Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЯК САПЛЫ ПӘКЕ

Фәрид беренче класста укый. Рөстәм икенчедә укый. Заһид әле кечкенә. Ул бакчага йөри. Аланның әтиләре капитан, ерак Боз диңгезендә зур-зур кораблар йөртә. Өч туган, өч агай-эне әтиләрен бик сагынганнар. Алар аны бик көтәләр. Әтиләренең тиз кайтуын, исән-сау кайтуын көтәләр. — Әти кайткач, мин аңа шигырь сөйләп бирермен, — ди Фәрид. — Мин дәфтәремдәге бишләремне күрсәтермен. Әти, яхшы укыганымны күреп, сөенер, — ди Рөстәм. — Ә мин танкымны күрсәтәм. Кара тәгәрмәчле, кызыл төтенле танкымны, — ди Заһид. Менә бервакыт әтиләре кайтты. Ул кайткач, балалар дәфтәрләрен дә, кызыл төтенле танкларын да оныттылар. Алар әтиләрен урап алдылар. Берсе, аркасыннан кочаклады, берсе тезенә атланып утырды, берсе каршысына тезләнде. Әй яудыра башладылар сорауларны, әй яудыралар. — Әти! Ак аюлар күрдеңме? — Әти! Тюлень балыклары да күрдеңме? — Әти! Бозлар синең корабыңны туктата алмадымы? Әтиләре җавап биреп өлгерә алмый. Ул көне буе сөйләде, һаман сораулар явып тора. Кич булды. Уг- лар • кабыздылар. Әтиләре һаман сөйли, йотлыгып тыңлыйлар аны балалар. — Сабыр итегез әле, — диде әтиләре. Урыныннан торды. Барып сандык ачты. Сандык төбеннән пәкесен чыгарды. Ул аны өйдә калдырган иде. — Менә моны күргәнегез юк би? әле. Шәпме? — диде ул. Балалар, пәкене күреп, — ах! — дип кундылар. Әтиләре кесәсеннән карандашын чыгарды, аны матурлап очлады. Әмма үткен икән дә пәкесе! Ә нинди матур! Карап туя алмассың үзенә. Сабы дисәң, сабы. Фил сөягеннән көмеш белән бизәкләтеп эшләнгән бит. Озынлыкыскалы биш корыч пычагы бар. Иң кечкенәсе Заһидның чәнчә бармагы буе гына. Берсеннән берсе үткен. Ялт та йолт киләләр. Күзең камашырлык. — Эх! Минеке булсын иде бу пәке! — дип куйдылар малайлар. — Әйе, әйе, — диде әтиләре. — Берегез бу пәкегә баш булыр. Карандашларыгызны очларсыз. Кораблар ясарсыз, планерлар. Тик урамга алып чыкмассыз пәкене. Анысы инде рөхсәт ителми, дусларым! Әйе. Туктагыз әле. Сез миңа сорауны яудырасыз. Ә үзеРез нинди яхшы эшләрегез белән әтиегезне куандыра аласыз? Мин югында ни эшләдегез? Кайсыгыз үзен гадел, әдәпле малай итеп күрсәтте? Ярый. Бу турыда әниегез сөйләр безгә, — диде дә ул, әниләренә карады. Әниләре диванда утыра иде. Бар да аның янына бардылар, тезелешеп утырдылар. Әниләре болан диде: — Ярар, атасы. Мин уллары^ турында өч хикәя сөйләп бирнм - Сөяк саплы пәке 83 Тик бер шартым бар. Мин сөйләгәндә бүлдермәгез мине. Яме? Башлыйм, тыңлагыз! БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ Көз ахыры иде. Билгеле, күңелсез вакыт. Бакчадагы агачлар ялангач, күптән яфракларын койганнар. Җырчы кошлар да җылы якка киткәннәр. Тик песнәкләр, чыпчыклар, каргалар гына калган. Алар кышның килүен көтәләр. Күк йөзе- болытлы. Атнасы белән кояш күренми. Менә өч көн өзлексез яңгыр яу- дыяуды да, кинәт суытып җибәрде. Юллар, урам ташлары ялтыр бозга әйләнделәр. Аяк асты, шоп-шома. Көзге шикелле. Сакланып басмасаң, егылып китүең бик тиз. Аның өстеиә тәңкә-тәңкә кар да сибәли башлады. Минем дәресем бетте дә мәктәптән чыктым. Өйгә кайтам. Чаттан борылдым да, тауга менә башладым. Бер бабай таудан төшеп килә. Аның бер кулында бәрәңге тутырган кәрзин. Икенче кулында таяк. Бабай юлның нәкъ уртасыннан йөреп килә. Күрәсең, яуган карга алданган. Таймый дип кергән ул ан,- да. Бер атлый да туктый. Тагы атлый, тагы туктый. Таягы белән юлны капшап караган була. Таякның ярдәме тими шул. Бозга төртелү белән, шуып кына китә. Их бабай! Тротуардан йөрсәң ни булган? Андагы боз кырылган, көл сибелгән. Әнә кешеләр дә анда йөреп торалар. Тик аларның эшләре бик ашыгыч күрәсең. Кәрзин күтәргән картка әйләнеп тә карамыйлар. — Тукта әле, — дим. — Тизрәк карт янына барыйм. Аны тротуарга чыгарыйм. Таеп егылмасын бабай,— дип, ашыгаашыга тауга ме- нәм. Бер аяк астыма карыйм, бер бабайга карыйм. Тукта! Кем ул? Карт янына ашыгып килүче кем малае?.. Улыммы әллә? Әйе, әйе, Фәрид шул! Ан бәрәкәт тапкыры!.. Фәрид, аякларын шудыра-шудыра, карт алдына җитез генә килеп басты. Килеп басты да аның кулындагы кәрзинеп алды. Мин‘Фәриднең: — Бабай! Кулыгызны бирегез! Мин сезне җитәкләп әнә тегендә алып чыгам. Тротуарга, — дигәнен ишеттем. Бабай көлемсерәп, — Ай, акыллым! Бик кечкенә ич син. Корзинемне алдың — җитәр. Хәзер үзем дә акрынлап чыгармын, улым, — дип куйды. Фәрид күнмәде: — Юк, бабай. Кечкенә булсам да, көчем күп. Курыкмагыз. Бирегез кулыгызны. Карт ягымлы итеп елмайды. Малайга карады. Аны үпкәләтәсе килмәде шикелле, кулын бирде. Л1ин тауга менеп җиткәндә, алар тротуарда басып торалар иде инде. — Рәхмәт, улым! Олыларга шулай һәрвакыт хөрмәт күрсәт, — дидем мин. Менә шул. Икенче хикәям Заһид турында булыр. ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ Бакчада бер кыз карандашын югалткан. Бик-бик матур карандаш булган ул үзе. Ике очы бар икән аның. Бер очы — кызыл. Бер очы — ямь-яшел. Яшел башы белән яфрак, кызыл башы белән кура җиләге төшерә торган рәсем карандашы икән ул. Аны Заһид тапкан. — Оһо! Нинди матур. Иясе моның өчен бик кайгыра инде, — ди ул иптәшләренә күрсәтеп, — кем карандашы? Бер малай: — Бик исең киткән икән. Тапкач, синеке инде ул. Сал кесәңә тизрәк, — дип киңәш биргән улыма. — Юк! — дигән Заһид. — Алай ярамый. Кесәгә салырга ул бит минеке түгел. Әни кеше әиберсенә тимәскә куша. Тапкан нәрсәгезне иясенә бирегез, ди ул. Карандаш иясе — кечкенә кыз. Ул, югалткан карандашын өстәл ас Д. Аппаковя 84 ларына кереп, үрмәли-үрмәли эзләгән — тапмаган. Курчаклар арасыннан караган — тапмаган. Бакчага чыккан. Куакларны әйләнгән — анда да карандаш юк. Елый-елый кызлыкның күзләр^ кызарып беткән. Эзләп тә таба алмагач, скамьяга барып утырган. Заһид та аның янына барып туктаган. — Әллә бу синең карандашыңмы? — Ай минеке! Минеке бит! Югалган карандашым табылды бит. Ай, Заһид, рәхмәт, бик күп, бик күп рәхмәт! — дип сөенә-сөенә, сикергә- ли дә башлаган карандаш иясе. Икенче хикәям шунда тәмам була. Өченчесен башлыйм. Шартымны онытмагансыздыр бит? Әйе, әйе, бүлдермәгез! ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯМ Бер көн мин Рөстәм белән аның әбиләрендә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, пад- носка килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алмалар, карбызлар, кәнфитләр килеп тулдылар өстәлгә: Тулдылар да алмалары: — Мине ал да мине ал! Кәнфитләре: — Кулыңны суз! Ах тәмле без, ах тәмле! Карбызлары: — Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа — эрербез, — диешкән төсле булып алдыбызда кызыктырып яталар. Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карада ул. Аннан әбисенә карады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса куйды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы ике кәнфит куйды алдына, бер телем карбыз. Улым үзен бик әдәпле генә тотты. Ашыкмый гына ашады. Авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады. Шулай без ашадык-эчтек, сыйландык. Бераз утыргач, өебезгә кайтырга чыктык. Урамда трамвай туктап тора. Утырдык. Безнең күзебез бер малайга төште. Ул малай утыргычка җәелеп утырган. Сызгырып бара. — Әни! — диде» Рөстәм миңа акрын гына. — Кара, нинди әдәпсез малай! Шыксыз итеп утыруы җитмәгән. Сызгырган була тагы. Сызгырырга монда урман түгел лә. Әни! Мин аны хәзер сызгыруыннан тыям. Кинәт малай утыргычына тезләнде. Тәрәзәдән тыгылды. Тыгылды да кычкыра башлады: — Газиз! Газиз! Кинога кайчаи барабыз, малай? Рөстәм түзмәде.- — Ник акырасың трамвайда? Бер үзең генә бармыйсың бит! — диде ул аңа ачуланып. Оялдымы, Газизен югалттымы — малай кычкыруыннан тыелды. Менә безнең трамвай бер чатка килеп туктады. Әй тулды кеше, әй тулды! Трамвай эче тыгызланды. Мин үз урыныма бер инвалидны утырттым. Рөстәм урынын бер кечкенә кызчыкка бирде. Ә теге малай алдында бер карт кына кеше басып тора. — Бабайга урын бирү кирәк,— дидем мин малайга. Ул тормады. — Тор, тор!—диде аңа Рөстәм. Малай ишетмәмешкә салынды. Шуннан соң Рөстәм аңа пышылдап: — Эх, син! Оятың юк икән синең. Үзең дә бервакыт бабай булырсың. Шулай, үзеңнән кечкенәләр урый бирмәсәләр, рәнҗерсенме юкмы, — диде. Үзе турындагы хикәяне Рөсгәм бик уңайсызланып тыңлады. Бер агарынды ул, бер кызарынды. Бер әнисенә карады, бер әтисенә. Әйе, әйе. Әнисе бөтенесен үзгәртеп сөйләде. Бөтенесен. Белеп торди бит ул. Шулай да, хикәяне бүлдермәде. Сояк саплй пәке Шартны бозарга ярамый ич! Хикәя тәмам. Рөстәм нәрсәдер әйтергә теләде. Авызын ачты... Шул вакытта кинәт әтисецең көчле куллары аның иң башларын кысып алдылар. — Мактыйм! Мактыйм сине, Рөстәм. Бик-бик әдәпле малай икәнсең. Әтисенең мактавы тиргәгәннән дә артык булын тоелды малайга. Ачулансын иде, ичмасам. Барый да күтәрер иде Рөстәм. Ә мактавы... Малайның күзеннән кайнар яшьләр бәреп чыктылар. Кинәт ул; — Дөрес түгел!.. Дөрес түгел!.. Түгел! — дип кычкырып җибәрде, битен пешергән күз-яшьләрен сөртеп алды. — Бу малайга ни булды? — дип, бар да аңа карап, аптырашып калдылар. Фәкать бер әнисе эшнең нәрсәдә икәнен аңлый иде. Ә Рөстәм һаман елый. Елый- елый сөйләвендә дәвам итә. — Әни!.. Алмаларга кул суздым бит мин... Ашыга-ашыга... Комсызланып... авызымны чапылдатып ашадым бит... Әйе, әйе... син миннән оялдың бит... Теге әдәпсез малай мин ич ул... Ишетмәмешкә салынучы мин ич, мин!.. Картка урын бирмәүче дә мин бит. Ник син мине шулай яхшы, әдәпле малай итеп күрсәттең? Бар да әниләренең җавабын көттеләр. Әниләре акрын гына, — һәркайчан да синең шул хикәядәге Рөстәм булуыңны күрәсем килә минем, — диде. Бүлмәгә тынлык урынлашты. Әтиләре кулындагы пәкесен әйләндерә башлады. Нәрсә турында уйлана соң ул? Рөстәм бер урында басып тора. Башын игән. Битләре ут кебек яналар. Ул да уйлана: «Начарлыкларымны , кичерегез дип гафу үтенимме әллә? Ышанырлар микән? Пәкене эләктерер өчен генә димәсләрме? Юк! Юк! Миңа пәке кирәкмәс. Минем хакым да юк анда». — Кая әле! Күрсәт дәфтәреңне!— диде әтисе Рөстәмгә. Малайның йөрәгенә җылы йөгерде. Дәфтәрләре өчен курыкмый ул. Яхшы билгеләр белән бизәкләнгән алар. Менә! Кара! Ал! Әтисе дәфтәрләрен карап чыкты. — Дәресләрең мине шатландыра. Гаебеңне ачып бирүең дә охшады. Ул яхшы билгә. Мин аны тәүбә итүең дип аңладым. Шулай дип, әтисе Рөстәмгә сөяк саплы пәкене сузды. Малай, бу көтелмәгән бүләкне алгач, аптырап калды. Аптыра сың! Әтиең синең бәхетең өчен армый- талмый эшләп йөрсен, синең турыңда көн-төн кайгыртсын. Ә син... син монда әдәпсезләнеп йөр. Әниеңне рәнҗетеп. Ээ.х!.. Кинәт Рөстәм әтисенең муенына барып . асылынды. Шатлыгыннан кычкырып җибәрде. — Әги! Әти! Хикәядәге Рөстәм булырга тырышырмын. Сүз бирәм! Ышан!