ШӘРИФ КАМАЛ АРХИВЫННАН
Шәриф Камал үзенең яшәү дәверендә бик күп хикәяләр, сәхнә әсәрләре, зур күләмле романнар язды. Чорыбызның политик һәм экономик таләпләренә карата художество әдәбиятында зур әһәмияткә ия булган әсәрләрен бирде. Үзенең идея һәм художество ягыннан оста эшләнгән әсәрләре белән социалистик илдә татар әдәбиятының классик язучысы булып танылды. Шәриф Камал утыз елдан артык иҗат иткән язучы. Аның архивы искиткеч бай. Анда 1909 елдан башлап 1942 елның 22 декабрена чаклы, ягъни язучының үлеменә чаклы, булган кулъязмалары, төрле конспект һәм көндәлек дәфтәрләре барысы да диярлек сакланган. Шәриф Камал иҗат эшенә бик җитди караган һәм үзенең эшен гаять сөеп, төрле яклап өйрәнеп эшләгән. Бик күп әсәрләрен берничәшәр вариантта язган. Образлар сайлауда һәм аларны исемләүдә шулай ук бик җентекләп эш иткән. Аның күп санлы исемнәр җыелмасы язылган дәфтәре бар. Ул бу дәфтәрдән әсәренә карап тиешле исемнәрне сайлап алган. Әсәрләренең исемнәрен билгеләүдә дә Шәриф Камал бик таләпчән булган. Мәсәлән, 1909 елда язылган «Уяну» новелласының өч исеме бар. Башта ул аны «Ике бичара» дип куя. Аннары «Пычрак мәхәлләдә бер кичә» дип исемли. Ләкин бу исемнәр әсәрнең эчтәлеген тулысынча ачып бирмиләр. Азучы канәгатьләнми. Ул әсәренә яңа исем эзли, борчыла. Ахырда’ таба: «Уяну». Шул исем белән хикәя матбугатка да чыга. Бу хикәянең кулъязмасы икенче яктай да характерлы. Ул Шәриф Камалның хикәя өстендә никадәр тырышып эшләвен бик яхшы күрсәтә. Кулъязмада геройның исеме баштан ахыргача Морат. Ләкин бу исем язучыга ошамый, ул аны Муса исеме белән алмаштыра. Гафифәнең үлеме кулъязмада түбәндәгечә бирелгән: «Гафифә Моратның күзенә тулы- тулы карап, тәбәссем идәр кеби ирен вә җөзиләрен азрак киерде вә көстенер кеби ике мәртәбә жйн сулыш эчкә чыкды... вә бик әкрен генә күз кабаклары түбән төшә башлады... Керпекләре керлеккә тимәй күзләре ярым-ачык калды, гүяки Моратка карап туймаган иде...» Шул ук урын «ахыргы вариантта’ (басмада) болай бирелгән: «Керпекләре керпеккә тимиче, күзләре ачык калды. Гүяки ул тирән бер фикергә чумды...» Яисә икенче урында: «Гафифә! — диде, — Морат Гафифәнең кровате янына тезләнде...— Морат Гафифәнең ак вЭ йомшак улан кулын битенә куйды...— Ике күзем! Гафифәм! Ник мине кызганасың, үзеңне бу хәлгә китергән залимның кабахәтен ниК яшерәсең! Кызганасың! Сөйлә, Гафифәм! Мин каторгага мөстәхыйК- мен, үлем җәзасына мөстәхый^ мен, — ди һәм үксеп-үксеп еЛЦ? иде...» , (l , J 101 ук юлларны Шәриф Камал болай яза; «Гафифә, җаным! Мин бит сине хаксыз рәнҗеттем, мин залим булдым, сине җәберләдем, бер юлга кичер, җаным... Гомердә болай итмәм, — диде. Ул инде үксеп- укссп елый иде». Күрәсез, җөмләләр никадәр җыйнаклана, ә аларның эмоциональ көче никадәр арта бара. Безнең азучыларыбыз, бигрәк’ тә яшь язу- чыларыбыз, Шәриф Камалдан сүз осталыгына, аз сүз белән тирән мәгънә бирергә бик нык өйрәнергә тиешләр. Октябрь Социалистик революциясен Шәриф Камал тирән шатлык белән каршы алды. Инде 1919 нчы елда ук ул большевиклар партиясенә керде һәм яшь совет хөкүмәтен ныгыту эшенә җиц сызганып эшкә кереште. Аның бу вакыттагы, ягъни 1919—20 иче еллардагы хезмәте турында Чкалов шәһәренең гыйльми эшчесе Сәгыйть Гайнетди- нов болай ди: «Бөек Октябрь революциясенең көчле дулкынлы көннәре. Бу көннәрдә шәһәрнең тирә-ягы фронтка әйләнгән, большевиклар партиясе җитәкчелеге астында бөтен көч ак бандаларга каршы көрәшкә тупланган. Шушындый каты көрәш белән бергә шәһәр эчендә, культура фронтында, бик җитди иҗади эш бара. Социалистик нигездә укытучылар союзы оештырыла. Укытучылар өчен төрле курслар ачыла, совет мәктәбенең нигезе салына. Халык арасында зур күләмдә политик агарту эшләре алып барыла. Менә шушы эш казанында безнең Шәриф ага Камал аерым бер урын алып тора. Мин аны бу вакытта укытучылар союзының өлкә (губерния) бүлеге прав, лениессндә член булып эшләвен хәтерлим. Кышкы көннәр, шәһәрдә ягулык җитешми, учреждениеләр тиешенчә ягылмый. Эштә һәркем өске киемнән утыра. Шәриф ага өстенә шактый гына искергән, төсе уңа башлаган, билле, камасыз тун, башына кырыла төшкән каракүл пиенең казначей-кассиры да, снабжение эшләре мөдире дә иде. Ул лекциядокладлар үткәрү белән берлектә, бу эшләрне бик зур- игътибар һәм намус белән үз вакытында башкара иде». Бөек Октябрь революциясе Шәриф Камалның иҗатына чынбарлыкны художество образлары аркылы бөтен тирәнлеге белән чагылдыру өчен киң мөмкинлекләр ачты, һәм Шәриф Камалның иҗаты чын-чын- лап чәчәк ата башлады. Ул үзенең, әсәрләрендә капиталистлар экспло- атациясеннән азат ителгән һәм социалистик хезмәт шартларын дат фидаиләрчә эшләүче совет кешеләренең художество образларын чагылдыра башлады. 1937 нче елда аның иң зур әсәренең беренче кисәге — «Матур туганда» басылып чыкты. Шул ук вакытта ул бу әсәренең икенче кисәген — «Ныклы адымиар»ны язуны дәвам иттерде. «Совет әдәбияты» журналының 1939 нчы елда чыккан 8, 9, 10, 11 саннарында» 1940 нчы елның 1, 2, 3, 5, 6, 7, 8 һәм 11 саннарында «Ныклы адымнар»ның аерым кисәкләре басылды. Ләкин Шәриф Камалның» вакытсыз үлеме аркасында б> әсәр ул исән чакта аерым китап булып басылып чыга алмады. Кулъязмалар арасында романның түбәндәге- планы бар: II «Ныклы адымнар» 1921—1925. III «Киң сулыш белән» (С широким дыханием) 1926—1929. IV Тагын биеклеккә, югарылыкка... 1930— 1934. V .........................................1935—193Z Димәк, язучының икенче кисәкне генә түгел, өченче, дүртенче, хәтта бишенче кисәкләрен дә язу планы булган! Шәриф Камалның архивында тулы килеш көндәлек дәфтәрләре 3. Байгильдеева, Ф. Вагазова Ахыргы вариантта (басмада) шул бурек киеп йөри иде. Ул правлен- Шәриф Камал архивыннан сакланган. Язучының иҗатын өйрәнү өчен алар да гаять бай материал бирәләр. Биредә без аның көндәлекләреннән аерым мисаллар гына китерәбез. Совет шахтерлары тормышын өйрәнү өчен Шәрпф Камал 1937 елда Донбасска бара. Бу турыда көндәлегендә түбәндәге юллар бар: «19/VII. Сталинога килдем. Иптәшләр белән таныштым». «24/VII. Парторг һәм культпроп белән сөйләштек». «25/VII. Райпартком секретаре белән сөйләштем һәм кич белән кинәшмәдә булдым». Бу көндәлектә Шәрпф Камалның социалистик Донбасста нәрсәләр һәм кемнәр белән кызыксынуы, тормышны никадәр тирәнтен өйрәнүе бик җанлы чагыла. 1939 елда Шәриф Камал колхоз тормышын өйрәнү өчен «Кызыл Байрак» колхозында яши. Көндәлек дәфтәрендә болан ди: «Волганың түбән ягына таба йөрергә чыктым. Боз яңарак каткан булганга күрә ахрысы, урын- урын шарт-шорт килә. Көн җылы, күк йөзен сыек болытлар каплаган иде. Бакенщик будкасыннан бераз үткәннән соң кире кайттым. Бер сәгать вакыт үтте. Юлда Теньки- дән җырлап кайтучы бер агай-эне белән очраштык. Бер такмагы болай (мин ишетеп калган кадәрссс): Агы иделгә басма салдым, Сыгылмаска, батмаска... 24/XII 39 ел (якшәмбе). Көн буран. Ләкин ул хәтле суык түгел. Шелангыга депутатлар сайларга бардым. Исаевны райсоветка, Зәй- нуллинны сельсоветка үткәрү өчен тавыш бирдем». 1941 елның 22 нче июне. Фаши* стик Германия Совет иленә каршы һөҗүм башлый. Сугышның беренче көннәреннән үк Шәриф Камал үзенең каләмен дошманны тар-мар нтү эшенә юнәлдерә. Безнең хак эшебезнең тормышка ашачагына нык ышаныч белән үзенең «Әлбәттә, җиңәчәкбез» дигән очеркын яза. Сугышның беренче көненнән баш. лап язучы көндәлек дәфтәренә иң мөһим булган күзәтүләрен язып бара: «22/VI, Германия һөҗүм башлады 3/VII. Иптәш Сталин чыгышы. 15/VII. Вязьма юнәлешендә каты сугышлар бара. Дошман үзенең кабахәт тырнакларын Москвага таба сузып маташа. 8/XI. Соңгы 3—4 көн эчендә дошманның һөҗүм хәрәкәте йомшаганлык, хәтта урын-урын туктатылып, аңар каршы контрһөҗүмнәр башланганлык хәбәр бирелә (Москва юнәлешендә). 10/XII. Соңгы хәбәрләрнең иртәнге чыгарылышында Тихвинның дошманнан әрчелгәнлеген хәбәр иттеләр. Шатландым. 11/XII. Дошман Едсц шәһәреннән бәреп чыгарылган. Күңелгә уңай». Шәриф Камал бөек Ватан сугышы көннәрендә барлык совет кешеләре кебек бары бер теләк — дошманны тизрәк тармар итү теләге белән генә яшәде. Совет Армиясенең данлы җиңүләре турында ишеткәч ул, чын күңелдән сөенеп, «шатландым», «күңелгә уңай» дип язлы. Шәриф Камалның архивы —- патриот язучының уйларын чагылдыра һәм ул үзен һәрьяклап өйрәнүне көтеп тора.