте. «Россиядәге тамырланган коллыкны фәкать коточкыч бер тетрәү генә юк итә алыр иде!» диде ул. Декабристларның якын дусты булган Пушкин үзе дә восстаниегә омтыла һәм бу эшкә турыдан-туры катнаша алмавына бик нык әрни. Гражданин-шагыйрь Пушкин үз халкының якты киләчәгенә бөтен күңеле белән ышана. Совет халкы Пушкинның4 гүзәл әсәрләренә чиксез югары бәя биреп, аны үзенең сөекле шагыйре итеп хисаплый. Пушкин В. И. Ленинның да яраткан шагыйре булган? Ул аның әсәрләрен әледән әле укып торган. Иптәш Сталин, үзенең Октябрь социалистик революциясенең 24 еллыгына багышланган докладында, бөек рус милләте турында сөйләгәндә, аның иң яхшы вәкилләренең берсе итеп, Пушкинның исемен әйтте. Пушкин әсәрләре безнең илебездәге барлык халыкларның телләренә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгәннәр. Алар һәр ел саен күбрәк тиражлар белән чыга баралар.
М. И. ГЛИНКА Үлүенә 90 ел. Моннан 90 ел элек, 1857 елның 15 февралендә, «рус музыка сәнгатенең атасы» бөек рус композиторы Михаил Иванович Глинка үлде. Глинканың гомере кече яшьтән үк рус халкы белән бәйләнгән. Ул үзенең биографик язмаларында үзен беренче башлап музыкага өйрәтүче укытучылары итеп, туган ягы Смоленск крестьяннарын һәм шул якның бай табигатен саный. Крестьян яшьләренең җырлары һәм кичке уеннары аның күңелендә беренче шигъри хисләрне уяталар һәм халык музыкасына мәхәббәт кабызалар. Глинканың музыка өлкәсендәге җитди өйрәнүләре Петербург пансионында башлана. Биредә ул Шотландия пианисты мәшһүр- композитор Джон Фильдтан музыка дәресләре ала. 1830 нчы елда Глинка авыру сәбәпле Италиягә китә. Ләкин анда аның күңеле күтәрелми. Итальян халкының алкышлары да, чит ил табигатенең матурлыгы да аңа үзенең туган илен алмаштыра алмый. Әле Италиядә яшәгән чагында ук Глинка рус операсын тудыру турында хыяллана башлый. Үзенең бу хыялын композитор Россиягә кайткач тормышка ашырырга керешә. Ул бөек патриотик, рух һәм чын халык героикасы белән сугарылган «Иван Сусанин» операсын яза. Бу опера рус музыка сәнгатендә генә түгел, бәлки бөтен дөнья музыка сәнгатендә билгеле бер борылыш ноктасы булып тора. Глинканың икенче операсы— «Руслан һәм Людмила», үзенең әһәмияте ягыннан, беренчесеннән бер дә ким түгел. Пушкинның батырлыкны тасвирлаучы бу поэмасында булган хыялый дөнья Глинка операсында гаять зур тирәнлек һәм тулылык белән гәүдәләнде. Глинка шулай ук җыр һәм романслар тудыру буенча да бай мирас калдырды. Композитор 90 га якын җыр һәм романс бирде. Бо- ларның һәрберсе — аерым бер сәнгать җәүһәре булып тора. Глинканың музыкаль мирасы шундый бай, анда бөтен бер дәвернең һәм халыкның җанлы, мәңге үлми торган шигъри чагылышы бар.
Н. В. ГОГОЛЬ Үлүенә 95 ел Бөек рус язучысы Николай Васильевич Гоголь 1809 елда Украинада туа һәм шунда үсә. Шуңа күрә аның әсәрләрендә Украинаның матур табигате, аның үзенчәлекле көнкүреше, Украинаның әкият- Җырлары киң урын алалар. Гоголь- ның әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт көчле чагыла, үзенең геройлары турында ул күңелле, образлы итеп сөйли, Украинаның табигатен тасвирлау өчен гаять матур сүзләр таба. Гогольга шөһрәт китергән беренче китабы — «Диканьки хуторы янындагы кичәләр» була. Ул 1831 елда басылып чыга. А. С. Пушкин бу китапны бик яратып каршы ала. 11 -С. Ә.- № 2-3. «Хәзер генә «Диканьки янындагы кичәләр»не укып чыктым, — ди ул. — Алар мине таң калдырдылар. Менә кайда чын күңеллелек... Ә урыныурыны белән нинди шигърият, нинди хисләр! Безнең хәзерге әдәбиятыбызда бу шул хәтле гаҗәп бер нәрсә ки, мин әле хәзергә хәтле аңыма килә алганым юк». Петроградта торган чагында да Гоголь сөекле Украинасы белән, аның тормышы, аның тарихы белән кызыксынудан туктамый. Украинаның үткәне турында, Запорожье Сече турында ул үзенең «Тарас Бульба» исемле тарихи повестен язды. Бу әсәрендә Гоголь Украинаның матурлыгына гына сокланып калмый, ул запорожчыларның батырлыкларын, туган илләре өчен көрәшүләрен, аларның ныклыгын, җиңелмәслеген җырлый. «Рус көчен җиңә алырлык утлар, газаплар һәм көчләр дөньяда бармыни!» дигән ялкынлы сүзләр белән ул үзенең повестен тәмамлый.
Әдәби календарь
163
Гогольның иң зур, иң әһәмиятле әсәре — «Үлек җаннар» поэмасы. Монда Гоголь үзе яшәгән замандагы рус тормышының киң һәм дөрес картинасын чагылдыра. Безнең күз алдыбыздан рус алпавытлары типларының бөтен бер галлериясе үтә. Буш хыялчы Маниловньц мактанчык һәм җанҗалчы Ноздревны, тупас, хәйләкәр һәм астыртын Соба- кевичны, саран Плюшкинны укучылар һичкайчан онытачак түгелләр, — Гоголь аларны онытылмаслык итеп оста тасвирлаган. Гогольның «Үлек җаннар» поэмасы. аның башка әсәрләре кебек, Ватанга, халыкка кайнар мәхәббәт белән сугарылган. Ул рус кешесенең акыллылыгы һәм тапкырлыгы
турында, халык теленең матурлыгы турында, аның бөек киләчәге турында сокланып сөйли. «Үлек җаннар»ның икенче һәм өченче томнары тәмамланмыйча калалар. Гоголь бу томнарда тормыштан аерылып, «яхшы алпавытларны» күрсәтмәкче була һәм, билгеле, максатына ирешә алмый, чөнки ул тормыш хакыйкатен боза. Нәтиҗәдә аның язганнары аның үзен дә канәгатьләндермиләр, — ул аларны яндыра. Бөек рус тәнкыйтьчесе Белинскийның Гогольга язган мәшһүр хаты аңа бик көчле тәэсир ясый. Гоголь 1852 елның 4 мартында үлә. Аның үлүенә озакламый бер гасыр тулачак, ә әсәрләре һаман яшиләр һәм укучылар кулыннан төшмиләр. А. Н. МАЙКОВ Үлүе нә Пушкиннан соңгы чорда яшәгән һәм иҗат иткән күренекле рус шагыйрьләреннән берсе булган Аполлон Николаевич Майков 1821 елда туа. Майков күп буыннар буенча сәнгать белән бәйләнгән гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Аның әтисе художник-академик була. Майков берникадәр вакыт Италиядә яши һәм Римның борынгы һәйкәлләрен өйрәнә. Аның бик күп шигырьләре борынгы Римның һәм Элладаның тарихларына һәм мифологияләренә багышланганнар. Майковның бу шигырьләренә бөек тәнкыйтьче Белинский югары бәя бирә. Алар чыннан да камил шигъри культура һәм көчле талант белән язылганнар. Майковның «Ике дөнья» исемле шигырь белән язылган трагедиясе, шулай ук, борынгы Рим тарихын чагылдыра. Бу әсәр өстендә шагыйрь 36 ел эшли. Майков аеруча үзенең туган ил табигатен сурәтләгән шигырьләре белән таныла. «Печән чабу», «Җәйге яңгыр», «Яз, беренче кат тәрәзә 50 ел ачыла...» кебек бик күп шигырьләре әдәби хрестоматияләргә кертелеп киЛәләр. /Майковның туган җир табигате турындагы шигырьләре бик күп телләргә, шул исәптән татар теленә дә, тәрҗемә ителгәннәр. Аларны без Г. Тукайның гүзәл тәрҗемәләрендә ‘беләбез. Былчыракта янгыр артыннан балалар йөг- решә, Кычкыралар: «Җиргә, дип, алтын төшә, алтын төшә! — Шауламагыз, әй балалар! Без җыярбыз барчасын, Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын. Тик җыярбыз, юл буе, шыгрым тулы йөкләр көе, Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар көе! Майковның бик күп шигырьләре рус тарихы темасына язылганнар («Емшан» һ. б.), Ул «Игорь полкы турында сүз» дигән мәшһүр әсәрне тирәнтен өйрәнеп, аны шигырь белән язып чыга.
Әдәби календарь
;63
Майковның иҗат юлы катлаулы. Ул, Фет һәм Полонскийлар белән берлектә, «саф сәнгать» дигән ялган теорияне яклый, шул турыда күп кенә шигырьләр яза. Ләкин аның иң яхшы шигырьләре туган илгә мәхәббәт
белән сугарылганнар. Патриотизм хисе аларда бик көчле. Майков безгә шул ягы белән кыйммәтле. Майков 1897 елда үлә.
А. П. БОРОДИН Үлүенә 60 ел Александр Порфирьевич Бородин (1839—87) мәшһүр рус композиторы һәм химигы. Ул 1856 елда Петербургның медицина-хирургия академиясен тәмамлый, ә берничә елдан соң ул шунда ук химия кафедрасы буенча профессор булып эшли. Музыка өлкәсендә ул, мәшһүр композитор Балакирев һәм аның түгәрәге белән танышканчыга кадәр, үзлегеннән өйрәнгән һавәскәр генә була. 1862 елда М. А. Балакирев белән очрашу аның иҗади юлында хәлиткеч борылыш ясый. 1863—67 елларда ул үзенең беренче симфониясен яза. 1869 елда, бигрәк тә Римский-Корсаков белән дуслашып киткәч, үзенең икенче симфониясен яза, күп кенә романслар тудыра һәм «Князь Игорь» дигән мәшһүр операсын иҗат итәргә тотына. Ләкин аның б}' эше бик озакка сузыла, авыруы һәм үлеме аңа бу эшне тәмамларга мөмкинлек бирмиләр. Аның бу гениаль әсәрен Н. А. Римский-Корсаков һәм А. К- Глазунов тәмамлыйлар. Бородинның тудырган музыкаль әсәрләре сан ягыннан күп түгел. Ләкин аларда куәтле иҗади көч, гаҗәп нәфислек, кыюлык бар. Опера өлкәсендә Бородин Глинканы дәвам иттерүче булып санала'. Үзеннән соңгы композиторларга да аның йогынтысы бик зур.
ФАТИХ КӘРИМ Үлүенә Фронт сызыгы каһәрләнгән Көнчыгыш Пруссия җирләренә күчеп, дошман яуларын тулысымча тар- мар итү өчен хәлиткеч сугышлар барган чагында, 1945 елнын 19 февралендә, татар шагыйре Фатих Вәли улы Кәримов батырларча һәлак булды. Шагыйрьнең гәүдәсе Кенигсберг округындагы Каверин авылының төньяк-көнбатыш читендә күмелгәнлеген хәбәр иттеләр. Фатих Кәрим Совет Армиясенең батыр сугышчысы һәм ялкынлы шагыйре иде. Фронтның каты шартларында, ут астында ул үзенең көчле патриотик рух белән сугарылган, . безнең җиңүебезгә тпрәнтен ышанып, сугышчан дусларын ярсып шуңа чакырган гүзәл шигырьләрен 1Әр р°эмаларын язды. Бозды окопларда, дәһшәтле ата- 2 ел каларда аның «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң һәм көч» дигән шигырь җыентыклары, «Язгы таңда», «Разведчик язмалары» дигән хикәяләре һәм «Шакир Шигаев» исемле 4 пәрдәлек пьесасы тудылар. Аларның төп лейтмотивы туган илгә мәхәббәт, Ленин — Сталин партиясенә һәм совет хөкүмәтенә бирелгәнлек, дошманга карата көйдергеч нәфрәт булып тора. Фатих Кәрим хәзерге Башкорт- стан республикасы, Бишбүләк районы, Ает авылында 1909 елның 9 январенда туган. Әле пионер чагыннан ук ул «Яшь Ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында языша башлый, актив комсомол эшчесе булып китә. Ул илебезнең социалистик нигездә көн- нән-көн чәчәк ата баруын күрә һәм,
Әдәби календарь
161
сталинчыл бишьеллыклар пафосы белән рухланып, «Җиденче мич», «Тавышлы таң» поэмаларын яза. Сугышка кадәр аның шигырьләр җыентыгы, «Җиденче мич» һәм «Яшен яктысы» дигән китаплары басылып чыкты. Шулай ук «Улак белән еракка», «Электр фонаре» исемле балалар өчен язылган әсәр- ләре
басылдылар. Фатих Кәримнең таланты чәчәк атып барган чагында өзелде. Ләкин совет укучылары туган илебезнеа азатлыгы өчен үзенең яшь гомерен дә кызганмаган шагыйрен һичкай- чан онытачак түгел.
НУРИ САКАЕВ Үлүенә 20 ел Татар сәнгате өлкәсендә күп еллар буенча эшләп, татар театрының нигезен салуда, аны үстерүдә зур урын тоткан Нури Сакаевның үлүенә быел егерме ел тулды. Нури Сакаев Уфа губернасы, Бә- ләбәй өязе, Богады волосте Шлан- лыкул авылында, ярлы крестьян гаиләсендә, 1885 елны дөньяга килә. Башта ул шул авылның мәдрәсәсендә, аннары Оренбургка килеп, «Хө- сәйния» мәдрәсәсендә укый. Җәй көннәрендә чәйханәләрдә половой булып хезмәт итә. Төркстан тимер юлындагы инженерлар белән тәрҗемәче булып йөри. Соңыннан Оренбург депосында эшли. 1905 елдагы революция дулкынына катнашып йөргәне өчен, реакция башлану бе. лән, эштән чыгарыла. Нури Сакаев, 1907 нче елның 23 февралендә үткәрелгән әдәбият кичәсендә беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Шул көннән башлап ул үзенең бөтен гомерен сәнгатькә — сәхнәгә багышлый. 1908 нче елны «Сәйяр» труппасына кушыла һәм профессионал артист булып китә. «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары белән Казан, Оренбург, Уфа, Ташкент, Чиләбе, Төмән, Нижный ярминкәләрендә һәм башка бик күп шәһәрләрдә уйнап йөргәннән соң, 1916 нчы елны гаскәри хезмәткә алына. 1917 елны армиядән бушагач, Казан, Оренбург, Уфа шәһәрләрендә эшли. Аннары, хәрби труппа оештырып, режиссер була һәм шул труппа белән 1920 елның де- кабреиа кадәр Кызыл Армия частьларында спектакльләр куеп йөри. 1921 нче елның октябренда, Татарстан Мәгариф Комиссариатының чакыруы буенча, Казанга кайтып. Татар Дәүләт театрында эшли. 1926 елны, татар театрының егерме еллык бәйрәме уңае белән, татар театрын тудыруда, аны үстерүдә куйган көчен, бигрәк тә татар совет сәхнәсенә күрсәткән хезмәтләрен тәкъдир итеп, Татарстан хөкүмәте Нури Сакаевка «Хезмәт батыры» исемен бирә. Нури Сакаев 1927 нче елның 28 февралендә, генеральный репетициядән бушап, спектакль уйнаргз җыенганда, йөрәк параличыннан үлә. Нури Сакаев үз гомерендә ике революцияне кичергән, гражданнар сугышы кебек зур вакыйгаларны башыннан үткәргән, культура, җәмәгать хезмәткәре буларак һичбер кайчан читкә тайпылмыйча, икеләнмичә халык ягында, Совет платфор. масыида торган артистларның берсе һәм иң алдынгысы иде. Нури Сакаевның иҗаты рус реалистик сәхнә мәктәбе нигезендә үсте. Аның мастерлыгы аша туган образлар, совет тамашачылары күз алдында онытылмаслык булып торалар. Ул Гафур Коләхметовның «Яшь гомср»ендә Йосыф, Фатих Әмирханның «Яшьләр»ендә Хөсәен хаҗи, Шәриф камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сеидә Хаҗи, Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында Васька һ. б. рольләрне чын мастерларча башкарды. Нури Сакаев, татарча әсәрләрдәге зур рольләрне тиңдәшсез уйнаган кебек, рус һәм бөтен дөнья классик драматургиясендә дә үзен таныткан иде. Ул Островскийның «Гроза»сында Дикой, «Урман>да
Әдәби календарь
166
Несчастливцев, Шиллерныц «Мәкер вә мәхәббәт»ендә президент, «Трильби» әсәрендә Свенгали рольләрен уйнады һәм аның уены ул еллардагы вакытлы матбугат битләрендә югары бәяне алды. Нури Сакаев, талантлы артист булу белән бергә, оста оештыручы, тәҗрибәле режиссер да иде. Аның бу хезмәте, татар театрының башлангыч
елларыннан алып гомеренең ахырына кадәр өзлексез үсә, киңәя барды, бигрәк' тә гражданнар сугышы елларында яшь артистларны тәрбия итүдә нәтиҗәле җимешләр бирде. Аның кул астында бик күп артистлар үстеләр. Беренче мәртәбә аның ярдәме белән Фатыйма Ильская, Мәрьям Сульва кебек зур артисткаларыбыз сәхнәгә чыкканнар.
БЕТХОВЕН Үлүенә 120 ел Людвиг ван Бетховен (1770— 1827) бөтен дөнья күләмендә атказанган мәшһүр немец композиторы. Ул Рсйн суы буендагы Бонне шәһәрендә туа. Аның халык алдындагы беренче чыгышы 1778 елның 26 мартында, ягъни Бетховенга 8 яшь чагында була. 11 яшендә ул. инде король сараенда органчы булып хезмәт итә башлый. 22 яшендә Венага килә һәм анда мәшһүр композитор Моцарт алдында уйный. Моцарт аны яратып, сокланып тыңлый. Үзенең иҗаты белән Бетховен музыка сәнгате өлкәсендә яңа чор ача (симфония, соната). Аның музыкасы кеше хисләренең һәм кичерешләренең иксез-чиксез төрлеле, ген, күплеген гәүдәләндерә. Бетховенның шәхси трагедиясе бик көчле була, ул елдан-ел начар-
ВИКТОР Тууына Мәшһүр француз романисты Вик- ТоР Гюго 1802 елда Безансонда туа. Әдәбият эшенә бик мртә керешә,’ ундүрт яшеннән яза башлый. Аның беренче язган әсәрләре шигырьләр, поэмалар, одалар була. Беренче романы «Ган Исландец» 1823 елда, явторның фамилиясе күрсәтелмичә чыга. Бу роман, бигрәк тә «Кромвель» драмасына язган теоретик сүз ашы аны романтик мәктәпнең ояшлыгы итеп күтәрәләр. рак ишетә һәм ахырда тәмам чукраклана. Бу хәл тормышта аны бик нык газаплый, күңелсезләндерә, ләкин иҗатында ул һаман да гайрәтле һәм
дәртле булып кала. Демократ һәм республикачы булган Бетховен музыкада Бөек француз революциясе чорынын пафосын җырлады. Бетховен барлыгы 9 симфония.яза. Өченче симфониясе («Героик симфония») һәм, Шиллерныц «Шатлыкка» дигән одасы буенча язылган, хор белән тәмамлана торган тугызынчы симфониясе искиткеч көчлеләр. Моннан тыш Бетховен бик күп сонаталар, квартетлар, трио, фортепиано һәм скрипка өчен концертлар, оратория, романс, җырлар һәм «Фиде- лио» исемле опера яза. Бетховен моннан 120 ел элек Венада үлә.
ГЮГО 145 ел Революция елларында (1848—51) Виктор Гюго Учредительный һәм Закона дательный җыелышларның члены булып актив рәвештә Луи Бонапартка каршы көрәшә. Күп еллар буенча чит илләрдә яшәргә мәҗбүр була. Франциягә империя җиңелгәч, 1870 елда кайта. Виктор Гюгоның иң яхшы әсәрләре булып аның романнары санала. Аның романнары үзләренең эчтәлекләре һәм художество алымнары ягыннан гаять зурлар, шуның
Әдәби календарь
өстенә алар берсе икенчесе белән бик нык бәйләнгәннәр. Аныц беренче трилогиясенә кергән «Собор Парижской богоматери» (1831), «Отверженные» (1862) һәм «Труженики моря» (И 56)— кешелекнең юк-бар- га ышануга, социаль гаделсезлеккә һәм табигатькә каршы мәңгелек көрәшен чагылдыра. Икенче трилогиядән (монархия, аристократия, революция) соңгы ике романы басылып чыгалар: «Человек, который смеется» (1869) һәм «93 год» (1874 ел). Виктор Гюго романнарының үзәгендә гадәттә гаять зур символик образ тора, (собор, диңгез, революция) һәм әсәрнең төп идеясе дә шул образ белән бәйләнгән була. Ә аның баш геройлары — еш кына, теге яки бу идеяне гәүдәләндерәләр (мәсәлән, «Отверженные» да Валь- жан түбән төшкән җанның яңадан күтәрелүен, «93 ел»да Симурден һәм Говен революциянең туры һәм гадел х а к ы йк а тен гәүдәләндерәләр һ. б.). В. Гюгоның романнары тирән кызыксыну белән укылалар. Алардагы көчле лиризм укучыны үз эченә тартып ала. Гюго әсәрләрендә кимсетелгән, газапланган кешеләргә аеруча җылы мәхәббәт бар, ә һәртөрле гаделсезлекләргә көчле протест яңгырый. Ул халыкның якты киләчәгенә ышаныч белән карый. Совет укучысына Гюго үзенең әнә шул яклары белән кыйммәт. В. Гюго 1885 елда дөнья күлэ- в мендә атказанган хәлендә үлде.