Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШНЫҢ ПОЛИТИК ЛИРИКАСЫ

| Сталипчыл яңа бишьеллыкны ‘дүрт елда үтәү ярышы гигант бер хәрәкәткә әверелгән һәм шушы зур көрәшне совет әдәбиятында чагылдыру мәсьәләсе бөтен киңлеге белән куелган хәзерге чорда Такташ иҗаты совет поэзиясенең җанлы авазы булып яңгырый. Чөнки Такташ, гомумән шигъри иҗатындагы иң яхшы әсәрләре һәм әдәбият турында язган теоретик мәкаләләре белән, совет әдәбиятының бурычларын дөрес аңлаучы шагыйрь икәнлеген танытты. Советларилендә социализм төзелеше өчен барган көрәш еллары Такташ иҗатына илһам ялкыны биреп тордылар. . Такташ төзелеш пафосын һәм совет кешеләренең социализм төзү энтузиазмын көчле шигырьләрдә, поэмаларда гәүдәләндерде: Бүгенгенең чиксез ашкынуы Авызлыклап тормыш агымын, Алгы көрәшләрне күздә тотып, Кызулатты корыч адымын. 1 Терәк булып безнең теләкләргә « Урам саен бетоннардан йортлар коела, һәп йорт балаң булып, һәрбер фасад Җырың кебек якын тоела, («Җавап») дип җырлады ул. Яна төзелешне «бала» яки «җыр» шикелле һәркемгә кадерле, сиземлерәк якты образларда бирде. Төзелешнең киң массаны үзенә тартуы шундый ук сокландыргыч гүзәл тезмәләрдә күрсәтелде. Бездә җиде яшьтән алып җитмешкәчә Картлар, яшьләр, нәни балалар, Тик бер теләк белән яналар: Авырлыкка нигә карамастан Бишьеллыкны дүрттә үтәргә! («Съезд ачылды»). һ. Такташ. Бу шигырьләр Һаман да үзләренең үткенлекләрен югалтмадылар. Алар социалистик илдә генә табылуы мөмкин булган хезмәт романтикасын җырлыйлар. Такташ шундый зур төзелеш елларында: Ә мин җырлый алмый бүгенгене Шулай ярты юлда ардыммы? Зур елларның бөек борылышында Ыргытылып читтә калдыммы? дигән борчылулы сорау куеп, ү< иҗатын тәнкыйть астына алды. М. Файзуллина 104 Такташ социализм экономикасының кешеләр ацын үстерүдә булган хезмәтен тирәнтен аңлап,татар совет язучылары алдына түбәндәге таләпләрне кунды: «Пролетариат язучыл арының кыйммәте, аларныц кирәклеге сыйнфый көрәш һәм бүгенге социализм экономикасы тудырган яңа хисләрне, яңа уйларны оештыра, бер формага кертә белү белән, шул теләкләрне массаның йөрәгенә сеңдерә алу белән үлчәнергә тиешле», диде («Иҗат хатлары»). Димәк, Такташ әдәбиятның массаны тәрбияләүдә булган идеялелеген яхшы анлаган. Массаның аңын, яңалыкка булган омтылышын, шул юлдагы хәрәкәтен өйрәнергә һәм әдәбиятта шул күренешләрне гәүдәләндерергә чакырды ул. Такташ үзенең төп геройларын һәм иҗат методын түбәндәгечә билгеләде: Мин гомерем буе шул кешеләрнең Перәк тавышларын тыңладым. Канга манчып язган һәр җырымны Алзр теле белән җырла чым. («Үтеп барышлый»). Димәк, киң масса вәкилләрен әдәбиятта чагылдыру шагыйрьнең иң зур теләге. Чөнки тышкы яктан бик гади күренгән бу кешеләр — совет иленең ирекле гражданнары. Шагыйрь аларны түбәндәгечә характерлый: Алар башка хәзер, Алар, тар сукмактан чыгып, Зур юлларга табан баралар. Алар көче белән җирдән күтәрелә Яна авыл, яңа кал «лар. («Үтеп барышлый»). Массаның шушы ижат көче, яңалыкка омтылышы Такташның да ижат көчен үстерде. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы Үзәк Комитет карарында совет әдәбиятының бурычы әнә шуның белән билгеләнде дә: «Дөньяда ип алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди дә интересы юк, һәм булуы да мөмкин түгел». Такташ нжа сының да көче аның масса тарафыннан иң сөекле шагыйрь булып танылуының сәбәбе масса интересыннан чыгып эш итүендә, шигъри иҗатының иң үзәгенә халыкка хезмәт проблемасын куюында. Такташ бүгенгенең үсеп килгән яңа көчләрен, яңа хисләрне чагылдыру белән бергә, бүгенгенең иртәсен дә күрә белде. «Җиңелмәслек бер омтылыш белән төзелеп килгән бөек тормыш күренешләрен күрсәтү нигезендә безнең бүгенге пдеалл арыбызның, җицүләрсбезнец иртәсе белән меңнәрне кызыктыра алырга, аларны шул җиңүләр өчен булган көрәшкә чакыра белергә тиешлебез» , — диде ул һәм үз шигырьләрен шушы таләпләр нигезендә иҗат итәргә тырышты. Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә. һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә, — ди шагыйрь. «Бүгенге ндеалларыбызның, җиңүләрсбсзнсц иртәсе» Такташны өзлексез рәвештә яңа мотивлар эзләргә чакыра. Шул идеягә туры кигереп шагыйрь массаның үз эченнән яңа типлар эзли. «Киләчәккә хатлар» әсәрендә бу типлар социалистик чор кешеләренә хас-булган сыйфатларда биреләләр. Мәсәлән, Мохтар бабай образы. Бу образ — авыл хуҗалыгын колхозлаштыру елларында туган типик образ. Мохтар бабай партиянең илне колхозлаштыру һәм шул нигездә киң масса крестьян хуҗалыгын бөлгенлектән чыгару политикасын яхшы аңлый һәм колхоз төзү өчен чын күңелдән көрәш алып бара. Колхоз төзү юлында аца кулаклар гына каршы чыкмый, картның үз семьясында да каршылыклар туа, аның карчыгы: «Бар колхозың белән йокла»,— дип картын өеннән куып чыгара. Шулай да Мохтар бабай идеясенә хыянәт итми, колхоз төзү эшендәге активлыгын киметми. Ләкин күп еллардан бирле крестьян психика* сында яшәп килгән вак милекчелек тойгылары Мохтар' бабайга Д3 йогынтысыз калмыйлар. Вакыг Такташның полятик лирикаск 105 вакыт ул үз милксн колхоз милкен- нән алга куя. Билгеле, бу каршылык, колхозлар ныгыган саен, кими бара. Мохтар бабай да колхоз милке ныгыган чагында гына колхозчының шәхси тормышы яхшырачагын аңлый. Мохтар бабай образы аркылы Такташ гади бер крестьянның зур көрәшләр, тышкы һәм эчке кичерешләр аша коллективлык аңына үсешен гәүдәләндерә. Иптәш Жданов: «Кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез», — ди. Такташ Мохтар бабайны шушы калдыкларның кнрәгмәслсге.ч анлау, аларны үз аңыннан камчылап чыгару югарылыгына күгәрә алган. «Киләчәккә хатлар» поэмасында алынган эшче образы шулай ук безнең заман кешесен үзендә яктыртучы образ. Чөнки ул завод өчен чын күңелдән кайгыртучы кеше. Масса алдында заводның артта баруы турында доклад куелгач, ул бик зур рухи кичерешләр уздыра. Халык алдына чыгып, заводның эшен яхшырту турында вәгъдәләр бирмәкче була. Ул бүгенге боек көрәш кунган Бурычларны яхшы белгәнен, Шушы бурычларны үтәү өчен Бөтен нжат көчен биргәнен Ул әйтергә залга теләде, — ди Такташ. Ләкин эшче сүзен әйтә алмый, завод артталыгы өчен оялып трибунадан төшеп китә. Такташ бу эшчегә түбәндәге характеристиканы бирә.- Мин анарда чиксез яну күрдем Бүгенгенең бөек эше өчен, Мин анарда күрдем бүгенгенең, Туып килгән яңа кешесен. Шулай итеп, колхоз кырларында, производствода җитешкән гади, ләкин зур кешеләр тудыручы, шул нисбәттә үзе дә үзгәрүче масса образлары аша, Такташ совет илендә җәелгән социализм өчен көрәшне гәүдәләндерде. Якалыкка омтылучы көчләр эчендә яшьләр үзәк урынны алалар. Аларныц аңнары иске калдыклар белән агуланмаган. Безнең ’партия һәм совет хөкүмәте социализм өчен көрәштә яшьләргә зур һәм мактаулы урын билгели. Совет шагыйре Такташ партия җитәкчелегендә яңа' тормыш өчен көрәшүче яшьләр образын бик җанлы күрсәтә: Комсомоллар яшь ленинчылар алар, _ Комсомоллар искелеккә бомбалар. Такташ комсомоллары социалистик төзелешнең һәр тармагында актив катнашалар. Алар авылларда кооператив төзиләр, ячейкалар оештыралар, укыйлар, югары .белемгә омтылалар. Ирекле, шат, булдыкты, җитез совет яшьләренең образы Такташ иҗатында күренекле урын ала: Комсомоллар минем күз карашым Соң мәртәбә сезгә тегәлгән. Авылыбызны Ленин юлы белән Чыгарыгыз тормыш төбеннән. Такташ «Давылдан соң» дигән шигырендә байрак илтүче комсомолец образына туктала: Көләч йөзле кем иде ул? Белмим. ,Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле Күк блуза кигән комсомол... Шагыйрь бу гүзәл егетнең кем икәнен белми, чөнки алар бик күпләр, меңнәр, миллионнар. Ул яшь егетнең көрәш байрагын югары тотуына басым ясый. Комсомоллар якты тормыш өчен көрәшкә хәзерләнәләр. Аларныц байрагына совет яшьләренең кешелекне азат итү юлында бөтен геройлыкларны эшләргә хәзер торулары гәүдәләнә. Яшь комсомолецның кулындагы байракка түбәндәге сүзләр языла: Киләчәк көн якты. Тарих канаты безне алып бара. Без туачак тормыш сызыгында Бәлки үләрбез... Ләкин бөтен дөнья азатлыгы Ишеген ачып. Хезмәт явын азат итәрбез, Жннәрбез! Такташ шундый ук көчле картиналарда яшьләрнең ирекле совет илендә шат күңелле яшәүләрен, фәнгә, югары белемгә омтылулары» М. Файзуллина гәүдәләндерә. «Алсу» шигырендә бирелгән яшь, матур, үткен студентка образы татар әдәбиятында чагылган уңышлы образларның берсе. «Алсу» турында әйтелгән: Сөйләсенме матур яшьлегенең Зур елларга туры килүен? Сөйләсенме жирне. Бүгенгене. Б.:р нәрсәне өзелеп сөюен? — дигән юллары совет яшьләренә хас булган тормыш сөю, оптимизм хисләре белән сугарылганнар. Такташ яшьләрне совет тормышын, яулап алынган ирекле мат\р тормышны ныгыту юлында ныклап эшләргә чакыра. Кайбер яшьләрнең семья эчендә югалып, иҗтимагый тормыштан ераклашуларына протест белдерә. «Никахсызлар» шигырендә ул ике яшь кеше арасындагы мөнәсәбәтне кыска диалог аша, бик яхшы аңлата. Кайберәүләр: ул. — диләр, — өйләнде дә, Барлш ын бирче анарга. Ялгышалар, мин сиңа бирдем бары Дуслыгым белән Ленин рәсемен генә. Чөнки семья яшьләрне сыйнфый көрәш гән читкә этәргә тиешле түгел. Шуңа күрә егет: Мин көрәшче бер сыйныфның солдаты Үләрмен аның өчен үлгәндә дә, — ди. Ул чынлап та Ленин комсомолының ялкынлы йөрәгеннән чыккан көрәш сүзләре. Семья тормышы хатын-кызны ла гөп бурычыннан, масса арасындагы хезмәтеннән аермаска тиешле. Шагыйрь бу мәсьәләгә дә туктый: Кайберәүләр сине дә: — Иргә чыкты да жүләр Инде ул безнең өчен үлде. — диләр. Ялгышалар, мин сине һич алмадым, һәм алмамын Комсомолның постка куйган солдатын. Ни өчен комсомолга тыныч гаилә, җылы учаклар белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый? Такташның мона җавабы әзер: . Бе? бүл-н монда Ә иртәгә кем белә, Җыенырбыз да кылычка, сөңгегә! Димәк, шагыйрь яшьләрнең иң зур һәм иң изге бурычлары илно саклау икәнен әледән-әле искә төшереп тора. Шуның белән бергә Такташ яшьләр өчен табигый булган сөю, мәхәббәт, семья мәсьәләләренә иҗатында зур урын бирә. Совет яшьләре арасындагы мәхәббәтнең эш, хезмәт арасында килеп тууын, шул сәбәпле эш юктан гына башланган, мещаннар мәхәббәтеннән бик күп югары торырга тиешле, ген җырлый. Такташ мәхәббәт белән шаярып, матурлыкларына масаеп, эшлекссзләнеп йөрүчеләрдән ачы көлә. «Мәхәббәт тәүбәсендә» Такташ мәхәббәтнең җитдилеген, аныц семья һәм бала тәрбиясе белән бәйләнгән булуын, үзенең һәрвакыт даимн-намуслы мәхәббәт тарафын, да булуын бик күп мәртәбәләр кабатлый Очраклы мәхәббәтнең хатынкызларны мыскыл итүгә алып баруын Такташ Зөбәйдә вакыйгасы аркылы бик дөрес аңлата. Шулай игеп Такташ яшьләрне эштә дә, семьяда да чын кешеләр итеп, төрле бозыклык, мещанлык авыруларыннан саф кешеләр итеп, хезмәтне һәм туган илне үзләренең шәхси интересларыннан алга куючылар итеп тәрбияләргә тырыша. Шул юлда әдәбиятта көрәш алып бара. Соиналистпк тормышны көннән- көн яңа җиңүләргә алып баручы алдынгы көчләрнең сафын ныгытырга тырышучы, совет кешеләрендәге иң гүзәл сыйфатларны әдәбиятта гәүдәләндерергә омтылучы шагыйрь шушы көрәшне артка өстерәүче сыйнфый дошманнарга кискен ачу саклый. Аларны халык алдында фаш итәргә тырыша. Казанга килгән беренче елларында ук Такташ барлык иске калдыкларга кул селеккәнен, азатлык өчен көрәш мотивы аның өчен тормыштагы бәген нәрсәдән дә кадерле икәнен җырлый. Көрәшчеләр, Сезнең арагызда яшь бер егет килә, Ачып да һичбер пәрсоее юк, Малы да. Атасы да, Сөйгән яры да... Такташның политик лирикасы Татар милләтчеләре, нэпманнары яшь шагыйрьдә кабынган бу көрәш Мотивын яратмадылар. Такташ иҗаты өчен символистик-ромаитизм стиленең, уцышлылыгыи дәлилләр 'белән аңлатырга тырыштылар. «Җир уллары»на карата мактау гимннары •язып, көндәлек тормыш, көрәш мотивларын Такташта булды р.маска тырыштылар. Такташ ул буржуаз калдыкларның явыз мәкерләрен бик тиз сизде һәм аларның чын йөзләрен фаш игә торган шигырьләрен бербер артлы мәйданга чыгара башлады. — Әй, сез. калдык нэпман уллары! Базар корольләре! Шарла i.jiuiap! Череп беткән сыра кортлары! Сез табынган алтын-көмешләрне • Тәпре игеп үзенә а.та алм.ий Сез аунаган пычрак баткаклыкта Үзе өчен урын таба алмын. Ишетәсезме! Сезгә кабак дусты «Җырчы малай» булып кала алмый! юлларында Такташ шагыйрь буларак, үзенең урынын дөрес билгеләвең, богемачылыктан, шигъриятен алтын капчыкларының вкусларын кытыклар өчен хезмәт иттерүдән югары куйганлыгын күрсәтә алды. «Давылдан соң», «Казан» шигырьләрендә Совет дошманнарына булган нәфрәтен Такташ кискен, принципиаль югарылыкка күтәрә алды. Сизгер шагыйрь Казан шәһәрендә сакланып калган милләтчеләрне, НЭП елларында канатланган сәүдәгәрләрне, гомумән Казан мещаннарын аяусыз ут астына алды. Алар- ны яшерен почмакларыннан киң масса алдына чыгарып чын йөзләрен фаш итте. Казан! Фахиш шәһәр, ’ Синең урамыңа Көчле дуслар эзләп кйлдем мин ( Тик, ялгыштым, Синдә «донкихотлар» Милләтчеләр гуе күрдем мин, тезмәләрендәге ачы нәфрәт Казан шәһәрен үз йогынтыларына алырга тырышучы контрреволюцион төркемгә карата әйтелгән. Билгеле бу шигырьдә Казан шәһәрен тулаем хурлау, андагы уңай сыйфатларны бөтенләй күрмәү шикелле җитеш- сезлекләр бар. Ләкин Такташның төп максаты шул елларда баш калкыткан сыйнфый дошманнарны фаш итү булды. Шул сәбәпле ул коралының иң кискен ударын шул фронтка юнәлдерде. Такташ көрәштән кул селкергә һәм мещаннар арасында югалып калырга теләмәде. Шул тормышның астыи-өскә китереп Җимерергә, тар-мар итәргә, ябышты. Социализм көчәйгән саен дошман үзенең тактикасын үзгәртүгә, яшерен юллар аркылы совет төзелешенең тамырына балта чабарга тырышты. «Син дошманым минем» шигырендә үзләренең явыз ниятләр© өчен партия сафына кадәр барып кергән сатлык җаннарны Такташ бик зур нәфрәт көче белән фаш итте. Син хамелеон. Төсең алмаштырып. Безнең арабызда калгансың. Кулакларны яклап һәр эшеңдә Җимерү юлы алып баргансың. Сыйнфый җәмгыятьтән сыйныфсызлык җәмгыятенә күчү процессының катлаулы бер юл икәнен Такташ яхшы аңлады: Без дошманны сыйныф итеп җимерсәк тә, ‘Аның нәселе җирдә калачак, һәм ул нәсел үзенең сыйнфый йөзен Җуеп киләчәккә барачак — бу проблеманы чишәр өчен, Такташ конкрет мисалларга туктый: Бүген мин заводтан кайтып килгән чакта Кызыл гаскәр белән уралган йөзләп кулак салмак адым белән Узып китте зур бер урамнан... Аларның да җирдә нәселе калыр! Менә шул юлларны язын утырганда Күршем утыра минем янымда. Безгә яшерен нәфрәт хисе белән Агу ага ‘аның канына... Ә бит. Нәселе калыр җирдә аның да.м Димәк сыйныфларны нигездә бетерү әле көрәшне киметми, сыйнфый калдыклар һаман да бар. Такташ ул калдыкларны-’ капитализм чолганышыннан азык алуларын дэ яхшы аңлый: ; > 1Х1 М. Файзуллина — Нәрсә ялганларга Мондый кешеләр Күпләп тирәбездә әйләнә Аларның шул койрык шәрифләра Теге якка барып бәйләнә. («Серле күзлек») «Теге як», ягъни Совет дошманнарына һаман азык биреп торучы капиталистик чолганышка каршы кәрәш шулай ук Такташ лирикасында зур урын ала. 1923 нче ел май уртасында СССР илчесе иптәш Воровский Швейцария фашистлары тарафыннан үтерелә. Шушы уңай белән Такташ: Илебезнең иркен туфракларын Таптатмаска антлар итәбез! Әй, сез лордлар. Ерткыч юлбасарлар! Мәйдан ачык. Сезне көтәбез! Без ирекне җанлы коллык белән Алмаштырып сайлый алмыйбыз, Күрәсезме?! — f Сезгә нәфрәт итеп, КАЛӘ-КӨЛӘ КЫЛЫЧ сайлыйбыз. Яки ОАЗГӘ үлем, яки сезгә Ишетггез! Илебезнең канын даулыйбыз, — дип чыкты. Такташ шигъри каләме аша гәүдәләнгән бу хисләр Совет кешеләренең дошман илбасарларга каршы йөрәкләрендә кайнаган нәфрәт һәм ачуларын чагылдыралар. Без беләбез Иң каты һәм Зур көрәшнең соңгысы Үтмәгән — Алда һаман!.. («Гасырлар һәм минутлар») дип язды Такташ һәм ул сугышның фашист варварлары тарафыннан хә. аерләнүсн аңлатып: Фашистларның кара штаблары Үлем сөремен җиргә әзерли. — («Сигналчы кызыл гаскәр җыры») дип язды. Шул көрәшкә хәзерлек алып барырга чакырды ул. Кызыл гаскәргә багышлап язылган шигырьләрендә сугыш техникасын көчәйтергә, сугыш гыйльмен ныклап өйрәнергә киңәш бирде. Патриот шагыйрь ул каты бәрелешләрнең советлар файдасына хәл ителәчәген дә ачык күрә алды.- 1927—28 елларда Советлар СоюЗы- на каршы бөтендөнья контррево- люцияссн үзендә гәүдәләндергән Чемберлингә: Гаскәрләрең көчле, Тик шулай ла Ул гаскәрләр безне җиңә алмас,— дип җавап бирде. Сиңа җавап фонды миллионнарның Берәр тиененнән җыелыр. Сиңа каршы булган аэропланнар Гади алюминнан коелыр. Ул «Долой фашистларга меневр- лар, зур корсаклар!» — дип нәфрәт белдереп кенә калмады, — «А, Германия! Синең Гамбургта пычракка салып тапталган байрагыңда «Без тудбыз — алар бетәләр!» — дигән сүзләр язылган, дип Германиядәге кара реакциянең тарих тарафыннан бетәргә хөкем ителгәнен әйтте. Ш}л елларда ул: — Кан исләре исеп килгән саен Мәгърур бер уй уйный йөрәктә/ Солдат булырмын дип, бәлки тиздәэ Ил чигендә булып көрошгә, — шикелле патриотизм белән тулы шигырьләрен язды. Киләчәк көрәшләргә массаны хәзерләү темасының әдәбиятта үзәк урын тотарга тиешлеген күрсәтеп, «Мин дезертир бугай, командир» шигырендә: — Мин дезертир бугай, командир. Жырчы исемен тагып йөрсәм дә, — Сезгә җыр кирәген белсәм дә,— Бүгенгәчә > АлШбызла торган бурычларның Онытмаска тиеш җирләрен Окопларда җырлап искә алырлык Җырга салып язып бирмәдем,— дип борчылды. Кайнар хис, ялкынлы сүзләр белән үзенең көрәшчеләр арасына сафка тезелергә хәзер икәнен хәбәр итте: Көрәш якын. Канлы Европада Зур хәзерлек мона