ҮЛЕ ҖАННАР
«...Нинди генә рус атта кызу йөргәнне яратмый икән? Аның ашкынган, типтерергә һәм кайвакыт «җен алсын!» дип әйтергә яраткан җанынамы соң моны яратмаска? Аның тавышында шатлыклы гүзәллек ишетелеп торганда анымы соң яратмаска? Әйтерсең лә сине билгесез көч канатына эләктереп ала, үзең дә очасың, барысы да оча: чакрымнар да, кибиткалары алдында утырып килүче купецлар да оча, ике якта да үзенең сафсаф чыршы, наратлары белән карга тавышы ишетелеп торган урманнар оча, әллә кайда еракта югала торган, әллә кайларга илтә торган юл оча. һәм ниндидер куркыныч бар бу кызулыкта, монда очраган әйберне күреп өлгермисең, бары күк йөзендәге җиңел болытлар һәм уянып килә торган ай гына хәрәкәтсез булып тоелалар. Эх, тройка, кем сине уйлап тапкан икән? Күрәсең, син кыю халыкта гына, үзенең яланнары белән ярты дөньяга җәелгән, шаярырга яратмый торган, күзләр камашканга кадәр чакрымнар саный торган җирдә генә туа алгансың, һәм юл әсбабы аптырарлык нәрсәдән дә тормый, ул тимер винтлар белән ныгытылмаган, уңган Ярослав мужигы тиз генә балта һәм өтерге белән генә оештырган сине. Ямщик та немец ботфортлары кимәгән: сакалы да бияләе, һәм, шайтан белсен, нәрсә өстендә утырадыр үзе, э күтәрелеп бер селтәнсә һәм җырлап җибәрсә, атлар җилдәй очалар, тәгәрмәч кигиләре югала, бары юл гына тетри һәм узгынчы җәяүленең куркынган тавышы гына ишетелеп кала! һәм әнә ул очты инде, очты, очты!.. Әнә еракта тузан туздырып, һава кисеп, нәрсәнеңдер баруы күренә. Русь, син дә күз җитә алмаслык кыю тройка кебек очмыйсыңмы соң? Аста төтендәй юл төти, күперләр яңгырый, бар да кала, артка йөгерә. Ходаның могҗизасына шаккатып күзәтүче туктап катып кала: күктән төшкән яшен түгелме соң бу? йөрәкләргә дәһшәт сала торган бу чабыш нәрсә соң ул? Күз күрмәс атларга нинди яшерен көч бирелгән соң! Эх, атлар, нинди генә атлар әле! Сезнең ялларыгызда өермәләр утыралармы әллә? һәрбер тамырыгызда сизгер колак бармы әллә сезнең? Югарыдан таныш җыр ишеттеләр алар, җиз күкрәкләрен бердән киерделәр һәм, тоякларын җиргә тидермәстән, омтылып алга очтылар, һавада оча торган һәм бөтенләй алла илһамландырган омтылыш белән уктай тоташ бер сызыкка әйләнделәр алар!.. Русь, кая соң син очасың, җавап бир? Җавап бирми. Кыңгырау могҗиз чың белән чыңлап бара; кисәкләргә телгәләнгән һава яңгырый һәм җилгә әверелә; җирдәге барлык әйберне калдырып алга оча, башка халыклар һәм дәүләтләр кырын күз белән карап читкә тайпылалар һәм аңарга юл бирәләр» Бөек рус язучысы Н. В. Гогольнең атаклы «Үле җаннар» поэмасының әле яңа гына басылып чыккан татарча тәрҗемәсен укыгач, моннан 100 сл элекке рус тормышы белән чагыштырганда бөек ватаныбызнын ничаклы алга атлаганын күреп ихтьь 1 Н. Гоголь. «Үле җаннар». Поэма. Берев- че том. К. Басыйр тәрҗемәсе. Тлтгосвздат. 1947 ел. 295 — 296 битләр. «Үле җанпар> ■ярсыз шатланасың. Дөрес, безнең илнең үсеше Гоголь мактап җырлаган тройка тизлегенә караганда күп өлеш тизрәк барды һәм аны бөтен дөнья тарихының иң алгы сафларына чыгаручылар революция локомотивының бөек машинистлары — Ленин һәм Сталин булдылар. Ләкин бу хәл Гоголь әсәренең тарихи әһәмиятен дә, аның бүгенге актуаль әһәмиятен дә һич кечерәйтми. Киресенчә, борынгы рус тормышының бөтен ваклыклары, бөтен пәслеге һәм караңгылыгы аша ватаныбызның якты киләчәген сизә белгән Гогольнең даһилыгына безнең ихтирамыбыз тагы да арта, шундый даһиларны тудыра алган бөек рус халкы өчен, уртак ватаныбыз булган бөек рус иле өчен безнең законлы горурлык хисебез тагы да көчлерәк булып ■күтәрелә. Гоголь поэмасының пафосы — рус иҗтимагый тормышы формаларының халык интересларына капма- каршылыкта торуын күрсәтүдә. Крепостной коллыкта изелгән рус җәмгыятенең хаким сыйныф, кешеләре, халыкның хезмәтен имеп яшәүләре аркасында, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын югалтып безнең алга үзләре «Үле җаннар» булып килеп басалар. Кеше сөймәүче аю — Соба- кевич, мал җыю комсызлыгы аркасында үз малының хуҗасы түгел, •сакчысы булып калган Плюшкин, эшсез яшәп буш хыялчыга әйләнгән Манилов, чиктән ашкан ялганчы Ноздрсв, үзенең тамгылы максатлары хакына бөтен кабахәтлеккә бара торган Чичиков, гайбәт бистәләре булган һәм һәр яктан сөйкемсез •ханым, ялагай чиновниклар, взятка- чы түрәләр — болар барысы да эксплуататорлар җәмгыятенең тиреслегендә үскән җимешләр, һәм шушы үле җаннарга үзләренең крепостной •коллары булган тере кешеләр белән -сату итү «законлы» булып күренә, ә Чичиковның үлекләр сатып алуы — адәм ышанмаслык вакыйга санала! Крепостной стройның бу ятышсызлыгын оста итеп ачып салган Гоголь «поэмасы рус иҗтимагый тормышында гаять әһәмиятле урын алды. Аның эзеннән барып рус әдәбиятында яңа көчле агым — критик реализм мәктәбе үсте. Рус җәмәгать фикеренең уянуына һәм күтәрелүенә гаять зур йогынты ясаган бу юнәлеш рус әдәбиятын бөтен дөнья культурасының түренә күтәрде. Халыкның юлбашчылары Ленин һәм Сталин үзләренең бөек көрәшендә Гогольнең үлмәс образларын киң файдаландылар. һәм Гогольнең бөек иҗаты совет халыкларының культура хәзинәсенә тарихи әһәмиятле казаныш булып кына түгел, бәлки безнең бүгенге тормышыбызда һәм көрәшебездә актуаль әһәмиятле бер кыйммәт булып керде. В. Г. Белинский «Үле җаннар» ның әһәмиятен саф рус милли кысалары белән һәм шул заманның тарихи шартлары белән чикләгән иде. Ул заман өчен бу дөрес булса да, хәзер бу чикләр тарайды инде. Моннан 30 ел элек рус халкы, башка кардәш халыкларын ияртеп, бөек социалистик революция ясап, дөньяның алтыдан бер елешендә үле җаннар патшалыгын җимерде һәм рус культурасының әһәмиятен милли чикләрдән күп киң итте. «Үле җаннар»ны укыганда без кешеләрнең җанын үтерә торган эксплоатация һәм коллык • мөнәсәбәтләрен җимереп, кешеләр арасың, да чын кешечә мөнәсәбәтләргә нигез салган һәм кешеләрне чыннан да тере җанлы итә торган социалистик революция белән горурланабыз. Гоголь поэмасын укыгач, совет кешеләренең яңача, социалистик мөнәсәбәтләре тагы да нурлырак булып күренәләр. Үле җаннар патшалыгы безнең илдә күптән бетте инде. Ләкин байтак кешеләрнең аңында искелек калдыклары яши әле. һәм бу калдыклар — тар эгоизм, карьеризм, милли чикләнгәнлек, ялагайлык, эш сөймәү, бюрократизм безнең кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләрнең коллективизм, чын патриотизм, рыя- сыз дуслык һәм иптәшлек, хезмәт сөю, башка халыкларга ихтирам мөнәсәбәтләренең үсеш юлында оч- «Үле җанпар» 144 тәрҗемә иткәндә бөтен мәгънәсен* һәм кыйммәтен югалтырга тиеш... Ләкин «Үле җаннар» чит ил телләренә тәрҗемә ителде. Ә инде татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсенә- килгәндә, Россиягә карата Татарстан чит ил түгел һәм рус теленә- карата безнең тел чит тел түгел. Россия безнең үз илебез, һәм рус телебезнең икенче ана телебез булырга тиеш. Рус халкының тормышы безгә искеискедән таныш тормыш,, ул безнең үз мохитыбыз. «Рус» сүзен тарихи киң мәгънәдә алсак, — рус иле мәгънәсендә аңласак, ул* сүз эченә без дә сыябыз. Совет солдатларын, нинди милләттән булуына» карамастан, чит илләрдә «рус солдатлары» дип атаган булулары безне һич гаҗәпләндерми: рус исеме-— совет халыклары өчен уртак исем, рус теле аларның уртак теле. Шулай булгач, диярләр безгә, нигә соң рус әдәбцятының гүзәл энҗеләрен тәрҗемә итеп торырга? Аларны оригиналда уку яхшырак түгелме?—Юк, дибез без, тәрҗемә- итәргә кирәк, чөнки беренчедән, хәзергә әле, кызганычка каршы, рус теле татар халкының күпчелеге өчен икенче ана теле булып җиткәне юк. Икенчедән, без һәрбер татар, ның рус телен ана теле кебек белүенә ирешергә телибез һәм якын киләчәктә ирешербез, һәм шул чакта бездә русчадан тәрҗемәләр тагы да күбрәк һәм тагы да уңышлырак булыр дип нык ышанабыз. Чөнки безнең аңлавыбызча . тәрҗемә (без, әлбәттә, яхшы тәрҗемәләрне күздә тотабыз) бер халыкны башка халыклар иҗат иткән әдәбикыйммәтләр белән таныштыру өчен генә түгел, бәлки башка халыклар- (беренче нәүбәттә, рус) культурасының иң яхшы иҗатлары үрнәгендә үз халкыңның культура дәрәҗәсен үстерүгә, аның үз телен баетуга һәм аны шундый ук кыйммәтләр тудырырлык югарылыкка күтәрүгә дә- хезмәт итәргә тиеш. Элекке артта калган милләтләр безнең илдә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң рус культурасының бәрәкәтле йогынтыраштыргалыйлар. Кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын бетерү өчен әле озак көрәш кирәк булачак, һәм «Үле җаннар» бу көрәштә безнең кулда файдалы корал булачак. * ... «Бар иде шундый заман, рус акылының, рус теленең нәрсәгә булса да ярый алачагына Русь илендә берәү дә ышанырга теләми иде; изге Русь җирендә һәртөрле чит ил чүп-чары даһилык дип бик ансат хисаплана иде, ләкин үзебезнеке, русныкы, гәрчә югары дәрәҗәдәге талантлылык белән аерылып торса да, тик русныкы булганы өчен генә кимсетелә иде» (Белинский). Ул заманнар күптән үтге инде. Гоголь мактаган кайбер вак милли үзенчәлекләре белән түгел, бәлки дөньяда беренче социалистик дәүләт төзеп, анда халыкларның чын дуслыгын булдыруы белән рус халкы алдынгы урынга килеп басты һәм прогрессив кешелек дөньясының авангардында бара. Ә элек алдынгы саналган (һәм хәзер дә үзләрен «алдынгы» дип ма,- саючы буржуаз илләрдә кешеләр өстеннән әйберләрнең хөкем сөрүе яши, һәм бу хәл аларда кешенең тере җанын богаулый, аның иҗат көчләрен тоткарлый. «Үле җаннар» белән түгел, ә бөтен-бөтен халыкларның тормышы һәм язмышы белән сату итүче империалистларның бүгенге мәкерләрен күргәндә, Гоголь персонажлары безнең күз алдына килеп басалар. Ләкин империализмның бүгенге Собакевичлары, Чичиковлары, Ноздревлары үзләренең адашлары язмышыннан котылып калырлар, дип кем генә әйтә алыр икән? * * * Белинский болай ди: «Чит ил телләренә күчергәндә Пушкин әсәрләреннән бик азы гына формасы белән бергә үзенең субстанционал кыйммәтен дә югалтмыйча күчерелергә мөмкин; ләкин Гогольдән берәр нәрсәне күчерү мөмкин булмастыр». Рус тормышының бик күп вак-төякләрен эченә алган бу поэма, Белинский карашынча, чит телләргә I «Үле җаннар» аркасында үзләренең милли •культураларын чагыштыргысыз югарылыкка күтәрделәр. Рус әдәбиятының Һәм рус теленең йогынтысы тагар әдәбиятын һәм татар әдәби телен дә баетты, аны борынгы феодаль •Көнчыгыш йогынтысыннан арындырды. Татар әдәбиятының классиклары— К. Насыйри, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал һ. б. рус әдәбиятының күренекле әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшен башлаган булсалар, совет шартларында безнең язучылар бу эшне тагы да киңрәк җәелдерделәр. Ъәм шуның нәтиҗәсендә бездә хәзер Пушкин, Лермонтов, Чехов, Некрасов, Г орький, Маяковский, Толстойларның күп кенә әсәрләренең яхшы сыйфатлы тәрҗемәләре бар. Болар оригиналның эчтәлеген дөрес биреп кенә калмыйлар, бәлки русча оригиналның стиль үзенчәлекләрен, аның бөтен ароматын саклап, татарчасын да оригинал кебек үк рәхәтләнеп укырлык итәләр. Алдыбызда ята торган «Үле җаннар» тәрҗемәсе шундыйларның берс£. «Тапкыр әйтелгән рус сүзләре кебек сүзләр, йөрәкнең иң тирән җиреннән кайнап чыккан, йөрәккә кереп утыра торган, киң колачлы, дәртле сүзләр — бер халыкта да юк»,—ди Гоголь («Үле җаннар», 131 бит). Рус теленең байлыгына, матурлыгына, көчлелегенә карата бу бик дөрес әйтелгән булса да, ләкин башка телләрнең мөмкинлекләрен инкарь итү ягыннан моның дөрес түгеллеген Белинский күрсәткән иде. Халыкларның тигез ХОКУКЛЫГЫН тану нигезендә аларның иҗат мөмкинлекләрен тулысынча тәэмин иткән совет шартларында без- «андый сүзләр бездә дә була башлады һәм киләчәктә тагы да күбрәк бүлыр» дип өстәргә хаклы- быз Кәшшаф Басыйрның безнең кулдагы бу соңгы тәрҗемәсе шулай Дияргә тулы нигез бирә. «Үле җаннар» тәрҗемәсе турында Сөйләгәндә, без Бөек Ватан сугышында үзенен. патриотлык бурычын үтәп һәлак булган Кәшшаф Ба; сыйрны хөрмәт белән искә алмын 10. .C. Ә " ** 1Ь \ *4 үтә алмыйбыз. Кече күңелле, басынкырак характерлы яшь язучы К. Ба- сыйр үзе ялтырарга һәм түргә үрмәләргә яратмый иде. Ләкин аның матур хикәяләре һәм, бигрәк тә, аның матур тәрҗемәләре (Лермонтовның «Безнең заман герое», Чехов, Короленко хикәяләре һ. б.) безнең әдәбиятта ана күренекле урын бирәләр, һәм әгәр аның бөтен эшләгән эше тик «Үле җаннар» тәрҗемәсе генә булса иде, ул барыбер шундый ук күренекле урын алырга хаклы булыр иде. «Үле җаннар»ның тәрҗемәсе моннан 10—12 еллар элек башланган эш иде һәм иң элек бу эшне мәрхүм Г. Кутуй башлады. Үзенең иҗаты белән танылган бу шагыйрь, яхшы тәрҗемәләрне күп кенә биргән булса да, «Үле җаннар» тәрҗемәсен башкарып чыга алмаган ид?. Аннары бу эшкә мәрхүм Г. Камский тотынды (ул да шулай ук Ватан сугышында һәлак булган язучы). Тәрҗемә өлкәсендә уңышлы гына эшләр башкарган бу иптәш тә, «Үле җаннар»ны тәмамлый алмады. Ахырда К. Басыйр бөтен тырышлыгын һәм осталыгын куеп яңа баштан бу зур эшкә кереште һәм, күргәнебезчә, аны гүзәл башкарып чыкты. К. Басыйр тәрҗемәләренең төп кыйммәте шунда — аларны укыганда азапланмыйча,'ватылмыйча, матур оригинал укыгандай ләззәт белән укыйсың. К. Басыйр тәрҗе-- мәгә механик күчерү дип түгел,' «аудару» дип түгел, бәлки иҗат эше дип, әдәби иҗатның үзенә бертөрле тармагы дип карый. Әдәби тәрҗемә — рус түтәлендә үскән гөлне татар туфрагына гади күчереп утырту гына түгел. Мондый күчереп утыртуга караганда, тәрҗемә эше бер климатта үскән үсемлекне икенче климатка яраклаштыручы, талымлы үсемлекне икенче бер саранрак табигый шартларда да җимеш бирерлек итүче селекционерның катлаулы хезмәтенә күбрәк ошый. Кыен ләкин игелекле эш. Пушкин заманында Одесса шикелле җылы якларда да помидор бик ерактан, Грециядән китерелә торга» «Үле ҖАН нар» 14S кыйбатлы «чит» җимеш булган. Ә совет кешеләре аны хәтта Мурман якларында да үстерәләр... Басыйр шикелле оста тәрҗемәчеләр Лермонтов, Гоголь, Чехов бакчаларында үскән нәфис гөлләрне безнең туфракта да шиңми, төп бикли һәм хуш исле булып чәчәк ата торган итеп бирә беләләр. Шуның белән алар татар телен моңарчы әле күбесенчә өй эчендә генә, «ипи- тозлыкка» гына ярарлык телдән — чын фәнни һәм әдәби кыйммәтләр иҗат итәрлек тел дәрәҗәсенә күтәрәләр. * Тәрҗемәнең кимчелекләре турындаберничә сүз. Иң элек ялгыш тәрҗемә ителгән кайбер урыннарын күрсәтеп үтик. 29 биттә «грекларның нәзәкатьле өч богинясы» дигән сүзләрне укыйбыз. Русчасында «античные грации». Асылда , грацияләр — грекларның түгел, бәлки римлеләрнең матурлык алиһәләре. Шул ук бүлектә (33 б.) Чичиковның Манилов белән ишек төбендә исәнләшеп торулары турында сүз бара. Бу дөрес түгел. Алар инде исәнләшкәннәр, кочаклашып күрешкәннәр, биредә исә сүз аларның ишектән кем алдан керү турында тарткалашып, төче әдәплелек белән берберенә баш иешеп торулары турында барырга тиеш. 48 биттә Селифан, үзенең исереклеген аклау өчен, яхшы кешеләр белән «закуска капкалап алуның» начар эш булмавы турында сөйли. «Закуска» сүзе биредә мәгънәне ялгыш аңлата. Русчадагы «закусить» татарчадагы «ашау-эчүгә» күбрәк килә түгел микән? 55 биттә Чичиковның Коробочка белән «кыска гына сөйләшеп танышырга» теләве турында әйтелә. Дөресе — якыннан танышу булырга тиеш. Ноздрев трактирда карчыкның кулыннан рюмканы кабул итеп алгач, карчык ни өчен рәхмәт әйткән икән? (79 6.). Асылда, карчык «Үле ҖАН нар» 14S үзенең кулыннан аракы эчкәне өчев Ноздревка рәхмәт әйтә. Шулай ук Ноздревның «пар басулары» турында сөйләве дә (86 б.) безгә бик сәер тоела. Дөресе — такыр басу. Пар басулары соңгырак заманга хас нәрсә. 108 биттә «хезмәт итеп капитал җыйган яхшы фикерле кеше» дигәк сүзләр тарихи чынбарлыкны бозып күрсәтәләр. Ул заманда хезмәт белән баеп булмый, казна хезмәтендә (на службе) капитал җыеп булганлыгын әйтергә кирәк иде. Плюшкинда тамак ялгарлык рәт күренмәгәч, Чичиковның: «Ярый әле, Собакевичта бер пәрәмәч белән бер кабырганы артыграк суктырган идем» дип уйлаганын укыйбыз. (144 бит.) Гогольдә алай диелмәгән. Бу бирән тамаклар бер пәрәмәч белән бер кабырганы артык ашау дип санамаганнар. Дөресе — пәрәмәч һәм сарык боты белән тамак ялгап алу булырга тиеш иде. Гоголь поэмасында чигенешләр күп. Шуларның берсендә ул тормышны дөрес сурәтләүче язучы үз заманының җансыз судына эләгә дип сөйли. Тәрҗемәдә Гогольнен гомуми, киң мәгънәдә әйткән сүзләре тарайтып «хәзепге заман суды» дип бирелгән (159 б.). Чичиков палатада үзенең эшен тизрәк рәтләу өчен бер чиновникка взятка бирә. Русчасында «бумажка» диелгән. Кәгазь акчаны шулай бераз кимсетеп, кечерәйтү кушымчасы белән әйтүче Гоголь канцелярия кәгазьләренә карата, ироник ихтирам йөзеннән, андый кечерәйтү кулланмый. Хәзерге рус телендә бу аерма сакланмый диярлек. Ләкин Гогольне тәрҗемә иткәндә бу аер-, маны ничектер күрсәтергә иде. Тәрҗемәдәгечә кәгазь сүзен куш тырнак белән бирү генә җитми кебек (171 б.). Соңгарак (179 б.) кәгазьнең төсе ак булганын күрәбез. Тәти кәгазь, ак бизәкле кәгазь — яхшырак булмасмы? Пи өчен сүгенү сүзләре (крепкие слова) татарчада «татлы сүзләр» (163 б.) була икән? Ирония өч нме? Ләкин ирония Гогольнен үзендә «Үле җаннар» 147 җитәрлек һәм арттыруның кирәге юктыр. Нигә «суганлы-борычлы сүзләр» түгел? Ноздревның ялганчылыгы турында.- «...240 сөлек салдырырга кирәк булганын, ягъни ул 40 димәкче булуын, ләкин 200 нең үзеннән-үзе ойтелүен сөйләп бирде» дип укыйбыз (255 б.). Ноздрев үзе ялганлый да үз ялганын үзе үк • ачып бирә булып чыга. Ләкин бит бу дөрес түгел. Биредә Ноздрев әйткән сүзләр белән автор сүзләрен бутамаска кирәк. 257— биттә: «... соңыннан бербереннән дәһшәт белән: «каян үтәргә, юл кайда?» дип сорау өчен, төпсез упкын янына барып чыктылар» дигән яхшы ук мәгънәсез сүзләрне укыйбыз. Белә торып шундый сорауны бирер өчен упкын янына нигә барып чыкканнар алар? Бу ялн гыш — русчадагы «чтоб» союзының кайбер урыннарда максатны аңлатып, кайбер хәлләрдә гади теркәгеч хезмәтен генә үтәвен аермаудан килә. «Шадра шлагбаумнар» (267 б.) булмый, чуарлары булырга мөмкин. Гоголь бу поэманы Италиядә язган һәм шуннан торып ватанга сагыну һәм мактау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Тәрҗемәдә әйтелә: «Русь! Сине үземнең гаҗәеп гүзәл һәм ерак киләчәгемнән күрәм» (267 б.). Киләчәк дигән сүз бу урын, да нигезсез уйдырма. Киләчәкне алдан күреп булса да, киләчәккә сикереп, шуннан артка борылып карап булмый бит. ♦ * * Аерым ялгышларны һәрбер тәрҗемәдә, хәтта иң яхшыларында да очратырга мөмкин. Аларны төзәтү кыен түгел. Ә менә тәрҗемәнең әдәби пөхтәлегенә җитәрлек игътибар бирелмәү аркасында кйлеп чыккан кытыршылыклар бездә шактый киң таралган чир булып китте. Тәрҗемә эше безнең әдәби тел төзелешенә зур файда китергән булса, һәрбер төзелештәге кебек, биредә дә төзелеш чүпләре, яңа стенада сыланып калган мугыллар, таш ватыклары, кирпеч сукканда кирәк, булып та соңыннан кирәге беткән, калыплар аз түгел әле. Тәрҗемәчеләрнең балалык чире калдыклары күп әле. Гогольнең геройларыннан берсе — Петрушка укыган китабы, ның мәгънәсеннән бигрәк, уку процессының үзенә күбрәк әһәмият биргән, аерым хәрефләрдән сүзләр оешуы — аның өчен иң кызыгы шул булган. Бездә дә мәгънәгә караганда аерым сүзләргә, гыйбарәләргә- һәм формаларга күбрәк әһәмият биреп, шул сүзләр һәм формалар өчен татарчада да штамплар ясарга тырышучы тәрҗемәчеләр булгалады. Әзер штамплар белән эш итү бик ансат булганга, моңа иярүчеләр дә табылды. Ләкин әдәби иҗаг эшендә гомумән зарарлы булган штамплар тәрҗемә өлкәсендә бигрәк килешсез булып чыгалар. Бер^ ничә мисал китерик. Иң элек... Моның русчасы ничек дип сорасаң, берәү дә аптырамас: «прежде всего» дияр. Ә менә русчадан тәрҗемә итәргә кушсаң, бик күп тәрҗемәчеләр, кайчандыр кемдер эшләгән әзер штампны файдаланып, «барыннан да элек» дип язачак... Менә Чичиков шәһәр гостиницасына килеп керде. Менә аның әйберләрен кертәләр. «Барыннан элек беразрак таушалган ак күн чемодан кертелде» (4 б.). «Ниһаять» — бу да безнең тәрҗемәләрдәге штампларның берсе. Русчада «наконец» сүзен очратсалар, шул штампны китерәләр дә басалар. «Үле җаннар» тәрҗемәсендә бу штамптан качарга теләгәннәр, ләкин икенчесенә килеп капканнар («ахырда»). «Менә барып җиттеләр» диясе урында нигә: «Ахырда барып җиттеләр» дияргә (212 6.)? Бу юл озак һәм кыен юл булмаган бит. «Гыйбарәт» сүзен бездә кирәккә дә, кирәксезгә дә күп кулланалар. Фәнни һәм политик әдәбиятта бу сүз әле аерым хәлләрдә урынлы да булырга мөмкин, ләкин матур әдәбиятта бу сүзнең урыны бик кечкенә булырга тиеш иде. Ә менә Ноздрев җирләренең чиге турында <Үле җаннар» 148 «агач баганадан һәм тар чокырдан гыйбарәт булган чик» (86 б.) дию шактый сәер чыга. Шул ук Ноздрев Чичиковка үзенең шарманкасын сатмакчы булып, аны уйнатып күрсәтә. Язучы моны үзе татарча язса, «бераз уйнатып алды» дияр иде кебек. Ләкин тәрҗемә иткәндә инде без моны онытабыз да, бездә «несколько» урынында йөри торган штампны алып, ^беркадәр» дип язабыз (88 б.)... «Исә» сүзе безнең телдә иң арык, иң зәгыйфь сүз. Ул мескенкәй ялгызы гына үз аягына басып тора алмый, башка сүзләргә шыкланып, үзеннән элегрәк килгән бер өтергә яки ноктага эленеп кенә тора ала һәм шул өтердән ераграк киткән саен көче кими. Безнең язучылар моның белән күп хисаплашмыйлар, <исә»не көченнән артык җигәләр. Русчада «әйе» булса, «исә» не куялар да куялар, «же» булмаса да һәм «исә» һич сорал.маса да куялар, хәтта аның алдынарак «ә» сүзчеген дә кыстыралар, икесенең берсе артык икәнен уйламыйлар. «Үле җаннар» тәрҗемәсендә дә «исә»ләр артык күп. Әдәби телдә китапчалык — табигый күренеш. Ләкин Чичиков үзенең лакее Петрушка белән сөйләшкәндә.- «Син һич булмаса тәрәзәләрне ачар идең» (157 6.) дигәч, бу урынсызрак китапчалык була «ичмаса тәрәзәләрне ачар идең» дияргә иде. Икенче яктан, тәрҗемәдә шивәчелек элементларын яки гомуми әдәби телгә сыеп бетми торган сүзләрне куллану (228 биттә «иннек» урынына «сандал», 240 биттә «пошаман калдылар») — Гоголь теленең үсеш тенденциясенә туры килми. Мәгълүм ки, Гогольнең элеккерәк әсәрләрендә украин сүзләре күп булса, «Үле җаннар»да инде ул алардан арына. Сүзләрнең синонимнарын яхшы белеп, вариацияләр ясау осталыгының җитешмәве — безнең тәрҗемәләрнең зур кимчелеге, «йорттагы кешеләр аяусыз йоклыйлар һәм калган вакытны шаярып үткәрәләр» (29 б.) Нигә «йокының тетмәсен тетәләр» (яки «кирәген бирәләр») түгел, нигә «наянланып» түгел. Яки Ноздревның ярмарканы мактавы: «Дөрес, ярминкә ифрат яхшы иде» (75 6 ). Биредә «дөрес» сүзе чикләү булып яңгырый, шуннан соң «ләкин» соралган кебек була. Ә эш алай түгел; «чын-чын» дияргә кирәк иде. Яки, Ноздрев кайнатасын сүгеп аның артыннан: «Шундый кабахәт!» дип кала (91 б., русчасы — дрянь). «Кабахәт» сүзе бездә күп таушалган сүз. Гомумән, сүгенү сүзләре безгә кирәк булачак әле, һәм аларның запасын киңәйтергә кирәк. Ә запас бар кебек: юньсез, мәлгунь, бәдбәхет, әдәм актыгы һ. б. Татарча җыйнак һәм дөрес итеп әйтергә мөмкин була торып та, ясалма әйтемнәр куллану хәлләре дә очрый. «Крестьян йортлары урнашкан» (55 б., «тезелеп киткән»); «тимер чыбык щетка» (137 б., «кыргыч»); «кесә сәгате» (155 б., бу хәлдә, заманына күрә, «куен сәгате» килешлерәк), «андагы игеннең: бөртекле ашлыкның, кибәннәрнең чуты-чамасы юк» (138 6.). Плюшкинда игеннең сукканы да, тартканы да, кибәндәге сукмаганы да күп булганын әйтергә иде. Яки Плюшкин хезмәтчесен сүгә: «Кыямәттә шайтаннар сине тимер таяклар белән пешерерләр» (150 б.). Ул тирәгә киткәч инде язучыга зобаныйлар һәм гөрзиләр белән эш итәргә туры килә... «Шунда ук ул Плюшкинны расписка язарга мәҗбүр итте» (154 6.). Андый чакта «расписка яздырта» диләр. Рус сүзләрен урынлы кулланганда, алар бик кирәкле һәм хәтта алыштыргысыз. Югарыда китерелгән бер мисалда «грация» сүЭен ялгыш аңлатма белән биргәнче, үзен генә алырга иде. Ләкин урын- сызга (һәм ялгыш) куллану, бусы инде телне баету түгел, чүпләндерү генә була. «Филиппов посты» (67 6) түгел, «Филипп уразасы»; густопсовый һәм чистопсовый түгел, этнең менә дигән асыл нәселләр?; башня (105 б.) яки колокольня (132 б.) түгел, манара; Гога-магога (114 б.) түгел, яэҗүҗ-мәэҗүҗ; «Үле җаннар» 149 речьләр түгел (132 б.), сүзләр; театральная актриса түгел (145 б.), театр актрисасы; орудиеләр түгел (206), кораллар (сүз хатыннарның ирләрне үзләренә карату кораллары турында бара); сударь ты мой түгел (244 б.) әфәндекәем; Палкин- ский трактир түгел (247 б.), Палкин трактиры (рус әдәбиятында исеме еш очрый); антихрист түгел (253 6.), дәҗҗал; җәй «татлы блюдолар» бирми (14 б.), татлы азыклар бирә. Гарәп сүзләре хәзер бездә онытыла баралар, ләкин бу аларның әдәбиятта куллануда калганнарын ничек туры килсә шулай кулланырга хокук бирми. Мәсәлән, ат турында илтифатлы дию килешми (46 б.). Кеше халык арасында игътибар белән файдаланырга мөмкин, ләкин кешенең бу хасиятен игътибарлылык дип булмый (194 б.); игътибарлылык — үзең игътибар бирү дигән сүз. Мәһабәт сүзе бар, мәһабәтлек булырга мөмкин, ләкин 202 биттәге «мәхәббәтлелек» нәрсә икән ул? «Күп сүз—чүп сүз» дигән мәкальне безнең язучылар оныталар. Иң яхшы тәрҗемәләрдә дә күп сүзлелек шактый еш очрый; «... Хуҗа турында сөйләргә тырышып карыйк» (25 б.); «сөйләп карыйк» (яки, сөйлик) җитә; русчадагы «попробуем» бу урында стилистик зарурлыктан гына кулланылган. Чичиков йоклар өчен урыннан башка берни дә кирәкмәгәнлек 'турында белдерде» (52 б.) — «йокларлык урыннан башка берни дә кирәкмәгәнен әйтте»... «Үзенең нинди дә булса берәр туганына кичәгә барамы» (132 6.) — беренче дүрт сҮ зе кирәксез. «Көтеп тора башлады» (138 б.) — «көтә башлады». *:••• Бәрелә язып диярлек» (207 б.) — «диярлек» кирәкми. «... Төрле гөман кылулар ясыйлар» (266 б.) —кылу белән ясау бер тү- гелмени? Бездә ни өчендер, сүз ничаклы юан булса аның кушымчалары ничаклы озын булса, сүз шул чаклы хикмәтлерәк, акыллырак, мәгънәле- рәк була дип уйлыйлар. Биредә безгә'рус теленнән үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Гоголь заманында русчада «критериум» дип язганнар, хәзер — «критерий». Пушкин телендә «доверенность» сүзе гомумән ышаныч мәгънәсендә кулланылган. Соңрак бу формасы таррак мәгънәдә — ышаныч язу мәгънәсендә калып, киң мәгънәсендәге ышаныч өчен җыйнаграк форма — «доверие» алынган. Бу җыйнаклау тенденциясен Тукай да яхшы ук эзлекле үткәргән. Ләкин менә Тукай әсәрләренең академик басмасын алып (1 томын) карасаң, аптырыйсың. Я. Агиш тарафыннан язылган кереш мәкаләне ачсаң, анда Тукайдан китерелгән өземтәләрдә формаларның җыйнаклыгы янында мәкаләнең үз текстындагы формаларның авырлыгы, катлаулылыгы күзгә бәрелеп тора. Болар уңыш булудан бигрәк төзелеш чүпләре булса кирәк. Без тикшергән тәрҗемәдә дә андый авыр формалар югарыда китерелгән мисалларда күренәләр. Тагы бер генә мисал белән чикләник. Чичиков палатада үзенең алыш-бирешләрен рәсмиләштергәндә аңа Собакевич очрап, Плюшкин белән алышбире- ше ничек булганын сораша. Русчада: А почем купили душу у Плюшкина? Татарчасы — Плюшкинныкы, ларны ни бәядән алдыгыз? (179 б.). Ә Плюшкиннан җанын күпмешәрдән алдыгыз?'—дигәндә яхшырак булыр иде. Корректура хаталары күп. Байтагын имешләп аңларга мөмкин булса да, менә бу фразаны ничек тә аңлап булмый: «Автор аның җанына никадәр тирән карамастан, хәтта аның образын изгедән дә бәя бирмәсләр иде» (270 б.). Тик русчасын карагач кына авторның «көзгедән саф итеп чагылдырса да, бәя бирмәсләр» дияргә теләгәнен аңларга мөмкин. Ничек инде бу, диярләр безгә, — сез башта Гоголь поэмасының тәрҗемәсен мактадыгыз да аннары аның байтак кына ялгыш һәм кытыршы урыннарын күрсәттегез? Моны ничек аңларга? «Үле җаннар* Яхшы әйбернең берәр кимчелекле ягына карап аны юкка чыгарырга теләүчеләр турында Гоголь «Үле җаннар»да болан ди: «Ун сыйфатының берсе начар булса, тугыз яхшысына күз салмасаң, юләр дип атарлар» (257 б.). Без укучылары- бызны ихтирам итәбез һәм аларның берьяклы карамауларына ышанабыз. Ә инде тәрҗемәнең аерым кимчелекләренә карап, аны юкка чыгарырга теләүче «үтә тәнкыйтьчеләр» табыла калса, без рус әдәбияты тарихыннан мондый бер фактны аларның исләренә төшерәбез. Моннан 100 еллар элек яшәгән рус тәрҗемәчесе Иринарх Введенский инглиз язучысы Диккенсның байтак әсәрләрен русчага тәрҗемә иткән. Аның тәрҗемәләрендә фактик ялгышлар күп булган; мәсәлән, Диккенсның «Давид Коперфильд» романы тәрҗемәсендә шундый хаталар меңнән аз ким. Шуның өчен Диккенс үзе аны хәтта Вреденский дип атаган. Введенскийдан соң да Диккенс әсәрләрен русчага тәрҗемә итүчеләр булган, һәм аларның тәрҗемәләрендә хаталар алай күп булмаган. Ләкин менә совет шартларында Диккенс әсәрләренең русча тәрҗемәләрен яңадан чыгарырга кирәк булгач, соңгырак тәрҗемәләрне түгел» Введенский тәрҗемәләрен нигез итеп алалар. Чөнки аның тәрҗемәләрендә Диккенсның рухы дөрес бирелгән. Чөнки сүзләре дөрес бирелеп тә оригиналның рухы бирелмәгән тәрҗемәләрне ничаклы төзәтсәң дә эшкә кертеп булмый, ә рухы дөрес бирелсә, аерым хаталарын төзәтү кыен түгел. К. Басыйр тәрҗемәсенең дә өстенлеге шунда. Ул, кайбер башка тәрҗемәчеләр шикелле, формадан мәгънә эзләми, бәлки мәгънәдән, әсәрнең рухыннан чыгып форманы аңларга тырыша һәм татарчада шул мәгънәне, иң тулы бирә торган форманы сайлый белә. Шунлыктан аның тәрҗемәләре безнең бик күпләребезгә үрнәк булырлык югарылыкта тора. Шунлыктан аның бу соңгы тәрҗемәсе «Үле җаннарының татар телендә киләчәктә булачак яңа (һәм тулыландырылган) басмалары өчен иң яхшы нигез булачак, аның уңышлы яклары бу басмаларда дәвам иттереләчәк һәм үстереләчәк, кимчелекләре җиңел төзәтеләчәк.