Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ДУС

Яз җиткән иде инде. Ике дус әллә яз җиткәнгә, әллә берничә көннән соң дүртенче классны бетереп, тулы булмаган урта мәктәпкә күчүләрен уйлап, сикерәсикерә, аерым бер күтәренкелек белән очынып йөриләр. Аларның алсу йөзләрендә үзләренең балалыкларыннан тулы ризалык, үз-үзләренә ышану- чанлык, үткенлек, кыюлык балкый. Бу яз ике баланың икесен дә берәр -яшькә үстергән, икесен дә белем биеклегенең берәр баскычына атлата торган яз иде. Шуның өстеиә язның ягымлы, җылы нурлары, юмарт кояшы, җырчы кошлары! Әйе, яшьләрне, балаларны гына түгел, яз көннәре әби-бабайларны да мич башыннан төшерә, урамга чыгара, бөтен тереклек дөньясын уята, бөтен җир йөзен яшәртә, җиргә яңа ямь бөркеп килә ул яз! Бу ике малай — Камил белән Шамил авылның икесе ике очында торалар. Көн саен алар, шарлавыклар аша сикерәсикерә, мәктәпкә баралар. Мәктәп авыл читендә. 'Аның бер ягында калын карурман, икенче ягында бөдрә таллык. Яңа мәктәпнең киң, зур тәрәзәләре урманга да, таллыкка да карыйлар. Бөдрә таллыкка инде җырчы кошлар килгәннәр. Алар берсеннән-бер- ее уздырырга тырышкандай, яр- сый-ярсый сайрыйлар. Куе таллыкта тына түгел, мәктәп ишек алдында да әле күптән түгел генә ерак җирләрдән очып килгән яз кошлары— сыерчыклар сайрый. Балалар Еларга оя ясаганнар. 4 Камил белән Шамил укый торган яңа мәктәптән колхоз басулыгы күренеп тора. Ямь-яшел һәм тип- тигез булып баш калкытып уҗым чыгып килә. Тау буйларында, зур кара тасмадай булып, яңа гына күтәрелгән чирәмлек җире ята. Ә зәңгәр күктә сабан тургае сайрый1 . И, тырыш кошчык та соң ул сабан тургае! Яз көннәре бу кошчыкның тавышы ишетелмәгән көн бар микән?! Камил белән Шамил бүген мәктәпкә актык мәртәбә бардылар. Иртәгә имтихан. Укытучы апалары балаларга бүген тагын да ягымлырак, тагын да якынрак тоелды. Шуңа күрәдер инде дәрес бик тыныч, бик күңелле үтте. Зур тәрәзәләр ачык. Алардан бөркелеп-бөр- келеп язгы урман һавасы кереп тора. Класс бүлмәсенә кояш нурлары тулган. Язгы нурлар, укытучы борынындагы күзлекне ялтыратып, шаяралар, чем-кара парталарга утырган дүртенче класс балаларының йөзләрен яктырталар. Классга дәрес бара. Мәктәпнең озын коридорында тирән тынлык. Күп тә үтми, «чылтырр» итеп сузып кына звонок шалтырый. Звонокны гына көтеп утыручы кайбер малайлар шунда ук урыннарыннан сикереп торалар. Ләкин укытучының җитди күзләре аларны урыннарына кире утырта. Тик укытучы, сүзен бетергәч кенә урыныннан кузгала, һәм ягымлы гына итеп: «чыгарга мөмкин», — ди. Шуннан соң коридорда сөйләшү» А. Әхмәт гөрләшү, йөгерешү, ыгы-зыгы башланып китә. Камил белән Шамил бер читтә чишелеп бетмәгән бәхәсләрен дәвам иттерәләр. Бер бүген генә түгел, алар гел шулай, бәхәсләшәләр. Ләкин бәхәсләшү, сүз көрәштерү аларның дуслыкларына зарар китерми. Чөнки инде алар дүрт ел буе бер мәктәптә, бер класста укыйлар. Алай гына да түгел, алар дүрт ел буе бер үк партада утыралар. Дәрескә дә бергә хәзерләнәләр. Камил . арифметиканы ярата. Ул Шамил баш ватып очына-кы- рыена чыга алмый торган катлаулы мәсьәләләрне, карандаш очын кабып, бер-ике суыруга, чыгарып та куя. Аның каравы Шамил әдәбиятны «судай» эчә. Ул күңелдән ятларга бирелгән шигырьләрне өч- дүрт тапкыр укып чыкты исә ятлый да ала. Алар кайвакыт бик юкка гына сүз көрәштерә, бәйләнешә башлыйлар. Әле менә күптән түгел, бу ике дус мәктәпкә икесе дә өр-яңа пәке алып килгәннәр иде. — Синең пәке пәкемени ул. Менә минем пәке, ичмасам, пәке. Әти аны Казаннан алып кайтты. Әти әйтә, бу пәке, ди, Мәскәүнең үзеннән килгән, ди. Безнең әгп алгач та ул беткән. Вәг нинди пәке ул,— дип, Камил арттырып ук җибәрде. Шамил дә сүз өчен күршегә керә торганнардан түгел. Ул иптәше сөйләгәндә, үз пәкесен әйләндерәәйләндерә ялтыратып алды да, кулындагы чыбыкны бер селтәүдә юнып төшерде: — Күрдеңме нинди үткен, бритвамыни! Аларның бүгенге сүз көрәштерүләре бик озакка китте. Берсе дә уз сүзләрен бик тиз генә бирергә теләмәделәр. Бу юлы бәхәс, хәтта, пионер вожатые Гөлсем Кәбировага да барып җитте. Чөнки бу юлы алар пәке турында да, генерал- майор зурмы, әллә генерал-лейтенант зурмы дип тә бәхәсләштеләр. Генераллар турындагы бәхәстә Камил үзенең дустына бер очы кызыл, бер очы зәңгәр яза торган карандашын да оттырган иде инде. Шуңа күрә дә алар бу юлы бик сак һәм әйберсез генә сүз көрәштерделәр. — Әй, малай, безнең күрше Мөбарәк абзый армиядән кайтты. Ул — снайпер булган. Бөтен күкрәге орден һәм медаль белән тулган,— дип башланды бу бәхәс# Моны Камил әйтте. — Ничә ордены бар соң анык?— дигән сорауны бирде Шамил, бик үк исе китмәгәнсыман. — Ничә дисеңме, ордены дисеңме? — дип бераз уйлап торды Камил, һәм, — өч ордены, биш медале бар, — дип куйды. Ләкин моның дөрес исәбен ул үзе дә хәтереннән чыгарган иде. Шамил үсеп җитеп армиягә баргач, үзенең разведчик булачагын кырт кисеп куйган иде инде. Чөнки ул иң батыр кеше разведчик дип уйлый. Ләкин үзенең мактаулы күршесенең элемтәче генә булуын ишеткәч, малайның бераз кәефе киткән иде китүен. «Ул хәтле орденнар юкка гына бирелмәгәндер» дигән уй гына аны бераз тынычландырды. Ул: — һи, синең әле безнең күршенекүргәнең юк. Ул да шушы көннәрне генә кайтты. Вәт әй, батыр кая ул. Аның орденнары сезнең күр- шегезнекеинән дә күбрәк,—диде. — Ничә соң, ничә? — дип сорады Камил түземсезләнеп. — Мин әле яхшылап санап бр- терә алмадым. Ләкин бик күп. Математик Камил үскәч үзе дэ- снайпер булу турында хыяллана иде. Дөресрәге, оста атучы булырга ул әледәң үк хәзерләнә. Атасы белән ауга йөри. Соңгы вакыт әтисе аның үзенә дә мыдтык тоттыра башлаган иде инде. Камилнең счетында хәзер атылгац дүрт- .биш үрдәк санала. Күршесенең фронтта снайпер булуы аның бу дәртен тагын да үстереп җибәрде Шуңа күрә дә ул күршесе турында киңрәк сөйләүне кирәк талты. — Безнең Мөбарәк абзый баДО> егерме фашистны, соңыннан тдгЫД Ике дус 77 13 не чәнчелдергән, — диде ул. Аның -әллә нинди хикмәтле көзгеле мылтыгы булган. Әнә шул мылтыктан карасан, әллә кайдагы фашист та яп-якыи булып күренә икән. Шуннан соң безнең күрше «шылт» иттереп курокны басып кына җибәрә икән. Ышансаң ышан' ышанмасаң юк, ул көзге җир астында яткан фрицны да күрсәтә икән, дип, малай арттырып ук җибәрде. Шамил дә үз күршесе Тимербулатның элемтәче булып, немецларның бик күп серләрен тынлап ’йөргәнлеген һәм башка батырлыкларын сөйләгәч, Камил беразга уйга калды. Чыннан да боларның кайсы батыррак булып санала икән, дигән сорау туды аңарда. Шуннан соң ул кинәт кенә: — Элемтәче ничек батыр булсын инде ул. Элемтәче жир астына төшә дә, телефон трубкасын тотып тик утыра. Аңа нәрсә? — дип куйды. Аннан башына бер .уй килде дә, ул, бу уеның үз файдасына буласын сизеп, кычкырып ук җибәрде: — Соң сезнең күршенең погонында ничә йолдыз бар? Безнең Мөбарәк абыйның погонында ике йолдыз. Бу сүз Шамилне беразга аптырашта калдырды. Ул үз күршесенең орденнары күп булса да, аның погонында чүкечкә ошаган кызыл лента гына икәнен хәтерләп алды. Димәк, аның батыр күршесе старшина гына. Ә Камил күршесенең погонында ике йолдыз! Аның башына: батырлыкны үлчәгәндә погоннардагы йолдызлар, яисә ленталар да искә алынамы, юкмы? — дигән сорау килеп җитте. Ләкин бу сорауга ул җавап таба алмады. Ике дус, бу сорауга дөрес җавап алу өчен, отряд вожатыена мөрәҗәгать итәргә булдылар. Камилнең күршесе оста снайпер лейтенант батырракмы, әллә старшина гына булса да, Шамилнең күршесе, кыю элемтәче батырракмы? Шушы мәсьәлә борчыды алар- иы. Йөзендә яшьлек уйнап торган, тулы, алсу йөзле вожатый пионерларның бәхәсен зур дикъкать белән тыңлады. Ике дус, берсенең сүзен икенчесе бүлдерә-бүлдерә үзләрен ң күршеләре турында сөйләделәр. Аннары кайсыбызның күршесен батыррак дип әйтер инде, дип, түземсезлек белән вожатыйга текәлделәр. Ләкин вожатый бу сорауга җавап бирергә ашыкмады. — Сезнең бәхәсне, иптәшләр, тиздән хәл кылырбыз, аңа сез җавапны шушы көннәрне алырсыз,— диде вожатый Гөлсем, үзе стенадагы бер плакатка караган килеш, нәрсә турындадыр уйланды. Менә нәрсә турында уйлаган икән ул вожатый. Шамил белән Камилнең бәхәсен ул зурга җибәргән. Көннәрнең берендә, имтиханнар беткәч, вожатый барлык пионерларны җыйды. Анда дүртенчеләр дә, бишенчеләр дә бар иде. Муеннарындагы галстуклары кебек үк, ал битле пионерлар спай гына булып парталарында утыралар һәм көтәләр. Кемне көтәләр дисезме? Кунакларны. Кунакларның да ниндиләрен әле. Теге Камил белән Шамилнең күршеләрең—әле генә армиядән кайткан җиңүчеләрне көтәләр. Кинәт ишек артыннан: — Апа, киләләр, апа, киләләр! — дигән нечкә тавыш ишетелде. Балалар, берәүнең дә әйткәнен көтмичә, командирларын каршы алган солдатлар кебек, урыннарыннан сикерешеп тордылар. Ул арада ишектән ике кеше килеп керде. Шамилнең күзенә нң өлек үз күршесе Тимербулат күренде. Ә Камил үз күршесе Мөбарәктән күзен ала алмады. — Җиңүче абыйларга сәлам! — дип кычкырдылар балалар. Тик үз күршеләре белән мавыккан Камил белән Шамил генә башкалардан соңга калып, сә-лам! дип сузып куйдылар. Отряд вожатые Гөлсем Кәбирова аяз көннең күгё төсле зур, саф зәңгәр күзләре белән пионерларны барлап чыкты да, ачык, ягымлы тавыш белән болай диде: Л. Әхмәт 78 — Иптәшләр, бу көннәрдә безнең авылыбызга тагын ике батыр сугышчы абыебыз кайтты. Аларны, балалар, сез беләсез. Батыр сугышчы абыйлар менә бүген бездә кунакта. Бу абыйлар соңгарак калып кайттылар. Чөнки алар Гитлер фашистларын тар-мар иткәч, япон самурайларына каршы сугышта да катнашканнар. Бу абыйлар безгә ике яктан да җиңү алып кайткан бик кадерле кешеләр... Балалар түрдә, өстәл артына, утырган ике хәрби кешедән күзләрен алмыйлар. Шамил рәхәтләнеп, иркенләп, күршесенең орденнарын, медальләрен санады. Ә Камил инде аларны санап кына түгел, нинди икәнлекләрен дә белеп өлгергән иде. Ул инде аларның погоннарына карап утыра иде. Вожатый сүзен болан дип түгәрәкләде: — Сугыш бетсә дә, дошманнар бетмәгән әле. Алар яңадан безгә каршы сугыш хәзерләмәкче булалар. Үткән сугыш геройларының батырлык, кыюлык, тапкырлыкларын без яшьләр яхшы белергә, аларны өйрәнергә тиешбез. Безгә белем белән бергә, кыюлык белән дә коралланырга кирәк. Шунсыз ярамый, иптәшләр. Без пионерлар, һәрвакыт хәзер булырга тиешбез. Инде сүзне батыр абыйларыбызга бирик. Пионерларның кул чабуы астында Камилнең л күршесе Мөбарәк Бәдретдинов аякка басты. Ул урта буйлы, киң җилкәле. лейтенант иде. Сүзгә башлар алдыннан, ул ниндидер бер аерым җылылык белән елмаеп куйды. Бу елмаюга балалар да елмаешып җавап бирделәр. — Нәрсә сөйлим икән соң мин сезгә, пионер дусларым, мин бер дә генә матур итеп сөйли белмим шул, — дип сузып куйды Камилнең күршесе. — Мөбарәк абый, орденнардан башлап җибәрсәгез иде, — диде бер пионер кыяркыймас кына. — Мин, үзегез беләсез^ сугышка хәтле колхозның хуҗалык эшен алып бара идем. Буш вакытларда, үзегез беләсез, ауга чыккалый идем. Их, ауда йөрүнең тәмен сез белмисез әле. Алдыгызда сезнең җәйрәп кечерәк күл ята. Күл өстендә аклысарылы төмбыск чәчәкләре. Куе камышлар арасында үрдәкләр йөзеп йөри. Кайсылары аларның борыннарын суга тыгып, җим эзлиләр, кайсылары канатларын кагыналар. Син шуышып кына, ипчек тә аларга якынрак килергә тырышасың. Ләкин, үзегез беләсез, үрдәк бик сизгер була ул. Аларны ауларга бик зур түземлек, хәйлә кирәк. Алай да мин чыккай саен биш- алты үрдәк алып кайтмый калмыйвдем. Ә ул аучылык сугыш вакытында бигрәк тә ярап куйды. Сугыш кырында инде без күл өстендәге үрдәкләрне түгел, ә ил өстенә килгән ерткычларны мушкага утырттык. Алай булгач, пионер иптәшләр, мин сезгә «канатсыз кәкүк» турындагы бер вакыйганы сөйлим. Пионерлар үзләре дә сизмәстән: «Сөйлә, абый, сөйлә!» — дип кычкырып җибәрделәр. — Оборонада тора идек. Ара- тирә, пулеметлар тыкылдап куялар,, бер нәрсә булмаса да немецлар мина җибәргәлиләр. Шуннан соң сугыш кырын тынлык баса. Ләкин моңа алданып, башыңны күтәрергә ярамый. Сугыш икәнлеген аз гына онытып, үзеңне күрсәтсәң, сиңа таба «без» итеп шунда ук пуля очып киләчәк. Без сирәксирәк яңгыраган бу атышның, дошман снайперы этлеге икәнен яхшы беләбез. Ләкин ул каян ата? — Иптәш взвод командиры, минемчә, снайпер әнә шул өч каенның берсенең башында утыра, — ди бер солдат. Ике позиция уртасында куе яфраклы өч каен үсеп утыра иде Ләкин, гадәттә, «кәкүкләр» андый күзгә бик нык чалынып тора торган җирдә утырмыйлар. Фронтта әнә шулай агач башларына менеп утыручы снайперны «кәкүк» дип йөртәләр иде. «Айһай, немец хәйләкәр бит ул, анда утырмас» дип уйла* Ике дус 79 дым мин. Бу каеннар тирәсендә сисйрәк-сирәк кенә түмгәкләр дә бар йде. Дошман снайперы шуларныц берсендә булмасын, дип тә уйладык. Күзәтү бушка китмәде. Без дошман «кәкүге»нец каейда кунаклаганын белеп алдык. — Кем бара? — диде командир. — Мин барам. — Мин, иптәш командир, — дигән тавышлар яңгырады. — Иптәш командир, миңа рөхсәт итегез! — дидем мин. Без, снайперлар, барыбыз да командирның күзенә ачыграк, ныграк күренергә тырышып, күкрәгебезне киеребрәк тын да алмыйча басып торабыз. Ә командир, гадәттә, мондый аерым җаваплы эшләрне Рязань ягының рус егете Сорокинга, яисә мица тапшыра торган иде. Без Михаил белән бертуган төсле бик дус идек. Бу юлы командир, бер дә уйлап тормастан, «Сержант Бәдретдинов!» дип минем фамилиямне эндәште. Мин куандым да, бераз аптырадым да. «Ә Михаил Сорокин!?»—дип уйлап алдым. Ләкин мин командирның алдына чыгып басып та өлгермәдем, яңадан командирның таныш, ягымлы тавышы ишетелде. — Өлкән сержант Михаил Сорокин! Дустым Сорокин да чалт-чолт итеп килеп басты. «Ни эшләп ике кеше кирәк булды икән? Мин соң ул «кәкүк»не үзем дә чәнчелдерә алыр идем»—дип уйлап куйдым мин. Ләкин ул канатсыз «кәкүк»нө бәреп төшерү бик үк ансат булып чыкмады. Безне бөтенләй «түмгәк»кә әйләндерделәр. Өстебезгә үләннәр, яфраклар белән чуарланган плащ кидек, снайперлар өчен булган көзгеле, хикмәтле винтовкабызны алдык. Икебез ике «түмгәк» булып, теге ялгыз каенга таба шуыша башладык. Беребез шуганда икенчебез күзәтеп тора. Башта оезне сизмәделәр. Менә бервакыт безгә таба пулялар оча башлады. Бервакыт иптәшем Михаил арт- карак кала башлаган кебек тоелды, эндәшергә ярамый, сорашып булмый. 1Ок; мица гына шулай тоелгандыр, дип юанам. Күрәм, ул да килә. Ә пулялар, һаман да баш очыннан гына сызгырып, очып кына торалар. Берсе каһәр, күз алдында минем оптик прицелымны умырып* алып ташлады. Кузгалырга мөмкин булмый башлады. Без, үлгән кеше шикелле, кыл да кыймылдатмый ятабыз; ул арада шаулап яңгыр ява- башлады. Менә бәла! Май азаклары булса да, көннәр салкынча иде. Ятабыз су эчендә. Ләкин түзәргә кирәк иде. А, снайперга ана түземлек тонналап кирәк. Яңгыр тукта- маса да, пулялар сирәгәя төштә. Шуннан соң без чиратлап яңадан-, алга шуыша башладык. Менә, билгеләнгән урынга килеп тә җиттек. Мин агач башын күзәтә башладым. Ә анда бернәрсә дә юк. «Мең бәла белән шуышып килүнең файдасы булмасмыни, дошман снайперы төшеп качтымикәнни?» дип уйлыйм үзем. Борчылам. Сорокинга карыйм. Ә ул... ул бөтенләй селкенми дә. Эләкте, ахры, мин әйтәм. Ләкин акрын гына, бик зур салкынлык белән генә плащ ачылды. Ах, шул чактагы куанычымны белсәгез иде, пионер дусларым, аны тел белән әйтеп, каләм белән язып аңлатып булмый. Беразга кадәр мин өстемнән очып торган явыз пуляларның безелдәүләрен дә онытып җибәрдем. Әнә ул, минем фронт дустым, винтовкасын агач башына төзи дә башлады. Әһә, мин әйтәм, дошман анда икән... Мин яңадан карыйм, әйе, канатсыз «кәкүк», калын ботак • артына, куе яфракларга ышыкланып, безнең якка атып утыра икән. Ашыкмый гына тегене мушкага утырттым да, салмак кына итеп, курокны тартып җибәрдем. Шул ук вакытта Михаилның да мылтыгы атылып китте. Корган ботокларны сындырып, фашист үләксәсе җиргә ауды. Ләкин минем әле моның белән генә тынычланасым килмәде. Бәлки, ул яралы гынадыр. Бәлки, ул әле җиргә төшкәч, таяр- га маташыр! Эләгүен ул явызга һәйбәт эләккән булган икән. Бәдбә- А. Әхмәт 80 хет фриц, кузгала алмыйча, җирдә бераз ятты. Ләкин күп тә үтмәде, каһәрең акрың гына үз якларына таба шуыша башлады. — Әһә, мин әйтәм, әлө сиңа сый җитмәгән икән, мә инде, сезгә пуля кызганып булмас, дип тегеңә тагын бер өстәмә порция җибәрдем. Шуннан карыйм, дошман кәкрәеп төште — җиргә сыланды. «11лебезнсң тагын бер дошманы чәнчелде» — дип рәхәтләнеп, иркенләп тын алып куйдым. Шуннан Михаил искә төште. Ә ул һаман селкенми. Атыш, беркадәр сирәгәйсә дә, дәвам итә иде әле. Теге фрицның документларын да аласы килә. Андый язулар кирәк булалар алар. Мин, кызурак шуышырга тырышып, дошман снайперының документларын алырга киттем. Михаил һаман да селкенми иде әле. Мин аңа әкрен генә: — Михаил, киттек! — дидем. Ул да шуыша башлады. /Мин тегене күзәтеп барам. Үзебезнең окопларга килеп төш]ек. Мин дустым янына ашыктым. Ул урыныннан кузгала алмыйча ята иде. Батыр иптәшем яраланган булган икән. Менә бит ул нинди егет. Яралы килеш булса да кире китмәгән. Ничек шундый кеше белән дус булмассың! Күрдегезме нинди егет кеше иде ул, минем дустым Михаил, — дип сүзен бетерде Камилнең күршесе Бадретдинов. Бик аз гына вакытка класс бүлмәсендә тынлык хөкем сөрде. Шуннан соң Камил.- — Мөбарәк абый, ул иптәшегез терелдеме? — дип сорап куйды. — Терелде. Без аның белән бергә кайгтык. Ул Рязаньга, мин Казанга. Аны сез үзен дә күрерсез әле. Ул безнең колхозга кунакка киләчәк. Шамилнең күршесе старшина сүз алды. — Минем баштан бик куп нәрсә үтте, балалар! Кайсын сөйлим икән мин сезгә! Миңа бит җиде илдә булырга, күпме сулар кичәргә туры килде. Моннан йөз еллар элек бабаларыбыз йөргән Берлин урамнарында да йөрдем мин. Без Берлин ташларына исемнәребезне язып калдырдык. Мип сезгә, пионер иптәшләр, элемтәчеләр эше турынд^ булган бер вакыйганы сөйләп узыйм..! Без Неман елгасы аша кичкәч, Көнчыгыш Пруссиягә кергән идек. Бик каты сугышлар бара иде. Өермә шикелле булып пулялар оча, снарядлар ярыла, җир селкенә, таулар тетри. Авыр снарядлар төшеп, җирне умырып ташлыйлар. Кешеләр һавада очалар, йөгереп баручы солдатлар егылып кала. Безнең пехота пуля өермәсен ярып алга бара иде. һөҗүм, ярсулы, ташкынлы һөҗүм, көннәре иде ул вакыт. Полк һәм батальон штаблары алгы сызык белән һәрвакыт элемтә тотып торалар. Элемтә аша сугыш, белән җитәкчелек итәләр. Элемтә — частьның нсрвысы, нерв өзелдеме — эш начар. А1енә шундый давыллы, сугыш барган бер вакытта мин телефон трубкасы янында утыра идем. Кинәт телефон чыбыклары аша килгән сүз өзелде — мин бернәрсә дә ишетми башладым. Гадәттәгечә, трубкага өреп тә карыйм, юк. Иң кирәкле сүз ишетелми.кала. — Иптәш лейтенант, «куаклык» белән элемтә өзелгән, — дип тиэ генә хәбәр иттем. Элемтә взводы командиры лейте-, наит Михеев: — Шуышып барып, өзелгән җирне табарга һәм ялгарга, — дигән боерык бирде. Шуннан старшина, ни өчендер, бераз елмая төшеп, сөйли башлады. — Безнең взводта нәкъ минем кебек «кечкенә» буйлы, «ябык кына» бер старшина бар иде. Ул да безнең якныкы иде. Элемтәне ялгарга шул китте, китте дигәч тә сез, аны колхоз правлениесенә барып кайту дип уйламагыз. Старшинага ут өермәсе эчендә кабель буйлап шуышып барырга һәм өзелгән җирне табарга кирәк иде. Әйттем ич мин сезгә. Баш күтәрерлек түгел. Әй, шуыша бу егет. Лагерьда пластун ча шуышырга өйрәткән вакытта ул: — Нигә дип инде кешене юк о* лән азаплыйлар. Пычагыма да кн* Икс дус* «с. Ә.“ 12 рәгө булмас әле аның, ди иде. Ничек кенә кирәк булды ул! — дип уйлап ала егет. Алай да, ачык җир булганга, старшина бик күп китә алмый, кинәт пуля килеп эләгә. Күзеннән аның очкыннар чәчелеп китә, тирә-як томанлана. Ул, элемтә чыбыгын авызына капкан килеш хәрәкәтсез кала. Ләкин старшина әле аңында иде. Ул командирның приказын исендә тота. Ничек кенә булса да батальонны алгы сызык белән тоташтырырга, сугыш барышына зарар китермәскә кирәклеген аңлый иде әле ул. Шуннан соң ул кабельне аягына бәйли дә, барлык көчен җыеп, алга үрмәли башлый. Алда, чыбыкның икенче бер очы булырга тиеш иде. Ләкин аның хәле беткәннән-бетә, кимегән- нән-кими бара иде инде. Ниһаять, ул чыбыкның икенче очын табып кулына ала, ләкин шунда ук хәле бетеп, аңын җуя. Каядыр, якында гына, «ура» тавышлары яңгырап китә, ә бөтенләй якында гына аның колагында ят тавышлар да ишетелә бг.шлый. «Немец» дигән уй куркынычлы сигнал булып яңгырый аңа. Ул зур көч белән авыр күз кабакларын ачып җибәрүгә, алдында кара шәүләләр күрә. Старшина, җилкәсендәге автоматын дерелдәгән кулларына алын, шәүләләргә таба зур очередь бирә. Кара күләгәләр, киселгән ҮЛӘН кебек, авалар. Старшина тешләве белән изоляцияне әзен, чыбыкның п е башын бергә китереп ялгый. Җаваплы приказны үти алу аңа көч бирә. Ул инде хәзер ярасының авыртуына да күнгәндәй була. Әллә каян килгән көч белән ул кулына* трубканы ала һәм хәлсез тавыш белән өзеп-өзеп кенә: — Сез мине ишетәсезме,, иптәшләр? — ди. Шуннан башка бер суз дә әйтә алмый ул. Телефон трубкасы өсте- нә ава... Элемтә ялгана. Батальон яңадан алга омтыла. Ерткычлар табаннарын ялтыраталар, Берлинга таба йөгерәләр. Ә теге старшинаны иптәш элемтәчеләр килеп, күтәреп алалар. Сания исемле санитарка кыз бар иде бездә. Ул зур саклык белән генә аның ярасын бәйли. Алюмин флягадан салкын су эчерә. Шуннан соң старшина акрын гына күзен ача да, иптәшләренә карый, һәм, хәлсез тавыш белән: — Сез мине ишетәсезме, иптәшләр?— дигән сүзен кабатлый... Старшина үзенең сүзен бетерүгә, балаларга карап куя. Класстагы балалар да аңа тирән ихтирам белән карыйлар. Аларның бу дәртле күз карашлары: — Әйе, без сезне ишетәбез, ба- гыр абыйлар, кирәк булса, сигнал булса, без дә илебезне, сезнең кебек үк сакларбыз! — дигән мәгънәне аңлаталар «иде. Колхозга җиңү алып кайткан батырлар белән булган шушы очрашудан соң, Камил белән Шамил үз күршеләренең кайсы батыррак булулары турында сүз көрәштерми башладылар. Озакламыйча, Камилнең күршесе Мөбарәк Бәдретдпнов ,авыл советына председатель итеп сайлана. Бераздан соң Шамилнең күршесе дә колхоздагы партия оешмасына секретарьлыкка сайлана. Ике дусның ике күршесе икесе дә җитәкче булып, колхозны гөрләтеп, тирәюньгә дан чәчеп әле дә булса эшләп киләләр.