Хикәяләр
БЕЗНЕҢ УЛИТИН 1. Поезд станциягә килеп керергә күп калмаган иде инде. — Кайтып җиттек, — диде өсте- нә чиста гына пальто, аягына күн итек кигән ир кеше үзе белән бергә утырып килүче ханымга карап. Ханым үз янындагы кечкенә төенчекне кулына алды һәм вагон тәрәзәсенә карады. — Кайтып җиткәнбез икән шул, «Пятилетка» басуына кереп киләбез икән... Семафор якын иде инде. Состав әкренләде. — Менә шушы инде Анастасия Егорова звеносының участогы, — диде әлеге ир кеше тәрәзә аркылы күренеп калган куе бодай камылын күрсәтеп. — һәр гектарыннан егерме биш центнер уңыш алдылар. Ханым, ^ның якыны иде булса кирәк, бу звено турында сөйләгәндә ир кеше җиңелчә генә үзе дә горурланып алды: ~— Трактор белән сөрдек, трактор белән чәчтек... Аның: «Трактор белән сөрдек...», дип басым ясап әйтүеннән Су иптәшнең МТС работнигы икәнен аңларга була иде. Ханым берничә сүз белән аны тагын да күтәреп җибәрде: — «Көрәшче», «Үрнәк», «Единство» колхозлары да шундый ук уңыш алдылар бит... Шул арада поезд Кулаяга станциясенә килеп керде, һәм алар, вагоннан төшеп, ялгыз автомобиль торган урынга таба юнәлделәр. Станция дәүләткә ашлык тапшырырга килгән игенчеләр белән тулы иде. — О, Григорий Яковлевич! — дип исәнләштеләр аның белән игенчеләр. — Казаннан кайтып киләсезмени? — Әйе, Казанга барган идек. Бу, Кайбыч районы Мөрәле машинатрактор станциясенең директоры Г. Я. Улитин иде. Аны МТС хезмәт күрсәтә торган колхозларның һәммәсендә дә ку- рептанып беләләр иде. Шуңа күрә дә станциядәге халыкның бер-бер артлы аның белән исәнләшүе бик табигый иде. Ул беркадәр вакыт алар белән сөйләшеп торды да, китеп барды. Ашлык бушатканнан соң квитанция көтеп торучы игенчеләр арасында ничектер сүз кузгалды. — Әйбәт KC1HQ, крестьян эшен белә торган кеше, колхозны алга җибәрү өчен тырыша торган кеше,— дип башлады өстсиә шинель кигән бер колхозчы һәм бик тафенл- лап сөйләп китте. — Шулай, яз көне иде. Быел безнең Ворошилов исемендәге колхозда тра7 быел п г.н буенча 320 гектар грыш чәчәргә тиеш иде. Ул моны МТС ның ярдәме аркасында 333 г.ктар итеп ^тәде. Аерма 33 гектар! Бу кечкенә сан түгел. Яки менә, Партиянең 16 съезды исемендәге колхозны алыйк. Аның киләсе елда сабан ашлыгы чәчеләчәк мәйданы быел бөтенләе белән диярлек туңга сөрс- » леп калды. МТС аның 400 гектар жирен туңга сөреп бирде. Ә план 209 гектар иде. Димәк, бермә-бер арттырылып үтәлде. Быел МТС ның тракторчылары, комбайнчылары, механиклары, ә алар биредә 169 кешегә җитәләр, бик зур хезмәт батырлыклары күрсәттеләр. Алар колхоз басуларыннан МТС усадьбасына күкрәкләрен киереп кайтып керделәр. Чөнки республика күләмендәге ярышта жиңеп чыгу алар ягында булды. Ләкин бу җиңү белән алар канәгать тәнмәдегәр. МТС директоры аларны бөек бишьеллыкның өченче язын каршылауга туплады, һәм ?4ТС усадьбасынла кайнап торган кызу хәрәкәт башланды: эксплоатацияләу сроклары күптән үткән тракторларны төзәтеп, янагдан колхоз басуларына таба борып куйдылар, комбайннарның да аерым частьларын мастерскойга кертеп чыгардылар, бишәра:тышар алымлы сабаннарның төрәннәрен таптап, көпчәкләрен майлап- куйдылар. Кемнәрдер шунда грузовиклар, а утырып Бөгелмә якларына укырга кптлеләр. МТС ның үзенең кечкенә бер йортында да, ниндидер курс ачылды булса кирәк", андагы класс тактасына аркылы-торкылы чертежлар сызып торучы кешеләр күренде. Бу — Мөрәле ‘МТС ында кыш көне башланган яз күренеше иде. Бу — бөек бишьеллыкның, биеп кыштан ук башланган киләсе елгы язы иде. 3 Шушы җыелыштан соң берничә көн үткәч, МТС усадьбасына җәяү- ле бер карт килеп керде. Аның беренче килүе түгел иде МТС ка. Шулай, тора торгач, һичбер йомыш- кисез килеп чыга торган гадәте бар иде аның. • — Яков Андреевич, әйдүк, — дип каршы алдылар аны столовойга үтеп баручы МТС эшчеләре. Карт алар’ белән берәм-берәм исәнләшкәннән соң, усадьба түрендәге машиналар янына үтте һәм шунда, уңай бер урынга утырып, махорка төрде. Аяклары да талчыкканлыктан, күңеле дә беркадәр вакыт ялгыз калуны теләгәнлектән, ул конторага керергә ашыкмады, һәм төргән махоркасын суырасуы- ра совет властеның беренче елларын искә төшерде. ... Ул чакта Федоровка крестьяннарының эшчеләр белән берлектә үзләре яулап алган власть органнарында эшләрлек кешеләргә мохтаж вакытлары иде. Бер көзне зур җыелышта авылдашлары аңа мөрәҗәгать иттеләр: — Авыл советының секретаре итеп синең Гришаны куярга уйлыйбыз, күңелебез шуны тарта, — диделәр. Ул елны Гришага бары ундүрт- унбиш яшь кенә һәм ул әле мәктәп скамьясында утыра иде. Ләкин аңа бар кадәр бслеМе белән авыл советына килеп утырырга туры килде. Федоровка крестьяннары яшь Гри^ шаны беренче көннән үк яраттылар- Безнең Улитин 89 Өч-дүрт ел үтүгә аны авыл советы председателе итеп куйдылар, ә аннары, район советы, һәртөрле курслар 11. б. Ул Федоровка крестьяннарының үз күз алларынд*а үсте. 1938 елдан индо ул МТС директоры булып билгеләнде. Быел аның бу мактаулы хезмәтенә нәкъ унынчы ел кипе, һәм ул шушы вакыт эчендә үзенең хезмәтенә бер генә кара тап та төшермәде. Быел исә сайлау алды җыелышларында яңадан аның исеме яңгырады... Карт шулай уйланып утырганда МТС конторасының баскычыннан төшеп ашыга-ашыга аңа таба килүче ир кеше күренде. Бу аның улы Григорий Яковлевич Улитин иде/ КОЛХОЗ кызы Көн болытлабрак тора иде. Шунлыктан явымнар башланып китүе бик ихтимал иде. Бу хәлнең ябык ындыр табагында ашлык сугуга тоткарлык ясавы мөмкин түгел иде түгелеп. Ләкин, һаваларның болан алышыну алдында * торуы сугылган саламны бик тиз өя баруны таләп итә иде. Шуңа күрә, ЛАинһаҗ агай ашыкты, ул эскерт естенә бирелгән саламны өч җәпле сәнәге белән эләктереп алып кына торды. Як-яктан ике кеше ике сәнәк белән атып торган саламны өю, эскерт очлана барган саен кыенлашканлыктан, бик тиз хәрәкәт итү кирәк иде. Менә шулай ашыгып эшләгән вакытта, комбайнга ошашлы ниндидер бер машинаның килүе күренде. Кып-кызыл буяуга б ялгап, өр-яңа бу машина шактый тиз килә иде. Ул якынлашканнанякынлашты һәм башта аның штурвальные, аннары бункеры һәм килеп җитәр алдыннан гына күтәреп куелган хедеры күренде. Эскерт өстендә торган килеш, аны көтеп алган Минһаҗ агай салам атып торучы астагыларга дәште: — Беразга сабыр итегез әле, моны үткәреп җибәрик инде, — диде. — Бу, теге үзе йөри торган комбайн булырга кирәк. Ишеткән идем мин ул турыда, — диде сәнәгенә таянган хәлдә алъяпкычы белән маңгай» тирләрен сөртеп. — Ишеткән идем мин моны, шушы икән инде ул алайса... — дип куйды. Машина килеп тә җитте, узып та китте'. — Ала-ай, — диде сузып кына Минһаҗ агай. — Күрдегезме? — дип сорады астагылардан. — Күрдек, күрдек. — Күрсәгез, менә шул инде ул. Ә ничек йөри икән соң ул, тракторы да юк бит моның? — дип гаҗәпләнде үз гомерендә' күп кенә «Коммунар»ларны күргән Минһаҗ агай. Бердән, бу машинаның беренче генә күренүе иде, икенчедән, эшнең дә бик тыгыз чагы иде. Шунлыктан Минһаҗ агайның соравы ачык калды. Ләкин кулы белән салам : өйде, ә башы белән һаман шушы 1 яңа комбайнны уйлады ул. Бу комбайн турында күбрәк беләсе килә иде аның. Менә инде өеләсе салам өстен бетте. Кылыч кебек итеп очланган эскерт өстенә бастырмалар да ташланды, һәм Минһаҗ агай’ да кайтып китте. Башка вакытта ул өйгә кайткач, кичке ашны ашаганнан соң, терлек-туарга күз салып керә иде дә, йокларга ята иде. Бүген исә ятарга ашыкмады ул, бригадир Маһиҗи- һанның килүен көтте. Маһиҗиһап- ның иртәгәге эш турында кичтән үк аның белән сөйләшә торган гадәте бар иде һәм Минһаҗ агай аны сш кына шулай йокы алдыннан тыңлап кала иде. Ә бүген г.сә ул аны үзе көтеп алды. Ничектер аерым бер ихтирам саклый иде ул бу бригадир кызга. Маһиҗиһаннын. Г. Галиев 90 русча-татарча укымышлы булуы, район үзәгенә, МТС ка барып берничә тапкыр һәртөрле курслар тәмам итеп кайтуы, һәрбер якалыкны бик нык белүе, акыллылы- гы — Минһаҗ агайның иң яраткан сыйфатлары иде. Ул аягын чишенеп, киез ката киде дә баскычка чыгып утырды. Күңеле белән быелгы көзге байлыкларны уйлады, — бакчы, хөкүмәт алдындагы бурычларыбызны да төгәлләп бетердек, өчәр килограмм үзебезгә дә бүлдек, әле яңадан кимендә берәр кило тияр. Күңелебез тыныч, тамагыбыз тук, •бездән дә бәхетле кем бар. Өстәвенә безнең бригаданың эше тагы да шәбрәк булып чыкты, — диде. Бригада турында уйлау белән аның күз алдына әлеге Маһиҗиһан яңадан килеп басты. Кызу чәчү өсте иде. Шул чакта бригадир Маһиҗиһан «Сукачы» колхозы (Арча районы) членнары өчен ятрак күренгән бер эш эшләде. Шулай, бер көнне ул бик иртә район үзәгенә китеп, җидесигез шешә әллә нинди «дару»сыман нәрсә алып кайтты. Шул ук көнне бер келәтне сайлап алды, аның барлык тишек-ярык урыннарын сылап, дөм караңгы хәлгә китерде. Келәтне шулай мәзәк бер төскә керткәч, аның эченә орлыклык борчакны күчертте, анда үзенә бертөрле тимер иләк белән лейкалар һәм әлеге шешәләрне алып килде. Шуннан соң иптәш кызлары Һәдия Сафина белән Хәбибҗамал Вәлиевага карап дәште.- — Бу эш кояш яктысы күрмәскә тиеш, — диде. Шулай диде дә, шешәдәге «да- ру»ны салкын суга салып болгатты. Аннары аңа тиешле үлчәүдә яңадан су кушып, лейка парга салды. һәм алар караңгы келәт эчендә өчәүләп шушы «дару»лы су белән борчак чылаттылар. Шунын белән борчак тәмам «дару»ланып җиткәч, аның өстепә брезент каплап, кичкә кадәр шул ук караңгы келәттә калдырдылар. Ә кичкә таба инде аны кояштан «яшереп» капчыкларга тутырдылар. Бу капчыкларны калынкалын әйберләр белән каплап, басуга алып киттеләр. Чәчү машинасының яши- гына салган чакта да кояш яктысы күрсәтмәделәр бу борчакларга. Бу, гади ашламалардан тыш, минераль ашламаларның да барлык төрләрен күргән «Сукачы» басуына беренче тапкыр бактериаль ашлама (сүз нптроген турында бара) кертү иде. «Сукачы» кешеләрө өчен яна нәрсә иде бу. Ләкин, моны эшләүче кеше Маһиҗиһан булганлыктан, алар бу яңа агротехник чарага аерата зур өмет багладылар. Җәй уртасында Маһиҗиһан «Сукачы» өчен ятрак булган тагы бернәрсә эшләде. Арыш серкә очыру алдында иде. Бу вакытка кадәр әйбәт кенә торган көннәрнең кинәт яме китте: ике тәүлек буе салкын җил исеп торды, көчле генә давыллар да булып үтте. Бу хәл бригадир Ма- һиҗиһаины нык кына борчылырга мәҗбүр итте. Чөнки тагын бер көн шулай җил-давыл булса, арышның серкәсе читкә . очып китеп, аның эч сала алмый калу куркынычы бар иде. Шушы көннәрнең берендә, җил туктаган арада Маһиҗиһан колхозның кладовщигы Фәсәхиев янына килде: — Миңа бик тиз генә дүрт-биш колачлы нәзек сүс бау бир әле, Шакир абзый, — диде. Кладовщик Шакир Фәсәхиев Маһиҗиһанның бервакытта да юк- бар нәрсә белән йөрмәгәнлеген күп еллардан бирле белә иде. Шунлыктан, ул аның болан ашыгып йөрүенең бер сәбәбе булмый калмас, дип уйлады һәм бик’тиз арада ул сораган бауны табып бирде. Маһиҗиһан бауны алды да, Бә- рирә Галиуллина белән Зәйтүнә Гыйльметдиноваиы ияртеп, басуга китте. Анда баргач, бауның ике башын ике кызга тоттырды. Маһи- җиһанның өйрәтүе буенча алар шушы бауны әле яңа гына серкәсе Колхоз кызы 91 уйньгП башлаган арыш өстеннән йөрттеләр. Бу, «Сукачы» басуында игеннәрне беренче тапкыр ясалма серкә- ләндерү иде: Күп иде Маһиҗиһанның мондый эшләре. Игенчелекне бөтенләй яңа- ча алып баручы, ел саен кыш буе агротехника курсларында укып, яз җитү белән басуга суперфосфат, аммиак селитрасы кебек ашламалар чыгаручы, чәчү орлыкларын лаборатория өенә алып кереп, әллә нинди приборлар белән тикшереп караучы кыз иде бу! Быел яз Алтай игенчеләренең хатын укыгач, аерата дәртләнеп китте ул: бөтенләй икенче төрле басып йөри башлады, гәүдәсе җиңеләйде, йокысы качты, ашауэчүен онытты, кыскасы, бөтен җанытәне белән эшкә бирелде. Үзенең зиһене җитмәгән нәрсәләрне агроном Әхәттән барыгт сорашты, кайда һәм нәрсә чәчү турында карт игенчеләр белән киңәш итте, болай итеп кенә дә калмады, яңа китаплар алдырып, алардан нәрсәләрдер эзләде. Бер караганда үзе кешеләрдән өйрәнсә, икенче караганда клубта үзе алар- ны өйрәтеп утырды, һәм бригадада гүяки корт анасы булып әверелде, эшкә кушу өчен ул берәүнең дә тәрәзә төбенә бармады, ә кешеләр аның янына үзләре килә торган булдылар. Алтын көз җитте. Бригаданың тырышып эшләвенең бушка китмәгәнлеге менә шул чакта күренде. Бригада нитраген кертелгән егерме алты гектар борчакның һәр гектарыннан унсигез ярым центнер, алтмыш сигез гектар бодайның егерме гектарыннан егермешәр центнер, ә калган өлешеннән унөчәр центнер уңыш алды. Минһаҗ агай баскычта әнә шулай уйланып утырганда Маһиҗиһан килеп керде. — Сине йөтеп утыра идем әле, кызым, теге, син сөйләгән яңа комбайнны күреп калдык бүген, безнең ындыр яныннан гына үтеп китте, — диде Минһаҗ агай аны каршы алып. — Кил, утыр әле яныма, шул турыда сорашасы сүзләрем бар, — диде. Маһиҗиһан үз йомышын әйтергә ашыкмады, элек Минһаҗ агайны тыңлады. — Шәп нәрсә икән ул, зур бер кораб кебек күренде башта. Ә үзенең штурвалында бер генә кеше. — Шулай шул, аны бер генә кеше йөртә. — Болай күчеп йөргәндә генә бер кеше җитә торгандыр индө аңа, ашлык урган чакта «Коммунар» шикелле өч, я булмаса дүрт кеше кирәктер дим, әллә бишме, бу бит бик зур күренә! — Юк, Минһаҗ абзый, урганда да бер генә кеше эшләтә аны. —. Булмас ла. Ә күпме ура соң ул? — Көнгә унбиш-уналты гектар. Егермегә чаклы да ура. — Китсәнә, бигрәк күп була түгелме ул? — Шулай күп урдыру өчен чыгарылган да инде ул. Аның бит моторы да үзендә. — Ә-ә-ә, менә ничек икән, кара сип аны, бик сәер нәрсә икән. Әле без аның, тракторы кая соң моның, дип аптырашкан идек. — Әйе, моторы үзендә аның. Шуңа күрә үз йөрешле комбайн диләр аны, тракторсыз йөри ул, — дип кабатлады Маһиҗиһан. — Шайтан икән, — диде Минһаҗ агай. — Хикмәтле машина икән. Каян уйлап чыгарганнар ә, кеше дигәнең әллә ниләр эшли, мин әйтәм. — Пустыгин дигән инженер чыгарган аны. — Кем дисең? — Пустыгин. — Башлы кеше икән, башлы... Үзең тагын фамилиясен дә беләсең... План буенча ул комбайн . ничә мең... Өч меңме әле чыга дигән идең? , — Әйе, бишьеллык ахырына ел саен өч мең эшләнеп чыгачак. — Зур эш бит бу. Бик зур эш. Кул куям мин бу эшкә. Аның күбесен Казан заводы чыгарачак буган, теге көнне шулай дигән идеи. Ай-һай. һай мин әйтәм, шәп нәрсә, шәп, элекке заманда без бер гектар гЛкрне кул белән сигез- тугыз кеше ура идек. Ә бу бер үзе уналты гектар иген ура... Шул а й с ө илә шел утырганда Минһаҗ агайның күзе бригадир Маһиҗиһаи кулындагы бик пөхтә нтеп терелгән кәгазьгә төште: — Үзең ни эшләр бетереп йөрисең соң әле? — Правленкедән кайтып киләм. Почет грамотасы бирделәр. — Бик яхшы, бик яхшы, я, күр-’ сәт әле... Минһаҗ агай аны кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады да, кызыксынып сорап куйды: — Нәрсәләр язылган инде монда, кызым? Маһиҗиһаи ана кечкенә кәгазьгә язылганнарны укып чыкты. Бу почет грамотасы аңа сталинчыл дүртенче бишьеллык планны тормышка ашырудагы мактаулы эшләре өчен хезмәт ияләре депутатларының’ район советы һәм ВКП(б) райкомы тарафыннан бирелгән иде. Минһаҗ агай молы бик ошатты һә.м мәгънәле генә итеп аңа әйтте: — Кадерләп сакла син моны, бик зур документ бу. Бишьеллык план турында сүз бара монда. Менә бит ничек ул, инженер үз эшендә, син үз эшеңдә, мин үз эшемдә шулай танылсак, без ул планны биш елга чаклы ук тутырырбыз. Ленинград якларындагы эшчеләр аны дүрт елда тутырабыз дип әйтәләр ди түгелме? Безгә дә уйланырга кирәк ул турыда. Колхоз бер тотынса, булдыра ул. Әйтик, без киләсе елда гектардан йөз илле пот уңыш ала аямыйбызмыни. Бил буып, җиң сызганып, булдырабыз дип тотынсак, билгеле, ала алабыз. — Анын өчен хәзер үк эшкә башлау кирәк шул, Минһаҗ агай. Безнең менә быел бодайларыбызда гөмбә күренде. Менә шуны бетерәсе иде, киләсе елда булмасын иде ул. — Аны бетерү кыенрак шул, кызым. Үзең берәр ансатрак юл тапсаң гына инде... — Аның иң ансаты — бодай орлыгын яз көне термик юл белән агулау. Моның өчен хәзердән үк савыт-сабалар хәстәрләп, күп нтеп утын хәзерләп куярга кирәк. Минем синең янга килүем дә шул турыда иде. Иртәгә урманга бармассыңмы дигән идем. — Бармыйммы соң, иртәгә дә, берсе көнгә дә барам. Нишләп бармаска, бишьеллык планга бәйләнешле эш бит ул. Саулыгым гына булсын, утынын да үзем ташырмын, кулымнан килә торган булса, савыт-сабаларны да хәзерләрмен. Тагын нәрсәләр кирәк? Озак сөйләштеләр алар бу турыда. Минһаҗ агай бу сөйләшүдән бик канәгать булып калды. Ул Маһиҗиһаи киткәннән соң да озак вакытлар баскычта утырды. Тик өй эченнән: «Карт дим, сиңа әйтәм, кереп ят инде, аргансыңдыр...» —- дигән тавыш ишетелгәч кенә ул урыныннан торды һәм үз-үзенә сөй- ләкә-сөйләнә өйгә керде: — Менә безгә кемне күрсәтергә кирәк раС.он советына. Нәкъ үзе инде, үзе, безнең өчен тырыша торган кыз... Баскычта утырганда туган шушы уйлардан соң, берничә атна үткәч, ул карчыгы белән бергә клубка сайлау алды җыелышына кчлде. Исәбе Маһиҗиһаи турында беренче булып сөйләү иде. Ләкин беренче сүзне Ибраһим карт Хәсәиев алып өлгерде. Ул да Маһиҗиһаи турында нәкъ Минһаҗ агай уйлаганнарны сөйләде. Хәер, бер Ибраһим карт кына да түгел, һәм бер Минһаҗ агай гына да түгел, ә бөтен зал шулай сөйләде ул көнне