Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ТЕАТРЫ

Татар театры Бөек Октябрь социалистик революциясеннән бик күп еллар элек рус классик әдәбияты, рус революцион-демократик фикерләрнең тәэсире астында туды. Татар халкын рус культурасы һәм фәне белән коралландырырга омтылган Фәизханов, Каюм Насыйри һ. б. кебек алдынгы кешеләрнең чиксез зур хезмәтләре бушка китмәде. Шул җирлектә Габдрахман Ильясиның ]887 иче елны язылган «Бичара хыз» исемле драматик әсәре туды. Күп тә үтм и,- Ф. Халидов һ. б. да драмалар яздылар. Ләкин моңа карамастан, татар театры күп еллар үткәч кенә туды. Әгәр дә рус революцион фикере татарлар арасында җирлек тапмаса, рус вакытлы матбугаты аңар тиешле ярдәм күрсәтмәсә һәм, ниһаять, 1935 иче елдагы революция булма- са, һичшиксез, татар профессиональ театры барлыкка килә алмас иде. Рус вакытлы матбугаты 1898 нче елдан башлап татар сәхнәсенең төзелүе фикерен яклап килде, «йолдыз» кебек татар буржуа-милләтче газеталар, киресенчә, 1905 нче елдан соң да әле шәригать буенча театр күрсәтү ярыймы, ярамыймы дип сүз йөртәләр иде. 1907 нче елда гына татар профессиональ труппалары төзелә баш. лады. Еллар узу белән бер-бер артлы Казанда «Сәйяр», Уфада «Нур», Оренбургта «Ширкәт» труппалары оештырылып, регуляр рәвештә эшкә тотындылар. Аларның репертуарларында оригиналь әсәрләр белән бергә, рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән тәрҗемә ителгән пьесалар да бар иде. Бу труппалар бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөргәннәр һәм бер урында бер айдан артык калмаганнар. Алар, нинди дә булса бер хосусый театраль- мәктәпне узмаган, ләкин сәхнәдә уйнауга сәләт күрсәткән аерым энтузиастлардан гына төзелгәннәр иде. Актерларның үзләренә килгәндә, алар сәхнәдә уйнау осталыгына рус театрларында өйрәнгәннәр, һичбер тәҗрибәләре булмаган беренче татар актерлары рус поста- новкаларына йөргәннәр, рус әдәбияты белән танышканнар, үзләренең спектакльләрен куйганда рус режиссерларын чакырганнар. Бөек рус культурасының менә шундый турыдан-туры йогынтысы астында, татар театры киң халык массаларын гуманизм, гаделлек, кеше сөючелек, азатлык хисләре рухында һәм реакцион карашларга каршы кискен көрәш алын бару рухында тәрбияләүне үзенең төн бурычы итеп куйды. Татар театры бу бурычны үзенең төзелү көненнән үк тормышка ашыра башлады. Ләкин ул вакытта Татар театры камиллектән ерак тора иде әле. Ул әле шундый зәгыйфь иде ки. хәтта реакцион карашлар һәм мәгариф белән прогресска каршы торган көчләр белән тиешлечә көрәш алып та бара алмый иде. Кайбер мәсьәләләрдә исә яшь татар театры иске гореф-гадәтләрдән дә тулысынча котылмаган иде. Моның өстенә реакцион татар, буржуазиясе дә татар театрының үсешенә кома- К. Тайфни 98 чаулык итеп торган. Мәгълүм ки, татар буржуазиясе, хәтта үзенең иң көчле күтәрелгән чорында да, мистик, дини фанатизм белән сугарылган реакцион идеологияне өстерәп барды. Бу, милләтчелек, панисламизм идеяле ерткыч буржуазия театрны да үз кулына алырга тырышты. Кайбер вакыт ул теләгенә дә ирешә иде. Революциягә кадәр аерым труппалар милләтчелекне мактап чыккан пьесалар да куеп килделәр, һәм алар тамашачыны рус культурасына тартмадылар, бәлки феодаль көнчыгышка ориентация бирделәр. Алар борынгы заманны, ханфеодал тормышын идеаллаштырдылар. Шулай итеп, революциягә кадәрге чорда татар театрында ике агым бар иде: берсе — прогрессив, революциондемократик, икенчесе — буржуазмилләтчелек агымы. Беренчесе — революциядән соң вак буржуаз идеяләрдән арынып, совет халкы өчен хезмәт итте, ә икенчесе революция вакытында җимерелеп, реаль көч буларак югалды. Ләкин әле күп еллар буенча ул, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар совет театр культурасының үсешенә комачаулап торды. Татар совет театры кискен сыйнфый көрәштә, буржуаз-милләтчелек идеологиясе, формализм һәм натурализм белән көрәштә чыныгып үсте. Патша Россиясендә, шактый көчле театраль коллективлар булуга карамастан, татар театры зур уңышлар казана алмады. Чын профессиональ сәхнәчелек сәнгатенә Октябрь революциясеннән соң гына ирешелде һәм ул үзенең бүген тоткан югары урынын ала алды, чөнки революция генә талантлар үсеше өчен киң юл ачты. Татар совет театры берничә этап кичерде. Ул бөтен совет культурасы белән бергә үсте. Бөек Октябрь социалистик революциясенә хәзерләнү көннәрендә татар театры Горькийның «Мешап- лар» пьесасын сәхнәгә кую өстендә эшләде. Спектакль 1917 нче елнык- 25 Октябренда куелырга тиеш иде» ләкин бу көн Казанда совет власте өчен сугышлар башланганлыктан, спектакль 31 нче октябрьгә күчерелде. Шулай итеп, татар театры илебезнең яңа чорга күчүен Горькийның пьесасы белән котладыТатар театрының актерлары армыйталмый яшь совет власте өчен эшли башладылар. Бер-бер артлы яңа труппалар төзелделәр. Аларга Кызыл Армия политотделлары, партия-совет органнары җитәкчелек иттеләр. 1918 нче елның 25 Октябренда татар актерлары Мөсел ман Коммунистлары бюросы каршындагы театраль комиссия янында тупландылар. Менә шушы актерлардан беренче татар совет драматургия студиясе оештырылды һәм ул Октябрь революциясенең беренче еллыгын Г. Коләхметовнын «Яшь гомер» драмасы белән каршылады. М. Горькийның йогынтысы астында 1907 нче елны язылгав татар телендәге бу беренче революцион драма татар революционерлары һәм эшчеләренең 1905—1907 еллардагы көрәшен тасвир итә иде. Гражданнар сугышы Россиянең бөтен тормышына кергән кебек татар театрына да тирән йогынты ясады. Ул фронт өчен эшли башлады. Беренче татар артисткасы Гыйззәтуллина-Волжская Көнчыгыш фронтында 2 нче армиянең политотделы каршындагы труппада уйнады. Бу зур талант берди ук уңыш белән рольләрен рус һәм татар телләрендә башкарды. Артист Г. Ман- гушев Самарада 1 нче Махсус Идел буе укчы татар бригадасы каршында труппа оештырды. Бүгенге РСФСР ның атказанган артисты X. Әбҗәлилев 1918 нче елда Кызыл Армиянең бер часте каршындагы труппада эшләде. Ул Оренбургта Көнчыгыш театрын төзеде. Республиканың хәрби-революцион советы каршында татар артистларыннан торган «7 нче труппа» бар иде. 1919 нчы елда татар запас батальоны каршында Г. Камал Птруп- Татар совет театры 99 па оештырды. Бу труппада татар театрына нигез салучы драматург Галиәсгар Камал да эшләде. Оренбургтагы Кызыл Армия частьларында артист Нури Сакаев җитәкчелек иткән труппада Н. Таҗдаро- ва (ТАССР ның халык һәм РСФСР ныц атказанган артисткасы), М. Сульва (ТАССР ның атказанган артисткасы), Л. Сыртланова (Баш- кыртстанның атказанган артисткасы), Ф. Сәмитова һ. б. эшләп килделәр. 1920 нче елның җәендә ТАССР төзелгәннән соң хәрби коллегия Казаннан Москвага күчә һәм аның белән бергә татар театры да китә. Крестовников заводы клубында яшәп килгән «Аң» труппасын ревком Татарстанның Мәгариф Эшләре Халык Комиссарлыгы карамагына бирә. 1920 нче елның ахырында Хәрби коллегиянең труппасы Казанга кайта һәм «Аң» труппасы белән берләшеп Дәүләт театры төзелә. Гражданнар сугышы һәм төзелеш елларында татар халкы торган барлык шәһәрләрдә диярлек татар театрлары оештырылган иде. Казаннан башка Москва, Уфа, Оренбург, Астрахань, Ижевск, Самара, Челябинск, Пермь, Ташкент, Баку, Бухара һ. б. шәһәрләрдә дә иҗади шактый көчле актер коллективлары бар иде. Хәтта ерак Иркутск шәһәрендә, хәзер ТАССР Верховный Со. веты Президиумы председателе иптәш Г. Динмөхәметов инициативасы белән Себер татар театры төзелде. Тора-бара бу театрлар сыйфат ягыннан яхшырдылар һәм бер үк вакытта Казан Татар Дәүләт театры коллективы, Москва, Оренбург, Астрахань труппаларыннан Уральский 1, Н. Сакаев, Ф. Камалова, Г. Камская, Ш. Мәҗитов, 3. Сафин, С. Садыйкова, Зиятдинов, Г. Юсупов кебек танылган артистлар чакырылып көчәйтелде. Бу чордагы репертуарга, революцион әсәрләр белән беррәттән рус драматургиясенең пң яхшы үрнәкләреннән тәрҗемә ителгән пьесалар керәләр иде. Тамашачылар Г. Камалның драма һәм комедияләрен, Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасын, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», М. Горькийның «На дне», «Мещане», А. П. Чехо'в- ның «Чия бакчасы»н, Н. Гогольнең «Ревизор» исемле комедиясен, М. Фәйзинең «Галиябану»сын яратып карыйлар иде. Ләкин менә шундый яхшы пьесалар белән бергә тамашачыларның дикъкатен бүгенге мәсьәләләрдән читкә өстери торган, идея ягыннан уңышсыз әсәрләр дә очраштыргалый иде. Үзенең беренче көннәреннән үк башлап совет власте кадрлар мәсьәләсенә гаять зур игътибар бирде. Бу театрда да чагылды. 1920 нче елда Самарада армия политотделы каршында халык артисты 3. Солтанов җитәкчелек иткән татар драматургия студиясе ачылды. Ике елдан соң ТАССР ның Мәгариф Эшләре Халык Комиссарлыгының тәкъдиме буенча шул ук 3. Солтанов Казанда театраль техникум оештырды. Татар театрының үсеш юлында зур урын тоткан бу техникумда X. Сәлимҗанов (ТАССР ның атказанган артисты), Нигъмә- туллина, 3. Басыйрова, Г. Булатова (ТАССР ның халык артисткасы), Ш. Сарымсаков (ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе), Фәтхул- лин һ. б. укыдылар. Татар театры кискен идеология көрәшендә чыныгып үсте. Күп еллар буе анда сәхнә аша милләтчелек, советка каршы идеяләр өстерәп чыгарга • омтылган буржуаз милләтчеләр утырдылар. Алар репертуарга борынгы хан сарайларын, байлар, феодаллар тормышын мактаган пьесалар кертергә тырыштылар. Ул чаклардагы татар театрының постановка һәм репертуарында мещан, гади обывательләр зәвыгы, политикадан читләшү идеяләре белән сугарылган пьесалар аз түгел иде. •Яшь театр коллективына менә шушындый зарарлы фикерләр белән көрәшергә туры килде. Бу кискен көрәшнең нәтиҗәсе буларак сәхнәгә совет патриотизмы идеяләрен алып кергән М. Гафури, һ. Такташ, К. Танфнн 100 Ш. Камал, К. Нәҗми, Т-. Гыйззәт пьесалары куелды. _ 1926 нчы елда М. Гафури «Кызыл Полдыз» ңсемле пьесасын язды. At Гафурн бу пьесасында халыкның акларга каршы алып барылган көрәшен һәм контрреволюцнянең җиңелүен тасвир итә. Җиңүдән соң кызылармеецлар совет авылында яңа, якты тормыш коралар. Бу пьеса совет тормышын, совет идеологиясен чагылдырган беренче, пьесаларның берсе булып санала. 1923 нчц. елда Нәкый Исәнбәт, «һиҗрат* исемле сатирик комедиясен язды. Бу комедиядә Н. Исәнбәт. революция давылыннан качарга теләгән татар буржуазиясе һәм руханиларыннан көлеп, аларның черек идеологиясен ачып салды. 1928 ңче елда Таҗи Гыйззәтнең «Наёмщик» драмасы куелды. Драмада борынгы крепостной крестьяннар тормышы, аларның азатлык өчен көрәше күрсәтелә. Образларның оста һәм һәркемнең йөрәгенә ятышлы итеп тирән эшләнгән «Наёмщик» тамашачыларда популярлашты. «Наёмщик»тан соң Т. Гыйззәт бер-бер артлы яңа әсәрләр тудырды һәм тамашачының мәхәббәтен казаңа алды. Соңгы ун ел эчендә аның пьесалары репертуардан төшми. Хәзер дә Т.Д.А.Т. нын, репертуарында исә Т. Гыйззәтнең пьесалары иж зур урын алып торалар. Рус һәм Көнбатыш Европа драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре дә татар сәхнәсенә куела барды. «Иван Грозныйның үлеме», «Стенька Разин», «Разлом» кебек русчадан тәрҗемә ителгән пьесаларны тамашачылар яратып кабул иттеләр. Татар совет сәхнәсендә реалистик образлар тудырган Г. Болгарская, 3. Солт.анов, Әпсәләмов, Сакаев, Таҗдарова, К- Шамиль, X. Әбҗәли- лев, Ф. Ильская, Р. Кушлов- ская, Ш. Шамильский, Камал III, Г. Уральский, С. Айдаров, М. Суль- ва, Г. Камская, X. Уразиков һәм башкаларны тамашачылар яратты һәм алар халык арасында популярлаштылар. Москва театрларында махсус мәктәп. узган һәм практика, алгав. актерларның саны да елдан елга артты. Аларның осталыгы һәм иҗадн тәҗрибәләре Моск*ва һәм Ленинградның иң күренекле режиссерлары һәм артистларыңнан алган яр* дәм белән, даими консультацияләр нәтиҗәсендә, көннән-көн үсте. Художество җитәкчелеге эшенә Риза Ишморатов, Ш.- Сарымсаков, К. Ту» машева һ. б. кебек югары театраль белемле специалистлар килде. ♦ Сталиңчыл бишьеллыклар чарык: да театр иҗади якГтан. ныгыды. Авыл хуҗалыгын коллективлашты- ру, социалистик промышленностьны, техниканы үстерү, халык дошманнарына каршы көрәшү һәм башка темалар драматургия . өчен бай материал бирделәр. Реалистик образлар аша театр тамашачыларны тәрбияләде, аның алдына социалистик төзелеш һәм культура тормышының актуаль мәсьәләләрен.куйды. Бу чорда татар прозасының клас* сигы Ш. Камал үзенең оста каләмен сәхнәгә багышлады. Ул эщчеләрнен революциягә кадәр, гражданнар су-; гышы һәм сталинчыл бишьеллыклар чорларындагы тормышларыннан алынган берничә пьеса бирде. 1930 нчы елда ул «Козгыннар оясы> исемле икенче драмасын язды. Драма русчага да тәрҗемә ителеп- Казан Зур Драма театрында куелды.* «Козгыннар оясы» язучының һәм театрның иҗади уңышы иде. 1910 нчы елда язылган шул ук исемле хикәясендә Ш. Камал Ёкатерино- слав (хәзерге Днепропетровск) шәһәренең шахтерлары тормышын сурәтләгән иде. Иҗатына тәнкыйть күзлегеннән караган Ш. Камал, шул ук' шахтёрлар тормышын драмада яңача тасвир итте. Хикәясендәге . критик реализмнан драмадагы социалистик реализмга килеп, ул шахтёрлар арасында җәелгән революцион хәрәкәтне тулырак һәм. җанлырак күрсәтте. Драма, персонажларның характерларын дөрес һәм Татар совет Театры 1(1 бай буяулар белән бйргәнгә, артистлар тудырган образлар тамашачыларны дулкынландыралар, кызыктыралар. Драмада чагылган сыйнфый көрәш, эшчеләрнең берләшүләренең әһәмияте, аларның дуслыгы зур художник таланты белән күрсәтелгән иде. «Козгыннар оясы» Ш. Камалның иҗатында күренекле урын алуы белән бергә татар театры өчен дә зур сынау булды. Театр күңелдә кала торган, яхшы һәм бай спектакль куя алды. «Козгыннар оясы»ннан башка Ш. Камал «Таулар», «Томан артында» («Габбас Галин») һәм «Матур туганда* романыннан инсценировка язды. Совет техник интеллигенциясенең Мораль сыйфатларын һәм иҗади йөзен күрсәткән «Габбас Галин» драмасына тамашачылар югары бәя бирделәр. Шагыйрь һ. Такташ беренче бишьеллыкны төзүчеләр турында «Камил» исемле көчле драма язды, һ. Такташ бу драмасында милләтчеләр (солтангалёёвчылар) белән көрәш, кулакларның сыйныф буларак 1ок ителүе, шахталарда социалистик ярышның әһәмияте кебек мәсьәләләрне кискен рәвештә куйды һәм шуның өчен «Камил» социалистик төзелешнең пафосын, совет кешеләренең батырлыкларын Һәм үз- үзләрен аямыйча эшләүләрен дөрес һәм тулы итеп бирә алды. Драматург Таҗи Гыйззәт тә революциягә кадәр крестьян тормышын күрсәткән иҗатын нәкъ менә шушы чорда җәеп җибәрә. Аның <Кьпо кызлар», «Чаткылар», «Ялкын» кебек пьесалары аша крестьян восстаниеләре, көчләүгә, җәберләүгә, культурасыз тормышка каршы көрәшләр тамашачыларның күз алдына килеп басалар. Т. Гыйззәтнең ижатында «Ташкыннар» драмасы аерым бер урын тотып тора. Бу драмада автор Октябрь революциясе алдындагы бер татар а‘вылының төрле кешеләрен бирә: менә элек Ьуйсынучан, сак карт Биктимер. Империалистик сугыш һәм гаделсезлек строе шартларында ул драманың ахырында революцион көрәшчегә әверелә. Башка образлар да svp кичерешләр аша . уздырылалар. Та1машачы старшина Шәүлихан, аның саран, тупас улы Касыймхан Һәм либераль Мирзахан образлар’ы аша татар буржуйзияёенең ерткыч йөзен күрә. Пьесадагы рёволюцйо- нер-боЛьшевик МирвЭЛинең җанлЫ образы гаять зур тәэсир калдыра. Татар хатын-кызлары образлары да истә калалар. Т. Гыйззәтнең «Бишбүләк» пьесасы гражданнар сугышы чорын, «Мактаулы заман» бүгенге бай. шат колхоз тормышын сурәтли. «Данлы чор» пьесасында Риза Ишморат, «Тормыш көлә» пьесасында Р. Ильяс, «Гудок» пьесасында X. Җәмйле*в. производствода барган сыйнфый көрәшне чагылдырганнар. Г. Минский («Шлем»да) һәм С. Баттал («Язулы яулык»та) тыныч тормыш вакытындагы КызыЛ Армияне күрсәттеләр. Г. Кутуйнын стахановчылар турындагы «Шатлык җыры» пьесасы Казанның эшче театры репертуарларыннан төшмәде. Шагыйрь Әхмәт Фәйзинең «Тукай» исемле тарихи драмасы татар театрының репертуарын баетты. Бу драматургия әсәрләрендә безнең тормышыбыз, аның үткәне, бүгенге чынбарлыгы чагылды. Ләкин татар халкының тарихыннан алып язылган кайбер әсәрләрендә аерым драматурглар милләтчелек характерында хаталар ясадылар. Шул җөмләдән Нәкый Исәнбәтнең хан-феодалчылык эпосына ияреп язган «Идегәй» драмасы аеруча зарарлы әсәр булды. Нәкый Исәнбәт милләтчелек характерындагы зарарлы фикерләр белән сугарылган бу пьесасында, рус шәһәрләрен талап яндыргай Идегәйне, тарихи чынбарлыкка каршы буларак, халык батыры итеп күрсәтергә-маташты. ВКП(б) Үзәк Комитеты 1944 ёл 9 нчы август ка- рарында идеология фронтындагы мондый зарарлы чыгышларгң бик хаклы рәвештә кискен Отпор бирде, әдәбият һәм сәнгать работниклары- К. Танфнн 102 на тарихи чынбарлыкны дөрес чагылдыру бурычын йөкләде. Татар театр коллективы иҗади яктан өлгереп җитте, ул төбендә реалистик юлдан үсә барды. Менә шулар аркасында, башкару осталыгының тиешле югарылыкка күтәрелүе аркасында, татар театрына рус һәм Европа классикларын, совет драматургиясенең иң катлаулы пьесаларын куярга мөмкин булды. Татар театрында Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», «Отелло»сы, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәтле, Мольерның «Тартюф»ы, Гогольнең <Ревнзср»ы. Островскийның «Гроза», «Доходлы урын», «Бүреләр һәм са- рыклар»ы. Горькийның «Тормыш төбендә», «Дошманнар»ы, Ивановның «Бронепоезд»ы, Корнейчукның «Эскадраның һәлакәте», Лопе-де-Ве- ганың «Печән өстендәге эт»е, Галь- дониның «Гостиница хозяйкасы», Фурмановның «Фетнә»се һ. б. куелдылар. Татар классикасыннан Г. Камалның «Банкрот»ы, Ш. Камалның <Хаҗи әфәнде өйләнә»се, М. Фәйзинең «Галиябану»сы яңартылдылар. Бу постановкалар элеккеге натуралистик, формалистик бозулардан нигезендә арындылар. Актерлар коллективы белән режиссура образ һәм характерларны реалистик ачу юлында эшләделәр. Актерлар хәрәкәтнең аерым детальләрен уйнап, персонажларның кайбер сүзләренә, җөмләләренә аеруча игътибар итүләре аркасында коллектив иҗади ныгыды. Мисал өчен Ш. Камалның «Козгыннар оясы»на, Г. Иделленең «Дәүләт Бәдриев»енә, Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сына, Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар»ына, Ә. Фәйзинең «Тукае»на һәм башка кайбер әсәрләргә тукталып була. Бу спектакльләрдә татар артистларының иҗади мөмкинлекләре, алар- ның сәхнә осталыклары шактый тулы ачылды. Камал Ш нең (Ромсо һәм Тукай), Ф. Ильскаяның (Джульетта), X. Уразиковның (Биктимер), X. Әбҗәлилевныц (Хуҗа Насретдин һәм Лир), Ш. Шамиль- екцйнын илһамлы, җанлы уеннары тамашачыларда бик зур тәэсир кал? дырдылар. Болар һәммәсе,дә урындагы һәм үзәк, матбугатта чагылдылар. Бөек Ватан сугышы чорында Татар Академия театрында туган илнең бәйсезлеге өчен барган көрәштә батырлыкка, үз тормышыңны кызганмыйча . сугышырга чакырган берничә патриотик пьеса куелды. Бу пьесаларның берсе М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасы иде. Ул әсәр совет патриотларының, намуслы колхозчыларның образларын б р- де. Алар кыенлыкларны, авырлыкларны җиңеп алга, якты киләчәккә баралар. Драмада сугыш елларының авырлыкларын җилкәләрендә күтәреп чыккан геронк хатын-кыз образлары, сугыш чоры өчен характерлы булган авыл күренешләре бик җанлы итеп бирелгәннәр. Бөтен халкыбыз өчен авыр сынау булган Бөек Ватан сугышы чорында драматурглар совет кешеләренен тыл һәм фронтта күрсәткән батырлыкларына, кыюлыкларына, герой-, лыкларына тиң булган сыйфатларны тарихтан да эзләделәр. Шушы сәбәптән сугыш елларында берничә тарихи пьеса туды. Ләкин бу тарихи әсәрләрдә (мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Җирән чичән» исемле драмасы), тарихи фактлар бозылып, Алтын Урда ханнары макталып чыкты. Н. Исәнбәт совет кешеләренең батырлыгы, геройлыгы, Ватанга булган турылыгы кебек көчле сыйфатласын сәхнә аша ачу теләге белән «Мәрьям» исемле драма язды. Драматург совет кызы Мәрьямнең эчке дөньясын күрсәтү белән генә чикләнмичә фашист-палачның да эчтәлеген ачып бирү белән мавыкты. Совет кызының героик рухы фашистны хәйран калдыра һәм ул шушы гаять зур тәэсир нәтиҗәсендә үзенең пычрак күңелендә гуманистик хисләрне эзләргә керешә. Фашист палачның драмадагы менә шундый үзгәрүе белән тормыш арасында һичбер уртак нәрсә юк, була да алмый. Постановка бу хатаны көчәйтте геиә һәм пьеса тамашачыларда уңыш казана алмады. Татар совет театры К. Симоновның «Рус кешеләремдә режиссер гаебе аркасында, унышсызлыкка очрады. Театр ав-. торныц идеясен, рус кешеләренең героик образларын, бөек вакыйгаларның рухын тамашачыларга җиткерә алмады. Бу елларда Т. Гыйззәтнең «Таймасовлар» һәм «Ялкын» пьесалары .куелды. Беренче пьесада Т. Гыйззәт патриотик совет, семьясын күрсәтә,. «Ялкынмда 1878 нче елдагы Спас өязе крестьяннарының восстаниеләрен тасвир итә. Республикабызның колхоз-совхоз театрларында уңыш белән Риза Ишморатның «Кайту» пьесасы барды. Сугыш чорында Татар Академия Театры уңышлы куйган пьесаларның берсе Б. Горбатовның «Әтиләрнең яшьлеге» исемле әсәр булды. Театр шулай ук, Шекспирның,, Н. Исәнбәт тәрҗемә иткән «Король Лир» трагедиясен куеп үзенең осталыгын, диапазонының киңлеген күрсәтте. Бебутов постано'вкасында куелган бу трагедия театрның иҗади мөмкинлеге гаять зур икәнлеге-, нә тагын бер дәлил булды. Тәнкыйтьчеләрнең күбесе артистлар коллективының һәрбер сүз, хәрәкәт өстендә намус белән, бик нык уйланып эшләгәненә игътибар итте. ТАССР ның халык артисты X. Әб- җәлилев Лир ролендә тамашачыда бик зур тәэсир калдырды. Бөек Ватан сугышы чорында М. Гали һәм X. Уразиковның татар халкының агартучысы турында «Каюм Насыйри» исемле пьесасы хәзерләнде һәм билгеле дәрәҗәдә уңыш казанды. Татар театрының үсешендә татар сәнгатенең күренекле эшлеклеләрен- нән Салих Сәйдәшев һәм Петр Сперанскийның да зур хезмәтләре бар. ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе С. Сәйдәшевнең музыкаль оформлениесе булмаган бер генә дә, диярлек, спектакль юк. С. Сәйдәшевнең йөрәккә ятышлы лирик музыкасы пьесада, алынган образларны тутыралар һәм спектакльне баеталар. Аның музыкасы халыкка бик якын тора һәм шуның •өчен ул язган әсәрләр халык арасында бик тиз тарйлалар. Аның «Наемщик», «Бишбүләк» пьесалары өчен язган музыкасы киң массада популярлашты. С. Сәйдәшев принципларыннан чыгып эшләнгән ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Фәйзи дә халыкның мәхәббәтен казанды. «Ташкыннар» өчен язылган җырларңы халык яратып кабул итте. РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе П. Сперанский Татар; Академия Театрының төп художнигы булды. Ул 200 дән артык поста-, новкага катнашты. Аның реалистик,- зур зәвык белән эшләнгән декорацияләре бик күп спектакльләрнең уңышына ярдәм иттеләр. П. Сперанскийның иҗатында «Гроза», «Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Мылтыклы кеше», «Бишбүләк» . һ. б. кебек спектакльләр өчен ясаган аеруча уңышлы оформлениеләр бар. ♦ * * ВКП(б) Үзәк Комитетының . әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге тарихи карарларыннан соң Татар Академия Театры тамашачылар тарафыннан югары бәя алган яңа поста- новкалар хәзерләде. Мирсәй Әмир «Тормыш җыры» исемле пьесасын язды. Колхозчы хатынкызларның югары мораль сыйфатлары турында сөйләгән бу драма тамашачыларны дулкынландырды. Татар сәхнәсендә кешелек дөньясының иң бөек генийлары булган Ленин һәм Сталин образлары күрсәтелде. Тамашачылар, Сталин премиясе лауреаты Николай Погодинның «Мылтыклы кеше» исемле пьесасының постановкасын түземсезлек белән көтеп тордылар һәм театр аларның ышанычын аклады. Режиссердан башлап сәхнәнең ин гади техник эшчесенә кадәр бөтен, коллективның бердәм иҗади энтузиазм белән эшләве бу поста- новкада бик ачык чагылды. Поста-, новщик-режиссер ТАССР ның атказанган эшлеклесе Ш. Сарымса- ков бу спектакльне зур тырышлык белән оештцрды. К. Тайфин 104 Владимир Ильич Ленин ролен БАССР ның атказанган артисты Г. Шамуков һәм ТАССР нын атказанган артисты И. Гайнуллин башкардылар. Алар сәхнәдә уйнау өчен бик кыен булган бу рольне дөрес аңлап, Ленин образының җылылыгын һәм бөеклеген тамашачыларга җиткерделәр. Алар һичбер вакыт онытылмаслык бөек юлбашчыбыз образын безнең күңелебездә калганча, тарихи дөрес итеп эшләделәр. Алар Ленинның тышкы кыяфәтен» гадәтләрен» хәрәкәтләрен бик нык уйлап тикшергәннәр һәм алар тудырган образларда Ленин җанлы, реалистик гәүдәләнә. Пьесада И. В. Сталин образы бер ренә эпизодта күренә. Сталин кораллы восстаниегә җитәкчелек итә, аның кул астында социалистик революциянең язмышы; ул кызылгвардиячеләрне фронтка озата. Юлбашчыбызның образын бер генә эпизодта күрсәтү, әлбәттә, бик кыен бурыч, ләкин ТАССР ның халык артисты М. Ильдар бу кыенлыкны җиңеп, тамашачыларны дулкынландыручы образ иҗат итте. Солдат Иван Шадрин, мылтыклы кеше, типик рус крестьяны буларак, пьесаның үзәгендә тора. ТАССР ның атказанган артисты Ф. Халитов аның образын гаять оста эшләгән. Ул Шадринның төрле кичерешләрен, хуҗалыгын, йортын сагыну һәм гаилә белән балаларына булган мәхәббәт хисләрен ачык итеп күрсәтүгә ирешкән. Быел татар совет драматурглары яна әсәрләр яздылар. М. Әмирнең «Җиңү дәвам итә», Р. Ишморатның «Якты юл», Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьесалары тормышыбызның төрле тармакларын, татар халкының революцион көрәшен чагылдыралар. Татар совет театры утыз ел эчендә зур уңышларга иреште. Ләкин шулай булуга карамастан анын эшендә бик зур кимчелекләр яшәп килә. Соңгы елларда Татар Дәүләт Академия театры идеялелек һәм художество таләпләрен байтак прстановкаларда йомшартты. Шунын аркасында, «Диңгездәгеләр өнен» (Лавренев әсәре), «Сүнмәс ялкынэ (Полевой әсәре) кебек, совет кешеләренең героик сыйфатларын сурәтләгән әсәрләр тиешле югарылыкка күтәрелеп куелмадылар. Театр совет авторлары белән җитәрлек эшләмәде, постановкаларында иҗат кыюлыгы күрсәтмәде. Язучылар Союзы да драматургларга аз ярдәм итеп килде. Татар Дәүләт Академия театры каршында җитди бурычлар тора Бу бурычлар ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында ачык күрсәтелгәннәр һәм алар театр һәм драматургларның эш программасы булып торалар. «ВКП(б) Үзәк Комитеты драматурглар һәм театр эшчеләре алдына — совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында матур, художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыру бурычын куя. Драматурглар һәм театрлар пьесаларда һәм спектакльләрдә совет ' җәмгыятенең тормышын, аның туктаусыз алга барышын да сурәтләргә, совет кешесе характерының бөек Ватан сугышы вакытында аеруча көчле булып күренгән иң яхшы якларын тагын да үстерүгә .һәрьяклап булышлык итәргә тиешләр. Безнең драматурглар һәм режиссерлар совет кешеләрен тәрбия-* ләү эшендә актив катнашырга, аларның үскән культура сорауларына җавап бирергә, совет яшьләрен көр күңелле, күтәренке рухлы итеп, ватанга бирелгән һәм безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышанып караучы итеп, тоткарлыклардан курык- маучан, нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле итен тәрбияләргә бурычлылар». ВКП(б) Үзәк Комитеты куйган шушы бурычларны дан белән башкарып чыгу өчен театр коллективының. да, драматургларының да нжат көчләре җитәрлек һәм бу көчләр актив эшчәнлек күрсәтергә тиешләр: