Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЫНДА

Тарих һәм бүгенге көннең куе вакыйгалары. Тын идел пейзажы һәм эчке драматизм, җиңү пафосы белән тулы сугыш картиналары. Сыер са- эучы ферма кызлары һәм академик Арбузов. 1941 елның караңгы көзе һәм эчке лиризм бөркеп торучы пион чәчәкләре.... һәм болар барысы да җанлы булып, яшәп торган кебек булып синең каршыңа килеп басалар, синең белән кинәт сөйләшә башлаган кебек булалар. Тагын һәм тагын бер мәртәбә кешенең кодрәтенә, талант көченә хәйран каласың. Кечкенә генә кистьлар, буяулар, гади генә киндер кисәге һәм кешенең бөтен нәрсәгә кодрәтле кулы, акыл һәм фантазия көче. Һәм, әлбәттә, тырышлык, йокысыз төннәр... Нәтиҗәдә ничаклы киң дөнья, тамырын безнең реаль дөнья, бызга җибәргән, дымны шуннан ала һәм үзе шуңа хезмәт итә торган образлар дөньясы барлыкка килгән. Хәтта мәсьәлә монда гына да түгел. Мәсьәлә — бу образлар дөньясының бөтенләй яңача хәл кылы- ■у,ында. Тулаем алганда бөтең картиналардан гомуми хуш ис — тормыш исе аңкып тора. Монда куелган һәм төрлесе төрлечә сурәтләнгән, төрлесе төрле иҗади нур белән яктыртылган бу сәнгать әсәрләре артында гомуми бер нур, куәтле һәм хәрәкәтләндергәч нур, азык бирүче һәм җылытучы нур булганлыгын сизмичә мөмкин түгел. Бу уртак нурны — безнең Октябрь кояшы бирә. Бөек Октябрь социалистик революциясенең XXX еллыгы уңае белән Татарстан художникларының Казанда, Авиация институтының икенче бинасында ачылган күргәзмәсендә булганнан соң туган беренче тойгылар, фәлсәфи уйланулар әнә шулар. Барлыгы 250 дән артык картинаны туплаган бу күргәзмәдән алына торган икеңче конкрет тойгы — күргәзмә Татарстан художникларының тематик яктан да, алынган теманы хәл кылу осталыгы ягыннан да шактый ук үскәнлекләрен күрсәтә. Барыннан да элек, художникларның тематик колачы нык кына киңәйгән. Социалистик төзелешнең күп кенә яклары, әле күптән түгел генәяңгырап туктаган Бөек Ватан сугышы эпизодлары, табигать күренешләре, тарихи затларның портретлары, Казан, Волга этюдлары — менә бу темалар күргәзмәдә шактый киң һәм төрле яклап чагылалар. Моннан гомуми нәтиҗә шул: безнең художникларыбыз йөзләре һәм иҗатлары белән халык тормышына борылганнар, шуннан азык һәм тәм табалар, сәнгатьләрен шул изге эшкә — халыкка хезмәткә буйсындыру юлында күтәреләләр. Күргәзмә шулай ук безнең республикабызда күп кенә яшь көчләр үсеп килгәнлекне дә күрсәтә. Болар арасыннан бигрәк тә Р. Пономарев, X. Якупов, М. Усманов, Мавровскаяж Галахов иптәшләр турында әйтергә Ф. Хөсни мөмкин. Профессиональ мастерлыкка ия булган Житков, Максимов, Родионов, Альменов, Сокольский кебек художниклар белән рәттән, талантлы яшьләрнең иҗатларын күрү һәм аларның бу иҗатларында яңа колач, яшь темперамент чаткылары бәрелеп тору, әлбәттә, сөенечле факт. Биредә без сүзне, күбесенчә, шул яшь көчләр турында алып барачакбыз. Чөнки Житков, Максимов, Альменов, Сокольский кебек профессиональ мастерларның эшләре безнең Казан публикасына инде байтактан таныш. Шулай да сүз җаеннан Житковның соңгы эшләреннән булган «Сыер савучылар» һәм «Фронттан хәбәрләр» дигән картиналары турында тәнкыйть сүзе әйтмичә үтеп булмый. Бүгенге колхоз авылы темасына язылган бу картиналарда художник татар авылы типажларын биргәндә, күбесенчә, тышкы характеристика белән мавыгып, колхоз авылы кешеләренең эчке тупланышын, рухи үсешләрен җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырып бетермәгән диясе килә. Шулай ук тышкы характеристикада да бер яклылык элементлары юк түгел. Татар хатын-кызларын, бүгенге колхозчы хатынкызларны сурәтләгәндә автор аларны, күбесенчә кичәге күзлектән карап, экзотика элементларына, чыгынкы яңак сөякләренә, имештер, янәсе татарларга гына хас булган формадагы аякларга артык нык басым ясап бирә. Нәтижәдә, колхозчы татар хатын-кызларының образлары бозылып бирелгәннәр. Профессиональ почерклы бу художникка бүгенге колхоз кешеләрен сурәтләгәндә кичәге чаралар гына җитешмә- гәнлекне, тышкы бизәкне төгәл салу белән берлектә, кешеләрнең рухи дөньяларын төсмерли торган чаткыларны да бирергә кирәклекне .әйтеп китмичә булмый. Карт худож. никларыбыздан Максимовның колхоздагы хезмәт процессларын ча- тылдыргая рәсемнәре һәм җылы -кещелек мәхәббәте, чын табигать хисе салынып язылган натюрмортлары күргәзмәдә булучыларның игътибар үзәгендә тора. Бигрәк, тә бу соңгылары, бизәкләрнең дөрес ятуы һәм чынлык тәэсире тудыру ягыннан, гаять югары торалар дияргә кирәк. Югарыда без күргәзмәдә талантлы яшьләр белән очрашуыбыз турында әйткән идек. Болар арасыннан беренче башлап Харис Якупов исемен әйтәсе килә. Моңа чаклы без бу художникны, күбесенчә, китапларда бирелгән уңышлы рәсемнәре аркылы гына белә идек. Менә бүген, күргәзмә залында, без аның һичшиксез талант көче салып язылган зур полотноларын күрдек. Күргәзмәнең түренә куелган иптәш Сталин портреты, бер карау белән, тамашачының күңел түренә кереп урнаша. Монда, әлбәттә, халыкның, аерым алганда күргәзмәгә килгән тамашачының юлбашчыга булган кайнар мәхәббәте дә бик зур роль уйный. Ләкин,, шуның белән бергә, художник үзендәге талант көчен салып бу мәхәббәтне тагын да көчәйтүгә булыша, диясе килә. Күргәзмәдә без иптәш Сталинның художник Сокольский тарафыннан эшләнгән һәм авыр сугыш көннәре белән бәйләнешле икенче портретын да күрәбез. Якупов башкаруында юлбашчы җиңү тантанасы көннәрендә, бөек шатлык һәм горурлык хисе белән тулып, җиңүнең һәм аны яулап алып килүче совет халкының зурлыгы турында халыкка хәбәр итеп тора төсле... һәрхәлдә бу картина күргәзмәдә дә, . шулай ук X. Якупов иҗатында да күренекле бер факт. Бу художникның күргәзмәгә куелган «Ялга кайткач»,. «Тукайэ һәм «Натурщица» дигән картиналары шулай ук игътибарга лаеклы әсәрләр булуны әйтергә кирәк. Тик аның «Волга»сы гына төссез бер тәэсир калдыра. Уклау йоткан төсле үрә катып һәм үз гәүдәсенә үзе сокланып комда утыручы ялгыз бер кызны, иске бер көймәне һәм кем .икәнлеген укып булмый торган бер картны күрсәтү белән генә куәтле .Волга, күренешен тудырып булмаганны художник аңларга тиеш. Без бу художниктан рус һәм татар халкының тарихы,- экономикасы__11Ә.у Күргәзмә залында 115 этнографиясе, җырлары һәм бәетләре белән турыдан-туры бәйләнешле булган бөек рус елгасын киләчәктә киңрәк һәм тулырак чагылдыруын көтәргә хакыбыз бар һәм, сәләтенә караганда, ул безнең бу ышанычыбызны аклар дип уйларга кирәк. Яшь художниклардан Р. Пономаревның «Беренче дәфтәр» дигән картинасы, совет семьясының бердәмлеген, семья бәхетен, әле генә мәктәптән кайтып өйдә дәрес хәзерләп утыручы кечкенә кызчыкның тырышлыгын һәм ата-анасының бала өчен булган куанычын бирү ягыннан шактый характерлы эш. һәм ул бу иптәшнең һичшиксез талантлы художник булганлыгын күрсәтә. Профессиональ күз белән караучылар арасыннан бу картинада кайбер детальләрнең урынсыз булганлыгын һәм художникның перспектива, һава кебек моментларны тиешенчә искә алмаганлыгын әйтүчеләр бар. Ләкин гомумән алганда, бу эш аның авторына карата зур өмет уята. Александр Родионовның «Коллыкка куып алып китү» дигән зур полотносы совет халкы тормышында булып узган дәһшәтле фаҗи- ганы, немец оккупантларының ерткычлыгын искә төшереп, тамашачыны һәрвакыт һәм һәртөрле илбасарларга каршы нәфрәт, сизгерлек хисе астында тотарга ярдәм итә алырлык бер эш булып чыккан. Халык төркемен дөрес урнаштыра белүе бу художникта композиция тойгысының шактый көчле булуын күрсәтә. Шуның белән бергә, автор, төркем ясау белән генә мавыгып, аерым кадрларны, детальләрне онытмаган. Бу картинада зур кайгы — халык кайгысы, зур ачу — халык ачуы чагылу белән берлектә, һәрбер күздә, һәрбер ирендә үзенчә ялтырый торган индивидуаль ачуны да күрәсең. Кыскасы, узган фаҗигаләр турында сөйләүче бу картина, тамашачыда һәртөрле илбасарларга карата ялкынлы нәфрәт х с? тәрбиялә, ве белән, әле бүген дә бик актуаль. Тамашачы аның яныннан тешләрен кысып, хатирәләрен яңартып һәм ул фаҗигаләрне кире кага, аларны бетерә алган көченә — үз көченә горур ышану тойгысы бепән уза. Яшь художник М. Усмановның «Совет артиллериясе уты» дигән картинасы да күнелне үзенә тарта. Автор анда сугыш эпизодын реалистик буяуларда күрә һәм күрсәтә алган. Ут һәм ялкын уйный, снаряд-, лар ярыла, балчыктан манаралар күтәрелә, кеше һәм тимер күккә чөелә, һәм шунда, шул зилзилә астында, акай күзле бер фашист кысылып калган... Ул әле тиешле җәзасын алып өлгермәгән, ләкин әллә кайдан күренеп тора: менә- менә ул аны бөтен ачысы белән татыячак. Тарихи шәхесләр турында Мавровскаяның «Яшь Горький» дигән картинасын, «Маяковский «Сул марш»ның тәрҗемәсен тыңлый» дигән картинаны, шагыйрь Кутуйның художник Б. Альменов тарафыннан эшләнгән портретын, скульптор С. Ахун тарафыннал эшләнгән Деренков фигурасын уңышлы эшләр рәтеннән күрсәтеп үтәргә мөмкин. Графика бүлеген художник Бобровскийның, «Сугыш көннәрендә Казан» дигән цикл астында, профессиональ пөхтәлек салып эшләгән этюдлары, Б. Альменов, X. Якупов эшләре алып торалар. Күргәзмәгә куелган барлык әсәрләргә берәм-берәм тукталу мөмкин булмаган эш. Тулаем алганда күргәзмәдән уңай фикер, күңелле, якты тәэсир кала. Без, анда куелган картиналар аркылы, Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә рәсем сәнгатенә бик күп яңа көчләр өстәлүне, бу сәнгатьнең тематик яктан халыкка килүен, буяуларның ачыклана, формаларның конкретлаша төшүен, яңа алымнарны, яңа колачлар, яңа мөнәсәбәтләр башланганлыкны күрәбез. Ниһаять, без бу күргәзмә аркылы формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның чәчәк атуын тагын һәм тагын бер мәртәбә күрәбез. Ф. Хәсип Бу бәйләнештә тагын бер мәртәбә шагыйрь Габдулла Тукайның «...кай. чан менә безнең үзебезнең рәссамнарыбыз булыр» дип моңлану белән әйткән сүзләре искә төшә. Менә алар булдылар. Күргәзмәдә без мәрхүм Тукай .хыялланган талантлы рәссамнарыбыз белән очраштык. Безгә алзрны бөек Октябрь бирде. Менә шушы уңай җирлектә безнең халкыбыз, башка халыклар белән беррәт- тән, үзенең художникларын, үзенең скульпторларын, кыскасы, үзенең мәгънәви байлыкларын үстерә башлады. Бу бәйләнештә без, ниһаять, шәригать сакчыларының «өйгә сурәт кертмәгез!», «сурәтле өйдә намаз харам» дигән куркытулар белән татар өеннән рәсемне куып чыгарырга маташуларын 'искә төшерәбез. Октябрь татар өеннән тышта калган рәсем сәнгатен өйгә кертте. Алай гына да түгел, Октябрь бу сәнгатьне үзенең сулышы, үзенең батыр романтикасы, үзенең бөек идеаллары белән сугарды. Менә без бүген якты залларда, Октябрь кояшы астында үскән художникл арыбызның картиналарын карап йөрибез һәм һәрбер яңа картина, яңа штрих, яңа чәчәк күргән саен, үзебезнең туган илебезгә, бөек Ленин — Сталин партиясенә кайнар мәхәббәт һәм ихтирам белән тулы шатлык кичерәбез.