АК ТӨННӘР
VI.
ЛХайор Чачу а — Нинди яңалыклар бар?! — дип сорады капитан Разумов, яшькелт күзләрен уйнатып. Майор Чачуа дустына тынычландырырлык хәбәр әйтә алмады. — Их. нинди егетләр иде! — дип көенде Разумов. — Ачык сугышта мин аларның исән калуларына ышанам. Ләкин хыянәт... Аркадан пычак кадау... Юк, беләсезме нәрсә, майор, — дип капитан урыныннан сикереп тс4>ды. — Мин хәзер үк генералга барам. Хәзер үк ярдәмгә җибәрүне сорыйм. Чачуа салкын гына елмайды. — Кара, нинди батыр, — диде ул ирония белән һәм ничектер йомшаграк итеп өстәде: — Кадерле капитан, сугышчылар, «минер бер генә тапкыр ялгыша», дип әйтәләр. Ә сез ничә тапкыр ялгышырга уйлыйсыз? Разумов мондый җавапны көтмәгән иде, кинәт сискәнеп туктап калды. — Нәрсә әйтмәкче буласыз, майор? — Мин сезнең йөрәгегезне аңлыйм, дускай, — дип инде җитди рәвештә сүзендә дәвам итте Чачуа.— Сез егетләрегезне коткарырга омтыласыз. Яхшы, мактаулы эш. Ләкин нигә кызасыз, нигә барабан кагасыз? — Барабан?! — Әйе, гаҗәпләнмә, . дускай. Штабта барысын да беләләр һәм, кирәк булса, ярдәм дә җибәрәчәкләр. Хәер, нигә мин сезгә бу турыда сөйләп торам. Сез моны үзегез дә миннән яхшырак беләсез. Разумов койкасына барып утырды
* Ахырьь Башы беренче санда.
һәм тәмәке кабызды. Ул әле һаман да тынычлана алмый иде. — Әйтегез әле, капитан, бүген сезнең сугышчыларыгыздан читкә чыгучылар булдымы? Разумов аңлап җиткермәде. — Ничек инде ул читкә чыгучылар? — Йомыш белән. Мәсәлән: утынга, донка, складка. — Андыйлар булды, әлбәттә. — Кайчан, кемнәр? — Анысын да белергә мөмкин. — Белегез әле зинһар. Землянкада ординарец булма- ганлыктан, йомышны үтәр өчен капитан Разумов үзе чыгып китте. Чачуа ялгыз калгач, күзләрен каты йомып, аларны кызларныкы шикелле кечкенә кулы белән каплады һәм өстәлгә таянды. Ике тәүлек инде аның йоклаганы юк. Гел аяк өстендә. Бүген ул ике тапкыр алдынгы кырыйда булды, һәр ике баруында да аңа немецларның радио тапшыруларын тыңларга туры килде. Алар Кауровны, казны йо- лыккалаган шикелле, йолыккаячак- ларын сөйлиләр, оятсыз сүзләр әйтәләр һәм хахылдап көләләр. Безнең миномет батареябыз тавышның урынын билгеләп, залп бирде. Немецлар берничә сәгать тынып тордылар, аннары яңадан сөйли башладылар. Ләкин Чачуаны немецларның лыгырдаулары аз кызыксынды раз
Г. Әпсәләмов
42
иде. Фронтның күп кенә участокларында алар, совет гаскәрләренең мораль ныклыгын какшатырга маташып, кычкырып сөйли торган радиолардан еш файдаланалар. Тузга язмаган иң әшәке хәбәрләр тапшыралар. Болар барысы да майор Чачуага билгеле инде. Тик бер нәрсә, немецларның шушындый хәбәрләрне кайдан, пинди чыганактан, ничек итен белүләре генә аңа мәгълүм түгел. Барон К кем ул? Мәгълүм бер шәхесме яисә немецлар тарафыннан разведка максаты белән кулланыла торган бер исем генә- ме? Аннары немецлар үзләренең теге яки бу нәрсә турында хәбәрдар булулары белән нигә бу кадәр шапрыналар? Акыллы дошман моны һичкапчан эшләмәскә тиеш бит. Дөрес, сугышта акылга сыймый торган нәрсәләр дә күп була, ләкин гадәттә һәр ике як үзенең нәрсәне белүен, нәрсәне белмәвен дошманына мөмкин кадәр сиздермәскә тырыша, чөнки билгесезлек каршы якны һәрвакыт борчый, киеренкелектә тота, аны күп көч түгеп, өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр итә. Тик бу юлы немецлар нигәдер нәкъ киресенчә эшлиләр. Әлбәттә, бу җү- ләрлек түгелдер. Немец бик җитди һәм мәкерле дошман. Димәк, бу хәбәрләрне таратудан аларның ниндидер яшерен максатлары бар. Әллә алар шушындый «гадәттән тыш» алымнар белән ' һөҗүм алдыннан безнең уяулыкны томаларга, җиңүгә булган ышанычыбызны какшатырга уйлыйлармы? Әллә үзләренең разведчиклары табылмаслык дәрәҗәдә нык яшеренгән икәнлеккә ышанып, шулай оятсыз мактаналармы икән? Кауров отрядының дошман тылына китүе турында бик аз кеше генә белә иде.- дивизия командиры, штаб начальнигы, капитан Разумов һәм аның сугышчылары. Әлбәттә, дивизия командиры, штаб начальнигы һәм Разумов шик тудыра торган кешеләр түгел. Әллә ничәшәр тапкыр сугышта сыналганнар. Димәк, җепнең очы сугышчылар арасына кереп югала. Ләкин Разумовның сугышчылары да сугышта сыналган егетләр бит,, һәрберсенең икешәр-өчәр бүләге бар.. «Шулай да,
дип уйлый майор, аларның берсе аңсыз рәвештә, мәсәлән, рейдка китәр алдыннан продуктлар алган җирдә якын дустын очратып: «китәбез, малай» яисә «безнекеләр киттеләр» дип әйтүе мөмкин ич. Артык киеренке уйлардан Чачуаның чигә тамырлары тибә башлыйлар. Ул бик авырлык беләк генә күзләрен ача. Землянканың, кечкенә тәрәзәсеннән өстәл өстенә- кояш нурлары төшкән. Өстәл өстз «Правда» газетасы белән капланган. Бер кырыйда вак кына хәрефләр белән язылган бер дәфтәр, урта бер җиреннән ачылган һәм битләре кызыл карандаш белән сызылган бер китап ята. Күрәсең, капитан Разумов аны җентекләп өйрәнәдер. Шунда ук тагын байтак кына китаплар, брошюралар. Алар янында Карелия фронтының «В бой за родину» дигән кызылармеецлар газетасы ята. ЛАайор Чачуа газетаның ,бу соңгы номерын күрмәгән иде әле, шуңа күрә аны кулына алды. Газета эченнән тагын бер газета чыкты. Монысы шул ук фронтта татар телендә чыга торган. «Ватан өчен сугышта» газетасы иде. Русча һәм татарча газеталарга күз йөгертеп чыкканнан соң, майор рус телендәге газетаның беренче битеннән Совет информбюроның оператив сводкасын укый башлады: «... нче июньдә безнең гаскәрләр Карел бугазында һөҗүм сугышларын дәвам иттерделәр һәм сугышлар барышында дошманның берничә терәк пунктын алдылар. Шулар арасында...» Чачуа әйтергә авыр булган авыя исемнәрен йөгертеп үтте дә: « — фронтның башка участокларында үзгәреш юк», — дип укыды. Ә күз алдына кайдадыр сукмаксыз урманнар, баткак сазлыклар аркылы, дошман тылына үтүче Кауров- лар, алар кебек меңнәрчә бүтән
Ак төннәр
43
разведчикларның кыю хәрәкәтләре килеп бастылар. Ул тирән генә бер сулап алды һәм, һөҗүм итүче «Ленинград фронты гаскәрләрен яңадан исенә төшереп, — Күршеләр башладылар. Без дә озакламабыздыр инде,—дип куйды. Кинәт аның йөрәге борчылып тибәргә тотынды. Озакламый булачак һөҗүмнең уңышлы башлануында Кауров отрядына куелган бурычның үтәлүе мөһим роль уйный. Әгәр дә алар Валзама күперен шартлата алсалар, немецлар байтак вакытка кадәр алдынгы кырыйга килә торган бердәнбер гимер юлыннан мәхрүм булачаклар. Димәк, иң кирәк вакытта алар коралсыз, сугыш припасларсыз һәм азыксыз калачаклар. Ләкин Кауров хәзер исәнме? Әллә тиешле урынына барып җитмәс борын ук һәлак булдымы? — Юк, — диде майор үз-үзенә.— Кичегергә ярамый, һич кичегүсез немецларның яшерен точкасын ачарга кирәк. Югыйсә ул безгә тагын да зуррак зыян китерәчәк... Капитан Разумов керде һәм майор сораган сугышчыларының ишек төбендә көтеп торуларын әйтте. — Яхшы. Берәм-берәм керсеннәр. Сез чыгып торыгыз, капитан. Разумов чыккач, Чачуа янына сугышчылар керә башладылар. Ул алардан нәрсәләр сорагандыр — анысын подразделениеда берәү дә белмәде. Аның янында булган сугышчылар иң якын иптәшләренә дә бу турыда ләм-мим әйтмәделәр. Өч-дүрт сугышчыдан сорау алгач, Чачуа үзе дә землянкадан чыкты һәм көтеп торган сугышчыларга таралырга кушты. — Бүтәннәре кирәк түгелмени? Төшке аш вакыты җиткәнлеген белдереп, кухня янында боргы кычкырттылар. — Әйдәгез, майор, ашап китәрсез. Әнә обедка кычкырталар, — диде капитан. — Рәхмәт, икенче бер вакытта. Хушыгыз. — Хушыгыз. Чачуа үзенең алмачуар атына атланды да, ординарецы белән бергә чаптырып китеп тә барды. Бераздан
аларның атлары сазлык аркылы салынган түшәлмә юлны дөбердәтеп баралар иде инде. Үзенең карсак монгол атына атланган озын буйлы ординарец атын майор белән янәшә тотты. Майор Чачуа юлда йөргәндә сөйләшергә яратмый. Бүген бигрәк тә чырае караңгы. Киң һәм биек маңлаена тирән җыерчыклар чыккан — ул тирән уйда. Мондый чакларда Чачуа гадәттә авыз эченнән җырлап җибәрә торган иде. Хәзер дә ул гүзәл Грузия, тын йөзем бакчалары, кар түбәле биек-биек таулар, ямь-яшел кырлар, чәй һәм цитрус плантацияләре, биек манаралар һәм борынгы замоклар турында көйли. Җыр аның нервларын тынычландыра, фикерләрен тупларга булыша иде. Менә шулай, авыз эченнән көйли- көйли барганда, ул әле генә үзе сөйләшеп чыккан сугышчыларның җавапларын тагын бер кат уеннан кичерде. Аларның берсе радистларны телгә алды. Анда аның якташы хезмәт итә икән... сержант Бахметьев... Кинәт майорның йөзе яктырып китте һәм ул гаҗәпсенгәндәй тирә-ягына каранды. Юлның ике ягында бөдрә каеннар үсәләр. Аларның җиңелчә җилдә лепелдәп торган яфраклары арасында, бер-берссн уздырырга тырышып, йөзләрчә кошчыклар сайрашалар. Көн җылы, якты, кояшлы. Урманнан саф һәм әзрәк салкынча каен исе килә. Чачуа җилпенеп китте, атыннан төшеп, шул каеннар төбенә ятып, йомшак үләндә ауныйсы килде аның. Ләкин кичектерелмәс эш аны дивизия штабына ашыктырды. Ул колакларын уйнатып барган алмачуарына кинәт камчы белән орды да, коштай очып китте. Дивизия штабы янына җиткәч, Чачуа атыннан төште, тезгеннәрен ординарецка ташлап, үзе штабка кермичә, радистларга таба борылды. Радиостанция начальнигын, яшь кенә >өлкән лейтенантны землянка алдында күреп,
Г. Әпсәләмов
44
— Әйдә, эчкә керик әле — диде һәм ярыйсы якты, иркен землянкага кергәч, —4 Эфирда нинди ’яңалыклар бар? — дип сорады. Өлкән лейтенант эфирның тынычлыгын, андый-мондый нәрсәләр булмавын сөйләп, Чачуага сорау белән текәлде. Чачуа, аның кызыксынуын •сизсә дә, гадәтенчә җавап бирмичә калды. Ә яшь өлкән лейтенант аның турында: «Менә кеше, һич белмәгән нәрсәсе юк аның. Димәк, эфирда нәрсәдер булган...» дип сокланып уйлады. — Иртәнге ун белән уникеләр арасында аппарат янында кем эшләде? — Сержант Бахметьев. — Чакыртыгыз әле сержант Бах- метьевны. Берничә минуттан сержант аларның алдына килеп басты. Ул етләч йөзле, ак кашлы, уртача буйлы, киң җилкәле солдат иде. — Өлкән лейтенант, сез беразга чыгып торыгыз. Өлкән лейтенант чыгып киткәч, майор, радистка мөрәҗәгать итеп, эфирда нәрсәләр ишетүе турында сөйләргә кушты. — Кауша м!ыйча, тыныч кына сөйләгез, — диде. Бахметьев иртәнге сәгатьләрдә ниндидер бер билгесез станциянең рус телендә цифрлар тапшыруын әйтте. — Мин аны Котыптан һава торышын тапшыралар дип уйладым: 4, 7, 10... —- Нинди дулкында? Бахметьев әйтеп бирде. Шуннан •сон Чачуа сержантка: — Яхшы, барыгыз, — диде. Радист киткәннән соң, Чачуа үзе дә урыныннан торды. Тышка чыкканда майор Чачуа- 1НЫң чырае тагы да яктыра төшкән иде. Мөгаен, ул серле йомгакның очын тапкан яки аның башында оригиналь бер план туган. Радистлардан соң ул туп-туры штабка керде, аннары фронтның гаскәри һәм радио разведкалары белән бәйләнешеп, алар белән бик озак нәрсәләрдер сөйләште. Ә тагын ике сәгатьтән соң, яңадан атына атланып, яңадан Разумов подразделениесенә чапты. Ординарецы әллә кайда артта калды. «Хәзер тынгылык юк инде...» дип уйлады тәҗрибәле ординарец һәм,
карсак монголкасын камчылый-кам- чылый, начальнигы артыннан юыртты. Чачуа — Кавказ кешесе, кайнар канлы, ярсу йөрәкле. Эшнең эзенә төшкәнче ул сабыр, .әкрен кыймылдый. Инде эзенә төштеме—йомгакны яшен тизлеге белән сүтәргә ярата. Мондый чакларда ул үзе дә тынычлык күрми, башкаларга' да тынычлык күрсәтми. Разумовны ул землянкадан чыгып килгән чагында очратты. — Кая юл тотасыз? — Хуҗага. —; Чакырттымы? — Әйе. Ә сез бер нәрсә дә ишетмәдегезме? - Юк. — Немецлар радиодан яңа хәбәрләр тараталар ди. Имеш алар Кауровның группасын тар-мар иткәннәр. Биш кеше үтерелгән, икесе плен алынган. — Ә сез шуңа ышандыгызмы?!— дип кинәт кискен һәм ачулы итеп сорады Чачуа. Кара күзләре ялтырап киттеләр. Разумов бернәрсә дә әйтмәде. — Әйдәгез, землянкага керик. Бер генә минутка. Землянкага кергәч, майор болай диде: — Мин штабта сөйләштем. Боерыкны сезгә анда баргач тапшырачаклар. Эш менә нәрсәдә: сез 6-7 кешелек бер группа хәзерләгез. Берничә көнгә җитәрлек азыклар һәм кораллар алсыннар. Кыскасы, төнге унда рейдка чыгып китәргә хәзер булсыннар. Ләкин алар рейдка бармаячаклар, урманда яшеренеп, сезнең боерыкны көтеп торачаклар. Үзегезгә теге-яки бу йомыш өчен кирәк булачак кешеләрне’җибәрмәгез. Ни өчен икәнен үзегез беләсез. Әгәр кешеләрегез җитмәсә,
Ак төннәр
45
бүтән подразделе.ниеләрдән бирде- рерб е з. А ң л а ш ы лд ымы? — Сезне аңлар өчен ике башлы булырга кирәк, майор. Шулай да Сораганнарыгыз үтәлер. Чачуа елмайды. Алар тышка чыктылар. Разумов рейдка хәзерләнү турында тиешле боерыкларын биреп, үзе генерал янына китте. Ярты сәгатьтән ул, полк командирлары, аерым батальоннарның һәм махсус роталарның командирлары белән бергә, генерал Давыдов янында утыра иде инде. VII. Шарлама астындагы мәгарә Карурман эчләре, аяз көндәге күксыман, үтә зәңгәр һәм тын. Бер генә ботак та, бер генә яфрак та селкенми. Зәңгәр томан эчендәге агачлар, бигрәк тә, бөдрә каеннар, шул хәтле нәфис, җиңел булып күренәләр, әйтерсең, алар чын агачлар да түгел, ә ниндидер мәшһүр рәссамның акварель белән ясаган соклангыч рәсеме генә. Кинәт бер нәни кош сайрап җибәрә. Аннары кайдадыр күзгә күренмәгән тукран тукылдый башлый. <Чыклы үләннәргә баса-баса яфрак астыннан озын колаклы куян чыга, тармак-тармак мөгезле башын югары күтәреп, дымлы борыны белән салкынча һаваны исни-исни урман ^сыеры су эчәргә китә. Кауровның минерлары. баткак сазлыкта ике көн буенча газапланганнан соң, менә шушы матур иртәдә, шушы матур урманга килеп керделәр. Алар коточкыч рәвештә арыганнар, талчыканнар, пычранганнар иде. Барысы да, чабыштан кайткан атлар шикелле, аякларында чак-чак кына басып торалар. Коры җиргә, йомшак үләнгә ятып бер генә сәгать ял итү алар өчен чиксез зур бәхет булыр иде. Ләкин Кауров ашыктырды. Бүген якшәмбе. Ә дүшәмбе көн иртән унда бурыч үтәлгән булырга тиеш. Тәмам хәлдән тайган һәм итекләре юклыктан аяклары җәрәхәтләнеп беткән Исмаилҗан бер вакыт Луновган: — Барасы җир әле җөда ерак- мы? — дип шыпырт кына сорады.
Җиңелрәк булсын өчен куллары белән аркасындагы авыр капчыгын арттан тотып барган Лунов, —< Белмим, — диде. — Әллә ардыңмы? — Юк, тик сораепмын. — Бир бер капчыгыңны, булышыйм. — Юк, рәхмәт, уртак. Шуннан соң алар сөйләшмичә, якякка каранып бара башладылар. Урман эченә ераграк кергән саен күренеш тә үзгәрә барды. Иртәнге төстә матур чәчәкләр дә очрап куя. Тик алардан хуш исләр генә ан
кымый, әйтерсең, алар табигый чәчәкләр дә түгел. Кауров, алдан барып, юл сайлый.
зәңгәрлек эчендәге нәфис каеннар күптән күренми, кошчыклар тавышы тынган, тик тукран гына һаман тукылдый иде. уУ^әзер алар шундый кара урман өченнән баралар, монда аюлардан, f бүреләрдән, кыргый боланнардан һәм пышыйлардан башка һичкем йөрмәгәндер. Биредә, төньяк иртә- ләре яктылыкка аеруча мул булуга | карамастан, һава карасу төстә, салкынча, күп урыннарда үлән дә юк, туфрак өсте бары коелган сары ылыслар белән генә капланган. Ә наратлар искиткеч төзләр, шәрәләр, яктылык өчен көрәшә-көрәшә шул хәтле биек үскәннәр, аларның югарыда чатыр ясап бергә тоташкан ябалдашларын күрер өчен, башны артка каерып карарга кирәк. Монда кояш бөтенләй юксыман. Урыны-урыны* белән сынган, ауган агачлар очрый. Алар айлар, еллар буенча шунда кул тимичә черен яталар. Кәүсәләренең күбесе көрән / мүк белән капланган. Әгәр өсләренә \ бассаң аяк, карга баткан кебек, \батып китә. Бары тик кояш нурлары үтә торган урыннарда гына аз-маз яшел үләннәр, куаклар бар. Агач төпләрендә, кызыл мәрҗәннәр төсле, кып-кызыл нарат җиләкләре, күгелҗем төстәге кара җиләкләр, саргылт мүк карлыганнары күренгәли. Кайчакларда ал, зоңгәр, алсу-күк
Г. Әпсәләмов
46
Ул да, башкалар кебек үк, йончыган, ләкин бу турыда сиздермоскә тырыша. Салкын сазлык суы һәм юл азабы аның иске ярасын кузгатканлыктан аксавы тагын да көчәйгән. Кайчагында ул, инәләргә баскан шикелле әрнеп баса, күз алдыннан сарылы яшелле түгәрәкләр йөгерешеп үтәләр. Сизгер Апанае ничә тапкыр аңа үзенең ярдәмен тәкъдим итте, ләкин лейтенант риза булмады. Шушы якын көннәрдә Карелия фронты гаскәрләре дә һөҗүмгә күчәчәк. Шушы һөҗүмне хәзерләү өчен сугышчан бурыч белән барганда арырга мөмкинме соң? Юк, һнчкайчан! һич, һич! Кауров ;өчен Карелия фронты Гаскәрләренең һөҗүме бүтән яктан да әһәмиятле әле. Ул үзенең тумы- шы белән Мәскәү кешесе. Ләкин аның әтисе күп еллар буенча Карелиядә. Петрозаводск шәһәрендә яшәгән, һәм гаиләсен дә үз янына алдырган иде. Шул сәбәпле Кау- ровның балалык елларының бер өлеше менә шул Петрозаводск шәһәрендә һәм аның тирәләрендәге урманнарда үтте. Алар әтисе белән ауга йөрергә, урманда унар, унбишәр көн торып кайтырга яраталар иде. Сугыш башланганда Кауровларның зур гаиләсеннән Петрозаводски да аның әнисе, ике сецлесе Һәм әбисе була. Эвакуацияләнер өчен баржаларга утыргач, немец самолетлары а.тЛарны Акдиңгездә батырып үте1 рәләр... Кайдадыр бүтән фронтта сугышып йөргән әтисеннән шул көенеч хәл турыңда хәбәр алгач, лейтенант Кауров (ул чагында сержант Кауров) мылтыгын үбеп, дошманнардан аяусыз үч алырга ватан исеме белән ант итә. һәм ул иң куркынычлы, иң тәвәккәл операцияләргә үзе теләп йөри башлый. Немецларның уннарча складлары, поездлары, дотлары һәм землянкалары аның кулы белән һавага очырылалар. Ләкин аның йөрәге тынычланмый... Кауров сәгать саен диярлек картасын чыгарып карый һәм юнәлешне дөресли иде. Картага караганда якын тирәдә бер генә торак пункт та, дошманның бер генә гарнизоны да булмаска тиеш.
Маршрутны үзгәртергә туры килгәннән сон, Кауров юри шушы караңгы, буш участокны сайлады. Ләкин баш дозор нәрсәдер сизде, ахырысы. Аркадий Лунов кинәт кулын югары күтәрде дә түбән төшерде. Ядро туктады. Лунов һәм аның белән бергә баручы Чиж агач төпләренә иелеп карый башладылар. Агач төпләрендә тар гына кара сызыклар күренә иде. — Мазут ич бу! — диде Лунов әкрен генә. — Әйе, мазут,—дип раслады Чиж. — Нишлибез? — Бераз алга барыйк. Егерме метрлар чамасы алга киткәч, алар тагын туктадылар. Агач төпләрендә яңадан мазут сызыклары күренде. Шуннан соң Лунов баш өстендә кул болгап, Кауровны үз янына чакырды. Кауров шундук килеп тә җитте. — Нәрсә бар? — дип сорады ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. — Мазут сызыгы, — менә карагыз: барысы да бер үк биеклектә. Кауров нарат төбенә чүгәләп, мазут сызыгын җентекләп карады. — Моннан повозка узган һәм күчәре белән агачларга тигән, — диде ул. — Мин дә шулай дип уйладым. Ләкин тәгәрмәч эзләре дә, тояк эзләре дә күренми, — Мүк коры чакта үткәннәр. Коры мүктә эз калмый. Шул сүзләрне әйткәч, командир фикер җыеп бераз уйланып торды. Бу кечкенә эпизод бер яктан аның сугышчыларының уяулыгын һәм зирәклеген күрсәтсә, икенче яктан, агач төпләрендәге Мазут сызыклары аңа тимер юлның якын икәнлеген .’сөйли иде. Кауров сугышчыларына тагын да уяурак булырга кушты да, маршрутны әзрәк үзгәртеп, кузгалырга боерык бирде. Бераз баргач алар чыннан да тимер юлга килеп чыктылар. Си
Ак төннәр
47
рәгәйгән урман эченнән җимерелгән будка күренде. Бик күп сукмаклар очрады. Ләкин алар барысы да яшел үлән белән капланганнар иде. Күрәсең, биредә кешеләр күптән инде йөрмәгәннәр. Минерлар урман кисентелегендә туктауга, алда тонык кына гөрләү ишетелә башлады. Ул өзлексез дәвам итә һәм бер үк тонда ага иде. Әйтерсең, урман эченнән, ерактан, поезд килә. Шуңа күрә Апанае Грай кебек тәҗрибәле разведчикта алданып, — Иптәшләр, поезд килә! — дин пышылдады һәм лейтенантка карады. Командирның күзләрендә хәйләле елмаю иде. — Юк, Апанае, бу шарлама, поезд түгел, — диде. Шарлама гөрләве лейтенантка ориентировка мәсьәләсен җиңеләйтте. Валзама күпере шарлама тирәсендә икәнен ул белә иде. Шуңа күрә сугышчыларын туп туры шул гөрелдәүгә таба алып китте. Ярты километрлар чамасы барганнан соң алар егерме биш-утыз метр биеклектән шаулап коелган шарламаның үзен дә күрделәр. Бер минут чамасы минерлар аның мәһабәтлеге алдында таң калып тордылар. Кояш нурлары белән үтәдән үтә яктыртылган куәтле агымның текә кыядан ыргылуы, төшкәч шаулап кайнавы, чәчрәүләре матур да, дәһшәтле дә иде. Шунда Кауров моннан күп еллар элек, кайдадыр Карелия урманнарында очраткан бер карт аучының ул чакта әкиятсыман тоелган хикәясен хәтерләде. Карт аучы тайга учагы янында башыннан үткәннәрне исенә төшергәндә бер вакыт, җәнлек куа- куа шул шарлама янына килеп чыгуын, шарлама астында гаҗәеп мәгарә барлыгын сөйләгән иде. Кауров ул чагында шушы мәгарәгә эләгү өчен никадәр хыялланган, никадәр планнар корган и^е. Шулай да эләгә алмады. Ә хәзер ул, кулындагы сәгатенә күз төшерде дә, үзенең минерларын текә яр буйлап, куе таллыклар аркылы шул шарлама астындагы мәгарәгә алып китте. Алар ишелергә торган кыя төбеннән, тар аралардан, судан яртылаш кына
чыгып торган ташларга сике- рә-сикерә үтеп, коточкыч көч белән коелып торган шарлама астындагы тау тишегенә килеп керделәр. Кауровның мәгарәгә керергә карар кылуы коры кызыксыну тойгысының уянуы гына түгел иде, әлбәттә. Ул, Валзама күперенә килеп җитү сәбәпле, операциягә керешү алдыннан сугышчыларына ял бирергә уйлады. Ә ыгы-зыгы килеп торган дошман тылында, өстеңә очраклы рәвештә немецлар килеп чыкмасын өчен, кайда ял итәргә мөмкин? ^Мондый чакларда разведчиклар дошманның башына да килергә мөмкин булмаган урыннарны сайлыйлар. Еллар буенча тупланган разведчик тәҗрибәсе Кауровка менә шушы тау тишеген күрсәтте. Мәгарә ярым караңгы иде. Арткы стенада эчкә таба кереп киткән тишексыман бер нәрсә чак кына күренә. Лейтенант үткер очлы дәү таш тамчылары асылынып торган түшәмгә, аннары ярыйсы иркен залга карады да: — Базабыз менә шунда булыр,— диде.—Йөкләрегезне салыгыз. Бераз ял итәбез, ашап алабыз. Солдат һәр җирдә дә үзен туган йортындагы кебек хис итә. Аңа ияләшер өчен вакыт кирәкми. Кайда килеп утырса шул җир аңа кечкенәдән таныш урынсыман тоела. Безнең егетләр дә, һични уйламый капчыкларны чишеп, табын хәзерли башладылар. Капчыкларда сакланган консерва Һәм саз суында чыланып беткән сухари белән тамакларын туйдырганнан соң, минерлар ял итәр өчен ташлар өстенә яттылар. Лунов Ис- маилжан янына сузылды һәм, чалкан яткан килеш, сөйләшә башлады. — Бик арыдыңмы? Аякларың авыртмыймы? — Аураяпты. — Ә син аларны югарырак күтәреп, таш өстенә куй. Җиңелрәк булыр.
Г. Әпсәләмов
48
Исмаилжан, өлкән иптәшенең киңәшен тыңлап, чалкан яткан көенчә, аякларын таш өстенә куйды. Хәзер аның аяклары башыннан югары торалар. Бу гади бер чараның арган аякларны ял иттерүдә файдасы бик зур икән. Исмаилжан моны берничә минуттан ук сизә башлады. Лунов кулларын баш астына куйган, уйчан күзләре мәгарәнең караңгы түшәменә текәлгәннәр. Йөзе моңлы, уйчан. — Исмаил, рейдка чыгар алдыннан землянкалар артында ятып торуыбыз исеңдәме? — һа, исемдә. — Мин бит сине үпкәләттем бугай ул чакта. — ’Мин дустымнан хафаланмыймын. Сезнең жөрәгеңез жөда яхшы. Без бердәм аиләмез, бердәм аиләдә шаукым булмайды. — Бу сүзләрең өчен рәхмәт, Исмаил. Минем холкым авыррак шул. Кайчагында катырак бәреләм. — Юк, юк, Аркадий уртак. Мин хафа булмаймын. Сез андай уйла- маңызлар. Тиздән орыш тәмам бу- лады, сез безгә, Фәрганәгә миһман киләсезләр. Вәадә бирең, уртак, килми калмыйсыз. Лунов бераз уйланып тора да: — Ярый, килермен, — ди. — Мәрхамәт, мәрхамәт килең. Мәгарә авызы төбендәге зур таш өстендә, башын иеп, Апанае Грай утырган. Янында ташка сөялгән автоматы тора. Күзләре һәм йөзе күренми. Тик уң кулы белән сул кулына тоткан ниндидер әйберне әкрен-әкреи сыйпавы гына күренә. Лунов Исмаплжанны терсәге белән төртте һәм башы белән Ананаска изәде. — Нишли? Исмаилжан, күтәрелеп карады да, Аркадий кебек әкрен тавыш белән: — Җиһангирның пилоткасын сыйпанды, -— диде. Лунов урыныннан сикереп торды да, Апанае янына килде. Апанае аны сизмәде, ул һаман үзенең киң учы белән Җиһангирның пилоткасын сыйпый иде. Ефрейтор, тамагына тыгылган төенне йота алмыйча, авыр сулый- сулый, старшина янында бер минут
чамасы басып торгач, — Үч алырбыз! — диде. Апанае» Җиһангирның пилоткасын тиз генә күкрәк кесәсенә яшерде дә, Лунов- ка карады. Лунов аның янына утырды. Сөйләшә башладылар. Ун минутлар чамасы вакыт үткәч, Кауров, үзе белән Апанае Грайны алып, арткы стенада күренгән тишеккә кереп китте. Утыз, кырык метрлар чамасы алар дөм- караңгы тар коридор буйлап бардылар. Абайламый батып китү куркынычы булганлыктан, лейтенант зажигалкасын кабызды. Алар алдында беренчесеннән кечерәгрәк икенче зал ачылды. Кинәт Кауров, та, Апанае Грай да артка чигенделәр. Җирдә ниндидер күгәреп беткән богаулар, кләшчәләр, камчылар ауныйлар иде. Башта ни әйтергә белми торганнан соң, Апанае: — Немецларның җәзалау урыннары! — дип пышылдады. Лейтенант эндәшмичә алга атлады, һәм алар тагын тар коридордан бара башладылар. Ә бераздан алар алдында әллә нинди гаҗәп формадагы ак колонналар күренде. Стеналар төрле төстәге миллион чаткылар белән ялтырыйлар иде. һәм... шул ялтырап торган стеналарның берсендә — әллә күзләр алдыймы!— Кауров белән Грай чылбырлар белән стенага кадакланган кеше гәүдәсе күрделәр. Бер минут чамасы Апанае күзләренә ышанмый торды, аннары ашыгып стенага атлады. Шунда ул аягы белән кечкенә ташка бәрде. Таш тәгәрәп, икенче почмактагы базга төшеп китте һәм аннан уннарча туплар гөрселдәгәндәй көчле тавыш яңгырады. Апанае, тау ишелде дип, беләге белән күзләрен каплап, артка чигенде. — Курыкма! Курыкма!—диде лейтенант аңа, һәм сталактитлы тау тишекләренең үзенчәлекләре турында бер ике сүз белән аңлатып бирде.
Ак төннәр
49
Шуннан соң, Апанае Гран яңадан, Прометей кебек ташка кадакланган 'Кешегә карады. Авың немецлар тарафыннан газаплап үтерелгән совет кешесе булуында шик юк иде. — Гафу ит, туган, —диде Апанае, аның алдында пилоткасын салып, — кичектек... Лейтенант мәгарә коесы янында басып тора иде. — Корбаннарны, ^өгаен, шул коега ташлаганнар, — диде ул. — Сизәсеңме, нинди ис килә. Вандаллар! — Иптәш лейтенант, егетләрне бире алып килергә рөхсәт итегез. Мин аларга күрсәтергә телим... — Ярый, алып килерсең, — диде лейтенант һәм үзе кирегә борылды. Берничә минуттан соң Апанае ! рай ехгышчылар белән яңадан шунда, стенага кадакланган кеше каршысында, басып тора иде. Аның бер кулында кабызган зажигалка, икенче кулы автоматын тоткан. 1 1өзе ачулы, кашлары кысылган. Лайнерларның аны мондый хәлдә һичкайчан күргәннәре юк иде. — Карагыз, иптәшләр! — диде ул тонык тавыш белән, — ләгънәт орган немец вәхшиләр совет кешесен нишләткәннәр! Ни өчен аны болан стенага кадаклаганнар? Бары тик үзенең азат Ватанын сөйгәне өчен, немецларга кол булырга теләмәве өчен генә шулай кадаклаганнар аны! Карагыз, иптәшләр, һәм һичкайчан онытмагыз! Миллион чагылышлар белән уйнап торган мәгарә эчендә, ташка кадакланган кеше гәүдәсен күргән сугышчылар, күзләренә ышанмыйча, яшен суккан кебек катып калдылар. Аннары Аркадий Лунов, кул аркасы белән күзләрен сыпырып алып, бер мәеткә, бер старшинага карый башлады. Аның сулыш алуы ешайды, күзләре зур булып ачылдылар. — Ни карап торабыз, коткарыйк!—дип кычкырды ул һәм мәеткә таба омтылды. — Тимә!—дип, Апанае аныц юлын бүлде. — Без бик соң килдек, хәзер ул безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел. Кагылма аңа. Исмаилҗан бер кулы белән Миша
Чижның беләген кысып, икенче кулын, күзләрен сакла га нсыман, алга сузып, — Вай, бичара, — дип пышылдады. — Исмаил, күзләреңне каплама!— диде Апанае аңа. — Туры кара, туган. Безнең, алдыбызда исемсез геройларның фәкать берсе. Ә күпме алар менә шушы коточкыч коеда, күпме алар җанкыю машиналарында, шахта шурфларында, Әбиләр ярында!.. — Вандаллар! Кеше ашаучылар! — дип бер туктаусыз кабатлады Аркадий, мәеткә текәлгән килеш. Апанае аныц иңбашына кулын салды. — Башларыбызны имик иптәшләр, — диде Ананас йөрәктән чыккан ялкынлы тавыш белән. — Не- мецфашистлар һәм акфиннәр кулыннан киткән совет кешеләре өчен рәхимсез үч алырга ант итик! — Үч! Үч! — дип кычкырдылар сугышчылар автоматларын югары күтәреп. Апанае сүзен дәвам иттерде: — Без бу геройның исемен дә, фамилиясендә билмпбез. Ләкин без аныц бөтен көчен, бөтен гомерен Ватанга биргәнен, Ватанны һәрнәрсәдән югары итеп сөеп, Ватан өчен коточкыч газаплар кичерүдән дә курыкмавын беләбез. Иптәшләр, без инде хәрәкәт итү районына килеп җиттек. Озакламый командирыбыздан сугышчан боерык алачакбыз. Сугышчан боерыкны үтәгән чагында без дә, шушы исемсез герой шикелле, куркусыз, кыю булыйк! Ананас Грай әсәрләнеп, дулкынланып сөйләде. Бу минутта ул бөтенләй үзгәргән иде шикелле. Аныц сүзләре сугышчыларның йөрәкләренә үтеп, үзләрен дары кебек кабындырдылар. Без һичнидән курыкмаячак- быз! — дип, Чиж белән Исманл-
Лк төыкәр
50
җан бергә кабатладылар. Аркадий кулын йомарлап, ачулы һәм янау- лы тавыш белән өстәде: — Ох, бу вандал немецлар! Бу явызлыгыгыз белән сез кабаттан минем җанымны кузгаттыгыз. Хәзер сакланыгыз! Безне, рус кешеләрен, кнң күңелле, ачу сакламау- чан диләр. Ләкин бу күренешне мин онытмам! Әгәр сезнең белән күзгә күз очрашырга туры килсә — мәрхәмәт көтмәгез! Сугышчылар яңадан беренче залга кайткач, лейтенант аларны үз янына җыйды һәм, сүз башлаудан элек, аларның тонык яктылык белән яктыртылган йөзләренә карады. Сугышчыларның йөзләре җитди һәм кырыс иде. — Менә, иптәшләр, — диде лейтенант, — без хәзер үзебезгә йөкләнгән сугышчан бурычны турыдан- туры үтәүгә керешәбез. Командование безнең алдыбызга Валзама күперен шартлату бурычын куйды... Барысы да, керфекләрен күтәреп, командирга карадылар. Моңа кадәр алар бу турыда белмиләр, тик сизенәләр генә иде. Командирның сүзен' алар канәгатьләнеп каршы алдылар. Хәзер аларның күңеле нәкъ менә шундый зур эш сорый иде. — Вакытлыча төп урыныбыз шунда булачак. Күперне, тимер юлны күзәтү өчең моннан аерым кешеләр чыгачак. Беренче булып, минем ярдәмчем Апанае Грай белән Чиж барырлар. Валзама күпере моннан ярты километр чамасы җирдә, көньяк-көнбатышта. Мәгарәдән чыккач та тирән чокыр булырга тиеш. Чокыр тимер юлга илтә. Элек тимер юлны, аннары күпер тирәсен күзәтергә кирәк булыр. Землянкалар, сукмаклар, күпер алды дотлары, зенит батарея- ларының позицияләре, күпергә якын килү юллары, күпердәге часовойлар —- барысы да исәпкә алынган булырга тиеш. Лейтенант урыныннан торды. Апанае һәм башкалар да күтәрелделәр. Лейтенант, Апанаска карап: —- Автоматлар һәм икегезгә ике- 4 .С. Ә.- № 2-3. шәр граната алыгыз. Нәкъ ике
сәгатьтән соң кайтырсыз. Хәзер сәгатегезне дөресләгез: өч туларга биш минут. Биш минуттан китәсез. Кабатлап әйтәм, сак булыгыз. Грай белән Чиж мәгарәдән чыктылар. Башта алар лейтенант әйткән тирән чокыр төбеннән бардылар. Чокыр өянке куаклары белән капланган һәм төбе юеш иде. Бара торгач чокыр кинәт бетте. Минерлар үрмәләп югары күтәрелделәр. Алда тимер юл һәм шоссе юлы күренде. Разведчиклар куак төбенә яшеренделәр. Тимер юл буш, ә аңа янәшә булып сузылган шоссе юлында хәрәкәт көчле. Менә алгы кырыйга таба патрон яшиклары, азык капчыклары төялгән автомашиналар үттеләр. Аннары артларына резин көпчәкле икешәр, өчәр дәү арба таккан тракторлар күренде. Аларның җирне тетрәткән тавышлары тынарга өлгермәде, поход колонна.. сы белән, бер батальон чамасы гаскәр узып китте, аның артыннан олаулар килгәне күренде. Дүрт сәгать ике минутта (Грай моны махсус билгеләп алды) танклар, туплар төялгән товар поезды үтте. Сугышчан дусларга үлем алып баручы бу дошман поездын һичбер җәзасыз үткәреп җибәрү минерлар өчен бик авыр булды. Мәгарәдәге кадакланган сугышчы һаман күз алдыннан китм^гәнлек^ән, Апанае Грай калтыранырга тотынды. Мондый хәлләр аның белән бик сирәк була иде һәм ул үзен, сугышчан бурычны үтәмәүдә гаепләнгән кеше шикелле, әшәке хис итте. Ләкин ул үз-үзен тиз кулга алды. Үзенең ни өчен монда ятуын исенә төшерү аның йөрәк ярсуын басты. Ә күзләре, йөрәге хисләргә бирелеп киткән чакта да, вагоннарга, ачык платформаларга төялгән танкларның урта танклар икәнен, тупларның эре калибрлы булуларын күреп калдылар. Тимер 11әм шоссе юлларын бер сәгать чамасы күзәткәннән соң, Апанае Грай, үз артыннан Чижны ияртеп, күпергә таба шуыша баш
Г. Әпсэләмов
51
лады. Якында гына күперне саклаучы немецларның сөйләшкән тавышлары. еракта, шоссе юлында, тракторларның, автомашиналарның гүләве ишетелә иде. Грай, куе үләннәр эченнән күзләре генә ялтырап торган Чижга караган вакытта, бөтенләй якында гына аяк тавышлары ишетелде һәм алардан биш адымда гына сузылган сукмакта аркаларына ящиклар күтәргән ике немец күренде. Минерлар, сулышларын туктатып, тынып калдылар. Фрицлар аларны сизмичә, ун-унбиш адым алга үттеләр дә, ял итәргә утырдылар. Аларны шушы утырган урыннарында тавыш-тынсыз юк итәргә дә мөмкин иде. Ләкин калган немецлар алар- ның югалуын сизеп, тревога күтәрүләре һәм шуның белән сугышчан бурычны үтәргә комачаулык тудырулары мөмкин иде. Шуңа күрә Грай да, Чиж да тешләрен кысып булса да түзделәр. Хәзер алар, фрицлар китми торып һичнәрсә эшли. хәтта кузгала да алмыйлар иде. Ә фрицлар, үч иткән кебек, бик озак сөйләшеп утырдылар. Кинәт Чижның тезе астыннан чытырдап ботак сынган тавыш ишетелде. Бу саксызлык минерлар өчен бик күңелсез бетүе мөмкин булганлыктан, Чиж бик курыкты. Апанае Грай кулын хәнҗәренә сузды. Ләкин немецлар, әллә колакка катырак иделәрме, әлл£ игътибар итмәделәрме — сизмәделәр. Алар, сигаралары беткәнче үзара тыныч кына сөйләштеләр дә, аннары торып, китеп бардылар. Тик, алар китәргә ген'' өлгергәннәр иде, куаклар артында, бик якында гына, «әйн. цвай» дигән команда тавышлары ишетелде. — Үзебез килеп каптык! — дип уйлады жиңелрәк холыклы Чиж. Апанае Грай андый ашыгыч нәти- жә чыгарудан ерак иде, ләкин ул да кулаякны бәйләп куйган ак төннәрне каһәрләп алды. Әгәр дә караңгы төн булса ул инде әллә кайчан күпер астында булыр иде! Немецларның команда тавышлары ераклаша төшкәч, минерлар тагын алгарак шуыштылар. Бераздан якты
күк фонында тар һәм биек таш күпернең бер өлеше күренә башлады. Күпер өстендә мылтыклы сакчы арлыбирле йөренә. Түбәндә су ялтырый. Ә немецларның землянкалары, күпер алды дотлары, зенит батареяларының позицияләре берсе дә күренмиләр. Аларны күрер өчен тагын ике йөз метрлар чамасы алга шуышырга кирәк иде. Ләкин алда ачык сазлык. Сукмакларда немецлар бер туктаусыз йөреп торалар. Нишләргә, нинди хәйлә корырга, дип Грай бөтен акылын жыеп уйлый башлады. Киеренкелектән аның башы чатнап, чигә тамырлары бүрттеләр, шулай да һични уйлап таба алмады. Бәхеткә каршы, шул чакта һавада самолетлар гүли башладылар. Апанае Грай башын күтәргәндә алар, күз иярмәс тизлек белән, түбән төшәләр иде. — Безнең штурмовиклар! — дип пышылдап җибәрде үткер күзле Чиж. Шул ук вакытта немецлар лагеренда ыгы-зыгы күтәрелде. Зениткалар ут ачтылар, һавада снарядлар ярылуыннан ак болытчыклар күренде. — Шоссены штурмлыйлар! — диде тынгысыз Чиж. Грай аны ишетмәде бугай, ул кыю уй белән мәшгуль иде. Немецларның бөтен игътибарлары хәзер самолетларга юнәлгән. Грай бу җайлы минутны ычкындырасы килмәде. Ул иптәшенең җиңен тартып, аталарча эчкерсез бер тавыш белән: — Чиж, кадерлем, мен агач башына, — диде. — Барысын да күр, барысын да хәтерлә. — Менәм, — диде Чиж, гүя ул карга ояларыннан йомырка алырга менәргә тиеш иде. Ә Апанае Граи- ныц маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Дошман лагере эчендә, көлә көндез агач башына менү артык тәвәккәллек тә, куркыныч та иде. Әгәр дә аны күреп алсалар бер пуля белән егып төшерәчәкләр бит. Ләкин Чиж моны исенә дә китер
Ак төннзр
52
мәде. Ул, мәчедәй үрмәләп, ботаклар арасында югалды. Биек нарат башыннан Чижга гаҗәеп күренеш ачылды. Немецларның шоссе юлында мәхшәр. Юлда, юл буйларындагы канауларда, уннарча автомашиналар дөрләп яналар. Безнец штурмовикларның берсе үкереп пикидан чыгуга икенчесе ут яңгыры сибә-сибә түбәнгә төшәргә тотына. Киң елга аркылы салынган күпернең ике ягыннан да туктаусыз рәвештә немец зениткалары атып торалар. Аларның кыска ялкыннары Чижга апачык күренәләр. Күпер башларында зур- зур дотлар — алар да ачык күренә. Уңдарак землянкалар, күпернең ике башында ике сакчы поскан Алар куркып-куркып самолетларга карыйлар. Землянкалардан күпергә таба сукмаклар сузыла. Елганың бу як яры ярыйсы ук текә һәм куаклы. Ихтимал, күперне шартлатырга килгәндә аларга нәкъ менә шул текә ярга яшереиә.-яшере- нә килергә кирәк булыр. Чиж агач башыннан исән-сау төшкәч, Апанае аны зур кочагына алып кысты да, аркасыннан какты. Ул бернәрсә сорашмады, бернәрсә әйтмәде. Ул Чижның күзЛәренең үткенлегенә ышана иде... Апанае Грай белән бәләкәй Чиж алып кайткан мәгълүматлар лейтенант Кауровны канәгатьләндерделәр. Ул күперне шартлату планын төзеде һәм, тагын кайбер мәсьәләләрне ачыклар өчен, икенче парны разведкага җибәрергә кирәк тапты. Барысы да хәзергә җайлы бара, тик штурмовикларның хәрәкәт итә башлаулары гына аны бераз шөбһәләндерә иде. — Әллә һөҗүмне башладылар да микән инде? — дип уйлады ул. Икенче партия булып разведкага барган Лунов белән Юлдашев яңа хәбәр китерделәр. Күпер өстенә икешәр часовой куйганнар. Шулай ук землянкалар янында да постлар көчәйтелгән. Бая Чиж менгән агач гәбендә секрет урнаштырылган. Шоссе юлында яңадан көчле хәрәкәт башланган. Ләкин юлда ялгыз- ярым машиналар күренми. Автомобильләр колонналап үтәләр Алдагы һәм арттагы
грузовикларда кораллы солдатлар утырган. Лейтенант сәгатенә карап алды Кичке унике тулып килә. Ә төнге икедә Кауров күперне шартлатырга карар итте. — Иң уңай чак. Бу вакытта немецларның күбесе ял итәргә тиешләр. Лейтенант шулай уйлап урыныннан торган вакытта, шарламадан ярты километр ераклыкта, Барон К үзенең отрядын ялга туктатты һәм үзе, янына ике солдат алып, мәгарәгә юнәлде. Ярты сәгатьтән пленныйньг да шунда, илтәргә боерык бирде. VIII. Җиһангир Сашаны коткарырга керешә Немецлар кулыннан ычкынганнан соң, Җиһангир Мөбарәкшин куе урман эченә йөгерде. Чәнечкеле чыбыклар аның битләрен, кулларын тырнадылар, ботаклар аньш киемнәреннән эләктереп туктатырга теләделәр. Ләкин кызулык белән егет боларның берсен дә сизмәде. Тирән чокырга сикергәндә ташка бәреп имгәткән тезенең сызлавын да тоймады ул. Ату тавышлары еракта тынгач, Җиһангир киң алан читендә аң җыеп, берничә минут басып торды. Аның бөтен тәне калтырый, күзләре. ялтйолт итеп тирә-ягына караналар — ул үзенең котылуына ышанмый иде әле. Гүя ул аяк үрә төш кенә күрә, гүя кулындагы немец автоматы да чын автомат түгел, гүя немецны чокырга сөйрәп төшерүче дә ул түгел иде. Бераздан Җиһангирның көчле дулкынлануы басыла төште. Күзләрен каплаган һәм бөтен әйләнә- тирәне әллә нинди серле төскә керткән томан күтәрелде. Шунда Җиһангир үзенең чыннан да иректә икәнен сизеп, чиксез шатланды. «Мин котылдым, мин котылдым.!» дип пышылдады ул, агачларны ко- чаклый-кочаклы н.
Г. Әпсәллчоп
53
Ләкин Җиһангирның бу шатлыгы озакка бармады. Дусты Саша исенә төшүгә, бөтен шатлыгы юкка чыкты. Сугышчан дусты дошман кулында калган чагында Җиһангир үз азатлыгы өчен ничек куансын? Моңа аның нинди хакы бар? Әле генә онытылып кичергән шатлыклы секундлары өчен дә ул үз-үзен өз- гәләп ташлардай булды. Җиһангир өчен дөньяда иң әшәке, иң авыр, иң кабахәт сүз—«куркак» сүзе иде. Әгәр дә элек кем дә булса аңа хаксызга, куркак, дисә, ул, аның кем булуына карамастан, яңагына бирәчәк, ә хаклыга, куркак, дисәләр, ул һич тә икеләнмәстән үз-үзен бетерәчәк иде. Бүген исә шул иң авыр сүзне ул үзе үзенә әйтте: «Куркак! Куркак җан!» Икенче минутта ул һичнәрсә уйламый, һичнәрсә белән исәпләшмичә, бары тик йөрәк ярсуына гына бирелеп, кирегә йөгерә иде инде. Сашаны камап баручы немецларны күргәч, ул йөгереп килешли үк автоматтан озын чират бирде. Ян дозордагы ике немец, ут ачарга да өлгермичә, бөгәрләнеп төштеләр. Җиһангир, ярсып, янып, бөтен тавышы белән «Ура!» кычкыра- кычкыра, немецларның ядросына ташланды. Шуннан соң нәрсә булгандыр — Җиһангир үзе дә рәтләп хәтерләми. Ул атты, аңа аттылар, ул кычкырды, тагын кемнәрдер кычкырдылар, ул тагын атты, кемнәргәдер автомат приклады белән бәрде, кем белән- дер бугазгабугаз килеп чәйнәште, тагын атты, тагын кычкырды. Ул, оясы туздырылган карчыгасыман, чиксез кыюлык белән һөҗүм итте, чигенде, тагын һөҗүм итте, һәм, немецларны тәмам аптырашта калдырып, тотылмаслык карчыга кебек, аларның баш өсләрендә бөтерелде. Аның: — Саша, Саша, мин монда! — дигән тавышлары урман эчләрен яңгыратып торды. Бервакыт ул сугыша-сугыша Сашага якын ук килде, ләкин коткара алмады. Сашаның шунда «Җиһангир, миңа ат!» дигән тавышы ишетелде. Җиһангир автоматын төзәде, ләкин актык секундта дустына атар өчен аның көче, ихтыяры җитмәде, ул төзәгән автоматын түбән төшерде... Җиһангир үз-үзен аңлау хәленә килгән вакытта немецлар да, Саша | да юк иделәр инде. Җиһангир ни- | чектер исән калган. Хәзер ул авыр сулыйсулый юан наратка сөялгән. Киемнәре өзгәләнгән, чәчләре тузгыган, йөзе кан эчендә. — Саша, кадерлем, гафу ит! — дип пышылдады ул кипкән иреннәре белән һәм, буш автоматын аяк астына ташлап, үзе дә үлән өсте- нә ауды, һичкайчан, хәтта әнисе үлгәч тә, яшь чыкмаган күзләреннән кайнар яшь бөртекләре бәреп чыктылар һәм ул аларны тыя алмыйча, кыз бала кебек, үкереп елап җибәрде. Аның вөҗданы шул хәтле әрни, газаплана, күңелен шул хәтле тирән өметсезлек чолгап алган иде, әйтерсең, аның өчен дөньяда бер генә якты йолдыз да калмаган иде. Капитан Разумов, Кауров, Апанае Грай, барлык сугышчан иптәшләре аңардан йөз чөерәчәкләр. Комсомол җыелышында аңа бөтен кеше алдында: «Куркак җан! Син безнең ышанычны аклый алмадың!» дип әйтәчәкләр. Никадәр хурлык! Ләкин күз яшьләре аның нервларын баса төштеләр булса кирәк. Кинәт ул үзенең елавын аңлап, шул хәтле гарьләнде һәм кимсенде. Әгәр җир ярылса оятыннан җир астына керердәй булды. Бераздан ул башын күтәрде һәм: — Юк, ничек кенә булса да Сашаны коткарам. Аңардан гбашка кире кайтмыйм, — днп үз алдына ант итте. Бу карардан соң анын күңеле әзрәк җиңеләеп киткәндәй булды. Кайдадыр өмет чаткысы чагылды. Томанланган зиһене ачыла төште һәм әүвәлгедәй җитез эшли башлады. Тойгылар иркенә генә бирелеп, дуамал хәрәкәт итүдән һичнәрсә чыкмаячагы хәзер аңа ачык иде. — Мин нәкъ тиле малай кебек. Юк, болай ярамый. Салкын канлы
Ак теняар
54
булырга һәм акыл белән эшләргә кирәк, — дип уйлады ул. Башта аз гына булса да патроннар һәм азык табарга кирәк иде. Аннары инде Бөркет кыясына барырга, булган хәлләр турында белдереп, иптәшләренә язу язып калдырырга да, соңыннан яңадан Сашаны коткару чарасына керешергә. Шул фикер белән Җиһангир урыныннан торды, автоматын кулына алып, кыядан сөйрәп төшергән немецны эзләп китте. Аның запас обоймасы һәм капчыгында азыгы булырга тиеш. Теге вакытта Җиһангир, ашыгу сәбәпле, бер нәрсә дә ала алмаган иде, шулай да немецны нинди базга этеп төшерүен хәтерләгән иде. Немец янында ул чыннан да байтак кына патроннар һәм галетлар тапты. Шуларны алгач, Бөркет кыясына юнәлде. Вакытны әрәм итмәс өчен, ул бик кызу барырга тырышты, ләкин имгәнгән тез башы аңа, әүвәлге кебек, кыр кәҗәседәй, ташлардан ташларга сикерә-сикерә барырга мөмкинлек бирмәде. Бөркет кыясына ул бары тик өч- дүрт сәгатьтән соң гына барып җитте. Киртләч-киртләч өелеп беткән бу текә кыя башына менгәч, Җиһангир, тәмам хәлдән таеп, нарат төбенә егылды. Башта ул йөзтүбән ятып торды, аннары чалкан әйләнде дә күккә карады: анда бөдрә ак болытлар йөзә иде. Алар Җиһангирның бала чагында да нәкъ менә шулай, талгын гына тирбәлеп, каядыр еракка, еракка, билгесез җирләргә агылалар иде. Бик яшь чакларында Җиһангир ак болытларның Казан артындагы Кабан күленә яшеренүләре турында, ә әзрәк үскәч, болытларның юлы тагын да ераккарак китүен уйлый иде һәм аларга карап кайчагында Лермонтовның «Болытлар» дигән шигырен дә күңеленнән укый иде... Вакыт никадәр тиз үтә икән! Әле кайчан гына Җиһангир мәктәп парталары арасында йөгереп йөрүче кызыл галстуклы бер пионер иде. Әтисе, әнисе, үзе кебек кара күзле шаян сеңлесе бар иде. Ә хәзер ул бер үзе. Әтисе немецларга каршы сугышып
һәлак булды. Сеңлесе һәм әнисе эвакуация вакытында үлделәр. Дөрес, соңыннан ул әтисе, әнисе кебек үк яхшы кешеләрне — Апанае Грайны, капитан Разумов- ны тапты. Ләкин хәзер алар да юк, Җиһангир япа-ялгыз, бер үзе ниндидер кара урманда, бөркетләр генә килеп куна торган таштау өстендә хәлдән таеп ята. Ахрысы җил кузгала башлаган иде. Наратлар шаулыйлар. Ялангач\ тауда наратлар шаулавы әллә нин- \ ди авыр тойгылар тудыра. Җиһан- j гир үзенең иптәшләрен — лейтенант Кауровны, кече күңелле дәү Грайны, шат Исмаилҗанны, бәләкәй Чижны, җитди Луновны күз алдына китерергә тырышты. Кайда икән хәзер алар? Сазлыкны кичә алдылармы икән? Сугышчан бурыч- . ны үтәделәрме? Әгәр дә үтәгән булсалар, әкренләп бу якка сугыла башларга тиешләр. Әллә шунда көтеп торыргамы? Менә кайдандыр томан эченнән газапланган Володаров калка. Җиһангир сискәнеп китә. Килгән чакта бераз тынып торган борчылулары тагын кузгалалар, йөрәге «жу» итә. Сашаның дошман кулына тереләй эләгүенең коточкыч бер хәл булуын, моның үлемнән мен кат начар икәнен, бөтен ротага юылмаслык кара тап төшерелүен Җиһангир бары хәзер генә бөтен тирәнлеге белән аңлый. Әгәр дә Саша, немецларның газаплауларына түзә алмыйча, аларга безнең гаскәрләрнең дислокациясе, планнары турында әйтсә?! Бу коточкыч бит! Җиһангир тетрәп китте. «Нишләдем мин, нишләдем мин! — дип иреннәрен чәйнәде ул. — Нинди* йөрәксез кеше мин. Дошман кулы-, на тереләй биргәнче, аны да, үземне дә юк итәргә тиеш идем. Ә мин...» Җиһангир түзмәде, урыныннан сикереп торды һәм шашынып тнрә- ягына каранды. Әгәр дә аны чит
Г. Әпсә.имок
55
тән күзәтүче булса, бу минут га аның бөтенләй үзгәрүен, шушы тау башында ул үзенең бөтен үсмерлек чорын калдырып, бөтенләй икенче кеше булып, гомеренең яңа бер чорына аяк басканын күрер иде. Җиһангир, чайкала-чайкала, ике таш арасына үскән каенга таба атлады. Пычаксыман үткер таш табып, шуның белән каен тузын каерды. Кесәсендә сакланган кечкенә генә карандаш кисәге белән тузга түбәндәге сүзләрне язды: «Саша Барон К кулында. Мин Сашаны эзләп, Валзамага китәм. Җ». Аннары шул язулы каен тузын алдан билгеләнгән урынга яшереп, таш белән бастырды да. кыядан төшеп, Валзамага таба юнәлде. Җиһангирның кулында картасы да. компасы да юк иде. Шуңа күрә юлсызсукмаксыз кара урманда, исәпсезхисапсыз таулар-чокыр- лар арасында, берсе берсенә ошаган исемсез күлләр һәм баткак сазлыклар чуарлыгында, беренче карашта. ул һичшиксез адашырга яисә буталып йөрергә тиеш иде, шикелле. Ләкин Җиһангир яшь булса да яхшы разведчик, Апанае Грай мәктәбен үткән сугышчы иде. Ә Апанае, кече күңелле дәү Апанае, табигатьне, ачкан китапны укыган шикелле, укый белә һәм, башка күпләр белән бергә, Җиһангирны да шул һөнәргә өйрәткән иде. Хәзер Җиһангир, нәкъ Грай өйрәткәнчә, әле агач башларына, әле агач төпләренә, әле мүкле ташларга карыйкарый. төньяк-көнбатышка таба китте. Валзаманың Бөркет тавыннан төньяккөнбатышта икәнен ул алдан, карта буенча, белә иде. Бик озак барганнан соң, куе карт урман бетеп, яшь урман башланды. . Монда күңелле иде. һава саф, әйләнәтирәдә ямьле яшеллек, чәчәкләр, кошлар. Ләкин Җиһангир бо- ларның берсен дә күрмәде. Аның очен хәзер табигать тә, аның матурлыгы да юк иде. Кинәт эт өреп җибәрде. Җиһангир шунда ук артка ташланды. Хәзер ул, уйлап, салкын кан белән эш итү ягында иде. Эт өргән тавышларны ишеткәч,
эчкәрәк кереп яшеренергә уйлады ул. Ләкин этләр аны эзәрлеклиләр иде инде. Этләр артыннан немецларның да дөп-дөп йөгерүләре ишетелде. Җиһангир юнәлешен үзгәртеп карады. Ләкин файдасы булмады. Шуннан ул, артыш куаклары эченә ятып, артына борылып карады. Шик юк, немецлар аның барлыгын сизеп, аның артыннан куалар. Эт тавышларының әле уңнан, әле сулдан яңгыравын ишетеп, Җиһангир немецларның • икегә бүленеп килүләрен белде. «Нинди немецлар болар? Әллә яңадан Барон 1\ кулына эләгә яздыммы? — дип уйлады Җиһангир йөгерә-йө- герә. — Юк, аның этләре юк иде. Бу — сырттагы немецлардыр...» Ләкин болар сырттагы немецлар да түгел иде. Болар Иогансонның радиограммасындагы «чаралар күрегез» дигән пункт буенча җибәрелгән яңа төркем немецлар иде. Җиһангир белән аны эзәрлекләп килүчеләрнең арасы күп булса ике йөз, ике йөз илле метрлар булгандыр. Җиһангир, урыныннан торып, алга йөгерде. «Этләрон баудан ычкындырмыйлар. Димәк, мин кача алам әле» дип уйлады ул. Шулай да куучылар торган саен араны кыскарттылар. Этләр тавышы якынайганнан-якыная барды. Җиһангир болай качып котыла ал- * маслыгын аңлады. Автоматында күпмедер патроны бар иде аның. Шул патроннар белән ничек кенә булса да этләрне бетерергә булды, этләрне бетерсә, немецларның, үзләрен эздән яздыру аңа ул хәтле кыен булмаячак. Менә Җиһангир, алга иелә төшеп, йөгерде, йөгерде дә, бер таш артына ятып, көтә башлады. Хәзер аның алдында илле метрлар киңлегендә ачык алан. Аланда, су эчендә, үлән үсеп тора. Өтләр бу урынга җиткәч, эзләрне табар өчен, адымнарын әкренәйтергә мәҗбүр
Лк төшдер
56
булачаклар. Чөнки сулы җирдә ис калмый. Бу, чыннан да, нәкъ Җиһангир уйлаганча булды. ^Алан кырыена килеп чыгу белән этләр кисәк кенә туктадылар да, иснәнә башладылар. Ул арада икенче төркем немецлар да алан кырыенда күренделәр. Аларның этләре дә сулы саз алдында тукталып калдылар. Җиһангир үзенең автоматын беренче төркемдәге этләргә юнәлдерде һәм әкрен генә чакмага басты. Тып-тын торган урман эчләре кинәт яңгырап китте. Этләрнең берсе үтерелде. Эт белән бергә аны тотып торучы немец та ауды. Калганнары, бик тиз агачлар артына ятып, Җиһангирга каршы ут ачтылар. Җиһангир шуышып, икенче таш артына посты һәм икенче төркемнең этләрен мушкага алырга теләде. Ләкин немецлар инде таралышырга өлгергәннәр, ә баудан ычкындырылган этләр, корсаклары өстенә ятып, куе үлән эченнән аңа таба шуышалар иде. Җиһангир, патроннарны әрәм итмәс өчен, аларга кыска-кыска чиратлар җибәрде. Әмма тидерә алмады. Бүре- сыман өч соры эт рәхимсез рәвештә аңа якынлашалар иде. Шушы коточкыч минутта да Җиһангир үзенең салкын канлы- лыгын саклый алды. Ул, урыныннан торды да, йөгереп китте. Күпмедер йөгергәннән соң, көтмәгәндә, текә ярга килеп чыкты. Яр ике-өч катлы өй биеклеге хәтле булгандыр. Җиһангир тирә ягына бер генә каранды да, түбәнгә, камышлы күлгә сикерде. Бик каты бәрелде, ләкин шунда ук урыныннан торып, ярым йөзеп, ярым атлап, ярдан ераграк китәргә ашыкты. Эчкә таба су шактый тирәнәйде. Җиһангирның аяклары җиргә тими башладылар. Моңа ул шатланды гына. Яшьтән Идел буенда үскән бу егет өчен су куркыныч түгел нде. Тик автоматын күтәргән кулы гына тиз тала иде. Җиһангир, күлгә сикергәч, үзен иркенрәк сизгән иде. Куркуы да әкренләп басыла башлады. Этләр суга сикермәсләр дип уйлады ул. Ләкин өйрәтелгән этләр күл чигендә тукталып калмадылар, килүләре белән ярдан суга сикерделәр дә, башларын алга сузып,
очлы колакларын сыртларына яткырып, аның артыннан йөзә башладылар. Камышлар сирәгәйгән урыннарда Җиһангир аларны ап-ачык күрде. Ә немецлар үзләре суга кермичә, күлне ике яклап уратып, яр буйлап чаптылар. Этләрнең берсе Җиһангирны куып җитә язган иде инде. Ш>н- да Җиһангирның аяклары җиргә тиделәр. Ул аягына басып, автоматын эткә төзи башлады. Ерткыч боргаланырга тотынды. Ләкин су эчендә ул җирдәге кебек җитез түгел иде. Җиһангир аны кыска чират белән юк, итте. Эт, ачы чыйнап, су төбенә китте. Калган ике этнең дә эшен бетерергә теләп, яңадан автоматын күтәрде. Ләкин чакмага баскач ату тавышы яңгырамады. Магазинда бер генә патрон да калмаган иде. Этләр, әллә шуны сизепме, әллә кан исеннән исерепме, тагын да кызурак йөзәргә тотындылар. Җиһангир хәнҗәренә сузылды. Грай аны хәнҗәр белән дә яхшы эш итәргә өйрәткән иде. Ләкин Җиһангизның хәнҗәре дә юк иде.
IX. Валзама күперейдә Лейтенант Кауров үзенең группасын сугышчан бурычны үтәр өчен урыныннан күтәргәндә, мәгарәгә автоматларын әзер хәлдә тоткан килеш ике немец килеп керде. Өченчесе — Барон К, һәрвакыттагы гадәте буенча, беразга тыш га калды. Очрашу шул хәтле көтелмәгән рәвештә булды ки, башта безнекеләр дә, немецлар да аптырап калдылар. Аннары автомат тавышы яңгырап китте. Немецлар, ут ачарга да өлгермичә, җиргә аудылар. — Минем арттан! — дип кычкырды Кауров һәм чыгар юлга ташланды. Минерларның бөтен әйбе.р
Г. Әисәламов
57
лоре аркаларында иде инде. Шуңа күрә алар, һичбер тоткарлыксыз, командир артыннан ыргылдылар. Барон К тишеккә якын торганлыктан, суның көчле шаулавына да карамастан, автомат тавышларын ишетте һәм рикошет ясап очкан пуляларның ташларга бәрелеп тузан чыгаруларын күреп калды. Ул, үз-үзен белештермичә, «Руслар, руслар!» дип - кычкыра-кычкы- ра, бөтен көче белән, отрядына чапты. Аны берәү дә эзәрлекләмә- сә дә. ул минут саен артына борылып карый һәм арттагы һәр агач аңа аны эзәрлекләүче совет сугышчысы булып күренә иде. Куркудан һәм тыны бетүдән Барон К ике тапкыр егылды һәм, артык чаба алмаячагын төшенеп, отрядын үз янына чакыру нияте белән. ике тапкыр һавага атып җибәрде. Шуннан соң нәрсә булганын Барон К үзе дә аңламый калды. Кинәт бөтен җирдә ата башладылар. Автоматлар тавышына кул пулеметларының озын-озын чиратлары ялганды... Бу вакытта Кауроз, үзенең егетләре белән, тирән чокыр буйлап күпергә таба ашыга иде. Хәзер аңа һәр минут, һәр секунд кыйммәт. Немецлар аларның барлыгын сизделәр. Мондый чакта һичнәрсә белән санашырга ярамый. Иң алдан, әзрәк иелә төшеп, Апанае Грай бара, аның артыннан Лунов, иң ахырдан Чиж. Чокыр төбе — сулы, якякларында куе яшел куаклык. Кинәт алда киң су көзгесе ялтырап китте. Минерлар уңга борылдылар һәм текә яр буйлап атлый башладылар. Хәзер алар аеруча сак иделәр, бер генә чыбыкны да сындырмаска, бер генә кошны да куркытмаска тырыштылар. Бу саклык, өзлексез гөрләп торган шарлама тавышын исәпкә алганда, бәлки, артык та булгандыр, ләкин минерлар хәзер ул турыда уйламадылар, ә шарлама тавышы алар өчен бөтенләй юк иде. Күпер күренә башлагач, лейтенант Кауров үзенең сугышчыларын туктатты. Еракта һаман да атышлар ишетелеп тора иде. — Немецлар безнең барлыгы- бызны сизделәр, — диде Кауров, хәзер анда
нинди атышлар бара торгандыр — безгә билгесез, һәр хәлдә анДа нәрсәдер бар һәм безнең өчен яхшы да. Немецларның игътибарлары, табигый, шул атышларга юнәлгән. Безгә моннан файдаланырга кирәк. Кабатлыйм: сугышчан бурыч, теләсә генә нәрсә булса да, безнең беребез генә исән калган тәкъдирдә дә, үтәлергә тиеш. Хәзер без Апанае белән ал- гарак үтәбез һәм күзәтеп кайтабыз, сез шушында каласыз, һәр көтелмәгән хәлгә әзер булыгыз. Лунов, Юлдашев һәм Чиж, сүзсез генә, ярга сөялеп калдылар. Аларның йөзләре җитди, иреннәре нык кысылган, йөрәкләре дөп- дөп тибә иде. Ә алардан егерме, егерме биш метр читтә, елганың уймакланып киткән урынында, өч киек үрдәк йөзә. Үрдәкләр, һичбер хәвеф-хәтәр сизмичә, чума-чума, суда уйныйлар. Киң елганың буен- 'нан-буена йөгерек җил исеп, су өсләрен шадралатып тора. Кояшның кыйгач төшкән нурларыннан елга, көмеш җәймә җәйгән шикелле, җем-җем килә. Ара-тирә яфраклар шыбырдашып куялар, пы- рылдыйпырылдый коңгызлар очып үтәләр. Апанае белән лейтенант әйләнеп тә кайттылар. Тирә-якта тынычлык. Күпер өстендә барлыгы ике сакчы йөренә. Берсе бу башта, икенчесе уртада- рак. Землянкалар янында тынлык. Яр буеннан, күпер астына кадәр үк, яшеренеп барырга мөмкин. Тик бер урында гына ун-унбиш метр чамасы ачык җир бар. Аны сакчы борылган чакта үтәргә мөмкин. — Башлыйбыз, — диде лейтенант эчке дулкынлану белән. — Тәртип болай: без өчәү — Апанае, Юлдашев һәм мин — күпер астына шуышып, толны куябыз. Чиж, ачык җиргә җитәрәк, безне каплар өчен кала. Лунов куаклар арасыннан үтеп, сакчыны күзәтә. Әгәр дә
Ак танлзр
58
алар безне вакытыннан элек сизсәләр, тавыш-тын чыгармыйча юк итәргә. Шартлату алдыннан мин бер тапкыр әкрен генә сызгырачакмын. Барыгыз да күпердән ераграк китәргә тырышыгыз. Җыелу пункты чокырның аргы башында. Апанае Грай, Чижның аркасындагы капчыкны салдырып, Кауров- ка киертте. Луновның капчыгын 1 үз кулына алды. Аннары барысының да күзләренә текәлеп карады. Барысы да аның сүзсез чакыруын аңладылар һәм шулай ук, күз карашы белән генә, үзләренең әзер икәнлекләрен белдерделәр. — Киттек, иптәшләр! — диде лейтенант. Берникадәр вакыт алар ярга сыенып бардылар. Аннары шуыша башладылар. Апанае ачыклык кырыена җиткәч, туктап, сакчының борылганын көтте дә, беренче булып, ачыклык аркылы шуышып үтеп тә китте. Аның артыннан лейтенант та үтеп китте. Берничә минуттан Юлдашев та, дошманга күренмичә, күпер астына шуышты. Лунов куаклар арасыннан күпергә таба үрмәләде, Чиж шунда ятып калды. Күпер астында чүмәкләгән ки- , леш, Апанае кулы белән күпернең ярга тоташкан урынына күрсәтте, янәсе шартлаткычларны шувда куябызмы. Кауров башын чайкады һәм кулы белән югарыга, балка астына ымлады. Апанае, аркасындагы капчыгын салды да, көчле куллары белән балкага ябышып, күз ачып йомганчы, авыр гәүдәсен балка өстенә ташлады һәм балка өстенә йөз-түбән яткан килеш тынып калды. Бер минуттан соң ул кулын сузды. Юлдашев аңа беренче капчыкны тоттырды. Апанае, үз алдыннан капчыкны этәрә-этәрә, күперне терәп торган таш свайга таба шуыша башлагач, күпер астындагылар сулыш алудан туктадылар. Менә-менә сакчы сизеп алачак кебек тоелды. Чөнки Ананас сакчының нәкъ аяк астында - иде. Бу вакытта Аркадий Лунов күпер Iобендә, куаклар арасында яткан килеш, утлы күмер кебек янып торган күзләре белән немец часовоен күзәтә
иде. Немец, автоматын муенына аскан килеш, йөренеп тора. Ул, унунбиш адымнар чамасы эчкәрәк үтә дә, борылган вакытта тирә ягына каранып, тагын болай таба кайта. Луновның йөрәге атылып чыгардай тибә. Аңа немец, күпер астын- дагыларның кыштырдауларын түгел, үзенең ярсып типкән йөрәге дөпелдәвен ишетер күк тоела. Йөрәк тавышын басар өчен ул җиргә ныграк сыена, ләкин йөрәге тынмый, һаман айкала. Кинәт күпер астында — әллә бетон кисәге каерылып төштеме, әллә бүтән берәр нәрсә булдымы, — чулт иткән тавыш ишетелде. Сакчы тиз генә йөгереп барып, култыксага иелде һәм немецча: — Әй, Вилли, синме анда? — дип кычкырды. 'Җавап, әлбәттә, булмады. Немец күпернең икенче ягына йөгерде һәм култыксадан үрелеп карагач, нәрсәдер күрде ахы- рысы — артка чигенде. Аннарьи тревога күтәрергә уйлап булса кирәк, автоматын кулына алды. Немецтан өч-дүрт адымда гына булган Лунов боларның барысын да күреп торды һәм, сакчының үзенә аркасы белән әйләнүеннән файдаланып, урыныннан чыгып, күпер барьерына яшеренде. Аннары, кулындагы хәнҗәрен болгап, тагын бер сикерде дә, әле һаман аркасы белән торган немецның җилкәсенә хәнҗәрен батырды. Күпернең икенче башындагы сакчы, моны күрде бугай, ул автоматтан һавага агып җибәрде. Лунов үле немецны ташлап, яңадан барьерга сыенды һәм автоматын сакчыга төзәде. Ул гаҗәп төз атучы иде. Бер пуля белән икенче сакчының да эшен бетерде. Күпер өсте буш калды. Луновка да монда артык эш юк иде инде. Лейтенантның сызгыру тавышы ишетелгәч, ул куаклар арасына йөгерде. Бу вакытта күпернең ике башында да ыгы-зыгы купкан иде. Землянкалардан чыккан немецлар, һа
Г. Әосәллмо»
5Я
белән, ул гранатасын нәкъ шул урынга ыргытачак. Тол детонация буенча шартларга һәм күперне күтәрергә тиеш. Шул ук вакытта Аркадий үзенең котыла алмаячагын да белә иде. Шулай да аны бу урыннан кузгатырлык көч юк иде. — Хушыгыз, дусларым! Ватан өчен!.. Күпернең вакытында шартламавың Апанае Грай да сизгән иде. Ул лейтенант артыннан йөгерүеннән туктады һәм, күпер ягына колак салып, бер секунд чамасы тыңлап торды. Шартлау ишетелмәде, артта бары тик автоматлардан һәм винтовкалардан гына тәртипсез рәвештә аталар иде. Апанаеның йөрәге «жу» итеп китте. — Нәрсәнедер карап җиткермәгәнбез, — диде ул эченнән һәм, кире борылып, бөтен көче белән күпергә таба йөгерде. Ләкин ул барып җитә алмады. Кинәт көчле шартлау тирә якны дер селкетте һәм резина кебек тыгыз һава аның йөзенә, колак яфракларына бәрде. Апанае җиргә ауды һәм аның янына, күпер сыныклары белән бергә, лап итеп ниндидер йомшак әйбер килеп төште. Шуның артыннан ук тагын коточкыч шартлаулар яңгырады. Апаңас. — Вагоннардагы сугыш припас- лары шартлыйлар! — дип уйларга өлгермәде, аның аркасына бик зур чан белән су китереп каплаган кебек булдылар. Бер секундка ул аңын җуйды һәм су аны агызып алып китте. Күзен ачканда Апанае канга манчылган кеше гәүдәсе белән янәшә ята иде. Ул аңа бер карау белән үк таныды: бу һава дулкыны белән күпердән ташланган Аркадий Лунов иде. Апанае батырның җансыз гәүдәсен күтәреп, урыныннан кузгалган вакытта, немецлар аргы як ярдагы доттан яр буйлагг көчле ут ачты
вага ата-ата, күпергә таба йөгерделәр. Лунов, куакларны сындыра- сындңра. чокырга таба чапты. Кинәт ул туктады. Аңа күпер инде шартларга тиеш шикелле тоелды, ә шартлау тавышы һаман ишетелмәде. Аркадий, куакларны ерып, күпер астына карады һәм күзләренә ышанмады. Балкадан түбәнгә сузылган бикфорд шнуры төтенләми, ул өзелгән иде. Күрәсең аңа немец снайперы аткан, яисә очраклы пуля гигән. Лунов өстенә кайнар су койган кебек булды. Ул, әгәр дә хәзер үк нәрсә булса да эшләмәсә, сугышчан бурычның үтәлми калачагын, бөтен хезмәтнең юкка чыгачагын аңлады. Беренче секундта ул ачык бер карарга килмичә, күпер астына таба атлады, аннары кирегә борылды һәм күпер өстенә ташланды. Ул күшер өстенә йөгереп менгәндә, күпернең аргы башыннан бер төркем фрицлар йөгереп киләләр иде. һәм шул ук вакытта диярлек, борылыштан, ачы сызгырта-сызгыр- та, поезд да ыргылып килеп чыклы. Менә шул чакта Аркадийны арттан сул кул башына суккан кебек булдылар. Ләкин ул артына борылмады, аның күз алдында һәм уенда бары ыжгырып килгән поезд гына иде. — Үтеп китмәкче буласыңмы? Юк, үтмә! Башы өсгеннән очкан пулялардан сакланыр өчен, Аркадий күпернең сакчы басып торыр өчен эшләнгән мәйданчыгына ышыкланды. Шунда ук аның аяк астына кан җәелде. Аркадий үзенең яралануын сизде, ләкин ярасын бәйләп торырга вакыты юк иде. Поезд күпер башына кергән, күпер җанлы нәрсә кебек дерелди, калтырана иде. Кулына танк гранатасы кыскан килеш, Лунов алга карады. Күпер буенча йөгерүче немецлар да якыннар инде. Ләкин алар хәзер куркыныч түгелләр. Лунов толның кай турыга куелганын белә иде. Поезд якынлашу
Ак тэднәр
60
лар. Пулялар өере Апанаеның баш өстендә генә текә ярга килеп кадалдылар, агач ботакларын кыеп ташладылар. Бер минуттан соң бу як ярдагы доттан да бәрә башладылар. Пулялар, су чәчрәтә-чәчрә- тә, елга буйлап очтылар. Грай ятарга һәм Луновның гәүдәсен аркасына салып шуышырга мәҗбүр булды. Чокыр авызында аны Кауровлар көтеп торалар иде. — Тереме? — дип сорады лейтенант әкрен генә. — Мәңгелек дан батырга! — диде Грай, Луновның авырайган гәүдәсен җиргә салып. Кауров кулын әкрен генә күтәреп, пилоткасын алды. Башкалар да пилоткаларын салдылар. — Монда калдырмыйбыз. Урманга алып китәбез һәм анда туганнарча җирләрбез, — диде Кауров. Минерлар Луновның мәетен күтәреп, чокыр буйлап киттеләр. Артта немецлар һаман да аталар иде әле. Берникадәр вакыт Апанае Грай үзен караңгы томан эчендә барган кебек хис итте. Аннары башын күтәрде һәм үзе дә гаҗәпләнде. Тышта әүвәлгечә якты, күктә әүвәлгечә кояш көлә иде. Немецлар эзәрлекләмиләр, мөгаен, алар һаман да әле аңнарына килә алмыйлар Сугышчан бурычны үтәү минерларның вөҗданнарын тынычлый, аларга ниндидер канәгатьлек бирә, ә йөрәкләре һаман өзгәләнә. Саша белән Җиһангирны югалтканнан сон тагын Луновны да югалту алар өчен аерата авыр иде. Авыр гына түгел, алар әле моннан ике генә сәгать үзләре белән бергә килгән уйчан Луновның хәзер үзләре арасында булмавына, аның үлүенә ышана алмыйлар иде. Юк, улүлмәгән, ул баш дозорда бара, шуңа күрә, иптәшләре арасында юк кебек. Өч километр чамасы җир киткәннән соң минерлар бик матур тауда туктадылар. Тау башында зифа каеннар үсәләр иде. Түбәндә камышлы күл күренеп тора. Монда нәрсәдер туган Россияне хәтерләтә, нәрсәдер йөрәккә үз булып керә иде. Лейтенант Кауров беренче булып тукгады. Аның янына Апанае Грай килеп басты. Башкалар да килеп җиттеләр.
— . Иптәшләр, — диде Кауров, — әйдәгез, дустыбызны шунда күмик, һәм менә шушы биеклекне, менә шушы ак каеннарны батыр Аркадий Лунов исеме белән атыйк. Ун минуттан кабер казылып бетте. Кабер төбенә яшел каен ботаклары түшәлде. Аннары шул яшел ятак өстенә Луновны салдылар. Баш очына Апанае батырның үз кулы белән ясалган хәнҗәрен куйды. Кауров, бер уч туфрак алып аның өстенә сипте... Очраклы рәвештә немецлар килеп чыгып^ каберне туздырып китмәсеннәр өчен, аны калку итмәделәр. Баш очындагы каен кәүсәсенә генә Апанае, хәнҗәр очы белән кисеп, «А. Л.» хәрефләрен язды. Ватан азатлыгы өчен яшь гомерен биргән батыр кабере өстендә соңгы хәрби хөрмәтне күрсәтеп, салют бирәсе иде. Ләкин минерлар дошман боҗрасында булганлыктан, бары коралларын һавага күтәреп, селкеделәр генә. — Хуш, батыр комсомолец, — диде Кауров. — Син каһарманнарча сугыштың һәм каһарманнарча үлдең. Без синең өчен үч алырбыз һәм, Ватаныбызның барлык дошманнарын бетермичә торып, кулыбыздан коралыбызны төшермәбез. Артык берәү дә сөйләмәде. Минерлар тагын бер минут чамасы кабер янында сүзсез басып тордылар да, кузгалып киттеләр. Апанае Грай Исмаилҗанның берәүгә дә сиздермәскә тырышып, җиң очы белән күз яшьләрен сөрткәнен күрде һәм үзенең дә керфегенә яшь эленде. Минерлар камышлы күл кырыена килеп төшкән чагында, кинәт алдан баручы Исмаилҗан өстенә, һау-һау өреп, немец овчаркасы ташланды. Кауров бары тик/ — Хәнҗәр белән! — дип кычкырырга гына өлгерде. Исмаилҗан
Г. Әгкәләмос
61
бер адым читкә атлады, аннары ул да, эт тә бөтерелеп киттеләр. Шунда ук алар яңадан аякка калыктылар һәм эт яңадан ыргылганда Ис- маилжан үткер хәнҗәрен аның бугазына батырды. Эт, ачы чинап, җиргә сузылды. Ул апада, киемнәре тәмам өзгәләнеп беткән ниндидер бер кеше җирдән күтәрелеп, куаклар арасына ташланмакчы булды. Апанае Грай аның юлын бүлде һәм көтелмәгән очрашудан аптырап калды. — Җиһангир! — дип 'кычкырып җибәрде ул. Җиһангир да, чиксез аптыраган хәлдә: — Апанае абый! — дип кычкырды һәм аның кочагына ташланды. Барысы да йөгереп килделәр һәм, бала кебек, Апанае Грай кочагына сыенган Җиһангир белән исәнләшә башладылар. Бу искиткеч зур шатлык иде. Барысы да Җиһангирны кочтылар, үптеләр. — Саша кайда? — дип сорады бераздан Кауров. Җиһангир, башын иеп, аска карады. — һәлак булдымы? — дип сорады Кауров, тагын да әкренрәк тавыш белән. Җиһангир, башын күтәрмичә, чакчак ишетелерлек тавыш белән: — Юк, начаррак. Ул... ул немец ’ лар кулына эләкте, — диде. — Нәрсә!?—дип үкерде Апанае. Анын йөзе коточкыч булып үзгәрде. Ул Җиһангирның якасыннан тотып селкә-селкә: — Ә син... син нәрсә карадың?! Ничек син дустыңны ташлап китә алдың?! — дип кычкырды һәм аны үзеннән этәреп җибәрде:—Җирәнгеч! Нинди йөзең белән безнеи алдыбызга килдең син!
X. Ерткыч өнендә Барон К ның шундый зур уңыш белән башланган: операциясе, соңга таба, һич тә уйламаганда чыгырыннан чыгарга тотынды. Куллары бәйле рус солдатының егермеләп кораллы немецлар кулыннан качуы аның бөтен бавырларын актарып салгандай булды. Нинди гарьлекГ Нинди
җөрьәт! Барон К кулыннан качсын имеш. Бу гомердә булмаган бер эш. Шулай да... Ничек качты бит әле! Куллары бәйле кеше^ куллары бәйләнмәгән, кораллы немецны үзе белән бергә чокырга сөйрәп төшерде. Төшерүе дә ярый әле. Ләкин аның юкка чыгуы һәм немецны да юкка чыгаруы, аннары яңадан һөҗүм итеп, ике фрицңы үтерүе, берңичәсен яралавы — монысы инде Барон К ның битенә төкерү иде. Башта ул качкан русның лейтенант Кауров булуына ышанмаган булса да, Җиһангир качып югалганнан, бигрәк тә аның ышанмаслык кыю һөҗүменнән соң: «мөгаен, бу Кауров үзе булгандыр» дигән» нәтиҗәгә килде һәм ачуы тагы да кабара төште, күзләре акайдылар. Ләкин, Кауров анын кулында булмау сәбәпле, Барон К үзенең барлык ачуын солдатларына юнәлдерде. «Барыгызга да арест, барыгызны да штрафнойга!» дип җикеренде ул. Хәер, юл ахырына таба ул әзрәк тынычланды. «Ике русны алып кайттым ни дә, берсен алып кайттым ни. Барон К кулында берсе бар икән — ул икесе өчен дә сөйләячәк. Әгәр болай сөйләмә- сә, мәгарә сөйләтәчәк. Ә теге качканы әллә кая китә алмас әле.. Бәлки, Баронның солдатлары ук аны эләктереп кайтырлар...» Куе нарат урманы буйлап ат- лыйатлый, Барон К шулай уйлады, шулай күңелен юатты. Әмма ул„ тәҗрибәле кеше буларак, бу юану- л арның никадәр буш, кечкеһЬ, мәгънәсез икәнен дә аңлый иде. Бераздан соң Барон К ның гасаби җанында ниндидер явыз ачу күтәрелә башлады. Ул иң әшәке сүзләр белән Роберт Иогансонны* тетәргә тотынды. Бу уңышсызлык- лар барысы да фәкать аның аркасында гына килеп чыккан булып тоелды аңа. Әгәр дә ул үзе таш сыртта булган булса, әлбәттә, эш бөтенләй башкача төс алыр иде. Ахмак, идиот Иогансон... Кинәт Барон К, куркынып, тирә
Ак теяиәр
62
ягына каранды. Агачлар арасында кулына автомат тоткан лейтенант Кауров яңадан күренгән кебек булды. Гүя ул, җаен китереп, Баронга атар өчен вакыт кына сагалап бара иде. Бу юлы ул үзе генә дә түгел. Аның белән алты сугышчысы да... — A-а! Ялганчы Иогансон! Алия русны үтердем дидең. Юк, үтерми тор! Алар әнә, әнә... Мин синең хәйләңне ачачакмын. Син, йолкыш эт... син..., — дип Барон К, акылга җиңелрәк кешесыман, берүк сүзне кабатлый башлый. Немецлар арасында килүче яралы Саша тәмам хәлдән тайган иде. Барон К ның боерыгы буенча, ике немец аны култыклап өстери башладылар. Бервакытны Сашага кайдадыр өзгәләнеп-өзгәләнеп этләр өргән тавыш һәм автомат чиратлары ишетелде. Ул, талпынып, башын күтәреп карады. Күзләрендә билгесез утлар кабынып китте, йөрәгенең кай җирендәдер өмет чаткысы кабынгандай булды. «Җиһангир... кадерлем, коткар»... дип пышылдады ул. Ләкин автомат тавышлары туктадылар. Алар туктау белән Сашаның өмет чаткысы да сүнеп китте. Бераздан алар камышлы күл янына килеп җиттеләр. Немецлар туктады. Барон К, үзе белән ике солдат алып, каядыр китеп югалды. Аннары, күп тә үтмәде, тирә- якта атышлар башланды. Саша тагын җанланып китте. «Бәлки, үзебезнекеләрдер» дип уйлады ул. Аңа хәтта агачлар арасында Апанае Грайның дәү гәүдәсе дә күренеп киткәндәй булды. Ләкин ул ялгышты. Бу вакытта Апанаслар Валзама күпере астында иде, ә атышларның сәбәбе болар*! булды: Куркудан һәм тыны кысылудан е мәгарә тирәсендә егылган Барон К, отрядын тизрәк үз янына чакырту нияте белән, ике тапкыр һавага атты. Аның сигналын үз солдатлары ишеткәнмедер, юкмыдыр—анысы ка)раңгы. Ә Җиһангирны эзәрлекләп, күл яры буйлап йөгерүче немецлар ишеттеләр һәм, аны-моны уйлап тормыйча, урманны «тарау» нияте белән ут ачтылар. Ә атышлар Барон К солдатлары туктап калган урында
^барганлыктан һәм пулялар аларның нәкъ баш өстеннән узганлыктан, алар да җавап уты ачтылар... Бары бер сәгатьтән соң гына немецлар бер-берсен аңлаша алдылар. Барон К бу вакытта котыру дәрәҗәсенә җиткән иде. Ул каршы- сына килеп баскан яшь офицерны чак кына атып үтермәде. Ә теге, кәфендәй агарып, ярым үлек хәлендә басып тора һәм ни булганын үзе дә аңлый алмый иде. Шул чакта коточкыч шартлау ишетелде һәм Валзама күпере һавага очты. Барон К, шашкан кешесыман, күзләрен зур ачып, ниндидер табигый булмаган бер караш белән, һавага ыргылып күтәрелгән төтенгә текәлде. Ул үзенең хур булып алдануын, күпер шартлату Кауров группасының эше икәнен хәзер ачык төшенде. Аның өчен бу күтәрә Залмаслык бер тетрәү булды. Ул чәчләрен өзгәләргә дип кулларын күтәргән хәлендә чайкалып китеп, чалкан егылды... % Солдатлары аны күтәреп алып, Кауров группасын эзәрлекләү турында уйлап та карамыйча, Валза- мага ашыктылар. Алар, берникадәр вакыт куе урман эченнән барганнан соң, тимер юлга килеп чыктылар. Аннары аны аркылы үтеп, шоссе буенда туктадылар. Шосседа алгы кырыйдан кайтучы буш автомашиналар еш үтәләр иде. Яшь немец офицеры аларның бер- ничәсен туктатып, барлык солдатларны утыртты. Сашаның күзләрен яулык белән бәйләделәр. Машиналар кузгалды. «Күрсәтмәскә телиләр» дип уйлады Володаров. Хәзер ул юлның ике ягындагы биек кыяларны да, кыялар өстендә үсеп торган биек-биек наратларны да шартлатылып суга төшкән күперне дә, җимерек вагоннарны да, күрми иде. Бары тик бер артка, бер алга чайкалып торуыннан юлның тигез булмавын гына аңлый иде. Сугышчан бурыч Сашага анык
Г. Ә ПС ӘЛӘМ ON
Ь2
мәгълүм булмаса да, күңеле сизенә иде. Бәлки, шуңа күрәдер, көчле шартлауны ишеткәннән һәм аның һавага ыргылып күтәрелгән кара төтенен күргәннән сон, аның күңелендә ниндидер тынычлык туды. Ул үзенең гомере әрәмгә кит- м әгән л еген, с у гы ш ч а н бу р ы ч н ы үтәүгә үз өлешен керткәнлеген аңлады. «Үлсәм, үлемне тыныч вөҗдан белән каршы алачакмын. Мин үземнең бөтен көчемне Ватаныма бирдем» дип уйлады ул. Ярты сәгатьтән соң машиналар туктадылар. Күзләре бәйләнгән Сашаны машинадан төшереп, ниндидер базгамы, землянкагам-ы яптылар. Немец, аның күзләрен бәйләгән яулыкны чишүдән элек, берничә тапкыр бик каты сукты һәм аягы белән типте. Аннары, яулыкны тартып алып, кесәсенә тыга-тыга чыгып китте. Саша байтак вакьи үзенең кайда икәнлеген аңлый алмады. Тик, күзләре караңгылыкка ияләшә төшкәч кенә, ул үзенең түшәме күгәреп беткән, тимерле кечкенә тәрәзәсеннән тонык кына кән .яктысы төшеп торган юеш, сасы землянкада икәнен күрде. Сәке, яки' урындык булмаганлыктан, аркасын юеш стенага сөяп, юеш идәнгә утырды. Кинәт, ул караңгы почмакларда ниндидер кыштырдаулар ишетте. «Күселәр!» дип уйлады ул. Шунда ук аның кулына ниндидер салкын нәрсә орынды. Ул чирканып. кулын тартып алды. Бу җир бакасы иде. Ләкин шушы хәлендә дә Саша үзе турында түгел, бәлки иптәшләре турында уйлады, аларны күз алдына китерергә тырышты. «Дусларым, кайда сез?» дип пышылдады ул. Шунда әллә кайдан, бик ерактан, тонык кына бер аваз ишетелгән кебек булды. «Саша, без сине онытмадык. Без килербез, без сине коткарырбыз!» диделәр шикелле. Бу аваз бер үк вакытта лейтенант Кауров, Апанае 1’рай һәм Җиһангир Мөбарәкшин тавышына да ошый иде. Рейдка китәр алдыннан сөйләшеп ятканда Аркадий аны, хыялчы, дип атаган иде һәм ак төннәргә гашыйк булуы өчен үчекләгән иде. «Юк. Аркадий, син теләсәң ни әйт, мине геләсәң ничек ата, ә мин барыбер
табигатьне сөячәкмен. Мөгаен, мине тиздән атачаклар. Әгәр тап алдыннан атсалар, мин үземне бәхетлерәк сизәр идем». Дуслары турындагы уйлары, ничектер сизелмәстән, Ленинград, һәлак булган әнисе, сеңлесе, зарыгып көткән Наташасы турындагы уйларга күчтеләр. Саша тәмам онытылды. Хәзер анын өчен караягы, юеш землянка да, караңгы почмакларда чинашып йөрүче күселәр дә, чирканыч бакалар да юк иде. Ул үзен иркендә, дуслары арасында кебек хис итте. Ярасынын әрнеп сызлаулары да, барысы да онытылдылар... Ә бу вакытта Барон К үзенең өлкән начальнигыннан каты шелтә ала иде. Начальник аны ачык авызлыкта гаепли, «сезнең шул ачык авызлыгыгыз аркасында без бу участокта герман армиясенең бердәнбер магистрален тәэмин итә торган күпердән колак кактык. Ә русларның менә-менә һөҗүмгә күчүләре мөмкин!» дип сүгә. Барон К, үзен аклау нияте белән, бөтен уцышсызлыкны Роберт Ио- гансонга сылтый. «Әгәр дә ул миңа дөрес информация биргән булса, русларның берсе дә ычкына алмас иде, күпер дә шартлатылма- ган булыр иде» ди. Аннары, Барон К әсир алып кайтты. Хәзерге вакытта бу хәзинә ич (икенче рус солдатының качуы турында Барон К, әлбәттә, эндәшмәде). — Роберт Иогансон немец офицерына лаеклы булмаганча хәрәкәт иткән. Ул — атылачак, — ди начальник һәм, яңадан, Баронны шабыр тиргә батырганчы сүгәргә р.ерёшә. Тик шуннан соң гына бераз йомшарып: «Мин ышанам, сез безнең өметебезне акларсыз әле» дип йомгаклан куя. Кимендә солдат итеп штрафной ротага җибәрелүне көткән Баронга җан керә. Ул инде бөтенләй башка тойгылар белән начальнигының «эш» турын
Ак теннәр
64
дагы информациясе» тыңлый. Начальник. ана 171 дән (ягъни совет тылындагы разведчиктан) яңа хәбәр алынганлыгын, ул 'хәбәрдә руслар лейтенант Кауровка ярдәмгә икенче группа җибәрүләрен, ул группаның 146,5 биеклеккә, (ягъни Бөркет кыясына) юнәлүен әйткән. Начальник русларның ул группасын каршы алу чараларың күрГән, тиешле кешеләрне җибәрткән. «Ләкин, кирәк була калса, Барон К яңадан юлга чыгарга әзер булсын» диде. Барон К үзенең торагына кайтты, аяк өстән генә ашап-эчеп алды да, үзенең эш бүлмәсенә ашыкты. Ишек төбендә аны сынын катырып баскан ярдәмчесе каршы алды. — Ганс. — диде Барон К, ашыгып эчкә атлый-атлый. Хәзер ул начальнигы каршындагы кебек мескен түгел иде.— Ганс, пленный- ны алып килегез. Бик тиз булыгыз! Ганс шунда ук югалды. Барон К, бармакларын аралаштырып, баш өстенә куеп, берничә тапкыр идән буйлап почмактан-почмакка үтте. Аның нечкә* гәүдәсе лә, бугаз төере алга чыгып торган озын муены да, килбәтсез озын борыны да — ничектер барысы да юкарганнар, озынайганнар, күз төпләрендәге капчыклар, ирен почмаклары тагын да салына төшкәннәр иде. Барон К. Петрозаводск музееннан урлап китерелгән хәтфә тышлы йомшак кәнәфигә утырды һәм өстәл тартмасыннан бер бит ак кәгазь чыгарып, алдына куйды. Уч үзен тыныч күрсәтергә җыенды. Ишек ачылды һәм- ике солдат Сашаны алып керделәр. Ул чак- чак кына аяк өстендә басып тора иде. Барон К, ана ачулы караш таш- ^ап, русча: — Фамилиягез? Кайсы частьтан? — ди» коры гына сораулар бирде. Володаров эндәшмәде. Фамилиягез!? — дин кабатлады Барон, тавышын күтәрә төшеп.— ничәү идегез? Безнең якка нинди максат белән килдегез? Володаров һаман эндәшмәде. Ул
немецка ян белән борылыбрак басып, ниндидер горур, буйсынмас бер караш белән карый иде. Барон К. хәтта аның күз карашында үзеннән көлү, мыскыл итү чаткыларын да күргән кебек булды. Гүя Барон К түгел, ә куллары бәйләнгән рус солдаты монда хуҗа иде! Баронның, балыкныкы шикелле, акаеп торган күзләрендә тиле утлар уйный башлады. Аның аскы ирене генә түгел, бугаз төене дә селкенделәр. Моны күреп Саша тагын да горуррак төс алды, башын югарырак күтәрде. — Сөйлисезме?!—диде немец, янаулы пышылдау белән. Аның тавышы теш араларыннан чыгып, ачулы елан шиелдавына ошый иде. Җавап булмагач, Барон. К өстәл артыннан чыгып, Саша алдына, килеп басты һәм югарыдай түбәнгә таба карап, — Чукыракмы әллә? Өйрәтермен! — диде һәм чалт итеп Сашаның яңагына сукты. Саша чайкалды, ләкин егылмады. Күз карашы да үзгәрмәде. Ул әүвәлгечә горур һәм буйсынмас иде. Барон К, стенага таба атлап, ниндидер бауны тартты. Түшәмнән идәнгә кадәр сузылган пәрдә тирбәлеп, як-якка ачылып китте. Эчтә җәзалау бүлмәсе — төрле элмәкләр, баулар, камчылар, кләщәләр, янып торган мич, кисмәк күренде. — Я!—диде Барон К, сөякчел кулы белән куркыныч бүлмәгә күрсәтеп. Володаров бу юлы да эндәшмәде. Ул җәзалау бүлмәсенә түгел, ә беренче бүлмәдә, стенага эленгән картинадагы шаулап торган диңгезгә карый иде. Ул хәтта аны элек кайдадыр күргән дә иде кебек. Кайда күрде икән? Гүзәл Эрмитажда күрмәгән идеме соң ул аны? Шаула, шаула көчле һәм буйсынмас диңгез! Барон К, кесәсеннән зажигалка
65
Г, Әлсәләмдо чыгарып, калтыранган кулы белән аны кабызды да, Володаровның башы янына китерде: — Сөйлисеңме, әллә чәчеңне өтимме? — диде. Болодаров кинәт алга ыргылды пәм, куллары һаман да бәйле булганлыктан, аягы белән Баронның корсагына тибеп җибәрде. Барон К почмакка кадәр үк очты. — Дарга, дарга! — дип акырды ул урыныннан күтәрелә-күтәрелә һәм, үзенең ярдәмчеләре белән бергә, Володаровны идәнгә егып, кыйный башлады. Аннары, Сашаны җәзалау бүлмәсенә өстерәп, аякларыннан югары асып куяр өчен, хәзерлек күрә башладылар. Саша ялвармады да, кычкырмады да. Ул \лем турында түгел, дошманнар алдында баш имәү турында гына уйлый иде: «Актык минутта нык булырга, курыкмаска, калтыранмаска кирәк.» Кинәт телефон шалтырый башлады Баронны ашыгыч рәвештә начальнигы чакырды. — Бөтенесен ташла да кил, — диде ул, Баронның каршы сүзләрен тыңлагач. Шуннан соң, Баронга, буйсынудан башка чара калмады. — Алып китегез, — диде ул, Володаров ягына баш изәп һәм үзе ашыгып чыгып та китте. Ишек алдында мотоцикл тора иде. Барон К аңа атланды һәм бераздан аның артыннан бары зәңгәрсу төтен генә жәелеп калды. Начальнигы аны аяк үрә каршы алды. Аның кулында кәгазь кисәге иде. — Менә, аңлатыгыз әле, әфәндем...— диде ул, кулындагы кәгазь кисәген Баронга сузып. — Мин үзем һични аңламыйм. Ниндидер хаос. Сезнең кешегез әллә җүләр- ләнгәнме? Барон К кәгазьдәге саннарга карады. Цифрлар барысы да ул куллана торганнар, тик тәртипләре башка. Шуңа күрә шифрны ачканнан соң чыннан да ниндидер мәгънәсез белдерү килеп чыккан. Барон К бераз уйланып торды да: — 777 артык юк инде. Руслар аның эзенә төшкәннәр, һәм кулга алганнар булса кирәк. Бу 777 нсн. хәбәре түгел,.— диде. Начальнигы янында ярты сәгатьләр чамасы булганнан соң, Барон К яңадан үзенең эш бүлмәсенә ашыкты. Хәзер русны сөйләтү анын өчен бигрәк тә мөһим иде. О, әгәр дә ул .тискәре рус солдатының телен ача алса! Никадәр яңа нәрсәләр белер иде. Начальнигы да шуңа басым ясады. Сорау алырга үзенең киләчәген белдерде. — Пленныйны! — дип кычкырды Барон, ишектән керә-керә. Ярдәмчесе аның боерыгын үтәр өчен шунда ук чыгып китте. Ә Барон, идән буйлап йөри-йөри, 777 нен ничек итеп ачылуын уйлый һәм эченнән көеп сүгенә иде. Русларның һөҗүме алдыннан 777 нең юкка чыгуы герман командованиесе өчен зур югалту иде. Биш-алты минуттан пленныйны керттеләр. Барон аның алдына килде һәм тавышына мөмкин кадәр йомшаграк төс .биреп: — Я, уйладыгызмы? Сөйлисезме? — диде һәм күтәрелеп карау белән кинәт, өрәк күргән шикелле, артка чигенә башлады. — Кемне китердегез! — дип акырды ул ачы тавыш белән. Анын алдында рус солдаты түгел, ә хуҗалык взводында хезмәт итүче, бераз тилемсерәк фриц басып тора иде. Аңа ахрысы яхшы ук эләккән, ул, телен йоткан кешесыман, күзләрен генә акайта иде. — А-а!—дип котырынды Барон К һәм бөтен көче белән фрицны сугып җибәрде. — Рус солдатын, рус солдатын китерегез миңа! — дип идән уртасында биеде Барон. Ләкин рус солдатыннан җилләр искән иде инде. XI. Бөркет кыясына Безнең гаскәрләр арасында һөҗүм алдындагы соңгы кызу хәзерлекләр башланды. Туплар, пулеметлар, минометлар, автоматлар, винтовкалар, сугыш прнпаслары
Ак төннәр
6Б
кыттагы кебек, дусларча күрештеләр. . — Я, нинди яңалыклар бар? — дип сорады капитан. — Яңалык шул,—|диде Чачуа, кара мыек чылгыйларын бөтереп,— авиаразведка Валзама күперенең шартлатылган икәнен хәбәр итә. Бу сезнең бөркетләрегезнең эшедер дип уйлыйм. — Чыннанмы?! — Әлбәттә, чын. — Димәк, алар исәннәр!? — Исәннәр дип уйлыйм. Майор, көмеш тәмәке савытын ачып, капитанга папирос тәкъдим итте. — Рәхим итегез. Грузия бүләге. Разумов аның папиросын алды, ләкин кабызмады. — Димәк, минем бөркетләрем исәннәр! Рәхмәт, кадерлеләрем, карт капитанның йөзенә кызыллык китермәдегез. Рәхмәт! Капитан, шатлыгын яшерә алмыйча, Чачуаның беләкләреннән тотып селкә Башлады. — Майор, сез бит аларның нинди егетләр икәнен беллгисез! Анда бит минем улым да бар! — Улыгыз?! — дип гаҗәпләнде майор. — Нигә сез улыгыз барлыгы турында миңа башта ук әйтмәдегез? Исеме ничек? — Җиһангир... сез аны беләсез. Полкта аны «бәләкәй капитан» дип йөртәләр иде. — «Бәләкәй капитан»... беләм. Беләм. Ул сезнең улыгызмыни? — Әйе! Башка вакыт булса Разумов Җиһангирның бөтен тарихын сөйләп биргән булыр иде. Хәзер аның вакыты тар иде. — Утыгыз бармы? — дип сорады ул. — Рәхим итегез. Майор, зажигалкасын кабызып, капитанга сузды. Разумов, папиросын төтәтеп, тирә-ягына каранды да, яннарында берәүнең дә булмавыннан файдаланып, — Сезгә дә, майор, бик зур рәхмәт, — диде. — Ни өчен? — Немец шпионы турындагы хәкүптән тикшерелгән булсалар да, тагын бер тапкыр күздән кичерелделәр. Полнтработниклар, агитаторлар, коммунистлар һәм комсомо- лецлар сугышчылар арасында агитация эшләрен тагын да җанландырып җибәрделәр. Ватан сугышының башка участокларында сугышка катнашкан карт сугышчылар, һөҗүмдә ничек хәрәкә? итү турында яшьләргә киңәшләр биреп, бесе- далар үткәрделәр. Аннары, подразделениелар сугышчан тревога буенча күтәрелеп, берсе артыннан икенчесе, башлангыч сызыкларга киттеләр. Разумовның махсус минерлар ротасы да күтәрелде. Ул, беренче батальон составында әйләнеч маневр ясап, немецларның ныгытылган районнарының тылына чыгып, аларның чигенү юлларын кисү бурычын алды. Аларның юлы Бөркет кыясы аркылы үткәнлектән, капитан Разумов аеруча шатланды. Бөркет кыясында ул үзенең рейдка киткән сугышчыларына юлыгырга өметләнә иде. Бүген иртән үк подразделениеләр- дә яңа хәбәр йөри башлады. Имеш безнекеләр немец шпионын эләктергәннәр. Немецлар икәү булганнар. Берсе, безнекеләрне күргәч, качарга маташканда үтерелгән, икенчесен камап алганнар. Яннарында радио- аппаратлары да булган. Шуның белән Барон К га бездәге хәлләр турында хәбәр биреп торганнар, имеш. — Менә сволочьлар! — Ләкин безнең майор-молодец. — Нинди майор? — Чачуа! Бу аның эше. Белмисеңмени! Әгәр дә ул тотынса, теләсә нинди эшне дә ача ала, туганкай. Җир астына яшеренгән булса да таба. Бер вакытны Ярцево янында... Очраклы рәвештә шул сүзләрне ишетеп калган Разумов сүзнең нәрсә турында баруын бик тиз аңлады. Утсыз төтен булмый. Димәк, чыннан да нәрсәдер бар. Көндез беренче батальонда Разумов майор Чачуаның үзен очратты. Ул әйбәтләп кырынган, аның кара күзләре елмаялар иде. Алар, һәрва- 5 .С. Ә.- № 2-3.
Г. Әпсәләмов
бәр дөрестер бит. Шуныц өчен. Дөресме? Чачуа башта кашларын җыерды, аннары кычкырып көлеп җибәрде. — Кем белә аны, — диде ул ахырда, бу турыда бөтенләй сөйләшергә теләмәвен белдереп. Разумов га артык сораштыруның урынсыз икәнен аңлады. — Я, сау булыгыз. — Сау булыгыз, бәхетле ата! Мин сездән бераз көнләшәм. — Көнләшергә кирәкми. — Җиңүдән соң улың белән бергә миңа, Кутаиска кунакка килегез. — һичшиксез килербез. Хушыгыз. — Хушыгыз. Сугышчан эшегездә уңышлык телим. — Рәхмәт. ... Капитан Разумов үзенең ротасы белән башлангыч сызыкка килеп җиткән вакытта, лейтенант Кауров үзенең сугышчылары белән куе урманда, сынган агачлар өстендә утыра иде. Командирның да, сугышчыларның да йөзләре караңгы, ачулы: Сашаның тере килеш дошман кулына эләгүе барысын да артык дәрәҗәдә борчылдырган иде. — Беләсеңме син ни эшләдең^т. нәрсз^—диде Апанае Грай, Җиһангирны ашардай булып. — Син сугышчы намусына сыймаслык иң кабахәт бер эш эшләдең — син сугышчан иптәшеңне ташлап киттең! Әгәр дә син, каһәр суккан нәрсә, чын сугышчы булсаң, иптәшеңне коткарырга, я аны коткара-котка- ра үзең һәлак булырга тиеш идең. Ә син..и тьфу! Үләксә козгыны синнән артык. Ул ичмасам... эх! — Апанае шундый тирән нәфрәт белән кулын селкеп алды, әйтерсең, ул Җиһангирны гомердә сөймәгән дә иде. — Сиңа хәзер пуля да жәл! Сазлыкка батырып үтерергә генә кала, ләгънәт! — Дөрес, — диде Чиж. — Әгәр әдәм уртагыны ташласа үзе юкалады! — диде Исмаилҗан күзләрен уйнатып. — Бөтен ротаны, бөтен полкны хур иттең! Киемнәре ерткаланган, чәчләре гузгыган һәм чигәсеннән бите буенча кан сузылган Җиһангир иптәшләре алдында башын иеп, басып тора иде. Менә ул башын күтәреп, үзенең зур күзләре белән иптәшләренә текәлде. Әле кичә генә анын. өчен җаннарын бирергә әзер торган дусларының берсендә дә теләктәшлек күрмәде.. Хәтта Чиж да, хәтта Исмаилҗан да аңа чиксез ачу белән карыйлар иде. — Мин аны ташламадым, — диде Җиһангир әкрен генә. — Дөресен сөйлә, куркак — диде Апанае. — Дөресен сөйлим, Апанае абый... — Иблис сиңа абый, Апанае түгел! Актыккы өмет белән Җиһангир командирга карый. — Иптәш командир, рөхсәт итегез миңа үземә Сашаны коткарырга. — Моны без синнән башка да эшләрбез. Иптәшебезне без дошман кулында калдырмабыз, — ди Апанае, мыек очын чеметә-че- метә. — Ә сине, кабахәт көчек, шунда бетерербез. -Кинәт Җиһангир дары кебек кабынып китте. Ул ничектер бөтенләй үзгәрде, арыган, йончыган йөзенә ут йөгерде, күзләрендә ялкын кабынды: бу минутта ул һөҗүмгә сикерергә хәзерләнгән яшь юлбарыска ошый иде. Ул эшнең артык тирәнгә китүен аңлады. Аның үз өстенә коточкыч гаеп күтәреп нахакка бетәсе килмәде. Бу минутта ул дусларының ышанычын аклау никадәр зур бәхет булуын, ә алар- ның ышанычын аклый алмау, дуслыкка хыянәт итү никадәр зур хурлык, оят, кабахәтлек икәнен бөтен җаны-тәне белән төшенде. — Бетерергә озак түгел, иптәш старшина! — дип кычкырды ул ярсу белән. — Кирәк тапсагыз бетерерсез. Мин гаепле. Үземне кызганып түгел... Үземне бетерер өчен генә минем көчем җитәр иде. Менә Сашага атарга... Мин автоматымны да күтәргән идем, ләкин актык ми
Ак төннәр
68
нутта ихтыярым җитмәде... Мин гаепле! Сезнең бу ачы һәм авыр сүзләрегезгә мин үпкәләмим. Сезнең урында мин үзем булсам да шул ук сүзләрне, ә бәлки, тагын да катырак әйткән булыр идем... Шулай да сездән үтенәм, башта эшнең ничек булганлыгы турында тыңлагыз. Үземне аклар өчен түгел, хакыйкать өчен сорыйм. — Сөйләгез, — диде моңа кадәр тын гына торган лейтенант Кауров. Җиһангир тиз генә аңа борылды һәм. бер генә секундка аларның күзләре очраштылар. Җиһангир аларда башкаларда булмаган бер нәрсә күрде: гүя командир аның сүзләренә ышана иде. Җиһангир бөтен эшне хәрби кешеләрчә кыска һәм ачык итеп сөйләп бирде. Аның хикәясе җәелә барган саен сугышчыларның йөзләрендәге ачулы караңгылык әкрен- әкрен югала барды. Иң элек Чиж аңа якынрак килеп утырды һәм, кызыксынудан, ялтыраган күзләре белән аңа текәлде. Аннары Исма- илҗан якынрак күчеп утырды. Тик Апанае Грайның гына чырае яктырмады, ул өзлексез мыек очын чеметкәләде. Мондагы кешеләр арасында Җиһангирны иң көчле яратучы да, аны иң көчле күрәлмәүчё’дә Апанае I иде. Җиһангир сырттагы атышлардан алып, күл буендагы хәлләргә кадәр булган вакыйганың бернәрсәсен дә арттырмыйча һәм киметмичә сөйлә ( биргәч, лейтенант Кауров көлемсери төшеп, — Кауров, бирел, дип кычкырдылармыни? — дип сорады. — Әйе, — дип Җиһангир элек сөйләгән сүзләрен кабатлады. — Рупор белән кычкырдылар. Соңыннан, күл аръягына чыккач, Барон К да: «кайсыгыз Кауров була?» дип сорады. Хәтта, сезнең аксый төшүегезне дә беләләр. — Менә ничек, — дип лейтенант тагы да ачыграк итеп елмайды. — Димәк, алар безнең турыда алдан белгәннәр. Ләкин барыбер бернәрсә дә кыра алмадылар. Без алардан
көчлерәк тә, түземлерәк тә, тапкыррак та булып чыктык! — Ә Барон К ниндирәк фетнә? Барон дип әйтерлеге бармы соң? — дип сорады Чиж. — Юк, өтек кенә бер СС офицеры. Нәкъ кипкән балык. Кауров сугышчыларына күз йөгертеп чыкты да, сүзең дәвам иттерде. — Минемчә, Җиһангир сугышчан иптәшен ташлап качмаган, ул аны коткарырга тырышкан... — Шулай, шулай! — дип Исма- илҗан белән Чиж бер тавыштан кычкырдылар. Апанае эндәшмәде. — Ләкин иң кыен минутта аның ихтыяр көче җитмәгән. Мин аның монда сөйләгән сүзләренә ышанам. Ул, чыннан да, үзен кызганып түгел, ә Сашаны кызганып ана атмаган. Гомумән алганда иптәшеңә кул күтәрү, әлбәттә, бик начар эш. Ләкин сугышта башкача. Сугышта, кайчагында, чын дус булып калыр өчен иптәшеңә дә, үзеңә дә атырга туры килә. Без бит һәрвакыт: дошманга тереләй бирелү — үлемнән мең мәртәбә начаррак дип сөйлибез. Мәгарәдә сез моны үзегез дә күрдегез. Шулай булгач, сугышчан иптәшеңне ничек, нинди йөрәк белән мең үлемгә бирергә кирәк? Җиһангир, Сашаны кызганам дип, үзе дә теләмәстән, аны коточкыч газаплар кичереп үләргә мәҗбүр иткән. Саша үзе дә «ат!» дип кычкырган. Димәк, ул иптәшеннән иң югары дуслык бурычын үтәүне көткән. Ә Җиһангир аның үтенечен акламаган. Менә ни өчен, Җиһангир, сиңа сугышчан дусларың ачуланалар! Алар хаклылар. Ләкин монда шуны да искә алырга кирәк: Җиһангир моны явыз ният белән, яки куркаклыгы аркасында эшләмәгән. Яшьлеге, чыныгып җитмәве аркасында эшләгән. Ул үз гаебен бөтен тирәнлеге белән аңлавын әйтте. Мин аның бу сүзләрне дә чын күңелдән әйтүенә ышанам. Шуңа күрә аны үз арабызда калдырырга булдым. — Старшина Гран!
Г. Әпсәләмов
69
Старшина, урыныннан торып, смирно басты. — һәлак булган герой Лунов- ның автоматын бирегез. Апанае иңбашына аскан автоматын лейтенантка сузды. — Барыгыз да аякка басыгыз, — диде лейтенант һәм, автоматны ике кулына тотып, Җиһангир алдына килде. Җиһангир башын күтәрде. — Геройның автоматын сиңа тапшырам. Ватан өчен көрәштә син дә, Аркадий Лунов кебек, чиксез батыр бул. аның кебек син дә чын дус була бел! Җиһангир автоматны алып, ике тапкыр үпте дә, чиксез дулкынланган тавыш белән: — Иптәшләр, Ватан азатлыгы өчен көрәшүдән дә, сезнең ышанычыгызны аклаудан да изгерәк эш минем өчен юк. Ышаныгыз миңа, иптәшләр! Мин сезнең ышанычыгызны аклармын! Мин Аркадий Лунов кебек булырмын! Кинәт Җиһангир өчен бөтен тирә-як яктырып, ямьләнеп киткән 1ге- бек булды. Моңа кадәр ничектер бөтенләй ишетелмәгән кошлар тавышы да, яфракларның жинелчә жил белән шыбырдашып куюлары да, озын инә каракларының үтә күренмәле канатларын жәеп очулары да — барысы да ишетелделәр аңа. Ярты сәгатьтән соң лейтенант Кауров үзенең сугышчыларын Саша Володаровны коткару өчен алып бара иде инде. Бер тын урында алар тимер юлны аркылы чыктылар һәм шоссе буйлап янәшә бара башладылар. Юлда, автомобильләр һәм солдатлар күренгәләгән чакларда, минерлар ятып торалар һәм, алар үтеп киткәч, яңадан кузгалалар иде. Байтак вакыт барганнан соң, бик тирән бер чокырны аркылы чыккан чагында, алар ат ашатып йөргән бер олы немецны күрделәр. — Нишлибез?—дип сорады Грай һәм үзе үк, — эләктерәсе иде шайтанны, сорашасы иде, — дип өстәде. Кауров каршы килмәде. Лейтенант, Исмаилжан һәм Чиж ташлар артына постылар. Грай белән Җиһангир, яшеренеп, немецка таба шуыштылар. Теге, бернәрсә сизмичә, каядыр икенче якка карап тора иде.
Апанае аның янына . житкәч, бер кулы белән немецның . бугазыннан, икенче кулы белән ав- I томатыннан эләктерде. Немец, үзенең кемнәр кулына төшкәнен сизгәч тә, капкынга эләккән көзән шикелле, угаланырга, кычкырырга тотынды. Җиһангир аның авызына яулык тыкты. Фрицны лейтенант янына алып килгәч, ул куллары белән нәрсәдер әйтергә тели башлады. Авызындагы яулыкны алгач ул саф рус телендә сөйләргә тотынды. — Мин колбасник. Мин... о, зинһар үтерә күрмәгез. Мин... мин сезгә барысын да сөйлим. Ул әле лейтенантның, әле Апанаеның кулларын үбәргә, аякларын кочарга омтылды һәм кәлтә кебек сөйрәлеп, — Үтерә күрмәгез... — дип ялварды. — Валзама еракмы? — Ә... еракмы?.. Ерак түгел, господин... офицер. — Ачыграк әйтегез. — Ә?., ачыграк? Ике километр. — Алдыйсыз! — Ә?.. Алдыйм? Алдамыйм, господин офицер. Бер километр. — Алгы край еракмы? — Ә?., еракмы? Илле километр, господин офицер. — Барон К турында нәрсә беләсең? — Ә? Барон К?.. Ә... Штурыфю- рер Густав Ланге. Бсләм, беләм. — Кайда тора? — Ә? Мин аны сезгә күрсәтә алам. — Юк, күрсәтмә, сөйлә! Немец барысын да сөйләп бирде. Шунда аның бераз чукраграк икәне дә беленде. — Их, нинди куян җаннар, нинди жирәнгечләр! — дип уйлады Җиһангир. — Тиреләрен саклар өчен бөтен кабахәтлекләрне эшләргә әзерләр. Җиһангир әле күптән түгел генә үзенең дә дошман кулында булуын,
Ак тяниәр
ләкин бу җирәнгеч немец кебек шәфкать сорап сөйрәлмәвен, Сашаның горур баш имәүчәнлеген хәзерләде. Шул уйлардан соң аның җаны яктырып киткәндәй булды, ул үзен һәм иптәшләренең яшәүгә хаклы икәнлекләрен бөтен тирәнлеге белән төшенде. Немецны, әлбәттә, шунда ук юк итәргә мөмкин иде. Аның: «Гитлер капут» дигән сүзләренә ышанырга һичбер төрле нигез юк иде. Разведчикам инерлар немецларның ике йөзлелеген яхшы беләләр. Шушы ук немец, әгәр иреккә ычкынса, күзен дә йоммыйча, автоматтан тырылдата башлаячак. Кауров немецны үзе белән алып барырга булды. — Әгәр дә бер генә ялган сүз әйткән булсаң да, маңлаеңа пуля алачаксың. — диде ул янап. Немецның ике километр дигәне, бара башлагач, бер километрдан да кимрәк булып чыкты. Алда, землянкалар һәм агач өйләр күренә башлагач, лейтенант: —- Бу нәрсә? — дип сорады. — Ә?... Валзама... Валзама бистәсе, — диде немец пшетелер-нше- телмәс кенә һәм, лейтенантның ачулы күзләрен күреп, бөтенләй бөреште. Күрәсең, аның уе — русларның уяулыгын югалтып, аларны туп-туры немецлар кулына илтеп каптыру булган! Минерлар яттылар һәм күзәтә башладылар. Урам буш иде. Алга- рак шуышкан Апанае та, Җиһангир да моңа гаҗәпләнделәр. Тик, хәзер инде төн уртасы икәнен һәм немецларның йокыда икәнлекләрен исләренә төшергәч кенә, алар әзрәк тынычландылар. г Бу вакытта чыннан да төн иде. Кояш урман артына баткан, ләкин кызыллыгы күктән китмәгән. Тагын бер сәгать тә үтмәс, ул шул баткан җиреннән үк галибәнә яктырып күтәрелә дә башлар. Кырыйдан ерак түгел калай түбәле бер йорт күренә. Фрицның әйтүенә караганда, ул Барон К йорты булырга тиеш. Әнә. аннан ике йөз метрлар бнрерәк, землянка. Аның ишеге төбендә сакчы йөренә. Тоткыннар шушында булырга тиеш икән. Немецтан тагын бер тапкыр сорап
чыктылар. Ул үзенең баягы сүзләрен раслады һәм бармагы белән төртептөртеп күрсәтте. Бер ун минуттан соң Барон К өенең ишеге ачылды һәм аннан бер кеше чыгып, мотоциклга утырды да, юл буйлап югарыга таба китеп барды. Барон К, үзе! — дип пышылдады Җиһангир. Бер минуттан өй ишеге тагын ачылды. Аннан ике немец чыгып, кемнедер култыклаган хәлдә землянкага таба юнәлделәр. Минерларның тәннәреннән электр тогы үткән шикелле булды. — Сашаны китерәләр! — дип пышылдады Җиһангир һәм урыныннан сикереп тора язды. Актык секундта Апанае, аны тотып калды һәм бармагы белән янады. — Тыныңны чыгарма! — диде. Немецлар, Сашаны землянкага ташлап, сакчыга нидер әйттеләр дә үзләре китеп тә бардылар. Бу вакытта Кауров Апанае белән Җи- нашир ур i асында яга иде. Әле аңа кадәр үк Җиһангир чыршылар астына яшерелгән ябык автомашина күрде. Кауров тирә-якны тагын бер күзәтеп чыкты да, үзенең сугышчыларына карарын әйтте: — Мин болай эшләргә булдым. Апанае белән Җиһангир, сез икәү, әнә теге почмактан әйләнеп, сакчыга һөҗүм итәсез, һичбер тавыш чыгармыйча эшен бетерергә кирәк. Чиж безне саклап торыр өчен юл буендагы әнә теге канауга ятачак. Исмаил башта фрицны саклап ка- л^гак. Мин машина янына барам. Әгәр яраклы булса, машинага утырырбыз. i агын берничә минут торганнан соң, Кауров хәрәкәт итә башларга кушты. Иң элек бәләкәй Чиж. канауга шуышып, автоматын Барон К ишегенә төзәп ятты. Аның артыннан Ананас белән Җиһангир сакчыга таба шуыша башладылар... Сакчы немец тик актыккы ми
Ак төннәр
71
нутта гына куркыныч барын сизде. Ләкин тревога күтәрергә өлгерә алмады. Җиһангирның үткер хәнҗәре аны телсез калдырды. Ананас бер боруда ишекнең йозагын жимереп, эчкә атлады. — Саша, Саша! — дип дәште ул әкрен генә. Караңгы почмакта кемдер каты ыңгырашты. Грай аңа ташланды һәм күтәреп алып, яктыга чыкты. Ул арада Исмаилҗан куллары бәйләнгән фрицны китереп җиткерде. Аннары Җиһангир белән икәүләп, фрицның авызына чүпрәк тыгып, землянкага төртеп керттеләр. Яктыга чыгарылгач Саша күзләрен ачты һәм үзенә иелгән Җиһангирны таныды. — Җиһангир... дустым, — диде һәм онытылды. — Бирегә, бирегә! — дип каршы алды аларны Кауров. — Утырыгыз. Машина төзек, бензин дә бар. Җиһангир машина эченә сикереп менде. Апанае ана Сашаны бирде. Ул арада Исмаилҗан белән Чиж да килеп җиттеләр. — Утырыгыз. Апанае, минем янга! Машина үкереп урыныннан кузгалды һәм бераздан шоссега борылды. Кауров машинадан башын сузып, артына карады. Урам буш иде. Валзамадан бер километр киткәч тә шлагбаум күренде. Немецларда шик тудырмас өчен, машинадан төшеп китәргә дә мөмкин түгел. Кауров иң тәвәккәл юлны сайлады. Шлагбаумның чуар колгасы күренә башлагач та ул сигнал бирергә тотынды. Туктатсалар, әлбәттә, эш бик кыенга китәчәк иде. Ләкин сакчыларга бу кара автомобиль, күрәсең, таныш булган, алар аркылы колганы машина килеп җитмәс борын ук күтәрделәр. Кауров тизлекне арттырды. — Ауф видер зейиГ — дин куйды Чиж немецлар яныннан үтеп киткән чагында. Биш-алты километр киткәннән соң минерлар машинаны тирән һәм текә чокыр төбенә җибәрделәр дә, үзләре урманга кереп киттеләр. Урманга кергәч, аларның беренче эшләре Сашаны күтәреп бару өчен носилка ясау булды. Аны алар каен
колгаларыннан һәм яшь чыбыклардан үреп ясадылар. Сашаның хәле начар иде. Ул һаман да аңына килә алмыйча саташа, ыңгыраша. Ярасы шешкән. Иптәшләре аның каны агуланмасын яисә гангрена башланмасын дип бик борчылдылар. Лейтенант Кауров картасын планшетына куеп, үзенең сугышчыларына карады. Бу берничә көн эчендә алар нинди үзгәрделәр! йөзләре ябыкты, каралды, сакал-мыек белән капланды. Аларның берсенең дә рәтләп йоклаганы юк. Утырган урыннарында үлексыман * йоклап китмәс өчен, алар бик зур түземлек белән генә үзләрен тота алалар иде. Шуның өстенә аларның азыклары да беткән иде инде. Ничек инде бу егетләрне, ял иттермичә, алып китәргә һәм ашыктырырга кирәк? Кауров менә шул .турыда уилый-уйлый Апанае Грайга текәлде. Грай, җиңнәрен ^сызганып, салкын чишмә суы белән Сашаның ярасын, битен-башын юа иде. Ул үз янында булышучы Җиһангирга һәм Исмаилҗанга кыска-кыска гына боерыклар бирә. Саша күзен ачты һәм: — Мин кайда? — дип сорады. —> Үзабездә, үзебездә, — диде ләр минерлар берьюлы. Лейтенант та урыннан торып аның янына ашыкты. — Саша, хәлең ничек? — дип сорады 1ул. Ләкин Саша җавап бирмәде. Аның күзләре яңадан йомылдылар һәм ул яңадан аңын җуйды. — Ух, егетнең хәле начар, — диде Грай һәм сызганган җиңнәрен төшерәтөшерә өстәде. — Ашыгырга кирәк. Безнекеләр дә, ихтимал, кузгалганнардыр инде. Грайның бу сүзләреннән соң, минерлар башларын күтәрделәр. Алар безнең гаскәрләрнең һөҗүмгә күчүен сизенәләр иде инде. Һәм, аларның шул сизенүләрен расла-
Г. Әпсәләмов
72
гандай, биектә, бик биектә самолетлар гөрләве ишетелде. Минерлар барысы да аякка калыктылар. Ә үткер күзле Чиж: — Безнекеләр! Мин йолдызларын күрәм! — дип кычкырып җибәрергә дә өлгерде. Бу минутта минерларның. йөзләренә бәреп чыккан шатлыкны, күзләренең нинди горурлык белән ялтыравын ничек язарга! Алар барысы да, балалар- сыман куанышып: — Безнекеләр, безнекеләр! — дип кабатладылар. Тик Апанае Грай гына, мыек очын чеметә-чеметә: — Горур очалар, — диде. Самолетлар урман артында югалдылар. Ә тавышлары байтак вакыт тын урманда яңгырап торды һәм минерларның колакларына гаҗәеп бер музыка булып ишетелде. — Кузгалабыз, — диде лейтенант. Апанае белән Исмаилҗан носилканың бер башыннан, Җиһангир белән Чиж икенче башыннан тотып, иңбашларына күтәрделәр дә, лейтенант артыннан киттеләр. Бер тәүлек чамасы лайнерлар шулай тыныч кайттылар. Аларны берәү дә эзәрлекләмәде. Мөгаен, немецлар бөтен фронт буйлап чигенәләрдер, хәзер аларның болай да эшләре тыгыздыр, дип уйладылар минерлар. Бер привал вакытында Чиж ничектер, урман тавыгы тотып ал- *дь! һәм лейтенант, учак ягып, аны куырып ашарга рөхсәт итте. Чыбыкка чәнчеп, утта кыздырылган тавык ите минерларга бик тәмле булып тоелды һәм алар үзләрен шактый ныгыган итеп хис иттеләр. Тагын бер ике сәгать барганнан соң, лейтенант картасын чыгарып карады да: — Бөркет кыясына җитәбез, — диде. Барысы да шатланыштылар. Ләкин ала'р туктаган урыннарыннан кузгалырга да өлгермәделәр, кайдадыр якында гына автомат чираты ишетелде. Аннары атышлар ярым боҗра булып, уңда да, сулда да яңгырый башладылар. — Алга, Бөркет кыясына! — дип кычкырды Кауров. Минерлар, Сашаны күтәреп, алдан йөгерделәр. Бу юлы лейтенант арттан барды. Атышлар һаман якынайдылар. Ниһаять, пулялар баш өстендә үк оча башладылар. Бервакыт, үр түбәсенә менгән чагында, Кауров сирәгәйгән агачлар арасында
немец солдатларының үзләрен дә күреп алды. Артык болай барырга ярамый иде. Тау ышыгында лейтенант сугышчыларын туктатты һәм үзенең карарын әйтте: — Апанае һәм Җиһангир, сез, Сашаны алып, Бөркет тавына барасыз. Без, Исмаилҗан һәм Чиж белән, монда калабыз һәм дошманны тоткарлыйбыз. Әгәр дә ике сәгатьтән соң без Бөркет кыясына килеп җитмәсәк, юлыгызны дәвам иттерәсез һәм, теләсә нәрсә булса да, Сашаны үзебезнекеләргә алып чыгасыз. Я, уңышлык телим! Лейтенант Грай белән Җиһангирның кулларын кысты, һаман да һушсыз яткан Сашаның маңлаеннан үпте. Грай белән Җиһангир Сашаны күтәреп киткәч, күп тә үтмәде, артта кара каршы атышулар ишеттеләр. Атышлар байтак вакыт дәвам иттеләр, аннары сулгарак авыша башладылар. Апанае та, Җиһангир да лейтенантның дошманны икенче якка таба, ягъни Бөркет кыясыннан ераграк алып китәргә теләвен аңладылар. Зур кыенлыклар белән Бөркет кыясы башына менгәннән соң, Сашаны җайлы урынга куеп, Апанае белән Җиһангир хәл җыяр өчен ташлар өстенә утырдылар. — Җиһангир... — диде Апанае. Ул бөгелеп, башын иеп утырган, үзе туза башлаган итек башларына карый, уң кулының юан бармаклары мыек очын чеметкәлиләр иде. Менә башын күтәрде. Җиһангир аның карашында нидәндер уңайсызлану сизде. Сашаны коткарганнан соң, Җиһангир Апанаеның болай өздереп-өздереп карауларын элек тә сизгән иде. Ул Апанасны нәрсәдер газаплавын, аның нәрсәдер әйтергә теләвен аңлады. — Җиһангир, — диде Апанае
Ак төннәр
73
икенче тапкыр, син мина ачуланмыйсыңмы? Мин кыза төштем шул. Ләкин мин башкача булдыра алмадым. Яңа гына Аркадийны күмеп төшә идек. Шунда син... мине, әйтерсең, пычак белән кададылар... Шикләндем... Ачуланма, туган. Җиһангир урыныннан торды һәм, нәкъ теге вакытта, нар астыннан чыккандагы шикелле, тирән ышаныч һәм чиксез ярату белән, Апанае алдына килеп басты. — Апанае абый, сез ни сөйлисез! Мин сезгә һпчкайчан ачуланачак түгелмен. Бөтен гомерем буенча сезнең яхшылыгыгызны, онытмам. Ә авыр сүзләрегезне оныттым инде. Грай күз керфекләренә вакытсыз килеп кунган күз яшен сиздермичә генә җиңе белән сөртеп алды да: — Менә яхшы, менә яхшы, — дип кабатлады. Җиһангир яланбаш иде. Кара чәчләрен җил тузгыта. Алар, әле аның киң манлаена төшеп, аны бөтенләй каплыйлар, әле очып китәргә теләгәндәй үрә торалар. Апанае аның шул кыяфәтенә бик озак, сиздермичә, карап торды. Җиһангирның карасу йөзе шундый якты, күзләрендә шундый көчле ут, әйтерсең, дөньяда бу баладан да бәхетле кеше юк. һәм ул. чыннан да. бәхетле иде. Апанае Грайның, сугышчан дусларының ышанычын казану аның өчен бар нәрсәдән дә кадерлерәк иде. Старшина, күкрәк кесәсеннән нәрсәдер алып. Җиһангирга сузды: — Мә, ки! — Пилоткам, минем пилоткам!— дип гаҗәпләнеп кычкырды Җиһангир. — Кайдан алдың, Апанае абый? — Таш сыртта таптым. Шуннан башка Апанае бернәрсә дә сөйләмәде. Җиһангир пилоткасын киде дә, үзенең биредә калдырылган язуын эзләп китте. Билгеләнгән урынны тиз тапты, ләкин язу анда юк иде. — Апанае абый, минем калдырган язуым урынында юк, — диде ул, кире кайтып. — Нишләп булмасын? Кая кунганыңны яхшы хәтерлисеңме? — Яхшы хәтерлим. Юк.
Язу яшерелгән урынга икәү баргач, Җиһангир: — Менә шунда куйдым, шул таш белән бастырган идем, — диде. — Димәк, монда кемнәрдер булган? —- Әйе, кемнәрдер булган. Апанае дәү гәүдәсен турайтып» күккә карады. Кояш агач башларына тияр-тнмәс кенә тора иде. Аста яшел диңгез булып, урман жәелеп ята. Аның очы да, кырые да күренми. — Ничә сәгать соң хәзер?—дип уйлады Ананас ни өчендер һәм сәгатен чыгарып карады. Сәгать телләре ике тулып ун минутны күрсәтә иде. Ләкин бу нинди ике? Көндезге икеме, әллә төнгеме?
XII. Без сезнең белән Беренче батальон гомуми һөҗүм башланганчыга кадәр үк походка чыкты. Разведка анардан элегрәк киткән иде. Капитан Разумовның ординарецы ефрейтор Шагов үзен алдан баручы разведчиклар белән бергә җибәрүне үтенде. — Күңелем нәрсәдер сизә, иптәш капитан, — диде ул. — Зинһар мине разведчиклар белән җибәрегез. Бәлки, безнең егетләр авыр хәлгә эләккәннәрдер. Мин Чижны төшемдә дә күрдем. Нигә син, ди, дус була торып, ярдәмгә килмисең, ди. Капитан бераз уйлап торды да: — Ярар, бар, — диде. — Әгәр алар турында бер-бер хәбәр белсән, һич кичегүсез минем янга кайт. Батальон шактый ерак киткән иде инде. Кинәт артта күк күкрә- гәнсымаи көчле канонада башланды. Биек агач башларына менеп караган сугышчылар, артта, бөтен офык буен каплаган кара төтен болытлары күрделәр. Батальон бер минутка туктап калды. Сугышчыларның да, офицерларның да йөзләре яктырып китте. Алар кулларын кысышын, дулкынланган та
Ак төйнәр
74
вышлар белән бер-берсен тәбрикләделәр. — Башланды! Хәзер немец белән акфпн илбасарларын тар-мар итмичә туктамыйбыз инде. Җитәр, күп түздек! — диештеләр сугышчылар һәм команда көтмичә үк алга киттеләр. Хәзер бик нык ашыгырга кирәк иде. Ничек кенә булса да дошманны совет җиреннән тере килеш җибәрмәскә, аның чигенү юлларын, коммуникацияләрен кисәргә. Моны һәрбер сугышчы аңлый. Батальонны моңа кадәр һичкай- чан күрелмәгән ашкыну чолгап алды. Мәкерле сазлыклар да, куе урманнар да, текә таулар да аны туктата алмады. Пулеметчылар, .минометчылар, артиллеристлар могъҗизалар күрсәттеләр. Баткак сазлыкларны үткәндә артиллеристлар икешәр-өчәр километр буенча тупларын кулларда күтәреп бардылар. Елгаларны кичкәндә тупларын су асларыннан тарттылар, чөнки күпер салып вакыт үткәрергә берәү дә теләмәде. Яшелле-сарылы маскхалат кигән капитан Разумовны да көчле ашкыну чолгап алган иде. Тик ул эндәшми атлады һәм үзенең егетләре турында уйлады, йөрәге, әллә нәрсә генә сизгән кебек, бер әрнеп куйды, бер шатлык белән кысылды. Аның исәбе буенча, алдан киткән разведчиклар Бөркет кыясына җиткән булырга тиешләр инде. Ул минут саен ординарецының әйләнеп кайтуын көтте. Бу вакытта разведчиклар чыннан да Бөркет кыясына җиткәннәр иде инде. Ләкин алар Апанае Грай- лардан нәкъ ике сәгать элек булдылар һәм шуңа күрә аларны очратмадылар. Бары тик Җиһангирның каен тузына язган язуын гына таптылар. Андагы сүзләрне укыгач, алар эндәшмичә тын калдылар. Саша Володаровның дошман кулына эләгүе аны якыннан белгән ординарец өчен аеруча авыр булды. Ул Җиһангирны, лейтенант Кауровны, сөекле Апанае Грайны, Луновны, Исмаилҗанны һәм якын дусты Миша Чижны исенә төшерде. Кайда алар? Исәннәрме икән? Шагов капитан Разумовтан егетләрнең сугышчан бурычны үтәүләрен, Валзама күперен шартлатуларын
ишеткән иде. Шул хәбәрне сөйләгәндә капитанның яшькел т күзләрендәге, шатлыкны, тавышындагы горурлыкны ординарец хәзер дә онытмаган әле. Капитан да, рота да егетләрнең исән булуларына ышанганнар иде. Ә Шагов аларга шундый күңелсез хәбәрне илтергә-, тиеш. Авыр иде бу, бик авыр иде. Шулай да ординарец, ике минуттан соң, үзенә иптәшкә бер сугышчы алды да, язулы каен тузын куенына кыстырып, капитан Разумовка каршы китте. Ә разведчиклар, куелган бурычны үтәп, юлларын дәвам иттерделәр. Алар, юлны уңгарак алганлыктан, лейтенант Кауровны да, аларны эзәрлекләп килүче немецларны да очратмадылар. Алар бары Бөркет кыясына икенче яктан якынлашып килгән немецлар белән генә очраштылар Һәд4 кыска бәрелештә аларның барысын да кисеп, / юлларында булдылар. Нәкъ шул вакытта янып, пешеп беткән ординарец капитан Разумовка язулы каен тузын тапшырды, ә Җиһангир белән Апанае Грай һушына килгән Саша Володаров белән сөйләшәләр, лейтенант Кауров, Бөркет кыясыннан пке-өч километр көнбатыштарак немецларның чираттагы атакаларын кире кайтара иде. Кауров, атышлар белән чигенә- чигенә, үзенең сугышчыларын текә тау башына алып менде һәм аларга карап, — Без бу тауны кимендә өч сәгать үз кулыбызда тотарга тиешбез. Ул арада безнең иптәшләр шактый ерак китәчәкләр, — диде. Яхшы сайланган позиция Кауров сугышчыларына зур өстенлек биргәнгә күрә, башта, сәгать ярым чамасы, алар дошманның кысрыклавын җиңел кайтарып тордылар. Соңыннан хәлләре бик начарланып китте. Немецлар аларга
Г. Әпсәләмов
71
караганда сигез-ун мәртәбә күбрәк иделәр. Гитлерчылар төрле яктан шуыштылар. Кайберләре граната ташларлык якынлыкка кадәр килделәр. Менә бу юлы да алар, ташлардан ташларга яшеренә-яше- ренә, егермеутыз метрга кадәр якынлаштылар. Бер немец, таш артыннан әзрәк күтәрелә төшеп, граната ташлады. Граната, һавада дуга ясап, нәкъ лейтенант Кауров яткан таш артына килә иде. Лейтенант аны күреп алды һәм беренче тапкыр аның йөзенә үлем салкыны килеп орынды. Бу юлы үлемне кире кагар өчен, анардан котылу өчен һичбер төрле чара юк иде шикелле. Мондый чакларда кешеләрнең куркудан чәчләре агара һәм күзне йоммыйча үлемне каршы алыр өчен бик көчле йөрәк кирәк. Кауров күзләрен дә йоммады, үләргә дә теләмәде. Куркудан түгел, ә ачык акыл белән ул күз ачып йомганчы сикереп торды да, гранатаны һавада ук тотып алып, кире ташлады. Шуннан соң берәр минут чамасы аның аңы томан эчендә калды. Гранатаның шартлавы, таш артындагы немецларның чинап кычкырулары кинокартинадагы кебек кенә тоелды. Чиж да, Исмаилҗан да бу хәлне күреп тордылар. Алар, күпне күргән сугышчылардан, дошман гранатасын һавада тотып алып, аны кире, дошманның үзенә, ташларга мөмкин икәнлеге турында ишеткәннәре бар иде, тик үз күзләре белән күрергә туры килгәне юк иде. Карт солдатлар дошман гранатасын һавада тотып алып, кире ыргытуны иң зур батырлык һәм осталык үрнәге итеп саныйлар иде. Шуңа күрә дә бу минутта Чиж белән Исмаилжанның үз командирларына булган мәхәббәтләре һәм горурлыклары тагын да арта төште. Немецлар кул пулеметыннан сиптерәләр. Пулялар ташларга бәрелеп, таш тузаны чыгаралар, рикошет ясыйлар. Шушындый шашкан пуляларның берсе Кауров- ның муенын көйдереп китте. Ул ярасын учы белән бастырды һәм бармаклары арасыннан жылы кая акканын тойды. Шул ук минутта Чиж аның янына шуышып килеп җитте һәм эчке күлмәген салып,
ертты да, — Бирегез, бәйлим, — диде һәм бәйли-бәйли өстәде: — Хафаланмагыз, яра тирән түгел, сыдырып кына үткән. Кауров Чижның сүзләрен ишетмәде. Аның үткер күзләре тауга үрмәләүче өч немецка текәлгәннәр иде. Аларны Исмаилҗан да күреп алды ахрысы, автоматыннан кыс- ка-кыска чиратлар җибәреп, атарга кереште. — Иң элек немецларның берсе, туктап, хәрәкәтсез калды. Аннары икенчесе, ничектер күтәрелде дә, чалкан әйләнеп ятты. Өченчесе үзе түзә алмады, кирегә борылып, тау астына таба шуыша башлады. Ләкин анысы да котылмады. Әллә пуля аның корылган гранатасына тидеме, әллә кабалану аркасында ул үзе аны кулыннан ычкындырдымы — каты шартлау яңгырады... Кауровның коңгырт күзләре очкынланып киттеләр һәм ул Исмаил- җанны мактап: — Шәп, шәп!—дип кычкырды. Күп тә үтмәде, Чижның сул кулбашы яраланды. Хәзер ул, автоматын таш арасына куеп, бер генә кулы белән ата иде. Исмаилҗан да яраланды. Кауров үзе аның ярасын бәйләде. Ак марля бер минут эчендә кып-кызыл булды. Кан егетнең күзләрен томалады һәм ул, аларны җиң очы белән сөртеп ала- ала, ата бирде. Бер вакыт аның күзенә озын буйлы, чандыр гәүдәле немец офицеры чалынды. Исмаилҗан атып җибәрде, ләкин тидерә алмады. Бу — Барон К иде. Ул, рус солдатының серле рәвештә югалуыннан соң, башта үз-үзен атып үтерергә теләгән иде, соңыннан, ниндидер шайтани бер өмёт белән, русларны куарга китте. Хәзер ул аларны куып җитеп, менә шушы гауда камап алган иде. Ләкин
Ак төннәр
76
аның атакалары бер-бер артлы уңышсыз бетә бардылар. Кат-кат уңышсызлыклардан соң, чиксез ярсыган һәм ачуланган Барон солдатларын яңа атакага үзе) алып бармакчы булды. Ул шашынып, тирәягына каранды. Әгәр дә ул бу кыя башында камалган өч русны да (аларның өчәү икәнен Барон К атышларга карап күптән белә иде) ычкындырса, тагын буш кул белән кайтса, үзенең язмышы нәрсә белән бетәчәген бик яхшы анлый иде. — Русларның патроннары бетеп бара. Соңгы мәртәбә талпыныгыз. Бу юлы алар безгә каршы тора алмаячаклар, — дип кычкырды ул. Беразга тынып торган атышлар яңадан кабынып китте һәм бер төркем немецлар кул пулеметы уты ярдәмендә төрле яктан тауга ур- мәли башладылар. Таудан сирәк- сирәк кенә аткан тавышлар ишетелде. Немецларның кайберләре туктап калалар, ә бүтәннәре һаман югары үрмәлиләр иде. Алар инде тауның яртысын узып киттеләр. Кул пулеметы өзлексез такылдап тора. Барон К солдатларының күңелен күтәреп, нәрсәләрдер кычкыра һәм үзе алар белән бергә, ташлардан ташларга яшеренә-яшеренә, һаман өскә үрмәли. Көтмәгәндә, артта автомат тавышлары шатырдарга тотындылар. — Бу нәрсә? — дип сорады Барон К, артына әйләнеп. — Руслар! Чолгыйлар! — дип кычкырды бер немец илереп һәм урыныннан торып йөгерә башлады. — Тукта!—дип акырды Барон К. Ләкин немец табан гына ялтырата идё. Барон, автоматын күтәреп, аның артыннан атып җибәрде. Качучы чайкалып егылды, ләкин башкалары дәррәү күтәрелеп, күз күргән якка омтылдылар. Барон К үзе дә аларга кушылды. — Нәрсә булды? — дип сорады Чиж, урыныннан күтәрелә төшеп. Нигә качалар? Лейтенант та, Исмаилҗан да җавап бирә алмадылар. Алар да бернәрсә белмиләр иде әле. Тик немецларның абына-сөрлегә чабуларын гына күрәләр иде.
Кинәт Чиж сикереп торды да, пилоткасын баш өстендә бөтереп селкәселкә, бөтен тавышы белән кычкырып җибәрде: — Безнекеләр! Капитан Разумов! Бу, чыннан да, капитан Разумов иде. Ул Җиһангирның язуын укыгач, комбат белән сөйләшеп, бер төркем сугышчылар белән Бөркет кыясына ашыкты. Ләкин юлда атыш тавышларын ишеткәч, маршрутын әзрәк үзгәртеп, бирегә килеп чыкты. Разумов, Шагов һәм тагын берничә сугышчы, Чижның тавышын ишетеп, тауга йөгерделәр. Тау битендә әле тегендә, әле монда үле немец солдатлары яталар иде. — Кара, күпме салганнар! — диде Шагов сокланып. Аларга каршы таудан лейтенант Кауров, Исмаилҗан Юлдашев һәм Миша Чиж төштеләр. Кауров рапорт бирергә теләде, ләкин Разумов аны кочаклап алды һәм үбә башлады. Аннары ике кулы белән Чижны һәм Исмаилҗанны берьюлы кочты. Лейтенант яңадан рапорт бирергә теләп, — Сугышчан бурыч үтәлде. Вал- зама күпере... — диде. Капитан аның сүзен бүлдереп, — Беләм, беләм, — диде, һәм ашыгып: — ә башкалар кайда? Саша белән Җиһангир ни хәлдә? Апанае белән Аркадий кайда? — дип сорады. — Аркадий Лунов сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булды...— диде лейтенант. Бер минуттан соң Кауров, Саша Володаров, Җиһангир һәм Апанае турында да сөйләп бирде. —А Алай булгач, вакытны әрәм итмичә, без Бөркет кыясына ашыгыйк. Ә сез, лейтенант, һәммәгездә гылга табан барыгыз. Анда сезгә ярдәм күрсәтәчәкләр. — Юк, иптәш капитан, безгә Бөркет кыясына барырга рөхсәт итегез, — диде Кауров. Исмаилҗан
Г. Әпсәләмов
белән Чиж да шуны VK кабатла? дылар. О сез бара аласызмы соц? Бара алабыз, бара алабыз! Та\дан төшкән чагында лейте- мант: Ничек, һөҗүм башландымы? — дип сорады. — Әйе, башланды, башланды! — диде капитан. — Без чигенүче дошманның коммуникацияләрен кисү оурычын алдык. Фронттан һөҗүм итүче гаскәрләр, дошманның оборонасын өзгәннәрдер дип уйлыйм. Артиллерия хәзерлеге кырык километрга кадәр ишетелеп торды. — Кырык километрга? — Әйе. — Әйбәг! Элемтәчеләр, немецларның Бөркет кыясына таба чигенүен хәбәр иттеләр. Бу хәл капитанны да, .лейтенантны да хәвефкә төшерде. Капитан эзәрлекләүне көчәйтергә, немецларны Бөркет кыясына җибәрмәскә боерык бирде. Ләкин бу боерык эзәрлекләүче сугышчыларга барып җиткәндә соң иде инде. Немецлар ычкындылар. Аларның калдыклары, соңгы ышаныч итеп, кыяга үрмәли башладылар. Иң алдан озын буйлы, кипкән йөзле Барон К үзе менә иде. — Без рольләрне генә алмашабыз, куркырга урын юк, — диде ул үзенең солдатларына. Ләкин кыяның соңгы киртләченә менеп җиткән чагында, һич тә көтмәгәндә, тау башыннан ала.рга автоматлардан ата башладылар. Немецлар шаккаттылар. Кайсыдыр: — Качыгыз! Руслар!—дип кычкырды. Барон К таш артына сикерде һәм, күзләрен кыргыйларча уйнатып, тирә-ягына каранды. Пулялар өере аның баш өстеннән сызгырып үттеләр. Барон К үз хәленең мөшкел икәнен сизде. Ул, солдатларына җитәкчелек итүне ташлап, ялгыз-ярым котылу нияте белән, боҗрадан ычкынырга теләде. Тау башына да, тау астына да автоматтан ата-ата һәм таштан-ташка поса-поса ул бер читкә ташланды. Менә ул куаклар арасында күздән югалды, аннары тагын ачык ташлар арасына чыкты. Биш-алты адымда урман. Әгәр дә урманга керсә, ул үзен котылдым дин исәпли алачак. Ләкин Җиһангирның үткер күзләре аны күптән күреп алганнар иде инде. Аның автоматы күптән инде Барон К га төбәләгән иде. Җиһангир атып җибәрде, йөгерергә дип аякка баскан Барон К бөгәрләнеп әйләнеп төште. Ул бер зур таш өстенә егылды. Башы һәм куллары артка каерылып, бармаклары буш һаваны кысарга теләгәндәй тырпаен калдылар. Бераздан Бөркет кыясында ату тавышлары тәмам тынды. /Хианас Грай һәм Җиһангир Мөбарәкшин Саша Володаровны, икесе ике яктан күтәреп, аякка бастырдылар. Түбәннән аларга каршы сугышчан иптәшләре йөгереп менәләр, ә биектә, зөбәрҗәттәй зәңгәр күктә, оясыннан куркытылган тау бөркете канат җәеп оча идс... Шул ук көнне кич белән беренче батальон немецларның коммуникацияләренә барып чыкты һәм аларның чигенү юлларын кисте. Бер тәүлек буенча тоташтан батальон аларга каршы авыр сугышлар алып барды. Кауровның сугышчылары, Саша Володаровтан башкалары, барысы да стройда калдылар һәм яңадан батырларча сугыштылар. Икенче көнне тац белән шосседа безнең- танкистлар күренде. Алар шатлыклы хәбәр алып килделәр. Беренче танкның башнясыннан башын сузган танкист, — Иптәшләр, Верховный баш- командующий бөек Сталин безгә рәхмәт белдерә, кичә 24 нче июньдә, 20 сәгать 30 минутта, Ватаныбызның башкаласы Москва Карелия фронты гаскәрләренә ике йөз егерме дүрт орудиедән, 20 артиллерия залпы белән салют биргән... — дип кычкырды. Бөтен батальон аякка басты һәм көчле ура тавышы бәген урманны яңгыратты.
____