Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨМЕШ ЕЛГА

1. ЗӨФӘР СӘЯХӘТЧЕЛӘР БЕЛӘН ОЧРАША Кәрим абзый ишекне зур итеп ачып керүгә үк, гадәте буенча, җилкәсендәге кыр сумкасын салып, мич янындагы кадакка элеп куйды да, хатынына дәште: — Анасы, кунаклар алып кайттым, бар каршыла! Саҗидә апа кече якта он или иде. Кәрим- абзыйның тавышын ишеткәч, ул эшеннән туктап, онлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, ишек алдына чыкты. Өсләрен кагып торучы кунакларны күреп, өйгә чакыра башлады. — Рәхим итегез, кунаклар, әйдә өйгә узыгыз, өйгә! Алар өчәү иде. Кара кырыйлы зур күзлек кигән, чигә чәчләре чалланган, озын буйлы 40—45 яшьләр чамасындагы бер ир кеше, озын кара толымлы, янып торган кара күзле, матур гына бер кыз белән сипкелле битле бер яшь егет. Өчесе дә яшел төстәге комбинезоннардан, резина итекләрдән, аркаларында тыгызлап тутырылган рюкзаклар, күзлекле кеше белән яшь егетнең җилкәләрендә ике көпшәле ау мылтыклары. Кызның кулында кармак сабына ошаган озын чыбык, чыбык башына бик озын җеп белән авыр тимер тагылган. Кәрим абзыйның улы, 12 яшьлек Зөфәр, әллә кай арада алар янына чыгып өлгергән. Ул юлчылар тирәсендә чуалып йэрл, я өсләрен кагыша, я аларның рюкзакларын салырга булыша, мылтыкларын то- тып-тотып карый. Кәрим абзый, тәмле исләр белән борыннарны кытыклап торган кайнар ашны бүлә-бүлә, юлда өзелеп калган сүзне дәвам ктә: — Шулай, Николай Иванович, сез Серебрянканы тикшерәбез дидегез. Тик бу кечкенә елгачыктан берәр интерес чыгар микән дим млн. — Булыр, Кәрим Хасаны i, будыр,— ди мыекларын с.ртә-сөртә күзлекле кеше. Менә авылыгызда электростанция салып җибәрербез. Бу керосин лампасы урынына электр утлары балкып торыр. Электр белән ашлык сугарсыз, электр белән тегермән тартырсыз. Кәрим абзыйны бу җавап кына канәгатьләндерә алмады күрәсең. — Тукта әле, Николай Иванович, — диде ул, — менә бу Серебрянка елгасының буеннан буена йөреп чыксаң да ике-өч кенә авыл очратырсың. Шулай булгач берикә генә авыл өчен электростанция салудан нинди хикмәт будыр икән? — Юк шул, Кәрим Хасаныч, алай түгел, сез бүгенге белән генә исәп- хисап йөртмәгез. Монда урман күпме? Күп. Болын күпме? Күп. Монда әллә никадәр җир асты байлыклары да бар. Килер бер вакыт, бәлки монда зур бер такта заводы салыныр, бәлки болан совхозы тө- Л. Ихсанова 60 зелер... Әйтеп булмый, бәлки алтын приискасы ачылыр. Энергия кирәкме— кирәк. Без, большевиклар, бүген белән генә эш итмибез, бәлки күбрәк киләчәккә карыйбыз. Сезнең бу тиз агышлы кечкенә елгагыз үзенең куәте белән бик зур энергия чишмәсе була. — Күрәсезме, Кәрим абзый, сезнең кечкенә елгагызда никадәр зур көч яшеренеп ята икән, — ди кара күзле кыз да. Саҗидә апа аның җилкәсеннән сөя-сөя ашарга кыстый: — Аша, чибәрем, аша, — ди ул, — исемеңне дә белмим. Карының ачкандыр инде. Аннан бераз уйланып тора да: — Татар кызын күргәч әллә ничек булды әле. Кайсы якныкы үзең, — дип сорап куя. — Мин Казаннан, апа, шунда укыйм. Бирегә практикага килдем. Исемем — Сания. — Казан дигәч тә йөрәкләрем әллә нишләп китә. Туган җир бит, бик кайтасы килә. Атасы бер кайтып килербез ди дә, һаман вакыт тигәне юк шул, колхозда бригадир булып эшли. — Сез дә шул якныкымыни? — Әйе, без дә Казан ягыннан. Аталарым авылда җир чәчеп гомер нткәннәр. Кайсы елныдыр инде, хәтерләмим, тугыз йөз бишенче елны бугай, авылыбызда алпавыт Сираҗига каршы бик зур бунт күтәрелгән. Бунтны гаскәр китереп бастырганнар, Кәрим абыеңның әниләрен дә, минем әтиләрне дә бирегә сөргәннәр. Менә шуннан бирле биредә яшәп киләбез инде, — ди Саҗидә апа. Аш озакка сузыла. Аш артыннан чәй килә. Кунакчыл хужа хатын чәй янына әллә никадәр сыйлар китереп куя. Сөт салып куе итеп ясаган чәйле стаканнарны бер-бер артлы буша- табушата, Николай Иванович белән Кәрим абзый бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Свердловск шәһәрендә, төньяк •Уралның вак елгаларын тикшерү өчен отряд оештырырга булганнар. Николай Ивановичны отряд начальнигы итеп, Казаннан практикага килгән Санияне техник итеп куйганнар. Ә сипкелле егет Фсдя — ярдәмче эшче икән. Ул үзе Свердловск шәһәрендә, Николай Иванович белән бергә эшләгән. Менә хәзер алар Серебрянка буена килеп чыкканнар. Алар елга буена барырга һәм аны агып чыккан җиреннән алып, елга тамагына кадәр тикшереп үтәргә тиешләр икән. Зөфәр Серебрянкада күп коенган, бик күп балык тоткан. Бакча башларыннан гына агып яткан бу елгачыкны бик ярата иде ул. Шуңа күрә дә ул аны көмеш елга дип кенә атый. Кайдан башлана икән соң ул елга? Нинди җирләрдән үтеп, кайлар- га барып коя ул? Бу сораулар вакы- ты-вакыты белән Зөфәрне бик нык кызыксындырсалар да, тик аның моңа җавап таба алганы юк иде әле. Николай Ивановичның кызыклы сүзләрен тыңлый-тыңлый, 12 яшьлек бу чандыр малайда отряд белән бергә китү теләге туды. Начальникның мавыктыргыч хикәяләрен тыңлаган саен, аңарда бу теләк ныгый гына барды. Чыннан да үзең туып-үскән елга турында белмә имеш. Менә ул отряд белән барса барын да, барында күрер. Ә мәктәпкә укырга баргач иптәшләренә сөйләр. Икенче җәйгә алар үзләре дә экскурсия оешты- пырлар. Эх, китә алса нинди яхшы булыр иде дә бит! Тик әниләре җибәрерме? Әниләре бәлки күнәрләр дә. Чөнки аңар быел барыбер район үзәгендәге мәктәпкә бишенче класска укырга барырга кирәк. Ә район үзәге нәкъ елга тамагында бит. Зөфәргә ат белән яки машина белән баруга караганда, отряд белән бару кызыклырак, әлбәттә. Аннан соң бит әле аның фотоаппараты да бар. Никадәр рәсемнәр төшереп алырга була. Тик менә начальник ни дияр бит әле? Син әле кечкенә, юл бик авыр, безнең белән сиңа кыен булыр дисә? Аны күндерүе авыррак булыр шул. Әйтер, абый дияр, мим Көмеш елга 61 дүртенче классны бишле билгеләре белән тәмам иттем, дияр. Үзебезнең авылда башлангыч мәктәп кенә, район үзәгендәге җиде еллык мәктәпкә бишенче класска укырга барам, дияр. 2. ЗӨФӘР ЭКСПЕДИЦИЯ БЕЛӘН ЮЛГД ЧЫГА Икенче көнне Зөфәр отряд белән бара иде инде. Хәзер аның да җилкәсендә кечкенә котомка, сул ягында фотоаппарат, аякларында таза күн итекләр, кулында кечкенә генә балта иде. Малай шатлыгыннан нишләргә белми. Я бик кызуланып алга ук узып китә, я булмаса бер дә кирәкмәгәнгә биек текә ярларга үрмәләп менә. Узып барышлый балтасы белән селтәнеп, агачларны кисеп үтә, матур-матур күренешләрне рәсемгә төшереп ала. — Көчеңне сакла, Зөфәр, — ди аңа начальник. — Бу сиңа бер-ике сәгатьлек кенә юл түгел, арырсың. Алар башта Зөфәргә таныш урыннардан, корзина үрер өчен малайлар белән бергә чыбык җыярга йөргән таллыклардан бардылар. Тора-бара әрәмәләр куеланды, сирәк-сирәк кенә чыршы агачлары күренә башлады.- Кичкә таба алар урманга килеп керделәр. Менә кояш урман артына кереп яшеренде, аның алтынсыман нарлары агач башларына сибелде, озынборыннар күбәйде. Алар болыт шикелле бер өзлексез баш түбәсендә очалар, без-без килеп муенны, битне тешлиләр, әрсезләнеп кулга килеп ябышалар. Текә булып ишелгән кызыл балчыклы биек яр өстенә менгәч, начальник туктады һәм рюкзагын сала-сала: — Менә шушында туктасак та ярар, — диде. Арган булсалар кирәк, бар да шатланып риза булдылар. Коры чыбык, чатыр-чотыр килеп, янып та китте. Кызыл телле ялкыннар, очкыннарын сибә-сибә, югарыга үрләделәр. Караңгы төшә башлады. Елга өстеннән куе булып ак томан күтәрелде һәм ул төтенсы- ман булып, болыннарга җәелде. Кичке салкын төште. Елга буенда әрәмәлектә тартар кычкыра, якында кечкенә генә шарлавыктан чылтырап аккан чишмә суының көмеш тавышы апачык булып ишетелә. Сәяхәтчеләр бар да үз эшләрендә. Учактан ерак түгел генә калын нарат төбендә палатка корып җибәрделәр. Зөфәр белән Федя төнгә җитәрлек итеп коры утын җыялар. Сания җиргә ике аркылы агач кадап, алар өстенә аркылы таяк куйды да котелоклар элде һәм нәфи« тавыш белән җырлап җибәрде: ... Зур ташларга бәрелеп шаулап аккан Көмеш сулы елга ярында. Гидрологлар туктап ут яктылар Ял итәргә учак янында. Коры чыбык яна дөрли-дөрли, Ялкыннары күккә үрелә, Елга өсте, яшел киң аланнар Кичке томан белән күмелә. Нидер сызгыра-сызгыра Николай Иванович биек ярдан менеп килә. Ул майкадан гына, җилкәсе аша ак сөлге салган, юынып килә булса кирәк. — Иртәгә көн матур булырга ошый, таңнан ук кузгалырга кирәк, — ди ул юеш сөлгесен агач ботагына элә-әлә. Караңгы төште. Сәяхәтчеләр эшләрен бетереп палаткага кереп яттылар. Тирә-як тып-тын. Калын наратлар артыннан калыккан ай да акрын-акрын югарырак күтәрелә бара. Палаткада инде күптән йоклыйлар. Ә Зөфәрнең һич тә йоклыйсы килми. Сүнәрсүнмәс торган учак янына утырып, узган елдан калган дәфтәр битләреннән җыеп ясалган блокнотына көндәлек яза ул. «... Хәзер мин дә чын сәяхәтче. Менә мин дә отряд белән ераклар- га-еракларга китәрмен. Район үзәгенә, үзем укыячак мәктәпкә барып җитәрмен. Эх, күңелле булыр да соң? Бүтән укучылар мәктәпкә автомашина яки ат белән килерләр... Ә мин, ә мин сәяхәтче булып, яшь турист булып барырмын. Узган ел серле утраудагы Герберт- Л. Ихсанова 62 там көнләп йөргән идем. Хәзер мин дә аның шикелле. Дөрес, бу урман гына, төрле яктан диңгез белән чолганган кечкенә утрау түгел, монда пиратлар һөҗүм итү куркынычы да юк, шакаллар я булмаса ягуарлар да очрамас, ә менә аюларның очравы мөмкин. Их, менә хәзер аю килеп чыксын ндо дә, башта үзен рәсемгә төшереп, соңышь и Николаи Ивановичның мылтыгы беюя атып үтерсәң иде. Алар уянгач, «нинди зур аю үтергән, менә батыр!» дип мине мактарлар иде. Хәер, очрар әле. Аю булмаса бүре очрамый калмас. Юл бик озын, елга тамагына ICO километрдан артык әле, ди Николай Иванович. Бер авыл да очрамаячак. гел кара урман эченнән барабыз, ди ул. Сүнеп барган учак өстеннән мәче башлы ябалак очып әйләнде. Учак ялкыны кимегәнгә булса кирәк, озынборыннар күбәеп киттеләр. Зөфәр учакка күп итеп коры утый өстәде дә, палаткага кереп ятты. Учак дөрлм-дөрли тагы да көчлерәк яна башлады. Күктә түль-түгәрәк ике агналык ак ай йөзә. Әйтерсең лә ул сәяхәтчеләрнең йокыларын саклап, күктә каравылда тора. 3. ЗӨФӘР — СИБИРЯК Көнбатыштан куе кара болыт чыгып, бик тиз арада бөтен күк йөзен каплап алды, һава салкынланып китте Һәм биткә салкынча дымсу җил килеп бәрелде. Ләкин һәркемнең уз эше тыгыз булганга, башта болытны күрүче дә, аңа игътибар итүче дә булмады. Сания кармак сабына ошаган озын чыбыгы белән суның тирәнлеген үлчәп алды да, дәфтәренә яза башлады. Нәкъ шул вакыт дәфтәр битенә шап итеп бор бөртек яңгыр тамчысы килеп төште. Ул күтәрелеп карагайда күк йөзен тоташ болыт каплаган, көн караңгыланып киткән иде. — Иптәш’ Хәбирова, суның тирәнлеге күлме? — ди аңа начальник. - Ургача сиксән сашиметр. — Бу ниткән яигыр инде тагын? Суның расходын яңгыр башланганчы билгеләргә кирәк, ә менә үч иткән шикелле-, елганың да бик тирән җире туры килде. Зөфәр «суның расходы» дигән сүзне ишеткәч гаҗәпкә калды. Нәрсә ул расход? Җитмәсә су расходы? Расходның нәрсә икәнлеген белә ул. Әнә бит алар колхозында дядя Сг.ша дигән бухга тер бар. Ул һәрвакыт я «расход», я «доход» ди. Колхозда була ьнде ул расходы да, доходы да. Шулай ук суның да була микән? — Әйе шул, — диде ана начальник, — суның да расход^ була, Зөфәр. Елга бер секундка ничә литр су агызса, аның расходы шул чаклы була. Ә бу расходны ни чех билгеләргә икәнен хәзер син үзең күрерсең. Зөфәрнең берничә мәртәбә суның тирәнлеген үлчәгәнне карап торганы бар. Соңгы көннәрдә, бу артык катлаулы булмаган, ләкин күп вакытны ала торган эштә үзе дә бу- лышкалап йөргәне бар. Суның расходын алганда елга төбенең аркылы профилен үлчәргә кирәк, менә шуның өчен борчыла икән Николай Иванович. Зөфәр һаман аның янында булышып йөри. — Николай Иванович, мин хәзер чишеиәм дә су төбен аркылыга үлчәп чыгам. Яңгырга кадәр без суның тирәнлеген үлчәргә өлгерәбез әле, — ди ул. Начальник башын күтәреп, күзл.- го өстеннән малайга карады. Бу кечкенә гәүдәле, чандыр малайны тау чишмәсе төсле салкын сулы елгага кертеп җибәрсәң, аның салкын тидереп авыруы мөмкин. Ләкин суның расходын ничек булса да тиз үлчәргә кирәк. Чөнки яңгырдай соң су артып, псәп-хисапнын ялгыш килеп чыгуы • бар. Юк, ин яхшысы үземә үлчәргә, — дпп уйлады ул һәм чишенә дә башлады. Ләкин Зөфәр чишенеп су эчен дип аталалар. Агымның югары ягындагы казыкка «югары створ», түбән ягындагы казыкка «түбән створ» диләр. Бу сүз Зөфәргә дә бик таныш иде. Начальник секундомерын тотып, югары створга килеп басты. Ә Федя аңардан да югарырак китеп, суга калкавычлар җибәрә башлады. Николай Иванович секундомер белән калкавычның югары створдан алып түбән створга кадәр үткән вакытын билгеләп, суның агым тизлеген тапты. Суның тирән булуына карамастан агым көчле иде. Секундына 1 метр тизлек белән ага торган су Зөфәрне аяктан ега, су астында очлы ташлар аның аякларын авырттыралар, иде. Елга аркылы бәйләнгән шнурга һәр метр саен төеннәр төйнәлгән, Зөфәр һәр төен янында таягын суга тыгып, елганың тирәнлеген үлчәп ала да, яр буенда язып торучы Саниягә кычкыра: — 15 сантиметр. — Илле сантиметр. — Сиксән... — Җитмеш бер сантиметр... Зөфәр судан чыкты да, отряд членнарының киңәше буемча, җы- ’ лыну өчен яр буйлап йөгерә башлады. Күп тә үтмәде яңадан җылынып, эсселәнеп китте. — Мондыйны гына күрмәгән мени без, — ди ул, гел үзенекен кабатлый. Начальникның ачуы бераз басылган иде инде. Ул Зөфәрнең юеш чәчләреннән СӨЯ-СӨЯ: — Батырлыгың өчен .мактарга була, акыллым. Ләкин синең үз сүзлегең отрядка таркаулык кертә. Уйлап кара, әгәр без барыбыз да үз белгәнебезчә эшли башласак, безнең эштән нәрсә килей чыгар. Зөфәр аның аталарча әрләвен тыңлыйтыңлый чәч төпләренә кадәр кызарды. Бүтән бервакытта да үз сүзле булмаска, аның сүзен тыңларга булып, начальникка чын күңелдән сүз бирде. Сания суның агым тизлеген, елганың тирәнлеген, тагын әллә пиләрне, барын бергә исәпләп чыгарып, расход бланкасына «елганың расходы бер секундка 180 литр» дип язып куйды. Нәкъ шул вакыт елга өстен шадралап, эре-эре ячгыр бөртекләре коела башлады. Сәяхәтчеләр чылатмас өчен кәгазьләрен җыеп тыктылар да, яр буеннан ерак түгел генә үсеп утырган калын чыршы астына йөгереп керделәр. Алар коеп яуган яңгыр астында бер-беренә сыенып озак утырдылар. Бераздан яңгыр сирәкләнә башлады, озакламый бөтенләй туктады. Юеш үләннән киң эзләр калдырып экспедиция алга китте. 4. САЛДА ЙӨЗГӘНДӘ Менә бишенче көн инде алар Төньяк Уралның кара урманнары эченнән, көмеш сулы елга буйлап алга баралар. Кояшка җитәм-җтгәм дип үскән колач җитмәслек юан нарат, чыршы, кедр агачлары куерганнан куера бара, урман торган саен караңгылана. Ачыклыклар бө- Л. Ихсанова 64 тенләй очрамый башлады. Елга буенда бер-беренә үрелеп үскән агач тамырлары астында — сулы баткаклык. Әгәр монда ялгыш аягын төшеп китсә, тартып алуы да мең бәла! Елга тирәнәйгәннән тирәнәя генә барды. Тирәнлекне ярдан торып кына үлчәү читенләшеп китте. Төш урталарында алар кечкенә генә бер сал ясадылар. Отрядның бөтен әйберләрен салга төяделәр дә, начальник белән Сания аңа утырып, йөзеп киттеләр. Зөфәр белән Федя тәпи-тәпи генә яр кырыеннан барырга булдылар. Елгада йөзүе бик хәтәр. Салның һәр минут саен су асты ташларына төртелүе, я булмаса ярдан авып, суга егылган агачларга эләгеп калуы бар. Шуның өстенә елганың агымы да бик көчле. Начальник бик саклык белән генә салны елганың уртасыннан алып бара, ә Сания исә һәр йөз метр саен елганың тирәнлеген үлчәп, дәфтәренә язып куя. Шулай бик озак йөзделәр алар. Күл өсте тыныч төсле, киң урыннардан үттеләр, шарлап аккан тар шарлавыкларга килеп керделәр,- өскә авам-авам дип торган биек кыя асларыннан йөзделәр, яшел чирәм белән капланган сөзәк яр битләрен күзәтеп бардылар. — Зөфәр юкка гына көмеш елга дими икән моңа, үзе көмеш шикелле саф, чишмә суы төсле салкын, — дип уйлады Сания. Тирәнлек бер ярым, урыны-урыны белән ике метр, хәтта артыграк булса да, су төбе ялт итеп ята. Су төбендә яткан ташлар да апачык булып күренеп торалар. Зөфәр белән Федя елгадан ерак аерылмыйча гына, урман эченнән киттеләр. Федя бернигә дә игътибар итмичә, кечкенә пәкесе белән агач сырлыйсырлый атлап бара. Ә Зөфәрнең үткен күзләре тирә-якны күзәтәләр. Аның кесәләре төрле үлән яфраклары, төшеп калган кош каурыйлары, төрле-төрле ташлар белән тулганнан тула бара. Үзең укыячак мәктәпкә буш кул белән генә барырга ярыймы соң? Менә ул җыйган үсемлекләрен, яфракларын ботаника укытучысына бүләк итәр, төшереп алган фоторәсемнәрен, төрлетөрле' минерал ташларын географик түгәрәгенә бирер. Ничек булса да күбрәк җыярга кирәк аларны. Ул шулай уйлана-уйлана барганда Федя аны үз янына дәшеп алды: — Зөфәр, кил әле бирегә бер нәрсә, күрсәтәм! Федяның Серле рәвештә аяк очларына гына басып йөрүен күреп, бер кызыклы нәрсә күрергә әзерләнеп барды аның янына Зөфәр. Яртылаш ауган нарат өстендә, көрән төстә, сырты буйлап буй-буй кара юллар киткән, күсе зурлыгында гына ниндидер бер җәнлек тора иде. — Федя, бу нинди җәнлек? — дип сорады Зөфәр фотоаппаратын аңа турылый-турылый. — Бурундук диләр аны/ нарат агачында яши ул. Җәнлек чем-кара, түм-түгәрәк күзләрен уйнатып торды-торды да, нарат буенча йөгереп күздән югалды. — Бурундуук, — дип сузды Зөфәр аппаратын җыя-җыя. Нәкъ шул вакыт алар түбәннән начальникның кычкырган тавышын ишеттеләр. — Федя-я, бире кил, биире-е, — дип кычкыра иде ул. Алар бер-берен куышып ярга төштеләр. Ни күзләре белән күрсеннәр сал бер үзе елга уртасыннан йөзеп бара, рюкзаклар бер кырыйга сы- пырылганнар һәм алар суга «менә төшәм, менә төшәм», дип кенә торалар. Начальник белән^ Сания су уртасына кадәр сузылган калын агачка эләгеп калганнар. Аларның саллары шушы агачка килеп бәрелгән икән, үзләре тиз генә агачка ябышканнар, шулай итеп суга егылып төшүдән чак-чак кына котыла алганнар. Менә агым салны сул як ярга какты. Көмеш елга — Федя, сикер суга, әйберләрне, кәгазьләрне коткар, хәзер чыланалар! — дип кычкыра Николай Иванович. Әле генә йөгереп килеп җиткән Федя белән Зөфәр икесе берьюлы суга ташландылар. Көч-хәл белән салны ярга өстерәп китерделәр, Зөфәр салны тотып тора, авыр сал аны өстери, үзе белән агызып китмәкче була. Федя ашыга-ашыга •әйберләрне ярга ташый. Әйберләрне ташып бетерү белән Зөфәрнең, башына бер кызык уй төште. Әгәр елга өстенә аркылы яткан агачка эләгеп торган Николай Иванович белән Сания апаны рәсемгә төшереп алсам? Кызык б}лыр иде, ә? Начальник ачуланмас микән? Әйдә ачуланмас әле, төшерә м. — Дикъкать, — дип кычкырды Зөфәр һәм тиз генә начальник белән Санияне объективка туры китереп рәсемгә төшереп алды. Федя тәгәри-тәгәри көлә, начальник исә, бирермен әле мин сдңа, .дигәнсыман бармак яный. Начальник белән Сания агач буенча үрмәләп, уң як ярга чыктылар. Хәзер отряд икегә бүленде. Тегеләр уң яктан киттеләр, ә Зөфәр белән Федя сул як ярда калдылар. Җитмәсә отрядның бөтен әйберен күтәреп бару алар өстенә калды. Ләкин аларга очраклык үзе ярдәм итге. Озак та үтмәде, сал тагы сул якка авышты. Шуны гына көтеп барган начальник бик тиз генә салга сикереп, Санияне дә үз янына алды да уң як ярга карап йөзә башлады. Отряд бергә кушылды. Салны ярга бәйләп куйдылар һәм яр буйлап җәяү генә китәргә булдылар. б. ЗӨФӘР БЕЛӘН ФЕДЯ АУГА’ ЧЫГАЛАР Тәүлекләр буе коеп яуган яңгырдан соң бүген беренче мәртәбә көн аяз булды. Федя Зөфәрне үзе белән алып урманга китте. , гышчыснайпер булып килгән идею Ә мин исә, хәзер синең туган якларыңа инженергидролог булып килеп 4biKJ тым, Сережа! 9. МЕНӘ КАЯ КОЯ ИКӘН БЕЗНЕҢ КӨМЕШ ЕЛГА Елга тамагына якынайган саен Серебрянка киңәя, тирәнәя башлады. Хәзер ярларына сыя алмый, шаулап аккан тар шарлавыклар да юк. Суның агымы тигез, елга өсто тыныч, көзге шикелле ялтырап ята. Яр кырыйларында сары һәм ак төм- быек чәчәкләре үсеп утыра. Ярлар сөзәкләнде, тәбәнәкләнде. Алар яшел чирәм хәтфәсен ябынганнар. Көймә елга буйлап тын гына йөзә дә йөзә. Отряд членнарының йөрәкләре шатлык белән тибә. Тиздән алар эшләрен тәмам итәчәкләр, шәһәргә уңышлы тәҗрибәләр белән 'кайтачаклар һәм бер ай буе җыйган материалларын эшкәртә башлаячаклар. Сания дә үзе туын-үскән Казан Көмеш елга 71 шәһәренә кайтып, укуын дәвам итәр. Серебрянка елгасы турында диплом язар һәм университетны бетереп чыкканда анарга озын кара толымлы, япь-яшь кенә татар кызына, инженер-гидролог дигән мактаулы исем бирерләр. Бәлки икенче мәйгә ул да Николай Иванович шикелле отряд начальнигы булып, экспедициягә чыгып китәр. Ләкин ул тагын да ераграк, тайганын тагын да куерак үскән, моңа кадәр кеше аяк басмаган кыргый урманнарында эшләячәк. Ул төзегән гидроэлектростанцияләр төньяк өлкәләрдә, остяк колхозларына, болан совхозларына яктылык биреп торыр. Алты ай буе сузылган салкын котып төннәре башлангач, карт остяк Ильич лампасын яндырып җибәрер дә, пионер улына «Правдааның яна номерын укып күрсәтергә кушар, һәм шул вакыт бөтен өй эченә нур биреп торган яктылык чишмәсенә күзен төкәп, безнец отряд турында да исенә алыр. Якын гына, бик якын гына калын тавыш белән эт өрә башлады. Сания татлы хыялларыннан айнып начальникка карады. — Берәр аучыдыр шунда, хәзер ауның бик кызган чагы бит, — ди- Де Николай Иванович. Ләкин аучы булып чыкмады. Нәр- Сә турындадыр кызу-кызу бәхәсләшеп, яр буеннан бер төркем малайлар килә иде. Елга тамагыннан 30—35 километр ераклыкта, кара урман эчендә, кулларына корзин тоткан ялан аяклы малайларны күрү начальникны аптырашта калдырды. Николай Ивано’. вич көймәне ярга таба алып барырга ■кушты. Елга уртасыннан йөзеп килүче көймәне күреп малайлар да туктап .калдылар. Шунда ук яр өстенә сикереп чыккан начальникны чолгап ал- .дылар. — Әйтегез әле, энекәшләр, — дип сүз кушты аларга начальник. — Сез соң болай кая юл тоттыгыз? Малайлар бер-берен бүлеп җавап бирергә ашыктылар: — Без ни... Монда гына, гөмбәгә барабыз. — Сез бик ерактан йөрисез икән, уһу-һу! Малайлар бер-беренә карашып алдылар. Нәрсә соң бу күзлекле кеше, әллә алардан көләме? Шушы ерак була димени инде? Алар әле моннан да ераграк урыннарны беләләр. Кызык кына икән бу абый... Озын буйлы, сары чәчле, карап торуга кыю гына күренгән бер малай уңайсызланып кына әйтеп куйды: — Ерак түгел, абый. Менә моннан аз гына баргач та безнең авыл. Без әле моннан да ераграк җирләргә йөрибез. — Моннан аз гына баргач та сезнең авыл? — дип сорады кабатлап, бик гаҗәпләнгән начальник. Ул тиз генә сумкасына ТЫГЫЛДЬҺ Аннан картасын тартып чыгарды да, бу малай әйткән авылны картадан эзли башлады. Ләкин ул бернинди дә авыл таба алмады. Нәрсә бу? Б} нихәл? Карта 1941 елны гына төшереп алынган. — Чү әле, чыннан да, 1941 елдан бирле 6 ел вакыт үткән, ә ул вакың эчендә Серебрянка буенда авыл гына түгел, зур бер шәһәр үсен чыкса да бер дә гаҗәп булмас идө ләбаса! — диде ул һәм картасын сумкасына сала-сала сүзен дәвам итте: — Алайса тиздән авыл очраячак? — Менә аз гына баргач та күренә инде, елга буенда гына, дип җавап бирделәр балалар. Чыннан да, бер ярты сәгатьләп йөзгәч, сәяхәтчеләрнең алдында бик матур бер күренеш ачылды. Уң як яр бите сөзәкләнеп-сөзәклә- неп бара да, кинәт кенә текә булып югары күтәрелә. Текә яр өстендә юан нарат бүрәнәләреннән салынган матур матур йортлар. Елгага кара-» ган йортлар алдында чеп-чуар чәчәкле георгиннар үсеп утыра,астралар кып-кызыл, ап-ак, зәпзәңгәр чәчәкләр атканнар. Төз булып-су- .зылган киң урамның ике ягында да ямьяшел булып каен агачлары төзелеп киткәннәр. Елга аркылы салынган агач күпер Л. Ихсанова 72 төбендә ташка басып яшь кенә бер хатын керләр чайкый, аның, янында бер оя үрдәк йөзеп йөри. — Николай Иванович, яца географик ачыш ясадык блт, моңа исем кушарга кирәк булыр әле, — ди Зөфәр шаяртып. Начальник үзенең картасына әлеге авылның урынын билгеләп утыра нае. — Аңар күптән исем кушканнар инде, егетем, әнә кара! Николай Иванович кулы белән текә тауның елгага якын ук килгән жиренә, яшел рәшәткәләр белән чолганып алынган бакча эченә салынган зур агач йортка төртеп күрсәтте. Р’ортка керә торган ишек өс- тенә калын пыяла эленгән, ә анда алгын хәрефләр белән: «Сталин исемендәге колхоз идарәсе» дип язылган иде. * * * — Утырыгыз, дусларым,—диде начальник, көймәне жиңел генә суга этеп төшереп. — Актык мәртәбә кузгалабыз. Бу турыда барысы да беләләр иде инде. Шуның өчен начальникка җавап кайтаручы булмады. Тик Зөфәр генә бераз күңелсезләнеп алды. Бер ай буе отряд белән йөреп андагы кешеләргә ул шул кадәр ияләнгән иде, әгәр мөмкин булса, ул бер дә, бер дә алардан аерылмас иде. Ә менә бер-ике сәгатьтән алар елга тамагына килеп җитәрләр. Шуннан соң Зөфәр әтисе күк якын булган Николай Иванович белән, кара күзле кыз Сания һәм Федя дусты белән соңгы кат саубуллашыр да мәктәпкә китеп барыр. Ә бит алар белән нинди күңелле иде. Әнә хәзер дә Сания яңгыравыклы матур тавышы белән Себер халыкларының яратып жырлый торган җырларын башлап җибәрде: Ревела буря, дождь шумел, Во мраке молния блистала... Ә Федя каерып-касрып ишкәк ишә һәм калын тавыш белән җырны су- өып алып КИТӘ: И беспрерывно гром гремел И ветви в дебрях бушевали. Менә бит, нинди күңелле алар белән. — Менә җитәбез дә, — диде начальник. Барысы да алга таба күтәрелеп карадылар. Серебрянка хәзер бөтенләй киңәйде, менә ул тәбәнәк ярлар эченнән алып барабара да, болганчык сулы киң елгага барып коя. — Николай Иванович нигә шул кадәр болганчык аның суы, —ди Федя бик гаҗәпләнеп. — Алтын юалар анда Федя, алтын, — ди начальник. Зөфәр, кызыл балчыклы ярлар эченнән иренеп кенә аккан киң елгага карап-карап торды да: . — Менә кая коя икән ул көмеш елга дип сузып куйды. 10. ЯҢАДАН ОЧРАШУ Серебрянка тамагында утыргаа район үзәгендә дәресләр башланганга икенче көн инде. Яна гына звонок булган ахры. Бишенче «а» классы гөжләп тора. Җәй буе кояшта йөреп каралый беткән шаян малайлар парта араларында сикергәлән йөриләр. Чәчләрен ленталап үргән спай кызлар берберенә дәфтәрләрен, яңа гына сатып алган өр-яңа китапларын күрсәтеп мактанышалар. Ара-тирә көмеш тавыш белән яңгыратып көлүләр ишетелә. Сул яктан икенче партада, тәрәзә каршында бер малай утыра. Аның йөзен кояш ашап каралткан, кашлары, жи!еп килә торган куе чәчләре коңгыртланып калганнар. Ул терсәкләре белән партага таянган да тыныч кына карап утыра. Анык чем-кара матур күзләре шатлык б&- лән ялтырыйлар, көчкенә гәүдәсендә ниндидер яшерен .көч сизелеп тора. Менә ул сикереп торыр да, класстагы малайлар белән уйнар дип уйларсың. Ләкин ул урыныннан куз- талмый, тыныч кына утыра бирә. Менә класс ишеге ачылды һәм эра адымнар белән укытучы керде. Партадан партага йөрүче малайлар урыннарына утырдылар, кызлар да китапларын, дәфтәрләрен җыептн* Көмеш елга тиз генә парта астына тыгып куйдылар да, акыллы күзләре белән укытучыга төбәлделәр. Класс тынып калды. Укытучыны күрүгә тәрәзә янындагы кечкенә малай елмаеп куйды. Кечкенә куллары белән чәчен сыпырып алды һәм кызыл галстугын төзәтеп куйды. Әйе, нәкъ үзе. Тик ул бик нык үзгәргән шул. Янгырда чыланып беткән брезент курткасы урынына, аның өстендә өр-яңа кара костюм, озын кунычлы саз итекләрен дә шоп-шома итеп чистартылган ботинкалар алмаштырган. Мылтыгы да, пычагы да юк. Әгәр Буденный мыегы төсле озын мыеклары бул- маса. танымаган да булыр иде әле ул аны. Шул, шул үзе. Ләкин ул аны танырмы? Бәлки күрми тора торгандыр әле? Юк шул, танымый. Оныткандыр шул. Менә ул класска ягымлы ел* маеп бер карап алды да: — Исәнмесез, балалар, — диде. Аннан бераз торгач, — без бүген географиядән беренче дәресне башлыйбыз. Дәреснең темасы: җәй көне тайгада Сез җәй көнен ничек үткәрдегез, хәзер безгә берегез сөйләп күрсәтер, — диде. Шунда ук бик күп куллар күтәрелделәр. Түземсезрәк берничә бала «Абый, үзем сөйлим әле», «Менә мин күңелле үткәрдем, абый, сөйләтегез үземә» дип кычкыра да башладылар. Укытучы кулын күтәреп, класска тынычланырга кушты. Тыныч калган класс өстеннән күзен йөртеп чыкты да: — Хәзер безгә. Серебрянка елгасы буендагы экспедициядә катнашкан Зөфәр Кәримов үзенең истәлекләрен сөйләр, — диде.