Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИБГАТЬ ХӘКИМ КУРАНТЛАР Киң урамнар ул көн кайный иде, Шаулый иде вокзал яннары, Иптәш Ленин белән Сталинны Озатып калды Нева ярлары. Күченеп килде Совет хөкүмәте Москвага, бар да куанган, Сыена-сыена калын диварларга Язгы җилләр исте урамнан. Кремльне карап йөрде Ленин һәр ташына аның сокланып, Уйга талган Спас башнясының Алдында ул торды тукталып. Бөек Петр әле хөкем сөргән Заманнардан бирле чыңлаган; Баш имәгән бәйсез Россиянең Мәңгелеген дәртле җырлаган Курантларның тавышы тынып калган Авыр сугышларның берендә — Унҗиденче елның Октябре Давылланып килгән көнендә. һәм шуннан соң кем дә ишетмәгән Курантларның инде уйнавын. Шатланганнар, бетте Россия, дип Дошманнары яңа дөньяның.- Ләкин дошман күпме чуалмасын Зәһәрләнеп аяк астында, Яши ваган, Совет дәүләтенен Ильич үзе тора башында. Кызыл мәйдан буйлап үтте Ленин һәм гасырлар аңа иярде. Аның әмере белән төзәтелгән Курантлар да уйнап җибәрде. Бу яңа җыр иде, һич кенә дә Ошамаган башка көйләргә, Таралды ул ап-ак томан яткан Үзәннәрне үтеп өйләргә. Тыңладылар илнең заводлары, Азат кырлар, күксел урманнар, Уяндылар ерак колонияләр, Ирек сөйгән безнең туганнар. f Басалмады тавышын каты җилләр, Таулар аща кичте зур көче, Москвага шунда өмет баглап йөзен борды җирнең һәр төше. Җилкендереп Л1осква үзенә тарта, Алга чакыра аның байрагы, Милләтләрнең дуслык җыры белән Тигез яңгырый бүген бар ягы. ТУГАН ЖИР Туган җир ахры күңелемнән Кайчан да китмәс. Ул хакта җырлап, сөйләп тә Сүзләрем бетмәс. . Кул изи үрләр, тауларның Зәңгәр сыртлары. Көтә капкасын киң ачып Колхоз йортлары. Сибгать Хәким м. мен ИР ВАТАНЫМ Тәүге кат баскан җирем син, Ватаным — йортым минем. Шат булып үскән илем син, Дәрманымдәртем минем. Саф хисем, якты уем син, Ватаным — күркем минем. Дөньяда тиңсез җирем син, Канатым, иркем минем. Ватаным, бирдең нурың син Яшьнәвем өчен минем. Дәрт тулы моңлы җырым син, Дәрьяңнан — көчем минем. Иркәли белгән анам син, Җылыңда яшим, илем. Рухланам, горурланам мин, Тик синдә — бәхтем минем