УҢЫШЛЫ АДЫМ
Бөек Октябрь социалистик революциясенең XXX еллыгы уңае белән Татгосиздат, «Татар совет әдәбияты көтепханәсе» сериясендә, егермедән артык татар язучылары- ның әсәрләрен рус телендә басып чыгарды. Бу уңышлы адым нәтиҗәсендә рус укучылары тугандаш татар әдәбиятының үрнәкләре белән танышу өчен шактый зур мөмкинлек алдылар. «Татар совет әдәбияты көтепханәсе» сериясеннән кайсы гына китапны алмыйк, ул китапларның һәрберсе үзенчә, дулкынландырырлык игеп, Бөек Ватан турында, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган кешеләр турында, безнең байракларыбызда язылган бөек эшкә халыкның чиксез турылыклы булуы турында сөйлиләр. Иптәш Сталин совет әдәбиятының методын гениаль рәвештә—социалистик реализм методы дип билгеләде. Социалистик реализм сәнгате иң дөрес сәнгать, чөнки ул азат халык идеяләрен гәүдәләндерә. «Татар совет әдәбияты көтепханәсенә» кергән әсәрләрдә безнең чынбарлыгыбыз чагылган, шуңа күрә ул әсәрләр укучыны дулкынландыралар, алардагы героик образлар күңелдә ягымлы хисләр уяталар. Безнең әдәбиятыбызның материалы — дөньяны революцион юл белән үзгәртүче, социализмны төзүче совет кешесе. Биредә рецензияләнә торган әсәрләрдә без бу кешенең, яңа моральне һәм яңа хакыйкатьне йөртүче совет кешесенең » 'С. ә • ми. бик күп уңай сыйфатларын табабыз. Шагыйрь Әхмәт Ерикәй үзенең - «Родная земля» («Туган жир») исемлә җыентыгында Совет Ватанының бөеклеген һәм совет кешеләренең Ватанга булган кайнар мәхәббәтләрен җырлый. Ерикәйнең шигырьләрендә иҗтимагый пафос бик көчле. Шагыйрь үзенең иң яхшы шигырьләрен халыклар юлбашчысы — бөек Сталинга багышлый. «Мин Сталинны күрдем» дигән шигырендә ул: Мин Сталинны күрдем! Мин бәхетл®, Сталин дәверендә яшәдем; Мин гел биеклеккә менә бардым. Мин яшәгән саен яшәрдем, дип яза. Октябрь социалистик революциясенең бөек казанышларыннан берсе булган халыклар дуслыгы — бу җыентыкта төп урыннарның берсен алып тора. Ерикәйнең халыклар дуслыгы турында язылган шигырьләре безнең дуслыгыбызның гүзәллеген һәм ныклыгын сурәтләү белән бергә, безне горурландыралар да. Чөнки мондый тирән дуслык бүтән бер илдә дә юк. Ерикәйдә совет художнигының үткен күзе бар. Ул яңаны һәм тормыш өчен әһәмиятле булган нәрсәләрне яхшы күрә белә һәм илебездә туып-үсеп килә торган һәрбер нәрсә белән тирән кызыксына. һәм иң әһәмиятлесе аның бу шигырьләрендә кешенең шәхси яз- 'мышы Ватан язмышыннан аерылмый. Хәтта мәхәббәт турындагы» йөрәкнең иң нечкә тибрәнүләре ту* рындагы шигырьләрен укыган ва Уңышлы адым 130 кытта да» без бөек илебезнең сулышын сизәбез. Тәрҗемәләрнең сыйфаты турында бары шуны гына әйтәсе килә — алар гомумән алганда әйбәт эш- ләнгәннәр» Тик кайбер шигырьләрдә архаизмнар күренеп китә. Мәсәлән, берничә җирдә «лик осени», «лик луны» һ. б. шуның кебек сүзләр бар. Звонко вспоминают соловьв Дни сражений (?!) Продувая горлышки свои В день весенний, дигән дүрт юлның тәрҗемәсе уңышлы түгел. Ст врагов свободен навсегда Путь солдата дигән юллар белән дә килешеп булмый. «Солдат» дигән атама ул үзе дошманның булуы турында сөйли. Тыныч елларда солдат илнең бәйсезлеген сакларга хәзерләнә, ә сугыш елларында шул бәйсезлекне яклап сугыша. Бары тик җир йөзендә азатлык дошманнары беткәч кенә солдатлык бетәчәк. Дөрес, еозет солдаты дөньядагы иң мәкерле һәм иң көчле дошманны — немец фашизмын тар- мар итте. Ләкин бүтән капиталистик илләрдә безнең дошманнарыбыз күп әле. Шагыйрь совет халкының һәм чит илләрдәге демократик көчләрнең сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшен җырларга тиеш. Сибгать Хәкимнең «Детство поэта» («Шагыйрьнең бала чагы») дигән поэмасы татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган. Тукай гомеренең беренче елларыннан ят кешеләр кулына күчә, аны ачлыктан интектерәләр, аның әле ныгып та җитмәгән җилкәсенә капиталистик тормыш авырлыклары басалар. Әтисе үлгәннән соң авыру әнисе Габдулланы ят кешеләргә бирә. Әнисеннән аерылган Габдулла аны бөтен сабый йөрәге белән сагына. Ул әнисен эзләп туган йортына кайта. Ләкин әнисе аны каршы алмый. Өйнең тәрәзәләре кадакланган, ә ана... үлгән. Нәни Габдулланы Казанга алып килеп, печән базарында: «асрауга бала бирәм, кем ала» дип узган- барганнарга тәкъдим итәләр. Аны Сәгъди дигән бер крестьян алып китә. Ләкин Габдулла анда да озак тора алмый... Тукай халык җырларын һәм моңнарын тыңлап үсә. Шуңа күрә дә аның шигырьләрендә халыкка чиксез мәхәббәт яңгырый, шуңа күрә дә ул кешеләрне халыкның якты киләчәге өчен көрәшкә чакыра. Күңелсез бала чакларын үткәреп, үсмерлеккә, аннары егетлек чорына аяк баскач та Тукай, яхшы көн күрми. Ләкин ачлыктан һәм туберкулездан үлеп барган чагында да ул үзенең күңелендә халыкнын рухи көченең зурлыгына бетмәс- төкәнмәс ышаныч саклый. Поэма Тукайның апасы белән саубуллашып, шәһәргә килүе беләв тәмамлана. Бияләйләр аңа бәйләдем мин, Эрләп көзге бәрән йоннарын. Китү белән аннан хатлар килде, Яндырдым дип ләкин сыңарын. Менә шушы кечкенә генә деталь — ничектер яндырылган сынар бияләй укучыны авыр көрсенеп куярга мәҗбүр итә: күрәсең, шәһәрдә дә Габдулланы шат көннәр көтми, һәм ул чыннан да шулай була. С. Хәким талантлы, үз-үзенә бик зур таләпләр куеп язучы шагыйрь. Аның «Шагыйрьнең бала чагы> поэмасы иң яхшы әсәрләренең берсе. Көчле хис белән язылган бу поэма үзенең фикер ачыклыгы һәм бизәкләренең җылылыгы һәм нәфислеге белән аерылып тора. Кави Нәҗминең «Мальчик из слободки» («Бистә малае») исемле хикәясе рус-япон сугышы һәм 1905 нче елгы революция алдындагы елларны гәүдәләндерә. Язучы Бишбалтадагы эшче халыкның авыр, караңгы тормышын зур талант , көче белән сурәтләп бн- Уңышлы адңм рә. Күләме ягыннан артык зур булмаган бу хикәядә Кави Нәҗми эшче сыйныфның ике буынын күрсәтә алган һәм ул моны динамикада, хәрәкәттә, үсештә бирә. Хикәядә без оешмаган, авыр нужа һәм эксплоатация астында изелгән пролетарийларның әкренләп капиталга каршы көрәшкә күтәрелүче кыю көрәшчеләргә, революция сугышчыларына әверелүләрен күрәбез. Гәрәйнең әтисе тимерче Мостафа хикәя башында караңгы чырайлы» үзенең авыр язмышыннан зарланучы бер кеше. Авыр хезмәт бәрабәренә алган мескен тиеннәрен ул бер кич эчендә эчеп бетерә һәм исерек килеш җанны әрнетә торган, үзәк өзгеч озын җырлар җырлый. Ләкин соңга таба без Мостафаның киң күңелле, яхшы йөрәкле кеше икәненә ышанабыз. Менә ул Гәрәйне кулыннан тотып мастерскойга алып бара һәм горурланып, «Шушы инде минем малай», — ди. Эшчеләрнең сыйнфый аңнары әкренләп үсә. Алар оешмаганнар, вужа һәм эксплоатация аларны жиргә кыскан. Ләкин бистә кешеләренең йөрәгендә нәфрәт уты торган саен көчлерәк кабына бара. Менә слесарь Алексей үзенең иптәшләрен эш ташларга чакыра; менә аны кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Ләкин халык арасында большевик Алексейның дусты — Хәсән Айвазов турында хәбәрләр йөри башлый. Партия аның катнашы белән татар эшчеләре арасында оештыру һәм агарту эшләре алып бара. Гәрәйнең әтисен сугышка алалар. Күп тә үтми ул аннан яраланып кире кайта. Гәрәйнең әнисе иренең кесәсеннән бакырлар белән бергә РСДРП ның Казан Комитеты чыгарган листовкаларны таба. «Алданган һәм изелгән халык! Күзеңне ач! Каныңны имүче байларга, патша хөкүмәтенә, аның түрәләренә каршы күтәрел! Бетсен самодержавие!» — Дип язылган була бу листовкаларда. Шулай беренче рус революциясенең таңы сызыла. Эшчеләрнең икенче буыны — Гәрәй Һәм Гриша исемле малайлар! Аларның бала чаклары бик күңелсез үтә. Хәтта аларның уеннарында да фәкыйрьлек билгесе сизелә: «— Баш бармак: ботка пешерик, ди. Имән бармак: ярма юк, ди. Урта бармак: әҗәткә алыйк, ди. Атсыз бармак: ничек түләрбез, ди. Чәнти бармак: ашыйк та качыйк!». — ди. Гәрәйгә җиде яшь тулар-тулмаа әтисе аны мастерскойга алып китә. — Атасының һөнәрен күреп үссен. Бай баласы түгел, учительләр килеп өйрәтмәс,—ди. Биредә Гәрәй эшчеләрнең авыр хезмәтен үз күзе белән күрә, аларның хуҗаларга карата әйткән нәфрәтле сүзләрен ишетә. Ахырда без Гәрәй белән Гришаның яшерен типография өчең хәрефләр ташуларын, эшчеләр арасында большевистик листовкалар таратуларын күрәбез. Җитлеккән һәм таләпчән художник кулы белән язылган «Бистә малаеның» эчтәлеге менә шуннан гыйбарәт. Безнең алдыбызда татар язучыларының тагын дүрт китабы тора. Талантларының көче һәм стильләре төрлечә булган бу язучыларның әсәрләрен бөек Ватан сугышы темасы, дөресрәге совет халкы сугышта дигән тема берләштерә. Бу әсәрләрне укырга керешкәнче бездә бер шөбһә туган иде. Бер үк темага язылган бу әсәрләр бер-бер- сенә ошамаслармы дигән шөбһә иде ул. Ләкиң бәхеткә каршы безнең шөбһәбез урынсыз булып чыкты. Бу авторлар һәрберсе үзенчә талантлы һәм тәфсыйлле итеп, тормышның төрле ситуацияләрендә күренә торган бай характерларны ачып биргәннәр. «Тапшырылмаган хатлар» китабының авторы Гадел Кутуй «Мы — сталинградцы» («Без — Сталинград, лылар») дигән китабында сугышның кискен борылыш чорын» немецларның кояшы бата башлаган чагын, ә бөек юлбашчының исеме белән аталган шәһәрнең җиңү символы булып балкый башлаган көннәрен яза. Җыентыктагы беренче ике әсәрне Уңышлы адым 132 хикәя дип тә, хәтта очерк дип тә әйтеп булмый. Алар сугышчы-язу- чының әрнү һәм горурлык, нәфрәт һәм ярсу белән тулы мәкаләләре. Кыска привал вакытында яки су* гыш алдыннан солдатларга укырга мөмкинлек булсын өчен, аларны дәртле сүз белән ашкындыру өчен Гадел Кутуй менә шушы кыска форманы сайлаган: «Сталинград!.. Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. Алар турында, үзләрен һәм коралларын данга бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзәрләр». «Премьера» хикәясе нечкә лиризм белән сугарылган, анда яраланган йөрәкнең көчле сызлавы һәм көрәшкә, яшәүгә нык ихтыяр бар. Артистка Хәят ханым премьера буласы көнне фронттагы иреннән хат ала. Каты сугыш уты эчендә Шакир үзенең күңелендә булачак премьера турында кайгыртырга вакыт таба, тормыш иптәшенә киңәшләр бирә һәм аның уңышына ышана. Спектакль алдыннан Хәят Шакир белән бергә булган бәхетле чакларын исенә төшерә. Гадел Кутуй Хәятның эчке киче>- решләрен, аның рухи киеренкелеген бик оста бирә. Пәрдә ачылыр алдыннан уйный башлаган оркестрның төрле тавышлары аркылы ул бу кичерешне бөтен нечкәлекләренә кадәр ача. Соңыннан антракт вакытында Хәят иренең һәлак булуы турында телеграмма ала. Бу хәбәрдән чиксез тетрәгән совет артисткасы, зур ихтыяр көче белән генә күз яшьләрен тыеп кала һәм үзе уйный торган образга бөтен нәфрәтен һәм сызлануын күчерә. Ул үзенең иң якын дустын үтергән явыз дошманга каршы сәнгать коралы белән, нәсЬрәт көче белән көрәшә башлый. ' Бу гаять матур хикәяне урыны- урыны белән тәрҗемәченең игъти- барсызлыгы бозып җибәрә. Бик еш «пронеслось в уме», «пронеслось в голове», «сознание артистической удачи сменяется в ее сознании», «потоком нахлынули воспоминания» кебек штамплар очрый. «Беренче мәхәббәт» хикәясе матур итеп башланса да, тулаем алганда йомшак чыккан. Кутуй — психологик анализ остасы, ә тышкы сурәтләү чаралары аңа уңышлы бирелмиләр. Сугыш темасына язылган икенче китап, Гариф Галиевнең «Их любовь» («Шәм яктысы») исемле хикәясе. Бу сугышчы разведчикның һәм медицина сестрасы Наиләнең саф һәм көчле мәхәббәте турындагы тарих. Язучы Наиләнең образын җыйнак, ләкин хәтердә калырлык буяулар белән тасвирлап бирә. Битләр ачыла барган саен без аны якынрак белә барабыз һәм герой белән бергә яшибез. Бу хикәянең үзенчәлеге һәм әһәмияте шунда, биредә сугышчының Наиләгә булган мәхәббәте ротадагы авыр, куркынычлы сугышчан тормыш белән аралашып бара. Әгәр дә бик күп язучылар нәфрәтнең сугышчыда көрәшкә бөек көч уятуы турында язсалар, Гариф Галиев ике гади кешенең мәхәббәте аларда солдатның сугышчан сыйфатларын — кыюлыкны, батырлыкны, чыдамлыкны һәм дошманга карата рәхимсезлекне уята, дип күрсәтә. Мәхәббәт Наиләнең көчен арттыра, ул дошман артиллериясенең утын үз өстенә алып, бик зур батырлык күрсәтә. Хикәя чын тормышның бер кисәге булып күз алдына килеп баса. Укучы бу ике совет кешесенең саф мәхәббәте үлемнән көчлерәк буласына ышанып кала. Бу яхшы хикәянең кайбер кимчелекләре дә юк түгел. Мәсәлән, сугышчы Наиләгә язган хатында сугышка кадәрге тормышы турында сөйләгәндә бары тик фабриканы һәм үз өен генә белгәнлеген әйтә. Сугышчының тыныч вакыттагы Уңышлы адым 133 тормышын шулай артык бертөсле итеп бирү чынбарлыкка туры кил- ’ми. һәрхәлдә бу типик түгел. Авторның фикере ачык: ул Наилә •сугышчының күңелендә якты йолдыз булды, дип әйтергә тели һәм эффект өчен геройның эчке тормышын корбан итә. Моның аркасында хикәя әлбәттә, күп оттыра. Сугышчының Наиләгә җибәргән хаты артык е төче итеп язылган. Анда иске сентименталь романнардан килеп кергән җөмләләр, сүзләр еш очрый. Шулай ук, «Любовь также дорога, как напоминание о бессмертии человека» — артык һаваландырылган җөмлә һәм аңлашылмый. Ниһаять, тимер чыбыкны кисәр өчен Наиләнең бәләкәй хирургия кайчысы алып килүе дә бик примитив булып күренә. Дөрес, автор Наилә ул кайчы белән тимер чыбыкка сугып, немецларның игътибарын гына үзенә тартты, ди. Ләкин ул чагында ни өчен хирургия кайчысы? Моны бит кул белән тартып, яки таяк, таш белән сугып та эшләргә мөмкин булыр иде. Бу аерым кимчелекләр, тулаем алганда талантлы язылган хикәянең кыйммәтен җуймыйла р. Сугыш турындагы өченче әсәр: Мирсәй Әмирнең «Земляк» («Якташ») дигән хикәясе. Бу хикәядә рус укучысы авторның көчле хикәяче икәнен раслый торган бнк күп уңай детальләр таба. Мирсәй Әмирдә нечкә юмор, үткен күзәтү- чәнлек һәм оста итеп психологик анализ ясау сәләте бар. Бу хикәядә, бөтен нәрсә гади, ләкин хикәяне укый барган саен ике сугышчының, Василий Петров белән Хәсән Гомәревнең, дуслыгы безне көчле дулкынландыра. Петров яңа килгән сугышчыларга үзенең сугышчан дусты Хәсән Гомәрев - турында рус солдатларына гына хас булган киң күңеллек белән, яратып һәм горурланып сөйли. Хәсән хикәягә килеп кергәндә без инде аны' яратып өлгергән булабыз. Хәсән яңа килгән сугышчылар арасында үзенең якташын очрата һәм шунда ук илдәге хәлләр ту* рында сораштыра башлый: Казанда нинди заводлар һәм фабрикалар салынган, нинди журналлар һәм китаплар чыккан, театрларда нәрсәләр куялар, радиода нәрсәләр тапшыралар, эшчеләр ничек яшиләр, колхозлар ' үзара ярышалармы, аларның кайсылары алда бара һ. б. Фронт белән тылның шушындый тыгыз элемтәсе, солдатның тугая илендә бара торган хәлләр белән шушылай тирән кызыксынуы бары тик безнең илдә генә, кеше үзен хуҗа итеп һәм яңа тормышны иҗат итүче итеп сизгән илдә генә булуы мөмкин. Мирсәй Әмирнең «Земляк» хикәясен укыганда без совет солдатының немец солдатларын ни өчен җиңгәнлегенә ачык төшенәбез. Көше ерткычны җиңә! Сугыш темасына багышланган дүртенче ,әсәр Г. Әпсәләмовның «Буря» («Давыл») исемле җыентыгы. Бу хикәя совет кешеләренең чын туганлыгы, безнең илебез халыкларының бөек дуслыгы һәм совет хөкүмәте тәрбияләп үстергән яңа кешенең рухи байлыгы турында сөйли. Әпсәләмов ике совет солдатын — старшина Николай Додоновны һәм сержант Шәүкәт Хөснуллинны күрсәтә. Рыбачий ярым атавының кыргый кыялары арасыннан татар егете Шәүкәт яралы Николай Додоновны күтәреп кайта. Арыган һәм ачлыктан интеккән Шәүкәтнең юлы бик озын һәм бик авыр, ул ташларга сөрлегеп егыла, ләкин иш эшен коткарырга булган теләге сүрелми. «— Бар, туган, кичекмә, югыйсә соң булыр, — ди Додонов Шәүкәткә. — Минем сәгатьләрем санау- лы...» Ул үзе өчен Шәүкәтнең һәлак? булуын теләми. «— йөрәгең юк синең, йөрәгең урынында антрацит. синең. Кит, кит!» — дип кычкыра ул Шәүкәтнең китәргә теләмәвен күргәч. Элекке шахтер егет Шәүкәт аңа таба борыла һәм әкрен генә болай ди: <— Николай, рәнҗетмә мииек җанымны, рәнҗетмә!» Уцышлы адым 184 Гадн совет кешеләрендәге мондый киң күңеллелекме һәм рух байлыгын большевиклар партиясе тәрбияләде, бу гүзәл сыйфатлар безнең дәүләтебезнең идея һәм мораль принциплары нигезендә үстеләр. Давыл башлана. Таулар ыңгырашалар, жил сызгыра, тау башларыннан ташлар тәгәриләр, ә Шәүкәт яралы Николайны күтәреп һаман алга бара. Давыл гасырлар буенча калкып торган кыяларны җимерә, ләкин бу ике кешенең дуслыгын, аларның җиңүгә булган көчле ихтыярларын жимерә алмый. Г. Әпсәләмовның тыныч, реалистик стильдә бирелгән образлары урыныурыны белән зур патетик көчкә ирешәләр. Шәүкәтнең давыл алдыннан Николай белән сөйләшү күренеше һәм хикәянеңазагы менә шундыйлардан. Бу хикәядә тәрҗемәче тарафыннан җибәрелгән тупас бер җөмлә бар; ул болай тәрҗемә итә: «...мысли, похожие на багрово-черные облака неотступно заполняли голову». Уйларның күгелҗемкара төстә булулары мөмкинме соң? «Төньяк балкышы» хикәясе шундый ук талант белән язылган. Монда да без Г. Әпсәләмов өчен характерлы булган зур дулкынлануны сизәбез. * « * Бөек Ватан сугышы темасына язылган шушы хикәяләрдән соң, без хезмәт темасын яктырткан ике әсәргә кагылып китәргә уйлыйбыз. Аларның берсе Гомәр Разинның «Весенней ночью» («Язгы төндә») исемле хикәясе. Бу хикәя безне. Ватан сугышы елларындагы авыл белән таныштыра. Ике колхоз — «Чулпан» белән «Интернационал» югары уныш алу һәм фронтка яхшырак ярдәм күрсәтү өчен ярышалар. Шунысын әйтергә кирәк, социалистик ярыш темасы — бик мөһим һәм җаваплы тема — безнең әдәбиятта җитәрлек яктыртылмаган әле. Бу теманы талантлы хәл иткән Юрий Крымовның «Танкер Дербент» һәм «Инженерлар» исемле» әсәрләреннән һәм тагын берничәочрактан башка социалистик ярышны яктырткан бүтән күренекле әсәрләр безнең әдәбиятта юк диярлек. Г. Разин колхозчыларның социалистик ярышын оста һәм ышандырырлык итеп бирә. Булдыксыз, хуҗалыксыз председательнең ваемсыз эшеннән интегеп беткән карт колхозчы Тнмерн, колхозның элекке данын яңадан кайтарыр өчен председательлекне үз өстенә ала. Күрше «Интернационал» колхозының председателе, Тимеринең дусты Григорий Иванович «чулпанлылар» белән ярышка чыгудан кинәт баш тарта, чөнки «чулпанлыларны» җиңү бик җиңел булыр, дип исәпли. Ул «чулпанлыларны» дәртләндерү өчен, без үзебездән көчлерәклэр белән сынашырга булдык, ди. Григорий Иванович «Чулпанга» үзенен бригадиры Прасковья Осиповнаны җибәрә. «Шуның белән көч сынашырлык чамагыз табыла икән, бик хуп», ди. Г. Разин колхозның гомуми җыелышы бу мөрәҗәгатьне ничек кабул итүен бик оста һәм җанлы сурәтли. Без җыелыштагы кешеләрнең эчке дулкынлануларын, йөрәк тибешләрен сизәбез. «Чулпанлылар» берсе артыннан берсе чыгып үзләренә йөкләмәләр алалао. Алар арасында беренчеләрнең берсе булып Тимеринең килене Нәфисә чыга. Хикәя фронтовиклардан килгән кыска, ләкин бик көчле язылган хат белән тәмамлана: «...Авырмы сезгә дисезме? Ай авыр, бик авыр, туганнар. Шундый авыр, әйтергә сүзләрем җитми. Шулай да без түзәрбез, без барыбер җиңәрбез. Безнең белән Сталин, безнең белән бөтен ил...» Әйе, безнең фронтыбыз һәм тылыбыз бер теләк, бер максат белән яшәде. Туган җирне саклар өчен фронт та, тыл да бөтен көчен салды. Безнең җиңүләребезнец сере менә шунда инде. Хезмәт темасына язылган икенче Уңышлы адым әсәр Абдулла Әхмәтнең «Черное золото» («Кара алтын») исемле очергы. Бу очерк Шөгер һәм Баулы нефтьчеләре турында сөйли, «икенче Бакуның» мөһим районнарыннан берсен төзүче кешеләрне күрсәтә. Борын борыннан Татарстан жи- рендә нефть барлыгы беленгән һәм бик күпләр аны эзләп йөргәннәр. Ләкин туган җир бары большевикларга гына үзенең алтын хәзинәсен ача. 1946 нчы елның 20 нче сентябрендә Баулыдагы беренче скважинадан, 2000 метр тирәнлектән, девон нефте бәрә башлый. Тирә-як колхозлардан промыслога, бәйрәмгә килгәнсыман, халык агыла. Элек, революциягә кадәр, нефть эзләүчеләрне дошман күреп каршы алган крестьяннар, хәзер бөтен йөрәкләре белән бурильщикларны тәбриклиләр. Яна бишьеллык төзелешләренең берсе турында сөйләгән бу очерк, башыннан ахырына кадәр хезмәт поэзиясе белән сугарылган һәм шуңа күрә укучыны да дулкынландыра. А. Әхмәтнең бу әсәре безнең республикабызның төзелешләрен тирәнрәк чагылдыру өчен, художестволы очерклар тудыруда күп ке.чә язучыларыбызга үрнәк була ала. Без «Татар совет әдәбияты көтепханәсе»нә кергән кайбер әсәрләрне генә карап чыктык. Ләкин бу кыска обзор да безгә бу көтеп- ханәнең уңышлы бер адым икәнен әйтергә тулы нигез бирә. Татар язучыларының байтагы безнең чынбарлыкны дөрес күрсәтә, аның асылын дөрес ача һәм совет халкының материаль һәм рухи культурасының чәчәк атуын сокландырырлык итеп күрсәтә беләләр. Аларның әсәрләрен укып чыккач без моңа ышанабыз. Татар язучылары алдында хәзер яңа бурыч тора. Алар илебездәге социалистик үсешнең процессларына тирәнрәк керергә, тормышның бөтен якларына актив катнашырга, кешеләрнең аңнарындагы капитализм калдыкларын кыю рәвештә фаш итәргә һәм социализм төзүчеләрнең иң яхшы сыйфатларын тулырак чагылдырырга, Сталин эпохасы өчен лаеклы булган зур күләмле әсәрләр тудырырга тиешләр. Без укучылар моны түземсезлек белән көтеп калабыэ.