БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ АЛДЫНДА ТОРГАН БУРЫЧЛАР
(БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ КОНКУРСЫН ЙОМГАКЛАУ УҢАЕ БЕЛӘН) ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 •л 14 августта «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында чыгарган тарихи карарында болай диелә: «...Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, кыенлыклардан курыкмый торган, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә әзер торган яңа буынны тәрбияләүдән гыйбарәт». Балалар әдәбияты балаларга коммунистик тәрбия бирүнең бик мөһим чараларыннан берсе ул. Художестволы итеп язылган әсәр балада әдәби зәвык һәм әдәбиятка мәхәббәт тойгысы тәрбия итү белән бергә, баланың төрле яклап үсүенә, аның дөньяга карашы киңәюгә дә ярдәм итә. Әдәби образлар аша бала үз әйләнә-тирәсендәге чынбарлыкны күзәтергә, аңларга өйрәнә. Әдәбият баланың уйлау сәләтен үстерә. Әдәби әсәрләрне уку аркылы бала күз алдында бик күп яңалыклар ачыла. Бала яхшы итеп эшләнгән әдәби әсәрдә үзен кызыксындырган бик күп төрле сорауларга җаваплар таба. Мәктәпкәчә тәрбия чорыннан башлап ук инде балада теге яки бу күләмдә әдәбият белән кызыксыну башлана. Бала әле бик кечкенә, ул үзе укый-яза да белми. » ,в.Ә.’ М 12. Ләкин аңлаешлы тел белән язылган матур хикәяләрне, шигырьләрне зурлар укыганда, ул бик рәхәтләнеп тыңлап тора, андагы образларны үзенчә аңлый һәм үзләштерә, әсәрдә бирелгән вакыйга турында үзенчә фикер йөртә һәм нәтиҗәләр чыгара. Ул гади тыңлаучы булып кына кала алмый, бәлки үзен шул вакыйганың эчендә кебек хис итә, геройлар белән бергә шатлана, аларга килгән кыенлыклар өчен борчыла; геройларның кайсыларына мәхәббәт, икенчеләренә нәфрәт тойгысы белдерә. Бала үскән, аның үз-үзен аңлау дәрәҗәсе арткан саен, әдәбиятка булган мәхәббәт, әдәбият белән кызыксыну да арта, үсә бара. Мәктәпкәчә тәрбия яшендәге бдлалар һәм кече яшьтәге мәктән балалары әдәби әсәрдә бирелгән, вакыйгалар һәм образларга чын итеп кенә карый алалар. Әсәрдә тасвир ителгән вакыйга, теләсә кешеләр, теләсә хайваннар һәм кош-кортлар турында булсын, балалар күз алдында чынбарлыкта нәкъ шулай булган шикелле гәүдәләнә. Аларда әдәби әсәрдә бирелгән вакыйгаларга турыдан-туры ышану һәм иярү бик көчле була. Шуңа күрә Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятендә кәҗә белән ;ci* рыкның бүреләр яныва ■ кидед чыгуы баланы борчый, (ала алар Г. Лотфй 114 ябыштырып кую гына түгел, бәлкй ул әдәби образ бирүдән, тере кешено үзенең индивидуаль аерымлыклары белән күз алдына китереп бастырудан гыйбарәт. Шуның белән бергә бөтенләй хәрәкәтсез, тумас борын картаеп калган, ниндидер, яшенә караганда күп олырак булып күренә торган бала образын идеаллаштыра икән, мондый язучыны уңай образ бирүче яки гомумән реаль образ бирүче дип атап булШәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укытучы отличникларның «Учительская газета» редакциясе тарафыннан чакырылган киңәшмәсендә сөйләгән речендә (1938 иче ел, 28 нче декабрь) М. И. Калинин укытучыларга болай дигән иде: «Әллә сез баланың урта обыватель булуын, беркадәр ашказаны бозылган 45 яшьлек кеше кебек булуын телисезме? Яки баланың нәкъ сезгә, олы кешеләргә ошаган булуын телисезме? Балаларда бит инициатива артык дәрәҗәдә күп. Әгәр дә мин укытучы булсам һәм әгәр балалар кайбер урында шаярсалар, ләкин ул шаяруда батырлык күренә торган булса, мин бу батырлыкны ничек тә дәртләндерер идем, ә шаярган өчен аларны бераз орышыр һәм үгетләр идем дә шуның белән чикләнер идем. Әлбәттә, аерырга кирәк: шаяру белән шаяруның аермасы бар». Балалар өчен язылган әсәр, һичшиксез, чынлыклы булырга тиеш. Баланың садәлегенә хыянәт итеп, ни җитте шуны язарга ярамый. Әсәрдә язылганнарның фәнни дөрес, логик төзек һәм эзлекле булуына әһәмият бирергә кирәк. Татар телендә язылган кайбер кимчелекләр һаман әле очрыйлар. Җәүдәт иптәш Тәрҗеманов күптән бирле язып килә торган балалар язучысы. Аның балалар өчен язган бик әйбәт әсәрләре бар. Ләкин шулар арасында йомшак эшләнгәннәре дә юк түгел. Мисал «Чен чын күңелдән кайгыра, ә инде бүреләр качып бетү картинасын укыгач, ул бөтенләй рәхәтләнеп китә, шатлана,. Бу чорда язучының әдәби образлар аша, әсәрдәге геройлар теле белән сөйләгән мораль сүзләре дә балага көчле тәэсир нтүчән була. Кыш бабай образы — бала өчен авторитет. Шунлыктан әсәрдә кыш бабай тарафыннан әйтелгән сүзләр аның өчен .зур тәрбияви әһәмияткә ия булып тора. Шулай булгач, бу яшьтәге бала- мый. лар өчен хикәя һәм шигырьләр язу аерата җаваплы. Язучы үзенең үтә җыйнак итеп бирергә тиешле образлары, шулай ук һәрбер җөмләсе, сүзе өстендә, тагын да җентекләбрәк* уйларга; аларның бала аңында нинди чагылыш бирүе турында тирәнтен фикер йөртергә тиеш була. Балалар өчен теләсәң Н1гт теләсәң- ничек язарга ярый,, алар әле әдәби әсәрләрнең нечкәлекләренә төшенә алмыйлар дигән караш дөрес түгел. Бала никадәр .яшь булса, аның өчен язылган асәр турындагы җаваплылык шул кадәр күбрәк, чөнки әдәбият аркылы балага, уңай йогынты ‘мөмкин булган бозарга, тискәре нәтиҗәгә .чыгарга да бик. мөмкин. гРус халкының бөек язучысы А. М. Горький, балалар язучылары алдында торган бурычларны билгеләп, үзенең «Темалар турында» гдигән мәкаләсендә болай дигән яде: «Балалар әдәбиятына керешүче автор укучының яшен һәм аның бөтен үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Башкача булганда, аның кятабы балаларга да, зурларга да .кирәксез «булып, кем өчен язылуы валгесез бер китап булып чыгар»- Суз теләсә генә нинди- темага •сәрләр язганда да балаларны өй- <рәнергә, белергә кирәклек турында бара. Конкрет бер тема өстендә сүз алып барыйк: без балаларыбыз- яың уңган, тәртипле, дисциплиналы булуын, эшчән, тыңлаучан һәм һәркайчан җыйнак булуын телибез. Язучының бурычы нинди дә булса бор исемгә шул яхшы сыйфатларны шикелле, ясарга аны килеп балалар өчен әсәрләрдә бу Г. Лотфй 115 ® че ’ : аның быел гыңа басылып чыккаа «Ачкыч һәм баскыч» исемлә Балалар адобияты алдында торган бурычдар 116 гырьләр җыентыгын күрсәтергә була. Бу китапта уңышлы гына шигырьләр бар. Шулар белән бер- рәттән ачыктан-ачык җитешсезлеге күренеп торган берничә шигырьне дә күрсәтергә мөмкин. Китапның 53 нче битендә башланып китә торган 76.юллык «һәркемнең үсәсе килә;» исемле шигырь нәкъ менә шундый әсәрләр рәтенә керә. Иң беренче, бу шигырьнең исем? дөрес алынмаган, бу исем эчтәлек белән, шигырьнең барышы белән акланмый, кемнәрнеңдер үсәргә теләве шигырьдән аңлашылмый, ис.ем тик исем булсын өчен генә куелган. Шигырь түбәндәгечә . башланып КИТӘ; Бакчабызда йөрергә, Әни рөхсәт бирүгә, . Инде мине күрергә Сыерчыклар’ килүгә, Кояшлы матур көнне, Куандырып һәркемне, Ерактан, олы юлдан Әбие килде авылдан. ' Без ул көнне бакчага, Сатып алып акчага, Тал агачы утырттык, v Тирәләп койма тоттык. Шигырьнең шушы 12 юлына карата гына да 6 төрле ■ ризасызлык туа.- 1). сыерчыклар килүгә, бакчага агач утыртмыйлар, бу вакытта әле бакчада кар була, 2) гадәттә акчага сатыпалып түгел, болай гына алып кайтып та бакчага (бигрәк тә шәһәр җирендә) тал агачы утыртмыйлар, 3). бакча эченә утыртылган агачны тирәли койма белән әйләндермиләр, 4) «Куандырып һәркемне» юлы ничектер бәйләнешле тугел, 5) Сыерчыклар әле яңа гына килгән вакытта, иң юл өзегендә,, ерак авылдан әбинең килүе бер дә табигый түгел, 6) бакчага . тал Утыртуның әби килгән көн белән бәйләп бирелүен дә уңышлы дип бУлмый. Балалар әдәбиятында тел мәсьәләсе дә бик мөһим. Балалар язучымның теле, беренчедән, әдәби тел бУлырга, икенчедән, ул баланың үз аңа аңлаешлы тел булырга тиеш. Шулай булмаганда ееәрт балага барып җитә алмый.- Бу; яктан да безнең байтак әсәрләре?? бездә грамматик саксызлык, стн-. листик кытыршылык, . пунктуации, ялгышлары,. хәтта, орфографик шапшаклык фактлары да очраштырпк лщй. Бу хәл тәрҗемәдә .-үзен татын? да ачыграк күрсәтә.. Мисал-, йяеәч Гази Кашшаф иптәш тарафыияал тәрҗемә ителгән, (редакторы А. Го*' мәр) «Ильичның балалык Һәм.мән-; тәп еллары» (Татгосиздат,-- ;,.1947)А дигән әсәрне алырга була...; Эчтә^ леге белән әһәмиятле бу.. китан3 гаять дәрәҗәдә кытыршы тел бедди тәрҗемә ителгән, • балалар - : "теһв булмау гына түгел, гомумән’ дөрее булмаган, аңлаешсыз-'-’’ Җөмләләр'- очрый. Берничә- җөмлә- күтерив1 үтик: ■ ’ вд 1. «Әле хәтерлим, мин шуньлг өчен ярсып, кечкенә: баланы, ирештергән ,өчен Володя белән -ачулд-г. ныша да . идем» (17 бит).? ц. s - ' -г 2. «Бу уен аның авылда,..яровин-: циядә,. соңыннан еш кына сөрген һәм эмиграцияләрдә- йөрергә,- мәж- бүр булган тормышын бизи иде»- (18 бит). Бу җөмлә буеңча Ильич үзе түгел, тормышы сөргендә һәм' эмиграциядә йөргән булып чыгв,| икенчедән «авылда, провинциядә^ сөргендә һәм эмиграциядә» күзләре;-— барысы да «йөргән»гә бәйдән неп мәгънәне авырлаштыра. . - 3. «Ул үзе каршында, бернәрсәгә күңел туплау, бирелгән эшне күңел биреп, вакытында төгәлләү,' зурэшлеклелек үрнәкләрен һәрвакыу күреп торды» (19 бит); «Үзе каршында күреп торды» аңлашыл*' мый. «Күңел биреп» ике яктан:да өтерләр эчендә бирелергә тиеш; «туплау», «төгәлләү» сүзләренең; «күреп торды»га грамматик бәйләнеше дөрес түгел. • п , t дл4. «Шундый ук үзе белән көрәшү һәм үзе өстендә эшләүне, без аның үзенең эшлеклелеген көчәйтүгә карата да күрәбез. Гәрчә беЗ, анын үзенә бирелгән бөтен, эшне төгәлләүдә күңел биргәнен һәм j яхшы укыдаиын :.«йтсдк w,. лрңи* ..yjj Г. Лотфя 117 Пять дәрәҗәдә зирәк булганлыктан, бу нәрсә аның өчен бөтенләй диярлек кыен түгел иде» (19 бит) — шулай ук авыр, аңлаешсыз җөмлә. «Үзе-үзенә» сүзләре кабатланып, аны тагын да авырайта. 5. «Аңарга, безнең арабыздагы иң кечкенә кешегә, башкалар барысы да җиңел булган: «мин түгел» не әйтеп торганда, «мин» дип әйтү авыр нде» (12 бит). Бу җөмлә стилистик дөрес төзелмәгән, «башкалар барысы да җиңел булган» дип әйтү аңлаешсыз, гомумән бөтен җөмләдән тиешле мәгънәне аңлау кыен. ; Тәрҗемәдә боларга ошашлы җөмләләрне бик күп очратырга була. Менә мондый тел белән язылган әсәр, эчтәлеге белән ничек кенә яхшы булса да., балаларга аңлашылмый. Безнең балалар әдәбиятыбыз балаларда бөек Ватаныбызны, аның табигатен сөю, анда яшәүче, социалистик җәмгыять төзү юлында армый-талмый эшләүче барлык халыкларга, социалистик ватаныбызның җитәкчеләренә тирән мәхәббәт тойгыларын тәрбия итәргә тиеш. Гомумән кешене, кешелекне сөяргә, кешелеккә каршы булган барлык омтылышларга нәфрәт белән карарга, намуслылык , батырлык, иптәшләрчә бердәмлеккә, хезмәтне сөю һәм аңа намус эше, батырлык эше, дан һәм геройлык эше итеп карарга өйрәтү, балаларда батырлык, геройлык, кыюлык, тапкырлык сыйфатларын тәрбияләү — балалар әдәбияты алдына куелган төп бурычларга керәләр. Кыскасы, совет балалар әдәбияты үзенең укучыларын чын мәгънәсе белән культуралы җитлеккән совет гражданнары итеп тәрбия итәрлек, аларга перспектива бирерлек, ниһаять, аларның уйларын формалаштырырлык булырга тиеш. Балалар өчен язылган әсәрнең идеясе ачык, эчтәлеге конкрет, теле образлы, грамоталы һәм аңлаешлы булырга; балалар китабы укучыда нәрсә белән булса да кызыксыну тудырырга; аңа яңалык бирергә, аны нәрсәгә булса да өйрәтерго, аның үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Татар телендәге балалар әдәбиятыбызның шактый озын тарихы бар. Бу әдәбиятның туу һәм үсү юлы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига барып тоташа. Октябрьгача чорда татар халык шагыйре Габдулла Тукай балалар әдәбиятының да күренекле бер вәкиле булды. Ул онытылмаслык, классик әсәрләр биреп калдырды. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» кебек зуррак күләмле әсәрләре, «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә», «Эшкә өндәү» һәм башка бик күп шигырьләре зур осталык белән, балаларча матур тел белән язылган әсәрләр. Балалар язучылары бу әсәрләрне өйрәнергә, алардан үрнәк алырга тиешләр. Татар әдәбиятында күренекле урыннарның берсен тоткан Мәҗит Гафуриның, Октябрьгача һәм Октябрьдан соң, матур эшләнгән байтак әсәрләре бар. Болар безнең балалар әдәбияты фондыбызда әһәмиятле, күренекле урын алып торалар. Бөек Октябрь социалистик революциядән алып, шушы көнгә кадәр татар балалар әдәбияты бик күп үсте һәм алга китте. Бу мәкалә алдына 30 еллык балалар әдәбиятыбызга тулы тарихи обзор ясау бурычы куелмаганлыктан, җентекле рәвештә тукталып тормастан, кайбер аерым моментларга гына кагылып китәбез. Бездә башта үзенең бөтен әдәби эшчәнлеген балалар әдәбиятына багышлаган балалар язучылары юк иде. Татар шагыйре Һади Такташ балалар яратып укый торган, җиңел стиль, җыйнак тел белән язылган берничә әсәр бирде. Аның «Тәүфикълы мәче», «Кара борыннын дусты» һ. б. әсәрләре әле дә балалар тарафыннан сөелеп укылалар. Шагыйрь Фатих Кәримнең балалар өчен язган байтак шигырьләре бар. Балалар әдәбиятын үстерүД9 «Пионер каләме» журналы, «Я^ь Ленинчы» газетасының зур булды. Вакытында бу газета 1,9 Балалар әдәбияты ,алдында торган бурычлар 118 журнал битләрендә балаларга күп кенә әдәби материаллар бирелеп барды, һәм хәзерге көндә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләп баручы язучыларның күбесе шушы газета һәм журнал аша хәзерләнеп чыктылар. Ниһаять, балаларның үз язучылары — иҗат эшчәнлегенең бөтенесен яки күбрәген балалар әдәбиятына биргән язучылар мәйданга килде. А. Алиш, Гариф Гобәй, А. Әхмәт, Җ. Тәрҗеманов иптәшләр тулысымча диярлек балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүгә бирелделәр. А. Алиш үзенең әкиятләре, әкият стилендә язылган хикәяләре ■белән танылды. А. Әхмәт балаларга күп кенә хикәяләр һәм сәхнә әсәрләре бирде. Җ. Тәрҗеманов балалар өчен җиңел стильдә язылган шигырьләр бирү өстендә күп кенә эш күрсәтте. Гариф Гобәй исә зур күләмле хикәяләр, повестьлар бирүче язучы буларак, аерым урын тотып килде. Аның ’«Маякчы кызы» балалар тарафыннан яратып укыла торган повесть булып танылды. Безнең балалар әдәбиятыбыз Гариф Гобәйгә кадәр мондый зур күләмле оригинал әсәрләрне белми иде. Хәмит Кавиның географик темаларга язган хикәя һәм очеркларының да журнал битләрендә чыкканын балалар түземсезлек белән көтеп алалар иде. Сәрвәр Әдһәмова, Ә. Бикчәнтәева һәм башкаларның исемнәре «Пионер каләме» һәм «Яшь Ленинчы» битләрендә еш кына күренделәр, бу язучыларның аерым әсәрләре басылып чыктылар. Каһн Нәҗми иптәш балалар өчен байтак әсәрләр бирде. Шуның өстенә безнең балалар әдәбиятыбыз тәрҗемә әсәрләр хисабына яхшы ук үсте. Рус классик язучылары А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой әсәрләре, бэек рус язучысы А. М. Горькпйныц бик күп әсәрләре татарчага тәрҗемә ителде. Рус совет балалар язучылары Гайдар, Чуковский, Маршак, Барто һәм башкаларның әсәрләре белән безнең балаларыбыз татарча тәржемәләре аркылы таныша алдылар. Чит ил балалар әдәбиятының күп кенә иң яхшы әсәрләре татарчага тәржемә ителеп, балалар кулына бирелде. Шулай итеп, бай гына балалар көтепханәсе мәйданга килде. Немец-фашист илбасарларга каршы көрәш елларында балалар өчен газета, журнал чыгару вакытлыча тукталса да, «Совет әдәбияты» журналы аркылы яки аерым әсәрләр, җыентыклар формасында балаларга фронтовик язучыларның көрәш ялкыны белән . сугарылган әсәрләре бирелә барды. (Фатих Кәрим, Кутуй һ. б.) Сугыштан соң исә без балалар әдәбияты өлкәсендә яңадан күтәрелеш, алга китү күрәбез. 1945 нче елда балалар өчен берничә әсәр басып чыгарылган булса, 1946 нчы елда ул 16 га җитте. 1947 нче елда балалар һәм яшьләр секторы буенча чыгарылган әсәрләр тагы да артты. Сонгы елларда балалар әдәбияты өлкәсендә күзгә бәрелгән уңай факт буларак, тагын бер моментка тукталып китәргә кирәк: элек зурлар язучысы гына булып саналган язучылардан байтагы бу еллар эчендә балалар әдәбиятына таба борылыш ясадылар һәм уңышлы гына әсәрләр бирделәр. Әхмәт Ерикәй иптәш балалар өчен берничә әсәр язды, рус совет язучыларының әсәрләрен татар-, чага тәрҗемә итте. Әхмәт Исхак, Мирсәй Әмир, Фатыйх Хөсни, Госман Бакиров, Газиз Иделле, С. Урайский, Афзал Шамов, Сәрвәр Әдһәмо- һа иптәшләр «Совет әдәбияты»ның балалар бүлеге аша һәм аерым китаплар рәвешендә байтак әсәрләр бирделәр. Мәхмүт Максудның балалар өчен аерым китап булып ике әсәре басылып чыкты. Кави Нәҗми исә соңгы елларда актив балалар язучысы булып китте. Аның, журнал битләрендә бирелгән әсәрләрдән тыш, аерым китап булып • берничә әсәре басылып чыкты, нәниләр сериясенә берничә оригинал һәм тәрҗемә әсәрләр бирде. 1947 нче елда Кави Нәҗми иптәш тарафыннан төзелгән балалар календаре һәм аңа кушымта итеп бирелгән «Көн артыннан көн» җыентыгы да игътибарга лаеклы бер хезмәт булып то- Г. Лотфп 119 ра. «Көн артыннан көн» балалар өчен балалар әдәбиятыбызның яхшы әсәрләрен билгеле бер системага салып төзелгән хрестоматия хезмәтен үтәрлек бер җыентык булып чыкты. Анда татар һәм рус классик әдәбиятыннан да, хәзерге әдәбияттан да күп кенә үрнәкләр бирелгән. Соңгы елларда татар балалар әдәбиятына Дәрҗия иптәш Аппакова берничә әсәр бирде. Шуның белән бергә аның сәхнә әсәрләре өстендә эшләзен дә уңышлы күренеш дип карарга кирәк. Гариф Гобәйнең балалар өчен «Замана балалары» исемле зур повесть язуы да шатлыклы хәл. Г. Әпсәләмов зур яшьтәге балалар өчен сугыш темасына язылган бай эчтәлекле «Ак төннәр» исемле повестен бастырып чыгарды. Шул рәвешчә, сугыштан соңгы 2—3 ел эчендә безнең балалар әдәбиятыбыз үсүгә, баюга таба адым атлады. Аңа байтак санда оригинал һәм тәрҗемә әсәрләр өстәлде. 1945—47 нче еллар эчендә Татарстан АССР Министрлар Советы карарлары нигезендә Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы, Язучылар Союзы һәм Татгосиз- дат тарафыннан балалар әдәбияты буенча өч конкурс үткәрелде. 1945—46 нчы елларда оештырылган балалар әдәбияты конкурсының ике турына 40 тан артык әсәр килеп, тулардан 11 әсәр бүләкләнгән иде. Бөек Октябрь социалистик революциянең 30 еллыгына карата Татарстан Мәгариф министрлыгы, Татгосиздат һәм Татарстан Совет Язучылары Союзы тарафыннан игълан ителгән балалар әдәбияты конкурсына күптән түгел генә йомгак ясалды. Бу конкурска 43 әсәр килеп, шулардан Ләбибә Ихсанова (Казан Дәүләт университеты география факультетының V курс студенткасы) иптәшнең «Көмеш елга буенда» исемле хикәясе һәм Газиз Нәбиуллин (Саба район газетасы редакторы) иптәшнең «Безнең авыл балалары» исемле шигырьләр җыентыгыннан «Иң яраткан кешем», «Тантаналы вәгъдә бирдең», «Безнең Хәмит», «Их, ямьле мәктәп бакчасы», «Чаңгычы Дилбәр» исемле шигырьләргә өченче премияләр һәм Җәүдәт Тәрҗсманов иптәшнен «Октябрят», «Кояшлы иртә» исемле шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе бирелде. Л. Йхсанованың «Көмеш елга буенда» әсәрендә патша Россиясе вакытында иң артта калган көнчыгыш һәм төньяк районнарны советлар власте шартларында экономик ныгыту һәм культура ягыннан алга җибәрү юлында алып барыла торган чаралардан берсе турында языла. Монда шул районнарны электр- лаштыру максаты белән совет гидрологлары тарафыннан үткәрелә торган экспедиция турында сөйләнә. Әсәр маҗаралы хикәяләр рухында язылган. Иптәш Нәбиуллин җыентыгына кергән барлык шигырьләрдә дә балаларга коммунистик тәрбия бирүнең беренче планга куелуын әйтеп китәргә кирәк. Иң яраткан кешең кем? — дип Сорасагыз сез миннән, Бер минут та уйлап тормый, Төп-төгәл җавап бирәм: һәр кешедән артык итеп, Сталинны яратам: Ул — миңа бәхет бирүче, Ул—минем туган атам. Сталиннан артык күргән Беркемем дә юк минем, Аңа рәхмәт әйтми калган Бер көнем дә юк минем. Бу юллар балаларча садә, җиңел һәм яхшы ук образлы язылган шигырь юллары дисәк, ялгыш булмас. Бу юлларда иптәш Сталинга балаларча җылы мәхәббәт бар. Үрнәк бул син һәр кешегә, . Нык үзләштер белемне. Тормышыңнан артык күреп, Ярат туган илеңне. («Тантаналы вәгъдә бирдең»). Балаларны Ватанга Мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән бу юллар да үзенең укучыларына барып җитәрлек итеп язылган. Шуның белән бергә конкурс жю- рисе берничә әсәрне азмы-күпме төзәтеп бастырырга ярый дигән фикергә килде. Болар арасында «Ул үкенде» (Ишукова), «Шигырьләр» Балалар әдәбияты алдында торган бурычлар с (Хәй Вахит), «Гөлҗамал әби ЛАос - квада» (М. Максуд), «Нәни булышчы» (С. Әдһәмова), «Күршеләр кайткач» (А. Әхмәт), «Гөлбакча», «Алтын сарай» (Әнәс Кари) әсәрләре бар. Димәк, бу конкурс та фактта байтак әсәр биргән булып чыга. Соңгы конкурска катнашучылар арасында моңарчы матбугатта исемнәре күрелмәгән яки аз күренгән каләмнәрнең байтак булуын да әйтеп китәргә кирәк: Салих Камал (Апае районы врачы), Назим Хәби - буллин (Минзәлә шәһәре), Исхак Миңлебаев (Баулы районы Исергәп авылы), Фазыл Басыйров (Хабаровск шәһәре), Бари Сибгатуллпн (Казан), Зәйни Шаһимуратов (Казан), Рифгать Гатауллин (Казан эшчесе), Нури Вафин (Казан), Д. Сафин (Казан), А. Әбжәлилев (Чүпрәле районы), Р. Зыятдинов (Шөгер) һәм башкалар. Бу — уңай хәл. Димәк, конкурс бик күп кешеләрдә балалар әдәбияты өстендә эшләү белән кызыксыну тудырган. Бу кешеләрдән байтагы киләчәктә балалар өчен әсәрләр язу эшен дәвам иттерсәләр алар арасыннан балалар язучылары чы - гарга өмет бар. Балалар әдәбиятыбыз әнә шулай үсеп, киңәеп бара. Бу — бик яхшы күренеш. Ләкин хәзерге таләпләргә, балаларыбызның әдәбиятка булган ихтыяҗына караганда, безнең бу юлдагы эшебез һич тә канәгатьләнерлек түгел әле. Балалар әдәбиятын үстерүдәге темпны берничә мәртәбәләр арттырырга кирәк. Иң беренче буларак, мәктәпкәчә тәрбия яшендәге балалар өчен язылган әсәрләрнең һич тә җитәрлек булмавын әйтергә туры килә. Мәктәпкәчә тәрбия яше баланың телен, уйлау көчен, фантазиясен үстерү өчен яхшы сыйфатлы әдәби әсәрләргә — җиңел, матур итеп язылган хикәя һәм шигырьләргә мохтаҗ. Бу чорда әдәбият — тәрбиячеләрнең дә, ата -аналарның да иң көчле тәрбия коралы. Оста каләм белән язылып, матур рәсемнәр белән бирелгән әдәби текстлар мәк - 119 тәпкәч ә яшьтәг е балала рны оеш - тыра да, тәртип ле дә ясый, аларга тиңе булмаг ан җан азыгы булып та хезмәт итә. Шуңа күрә балала р әдәбия тының бу тармаг ына без ае - рата игътиб ар бирерг ә, аны планлы рәвешт ә оешты рырга, аерым язучы - ларга заказ бирел булса да, мәк - тәпкәч ә яшьтәг е, балала р өчен Балалар әдәбияты алдында торган бурычлар с төрле темала рда әсәрлә р яздыры рга тиешбе з. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен булган әдәбиятка килгәндә киңрәк тукталу да зарар итмәс. Барыннан да бигрәк, балалар әдәбиятыбызны тема ярлылыгыннан чыгарырга кирәк. Безнең балалар әдәбиятыбызда авыл һәм шәһәр тормышыннан да, пионер һәм комсомол тормышыннан да, укучыларның үз тормышларыннан һәм төрле типтагы тәрбия йортлары турында да художестволы итеп эшләнгән яхшы әсәрләр булсын; иң беренче чиратта хәзерге тормышны, бүгенгене чагылдырган әсәрләргә аерата басым ясау белән бергә, тарихи темаларга да урын бирелсен; дошманнарга каршы героик сугыш, аның каһарманнары, Совет Армиясе, аның җитәкчеләре, советлар иленең юлбашчылары, совет халкының патриотик хәрәкәте турында яхшы әсәрләр тудырылсын. Шулар белән бергә безнең балалар әдәбиятыбыз балаларга белем бирә, алар- ның гомуми белем хәзинәләре артуга ярдәм итә торган фәнни-популяр әсәрләргә, туган илнең сокландыргыч табигатенә мәхәббәт тудыра’ торган, аның матур пейзажын тасвир иткән әсәргә, реаль-фәнни җирлеккә корылган фантастик һәм маҗаралы әсәрләргә дә бик мохтаҗ. Без әле совет мәктәбен, совет укучысын, совет укытучысын балалар әдәбиятыбызда тулы итеп күрә алганыбыз юк. Совет мәктәбендә укучыларның,' балалар йортларында һәм специаль мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең гүзәл инициатива үрнәкләре бар. Безнең укучыларыбыз, балалар йортында тәрбияләнүчеләребез икенче Ватан сугышы елларында фронтка ярдәм Г. Лотфи 120 итү, тәрбиячесез калган карт-кар- чыкларга булышу, колхозларга уңыш җыю вакытларында ярдәмләшү кебек зур патриотик эш үрнәкләрен күрсәттеләр. Алар авылны, шәһәрне яшелләндерү, җиләк-җи- меш бакчалары үстерү, терлекләрне, кош-кортларны шефка алып, алар- ны карау, тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эшләр алып баралар. Балалар әдәбияты менә оюларны яктыртырга, бу инициативаның реаль күренешләрен образлы итеп бирә белергә тиеш. Балаларда кешелек-гуманизм, кыюлык, батырлык, фидакарьлек сыйфатлары тәрбияли, аларның гомумән культуралы булып үсүләренә ярдәм итә торган • әсәрләргә зур урын бирелергә, гомумән, тәрбия моментына аерата игътибар ителергә тиеш. Жанрлар мәсьәләсенә килгәндә эш болан тора: бездә, гадәттә, балалар өчен шигырьләр язу бик модага кереп китте. Моны начар дип булмый. Балалар өчен яхшы шигырьләр бик кирәк. Төрле сезоннарга карата, төрле календарь даталарга, революцион бәйрәмнәргә карата булган шигырьләр дә, табигать күренешләрен тасвир иткән шигырьләр һәм башка төр шигырьләр дә бик кирәк. Шигырьләр балалар тарафыннан ансат ятка алыналар, шуның белән алар баланың телен үстерәләр, аны образларга баеталар. Шигырьләр балаларга төрлө әдәби кичәләрдә декламация итеп сөйләү өчен дә бик кирәк. Ләкин алар коры сүз тезмәләре генә, коры рифмалашкан сүзләр генә булмасын, шигырьләрдәге мәгънә тирәнлегенә, логик эзлеклелеккә, идеялелеккә нык игътибар ителергә һәм шуның өстенә алар сөелеп укыла торган чын-чыннан художество әсәре булырга тиешләр. Шигырь белән генә балалар әдәбияты алдына куелган бурычларны хәл итеп булмый, балаларга яхшы хикәяләр, повестьлар кирәк. Матур поэмалар һәм мәктәп сәхнәсе өчен *драма әсәрләре кирәк. Балаларны төрле яхшы эшләргә оештыра торган художестволы очерклар кирәк. Ләкин эшне үз агымына куйганда, журналга, балалар әдәбияты секторына язучылар үзләре язып китергәнне көтеп кенә ятканда, бу бурычларны уңышлы үтәү мөмкин түгел. Шуңа күрә төрле темаларга, төрле жанрларга әсәрләрне заказ яздыру юлына күчәргә, издательство планын төзегәндә аерым темаларда ниндирәк әсәрләр бирү мәсьәләсе алдан билгеләп куелырга тиеш. Язучыларның үз кабинетында утырып чама белән генә язган әсәре тиешле нәтиҗәләр бирмәве табигый. Шунлыктан язучыларның балалар арасында ешрак булуларын тәэмин итәргә, аерым балалар язучыларын мәктәпләргә, балалар йортларына беркетеп, алардагы балалар тормышын тулы ’ өйрәнүне оештырырга кирәк. Илебезнең мөһим промышленность һәм авыл хуҗалыгы районнарына, зур шәһәрләренә һәм табигать ягыннан иң гүзәл урыннарына балалар язучыла- рының күмәк экскурсияләрен оештырып, аларның үзләрен үстерү өстендә дә оешкан эш алып барылырга тиеш. Шулар өстенә балалар язучылары рус телендә чыгып бара торган балалар газета-журналлары, художество әдәбияты әсәрләре белән якыннан танышып бара алсыннар, СССР дагы башка халыкларның балалар әдәбиятыннан хәбәрдар булсыннар. Балалар өчен язылган әсәрләрдә лексик ярлылык турында да әйтми китеп булмый. Байтак язучыларның сүз байлыклары, яки сүзләрне үз урыннарында куллану осталыклары җитәрлек түгел, синонимнардан урынлы файдалануга игътибар биреп җиткерелми, шуның аркасында кирәксез кабатлаулар, мәгънә аныксызлыклары килеп чыга. Бу хәл исә безнең әдәби телне тулысыңча белмәвебезне, җанлы сөйләү теленнән ераклашуыбызны күрсәтә. Гомумән, әдәби телне баетуда җанлы сөйләү теленнән батыррак файдалану мәсьәләсен алга куярга кирәк. Минемчә, әдәби телдә провинциализм мәсьәләсен дә аныкларга кирәк Нинди дә булса бер төшенчәне аңлау өчен әдәби телдә гражданлык алган сүзләр булмаганда, редакциядә эшләүче кешеләрнең колагы ияләшеп беткән сүз булмаса да, күпчелек татар халкының җанлы телендә, хәтта аерым районнарда гына кулланыла торган бик тапкыр сүзләрне кертеп җибәрәбез икән, моннан ни зарар? Мәсәлән, бездә «внук, внучка»ларны алыштыра торган сүзләр юк иде, ә кайсыдыр районнарда шул төшенчәне «Онык» сүзе белән аңлаталар икән. Русчадан бозып алынган сүз, ләкин татар халкының билгеле бер өлешендә ул үзләшеп киткән. Без аны’ дәреслекләргә кертеп җибәрдек һәм «улының улы», «кызының кызы» кебек катлаулы, күбесенчә, җөмләне авырлаштыра торган сүзләрдән котылдык. Мондый сүзләр беразга ятрак булырга мөмкин, ә тора-бара алар массалашып китәләр. Кави Нәҗми иптәш бу яктан шактый кыюлык күрсәтә. Ул халыкның җанлы сөйләү телендәге сүзләрне үз әсәрләрендә киң куллана һәм бик дөрес эшли. Әдәби телебез тәмам эшләнеп җиткән, ул инде фикерләрне тулысынча аңлатып бирергә җитәрлек дип уйлау хата булыр иде. Шуңа күрә аны баету, камилләштерү өстендә, мөмкин һәм кирәк булган күләмдә яңалыклардан — дөресрәге, җанлы сөйләм теленең кыйммәтле байлыкла- рыннан файдалануга нык игътибар бирелсен. Балалар язучысы дигән мактаулы исемне алган яки шуңа омтыла торган барлык иптәшләр бу юлда ныклап эшләргә тиешләр. Бигрәк тә балалар язучысының үз өстендә ныклап эшләве, объектларны тирән- тен өйрәнеп язуы, үз әсәрләренең теле, образлары өстендә үтә җаваплылык белән эшләве кирәк. Шулай булганда гына без бу өлкәдәге җаваплы бурычларны тиешенчә үти алачакбыз.