ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ УТЫЗ ЕЛЛЫГЫ
Социализм идеясен чагылдырачак әдәбиятның характеры социалистик революциядән байтак еллар элек бөек юлбашчы тарафыннан билгеләнгән иде. В. И. Ленин 1905 нче елда: «Бу — ирекле әдәбият булыр, чөнки ул кешелек дөньясындагы революцион фикернең соңгы сүзен тәҗрибә һәм социалистик пролетариатның җанлы эше белән орлыкландырып торучы әдәбият булыр» — диде. 30 еллык дәвер эчендә чыннан да ирекле әдәбият чәчәк атты, иң алдынгы идеяләрне яктыртучы, пар- тиялелекне югары тотучы совет әдәбияты үсте һәм, Ленин әйткәнчә, социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек аның сафларына яңа- дан-яңа көчләрне туплады. Совет әдәбияты дөньяда иң алдынгы әдәбият булып танылды. Шушы иң алдынгы, иң идеяле әдәбиятның бер тармагы буларак — татар совет әдәбияты үсте. Татар совет әдәбияты — гомуми совет әдәбиятының аерылгысыз бер кисәге. Ул, революциянең беренче көннәреннән алып, Ленин, Сталин җитәкләгән революциянең азатлык байрагы астында үсә барды. Бу әдәбият/ утыз еллык үсешнең һәрбер чорында, эшче-крзетьянның яктылыкка, азатлыкка һәм бәхеткә ирешү процессын чагылдырып килә. Бу әдәбият революция нәтиҗәсендә формалашкан яңа кешенең характерын, совет кешесенең көрәш һәм хезмәткә салган ялкынлы дәртен, җиңү омтылышы белән сугарылган оптимистик рухын гәүдәләндереп килә. Бу әдәбият, үзенең дөньяга карашы белән, партияле, идеяле әдәбият бу-* луы белән революциягә чаклы әдәбияттан принципиаль төегә аерыла. Шуның белән бергә, бу әдәбият халыкның тарихи байлыгыннан, рухи хәзинәләреннән аерым тормый; ул үзенең тамырлары белән классик әдәбиятка, бай һәм күп кырлы фольклорга килеп тоташа. Татар совет әдәбиятының тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Ул — рус әдәбияты тәэсирендә формалашкан әдәбият. Рус әдәбиятының тәэсире революциягә чаклы ук башланды. XIX йөзнең соңгы яртысында рус культурасына омтылучы язучылар, К. Насый- ри кебек агартучылар бар иде инде. Бөек Тукай рус культурасының, рус әдәбиятының татар халкы өчен һава белән су кебек кирәкле нәрсәләр икәнен күрсәтте. Тукайдан соңгы язучылар, көнчыгыш әдәбияты белән генә түгел, бәлки рус әдәбияты белән дә азыкландылар. Рус әдәбиятының тәэсире көчәйгәннән көчәя барды. Шуның нәтиҗәсендә татар әдәбияты динимистик әдәбият йогынтысыннан арына барып, иҗтимагый мәсьәләләр, тормыш мәсьәләләре күтәрен чыкты. Бөек Октябрь социалистик революциядән соң рус әдәбияты — татар язучыларының мәктәбе булып әверелде. Рус әдәбияты мәктәбе безнең язучыларны бөек социаль идеяләрне яктыртырга, иҗтимагый-политик мәсьәләләрне сурәтләргә өйрәтте. Бу мәктәп — совет патриотизмын, халыклар дуслыгын, бөек Ленин — Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 75 Сталин идеяләрен художество чаралары аша гәүдәләндерү осталыгына өйрәтте. Хәзер без рус әдәбияты мәктәбен узмаган татар язучысы юклыгын горурлык белән әйтә алабыз. Алай гына да түгел, рус әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итмәгән язучы да юк. Билгеле, татар совет әдәбияты — рус әдәбияты югарылыгына күтәрелеп җиткәне юк, ләкин шул югарылыкка күтәрелү өчен аңа бөтен, мөмкинлекләр бар; совет хөкүмәте, партия аныц үсүе өчен барлык шартларны булдырды. Татар совет әдәбиятының утыз еллык тәҗрибәсе — аның күтәрелә, үсә баруын раслый. Татар язучыларының милли чикләнүчәнлектән котыла барулары да бу үсешнең ачык мисалы булып тора. Татар совет әдәбияты Горький, Маяковский кебек бөек художниклар йогынтысында үсте. Алар совет язучыларының чын-чын укытучылары булып әверелделәр. Бер үк вакытта рус әдәбиятының башка күренекле язучылары да, аеруча классиклары — татар язучыларының иҗатларына чиксез зур булышлык күрсәттеләр. Татар совет әдәбияты сыйнфый көрәш шартларында үсте. Февраль буржуаздемократик революциясе булгач та, татар буржуазиясе революцияне «үз» милли дәүләтен оештыру өчен файдаланырга тырышты. Бөек Октябрь социалистик революциясен татар буржуазиясе ачыктан- ачык дошманлык чыгышлары белән каршы алды. Татар буржуа язучылары, татар халкын руслардан аерып, рус пролетариатыннан аерып чит ил империалистлары ярдәме белән милли «дәүләт» төзү өчен барлык көчләрен куйдылар. Алар рус халкына дошманлык карашлары ур. наштырырга тырыштылар. Үзләренең пычрак ниятләрен буржуа идеологлары дини карашлар белән каплап килделәр. Татар буржуа әдәбиятында дини-мистик тойгылар һәрвакыт үзәк урында торды. Чөнки татар буржуазиясенең идеологиясе бервакытта да прогрессив булмады. Ул һәрвакыт көнчыгышның дини-мистик карашларын үзенең байрагы итеп тотты. Татар буржуа әдәбиятында патриархальлек, феодаль тәртипләр, ханнар, бәкләр тормыш’ы идеаллаштырып күрсәтелде. Татар совет әдәбияты әнә шул череп таркалган буржуа идеологиясе белән кискен көрәш алып барды. Бу көрәш хәзерге көндә дә дәвам итә. Англия, Америка империалистларының демократиягә каршы һөҗүм итүләре көчәйгән шартларда, буржуа идеологиясенә каршы, барлык милли чикләнүчәнлеккә, обывательлеккә каршы, артталык, куль- турасызлыкка каршы көрәш тагын да үткенрәк төс ала. Бөтен дөньяны долларга буйсындырырга омтылган Америка империалистларына Советлар Союзының уңышы ошамый, социализмның җиңүе тынгылык бирми. Шуңа күрә дә Америка империалистлары Советлар Союзына пычрак ыргыталар, социализм тәртипләренә каршы кабахәт агитация алып баралар. «Мондый шартларда, совет әдәбиятының бурычы — безнең совет культурасына һәм социализмга ясала торган бу кабахәт яла ягуларга һәм һөҗүмнәргә каршы ударга удар белән җавап бирүдән генә түгел, бәлки таркалу һәм черү хәлендә булган буржуаз культураны кыюлык белән камчылаудан һәм аңа һөҗүм итүдән дә гыйбарәт» (А. Жданов). Татар совет язучылары тарафыннан буржуаз идеологиясен, милләтчелек карашларын жимерүгә юнәлдерелгән бик күп әсәрләр язылды. Ш. Камал, Г. Камал, К. Нәҗми, М. Максуд, А. Шамов әсәрләрендә рус һәм татар хезмәт ияләренең дуслыгы һәм Ленин — Сталин байрагы астында азатлык өчен бердәм көрәшкә чыгуы тасвир ителде. М. Гафури, һ. Такташ, М. Җәлил әсәрләрендә динимистик тәртипләр каты рәвештә тәнкыйть ителде. Бу язучылар һәр- кайсы милләтчелеккә һөҗүм ясадылар. Ленин һәм Сталинның туганнарча кайгыртуы нәтиҗәсендә, 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы, төзелде. Г. Кашшаф 76 1атарстан республикасы — социалистик революциянең җимеше, ул Ленин — Сталин милли политикасының тантанасы булып дөньяга килде. Татар хезмәт ияләренең меңнәрчә вәкилләре дәүләт төзү эшенә тартылдылар. Бу татар халкының идея үсешенә, культура үсешенә гаять зур этәргеч бирде. Матбугат, театр һәм сәнгать, фән һәм укыту эшләре чәчәк аттылар. Яшь татар совет әдәбиятының төп герое — яңа тормыш кору, совет дәүләте төзү идеяләре белән хәрәкәт итүче кеше булды. Ул үзенең сыйнфый бурычын аңлаган, киләчәккә ачык һәм айнык рәвештә карый ала торган, дөньяны яңа баштан коручы совет кешесе иде. һ.Такташ: Бездон алда булган җәмгыятьнең Тср.ыш шартларына яраган, һәрбер караш, һәрбер проблеманы Без төзәбез баштан, яңадан, — диюе белән бик дөрес рәвештә совет әдәбияты героеның сыйфатын чагылдырды. Бу кеше элекке әдәбият геройларыннан принципиаль төстә аерылып торды. Революциягә хәтле булган классик әдәбият герое үз язмышына ләгънәт укып йөрүче кеше, гаделсезлек, вөҗдансызлык һәңэхсплоатация астында газапланучы кеше. Бу герой гаделсезлектән котылу юлын таба алмады, үз тәкъдире белән килешмәүче кыю йөрәклеләре дә тормышка протест ясап кына калдылар. Татар классик әдәбиятында газаплы күз яше — төп мотивларның берсе булып торды. Чыннан да, патша Россиясендәге хокуксызлык, җәбер-золымның иге- чиге юк иде. Аның өстенә дини изелү дә көчле булды. Татар хезмәт ияләренең йөрәгенә кан сауган ул вакыттагы тормыш газаплары онытылырлык түгел иде һәм татар совет язучылары тирән сыкрану һәм нәфрәт белән ачы искә төшерә тордылар. М. Гафуриның «Кара йөзләр» повесте, Ш. Камалның «Козгыннар оясында» драмасы, Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасы шундый әсәрләрдән булдылар. * * !*! Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы М. Горькийның көчле йогынтысы белән эшчеләр хәрәкәтен сурәтләүгә багышланган әсәрләр күренә генә башлап калдылар. Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы шундыйлардан иде. Ләкин ул әсәрдә әле пролетариат әдәбиятының стиле һәм формасы эшләнмәгән иде. Октябрь революциясеннән сон яңа әдәбиятның форма һәм стилен эшләү башланды. Бу стиль эзләнү бигрәк тә гражданнар сугышы чорын узгач, төзү еллары һәм индустрияләшү чорында көчәйде. Яшь совет язучылары социалистик идеяләрне яктырту өчен яңа формалар, яңа методлар эзләделәр. Бу процесс — ялгышусыз гына бармады. Кайбер яшь совет язучылары пролетариат әдәбияты өчен бөтенләй яраксыз булган әдәби агымнарны социалистик тормышка яраштырырга тырышу к г б:к омтылышлар ясадылар, һ. Такташ символизмны күтәреп чыкты. К. Нәҗми имажинизм белән мавыгып берничә эксперимент ясады. Г. Кут. й футуризмны яклады. Дөрес, мондый агымнар белән мавыгу озакка бармады. Яшь совет язучылары совет чынбарлыгына якынайган саен, хезмәт ияләре каршында торган яңабурычларның политик әһәмиятенә төшенгән саен — халыкчанлыкка таба омтылдылар, реализмга якынайдылар. Социалистик идеялелек — халыкка аңлаешлы булуны таләп итте. Совет әдәбиятының утыз ел эчендәге үсеш этабы илебездәге гомуми үсешкә бик нык бәйле булды. Хәзер совет әдәбиятының үсешендә өч фаза барлыгы бәхәссез нәрсә. Совет дәүләтенең беренче фазасындагы совет әдәбияты — гражданнар сугышы елларындагы әдәбиятны һәм хуҗалыкны аякка бастыру, илне индустрияләштерү чорындагы әдәбиятны (егерменче еллар) эченә ала. Гражданнар сугышы чорында, Октябрь революциясенә кадәр демократик рухта язып килгән татар язучылары совет матбугатында эшләүгә килделәр. Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Гали һ. б. язучылар совет, партия органнары булган га Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 77 зеталарда актив катнаштылар. Алар- яыц хезмәтләре яшь татар «совет әдәбиятын үстерүгә юнәлде. Ул чорның әдәбиятында иң характерлы жанр — поэзия булды. Шигъри сүз революция алып килгән яңалыкны, аның политик үткенлеге белән, тиз вакыт эчендә массага җиткерде. Шигырь сугышчан рух белән яшәде. Г. Камалның политик дәртлелек, революцион пафос белән тулы декламация һәм оратория әсәрләре татар ■совет әдәбиятының башлангыч үрнәкләре буларак, тарихка кереп калды. Хуҗалыкны торгызу чорында нэп шартларында буржуаз идеология вәкилләре тагын бер җанланып алдылар Бу дәвернең әдәби хәрәкәте гаять чуар булды. Милләтчеләр, буржуаз идеологлар яшь совет язучылары сафларына да узып керергә омтылдылар. Контрреволюцион троцкистлар, буржуаз милләтчеләр ТАПП (Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе) һәм татар язучылары җәмгыяте кебек әдәби оешмаларның җитәкчелегенә дә үрмәләделәр. Үзенең чын йөзен бик нык яшергән бу дошманнар татар совет әдәбиятының нормаль үсешенә комачаулык ясап тордылар. Бу чорда татар әдәбиятында формализм белән мавыгуның, натурализмның тупас күренешләрен чагылдырган әсәрләр дә килеп чыкты. Совет халкының игътибарын революцион чынбарлыктан, хуҗалык төзелешеннән ераклаштыра торган әсәрләр дә күренде. «Печән базары» әһелләренең, борынгы ханнар, феодалларның тормышын идеаллаштырган әсәрләр язылды. Болар һәркайсы милли чик- ләнүчәнлектән котылып, рус культурасын үзләштерү эшенә, татар совет әдәбиятының киң мәйданга үсеп чыгуына тоткарлык ясап тордылар. Метанлык, обывательлек вкуслары- нын яшәп килүләренә мөмкинлек бирделәр. Татар совет әдәбияты менә шундый буржуаз-мешан идеологларына, милләтчелек, динчелек тенденцияләренә каршы кискен көрәш шартларында үсте. Бу көрәш, ВКП(б) Үз?к Комитетының «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турында» 1925 нче елгы резолюциясеннән соң аеруча көчәйде. Партия җитәкчелеге астында, каты сыйнфый көрәш аша, татар совет әдәбияты җитди уңышларга иреште. К. Нәҗми, Һ. Такташ, М. Җәлил, М. Максуд, А. Шамов кебек революция давылы^елән матбугатка аяк баскан совет язучылары революцион романтика белән сугарылган реалистик әсәрләр тудырдылар. Революциягә чаклы язып килгән М. Гафури, Ш. Камал, Н. Исәнбәт, М. Гали һ. б. язучыларның иҗатлары киң рәвештә җәелеп китте. Ш. Камал социалистик революция алдындагы көрәш романтикасын гәүдәләндереп «Таң атканда» романын язды. К. Нәҗми, А. Шамов, һ. б. язучылар гражданнар сугышы героикасын тасвир иткән әсәрләр бирделәр. һ. Такташ, М. Җәлил совет кешесенең яңадан тәрбияләнүен сурәтләп, яңа кешенең күркәм сыйфатларын чагылдыручы үрнәкләр бирделәр. Бу дәвер эчендә мәйданга чыккан әсәрләрнең байтак өлеше совет әдәбияты тарихына кереп калды. Хуҗалыкны торгызу һәм индустрияләшү чорында татар совет язучылары социализм өчен көрәш идеяләре белән сугарылган әсәрләр язуга килделәр. «Социалистик-идея- лелек — безнең әдәбиятыбыз яулап алган беренче принципиаль һәм төп казаныш» (А. Толстой) булды. К. Нәҗми, һ. Такташ иҗатлары реалистик нигезгә утырып, тагын да зуррак уңышка ирештеләр. Байтак еллар формалистик кысынкылыкта яшәгән Г. Кутуй, «Җавап» кебек әсәр язып, социалистик идеологиянең кулак идеологиясенә һөҗүм итүен һәм җиңүен сурәтләде. * Колхозлашу һәм социалистик җәмгыятьне төзү өчен көрәш барган чорда совет әдәбияты үзенең икенче фазасына күчте. Утызынчы еллар әдәбияты дип исемләнгән бу дәвер әдәбияты бөтен халык хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору, капиталистик элементларны кысрыклап чыгару елларыннан башлан- Г. Кашшаф 78 ды. ВКП(б) ның XVII съездында иптәш Сталин: «Бу чор эчендә СССР, тамырыннан үзгәреп, өр-гңа төскә керде, ул үзеннән артталык һәм урта гасырлык төсен алып ташлады. Ул аграр илдән индустриаль илгә әверелде. Бак ялгыз хуҗалыклы авыл хуҗалыгы иленнән ул коллективлашкан һәм механикалашкан эре авыл хуҗалыгы иленә әверелде» — диде. Илебезнең тормышында булган бу искиткеч зур үзгәрешләр әдәбиятта яңа темалар, яңа образлар китереп чыгарды. Шушы шартларда язучыларның идеологии бердәмлеккә омтылулары көчәйде, ниһаять, ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 ел 23 апрель карары нигезендә Совет Язучылары Союзы оештырылды. Социалистик реализм методы — совет әдәбиятының төп методы булып әверелде. 1934 елда СССР Совет язучыла- рының беренче съезды булды. Анда М. Горький, А. Жданов иптәшләр докладлар белән чыктылар. СССР халыкларының әдәбияты турында, шул җөмләдән татар әдәбияты турында да съездда докладлар тыңланды. Съезддан соң әдәби хәрәкәт тагын да көчлерәк җанланып китте. Бу елларда рус әдәбиятын өйрәнү һәм аны татар теленә тәрҗемә итеп чыгару тагын да көчәя төште. Татар язучылары бердәм союзда рус язучылары белән якыннан аралаша башладылар һәм ныклы иҗат дуслыгын үстереп җибәрделәр. Социалистик төзелешнең киңлеге, авыл һәм шәһәрнең элекке йөзен искиткеч тизлек белән үзгәртүе — язучылар каршына бик катлаулы бурычлар китереп куйды. Алар бу үзгәрешләрне әдәбиятта чагылдыра барырга тиешләр иде. Ләкин язучы тормышның ул характерлы якларын беркетеп, художество әсәре бирергә өлгергәнче, тормыш янадан-яңа вакыйгалар белән байый бара иде. Шушы шартларда 30 нчы елларның башында әдәби очерклар жанры киң җәелде. И. Туктар һәм М. Сөид кле промышленность эшчеләренең хезмәткә яңача мөнәсәбәтләрен сурәтләп очерклар яздылар. Авыл хуҗалыгының яңа баштан корылуын яктыртып, Гариф Галеев күп кенә- очерклар бирде. Ләкин бу очерклар, зур әһәмияткә ия булуларына карамастан, матур әдәбият яктыртырга тиешле булган барлык мәсьәләләрне эченә алып бетермиләр иде. Очерклар белән янәшә повестьлар да, романнар да кирәк иде. Иптәш Сталин язучыларны «кешеләр рухының инженерлары» дип атады. Юлбашчыбызның мондый югары бәя бирүе язучыларга зур бурычлар йөкләде. Язучылар тормышны объектив чагылдырып кына калмаска, бәлки чынбарлыкның революцион үсешен күрсәтергә, совет кешесенең эчке характеристикасын, киләчәккә омтылышын да гәүдәләндерергә тиешләр иде. һәм совет язучылары бу эшкә җитди керештеләр. Чыннан да, утызынчы еллар әдәбияты егерменче еллар әдәбиятыннан бик нык аерылып тора. Егерменче еллардагы әдәбият күбесенчә декоратив күренешләр бирү белән чикләнде. Геройлар да типиклаштырып бирелүгә караганда, күбесенчә тышкы күренешләре белән, хезмәттәге профессиясе белән генә аерылып тордылар. Утызынчы еллар әдәбиятында бишьеллыкларда тәрбияләнгән яңа кешенең социалистик характер сызыклары киң һәм тирәннән чагыла башлады. Социалистик тормыш җитештергән кешенең кешелек сыйфатлары, хезмәт һәм көрәштәге батырлыклары совет язучыларының игътибарын көннән-көн үзенә тартты. Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» (1930) исемле поэмасында социализмга күчү чорының һәм социализм тулысынча җиңгәннән соң туачак совет кешесенең характерын чагылдырды. Фатих Кәрим «Җиденче мич» (1932) исемле поэмасында бишьеллыкларның пафосын һәм хезмәткә социалистик мөнәсәбәт белән килүче хезмәт батырлары образын күрсәтте. Ибраһим Газиның «Бригадир кыз» (1931) исемле повесте социалистик производство тормышында үсеп баручы яшьләрне тасвир итте. Шәриф Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 79 Камалның «Габбас Галин» (1934) исемле драмасы совет шартларында үсеп җитешкән техник интеллигенцияне сурәтләде. Авыл хуҗалыгының яңа баштан корылуын, ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның социалистик нигездә тормышны яңа баштан корырга керешүен чагылдырып, татар язучылары байтак кына уңышлы әсәрләр бирделәр, К. Нәҗминең «Зәңгәр сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» исемле повестьлары шундыйлардан иде. Болардан тыш авыл хуҗалыгына карата тагын байтак әсәрләр язылды. Шәриф Камал «Матур туганда» исемле романында авылны киң күләмдә яктыртты. Революция алып килгән үзгәрешләр белән бергә авыл халкының характеры үзгәрүен, яңа мөнәсәбәтләргә керә баруын, революцион аңы үсешен реалистик көч белән күрсәтте. Бишьеллыклар чорында талантлы яшь каләмнәр формалашып, татар совет әдәбиятына күренекле генә әсәрләр бирделәр. М. Әмир, И. Гази, Ф.. Хөсни, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, Н. Баян, Ф. Кәрим, С. Баттал, Ш. Маннур, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, С. Хәким, Г. Хуҗи, М. Садри һ. б. — нәкъ бишьеллыклар чорында танылдылар. Елдан-ел яңа көчләр, яшь талантлар арта торды. Г. Хуҗи, С. Хәким, М. Садри, С. Урайский, Г. Насрый кебек яшьләр сугыш еллары алдыннан гына иҗатларын җәелдереп җибәрделәр. М. Әмир, Ф. Хөсни кебек прозаиклар, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак кебек шагыйрьләр, Т; Гыйззәт, Р. Ишморат кебек драматургларның иҗатлары беокадәр элегрәк башланган иде. Ләкин аларның иҗатлары бишьеллыкларның гигант корылмаларына бәйләнеп үсеп чыкты. Социализм төзелешенең искиткеч җиңүе нәтиҗәсендә, күп кенә язучылар башлангыч иҗатларында чагылган йомшаклыклардан, аерым хаталардан, әдәби зәгыйфьлектән арына бардылар һәм пдея-худо- Жество ягыннан җитлеккән әсәрләр бирү юлында җитди уңышларга ирештеләр. Мирсәй Әмир башлангыч иҗатында обыватель вкусларына ярашу кебек, нэп чорындагы совет яшьләрендәге авыру якларны күпертеп тасвирлау кебек ялгышлар эшләде. Ләкин бу нәрсә аңа хас бер сыйфат булып китмәде. Социализмның җиңуле процессы язучыны үз эченә алды, аны практик төзелешкә тартты һәм ул совет кешесенең югары сыйфатларын, идея омтылышларын күрсәтү юлына аяк басты. «Агыйдел» повестенда авыл халкының сыйнфый көрәш аша колхозлашуга таба килүен, социализм тәрбиясе алган яшьләр арасында коммунистик дуслык мөнәсәбәтләре урнашуны тасвир итте. Ф.Хөснинең исә колхоз төзелешен күрсәтүдә зур гына хаталары булды. Шуның өстенә ул үзенең вкусларын- да да тайпылулар күрсәткән, кайчак эстетлыкка бирелеп, артта калган фикерләрне яклап әдәби чыгышлар ясаган язучы.'Ләкин бишьеллыкл: р- ның тормышта искиткеч зур үзгәрешләр ясавы Фатих Хөсни иҗатына да зур үзгәрешләр кертте. Ул новеллалар язуда эшчәнлек күрсәтеп, совет крестьяннары, совет интеллигентларының ачык һәм матур характерлары белән күркәм портретларын эшләп бирде. Ул искелек белән яңалыкның бәрелешүләрен, яңалыкның тормышта һәм совет кешеләренең аңында урнашу процессын сурәтләп, уңышлы әсәрләр язды. Әхмәт Ерикәйнең шатлыклы тормыш, бәхетле яшьлек тойгыларын, туган илне сөю хисләрен чагылдырган җырлары киң таралды. Ул интим лирик шигырьләрдән, шәхси планда җырлаудан арына барды, иҗтимагый көрәш мотивлары белән сугарылган әсәрләр туд^ырды. Әхмәт Фәйзинең үзенә урын таба алмын йөргән абстракт тойгылы интеллигент герое — бишьеллыкларның чиксез киңлегенә, аның гигант төзелешләренә сокланып җырлый башлады: бу герой үзен бөек чор кешесе итеп сизде һәм шул бөеклекне төзүчегә кул биреп, эшкә кереште. Әхмәт Исхак совет патриотизмы белән сугарылган шигырь, поэмаларын бирде. Аның туган илне саклау- Г. Кашшаф га багышланган, туган илгә, халыкка, азатлыкка мәхәббәт белән тулы поэмалары («Геройның. үлеме», «Каракаш батыр») шул үсешнең үрнәкләре булып торалар. Шушы ук елларда С. Баттал, Г. Галеев, И. Гази, X. Садри кебек язучылар яңа кешенең формалашуын тасвирлап уңышлы әсәрләр бирделәр. * Колхоз строе җиңеп чыкты. Хезмәт — дан, намус, батырлык эше булып танылды. Ирекле илнең колхоз кырларында, бишьеллыкларның гигант төзелешләрендә бәхеткә ирешкән совет кешеләренең иҗат көчләре чәчәк атты. Азат хезмәттә бөтен илдә дан казанган яңа кешеләр, социалистик хезмәт җитештергән намуслы патриотлар әдәбиятның төп герое булып киттеләр. Совет язучылары тарафыннан Сталин Конституциясе нурлары астында бәхетле, шатлыклы тормышка ирешкән совет халкының героик табигате, патриотлыгы, соклангыч тойгылары сурәтләнде. К. Нәҗми, М. Җәлил, Ф. Кәрим. Н. Баян, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, С. Хәким, С. Баттал, Г. Хуҗи, М. Садри һ. б. шагыйрьләрнең иҗатында, аларның поэма һәм лирик шигырьләрендә утызынчы елларның дәртле, героик-романтик хисләре яктырды. Таҗи Гыйззәт колхоз төзелешенең бай тормышын гәүдәләндереп, «Мактаулы заман» исемле драма язды. М. Җәлилнең «Хат ташучы» исемле поэмасында колхоз яшьләре, хезмәттәге намуслылык күрсәтелде. Г. Галеев, X. Садри — колхоз төзелеше һәм аның кешеләрен сурәтләп, берничә повесть, хикәяләр бирделәр. Бу еллардагы әдәбиятның темасы киң иде. Халыклар дуслыгы, бәхетле яшьлек, Ленин, Сталинга кайнар мәхәббәт, партиягә, халыкка чиксез бирелү мотивлары көчле яңгырады. Шушы темаларда совет патриотизмы, совет гуманизмы гәүдәләнде. Г. Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» исемле повестенда совет хатынкызларының азат илдә чын бәхеткә ирешүен күрсәтте. Ул иртә- гәсе көненең тагын да яктырак, бәхетлерәк булуына тулы ышаныч белән яшәгән, тормышын гадел эш белән бизәгән хатын-кызларның рухи мораль сафлыкларын романтик күтәренкелек белән тасвир итте. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» исемле драмасы татар халкының революцион аңы үсү процессын реалистик төстә чагылдыручы уңышлы әсәрләрнең берсе булып танылды. Туган илнең бөеклеген, азат хезмәтнең бәхеткә китерүен сурәтләп, күтәренке рух белән җырлаганда, совет язучылары сугыш куркынычын да һәрвакыт күз алдында тоттылар. 1938 елда басылып чыккан ВКП(б) тарихы—«икенче империалистик сугышның асылда инде башланганлыгын» күрсәтте. Илне саклау темасы — сугыш еллары алдындагы әдәбиятта төп темаларның берсе булды. 1937 елда Г. Разин «Сиваш» исемле повесть бастырып чыгарды. Бу повесть гражданнар сугышы тарихын киңрәк күләмдә җанландырып, укучыларның хис һәм тойгыларын илне саклау мәсьәләсе тирәсенә туплый иде. «Сиваш» повесте тарихи вакыйгаларның тышкы күренешләрен сурәтләп кенә калмады, ул совет халкын җиңүгә алып бара торган рухи, мораль һәм политик сәбәпләрне дә яктыртып, революция солдатының характерын да күрсәтте. А. Шамовның «Бер мәхәббәт турында», «Госпиталь л ә > исе мл е әсәр. ләрс, М. Әмирнең «Клим" балалары» исеме астындагы хикәяләр сериясе, Т. Гыйззәтнең «Бишбүләк» драмасы илне саклау темасына багышландылар. Кави Нәҗми «Дуслык» хикәясендә һәм Ф. Кәрим «Аникин» исемле поэмасында Ерак Көнчыгыш чикләрендәге вакыйгаларны, япон империалистларының ут белән уйнауларын, совет пограничникларының батырлыгын тасвир иттеләр. Ә. Исхак, Испаниядәге фашизмга каршы көрәш эпизодларын чагылдырып, «Геройның үлеме» исемле поэма бирде. Туган илне чит ил баскыннарыннан азат итү поэмасын киңрәк күләмдә яктыртып, Ә. Исхак халык эпосы Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы стилендә «Каракаш батыр» исемле поэма язды. Совет әдәбияты совет халкын алдагы сугыш сынауларына хәзер торырга чакырды. Бу әдәбият совет кешеләрендәге характер ныклыгын хәзерләде, туган илгә мәхәббәт тойгысын тәрбияләде, хезмәт фронтында чиксез уңышларга ирешкән кебек үк, сугыш кырларында да батыр булырга, җиңүгә ирешергә кирәклеген күңелгә салды. 1941 елның 22 июнь таңында фашист ерткычлар Советлар иленә бәреп керделәр. Алар Советлар Союзын кан белән сугарырга, ут белән җимерергә уйладылар. Совет халкы үз Ватанын саклау өчен көрәшкә күтәрелде. Сугышның беренче көненнән үк совет язучылары үзләрен мобилиза- цияләнгән итеп хисапладылар. Ватан сугышы башлану белән совет әдәбиятының да яңа чоры башланды. ААатур әдәбият халыкка тагын да якынайды; ул фашизмга каршы сугышучы халык белән бер •адымнан атлап барырга, аның сулышы белән суларга, хисләре белән янарга омтылды. Татар совет язучыларының өчтән ике өлеше фронтка китте, алар каләм көче белән дә, кулларына корал тотып та фашизмны тар-мар итүдә актив катнаштылар. Аларның сугышчан нәфрәтле сүзләре, туган илгә, совет халкына кайнар мәхәббәт белән тулы патриотик хисләре һәрбер фронтта яңгырап тордылар. Фронтларда татар телендә уннарча газеталар, татар совет язучыларының актив катнашулары белән, чыгарылдылар. Шушы газета битләреннән, гражданнар сугышы елларындагы кебек оператив жанрлар җанландылар. Лирика, шигырь тексты белән бирелгән плакат, кыска хикәя, публицистик мәкалә, әдәби очерк — көндәлек вакыйгаларны чагылдыралар иде. Фронт вакыйгаларын елъязма кебек теркәп барган очерклар, шигырь һәм публицистик мәкаләләр — болар барысы да Кызыл Армиянең 6 .с. Ә.“ М 11. батырлыгын сурәтләү белән бергә, совет халкын көрәшкә һәм җиңүгә чакырып торды. Сугыш еллары эчендә совет язучылары әдәби әһәмият тоткан байтак лирик, проза һәм драма әсәрләре бирделәр. Совет шагыйрьләре сугыш чорындагы совет кешесенең эчке рухи дөньясын яктырткан бик күп лирик әсәрләр яздылар. Бу лириканың төп темасы — туган илгә булган мәхәббәт, аны саклау, дошманнан азат итү һ.б. булды. Фатих Кәрим, Муса Жәлил, К. Нәҗми, Гадел Кутуй, Нур Баян, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Сибгать Хәким, Гали Хуҗи, Шәрәф Мөдәррис, Мөхәммәт Садри һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләрендә туган илгә булган мәхәббәт, аның көченә ышану, совет халыкларының мораль өстенлекләрен күреп горурлану яңгырады. Нур Баян «Илем, сиңа» исемле шигырендә бу горурлыкны түбәндәгечә сурәтләде: Текә таулар, киң елгалар аша Мин көрәшче булып атладым. Россия! Ләкин йөрәгемә Ьашка як^.н илләр тапмадым. Совет шагыйрьләре халыкны дошманга каршы мәрхәмәтсез сугышка өндәп яздылар. Аларның әсәрләре совет халкының көченә, җиңүенә ныклы ышаныч белән сугарылды. Совет халкына, ерткыч дошманга каршы кузгалган нәфрәт хисен һәм үч алу тойгысын тупларга булышты. Фатих Кәрим үзенең шигырьләр» җыентыгын «Мәхәббәт һәм нәфрәт» дип атады, чөнки ул туган илгә, совет халкына чиксез мәхәббәт һәм ерткыч дошманга утлы нәфрәт белән тулы иде. Имән төбеннән атам мнн. Ачудан ташый үчем, һәр пулям белән үч алам Сабыйлар яше өчеҗ—■ дип язды Ф. Кәрим. Мәхмүт Максуд үзенең шигырьләрен «Үч һәм нәләт Җыры» дип атады. Татар совет язучыларының хисләре — барлык совет язучылары ечеа Г. Кгшшаф 82 уртак хисләр иде. Н. Тихонов, К. Симонов, А. Твардовский, А. Сурков һ. б. рус шагыйрьләренең шигырьләре дә татарчага тәрҗемә ителә барды. Бөек рус әдәбиятының уңышлы үрнәкләре татар язучылары тарафыннан өйрәнелде, иҗади үзләштерелергә тырышылды. К. Симонов «Көт син мине» исемле шигырь язды. Ул сугышчының якыннары турындагы фикер белән яшәп рухлануын күрсәтте. Шушы ук мотив татар совет шагыйрьләре тарафыннан да яктыртылды. Әхмәт Исхак «Көтәм сине» исемле шигырендә тылдагы совет кешесенең зчке дөньясындагы күркәмлекне, аның мораль һәм рухи бөеклеген, — фронттагы көрәшченең күңелен үстерерлек, сугышчан дәртен, нәфрәтен яктыртты. Шагыйрьләрнең лирикасында совет солдатларының батырлыклары гәүдәләнде. Җиңүгә булган дәрт, фашизмны үз оясында туздырырга омтылу ялкыны — лирик әсәрләрдә ышанычлы яңгырады. Халыкның данлы көрәш кырларында күрсәткән батырлыклары шагыйрьләрдә хаклы рәвештә горурлану тойгысы кабындырды һәм алар сугышчан совет потриотизмын җырладылар. С. Хәким «Казан арты» исемле шигырендә татар халкының батырлыгы белән горурланып болай язды: Рус халкыннан безне кем аерыр. Ирек алдык аның кулыннан. Без баоабыз бергә көнбатышка Невскийның данлы юлыннан. Кәпрәйгән «Беек Германияэне, «Үлек багп»ны, җанлы — тересен, Исемле һәм исем кушылмаган Дошманнаряын бик күп төрлесен, Мәскәү астындагы сугышларда, Белград һәм Харьков янында — Дала фронтында, туган илнең Елгаларын кичкән чагында, Онытмаслык итеп кыйнадыр без — Егетләре Казан артының, Кер төшмәсен барыр юлларына, Намусына татар халкының. f Совет шагыйрьләренең тормыш белән тыгыз бәйләнештә булулары аларга, кешенең аерым хәлен сурәтли торган шигырьләр белән бергә, байтак кына поэмалар язарга да мөмкинлек бирде. Ул поэмалардв сугыш вакыйгалары һәм кешеләр характеры сурәтләнде. Бөек Ватан сугышы эпохасы ге- роик вакыйгаларга бай булды. Бу хәл барлык совет кешеләрендә искиткеч рухи күтәренкелек тудырды. Кешеләрне һәм вакыйгаларны тасвир итә торган, шул ук вакытта совет кешеләренең хисләрен гомумиләштереп бирә торган поэма жанры шагыйрьләрнең игътибарын үзенә* җәлеп итте. 1941 нче елның азагында Н. Тихоновның «Киров безнең белән» исемле поэмасы чыкты. Поэма камалган Ленинград турында сөйли иде: Яктыларын яшергән зур өйләр Талган төсле шомлы йокыга, Ленинград камалыш хәлендә, Тимер төннәр үтә тын гына. Төнге шәһәрдән, большевикларның, корыч, сыгылмас ихтыяр символы булып, Сергей Миронович Ки^ов уза; ул рус халкының какшамас чыдамлылыгын хәтерләтә: Көчле исем искә төшү белән Батырлык, дәрт арта күңелдә. Тихоновның поэмасы батырлык һәм җиңүгә ышаныч белән тулы; ул Ваган сугышы эпохасының беренче зур әсәрләреннән иде һәм ул Сталин премиясе белән бүләкләнде. «Киров безнең белән» поэмасын татар теленә М. Максуд тәрҗемә итте. Камалган Ленинградның героик көрәше әдәбиятта киң чагылды. Тихонов төнге Ленинградның романтик картинасын бирсә, башка шагыйрьләр аны реалистик планда cyJ рәтләделәр. Ленинградның язмышы барлык совет халкын дулкынландырып торды; шуңа күрә Ленинград төрле телдә, ләкин бер үк дәртле тел һәм җиңү ышанычы белән, шулай ук ленинградлыларның батырлыгына таң калу тойгылары белән җырланды. Казахның бөек акыны Җамбул да, рус шагыйре Вера Иң- бер да, татар шагыйре Әхмәт Фәйзи Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 83 һ.б. да Ленинград турында ялкынлы поэмалар бирделәр. Шагыйрь Әхмәт Фәйзинең «Туу сулышы» исемле поэмасы Ленинград оборонасы темасына язылган уңышлы поэмаларның берсе иде. Шагыйрь тугыз йөз көн камалуда торган, бик күп газаплар кичереп көрәшкән һәм торган саен ныгый барган шәһәрне, аның батыр кешеләрен — «яшәү утын шомлы төннәр аша алып чыккан», үлемне һәм дошманны җиңгән сөвст кешеләрен художестволы образларда чагылдыра. Ленинградның выклык, чыдамлылык символы булып әверелүен үткен хисле сүзләр аша гәүдәләндерә. Ерткыч дошманның җирәнгеч, коточкыч кабахәт образы шулай ук тулы һәм шигъри көч белән бирелә. Әхмәт Фәйзинең «Туу сулышы» нсемле поэмасы совет кешесенең героик табигатен, аның таң калырлык чыдамлылыгын, батырлык, ныклык сыйфатларын гәүдәләндерә тор_ ган әсәр. Поэма тирән хис һәм үткен фикер белән тулы; ул совет халыкларының патриотик хисләрен, утлы нәфрәтләрен, җиңүгә алып барган үч тойгыларын көчле һәм дөрес итеп чагылдыра. Совет кешеләренең үч тойгысы турында шагыйрь түбәндәгечә ЯЗДЫ: Кеше ачыгып тәмам егылганда Тотып калды шушы тойгысы, Эш өстендә калгып сыгылганда * Оныттырды аның йокысын, Шушы тойгы белән хатыннар Баррикадаларга чыктылар. Җирне казып, казык кактылар, Казыкларга чыбык тарпылар. Алар чыкты, онытып ачлыкларын Исәпләшми зәһәр кыш белән, Кул 1ың көче бетсә, чыбыкларны Каердылар алар теш белән. Тугыз йөз көн камауда яткан ленинградлылар эпопеясы дошманны җиңү белән тәмамланды. Шагыйрь бу эпопеяны күтәренке тойгылар белән героик, романтик буяуларда сурәтләде. Зоя Космодемьянскаяның тиңдәщ. сез образына сопст шагыйгьләре берничә поэма багышладылар. М. Алигср «Зоя» исемле поэмада аның лирик образын сурәтләде. Яшь шагыйрь Нури Арсланов «Рус кызы» исемле поэмасында Зояның героик табигатен, ныклыгын күрсәтергә омтылды. Г. Хуҗи да шушы ук темага поэма язды. Шәрәф Мөдәррис «Тупчы Ваһап» исемле поэмада Ватан язмышы өчен, халыклар бәхете өчен үзен аямыйча көрәшеп корбан булган батыр солдат образын бирде. Ул бу образны романтик күтәренкелек белән нечкә хисләр аша сурәтләде. Батыр солдатның . корбан булуын, шуннан туган трагик күренешләрне б грде. Лә. кин трагедия индивидуалистик планда килгәндә генә, аерым кешеләрнең тормышы белән чикләп караганда гына хәл ителми торган булып күренә. Кеше үзе өчен генә яшәми, кеше һәлак булганда да гомуми эшнең тантанасы өчен үлүен белә ала, үлеме белән башкаларны, үзенә кадерле булган кешеләрне коткаруын белә ала, үз-үзен корбан итүдә трагик чишелешнең хәл ителүен таба. Бу нәрсәне шагыйрь Ф. Кәрим: Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомерем булып, Ватаным. Кала дөнья, кала бар матурлык. Ал чәчәкләр кала болында, Чәчәкләргә төренеп эзем кала. Җырым кала үткән юлымда. Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе, — дигән юлларда бик дөрес күрсәтте. Ф. Кәрим монда трагик хәлне дөрес аңлый һәм аны шәхси план күзлегеннән карамыйча, гомуми азатлык эшенең тантанасы планыннан карап хәл итә. Шагыйрь Гали Хуҗи «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында Фатих Кәримнең батырлыгын, һәлак булуын нәкъ шул планда сурәтләде: Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең; : Без тормышта сине кабат таптык, * Тормыш — гомерең, җырың һәм эшен. ...Сичең гомерең — илең өчен язу. Ә җырларың. — гомер чәчәгең; Безнең йөрәктәге ялкынлану-- ‘ Бу сииең дә җирдә яшәвең. Г. Канин а ф 84 Совет язучыларының эше төрле сызык буенча барды. Ватан сугышы көннәрендә очерк жанры киң җәелде, алар сугыш вакыйгаларын, совет кешеләрен сурәтләделәр. «Нәфрәт көче» исемле җыентыкта А. ШаА. ӘхмәтДГ 67 язучыларның сугыштагы батырлыклар турындагы очерклары басылды Г. Разин фронт эпизодларын, совет сугышчыларының фидакарьлеген җанландырып «Гармоньчы егет» исемле җыенгык бирде. Мирсәй Әмкр һәм Фатлх Хөсни байтак очерклар яздылар. Үзләренең сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары аркасында Советлар Союзы Герое исеме алган данлы көрәшчеләр, ялкынлы патриотлар турында дистәләрчә очерклар язылды; «Батырлар китабы» чыкты; беренче Украина фронты сугышчыларына багышланган «Җиңү юлы» җыентыгы басылды. Боларны тудырышуда Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри, Хатип Усманов, Шәрәф Мөдәррис, Газиз Иделле, Габдрахман Әпсәләмов, Бруно Зернит, Гамир Насрый һ. б. язучылар катнашты. Бу очеркларның алдагы буын өчен бик зур әһәмияте бар; алар совет геройларының портретларын, батыр, лык үрнәкләрен сурәтлиләр, вакыйгаларның обстановкаларын, аеоым эпизодларны, елъязма кебек, дөрес бегхетеп баралар. Сугыш елларында совет язучыларының әдәбигпублицистик әсәрләре зур әһәмият тотты; ул әсәрләрдә совет кешеләренә ялкынлы сүз белән мөрәҗәгать ителә, аның патриотик хисе, дошманга булган нәфрәте зур көч белән чагылдырыла иде. А. Толстойның «Ватан», И. Эренбургның «Сугыш» исемле мәкаләләр җыентыгы фронтта һәм тылда бик зур урын тоттылар. Татар совет матбугатында Кави Нәҗми, Г. Кутуй һ.б. язучыларның публицистик мәкаләләре басылды. Очерклар, кыска хикәяләр белән бергә, сугыш тәҗрибәләрен туплап, киңрәк күләмдә күзәтү ясаган хикәя, повестьлар да мәйданга чыкты. X. Усман «Ялкынлы йөрәк», И. Гази «Алар өчәү идс» кебек озын хикәяләр бирделәр. Болардан тыш А. Шамов, Г. Галеев, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, А. Расих һ.б. язучыларның әсәрләре басылды. Бу әсәрләрдә сугышның төрле яклары сурәтләнде, совет кешеләренең яңадан-яңа сыйфатлары чагылды. * Сугыш көннәрендә драма әсәрләре дә мәйданга чыкты. Драма үзенчәлекле бер жанр. Горький әйткәнчә, аның үзәгендә бик нык аерымланган характер тора; андагы геройлар көчле хисләр һәм кичерешләр белән сугарылалар. Бу характер киеренке хәрәкәттә, вакыйгаларда чагыла, автор сүзләре аша бирелә торган өстәмә характеристикалар кирәксез булып калалар. Геройлар, үзләренең эш һәм хәрәкәтләре аша тулысынча үзләрен ачып бетерәләр. Кешеләрнең барлык хисләрен соңгы чиктә киеренке хәлдә тотарга мәҗбүр иткән тормышның аеруча зур вакыйгалары шундый характер билгеләнешен китереп тудыра да. Шуңа күрә драма бөтен җәмгыять көчләрен эченә алган зур вакыйгалап барган вакытта аеруча киң җәелә. Бу — билгеле нәрсә. Сугыш елларында совет язучылары совет патриотларының хис һәм хезмәтләренең бөеклеген күрсәтү өчен драма жанрына мөрәҗәгать иттеләр. Халыкның игътибарын җәлеп иткән драмалар килеп чыкты. Шундыйларның берсе К. Симоновның «Рус кешеләре» иде. Бу пьеса татар теленә дә тәрҗемә ителде һәм сәхнәгә куелды. Бу әсәр совет кешесенең җиңелмәү серен бик зур ачыклык белән сурәтләде. Ватанга булган мәхәббәтне күрсәтте. Бу мәхәббәт кешедәге югары хисләрне кузгата, теләсә нинди авырлыкка чыдый ала торган характерны тәрбияли. Украина язучысы А. Корнейчук- ның «Фронт» исемле драмасы да бөтен илгә шаулады. Язучы бу әсәр Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 85 дә гражданнар сугышы чорында күтәрелеп тә, хәзерге вакытта артта калган генерал образын зур художество кыюлыгы белән сурәтләде. Шуның белән бергә, 1941 — 42 елгы сугыш операцияләрендә дошманны тар-мар итәргә өйрәнгән сугышчан генерал образларын да күрсәтте. Татар язучылары фронт һәм тыл батырлыкларын яктыртып берничә драма әсәре бирделәр. Риза Ишморатның «Кайту» исемле драмасы уңышлы язылган иде. Ул совет кешеләрен дулкынландырган бер мәсьәләне художество төсендә хәл итте: фронтта сәламәтлеген югалтып кайткан совет солдатының тормыштагы урынын күрсәтте. Намуслы иҗади хезмәттә кешенең яшәү һәм тормыш күркәмлеге билгеләнә. Бу драма ирекле хезмәтнең кешегә рух, көч һәм бәхет китерүен чагылдырды. Мирсәй Әмир, «Л1иңлекамал» исемле драмасы белән совет халкының характерлы сыйфатларын яктыртты. Кави Нәҗми «Фәридә» исемле драматик поэма язды. Бу әсәрдә совет яшьләренең кыюлыгы, тәвәккәллеге, дошманны җиңүгә юнәлгән ихтыяры сурәтләнде. Шуның белән бергә «Фәридә» әсәре халыклар дуслыгының изгелеген күрсәтеп, совет тәрбиясендә үскән яшьләрнең мораль сафлыгын поэтик төстә чагылдырды. Бу драматик поэма нигезендә композитор М. Юдин опера язды. Д. Аппакова рус һәм татар телендә зур уңыш белән барган «Тапкыр егет» исемле драма бирде. Ватан сугышы барышында драматург Нәкый Исәнбәт «Мәрьям» исемле әсәр иҗат итте Бу әсәрдә ул совет хатынкызларыцың рухи бөеклеген һәм сугыш шартларында күрсәткән батырлыкларын сурәтләргә омтылды. Ләкин, үзенең героен үткен драматик хәлгә куюга карамастан, бу әсәр уңышка ирешмәде. Чөнки автор совет хатыны белән янәшә фашист ерткычның да эчке дөньясын сурәтли һәм аңардан ' кешелек сыйфатлары табарга тырыша иде. Үлем элмәгендә дә үзен җиңүче итеп сизгән какшамас характерлы Мәрьям каршында, үзенең зәгыйфьлеген һәм ерткычлыгын аңлый башлаган фашистны тамашачы кабул итә алмады. Чөнки бу дөрес түгел иде, фашизмның чын йөзен күрсәтүдән ерак иде. Сугыш елларында тарихи темалар да киң җәелде. Бу бик табигый иде, чөнки сугыш барышында халык үзенең узганына әйләнеп карап, үзен дулкынландырган сорауларга җавап эзли; үзе үстергән, ватан тәрбияләгән бөек улларның героик образларын күз алдына бастыра, алардан үзендә булган батырлыкларның тарихи тамырларын күрә. Тарихи әсәрләр өстендә эшләү язучыдан бик зур җаваплылык сорый. Язучыга тормыш фактларын художество фактларына әверелдерә белү генә җитми, бәлки аңа узган эпохадагы эшләрне, фактларны хәзерге көннең идеалларына бәйли белергә кирәк була. Революциягә чаклы татар әдәбияты тарихи әсәрләр тудырмады. Бу мактаулы эшне с'овет язучылары башлап җибәрделәр. Мондый әсәрләр бездә бигрәк тә драма жанры буенча җәёлде. Башта тарихи мотивлар буенча язылган әсәрләр мәйданга чыктылар. Тарихи мотивлар, тарихи легендалар буенча опера әсәрләре язылдылар («Качкын», «Алтын чәч»). Тарихи жанрны башлап җибәргән бу әсәрләрнең идея, художество кимчелекләре күп булды. Сугыш еллары алдыннан Әхмәт Фәйзи «Тукай» исемле тарихи драма бирде. Бу— татар совет әдәбиятында гыйльми нигездә язылган тарихи художество әсәрләренең уңышлы башлангычы иде. Язучы үзенең әсәре белән хәзерге укучыда патриотик хисләрне үстерә алуга иреште, әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалар хәзерге идеалларны үстерү өчен әһәмиятле иделәр. Тукай образы — бай драматик тормышлы, батыр йөрәкле, горур һәм кече күңелле, кешелекле һәм нәфрәтчән, тыйнак һәм үткен телле, килешмәүчән, принципиаль табигатьле булып гәүдәләнде. Әхмәт Г. Кашшаф 86 Фәйзи бөек шагыйрьне үз чорының алдынгы кешесе итеп, барлык пҗтимагый-политик көрәшләрчә акт IB катнашучы итеп сурәтләде. Тукай реакцион көчләргә рәхимсез була, халык дошманнарының күзенә карап, аларның кабахәт йөзләрен фаш итә; киләчәктәге ераклыкка күз ташлый ала, бөек рус халкы белән бер адымнан барырга кирәклекне әйтә. Драма татар халкының тарихи үсешендәге мөһим чорны — татар халкының рус пролетариаты белән кушылып, реакциягә каршы кискен көрәш башлаган чорны гәүдәләндерә; анда Тукайга рухи азык бирүче большевик Хөсәен Ямашев образы мәхәббәт белән сурәтләнә. Револю- цион-демократик карашлы Галиәс- гар Камалга зур урын бирелә. Чорның барышын аңламаучы, тормышның бозыклыгын җиңеп чыгарлык көч таба алмаудан вөҗданы белән газапланучы шагыйрь Сәгыйть Рәмиев трагедиясе дә күрсәтелә. Шулай итеп язучы тормыш фактларын художество фактларына әверелдерә алуга ирешә. Мондый әсәрләр совет яшьләренең игътибарын реакция көчләренә, милләтчеләргә каршы туплау өчен хезмәт иттеләр. Ләкин сугыш елларында язылган тарихи драмаларның бер өлеше идеологии зарарлы хаталар белзн тулы булып чыкты. Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй», «Җирән Чичән» кеб~к драмалары тарихны бозып аңлауга һәм милләтчелеккә таба өстериләр иде. Бу әсәрләр—Алтын Урда дәүләтен, ханнарфеодаллар тормышын идеаллаштыра, феодал Идегәйне уңай герой итеп сурәтлиләр иде. Бу зарарлы ялгышны ВКП(б) Үзәк Комитеты 1944 елны 9 август карарында кискен рәвештә фаш итте. «Татарстан партия оешмасында массаполитик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм* аларны яхшырту чаралары турында»гы бу. карарда Татарстанның аерым тарихчылары һәм язучылары тарафыннан җибәрелгән идеологии җитешсезлекләр, милләтчелек төсендәге хаталар күрсәтелде: «Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары Идегәй турындагы ханнар-феодаллар эпосын озак вакытлар популярлаштырып килгәннәр. Бу эпоста — Алтын Урданың эре гаскәр җитәкче, ләреинәи берсе булган һәм рус шәһәрләрен һәм авылларын талап- яндырып һөҗүм ясаган Идегәй, тарихи чынлыкка каршы буларак, бөек прогрессив эшлекле булып сурәтләнә. Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары Идегәйне ’ халык батыры дәрәҗәсенә күтәрү белән, Алтын Урданы үз заманының алдынгы дәүләте итеп күрсәтергә маташканнар». В1\П(б) Үзәк Комитетының бу карары татар совет әдәбиятының андый зарарлы ялгышлардан арынып үсүенә киң мөмкинлекләр ачты. ВКП(б) Үзәк Комитеты аерым тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан Татарстанның тарихын яктыртуда эшләнгән җитди кимчелекләрне һәм милләтчелек характерындагы ялгышларны бетерергә, чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга һәм алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшүләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга, татар халкының атаклы эшлеклеләрен, галимнәрен һәм революционерларын, Ватан сугышы геройлары булган улларын популярлаштыруга аеруча игътибар бирергә мәҗбүр итте. Татар совет язучылары партиянен бу күрсәтүләрен үзләренең программа эшләре итеп кабул иттеләр һәм аңа иҗат җимешләре белән җавап бирә башладылар. Язучы М. Гали белән X. Уразиков «Каюм Насыйри» исемле пьеса яздылар. XIX йөзнең соңгы чирегендә киң күләмдә, төрле тармакларда зур иҗади хезмәт биргән К. Насыйри образы һәм ул яшәгән чор атмосферасы әсәрдә җа,нлы сурәтләнде. Каюм Насыйриның эшчәнлеге, халыкка хезмәт итүе, рус культура- Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 87 •гына омтылуы, шат һәм көр күңелле характеры — болар һәркайсы хәзерге көннең идеалларына бәйләнәләр иде һәм аларны тамашачылар зур ■кызыксыну белән карадылар. Нәкый Исәнбәт «Волжская» исемле драма язды һәм анда революциягә кадәр, кара реакция елларында беренче булып сәхнәгә аяк баскан һәм татар сәхнә культурасын рево- люцион-демократик юлдан үстереп алып киткән артистка Сәхибҗа- мал Гыйззәтуллина-Волжская образын чагылдырды. Әхмәт Фәйзи Пугачев кузгалышы матерпалларЪш өйрәнеп, анда катнашкан татар хезмәт ияләренең ■образын жанландыру эшенә кереште. Ул, совет тарих белеменең соңгы казанышлары нигезендә, Пугачевның образын,, аның татарларга мөнәсәбәтен, лачынга хас табигатен, олы хисләрен сурәтләп, татар халкының сөекле герое булып җырланган Исмәгыйль образын да тирән •мәхәббәт белән үстерде. Әсәр Пугачев хәрәкәтен тулысы белән күрсәтүне өстенә алмый, ул бу зур кузгалыштың Казанга караган өлешеннән аерым вакыйгаларны бирә һәм әсәр шуңа күрә «Пугачев Казанда» дип исемләнә дә. да көчәйде. Язучылар арасында иҗат дуслыгы башланды. А. М. Горький җитәкчелегенең совет әдәбияты һәм язучылар кадры үсүенә чиксез зур әһәмияте булды; аның йогынтысы барлык совет халыклары әдәбиятына таралды. Рус әдәбияты мәктәбе безнең язучыларга бөек социаль идеяләрне яктыртырга, иҗтимагый-политик мәсьәләләрне сурәтләргә өйрәтте. Татар әдәбияты сугышчан гуманизмны, совет патриотизмын, халыклар дуслыгын, бөек идеяләр өчен көрәшнең мөкатдәслеген художество чаралары аша гәүдәләндерә алу осталыгына ирешкән икән — моның өчен ул рус әдәбиятына бурычлы. Шуңа күрә дә рус әдәбиятында чагылган һәрбер уңышлы әсәр татар язучылары тарафыннан кызыксынып өйрәнелә, мәхәббәт белән тәрҗемә ителә бара. Чөнки ул — үз әдәбият, туган әдәбият һәм андагы образлар, идеяләр якын, үз булып кабул ителәләр. Рус әдәбияты үрнәкләреннән тәрҗемә бирмәгән татар совет язучысын табу мөмкин түгел. Бу — рус әдәбиятын сөюнең һәм аның югарылыгына омтылуның характерлы бер сыйфаты. Тәрҗемә итү эше революциядән соң бик нык җәелде. Рус әдәбияты белән бергә башка халыкларның да иң уңышлы әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителде. Пушкин, Лермонтов, Гоголь кебек язучыларның томнары татарча басылды. Тургенев, Гончаров, Лев Толстой, С. Щедрин, А. Чехов, Некрасов, Крылов, Грибоедов, А. Островский һ. б. классиклар татар теленә тәрҗемә ителде. Грузиянең бөек шагыйре Шота Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» исемле поэмасы, Украина халык шагыйре Тарас Шевченко шигырьләре, казах классигы Абай шигырьләре; азербайҗан халкының бөек шагыйре Низами, чуваш шагыйре Иванов поэмалары һ. б. татарчага тәрҗемә ителделәр. Европа әдәбияты классикларыннан Шекспир трагедияләренең («Король Лир», «Гамлет», «Отелло»), Мольер комедияләренең («Тартюф»), Лопе- Г. Кашшаф 88 де-Вега комедиясенең («Печән өстендәге эт»), Гете трагедиясенең («Фауст»), Гейне поэмасының («Германия»), В. Гюго, Э. Золя һ. б. язучыларның тәрҗемә ителүләрен күрсәтергә кирәк. Совет әдәбияты тагын да киң күләмдә тәрҗемә ителә бара. М. Горькийның алты томлыгы, Маяковский шигырьләре, Фадеевның «Тар-мар», «Яшь гвардия» романнары, Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романы, Ф. Гладковның «Энергия», «Цемент» романнары, Серафимовичның «Тимер ташкын» повесте, Д. Фурмановның «Чапаев» повесте, Новиков-Прибойның «Цусима» романы, Алексей Толстойның «Икмәк» повесте һ. б. әсәрләре. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты», «Давылда туганнар» романнары, Банда Василевскаяның «Салават күпере» романы, Борис Горбатовның «Җиңелмәүче ләэ» романы, А. Сурков, Н. Тихонов, С. Щипачев, А. Безыменский, Н. Асеев, А. Жаров, С. Чиковани, П. Тычина, В. Сосюра, С. Вургун, Җамбул, С. Стальский шигырьләре, рус һәм СССР ның башка халыкларыннан, тәрҗемә ителеп басылдылар. К- Симонов, Н. Погодин, Б. Лавренев, Соловьев һ. б. драма әсәрләре тәрҗемә ителеп сәхнәгә куелдылар. Болар барысы да татар хезмәт ияләренең гомуми культурасын үстерүгә, аларны социализм җәмгыятенең актив көрәшчесе һәм төзүчесе итеп тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Тәрҗе.мә эшендә татар совет әдәбиятының иң алдынгы көчләре катнашты: Ш. Камал, К- Нәҗми, Ә. Еоикәй, М. Җәлил, М. Максуд, А. Щя.мов, Ә. Исхак, И. Гази, Г. КуФ- Кәрим һ. б. тәрҗемә сыйфатын күтәрү, аны оригиналы кебек көчле яңгырату өчен бик күп иҗат көче куйдылар. К. Басыйров, С. Әд- һәмова, А. Гомәр кебек тәрҗемәчеләр кадры үсеп чыкты. Бөек Ватан сугышы Советлар Союзында героик кешеләр җитешкәнлеген бөтен дөньяга күрсәтте, сугыш совет кешеләренең мораль көчләренә сынау булып әверелде. Шушы бөек эпоханы әдәби әсәрләрдә чагылдыру озак еллар буенча зур иҗат эше алып баруны сорый. Ләкин шушы вакыт эчендә иҗат ителгән әсәрләрдә безнең язучылар, чорыбызда булган тарихи вакыйгаларның искиткеч зурлыгы турында, безнең буын кешеләрнең батырлыклары турында, фашист урдалары алып килгән караңгылыктан дөньяны коткарулары турында сөйли алдылар; боларны киләчәк буын җанлы рәвештә күз алдына китерә алачак. Әле бик күп әсәрләр ашыгыч рәвештә язылган, ләкин совет язу- чыларының китап битләреннән эпоханың һавасы бөркелеп тора. Совет әдәбиятының төп эчтәлеге — гражданнар сугышы* героикасыннан, төзү эпохасындагы киеренке хезмәт елларыннан, кешелек, тарихындагы иң бөек сугыш көннәреннән гыйбарәт. Шушы бэек тарихи фонда ул үз чорының яңа, социалистик кешесен сурәтли, үз укучыларын социализмның, патриотизмның, кешелеклелекнең югары идеаллары белән рухландыра. Җирне тетрәткән туп тавышлары тынды. Советлар Союзында сугышта зарарланган районнарны аякка бастыру, промышленность һәм авыл хуҗалыгын сугышка чаклы булган дәрәҗәсенә кайтару эше башланды. Даһи юлбашчыбыз иптәш Сталин сызган бөек программа буенча яңа бишьеллык план төзелде. СССР Верховный Советының 1946 елгы беренче тарихи Сессиясе яңа бишьеллык план турында Закон кабул итте. Барлык совет халкы гаять зур иҗади эшләр белән рухланып, бишьеллык планны тормышка ашырырга кереште. Сугыш елларында әдәбият дошманны җиңү интереслары белән яшәде. Сугыш тынганнан соң да ул бу теманы онытмады. Киресенчә, совет язучылары сугыш вакыйгаларына кайтып, геройны тулырак,, җентекләбрәк, тәфсыйлләбрәк гәү- Татар Совет әдәбиятының утыз еллыгы 89 дәләндерсргә керештеләр. Язылган әсәрләр — аерым күзәтү, эпизод бирү характерыннан чыгып, теманы гомумиләштерү, киңәйтү характерын алып киттеләр. Ватан сугышы темасы — сугыштан соңгы әдәбиятта төп тема, актуаль тема булып калды. Шуның белән бергә совет язучылары сугыштан соңгы хуҗалык төзелешен, әле кичә генә армиядә булган совет солдатының промышленность һәм авыл хуҗалыгына кайтып эшли башлавын чагылдырырга тотындылар. Совет әдәбияты билгеле уңышларга ирешүгә дә карамастан, андагы җитешсезлскләр бик күп иде әле. Яна шартларда бөтен ил бөек төзелеш планын үтәргә керешкән чорда идеология фронтындагы ялгышлар һәм кимчелекләр белән аз гына да килешергә мөмкин түгел. «Совет халкы совет язучыларыинан чын идея коралы, бөек төзелеш планнарын үтәүгә, илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү планнарын үтәүгә ярдәм итәрлек рух азыгы көтә. Совет халкы әдипләр алдына югары таләп, ләр куя, үзенең идея һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерүләрен тели. Сугыш вакытында, авыр шартлар булу аркасында, без бу әһәмиятле таләпләрне тәэмин • итә алмадык. Халык агымдагы вакыйгаларның мәгънәсенә төшенергә тели. Аның идея һәм культура дәрәҗәсе үсте. Ул бездә чыга торган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең сыйфатыннан еш кына канәгатьләнми. Кайбер әдәбият работниклары, идеология фронты работниклары моны аңламадылар һәм аңларга теләмиләр» (А. Жданов). Совет әдәбияты алдына яңа бурычлар китереп куелды. Бу бурычлар ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият, сәнгать турындагы тарихи карарларында ачык күрсәтелделәр. Үзәк Комитетның карарлары совет әдәбиятының үсешенә яхшы нәтиҗәле йогынты ясады. 1947 елның июль аенда булып үткән СССР Совет Язучылары Союзы правлениесе- иең пленумы күп милләтле әдәбиятыбызның яңа күтәрелештә торуын күрсәтте. Совет патриотизмы темасына бик күп үңышлы әсәрләр язылды. Яңа яшь көчләр әдәбиятка килде. Татар совет язучылары үзләренең каләмнәрен бүгенге көннең кешеләрен күрсәтүгә таба борып җибәрделәр; промышленность һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын сурәтләп,, яңа бишьеллык планның тормышка ашырылуын чагылдырып әдәби очерклар, хикәяләр, драмалар яздылар Гариф Гобәй кебек, әдәби хәрәкәттән шактый читләшеп торган язучылар да, актив иҗат эшенә керештеләр. Совет кешеләренең уңай сыйфатларын күрсәтүдә дә борылыш ясалды. Совет кешеләренең мондый күркәм характерлары А. Шамовның «Миңнур карт» хикәясендә, И. Газин ың «Без әле очрашырбыз» повестенда, Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» повестенда гәүдәләнде. Г. Разин «Намус» исемле роман тәмамлады. Сугыш елларында колхозчыларның намуслы хезмәттә ил өчен, җиңү өчен, социализмның тантанасы өчен көрәшүләрен, алар- ның патриотик тойгыларын күрсәтте. Кави Нәҗми зур бер тарихи чорны эченә алган «Туган ил» исемле роман тәмамлады. Бу роман 1905 елгы революциягә хәзерлек елларыннан алып бөек социалистик революциянең җиңүе белән тәмамланган процессын оста эшләнгән образлар аша гәүдәләндерә. Бу әсәрләр — татар совет әдәбиятының зур казанышы булып торалар. Драма слкәсендә дә татар совет әдәбиятында матур борылыш ясалды. Татар совет драматурглары да совет патриотизмы көчен гәүдәләндерү юлында эшләделәр. Совет кешеләренең мораль һәм рухи өстенлекләрен, эчке дөньяларындагы байлыкны тулы һәм тирәннән чагылдыру омтылышы белән иҗат иттеләр. Аеруча авыл хуҗалыгы алдынгыларын күрсәтү, ашлык уңышын күрелмәгән югарылыкка күтәрүче батырлыкларны гәүдәләндерү буенча байтак драма әсәрләре язылды. Г. Кашшаф М. Әмир «Тормыш җыры» һәм «Җиңү дәвам итә» исемле драмалар бирде. Риза Ишморат «Якты юл» исемле драма язды. Тарихи темаларга да уңышлы әсәрләр язылды. Р. Ишморат «Володя Ульянов» исемле тарихи драма тәмамлады. Ул анда Владимир Ильич Ленинның Казан университетында уку дәверен сурәтләде. Нәкый Исәнбәт «Мулланур Вахитов» исемле тарихи драмада. 1918 елдагы Казан өчен көрәш вакыйгалары фонында ялкынлы революционер Вахи- товның якты образын җанландырды. Болар барысы да сугыштан соңгы әдәбиятның, БКП(б) Үзәк Комитет карарлары белән рухланган хәлдә, җанланып китүен күрсәтә торган фактлар. Иптәш А. Фадеев хәзерге әдәбиятка бәя биреп болай диде: «Әдәбият — күтәрелештә. Ләкин безнен. җитди кимчелекләребез бар әле.... Без, вакыт шактый күп үтүгә карамастан, халык бездән көтә торган хәзерге заман темаларына күчүдә тамырдан борылыш булдыра алмадык... Хәзерге заманның үзәк, төп темасы, фокуста тупланган шикелле, үзендә барлык бүтән темаларны туплаучы тема — совет патриотизмы темасы. Без үзебезнең барлык халкыбызга һәм бөтен кешелеккә, капиталистик җәмгыять белән, капита-' лизм, империализм тарафыннан тәрбияләнгән кеше белән чагыштырганда, безнең совет җәмгыяте, без үзебез, совет кешеләре нәрсәдән гыйбарәт икәнен күрсәтергә тиешбез.» Бу сүзләр тулысы белән татар совет әдәбиятына төбәп әйтелгән кебек яңгырыйлар.