Логотип Казан Утлары
Очерк

СОВЕТ КЕШЕЛӘРЕ

Беренче бишьеллыкларга кадәр монда челәннәр һәм бакалар оясы Сулган сазлык җәелеп яткан. Хәзер исә гигант завод шаулый. Көн-төн, бер туктамый шаулый ул. Агачлар хәзер шактый дәү булганнар инде. Алар металлдан сырлап ясалган койма эчендә, алтын төстәге яфракларын шыбырдатып, иртәнге җил белән чайкалалар. Аларга завод корпусларының меңләгән тәрәзәләре карый. Пыялалар кояшның тәүге нурларында ут кебек балкып яналар. Завод корпусларыннан өзлексез гүләгән тавышлар ишетелеп тора. Аларга механик чүкечләрнең, күк күкрәгән шикелле, гөрселдәүләр* кушыла. Тимерчелек цехы. Иртәнге 7 сәгать. Төнге смена үзенең заданиесен С. Каратай 45 арттырып үтәү өчен, эш вакытының беренче сәгатьләрендә алган темпны төшермәскә тырыша. Цехта эш кайный. Бу сменада, цехның данын бөтен республикабызга тараткан атаклы стахановчылар эшлиләр. Цехының корпусы каркаслар, краннар һәм басмалар белән чорналган. Тәрәзә пыялаларында термик мичләрдән төшкән ялкын шәүләләре салават күпере кебек чагылган. Бер читтә цех эшчеләренең көндәлек фидакарь эшләрен күрсәтүче, бизәкләп ясалган гаять зур арка тора. Анда сугыштан соңгы ста- линчыл бишьеллыкның икенче еллык программасын срогыннан злек арттырып үтәгән стахановчы пар исемлеге. Алтмыш сигез исем. Бе- ренчеләрнең берсе булып, атаклы тимерче, Москва загодларында чыныгып үскән Дмитрий Алексеевич Олиферның исем-фамилиясе язылган. Ул сталинчыл яңа бишьеллыкны унтугыз айда үтәүгә иреште. Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Федор Афанасьевич Софронов, Кичкеревский, Сафрыгин, Одеанов иптәшләр берзнче октябрь, га дүртәр еллык норма үтәделәр. Почмакта кичәге «/Молнкя» эленеп тора. Бу Молнияләрнең 159 нче номеры инде. Анда Бэск Октябрьның 30 еллыгы көне якынлашкан саен цехта хезмәт энтузиазмы күтәрелгәнлеге, Кичкерезский һәм Софронов иптәшләрнең кичә смена заданиеләрен 500—700 процентка үтәгәнлекләре хәбәр ителә... Яшь кенә, чибәр генә бер кыз биек түшәмдәге кранны бора башлады. Гигант үрмәкүчкә ошаган ыргак цемент идәнгә килеп төште. Тимерче Талаков бригадасының егетләре тиз генә йөгереп килеп, ыргакны тотып алдылар һәм мич авызына табан сөйри башладылар. Мичтә ак аю төсле, гаять зур болванка кызып ята иде. Аны аннан чыгарып чүкеч сандалына кую, әлбәттә, жиисл эш түгел. Корыч бау дәрхал блокка ■салынды һәм ырп.к болванка га ккертелгән кыршауны. тешләде. Кемдер яшь кызга кул изәдес Очкыннар чәчеп торган ак аюдай болванка әкрен генә һавага күтәрелде һәм салмак кына очып барып сандалга ятты. Мастер Гавриил Петрович Балымов күзлеген маңгаена күтәреп: — Стоп!—дип кычкырды. Әле күптән түгел генә, дөресрәге Николай Российский тәҗрибәсен куллануга кадәр, менә шушының шикелле дәү болванкаларны мичтән алып сандалга кую өчен бөтеи сменага аврал игълан ителә торгаа иде. Эшне кул көче белән башкаралар иде. Ә хәзер исә, кран ярдәмендә бу эшне Талаковның ике-әч егете биш-алты минут эчендә башкарып чыгалар. Кранны бу рәвешле файдалану турындагы тәкъдимне Федор Афанасьевич Софроноз керткән. Бу аның күп тәкъдимнәреннән берсе. Аның чүкече бер дә тукталганы юк. Смена башланганнан бирле гөрселди дә гөрселдә. Бу дәү чүкеч алдында аның хужа- сы бик бәләкәй булып күренә Ләкин биредә ул хуҗа һәм ДӘ| чүкеч һичбер каршылыксыз анын ихтыярына буйсына. Федор Афанасьевич чиксез рухланып, виртуозларча эшли. Аның һәр хәрәкәте, һәр ишарәсе- үлчәүле, мәгънәле Кеше тавышы чүкеч гөрселдәүләр? астында тәмам күмелеп калганлыктан, монда бары тик хәрәкәтләр, ишарәләр белән генә идарә итәргә мөмкин. Бу исә бригада членнарыннан осталык белән бергә зур оешканлык, дисциплина һәм .уяулык сорый. Чөнки мастерныч бер генә кул хәрәкәтен игътибер сыз калдырганда да, яки чак кы.чз кичегеп үтәгәндә дә бик күңелсез хәлләр килеп чыгуы мөмкин, Гигаиг чүкечнең икенче ягына ярдәмче эшче Сергей Винокурсз баскан. Ул мастерның кулыннад күзен алмый, ә машинист Ивам Першов Федор Афанасьевичныа башын бер югары . күтәреп, (кр түбән төшереп ишарә итүләренә карап, ялгышмыйча, станокны яраклаштыра. I Болванка сугылып беткәч .« Совет кешеләре 47 Федор Афанасьевич аны, җирдә пар-пар тезелеп яткан һәм кызулыклары кимеп, зәңгәрсу күк төскә керә барган плиткаларның сыңары янына ыргытты. Җиргә чәчелгән кокс валчыклары чытырдап яна башладылар. Борынга күмер исе бөркелде. Машинист кулыннан рычаг төшерелгәннән соң, чүкеч инерция куәте белән сандалны ваклап кыйный башлады. Шул арада цехны яңгыратып гудок та кычкыртты. Мастер атаклы тимерче тарафыннан эшләнгән продукцияне санап: — Федор Афанасьевич, сез бүген заданиене 500 процентка үтәдегез, әйбәт. Димәк, бу эш буенча бирелгән заказ иртәгә, ягъни срогыннан өч көн элек төгәлләнәчәк — диде һәм чүкеч янындагы инструментлар өстәленә барып, чертежны, кронциркульне кулына алды. Аннан, яңадан плиткалар янына юнәлеп, һәрберсен бик җентекләп үлчи башлады. Үлчәп бетергәч тә: — һәрвакыттагыча сыйфат яхшы, допуск бер-ике миллиметр, — диде һәм Софроновка борылып, — Сезнең кулларыгыз, Федор Афанасьевич, авырлыкны дөрес сизәләр, күзләрегез күләмне ялгышмыйча билгелиләр, — диде. Федор Афанасьевич мастерның сүзен бары тик җиңелчә елмаю белән генә каршылады. Ул җай' .гына хәрәкәт белән күн алъяпкычын салды да, төреп өстәлгә куйды. Чалбар кесәсеннән кулъяулык чыгарып йөзен сөртте. Мастер эшне кабул итү өчен башка тимерчеләр ‘янына юнәлде. Цех коллективы халыклар юлбашчысы иптәш Сталин алдында алган йөкләмәсен намус белоп тормышка ашырды. Цех буенча еллык план 15 нче Октябрьга • үтәлде. Хәзер бөек бәйрәмне алдагы ел хисабына продукция бирү белән каршылау өчен көрәш башланды. . Федор Афанасьевич янына өсте- нә кыска куртка кигән таза һәм йомры ‘ гәүдәле, түгәрәк йөзле кеше килеп туктады. Бу смена начальнигы Николай Николаевич Расходов иде. Кешеләр биредә күз алдында үсәләр. Менә Николай Николаевичны гына алыйк. 1943 нче елга кадәр ул Софронов белән бергә гади тимерче булып эшли. Аннан мастер булып күтәрелә. Хәзер смена начальнигы. — Федор Афанасьевич, Хорьков безнең табанга басып килә бит, — диде Расходов чак кына елмаеп. — Байракны алам ди. — Әйе, Хорьков сменасы бердәм эшли. Аларның болай әйтергә хаклары бар, — дип җавап бирде Софронов һәм көлемсери төшеп өстәде, — димәк, сак булырга кирәк. — Ярар, Николай Николаевич, мин булмаса, юынып һәм киенеп килим. Производство киңәшмәсенә барырга кирәк. Аннан бүген сәгать 10 га Кремльгә барасы да бар әле. Җирле советларга сайлауларга хәзерлек уңае белән безнең эш күбәя төште, — диде Федор Афанасьевич. Кызыл почмак төнге сменадан чыккан эшчеләр, яңа гына эшкә килгән хезмәткәрләр һәм активлар белән шыгрым тулы иде. Мастерлардан Балымов һәм Пахомов иптәшләр ‘ бер читтә үзләренең группа кешеләре белән кыскача производство киңәшмәләре үткәрәләр һәм төнге эшне йомгаклыйлар. Кайберәүләр яңа газеталарны караштыралар, ә икенче берәүләр домино-шашка уйный башларга да өлгергәннәр. Смена начальнигы ‘Расходов «Молния» язу өчен стена газетасы редакторына материаллар бирә иде. Ишектә дулкынланып торган сары чәчләре өстенә кызыл бант кадаган кыз башы күренде. Кыз зәңгәр күзләрен кызыл почмакка җыелган халык өстендә йөгертеп алды да, ягымлы тавыш белән: — Смена начальниклары Һәм мастерлар, Стояновский кабинетына! — дип кычкырды. Биредә шундый тәртип. t Һәр С. Карагай 48 смена’ саен цех начальнигы Стояновский. летучка үткәрә. Ул мастерларның докладларын тыңлый, җитешсезлскләр булса аларны бетерү өчен . шунда ук чаралар күрә, соңыннан тикшерү оештыра. . Кызыл почмак бушады. Анда бары гик почык козыреклы кечкенә кепка кигән редактор гына утырып калды. Ул төрле буяулар белән бик тырьГшып «Молния»нең чираттагы номерын хәзерләү өстендә эшли иде. ' Ләкиң кызыл почмак озак бушап тормады. Башта естенә күн пальто кигән партоешма секретаре Сенин килеп керде. Аның артыннан уннарча кешеләр керепчыгып йөри башладылар һәм кызыл почмакта «Иван Сергеевич, Иван Сергеевич!» дигән эндәшү туктаусыз рәвештә ишетелеп торды. Кешеләр аңа бик күп төрле сораулар, бик күп төрле мәсьәләләр күтәреп килделәр. Ул һәрберсенең сорауларын канәгатьләндерү өчен ипләп сөйләште. Аны цех эшчеләре кыенлыкларны җиңү мастеры диләр. Бервакыт шундый хәл була. Июнь аенда цех икенче номерлы цехка кайбер детальләрне җитәрлек итеп бирә алмый. Көннәрнең берендә икенче цех вәкилләре «социалистик счет» китереп бирделәр. Анда тимерчеләр цехының гаебе аркасында икенче номерлы цех өзеклек куркынычы алдыңда торганлыгы язылып, аны булдырмау •эчен кискен чаралар күрү таләп ителгән иде. Сенин бөтен коллективны аякка бастырды. Берәүләрне ялкынлы большевистик сүз белән дәртләндерде, икенчеләрне1 оялтты; өченчеләргә кыенлыкны бетерү юлларын күрсәтеп бирде, һәм эш гөрләп китте. Икенче цехныН эшенә тоткарлык ясауны бетерү өчен технологлардан Леонтьев; Рязанцев һәм смена начальнигы Расходов яңа җайланмалар булдыру өстендә цехтан’ чыкмыйча эшләделәр. Стахановчылардан —- Олпфср, Кичкеревский, Софронов, Хәбибуллин, Хәлилов һәм башкалар инженер-технпкл арның актив булышчылары булдылар. Энтузиастларның- тырышлыклары бушка китмәде. Алар тарафыннан ясалган җайланмаларны куллану хезмәт җитештерүчәнлеген өч-д\ рт тапкыр үстерүгә мөмкинлек бирде. Шулар нәтиҗәсендә икенче цехның таләбе бик тиз арада тулысынча канәгатьләндерелде. Рационаллаштыру эше цехта ин почетлы урынны тота. Цех буенча рационаллаштыру планы сентябрь аенда 420 процентка үтәлде. Николай Российский, Александр Иванов методларын куллану кешеләрне искиткеч үстерде. Дистәләрчә эшчеләргә үз профессиясенең остасы дигән исем, Балымов, Архипов, Ершов һәм Рысков иптәшләргә заводның иң яхшы мастерлары дигән исем бирелде. Азат хезмәтнең бөтен матурлыгын һәм бөеклеген татыган сове? кешеләренең бу бердәм коллективы менә шулай эшли. Алар ашыкмыйлар, кабаланмыйлар, ләкин бик кызу эшлиләр. Аларга коммунизмның якты юлы моннан бик ачык күренә