Логотип Казан Утлары
Драма

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ

(ДРАМА) Катнашучылар Муллан, ур Вахитов, Үзәк мөселман эшләре комиссариатының җитәкчесе. Нәби В а х и т о D, аның энесе. Хәрби коллегия члены. Ә җ и м, Мулланурның ян сакчысы. Орлов, партиянең Казан комитеты секретаре, Казанның оборона штабы башлыгы. К а н ш и п, Реввоенсовет члены. /М и ф та х о в, полк командиры. Гамирский, полкта шгаб башлыгы. Т и м е р б а й. тимер юл эшчесе. М о х ә м м ә т х а н, карт. М и ң н е я; а м а л апа. Петров, эшче, соңыннан дружина башлыгы. .X ә т м и. Вахитов кулындагы аерым ком анда ны ң к ома н ди р ы. Габделбәр Сатаев, милли шурачы. Т а р т ю ш о в, сул эсер. Гарифҗан Атабае в, миллионер. Вазыйфа бикә, аның кызы. К ә б и р Г а л и м у л л и н, Вазыйфа бикәнең ире, галим. Зөһрә, Атабаевлар тәрбиясендә үскән ятим кыз. Карабанов, күзәтче, фронт шта- ’бынпан. Резников, җәза отряды башлыгы. Г ә р ә е в, контрразведкачы, акгвардеец. 11 б р а һ и м, эшче, элемтәче. Маруся. Арсланов. Командирлар, интервентлар, халык, гаскәр, дружипниклар. Вакыйга 1918 нчс елның август көннәрендә, Казанда бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ 1918 нчс елның 5 нче август көне, кичкә табан.- ГуГком бинасында бер бүлмә. Диван, икс йомшак күн урындык. Кызыл япкан өстәл, телефон Унда, сәхнә тө 'ендә, залга чыгыла торган ишек, сулда коридорга ишек. Стенада Маркс белән Ленин рәсемнәре, кызыл материя белән ураткан. Почмакта тәртипсез сөяүле мылтыклар, идәндә патрон тасмалары, тартмалар. Тәрәзә яңагында кичке кояш нурлары. Пәрдә ачылганда нык басып килгән аяк тавышлары белән коридордан Сегничә дпужипник килеп керә. Җиңнәренә кызыл бәйләгән, төрле кыяфәттә эшчеләр. Арада бер инвалид солдат, бер якка янтая төшә. Маруся — кызылдан киенгән. М а р у с я (ишекне алдан ачып кереп, арттагыларга). Менә бу нәрсәләр... (Тегеләр мылтык, тартмаларын тышка ташырга тотыналар). Пива л и д (оч мылтыкны тагып, дүртенчесен тотып карап, Марусяга). Иһи. Моның белән акларны ата алмассың. (Күрсәтә). Магазин коробкасы юк. М а р у с я. Зыян юк, безнең команда атарга өйрәнгәндә яраган иде.И н’вал и д. Сезнең команда? (Тешен күрсәтеп көлә). Женский?.. Әйт, винтовкада ничә часть? Маруся. Я, барыгыз, бар. Анда складта карарлар. Авыр түгелме сиңа?. z Инвалид (дүрт мылтык киеп). Безгә күнегәсе калмаган. (Чыга). Орлов, Мнфтахов, Карабанов керәләр. Орлов (олайганрак. элекке идән асты кешесе; керә-керә Марусяга). Я. пичек, 'Ларуся, бетерәсезме? М а р уе я. Л1енә шулар гына калды, Петр Алексеевич. (Чыга). Кар а б а но в (элекке офицер, шакты л көяз, үзен иркен тота). Дружинниклар?/.* (Утырып, Орлсв.ха) Ләкин юкка гына өшәндермисезме? Чехларның яңадан да Казанга десант төшерә алу ихтималлары юк бит. (Көмеш портсигарын чыгара). G р л о в (тәрәзәне ача, урамнан аратирә копан а тавышлары килә. Карабановка). Ничек? Әллә сезнең анда, фронт штабында да, шундый ук фикер бармы? Карабанов. Анда белмим, ләкин м.ш үзем моңа тәмам ышандым. Я карагыз, нәрсә булып чыкты бүгенге десантлары? Адәм хурлыгы: суга батып, янып беттеләр бит. Яңадан килергә? Әнә бүген Сслан тауларына безнең батареялар куела. Орлов (Мифтаховка). Утырыгыз, М ’фтгхов иптәш. (Үзе сстәл артына утыра. Кдрабансвка). Сез шул а й у й л ы йс ы з м ы н и? Карабанов. Әлбәттә. Аннан соң, д ;рссен генә әйткәндә, шәһәрне саклау ул, гражданнар эше дә түгел. Бигрәк тә инде фронт 'штабы үзе шул шәһәр эчендә торганда... Әмма ләкин безгә комачау ясаулары бар, минемчә. Әйтеп куйыйм: иртәгә шәһәр астында безнең артиллерия сынау атышлары ясый. Халык ни булды дип паникага төшмәсен тагын. Орлов (шалтыраган телефонны алып). Алло. Ә? Бөтен коммунистлар кораллана. Татар комм; нист- лары? Ничә кеше? Ә? Иптәш Зусвка мөрәҗәгать итәргә. (Куя). К а р а б а н о в. Сездә инде өч мең мылтык. йөз мең патрон запасы бар? О р л о в. Моңа каршы, беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтим: сезгә безнең • Коммунарлар клубында ничә патрон барлыгын белү кирәкми, әмма ләкин разведкагыз дошманны шулай төпчен торса, ул башка эш. Ул чагында, бүгенге кебек көтелмәгән десант куркынычлары булмас та иде. (Коридорда тарткалашу һәм кызу аяк тавышлары). Ул ни анда? (Ишек кинәт ачылып китә дә, Петров хатын-кыз киемемдәге Гәрәевие бүлмәгә тортов кертә, аннан үзе керә. Гәрәез юка шәлгә төренгән, киң күлмәктән, Петров, урта яшьләрдә эшче, мыеклы). Петров (ишеккә кире атыл- макчы булган Гәрәгвие терсәге белән кагып җибәреп). Я әле, изүне чишеп сөйләшик. Мин сезнең белән якыннанрак таныш буласым килә. Исемеңне дә әйт! (Яңагына чабып җибәрә). Карабанов (сикереп барып җитеп, Петровны йолкып алып). Сез нишлисез? Хатын-кыз кыйнау. Оборона штабында. Петров (Гәрәеңнең изүен ярып өлгереп, кулына тоткан килеш). КарагЬгз, нинди хатын-кыз бит ул. Тыштан кофта, эчтән офицер кгте- ле. Сезнең урамыгызда бу, чекист иптәшләр! (Өстәлгә бер пачка прокламация китереп сала). Аныкы. О р л о в. Биредә Чека түгел, сез ялгыш алып кергәнсез, иптәш. (Прокламацияне карап). Нәрсә сот бу? М и ф т а х о в (үзен тота белә торган, салмак кына командир, чибәр кеше. Сары чүбек кәгазьгә басылган бер прокламацияне алып карай). Уһу, татарча? (Эчтән укый). Орлов (Петровка). Сез үзегез кем буласыз соң? Петров. Минем фамилиям Петров. Сменадан чыктым, кайтып к.чләм, алдымнан бу бара. Шикләнә калдым бит: атлый бу — итәге тезенә урала. Карыйм, тукта, мин әйтәм, Мулланур Вахитов з хатын-кыз булгач, азрак түгәрәк килгән булырга кирәк бит. Кулбашы киң моның, янбашын карыйм, әллә нәрсә: очлы такта шикелле, җитмәсә. Я әйтегез, кайчаннан бирле Казан урамында шундый дүрт кырлы хатыннар йэри • башлады? (Гәрәевкә атлап куя, Гәрәев куркып икенче якка елыша). О р л о в. Тынычланыгыз. (Прокламацияләрне тотып). Боларын ничек таптыгыз соң? Петров. Ә... мин аны... аз гына чг. рткәләп алдым... Коридорда. Эченнән коелды... Орлов (Мифтаховка). Прокламацияме? Мифтахов. Әйе. Мөселманнарны советка каршы баш кутә- - рергә өнди, большевиклар сезгә автономия бирмәячәк, ди. Идел- Үрал штаты корырга чакыра. (Гәрәевкә). Кайда басылган бу? Гәрәев (дәшми). Карабанов (Ггрәевдә). Дәшмисе!;? Контрразведчик? (Орловка) Петр Алексеевич, бу—Чека өчен генә түгел, иң элек безнең разведка өчен тел. Үзем белән штабка алып киттем мин моны. (Гәрәевкә) Я әле, барышня, каптырчы якаңны. Мин сине култыклап алыйм. Орлов. Болан итегез: иптәш Петров, сез хәзер аны үз кулыгыз белән Чекага кертеп тапшырыгыз, бу коридордан үтеп, күрше йортта. Аннан соң биредә иптәш Зуев янына кереп чыксагыз яхшы булыр иде. *■’ J Петров. Яхшы. (Гәрәевкә) Я! Орлов (Карабановка). Ә сез. разведчик иптәш, аны Чека аркылы ала аласыз. а р а б а и о в. Чека аркылы?.. (Чыга). М и ф т а х о в. Бу кеше белән дөрес иттегез, Петр Алексеевич. Элекке офицер. Ышану кыен. Орлов. Шуласрак күренә шул. Я, сезнең эшкә күчик: нәрсә сезнең анда, мөселман полкында? Гаскәрнең кәефе ничек? М и ф т а х о в. Бүген августның бише, Петр Алексеевич, кызу урак өсте. ’ Солдатлар кыр эшенә отпуск алабыз Дип торганда гына, көтмә гәндә бу хәл: Сембердә аклар, фронт тәртипсез рәвештә Казанга чигенә. Паника өстенә бүген бу десант. Бу хәлләр полкка тәэсир итмичә булмый, әлбәттә. Орлов. Иптәш Мифтахов; үткән айны гына гарнизон чуалышы вакытында сезнең полк Казанда бик нык революцион дисциплина күрсәткән иде. Сездә бит аңлату эше яхшы’ алып барыла, кадрлар җитәрлек. Мифтахов. Кадрлар?.. Авторитетлары юк, Петр Алексеевич Вахитов Мәскәүдә, Камиль Якуб Мәскәүдә. Ә монда полк яртыга төште. Ике батальоныбызны Дутовка каршы җибәрдек бит. Кайда яңа өстәмә? Орлов. Ансы билгеле, бөтен көч Казаннан фронтка китеп бетте Биредә латыш полкы да, сез генә. Шәһәрнең татар ягы ничек соң? .М и ф т а х о в. Печән базарын әйтсәгез, ул инде мондый вакытт; билгеле. Аида инде хәзер чех артыннан япон, .япон артыннан Америка килә дип сөйли башлаганнар. Эшнең дөресен генә беркем дә аңламый. Я менә, хәзер генә безгә бу разведчик кисәге нәрсә сөйләп китте? Нинди десант? Каян килгән? Кая киткән? Безнең флотилия кайда? Ник Свияжскпдан безнең частьлар Казанга килми? Мин паникер кеше түгел, алай да күрәм, хәл шактый чуалчык. Ансы җитми, күрәсез, шәһәрдә итәкле офицерлар, шушындый прокламацияләр. О р л о в. Бирегә хәзер Реввоенсоветтан Каншин килеп җитәргә тиеш. Ул бу вакыйганың эчендә булган. (Прокламация тотып.) Ләкин мондый ахмак прокламацияләрнең татар массасы эчендә көче булмаска тиешле. Бигрәк тә гаскәр арасында. Автономияле республикага Ленин һәм Сталин иптәшләр кул куйганлыгын халык белә бит. М и ф т а х о в. Ансы, һичшиксез, шулай, Петр Алексеевич: югыйсә бит хәл ничек? Гаскәргә азык юк, атка фураж юк, шәһәрдә паника, шулай булса да, безнең егетләр мондый провокацияләргә бнрелмәя- Н. Исәнбәт 4 чәкләр. Ни өчен? Чөнки сыйнфый мәсьәлә дә, милли мәсьәлә дә дөрес чишелгән. Гаскәргә болар рух бирә. Тик менә биредә, партия сафында Граспик дигән берәү бар. Ул автономиягә каршы кампания алып (эарып маташа. Орлов. Граспик ул фракционер. Шул ук Вахитов үзе аныц меньшевик икәнен иптәш Сталин алдында торып фаш итте бит. Эш хәзер анда түгел. Безгә хәзер бик кызу гына оборона эшен оештырырга кирәк: мобилизация эшен рәткә салырга, мөмкин чаклы татар эшчеләрен дружиналарга тартырга, татар ягында матбугат эшен төпле итеп җәелдерергә. Хәлбуки, бу эшләр берсе дә юлга салынмаган бит. М и ф т а х о в. Мин сезнең белән нәкъ шул хакта сөйләшмәкче идем дә. Хәл моңа килеп җиткән икән, безгә ярдәмгә иптәш Вахитовны чакырырга кирәк. Менә аның кешесе. Орлов. Вахитов иптәшнеме? Мин аны беләм, ләкин үзәк аны безгә җибәрерме соң? Ул бит анда бик киң эш алып бара, фронтка бригадалар оештыра дип ишетәбез. М и ф т а х о в. Килер ул, Петр Алексеевич. Ул бит Казанда клуб ачудан башлап, армия, матбугат, республика оештыруга хәтле барысына да үз кулы белән катышкан. Татар массасы эчендә авторитеты зур. Совет өчен баш сала торган кеше. Ник кил.мәсен, вакытлы булса да килер, чакырырга кирәк. Орлов. Ул чагында менә нәрсә: хәзер штабның утырышы була. Сез бу тәкъдимегезне анда әйтегез. Мин бу эшне ике куллап яклашам. М и ф т а х о в. Менә бу бик яхшы. Каяшин керә. О р л о в. Менә Капшин, үзе килде... К а и ши н (керә; чәчләре өерелгән, гимнастерка якасын ычкындырган; янганпешкән хәлдә. Тоз генә басып, туры өстәлгә, графинга уза. Салып йотлыгып су эчә, чәчен артка сыпырып көрсенеп куя). Орлов. Иптәш Реввоенсовет. Менә без монда аңламый утырабыз: нәрсә булды ул безнең флотилия белән? Иртән генә Трофи- мовскийдаи хәбәр алдык, дошманны Тәтештән түбән куып барам, дигән иде, көндез монда аклар десант төшерә? Ыәрсә соң бу? К а н ш н н. Трофимовскпй. Бөтен эшне шул чуалтты да. Башта ук әйттем, бу кеше фронтта да эшне генә пычратачак дидем. Әнә үзе хәзер «Миссури» пароходында адәм мәсхәрәсе булып, Казан турысыннан югарыга узып качып киткән. Пароходы нәрсә бит? Гарем. Типичный Волга юлбасары. Тоту белән атарга үзен. Орлов. Ярый. Свияжский белән хәбәр алыштыгызмы соң? Ни өчен андагы частьлар һаман Казанга китерелми? К а н ш и н. Хәбәрләшү генәме? Әле генә телеграмма дуэле булды. Без әйтәбез: Казанга судан дошман килә, андагы частьларны ашыгыч рәвештә монда җибәрегез. Алар аннан: латыш полкын җибәрдек бит, анда сезнең мөселман полкы да бар... Без әйтәбез: фронт штабы Казандагы бу көчне җитәрлек тапмый, ярым-ярты бу ике полк белән көнчыгыш фронтын тотып булмый... Алар аннан: сезгә хәзер генә бер часть белән Вахитов үтеп китте... Менә бит ничек ул. М и ф т а хо в. Вахитов? К а н ш и н. Вахитов. Орлов. Димәк, иптәш Вахитов Казанга килә. Туктагыз әле... Кайчан булды ул телеграмма? . К а н ш и и. Менә.бер сәгать тә юк. М и ф т а х о в. Алай булса, бәлки ул килеп тә җиткәндер? К а п ш и и. Ихтимал. Орлов (Мифтаховка). Менә күрәсезме? Әгәр дә ул үзе белән тагын зур гына бер часть та алып килсә. Бу әйбер без әйткән әллә ничаклы мәсьәләне берьюлы хәл итә. Урамда агугомобиль быргысы. I Мифтах'ов (башын күтәреп). | Мулланур Вахитов 5 Туктагыз! (Тәрәзәгә ташлана). Бер кызыл машина, егетләр! Иптәш Вахитов бит бу! (Куанып, каршы алырга чыгып китә). Орлов. Я менә. Ахырында. Сез аны беләсез бит? К а н ш и н. Бераз беләм. Зур акыл иясе, оратор. Орлов. Татарлардан аннан да зур работник юк. Дөрес, аның шәрык культурасын үзенчә идеаллаштырып аңлавы да булмады түгел; ләкин ул безнең партия тәрбиясендә чыныга барды. Соңгы вакытларда инде ул турыдан-туры Ленин, Сталин' иптәшләр тарафыннан җитәкче эшкә күтәрелде. Татар буржуазиясе, Вахитов дидеңме, зыяндаш тоткан кебек калтырый хәзер. К а п ш и н. Килә... М и ф т а х о в (алдан ишекне ачып керә). Бирегә рәхим итегез, нпФәш Вахитов. Мулланур Вахитов уртарак буйлы, плащтан һәм черкас бүректән, эчтән билендә хәнҗәр, итектән; күкрәгендә һәм бүрегендә йолдыз, эчтән ак яка. Нәби В а х пто в — Мулланурдан гәүдәгә биегрәк^ түгәрәк йөзле, өскә борган кечерәк мыеклы, офицер йөрешле, матур, ләкин йомшак табигатьле. Ә җ и м о в — матрос киемендә. Патрон тасмалары, бомбал :р таккан. Калын, зур гәүдәле — Әҗе мишәре, арттан керә дә тукталып кала. Орлов. Иптәш Мулланур Вахитов. Вахитов. Петр Алексеевич. Исәнмесез! (Күрешә, аннан Каншин һәм башкалар белән күрешәдер). Иптәш Орлов, мин сезгә килдем. Рөхсәт итегез, мандатымны тапшырыйм. Орлов (алып карап, урыиы- упыны белән ишеттереп укый). «Казанны аклардан саклап калуда һәм татар пролетариатын дошманга каршы көрәшкә оештыруда ярдәм итү өчеп...» «Һәм шулай ук хәлләр рөхсәт итсә проекттагы автономияле совет республикасының учреди- тельний съездына хәзерлек алып бару өчен җибәрелә». «Урындагы партия, совет, хәрби оешмаларның иптәш’ Вахптовка мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтүләре сорала... Нәкъ белгән кебек вакытында кайтып төштегез. Утырыгыз әле. (Култыклап диванга алып килә. Икесе диванга, башкалар урындыкларга утыралар). Москва ничек калды? Вахитов. ЛАоскваны аны хәзер танымассыз. Таш кайный. Урам тулы командалар, мобилизация дә формирование. Чын мәгънәсе белән революция штабы. Барысының да авызында Идел белән Казан, Волганы интервентлардан тазарту гына. Орлов. Владимир Ильич ничек калды? . Вахитов. Китү алдыннан гына менә хәрби коллегиябез белән янында булдык. Без аңа турыдан- туры фронт үзәгенә Казанга күчеп эшләргә теләвебезне әйттек, ул моны бик хуплап каршы алды. Владимир Ильич бит ул гаҗәп кеше. Дошманның басымы арткан саен ул ныграк энергия белән эш алып бара. Хәзер ул, мәсәлән, Иделне интервенциядән тазарту өчен, иптәш Сталин белән моңарчы дөнья тарихында булмаган бер чара алып бара: күреп торыгыз, иптәшләр, тиз көннән Балтик флоты Волгага күчәчәк. К а п ш и и. /Мариинский системасы аша. Менә бу номер! Вахитов. Менә инде шул вакыт эчендә, без ничек тә интервентларны Казанга үткәрмәскә, аларны монда буарга тиеш булабыз. О р л о в. „ Бу эш ничаклы тиз булса, шул чаклы яхшы. Югыйсә әнә Трофимовский көймәләре белән без бүген монда мәсхәрәгә калып беттек. Вахитов. Ләкин без Мәскәүдән чыкканда монда хәлләрнең кинәт болан кискенләшүен белми идек. Килеп төшәбез, — вокзал таланган, бер тәрәзә юк, шуның өстенә анда тагы чуен койма шикелле бронепоезд... К а н ш п н (сүз кыстырып). Сүзегезне бүлим: ул бронепоезд хәзер моннан китәргә, Казан белән Идел күпере арасында йөреп торырга тиеш иде. Паровоз бирелмәгәнмени, күрмәдегезме? Вахитов. Күрмәдек. Кешеләр бар да: десант, десант, дип сөйлә- Н. Исәнэәт 6 шәләр. Ниткән десант? Тиз генә сводканы алып карыйбыз, анда — сез җгщәбез,’дигән. Нәрсә бу? Шуннан командабызны вокзалга куеп, тиз генә бирегә — Губхомга чабабыз. Монда килсәк, Губком гына түгел, димәк хәзер Оборона штабы да икән. Орлов. Нәкъ шулай... К алшин. Гафу итегез, сез команда дидегез, частьлар белән килдегезме? В а х и то в. Кечкенә бер часть, f тг.льән д :ргә ярый (Тегеләр бер Смрсгнә карашглар). Минем үз ку- л:-:ма караган особый команда ул. Билгеле, сез мондый хәл эчендә /ррак частьлар көткәнсез. Ләки i безнең батальоннар Пенза астында фронт тэта, Мәскәү юлын с .клый- г ир, аннан ала алмыйбыз. (Мифта- ховка) Ишеттегезме, биредән Дугозла каршы җибәрелгән батальоныгыз анда нишләгән? Сугышта бәген фронтка дан казанган. Безгә хәзер .мондагы полкны да ШУЛ рухта тотарга кирәк булачак. (Орловка) Кыс. насы, без Мәскәүдән чыкканда, мондагы мобилизациягә ышандык, эшне тиз генә яңа формированиедгн башлап җибәрербез дип уйладык. Шулай ук биредә частьлар бик аз калдымыни? К а нш и н. Менә мөселман полкы да латыш полкы гына. Алар да ярты гына состав. Әйтегез әле, сез Свияжскидаи үткендә, белмәдегезме, ни өчен андагы частьлар бирегә җибәрелми икән? Вахитов. Свияжскида? Мин аяда хәрби совет члены Юреневны күрдем; ул фронт штабын биречән Свияжскига күчерү фикерендә. Шул хакта Мәскәү белән сөйләшү алып бара. Орлов. Алайса, частьлар шуның өчен бире җибәрелми тора икән, аңлашылды. К а и ш и п. Ләкин аңа карап һич тә безгә җиңел түгел. Вахитов. Нәрсә соң бу? Идел ярлары ныгытылдымы инде? Фронт штабы нинди чаралар күрде? Кан ш и н. Мин әйтим монсын. Без фронт командующие белән Ослан тавына чыгып урыннар карап кайттык. Ул анда батарея куярга дип минем алдымда боерык бирде. Аннан хәзер Иделгә баржалар батырып, дошманның юлын буарга кушты. В а х и т о в. Алайса хәзер бата- роялар куелды инде? Без хәзер Иделдән дошман килмәс дип ышана алабызмы? К а н ш и н. Батарея кую эше Павлов дигән бзр офицерга тапшырылды. Хәзер ул машина белән анда китте. Н ә б и. Павлов — артиллеристмы? Мин аны белом бугай. ‘ К а п ш и н. Беләсез? Безгә аны ышанычлы кеше дип күрсәттеләр. Вахитов (уйлана). Н лгә? Әгәр дә батареялар тиешенчә куелса, Казанның судан оборонасы бераз вакытка тәэмин ителгән була. Ул арада без хәрби частьлар, дружиналар туплап өлгерсәк? Бөтен 'эш хәзер Иделне ныгытуда. (Телефон шалтырый). Орлов (телефонны алып). Алло. Тыңлыйм. Ә? Биредә. К а н ш и н. Мине?.. (Телефорны ала). Әйе, әйе, Павлов дисезме? Ничек, ничек? Әйе... Шофер? Ә? Командующийга әйтелдеме? Ярын, ә баржа? Ничек, ничек? Ах, бер генә? (Телефонны куеп). Һмм. (Иренен тешли). Орлов. Нәрсә ул? К а н ш и н. Менә бит нәрсә. Павлов Түбән Осланга барганда шоферы машинасын баганага бәрдергән. Н ә б и. Әлеге артилперистмы? К а н ш и н. Әйе. Павлов хәзер больницага китерелгән. Шоферы калкан. Орлов. Ничек соң ул? Явыз ният беләимени? К а н ш и п. Күрәсез, шофер безнең кеше булып чыкмаган. Вахитов. Алай булгач, Түбәи Осланга батарея куелмады булып чыга. Ә баржа? Батырылдымы сон, белмәдегезме? К а н ш и н. Әле эзлиләр. Бер геиэ баржа тапканнар. Мулланур Вахитов 7 Орлов. Нәрсә булды инде бу? Лвыр тынлык. Бары да җитди төскә керә. Тәрәзәдә кичке кояш кызыллыгы сүнә. Вахиюв торып, ияген тотып артта акрын гына йөренә. Орлов Каншин белән акрын сөйләшәләр. В а х н т о в (Нәбигә килеп, акрын). Нәби. Хәлне күрәсең.. Бүген безгә монда йокы булачак түгел. Әнпно күрен чыгарга да җитешеп булмас. Әгәр син хәзер аны күреп, минем килүемне әйтеп, тынычланлыоып китсәң? ЛАонда якын бит ул. И ә б и. Яхшы. С?:н монда булырсыңмы? . В а х и т о в. Юк, мин хәзер фронт., штабына китәм. Анда төшәрсең. Нәби. Киттем. (Тын гына чыга). Вахитов (тагын ияген тота. Лныц нэреше катылана, берәр әйләнә дә кинәт Орлов,ка килә). Петр Алексеич. Сезнең оборона штабының оператив планы бар бит ИНДО? Орлов. Әлбәттә, иптәш'Вахитов. С?з танышырга телисезме? В а х и т о в. ?*Аңн күз йөгертеп кёнә алыр идем. Орлов. Ул чагында хәзер без Зуев-янына керик. Ул анда бүген меңгә якын кешене коралландырды инде. Вахитов (Әҗимовка). Мин хәзер чыгам. (Әҗнмсвтан башкалар бар да түр ишеккә кереп китәләр). Әҗимов трубкасына тәмәке тутыра. Тәрәзәне ача тешә. Кабызз. У рам.та маршировка тапышлзры. Тартюшео керә, эчтән кьвыл «революционерка» күлмәктән, чандыр, озынча, кызу, фанатик кеше, кулбашы кызылын, өскәрәк каныккан; ниндидер су i ышчан кыяфәттә; кепка козырегы дүрт почмаклы булып алга озайган. Кергәч, тукталып кала. Ә җим. Кем сезне үткәрде? Т а рт ю ш е в. Пропуск белән. Миңа иптәш Граспик кирәк иде, мондамы ул, белмисезме? Ә җим (йомшак, дусларча). Граспик? Белмим шул, маем. Т а р т ю ш е в. Бәлки андадыр? (Үтмәве була). 0җпм (юлына тошә). Ярамый, маем. Тартюшев (коры). Ә, бәлки MI.нем б пк кызу эшем бар? Әҗим. Ярамый... (Өстәл артына терсәге белән таянып утыра). Бире штаб обороны, йөрәгем. Ә син бер чак утыр, ял ит. Әллә чигеп тә жибәр^осең? Пажалуйста, маршан- ский (Портсигарын ача). Кәгазь бар. Т а р т ю ш е в. Маршанский? (Утыра). Ашыгыч ашыгычын да... (Төрә, ирене белән ябыштырганда күзе Әҗммнең маңгаендагы язуга төшә). Аврора? Беләм сезнекеләрне. Анархист? Ә җ и м. Лнархиз? АхНархиз булса пи була? Т а р т ю ш е в. Анархистмы? Анархист булгач, сул. була. Анархист, сул коммунист, сул эсер — менә. (Өч бармагын янәшә күрсәтә). Күптәнме? Ә җ и м. Яңырак. (Кабызгычын төртеп). Бик кызу чабылсын, эш бар ахыр? Т а р т ю ш е в. Чапмыйча булмый монда. (Йодрыгын кысып, җимергеч итеп) Р...революция бу, иптәш. Монда бит бер контрреволюцияие басып өлгермисең, икенчесе китеп чыга. Менә тагын бик тиз генә чара күрергә кирәк. Әҗим. Контрга аңа .чара ни? Гылдавын тартып йөзәргә генә. Нинди халык соң ул? Т а р т ю ш е в. Шул инде, авантюрист, булды бит бер... бәла. Мин үзем Губисполкомда эшлим. Член. Ә ул, беләсезме, безнең Губиспол- комны таратып, урынына Совнарком куярга. Әҗим. Чекага тотып бирергә үзен. Кем соң ул андый? Т а р т ю ш е в. Әле сез ишетмәдегезмени? Вахитов кайткан ич. Ә җ и м. Вахитов дисең? Т а р т ю ш ев. Соң шуны әйтәм ич. Хәзер үк безгә Граспикны табарга кирәк. Әҗим. Ә нәрсә Граспик? (Тора. Өстәл артлап йөренеп куя). Тартюшев. Граспикмы? Ул сул коммунист. Вахитовны монда ул гына кисә ала. Алар электән. Вахитов монда автономия керт- мәкче була, ә Граспик керттерми, Вахитов шуннан Мәскәүгә... Менә инде* хәзер центрдан карар чыгартып алып кайткан, боевой частьлар Н. Исәнбәт белән. Нәкъ фронт чуалганда. Сизәмсезме? Менә шуңа Граспикны табарга кирәк тә. Ә җим. Граспикны? Та рт юш ев (тарта). Менә сез штаб оборона булгач, иң элек шуннан башларга кирәк бит инде. Мин әле мондц Губком дип киләм, кайчан булды бу учреждение? (Стеналарга карый). Ә ж им (Маркс белән Ленин рәсеменә күзе төшеп). Учреждение шул’. (Килеп Тартюшевның каршы- сына кун урындыкка утырып, тыныч кына.) Я әле • кесәңне актар, нәрсә бар? Тартюшев. To-есть... ничек кесәмне? Әҗпм. Менә шулай. (Аның пиджак чабуын нык кына тарта.) Нәрсә йөртәсең? (Тартгошев.ның эчке кесәсеннән наганын сикертеп чыгарып ала да тиз генә барабаныннан патроннарын учына бушатын, наганны өстәлгә сала). Т артюшев (сикереп торып, исенә килеп). Ничек? Ни өчен минем патроннарны бушатып аласың син? Протестую. ( Наганга сузыл макч ы була). Ә ж и м. Алалмыйсың. (Телефонны алып.) Мин сине хәзер Чекага бирәм. Алло... Тартюшев (кычкырып, йодрыгын төеп). Не имеет права. Мин Губисполком члены. Мин үзебезнең комитеттан килгән. Әле сез монда безне коралсызландырасызмыни? (Түр ишеккә бара, аннан Орлов чыга). Орлов. Акрын. Нәрсә бу? Тартюшев. Иптәш Орлов?.. Я әйтегез, бу ни эш? Безнең сул социалистреволюционерлар комитеты мине хәбәрләшү өчен ашыгыч бирегә җибәрде. Монда сезнең кешеләрегез наганымны суырып алып, патроннарын бушатып алалар. Ә җим. Бу адәм иптәш Вахитов өстеиә провокация сүләде. Хәзер үзен Чекага озатуыгызны сорыйм, иптәш комиссар. Тартюшев (Әҗимгә), Туктагыз. Мин монда сөйләсәм үз исемемнән түгел, үзебезнең комитет исеменнән. Сез монда катнашырга тиеш түгел. Әжнм чыкмакчы булып тора, Орловка карый. ОрлсЕ «утыра бир» дигән кебек кулын аска изәп куя. Әжим арттарак утыра. Тартюшев • (Орловка). Эш шунда: хәзер генә Вахитовның Казанга кайтуы турында хәбәр алынды. Турысын әйтергә кирәк: мондый җаваплы вакытта Вахитов кебек кораллы кешене Казанга кертү безнең комитетта бик зур шөбһә тудырды. Аның революция вакытында автономия күтәреп йөрүләре, яки башка хаталары... Орлов (бүлеп). Хәтерегезгә төшереп куям: Вахитов иптәш ин элек • Кызыл Армиянең үзәктән вәкаләтле бер комиссары, аның хакында мондый шөбһә таратуыгызга иң тупас провокация акты дип карыйбыз. Ишетәсезме? Без моңа рөхсәт итә алмыйбыз. Тартюшев. Туктагыз әле. Болан дисәгез сез безгә бик урынсыз гаеп ташлыйсыз. Әлегә чаклы без сул эсерлар һаман сезнең белән контактта эшләп килдек. Ә сезнең кичәге газетагызда безнең хакта нәрсә язылган? (Кесәсеннән газета чыгара, укый). Менә: «Эсерлар комитетында яшерен корал склады табылды. Бу эш безнең «дуслар» ныц яңа восстаниегә хәзерләнүе түгелме?» Карагыз, «дуслар» дигән сүз тырнак эченә алып язылган. Ягъни ансы без булабыз. Мондый хәл эчендә безнең өскә бу хәбәрнең басылып чыгуын нәрсә дип аңлыйк инде? Бу бит безгә яла ягу. Орлов. Ни өчен яла? Ул чагында кайбер нәрсәне исегезгә төшерергә рөхсәт нтегез. Сезнең эсерлар кулы белән Германия илчесе Мирбах үтерелде, шуның белән немец оккупантларының кулын чиштегез. Аннан Муравьевыгыз Ссмбсргә . килеп баш күтәрде. Аннан, фронтка бармас өчен, гарнизонны чуалттыгыз. Аннан сездән аракы склады табылды. Инде тагын менә корал склады табылган. Табылуы дөрес бит? Мулланур Вахитов 9 Т а р т юш ев. Дөрес, ләкин без ул коралларны дружиналар төзергә дип алдык. Орлов. Минем сүз көрәштерергә вакытым юк. Ә корал мәсьәләгезне Чека үзе тапкан, үзе тикшерер. (Телефон шалтырый, алып). Алло. Кем бу? Мәскәү. Хәзер, бер генә секундка... (Тартюшевка) Гафу итегез, мин Мәскәү белән сөйләшәм. Мине калдырыгыз. (Кулын селки). Т а р т ю ш е в (чигенә, туктап). Ләкин минем патроннарым. Әҗимгә күзе төшә. Әжн.м кинәт кулын идәнгә жи бәреп нәрсәдер алвапдай итә, Тартюшев. куырылып, арты белән бик тиз ишектән чыгып китә. Орлов (телефонга). АлЛо, Казан сөйли. Әйе, Губкомнан. Орлов. Исәнмесез? Әйе. Килеп җитте. Ә кем? Владимир Ильич кушты дисезме? Бик яхшы. Хәзер бөтен кагыйдәләре буенча, - урнашачак. Әйе, әлбәттә. Яхшы. Хәзер Оборона штабы торгыздык. Әйе, эшли. Шушы безнең бинада ук. Сводка ярты сәгатьтән әзер булачак. Яхшы. Алло... Түр ишек ачылып, аннан Вахитов, Мпф- тахов керәләр. Вахитов (Орлов алдына туктап). Әйе, Петр Алексеевич, таныштым Эш шуңа килеп җиткән, миңа хәзер үк сугыш операциясеннән башларга туры килә. Бәлки шул вокзалдагы бронепоезддан ук. Хәзер мин фронт штабына киттем. Безнең кая урнашу мәсьәләсе бар, Петр Алексеевич. Орлов (аңа). Хәзер сөйләшеп алыйк. Әле генә Мәскәүдән дә шалтыраттылар. Сезнең килеп урнашуыгыз белән кызыксындылар. Вахитов. Мәскәүдән? О р л о в. Әйе. Сезгә бит инде турыдантуры татар хезмәт ияләре арасында эш алып барырга кирәк булачак. Минемчә сезнең коллегиягә татар ягына урнашырга кирәк. М н ф т а хо в. Иң яхшысы, иптәш Вахитов, сезгә безнең полк штабына урнашу. Хәрби яктан да, болай да. Нәкъ Кабан буе. О р л о в. Аннан соң, онытмыйк, анда татао буржуазиясе дә бик очына башлаган. Күзләренә үк' кереп утырырга кирәк, онытып җибәрмәсеннәр. Вахитов. Бик яхшы. Сез дә хәзер фронт штабына барасыздыр бит, аларга да әйтербез. Орлов. Чирек сәгатьтән барып җитәм. Вахитов. Ул чакта киттек. Хәерле сәгатьтә.' Вахитов, Әҗим, Мифтахов чыгалар. Орлов (калып, артларыннан карап). Нәкъ кирәк вакытта Ленин безгә бу кешене җибәрде. Хәерле сәгатьтә. Пәрдә ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ 1918 елның 6 нчы август таңы. Платформада торган бронепоезд аркылы вокзал бинасының өске каты күренә. Ан ia «Казан» дигән сүз укыла. Кайдадыр, сул якта паровозның пышылдап сүн,с ишсюлә, ул тамашачыга күренми. Каршыда, бронепоезд янында Карабанов вагонга тотынган килеш басып тора. Ул муенын сузып, тын да алмыйча, бө.сн гәүдәсе белән бирелеп паровозның соңгы сулышын тыңлый. Кәефле йөзен әйлән.терә, аннан чүгәләп вагонның буксасын ачып карый. Җирдән ком алып тотып әйләнәсенә ка. ый, буксага салмакчы була. Аяк тавышы ишетеп кинәт турая. Буфер аркылы Габделбәр килеп төшә. Габделбәр (башыңда йомшак эшләнә, өстендә брезент кожан, беләгенә кызыл чүпрәк бәйләгән). Фу... көчкә үтеп кердем. Менә сез кайда... Исәнмесез. Карабанов. Сез бүген бик кызаргансыз? Г абделбәр (беләк чүпрәген тотып). Моны әйтәсезме? Ансыз үткәрмиләр... (Вагонга карап шикләнеп). Биредә, ничек? Беркем дә юкмы? К а р а б а н о в. Сөйли бирегез. Команда цейхгаузда. Н. Исәнбәт Габделбәр (ике кулын артка Vyen, аңа арттан килеп, янэшәрәк тсрып, акрын тавыш белән мөһим итеп). Кичә ком: ссар Вахитов кайтып төште. Төн буе фронт штабында киңәшләре булган. Сез белә алмадыгызмы, ни карар иттеләр икән? Карабанов (күңелле). Киңәшме? Алар анда киңәш итә торды, без мо::да эшләрең сүтә тордык. Г а б д е л б ә р. Юх бит, менә мшда бронепоездга • паровоз ки- гетел тагылган, ш\шың нәтиҗәсе г гегме? К а р а б а и о в (бронепоездга карап алып, кслеп, акрын җырлый). О, шарабан мои, о шарабан... (Аңа.) Пң яхшысы, шуны әйтегез: спирт алып килмәдегезме? I'а б дел бәр. Кая монда спирт? Сез бл~ай да кызма-а. Тыңлагыз әле. (Тагын янәшә килеп, тавышын төшереп). Бүген төнлә безгә теге яктан кеше килде. Офицер. Карабанов. Контрразведчик? Г абделбәр. Әйе. Хатын-кыз киемендә. Аның әйтүенчә, бүген төнлә алар Түбән Ссланга килгән булырга тиешләр. » Карабанов. Иске хәбәр. Телисезме. мин сезгә өр-яңасын әйтим: Түбән Осланда түгел, алар бүген монда, бу шәһәр астында. Габделбәр. Туктагыз, кайда монда? Карабанов. Кабан күленең аргы башында. Утарда. Габделбәр. Кайчан булды бу эш? Карабанов. Бүген төнлә. Г абделбәр. Десант? Димәк бм юлы аннан киләләр. Димәк... (Учын уа). Менә күрәсез, алар килеп тә җиткән, ә сезнең монда... (Каранып алып). Беләсеңме, ул офицер нәрсә әйтә? Чехлар Казан офицерларыннан бер дә риза түгелләр, ди, бөтен җирдә иң элек офицер баш күтәрә, чехларга алар юл ача, ди. Карабанов. Кем, аны шул офицер сөйлиме? Гәрәев? Ул анда аны сөйләгәнче итәген җыя төшсен. Ул кешенең башы өчен Чекада минем кулым ята. Г абделбәр. Ах, алай булса, аны да әле сез коткардыгызмыни? (Кесәсеннән ярты шешә спирт чыгара). Б.олай булгач, чыгармый булмый инде, җыегыз әле моны. Карабанов (җитез генә итеп, кыр сумкасына тыгып куеп). Шул, шул. Сез анда үзегезне карагыз, әфәндем. Безнеке сынатмас. (Аңа йозен борып, акрынрак тавыш белән). Сводканы бутадык. Десант әзер. Бер командабыз кичә төннән бирле Әрхәрәй тавында... Барын да әйтеп бетермим. Ярый. Кайтыгыз да әйтегбз байларыгызга: без алар- ның хөрмәтен онытмадык. Әмма ләкин менә сез, шурачылар, үзегез нишләдегез? Сезне бер дә эштә күреп булмый. Г абделбәр. Безнеме? Бары ике нәрсә тота: иң элек әнә татар ягына Вахитов кайтып төште, икенчесе менә бу... (Поездны күрсәтә). Бу кузгалса, безгә селкенергә дә юк: ике бистә арасына керә дә өстебезгә генә ата бит бу. Карабанов. Курыкмагыз, без сүндергән бу чуен тавын мең большевик тын белән өреп тә җылыта алачак түгел. Әйтәм бит, сезгә бары шул: Печән базарын күтәрергә дә фанатиклар кулы белән тиз генә Болак артын басып альгога. Теге вакыттагы кебек. Анда Сәрдар Вәесев штабын басып алсагыз, хәзер Вахитов штабын. Шунда ук сезгә корал да. Ә без үз ягыбыздан. Кузгалыгыз. Габделбәр. Белмим, сез нәрсә сөйләдегез, господин Карабанов. Ул Вәесев булсын ишан; 6v булсын комиссар Вахитов. Тегенең гаскәре булсын мөритләр моның — кораллы армия. Җитмәсә* ул Ленин белән туры чыбыктан эш итсен. Утырган кызыл машинасына хәтле Ленин биргән бит. Карабанов. Ә мин әйтәм сезгә: хәл хәзер шундый. Сез, шурачы әфәнделәр, хәзер ул Вахитовны штабы белән эләктерү артыннан йөрергә тиеш идегез, ишетәсезме? Безнең арттан йөрергә түгел. Мулланур Вахитов Габделбәр (кисәтеп). Гафу итегез. Гафу итегез... Бәлки мин шул эш белән бир'е килгәнмен дә, каян беләсез. Әзер торыгыз: комиссар Вахитов хәзер үз командасы Склон монда булачак. К а р а б а и о в. Монда дисезме. Ни очей? Г а б д с л б ә р. Менә шуны безгә белергә кирәктә шул — ни өчен? К а р а б а и о в (авызын күтәрә, аннан күңелләнеп). Хәер, килсен соң, аннан ни. Дөресен генә әйткәндә, Казанны аклар аласы калмаган, ул безнең кулда. Ул комиссарыгыз нишли ала? Габделбәр. Гафу итегез. Сез әле Вахитовны белеп җимермисез. Сез инде монда ике елдан бирле аның белән җыкка сабышкан. Шун- сын гына белегез: без монда бик юанын торсак, ул полклар гына гүгел, дивизияләр корып өлгерәчәк. Карабанов. Юк суз. Кем белән кора ул? Кем бара хәзер аның артыннан? Г а б д е л б ә р. Аныңмы? Чыгышларын ишетмәдегез? К а р а б а н о в. Оратор? Габделбәр. Оратор гына булса. Җен диегез. Мондагы массага аның җене кагылган. Бер торып сөйләдеме, авылы, шәһәре артыннан куба да чыга. Ишетәсезме? Килә. Каядыр вокзал артында тонык кына Тукай маршы ишетелә. К а р а б а н о в. Нәрсә ул? Милли марш беләнмени? Г а б д с л б ә р. Әлбәттә. К а р а б а н о в (тыңлап). Алгй ла, музыканың бик тантаналы яңгыравына караганда, комиссарның эше бик шәл булырга ошамый. Сез әле ни өчен аны бирегә б к ашыга дип уйлыйсыз? Шул тантана астында вокзал аша таярга килмиме? Г а б д е л б ә р. Юк, мин шунсын- нан куркам, ул бу составны чыгару *чен килмиме? Аны карагыз. Ка р а б а и о в. Тыныч булыгыз, мин булган җирдә комиссарыгыз составка ун адымнан да якынга килә алмас. Вагон көпчәкләренә ти.мер таяк белән суга- ‘•уга Тимербай керә. Т абделбәр (Карабановка). Акрын, бу алар кешесе. Күрәсез, составны озатырга ук чыкты. Т и м с р б а й (вагонның икенче ягы буйлап килә торган эшчегә). Иван. Буферны әйтәм...' Иван (арадан күрзнә). Ә нәрсә? Т и м е р б а й: (буферны күрсәткән булып, Габделбәрне карарга ишарә итә). Ямьшәйгән бит... Моны әитәм, президент эшләпәсе шикелле... К а р а б а н о в (Тимербайга** шелтәләгән булып). Ажрын кыймылдыйсыз, эшче иптәшләр, акрын. Я, булып бетәләрме анда, китәме состав? Т и м с р б а й. Бәлки инде -кнтәр дә. Күрәсез, комиссар Вахитов үзе килде. К а р а б а н о в. Комиссарның монда ни катышы бар? Т и м е р б а й. Ник булмасын, юллар инженеры ла ул. Карабанов (Габделбәргә). Ул әле инженер дамыни? Татардан? Габделбәр. Г афу итегез. (Тамагын кыра). Ничек. Безгә дә вокзалга барырга кирәк түгелме? Тимербай. Чыга алмыйсыз. Вокзал аның командасы белән камалган. Вагон буйлап үтеп китә. Г абделбәр. Ишетәмсез? Шушында көтәбезме? Карабанов. Сез китегез. Мин аларны күзәтергә тиеш. Г абделбәр. Мин дә калам Минем бар килүем аның өчен. Киләләр... Читкәрәк чан янына ба?а һәм ул анда тәмәке Урау, мундштукк i кидерү, аннан кабызгыч чыгарып кабызу белән мәшгуль. Вахитов, Әҗим, Нәби керәләр. Влхнто J шинельдән. Карабанов (куркып, үз алдына). Я, хода! Генералмы ул? Аңа честь бирүдән үземне тыя алмыйм... (Честь биреп аларга). Пароль? В а х и т о в. Кем сез? (Аңа текәлеп карый, аннан аз гына әйләнеп, чпттәрәк торган Габделбәргә күзе төшә). Габделбәр (тиз генә). Исәнмесез! Н. Исәнбәт 12 Вахитов (аңа эндәшми, яңадан Карабановка карый). И ә б и. Бу — күзәтче. Вахитов. Бик яхшы. (Анар туры барып). Әйтегез әле, иптәш: ни өчен бронепоезд һаман чыгарылмады? Карабанов. Мин сезгә җавап бирә алмыйм. Вахитов. Бирә алмыйсыз? Ни эчен бирә алмыйсыз? Карабанов. Димәк ки, тп’еш түгел. Вахитов (Нәбигә). Ул чагында без паровозга табан барыйк. Карабанов. Юк. Туктагыз... Мин сезне паровозга җибәрә алмыйм. В а х и т о в. Нәрсә сөйли ул? Ә җ и м о в (алга чыга, карабановка карап мишәрчә). Йөзәргәме үзен? Вахитов (Тимербайның кергәнен күреп). Хәзер белербез. (Тимербайга). Безгә сез кирәк идегез, Тимербай иптәш. (Аны алга алып килеп, үзенә генә). Монда тагын ике вагон булырга тиеш иде. Кичә без алып килгән. Тимербай. Корал беләнме? Бушаттык, Мулланур иптәш. Алар ышанычлы җирдә. Сезгә хәзер ачкычын китерергәме? Вахитов. Соңыннан, штабка китерерсез. (Бронепоездны күрсәтеп, калганнарга ишеттереп). Моны ойтә алмыйсызмы? Ни әчеп тора бу? Т и м е р б а й. Паровоз бозылган диләр ич. Вахитов. Шулай укмыни? Тимербай. Комиссар Юдин да бик аптырады. Машинистларга бик тиз генә тикшерергә кушты. Карабанов. Юдин иптәш складта кием, корал ала, бәлки сез аны үзен күрергә теләрсез? Вахитов. Зыян юк, Юдин иптәш анда мипсез дә башкарыр. (Нәбигә) Нәби. Хәзер менә бу Тимербай иптәш белән бар, белеп килче. эш нидә. Нәби. Яхшы. Тимербай белән чыгалар. Вахитов (Карабановка). Хәзер киде сезнең белән... (Кинәт Габдслбәргә борылып). Ах, әйе... Сез, әфәнде, ни өчен биредә? Габделбәр. Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк, Мулланур иптәш. В а х и т о в. Ләкин бер генә сүз белән әйтегез: ни бар? Г абделбәр. Мулланур иптәш. Мөселман ягы зур тәшвишкә төште. Сез Казанны ташлап чыгасызмыни? Вахитов. Әфәнде, сез бу сорау белән мөселман хәрби коллегиясенә килергә тиеш идегез; ни .өчен бирегә килдегез? Г абделбәр. Мөселман хәрби коллегиясе — ул сез, Вахитов иптәш. В а х н т о в. Сорауга гына җавап бирегез. Габделбәр. Мин карар бирдем, Мулланур иптәш, сез, большевиклар, Казаннан китәсез икән, мин дә калмыйм, сезнең белән чыгам. Вахитов. 1Ти өчен безнең белән? Хәтерем ялгышмаса, моңар чаклы сезнең кендек безгә бәйләнмәгән иде. Г абделбәр. ЫшанМаска юлыгыз бар, Мулланур иптәш, беләм: сез безне һаман теге вакыттагыча Идел-Урал штатчылары, «'Алтайчыклар дип кенә карыйсыз. Ләкин инде аңа үпкәләшер урын юк. Сез үзегез дә татар белән башкыртка җөмһүрият төзергә Лениннан рөхсәт алдыгыз, шуның өчен кайтып төштегез бит. Вахитов. Әйе, без татар, баш- кырт халыкларына автономияле совет республикалары төзергә рөхсәт алдык, ләкин, билгеле, сезнең американский Идел-Урал штатларыгыз белән моның бор катышы да юк. Безнең хикмәтле халкыбыз әйткән: ике тәкә башы бер казанга сыймас, Габделбәр әфәнде. Габделбәр (әсәрләнгән кыяфәт белән). Рәхмәт сезгә, Мулланур иптәш, рәхмәт. Хәзер аңлашылды- Сез Казанны ташлап чыга дигән сүзләр буш сүз икән. Ул чагында безгә дә шул кала: бу көрәштә иптәшләрем белән сезгә, хәрби коллегиягә якыннан торып файда китер? Мулланур Вахитов 13 һәм сез моңа мөмкинлек бирерсез, әлбәттә. Вахитов. Г абделбәр әфәнде. Кемнең кем белән булу бүген коллегия өстәл артларында түгел, урамнарда хәл ителә. Матур сүзләр белән дә түгел, кан белән. Сүзегезне ишеттек, күрик эшегезне. Барыгыз. Габделбәр. Гафу итегез. Сез мине чынлап та уйга салдыгыз. Читкә тартыла. Уч төбенә сугып тәмәке төпчеген чанга кагып төшерә; өргән каккан була, уйда калган кысфәттә кала. Бу вакытта Нәби белән Тимербай әйләнеп киләләр. Вахитов (Нәбигә). Я? Нәби. Машинист әйтә, төтен юллыгы бозылган, ди. Вахитов. Дөресме соң? Тикшердегезме? Нәби. Менә, Тимербай иптәш тикшерде. Т и м е р б ай. Дөрес, Мулланур иптәш, юллык тыгылган. Бу килеш рыгыз, икенче паровоз китерергә. Т и м е р б a ft. Бөтен паровозлар чыгарылып бетте. Бу соңгысы, Вахитов иптәш. Вахитов. Ул да булса бозык. Бу ни? (Карабановка). Сезнең фамилиягез? Карабанов. Карабанов. Вахитов. Карабанов... (Аңа карый). Иптәш Карабанов! Борын төбегездә соңгы паровозны бозалар. Әйтегез әле зинһар, ни бу? Сез соң, сез, фронт штабыннан күзәтче булып нәрсә карадыгыз? Җавап бирегез! ,, А_ Карабанов. Минме? Миң бу хакта штабыма хәбәр иттем. Артык депога илтеп ремонт ясатыргамы? Моны көтү — бронепоездны дошманга бирү, аны бирү — Идел күперен бирү. Бронепоезд хәзер кузгалырга тиеш. Ул безнең хәрәкәттәгэ крепость. Ә бәлки юллыкка берәр нәрсә генә төшкәндер? Бәлки аны әрчергә генә кирәктер? (Тимербайны тотып) Тимербай иптәш, я? Сез бит мастер кеше, әйтегез. Т и м е р б a й. Юллыкка кереп карарга дисезме? Кайнар инде ул. Алай да... янгынчылар киеме табып, шуны нык кына чылатып, киеп тыгылып караганда... бәлки... Вахитов. Шулаймы? Кием дисезме? Менә кием. (Шинелен сала башлый). Тәвәккәлләгез, Тимербай иптәш. Тимербай. Бу кием беләнме? Сез нишлисез? Вахитов. Ник ярамый? Кием табылыр. Бронепоезд гына чыксын. Т и м е р б а й. Юк, Вахитов иптәш. Бу йон әйбере, ярамый. Яна. Брезент кирәк. Вахитов. Брезент? Туктагыз... Кемдә күрдем соң? (Кинәт әйләнеп, Габделбәр өстенә карап). Сатаев! Килегез әле. (Габделбәр килә). Безгә сезнең брезентыгыз кирәк булды. Менә бу иптәшкә вакытлыча гына салып бкрчегез. Габделбәр. Кожан... Минем кожан? Вахитов. Күрәсез, сезгә хәзер үк үзегезне эштә күрсәГергә мөмкин булды. Ашыгып эшләгез. Габделбәр (яка төймәсен тотып, туктап). Эш минем брезентта гына торса, рәхим итегез... Мин аны салып бирә алам... (Ычкындырырга иткәндәй итә). Ләкин... /Моны ничек аңларга кушасыз соң? (Кулын кире төшерә). Бу сезнең минем өстән көләргә теләвегез түгелме? Вахитов. Бу ни дигән сүз? Габделбәр. Сез бит янгынчылар командасын чакыра аласыз, ни өчен минем брезент? Вахитов. Команда? (Аңа карап тора). Без сездән брезент сорыйбыз, сез безгә команда тоттырасызмы? (ооерып). Хәзер үз иркегез белән салып бирегез, бирмәсәгез көчләп салдырып алырга мәҗбүрмен. паровоз чыгарлык түгел. Вахитов. Хәзер үк паркка ба мин ип эшли алам. Вахитов. Сезме? Бик яхшы белеп торыгыз, әгәр бронепоезд чирек сәгать эчекдә юлда булмаса, моңар сез башыгыз белән җавап бирәчәксез. (Нәбигә) Нәрсә ди соң Мн"биТ? Паровозны суытмыйча циан. юллыгыма кереп булмый, дн. 10Т төзәтергә кирәк. д ’дөрес, мин дә К а р а б а н * Tbipra кирәк. uiyiibi белдем, г{гЬ1Тырга, аннан соң Вахитов. Н. Исәнбәт 14 Габделбәр. Әһә, көчләү!.. Шулай белдем дә. Алыгыз... Ләкин белегез, мин сезгә буржуй түгел. Диктатурагызны урынсыз кулланасыз, Мулланур иптәш. Бу минем шикелле түбәннән күтәрелгән кешенә мыскыл итү. Бик төшенәм, бу мина реквизиция. В а х и т о в. Әйе, кирәк икән, рек- в::з:: ' л. Сез нинди бормакай к ше. Без бит сезнең белен конфетлы уйнамыйбыз. Ә и м (алга чыга). Йөзеп кенә алыйм үзен? Габделбәр. Кирәк түгел, үзем тә салам. (Ычкындыра * башлый.) Эш брезентта түгел. Т.гел... беләсегез к лсә, үз файдагызны күзә- тү-к где... Вахитов. Кызык, монсы тагын ни? Г а б д е л б ә р. Әйтәсем килмәгән иде, гафу итегез... Сез үзегезнең кы улыкка барып мине генә түгел, минем брезент белән бәр татар эшчесен парозоз учагына керергә, көчлисез. Т и м е р б а й (алга чыгып). Кем мине көчли? Сез шул җаваплы мину га да күзгә карап иптәш Вахитов өстенә сөйлисезме? Шаяртмагыз, ит белән тырнак арасына керә алмассыз. Бик белеп торыгыз, аныд тет ю— минем т-итәгем. Кирәк икон, учагына да, миченә дә керербез. Үз -м керәм мин анда, белдеңме?.. (Брезентны Габделбәр кулыннан тартып ала). В а х и т о в (брезентны тотып карак). Яхины гына чылатыгыз. (Кара- баковка). Ә сез... салып бирегез бу перчаткаларыгызны? К а р а б а и о в (кэяз генә). Эш* шушы перчаткада гына торамыни? Юл куям... (Салырга итә). О җ и м о в. Әйдә, әйдә... Син дә сулисен. Бакка выргыт. Кулчпшач суырып алып чанга ыргыта. Ти.лербай брезентны чанда мана. К а р а б а н о в. Ләкин бу эшегезнең нәтиҗәсенә мин җавап бирмим, үз штабыгыз бирсен. Г а б д е л б э р. Юк, чыннан да бу ни бу, иптәшләр? Мин төшенмимме, яки төшендерә алмыйммы? Татар эшчесен учакка кертү... Ярый ла ул аннан исән чыкса. Әгәр дэ анда янып үлсә? Юк, юк... Теләсәгез ни әйтегез, мин моның белән килешә алмыйм. Мин бу шомлы эшкә шаһит була алмыйм. Вахитов. Кирәкми дә... Сезгә китәргә мөмкин. Кожаныгыз соңыннан тапшырылыр, (Тимербайларга чылатышып). Яхшы чыландымы? Киттек паровозга. Брезентны алып Вахитов, Нәби, ТтгрЗав, Әҗимов, ашыгып сулга чыгалар. Г абделбәр. Чыннан да нәрсә бу? Минем кожан белән парозоз алып чыгарга? Өстеннән суеп алын. К а р а б а н о в. Алай, алай, әфәндем Сатаев... Г абделбәр. Нәрсәсе алай. Сез үз кулыгызга карагыз. Ялан кул калдыгыз түгелме? Карабанов. Башыма сыйдыра алмыйм. ничек ул кайнар юллыкка керер? Әгәр керсә? Г абделбәр. Керде индл керде; кермиме большевик? Әйттем мин сезгә, ышанасыгыз килмәде. Менә сезгә Вахитов. Бозгансыз, бозгансыз шунда, сезне дә әйтер идем... Карабанов. Юк, без түгел, бу сез, Сатаев. Сез килмәсәгез, бу эш булмый иде. Г абделбәр. Әһә, хәзер мин гаепле. Борын төбегездән авиапаркны алып чыктылар, станция мөлкәтен күчереп беттеләр, барлык паровозларны алып чыктылар. Соңгысы белән бронепоездны алып чыгалар. Мин гаепле? Карабанов. Билгеле. Әйтегез әле: ни өчен мин китегез дигәч тә сезгә китмәскә иде? Торасыз биг күз алларында. Җитмәсә, брезент белой үк. Тегеләргә шул гына кирәк. Бу бит юри киеп килгән шикелле. Габделбәр. Хәзер тик сылта инде. Әйтегез, ичмасам, юлны б.рзр җирдән бозып булмыймы? Кара ба и о в. Стрслочниклар безнеке түгел. Габделбәр. Соң, күрә торып моим боларга биреп чыгарабызмыни? Юк, хәзер кискен чарага ба Мулланур Вахитоз 16 рырга кирәк. Эш бронепоездда гына түгел, эш Вахиговта. Ул бу җирдә башын салырга тиеш, ишеттегезме? Карабанов (калай бутылка шикелле бомбаны бил ннән ычкындырып алын аңа сузып). Рәхим итегез. Г абдслбәр (куркып). Бомба? Миңа? Миңа ыргытырга... ә сез? К а р а б а и о в. Миңа бу эшкә нртә. Әмма сез ялгызак кеше... Учлагыз... Селтәгез. Габделбәр. Миңа селтәргә? Шушының белән? Ничек уйлыйсыз сез? Ичмасам, янында теге Әҗе мишәре генә булмаса иде. Аның бер үзен өзәр өчен биш бомба кирәк. Әнә чыгалар. Яшерегез. (Үз алдына.) Атарга да булмый... (Элекке урынына китә. Еахитов белән Әҗим керә). Вахитов (Карабановка). Әй- тегсзче, өчен л тотынышып, бер совет власте өчен бер үк дружиналар булып, бер үк дошманга каршы чыгалар. Килгән •бер дружинаны коралландырыгыз. Бар корал запасы бирелсен һәм икенче мәртәбә безгә мондый шикаять булмасын. Гам и р с к и й. Хаталык миндә, мин аңлап бетмәгәнмен, иптәш Вахитов. (Петровка) Кичерегез, Иван Васильевич. (Кул бирә). Петров (кулын күтәреп). Юк, болай коры кичерүгә генә мин риза түгел. Иң элек дошманны җиңгәч, бик һәйбәтләп мине хатын белән парлап татар бәлешенә чакырасың. Аннан үзең хатының белән миңа пирогка киләсең. Белом бит мин. Ә хәзер мылтыкларыңны бир. Кул бпр^. Көлешәләр. Вахитов (Мифтаховка). Полкта аңлату эше җитәрлек алып барылдымы? Кызылармеецлар бар да аңлы рәвештә сугышка баралармы? М и ф т а х о в. Аңлату, билгеле, алып барылды, алай да алар сезне ишетәселәре бик килә, иптәш Вахитов! К а и ш и п. Сез аларны курска куйсагыз, яхшы булыр, иптәш Вахитов. Вахитов. Ул чагында балконга юнәлдек! Балконга юнәләләр. Халык гүләве арасыннан «Мулланур иптәш Вахитов» дигән күмәк тавыш килә. Мифтахов (команда биреп). Команда смирно! Суз Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе иптәш Вахитовка бирелә. Вольно! Тавышлар. Вахитов! Вахитов иптәш!.. Вахитов. Сәлам Карл Маркс исемендәге каһарман мөселман кызыл полкына! Гаскәр тавышы. Сәлам, Вахитов иптәшкә! В а х н т о в. Иптәшләр, олуг Октябрь революциясе аркасында туган, кешелек тарихында беренче мәртәбә азатлык гөле булып чәчәк атарга бөреләнгән безнең яшь, яңа советлар җөмһүриятебез куркыныч астында. Капитал ялчылары, ак интервентлар безнең данлы Казан каласы астына үзләренең десантларын китереп төшерделәр. Халкыбызның азатлыкка, яктылыкка булган омтылышларын алар яшьли килеш буарга килделәр. Хөр илнең мәгърур уллары, без моңа юл куярбызмы? Я, әйтегез, аналарыбыз су алган Иделдән бүген шушы ятлар килеп су. алырмы? Җөмһүриятнең кораллы көче без булып та безнең горурыбыз мова юл куярмы? (Кинәт әллә ничаклы кылычлар күтәрелеп «иптәш Вахитов, без әзер, иптәш Вахитов» дигән кычкырулар ишетелә. Вахитов кулын күтәреп туктата). Белом, бу минутта сезнең үзегез генә түгел, менгән атларыгызның да йөрәкләре дошманга каршы ашкына торгандыр. Әйе, дошманның бу оятсыз адымына каршы без бу минутта барыбыз да бер ачу, бер нәфрәт уты белән янабыз һәм ашкынабыз. Ашкынабыз. Чөнки Казан өчен көрәш Н. Исәнбәт 24 уртак ватаныбыз булган туган Россиядә гомуми революциянең җиңеп чыгуы өчен һәм шуның өстенә дә хезмәт иясе халкыбызның милли азатлыгы өчен көрәш ул. (Канонада тавышлары ишетелә.) Ишетәсезме? Бу канонадалар безне бу мөкатдәс булган җпһатка ашыгырга куша. Иптәшләр! Иптәш Ленин исеме белән, аның җиңелмәс байрагы астында, ватаныбызның, халкыбызның мәңгелек азатлыгы өчен изге сугышка! (Артта ура тавышлары. Балконнан төшәләр.) Иптәш полк командиры. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе исеменнән ' сезгә шушы нигездә хәрәкәт итәргә тәкъдим ителә. (Кәгазен бирә). Миф та х о в. Рота Командирлары, смирно! Сезгә шуны боерам: 3 нче һәм 2 нче роталар бишәр бүлеккә бүленеп җитәкчеләр билгеләп, һәрбер бүлеккә бер пулемет белән Кабанның уң ягына, Захаровский, Тукай, Мещанский урамнары буйлап, Крестовниковка табан кырга кадәр барып, анда эшче дружиналары белән кушылырга, юлда кем генә очраса да кире кайтарырга. Ар- хирей дачасыннан килгән интервентларны туктатырга, чигендерергә, плен алырга. 4 нче рота Москов- скийга чыгып резервта торырга. Дружина башлыгы Арс-анов, син хәзер дружинаң белән дамба буена чыгасың. Арсланов. Яхшы! Мифтахов. Сул ягыңда синең Крестовниковлар дружинасы, аннан безнең полк булыр. Тыгыз бәйләнеш тотасың, аңлашыламы? Арсланов. Бик аңлашыла, иптәш командир! Мифтахов. Дружина башлыгы Иван Васильевич. Син 1 Ю кешең белән Суконный урамының бу башына чыгасың. Анда дамба артында коммунистлар ротасы. Шулар белән бәйләнеш тотасың, беркемне дә үткәрмәскә. Петров. Яхшы! Мифтахов.' Кузгалыгыз! (Ва- китовка). Киттек, Вахитов иптәш! Вахитов. Хәерле сәгатьтә, иптәшләр! К а п ш и н. Хушыгыз. Китәләр. Ә җ и м (берсенең каешына кыстырган бульдогын тартып алып). Бульдог? Нәрсә бу? Моны ман цыпцык атарга. Оланга бирдем мин моны. (Кесәсенә салып куя. Каешына кыстырган наганның берсен алып). Мә, минем төс булсын, йөз үзе ман хлюзны. Арсла нов. Менә бу шәп ичмасам! Рәхмәт, дус кеше! Әмма егет тә бу матрос! Чыгалар. Ә җ и м (артыннан карап). Олан кая куйсаң да ярарлык. К а н ш и н (Вахитовка). Киттем. Устьедан әйләнәм. (Чыга). Вахитов (картның елаганын күреп). Тукта, Мөхәммәтхан бабаг елыйсың түгелме соң? Мөхәммәтхан. Мин елый торган кеше түгел, синең сүзләреңнән күңелем тулды, Мулланур балам. (Яшен сөртә). Вахитов. Еларга кирәкми, карт! Мөхәммәтхан. Мин сезнең күңелегезнең олылыгын күрдем. Безнең арадан шундый бер кеи& чыкканын күргәч... Алла сезгә гомер бирсен, сез яшәсәгез без дә яшибез икән әле, Вахитов иптәш! Вахитов. Бергә-бергә яшик, Мөхәммәтхан баба, шулай телә. Чәй эчерегез картка, Миңҗамал апа! Ян бүлмәгә кереп китә. Ә җ и м. Син бер изге ян икән,, мәхлюкъ, әтәм, малай өченме елыйсың? Тартасыңмы? Мөхәммәтхан. Юк, юк! М и ң җ а м ал. Әйдә, бабакай, аста самоварым кайнап тора. Мө х ә м м ә т х а н. Юк, юк, алла риза булсын, монда чәй эчеп утырырга, белмимме әллә мин. Рәхмәт балам, сау булыгыз. (Үз алдына.) Нинди кеше, нинди кеше бу Мулланур! Пәрдә Мулланур Вахитов 25 ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ II НЧЕ КАРТИНА Сәхнә төзелеше Серенче картинадагыча. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда көчле атыш тавышлары. Сәхнәдә Вахитов, Гамирсккй, берничә яралы кызылармеец, шәфкать туташлары. Г а м и р с к и й. Иптәш Вахитов, хәбәр иттеләр: сезнең үз команда- гыз барышлый ук каты сугышка кергән, акларның бер батальонын кисеп күпмедер плен алганнар. Вахитов. Яшә. Хәтми! Г а м и р с к и й. Хәзер аклар эскадроннар белән һөҗүмгә киләләр. Вахитов. Эскадроннар белән? Ул чагында безнекеләргә ашыгыч ярдәм кирәк. Г а м и р с к и й. Безнең полкның кавалеристлары дошман эскадроннарына каршы ташланган. Вахитов. Яхшы! Г а м и р с к и й. Устьеда безнекеләр чигенә. Вахитов. Безнекеләр дисең, монсы начар. Алар ике десант бергә килеп кушылырга мөмкин. (Телефонга). Элемтә. Әйе, әйе, Реввоенсоветны бир. Әйе. Вахитов сөйли. Устьеда безнекеләр кая чигенәләр? Казан елгасы ашамыни? Димәк, дошман туп-туры вокзалга килә ала? Ә? Ни өчен артиллерия капламый? Элемтә! Алло! Бу кайдан? Әйтегез әле, кайсыгыз сүгенә анда? (Гаҗәпләнеп). Нәрсә, кем белән сөйләшәсең син? Мин сине үз кулым белән тотып атармын. Әйе. (Шалт итеп телефонны куеп). Күрдегезме? Артиллерия командиры сатлык булып чыкты. Ә җим. Әйтәр җирле көпә-көндез десант төшертте. Алай булса әле көймәләренә атмагандыр ла, әтәм. Вахитов. Хәзер икенең берсе: я "вакыйгаларны без узабыз, я вакыйгалар безне уза. Соңгысы—сынату, катастрофа. (Телефонга). Коммутатор, мин сездән Москваны сорадым. Владимир Ильич килмәгәнме? Әлбәттә, тагын сорагыз. Туп аткан тавыш. Вахитов (тавышны тыңлый). Нәрсә бу? Карагыз, Суконный ягыннан килә бй* бу. Тимербай керә. Тимербай. Исәнмесез, Вахитов иптәш! Вахитов. Тимербай иптәш бит бу? Шушы хәлендә? Тимербай. Сезгә ачкыч китерә җилдем. Вахит о'в. Мин сезгә курьер җибәрткән идем. Кайда соң ул складыгыз? Тимербай. Склад дип, минем фатир астында подвал ул. Байдан калган инде. Адәм уйларлык җир түгел. Менә планы. Монсы исәбе. (Бирә). Вахитов (карый). 500 мылтык... Әһә. (Әҗемгә) Күрәмсең, Әҗем дус? Безнең Мәскәүдән алып килгән кораллар бар да исән. Бик рәхмәт сезгә, Тимербай иптәш. Зур сизгер- лек иткәнсез. Әйтегез әле, ул якында нинди атыш, белмәдегезме? Тимербай. Щетинкин номеры янында ул. Туптан аталар. Урамда паника. Миңа тәрәзәдән аттылар. Сездә нихәл соң, Вахитов иптәш? Вахитов. Эш бик кызып китте бит әле, туган. Утыр әле. Ул Щег тинкин тавыннан кем ата соң? Тимербай. Анда фронт штабы төбендә безнекеләр бер орудие ташлап киткәннәр. Вахитов (бүлдереп). Тукта, фронт штабы төбендә дисеңме? (Телефон ала.) Фронт штабы! Алло! Фронт штабы? Ә? Штабмы бу? Ә? Шәһәрдән китте? Кая китте? Беркем дә калмады. Ә, сез кем? Әһә! (Телефонны куя). Фронт штабы шәһәрдән киткән. (Тимербайга.) Шуннан? Ти м е р б а й. Шуннан, шул. Ниндидер бер үтеп барган матрос шул тупны күреп алган да, үзе корып ата башлаган. Шундый җилле ата, чехларга һич кенә дә вокзалның бу ягына чыгарга бирми. Ә җ и м. Матрос/ ә? Кем фамилиясе? Н. Исәнбәт 26 Т н м ер б ай. Билгесез. Ә җ и м. Лентасын күрмәдең? «Аврора» димәгәнме? Т и м е р б ай. Белмәдем. Вахитов. Билгесез солдат, үзлегеннән корып ата. Иптәшләр, бу чын-чын халык революциясе. Совет ватанчылыгы. Артта мотоцикл тавышы, Нәби керә. Нәби. Бире мотоцикл килә. Вахитов. Суконный — менә мине ул борчый. Әгәр аклар безнең тылыбыздан керә торган булсалар... Сез беләсезме моның ни икәнең? Ибраһим керә, юл күзлеген маңгаена күтәргән. Вахитов. Ибраһим абзый, сөйлә! И б р а һ и м. Аклар Суконныйга керде, иптәш Вахитов. Вахитов. Сине коммунарлар җибәрдеме? И б р а һ и м. Юк, мин дружинадан. В а хитов. Кайда соң коммунарлар? И б р а һ и м. Коммунарлар? Акларга каршы беренче булып шулар торды да инде. Белмим, хәзер ничәсе исән калгандыр. Вахитов (борчылып). Кораллы армиягә каршы бер уч коммунист. (Ибраһимга.) Ибраһим абзый, менә нәрсә. Син хәзер мотоциклга утыр да, кире чап. Ничек тә аларны тотып торырга кирәк. Ярты гына сәгатькә. Беләсезме, бу бөтен . мәсьәләне хәл итә. И б р а һ и м. Аклар анда бер офицерский полк, граната да, пулеметлар. Ярый, иптәш Орлов анда дружиналар төш.pen өлгерде. Үзе ’килеп бик тиз баррикадалар ясат- -ты. Шуның белән генә... аз-маз... Вахитов. Безнең андагы дружина? Ибраһим. Сугыша, тик башлык яраланды. В а хитов. Петровмы? Алайса, анда җитәкче кирәк. Т и м е р б а й. Үзем барам. Утырып буламы машинаңа? В а х и т о в. ’ Ничек соң син, бик селкетмәсме? Т и м е р б а й. Юк, юк. Ә җ и м (кулларын уып). Вахитов, йөрәгем, утырсам иде мин хәзер машинага пулемет белән, ә? Булсам иде шунда? Ул акларнь?, валлаһи, урталай өзәбез. Беләсезме, йөрәк түзми минем. Вахитов. Шулай дисеңме? Яхшы, бар, Әҗим, дус! Ә ж п м. Рәхмәт, иптәш Вахитов, маем; аңладың мине, кәбәм. (Бомбалар тага.) Т и м е р б а й. Тотыбрак чигенергә туры килә инде. Киттек. Вахитов. Патрон җитәрлекме? Ибраһим. Патрон бар. Ә җ п м. Их, бер барып йөзим үзләрен. , Чыгалар. Нәби. Нәрсә булып чыкты бу, абый? Син монда бер үзең калып барасың. Кая соң кешеләрең? Вахитов. Гамирский, мине Мифтахов белән тоташтыр. (Картага иелә, ашыгыч билгеләр сала). Күрәсең бит, безнең тылыбыздан киләләр. Безгә хәзер чолгану куркынычы, ишетәсеңме? Н ә б и. Банк янында синең илле кешең бар. Вахитов. Алырга ярамый, анда алтын. Г а м и р с к п й. Элемтә, элемтә, элемтә. (Телефон трубкасын тоткан, каушап.) Элемтә өзелде, иптәш Вахитов. Вахитов. Өзелдеме? Шушы бер минут өчен башың беләа җавап бирәсең, Гамирский. Г а м ирек и й (телефонга). Элемтә! Элемтә! Элемтә! Вахитов (Гамирскийга). Тыңла. Хәзер ат менеп анда чабасың, полк командирыңа әйтәсең. Сугыш белән бик тиз бирегә чигәргә. Чап! Гамире к и й. Тыңлыйм, иптәш комиссар! (Китә башлый, туктап.) Биредә минем урыныма кем кала? Вахитов. Нәби кала, юнәл! ' Г а м и р с к и й. Киттем, иптЛп Вахитов! (Чыга.) Вахитов. Минутлар, дөньядз шундый көчле минутлар була к.п» алар бер кешенең генә тәкъдире* Мулланур Вахитов 27 түгел, бөтен бер дәүләт, бөтен бер халыкның язмышын хәл итәрлек дәрәҗәдә куәтле булалар. Әгәр дә без шушы чирек сәгать эчендә бар гаскәрләребезне бирегә тартып ала алсак, без әле төньякка, үзебезнең төп көчләр янына ярып чыга алабыз. Моның өчен безгә резерв юл ачарга тиеш. Алар Московскийда торалар. (Нәби каршына туктап). Анда син барасың. Нәби. Мин? Вахитов. Әйе, син, Нәби, син. Нәби. Үз командаң китте, штаб башлыгың китте, ян .сакчың да китте. Вахитов. Көрәшне минутлар, минутны секундлар хәл итә. Резерв. Н ә б и. Минем нинди хат алтайлыгымны беләсең бит. Бирегә һөҗүм көтелә. Янында бер мин. Аңлыйсыңмы син, абый? Вахитов. Абый түгел мин сиңа, үзәк мөселман эшләре хәрби комиссары Вахитов! Бу минем боерыгым, бар! Нәби. Тыңлыйм, иптәш комиссар. (Китә башлый). Вахитов. Нәби! (Кулбашына тиеп.) Ачуланма туган, бар. Әле безнең монда каравыллар тора. Бар, туган. Нәби. Беләм абый. Сау бул! (Ике куллап күрешә һәм ашыгып чыга.) Вахитов (куллары үзлегеннән йомарланып, кул сугышына чы^ан кеше кыяфәтендә алга килә.) Шулай ук без җиңелдекмени? КазанпЫ бирү, шунда чолганып калу, моннан да зур хурлыкның булуы мөм- ,кин түгел. . Юк, юк, бу әлбәттә вакытлы җиңелү. (Тышта янгынчылар быргысы, кыңгырау һәм машина тавышлары.) Ул ни? Янгын? Орлов керә. Орлов (күн кием, күн фуражкадан). Иптәш Вахитов!* Сез ни хәл- ■дә? Вахитов. Орлов иптәш! Сез хәзер оборона штабыннанмы? Орлов. Оборона штабы юк инде. Казанны вакытлы рәвештә калдырабыз,- иптәш Вахитов! Вахитов. Казанны калдыру?;.. Шушы хурлыкның шаһиты булу?.\к Юк. Монда нәрсәдер дөрес түгел. Бу болай булырга тиеш түгел иде, Петр Алексеич. Орлов. Әйе, мин дә башта шулай сезнең кебек моңа шикләнгән генә идем. Ләкин, үкенечкә каршы, бу шик дөрескә чыкты. Белегез: фронт штабында бик зур хыянәт ачылды. Казан сатылган; троцкистлар сезнең белән безне монда ике ут арасына куеп качтылар. Мин әле Москвага хәбәр итә алмадым, линияне өзделәр. Ишеткәнсездер, Шейнкман үтерелгән, Устье юлында. Вахитов. Яков Семенович. Сез нәрсә сөйлисез. Устьедагы безнең частьлар ни хәлдә соң? Орлов. Аракчинога чигенделәр. Анда аларга Свияжскидан ярдәм килеп җиткән, ныгыйлар. Ягез? Казанда хәзер бердәнбер штаб булып ниндидер кодрәт белән бер сез генә эленеп калдыгыз. Бик тиз сезне моннан чыгарырга кирәк. Вахитов (шатланып, йөри). Безнекеләр Аракчинода ныгый. Димәк, безнең монда дошманны тотып торуыбыз анда безгә Казан төбендә үк ныгырга мөмкинлек бирә. (Кинәт). Ә бәлки без әле Казанны бирмәбез дә? Орлов. Иптәш Вахитов. Сезгә инде чигенү юлы бикле, сез хәзер бары янгынчылар командасы белән .генә шәһәр тышына чыга аласыз. Вахитов. Янгынчылар? Орлов. Әйе. (Ишеккә эндәшә). Кер, иптәш. Ишектән янгынчылар киемен тә б?рэү керә, башын кагып исәнләшеп туктый.' Орлов. Менә болар арасында сезнең иптәшләр бар. Команда сезне шәһәр* читенә чыгарыр, ә сезне бу киемдә беркем дә танымас, ашыгыгыз. Янгынчы киеүендә берәү -өстеннән куртканы, башыннан касканы салып. Вахитәвка суза. Үзе эчтән френчтан, гражданский киемнән кала. Вахитов., Ут эчендә6 ут кешесе булырга дисезме? (Башына җиз касканы кия. Брезент куртканы Н. Исәнбәт җилкәсенә сала.) Ә сез үзегез, Петр Алексеич? Орлов. Мин шушы сәгатьтән идән асты кешесе. Миңа карамагыз, ашыгыгыз. Вахитов. Мондый кайгырту- чанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт, моны яхшы уйлагансыз, ләкин әле безнекеләр минем кушуым буенча бире чигенәләр, мин шгабтан китә алмыйм. Нәтиҗәдә миңа да сезнең белән идән астында калырга туры килә. Сез дә шуны мәслихәт күрерсез, әлбәттә?* Орлов. Штабта командадан бер кешегез дә калмадымыни? Вахитов. Юк. Орлов. Билгеле, без сезгә бары оешкан чигенү генә тәкъдим итә алабыз. Алайса, бу сезнең катгый сүзегез? Вахитов. Әйе. Мин Казанны бу хәлдә калдырып чыгалмыйм. Бирмәдем, бирмим һәм шунда ук калып көрәшәчәкмен. Орлов. Яхшы, иптәш Вахитов! Вахитов. Аннан... без яңа полклар оештырырга зур гына акча алдык. (Өстәлгә бара.) Ләкин күрәсез, файдалана алмадык. Иң яхшысы мин аны идән асты оешмасына тапшырыйм. (Күн саквояжны алып килә). Орлов (янгынчы киемендәге берәүгә). Минем машинага сал. Мин хәзер чыгам. Янгынчы киемендәге берәү саквояжны һәм киемнәрне алып чыга. Тышта машина быргысы. Орлов (Вахитовка кул сузып). Я, Мулланур иптәш, ул чагында сзз мине Сидоров аркылы яки Измайлов аркылы табарсыз. Беләсезме? Вахитов. Сидоров? Иван Андреич? Бик’беләм. Фатиры шул — элекке урындамы? Орлов. Әйе. Хәерле сәгатьтә. Вахитов. Хәерле сәгатьтә, Петр Алексеич. (Озата килә.) Әнә безнекеләр дә чигенеп килеп җиттеләр ахры. Нәрсә бу, күк күкриме? Күк күкри, .Орлов чыга. Гамирский керә, аның артыннан берничә солдат. Гамирский. Шәһәр алынган, иптәш Вахитов. Вахитов. Ә гаскәр, роталар? Г а м ирек и й. Роталар? Иң яхшысы сезгә ААифтахов сөйләр. Ул килә. В а х и т о в. Хәзер менә бу ике иптәшне ал, штабның бүлмәләрен йөреп чыгыгыз. Аласын алыгыз, алып булмаганнарын яндырыгыз. Г а м и р с к и й. Тыңлыйм, иптзш комиссар. (Кереп китәләр.) Тышта янгынчылар командасы киткән тавыш. Берничә кызылармеец белән Мифтахов керә, ул яралы. Арада дружинниклар’ да бар. Вахитов. Иптәш Мифтахов. М п ф т а х о в (ярым караңгыда аны ишетми, күрми, команда биреп). Патрон, ленталар, пулемет... Вахитов. Мин сезгә әйтәм,. кайда роталар? Мифтахов (исенә килеп). Роталар... (Турая). Әйе, иптәш комиссар, мин сезгә авыр хәбәр әйтергә тиешмен. Вахитов. Камалдыгыз, киселдегез? Кайда Хәтми? Мифтахов иелеп, аңа канлы хәнҗәр суза. В а х ит о в. Таныйм. Аңа мин биргән идем. Кайда калды ул? М и ф т а х о в. Авыр яралы иде. Мин аны алып чыгарга булгач, әйтте: Вахитов иптәшкә шуны әйт, командада барысы да сугышып үлем тапты, диде. Шулай диде дә... Вахитов. Ул да сугышып үлде? Нинди батырлык эшләгән каһарман Хәтми. (Шул вакыт кызу гына Ибраһим керә. Аны күреп).. Син дружинадан? Сөйлә ни булды? Ибраһим. Дружиналар... Вахитовка карый, әйтә алмый, бүреген сала, аннан Әҗемнең канлы фуражка тасмасын суза. Вахиток Син җавап урынын» миңа бу канлы тасманы суз:сы!ь ЯЗУЫ таныш. «Аврора». Әйтче тиз, кайда Әҗим? И б р а п и м. Миңа... аның үлемев үз күзем белән күргән кешегә әй*гүе авыр, Вахитов иптәш. Арслан шй- келле кыю бу дустыгыздан бар калган нәрсә шушы. Вахитов (тасманы учыйда тотып). Күром, бу тасмада синең әле Мулланур Вахйтов сүнмәгән җылы каннарын, Әҗим. Әле үткән ел гына Бөек Октябрь көнендә син «Аврора» крейсеры белән килеп Петроградны алыштың. Бүген дә син дә шушы Казан өчен башыңны салдың. Бик каты күк күкри, караңгылана. М и ф т а х о в. Каршы йортта аклар, иптәш Вахитов. Вахитов. Аклар? Бар көчне тупларга. Командаң белән боҗраны өзеп шәһәр төньягына чыгарга. Ә монда тәрәзәгә пулеметчы куй. Үзең кушканча, юнәл. М и ф т а х о в. Тыңлыйм, Вахитов иптәш! Хәрәкәт итә. Пулеметчыдан башкалар чыга. Шул ук вакытта телефон шалтырый. Вахитов (телефонны алып). Ә, Кремль? Юк, бүлдермәгез, бу, туры чыбыктан Вахитов сөйли. Владимир Ильич. Сәламәтмесез? Әйе, әлегә исән, рәхмәт. Әйе, хәлләр монда без уйлаганча ук булып чыкмады. (Күк күкри.) Казан хыянәт корбаны булды, сезгә тулысынча мәгълүм итәрбез. Идел күпере дисезме? Юк, юк. Анда безнең бронепоезд тора. Әйе, мин чолгануда. Боҗра кысылды. Дөрес, авыр. Әйе, безгә кыенга килсә килде, ләкин Казаннан соң дошманга бервакытта да Москва турында уйларга туры килмәс. Актык тамчы каныбызга чаклы вәгъдәдә торырбыз, Ильич. Шул вакыт бик караңгыланып, Каз:нча ошашы сирәк күренгән 6 нчы август силе башлана. Кагы күк күкрәп, пыяла кырылган тавыш белән, ^әрәзәдә пулемет эшли башлый. Башта Вахитовның йөзе күз тондыргыч яшен яктысында күренгән бул а, соңыннан каршы өйдән төшкән янгын шәүләсе яшен белән алышып, янган яшенне күмеп китеп, Вахитов кызыл ут шәүләсе эчендә кала. Ул Хәтмидән калган хәнжәрне кулына ала. Пәрдә ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ АРГЫ Кабан буенда, Борискино авылында Галимуллиннар дачасының арты. Тамашачыга каршы, акшары уңган, тәрәзәсез, ишексез коры бер стена тора, ул сәхнәнең яртыдан күбрәк өлешен алып, озаеп күренә. Сәхнә төзендә шул дачаның алдына менелә торган тәбәнәк баскыч. Алда, уц як кырыйда, каравылчы Мөхәммәтхан карт тора торган кечкенә өй, һәм шунда ук урамга чыгыла торган ян капка. Ул җир, өй алды белән капланып, күләгәле Оулып тора. Алда урталыкта дача почмагында үскән калын агач кәүсәсе сәхнәне икегә бүлгән шикелле булып тора. Дачаның сул як стена почмагы күренми, ул якны да шулай ук агач кәүсәсе каплаган. Шулай итеп дачаның арткы стенасы сәхнә эчендә үзенә бер сәхнә шикелле күренә. Шуның белән дача стенасы буйлап беренче планда ышык Сер үткел хасил була. Төн. Дача стенасына яшел ай яктысы төшкән. Тыштай ян капка кагыла. Каравылчы өе алдындагы күләгәлектә Мөхәммәтхан карт гәүдәсе аерыла. Ләкин ул капканы ачарга ашыкмый. Тагын кагу. Мөхәммәтхан (өй алдында торуында дәвам итә, тыйнак тавыш белән). Кем соң син? Габделбәр тавышы. Ничәнче кат сиңа әйтергә кирәк. Әйтәм бит: Сатаев дим. Габделбәр! Мөхәммәтхан (шу'лай ук капкага бармыйча). Хуҗалар ятты булырга кирәк. Иртәгә килерсең! Габделбәр тавышы. Шушы вакыттамы? (Кагып.) Кара әле син, карт. Ачсаң ачасың, булмаса, мин әйләнеп барып тәрәзә кагармын. Мөхәммәттан (үз алдына). Хәерсез нәрсә! Ашыкмый гына барып, көрсенеп ачкыч белән ян Капканың йозагын ача. Аннан ялт итеп, кызуланып Габделбәр керә. Өстендә җилән, кыома бүрек гән, бер колагын кари таема белән бәйләгән. Г абделбәр. Син нәрсә, картлач? Кеше белән кеше арасын аермый башладыңмы әллә? Мин сиңа түгел, Кәбир әфәндегә киләм. Өйдәме ул? Мөхәммәтхан дәшми. Г абделбәр. Ник дәшмисең син? Мөхәммәтхан. Хуҗа бик борчулы. Күрәсез вакытны. Г а б д е л б ә р (кесә фонарен Н. Исәнбәт 30 басып, аның йөзенә юнәлтеп). Ә Зөһрә туташ? Биредә бит ул? М ө х ә м м ә т х а н. Ахры. Г абделбәр. Әйтәсең килмимени? (Йөзенә карап тора да, аннан фонарен картның башыннан аягына юнәлтеп сүндереп) Фамилияң ничек әле синең? Әйтмисең? Ә кем уйный соң анда? Дача эченнән мон гына музыка тавышы белән «Анам кабере» дигән көйгә җыр Huieie.io. Мөхәммәтхан өй ишегендә ю. а- лз. Габделбәр сәхнә төбенә үтеп, дача баскычында туктала һәм көйне тыңлый. Көйнең барышында ай яктысы сүнеп, сә.хиә караңгылана. Дачаның стенасы үтәли дачаның эче күренә башлый. Анда уң як кулда пианино янында ярым караңгыда Зөһрә күмелеп утырт. Ана каршы — сәхнәнең сул як кырыенда Кәбирнең язу өстәле, анда телефон, кигаплар. шул буйда диван, аның турында бала күтәргән ана рәсеме. Артта, төпгә, террасага чыга торган пыялалы ишек, өсте пәрдәле. Кырыйдан тәрәзәләр, алар да пәрдәле. Анда ишектән ике яклап кыйммәтле ширма тартылган булып, арткы тәрәзәләрне һәм эчке бүлмәләргә үтә торган юлларны каплаган. Ширма артлап мичтә кызыл ут шәүләсе сузылып төшә. Башта сәхнә шул якты шәүләсе белән генә яктырып күренә. Зөһрә (музыка уйнап җырлый). Әхертен җил, монда касер Монда анам күмелгән. ЛАонда ятим, яшь сабыйның Моңлы яше түгелгән. Ул җырлаганда ширма артыннан Кәбир керә. Тукталып тыңлап кала, Зөһрә дә кеше барлыгын белеп, кинәт тукталып кала. Кәбир (әсәрләнеп). Уйнагыз, уйна, бу мин, Зөһрә. Хакыйкатән дә, кем чыгара бездә шундый ионлы көйне? (Вазыйфа ф!кә керә. Шарлы лампа күтәргән. Бүлмә яктыра). Кәбир (кинәт Зөһрәне күреп алып). Тукта! Сез елаган түгелме? Нәрсә бу? Зөһрә (тиз генә торып, үзен кулга алып). Юк, җизни... Пианино өстендәге ноталарны рәтләгәндәй итә. Вазыйфа бикә. Менә ул көйләр... Әйттем лә! (Зөһрәгә). Я, нәрсә булды? Зөһрә. Бернәрсә дә юк... Вазыйфа бикә (лампаны өстәлгә куеп, үз алдына). Менә син,, кардәш-ыру дип, бөлгән Шәрәфиен, кызын асрамага алып үстер! Комиссарлар дөмеккәнгә елыймы, әллә? (Зөһрәгә.) Ятиммен дисәң,, урамда калмадың, бер дигән Ата- баевлар кызы булып үстең. Әле шунсына куан: синең атаң бик бәхетле заманда үлде дә китте, менә монда безнең әти күрә. К ә б и р. Кызларның яше чык төшкәнче генә ул. Үтә дә китә. Шулай бит, Зөһрә туташ? Әмма инде көйне әйтсәгез, көй чыннан да бик артык нечкә; мелодрама. Дөрес, сентиментальлек ул безнең халыкта бар нәрсә: җырыбызда даг шигыребездә дә; шулай да ул бу заманга әллә ничек бик килешеп бетми шикелле. Зөһрә. Шулай шул. Сез моны миннән генә алып әйтсәгез дә ничаклы дөрес нәтиҗәгә килдегез. Безгә сентименталь булу килешми. Хәтта... Кәбир. Юк, юк, зинһар өчен сез моны үзегезгә ала күрмәсәгез- лә! һәркемнең бит әле үз стихиясе була. Менә, мәсәлән, миндә нинди стихия диегез? Иң начары-, курку. Әйе, курку. Объектив караганда,, шулай ул, заманага бөтенләй килешми ул. Мин аны беләм. Әмма ләкин янымда бер мылтык аттылармы... Зөһрә. Ансы ул сезнең нервыдай. Вазыйфа бикә. Нервы гына түгел инде аның. Сөйләсен әле, бая шунда эшләп утырганда нәрсә булды диген? Котлары калмый коелып төште ич. Зөһрә. Нәрсә булды? Кәбир. Көпә-көндез тәрәзә турында гына адәм атып киттеләр. Зөһрә. Буген? Кем соң ул үзе? Белмәдегезме? Вазыйфа бикә. Әллә, төрмәдән качкан бернәрсә диме шунда. Болъшёвик инде. Зөһрә (сискәнеп). Большевик? Төсен күрмәдегезме? Кәбир. Ничек тыныч сөйлисең Вазыйфа бикә. Минем әле дә тәннәрем чымырдый. (Куркып, тыңлап) Мулланур Вахитов 31 Туктагыз, капка биклеме? (Тыңлыйлар.) Кемдер килә! Бу вакыт Габделбәр силуэты артта баскычка күтәрелеп дача алдына үтә. Вазы й ф а бик ә. Кем булыр? Зөһрә (торып). Габделбәр әфәнде! Аның атлавы. Барып ишекне ача. Вазы й фа бикә. Шулмы? (Кычкырып) Кем анда? Г а б д ел б ә р (керә). Бу мин, Вазыйфа ханым! Вазы й фа б и к ә. Г абделбәр әфәнде... К ә б и р. Юк. Габделбәр әфәнде түгел бу. Җилән? Г абделбәр. Җилән. К ә б н р. Туктагыз, бу ничек? Г абделбәр. Хәзер сөйлим. Нигә сез аптырадыгыз? (Җиләнен, бүреген салып элә, френчтан, ялан баш кала. Эчтән, кара зоннар чугы салынган). Зөһрә туташ. Менә сез кайда! (Кулын үбеп күрешә). Исәнмесез! Исәнмесез, Вазыйфа ханым! (Күрешә) Сезне Идел-Урал штаты көне белән тәбрик итәм! Вазыйфа бикә. Рәхмәт. Сезне кыйнадылармыни? Сөйләгез әле зинһар, кемнәр? Г абделбәр. Шул инде, кем булсын? Үзебезнең мөселман агай- эне. Кадәмәй карый. Сөйләп кенә җиңә алмый бит. Мөселманнар дим, юк. Яшәсен штат дип карыйм, кая анда штат, аклар кергән бит, таягы белән миңа килә. Большевик ди бит! Мине! Нәрсә укыганмыдыр, коръәндә болай әйткән, җәмәгать, дип бер аять укып җибәрдем. Сукмас дигән идем, юк, суктыҗибәр- де, каһәр! Ул икән астан минем зонар чугымны күргән. Вазыйфа бикә. Ярый әле үтермәгәннәр. Шуннан? Габделбәр. Үтерәләр иде, шуннан, бәхеткә каршы, -якында гына атыш. Мин тоттым да: «Вахитов килә, җәмәгать, качыгыз!..» дип кычкырып җибәрмәмме! Зөһрә, һәм таралдылар? Г абделбәр. Күрәсез, сезнең амин дигән чагыгызга туры килүе булган, Зөһрә туташ. Зөһрә. Юк, түгелдер, Габделбәрәфәнде. Мин ялганга амин тотмыйм. (Көлә). Габделбәр. Суфражистка! Габделбәрдә шәкерт әрсезлеге булу өс- тепә, ул тапкыр теллелек тә дәгъва итә, һәм мондагы чит сүзләр белән йөзгә әйтеп үзе башын чайкап көләргә ярата. Монда да шулай. К ә б и р. Сез килгәч, бөтенләй күңел күтәрелеп китте, Габделбәр әфәнде. Утырыгыз әле. Әмма сезнең бу котылуыгыз хакыйкатьтән дә шундый шәп трюк булып чыккан ки, рөхсәт итегез, мин бу хакта бер хикәя языйм. Сезнең исемегезне куймыйча, әлбәттә. Г абделбәр. Рөхсәт. Ләкин ул трюк Зөһрә туташка ошамады. Зөһрә. Юк, нигә? Мин трюкач- ларны карарга бик яратам, ләкин... урамда түгел, циркта! К ә б и р. Ха-ха-ха! Оттырдыгыз,. Габделбәр әфәнде. Зөһрә туташ бик тапкыр әйтер ул безнең. Габделбәр. Беләм: Зөһрә туташ саркастический көләргә ярата-. Шулай да ләкин мин оттырмадым. Трюк булса булды. Вахитовлар җөмһүриятен безнең штат җиңде бит! Я, карагыз (ширмага күрсәтә) бу япон аждаһаларын! Комфорт! Штат дигән сүз бит ул. Мөмкинме? (Җавап та көтми тәмәкесен кабыза. Вазыйфа бикәгә). Алай да большевиктан барын да саклап кала белгәнсез, Вазыйфа ханым. Вазыйфа бикә. Ул ширмага инде сокланмаган кеше юк. Үзе дә тпул Акком Астында, җиңгиләр буфеты артында бер еллап торды. (Артка үтә. Ул шулай керепчыгып чәй урыны әзерләп йөри). Габделбәр (рәсем төбенә туктап язуын укып). Рафаэль... Бу теге... Мәшһүр ана рәсеме? Зөһрә. Мин аны бик яратам. Белмим, әнидән бик яшьли калга*- ным өченме, миңа ул хәтта.*. (Хискә бирелгәнен сизеп, сүзне борып) Мондый шәп репродукция, таба алганы өчен җизнигә кайта- кайта күңелемнән рәхмәт укып, куям. Рәсем карыйлар. . Н. Исәнбәт 32 Габделбәр. Затлы нәрсә, затлы нәрсә... Да. (Килеп көллеккә тәмәке көлен кагып) Унлап торсац, ничаклы культура мирасын большевиктан коткарып алып калдык бит. Кәбир әфәнде кичә аны стенасына болай элә алмый идс... Зөһрә (Ксбпргә). Дөресме жизни? Большевиклар аны элүдән тыялар идемени? 1\ ә б и р. Алармы? Юк, дөресен әйтим, мин аны үзем, бэлай... саклык йөзеннән генә, буржуй булып күренмәс өчен генә элми идем. Габделбәр, һәм дөрес иткәнсез. Хәзер берсе киндерен кисеп алган булыр иде. Чын, чын! Зөһрә. Бер дә чын түгел инде, Габделбәр әфәнде, алар җизнигә бервакытта да тимәделәр. (Кәбир- гә карый). К ә б и р. Әйе, әйе... Сез беләсезме* хәтта Вахитов үзе мина көтепханәмнең ачкычына кадәрле кире бирдерде. Габделбәр. Көтепханәме? Гафу итегез, онытмагыз: Вахитов һәрнәрсәдән элек сәяси кеше. Ул сезне гыйльми көч итеп үз ягына файдаланырга теләгән. (Кулын селтән.) Ул мәгълүм мәсьәлә ул. Хәзер инде Кәбир әфәнде, штат исеменнән минем сезгә йомыш: сез безгә шул көннәрдә бер лекция укыгыз. Кәбир. Тема? Г абделбәр. Милләт, миллият һәм идарә ысуллары. Кәбир. Парламентаризм? Габделбәр. Хәзер көне. Без ул лекциягезне миллион тиражда басып таратачакбыз. Кәгазь бар. Бу вакытта Вазыйфа бикә ак ашъяулык күтәрел естәлгә килә. Вазыйфа бикә. Тагын лекцияме? Менә күрәсез, ни кушсалар да шуңа күнә ул. Тукта, ичмасам, шәһәр бераз тынычлансын диген! Кәбир. Мин дә шуны әйтим дигән идем шул. Вазыйфа бикә. Әле булса өйләрне кайтарып ала алганыбыз юк. Бүген тагын чат йортка үзем төштем. Анда ул балалар йорты... Көчкә чыгарып тараттым. Кәбир. Балалар йорты? Ашыккансыз. Нишләп әле син моны миңа әйтмәдең, бикә? Вазы й ф а б и к ә. Ник әйтеп торыйм? Миңа атам биргән үз йортым ла ул! Аларныц ач-ятим балаларына мин гаеплемени? Зөһрә (аны кисәткәнсыман). Вазыйфа апа! Вазы й фа бикә (Зөһрәгә карап). Ә нәрсә? Синеңчә... Еракта туп тавышы, Кәбир беленерлек сискәнеп китә. Г абделбәр. Күк күкри... Зөһрә. Бу бишбалта ягында. (Тәрәзәдән карый). Алай да болыт килгәнгә ошамый. (Габделбәргә) Әйтегез әле, монда туп төшүе мөм- кинме? Г абделбәр. Туп? Сезнең бу сорауны бирүегез гаҗәп! ‘ Зөһрә. Нигә? Монда аларның бронепоезды якын йөри ди түгелме сон? Г абделбәр (сискәнеп). Бронепоезд? Юк сүз. Кем әйтте? Кәбир. Туктагыз әле. Сез шулай дисез дә,’ Казан алынган көнне аны күргәннәр бит. Бер уч командасы белән патрульләрне KIF сеп монастырь астыннан чыгып киткән, ди. Г абделбәр. Вахитовмы? Беркая да китмәгән, биредә йөри. Вазыйфа бикә. Биредә? Ничек биредә? Сез аны яхшы беләсезме? Г абделбәр. Штабын чыгарып җибәргән дә, үзе биредә калган. Вазыйфа бикә. Ник соң сез аны тизрәк тоттырмыйсыз? Г абделбәр. Эшчеләр саклыйлар, ханым. Яшереп йөртәләр. Зөһрә. Соң билгеле, нишләп бирсеннәр? Сез аларны тоткач атасыз түгелме соң? Г абделбәр. Әлбәттә. Сезнеңчә ничек итәргә соң? Зөһрә. Үз кулыгыз белән?.. Сез... Кеше атасызмы? Чын, әйтегез! Торып, аннан читкәрәк китә. Чиркапуыя яшерер өчен, тагын ноталарын рәтләштергәндәй итә. Г абделбәр. Ник үз кулым белән? Гафу итегез! ВахйтоЪ монда акларның бер генә полкын кыр- Мулланур Вахитов 83 ’ мады. Хәзер аклар аны монда ничек табарга гына белмиләр. Монда сез контрразведкада бер Резников дигәннәрен күрсәгез! О!.. Кичә .шул тегеләрнең Альберт Хәйретди- нович дигәннәрен кыйнап үтергән. К ә б и р. Кыйнал үтергән? Ни өчен? Г абделбәр. Шул Хәйретдин J24 сәгать эчендә Вахитовиы табып бирәм дип өстенә алган булган. Күрәсең таба алмаган. Кәбир (башын селки). Алай да бу сезнең чат саен кеше атуыгыз, бу террор... беләсезме, мин бу аклар килгәннән бирле урамга чыга алмыйм. . Г абделбәр. Хәзер үтте инде ул эшләр: тынычланыгыз. (Кәбиргә) Алай сез лекциягә принципиаль каршы түгелсез? К ә б и р. Туктагыз... (Исәпли) Анда бронепоезд, монда Вахитов йөри...' Сез лекция дисез! Гафу итегез, әле җиңү булганы юк. (Каранып алып) Ярын ла җиңә алсагыз? Әгәр- дә... алар җиңсә? Г абделбәр (чигенеп). «Җиңә алсагыз» дисез, гафу итегез, сез кайда? Нейтралитет саклыйсыз? Юк, Кәбир әфәнде, алар җиңү — без җиңелү дигән сүз: бу — без һәлак булу дигән сүз! Кәбир. Юк, мин һәлак булырга теләмим, әлбәттә. Ләкин беләсезме нәрсә? Мин куркак кеше. Куркам мин сезнең бу эшегездән. Әйтерсең мин үз өемдә түгел, көймәдә ссл- кенәм. Зөһрә. Сез бик кызык кеше инде җизни. Үзегезнең кимчелекне бер дә тартынмый сөйлисез. Габделбәр әфәнде менә бер дә андый түгел. (Габделбәргә) Әйтегез әле, сез бернәрсәдән дә курыкмыйсыз бит! Г абделбәр. Юк, кайбер нәрсәләрдән куркам. Зөһрә. Мәсәлән? Габделбәр. Мәсәлән, сезнең салкын каравыгыздан... (Йөзенә карап көлә. Зөһрәнең креслода калдырган китабын алып карап) «Что делать?». Ах, менә ни нәрсә! Бу төтен күзгә каян бәрә дисәм! Черв. .с. ә.- * 12- нышсвский! Моны сез укыйсызмы, Зөһрә туташ? Зөһрә Әйе. Г абделбәр (шаярган тонда). Mini инквизитор түгел. Алай да, бүген сезне миңа каршы көйләгән нәрсә шушы булса, мин моны... Зөһрә. Утка ягудан да кире тормас идегез. Штатның беренче ’пункты анлашылды. (Көлә). Г абделбәр. Көлегез, Зөһрә . туташ, сезгә бу килешә.- (Аңа якын барырга тырыша.) Сез мин килгәндә уйныйдыр идегез ахры, уйнагызмы Зөһрә туташ, берәр җыр җырлагыз. Зөһрә. Мин җырчы түгел. Вазыйфа б и к ә (Зөһрәгә). Уйна инде кеше сорагач. (Габделбәргә) Бик яхшы җырлый ул. Габделбәр. Зыян юк, музы- кантлар һавалы булырга тиешләр. Үзе утырып, башын артка ташлап көй уйный. Кәбир (Вазыйфа бикәгә акрын). Егетне әйтәм, баҗа булыр ахры. Вазыйфа бикә (шулай ук аңа). Тссс... Тәкъдим ясаган инде, эш кызда гына тора. Кәбир (гаҗәпләнеп). Ничек? Син мәгъкул күрәсең әллә? Вазы й фа бикә (аңа). Акрын! Син әле Зөһрәне белмисен... Күрдеңме, ничек Вахитовлар ягына бер дә җил-яңгыр җибәрәсе түгел! Алла сакласын, яхшы чагында биреп котыл! Шуннан да яхшысы ioiw Синеңчә нәрсә соң? Габделбәр музыка уйный, Зөһрә пиапнпога таянган килеш тора. Аннан бүлмә эче караңгыланып, алар күздән югала. МузыкЖ тавышы гына кала. Элеккечә дачаның арткы стенасы белән йорт ай яктысында алга йөзеп чыга. Урамда Мөхәммәтхан картның шакылдлвыгы. Ян капка ачылып Мөхәммәтхан картның башы күренә. Мөхәммәт (сузылып йортны тыңлый да, капкага әйләнеп, акрын). Керегез... Н әби (керә. Офицер киеменнән, погоннан. Кузенә батыра төшеп кокардалы фуражка кигән. Аягында гетрлар, түшендә тәреле орденнар. Туктап карап) Анда утырамы? Хәзер ул чакырылмаган кунакны Н. Исәнбәт 34 моннан тайдырырга кирәк! Хәзер абый килеп җитүе бар. (Кул сәгатен карап, тыңлап ала). М ө х ә м м ә т х а н (капканы бикли). Хәзер... Шәһәрдә "хәл бик куркыныч, ди. Иптәшләре аны бер-пке көнгә дачалар арасына урнаштырып торырга булганнар. Мин ана әнә анда урын әзерләдем. Нәби. Теге агачлар артындамы? Нәрсә, каралтымы ул берәр? М ө х ә м м ә т х а н. Ташландык каретник ул. Шуның өсте. Әле мин аның баскычын да алып кундым. Тыныч җир булыр, алла боерса. Көндез безнең бу яктан кеше йөрми. Портны инде үзем каравыллыйм. Ярар, хәзер теге Сатаевны тайдырыйк. Сез хәзер анда . ышыккарак китеп торыгыз. (Дача алдына табан китә). Нәби. Син .. Тукта әле... Ни дип әйтерсең, уйладыңмы? Мөхәммәтхан. Керәм дә әй- тәм, сезне Атабаев бик тиз генә үз дачасына чакыртты, дим. Бай дисәң, хәзер йөгерә ул. (Китә). Нәби. Бар, бар. (Үз алдына.) Карт үз эшен яхшы белгәнгә ошый. (Тиз генә капканы тыңлап алып, караныи) Галимуллинның дача арты. Ул ягы белән ярый, тик торганда гына эзләү-фәлэн килерлек җир түгел. Ләкин бу Сатаев монда нишләп йөри? Әгәр дә ул чыкканда гына өстенә абый килеп керсә? Нишләргә соң? (Наганын тотып) Атарга — ярамый, сабы белән нык кына чикә- сенә тондырырга? Юк, буарга? (Тыңлап) Чыга! Наганын учлап агач артына кача. Ишек тавышы. Алдан тамак кырып МӨХӘҮМӘТХЛН карт дача баскычыннан төшеп, капканы ачып урамга чыга. Ара-тирә такылдавык тавышы. Г абделбәр (ай яктысына чыккач фонарен сүндереп). Сез хәзер анда, Кабан куле буен күрсәгез иде! Офицерлар, чехлар, кызлар... Үз дачагыз төбендә ук маскарад бара. Дөресен әйткәндә, мин бары сезне алып төшим дип кенә кердем. Зөһрә туташ. Кайтасызмы? Зөһрә. Бүген мин монда кунам. Габделбәр (кул сәгатенә карап). Ул чагында дачагызга төшеп кенә меник, әле иртә. Мондый кызыктан калырга ярыймыни? Я, карагыз, ике көн эчендә ни китте биг. керә безнең Казан. 3 ө һ р ә. «Безнең» дисез? Г абделбәр. Әйе, туташ, безнең дим. Әллә сез шушы хәлләрне күрә торып та моңа ышанмаска итәсезме? Зөһрә. Юк, читләр килеп биегән җирдә мин Казанның безнеке булуына бөтенләй дә ышанмыйм. Ышана алмыйм, Габделбәр әфәнде. Габделбәр. Күрәм, сез бүгев йокыдан миңа кырын ягыгыз белән торгансыз, ләкин иртәгә мин сезнең илтифатыгызны ни белән булса да казанырмын дип уйлыйм. Зөһрә (кулын сузып). Сез кичә- гәсез, әти яга башлар. Г абделбәр (кулын үбеп). Хушыгыз, Зөһрә туташ. Сез миңа җи- ңел сүз әйтмәдегез. Шулай да мин өметтә калам. Хәерле кичләр^ (Китә). Зөһрә (аның артыннан карап, кулын артка куеп, агачка терәлгән хәлдә). Ах, җәллад, җәллад! Үтәдән- үтә күреп тормасам иде мин сине! Төн буена төрмәдә адәм аталар да, шул куллары белән кыз кешенең кулын тотып үбәләр тагын. Тфү! Кислота тигән шикелле уйды. (Кулын кулъяулыгы белән ышкый). М ө х ә м м ә т х а н (керә). Син мондамыни, кызым? Тегене әйтәм, үзеңне алып төшәргә дип килгән. Бармадың ахры? Зөһрә. Сөйләмә, йөдәтте инде. Бабакай, бераздан мине үзебезгә озатып куярсың әле, ярыймы? Дачага кереп китә. М ө х ә м м ә т х а н. Яхшы, кызым, озатып куярмын, алла боерса. Нәби (ышыктан чыгып). Зөһрә? Кем булды шул кыз? Мөхәммәтхан. Ул безнен Гариф җан байның асрамага алган кызл. Сезгә бирделәр микән, мин анная | сезгә теге көнне бер хат та илткән i идем, штабка? Н ә б и. Алайса, бу шул Зөһрә? Мөхәммәтхан. Әйе. Ярый I кем, мин анда агаңны чыгып көтнМ. монда изге бер җан инде. Мулланур Вахитов 35 Урамга чыга, шакылдау. Нәби. Зөһрә... Менә нинди икән ул кыз. (Хәтерләп.) Әгәр дә безнең фамилияләр революциянең ике як ярында булуы кыен итмәсә... Әйе, әйе. Бу ул кыз. Теге а антюрист шушы кызның кулына ябышып тәхеткә менмәкче б>ламы? Әмма яхшы чәпәде соң үзенә? Ә? (Сәгатен алып карап.) Абый ник килми һаман? Яхшы белә микән' бу урынны? (Урамны тыңлап). Кемнәрдер килә ахры. (Колагын сала). Ә? Абын? Тагын кемдер бар. К.ем булыр? Мөхәммәтхан. Вахитов, бер эшче керәләр. Вахитоэ пснснэдән, инспектор киемендә. Мөхәммәтхан (алдан капка ачып). Хуш киләсез, әйдәгез. Нәби (Вахитовны кочаклап). Абый! Вахитов (аны тотып). Тукта! Штабе капитан? Н ә б и. Әйе. Син инспектор булган шикелле! Мех ә м м әтх а н. Мин танымадым, кертми идем. Ярый менә Галимҗанны беләм. Ул арттан килеп җитте. В а х и т о в. Ул мине озатып арттан килде. (Нәбигә таныштырып.) Крестовниковтаи. Эшче (таныша). Мостаев. (Аңа акрын) Казанда облава китте, көч-хәл белән көймәдә яшереп алып килдек. (Вахитовка) Димәк, мин сезне китереп- тапшырдым. Хәзергә шунда буласыз инде. Вахитов. Хәзергә шунда, күрәсең. (Каранып алып). Әгәр дә урынны алыштырырга туры килсә, мин хәбәр иттерермен. Ярый, рәхмәт иптәш, сезгә тапшырылган башка эшләр бар, сезне тотмыйк. Сөйләшкәнчә, юнәлегез. Измайловка миннән сәлам тапшырыгыз. Эшче. Яхшы. Хәзергә. Хушыгыз. (Исәнләшә, чыга). М ө х ә м м ә т х а н (капканы бикләп алып). Урын сезгә әнә тегендә әзерләнгән. Күрәсезме ул каралтыны? Әйдәгез. Вахитов (Нәбине тотып). Нәби, синең белән хәзер үк бик кызу эш бар. Шунда гына сөйләшә алабызмы? Мөхәммәтхан. Сөйләшегез. Әнә шул җир ышык булыр. Мин сакта торырмын. Артка баскыч төбенә китә һәм сакта тора. Вахитов белән Нәби агач ышыгына китәләр. Вахитов. Утыр әле. (Агач төбенә утыралар). Бик каты т< ррор бара. Ишеттеңме, кичә төнлә, Кремль астында тагын егерме биш иптәшне судсыз атканнар? Нәби. Егерме биш иптәшне? Кемнәр икән? Вахитов. Әле аныкланмаган. Бүген тагын бик күп кеше кулга алынган. Галиәскәр абзый Камалга чаклы фатирында кунмый качып йөри; Совет яклы язучы дип эзәрлиләр икән. Нәби. Бандалар. Күпмегә чаклы котырырлар ләкин? Миннән сиңа бер сөенеч хәбәр бар, абзый: бая фронттан бу якка кеше килде. Мәскәүдән телеграм бар: Камил Якуб андагы безнең бер часть белән Казан фронтына киләм дигән. Сине сорашкан. Вахитов. Камил Якубмы? Димәк, ул бу хәлдән хәбәр алган! Син мине шундый шатландырдың, Нәби. Аның бик тиз, бик тиз килүе кирәк. Әйттеңме? Нәби. Әйттем. Билгеле, ул килү белән эшне киң җәячәк. Иделнең тау ягы бит безнең кулда. Ул килү белән андагы татар авылларына мобилизация ясап, полк торгызачак. Вахитов (рухланып). Эш бу Нәби. Ләкин без тыштан хәрәкәт көтеп кенә утыра алмыйбыз. Моннан торып хәзер үк безнең үзебез эшли торган бик зур эш бар. Казан* ны хәзер үк эчтән коткарырга керешәбез. Тыңла.- фронт бит Аракчино астында гына. Анда ук безнең бронепоезд тора. Монда хәзер бу террорга каршы эшчеләрнең каны бик каты кызган. Безгә бик тиз шул настроеннедән файдаланып восстаниене оештырырга да, шул вакыт фронттан да бәреп, Казанны алырга кирәк. Орлов миннән бу хакта фикеремне белдерүемне сорады. Минем проект бар. Хәзер бу хат белән проектны аңа тапшырырга кирәк. Нәби. Мин илтеп тапшырырга дисең? Н. Исәнбәт 36 Вахитов. Әйе, Нәби, син. Ләкин ул әле бер мәсьәлә. Восстание өчен бит корал кирәк. Безнең Мәскәүдән алып килгән икс вагон коралның кайда икәнен беләсеңме син? Н ә б и. Без аны бушатырга жи- тешә алмадык! Вахитов. Юк, җитештек. Аны теге Тимербай шул төнне үк подвалына ташыткан. Менә сиңа ул подвалның планы, менә ачкычы. Н ә б и. Склад әле бездәме? Вахитов. Бездә шул. Анда, беләсең, күпме мылтык, патрон? Алты пулемет кына бар. Хәззр үк ачкычны Орловка тапшырырга, складны ташытырга кирәк. Нәби (ачкычны алып). Бу бик шәп. Вахитов. Булдымы сиңа? Инде хәзер өченчесе... (Кәгазь чыгара) Үзең беләсең, иптәшләр сәгать саен урын алмаштырып качып йөриләр. Орлов миннән үзем белгәннәрнең адресларын хәбәр итүемне сорады. Без Ибраһим абзыйлар белән 118 адресны яза алдык. Менә ул. Нәби. 118 иптәшнең урыны... (Ала). Вахитов. Син аны хәзер үк иптәш Орловка тапшырасың. Әгәр алынмыйм дисең икән, хәзер шушы хәлемдә үзем киттем. Казанны бу хәлдә артык бер минут тоту мөмкин түгел. Нәби. Син ни сөйлисең, абый? Сиңа бу һич тә мөмкин түгел. Сине монда организация куйган, мин үзем барам. В а х и т о в. Алайса, шул өч йөкләмәне өстенә алдың? Нәби. Алдым. Эләгәм икән, өчесен дә юк итәм. Вахитов. Монсы аерым. (Пакет бирә). Эчкәрәк сал. Мин аңа барын да яздым. Нәби. Мопсын махсус җибәрергә туры килә, алайса. Ярый. Хәзер инде Орловны ничек табарга дисең? Вахитов (сәгатен карап). Сәгать 11 дә Кабан пароходы килә бит, шуңа утырып кире Казанга китәсең. Болак буена төшкәч, күпергә кермә, анда патрульләр. Гел сул як буйлап бар, такта заводына чык. Орлов хәзер анда. Н ә б и. Бу чаклы җаваплы кәгазьләр белән пароходка утыру мәслихәт булырмы соң? В а х и т о в. Башкача җитешә алмыйбыз. Документың рәтлеме? Пропускың бар бит? Парольне беләсеңме? Н ә б и. Алар рәтле. Вак-теяк патрульләр мине тота алмый да. Инде начальнигына илтсә, иң элек мин моны күрсәтәм. (Аңа чыгарып бирә). Ашыгыч пакет! Вахитов (карап). Уһу, суыр> гыч белән! Тукта. Нәрсә бу? (Укый) Чех-словак кораллы корпусына, генерал Гайдага, үз кулына! (Тыела алмыйча көлә). Нәби. Күрәсең... Вахитов. Пароходка эләк. Анда бүген мөгаллимнәр курсына килеп тә, китәргә өлгерми калган курсантлар булыр, алар белән Хәсән учитель. Нәби. Алай булгач булды. Син биредә каласың? Вахитов. Әлегә калам. Монда Тимербай килергә тиеш. Нәби. Тимербай? Ай-Һай бу хәлдә килә алыр микән ул? Вахитов. Ул килә инде. Миңа аны күрмичә һич тә ярамый. Беләсеңме, Гайда Казандагы алтынны чыгарырга приказ биргән. Безгә хәзер үк тимер юлны өзәргә кирәк. (Капкага килә башлыйлар. Мөхәммәтханга ) Бабай! (Мөхәммәтхан килә) Син хәзер Нәбине озатып җибәр. Мөхәммәтхан. Яхшы. Алдан юлны карыйк, аннан мин хәвеф-хәтәр булмаса шакылдатырмын... Вахитов. Тукта. Миңа бер кеше килер. Башын марля белән бәйләгән. Аны миңа җибәрерсең... Мөхәммәтхан. Яхшы, аны мин анда көтәрмен. Сез инде тегендә булырсыз... (Каретникка табай күрсәтә, аннан үзе урамга чыга). Н әби. Ничек дип әйтим мин сиңа... Вахитов. Берничек тә туган, эшлә. Беләм, барын да белэй| Мулланур Вахитов 37 Нәби. Шулай кирәк. (Кулын җибәрмичә, күзенә нык карап) Бар, Нәби. Бөтен өметем булып син барасың. Ышаныч синдә. Нәби. |Үггәрмен, син борчылма. Вахитов. Тукта. Син пароходка исән-сау эләгеп киткәнеңне берәр ничек миңа белдерә алмассыңмы? Н ә б и. Берәр ничекме? Ул курсантлар музыкасыз йөрми бит инде. Әгәр дә пароход бу турыдан кире үткәндә палубадан җыр белән шаулап үтсәк? Вахитов. Ул чагында Хәсәнгә әйтәсең, эшләр. Ләкин кара, нинди дә булса берәр шат көй белән. Шакылдавык ишетелә. Нәби. Күгәрчен көе белән? Вахитов. Күгәрчен. Хәерле сәгатьгә! (Нәби чыга. Вахитов үз алдына) Хәз^р бөтен эш Нәбинең пароходка эләгеп, исәнсау барып җитүендә генә. Ничек йөрәгем кузгалды? Юк! Без үлсәк тә дөньяда эшебез үлмәскә тиеш! Җиңүнең сере дә шунда! (Карап.) Хәзер миңа анда табан барырга кирәк. Чү! Дача алдында ишек һәм аяк тавышлары, ут яктысы күренеп кала. Аннан баскычка Кәбир белән Зөһрә чыгалар. Вахитов каравылчы өе алдында күләгәлектә баганага ышыклана. К ә б и р. Юкка өшәнеп кайтып Йөрисез, кунсагыз да була иде, Зөһрә. Зөһрә. Юк, юк... Кәбир. Хәзер алай булса, бабайга әйтик. (Каравылчы өенә килә.) Бабай! Андамы? (Җавап юк) йоклаганмы әллә бу бабай? (Ишеккә килә, Вахитовка бәрелеп бик куркып) Ә? (Зөһрә чигенеп китә). Вахитов (йомшак бер тавыш белән). Тсс! Борчылмагыз, тыныч булыгыз, әфәндем. Кәбир (куркулы). Бу кем? Вахитов. Болай гына бер кеше. Кәбир (капкага ябышып). Капка ачык! Сез кем? Ничек сез монда? Вахитов. Шулай. Миңа бер кошено уздырып җибәрергә кирәк иде. Мин вакытлы гына кердем. Кәбир. Юк, тукта... (Аяк очына басып йөзенә каршыдан килеп; карап танып.) Вахитов Мулланур! (Шәме кулыннан төшә). Вахитов (кинәт кулын кысып тотып алып, үз тавышы белән теш арасыннан). Акылыгызга килегез!* Сез нишлисез, Галимуллин? Кәбир. Шушы вакытта... Бөтен галәм эзләгән... (Урамда каядыр свисток тавышы). Менә... Вахитов. Торыгыз капкада. Тыңлагыз... Аяк тавышлары кайсы якта? Кәбир' механик рәвештә капкага колагы белән ята. Вахитов акрын, ашыкмыйча Зөһрә каршысына килә, туктый, йэзенә карый, тынлык. Зөһрә. Сез минем... очраклы рәвештә... сезне белеп калуыма борчылмагыз, абый. Миннән бу серне һичкем белмәс. Вахитов (ачылып). Яхшы әйттегез, сеңел. Сез Галимуллинның кеме буласыз? Зөһрә. Балдызы. Вахитов. Исемегезне әйтегез. Зөһрә. Зөһрә. Мин сезне тагын бер кат ышандырам. Вахитов. Сез шулай ышанычлы итеп әйттегез, миңа өстәп әйтергә дә калмады. Ышанам, Зөһрә туташ. (Кулын кыса. Капкага килеп Кәбиргә) Аяк тавышлары ишетелми ахрысы? Кәбир (капкадан куркулы йөзен күтәреп). Авыл төбендә казарма,, полк тора... урамда патрульләр йөри... Ничек соң бу? Бөтен власть эзләгән Вахитов сез шушы сәгатьтә төнлә, гафу итсәгез лә... Шакылдавык тавышы. Вахитов (үз алдына). Димәк, урамда хәвеф-хәтәр юк. (Кәбиргә.)» Сезне борчыдым, гафу итегез. (Кулын тотып) Ул чагында безнең арада сүз шул булсын: сез мине күрмәдегез, мин сезне күрмәдем. Кәбир (аңа карап, тарау хәлдә)> Китәсез? Туктагыз, мин бик каушаган. Сез минем хакта әллә нәрсә уйлый күрмәгез тагын. Вахитов. Әйе, кайбер нәрсә* Н. Исәнбәт 38 күреп). Нәрсә булды? Кайда җиз- нәң? Зөһрә (аңа борылмаска тырышып). Җизни китмә диде. Патрульләр йөри. (Ширма ышыгында ян бүлмәгә үтеп китә). Вазыйфа бикә (үз алдына). Нишләп үзгәргән бу? (Кәбир керҗ кыяфәте бик таркау, Вазыйфа бикә аның йөзенә тукталып) Я? К ә б и р Кем уйлар бит, ә? Вазыйфа бикә. Әллә бер-бер кеше кергәнме? Кәбир. Имеш йортыңда, шушы дачада... төнлә... Вазыйфа бикә (йөзенә карап) Кем? Әллә Вахитовмы? Кәбир (исенә килеп, аны тотып). Тссс! Син нәрсә? Кем сиңа В.ахитов ди? Вазыйфа бик ә. Шул-шул! Йөзеңнән күреп торам! Вахитов! Керергә килгәнме әллә? К ә б и р. Тукта әле, исемә килергә бир. Начав иттем бит мин, ә?.. Вазыйфа бикә. Борып чыгарып җибәрдең? Чыннан' да б к начар иткәнсең, ах! Сиңа бик һәйбәт- ләп үзен ♦ өйгә чакырып кертергә дә, диван күрсәтергә, кунарга калуын сорарга иде бит? К ә б и р. Вазыйфа бикә! Менә бит, син дә ни әйтәсең, син дә! Вазыйфа б и к ә. Әйе. Мин шул вакыт эчендә әтигә генә хә"ә? итәр идем дә... Ах! Ничек, ни башың белән чыгарып җибәрдең син? К ә б и р. Әтиеңә дисең? Тотты- рыога дисең? Вазыйфа бик ә. Юк. Нинди кеше булды бу?.. Власть аныкы булса да, ул синең йортыңда штаб ача, власть безнеке булса да, ул штаб ача! Юк, ул хәзер алай җиңел генә котыла алмас! (Ашыгып телефонга бара). Кәбир (юлына төшеп). Шалты. ратыргамы? Булмас! Вазыйфа бикә (властьлы карап). Кәбир! Кәбир. Мин аңа вәгъдә бирдек Вазыйфа бикә. Син сөйләк* мисең, мин сөйләшәм! (Телефоннан номер’ ала). Алло! Кырык бер!.. Кәбир. Аңлыймсың син нишЛ^ гәнеңне? Вазыйфа... тыңлаГ уйлыйм. Кирәк булса әйтәм дә. Беләсезме? Сез .кичә безнең социалистлар клубының гыйльми члены идегез, ягъни җәмгыять кешесе. Мина калса, сез бүген бары ,үз тынычлыгыгыз хакында гына уйлыйсыз. Җөмһүрият турында уйлагыз, аның хәле куркыныч астында, Кә- б.:р әфәнде. К ә б и р. Сез нәрсә сөйлисез? Ул җөмһүрият кичә генә корал көче белән бетерелде! Вахитов. Җөмһүрият бетерелде? Сез нәрсә? Бу эш өчен меңнәрчә егетләр юкка гына бу туфракка кан койдылар дип уйлыйсызмыни? Кайда торасыз сез? Онытмагыз, сез шушы сәгатьтә дә безнең җөмһүриятебез туфрагында басып торасыз, Галимуллин! Хушыгыз! (Чыгып китә). К ә б и р. Хушыгыз. (Капкага ятып, артыннан тыңлый). Китте... Әле дә исемә килә алмыйм. Шушында тора бит. Минем йортымда, каравылчы өе төбендә. Күрәсең, аны патрульләр куган. Ә ул минем ян капкага. Я әйт, нинди җирдә торам мин? Тыныч җир дип дачага килдем. Өемдә предпарламент Сатаез утыра, йортымда ком ссар Вахитоз, бабаебыз шул вакыт урам шакылдата. (Зөһрәгә) Юк, мин сине мондый куркынычлы төндә урамга чыгарып җ .бәрә алмыйм инде. Әйдә, кер, үзебездә кунып китәрсең, Зөһрә. Зөһрә. Ләкин сез моны апага әйтергә тиеш түгелсез, җизни. (Өйгә юнәлә). К ә б и р. Әйе, әйе. Аңа әйтергә ярыймы соң? Кайда торганымны белмиммени мин! Ә кайда торам соң? Чынлап та?.. Кем хакимиятендә соң мин? Анда аклар бии, штат дисәм, монда... Нәрсә диде ул? Онытмагыз, сез шушы сәгатьтә дә безнең җөмһүриятебез туфрагында басып торасыз, Галимуллин! (Ут сүнә). йорт караңгыланып, дачаның эче яктыра. Алла Вазыйфа бикә. Ишекгән ЗиЧрә керә. Вазыйфа бикә (гаҗәпләнеп). Зөһрә? Син китмәдең? (Аның йөзен Мулланур Вахитов 39 Вазыйфа б ик Синец йортыңда тотмыйлар, урамда тоталар. (Телефонга.) Алло! К ә б и р. Ахырын уйла! Әле бит Мәскәүне алмагансың, алар яңадан безне җиңәргә мөмкин! Вазыйфа б и к ә. Алармы? Большевиклармы? Син Вахитовны борып чыгарып җибәргән өчен, алар хәзер сине аркаңнан сөярләр дип уйлыйсыңмыни? (Телефонга.) Әйе, контрразведканы бирегез! К ә б и р. Я алла, мин бер якта да түгел, анлыймсың? Син мине батырасың! Вазыйфа б и к ә. Тик тор! Син хәзер икс якка да гаепле. (Телефонга.) Контрразведкамы бу? Бик тиз капитан Чермасанскийны бирегез! Юк! Кем анда? Кәбир. Я алла, мин аңлата алмыйм. Тукта. Бор генә секуид! (Ишеккә чабып) Зөһрә! (Ишектә Зөһрә тора). Зөһрә. Нәрсә бу? Вазы й ф а б и к ә (телефонга). Әйе, комиссар Вахитов табылды. Борискинода. Иң элек Галимуллин- нар дачасын сорагыз... Зөһрә. Вахитов?.. (Телефонны Вазыйфа бикә кулыннан тартып алып) Син?.. Нишлисең? Вазыйфа бикә (күзе белән аны ашап). Ә сиңа нәрсә? Син кая тыгыласың? Зөһрә (шулай ук аңа текәлеп). Әйт, син нишләдең, нишләдең? Вазыйфа б и к ә. Юк, син минем кулымнан тартып аласыңмы? Син Вахитовны яклыйсыңмы? Минем өемдә?.. (Аңа кычкырып). Боль, шевичка! Зөһрә (Кәбиргә). Ни карап тор. дыгыз соң, телефонын тартып алмыйча?.. Кәбир (арага кереп, телефонны алып элә). Ул инде хәбәр итте. Я алла. Менә генә Каргаполь казармасы, хәбәр итте, килде җитте! Вазы й фа би к ә. Килсеннәр! Сезгә кызганычмыни? (Тантана белән) ДАенә алар бөтен Борискпноны чолгап алырлар. Менә хәзер Вахитоныгызны тотып кителерләр!.. (Зэһрәгә карап ала) Китерерләр дә: шушымы ул? диерләр, мин әйтермен: атыгыз үзен, ул шул! диярменг К ә б и р. Бу сәяси суд, аңлыйсызмы? Хәзер мин шаһит, шаһит! Вазыйфа бикә. Булмассың! Син бар, кер дә ят, сине белмәсләр, дә! Мин — Атабаева үзем шаһит булырмын! Судына үзем барырмын! 3 ө һ р ә. Ул чагында... Мин монда кала алмыйм! Хушыгыз! Вазыйфа бик ә. Бар; синең хакында әти белән сөйләшербез. -Кәбир. Юк, Зэһрә, ничек? Китмәгез! Мин бу төнне йоклый алачан түгел! Зөһрә. Мин сезнең бу эшегезгә шаһит була алмыйм. К ә б и р. Булмассың да. Шул якта кунып кына кит, Зөһрә. Безгә иптәш бул! Син курыкмыйсың. (Тыңлап.) Менә... ишетәсеңме? Урамда тояк тавышлары, Мөхәммәтхан карт шапылдавыгы. Вазыйфа бикә. Киләләр! К ә б п р. Ишетәсезме? (Зөһрәгә.) Сина хәзер чыгарга да ярамыйк Алар монда килә. Зөһрә. Нинди ямьсез эш! (Күрше булмәгә чыга). Вазыйфа бик ә. Килсеннәр. Үзебезнең власть! Син нишләп бу хәтле агардың? Кәбир гаҗизлектән ике кулын берьюлы селки. Вазыйфа бик ә. Ярый. Үзем сөйләшермен. Нортта ян капка төртеп ачылып. Мөхәммәтхан якасыннан алынган килеш төртеп, кертелә. Контрразведчиклар аны бер якка бастырып, бик тиз Портка үтәләр, баскычка менәләр. Кылыч һәм шпор тавышлары. Ишек каты гына кагыла. Ишектә тавыш. Ачыгыз! Вазыйфа бикә. Бар, ач! Мин аңламыйм, әйтерсең, бу сиңа үэ властебыз түгел. (Үзе барып ишекне ача). Рәхим итегез! Резников командасы керә. Вазыйфа бикә чигенеп китә. Йш>с киң ачылып караигыза бер-ю IN беопл «ә кешенең чырае күренә. Кинәт алдан бер ксч- рәк буйлысы һәм күн куртка.шсы наганын алга төзәп, иңсәсен калкытып, ^зенә көч бирер өченмедер. тырыстыркс басып ишектән кереп әче комаң за биреп: «Басып торыыз!» «Куллар Һаозга!» — дип кычкыра. Иң элек Кәбир, аннан, бераз хурланып булса да, Вазыйфа бикә дә кулларын Н. Исәнбәт 40 күтәрәләр. Шул арздз ялт итеп дүрт солдат ишекнең, ике ягына үтеп урыл ала. Чигә чәчләре чыкк.-.п. мыекчан i ызыл кызыл егетләр, арата татар, башкорт хи i- фәтләре дә бар, бар да кылычларын иңнәренә күтәрүгә, беләккә киелгән бөлтергсло камчылар елан шикелле асылынып калалар. Күн курткалысы наганын төзәгән хәлдә Кәбиргә туктап, коралы юкмы икән дип тиз генә капшап ала. Аннан әйләнеп, тегеләр янына ишеккә барып басып честь биреп маңгаенда тота. Ачык ишектән, караңгыдан шпорларын чылтырдатып Резников ' килеп керә. Резников. Кисәтәм: селкен, мәскә*. йорт минем командам тарафыннан камалган; барыбер файдасыз. Сез кем? К ә б и р. Мин Галимуллин. Вазыйфа б и к ә. Ул Вахитов түгел, йорт хуҗасы. Вахитов моннан китте. Резников. Китте? Кая, ни өчен? К ә б и р. Гафу итегез, ул бире кермәде дә... Резников. Төшенәм, төшенәм. Вазыйфа бикә. Без аны качырдык дип уйлыйсызмы әллә, господин? Киресенчә, мин үзем сезгә шалтыраттым, сезне үзем кигерттем. Резников (хурлыклы карап). Сез китерттегез? Сез?.. Юк, сударыня, без комитет кушуы белән. Кузгалмагыз! Команда! Бүлмәне, тентергә! Гарифуллин! Мамаев! Минем белән! Ике солдат белән уңга үтә башлый. Вазыйфа бикә. Анда беркем юк! Минем бүлмәм! Резников. Сискәндегез? Бу хәерлегә галәмәт. Я? Наганнарын тотып эчкә үтеп китәләр. Тентү башлана. Өстәлләр актарыла, кәгазьләр оча. Вазыйфа бикә. Анда минем нәрсәләрем... (Ташланмакчы була. Бер солдат аны ныгытып тота). Җибәрегез!.. К ә б и р. Ташла Вазыйфа бикә. Файдасыз. Вазыйфа бикә. Әгәр бер генә нәрсәм югалса... Резников (яңадан килеп чыга, солдатларына). Яхшы капшагыз! Рәсем артларын! Бер солдат кылычын Рафаэль рәсеме артында йөр ген ала. К ә б и р (куркынып, ашыгып), Сез нишлисез! Ул художество! Резников. Художествомы? Художество артында большевик уты- ручан була ул. (Бер солдатына күз- кысып). Яле, Гарифуллин, шул та’- тарканы! Ник безгә шулай карый ул? Артында яшерен ишек юкмы? Солдат картинаның уң күзенә чәнчеп ала. Кабир сискәнеп китә. Резников. Аһа! Тагын бер! Солдат тагын чәнчә. Икенче кузеиә туры килә. К ә б и р. Гафу итегез... Ни өчен? Аңлыйсызмы сез, ул тарихи!’ Рафаэль! Бөтен дөнья өчен һәм хәтта үзегез өчен үк изге саналган мадонна! Резников. Тарихи? Изге?..- Сезгә калган? (Солдатка) Яле? Ул диван нишләп калку? Солдат штыгы белән диванга чәнчеп ала. Вазыйфа б и к ә. Сез нишләдегез? Сез нишләдегез, ә?.. Резников. Сезгә селкенмәскә киңәш бирәм. (Бер солдат аңа өстәл тартмасыннан тапкан браунингын суза). Аһа! Корал табылды? Шулай дип язып куйыйк! Өстәлдә бутала. Бер солдат ширманы чаба, ул ярылып и тәнгә авып төшә. Вазы й ф а б и к ә. Я алла! Шир. мамны! Нишләттегез, ә? Хәзер күтәр! Мин әптәм сиңа, хәзер күтәр! (Барып күтәрә башлый. Солдат аны ныгытып беләгеннән тота да этә башлы й). Вазыйфа б и к ә. Тотма! Тотма! Син беләсеңме, каян килгән ул?1 Күпме тора ул? Резников (өстәл янында актарына, ягына). Кисәтәм сезгә, господин Галимуллин, әйтегез хатыныгызга, яңадан бер чинаса, мин камчы белән сугарга кушармын! К ә б и р. Сезнең хакыгыз юкГ Мин потомственный, почетный гражданин! Резников. Булгансыз, ә хәзер гражданин да түгел! К ә б и р. Сезгә әйтәләр бит, Вахи. тов монда юк! Аңлыйсызмы, юк, мин кертмәдем аны дигәнне! Зөһрә бүлмәсе ягында тавыш күтәрелә. Резников. Нәрсә анда? К ә б и р. Зөһрәне?.. Я алла! Ни өчен? Сулдан Зөһрә килеп чыга. Чәчләре тузган, йолкынган кыяфәттә. Ике беләгеннән ике казак тоткан. Солдатлар. Әйдә, башлыкка. Әйдә! Әйдә! Резников. Нинди кыз ул? Зөһрә (алга чыга төшеп). Бу ни бу? Җизни? Апа? Бандитлар кил. демени?.. Сезне үтерәләрмени? Резников. Саграк сөйләшегез, туташ, нинди бандит? Без бирё закон исеменнән! Вазыйфа бикә елый. Зөһрә. Тотма мине, исерек! Аракы белән суган аңкый синнән! Ни хакың бар синең мине кулың белән тотарга, сасы көзән! Резников. Бу кем? Зөһрә (карап). Нәрсә күрәм мин? Бу ни? (Рафаэльне күреп). Беләсезме, сез моның ни икәнен? Рафаэль язган — ана! Сез аның йөзен ерттыгыз? Культура таптаучылар! Тфү йөзегезгә! Резниковның йөзенә төкерә. Резников. Ах, син, большевичка! Хезмәт үтәгәндә? Мин сине кулга алам. Кем синең фамилияң? Зөһрә. Ал! Фамилиям Атабаева. Яз? Резников (туктап) Атабаева? Туктагыз, кайсы Атабаева?.. Вазыйфа бикә (алга чыгып). Казанда Атабасвларны белмәскә? Менә мин аның төп кызы. Үз кызы. Без сезне монда чакыртабыз... сез... Резников. Атабасв Гариф- Җан? Позвольте! Без аны беләбез! Менә... Менә бүген генә безнең карательный отрядка әллә ничаклы якалык, Укалык, постаулар табып Ре з н и к о в (командага). Смирно! Монда кечкенә аңлашылмау. Атабасвлар... Гафу итегез! (Кулларын кыса) Рәхим итегез, сезнең браунинг! (Чыгарып өстәлгә куя) Безгә комитеттан хәбәр иттеләр, Вахитов үз танышларында, сездә яшеренә дип. К ә б и р (куркып). Танышларын, да дип? Мин аны кертмәдем. Резников. Димәк, ул монда булды? Вазыйфа бикә. Ул монда керергә теләде, мин сезгә шалтырат, ты м. Резников. Бар да аңлашылды. Ә без, кызулык белән... (командасына) Команда! Вахитов шул тирәдә ш}шы Борисковода! Хәзер эчендә авылны камарга! Марш! (Команда тиз-тиз чыга. Кәбирләргә) Гафу итегез, ханымнарым! (Кул бирә, ләкин Зөһрә аңа кул бирми. Маңгаен сөртеп) Атабаевлар! Кем уйлаган бит! Менә сиңа, ә? Ләкин ул бездән алай ычкына алмас! (Чыгып китә). Вазыйфа бикә. Нәрсә эшләп киттеләр! Юк, тукта. Менә мин әтине алып килим, күрсен, аның ялтыравыкларын тагын кигәннәр дә нишләп йөриләр! Полковникларына әйтсен, башын бетерсеннәр шул дөмеккәннәрнең! Зөһрә. Мин ләзер үзем анда төшәм, үзем сезгә әтине җибәрермен. (Шәлен ябына башлый). К ә б и р. Кая, кая? Вазыйфа бикә. Ярый, барсын, озат, Кәбир! К ә б и р. Мин хәзер. Зөһрә. Кирәк түгел, миңа сез бүген ошамыйсыз, җизнң! (Ишеккә, юнәлә). Вазыйфа бикә. Ни ди ул? Зөһрә салмак кына тышкы ишеккә үтеп ■ югала. Тынлык. Пәрдә. Мулланур Вахитов җибәртте. Ник сез аны башта ун әйтмәдегез? Вазыйфа бикә. Сез тыңларга теләмисез. (Барып ширманы күтәрә) Я, моңа хәзер ни дисез? 42 БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ Борисково авылы янында, аргы Кабан бус. Анда Лтабасвлар дачасының бас- аычы һәм бер тәрәзәсе күренә. Дача алдында кечкенә ачык күшәк шикелле ясалган бер урын. Кечкенә өстәл, ашамлыклар куелган. Вакыт кич. Сәхнә тәрәзәдән сузылып төшкән куе яктылык белән яктыра. Як- якта агачлар, уртадагы кечкенә генә ачыклыктан сәхнә төбендә караңгылыкта Кабан күле тора. I Тонык кына музыка. Сәхнә үтә күзләренә битлек кигән маскалы кызлар белән интервентлар узалар, к. йЗср кызларда калфаклар. Сулдан агач арасынн н күзенә маска кигән Сер калфаклы ашыгып килеп керә дә, агачка тотынып терәлеп карап тора. Аңа якында үзенә пар көтеп торучы Карабанов шунда ук күреп, аны тогып ала да танец төркеменә кушылырга чакыра. Карабанов. Сез миңа — пар! К а л ф а к л ы. Түгел! Карабанов. Сез магометанка? Калфаклы. Җибәрегез! Карабанов. Сезнең русча исемегез? ’ К а л ф а к л ы. Сезнең татарча исемегез? ■ Карабанов. Минем татарча исемем? Ха-ха! Кал фа к л ы. Сезнең татарча исемегез? Ха-ха? (Ычкынмакчы була). Карабанов. Китмәгез! Сез шундый ашкынулы... К а л ф а к л ы. Җибәрегез! Карабанов. Сез татарка, безнең дингә чыгарга тиешсез! Калфаклы. Ни өчен? Карабанов. Мин сезгә ия буласым килә. К а л ф а к л ы (туктый). Җибәрегез .. Сез артта калган адәм! Кулыннан ычкына, биючеләр үтә. Карабанов. Күрәм. курәм, ку. какларга табан карыйсыз. Сезгә без ошамыйбыз. Билгеле, хәззр мода! Бөтен кызлар алар өчен акылдан шашалар. Шулай булмыйча! Манера! Калфак л ьг. Көнлисезме әллә? Бик яхшы, сезгә дә аз гына алардгн манера алырга ярый... (Китә). Карабанов (кызып). Ах шулаймы? Бик каты ялгышасыз, туташ! (Маскасын салып, артыннан карап). Нәрсә диде ул? Ничек әйтте ул? Ул да миннән көлгән буламы? Үзе, җитмәсә нинди очанак, нинди кайнар бит әле. Ток шикелле... кулларга таралып бара! Минем белән танповать итми... Нигә һавалана ул? Штат алабыз дипме? Милли штат! Бирербез без сезгә милли штат! Тукта! Аталарың монда штат корабыз дип шау иткәнче, мин сине дүндсрмәсәм! (Сәхнә төбендә күл буйлап үткән танцыга карап). Алай, Иван Алексеевич! Алдык без синең белән Казанны, булдык туенда. Мыектан акты, авызга тимәде. Бөтен кызлар алар тирәсендә! (Көрсенеп) Их! Эчәм дә соң инде мин бүген! Булсын дөньяда шул ике нәрсә: чи. аракы да чи балык! (Китә.) Дачадан Гарифҗан бай чыга. Гариф ж а н (баскычта торып). Нинди халык булды ул? Шул революция купканнан бирле дачаларда’ киртә калмады, теләсә кем өстән узып йөри башлады. Я, кара шушында ходайның кеме юк дисең? (Артта бию үтә. Габделбәр керә.) Габделбәр. Сәлам сезгә, Гарифҗан абзый. Маскарад карыйбызмы? Гари ф ж а и. Шуны әйтәм: әмма пәчтерәләр дә соң болар! Габделбәр. Тимә, менә без дә үзебезнең Идел-Урал штатын корып алыйк әле, Гарифҗан абзый. Күрерсез, безнең чыцгыз малайлары болай гына да басмаслар. Ахун хәзрәт бүген фатиха бирде инде. - Гари ф җ а н. Хәзрәт ул бирср^ менә Иван Иваныч фатиха бирерме? Г абделбәр. Кайсы Иван Иваны ч?! Г а р и ф җ а н. Алафузов соң? Урыс байларың әчтәм. Алардан- башка кая штат? Минем үземнең күп заводларым юк, энем. Мин аннан ул тиреләремне кемгә сатам? (Тәрәзә астында торган кечкенә Мулланур Вахитов 43 өстәлнең ашъяулыгын ача, шешәләр, ашамлыклар күренә). Әйдә әле, менә монда бар икән. Җибәр әле аяк өсте генә. (Бер кулына шпрот чәнчеп алып, берсе белән рюмка тәкъдим итә). Бикә шәһәрдә калды; барынча гына. Г абделбәр. Бер ныгып алганчы шулай үз артыннан үзең йөрмичә булмый безгә, Гарифҗан абзый. (Эчә, капкалыклар). Гариф җ а н. Вахитов монда йөри димени? Габделбәр (сискәнеп). Ничек монда? ■ Г а р и ф җ а и. Шәһәрдә дигәнем. Крестовш.ковлар б/ген тагы эшкә чыкмаган ич. Г абделбәр. Юк сүз ул, заводны төзәтәләр. Гари ф җ а н. Төзәтә пычагым. Бүген анда, завод артына һавадан бомба ташлап китте диме, нәрсә ди? Габделбәр. Юк ла, прокламация генә... Гари ф җ а н. Ансы да җиткән. Шәһәр алып шуларны Бишбалтадан ары куа алмадылар, болары монда кеше акчасына киенеп тәтигә биеп йөриләр тагын! Хуш, үзең нәрсә бүрттереп килдең әле син? Габделбәр. Зур эш бар, Гарифҗан абзый; болар бүген төнлә моннан алтынны шуыталар. Г а р и ф җ а н. Шуытса? Сиңа нәрсә? Г абделбәр. Дүрт йөз миллион! Гариф җ а н. Дүрт йөз миллион... Һә! Шуытырлар шул! Әллә Рәсәй казнасын сиңа бирерләрме? Тот капчыгыңны! Габделбәр. Рәсәй казнасы, һай! Әллә ул безгә харам булыр иде дисезме? Барыбер ул бу Гайдалар кулына кереп бетә ич! Гарифҗан. Гайда артында Черчилль әфәндең то;а. Син нәр:ә?Г Ёсз әле монда Иван* Иваныч белән шул алтыннан кредит алырга дип ниятләп торсак, син шул ук вакытта казна басмак буласыңмыни? Габделбәр. Нигә мин? Мин штат өчен. Гарифҗан. Штат бик яхшы эш, энем, әмма ләкин, кайда соң ул? Харитасын гына ясал элдегез бит әле сез аның. Кая соң армиягез? Вахитов шушы Казанда батальоннар, полклар корырга өлгерде ләбаса. Кулыңда бүген бер рота солдатың юк, казна басып алырга хыялланасың. Ташла бу шәкерт хыялыңны, энем, булмый! Я, ни пешердегез анда? Габделбәр. Сезне малия нәзарәтенә * бөдәдек. Мин сезне бик каты якладым, * Малия нәзарәте — финанс министр*» лыгы. Гарифҗан абзый. Гарифҗан. Ярар. Авылга отрядыгыз чыктымы? Г абделбәр. Чыга! Гарифҗан. Чыга гына. Анда Вахитовның бер командасы безнең, паровой тегермәнгә кереп утырган.. Г абделбәр. Ташкичүгәме? Гарифҗан. Әйе. Тегермән Зөһрә исемендә. Г абделбәр. Иртәгә иртүк үзем отряд җибәрәм. Аны алабыз, сез минем дә бер күңелемне күрегез, Гарифҗан абзый. Мин Зөһрә туташ белән сөйләштем... Гарифҗан. Сөйләштең? Я., нәрсә ди соң ул сиңа? . Габделбәр. Ул риза. Эш сездә -генә тора. Гарифҗан. Ул риза? Ә Вахитов белән эшегез.ничек? Г абделбәр. Вахитов? Л\снә нишлибез. (Кесәсеннән бер пачка прокламация чыгарып). Бу әле типографиядән генә. Иртәгә тарата? быз. (Укый) «Мөселман кардәшләр! Вахитов дигән мәгълүм бер кеше үзенең кара мәкерле күкрәгенә... Г а р и ф җ а н. (Габделбәр кулындагы экземплярны алып карап). Яле... Актыгында ни остарльш икән? (Укый). «Аны терели килеш тотыл бирүчегә, яки урынын күрсәтүчегә комитет тарафыннан ун мең сум микъдарында мөкәфәт билгеләнә» .(Габделбәргә). Кем кесәсеннән ул? Г абделбәр. Тынычланыгыз, мондый акчалар бервакытта да түләнмиләр, Г арифҗаң абзый. Н. Исәнбәт 41 (Прокламацияне тотып). Ничек? Паштет булганмы? Г арнфҗан. Нәрсә бу? Вахи- тов урынына син безгә шушы кәгазьне тоттырасыңмыни? Г абделбәр. Тагы нишләргә соң? Төрмәләр тулды, көн-төн кеше атабыз, әйтмиләр бит! Шулай да бүген эзеннән барып бастым... Чыгып киткән! Г арифҗан. Шул, шул. Ишеттеңме, кичә Бәхтиевләрдә байларның сүзен? Штатның нигезенә Вахитов мәете салынсын, югыйсә ул нык булмас, диләр бит. Әнә, бүген забастовка киттеме? Бел, Вахиюв Казанда дигән сүз — без Казанны алмаган дигән сүз. Шулай булгач? Атмаган куян, асмаган казан дигәндәй, син ничек әле туйвәгъңәләр турында сүз кузгатып тора аласың? Габделбәр. Гарифҗан абзый, Казанда аның бер керер, чыгар жире юк. Бэтен җиргә минем кешеләрем куелган. Ул тотыла. Гарифҗан. Тотыла түгел, иң элек бик һәйбәтләп син миңа Вахи- товны тотасың, аннан бик һәйбәтләп үз кулың белән атасың! Бетте! Г абделбәр. Аның кем кулы белән атылуында хикмәт йөрми лә, Гарифҗан абзый... Г а р и ф җ а н. Юк, хикмәт дип селтәнмә әле син. Ишетмәдеңмени әле, анда агайэ.че арасында синең турыңда ни сүз барганын? Г абделбәр (сагаеп). Нинди сүз? Г арифҗан. Тегеләрнең бронепоезды Аракчинода торганын беләсең бит? Габделбәр (сискәнеп). Торса? Г арифҗан. Торса шул, аны биредән Вахитов белән бергә син чыгарышкан диләр ич?.. Габделбәр. Ничек мин? Туктагыз!.. • Гарифҗан. Әйе, безнекеләр аны төшеп бозган, син барып өстеңнән кожаныңны салып биреп... Габдслбер. Ялган! Ул нинди провокация ул?.. Мин үзем анда бозышырга дип төшеп, чак кына Вахитов кулыннан атылмадым^ Карабанов шаһит! Г а р п ф җ а н. Аткан-атмагав». ансын мин белмим, сиңа менә шул: ага-эне арасында йөзеңне аклыйм дисәң, Вахитовны бик һәйбәтләп тотасың да, үз кулың белән атасың. Аннан кыз турында сөйләш! Габделбәр. Бронепоездны мин чыгарышкан! Бу нинди интрига бу? Кем тарата, кем сөйли моны? Ай- кин?.. Әлбәттә ул!.. Мине президент була күрмәсен дип көнләү бу! Ләкин Вахитовны бирмәскә йөрүчеләрнең берсе шул үзе бит! Г арифҗан. Я, я! Син сүзеңне- әйт! Г абделбәр. Ярый, йөрсеннәр, Гарифҗан абзый. Мин дә принципка барам: аларга үч итеп Вахитов- пы үзем атачакмын! Гарифҗан (учын сузып). Кайсы кулың белән? Г абделбәр (кул суза). Шушы кулым белән. Вахитов тотылу белән үзем атачакмын! Гарифҗан (кайтарып сугып). Мә! Менә хәзер син юлыңны аңладың, энем. Мин дә сине карармын. (Сискәнеп.) Нәрсә ул? Г абделбәр. Облава! Резников йөри! Ни дә булса бар, киттем» Гарифҗан абзый. (Китә). Гарифҗан. Бар, бар! (Үз ал* дына) җиңел генә бай кияве булырга да, президент булырга! Юк» Габделбәр әфәнде; ул эшкә безне» Париж күргән, Лондон күргән егетләребез дә бар. Син әле монда аларга юл әрчеп бирергә тиешсең. Аннан кемне кем итәсен үзебез карарбыз! Дачаларына кереп китә. Уңнан Зөһр» белән Гәрәев керәләр. Гәрәев аны култыклаган. Г ә р ә е в. Тартылмагыз... Сезнең кебек бер тунашка төнлә ялгыз йөрү... Моның әлбәттә сере бар. Яче, карагыз миңа! Зөһрә. Әйтәм ич мин сезгә, Галимуллиннардан киләм, дип. Гәрәев. Бсләм, ученый Гали* муллинны. Ул сезнең җизнәгезмени? Зөһрә. Әйе... Сез шулай бөтен җирне актарасызмыни? Гәрәев. Әлбәттә! Зөһрә. Сез аны таныйсызмы? , Мулланур Вахитов ’ 46 Гәрәев. Мин аны танымасам, хәзер монда да булмас идем. Ә сез? Таныйсызмы сон? Зөһрә. Мин? Юк... Нәрсәгә ул мина! Г ә р ә е в. Вахитов кебек башларны танып кую беркемгә дә зыян итми, туташ. Зөһрә. Ниндиерәк кеше соң ул? Г ә р ә е в. Улмы? Бик шәп мыеклы, бик интересный кеше. Гәүдәгә, пожалуй... миннән озын булыр. Зөһрә. Озын... дисезме? Г ә р ә е в. Әйе. Нигә гаҗәпләндегез? Зөһрә. Болай... Сез аны тоткач нишлисез? Г ә р ә е в. Нишлибез? Кызык сез туташ, ха-ха-ха! Вахитов кебек кешене нишлиләр? Зөһрә (күзенә карый). Ләкин андый мыеклы кешеләр күп булыр бит. Әгәр дә ялгыш аның урынына башка кешене тотсагыз?.. Г ә р ә е в. Вахитовны ялгышырга! Хаха-ха!* Сез ни сөйлисез, Зөһрә туташ? Дөрес, безнең командада аны миннән башка күреп танып белүче юк. Зөһрә. Ах, сез аны күреп тә беләсезмени? Г ә р ә е в. Белгәндә дә менә. (Ике бармагын күрсәтә). Шушы Казанда бер казармада яттык. Ул бит офицер иде. Кызыксынасызмы? Менә! (Карточка чыгарып күрсәтә). Зөһрә. Кая? (Алып карана) Бу... (шаккатып, читкә) Нәби «абый!.. Гәрәев. Нәрсә? Әллә чуалттыммы? Зөһрә. Бу... Гәрәев. Күргән кешегез? Зөһрә. Мин моны... Әйе, әйе. Бер күргән идем. Гәрәев. Вот интересно! Кайда? Әллә шушында укмы? Зөһрә. Театрда. Гәрәев. Ах, театрда? (Рәсемне алып) Иик бик аптырадыгыз? Я» әйтегез, ялгышаммы? Зөһрә. Юк, юк! Гәрәев. Ха-ха-ха! Без аны чуалтмыйбыз инде, туташ. Зөһрә. Сез мине дачабызга китереп җиткердегез. Рәхмәт! (Кит- мәкче була.) Гәрәев. Дачагызгамы? Мин сезне җибәрергә теләмәсәм? Зөһрә. Менә әти дә чыга, хушыгыз! Дачадан Гарифҗан чыга. Гәрәев. Бу әтиегезмени? Исәнмесез! Гарифҗан. Ничек? Зөһрәме? Гәрәев. Хәерле кичәләр, Гарифҗан әфәнде. Кызыгыз облавага эләкте, шуннан тукта, мин әйтәм... Гарифҗан абзый кызы булгач... Г арифҗан. Рәхмәт сезгә, эчкә узыгыз! Гәрәев. Юк, узып тора алмыйм: үзегез беләсез... комендатурага таскать иттерсәләр... (Бер кызга, бер атасына карый; уңайсызланып, кинәт) Ярый, хушыгыз! (Китә). Гарифҗан. Хушыгыз... (Зөһрәгә). Син аланнардан? Зөһрә. Әйе. Әти, алар анда сине чакырдылар. Тиз генә барыгыз әле... Гарифҗан. Нәрсә бар? Зөһрә. Белмим. Кеше кереп чыкканмы шунда... (Шәл чугын өзә). Г арифҗан. Кеше? Нинди кеше? (Үз алдына) Тукта, бу нигә борчалы? (Аңа) Сиңа Габделбәр әфәнде очрамагандыр бит? Зөһрә. Габделбәр әфәнде... Ул монда булдымыни? Г арифҗан. Булды. Син аңа ризалык биргәнсең икән, расмы? Зөһрә. Ризалык? Мин аңа бернинди дә ризалык биргәнем юк... Ул нинди сүз? Гарифҗан. Я, я. Ул әйтә, эш синдә генә тора, ди. З.ө һ р ә. Киресенчә, ул үзе миңа сезне шулай диде: Гарифҗан абзый риза, эш' миндә генә тора, диде. Гари ф'җ а н (читкә). Чын-чын аферист икән бу! Кара ничек бер ялган белән ике якны да алдый! (Аңа) Алайса син аңа бернинди дә вәгъдә бирмәдең? Зөһрә. Җыенганым да юк. Н. Исәнбәт 46 Ничек сон, сез аны фамилиягезгә тиң кеше күрәсезмени? Г а р и ф ж а н. Тиц дип, Зөһрә. Сала мәхзүме безгә тиц булуын булмас. Алай да заманасын күрә- сец, бөтенләй этәреп тә ташларга ярамый. Зөһрә. Кызык, бу сүзегезне ничек аңларга соң? Г а р и ф ж а н. Ничего, ние шул, безгә кирәк кеше ул. Шуңа күрә мин сиңа чык та димим, чыкма да димим. Кыскасы, вәгъдә тирәсенә бик ашыкма. Зөһрә. Юк, әгәр дә сез 6v сү- зегез белән мине нәрсәгә дә булса корал итмәкче булсагыз, мин мо- ның белән килешә алмыйм! Г а р и ф ж а н (каты). Зөһрә! (Аңа карап тора) Син урамда калачак бер кыз идең... Асрадык, үстердек, икмәк-тоз хакын онытма! Зөһрә. Әти! Гарифҗан (бүлеп). Мин анда киттем... Икмәк-тоз хакын онытма! (Китә ) Зөһрә (агачка тотына). Икмәк- тоз хакы! Ничек булды соң бу?.. Ярый, үстерделәр. Мине үз бәхетем өчен үстерделәрмени? Инде минем бар кебек тормышымны, гомеремне үз сәясәтләренә корал итмәкче булалармыни? Я, алла, шулай итсәләр, мин нишли алам? Алар өчен кем мин? Нәрсә мин? Бер уенчык, товар. Кем мине яклый ала? Юк, үксез бала үз кендеген үзе кисәр, дигәндәй, мин дә үз бәхетемне үзем яулап алырга гына кала. Агачка тотына. Кабанда тонык кына көпчәк тавышы. Аннан кыллы оркестр белән тонык кына булып хор ишетелә: Казаннан Мәскәү күренә микән Багкычларга менеп карагач? Калды-ич, калды-ич Казак сөлгесе, Калды-ич, калды-ич Казан сөлгесе, Сөйгән генә ярымның билгесе. • Караңгыдан утларын күрсәтеп, пароход күздән югала. Сул якта тавыш күтәрелә — Дезертир тотканнармыни? Кайда? Кайда? Мулланур Вахитов, ди... Ә, ә?., диешеп торганда, ал jpra каршы яктан картны якасыннан сөйрәп Гәрәев килеп керә. Картның кулында шакылдавык. М ө х ә м м ә т х а н. Җибәр! Җибәрегез, дим! Зөһрә (яшьле күзен күтәреп). Ничек? Мөхәммәтхан бабайны?. Нв өчен? Гәрәев. Хәзер белерсез, туташГ (Мөхәммәтханга ) Син шулай каравыллыйсыңмыни кварталны? Яле» әйт: кемне үткәреп җибәрдең син? М ө х ә м м ә т х а н. Әйтәм ич сезгә: кем булса да булсын, Вахитов түгел ул! Гәрәев. Ансын синсез дә белербез! Тор әле шунда! (Камчысы белән янап.) Әмма ләкин ул үткәргән кешең Вахитов булып чыкса, кара аны, карт, конец бетте! Мин аны караңгыда күрсәм дә таныйм! Алдан Резников, аннан берничә солдат Вахитовны тотып алып керәләр. Резников. Китегез, гражданнар! (Солдатларга.) Яле, яктыга чыгарыгыз үзен! (Кычкырып.) Гәрәев! Гәрәев (Резниковка честь биреп алып). Башлык әфәнде! Менә аны үткәреп җибәргән... (Картны күрсәтә). Резников (аңа карамыйча» башы белән Вахитовка ишарә итә). Яхшы кара шул< кешене! Документларыгыз! (Вахитов паспорт чыгарып бирә. Солдатларга.) Кайда тоттыгыз үзен? Бер солдат. Кабанга төшә иде. Резников. Әһә! (Паспортны ачкалый.) Мәктәп инспекторы... Фамилиягез? Вахитов. Күрәсез. Резников. Тсрегулов... (Доку* ментны Гәрәевкә бирә). Ни өчен биредә йөрисең син? Вахитов. Шулай. Кунактан. Дачада учительләребез бар бит. Резников (Гәрәевкә). Я? Гәрәев (паспортны укый). Те- регулов Усман Омарович. Резников. Юк/ яхшы карадыңмы йөзен? Сиңа таныш булырга тиеш... Гәрәев. Бу кешеме? Резников (кычкырып җибәрә). Вахитов, түгелмени соң ул? Гәрәев (аптырап). Вахитов?и Шушы кешеме? Резников. Әйе. Син аны бе Мулланур Вахитов 47 лергә тиеш идең ахры, шайтан алгыры! Г ә р ә е в. Ничек белмәскә? Мин аның белән 95 нчс полкта бергә хезмәт иттем. Резников. Соц? Я? Бәлки ул төсен үзгәрткән? Г ә р ә с в. Гафу итегез, төс кенә түгел, башлык әфәнде, ул моннан гәүдәгә күп озын, таза, яшь кеше булыр. Мыекларын әйтмим дә... Юк! Бу бөтенләй ул' түгел! Мөхәммәтхан. Мин сезгә әйтәм бит, нинди Вахитов булсын ул? Мин дә күргәнем бар аны! Р е з н и к о в. Юк. Миңа белергә кирәк, Галнмуллиннарга кергән кеше шулмы, түгелме? Г ә р ә е в (әйләнеп). Зөһрә туташ! (Резниковка) Менә сорагыз аннан, ул хәзер генә аннан килгән. Р е з н и к о в (Зөһрәне күреп) О... Атабаева! Янә исәнмесез! Гафу итегез, әйтегез лә, зинһар, сез анда вакыт аларга кереп чыккан кешене күрдегезме? Зөһрә. Ә lie, күрдем. Резников. Карагыз: шушы кешеме ул? Зөһрә. Аида кергән кеше?.. (Якын килә, карый) Юк, ул түгел! Г ә р ә с в. Әйтәм бит. (Зөһрәгә) Ул гәүдәгә моннан озын! Шулаймы? Мыеклы да! Зөһрә. Әйе, әйе... Ул мыеклы. Резников. Мәсьәлә ачык. (Зөһрәгә) Без сезгә ышанмаска юлыбыз юк! (Вахитовка документны бирә) Сез азат, гражданин! Вахитов. Рәхмәт! (Акрынлый, уйга кала). Резников. Сезгә китәргә мөмкин. Вахитов. Ә? Әйе... (Пристань ягында бер мәртәбә пароход кычкыртуы ишетелә, Вахитов үз-үзе- нә.) Бер свисток!. (Паспортын эчкә салып, Гәрәев һәм Зөһрәгә нык, нык карап ала) Ярый, хушыгыз! (Китә). Резников (отрядка). Чудаклар сез! Каядыр шунда борын төбендә үк Вахитов йөри, ә сез ниндидер бер тип тотып алып киләсез. Яхшы карагыз, һәрбер куак төбе, һәрбер дачаны! Тизрәк булыгыз! Гәрәев! Син аны лично беләсең. Активрак бул! Сиңа Кабан буе белән пристань! Анда хәзер генә пароход килде. Бар, яхшы кара..'. Башкаларыгыз өскә, югары, марш! (Гәрәев һәм башкалар чыга. Мөхәммәтханга) Ә син, карт, кара, йоклама! Чебен дә очырма, аңлады ңмы? Мөхәммәтхан. Аңладым, ваш благороди. Резников (Зөһрәгә). Тыныч йокылар, туташ! Честь биреп ала да караңгыга үтеп югала. Зөһрә (Мөхәммәтханга). Әти хәзер анда, җизниләрдә! Минем йөрәгем үз урынында түгел. Бу ни булып бетәр? Мөхәммәтхан. Изге эшкә алла ярдәмче. Рәхмәт, кызым. Син бар, кер... Борчылма, җавабын табарбыз... (Китә). Пристань ягында ике мәртәбә пароход кычкыртуы ишетелә. Вахитов (агач ышыгыннан чыга төшеп беләк сәгатен яктьна тотып). Ике свисток? Зөһрә (килеп). Сез биредә? Нинди бәхет, сез монда да җиңеп чыктыгыз, мин моңа бик шатландым! В а х и тб в. Мин сезгә бик зур бурычлы, туташ, рәхмәт, сез сүзегездә тора беләсез. Ләкин... Ни өчен ул күн киемле мине беләм днп тә, белмәскә булды?.. Зөһрә. Гәрәев? Ул сезне Нәби абый белән чуалтты. Вахитов. Нәби . абый дисез?.. Туктагыз! Сез аны беләсезмени? Зөһрә. Мин аны беләм, юк... Ярый инде... Көлмәгез. Мулланур абый. Сез миңа абый дисәм, ачуланмый торгансыздыр бит? Вахитов. Бары шулай гыңа исемләгез. Әйтегез: ничек мине чуалтты ул? Зөһрә. Мин аның сүзеннән шуды аңладым, ул кайчандыр Нәби абый белән бер казармада яткан. Фамилиягез бер булгач, бәхеткә каршы, ул аны сез дип белә икән. Вахитов. Сез моны бәхеткә- Н. Исәнбәт 48 каршы дисезме? Юк, туташ. Сез бик зур мәсьәлә әйттегез. Зөһрә. Сез хәзер үз урыныгызга аны тотарлар дип куркасызмы? Беләсезме, ул Гәрәсв сезнең карточкагыз урынына кесәсенә Нәби абый рәсемен салып йөри! Вахитов. Аның рәсемен? Менә ничек? Үз күзегез белән күрдегезме? Зөһрә. Әйе. Нәби абый сак булырга тиеш, сез аңа бу турыда бүген үк хәбәр итәрсез бит?.. Вахитов (кул сәгатен карый). Бүген генә түгел, хәзер үк, туташ! Әйтегез әле, пристаньга китте бит ул? Зөһрә. Гәрәевме? Әйе, Резников аны анда жибәрде. Вахитов. Пароход әле китмәгән!.. Әйтегез, сез ничә гудок ишеттегез? Зөһрә. Икене ишеттем. Вахитов. Алайса өлгерә! Безгә ул кешене һич анда җибәрергә ярамый, моны хәзер үк туктатырга кирәк! Зөһрә. Туктагыз, сез нәрсә шул чаклы борчыласыз... абый? Вахитов. Сеңелем! Сезгә сөйләп кенә төшендерә алмам, бу бик зур эш. Минем сездән бик зур бер үтенеч: сез хәзер шул пристаньга барыгыз, шул офицерны пароход киткәнче генә сүз белән мавыктырып торыгызчы. Зөһрә. Аның артыннан барырга? (Күзенә туры карый). Сез миңа турысын әйтегез, абый, әллә Нәби абыйның тормышы берәр куркыныч астындамы? Вахитов. Нәби генә түгел, аның белән бергә безнең бик күп эшебезнең, бик күп иптәшләребез- нең башы куркыныч астында! Зөһрә (куркып). Шулай дисезме? Сез миңа юл күрсәтегез! Вахитов. Әйдәгез! Кит.мәкчс булалар. Тышта кыйнаш, * ыңгырашкан тавыш, аяк тавышлары килә башлый, гуктала. Вахитов. Нәрсә ул, кыйнау? Зөһрә. Ул... тотылды? Вахитов. Мөмкин түгел! (Алга ташлана). 3 ө һ р Q (аны тотып). Абый, сезгә аларга күренергә ярамый. Биредә торыгыз! Вахитов. Юк... Аларның күзләрен кан баскан: алар хәтта эзләгәннәре мине күрергә дә теләмиләр! Кем бу? Тимербай бит? Сәхнәгә кыйналган Тимербайны кертеп ташлыйлар. Читтә агач араларында гражданнардан кайбер кешеләр күренә. Г абделбәр. Күпме кыйналды, әйтми бит, эт! (Эстеиә килә) Әйт, кайда кожан? Б с р ә ү. Нәрсә бу? Кожан өченмени? j Г абделбәр. Юк, шуның белән бронепоездны Вахитовлар Казаннан чыгардылар. Ул поезд хәзер безнең өстебезгә ата! Алар өчен мин монда милләт алдында төһмәт күтәреп йөрим. Әйт! Кайда Вахитов? Тентегез үзен. (Тентиләр). Коры бумажник! Большевик булып йөрисең, үзеңнең палачыңа түләрлек акчаң да юк. Эт! (Бумажникны йөзенә ата). 3 ө һ р ә. Бу ни бу? Сез нишлисез? (Арага баса). Шулар ук һәм Гәрәев, бераз артта ике патруль кул астында Нәби Вахитопны тотын китерелгәне күренә. Гәрәев ,(килеп житеп). Туктагыз! Ташлагыз бу эшләрне! Кайда Резников? Вахитов тотылды! Вахитов (күреп, үз-үзенә). Аны алып киләләр! Зөһрә (Нәбине тотып кигергән процессияне күреп). Аһ! (Һушы китә). Г абделбәр (аны тотып). Зөһрә туташ! Юк, сез монда булырга тиеш түгел. Әйдәгез, мин сезне кертеп куйыйм. (Дачага алып кереп китә). Гәрәев (Нәбигә кулын сузып документ биргәнне көтә). Яктыга бас! Я!!. 1 Нәби. Мин хезмәт үтәүче офицер, мине тикшерергә сезнең хакыгыз юк. Старшнегызга әйтегез. (Документ бирә). Вахитов (үз-үзенә). Димәк, өле бернәрсә дә ачылмаган. Г ә р ә е в (документын карагач). Бу документ белән сез башкалар Мулланур Вахитов 49 ны алдаган булсагыз да, мине алдый алмассыз. Мин сезне таныйм, товарищ Вахитов! (Әйләнеп) Чакырыгыз Резниковны! Бусы да алар кешесеме? Икесен бергә бәйләгез! (Тимербайга камчы белән суга. Нәбине дә бәйли башлыйлар). Вахитов (үз-үзенә). Юк! Моңа Җибәрергә ярамый! Үлсәк тә эшебез үлмәскә тиеш! (Йөгереп килеп камчысын тартып алып ташлый) Бу ни? Ташлагыз! Бу нинди кабахәтлек? Җибәрегез бу гаепсез кешене! Сез эзләгән Вахитов ул мин. Мин! (Пенсиэсен сала). Гарифҗан (каршы яктан кереп). Вахитов! Г ә р ә е в. Ничек? Ничек ул Вахитов? Гариф җ а н. Мулланур Бахитов шушы кеше, җибәрмәгез! Вахитов. Әйе, ул мин! Кайсыгыз бер татар эшчесен кыйнарга кыюлык итте? Мәсхәрә базлар! Үз кәефе өчен, илен, халкын, ватанын саткан буш бугазлар. Кешегә кузгалырга ярдәм итегез. (Иелеп Тимербайга булыша). Г ә р ә е в (аптырап). Ничек? Мин тагын ялгыштыммыни?.. Н әби (суыргычлы конвертны чыгарып күрсәтеп, теш арасыннан аца). Синме? Син офицерны хезмәт үтәгәндә тотканың өчен иртәгә генеральный штаб алдында җавап бирәчәксең, фамилияң? Г ә р ә е в (гаҗиз булып). Ярый! Ярый! Китә бирегез! (Патрульләргә.) Җибәрегез аны. Нәби тиз генә Вахитов ягына карый, зур кыенлык белән китә. Г ә р ә е в. Патрульләр! Коралларны әзер тотарга! Урагыз бу кешене! Вахитов (Тимербайның киемнәрен каптырышып, башын беләгенә салып, бер тезенә тезләнгән килеш). Туган, күзеңно ач! Хәлең бармы синең? Тимербай (Вахитовның аягын кочып, ярым күтәрелеп). Ах... Л1ул- ланур иптәш, татар пролетариатының сөекле революционеры идең, безнең өчен... үзеңне һәлак иттең! Вахитов. Сез аны куркыр, сатылыр, яки донос бирер дип уйладыгызмы? Менә ул! Карагыз, аның йөзен! Олы көрәшләрдә туа торган турылык нинди матур! Нинди яхшы! (Аны үбә.) Менә ул чын ватанчылык, чын халыкчы, сатылмас милли горур! Бер тавыш (агач артыннан). Дөрес! М ө х ә м м ә т х а н (халык арасыннан алга чыгып). Җәмәгать! Шушы хәтле кешебезне бу этләрдән һәлак иттерәбезмени? Бирмибез Мулланур иптәшне! Халык (алга кузгалып). Бирмибез! Бәрегез бу этен! Гәрәевкә һәм патрульләргә каршы киләләр. Штыкларын һөҗүмгә тоткан солдатлар белән Резников килеп керә. Дачадан Габделбәр чыга. Резников (кискен команда бирә). Команда! (Вахитов белән халык арасына штыклы солдатлар үтә). Вахитов (Тимербай янында тора, халыкка). Калдырыгыз, иптәшләр. Урынсызга кан кою булачак! Резников. Кисегез шул халыкны! (Камчылар уйный. Вахи- товка) Бирелегез! (Наганын төзәп аның каршына килә.) Учредилка исеменнән сез кулга алынасыз! Сез Вахитовмы? Вахитов. Әйе, коммунист Мулланур Вахитов — мин. Г ә р ә е в (үз-үзенә). Ничек соң бу? Гәбделбәр. Әйе, бу ул! Гарифҗан. Бу ул! Резников. Каршылык күрсәтмәскә! Минем алдымнан юнәлегез! Г абделбәр (Тимербайны тарткалап). Бусын да, сөйрәп илтегез, бу этләрен!-Бу аның уң кулы! Вахитов (аңа таба атлап). Алыгыз кулыгызны. Сез аны җитәкләп илтергә тиеш идегез. (Тимербайга) Кузгалыйк, туган. Тимербайны җитәкли, кузгалалар. Офыкта ут чагылу һәм туп тавышлары. Резников (кинәт туктап). Бу ни? Казан өстенә аттылар? 4. .С. Ә." № 12. Н. Исәнбәт Г 2 б до л б о р (аңа килеп). Ашыгыгыз, господин Резников! Без ишеттек, аларның бронепоездлары Бишбалганың бу ягына үткән. Р е з н и к о в. Команда, боҗра тотарга! Юлны карагыз! Командада хәрәкәт. Т и м е р б а п. Мулланур иптәш! Безнең бронепоезд! В а х п т о в. Бу ул! Безнең кабызган утыбыз, күрәсез ул сүнмәде. Казан безнеке! Т и м е р б а й. Мулланур иптәш! В а х п т о в. Янымнан тор, иптәш. Күрәсең, без синең белән үлемгә түгел, җиңүгә барабыз. Бара аласыңмы син? Тимербай (аңа тотынып). Киттек, иптәш Вахитов! Вахитов ачы җитәкләгән хәлдә штыклар астында юнәләләр. Пароход кычкьГрган тавыш; Дача тәрәзәсе ачылып Зөһрә күренә. Г абделбәр (ашыгып Зөһрә тәрәзәсенә килеп). Зөһрә туташ! Күрдегез! Дошман җиңелде! Мин дә сезнең бу кулларыгыздан үбү шә- рәфенә ирештем. (Үпмәкче була). Зөһрә (кулын тартып ала). Ялгыштыгыз, Габделбәр әфәнде. Сез җиңелдегез! Башыгызны алыгыз! Ишетәмсез!.. Тәрәзәне киң ачып җибәрә, Габаел^әр башын караңгыга тартып ала. Кулдан оркестр белән шаулап килгән җиңүле хор ишетелә, аннан шәүләсен салып пароходның кире үткәне күгенә. Мендем тайның биленә, Чыктым Казан иленә, Казан иле голбееган! Аерылмыйк, сез дустай! Күгәрчен гэрлидер, Язын, көзен белмидер; Безне дошманнар сөйлидер, Ни күрәсен белмидер. Зөһрә пароходка табан чәчәк бәйләме ташлый. Офыкта гөлт итеп кызыл ут чагылу һәм туп тавышлары. Габделбәр, тиз генә револьверын чыгарып, корулымы икәнен карый, аннан аның күләгә төбенә яшеренгән йөзе чагылып кала. Сәхнә төбендә офыкка карап каушап калган Гарифҗан; аның аркасы Яәзер салынкы күренә. Көчәя барган чагылу һәм туп тавышлары. Артта пароход белән бер уңайга җитәкләшеп баргаи Вахитов белән Тимербай үтеп барганы күренә. Пәрдә