Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛЬШЕВИК ЯЗУЧЫ

КАМАЛНЫҢ ҮЛҮЕНӘ 5 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН Совет халкы Шәриф Камалны хезмәт ияләренә кайнар мәхәббәт белән язылган новеллалары, повестьлары өчен, хезмәт һәм көрәшне мактаган, большевизм идеясе беләң сугарылган тирән эчтәлекле романнары, драмалары өчен ярата, ихтирам итә. Шуны әйтергә кирәк, Шәриф Камал үз әсәрләренә булган ихтирамны революциягә кадәр үк сизеп килде. Аның иҗаты белән кызыксыну беренче новеллаларыннан башланды. Яшь язучының, ләкин тормышны җентекләп өйрәнгән художникның әсәрләреннән укучылар массасы үзләрен борчыган бик күп сорауларга җавап таптылар. Караңгы реакция елларында, барлык буржуа язучылары икейөзлелекне мактап, революциягә хыянәт иткән вакытта, Шәриф Камал әсәрләре хезмәт ияләренең йөрәкләрен нурландырып, яктыртып торды. Шуңа күрә дә ул алдынгы карашлы, намуслы укучылар массасының ихтирамына юлыкты. Шәриф Камалның мондый уңышы белән буржуа матбугаты килешә алмады. Буржуа язучылары иң элек Ш. Камалны күрми узарга тырыштылар. Бары тик 1910 ичы елда’гына, язучының «Козгыннар оясында» исемле хикәясе басылып чыккач кына, буржуаз матбугат Ш. Камалны — «җәмгыять бәшә- риянең иң авыр җиренә күз салу» чы художник дип («Вакыт» газеШ. Камал тасы, № 650) танырга мәҗбүр булды. 1914 елның 2 нче ноябрь номерында шул ук «Вакыт» газетасы «Хикәяләр төркеме»нә туктап, IJJ. Камал иҗатының иҗтимагый йөзен бөтенләй томалап калдырырга тырышты. Барлык буржуа матбугаты, татарлар арасындагы сыйнфый көрәшне инкарь итеп, чачаклы-чуклы мәкаләләр язып торганда, Ш. КаШӘРИФ Большевик лзучы малның эшче образларын сурәтләгән хикәяләре, тормышның иң авыр җиренә күз салу белән генә чикләнмәде, бәлки капиталистик строй, ның череклеген, кабахәтлеген дә фаш итте. Буржуа язучылары патша власте каршында үзләренең революциягә дошманлыкларын белдергән вакытта, җенси азгынлыкны җырлаганда һәм «сәнгать сәнгагь өчен» теориясен алга сөреп, укучыларның игътибарын иҗтимагый мәсьәләләрдән читләштерергә маташкан ул чорда, Ш. Камал тормышның төбенә төшеп, буржуа матбугаты тарафыннан онытылырга тырышылган хезмәт ияләре катлавын гәүдәләндереп чыга. Ул алар- ныц яшәргә хаклы булуларын гына түгел, бәлки паразит сыйныфлардан үзләренең кешелекле сыйфатлары белән өстен торуларын да сурәтли. Ул, хезмәт ияләрендәге рухи дөньяның байлыгың, күркәмлеген реаль төстә, укучы йөрәгендә җылы тойгылар уятырлык көч белән җырлый. Буржуа тәнкыйтьчеләренә бу хәл ошамый һәм алар «Шәриф әфәнденең истигъдады (куәте) тиешле дәрәҗәдә эш күргәне юк.., Аның хикәяләрендә булган төп мәгънәне, чын кыйммәтне аңлау өчен байтак әдәби зәвык һәм әдәби тәрбиягә малик булырга кирәк. Ш. Камал-, ның әсәрләрендә гади күзләрне томанландыра торган бер нокта — аларның нинди булса да бер вакыйганы ачык итеп башыннан ахырына кадәр сөйләп бирү юлы белән’ язылмыйча, мәгълүм бер халәте рухиянь/ эләктереп алып, шунда казыну, эзләнү юлы белән язылуларыдыр» («Вакыт», № 1922) дип Ялганлауга хәтле барып җитәләр. Ш. Камалны укучыларга шушы рәвештә тәкъдим итү — бу инде чыннан Д а укучыларның мәхәббәтен аиярдаи сүрелдерергә тырышу иде. Кемгә-ксмгә, ә инде күпче-, Леккә Ш. Камал ачык аңлашыла! Ул бары иҗтимагый көрәштән Куркып яшәгән бур:җуа эстетлары еЧец генә «аңлашылмый», чөнки Яларга массаның игътибарын бө- t .с. ә.- * 12 тёнләй икенче якка борып җйбә- рергә кирәк иде. Буржуа язучыларына Ш. Камалның әсәрләре ошамый, шуңа күрә дә алар Ш. Камалның «хикәяләремә тормыш күбрәк үзенең төн ягы белән» («Вакыт» № 1922) килеп керүен күрсәтеп, язучыны «гүзәлрәк» күренешләрне сурәтләргә өндиләр, «сәнгатьнең матурлык яратуын» исенә төшереп торалар. Ләкин Ш. Камал үзенең юлын инде күптән үк билгеләгән була. Буржуаз эстетлык, декадентлык сазлыгында торган «киңәшчс»ләр аны какшата алмыйлар. Ул берничә ел дөнья гизеп кайткан кеше; ул милләтчеләрнең хыялында оҗмах кебек сурәтләнгән солтан Төркия- сендә һәм Англия капиталы астыңда изелгән Мисырда була һәм хезмәт ияләренең һәр яктан фәкыйрьлектән, җәбер-золымнан интегеп яшәвен күрә. Төркия шәһәрләрендә дә, әкиятләрдә сөйләнгән Каһирә шәһәрендә дә капиталистик тормышның коточкыч күренешләрен күзәтә ул һәм ул күренешләр Шәриф Камалда коллык дөньясына тирән нәфрәт уяталар, ул шул кичерешләр белән ярсып туган иленә кайта. 1905 нче елгы революция җәелеп киткәч. Шәриф Камал Рузаевка ТПмер юлчыларының забастовкаларына кушылып, аларның митингларына катнаша. Бу вакытта ул, Горький әсәрләре аша, иҗтимагый тормышның серләренә төшенә башлый. Рус классик әдәбияты аны гуманизм рухында, халыкка хезмәт итү рухында тәрбияли, һәм ул буржуазия демократиясенең ялганлыгын фаш итеп, «Депутат» хикәясен яза. Милләтчеләрнең кабахәт төсләрен сурәтләп «Сәмруг кош» хикәясен иҗат итә. Ул, изге дип саналган һәм байлыгы белән үзен хаким патша итеп сизә торган хаҗи әфәнденең эчке яктан бозыклыгын фаш итә, аны бөтен халык каршына бастырып, көлкегә калдыра. Бу әсәрне әле без бүген дә сәхнәдән карыйбыз! Октябрь революциясенә кадәр Г. Кашшаф 9? язылган ул әсәрләрнең кимчелекләре дә бар, әлбәттә. Алар хезмәт ияләрен капитал дөньясына каршы көрәшкә тупларлык революцион идея югарылыгына күтәрелеп җитмиләр. Шуның өстенә язучы, кечкенә вакыйгалардан олы нәтиҗә ясарга тырышып, вак буржуа иллюзиясе белән сугарылган «Яхий әфәнде», «Гасдеңне котлыйм» кебек әсәрләр дә язып ташлый. Бо- ларда авторның хәл ителми торган каршылыкларны берләштерергә теләве сизелә. Ләкин мондый мотивлар Шәриф Камалда өстенлек алмадылар. «Акчарлаклар», «Козгыннар оясында», «Ага», «Бәхет эзләгәндә», «Чит илдә», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Әүвәл-әүвәл заманда», «Сукбай», «Депутат», «Сәмруг кош», «Җимерелгән звонок» һ. б. — менә Ш. Камалны киц массага таныткан һәм шул массаның иҗтимагый аңын үстерүгә хезмәт иткән әсәрләр. Язучы бу әсәрләрдә, нинди генә авыр тормышны күрсәтмәсен, нинди генә авыр эксплоатация астында изелгән кеше булмасын — кешенең күркәм сыйфатларын гәүдәләндерә алды. Алар укучыны яшәргә өндәделәр, хезмәтнең кешеләрне сафландыруларына ышандырдылар, хезмәт ия. ләренең батырлык, бердәмлек ха. рактерларын сурәтләделәр. Бу әсәрләр үзләренең рухы белән үк оптимистик иделәр; кешегә тирән ихтирам, зур хөрмәт күрсәтеп языл, дылар. Шәриф Камалның бөек Октябрьга кушылып китүе көтелмәгән бер нәр. сә түгел иде. Ул үзен үзенең тормышы белән, иҗаты белән социалистик революциягә хәзерләде. 1916 елда, соңыннан Советлар иленең иң явыз дошманы булып киткән, контрреволюционер милләтчеләрдән нәфрәтле сатира белән көлеп, фельетон язуы очраклы бер хәл түгел иде. Октябрь социалистик революциясенең башыннан алып Шәриф Камал большевиклар матбугатына эшкә күчә; озакламый ул (1919 елда) большевиклар партиясенең члены буларак, совет-партия матбугатын аякка бастыру өстендә аеруча актив эшли. Шәриф Камал Ленин — Сталин партиясенең бөек идеяләре болан рухланып, хезмәт ияләренең якты көннәре өчен, бәхетле яшәүләре өчен иҗат итә. Ул үзендәге интеллигентлык йомшаклыкларыннан арынып, социализм идеясен чагылдыруда принципиаль большевистик юлга баса. Шуның нәтиҗәсендә Ш. Камал зур полотнолы большевистик әсәрләр бирүгә ирешә. «Таң атканда» романын күз алдына китерегез. Бу роман художникның иҗтимагый тормыштагы социаль көчләрне поэтик гомумиләштерә алу осталыгының матур үрнәге булып тора. Язучы эшчеләр сыйныфының Октябрьга хәзерләнү көннәрен яктыртып, өлгереп килә торган социалистик революциянең аңлы, актив солдатларын сурәтли. Әсәр большевиклар партиясенә тирән мәхәббәт белән язылган, большевиклар идеясенең массаны тәрбияләүдәге ролен художество дөреслеге белән гәүдәләндергән. «Матур туганда» романы язучының икенче зур уңышы иде. Ленин— Сталин партиясенең тормышны яңа баштан корудагы зирәк җитәкчелен итүе бу романда кызыл җеп булып сызылып бара. Шуның нәтиҗәсендә ярлы һәм урта хәлле крестьяннар яңа тормыш төзү өчен дәртләнеп эшлиләр; иске тәртипләргә каршы көрәшкә чыгалар. Революцион якалык, алариы чиксез ашкындыра һәм,’ барлык иҗат көчләрен салып, авыл хуҗалыгы коммунасы оештырып эшләүгә алып килә. Бу әсәрдә гражданнар сугышында җиңеп чыккан совет халкының чын патриотик хисләре яктыртыла, партиягә, коммунизмга турылыклы булулары, аңа1 ышануларының күркәмлеге сурәтләнә. Социалистик реализм методының яңа бер чагылышы булып торган, тормыш хозурлыгын, көрәш дәртен җырлаган бу роман татар совет әдәбиятының зур казанышы иде. Моның белән генә язучының Большевик лзучы иҗаты чикләнми, билгеле, бу иҗат күп кырлы һәм киң. Татар совет драматургиясендә Шәриф Камалның роле шулай ук зур булды. Ул татар совет сәхнәсенә чын-чыилап борылыш ясаган драмалар бирде. Ш. Ка. мал әсәрләре аша театр репертуарына эшчеләрбольшевиклар образы килеп керде, аларның характерлары гәүдәләнде. «Козгыннар оясында», «Габбас Галин» кебек драмалары арада иң уцышлылары иде һәм алар Татар Дәүләт Академия театрының үсеш этабын билгеләгән әсәрләр булып калдылар. Шул рәвешчә Шәриф Камал хез- мәг ияләренең дәртле җырчысы булып танылды. Ул үзенең әсәрләре белән эшчеләр сыйныфының большевиклар җитәкчелеге астында азатлыкка чыгу юлларының, бәхеткә, шатлыклы тормышка ирешүләренең художество тарихын эшләп бирде. Ул эшчеләр сыйныфының ярты гасырга якын вакыт эчендә үсеп, формалашып, җиңелмәс революцион көч булып әверелүен, дөньяны яңа баштан төзүче бөек иҗатчы сыйныф икәнлеген, үз тормышына үзе хуҗа булуын художество теле белән чагылдырды. Совет укучыларының күз алдында Шәриф Камал иҗат иткән бик күп образлар җанланып торалар. Болар арасында, әле үзләренең сыйнфый бурычларын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән, авыр эксплоатация астында изелеп, капитализм тарафын, нан рухи һәм физик яктан гарипләнүгә хөкем ителгән, ләкин йөрәкләре белән саф, кешелекле шахтер Насрый Гомәрев, яхшырак тормышның килүенә ышанып, чын күңелдән хезмәт иткән Госман карт белән Мәрьям һәм башка образлар бар. Болар арасында табигать стихиясенә каршы көрәштә җиңеп чыккан һәм соңыннан Октябрь көннәрендә Петроградка власть дауларга юнәлгән көчле Гариф образы бар. Укучыларның күңелләренә җылылык салган Шәрәфи карт һәм нәфис чәчәк кебек күркәм табигатьле, эштә һәм тормышта намус үрнәге булган Газизә бар. . * Шәриф Камалның типлар галлереясында, малайлык хыялларын башыннан кичереп, социализм идеяләре белән тәрбияләнгән, социалистик революциянең актив солдаты булып җитешкән Мохтар Булатов» большевик Гаврилов, Кузнецов* Фәтхи бар. Коммуна оештырып йөрүче көтепханә эшчесе Каюм, профсоюз эшчесе Әхмәт, коммунар, лардан Халик, Мәдинә, Нәгыймә һәм шундый ук күркәм сыйфатлы, большевизм идеясе белән рухланып, дәртләнеп эшләүче хезмәт ияләре, Габбас Галин кебек совет тәрбияләп үстергән югары квалификацияле белгечләр, Локман карт, Якуб Кулаев кебек социалистик промышленностьның алдынгы эшчеләре» советның намуслы гражданнары — болар барысы да язучының художество көчен раслый торган җанлы образлар. Язучының фантазиясе иҗат иткән бу образлар татар совет әдәбиятының түреннән урын алдылар һәм укучылар массасын алга, яктылыкка, коммунизмга өндәп торалар. Менә шуның өчен дә Шәриф Камалны хезмәт ияләре үзләренең хис һәм тойгыларын җырлаучы итеп таныйлар, аны зурлыйлар һәм хөрмәт итәләр. Хәзер бөтен дөнья реакциясе» аеруча Америка империалистлары, кешелеккә каршы поход оештырган бер чорда, Шәриф Камалның сугышчан гуманизм белән, совет патриотизмы белән сугарылган әсәрләре безгә аеруча кыйммәтле. Америкада матбугат, кино һәм барлык сәнгать төрләре иң кабахәт төстә череп таралганлыкны, җенси азгынлыкны мактыйлар. Алар кеше үтерүчеләрне, фахишәләрне, каракларны, барлык вөҗдан һәм намустан азат булган ерткычлыкны мактыйлар һәм аларга табыналар. Шундый вакытта Шәриф Камалның әсәрләре, караңгылык пәрдәсен кисеп чыккан кояш нуры кебек балкып тора, алар укучының хисләрен совет патриотизмы рухында тәрбиялиләр, коммунизм өчен көрәшкә дәртләндерәләр.