Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИНЖЕНЕР

Моннан берничә еллар элек Алабугадагы элемтәчеләр ФЗӨ мәктәбендә чыгарыш сынаулары бара иде. Сынау алучы комиссия членнары арасында Казаннан, элемтә идарәсеннән килгән бер инженер да бар. Ул сынауга керүчеләргә элемтә эшенә бәйләнешле булган бик күп төрле сораулар бирә, блокнотына ниндидер билгеләр ясый бара. Сынауга кергән яшүсмерләрнең берсе — Мөхәммәтдин Шәрәфетди: нов тарафыннан бирелгән җавапларны инженер аеруча нык игътибар белән тыңлый. Таза гәүдәле, акыллы йөзле, кара үтке&1 күзле бу җитез егет комиссия членнары тарафыннан бирелгән барлык сорауларга тулы һәм ачык итеп җавап бирә. — Сиңа, Мөхәммәтдин, укуыңны .дәвам иттерергә кирәк, — диде инжеуюр, — шушы мәктәптән элемтә институтына синең өчен юл ачык. Одесса шәһәрендә шушындый институт бар, китәргә телисеңме? — Белмим, шул, әти нәрсә әйтер. — Кайда торасыз соң, адресыңны бир, әтиең белән үзем сөйләшеп карыйм. һәм инженер шул ук көнне кич белән Шәрәфетдиновларның өйләренә килде. ФЗӨ мәктәбендә отличнога укыган һәм элемтә техникасы белән бик нык кызыксынучы Мөхәммәтдинне Одессадагы элемтә институтына укырга җибәрергә кирәклеге турында инженерның тәкъдиме Гыймадетдин ага өчен көтел- мәгәнрәк хәл булды. Чөнки ул үз улын югары уку йортына кереп укыр да, инженер булыр дип моңа кадәр уена да китергәне юк иде әле. Ул, үзе, әлеге җитез малайның атасы Гыймадетдин бөтен яшьлеген фәкыйрьлектә, батраклыкта үткәрде. Дөрес, хәзер тормыш бөтенләй башкача. Аның улы үзенә караганда күп бәхетле булырга тиеш. Чөнки Мөхәмәтдин бит элекке заманда түгел, нәкъ бөек революция булган көннәрне— 1917 елның октябрь аенда туды. Совет властен яулап алу өчен Гыймадетдин үзе дә актив көрәште, кулына корал тотып, гражданнар сугышының барлык фронтларында сугышты, яраланды, кан түкте. — Ничек дип әйтергә дә белмим. Семья зур. Ә Мөхәммәтдин минем зур улым, карап торган булышчым. Ул яшь әле, эшләп карасын, семьяга ярдәм итсен, аннан соң күз күрер, — диде Гыймадетдин ага. Шулай итеп, Мөхәммәтдин Одессага укырга китә алмый калды. Ул Актаныш районында радиофикатор булып эшли башлады. Колхозларга йөреп, авылны радиолаштырды. Бер елдан соң аны Алабуга рабфагына укырга җибәрделәр. Мөхәммәтдин рабфакны ике елда тәмамлады, Аның алдына кайда укырга, дигән сорау килеп басты. Ул үзенең яраткан укытучысы Емельяновтан киңәш сорарга китте. Үзе тәрбияләп үстергән яшь егетнең нинди максат белән килгәнен белгәч, карт укытучы: — Беләсеңме нәрсә, Мөхәммәтдин, мин сиңа Казандагы Химия- технология институтына укырга керергә киңәш бирер идем, минемчә Б. Орешников 94 спн бик яхшы инженер-технолог булыр идеи, — диде. Мөхәммәтдин яраткан укытучысының киңәше буенча Казанга килеп, химиятехнология институтына укырга керде. Институт аудиторияләрендә, лабораторияләрдә үткән биш ел вакыт сизелми дә калды. Дипломны отлично билгесенә яклап, Мөхәммәтдин инженер исемә алды һәм производствога эшкә күчте. Башта ул смена мастеры булып - эшләде. Хәрәкәтчән һәм масса белән аралашырга яратучан характеры яшь инженерга эшчеләр белән уртак тел табарга ярдәм итте, ул бик тиз вакыт эчендә үзенә ышаныч һәм авторитет казанды. Мөхәммәтдин үз участогында эшләүчеләрнең производствода ничек эшләүләре, заданиене ничек үтәүләре белән генә кызыксынып калмады, аларның ничек торулары белән дә танышты, эшчеләрнең квартираларына барды, тулай торакларда булды.. Тулай торакларның ягулык белән тәэмин ителүләрен үзе тикшерде, булмаса аны булдыру чараларын күрде. Эшчеләрнең эштән соң ничек ял итүләре белән кызыксынды. Бервакытны шулай эшче иптәш Җәләев тулай торакта эштән соң уку өчен китаплар булмавы турында зарланды. — Рәтләрбез, китаплар булыр, — ■ диде инженер, һәм икенче көнне, производство киңәшмәсеннән соң, инженер-техник работникларга мөрәҗәгать итеп, тулай торакта торучылар өчен матур әдәбият китаплары җыю турында тәкъдим кертте. Ике көн эчендә 50 дән артык бик яхшы китаплар җыелды. Тулай торакта классиклардан Пушкин, Лермонтов, М. Горький, Л. Толстой, Г. Тукай һәм башкаларның әсәрләреннән бай гына кө- тепханә булдырылды. Эшчеләр үзләренең ял вакытларында матур әдәбият китаплары укый башладылар. Бөек Ватан сугышы елларында инженер иптәш Шәрәфетдииов бик әһәмиятле участокларның берсендә өлкән мастер постына басты. Ул елларда цехтан китмичә өчәр кеше- өчен эшләргә туры килде. Шушындый киеренке көннәрнең берсендә иптәш Шәрәфетдииов җитәкчелегендәге мастерскойга завод начальнигы килде. Аның янында тагын бер кеше дә бар иде. — Бу иптәш безгә наркоматтан килде, нарком урынбасары, таныш булыгыз, — диде завод начальнигы. — Эш шунда, иптәш Шәрәфет- динов, — диде наркоматтан килгән иптәш, — сезнең цех коллективына бик җаваплы дәүләт заданиесе- тапшырыла. Бу задание хезмәт жи- тештерүчәнлеген бер ярым тапкыр арттыруны таләп итә. Аны уңышлы башкарып чыгу беренче чиратта сезнең участокның уңышлы эшләвенә бәйләнгән. Задание үтәү өчен бөтен көчне тупларга туры килер. Фронт бездән шуны таләп итә. — Тырышырбыз, — дип җавап бирде иптәш Шәрәфетдииов. Берничә сәгатьтән соң инженер мастерскойның җитәкче составын— мастерларны, бригадирларны чакырып алып, аларны сугышчан задание белән таныштырды. Задание һәр бригадага җиткерелде. Тынгысыз инженер цехка смена башланганчы бик күп элек килеп, эшне оештыра торган булды. Кирәк булганда икешәр тәүлек буе мастерскойдан китми эшләде. Ул һәр бригаданың, һәр эшченең заданиене ничек үдә- вен үзе тикшерде, сменаның һәм мастерскойның күпме продукция җитештергәнлеген үзе исәпкә алып барды. Заданиенең үтәлеше һәр сәгать саен күрсәткеч такталарга язылды. Иптәш Шәрәфетдииов үз кешеләренең көченә нык ышанаһ заданиенең вакытыңда үтәләчәгенә- һич тә шикләнми иде. Чыннан да шулай булып чыкты. Коллектив ышанычны аклады. Цех хөкүмәтнең әһәмиятле заданиесен уңышлы башкарды. Җиңү яулап алынган шушы көннәрдә завод начальнигы белән нарком урынбасары цехка тагын килделәр. Алар яшь инженерның кулын кысып, коллективка ил исеменнән рәхмәт әйттеләр. — Партия һәм хөкүмәтебезнең Инженер теләсә нинди заданиесен үтәргә бөтен көчне тупларбыз, — дип җавап бирде инженер. Сугыш елларында цех коллективы тарафыннан башкарылган мондый әһәмиятле заданиеләр күп булды. Аларның һәркайсын үтәгәндә иптәш Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге мастерской хәлиткеч урың тотты. Совет хөкүмәте яшь инженерның Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен югары бүләкләр бирде. Ул «Почет билгесе» ордены һәм ике тапкыр медаль белән бүләкләнде. Бу хәбәрне ишеткәч, Гыймадетдин аганың ‘Күзләреннән шатлык яшьләре чыкты. — Унҗиденче елда туганга бәхетле булды безнең улыбыз, аңа бу бәхетне Совет власте бирде, — ди карт ата һәм ул шунда ук үз атасының гомере буена кулакларда батрак булып эшләп йөрүе, хәтта гомерендә бер генә тапкыр да шәһәрдә булмавы турында, үзенең дә яшьлеге батраклыкта үтүе һәм балаларына яңа бәхетле тормыш яулап алу өчен Кызыл Армия сафында хезмәт итүе турында сөйли башлый. Әйе, Гыймадетдин аганың балалары чын бәхстлеләр. Аның кызы Фатыйма быел медицина институтын тәмамлады. Икенче улы Салих технолог булып эшли. Көчкенә кызы Галия урта мәктәпнең 9 нчы классында укый һәм ул да югары уку йортына кереп, югары белем алырга, белгеч булырга хәзерләнә. Алар барысы да үзләренең хәзерге вакытта заводта эшләүче абыйларына,, орденлы инженер Мөхәммәтдин иптәш Шәрәфетдиновка ошарга, тырышалар