ЭСТОН ШАГЫЙРЬЛӘРЕННӘН
Эстон сопст поэзиясе бик яшь ә.1?. • Ул 1910 ел та Эстониядә совет пласте урнашкач туды. Иң алдынгы эстон шагыйрьләреннән Иоганнес Барбарус, Юхан Сютисте, Иоганн Семпср, Яп Кярнср һәм башкалар совет властен котлап каршы алдылар. Алар Эстония алдында яна юллар ачылганлыгын, бәхетле тормыш төзү башла).таплыгып ачык акладылар һәм үзләренең иҗат көчләрен бөек максатка буйсындырдылар. Түбәндәге фактны һич тә очраклы бер хәл дип әйтеп булмый. Эстониянең ип күренекле шагыйре Иоганнес Варос (Барбарус) Эстония ССР Верховный Советы Президиумының, беренче председателе һ м СССР Верховный Советы Президиумының председатель урынбасары булып сайланды. Иоганнес Барбарус үзенең соңгы сулышына кадәр, үз-үзен аямыйча халык эшенә хезмәт итте. Ул 1946 елның 29 ноябрендә үлде. Бөек Ватан сугышы елларында эстон совет шагыйрьләре үзләрепең әсәрләрендә ялкынлы патриотлык тойгыларын чагылдырдылар һәм эегон хезмәт ияләрен фашист илбасарларга каршы көрәшкә чакырдылар. Алар, демократик традицияләргә таянып һәм халык иҗаты мирасыннан фай таланып («Кале випоэг»), эстон поэзиясендә халык термышыпа багышланган зур темаларны күтәрделәр. Немецларның җәбер-золымына каршы эстоннарның восстание ясауларына алты йез ел тулу уңае белән, Барбарус, Кяриер, Рауд, Семпер, Ангервакс кебек зур шагыйрьләр үзләренең иҗатларында хәзерге заман хәрби тематикасын тарихи темалар белән бергә куштылар. Бөек ватан сугышында эстон сугышчылары зур батырлык qap күрсәттеләр. Ватанны азат итүче Совет сугышчылары Семпер, Рауд, Шмууль, Кярнер әсәрләренең төп геройлары булып әверелделәр. Шулай ук совет кешеләренең героик хезмәте темасы да эстон халкы поэзиясендә зур урын алды. Эстон шагыйрьләре үзләрен Советлар Ссюзының уллары дип хис иттеләр. Рауд, Барбарус һәм Деборд Ваарандинен тылдагы хезмәт ияләренә, шулай ук Москва һәм Ленинград шәһәрләренә багышланган шигырьләре ялкынлы патриотик хисләр белән сугарылганнар. Эстон поэзиясенең үсешендәге характерлы якларның берсе игеп, анда бик күп яңа талантлар күренүен әйтергә кирәк. Алар: Каал, Нурме, Парве, Руммо, Шуумль, Ваарандд, Сикеяме һ. б. Аларның күбесе сугыш вакытында яза башлады һәм шул чорда шагыйрь булып танылдылар. 1940—1941 елларда үзенең беренче адымын атлаган эстон совет поэзиясе Бөек Ватан сугышы ялкынында чыныкты, ныгыды һәм хәзер ул тыныч төзелеш шартларында үсә, алга бара. Эстон совет поэзиясе тугандаш халыклар поэзияләренең һәм, беренче чиратта, рус совет поэзиясенең тәҗрибәсен үзләштереп, югары идеяле, чын мәгънәсе белән халыкчыл, партияле әдәбиятның олы юлына чыкты. Бу номерда без эстон совет поэзиясеннән Мәхмүд. Максуд тәрҗемә иткән кайбер үрнәкләрне урнаштырабыз. ИОГАННЕС БАРБАРУС * ХЕЗМӘТ ҖЫРЫ Бик ашыгып шулай һаман Өлгер куллар ник йөгерә? Төнлә дә эш туктамаган, Җитми безгә тәүлеге дә. Безнең гомер үтеп бара. Армый-талмый эш өстендә, Илһам нуры горпадарда Балкып, ачык төскә керә. Без басабыз нигә бердәм, Нигә тигезлек сафларда? Чөнки чыктык без бүгеннән Иркен юллардан атларга. Тормадык без бер урында, Көрәштә көч ныгый барды. Сүнмәс дан безнец буынга! — Җимерелгән ил терелә тагы. 52 Эстон шагыйрьләреннән , ЮХАН ШМУУЛЬ . КОМСОМОЛ БИЛЕТЫ 1. Мондый түгел идем утравымнан Киткән чакта сугыш кырына. Батып барган кояш истә калган, һәм онтылмый дулкын җыры да. Ватан сүзе, анам сүзе кебек, Ә теләге — атам теләге. Өч ел дуслар белән бергә йөреп, Бар Ктихнәтне уртак бүләмен. Өч ел! һәрбер көне истә аның, Күзәтәм мин тирә-ягымны, Көчле ялкын көйдерде Ватанны, Көйдерде ул минем җанымны. • Янып бетмим, үзем мәңге янам. Мин беләм тик алга барырга, йөрәк барсын истә тота һаман, Ашкындыра ул үч алырга. Яшьлек! Чиксез синең нәфрәт көчең, Үтисең син Ватан кушканны, Аның бөтен әрнүләре өчен Җәза алыр явыз дошманың. Бүтән юл юк миңа бу дөньяда, һәм юк минем бүтән теләгем — Ленин васыятьләрен үтәп барам. Багышланган илгә йөрәгем. 2. Менә кулда әле бүген генә Алган шушы яңа билет бар, Нинди сүзләр белән белдерергә Шатлыгымны сезгә, туганнар? Ул — икенче йөрәк гүя минем, Аны шулай тирән сөям мин, Йөрәгемдә саклап йөргәнемне. — Аны саклар өчен бирәм мин. Яшьләр юлый хәзер ачык беләм, Йолдызларга кагылып үтә ул, Сахраларны бакча ясый белә, Михнәт аша таңга илтә ул. Нурлар сибелеп тора ал кояштан, Караңгылык җиңелә нурлардан. Фикер оча, ошап азат кошка, Без барабыз якты елларга. Әй, комсомол билеты! Син көч кебек, Яшьлек кебек. Сиңа инанам. Ал таңнарда тора ачык күренеп, Бөек язмыш, — шуңар юл алам. , Буш сораулар биреп торма. Урак, чүкеч берләште, — бел! — Үткер чалгы безнең кулда, Хезмәт, синдәй, яшь һәм өлгер. Дошман ауган күк кылычтан, Болыннарда үлән ава. Җый печәнне бер сулыштан Кулларыңа тырма ал да. Корычтан коела кораллар, Шүре туктап тормый бер дә, Алмашына сменалар Көндезен һәм төннәрен дә. Тасма итеп саннар тезә Машинистка бармаклары, Тасма түгел, алар безгә — Зур төзелеш маяклары. Җырлап, дөрләп, мичләр яна. Яңгырап китә цехлар эче, Чүмечләргә корыч ага, Формалар бар бетон өчен. Авылларга да жан кергән, Алар нинди шат гөрлиләр! Күкрәп үскән чәчкә, үлән Игенчене сәламлиләр. Без зур йорт, дәүләт, төзибез, Кәрәзләргә җыйнадык бал, Иҗат хезмәтендә, дибез, Бетмәс шатлык, туганлык бар. Менә нигә куллар өлгер. Кадерле зур-минутларның, Без чәчәбез килер көннең Шатлык бирер орлыкларын... АЙРА КААЛЬ АТАСЫ ҺӘМ УЛ Ы Дуслар мактый эшем белән, Ә мин ялны артык күрәм, Эштән китәр идем, кушмый тимерчелек горурлыгым. Күптән ялга чыгар идем, Шунсы начар булды, димен: Осталыкта атасыннан узып китте минем улым. Элек фәкать көчле кеше Эшли иде безнең эшне: Чүкеч белән кизәнгәндә, үкчәң җиргә сеңә иде. Күтәр, тагын бер сугып ал! — Елгадай — тир, болыттай — пар. Тимерлектә шулай картлар эшнең җаен белә иде. Ә хәзер эш ничек бара! Папиросны кабып ала Минем улым бик эредән, аның өчен эшли шул пар. Минем улым боерык бирә, Чүкеч хәрәкәткә килә. Бик күп потлы авыр чүкеч, яле, тагын бер сугып ал! Улым җитез, барсын күрә, Басып тора көлеп кенә, Туйга баргандагы сыман киенгән ул пөхтә итен. Корыч кызыл уттай булган, — Кенләш, картлач, үз улыңнан! — Корычны ул ничек суза, бөгә, җиңел кисә ничек. Яшь тимерче — атасыннан Шактый узып киткәнсыман. Миннән бик күп тиз эшли ул, көчле чүкеч серен белеп. Юк, мин әле ялга китмим. Элек, дим, өйрәнеп җитим Эшләтергә пар чүкечен, өлгер куллы улым кебек. РАЛЬФ ПАРВЕ ★ ДУСЛЫК ТУРЫНДА ҖЫР Ленадан һәм киң Идел ярыннан, Ленинградтан — Нева суыннан Сәлам килә өлкән туганымнан — Саф йөрәкле рус улыннан. Зур пальмалар мәгърур үеә торган Ерак илдә якын дуслар бар... Беләсезме, миңа абый була Карт көтүче Казахстанда. Төньяк диңгездәге балыкчылар Ватандашлар миңа бүгеннән, Якын күрә мине Украина, Сәлам килә грузин иленнән. Эстониянең кызы! Яши синең Сеңелең, апаң көньяк тауларда. Бор сукмактан бара бөек илем, Төрле телдә бер җыр тарала. Якты иркен тормышка юл сала Бар халыклар бердәм семьяда, Безнең Ватан гөрләп алга бара, Балкып тора бөтен дөньяда! М. Максуд тәрҗемәләре. 55 ЗӘКИ НУРИ ★ УРМАНДА Тарала бәсләр мәрҗәне,— Сибеләләр алкалар. Баһадир имәннәр тәнен Кимерәләр балталар. Кулларда чыңлый җиңел һәм Ялтырап торган пычкы. Урманга яшьләр килделәр, Урманга картлар чыкты. Гөрселдәп ава наратлар Кар түшәген актарып, Бездән ил өйләр, кораблар Ясар диеп, мактанып. Серләшә кебек ауганда Ак каен, ак тирәкләр: Яңа гигантлар салганда Без һәр җирдә кирәкләр. Сөенеп туймый чыршылар, Өрәңге һәм юкәләр... Аларны төяп, көр сулап Тракторлар үтәләр. Агач ага юлын турлап Шәһәргә, заводларга. Карурман озата җырлап: — Мин — байлык халыкларга! Дәртле тавыш белән гөрләп Тора чыдам моторлар. Үсә Ватан белән бергә Урманчылар — батырлар. Җыр җырлый җиңел көй белән һәм чыңлап туймый пычкы. Урманга яшьләр килделәр, Урманга картлар чыкты. МӘХМҮТ ХӨСӘЕН * АЛСУ ФРОНТТА Яшьлек язы күптән үткән аның, Көмешләнгән бөдрә чәчләре, Алсу — врач инде, Ә шулай да Күңеле белән һаман яшь әле. Алсу эшли, Көн, төн дими эшли, Туган йорты аның — санбаты, һәм Алсуда Үз апасын, үз анасын күрә • Кирәк чакта Ватан солдаты. Чу! Тын торганда кинәт «Мессср» улым һәм бомбалар өскә явалар... Урман яна, Урман ялкынлана, Карт имәннәр чатнап авалар... Кызгылт утлар, Куе төтен аша Ак шәүләләр үтә чагылып, Арлы-бирле кызлар йөгерешә Иңнәренә халат ябынып. 56 М. Хөсәен Алсу да бит шулар арасында... — «Тиз булыгыз, — ди ул, — вакыт тар»... Җиң сызганып үзе кеше ташый, Үзе врач, үзе санитар. Блиндаж эче: Мичтә утын яна. Сукыр лампа көйрәп утыра. Сугыш тынган... Шул арада Алсу Башы белән чума укуга. Бирелеп укый. Туктый. Тагын укый Ак битләргә төбәп күзләрен... — «Сагынуыма һич тә түзмәдем, Сине, Такташ, утлы давыллардан, Сугыш кырларыннан эзләдем... Таптым!.. Тупчы егет поход капчыгыннан Суырып чыгарды да бер чакны, «Мәгез, Алсу ала!» — диде, Пуля тишкән, Теткәләнеп беткән китапны Миңа сузды... Бу син идең, шагыйрь, Бу син идең, минем кордашым, Бу син идең, матур яшьлегемне Җырда шаулатучы Такташым! Юк, Бер мин генә түгел, Сине сагына Оренбург, Ташкент юллары, Тамбов урманнары, Казан урамнары, Кайнап аккан Идел сулары. Сине сагына һәр укучы бала. Сагына сине совет солдаты, Сагына кызлар, Эшчән яшь киленнәр, Сине сагына барлык ил халкы. Син үлмәдең, шагыйрь! Әүвәлгечә Тыныч карый уйчан йөзләрең... Безнең белән син һөҗүмдә — утта Җыр җырлыйсың бергә походта, йөрәкләрдә — синең хисләрең!» > Алсу укый, — Карашлары аның Шундый якын, шундый акыллы; Алсу — врач, Ул картайган бераз, Эштә ләкин җитез, Ялкынлы! ӘНВӘР ДАВИДОВ ★ КЫРЛАР КЫЗЫНА йолдызлы кич. Купшы өйләр Тирә-якта агара. Әллә нинди моңлы өннәр Тулы кичке һавада. Су аласың көйләп-көйләп Бакчадагы коедан, Иләк йолдыз чиләгеңә Тәңкә булып коелган. Чиләк читләреңнән ташый Суларыңның артыгы. i Синең күзләреңдә балкый Азат хезмәт шатлыгы. Синең таза беләгеңдә Иркен дала исләре. Ашкынулы йөрәгеңдә Азат кеше хисләре. Кояш сиңа кызганмаган Үзенең алтын нурларын. Алтын төсле кызарганнар Синең алтын кулларың. Аргы урам очларында Тальян ярсып йөргәндә, Чык син тыкрык почмагына Күңлең сагыну сизгәндә. Кырлар кызына ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ТЕГЕРМӘНДӘ Киң буа өстендә шаулап, Тегермән тартып тора. Оннарның яхшы сортлысы һәрвакыт артып тора. Колхоздан алган ашлыкны Тартырга килгән халык. Ә Мохтар бабай чиратын Алдан ук куйган алып. Башкалар, Мохтар бабайга: — Син безне салдыр, диләр. Ашлыгың бик мул күренә Соңгарак калдыр, диләр. Тегермән остасы Иван Мыегын сыпырып куя. — Бусы алмашка булыр, дип, Ул яңа ташны уя. һәм әйтә шунда халыкка: — Шаулашу файда итмәс, Алты таш куярга кирәк, Ике таш быел җитмәс. Н. ВАФИН УЛ яши Кемнәр әйтте аны үлде дип, Күрә алмый матур көннәрне, Якты йолдыз күктә сүнде дип, Болыт каплап алган төннәрне. Кемнәр әйтте шомырт куагы Чәчәк атмас диеп тагын да, Таптап китте аны дошман дип, Яшьлегенең матур чагында. Кемнәр әйтте гөлләр шиңә дип, Гөлләр язын тагын яшәрә. Кояш сибә җылы нурларын Тормыш биреп җирдә яшәргә. Ул гомергә килде үлмәскә, Халык кызы, туган ил кызы. Балкып торыр Ватан күгендә йолдызларның якты йолдызы. Ерткычларча фашист юлбасар Юкка гына көлеп шатланды, Аның каны, йөрәк тибеше Безнең йөрәкләрдә сакланды. Фашистларны җирдән юк иткән Батыр яшьләр — Зоя түгелме, Ул бүген дә безнең сафларда' Алга бара җиңеп үлемне. Мин сөйләрмен иркәм сиңа Ялкынлы сүзләремне, Көне буе сине сагынып, Сыкранмый түзгәнемне. Иртән тагын уңыш эзләп Китәрбез без ашкынып. Безнең өчен тырыш хезмәт Балкыган кояш кебек. Н. ДӘҮЛИ ДНЕПР АГА ДА АГА Ярсып улый чал Днепр, Таш ярга дулкын кага. Узалар шулай гасырлар, Ул ага, һаман ага. Яр башында утлар яна, Анда шәһәр корылган. Озын юллар килә аңа Ерак авыл кырыннан. Гөрелди гигант турбиннар, Бу хәрәкәт мәңгелек. Бөек Ильич лампалары Илгә тора ямь бирел. Бетоннан күпер салынган, Мең еллар узар шуннан, Ил даны һаман яңгырар Безнең заман ташыннан. Безнең кулда фән ачкычы, Фән ачмаган юк йозак, Большевик акылы тудырган Яшәсен бэек иҗат! Кешеләр моннан үтәрләр, Көч алып һәм нур алып. Безнең утлар янып торыр Дошманга курку салып. ЭШЧЕ Урамнарда сүнә утлар, Ерак офык яктыра, Таң белән җырлый гудоклар, Ватан эшкә чакыра. Көмешләнгән урам бите, Ялтырый чык ташларда, Асфальт юлдан уза эшче, Илдә зур көн башлана. Ачыла завод капкасы, Таң нуры цехка тула, Биредә кеше хыялы Зур тормыш булып туа. Кызган тимер ялкын ата, йөзгә куна чаткысы. Әйтерсең монда кояшның Төшеп калган яртысы. Сызгана эшче кулларын, Тутыкмас корыч коя: Ватанның бөек уйларын Үз йөрәгендә тоя. Ул суга кызган тимергә, Маңгаеннан тир тама. Ул шулай туган иленә Шатлык һәм бәхет таба. һәм тимердә яшәп кала Аның якты акылы, Заман белән даны бара ААец гасырлар аркылы.