Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ КЕШЕЛӘРЕ ТУРЫНДА ОЧЕРКЛАР

Хезмәт ияләре депутатларының җирле Советларына сайлауларны совет халкы гаять зур активлык һәм оешканлык белән, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны дүрт елда ‘ 0Чсн хезмәт могҗизалары күрсәтү белән каршы алды. Сайлаулар чын мәгънәсе белән бөтен халык бәйрәме булып үтте. Сайлаучылар үзләренең тавышларын бердәм рәвештә коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогы кандидатларына бирделәр. Шуның белән алар коммунистлар партиясе политикасын һәм совет хөкүмәте политикасын бердәм рәвештә яклауларын, партиябез һәм бөек юлбашчыбыз Сталин тирәсенә тагын да Т әнкынть-бнблпография 128 ныграк тупланганлыкларын күрсәттеләр. Бу сайлаулар социалистик демократиянең һәм сталинчыл блокның яңа тантанасы булды. Җирле советларга сайлаулар кампаниясе барышында Татгосиздат- ның политик әдәбият секторы байтак санда агитация — пропаганда брошюралары басып чыгарды. Шушы материаллар арасында алдынгы совет кешеләрен һәм аерым коллективларның уңышларын күрсәтүгә багышланган әдәби очерклар сериясе зур урын алып тора. Бу очеркларның төп герое — киң иген кырларында булсын, гөрләп торган завод цехларында яки" фәнни лабораторияләрдә булсын, үзенең туган илен сөюче, аны тагын да көчәйтү, ныгыту өчен бөтен көчен, бөтен белемен бирүче совет кешесе. Язучы Г. Бәшпр Октябрь А\ТС ының атаклы комбайнчысы В. Нуриевка багышланган «Кандырча буенда» дигән очергын болай башлый: «Рәшә томаны белән зәңгәрләнеп торган офык өстеннән, бер ашкынып, бер кинәт тына төшеп, кайнар дала җиле исә; аксыл зәңгәр күктә, киң канатын сизелерсизелмәс кенә хәрәкәтләндереп, бөркет кош тибрәнеп тора. Кинәт шунда жил агымы каяндыр пароход тавышы алып килә. Кайдадыр, шунда якында гына, киң тәгәрмәчләре белән дулкыннарга бәрәбәрә, Идел өстеннән зур пароход узадыр кебек...» Язучы комбайнны Иделдә барган пароходка ошата; берничә сүз белән генә бирелгән бу картина укучының күз алдына җанлы рәвештә килеп баса. Очеркта шундый бер вакыйга алына. Нуриев «Нәриман» колхозы игеннәрен ура. Шулай ипләп кенә эшләп килгәндә комбайнның бункеры ашлык белән тула һәм олау килеп өлгермәгәнгә күрә комбайн берничә минутка туктарга мәҗбүр була. Комбайн янына колхоз председателе Әхмәтсафин килә. Нуриев аны тәнкыйтьләп, колхозчыларның хезмәтен оештыра белмәвен, шуның аркасында эштә тоткарлыклар килеп чыкканын әйтә. Тәнкыйтьнең ярдәме тия, Әхмәтсафин үзенең хатасын төзәтә. Комбайн тоткарлыксыз эшли башлый. Автор тормышны яхшы белеп, материалны җентекләп өйрәнеп яза. Шуңа күрә очерк укучыда бик җылы тәэсир калдыра, ул Октябрь МТСында, аның алдынгы трактор бригадасында, үзе булган кебек хис итә. А. Вәлиев «Атаклы Галимә» исемле кечкенә күләмле очеркында Ютазы районы «Көрәш бүләк» колхозының алдынгы көтүчесе Галимә Мостафина турында сөйли. Беренче карауда Галимәнең күзгә чагылмый торган хезмәте асылда данлыклы, чөнки ул үзенең эшенә бирелгән, өс- тенә төшкән Вазыйфаларны тырышлык белән үти. Узган ел Галимә Мостафина көткән һәрбер савым сыердан планнан тыш 350 шәр литр сөт савып алынган. Быел исә ул 65 сыер көтә, болар барысы да бозаулаган. Татарстан колхозларында Г. Мостафина кебек алдынгы кешеләр күп. Колхозчылар массасының төп өлеше менә шундыйлардан гыйбарәт. Ә. Сәләхинең «Хезмәт» исемле очеркында Ямаш районы «Яңа тормыш» колхозы члены Сөләйман ага Вәлиевнең - хезмәт фронтындагы батырлыклары тасвир ителә. 72 яшендә булуга карамастан, Сөләйман ага колхоз эшен яратып эшли. Аның 1.152 хезмәт көне бар. Ул 4 мәртәбә бүләкләнгән. Сайлаучылар аны авыл советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәннәр. М. Хәмидуллин һәм Г. Байбикнең «Колхоз җитәкчесе» исемле очеркында Балтач районы «Большевик» колхозы председателе Бари Габде- рахмаиовиың гүзәл эшләре күрсәтелә. Бөек Ватан сугышыннан Бари Габдсрахманов 6 орден һәм медаль белән бүләкләнеп кайта. Туган колхозында да ул, нәкъ фронттагыча, үз-үзен кызганмыйча эшли. Аның оста җитәкчелеге һәм колхозчыларның хезмәтен дөрес оештыра белүе аркасында «Большевик» колхозы быел дәүләткә еллык планнан тыш 11.800 пот ашлык тапшырган. «Ударник үтлары» исемле очер Тәнкыйть-библиография кында Г. Галеев Арча районы «Ударник» колхозы тормышын күрсәтә. Очеркта конкрет цифрлар белән колхозның уңышлары, ике колхоз арасындагы социалистик ярыш, колхозчыларның культура ягыннан үсүләре күрсәтелә. Колхоз председателе Нурислам Сабиров әйтүенчә, 1914 иче елда аларның авылында рус телен «ипилск-тозлык диярлек» белгән бары бер кеше булган, ә хәзер 77 йортлы бу авылда 32 механизатор бар, колхоз 5 ел эчендә дәүләткә 63.000 пот ашлык, 1.200 пот ит, 35.000 йомырка һ. б. тапшырган; моның өстенә 68.000 сумга төшереп гидроэлектростанция корган. «Зур чишмәләр»дә Г. Галиев Әлмәт районы «Зәй» колхозы турында яза. Колхоз 1946 нчы елда миллион сумлык доход алган. Очеркта колхозның доход чыганаклары конкрет саннар белән күрсәтелә. Бу очерк үз вакытында «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан иде. Безнең кулдагы мәгълүматларга караганда, колхозчылар бу очеркны укып кына калмаганнар, ә идарә утырышларында махсус рәвештә тикшергәннәр, андагы доход чыганакларын счетка салып, исәпләп чыкканнар. Шулай итеп, «Зәй» колхозының уңышлары ■ башка колхозлар өчен дә үрнәккә әверелделәр. Очеркта үткән елгы фактларга колхозның быелгы уңышлары турындагы яңа материаллар өстәлсә, очеркның әһәмияте тагын да артыр иде. Г. Галиевнең «Билал Камалиев», «Ерактагы бер авылда», «Председатель», «Инициатор» кебек аерым кешеләр турындагы очерклары авторның көчле очеркист икәнлеген күрсәтеп торалар. Җыентыктагы очерклар арасында аеруча оста эшләнгәннәре: «Зур чишмәләр» һәм «Ерактагы бер авылда». Г. Галиев очеркларына тукталганда түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә кирәк. Г. Галиев авыл, колхоз тематикасы өстендә күптәннән эшләп килгән язучы буларак, колхоз тормышын бик яхшы белә, аны күп еллар буенча тирәннән тикшереп күзәтә. Ул авыл тормышының 9. ЯС. ә.- Л» 12 иң нечкә үзенчәлекләрен тотып ала. Бу — язучының уңай ягы. Ләкин ул үзенең шушы бай мөмкинлекләреннән, безнең карашча, җитәрлек файдаланмый. Аның күп кенә очерклары художество ягыннан тиешлечә эшләнмәгәннәр, гади газета мәкаләсе яки сызмалар дәрәҗәсеннән югары күтәрелмиләр. Г. Галиевтан укучыларның чын мәгънәсе белән художестволы очерклар көтәргә тулы хаклары бар. Совет интеллигенциясенең алдынгы кешеләрен күрсәтүгә берничә очерк багышланган. Болар арасында А. Әхмәтнең «Укытучы Мөкәррәмә апа» очеркын күрсәтеп китәргә кирәк. Күптән түгел генә экраннарга «Хисләр тәрбияләү» («Авыл укытучысы») исемле кинофильм чыгарылган иде. Казан шәһәре 80 нче мәктәп укытучысы Мөкәррәмә апа Хөсәенованың күркәм хезмәте экрандагы укытучы Варвара Васильевна Мартынованың хезмәтенә, тормыш юлына бик ошый. Аларның тормышлары бер үк диярлек. Алар икесе дә халык, туган ил өчен фидакарьләрчә эшлиләр. Очерк гади тел, художество алымнары белән язылган һәм укучыда яхшы тәэсир калдыра. Бу сериядә чыккан очеркларда колхозчылар, агрономнар, алдынгы совет интеллигенциясенең вәкилләрен күрәбез. Ләкин безнең совет җәмгыятенең җитәкче сыйныфы булган совет эшчеләре темасына бары ике әсәр генә: Г. Әпсәләмов- ның «Тормыш яме хезмәттә һәм көрәштә» очеркы һәм русчадан тәрҗемә ителгән Ян Винецкийның «Батырлык» очеркы бирелгән. Иптәш Сталин совет эшчеләре сыйныфының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән хезмәт батырлыкларына бик зур бәя биргән иде. Производство тематикасының бу очерклар арасында аз булуы очраклы хәл түгел, чөнки бу гомумән бүгенге татар совет әдәбиятының торышына бәйләнгән. Мәгълүм ки, татар совет язучыларының күбесе авылдан чыккан һәм алар өчен авыл Тәккыйть-библ иография 130 тематикасы. производство тематикасына караганда, танышрак, якынрак. Бүгенге татар совет әдәбиятының г.ң зур җитешмәгән ягы да эшчеләр сыйныфының тормышын тиешенчә күрсәтмәвендә. Азучыларыбыз бу кимчелекне бетереп, эшче. op ciйныфы алдында кичектерелмәс бурычларын үтәргә тиешләр. Моның өчен аларга бөтен мөмкинлекләр бар. Художестволы очерклар — татар совет әдәбиятында үсеп килгән бер жанр. Ул бүгенге .уңышлары- бызны, алдынгы кешеләребезне күрсәтүдә, башка жанрларга караганда, киңрәк мөмкинлекләргә ия. Шуның белән бергә бүгенге көндә очерклар алдында куелган таләпләр дә гаять зур. Беренчедән, очерклар политик үткен, актуаль, материалга бай һәм яңа булырга тиеш, чөнки илебездә тормыш алга гаять тиз темп белән бара. Икенчедән, очеркның әдәби эшләнеше югары булырга, ягъни автор шушы бай, яңа материалны укучыны кызыктырырлык итеп, матур әдәби формага салып бирергә тиеш. Җирле Советларга сайлаулар уңае белән чыгарылган очеркларның күпчелеге бу таләпләргә, ту- лысынча булмаса да, өлешчә җа- вап бирә алалар һәм, әлбәттә, сайлаулар кампаниясендә агитаторлар өчен бай материал булдылар. Ләкин шушы сериядәге кайбер аерым очерклар бу таләпләргә җавап бирүдән ерак торалар. Мисал өчен Җәүдәт Тәрҗсмановның «Галимнәр» дигән очеркын (җаваплы редакторы М. Гимадесв) күрсәтеп була. Очерк Казан химик-техноло- гия институтында эшләүче атаклы галимнәребезгә багышланган. Авторның теләге бик матур. Әмма шушы матур ният белән язылган бу очерк авторның тыйнаксызлыгы һәм хаталары аркасында бик күңелсез тәэсир калдыра. Очеркта автор теләпме, теләмичәме үз-үзенә мәдхия укый һәм совет галимнәрен «чит ил журналлары» белән генә мавыгучылар итеп бирә. Шуның өс- тенә, очеркта күрсәтелгән яшь галимнәрнең үсешендә тәҗрибәле рус галимнәренең йогынтысы турында бик аз әйтелгән. Автор татар галимнәрен генә тулысынча күрсәтеп, шул ук институтта эшләүче рус галимнәрен бармак бөгеп кенә санап китә. МоИнан тыш Җ. Тәрҗеманов очеркында безнең яшьләргә яла яга торган урыннар да бар. Мәсәлән, 22 нче биттә, совет власте чорында 10 нчы классны бетергән яшь егет: «— Сезгә, кызлар, инженер профессиясе бер дә ярамый. Көне буе заводта яки фәнни тикшеренү эшләрендә маташып (?!), сез 'ничек соң безнең яшь буынны — балаларны тәрбияләргә өлгерерсез?» —ди. Дөрес, доцент Ф. Уразаева белән танышкач, әлеге егет «кызара». Ләкин егетне «кызарту» өчен генә мондый мещан фәлсәфәсен өстерәп чыгарырга һичбер нигез юк. Идея эчтәлеге түбән, художество сыйфаты начар булган бу очеркны Татгосиздат аерым китап итеп басып (татар һәм рус телләрендә) зур хата эшләгән. Ф. Хөснинең «Сугыштан соң» исемле очеркының да кайбер кимчелекләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Автор 1946 нчы елда Әтнә МТСына барган һәм очерк шул уңай белән язылган. Күләме белән шактый зур булган бу әсәрне укып чыккач укучы хаклы рәвештә канәгатьсезлек хисләрен белдерә, чөнки анда МТС ның бүгенге уңышлары турында бер генә сүз дә юк, очерктагы материал искергән. Икенчедән, автор МТС ның барлык эшенә дилетант күзлегеннән карап, хезмәт процессының тирән мәгънәсен ачып сала алмаган. Укучыны тегеннән- моннан алынган очраклы фактлар гына канәгатьләндерми бит; ул аерым тракторчылар, эшчеләр яки МТС директоры Ә. Садрстдиновның хезмәт ысулларын күрергә тели. Садретдинов үзенең тракторчысына: Тәнкыйть-библиография — «...Без иртәгә гомуми җыелыш җыярга уйлыйбыз. Бәлки син шунда, фронттагыча, безне кыздырып алырсың? Алда менә Конституция көне, яца ел бар. Бәлки шуларның берсенә чаклы ремонтны бетерергә әйтеп, йөкләмә алып җибәрербез...»— ди һәм шуннан соц тракторчы гомуми җыелышта МТС буенча трактор ремонтын яца елның беренче январена төгәлләү мәсьәләсен «күтәреп чыга». Менә шундый мөһим мәсьәләне автор примитив рәвештә сурәтли һәм МТС директоры үтенүче, ялваручы бер кеше булып кына кала. Очеркта «Социалистик ярыш» дигән сүзләр күп очрый, ләкин автор социалистик ярышның принципларын аңлап җиткермәүлектәнме, нигәдер, социалистик ярышның МТС та уйнаган ролен- аныкламый. Бөек юлбашчыбыз И. В. Сталин, «Ярыш һәм массаларның хезмәт күтәрелеше» исемле мәкаләсендә: «Социалистик ярыш принципы.- гомуми күтәрелешкә ирешү өчен алдынгыларның артта калучыларга иптәшләрчә ярдәм итүе ул» — ди., Очеркта исә. ярышкан кешеләрнең максаты: байрак. («Райкомның күчмә байрагы кемдә? Бәй- рәмовада. Ә бәйрәмне безнең урамга күчерергә иде. Байракны үзебезгә алырга иде...»). Әлбәттә, күчмә кызыл байрак — ярышта бөек стимул, ул беренчелекне күрсәтә, ләкин ярышның бердәнбер максаты ул түгел. Очеркта бер эшченең икенче эшчегә, бер бригаданың икенче бригадага, Әтнә МТС ының үзе ярышкан Куәм МТС ына күрсәткән ярдәме турында бер генә сүз дә юк. Очеркта шактый күләм биләп торган лирик урыннар укучыны талчыктыра, һич кирәк булмаган вакытта авторның «мин»е килеп кысыла. Сайлауларга карата чыгарылган очерклар сериясе ашыгыч төзелгән. Аларның күбесе безнең укучылары- бызга «Кызыл Татарстан» яки «Совет әдәбияты» журналы буенча күптән мәгълүм иделәр инде. Күбрәк көч куйганда, әлбәттә, яңа, тагын да актуальрәк һәм художестволырак очеркларны яздырырга мөмкин булыр иде. Татгосиздат, җирле советларга сайлауларга карата чыгарылган сериядә булган кимчелекләрне күздә тотып, укучыларга чын мәгънәсе белән художестволы очерклар бирергә тиеш һәм моны теге яки бу политик кампания уңае белән генә түгел, бәлки алдынгы кешеләребез турында очеркларны регуляр рәвештә баса барырга кирәк.