Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘНӘС КАРИ КЫЗЫМА Шикәрдәй карлар өстенә Көмеш тамчылар сибеп, Матур яздан хәбәр биргән Ләйсән яңгыры кебек, Көр, дәртле тавышың белән Дөньяга килдең, кызым, Тормышыбыз ямен күреп, Елмаеп көлдең үзец. Син бит яшьлек языбызның Иң беренче тамчысы, Шат күңелнең куанычы, Җырларның илһамчысы. Иң гүзәл хисләр, хыяллар, Теләкләр сиңа бездән; Дөньяга шаулап килгән күк» Шаулап үсәрсең тиздән. Якты булсын киләчәгең, Безнең теләкләрсыман, Катлаулы тормыш юлында Тик алга үрлә һаман. һәркайда да кыюлык һәм Эш белән балкы, кызым, Намуслы бул ил алдында» Кызы бул халкыбызның. 74 ГАЗИЗ НӘБИУЛЛИН ИҢ ЯРАТКАН КЕШЕМ — Иң яраткан кешең кем? — дип Сорасагыз сез миннән, Бер минут та уйлап тормый Төп-төгәл жавап бирәм: — һәр кешедән артык итеп, Сталинны яратам: Ул — миңа бәхет бирүче, Ул — минем туган атам. ТАНТАНАЛЫ Эшкә ашты хыялларың — Син пионер сафында. Тантаналы вәгъдә бирдең Иптәшләрең каршында. Ил алдында ант иттең сип, Бу антың изге булсын. Ал галстук сиңа шуны Гел хәтерләтеп торсын. Үрнәк бул син һәр кешегә, Нык үзләштер белемне. Тормышыңнан артык күреп Ярат туган илеңне. Яклый бел син Ватаныңны Олег Кошевой кебек. Олылап телгә алсыннар: — Ул бит пионер!—диеп ДӘРЕСКӘ ХӘЗЕРМЕСЕЗ Бигрәк күп сөйләшәләр Гәрәпша белән Лотфи; Ничек ар»мый авызлары, Телләре-телгә йок.мый. Гәрәпшаның хыялы зур — — Батыр булсаң иде, — ди, Халыкара ярышларда Рекорд куйсаң иде, — ди. Ә Лотфыс ул кадәр үк Еракларга сикерми; — Комбайнчы булыр идем,— Шулай минем фикер, — ди. Малайларның хыялларын Әллә инде ишеткән, Гыйльмениса килеп чыга Түр бүлмәләп — ишектән. — Уйларыгыз әйбәт, — ди ул,— i Бик еракны күрәсез. Ә иртәгеге дәрескә Хәзер микән менә сез? БЕЗНЕҢ ХӘМИТ Нинди уңган безнең Хәмит, Ничек мактап язмассың, 400 потлап ашлыкны 'Саклап алып калгачтын. Ничек итеп саклаган ул, Янгынны сүндергәнме, Ашлык төягән ’вагонның Тишелгәнен күргәнме? Юк, белмисез! Быел кырда Мен тычкан үтергән ул. , Шуның белән колхозына Зур файда китергән ул