Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘТ САДРИ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Совет Ватаны ул безнең Бәхетебез һәм көчеЗез, Аны саклау һәм ныгыту Безнең изге эшебез. Коммунизм җиңүе өчен Күтәрелгән кеше без. (М. Садри. «Саубуллашу җыры») М. Садри — әдәбиятта яңа исем түгел. Ул инде ун еллардан артык актив иҗат эше белән шөгыльләнеп килә һәм бүгенге көнне инде күп кенә шигырьләр җыентыгы авторы булган, укучы массага киң танылган шагыйрь. Татгосиздат быел аның «Без җырлыйбыз» исемле яңа шигырьләр җыентыгын басып чыгарды †. Бу җыентык, аның эчтәлегенә караганда, авторның сайланма әсәрләре җыелмасы төсен алган. Чөнки без анда, һәрбер шигырь астына куела барган даталарга карап, 1935 дан 1947 гә кадәр булган елларны күрәбез. Шул сәбәпле, табигый буларак, җыентыкта авторның күп төрле темалар турында сөйли торган шигырьләрен дә, җырларын да, тәрҗем лә- рен яки ияреп язганнарын да, юмор-сатира әсәрләрен дә һ. б. укыйбыз. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Җыентыкны каткат укып, җитди тикшереп чыкканнан соң, без анда урнаштырылган, ун еллар буе язылган барлык жанр әсәрләрнең бер максатка, бер темага буйсынганлыгын күрәбез. Бу төп тема — совет патриотизмын җырлаудан гыйбарәт. Мәкалә башына ” эпиграф итеп китерелгән юллар М. Садриның бу җыентыгын гына түгел, ә гомумән барлык иҗатының төп эчтәлеген һәм поэтик йөзен характерлыйлар. Ленин, Сталин турында көчле һәм тирән мәхәббәтне чагылдырган сүзләр, сөекле Ватаныбыз турында, коммунизм төзү турында,. бөек башкала — Москва, халыклар дуслыгы, өлкән туганыбыз рус халкы, Бөек Ватан сугышы, совет сугышчыларының батырлык, фидакарьлек белән көрәшүләре һәм, ниһаять, тарихи җиңү тантанабыз турында шигырьләр, җырлар — барысы да бер максатка — укучыларда патриотизм хисләре тәрбияләү максатына юнәлгәннәр. Ватанга бирелгәнлек, батырлык— совет кешесенең төп сыйфатларыннан берсе. Илебезнең язмышын хәл иткән Бөек Ватан сугышында совет кешесенең тиңдәшсез батырлыгы җиңде. Совет солдатларының † М. Садри, «Без җырлыйбыз», җаваплы редакторы Гариф Гобәй. ИО бит. Бәясе 6 сум 50 тиен. фронтта күрсәткән бу сыйфатларын тасвирлауның төрле вариацияләрен җыентыкка кергән бик күп шигырьләрдән табарга мөмкин. Мәсәлән: Хафиз батыр менгән акбүз атка Ал башлыгы җилдә җилферди; Ул кылычны айкап килгән чакта Таулар тетри, җирләр дерелди, («Хафиз батыр».) кебек юлларда батырлыкка мәдхия укуда автор искергән һәм бүгенге поэзиябездә сәеррәк яңгырый торган гиперболик формалар кулланса, Алга бара безнең данлы полк Алга бара җимереп дарларны. Алга бара илне азат итеп. Пыр туздырып шакшы җаннарны. Тәнкыйть-библиография 123 Океан сулары да баса алмас Күкрәкләрдә янган нәфрәтне, һәр сугышчы бездә арыслан күк һәр сугышчы ярсу, дәһшәтле, («Безнең полк») юлларында исә реалистик картиналар чагыла. Җыентыкта аеруча күзгә бәрелеп торган яхшы моментларның берсе — авторның иҗатында халыклар дуслыгы темасының зур гына урын алып торуында. Бу тема анда үзенең шактый тулы һәм матур чагылышын таба. Рус халкының легендар улы Александр Матросов турында ул йөрәктән чыккан һәм укучыларның да йөрәгенә барып җитә торган зур күләмле шигырь яза. Бу әсәрләрдә совет халыкларының бердәмлеге, бер семья булып яшәүләре һәм көрәшүләре күрсәтелә. Рус халык җырларыннан, белорус халык җырларыннан файдаланып язылган шигырьләр һәм җырлар, Маяковский һәм Ле- бедев-Кумачтаи тәрҗемәләр, Җамбулдаи тәрҗемәләр, Украина шагыйрьләре А. Малышкодан, В. Со- сюрадан, негр шагыйре Л. Хыоздан һәм француз шагыйре Э. Потьедан уңышлы тәрҗемәләр, рус кызы — шәфкать туташы Мариягә һәм рус егете Брицовка багышланган җылы шигырьләр — җыентыктагы әнә шушы циклны матур тулылап торалар. «Туганыбыз рус халкына» исемле шигырьдәге: Аккош оча гүзәл күлләр күреп, Сандугачлар оча гөл күреп. Халкыбызның уе, якты күңеле Сиңа оча, якын, үз күреп, дигән юллар безнең советлар семьясындагы өлкән җитәкче туганыбыз рус халкына бик лаеклы ' булып, чыи ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылганнар. М. Садри шигырьләренә хас булган тагын бер үзенчәлек турында тукталмыйча үтеп булмый. Бу үзенчәлек — аларның гади язылышларында. Без аларда аңлау өчен көчәнү таләп итә торган катлаулы, башваткыч образлар, чагыштырулар, метафоралар күрмибез. Авторның шигъри юллары аңлаешлы, халыкчан. Бу — шушыннан да килә булса кирәк: М. Садри күп еллар буе халык иҗаты белән, фольклор белән шөгыльләнгән шагыйрь. һәм бу өлкәдә эшләве аның иҗатына да яхшы йогынты ясаган. Бу йогынтыны без аның җырлар язу омтылышында да күрәбез. Тикшерелә торган җыентыкка авторның егермеләп җырлары урнаштырылган һәм алар безгә таныш, халык арасына киң таралган, мәгълүм җырлар. Композиторлардан Сәйдәшев, Мозаффаров, Хәбң- буллин, Ключарев һ. б. иптәшләр аларны көйләргә салганнар һәм без аларны концертларда да, радио аркылы да бик еш ишетәбез, сокланып тыңлыйбыз. Автор үз иҗатының бу бик файдалы һәм отышлы ягын туктаусыз дәвам иттерсен иде. Чөнки, кабатлыйбыз, җыр өлкәсендә ул зур тырышлык күрсәтә һәм барлык иҗатында моңа сизелерлек басым ясый. Мисалларны, шушы җыентык буенча гына да, күп китерергә мөмкин. Турыдан- туры җыр дип аталган, музыкага салынган бик күп җырларыннан тыш, авторның күпчелек шигырьлә-. ре дә гади һәм халыкчан телдә язылганнар һәм алар җыр белән чикләшәләр. «Александр Матросов» кебек зур шигыренең җырга мәдхия укып тәмамлануы да бик характерлы. «Без җырлыйбыз» исемле матур, музыкаль шигырьләреннән (дөресрәге — җырларыннан) берсенең бөтен җыентыкның исеме булып әверелүе дә, безнеңчә, очраклы хәл түгел, һәм болар барысы да авторны күтәрә торган уңышлы як. Шагыйрьнең иҗатындагы кимчелекләр турында сөйләүгә күчкәндә, җыр турында әйтелгән соңгы сүзләрдән башлап җибәрергә кирәк. Җыр бик тиз һәм җиңел отылып алына торган гади булырга, халыкчан тел белән, халыкчан рухта язылган булырга тиеш. Бу сыйфатлар М. Садри җырларында бар һәм алар авторның уңышын тәшкил итәләр. Ә шигырь исә үзенә күбрәк нагрузканы сорый. Халкы Тәнкыйть-библиография 124 бызга хас булган төп сыйфатларны, аның тирән фикерләрен, теләк- омтылышларын чын тою белән бергә, аның иң характерлы күренешләрен тотып ала белергә һәм шулариы шигъри сүз белән, үз телең белән баетып әйтеп бирә белергә кирәк. Гомумән алганда, хМ. Садри шигырьләрендә бу таләпләргә җавап бирү бар. Ләкин җитәрлек түгел. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган шигырьләрнең күпчелеге озату, саубуллашу, аяусыз көрәшкә ант итү, батырларча сугышырга чакыру һәм җиңү тантанасын күрсәтүгә багышланганнар. Болар, һичшиксез, бик кирәк һәм алар һәрбер совет шагыйренең иҗатында зарури элемент булып, гражданлык бурычы булып саналалар. Ләкин бу мөһим темалар шагыйрьдә кайвакыт бик җиңел чә, өстән-өстән генә, каләм йөгертеп кенә үтеләләр. Мәсәлән, «Юк ителде гитлерчылар» кебек аерым шигырьләрдә мәгънә тирәнлегенең, тема әһәмиятлегенең куәтен сизеп булмый. Автор алдында торган җитди бурычларның берсе — шигъри осталыкны камилләштерү. Шулай ук, образларның, эпитетларның, аерым сүзләрнең еш кабатлануларын да булдырмаска иде. Мәсәлән, «Сугышчы хаты» исемле шигырьдә «Кайтырбыз без бәйрәм таңында» дип бер тапкыр әйткәч, «Хафиз батыр» да тагын да «Хафиз кайтыр бәйрәм таңында» дип кабатлау инде артык. Автор «акбүз ат»ны да артыграк ярата булса кирәк. «Атлан егет акбүз атыңа» дигән шигыре шуңа багышланган икән, аннары инде шул ук «акбүз ат»иы «Атлы егет алга ашкына» шигырендә дә, «Ай хикәясе»ндә дә, «Хафиз батыр»да да (соңгысында өч тапкыр) китерү кирәкмәс иде. Шулай ук, «Идел», «Идел буе» сүзләренең дә бик еш кабатлануын күрсәтергә кирәк. Хәер, кызганычка каршы, моны күп кенә башка шагыйрьләребез дә чамасыз артык кабатлыйлар. Матур образ, яхшы әйтелгән сүз, уңышлы эпитет — алар бер тапкыр к у л л а ныл ул ары белән к ы й м лгәтле. Ә инде хисапсыз күп кабатлана башласалар (бигрәк тә бер үк авторда), үзләренең матурлыкларын, оргинальлекләрен, үткенлекләрен югалталар, тупасланалар, эчне пошыра башлыйлар. Шигырьдә моны аеруча нык искә алырга кирәк. Йомгаклап әйткәндә, М. Садрн- ның «Без җырлыйбыз» исемле яңа җыентыгы авторның дөрес юнәлештә үсүе юлында әһәмиятле этап булып тора. Бу юнәлеш — аның, нигездә, патриотик җырлар һәм политик лирика белән сугарылган шигырьләр авторы булуында, совет халкының тирән һәм көчле патриотик хисләрен җырлаучы булуында. Бу җыентыкта урын алган кайбер кимчелекләрне искә алып, алда аларны булдырмаска шагыйрьнең бөтен мөмкинлекләрен һәм көчен без күреп торабыз. Аның елдан- елга, җыентыктанҗыентыкка үсә^ җитдиләшә баруы моңа безне нык ышандыра. Халыктан чыккай һәм халыкны җырлаучы бу яшь шагыйрь безгә бик якын һәм аңлаешлы, һәм быел Ленин исемендәге завод эшчеләре тарафыннан аның Казан шәһәре советына депутат булып саплануы безнең поэзиябез өчен гомуми шатлык ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, ерак җирләрдән үз туган иленә кайтып, шинелен салып өлгерер-өлгермәс: Кайттым да мин изге туган илгә Синец алда башны иямен, Ишетелерлек итеп бөтен җирг^, Рәхмәт сиңа, халкым! — диямен. Син ул, халкым, миңа бәхет бирдек, Илһам бирдең, Дәрман, дәрт бирдең, Син ул мине утлар эченнән дә Янмаслык көч итеп үстердең, («Халкыма», 1945) дип җырлаган М. Садри үзенең алдагы поэтик иҗатында да, депутатлык хезмәтендә дә шулай халыктан көч, дәрт һәм дәрман алып эшләр, чын халык җырчысы, халык хезмәтчесе булуда яңадан-яца уңышларга ирешер дип ышанабыз.