ЯШЬ КӨЧЛӘР
Бөек Ватан сугышы дәверендә һәм аннан соңгы елларда безнең совет әдәбиятында бик күп яшь көчләр, яңа исемнәр артты һәм арта бара. Бу бик күңелле факт. Ул совет илендә иҗат мөмкинлекләренең киңлеге, совет халкының күп кырлы сәләтлелегенең чәчәк атуы турында сөйли торган факт. Без моны журнал-газета битләрендә басылган яңа әсәрләрдән дә, яңа китаплардан да ачык күрәбез. Менә быел Татгосиздат тарафыннан чыгарылган «Күтәрелештә» * җыентыгы. Анда 24 яшь шагыйрь катнаша. Аларның күпчелек өлеше элекке фронтовиклар, сугышта тормыш тәҗрибәсен туплаган яшьләр. Бу исә аларның иҗатларына да эз калдырмыйча үтми, әлбәттә. «Күтәрелештә» җыентыгы бары тик поэзиягә генә багышланган. Әнәс Кариның «Сыналган мәхәббәт» поэмасыннан башкалар барысы да диярлек күләмнәре белән артык зур булмаган лирик шигырьләр. Яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрендә фронт көндәлекләрен, сугыш көннәре тудырган үзләренең хисләрен, уйларын чагылдыралар, совет кешеләренең Ватанга бирел- гәнлекләре, ерткыч дошманны җиңү ышанычы белән янулары турында җырлыйлар. Яшьләрнең иҗатында яңа темаларны, яңа мотивларны кузгатырга омтылу сизелә. Шигырьләрнең ахырында язылу урыннары күрсәтелгән: Заполярье, Белоруссия, Карелия, Корея, Сахалин, ♦ «Күтәрелештә», шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы. Төзүчесе Р. Гыйззәтул- лина. Җаваплы редакторы Ә. Исхак. Таг- госиздат. 1947. 172 бит. Бәясе 6 сум. Чехословакия, Литва һ. б. Бу оч* раклы гына куелган билгеләмәләр түгел, әлбәттә. Без шигырьләрнең эчтәлекләрендә дә әнә шул безнең әдәбият өчен яңа булган почмакларның, урыннарның да сугыш вакыйгаларына мөнәсәбәттә чагылышын күрәбез. Ә бу исә иҗат рамкасын тагын да киңрәк ачарга мөмкинлек бирә. Җыентыкта катнашкан яшьләрнең аерым иҗат йөзләре турында сөйләве әле кыеп һәм иртәрәк. Аннары җыентыкның шактый соңга калып чыгуы аркасында, анда бары тик сугыш елларында язылган шигырьләр генә керүе яшьләрнең беренче иҗатлары характеры турында тулы фикер йөртергә мөмкинлек бирми. Билгеле, кайберләре инде җыентыкка кергән шигырьләреннән өстенрәк, яхшырак әйберләрен биреп өлгерделәр. Шулай да бу җыентыкка кергән шигырьләрдә дә инде яшьләрнең үзенчәлекле тавыш, лары, беренче адымнары ачык сизелә. Гомумән җыентык өчен яшь поэтик талантларның төрлелеге характерлы. Хәзер инде үзенчәлекле иҗат йөзләре ачыклана, конкрет төс ала барган Зәки Нури, Әнәс Кари, Т. Фаттах, Гиз-Эль Габид, Әдип Маликов, Мәхмүт Хөсәен шикелле иптәшләрнең әсәрләре һәм шулай ук үсүләрен өмет итәргә мөмкин булган Нур Шәриф, Самат Шакир, М. Мөнир шикелле иптәшләрнең әсәрләре безнең бүгенге талантлы яшь көчләрнең төрлелеге, байлыгы турында сөйлиләр. Бөтен җыентык патриотизм хисе белән сугарылган. Ул бик күркәм төстә Т. Фаттахның «Ватан> шигыре белән башлана һәм К. Вахит- Яшь . көчләр 137 ныц «Ватанга» шигыре белән очлана. Ватанчылык темасын һәр шагыйрь азмыкүпме үзенчә яктыртырга тырыша. Т. Фаттах ватанчылык хисен туган җире, суы, урманы, иген кырлары белән бәйләп тасвирласа, Гиз-Эль Габид «Кызыма» дигән лирик шигырендә бу бөек хисне разведчикның семьясына, кызына булган мәхәббәте, эчке кичерешләре аркылы бирә. Гиз-Эль Габидның: «Син елама, кызым, Кирәк түгел Болытлау аяз күгеңне; Көләч булсын өчен синен күңел, Мин көн саен җиңәм үлемне... Явызлыкны җирдән хаклык куар, Җиңүчеләр илгә кайтырлар. Ак таң кебек якты бәхет туар. Бәхет кебек таңнар атырлар» — шикелле юлларында совет сугышчысының никадәр җылы, тирән хисләре һәм совет иленең хаклы эше һичшиксез җиңәчәгенә какшамас ышану ачык чагыла. Әдип Маликов 1945 нчө елны Сахалиннан пограничник җырын тагын да конкретрак төстә һәм кыска гына итеп болан дип язган: «Урал» дисәм, сөю кайнарлыгым Эретер төсле Урал ташларын. . Ватанымда даның арткан саен. Сине ешрак сагына башла тым. Шул сөюне, диңгез, таулар аша Алып килдек илем чигенә. t Без бар чакта аяк басмас дошман, i. Без саклаган атау җиренә». Мондый юлларны башкалардан да табарга мөмкин. Табигый, совет кешеләре өчен социалистик тормыш сеңдергән, үрчеткән уртак хисләр алар. Шуңа күрә К. Вахит, «Чирек гасыр буе сине төзедек...» һәм процессларының асылына тирәнтен төшенеп, халыкны тәрбияләргә һәм идея ягыннан коралландырырга тиеш. Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәнге- көнен ачып биреп, без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булырга тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез. Совет язучылары безнең япьләрне күтәренке күңелле итеп, үзләренең көчләренә ышана торган > ител, бернинди кыенлыклардан курыкмый торган итеп тәрбияләүдәия — Комсомолия* яки Россия белән Асия сүзләрен рифмалаулар еш кына очрый (соңгысында басым туры килми һәм мәгънә ягыннан да андый сүзләрне рифмалаштыру укышсыз чыга). Фронтовик яшь шагыйрьләрнең бер өлеше чит илләрдә булдылар, бик күп нәрсәләр күрделәр. Бу аларга яңа темалар, яңа материал бирде. Ләкин, кызганычка каршы, алар мока бик аз кагылалар. Совет Армиясенең Көнчыгыш Европа халыкларын фашизмнан азат итү темасын, чит илләрдәге буржуа культурасының череп таралуын, мораль яктан таралуын фаш итү бурычы яшь язучылар алдында да тора. Бу темаларга җыентыкта катнашучы бары тик Баграшевский иптәш кенә берничә шигырен багышлаган («Ялда» һәм «Кызыл Йолдыз»). Дөрес, Гафуров та «Уйлар» шигырендә совет гаскәрләренең чит илдә булуын тасвирларга омтылган, ләкин ул аны әле уңышлы башкарып чыга алмаган. Җыентыкның бер зур кимчелеге итеп, хатын-кызлардан яшь шагыйрьләрнең бик аз катнашуын күрсәтергә кирәк (бары тик Л. Ихсанованың гына өч шигыре бирелгән). Без бу мәкаләдә «Күтәрелеш» тәге яшьләрнең барысына да тукталуны бурыч итеп куймадык, бәлки аерым уңышлы әсәрләргә тукталу белән бергә, бигрәк тә киләчәктә игътибарга алынырга тиешле характерлы кимчелекләрне күреәтеп үтәргә тырыштык, һичшиксез, яшьләрдә теләк зур, дәрт көчле, ләкин аларда иҗат тәҗрибәсе аз һәм аларга тормышны тирәнрәк өйрәнеп, шуны иҗади хис итү, поэзия теленә төшерү осталыгы җитми. Шуңа күрә алаога Максим Горькийның яшьләргә карата әйткән сүзләрен искә төшереп китәсе килә. «Гомумән яшь язучылар массасын алганда, ул блк талантлы, хәтта гаҗәп талантлы. Алар ашыгып язган төсле үк, тырышып укысалар — аларның та Яшь көчләр халыкка, дәүләткә, партиягә булышлык итәргә тиешләр». Менә бу сүзләр һәркайсыбыз өчен дә программа булып тора. Ахырда бер теләкне әйтеп үтәсе килә. Әдәбиятның, шул исәптән аның бер жанры булган поэзиянең үсүе, һичшиксез, яңа кадрлар, яңа сүзле яшь көчләр килүе һәм җитлегүе белән бик нык бәйләнгән. Шуңа күрә яшь әдәби көчләрне тәрбияләп үстерү мәсьәләсе аеруча җитди мәсьәлә. Татарстан язучылар союзы һәм Татгоснздат бу юлда бернәрсә дә эшләмиләр дип әйтеп булмый: Союз каршында яшь язучылар секциясе эшли, Татгоснздат янындагы әдәби консультация бюросы бик күп яшьләргә практик иҗади ярдәм күрсәтеп бара. Ләкин бу эш әле принципиаль югарылыкка күтәрелмәгән, бу эштә системалык, квалификациялелек җитми. Бик күп тәҗрибәле язучыларыбыз яшьләргә ярдәм итү, тәрбияләү эшенә якыннан тартылмаганнар. Бөтен эшне әдәби консультация бюросына йөкләү белән чикләнү, әлбәттә, дөрес түгел. Яшьләрне Союзның иҗат секцияләренә тартырга, гомуми эш процессы эченә киңрәк,, кыюрак кертергә кирәк. Татгосиздатның ике ел буена диярлек бер җыентык хәзерләп чыгаруын нормаль хәл дип әйтеп булмый. «Күтәрелештә» шикелле җыентыкларны чыгару практикасын дәвам иттерү белән бергә, үзләрен инде күрсәтә башлаган талантлы яшь язучыларның аерым китапларын чыгаруга да җитди игътибар бирергә кирәк. Билгеле, әсәрләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, яшьлеккә ташлама ясау практикасы зарар гына китерә. Ә «Күтәрелештә» җыентыгында шундый ташлама ясау, тартып-сузып сан арттырырга омтылу юк түгел. Киләчәктә бу истә тотылырга тиеш