ХАЛЫК ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ
Советлар властеның җитәкче органнарына сайлаулар — илебезнең тормышында гаять зур политик әһәмиятле вакыйга ул. Бөек Ватан сугышы тарихи җиңүебез белән тәмамлангач та совет халкы, зур күтәренкелек белән, СССР Верховный Советына, союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына депутатлар сайлады. Хәзер, сугыштан соң беренче тапкыр буларак, җирле советларга сайлаулар үткәрелә. Бу сайлаулар кампаниясе Бөек Октябрь социалистик революциясенә 30 ел тулып 31 нче елга аяк басу чорына туры килде. Шушындый тарихи көннәрдә совет халкы үзенең Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә үткән данлыклы юлына тирән горурлык белән йомгак ясый. Безнең илебездә 30 ел вакыт эчендә искиткеч зур тарихи үзгәрешләр булды. Хәзер инде безнең Ватаныбыз 1917 нче елга чаклы булгандагы кебек түгел. Артта калган илдән ул югары дәрәҗәле индустриясе булган, иң эре авыл хуҗалыгы булган, иң алдынгы культурасы булган куәтле социалистик державага әверелде. Илебездә социалистик җәмгыять төзелү тантанасы Сталин Конституциясенә алтын хәрефләр белән язылды. Тарихи бөек җиңүләр белән рухланган совет халкы яңадан-яңа көч белән коммунизм төзүне дәвам итә, социалистик Ватаныбызны — тынычлык һәм куркынычсызлыкның, халыклар иреге һәм бәйсез- легенең ышанычы һәм таянычы булган Советлар Союзының куәтен үзенең фидакарь хезмәте белән тагын да ныгыта. Шушындый шартларда хезмәт ияләре депутатларының җирле советларына сайлаулар киң халык массасының югары политик активлыгы белән үтә. Совет иҗтимагый һәм дәүләт строеның җиңелмәс көчен, халыкларның, барлык хезмәт ияләренең чын демократиясе булган совет демократиясенең куәтен миллионнарча сайлаучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләрендә күрәләр. Болар бөтенесе дә безнең халкыбызда совет милли горурлыгы хисләрен тагын да югары күтәрә, промышленностьта, авыл хуҗалыгында яңадан-яңа данлыклы хезмәт батырлыкларына, фән һәм культура, әдәбият һәм сәнгатьтә яңаданяңа иҗат уңышларын яулап алуга рухландыра. Иптәш В. М. Моло- товның «Безнең илебездә коммунизм илһамлы хезмәткә, Ватан өчен героик көрәшкә, югары идеялг иҗатка рухландыра» дигән сүзләре совет халкының әнә шундый батырлыкларында бик ачык гәүдәләнәләр. Бу тарихи көннәрдә барлык совет халкы моңарча күрелмәгән хезмәт һәм иҗат энтузиазмы белән яши. Хезмәт ияләре депутатларының җирле советларына сайлаулар кампаниясе сугыштан соңгы дүртенче Халык хезмәтчеләре 71 сталинчыл бишьеллык планны дүрт елда үтәү лэзунгысы астында үткәрелә һәм бу лозунг хезмәт батырлыгының югары үрнәкләре белән тормышка ашырыла. Барлык совет халкы катнашкан бу бөек көрәшнен беренче сафларында еллык планны инде срогыннан элек тулысынча үтәп чыккан москвалылар һәм ленинградлылар баралар. Партиябез бу сайлауларда да, үткән сайлаулардагы кебек үк, партиясез хезмәт ияләре белән бер блокта, бер союзда булып катнаша. Коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогы — совет халкының мораль-политик бердәмлегенең гүзәл чагылышы ул. Социализмның. тарихи җиңүләре нигезендә килеп туган бердәмлек бары тик бездә генә, — эксплоататор сыйныфлар бетерелгән илдә, кешенең кешене изүе булмаган, хуҗалар һәм яллы коллар булмаган, хаким һәм бәйле милләтләр булмаган, халыклар дуслыгы тантанага ирешкән социалистик җәмгыятьтә генә мөмкин нәрсә. Тарихта тиңдәше булмаган шушындый җәмгыятьне без Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә төзедек. Шул сәбәпле, коммунистлар партиясе совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлегенең иң югары күренеше булып тора. Партиясезләр һәм коммунистлар — алар совет кешеләренең бердәм гомуми коллективын тәшкил итәләр һәм бу коллективта халык коммунистлар партиясе йөзендә үзенең җитәкчесен күрә. Партия мондый бөек авторитетны хезмәт ияләре файдасына алып барган үзенең бөтен эшчәнлег© белән казанды. Ленин — Сталин партиясен халык безнең эпохабызның акылы, намусы, вөҗданы дип таный, марксизм-ленинизм компасы булган эшне кайда һәм ничек алып барырга кирәклекне бик яхшы белгән, ' бөек көрәшләрдә чыныккан Җитәкче дип таный. Коммунизм ико йөз миллионлы совет халкының байрагы, дөньяга карашы, идеологиясе булып әверелде. Без- «ец илебездә коммунизм һәм халык җиңелмәслек бердәм көч булып кушылды. Барлык сайлау алды җыелышларындагы һәрбер чыгыш шул турыда сөйли, алар хезмәт ияләренең интереслары өчен көрәшүнө үзенең төп бурычы итеп санаган большевистик партиябезнең ленинчылсталинчыл политикасын тулысынча яхшы дип табалар. Җирле советларга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү партиянең һәм халыкның какшамас бердәмлеген, коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогының җиңелмәслеген, социалистик демократиянең тантанасын бөтен ачыклыгы белән чагылдыра. Бу— хезмәт ияләренең сайлау алды җыелышларында советларга кандидат итеп бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинны һәм аның иң якын көрәштәшләрен — партиянең һәм хөкүмәтнең җитәкчеләрен нинди зур күтәренкелек белән күрсәтүләрендә аеруча көчлә гәүдәләнә. — Безнең халкыбыз өчен иптәш Сталиннан да кадерлерәк һәм якынрак кеше юк, ә иптәш Сталин өчен илебезнең игелеге турында, совет халкының бәхете турында кайгыртудан да зуррак кайгыртучанлык юк! — Москвадагы электрозавод коллективының сайлау алды җыелышында слесарь Наумов тарафыңнан бөтен йөрәктән әйтелгән бу сүзләр барлык совет халкының уртак хисләрен чагылдыралар. Казан хезмәт ияләре, зур күтәренкелек белән, иптәш Сталинны шәһәр советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр һәм Казан шәһәр советына депутатлыкка 248 номерлы сайлау округы буенча тавышка куелырга иптәш Сталинның, ризалык бирүе бездә әйтеп бетергесез тирән шатлык тудырды. Авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше заводының стахановчысы иптәш Сә- фәргалиев бу шатлыклы хәбәр уңае белән митингта чыгыш ясап, түбәндәгеләрне әйтте: — Иптәш Сталинның тавышка куелырга ризалык бирүе — безнең өчең зур бәхет. Бу безне хезмәттә яңа батырлыкларга рухландыра, Г. Иделле 72 производствода яна уңышлар яулап алуга дәртләндерә. Без сайлаулар көнен лаеклы каршылау өчен стгха- новчыл вахтага бастык. Мин үзем декабрь аенда өч айлык норманы үтәргә сүз бирәм. Безнең барлык җиңүләребезне рухландыручы һәм оештыручы бөек Сталин — барлык совет халкы .ың беренче кандидаты, һәм халык җирле советларга депутатлар сайлаганда үзенең беренче кандидаты иптәш Сталин исеменә лаеклы булган, сталинчыл тәрбия алган, социализм өчен көрәштә үскән, Бөек Ватан сугышы утларында чыныккан, сугыштан соңгы тыныч хезмәттә үзен таныткан иң алдынгы улларын һәм кызларын күрсәтә. Совет кешесе, — ул нинди генә өлкәләрдә эшләмәсен, нинди генә профессия иясе булмасын, — аның өчен бердәнбер һәм иң югары бурыч— халыкка турылыклы хезмәт. Безнең илебезнең бөеклеге, куәте, байлыгы нигезендә һәркем тарафыннан намус белән үтәлә торган ирекле хезмәт ята. Бездә һәрбер кеше үзе. нең сөекле Ватаны өчен, үзенең ике йөз миллион ватандашы өчен эшли, чөнки ул белә: барлык ике йөз миллион совет кешесе — аның өчен эшли. Акча колы булып, долларга гыйбадәт кылып, бүтәннәрнең тире, күз яше, каны, җаны бәрабәренә алына торган шәхси байлык хакына теләсә нинди җинаятьләргә бара торган, «кеше кешегә бүре» законы белән яши торган капиталистик чынбарлыкка капма-каршы буларак, безнең социалистик җәмгыятебезнең какшамас нигезе дә әнә шунда. Сайлау алды җыелышлары шушы хәлнең бик күп якты үрнәкләрен күрсәттеләр. Менә СССР Җиңел Промышленность Министрлыгы карамагындагы 4 нче номерлы завод клубында Казан шәһәр советы депутатлыгына кандидатлар күрсәтү җыелышы бара. Эшчеләр Маһишәрәф иптәш Таҗиеваны күрсәтәләр. Иптәш Таҗиева нәрсә белән атаклы? Завод эшчеләренә сүз бирик: — Маһишәрәф Шиһаб кызы Таҗиева заводта ун ел чамасы эшли. Ул иң алдынгы стахановчы. Фидакарь хезмәте өчен ул «Почет билгесе» ордены белән һәм «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Беренче Октябрьга ул инде ел ярымлык норманы үтәп өлгергән. Горбунов исемендәге завод эшчеләре, райсовет депутатлыгына кандидат итеп, заводның карт тимерчесе, производство рационализаторы Евссй Кпчкиревскпйны күрсәтәләр. Ул 22 ай эчендә дүрт еллык норманы үтәгән. Биләр районының «Кызыл партизан» колхозы членнары һәрбер гектардан 26 центнер 48 кило!рамм арыш уңЪшты алуга ирешкән звено башлыгы Зәкия Гайфетдинованы райсовет депутатлыгына кандидат итеп күтәрәләр. Безнең Верховный Советларыбыз, җирле Советларыбыз, дәүләт власте органы булу белән бер үк вакытта, үзләренең составлары белән дз җәмгыятебезнең көзгесе булып та торалар. Социалистик җәмгыятебезнең тәшкил иткән барлык катлаулар анда үзләренең иң алдынгы вәкилләрен сайлап җибәрәләр/Алар арасында без шул территориядә яши торган барлык милләт кешеләрен, коммунистларны һәм партиясезләрне, эшчеләрне һәхм колхозчыларны, политик эшлеклеләрне һәм галимнәрне, әдәбият, сәнгать работникларын һәм Совет Армиясе вәкилләрен ирләрне һәм хатынкызларны, олыларны һәм яшьләрне күрәбез. Менә, мәсәлән, Казан дәүләт консерваториясе коллективы, үзенен сайлау алды җыелышында, Казан шәһәр Советы депутатлыгына кандидат итеп композитор Нәҗип Җиһановны күрсәтте. Совет музыкасы өлкәсендә чын стахановчы булган бу исемне кем белми? Консерваторияне тәмамлап чыкканнан соң үткәй ун ел вакыт эчендә аның алты опера, ике балет һәм бик күп башка әсәрләр тудыруы турында, шул ук вакытта актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Совет компо- Халык хезмәтчеләре зиторлары союзының председателе, Казан дәүләт консерваториясен оештыручыларның берсе һәм аның җитәкчесе, РСФСР Верховный Советы депутаты булуы турында уйлап карасак, аның нинди интенсив иҗат белән яшәвен, үз өлкәсендә чын-чыннап хезмәт батыры булуын күрү кыен булмас. Әдәбият, сәнгать һәм фән эшчеләре вәкилләреннән Казан шәһәр советына, район советларына депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтелгән башка исемнәр дә, шулай ук .үзләре турында бик ачык сөйләп торалар. «Агыйдел», «Безнең авыл кешесе» кебек повестьлары, «Миңлекамал», «Тормыш җыры» кебек пьесалары белән укучыларның мәхәббәтен казанган язучы Мирсәй Әмир, совет сәхнәсендә гүзәл образлар тудырган артистка Г. Кай- бицкая, СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы президумының председателе академик Арбузов, Химия-технология институтының талантлы аспиранты Усманов, үзенең патриотик шигырьләре белән танылган шагыйрь Мөхәммәт Садри, композитор М. Юдин — алар барысы да коммунистлар һәм партиясезләрнең сталинчыл блогының лаеклы кандидатлары, үз иҗатларында бөек Сталин исеме белән рухланып эшләгән, үзләренең данлыклы хезмәтләре белән халыкнын мәхәббәтен һәм ышанычын казанган алдынгы кешеләребез. Хезмәт ияләре депутатлары советлары — безнең илебездәге дәүләт властеның төп формасы ул. Шуна күрә дә, депутат исемен йөртүгә лаеклы булу — үзеңә бөек ышаныч белдергән халкыңның язмышын, сине үзенең түренә мендереп утырткан, штурвалын куЛына тоттырган илеңнең язмышын хәл кылуда актив катнашу эшендә үз өстеңә гаять зур һәм конкрет бурыч алу дигән сүз ул. Син, депутат, үз профессияң белән кем генә булма, — эшчеме син, яки галимме, колхозчымы яки язучымы, политик эшлеклеме яки художникмы, укытучымы яки шагыйрьме, хезмәткәрме яки артистмы, солдатмы яки музыкантмы,—сез үзегезнең үрнәк хезмәтләрегездә совет кешесенең иң алдынгы сыйфатларын характерлаучы булуыгыз белән сайлаучыларның, халыкның хөрмәтен, мәхәббәтен казанып кына калмадыгыз, ә бәлки аларның'иң якты теләк һәм өметләренә, коммунизм төзүгә булган көчле омтылышларына җитәкчел булышлык күрсәтү бурычын да үз өстегезгә йөкләдегез. Барлык халыкның беренче депутаты иптәш Сталинга лаеклы булыгыз, Сталин тарафыннан классик характеристика бирелгән чын халык хезмәтчесе булыгыз, чөнки сайлаучы, сезнең исемегез язылган бюллетеньне кулына тотып урна янына барганда, йөрәгендә Сталин исемен кабатлый, чөнки халык үзенең беренче депутаты итеп Казан шәһәре Советына иптәш Сталинны сайлый, чөнки халык сезне беренче булып иптәш СтаЛин исеме язылган исемлеккә терки.