Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЕРЕН МИНУТЛАР

-I •’ 1 Производство киңәшмәс© соң '■бетте. Эшчеләр заводтан чыкканда дөм караңгы иде инде. Зур төркемнән аерылып, ике кеше тар тыкрыкка кереп киттеләр. Алар тыкрык башына кадәр сөйләшми бардылар. Тыкрык башына җиткәч, нигәдер, *1кесе дә туктадылар. Төн болытлы, бөркү иде. Кинәт шәһәр артында, ерак тупларның ялкыннары кебек, яшен яшьнәп китте һәм аның яктысында, күз ачып-йомганчы, бөтен шәһәр караңгыдан калкып чыкты. — Менә күрдеңме? — диде ик© кешенең озынрак буйлысы. Аның тавышы тантаналы яңгырады. — Күрдеңме яшен ничек яшьнәде. Бер секунд — һәм бөтен шәһәр яп-якты. Беләсең килсә мин дә шул яшен кебек: бер яшьним дә аннары... — Аннары айлар буе йомылып торасыңмы? — Анысы табигый. Чөнки Стаханов үзе дә һәр көн рекорд куеп тормаган, һәрнәрсәнең үз җае һәм үз чиге бар. —ПОк’ Стаханов һәр көн яңаны эзләгән, һәр көн алга омтыпган. Минемчә, стахановчылык хәрәкәтенең төп мәгънәсе дә ш\нда. Стахановчылар — вакыт осталары. Алар ■ өчен сәгатьләр генә түгел, минутлар . гына да түгел, хәтта секундлар да (кадерле. ~~ Озын буйлы егет урамны яңгыратып, көлеп җибәрде. — Яшьти, — диде ул өстенлек тавышы белән, — безнең заманда секундлар өчен көрәшәм дип йөрсәң, тавыклар көләрләр. Безнең заманда шулай ыргылырга кирәк, тәүлекләр артта' калсын. Ул чагында безнең турыда Татарстанда гына түгел, бөтен Союзда шаулаячаклар. Берникадәр вакыт алар сүзсез тордылар. Шәһәр өстендә әледән- әле яшен яшьнәде, еракта-еракта, туплар гөрселдәве кебек, күк күкрәде. — Юк, мин секундлар өчен көрәшәчәкмен, — диде кыска буйлысы, үзүзеңә нык ышанган тавыш белән. Озын буйлысы тагын кычкырып көлде. — Кызганам, яшьти,. мин сине, чын күңелемнән кызганам. Фантазия юк синдә, кыюлык юк. И шул башың белән син мине киңәщмәдә тәнкыйть иткән буласың. Хәер, син Кондрат Ивановичка ияреп кенә тәнкыйть итәсең. Ә Кондрат Иванович картайган инде. — Юк, ул хаклы. — Ничек хаклы булсын? Токарь түгел лә. Слесарь токарь эшеңдә ни белә? — Ялгышасың. Кондрат Иванович гади слесарь түгел, слесарь- лекалыцик. Әгәр ул станок яныңа басса синнәң ким эшләмәячәк. Аның кырык еллык тәҗрибәсе бар. Ул дөрес тәнкыйть итте, Җиһанша. Син мәсңәләңең төбенә карамыйсың. Җиһанша кызып китте. — Меңнең төбенә ничек кенә карасаң да мең булып кала, Әхтәм. Заводта әле мондый күрсәткечне миннән башка берәү дә биргәне юк. Менә бирсеннәр мең дә берне, ул чагыңда сөйләшербез. 23 Г. Әпсәләмов I әйбер ураган Шура Дубровина килеп чыкты. Ул егетләр белән бер- цехта, бер бригадада токарь булып эшли иде. — Кемнәр сугыша дип торам. Ике яшьти икЗн. Ни бүлешәсез? — диде кыз егетләрне икесен дә берьюлы култыклап, — әйдәгез тизрәк. Хәзер яңгыр ява башлый ич... Ул төнне таңга кадәр күк күкрәп, яшен яшьнәп торды. Яңгыр яумады, ләкин караңгылык шундый куе, җил шундый көчле иде, әйтерсең, җир ишелеп, каядыр төпсез упкынга оча иде. Әхтәмнең күзенә йокы кермәде. Яшен яшьнәгән саен Җиһаншаның сүзләре аның исенә төшеп торды. Гүя ул аны юри үчекләп, «кара мин ничек яшьним, ә син яшьни алмыйсың, син кеше данына кызыгасың, син кеше мәхәббәтен көнләшәсең», — ди иде. Әхтәм урыныннан торып, юка юрганы белән тәрәзәне томалады. Ләкин яшен яктысы барыбер бүлмәгә кереп торды. Әхтәм башын җәймәсе белән урап, стенага карап ятты. Ләкин тынычлана алмады. Хәзер аның колагына Җиһаншаның ачы мыскыллау белән әйткән сүзләре ишетелгәндәй булды: «Кызганам мин сине... фантазияң юк синең...» Шул ук вакытта аның күз алдына әле күптән түгел генә беткән производство киңәшмәсендә кайнар чыгыш ясаган партия комитеты секретаре Фаддей Карпович Жуков килеп басты. Аңа кырык кына яшь булуга карамастан чәче ап-ак. Бу кешенең чандыр гәүдәсендә, ябык йөзендә, бөтен торышында һәм күз карашында атлыгу, яну, хәрәкәт сизелеп тора. Аның турында эшчеләр: «безнең Фаддей Карпович • бөтен кешедән ераграк һәм яхшырак күрә» дип сөйлиләр. Фаддей Карпович сугышта каты яраланган булган. Хәзер ул бер кулын чалбар кесәсенә тыгып йөри/ Өстендә гимнастерка, күкрәгендә өч рәт орден һәм медаль колодкалары тезелгән. — Мин сез начар эшлисез дип һич тә әйтә алмыйм, — диде ул ки24 Яшен көчлерәк яшьни» күк дәһшәтлерәк күкри башлады. Тыкрык буйлап сызгырып килгән җил караңгыда күзгә күренмәгән тузан өермәсе күтәрде. Урам чатында басып торган ике егет» җилгә аркалары белән борылып бастылар, ләкин китмәделәр. Алар үзләре дә сизмәстән кычкырыбрак сөйләшә башладылар. — Син минем даныма кызыгасың. Шул синең эчеңне тырный, — дип кычкырды Җиһанша. — Юк, дан безнең илебездә барыбызга да җитәрлек, — дип җавап бирде Әхтәм. — Ул чагында син Шураны миннән көнләшәсең... Снаряд килеп шартлагансыман кайдадыр якында гына яшен сукты. Аннары кап-кара күк . йөзе берничә секунд буенча сынгаланган яшен уты белән яктырып торды. Кинәт Әхтәм Җиһаншаның кулыннан эләктерде һәм икенче төрле тавыш белән кызу-кызу сөйли башлады: — Яшьти, син рекордларның безгә ни өчен кирәклеген беләсеңме? Шул турыда уйлыйсыңмы соң? Җиһанша ачуланып җавап кайтарды. — Уйламыйм. Мин синең шикелле политик түгел. — Син совет эшчесе. Син — политик булырга тиешсең. Ишеткәнсеңдер Америка һәм Англия реакционерлары яңа сугыш турында ничек шаулыйлар. Җиһанша кулын селекте. — Шауласыннар. Мин погоннарымны ерак җыеп куймадым. Кирәк булса бүген тагарга әзермен. Кулларым да автоматны ничек тотарга кирәклеген онытмаганнар әле. — Анысында шигем юк, — диде Әхтәм, бик җитди итеп. — Ләкин без ул сугышны булдырмас өчен бөтен көчебезне бирергә тиешбез, һәм без моны эшли алабыз. — Ничек? Секундлар өчен көрәшепме? — Әйе. ■ Шул чакта чәчләрен җил тузгытмасын өчен башына ниндидер ак Яшерен минутлар 25 ңәшмәгә җыйналган эшчеләргә. — ;Сез яхшы эшлисез. Бездә Кондрат Иванович, Шура Дубровина, Әхтәм Сабиров кебек йөзләрчә менә дигән стахановчылар бар. Ләкин бүгенге көн өчен бу темп сүрән. Партия һәм халкыбыз бездән темпны икеләтә-өчләтә арттыруны сорый. Әгәр дә без үз эшебезгә чын хуҗа, чын стахановчы күзе белән карасак, безнең производствода никадәр файдаланылмый торган эчке мөмкинлекләр барлыгын күрербез, һәрбер токарный яки фрезерный станок, револьверный яки строгальный станок үзләренең эчләрендә никадәр яшерен минутлар саклыйлар. Без файдасыз, әрәм булып, үзеннән-үзе үтеп торган ул яшерен минутларны табарга, ачарга һәм эшкә җигәргә тиешбез. Без моны эшли алабызмы? Әлбәттә. Секретарьның бу сүзләре Әхтәмнең күңелен айкап җибәрделәр. Дулкынланудан аның кара күзләре ялтырап ук киттеләр... лады. Аның да хәле Җиһаншаны- кыннан шәп түгел. Ул һаман шул| «үле» ноктасыннан күтәрелә алмый. 1\ Яшерен минутлар, җил кебек, аның кулына эләкми, читтән .үтеп тора-‘ лар. Ничек аларны табарга? Ә тап- масаң? Юк, табасы иде. Шура килде. — Я, татулаштыгызмы, тилеләр? — диде елмаеп. — Ә без, чынысын әйткәндә, ачуланышканыбыз да юк, — диде Әхтәм көлемсерәп. — Бу үзара була торган хәлләр генә. Бер атна вакыт үтеп китте. Бер көнне Шура Дубровина Әхтәмне кинога чакырды. «Мәхәббәт турын- иләшәсе бар иде» — диде ул шаяртып. Бу көнне егетнең нервлары артык киеренке иде. Ул станокның кызулыгын арттырам дип дүрт резец яндырды. Шулай да кызның чакыруын кире кага алма- Лы. Шура белән ул җир читенә барырга әзер иде. Дәкин мондый настроение_белән_кыз._яңына бару^- бцтен^ өметләрне бозып, җимереп ташлау иде. Шуңа~ күрә -ул, бераз тынычланУ* өчен, завод артындагы Г. Әпсәләмоп 28 бакчага китте. Җәй көннәрендә монда күңелле, тирә-як шау-гөр килеп тора иде. Хәзер исә бакча буш. Бер генә җан иясе дә күренми. Әхтәм аяк астындагы шиңгән коры яфракларны кыштырдатакыштырдата эчкәрәк үтте дә, зәңгәр буяулы, арка терәлмәле урындыкка барып утырды. Аннары колачларын якякка җәеп, урындык аркасына салды. Аның алдында кичке сентябрь кояшының кыйгач нурлары белән яктыртылган гаҗәп бакча иде. Көз бу бакчага үзенең нихәтле кабатланмас бизәкләрен һәм буяуларын сипкән. Каеннар алтын бу- кетларсыман утыралар, тирәк яфракларына да аксылсары төс йоккан, куе тармаҗлы өрәңгеләр, мәһабәт карт юкәләр әле яшелләр. Ерактагы шәрә усакларның башларында карга оялары күренә. Каргалар үзләре, яз башындагыча, ыгы-зыгы килеп, ачы тавышлар белән кычкырышмыйлар, алар бөтен төркемнәре белән ерак юлга әзерләнәләр. Бакчада моңлы тынлык. Бу тынлыкны бары тик бездән китми торган песнәкнең нечкә сызгыруы -гына ара-тирә бозып куя. Күк йөзе бәллүр кебек саф һәм иксезчиксез тирән. Кайчак тын аллеялар буйлап җил исеп китә. Әб.идәр җәенең бу соңгы, җылы, шаян җиле шиңә башлаган яфракларны шыбырдатып җибәрә. Мондый чакларда карт агачлар үзләренең җәйге яшел лепелдәүләрен исләренә төшерәләр кебек. Ботаклардан ботакларга пәрәвезләр сузылган. Алар энҗе җепләр булып һазада да очалар һәм әгәр дә аларны кояш нуры кисеп чыкса, гаҗәеп матур җемелдиләр. Менә һавада, мөгаен, күзгә күренмәгән пәрәвез җебенә асылынып, кып- кызыл имән яфрагы тирбәлә. Әхтәм аңа озак карап тора һәм күңеленең әкренләп тынычлана башлавын с зә. Көтмәгәндә бакчаның аргы башында кызып-кызып сөйләшкән тавышлар ицгетслде. Әхтәм башын борып, шул якка карады һәм, әйтерсең аның йөрәгенә инә белән чәнчеп алдылар. Анда Җиһанша беләв Шура басып торалар. Шура Җиһаншаның ике кулыннан тоткан һәм күзләренә карарга тырыша. Егет, гасплесыман, башын игән һәм читкә карый. — Юк, Җиһанша, — диде Шура ниндидер дулкынланган эчке тавыш белән, — синең моңа хакың юк. — Үз иркем үз кулымда. Мине берәү дә тота алмый. — Син качасың? — Мин китәм. — Юк, авырлыктан качасың. — Мин китәм, — диде Җиһанша тавышын күтәрә төшеп. Кыз ише- телеришетелмәс тавыш белән әйтте-. —. Шундый булырсың дип уйламаган идем, Җиһанша. Шулай да син тагын бер уйла әле. Шура аның ике кулыннан селкеп кысты да, башын югары тотып, китеп барды. Җиһанша баскан урынында калды. Ул кесәсеннәв папирос чыгарып кабызды, ләкиз берничә суыргач, көч белән аны җиргә ташлады. Ташлады да зур учы белән кепкасын җилкә чокырына этәрде. Кепкасы астыннан җирән чәчләре тузгып, матур маңгаена төштеләр. Җиһанша озын буйлы, чандыр йөзле, сөйләгәндә очы селкенеп торган кылыч борынлы иде. Өстендә озын күн пальто, аягында хром итекләр. Менә ул кесәсеннән икенче папирос чыгарды, ләкин на өчендер кабызмыйча гына авызына кабып, китеп барды. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенә алмый калган Әхтәм бу күренешне үзенчә юрады һәм аның йөрәге дулап тибәргә тотынды. Шура бу кадәр борчылган икән, димәк, Җиһанша аның башын әйләндерергә өлгергән иде. Фронтта чакта, Смоленск урманнарында оборонада ятканда, бер полкта хезмәт итүче Әхтәм белән Җиһанша бер үк вакытта Шурадан хатлар ала башладылар. Башта алар икесе дә гаҗәпкә калдылар Нинди Шура? Алар торган завод поселогында өчмедүртме Шура бар иде. Шу. Яшерен минутлар 29 ларның берсе заводның пожарный юхранасында эшли иде. Әллә хатлар шул пожарный Шураданмы? Бер көнне Әхтәм белән Җиһанша бергә очрашып, землянкалардан читкәрәк китеп, снаряд йолкып ташлаган ак чыршы өстенә утырдылар. һәм үзләренең Кама буендагы бәләкәй заводларын искә төшереп, сөйләшә башладылар. Илдән килгән хатларга караганда, сугыш елларында, завод шактый үскән. Анда сугыш өчен кирәк булган әйберләр эшлиләр. Посёлокның һәм тирә-якның барлык кызлары диярлек станокларга күчкәннәр. Токарный цехта да кызлар эшли икән. Җиһанша чәрдәкләнгән ак чыршының кәүсәсендә озын бармакларын биетәбиетә: — Менә шундый хәлләр дөньяда була икән, яшьти, — диде көлемсерәп. — Битенә пудра яккан, иреннәреңкызылга~буяган, "нечкә билле, каләм кашлы, кызлар станокларда ’эшлиләр J4 нтер ес н б, с у 11 б р I г "ө с - көзгеләре торамы 1п<әң юк мы_ лкәң?_ *^Кинәт ул бик сагынган кешесы- ман көрсенеп куйды: — Беләсеңме, яшьти, мин кайчак сәгатьләр буенча станогым турында уйлыйм. Алтын станок иде, 1940 нчы елда гына ясалган. Ул кызыйлар мин кайтканчы аны җимереп бетермәсләр микән. Алар машина кадерен беләләрмени. — Борчылма, яшьти. Хатын-кызлар хәзер бездән әйбәтрәк белә. — Ха! — диде Җиһанша көлеп. — Син һәрвакыт женский пер. соналны яклаучы кеше! Инде китәргә торганда Җиһанша кире кайтып: — Яшьти, әйтергә онытканмын. Теге Шурадан карточка алдым бит. Беләсеңме кем булып чыкты? Әхтәм кызга шулай ук җавап язган булса да, каршы хат алганы юк иде әле. Шуңа күрә Җиһанша сузган рәсемне бик кызыксынып кулына алды. Аннары алар икесе дә бик озак көлделәр. Бу парк капкасы төбендә малайлар белән сугышып-йөрүче, кыска кара чәчле, кара тутлы Шура Дубровина иде. Рәсемдәге Шура әлеге яшүсмер кызга бик аз ошый иде. — Кара син аны, ничек чибәрләнгән,— 'диде Җиһанша кашын сикертеп, һәм елмайган килеш Әхтәмгә карап,— һәм син шул чибәрнең яхшы токарь булуына ышанасыңмы0 — диде. — Ышанам, — дип җавап бирде Әхтәм нык итеп. — Пехота ышаныр, но разведчик... тю, тю. Сугыш беткәнгә кадәр Шура аларның икесе белән дә язышты һәм сугыш беткәннән соң да, менә икенче ел инде, яшьтиләрнең тегесенә дә, монысына да кистереп вәгъдә биргәне юк. Ул шаян көлә һәм: — Тагын бераз гына сыныйсым бар үзегезне, аңнары әйтермен,— ди иде. Элек Шура, аннары Җиһанша күздән югалгач, Әхтәм урыныннан .торып, тирәягына каранды. Нишләргә? Кая. барырга? Өенә кайтасы килми иде аның. Ул үзенең бала чактан яраткан җирләренә, Кама буена төште һәм биек ярга утырып, су өстенә карый башлады. Кама өсте, кичке кояшның кыйгач нурларында тимгелләнеп тора. Аның каралҗым, тонык суында аргы якның агачлары йөзтүбән әйләнеп чагылганнар. Яр буйлары җәйге кебек ямьле түгел, әрәмәлектә сандугачлар да сайрамый, җил кардәшләре^— керәшәләр, акчарлаклар һәм яр чыпчыклары да тузынмыйлар, өяңкелектә, яңгыр теләнеп, шәүлегәннәр дә чыр-чу килмиләр. Тик биектә-биектә, каңгылдашып, кыр казлары гына очалар. Аларның тавышлары моңлы, сагышлы. Кинәт кыр казларының каңгылдашуларын күмеп, пароход кычкыртып җибәрде. — Пароход килә, — дип уйлады Әхтәм һәм җанланып китте. Кем Г. Әпсәлә».’ов 30 бел^, бәлки, Кама суларын ярып килгән шушы пароходта да ул эшләгән детальләр бардыр. Әнә анда нихәтле кеше утырган. Алар гүзәл Кама буйларына сокланып, палубадан карап киләләр. Ләкин аларның берсе дә үзләре утырып килә торган пароходның бик кирәкле бер частен ясаган токарьның шушы минутта яр буенда уйга чумып утыруын белми. Аларның берсе дә пароходта барган чагында гомерләре хәвеф-хәтәрләргә очрамасын өчен, яр башында утырган токарьның нихәтле тырышуын, нихәтле тир түгүен башына да китерми. Хәер, аларның моны белүе нигә кирәк? Эш андамыни. Менә үзең үз эшеңнең кешеләргә файдалы икәнен бел. Кешеләргә хезмәт итү — нинди зурГ бәхет дл7~Дiенә шуны үзең бөтен тирәнлеге белән төшен. Ә калганы, калганы бар да кечкенә әйбер. Әхтәмнең күңеле күтәрелеп китте. Ул урыннан торып аякка басты • да, күн фуражкасын салып, паро- ходтагыларны сәламләп, бөтен көче белән болгый башлады. Квартирасына ул бөтенләй ачылып кайтгы. Икенче каттагы бүлмәсенә җырл.ый-җырлый менде. Картлык сәбәпле пенсиядә яшәгән әтисе һәм әнисе, Чистайга, кардәшләренә кунакка киткәнлектән, Әхтәм ачкычны чалбар кесәсендә генә йөртә иде. Почта ящигыннан газеталарны алды да туры үзенең кечкенә бүлмәсенә үтте. Аның бүлмәсе җыйнак, чиста. Түшәме акка, стеналарының яртысы майлы буяу белән зәңгәргә буялган иде. Бер якта, казармадагыча, җәймәсе кайтарып җыелган кровать, тәрәзә турысында язу өстәле, китаплар белән тулы этажерка һәм тагын кечкенә генә түгәрәк өстәл. Стенада Сталин рәсеме һәм зур карта. Картада кызыл карандаш белән Әхтәмнең сугышчан юлы сызылган. Ул Сталинград яныннан башлана һәм Белоруссия урманнары аша Польша җирләренә, аннары дошман өне буйлап, Силезияне, Помераиия- не кичеп, Берлинга таба китә. Түгәрәк өстәлдә, ак кар кебе£ чынаяк вазада, көзге чәчәкләр бәйләме. Әхтәм чишенеп, кухняга чыкты да бик озак итеп, салкын су беләи юынды. Үз бүлмәсенә кире кергән чагында аның йөзе алсуланган, кара чәчләрендә су тамчылары кунып калган иде. Ул этажерка өстендәге бәләкәй көзге алдына килде. Шунда, көзге белән янәшХ йөрәккә ошатып эшләнгән нәфис рамка эчендә, Шураның көлеп төщңаң^рә с е ме тор а иде. Әхтәм аны кулына ал ып, к ы з ныХ кыю, .шаян күзләренә, дулкынланып торган кара чәчләренә көлемсерәп карап торды. •— Алдашмыйсыңмы син, чибәр кыз? Мине кинога чакырасын, ә үзең... үпкәләдем әзрәк, үпкәләдем, җаный... Паркта ул кинога бармаска карар иткән иде, ләкин хәзер барырга булды. Камадагы пароходны күргәч, аның кәефе аеруча яхшырды. Ул яраткан җыры — «Өй артында шомыртым»ны көйли-көйлв электр плитасын яндырып кунды һәм чәй кайнаганны көтеп, Оглоб- линның «Токарь-универсал» дигән китабын укый башлады. Бу анын өстәл ңитабы иде. (5ч-дүрт бит укыгач, ул кинәт уйга калды. Конд р а т И в а но в и ч н ың тәкъдп ме буенча Әхтәм гади рсзецлар урынына тиз кисә торган победит рёзецлары куллана башлады. Буча, ра станокның тизлеген арттыра төшәргә мөмкинлек бирде. Ләкин туры почмак белән үткерләнгән победит резецлары да озакка чыда, мыйлар һәм алариы еш-еш алмаштырып тору, тизлектән алынган бөтен отышны юкка чыгара иде диярлек. Шулай булса да Әхтәм, Кондрат Ивановичка рәхмәт укыды. Карт аңа дөрес юл күрсәтел бирде. Ә калганын ул инде үза табарга тиеш. Шуның өчен анык үз башы бар. Әхтәм илебездәге алдынгы токарьларның эш тәҗрибәләрен ныклап өйрәнергә кереште. Бу эштә 31 Яшсоен мйпу1Лар аңа шул ук Кондрат Иванович, мастер Сергей Сергеевич һәм инженерлар булышлык иттеләр. Бер көн инженер Владиславов аңа бер брошюра бирде. Ул Путилов заводы токаре Быковның эш методы турыида иде. Әхтәм аны бик кызыксынып укыды. Быков Әхтәмнеке шикелле үк карусельный станокта кире як почмак белән үткерләнгән резецлар кулланган һәм бик зур уңышларга ирешкән. Әхтәм үзе дә, үз станогында# шул тәҗрибәне кулланып карарга булды. Бу уй аны, караңгы төндә еракта җемелдәгән ут яктысы ялгыз юлчыны ничек куандырса, шулай куандырды. Г азеталардан, журналлардан ул хәзер металл эшкәртүдә кире як почмаклы ре- зецларны торган саен күбрәк һәм кыюрак куллана баруларын белә иде. Бигрәк тә каты корычны кырган чагында андый резецлар' яхшы нәтиҗә бирәләр. Ләкин Әхтәмнең теоретик белеме җитәрлек түгел иде. Шуның өчен ул Шура Дубро- винадан Клушинның яңа гына басылып чыккан «Скоростное резание металлов» дигән китабын сорап алды. Бу китапны укыгач, аның алдында иксез-чиксез мөмкинлекләр ачылган кебек булды. Хълнад д aiL- £Ш£ЫТ артыннан к у ар г а тотын - ды. Ул 11 н д еГПТБгрТ ы и' “ат^а рт ын нан бөтен көченә чабып барган чабан шикелле, арканын да алга ыргытты. Тик эләгерме? Юкмы? Әхтәм* шул уйлар белән йотылып утырган чагында ишек дөбердәттеләр. Бүлмәгә Җиһанша килеи керде. — Мөмкинме, яшьти? « — Әйдүк, әйдүк, яшьти. Әхтәм ачык чырай белән аны каршы алды. — Утырыгыз, яшьти, чәй эчәсең киләме. Минем чәйнек кайный. — Чәй эчәсем килми, ә менә моны саубуллашу хөрмәтенә эчик. Җиһанша күн пальтосы кесәсеннән ярты литрны чыгарып, өстәлгә куйды да пальтосын салъш, кровать башына ташлады. — Китәр алдыннан, — диде Җиһанша өстәлдәге чәчәкләргә күз ташлап, — фронтовик дусны күрим дидем. Ни әйтсәң дә миңа синнән дә якынрак кеше юк. Бергә кан койдык..: — Тукта әле, — диде Әхтәм берни дә аңламыйча.—Нинди китү, нинди саубуллашу? — Хәзер сөйлим. Кабымлыкка берәр әйберең бармы? Әхтәм икенче бүлмәдән чәнечкеләр, рюмкалар, ипи, колбаса һәм кыяр алып кергәндә Җиһанша терсәгенә таянып, уйга калган килеш тәмәке тарта иде. Утка арты белән утырганлыктан аның йөзе күләгә эчендә — күренми. Әхтәм ни өчендер аның фронтта мыек йөрткән чагын хәтерләде һәм көлеп җибәрде. — Нигә көләсең? — Синең мыеклы чагыңны искә төшердем. Син аны юкка* кыргансың. Ул сине мәһабәт күрсәтә иде. Җиһанша учына бәреп бутылка- кы ачты да, рюмкаларны читкә этәреп, стаканнарга яртылаш итеп аракы салды. Берәрне эчкәннән1 соң Җиһанша инде аска карамый башлады. — Мин, яшьти, — диде ул Әхтәмгә, — Казанга китәргә булдым. Анда эш барып чыкмаса Уралның үзенә, Магнитогорскига яки Чилә- бегә сугылачакмын. Син миңа үпкәләмә, мин сине дә үзем белән чакырыр идем, тик холкыңны белгәнгә әйтмәдем. Син бит өй кошы, бер ияләшкән җиреңңән кузгалмыйсың... Ярый, тагын берәрне эчеп җибәрик. Тел тәмам ачылсын. Алар тагын берәрне эчтеләр һәм берникадәр вакыт сүзсез генә ашадылар. Җиһанша бераз исерә төште, чөнки ул элек тә төшергән иде. — Командировка бирәләрме әллә? — дип сорады ахырда Әхтәм. Җиһанша көлеп җибәрде. — Нинди командировка булсын! Мин тәэминат агенты түгел лә. Үз ихтыярым белән китәм. — Ничек инде ул үз ихтыярын белән? Җиһанша серле елмаеп шаярткан булды: — Менә шулай инде. Мине'м Г. Әпсәләмоп 32 юкка. Акча артыннан мин, кумыйм. Мин ут сызыгына ашкынам. — "Ә безнең комиссарны хәтерлисеңме? — диде кинәт Әхтәм. Җиһанша аңа тиз генә борылып күэ кырыйлары белән карап алды: — Я, хәтерлим, — диде ул сүрәв генә. — Аның әйткән сүзләрен дә хәтерлисеңме? — Иске нәрсә ул... — Юк, иске түгел, яңа, өр-яңа,-- диде Әхтәм кыза төшеп. Ул чагында аларның дивизиясе резервта тора иде. Белград ядщ да каты сугышлар башлангач, Җиһанша үзен анда җибәрүләрен сорап, комиссарга рапорт артыннан рапорт яудырды. — Мин монда юеш окоп саклап ята алмыйм, мине сугышның дәһшәтле җиренә җибәрегез. Бөтев ил хәзер алар турында сөйли, ә без урман саклыйбыз...—дип язды Жиһанша үзенең рапортында. Комиссар аны чакырып алып, бик каты ачуланды. Аннары бераз йомшый төшеп: — Ватанны кайда сакласаң да хурлык түгел. Әгәр дә без һәрбе- ребез уз постында нык торсак, дошман безне һичкайчан җиңә алачак түгел. Дан турында уйларга кирәкми, дан ул үзе килә,— диде. Жиһанша моны искә алырга яратмый иде. — Иске нәрсә, — диде ул кабатлап — Ул синең кебек әйләнер- әйләнмәс станок янында торган кешеләргә күңел юатыр өчен кирәк. — Мальчишка, — дип өстәлгә сукты Әхтәм. — Кара син аны, комиссарның сүзләре аңа иска имеш. Син үзең иске кеше. — Сип, сип, — диде Җиһанша аны тыңламыйча. Әхтәм аның кулыннан тотты. — Яшьти, бу заводны ташларга синең хакың юк. — Мин карар иттем. Мине хәзер һичнәрсә туктата алмый инде, — диде Җиһанша. Әхтәм кашларын кысты. — Ярый алайса. Тагын синең Г. Әпсәләмоп 33 җилкуаррак кеше икәнемне беләсең ич. Бер урында озак утыра алмыйм. — Ә завод? — диде Әхтәм бик җитди итеп. — Завод нәрсә, завод кала, аны алып китмим. Аннары бу заводны завод димәсәң хәтере калыр тагы. Менә Казанда яки Уралда заводлар тек заводлар. Үзләре бер шәһәр. Анда эшләсәң дә, ичмасам, күңелле. Берьюлы күрәчәкләр һәм күтәрәчәкләр. Ә бездә нәрсә—вак- төяк, так себе. Эше дә юк, даны да юк дигәндәй. Аннары безнең заводның Союз күләмендә әһәмия- те дә юк, үз затонында кайный да кайный. Мин, яшьти, Союз күлә- * мендәге заводка урнашасым килә.—Жиһанша якасын ычкындырып җибәрде. — Руслар әйтә: зур корабка зур йөзеш кирәк диләр. Мин үземдә шул хәтле көч, шул хәтле дәрт сизәм — таулар актарырга хәзермен. Ә монда миңа канатларымны җәяргә урын юк. Әхтәм үзенең зур кулларын өстәлгә куйды. — Мин сине аңлап җиткермим, яшьти,— диде ул әкрен генә.— Ничек син заводыбызны җиңел генә ташлап китмәкче буласың? Бер дә кызганыч түгелмени? Без бит монда үстек, монда һөнәр алдык, монда кеше булдык. Әллә синең уз станогыңа аз гыиа да мәхәббәтең юкмы? Жиһанша ак, тигез тешләрен күрсәтеп елмайды: *— Шулай әйтерсең дип. башта ук уйладым. Ачуланма, туган, җирдә йөрергә яратылган зат лачынның йөрәген аңлый алмый. — Димәк, син Казанга яки Аралга китеп зур дан казанмакчы буласың? Бәлки, күбрәк акча эшләргә дә уйлый торгансың әле. — Әйдә, эчик. Аша, аша, — диде Әхтәм, — югыйсә исерерсең. Ни черта,' исермим мин. Аракы кшне алмый. Дан дидеңме әле? Дөрес әйттең. Миңем дан казан; сым £и