Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНӘ 60 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН

Сәнгать, —Маркс билгеләгәнчә,— ул, тормышны, чынбарлыкны сурәтләрдә үзләштерү, икенче төрле әйткәндә, сәнгать чынбарлыкны образлар аркылы танып белүгә хезмәт итә. Драматургия сәнгатенең бер төре булып тора. Аның башлангыч тарихы, гомумән алганда, бик еракта, борынгы кешәнең авыз иҗатына, хәтта бер өлеше белән мифологиягә барып тоташа. Драматизацияләү, асылда, тормыштагы вакыйгаларны яңадан эшләп, уйнап күрсәтүдән гыйбарәт. Марксизмча уен хезмәтнең баласы нтеп таныла. Уеннар кешенең күмәк хезмәтен оештыру, ритмга салу, үрчемләтү чарасы булганнар. Драманың халык иҗаты, халык уеннарыннан килеп чыгуын раслый торган фактлардан иң күренеклесе— курчак театры. Бу уен баштанаяк драматизациядән тора. Монда курчакартист тарафыннан башкарыла торган бөтен бер тормыш, әдәбиләштерелгән җанлы дөнья бар. һәм әйтергә кирәк, бу уен ифрат катлаулы, моның авторы да, уен оештыручысы да, режиссер да һәм барлык рольләрне башкаручы да бер кеше, чөнки курчаклар мөстәкыйль хәрәкәт итә алмыйлар. Аларны «кешеләштервп» хәрәкәт иттерү уйнаучының үзе өстенә төшә — уенның яме һәм тәме шунда. Билгеле, драматургия халык әдәбиятыннан төрле уеннарны файдаланып кына калмаган, бәлки зур тарихи вакыйгалар уңае белән төзелгән эпик әсәрләрдән, ягъни төрле әкият, легендалардан да үзенә тема, сюжет алган. Мәсәлән, 17 нче йөздә, рус драматургиясенең тар түгәрәкнең генә, ягъни патшалар сараенда яшәүчеләрнен генә кәефе өчен, тик мәзәк коралы булып кына яшәгән чорында, кечкенә комедия — «Тимер Аксак эше» кебек әсәрләр уйналганлыгы мәгълүм. Без югарыда драматизацияпе өлешчә мифологиядән дә үзенә материал алган дип әйткән идек. Шул ук 17 нче йөздә рус өй-capafr театрының репертуарында Адәм белән X а в а турында «Кызганыч комедия» дигән бер әсәрнең булганлыгы һәм уйналганлыгы турында тарихчылар язалар. Татар драматургиясе тарихында исә әнә шундый фольклор һәм мифологиядән сюжет алып язылган пьеса һәм драмалар Октябрь социалистик революциядән соң гына мәйданга киләләр һәм тамашачы каршысына чыгалар. Моның пн күренеклесе һәм классик үрнәге булып, һ. Такташ тарафыннан язылган һәм үз вакытында уйналган «Җир угыллары»н күрсәтергә мөмкин. Күренә ки, татар драматургиясенең фольклордан азык алуы шактый соңгарып башланган. Моның, әлбәттә, тарихи сәбәпләре күп. Беренчедән, гомумән Россия патшалары хөкем сөргәндә, түгел, Л. Җәләй 106 изелгән милләтләрнең генә, хәтта рус халкының үз фольклоры да әзерләнү хәлендә була. Икенчедән, татарның иҗат көчен буып килгән ислам дине гомумән халык авыз әдәбиятын үтерүгә корылган була. Мәчет, дин башлыклары, мең төрле юллар белән, халык әдәбиятын юкка чыгару политикасын уздыралар. Әнә шундый тарихи шартлар татар драматургиясенең һәм соңгарып тууына һәм Октябрь социалистик революциягә чаклы гомерен халык әдәбиятыннан ерак торган килеш кичерергә сәбәп булалар. Татар .халкы күп милләтле бөек Россиядә формалашкан. Аның гомумән культурасы, әдәбияты, җәмәгатьчелек фикере дә әнә шушы зур гаилә — дуслык, туганлык җирлегендә гасырлар буе бердәм яшәгән, тел, әдәбият, фикер, гадәтхарактер алмашып килгән коллектив эчендә туган һәм үскән. Кирәк татарның теле, кирәк әдәбияты тарихында булсын, бу момент реаль фактлар белән раслана. Мәсәлән, рус, ’татар, чуваш, башкырт, мари, удмурт, мордва һәм Россиядә яшәүче башка халыклар арасында тел алынмалары бик ерактан, борынгы болгарлар чорыннан ук башланган. Рус халык авыз иҗатының татар авыз әдәбиятына, язма әдәбиятның исә татар язма әдәбияты үсүгә ярдәме шулай ук бик күптәннән бирле дәвахм иткән тарихи чынлык булып тора. Татар әдәбиятының, конкрет алып әйткәндә, көнчыгыш суфичы- лыгыннан арыну, реалистик нигезгә басуында рус әдәбиятының, рус җәмәгатьчелек фикеренең булышлык итүен һичкем инкарь итә алмый. Без моның конкрет үрнәген татар драматургиясе тарихында тагын да ачыграк, тагын да тулырак күрәбез. Мәсәлән, ул үзенең беренче адымыннан ук критик реализм юлына баскан' һәм энәсеннән җебенә чаклы Александр Николаевич Островский драматургиясе методы белән сугарылган була. ’ Моның дөрестән дә уңай булганлыгын раслау өчен, 60—80 нче елларда Россиянең, шул җөмләдән татар тормышының нинди социаль шартлар эчендә кайнаганлыгын күз алдына китерү җитсә кирәк. Мәгълүм ки, 1860 нчы еллар реформасы рус җәмәгатьчелек фикеренә революцион демократия рухын кертә. Россия тарихында 60 нчы еллар мәгърифәтчеләре дип аталган укымышлылар рус классик әдәбиятын яңа юнәлешкә — революцион юнәлешкә борып җибәрәләр. Бөек рус мәгърифәтчесе Николай Гаврилович Чернышевский 1863 нче елны үзенең дөнья әдәбиятында беренче урынны алган «Что делать?» исемле романын язып чыга. Бу • роман ул заман- кешеләрен борчыган «Ничек булырга? Нәрсә эшләргә?» дигән сорауларга ачык җавап бирә. Чернышевскййның «Что делать?»нда иске дөньяны, феодализмнан калган «караңгы патшалыкны» җимереп, яңача тормыш корырга сәләтле яңа кеше типлары, яңа характерлар сурәтләнә. Алар: Рахметов һәм Вера Павловна. Бу образлар аркылы, Чернышевский үзе. нен социалистик идеалын әйтеп бирә Шул ук чорда рус драматургиясенең талантлы вәкиле, реалист язучы Александр Николаевич Островский, үзенең көчле сатирага корылган пьесалары белән, иске тормыш калдыкларының, с а м о- д у р л ы к н ы ң пычрак йөзен ачып сала. Рус әдәбиятының бөек критигы Н. А. Добролюбов әйтмешли. Островскийның пьеса һәм драмалары «караңгы патшалык»ның социаль-политик йөзен ачып, тормышка фаҗигале буяулардан тап төшерүче самодурларны, сәхнә аркылы, киң демократик, киң катлау халык суды алдына куялар. Аның, мәсәлән, «Гроза» (1850 ел) драмасы, дөнья әдәбиятында беренчелекне алган әдәби документ буларак, шушы чорның самодур-купецларын фаш иткән иң классик әсәрләрдәй санала. 60 нчы еллар мәгърифәтчеләре күтәргән бу хәрәкәт, әлбәттә, руе Татар драматургиясенә 60 ел тулу уңае белән 107 җәмәгатьчелеге эчендә генә калмый, тиз арада Россиядәге барлык халыкларга да тарала. Мәсәлән, 80 нче елларда, рус мәгърифәтче- ләреннән үрнәк һәм рух алып, татарның алдынгылары мәгърифәтчел, прогрессив • таләпләр күтәреп чыгалар. Алар беренче чиратта патриархаль төзелештән калган гаиләви хокуксызлыкмы, феодализм тудырган наданлык, караңгылыкны бетерү, рус культурасын татар халкына да кертү, үзләштерү, кыс- . касы, татарларны да гомуми кешелек дөньясы бара торган баганалы юлга алып чыгу кирәклеге мәсьәләсен куялар. Бу хәрәкәтнең үзә- ’ гендә Каюм Насыйри тора. Ул, әнә шушы идеяләрне тормышка ашыру нияте белән, рус фән дөньясыннан азык алып, татарча фәнни-популяр әдәбият тудыру, гыйльми хезмәтләр бирү эшенә керешә. Аның тирәсенә тупланган фикердәш һәм дуслары, шул ук . мәгърифәтчел таләпләргә хезмәт иттерү максатыннан чыгып, художестволы әдәбиятны эшкә кушалар. Насыйрының якын дусларыннан берсе — Габдрахман Ильяси 1887 нче елда татар драматургиясенең беренче әсәре «Бичара кыз» ны бастырып чыгара. Китапның тышкы битенә болай дип язылган: «Бичара кыз. Фаҗига. Драм ике фасыл. Дүрт пәрдәле... Бу китапның басмасына рөхсәт бирелде Петербургта 27 октябрьда 1887 елда». Күренә ки, Ильяси «Бичара кызны»— драма һәм фаҗига (трагедия) дип, хәтта ике жанрны эченә алган драматургии бер әсәр итеп карарга уйлаган. Билгеле, авторның бу билгеләмәсе белән килешеп булмый. Бу әсәрне фаҗига түгел, хәтта тулы канлы драмалап төркеменә дә кертүе кыен. Шуның белән бергә, бу әсәрне бөтенләйгә драматик таләпләргә җавап бирми, бу тик диалоглардан торган хикәя генә дип әйтү белән дә килешергә мөмкин түгел. Мондый карашка басу, гомумән, драМатик әсәрнең нидән гыйбарәт булуын тиешенчә акламауга, «Бичара кызга» балалар уенчыгына караган күз белән карауга һәм әдәбиятыбызның үсеш, формалашу тарихына объектив бәя бирмәүгә кайтып калыр иде. «Бичара кыз» — шактый примитив һәм үзенчәлекле алым белән төзелгән драматик әсәр, пьеса ул. Андагы вакыйгалар драматик бәйләнеш һәм үсештән соң җиңел, ягъни комедия белән тәмамланалар. Анда вакыйгаларның драматик сызыкта мәгълүм бер интрига нигезендә, билгеле вакыт һәм урында үсү, чишелүләре бар. Шулай ук әсәргә катнашучы персонаж да, нигездә, драматик геройлар итеп бирелгәннәр, бу ' момент аларнын диалог, репликаларында ачык чагыла. Драматик репликаның үзенчәлеге белән мәгълүм вакыйгага катнашучылар арасындагы мөнәсәбәтне ул я көчәйтергә, яки йомшартырга тиеш. «Бичара кыз» беренче пәрдәсе ачылгач ук Маһитап белән -Фатыйма арасындагы диалог әнә шундый көчкә ия булып тора. Мәсәлән, Фатыйманың: — Туган, бәгърем, йөремәскә, шулай булырга ошагач... — дип, табышмаклы итеп әйткән репликасы Маһитап башына зур һәм шиклө сорау сала, һәм ул шунда ук Фатыймага ялынырга, драматик кичереш эченә чумарга мәҗбүр була. Фатыйманың: — «Сезне бит... Җантимергә бирәләр имеш дип ишеттем» — дигән җөмләсе Маһитапта яңа бер хәл тудыра.- ул үзенең көчен тупларга. Җантимердән котылу юлларын эзләргә керешә, һәм: «Уф! Мине Җантимергә бирсәләр, мин нишләрмен? Юк, юк бармам... бармам!» — дип монологик реплика ясый. Әсәрнең азагында менә шушы «бармам, бармам» дип әйтелгән эндәшле вәгъдәләр реаль тормышка ашалар. Шул рәвешчә, «Бичара кызның» драматик әсәр булуы төрле ягы белән раслана. һәрхәлдә проф. Габдрахман Сәгъдинең «бу драм берәр өйдә чаршаулар корып эшләү өчен төзелгән җиңел диалоглардан, җиңел, катлаусыз хәрәкәтләрдән Л. Җәлән ]08 Бальзак картның бөек үзенчәлеге саныйм». Г. Ильясиның ул чор татар җәмәгатьчелеге эченнән үсеп бара торган яңа көчләрне гаилә тирәсеннән, ягъни ирекле гаилә төзү өчен көрәш процессыннан табып алуы да тарихи чынбарлык һән татар әдәбияты тарихында реализмның тантаналы калкышы булып тора. «Бичара кызны» тагын да тулырак аңлау өчен ул чордагы әдәби хәрәкәтнең икенче ягына да күз салырга кирәк. 80 нче елларда Әхмәт УразаёвКурмаши борынгы поэмалардан «Бүз егет» (1870 елда басыла) Һәм «Таһир илә Зөһрә»не (1870 ёлда басыла) беркадәр яңартылган вариантта язып чыга. Уразаев-Курма- шиның бу әсәрләре турында проф. Г. Сәгъди: «Ак өстендә караны әз генә аера ала торган татар яшьләре, егетләре күп укый торган булдылар. Шулай итеп, болар вакытында татар массасына нык тәэсир күрсәттеләр, әдәби завык бирделәр» ди («Татар әдәбияты тарихы», 2(> бит, 1926 ел). һичшиксез, «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет»ләр дә ул чор татар укучысына «әдәби зәвык» биргәннәр; әйтергә кирәк, бу әсәрләрне уку әле бүген дә, «зәвыксыз» түгел. Ләкин без Маһитап, Җанбай образлары белән Зөһрә, Таһир образларын чагыштырып, боларның кайсылары реаль тормышка, чынбарлыкка якын булганлыкны аңларга тиешбез. Әйе, «Таһир3өһрә»ләрдән дә патриархаль төзелешкә каршы нәфрәт яңгырый. Ләкин ул нәфрәт юлдагы киртәләрне җимерү көче белән сугарылган, реалистик нәфрәт түгел, өметсезлеккә, Мистикага, бо- * рынгы суфичылыкка манчылган идеалистик нәфрәт; дошман алдында баш иеп, муенсынып, Җиңелеп калган кешеләрнең нәфрә!е. «Таһир Зөһрә»ләрдәге «әдәби зәвык» Әлеге «караңгы патшалЬшйы» җимер^ алырлык яңа кешеләрне рухландыруга, көрәш мәйданына бастыруга түгел, киресенчә, аларНыц миләренә оештырылган, әле җитлегеп тулмаган бер уен китабы гына» («Татар театры» 1926 ел, 18 бит) дигән билгеләмәсе хакыйкатькә якын торганлыкны инкарь итеп булмый. Чөнки монда драматнзацияләнүнең җитешмәгән яклары юк түгел. «Бичара кызның» идеясе, үз чорына карата прогрессив идея буларак, актуаль һәм бик реаль да. Монда автор ирекле никах, ирекле мәхәббәт, к ы з-х а. т ы н эмансипациясе (хатын- кызны хокуксызлыктан коткару) проблемасын куя һәм шуны югары дәрәҗәдә оптимистик планда хәл итә Мәсәлән, әсәрнең баш каһарманы Маһитап туташ, ата-анасы теләге белән ясалган никахка буйсынмастан надан, аңгыра, бай малае Җантимергә хатын булудан баш тартып, үзе теләгән укымышлы егет Җанбайга чыга. Менә шулай кыю адым ясавы белән, Маһитап татар әдәби тормышы тарихында патриархаль гаилә богауларын өзеп чыккан, үз ирке, үз ихтыяры белән яшәү юлына баса алган беренче тип, характер булып тора. Кайберәүләр Маһитаптагы бу кыюлыкны ул чор өчен реаль түгел, тик фантазия генә, чөнки ул вакытта әле татар җәмәгатьчелеге мондый кыю кызлар җитештерерлек культура баскычында булмаган дип караганнар. Билгеле, алар ялгышканнар, һәм ул ялгышлык аларның критик реализм методын аиламауларыннан килеп чыккан. Киресенчә, Йльяси- ның, критик реалист буларак, оригинальлеге дә шунда; ул үз чоры татар җәмәгатьчелегендә туып килә торган яңа көчнен, яктылыкка, прогресска омтыла торган яшьләрнең потенциаль сәләтен әнә шушы Маһитап, Җанбайлар образында күрсәтә. Ф. Энгельс 1888 'елны Гаркнеска язган хатында Бальзак иҗатына карата мондый бер фикер әйтә, — «Бальзак* — ди ул, — ки. тһчәкнсң чын кешеләрен ул чорда кайдан табарга мөмкин булган булса, шуннан таба алды, мин моны реализмның бөек җиңүе, 60 ел тулу унде белән 1С9 Татар драматургиясенә фаталистик, мистик тузаннар өрүгә генә хезмәт иткән. Маһитап белән Җанбай образлары, андый төче романтикага уралмаган, алар арты- ’гы белән прозаик планда бирелгән •килеш тә, тулы һәм реалистик оптимизм белән сулыйлар. Әсәрнең чишелеш, тәмамлану мо. центында мондый бер күренеш бирелә: Җантимер кәләше Маһитап янына килеп керә. Маһитап исә Җанбай белән култыклашкан. Җанбай сатирик тон белән, «әнә синең хатының!» дип, Җантимергә Фатыйма асрауны күрсәтә. Шуннан ул, берни белмәстән, Фатыйманы барып кочаклый да көлкегә кала. Авторның бу эпизодында Җантимердән ачы көлү, аның аңгыралыгын драматик фаш итү бар; бу күренеш аңгыра бай малаеның кемгә өйләнгәнен дә, кемне үзенә гаилә иптәше итеп сайлаганын да белмәгән, гомумән хайван икәнлеген шактый тулы ача. Шул ук эпизодта Маһитапның, демонстратив рәвештә, Җанбай кочагына ташлануына атасы Биктимернең каршы тора алмавы да үз чоры өчен шактый зур вакыйга, драматик яңалык булып тора. Әсәрдәге әнә шундый моментлар авторның оригинальлеген чагылдыралар. «Бичара кыз»,, үзенең тематикасы белән, гаилә яшәеше (семейно-бы- товой) драмалары төркеменә керә. Димәк, татар драматургиясе гаилә тормышыннан башланган була. Бу факт татар драматургиясенең рус, конкрет алганда, Островский., драматургиясенә органик бәйләнеше турында сөйли. Ләкин без «Бичара кызда» бирелгән гаилә яшәешен тар бер күренеш кенә итеп саный азмыйбыз. Анда, гаилә төзелеше проблемасы яктылыгында алып, шушы чорның социаль тормышындагы зур көрәш-прогрессиягә омтылган яңа кешеләр, татарның туып бара торган яшь буржуа катлавы белән феодализм калдыгы вәкилләре арасындагы көрәш чагыла. Монда бер-беренә капма-каршы баскан ике катлауның бәрелеше бар. Маһитап һәм Җанбай — бо; лар, прогресс вәкилләре, Бңктимер, Җантимер — болары исә регрессия, патриархализм, феодализм калдыкларын үз характерында саклап килүче типлар. Менә шушы ике төркем образларны драматик цэнәсә,- бәткә кертеп, Ильяси искелекне халык суды алдына куя. Шунын белән «Бичара кыз»ның социаль киңлеге билгеләнә. Ильяси, һичшиксез, буржуа вәкиле. Бу турыда ике сүз дә була алмый. Ләкин без аның буржуалыгың үз чорына, үз тарихына үлчәп бәяләргә тиешбез. Ильяси—барыннан да элек татар мәгърифәтчеләренең бер вәкиле. Ул, үзенең «Бичара кызы» белән, Каюм Наеыйри алга сөргән мәгърифәтчел таләпләргә хезмәт итә. Щул рәвешчә Г. Ильяси, «Бичара кызы» белән, татар драматургиясендә беренче башлап прогрессив аваз салган, намус ирке даулап чыккан тарихи зат булып кала. Югарыда әйтелгәннәрдән шундый йомгак килеп чыга. Татар драматургиясе, «Бичара кыз» аркылы» үзенең беренче адымында ук рус классик драматургиясенә барып тоташа. Рус мәгърифәтчеләре татар мәгърифәтчеләренең мәгъңәви аталары булган шикелле үк, рус мәгърифәтчел драматургиясе, аерата А. Н.. Островский драмалары татар драматургиясенең мәгънәви атасы, тәрбияче һәм рухландыручысы була. Бу — тарихи чынбарлык. Шуның белән бергә, бу. хәл татар драматургиясенең һәм гомумән татар культурасының үз ватаныбыз,- үз Россиябездә яралган һәм үскәнлеген тагы бер кат раслый гына. «Бичара кызның» татар театры тарихында тоткан урынын һәм яшәү сәләтен түбәндәге конкрет фактлар билгелиләр. Иң элек шуны әйтергә кирәк. Габдрахман Ильяси үз заманының татарлары арасында иң театраль, ягъни театр яратучы кешесе була. Аның атасына ике-өч тапкыр Казандагы рус театрларына системалы рәвештә йөогәнлеге турында замандашлары хәбәр би- Л. Җәләй 110 рәләр. Менә шундый театраль булучанлыгы аркасында, ул рус драматургиясенең идея юнәлешен үзләштерә. А. Н. Островскийның үткен сатирага корылган классик драмаларындагы образлар Ильяснда үз халкы тормышындагы «караңгы патшалыкка» каршы көрәш дәртен уяталар. Нәтиҗәдә ул үзенең «Бичара кызын» яза һәм шул ук вакытта ул артист-һәвәскәр дә булып китә. Үзенең өендә, чыбылдык арты сәхнәсе ясап, Ильяси үзе төсле һәвәскәрләрне җыя да, «Бичара кызны» тамашага куярга керешә. Бу турыда Ильясиның үз кызы Зәйнәп апа Ильясова болан ди: — Әни әйтә торган иде, әтиең, өйдә театр корып йөри торган иде. Мәгълүм ки татарның драматургиясе туу белән театры, профессиональ артистлары дөньяга килү арасында төгәл i9 еллык гомер ята. һәм менә шушы 19 еллык гомерне - татар драматургиясе чыбылдык арты сәхнәсендә, ягъни өй театры хәлендә уздыра. Татар театрының бу гомерен «бишектәге чоры», дип атасак дөрес булыр. Шуның белән бергә татар драматургиясенең мондый чорны башыннан кичерүе бик табигый дә, чөнки өй театры баскычын узу күпчелек халыкларның театры өчен уртак закон булган. Рус театры да, Европа театры да үз тарихларында шундый этапны үткәргәннәр. Шунысын да теркәргә кирәк ки, татар театрының чыбылдык арты чоры шактый сиземле эз калдырырлык активлык белән үткән. Моның иң куе, көчле җире Казан булган, Казанда берничә кешенең өендә һәм кайбер мәдрәсәләрдә әнә шушы 1890—1906 нчы еллар арасында чыбылдык арты театры уйналганлыгы турында мәгълүматлар бар. Шулай ук Уфа һәм башка шәһәрләрдә дә өй театрлары уйналганлыгы мәгълүм. Бу театрның репертуарын башлыча, Ильясиның «Бичара кызы», Ф. Хали. динең «Рәдде Бичара кызы», һәм Г. Камалның «Бәхетсез егег», «Өч бәдбәхет»ләре тәэмин итеп килгәннәр. Бу театрның пионеры исә, драматург-артист сурәтендә, Г. Ильяс» була. Характерлы бер факт: Г. Ильяси- дан башланып киткән әнә шушы драматургартист, яки киресенчә, артист-драматург булу традициясе татар театрында әле бүгенге көнгә чаклы дәвам итә. Без моны түбәндәге фактлардан күрәбез: татарның, атаклы драматургы Г. Камал 1910 нчы елларда, драмалар язуы белән бергә, режиссер да була. Димәк, Г. Камал сәхнә эшен яхшы белгән дигән сүз. 1908—1913 нче елларда артист Мангушев берничә комедия яза. Бу традиция Бөек Октябрь социалистик революциядән соң тагын да күренеклерәк, эффектлырак төс ала. Мәсәлән, мәрхүм артист Уральский 1923—25 нче елларда татар сәхнәсенә 4—5 әсәр язып бирә. Хәзерге көндд татарның танылган драмаг тургы Таҗи Гыйззәт, 1923 елларда; артист буларак, язарга керешә, һәм сәхнәбезгә күренекле әсәрләр бирә алу югарылыгына күтәрелә. Татар халык артисты Касыйм Шамил совет драматургиябезнең яшь тамашачылар тармагы буенча, беренче башлап әсәрләр язучылардан санала. Менә бу фактлар театрыбызны үстерү тарихында артистларыбыз- ның зур эшчәнлек күрсәтүләре турында сөйлиләр. Димәк, татар театры үзенең үсеш тарихында артистлар җитештереп кенә калмаган, бәлки үз эчендә драматурглар да әзерли килгән була. Икенче төрле әйткәндә, татар театры бер үк вакытта һәм артистлар әзерли торгав студия, һәм драматурглар җитештерә торган мәктәп йомышларын үтеп килгән була, һәм бу уңай традициянең тарихы Г. Ильясига барып тоташа. Югарыда әйтелгәннәр Г. Ильяси- ның татар театры тарихында тоткан урынын билгели торган фактларныя беренче төркеменә керәләр. Рус драматургиясендә А. Н. 0стройский тарафыннан үзенең кульминатив ноктасына күтәрелгзя Татар драматургиясенә 60 ел тулу уңае белән 111 гаилә яшәеше темасы татар җирлегенә күчкәч, «Бичара кыз» белән генә чикләнеп калмый, бәлки, шактый киңәеп, хәтта Октябрь со- цуалистк революциягә чаклы булган театраль тематикада төп урыннарның .берсен алып килә. Моның шулай булганлыгы түбәндәгеләр белән раслана. Фатих Халиди, «Бичара кыз» дөньяга килгәннең өченче елында, шул ук гаилә төзелеше темасы буенча, «Рәдде Бичара кыз» (1889 ел басылган) дигән әсәрен язып чыга. Бу факт татар драматургиясе тарифында, гаилә темасы буенча әдәби дискуссия буларак, шактый характерлы урын алып тора. Ф. Халиди- нең «Морат Сәлимов» (1905 елда басылган), «Мәхрүсә ханым» (1906 елда , басылган) исемле әсәрләре дә шул чорның татар буржуа гаиләсендәге череклекне ачып салалар. «Мәхрүсә ханымда» «Бичара кыздагы» мотивлар тулысңнча кабатланалар. Анда да, мәсьәлә, Аб- дашбай кызы Мәхрүсәне бай улы, эчкече, надан Сөләйманга бирмәкче була. Русча, французча телләр белгән кызы Мәхрүсә исә, ярлырак булса да, үзе кебек үк укымышлы һәм әдәпле Сәлим белән гаилә төзүне лаеклы итеп таба. Ахыр чиктә, Мәхрүсә белән Сәлим, ата-анала- рыннан качып китеп, үз теләкләренә ирешәләр, кушылалар. Татарның атаклы драматургы Г. Камал, бигрәк тә иҗатының башлангыч чорында, шул ук Ильясидан башланган гаилә яшәеше тематикасы буенча яза. Аның «Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет» (1898— 1900 нче елларда басылалар) һәм «Бүләк өчен» (1907 нче елда басылган) дигән әсәрләрендә татар байлары гаиләләрендәге катып калган патриархальлек, культурасызлык күренешләре тәнкыйть ителә. Бу тема Г. Коләхметовныц «Яшь гомер» пьесасында да мәгълүм күләмдә күрсәтелә. Мәсәлән, андагы Мостафа, Зөләйха, Камилә карчык образлары аркылы татар халкын буып торган патриархаль гаилә калдыклары чагылдырыла. Ниһаять, 1913—1917 нче еллар арасында Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызганыч» һәм «Галиябану» драмалары килеп чыгалар. Бу әсәрләрдә татар байларының, кулакларының ирекле мәхәббәт, гаилә намусын таплауларына каршы сентименталь сызланулы нәфрәт көе җырлана. Заһид белән Гәүһәр («Кызганычта») Галиябану белән Хәлил («Галиябану»да), татар байларының пычрак аяклары белән таптал.; ган гаилә намусы, ирекле мәхәббәт, культуралы тормыш өчен көрәшнең соңгы корбаннары булып торалар. . Димәк, «Бичара кыздан» башланган татар гаилә яшәеше тема- .сы, төгәл 30 ел буена (1887—1917 нче елларгача) дәвам итеп, әнә шушы образларны биргән була. Бо- .лар татар халкының, аерата татар яшьләренең, Бөек Октябрь социалистик революциягә чаклы кичергән караңгы тормышын, авыр язмышын реаль сурәтләрдә гәүдәләндерәләр. Маһитап исә менә шушы образлар тезмәсендә оптимистик елмаюлы төс белән басып тора. «Галиябану», драма буларак, татар сәхнәсендә бүгенгә чаклы яшәп килә. Бу, асылда, беренче драматургыбыз Г. Ильяси һәм аның остазы Александр Николаевич Островскийның татар драматургиясендә дәвамы дигән сүз. Шуның белән бергә, гаилә яшәеше, көнкүреш темасы образлары өстендә иҗат итеп, татарның ике- өч буын артистлары җитешкәннәр. Гөлсем ханым Болгарская, Фатыйма ханым Ильская, Касыйм Шамил, Зәйни Солтан, Камская һ. б. — болар, әнә шушы буыннарның күренекле вәкилләре буларак, әле бүгенге көнне дә безнең сәхнәбездә Островский, Ильяси, Г. Камал драматургиясенең уңай традициясен, ямен саклап киләләр. Ниһаять, Г. Ильясиның «Бичара кызында» татар теленең драматик сәләтенә беренче һәм шактый уңышлы тәҗрибә ясала. Бүгенге татар драматургиясе тел байлыгын өйрәнгәндә «Бичара кызга» кагылмый үтә алмыйсың, чөнки аның та- Л. Җәләй рихы туннан башлана. Шулай ук бу башлану ниндидер гади башлану да булмый. Татар драматургиясенең нәкъ алтмыш еллык тарихы бар. Бу тарихның яртысы капиталистик җәмгыять шартларында төрле кысанлыклар эчендә үткән,, калган утыз елы исә совет шартларында иркен иҗат, матди һәм мәгънәви иркенлек эчендә зур үсү күрсәткечләре белән үткән. Мәннан алтмыш ел элек чыбылдык артында, тәбәнәк өйләрнең, чытык тәрәзәле мәдрәсәләрнең кысан бүлмәләрендә туган татар драматургиясенең инде академик театры бар. Моннан алтмыш ел элек ар- гистһәвәскәрләр белән эш башлаган татар театрының бүгенге көнне рус һәм Европа классик драматургиясе тудырган образларны югары сыйфатлы башкара ала торган. ар- тистлары бар. Моннан алтмыш" ел элек примитив эшләнешле «Бичара кыз» пьесасы белән башланган та, тар драматургиясе инде «Т.укафһ «Каюм Насыйри», «Миңлекамал», «Изге әманәт» кебек пьесалар, драмалар,- комедияләр, «Алтын чәч», «Фәридә» кебек опералар һәм «Шүрәле» балеты кебек зур художестволы әсәрләр тудыра алу баскычына күтәрелде. Бу үсешнең төбендә, беренчедән, рус культурасының ярдәме, икенчедән, Ленин — Сталин милли; политикасының тантанасы ята. һәм менә шушы югарылыктан караганда да, татарның беренче драматургы Г. Ильяси тудырган Маһитап, Җанбай образлары күздән югалып,җиргә сеңеп калмыйлар