Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

АЙ, МАТРОС, Ай, матрос, матрос Идел бөркете, Совет байрагын Биек йөртүче! Сине кем генә Сөйми, зурламый, Сине кем генә Мактап җырламый! Ил ярларына Яу килгән чакта, Син кыя кебек Нык тордың сакта! Диңгездә, дидең, Дошман йөрмәсен, Корабта кичтең Ут өермәсен. Кораб бортында Диңгез шаулады, Идел бөркете Җиңү яулады! Диңгездә җиңү Дауладың җцргә, ; САДРИ МАТРОС... р-һы «Кызыл байрак» колхозы председаНорлат теле, Советлар Союзы Герое Г. МОРЗАХАНОВКА «Аврора»чылар Ялкыны синдә! Ай, матрос, матрос, Идел бөркете, Диңгезләр аша Байрак йөртүче! Ай, тозлы сулар, Кораб бортлары, Ге: л күз’ алдында Диңгез портлары! Сакланыр диңгез, һаман йөрәктә, : Ә матрос инде, Яңа көрәштә: Уҗымнар карый. Бодай үстерә... Мактала тагын, Ул шуңар күрә! Ярыш байрагын Күтәрде безнең, Капитаны ул Алтын диңгезңен! ӘНӘС КАМАЛ БЕЗНЕҢ ИЛ КЕШЕСЕ Безнең иллә кеше хезмәте һәрбер җирдә кадер-хөрмәтле, Сия эшеңдә булсаң йөрәкле һәм күрсәтсәң бөек үрнәкне; Шул тәҗрибәң илгә тарала — Дәүләт эше итеп карала. Синең уңышлык — Илгә булышлык. Синең җиңүең — Илне сөюең. Син теләсәң кем бул эшеңдә. Хатын-кызмы, карт-яшь кешеме; Тиешле хак синең эшеңә һәм илтифат салган көчеңә. Син буласың' ил сөеклесе — Халык, дәүләт, ил эшлеклесе. Синең геройлык — Илгә горурлык. Синең тырышлык — Илгә тынычлык. Уй, фикерең, белем байлыгың, Күңел дәртең, сәләт, акылың, Эшкә салсаң йэрәк ялкынын — Син якыны Ватан халкының. Депутат син, бөек дәүләткә — Сайланасың син, хөкүмәткә. Ил эшлеклесе — Дәүләт кешесе. Синең үсүең — Илнең көче ул. Эльба ярларына илткән Юлларыңның киңлеген Икенче кат инде күптән Ипләгәнсең син бүген. Б улд ы л а р а ру-та л ул а р, Беләм, тауга менгәндә. Ш а ртл аул а р ы я на н а юлар Сискәнделәр өннәрдә. Ташка баш куеп күп яттың — Иокың ястык димәде. Кайчак йолдыз булды яктың, Кайчак ул да тимәде. Текә кыялар башында Калды баскан эзләрең. Кайчак онтылды ашың да. йөрдең, һаман эзләдек. һәм таптың! Менә кулларын Кысып тотканнар аны. Ул — чорың, үткән юлларың, һәм хезмәтеңнең даны. Ул — алтын түгел, тик белән Гади таш түгеллеген. Ул — көчле киләчәк көннең. Бәхетле бүгенгенең. ...Җир җырлый кебек, улларым Хезмәттә үсәләр дип, Алар салганга юлларым һәр якка үтәләр дип. Ә син җырлыйсың: җир, сине Без даннарга күмдек дип. Бэтен сукмакларың иңен Үттек, җинә белдек дип...