Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК

Бу җыентык Советлар Союзында яшәүче халыкларның бөек дуслыкларын, җылы туганлыкларын художество чаралары аша матур әдәбиятта чагылдыруны үзенә максат итеп куйган. Аның, исеме үк шул турыда сөйли. Җыентыкны төзүчеләр бу максатка ирешә алганнармы соң? Моңа җавап бирүне җыентык-- ка кергән әсәрләрнең үзләренә тапшырыйк. Җыентыкның проза өлеше зур түгел. Ул бары тик ике әсәрдән — Г. Әпсәләмовның «Сталин — безнең байрагыбыз», М. Шәйминең «Советлар иленең бәйсезлеге өчен көрәшкәндә» исемендәге очеркларыннан тора. Моннан башка Гариф Галиев- нең «Зур хәбәр» исемле бер пәрдәлек пьесасы урнаштырылган. Сталин — Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның үзара какшамас дуслык, большевистик туганлык символы. Ул — хезмәт ияләренең. коммунистик җәмгыять төзү юлында — көрәш байрагы. Барлык телләрдә хезмәт ияләре тарафыннан иң сөекле һәм йөрәктән әйтелә торган исем — ул Сталин исеме. Г. Әп- сәләмов үзенең очеркында менә шуны бирергә омтылган һәм, кыска бер очеркта, моны, безнең уебызча, ка-’ нәгатьләнерлек итеп, художество яктан көчле итеп эшләп бирә алган. Тик шуны әйтергә кирәк, очеркның теле бар урында да бертөрле акмый. Очерк башта көчле художество алымнары белән башланса, инде уртага таба аның теле публи4 цистикага тартымрак булып китә. Художество алымнары тоныклана төшә. М. Шәйминең «Советлар иленең бәйсезлеге өчен көрәшкәндә» исемле очеркында Бөек Ватан • сугы- ♦ Җирле Сонетларга сайлауларга карата әдәби җыентык. Татгосиздат басмасы. Төзүче А. Гомәр. җаваплы редакторы М. Ахметов. шы елларында күп тапкырлар кабатланган героик бер эпизод алынган. Овсищсво авылын немец фашистларыннан азат иткән чакта сержант Газинур Гафиятуллин рус баһадиры Александр Матросовның батырлыгын кабатлый. Ул ротаның алга барышын тоткарлап торган дошман дотының амбразурасын үзенең күкрәге белән каплый һәм шуның белән безнең гаскәрләрнең тоткарсыз алга баруын тәэмин итә. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Газинурның соңгы минуты турында автор болай ди: «Гафиятуллинның күзләрен кан басты, аның йөзе кара кучкыл төскә керде, йөрәге исә атылып чыгарлык булып тибә һәм: «йөзләрчә кешеләрнең язмышы, һөҗүмнең уңышы сиңа бәйләнгән, Газинур» дигән шикелле булып, сулкылдый иде. Яраланган сугышчыларның әр- нүле ыңгырашулары, икенче бер отделениедән дотка таба шуышып килә башлаган, ләкин ярты юлга җиткәч хәрәкәтсез калган сугышчының үле гәүдәсе аның йөрәген тагын да җилкендерде. Ул билендәге кае-’ шып капшап карады, ләкин кулына гранаталар тимәде, алар юк иде инде. — Ватаным өчен, Сталин өчен, җиңү өчен!— диде Гафиятуллин һәм» яшен тизлеге белән торып, үзен-үзе алга ташлады. Кино экраннарда бик тиз генә үтеп китүче, ләкин караучыларның игътибарын үзенә тарта һәм аларны озак уйланырга, шул вакыйганы күз алдына китерергә тырышырга мәҗбүр итә торган күренешләр була. Күз ачып йомган арада булып үткән бу вакыйга да сугышчыларга шулай булып күренде. Газинур искиткеч тизлек белән сикереп торды һәм, көчле өермә эчендә төрле фигуралар ясап, очып баручы җиңел Тәнкыйть-бпблиографня 126 әйбер кисәге шикелле, амбразурага күкрәге белән капланды, һәм... ШҮЛ секундта ук дошман пулеметы тынсыз калды». Гафиятуллинның бу искиткеч каһарманлыгы совет солдатларын яңа батырлыкларга рухландыра һәм дистәләрчә яңа батырлар тудыра, шушындый батырлыклар нигезендә безнең армиянең һөҗүме уңышлы рәвештә дәвам итә. Кечкенә генә бу очеркта совет халыкларының сталинчыл дуслыгы Һәм бөек Ватан сугышы елларында немец фашист-ерткычлардан сөекле ватаныбызның бәйссзлегсн саклап калу өчен Жаннарын да ая- маганлыклары чагыла. Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә мондый очеркларның әһәмияте, һичшиксез, зур. «Зур хәбәр» исемле бер пәрдәлек пьесасында Г. Галиев колхоз фермаларының эшен һәм практик эштә алар арасында барган социа- листик ярышның торышын гәүдәлән-' дерергә омтыла. Ләкин Гариф 1 алиев бу әсәрендә өстенә алган бурычны бөтен тулылыгы белән үтәп чыга алмаган. «Таллы бүләк» колхозы фермасының ни өчен артта калып баруының сәбәпләре ачылмый калган. Әсәрдән ферма кызларының большевистик метод белән ярышып эшләргә хәзер торулары беленсә дә, • аларның практик эшләре, кызганычка каршы, аз гына да күренми. Әсәр теле ягыннан авыл диалектын яхшы белеп, оста язылган. Ләкин сәхнә әсәре буларак, ул нык аксый, чөнки пәрдә буена бертөрле дә хәрәкәт юк. Әсәр хәрәкәтсез сөйләнгән коры диалоглардан гыйбарәт. Драматик әсәр буларак, аңа кечкенә генә булса да конфликт элементы кертергә кирәк иде. Җыентыкның поэзия өлеше «Советлар Союзы гимны», В. Лебедев- Кумачның «Ватан турында җыр», В. Маяковскийның «Совет паспорты турында» һәм Җамбулның «Сталинның бөек законы» дигән шигырьләре белән башлана. Бу әсәрләрнең совет кешеләрендә патриотик хисләр тәрбияләве һәркемгә дә мәгълүм. Биредә без В. Лсбедев-Кумачиың «Ватан турында жыр»ының татарча тәржемәсе сыйфатына гына кагылып үтмәкче булабыз. «Ватан турында жыр» Советлар Союзында сөеп җырлана торган иц популяр җырларның берсе. Татар шагыйре Әхмәт Ерикәй аны татарчага тәрҗемә итеп бик яхшы һәм файдалы эш эшләгән. Ләкин, кызганычка каршы, Ә. Ерикәй бу җырны тәрҗемә итүдә бик үк җитди эшләмәгән, тәрҗемәдә күп урыннарда хәтта мәгънә аермалыклары да бар. Мәсәлән: Я другой такой страны не знаю Где так вольно дышит человек дигән юллар: — Тик безнеп туган илдә һава бар Кешегә бик иркен суларга, — ДИП, ' Всенародный Сталинский закон — дигән юл: — Сталинчыл нң кадерле закон, — ДИП, И никто на свете не умеет Лучше нас смеяться и любить — дигән юллар: — Тик бездә кеше чынлап шатлана, Чын сәю белән ул сөя ала, — дип тәрҗемә ителгәннәр. Тәрҗемәнең эшләнеше нык аксый. Мәсәлән, ул: Чын хуҗа кеше туган җиренә,— дип тәрҗемә итә. Шигырьдә инверсия мөмкин дип кенә болай кеше аңламаслык итеп язарга ярамый бит. I Татар хезмәт ияләре тарафыннан сөеп җырлана торган күп кенә ма- . тур җырлар биргән Әхмәт Ерикәйнең «Ватан турында җыр»иы да тиешенчә тәрҗемә итәргә тулы мөмкинлеге булган, әлбәттә. Моны Ерикәйнең җыентыкка урнаштырылган оригинал шигыре — «Мин тавыш бирдем бүген» — бик яхшы күрсәтә. Бу шигырь үзенең идея эчтәлеге белән бай, художество эшләнеше дә яхшы: Тәнкыйть-библиография 127 Мин тавыш бирдем илемнең Бәхете артуы өчен, Халкымның мәгърур йөзендә Шатлык балкуы өчен. Ул кояшы безнең илнең, Ул яктырта ил күген; Сиңа, Сталин, чын күңелдән, Тавыш бирдем мин бүген! дигән юллар көчле һәм тирән мәгънәле яңгырыйлар. Ә менә шул ук шагыйрьнең — «Партия алып бара» исемле шигыре җитәрлек эшләнмәгән. Художество ягыннан йомшак, күп урыннарда бер ■үк фикерләр кабатлана. Мәсәлән, икенче куплет белән дүртенче куплет арасында фикри аерма юк. Авазларның музыкаль яктан яңгырашы аксый. Күп кенә юлларда иҗек үлчәве дә сакланмаган. Кави Нәҗминең «Туган йортыбыз» исемле шигыренең эчтәлегендә совет иленең киңлеге, көчлеле- ге, байлыгы, азат тормыш бакчасы икәнлеге, совет иленең тарихи җиңүләре белән даһи Сталинның җитәкчелек итүе һәм совет халкының ялкынлы патриотизмы һәм б.өек Сталинга булган тирән мәхәббәте художество образлары аша чагылган. Һәр халкыңны тпгез яктыртып, Байрагыңда балкый азатлык. Синдә таптык әкият шикелле Магур тормыш, бәхет һәм шатлык, дигән юлларда совет иленә тирән мәхәббәт, бәхетле тормыш өчен совет хөкүмәтенә һәм коммунистлар партиясенә зур рәхмәт белдерү аеруча көчле һәм ышандырырлык булып яңгырыйлар. Шагыйрь Сибгать Хәкимнең җыентыкта «Курантлар» һәм «Агитатор кыз» исемендә ике шигыре урнаштырылган. Алар Сибгать Хәкимгә хас булган җыйнаклык, аеруча пөхтәлек белән эшләнгәннәр. «Курантлар»дан: Тыңладылар илнең заводлары, Азат кырлар, күксел урманнар. Уяндылар ерак колонияләр, Ирек сөйгән безнең туганнар, — дигән куплет тирән мәгънәле эчтәлекне художество образлары аша кыска гына сүзләрдә бирә белүдә зур осталык үрнәге булып тора. Ләкин, кызганычка каршы, «Ку- рантлар»ның һәр куплетлары да шулай художество ягыннан бертигез югарылыкта эшләнмәгәннәр. «Агитатор кыз», «Курантлар»га караганда, минемчә, художество ягыннан, һичшиксез, отышлырак эшләнгән. Бу шигырьнең һәрбер юлы дулкынландыргыч- нечкә лирика белән сугарылган. Юллардагы һәрбер образ укучының йөрәген җылытырлык итеп эшләнгән. М. Садри, Әнәс Кари һәм X. Шабанов шигырьләре дә үзләренең җыентыкка урнаштыруларын аклыйлар. Татгосиздат бу җыентыкны җирле Советларга сайлаулар кампаниясенә карата чыгарып, бик яхшы эшләгән. «Дуслык» үз өстенә йөкләнгән бурычны үтәрлек булып чыккан. Аерым әсәрләрдәге кайбер җитешсезлекләр генә аның гомуми кыйммәтен киметә алмыйлар