Логотип Казан Утлары
Очерк

НЕФТЬ ВЫШКАЛАРЫ

Казаннан Волжск һәм Зөя якларына йөри торган шәһәр кырые поездына утырып китсәң, Аракчино разъездына җитү белән сул якта сәер бер вышка күзгә чалына. Син аңа озак карап торасың һәм хыялың сине алга, киләчәккә алып китә. Зәңгәр томан эченнән, нәкъ мәшһүр Бакудагыча, йөзләрчә, меңнәрчә вышкалар күренә башлый, һәм нәкъ синең хыялыңдагы уйларны укыган шикелле, яныңда утырып барган күршең, сиңа таба борылып зур бер канәгатьләнү белән сүзгә керешә. — Менә, — ди ул, — озакламый безнең Аракчинода да нефть чыгачак. Әгәр берничә елдан соң бу ‘ жирләргә килеп карасагыз, — танымассыз. Монда бөтенләй башка күренеш булыр. Мин Каспий ярындагы, данлыклы нефть шәһәре — Бакуда булганым бар. Анда уннарча, йөзләрчә коелардан көн саен меңнәрчә тонна нефть алына, йомшак кына итеп искән җылы көньяк җиле еракеракларга нефть исен җәя. — Кара алтын. Безнең кара алтын!—диләр Баку эшчеләре. — Илгә күбрәк кара алтын бирик!—дип өстиләр алдынгы стахановчылар. — ...Яки менә Казахстандагы Эмба, Башкыртстандагы Ишембай, Туймаза нефть бассейннары... яки Татарстандагы Шөгер, Ютаза нефть чыганаклары... Анда, югары сыйфатлы нефть, девон нефте чыга. Ләкин Казан янында гына, Арак- чино, Югары Ослан районында нефть табылуы турында ишеткәч, бераз гаҗәпкә каласың, минем уйларны бүлеп, күрше яңадан сүзгә керешә: — Ә соң нигә гаҗәпләнергә? Монда, дускай, гаҗәпләнерлек берни дә юк. Ютазада яки Шөгердә нефть булыр дип элек кем уйлый алыр иде соң? Ә менә хәзер анда бик гади бернәрсә итеп карыйлар бит. Моның серен, дускай, безнең ★ И. Вәлп 54 көннән-көн үсүгә, күтәрелүгә таба бара торган социалистик промышленностебызның үзенчәлекләреннән, хәзерге заман техникабызның нефтькә булган ихтыяҗларыннан эзләргә кирәк. Менә сез шуны уйлагыз, безнең хәзерге заман, — техника заманы, моторлар заманы. Кемнең моторы көчлерәк әйләнә — шул өстен, кемнең нефте, күмере, чималы, игене күбрәк — шул көчле... Аракчпко нефтенең тарихы 1941 елгы кыен көннәрдән башла а. Дошман безнең илне бер-ике атна эчендә юкка чыгарырга, азат халкыбызны үз каршында тез чүктереп, кол итәргә, ватаныбызның нефть, күмер, ашлык хәзинәләрен талап бетерергә теләде. Гитлер 1942 елның көзендә Сталинградка һөҗүм итеп, Москваны ерактан уратып алырга һәм шул ук вакыт, ярдәмче максат итеп, безне Баку нефтеннән аерып калдырырга уйлады. Безнең илебез бик зур куркыныч астында калды. Дошман гаскәрләренә коточкыч зур югалтулар китергән куәтле авиациябез, данлыклы танк частьларыбыз, автотранспортларыбыз, диңгез корабльләребез өчен бензин күп кирәк иде. Бик күп промышленность предприятиеләре көнбатыш районнардан көнчыгышка күчеп килделәр, промышленностьны хәрби ладка яраклаштырып, сугышчан техникабызны ягулык белән өзлексез тәэмин итеп тору өчен, элекке нефть чыганакларын тагын да яхшыртырга, аларның производство сәләтләрен тагын да күтәрергә, шуның өстенә яңадан-яңа һәм куәтлерәк нефть чыганаклары эзләп табарга кирәк иде. Бу көннәрдә безнең нефть разведкабыз төн-көн эшләде. Кешеләр йокыларын, ялларын, ашау-эчүләрен онытып, җирнең серле тирәнлегендә яшеренеп яткан кыйммәтле кара алтынны эзләделәр. Инженер Петр Федорович Нестеров җитәкчелегендәге геологик эзләнүләр разведкасы Урал тауларыннан көнбатышка таба сузылып киткән девон нефте ятмалары буйлап килә-килә Туймаза җирләрендә туктала. Биредә бик күп һәм бик яхшы сыйфатлы девон нефте табыла. 1944 елда разведка эзләнүләренең һәм йөзләрчә эшчеләрнең тырыш хезмәтләренең матур нәтиҗәсе булып, Туймаза районында 100 нче номерлы вышкадан нефть фончаны бәрә башлады. Туймаза районында девон нефте табылуы инженер Нестеров, һәм барлык нефть эшчеләре өчен зур шатлык булды. Чөнки дошман яуларын торган саен кысрыклый барган данлыклы гаскәрләребез, безнең куәтле авиациябез, Хәрби Диңгез Флотыбыз, броне-танк частьларыбыз, автотранспортыбыз әчеп бик зур бүләк иде ул. Бу зур уңыш яңа җиңүләргә бару өчен канат бирде. Инженер Нестеровның геологик эзләнүләр партиясе девон нефте ятмалары эзеннән тагын да алга барып, Татарстан җирләренә килеп керде. Тырышкан ташка кадак кагар диләр. Бу тирән тормыш фәлсәфәсе. Әле кырык кына яшендә булуга карамастан, чәченә чал кергән, кыю, тапкыр һәм ярсу разведчик инженер Нестеров нәкъ менә шулай эшли. Туймазадан соң күп тә үтми аның партиясе Шөгер, Югаза, Аксубай, Чистай районнарында да бу югары сыйфатлы девон нефтенен бик күп чыганакларын ача. Ләкин моның белән генә дә ул канәгатьләнми. Ул алга һәм тирәнгә омтыла, һаман, һаман эзләнә. Җир астында бик, бик тирәндә яшеренгән хәзинәне табып, халыкка бирергә ашкына. Девон нефте ятмалары, Туймаза структурасы буенча Шөгер, Ютаза, Чистай, Аксубай районнары аркылы үтеп Казан шәһәре янындагы Югары Ослан, Юдино районнарына килеп чыга. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Берлин өстендә безнең җиңү байрагыбыз җилфердәгән бэек тантана көннәрендә инженер Нестеров разведкасы Казан янына, Идел буйла- 55 Нефть вышкалары рына килеп җитә. һәм биредә, иске Аракчино һәм Югары Ослан районнарында, яңа, гаять бай нефть запасы табыла. Хәзер иске Аракчинода шул нефтьне ескә чыгаруга хәзерлек буенча эш кайный. 1947 елның 2 иче сентябрендә бораулау эше башланды. «Уралмаш» заводыннан китерелгән эчке янулы авыр двигательләр, өзлексез чыелдап, җирне бораулый-бораулый нефть горизонтына таба юнәлеш тоттылар. Беренче вышкада лямкалар һәм лебедка лар ярдәмендә беркетелгән авыр буровой машиналар өзлексез хәлдә эшләп торалар, биредә хәзер көндез дә, төнлә дә авыр двигательләрнең тавышлары тынмый. Вышкага беркетелгән электр лампалары төнге караңгыда җиргә төшкән якты йолдызлар төсле җемелдиләр. Аракчинода булачак беренче нефть промыслосының беренче эшчеләре, аруны-талуны белмичә, тө- нен-көнен, бораулауларын дәвам иттерәләр. Аракчино бассейнында югары сыйфатлы девон нефте чыгачак. Моның өчен нефтьчеләр отряды 2065 метр, 2100 метр җирне казып төшергә тиешләр. 2 нче сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр булган бер айлык кыска гына вакытта нефтьчеләр 135 метр борауладылар, ә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 30 еллык бәйрәме көненә казылган коеның (скважинаның) тирәнлеге 600 метрга кадәр җиткерелде. Ике ай эчендә 600 метр. Бу — яхшы күрсәткеч. Элекке вакытларда, мәсәлән, патша Россиясендә, мондый тирәнлеккә ирешү өчен айлар гына түгел, еллар кирәк б/лган. 820—990 метр тирәнлегендәге ятмалардан нефть чыгарга тиеш. Ә 2065— 2100 метр тирәнлегендә ташкүмер катлавы горизонтыннан девон нефте атачак. Аракчинода скважина (кое) казу эшләрен яшь инженер Александр Васильевич Аверьянов алып бара. Аңа бары тик 23 яшь, ләкин ул үзендә булган иҗат көче, оештыру таланты, большевистик принципиальлелек белән үзеннән күп олы булган атаклы инженерлар һәм карт нефть эшчеләре арасында да тирән хөрмәт казанып өлгерде. Аны һәркайда очратырга мөмкин. Төнлә гүелдәп торган эчке янулы двигатель тирәсенә килеп чыксаң да, яңа гына салына торган эшчеләр торагына килеп керсәң дә, һәркайда, һәр җирдә Аверьяновны күреп була. — Минем бәхетем менә шунда! — ди ул, җирдән манара шикелле үсеп чыккан вышка ягына күрсәтеп. Аракчинода күптән түгел генә башланган бораулау эше үзенең байтак кына алдынгы эшчеләрен дә күрсәтергә өлгерде инде. Анда хезмәт итүче күп кенә эшчеләр Бөек Октябрь социалистик революциясенең 30 еллыгына югары хезмәт күрсәткечләре белән, көнлек нормаларын 250 проценттан арттырып үтәү белән килделәр. ... Менә буровой мастер Нурулла абзый Бикбаев. Бала чагында ятимлектә, коточкыч ярлылыкта үсеп, бик яшь вакытыннан бирле таш вату, җир казу кебек авыр эшләр белән интеккән Нурулла абзый Бикбаев фәкать бөек Октябрь революциясе кояшы чыккач кына үзенә киң юл таба. Нурулла . абзый Бикбаев Бакуга барып нефть промыслосына эшкә керә һәм анда озак еллар буенча эшли. Хәзер исә ул озак еллар эшләү нәтиҗәсендә тупланган гаять бай һәм кыйммәтле тәҗрибәсен Аракчинода нефть чыгару эшенә бирә. Бүтәннәрне эшкә өйрәтү белән бергә ул, яше шактый олы булуга да карамастан, үзенең нормасын 200—250 процентка үтәп килә. — Мин Уралда алтын чыгардым. Донбасста күмер казыдым, Бакуда нефть табу эшендә эшләдем, хәзер мин биредә, үзебезнең туган республикабызда яңа бер нефть чыганагына таба казып төшәм. Аракчинода тышка бәреп чыккан беренче нефть фонтанын күргән көнемне И. Вәли мин иң бәхетле көнем итеп санаячакмын. ... Менә буровой мастер Гата абзый Шиһапов. Ул да революциягә кадәр гаять авыр гомер кичергән. 1914 елны беренче бөтен дөнья сугышында әтисе үлгәч, бөтен семья Гата абый тәрбиясендә кала. 15 яшь тулу белән Гата Бакуга нефть промыслосына китә. 1937 елга кадәр Бакуда эшләгәч, Сахалиндагы нефть промыслосына күчә. Анда ул күп еллар буенча, буровой мастер булып эшли. 1947 елда ул Аракчинога килеп, үзенең сөйгән эше—җир бораулау эшенә тотына. Бу озын, таза гәүдәле, олы яшьтәге оста бораучы үз эшенә чын күңелдән бирелеп эшли. Ул да үзенең көнлек нормасын икеләтә, ә кайвакыт өчләтә арттырып үтәп килә. Татарстан республикасында табылган бу яна нефть чишмәсе аны һәм аның кебек дистәләрчә эшчеләрне хезмәт батырлыкларына ашкындыра. . Әйе, күп тә үтмәс, әлегә кадәр бары тик «Иске Аракчино» дип кенә аталган һәм хәтта Татарстан картасына да исеме кертелмәгән бу җир, бөтен илгә таныш булачак. Без бу исемне бара-тора, зур-зур географик карталарда да күрәчәкбез. Аракчино нефте, Шөгер, Ютаза, Аксубай, Чистай нефть бассейннары бары бергә кушылып, көнчыгышта Башкыртстан республикасы нефть районнары белән тоташып «Икенче Баку»ны хасил итәрләр. Югары сыйфатлы яхшы девок, нефте безнең ватаныбызның куәтен, көчен тагын да күтәрер, безнең республикабызның күп кенә районнары нефть вышкалары челтәре белән капланыр, һәм бу нефть вышкалары, нефть табу эшләрендә үзләренең көчләрен кызганмаган хезмәт сөючән совет кешеләренә зур һәйкәл булып торырлар. Сталинчыл дүртенче бишьеллык үтәлгәч, якын киләчәктә безнең нефть промышленностебыз илгә һәр ел саен 60 миллион тонна нефть биреп торырга тиеш. Бу бөек бурычны үтәп чыгу өчен, бездә бөтен мөмкинлекләр бар. һәм бу мөмкинлекләр безнең тырыш хезмәтебез белән реаль чынбарлыкка әверелә бара. ... Казаннан чыгып 'шәһәр кырые поезды белән Волжск һәм Зөя шәһәре ягына таба барганда, иске Аракчино разъездына җитү белән, «дөп-дөп» итеп колакка двигатель тавышы ишетелә. Анда безнең эшлекле совет халкының бер отряды, девон нефте горизонтына төшеп җитү өчен, ашыгып җирне бораулый. Анда инженер Аверьянов, җир бораулаучы мастерлар, Нурулла Бикбаев, Гата Шиһапов кебек уннарча алдынгы эшчеләр туган илне нефтькә баету өчен көрәшәләр. Әлегә кадәр исеме еракка билгеле булмаган иске Аракчи- ноны «нефть чыганагы» дигән мактаулы урынга әверелдерү өчен ярышалар