.
I. МЕҢЧЕ ТРАКТОРЧЫЛАР
Сталинчыл яңа бишьеллыкның беренче язы... Норлат МТС ы каршында, кардан ачыла башлаган киң кырларга карап, ике туган Яруллиннар басып торалар. Фирүзәдәй зәңгәр күктә кояш балкый, х Ышык урыннарда гына калган, челтәрләнеп беткән карлар астыннан челтерәп сулар ага. Күңелне ашкындырып, җанны шатлы борчып, кешеләрне кырлар киңлегенә чакырып, җир нее аңкый. Нургали, күзләрен кыса төшеп кырларга карый да: — Абый, сизәсеңме нинди матур яз килә, — ди. Үткән ел беренчелекне синең бригадаң алды, ә быел, син ачуланма, абый, беренчелекне даулашырга исәбем бар. Трактор башына кимендә мең гектар куям. Миңа, синең шәкертеңә һәм энеңә, алай эшләү, бәлки, килешеп тә бетмәс, шулай да... Нургали абыйсы Шәрәфкә караганда яшьрәк тә, холкы да җиңелрәк, шаянрак та. Хәзер дә аның тавышында шаянлык яңгырый. Җитди һәм аз сүзле Шәрәф, салмак кына, төпле генә җавап бирә: — Чебешләрне, энекәш, көз көне саныйлар. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла. — Күкенең бәлки ярыла торгандыр. Ә минем башымны немец снарядлары да яра алмады. Так что, абый, күке диюең бер дә урынлы түгел. Хәтта... Шәрәф ' җәелеп киткән энесен бүлдерде: — Кырда булдыңмы? — Булдым. — Ничек? — «Кызыл партизан» кырларына бүген чыксаң да була. — Соң ни көтәсең? — Анысын, абый, үзем беләм инде. Ә үзеңнең кырларың ни хәлдә? Шәрәф тиз генә җавап бирмәде. Ул, бүреген күтәрә төшеп, юан бармаклары белән башын кашып алды да, үз алдына сузып: — Шулай, — диде һәм күн пальтосы белән шаулый-шаулый китеп барды. «Имән, — дип уйлады Нургали абыйсы турында соклану белән. — Җиңел генә бирешә торганнардан түгел. Бу артиллеристтан уздыру өчен, күп көч салырга туры килер, — дип Нургали абыйсының Ватан сугышында артиллерист- офицер булуына төртте һәм, мастерскойга таба атлый-атлый, уйларын дәвам иттерде: — Минем дәртемә абыйның акылы һәм тәҗрибәсе кушылса, таулар актарыр идем лә...» Шунда ук Нургали көлеп тә җибәрде. «Таулар актарыр идем имеш... Җүләр, трактор белән тау актара. Вәт бригадир!» Нургалинең бригадасы «Ворошилов», «Жданов» һәм «Кызыл партизан» колхозларының кырларында эшләргә тиешләр. Бу колхозларның кырлары, Нургалинең ашкынулы холкына туры килгәнсыман, тигез, иркен. Тракторларда җилеп йөрергә мөмкин. Ә Шәрәф эшли торган «Большевик», «Яңалиф», «Красный октябрь» һәм «Дружба» колхозларының кырларында таулы, чокыр- чакырлы урыннар күп кенә. Ләкин сабыр Шәрәфне бу борчымый, тик бер колхозның икенчесеннән ерак булуы гына аңа ошап бетми — тракторлар белән күчеп йөрүгә күп вакыт китәчәк. Икенче көнне Шәрәфнең тракторлары кырга чыгып, урман буена килеп туктадылар. — Шунда торып торыгыз, — диде Шәрәф үзенең тракторчыларына.— Тагын бер тапкыр агрегатларны тикшереп чыгыгыз. Ә мин хәзер киләм. Шәрәф кардан ачылган кыр буйлап атлады. Әледән әле җиргә иелеп туфрак алып, аны учында пз- гәләде. «Кибә башлаган, сөрергә мөмкин» дип уйлады ул. Кичә генә әле бу җирләрнең туфрагы учка сылана иде, ә бүген шактый җилгәрелгән.
Г. Мансур
95
Бригадир сөрер өчен сайлаган участогыннан әйләнеп кайтканда, бригада членнары: Барый Әфзалов, Зәбих 1Чаннапов, Җәүһәр Салахова һәм Наташа Пятова аны тракторлар янына баскан килеш каршы алдылар. — Я, ничек, Шәрәф абый, башларлык рәт бармы? — дип сорады Барый. — Башлыйбыз, —диде бригадир. Озак та үтмәде, ике трактор, бер-бер артлы тезелеп, кузгалып та киттеләр. Тавышларыннан тын урман буйлары яңгырады. Кояшта көзгедәй ялтыраган төрәннәр астыннан, ефәк кебек, чөм кара туфрак әйләнеп төште. Әллә кайдан гына кара каргалар очып килеп, буразналар буйлап корт ашап йөри башладылар. Шәрәфнең тыны кысылды. Кояш нурыдай якты, кояш нурыдай җылы бер тойгы аның йөрәгенең тирәнлегеннән күтәрелеп, бөтен җанын чолгап алды. Ул, тракторлар артыннан бераз карап торды да, баш- бармагы белән бүреген күтәреп куйды, аннары, буразналарның тирәнлеген тикшерәтикшерә, алга атлады... Моннан 15 ел элек, 1931 елның матур җәендә Татар Эҗәлек авылына караган «Большевик» колхозы кырларына, тарихта беренче тапкыр, дүрт төрәнле трактор килде. Колхозчылар өчен бу чиксез зур бәйрәм иде. Карты-яше, ба- ласычагасы — һәммәсе дә кырга, трактор карарга чыктылар. Картлар һәм ир уртасы кешеләр кулларын аркаларына куеп, яисә таякларга таянып, читтән генә карап тордылар, малай-шалайлар, киемнәре майланып беткән тракторчыга эшләргә комачаулап, трактор тирәсендә бөтерелделәр. Тракторчы нигәдер озаграк маташты. Ул әле трактор өстенә менде, әле, чалкан ятып, аның астына керде. Картлар арасыннан кемдер: — На, на! Хайван! — дип кычкырды. Берничә кеше хахылдап көлде. Ләкин күпләр түземсезлек белән тракторның кузгалуын көтәләр иде. — Чыгымлый торган гадәте дә
бармыный моның, — диде тагын кемдер. Шул чакта тракторист утыргычына менеп утырып, рычагын үзенә таба тартты. Трактор үкерә башлады, аннары әкрен генә кузгалып китте. Халыкның күкрәгеннән соклану тавышлары чыкты һәм карты-яше, баласы - чагасы трактор артыннан йөгерделәр... Беренче тракторны карарга җыйналган халык арасында егерме яшьлек Шәрәф Яруллин һәм аның бер-ике яшькә кечерәгрәк энесе Нургали Яруллин да бар иде. — Менә шундый машинада эшләсәң иде! — диде Шәрәф. Нургалинең күзләренә дә утлар кабынган иде. | — Әйе шул, шундый корыч айгырны җитәкләсәң иде, — диде ул да. Шуннан соң, ике ел үтмәде — Шәрәф үзе дә тракторчы булды,, соңыннан Нургалине дә бу эшкә өйрәтте... Шактый алга киткән тракторлар артыннан бара-бара, Шәрәф туларны исенә төшерде. Аңа эссе булып китте. Кояш шактый күтәрелгән иде инде. Көн урталарына таба тракторлар җиңелрәк йөри башладылар. Сөрү берникадәр ансатланды, буксовать итүләр дә кимеде. Икенче, өченче көннәрдә кояш тагын да ныграк кыздырды, җил исте. Туфрак тәмам кибеп өлгерде. ж Хәзер тракторлар уйнаклап кына йөриләр. Шәрәф колхозга кайтып, икешәр төрәнле ике ат сабаны алып килде һәм аларны тракторларга тагарга кушты. Бу — моңа кадәр кулланылмаган бер яңалык иде. Ат сабаннарын тагу тракторларның җитештерүчәнлеген бер сменага 2—2,5 гектарга арттырачак. Бу турыда ишеткәч тракторчыларның үз бригадирларына булган сокланулары һәм хөрмәтләре тагын да арта төште. — Баш икән үзеңдә, Шәрәф абый, инженер уйлап табалмаслык
Меңче тракторчылар
96
нәрсәләр табасың бит. Нургали абыйлар хәзер безне җитми торсыннар инде, — диде егетләрнең берсе. Шәрәф, каш астыннан аңа ачулы карап, — Син, энекәш, уйлабрак сөйлә әле, бушны чәйнисең, — диде һәм өстәп куйды: — Нургалинең бри- 'гадасы артта калса, аннан безгә файдамыни? Юк бит. Ярар, эшкә керешик, иптәшләр. Шуны әйтәм: без, җирне күбрәк сөрү белән бергә, эшнең сыйфаты турында да кайгыртырга тиешбез. Аң булыгыз, алынкыеалынкы эшләмәгез. Әгәр дә бер генә табан начар сөрелгән җир күрсәм дә, миңа үпкәләмәгез! Бригадирга үпкәләүче булмады. Ул үзе дә егетләренең һәм кызларының эшеннән канәгать иде. Аның тракторлары буразнада тәүлегенә 22 сәгать эшләделәр. Тракторларга ягулыкны, майлау материалларын һәм суны Шәрәф буразнага китерүне оештырды. Сменалар алмашыну вакытына тракторчы, заправщик, прицепщиклар әзер булдылар. Трактор туктауга, сменаны тапшыручы тракторчы, бригадирга агрегатның ни хәлдә икәнлеге турында доклад бирә. Аннан соң бригадир һәм тракторчылар машиналарны тикшерергә керешәләр. Җаваплы детальләрне Шәрәф үзе карый. Барысын да җентекләп тикшергәч, машиналар ягулык, май һәм су белән тәэмин ителгәч, бригадир яңадан эшли башларга боерык бирә. Тын калып торган кырлар яңадан яңгырап китәләр. Төнн^ре!н, җемелдәп торган йолдызларга, яисә урман артыннан күтәрелеп килгән айга карап, Шәрәф кайчагында Нургали турында уйлый иде. Аның эшләре ниң,ек бара икән? Алар МТС та беренчелекне алу өчен агалы-энеле ярышсалар да, Шәрәф Нургалинең артта калуын һич теләми иде. Кайчакта аның ярсу күңелле булуына пошынып куя, кайнарлык белән бер-бер хаталык эшләмәгәе дип хафалана. Нургали моңа кадәр өзеклектә саналган колхозларның кырларында эшли. Ул колхозларны
алдынгылар рәтенә чыгаруда бик күп нәрсә Нургали тракторларының ничек эшләвенә бәйләнгән. Шуңа күрә аның, эше аерата җаваплы. Шәрәф, энесенә бу эштә ярдәм йөзеннән, әле- дән-әле үзенең киңәшләрен биреп торды. Әлеге ат сабаннарын тагу турындагы яңалыгын да анардан яшермичә, шул ук көнне энесенә белдергән иде. Хәер, Нургалинең быел чыннан торып сынатырга исәбе юк иде. Шәрәф аның сводкалары белән танышкан саен: «Малаең адымны эре атлый, еракка китәр» дип горурланып уйлый иде һәм шул ук вакытта үзендә дә көчле омтылыш туа, тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшлисе килә. Очрашкан чакларында Нургали, ачык чырай белән елмаеп, — Абый, җәһәтрәк бул, табаныңа басам ич! — дип көлә иде. Ике туган, ике бригадир менә шулай ярыштылар. Алар үз даннары, үз бригадалары турында гына кайгыртмадылар, алар гомуми эш өчен яндылар, һәр икесе колхозларда тракторлар белән эшләүнең бөтен төрләрен арттырып үтәп килделәр. Аларның бригадалары тарафыннан эшләнгән эш фәкать отличнога гына кабул ителде. Язгы чәчүләр бетеп, туңга сөрүләр башлангач, ике бригада ‘ арасындагы социалистик ярыш тагын да кискенрәк төс алды. Ярышның йомгаклау көннәре якынлаша иде. Нургали үзенең бригадасында эшләүче Гайшә Гыйльфанова, Әминә Кадыйрова, Хәлимә Яруллина һәм Гайфул Гыймрановларны үз янына җыеп болай диде: — Язгы чәчүләр башланыр алдыннан миң абыйга, беренчелек бездә булыр, дигән идем. Ул, чебешләрне көз көне саныйлар, дип Җавап бирде. Менә көз инде. Абыйның кем икәнлеген үзегез беләсез, аның бригадасын да беләсез. — Беләбез, әлбәттә. Шәрәф абый ул үзе ике тракторга тора. Аннары теге Барыйлары...
Г. Мансур
9G
— Мин дә шулай дим ич. Көрәш җиңел булмаячак. Ләкин без дә юкәдән үргән түгелләр. Шулаймы, кызлар? Кызлар пырхылдап көлеп җибәрделәр. — Я, ничек, минем абыйны уздырабызмы, юкмы? Былтыр ул бездән 45 гектарга гына артык сөргән иде бит. Ярышның иң кызып барган чагында, барлык эшләргә йомгаклау көннәре җиткән бер вакытта, Нургали абыйсы Шәрәф бригадасында бер тракторның җимерелеп, эшнең вакытлыча тоткарланып торуы турында ишетте. Нургали * абыйсының, күпкә булмаса да, алданрак баруын белә иде. Әгәр дә хәзер Шәрәф бер генә трактор белән эшләсә, Нургали аны куып җитү генә түгел, узып та китәчәк. Нишләргә? Әллә үз бригадасының даны өчен Нургали а-быйсына ярдәм кулын сузмасынмы? Әллә ул, үз сүземне үтим дип, абыйсының кыен хәлдә’ калуына сөенсенме? Юк, Нургали мондый түбәнлектән югары иде. Әгәр дә ул җитди көрәшсез генә беренчелекне • алуга ирешсә, алдынгылыктан үзе үк баш тартыр иде. Нургали, бер минут кичекмичә, үзендә булган запас частьны абыйсына илтеп бирде. Чиксез дулкынланган Шәрәф энесенә рәхмәт укыды. Аңа каршы Нургали: — Рәхмәте соңыннан булыр, абый. Хәзер тизрәк эшли башлагыз. Югыйсә, вакыт көтми бит, — диде. Яңадан ике трактор белән эшли башлаган Шәрәф бригадасы үзенең
темпын көннән-көн арттырды. Ләкин Нургалинең бригадасы да бөтен көчен туплады, һәм аның тракторчылары үзләренең сүзләрендә тордылар. Нургалинең бригадасы һәрбер тракторга уртача 1278 гектар эшләп, Норлат МТС нда беренче урынны алды. Шәрәфнең бригадасы 13 Ьектарга кимерәк эшләде һәм икенче урынны алды. Ягулыкка экономия ясау буенча аларның күрсәткечләре тигез иде— һәр ике бригада 7.000 килограмм ягулыкка экономия ясаганнар иде, Тракторлар шаулап йөргән киң кырлар кыш буе мамык кебек йомшак кар юрганы астында яттылар. Хәзер менә тагын яз килә. Тиздән яңадан анда тракторлар чыгарлар. Яруллиннар күптән инде тракторларына кышкы ремонтны төгәлләделәр. Аларның корыч атлары һәр сәгать, һәр минут саен кырга чыгарга әзерләр. Шәрәф4 белән Нургали кайчак МТС янында баскан килеш, ерак кырларга карап торалар. Алар сталинчыл дүртенче бишьеллыкның икенче язын түземсезлек белән көтәләр. — Я, Нургали туган; — ди Шә« рәф җитди генә, — узган елны син өстен чыккан идең. Егет! Ләкин быел беренчелекне яңадан үземә кайтарачакмын. Моны белеп тор. Нургали көлемсери һәм, Шәрәфнең үз сүзләрен кабатлап, җавап бирә: — Чебешләрне, абый, көз көне саныйлар! Норлат.
П. ХАЛЫК УЛЫ Кайда гына булма, кайда гына йөрмә, туган-үскән җирләр үзләренә тарта. Галләм дә армиядән үзенең Наратлысын, матур Зөя суы буендагы бәләкәй Наратлысын сагынып кайтты. Мондагы һәр карыш җир, һәр чокыр, авылдагы һәрбер йорт аңа кечкенәдән таныш иде. Авылның ак сакаллы хөрмәтле картлары, батыр йөрәкле ирләре, уңган киленнәре, чибәр кызлары, барысы да аңа кадерле һәм якын иде. Советлар Союзы Герое Галләм Морзаханов туган авылына моннан бер ел элек кайтты. Күп тә үтмәде «Кызыл байрак» колхозы колхозчылары үзләренең гомуми җыелышларында аны колхоз председателе итеп сайладылар. — Дошманга каршы көрәш фрон
Халык улы
7 .с. Ә-. № 2-3; 98
тында син иң югары батырлык үрнәкләре күрсәткәнсең. Инде тыныч хезмәт фронтында да батыр исемен ал. Сугышта алган тәҗрибәңне колхоз эшенә керт, — диләр аңа колхозчылар. Галләм уңайсызлана төшеп, урыныннан тора. — Минем өчен сезнең ышанычны аклаудан да зуррак нәрсә юк, иптәшләр,— ди ул. — Ләкин көч халыкта. Әгәр халык булышмаса бер кеше бернәрсә дә эшли алмый бит. Колхозчылар аңа булышырга вәгъдә иттеләр һәм чыннан да бик нык булыштылар. Өзеклектә саналган «Кызыл байрак» колхозы, тырыш председатель җитәкчелегендә, бик тиз аякка басты һәм Сталинчыл яңа бишьеллыкның беренче елын зур уңышлар белән төгәлләде. Дәүләткә ашлык тапшыру, ит тапшыру планнары арттырылып үтәлде. Атлар, сыерлар, сарыклар һәм тавык- кош үрчетү планнары шулай ук арттырылып үтәлде. Шуның нәтиҗәсендә колхозчыларның хезмәт көннәренең бәясе үсте. Колхозчылар хезмәт көне бәрабәренә йөкләп-йәк- ләп ашлык, яшелчә, бәрәңге алдылар... Халык өчен көчен аямый көрәшкән һәм эшләгән кешеләр бездә һич кайчан онытылмыйлар. Халык алар- ны үзенең күңел түрендә йөртә. Менә шуның өчен дә Норлат Округы сайлаучылары Галләм иптәш Морзахановны Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайладылар. Сайлаучылар белән булган бер очрашуда Галләм үзенең Ватан сугышы фронтында ничек көрәшүе турында сөйләде. Биредә без геройның үз сүзләрен китереп үтәбез. ... Безнең елга флотилиясе При- петта хәрәкәт итә иде. Белоруссиядә шундый бер елга бар. Зур да, артык тирән дә түгел. Агымы көчле. Мине разведка командирына чакырдылар. Барам, йөземнең өч көн йоклаганым юк, исерек кеше кебек чайкалам. Мин килгәндә командир, II нче статья старшина- Канариев белән, алларындагы картага карый-карый, нидер сөйләшеп утыралар иде.
Командир, минем рәттән өч төн ял итмәвемне белгәнгә күрә микән, миңа.- — Кәефең ничек? — ди. — Шәп, — мин әйтәм, — иптәш капитан.
Советлар Союзы Герое Галләм Морзаханов Ул миңа мөһим бурыч турында сөйли. Мин хәзер икәнемне әйтәм. — Бурыч җитди, — дип кабатлый капитан, — су буйлап дошман тылына барырга, Пинск шәһәренә үтеп керергә, анда елга аркылы салынган бердәнбер күперне кулга төшерергә һәм безнең частьлар килеп җиткәнчегә кадәр аны саклап торырга кирәк. Без барлыгы утыз флотчы барабыз икән. Ярты сәгатьтән соң безнең катер төнге походка чыкты. Ул, су өсләрен шадраландырган вак-вак дулкыннарны үзенең борыны белән икегә ярып, алга омтылды. Мин тирә-ягымны күзәтәм. Текә ярлар. Караңгы. Бер генә ут та җемелдәми.
Халык улы
99
Катер яр буендагы куе агачлар янына килеп туктаганда төн караңгылыгы тагын да куера төшкән иде. Вак яңгыр сибәләп тора. Ярга чыктык. Итек эчләренә су тулган иде. Лычкылдамасын өчен, салып түктек. Аннары киттек. Киттек дигәч тә тәпиләп түгел, түш белән шуышып барабыз. Тавыш-тын чыгарырга ярамый. Без дошман оясында. Шәһәр йортлары күренә башлый. Безнең шәһәр. Совет шәһәре. Пинск. Ләкин анда — дошман. Шәһәргә кермибез, камышлар эченә борылабыз. Мин алдан барам. Яр өстендә кинәт тычкан күзе хәтле ут яктырып китте. Туктадык. Тыңлыйбыз. Бик күп машиналар күренә. Ут кабызучы — немец солдаты — сакчы икән. Командир миңа ымлый. Мин аңлыйм. Шыпырт кына сакчыга шуышам да, хәнҗәр белән эшен бетерәм. Ул кычкырырга да өлгерми. Юл ачык. Бер-бер артлы иптәшләрем килеп җитә. Машиналар бар да бушлар. Алар немецларның качканда утырыр өчен хәзерләгән машиналары икән. Кызыл Армия һөҗүм иткән чакларда немецлар шундый чараларны алдан күрә торганнар иде. Машиналар янында үзебезнең сакчыларны калдырып, күпергә киттек. Ерак түгел. Әнә күпер, әнә текә яр. Күзәтү өчен командир мине тагын да алгарак җибәрә. Китәм. Атлаган саен диярлек авиабомбалар төшеп ярылган чокырларга очрыйм. Күрәсең, кайчандыр бу күперне ваттырырга теләгәннәр, ә хәзер исә, гомер бәясе белән булса да, саклап калырга кирәк аны. Күпер өстендә немец йөренә. Ул курка. Әле бер, әле икенче ягына карана. Күпер тирәсе тимер чыбык белән уратылган. Агачлар киселгән. Әлбәттә, миналар да бардыр. Тик караңгыда күреп кенә булмый. Болан тирә-як тын. Елга, гына шаулый. Кире әйләнеп кайтып, күргәннә- ремне командирга сөйлим. Аннары без, күпергә тагын да якынлаша төшеп, төрлебез төрле җиргә ятабыз. Чокырда иптәшләр рация урнаштырдылар. Флотилиянең командный пункты
белән бәйләнеш булдырылды. Шактый вакыт үтте. Офыкта таи беленә башлады. Кинәт көнчыгышта офык яктырып китте. Аның артыннан ук, аҗаган утлары төсле, икенче, өченче яктылыклар күккә сирпелде. Бу — безнең артиллерия дошман ныгытмаларын тупка тота башлады. Немецлар да атарга тотындылар. Таң яктысында мин аларның ору- диеләрен дә, солдатларын да ачык күрәм. Күпердән ерак түгел бер таш йорт бар иде. Шуннан немец солдатлары атылып чыгып, берсе туры күпергә йөгерде. Өстәмә сакчы икән. Аларны да күрдем. Ә күргән бер нәрсәмне командирга җиткереп кенә торам. Командир исә радио аркылы штабка хәбәр итә. — Күзәтүдә булыгыз, өч минуттан безнең снарядлар сез әйткән җирдә ярыла башларлар, — диләр икән тегеннән, һәм, чыннан да, өч минут үтүгә дошман батареялары өстендә ут уйный башлый. Сакчылар тора Торган таш йорт та, әлбәттә, юк ителә. Ә күпер өстендәге часовойларның берсен мин аттым, икенчесен — иптәшем. Күпер төзек килеш безнең кулга күчте. Хәзер аны ныклап саклыйсы гына бар иде. Хәзерләнәбез. Озак та үтми, бер взвод чамасы немец автоматчылары күренә. Җиңел генә алмакчы булып киләләр. Ләкин флотчылар ут ачкач, кая баш тыгарга белмичә калалар. Без аларны барысын да диярлек кырып бетерәбез. Дошман өчен бу күпер һава кебек кирәк. Ул аны кайтарып алу өчен яңадан яңа көчләр җибәреп тора. Безнең иптәшләр арасында яраланучылар да, үлүчеләр дә бар. Ләкин чигенергә уйламыйбыз. Бер вакыт немецларның өч танкы килеп чыкты. Аларны ничек кенә булса да күпергә җибәрмәскә кирәк иде. Мин кулыма гранаталар алдым
Г. Мансур
100
да аларга каршы шуышып киттем. Мине сизделәр. Пулеметтан яудыралар. Чокырга постым да, һичбер хәрәкәтсез көтеп торам. Танк якынлашкач, аңа авыр граната тондырам. Ул яна башлый, туктый. Калган танклар ерактарак туктап, безгә туплардан һәм пулеметлардан аталар. Аларга безнең катер ут ачты Һәм икесен дә тетеп ташлады. Аннары немец автоматчылары тагын килеп чыктылар. Безнең патроннар санаулы калды. Минем нибары бер гранатам, бер диск патроным бар. Күпернең ике ягыннан да немецлар килә. Пулеметлар, автоматлар такылдый. Ачы чинап миналар ярыла. Танклар да күренә. Бер вакыт дошман күпер башына ук килеп җитте диярлек. Без һаман атмыйбыз. Патроннар юк. Иптәшләр безкозыркаларын басыбрак кияләр. Исәп — кул сугышына күтәрелергә. Алгарак шуышабыз. Мин дә шуышам. Кулыма бер граната очрый. Шатланып алам, йөрәгем атылып чыгардай тибә, сулышым кысыла. «Ура» тавышы яңгырый. Ничектер барыбыз да берьюлы күтәреләбез. Автоматларны көпшәләреннән тотып, каерылыпкаерылып немецларга сугабыз. Кемнәрдер ыңгыраша, ава, кычкыра, нәрсәләрдер сына, чытырдый. Аз санлы булган диңгезчеләрнең куәтле удары дошманны какшата. Ул чигенә башлый. Шунда ук алар көчле ут астына эләгәләр. Кемдер: — Безнекеләр! — дип кычкырып җибәрә. Мин елгага борылып карасам аннан ярсып безнең катерлар килә. Ул да булмый, флотчылар катерлардан суга сикереп, дошманга ташланалар. Күпер янында сугыш тынарга да өлгерми, мине капитан үз янына чакыртып ала. —- Иптәш Морзаханов, — ди ул карлыккан тавыш белән. — Ашыгыч эш. Шәһәрнең бер өлеше дошман кулында әле. Немецларга өстәмә көч килә. Алар шәһәрдән контратакага хәзерләнәләр. Үзең белән ике флотчы ал да, бик тиз разведкага бар. — Есть, иптәш капитан!—дим мин һәм шунда ук китеп тә барам.
Шәһәрнең үзәгенә кермибез. Читтән үтәбез. Урамнар буш. Немецлар күренми. Миндә шик туа: «Бер-бер хәйлә кормыйлармы?» дип уйлыйм. Бара-бара немецларның шәһәр бистәсендәге позицияләренә кадәр үк җитә язганбыз бит. Саклык белән генә ике катлы йортка керәбез. Иптәшләремне түбәндә калдырам. Үзем югары менәм. йорт буш, ас- тыөскә килгән, тәрәзәләр ватык. Чарлакка чыгам. Немец позицияләре моннан ап-ачык күренә. Менә бер читтә танклар. Алар әле яңа гына килеп җиткәннәр булса кирәк, гшерелмәгәннәр дә. Олы юлдан бер туктаусыз машиналар йөреп тора. Әнә бер йортка бик күп офицерлар керә. Штаблары икән дип уйлыйм. Күргәннәремне барысын да бер кәгазь кисәгенә терким. Кинәт баш өстемнән пулялар сызгырып үтте. Күрделәр. Мин түбәнгә йөгерәм. Иптәшләрем юк. Ул арада йорт тирәсендә снарядлар ярыла башлый. Мин якындагы траншеяга сикерәм һәм траншея буйлап йөгерәм. Ләкин траншея бетә. Алда ачыклык. Немецларның атуы көчәйгәннән көчәя бара. Нишләргә? Кичегергә ярамый. Күргәннәрне тизрәк командирга барып әйтергә кирәк. Траншеядан чыгам да йөгерәм. Кинәт чайкалып китәм. Егылам. Аяктан кан ага. Торып карыйм — торалмыйм. Шуннан шуыша башлыйм. Тагын бер снаряд яныма төшә. Кыйпылчык икенч^ аягымны да яралый. Мин тешләремне кысам һәм шуышам. Кинәт каршыдагы йорттан өч немец йөгереп чыга. Мин аларга яткан җиремнән граната ташлыйм. Аннары башымны күтәреп карасам — икесе үлгән, берсе — качын бара. Анысын автоматтан аттым. Минем хәлем бигрәк авырайды. Үзем генә булсам, бәлки, җитә дә алмаган булыр идем. Бәхеткә ике санитар килеп чыкты. Алар мине плащпалаткага салып алып киттеләр.
Халык улы
101
— Кая илтәсез? — дип сорыйм. — Медпунктка, — диләр. — Юк, мине командир янына илтегез, — дим. Алар сүземне тыңладылар. Мине капитан янына илттеләр һәм мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Ул мине тыңлагач, тиз генә рация янына йөгерде. Мин китергән хәбәрне командованиега тапшырды. Озак та үтмәде, безнең туплар ата башлады. Танкларыбыз, без саклап алып калган күпер аркылы чыгып, алга омтылдылар. Алар артыннан пехотабыз кузгалды. Ә мине /Мозырь шәһәренә госпитальгә озаттылар. — /Менә фронтта минем башымнан үткән хәлләрнең кечкенә бер өлеше
шулар, — дип Галләм сүзен йомгаклады. — Совет халкы дошманга каршы үз-үзен аямыйча, фидакарьләрчә сугышты. Без җиңдек, чөнки безнең полководецыбыз бөек Сталин иде. Инде хәзер тыныч шартларда яшибез. Безнең алда Сталинчыл яңа бишьеллыкны тормышка ашыру буенча зур бурычлар тора. Бөек большевиклар партиясе җитәкчелегендә без ул бурычларны да һичшиксез үтәрбез. Галләм иптәш Морзаханов сүзен бетерүгә халык бик озак кул чапгы. Бу — халыкның ышаныч алкышлары иде. Г. Мансур Тат. Наратлы
СОҢГЫ чик юк...
Иртәнге кояшның беренче нурлары яңа яуган карларда җемелдиләр. Кар мамыктай йомшак һәм күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә ак. Ул бөтен тирә-якны — юлларны, бакчаларны, йорт түбәләрен, үзе бер кечкенә шәһәрчек булып җәелеп яткан завод корпусларын каплаган. Быел кар аеруча күп. Димәк, ашлык мул булачак. Буран туктаганнан соң һава һәрвакыттагы кебек тын һәм саф. Шуның өстенә яктылык көннән-көн арта барган язгы иртә. Мондый чакларда күнел рәхәтлегенең иге-чиге булмый. Кеше үзен яшәргәндәй хис итә. Менә шундый гүзәл иртәдә Горбунов исемендәге заводның карт тимерчесе, ТАССР Верховный Советы депутаты Федор Афанасьевич Софронов, кулларын аркасына куеп, вәкарь белән атлап, заводка кереп бара иде. Ул озын буйлы, чандыр яңаклы, борын турысында гына калдырылган күркәм мыеклы, барсы тарафыннан да ихтирам ителә торган атаклы кеше. Заводта аны белмәгән кеше юк, очраган берсе күн кепкасын, -яисә колаклы бүреген күтәрә төшеп, аны олылап исәнләшә. — Иртә кузгалгансың, Федор Афанасьевич! — диләр аңа. Ул алар- га елмаеп җавап кайтара, иртәнен матурлыгын, мондый иртәдә йоклап ятуның җинаять икәнлеген әйтә. Тимерчеләр цехыннан берәрсе очраса, төнге сменаның эше турында сорашып ала. — Күпме? — ди ул план турында сорап. Әгәр дә аңа төнге смена планны ике-өч тапкыр арттырып үтәвен әйтсәләр һәм бу аның уз бригадасы күрсәткеченнән артык булса, ул чын күңеленнән шатлана, «егетләр!» дип мактый. Әгәр төнге сменада эшнең җае булмавын әйтсәләр, аның ачык чырае сүрәнләнә, кашлары җыерыла. — Дәртсез эшлиләр! — дип куя. Бүген аңа гел яхшы хәбәрләр генә әйттеләр, төнге сменадагы бригадалар планны арттырып үтәгәннәр һәм аның бригадасын байтак узганнар. Бу хәбәр Федор Афанасьевнчныд йөрәген җилкендереп җибәрде. «Менә бит, бүген кичәге кебек эшләргә ярамый инде, артка калмас өчен яңача эшләргә кирәк, — ди ул үз- үзенә, хәйләле елмаеп һәм,—без олыларга яшьләрдән калышу килешмәс» дип өсти.
Соңгы чик юк
102
Федор Афанасьевич Софронов бу заводта 1937 елдан бирле эшли. Күп еллар буенча ул заводтагы стахановчылык хәрәкәтенең инициаторы булып бара. Аның даны заводка гына түгел, бөтен республикабызга таралган. Хезмәт фронтындагы батырлыклары өчен хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм почет билгесе ордены белән бүләкләде. Аның кулыннан йөзләрчә вагон тимер эшкәртелеп үтте. Бик күп яшьләрне ул үзе кебек оста тимерче булырга өйрәтте, һәрбер эшченең, һәрбер бригаданың уңышы аны ти- рәнтен шатландырды. Кайберәүләр аның бу сыйфатын аңлап җиткермиләр: — Федор Афанасьевич, сез яшьләрне аздыоасыз. Үзегез бик зур көч куеп уйлап тапкан нәрсәгезне тотасыз да, җиңел генә, яшьләргә бирәсез. Шуның аркасында алар сезнең үзегезне узып китәләр... — Узсалар соң. Начармыни? — Начар дип, әлбәттә, начар түгел. Шулай да... беләсезме, горурлык дигән нәрсә бар бит. Мондый җиңел уйлвнып әйтелгән сүзләргә Федор Афанасьевич җитди җавап кайтара. — Син, — ди ул, — сөйләүченең күзенә туры карап,—кадерле иптәшкәем, озаграк йоклагансың, нинди заманда эшләвебезне оныткансың. Мин үз даным өчен генә көрәшмим. Миңа заводыбызның даны кыйммәт. Шул! Әгәо мин үзем генә яхшы эшләсәм, ә бүтәннәр артта калып барса — нәрсә белән горурланыйм? Инде яшьләрне аздырам дисең, — монысы дөрес түгел. Мин яшьләрдән икеләтә таләп итәм. Мин үзем кечкенәдән эшнең кадерен белеп үскән кеше. Шуңа күрә бүтәннәрдән дә хезмәткә ихтирам белән карауларын сорыйм. Юк, мин яшьләрне аздырмыйм, мин аларны яратам, эшкә өйрәтәм. Федор Афанасьевичны үзен эшкә өйрәткәннәрме соң? Ул үзенең туган авылын хәтерли. Бу авыл хәзерге Юдино районында, Сухая река дип атала. Әтисе аның тимерче булган. Бөтен гомерен авыл читендәге тимерче алачыгында үткәргән. Гаиләсе зур булган, шуңа күрә бер караң, гыдан
икенче караңгыга кадәр эшләгән. Федя унбер-унике яшеннән үк тимерчелек белән кызыксына. Ул һәркөн әтисе янында, алачыкта була, читтән генә әтисенең эшләгәнен күзәтә. Ул янарянмас торган утлы күмерләр эченә озын кыскычлар белән тимер кисәкләре сала. Аннары күн өрдергечне баса. Күмерләр гөжләп яна башлыйлар. Күмер эчендәге тимер кисәкләре ут кебек кызаргач, ул аларны озын кыскыч белән күмер эченнән тартып чыгара да, сандалга салып, кулындагы чүкеч белән чүки башлый. Чүкеч астыннан утлы чаткылар чәчриләр... Унөч яшендә Федя әтисе кул астында тимерче булып эшли башлый. Башта өрдергеч өрдерә, учакка күмер сала, чишмәдән чиләк белән су китерә. Әтисе аның эшләвенә елмаеп карап тора да: — Улым, болай тырыш күренәсең. Уттан курыкмасаң, атаң кебек тимерче булырсың. Өйрән, улым,, өйрән. Тимерчеләрнең бер кагыйдәсе бар: тимерне кызуында сугарга кирәк, — син шуны онытма, улымГ Аннары тимер эшенең үз сере бар. Мин ул серне бабаңнан өйрәндем һәм сиңа өйрәтәм, ә син башкаларга өйрәтерсең. Берүк эчеңдә яшереп саклый күрмә, югыйсә серең дә, үзең дә күгәрерсез. Төшендеңме? — дип i аркасыннан сөеп куя торган булган. Зур заводка килеп кергәндә Федор Афанасьевич инде шактый тәҗрибә туплаган оста була. Ләкин зур цехка эләккәч ул югала язып кала. Таш стеналы, иркен, якты цех. Икешәр тонналы чүкечләр гөрселдәп торалар. Зур-зур мичләр, эссе бәреп, бер тактаусыз ялкын сулыйлар. — Менә кайда могҗиза!—ди ул һәм бөтен барлыгы белән бирелеп, шунда эшли башлый... Ун ел эчендә Федор Афанасьевич- ның чүкече нинди генә детальләр чүкемәде! Алар арасында бик кыйммәтлеләр, бик катлаулылар бар иде. Хәзер, дәһшәтле сугыш давыллары
103
3. Кәлнм, Б. Гынмранов тынгач, ул тракторлар өчен китә торган 98 номерлы шестерня чүки. Болай карап торырга әлләни катлаулы да түгел кебек. Ләкин күп көч таләп итә. Барлык тимерче бри- гадалары сменага 15—20 данәдән артык эшли алмыйлар аны. Ә бу аз бик аз! Менә шул уй Федор Афанасьевич- ның эчен пошыра. Бу пошыну яз исе аңкытып торган кояшлы иртәдә аеруча көчле була, картның йөрәге кузгалып китә. Яз якынлаша бит, ә яз тракторлар сорый, колхоз кырлары тракторлар көтәләр.
Федор Афанасьевич, цехка кереп, өс-баш киемен салып, аларны махсус шкафка элеп куйды, аннары комбинезонын киеп, күн алъяпкычын бәйләде һәм чүкечләр гөрләп торган почмакка ашыкты. Төнге сменада эшләүчеләр белән кул биреп исәнләште, эшләре турында сорашты. Биредә дә аңа: — Иртә кузгалгансың, Федор Афанасьевич, — диделәр. — Картлык тыйгысызлыгы борчый, — диде ул сөйкемле елмаеп. Карт тимерче бүгенге эш темпы белән һич тә канәгать түгел иде. Бу турыда ул күп уйлады һәм кайбер нәрсәләрне хәл итте. Гадәттә, тимерчеләр эшкә килгәч, металл кызганны көтеп торалар иде. Федор Афанасьевич, сменам начальнигы белән сөйләшеп, металлны алдан кыздыру чарасын күрде. Бригада иртәнге 8 дә эшен башлап җибәргәндә, металл әзер иде инде. Көтеп тору өчен бер генә минут вакыт та әрәм китмәде. Эш барышында да көтеп торулар килеп чыкмасын өчен, Федор Афанасьевич һәрбер чүкечкә ике мич беркетергә тәкъдим ясады һәм бу тәкъдим шунда ук тормышка да ашырылды. Эш беткәнен белдереп, цехлар буйлап звоноклар шалтыраганда карт тимерче, маңгаена чыккан тирләрен сөртә-сөртә, шестерняларны саный иде. Нәтиҗә начар түгел: 25 данә. Ләкин бу чикме? Тагын нәрсәләр эшләргә мөмкин? Тагын нинди яшерен резервлар бар? Федор Афанасьевич үзенең эш
тәҗрибәсе турында Королев, Коновалов һәм Горохов бригадаларына да сөйли. Бер генә яңалыкны да алардан яшерми, шулай ук алар- ның яңалыкларын да шатлык белән кабул итә. Кич өенә кайтканда Федор Афанасьевич уйланып бара: менә көн үтте. Ул яңа уңыш алып килде. Яхшы, бик яхшы. Ләкин иртәгә бүгенге кебек эшләргә ярамый инде. Ниндидер бер яңа нәрсә табарга, һәрвакыт биеккә таба омтылырга кирәк. - Карлар иртәнге кебек җемелдәмиләр инде. Юллар да чистартылган, һава тагын да җылыта төшкән, бала-чага кар шарлары тәгәрәтәләр. Трамвайларның күңелле чылтыраулары ишетелеп куя. Өенә кайтып, ашаган-эчкәннән соң, Федор Афанасьевич утыртма лампа белән яктыртылган өстәл артында ниндидер чертежлар сызга- лый, нәрсәләрдер исәпли, бик озак уйланып утыра. Ә иртә белән эшкә барганда аның башында инде яңа бер уй була! Ул үзенең бригада членнары белән җылы итеп исәнләшә дә, мичләрне карап йөри башлый. Аннары, дәү чүкеч янына басып, түгәрәк балдак- сыман бернәрсә хәзерли. Аның бригада членнары бер-берсенә күз кысышалар. — Безнең карт нидер әмәлли, — диләр. Берсе әйтеп куя: — Шестернялар өчен җайланма! Бу, чыннан да, яңа бер җайланма иде. Аның идеясе бик гади: шестеричны формага кертү өчен аны менә шушы балдаксыман түгәрәк тимер аркылы үткәрергә кирәк. Тимерче кызган тимерне шул балдак өстенә китереп куя. Аннары бер кнопканы баса һәм ике тонналык чүкеч үзенең бөтен авырлыгы белән аның өстенә бәрә. Кызган тимер изелеп, кирәкле калыпка кереп утыра... Җайланма хәзер иде инде диярлек. Аны бригада эшенә кертеп җибәрү өчен тагын бер сынап карыйсы
Соңгы чик юк
гына бар иде. Мондый чакларда Федор Афанасьевич ашыкмый. Ашык-пошык эшләнгән эшнең һичбер вакытта да хәерлегә булмавын карт мастер» күптән төшенгән иде. Өйгә ул күтәренке күңел белән кайтып китте. Клуб турысынйан үткәндә ул берничә минутка тукталып калды. Аннан яшьләрнең җырлары ишетелә иде. Ә җыр... җыр аның турында, карт тимерче турында лде. — Кара син аны, җырга да кушып өлгергәннәр бит, — диде Федор Афанасьевич күңеленнән һәм, үз алдына елмая-елмая, карлы юлдан атлый бирде. Өендә ул радиодан Ленинградлыларның Бөек Октябрь социалистик революциясенең XXX еллыгына социалистик ярыш башларга чакырулары турында ишетте, һәм шунда ук бу эшне үз заводында да башлап җибәрү турында уйлап алды. Иртәгесен бөтен завод Ленинградлыларның мөрәҗәгате турында сөйли иде инде. Төшке аш вакытында митинг җыйдылар. Эшчеләр берәм- берәм чыгып сөйләделәр, ленинградлыларның чакыруларына кушылуларын әйттеләр. Федор Афанасьевич та трибунага күтәрелде һәм, гадәтенчә, ашыкмыйча гына сөйли башлады. Ул хезмәт җитештерүчәнле- ген дүрт-биш мәртәбә арттырырга сүз бирде һәм ярышка Королев, Коновалов, Горохов һәм Кичкирев- ский бригадаларын чакырды. Аңа бик озак кул чаптылар. Бүген ул үзенең җайланмасын куллана башлады һәм бригада көнлек норманы 650 процентка үтәде. — Ну баш икән үзеңдә, Софрон агай, — диде бригада членнарының берсе. Карт тимерче, бу сүзләрне ошатып бетермәде айырысы, кашларын җыерды. — Баш, энем, кешегә уйлар өчен бирелгән. Менә син дә, буш сүз сөйләгәнче, ми тартмаңны бераз селкеп карар идең. Бәлки, анда үзең дә белми торган җәүһәрләр ята торгандыр. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумы карарлары белән танышкач һәм А. А. Андреевның «Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турында» дигән докладын җентекләп өйрәнгәч, Федор Афанасьевич үзе эшли торган детальләрнең әһәмиятен тагын да тирәнрәк төшенде һәм тагы да яхшырак эшләргә тырышты. Көннәр үткән саен Софрон агайның җайланмасы искиткеч гүзәл нәтиҗәләр бирә башлады. Берничә көннән инде бригада үзенең эш нормасын 1200 процентка үти башлады. Королев һәм Коновалов бригадалары да артта калмадылар. Кайбер көннәрне алар Софронов бригадасыннан да уздыра башладылар. Федор Афанасьевич әвәлгечә тынгысыз иде. Бригада көнлек норманы 1.500 процентка үтәгән көнне ул, үзенең эшчеләрен җыеп, болан диде: — Без көнлек норманы арттырып үтәүгә, шестерня башына 8 килограмм металл экономия бирүгә ирештек. Бу яхшы, ләкин чик түгел. Без тагын да шәбрәк эшли алабыз. Бөтен нәрсә безнең үз кулыбызда, үз ихтыярыбызда. һәм бу чыннан да шулай иде. Берничә көннән аның бригадасы көнлек норманы 2.485 процентка үтәп, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча завод күләмендә иң югары рекорд бирде. Заводта моны соңгы чик дип атаучылар булды. Ләкин бу соңгы чикме? Федор Афанасьевич елмая, аннары бик җитди итеп, — — Соңгы чик юк, — дип куя. 3. Кәлим, Б. Гыймранов