ГОМӘР ТУМАШЕВ
Гомәр Тумашев Көзге Казанның соргылт һәм дымлы иртәсе, ераккарак киткән саен берсеннән берсе югарырак күтәрелеп, баскычбаскыч булып торган күп катлы биек биналар, кабарынкы гөмбәзләр, күккә атылырга хәзер торган укка ошашлы башня- лар, хисапсыз күп һәм мәһабәт кү Гомәр Тумашев ләмнәрдәге геометрик фигураларның җыйнамасы булып, сыек һәм •җиңел томан аркылы серле картинадай күтәрелеп торалар. Шушы соргылт силуэтлар фонында зур ак бина аеруча күзгә ташлана. Ул шәһәрнең югары җиренә урнашкан. Парфенонны хәтерләткән классик архитектурасы, бербер артлы тезелеп киткән ак колонналары һәм бөтен бер кварталны алып торган мәһабәт күренеше бу бинаны башка биналар арасында кискен аерыл тора. Бу — фәннәр Казанының үзәге, университет. Ул үзенең фән өлкәсендәге казанышлары белән бөтен илгә, бөтен дөньяга билгеле. Л1он- да киң танылган галимнәр эшчәнлек итәләр. Аларның кайберләре инде картайганнар һәм фән өлкәсендә гомер буе эшләп алган тәҗрибәләрен яшьләргә биреп калдырырга ашыгалар. Аларның тирә-юче яшьләр, яшь галимнәр белән шау- лап-гөрләп тора. Совет дәүләтенең 30 ел яшәү дәверендә биредә бөтенләй яңа буын галимнәр үсте. Алар инде фәнне бөтенләй яңа, моңа кадәр һичкемгә мәгълүм булмаган юллардан алып баралар, кешелеккә моңа кадәр мәгълүм булмаган искиткеч яңа казанышларга ирешү юлында эшлиләр... Яшь галимнәрдән берсе — Гомәр Тумашев. Бу — кечерәк, ләкин тыгыз гәүдәле, күгелҗем-соргылт күзләрендә үзенә башка ягымлы, эчке ялкын яктысы акыртын гына балкып тора торган тыйнак бер кеше. Аңар утыз җиде генә яшь әле. Әмма инде ул физика-математика фәннәре докторы, профессор. Аны бөек Октябрь алып биргән шартлар шулай үстерделәр, совет дәүләте шундый югары дәрәжәгә күтәрде. Без, аның гомер юлы буйлап, үгкән елларга таба кайта башласак, Кама ярларына барып чыгарбыз, тәбәнәк тауларга сыенып торган Чистай шәһәренең урманнарына барып керербез. Ул шушында вакыттай элек атасыз калган гади бер гаиләдә —; ана карамагында үсә. Кече яшьтән үк тырышлыгы, зирәклеге белән аерылып торган Тумашев физика-ма4. ,с. ә.- ми. 4С тематика, химия фәннәренә аеруча һәвәслеген күрсәтә. Аның сәләтлекләре ашкынып, бик тизлек белән киң җәелеп баралар, класста үтелгәннәр генә аны канәгатьләндерми башлыйлар. Ул шәһәр көтепхапәлә- ренә ияләшә. Кышкы озын төннәрдә, өй эчендәге кешеләр йоклап беткәч, без Гомәрнеи, ялгызы лампа яндырыл, өстәл янында китап укып утыруын күрәбез. Өйдә тын. Тик лампа филтәсенең, бсҗердәтеп, керосин суыруы гына ишетелә. Ә Гомәр башын ике кулы белән учлап тоткан да, терсәкләрен өстәлгә куеп, күзләрен китап битләренә текәгән. Китап сүзләре аның яшь һәм җанлы хыялы алдында бөек кешеләрнең гаять тирән мәгънә һәм матурлык тулган тормыш картиналарын ачып җибәрәләр. Ул үзенең кайда утырганын да, төн уртасы үтеп китүен дә оныта, филтәнең керосин суыруын да ишетми башлый, ул инде әллә кай- ларда — Менделеев лабораторияләрендә йөри. Таблицага карап табигатьнең тирән серләрен, китаптан карап укыган шикелле, күреп баручы бөек бу картның бер ягында Гомәр күзгә күренмәс бер малай булып басып тора, тын да алмыйча аның искиткеч тәҗрибәләрен күзәтә... Күренешләр алмашына-алмашына барып, сихерле томан пәрдәләренә кереп югалалар. Яшь хыял алдында элеккесеннән дә сокландыргычрак яңа күренешләр ачылып китәләр. Бу юлы аның алдына Циолковский шәүләсе килеп чыга, аның көлтә- көлтә чал чәчләре давылга каршы баручы арыслан ялларын хәтерләтә. Гомәр аның, өстәлгә сыймыйча, идәнгә- тузгып төшкән хисапсыз күп чертежларын күрә. Бу карт, тәрәзәсе аркылы ерак күктәге җисемнәргә карый-карый, ракеталар проектын сыза. Шул ракеталар аны җирдән күккә күтәрәчәкләр һәм, серле нурлар балкытып, кешене мәңге кызыктырып торучы айларга, кояшларга алып барачаклар. Гомәр, тынын кысып, берничә вакытка күзен йома. Ул, әйтерсең, тын һәм ти- 50 Хатип Госман рән күктә якты эз сызылдырып, а fi- лар, йолдызлар арасын 1ан очып баручы ракетаны күрә, аның очышын күзәтә. Ләкин аны йомшак һәм иркәләүче бер тавыш сискәндереп җибәрә. — Гомәр... балам... Гомәр, кинәт күзләрен ачып, тавыш килгән якка карын. — Ят инде,— ди ана йомшак кына итеп. Ләкин Гомәрнең күңелендә кабынып калган хисләр, йөрәгендә уянган дулкыннар, хыяллар яткач та тиз генә сүрелмиләр. Ул яткан урыныннан тәрәзәләргә төшкән йолдызларга карап, уйланып ята. Ул күзләрен күкнең иң югары урынындагы иң якты йолдызга төби. Менә тамам, менә тамам дигәндәй, бертуктаусыз сулкылдап торучы якты һәм иксез-чиксез биеклектәге йолдыз! Их, җитәргә иде аңа! Ракета гына булсын иде дә, җитәр- гә иде аңа! Гомәр бу елларда шундый хыяллар белән ашкынып, дәртләнеп яши. Ул киләчәктә инженер булырга карар кыла һәм, 1927 елда урта мәктәпне тәмамлай, Казанга килә. Казан! Бөтен дөньяга даны таралган фәннәр шәһәре! Колонналары шәмнәр кебек тезелеп торган гүзәл ак биналы Университет. Ул инде үзенең тылсымлы нурын ерак-еракларга балкытып, күп заманнардан бирле ил уртасында күркәм ак һәйкәл булып тора. Ул ничәмә-ничә буыннарның иң алдынгы яшьләрен үзенә тарткан, үзенә килергә дәртләндергән. Даһиларның акылы шушыннан балкып, киләчәккә караган. Лобачевский... Лев Толстой... Бөтен кешелекнең якты бәхете Владимир Ленин... Гомәрнең дә теләгендә, хыялында университет, шунда кереп уку иде. Ниһаять, 1932 елда ул шушы теләгенә иреште — университетның физикаматематика фәннәре факультетына укырга керде. Бу еллар совет халкының беренче бишьеллыкны дүрт елда тутырып, бөтен дөньяны хәйранга калдырган еллары иде. Бу елларда ил тоташ төзелеш мәйданы төсен алды, әле анда, әле монда, урманурман булып, арматуралар челтәре күтәрелде, яңа домналар кабындылар, диңгезләрдән диңгезләргә кадәр киң җәелгән Ватан күкрәгендә уннарча, йөзләрчә гигантлар хәрәкәткә килделәр, кырларга йөз меңнәрчә тракторлар, комбайннар чыктылар... Халыкның көрәше, азат һәм батырларча хезмәте эченнән социализм туып чыкты. Шушы елларда совет халкына корыч канат үсте. Бу еллар Гомәр өчен дә аеруча шатлыклы еллар иде, ул Казанда яңа гына ачылган авиация институтына күчерелде. Институт галимнәре аның сәләтлекләрен тиз күреп ала белделәр һәм аны зур игътибар белән үстерергә керештеләр. Тумашевка бигрәк тә физика-математика фәннәре докторы профессор Георгий Владимирович Каменков аталарча зур ярдәм күрсәтте. Ул аның үсешенә үзе җитәкчелек итте. 1937 елда институтны тәмамлагач та, Тумашев аспирантурада калдырылды. Бер үк вакытта укый да һәм гыйльми эш тә алып бара иде инде ул. Монда да аны Георгий Владимирович җитәкләп барды. Сәләтлек Һәм тырышлык, иҗади илһам ялкыны белән яна-япа дәртләнеп эшләү Тума- шевны фәнни үсеш юлында яңадан- яңа җиңүләргә китерде, һәм 1941 ел аның өчен, тантаналы елларның берсе булды: ул фәннәр кандидатлыгына диссертация яклады. Ләкин озак та үтмәстән шушы ук ел бэтен совет халкы өчен зур хәсрәт китергән ел булып әверелде — немецфашист илбасарлар, безнең чикләрне хыянәтчел төстә җимереп, илебезгә басып - керделәр. Безнең сөекле илебез өстенә дәһшәт күтәрелде. Шушы көннәрдә бөек атабыз, бөтен халыкка мөрәҗәгать итеп, совет дәүләтен һәлакәттән саклап калырга, мәкерле һәм явыз дошманга каршы кискен көрәшкә чыгарга һәм аны җимерергә, юк итәргә чакырды. Бөтен совет халкында патриотизм ялкыны кабынды. Яшьләрдән картларга кадәр, яшь кызлардан алып, чал Гомәр Тумашев 51 чәчле аналарга кадәр, гади кешеләрдән иң зур галимнәргә кадәр — бөтен совет халкы күрелмәгән бөек көрәшкә керде. Җиңү көнен эшчеләр цехларда, колхозчылар кырларда, полководецлар штабларда, галимнәр лабораторияләрдә хәзерләделәр. Солдат, алар хәзерләгән барлык көчләр белән коралланып, атакага барды... Гомәр Тумашев та үзенең бөтен гыйльмен, бөтен сәләтлекләрен җиңүгә багышлады, иң авыр елларда да анарда иҗат көчләре дөрләп тордылар. 1942 елда ул/ җитди гыйльми әһәмияте булган проблемаларны чишәргә кереште. Аның иҗади хыялы яңадан күкләрдә, канатланган кешеЛәр белән бергә оча, яца горизонтларга, яңа биеклекләргә омтыла иде. һәм ул җиңеп чыкты. Рейхстагка безнең байрак эленгән тантаналы елда ул да үзенең хезмәтен тәмамлады. 1946 елда ул докторлык диссертациясен яклады. Аның оппонентлары фән өлкәсендә киң танылган кешеләр: физикаматематика фәннәре докторы профессор Георгий Владимирович Каменков, физика-математика фәннәре докторы профессор Хәмит Мөштәри, физикаматематика фәннәре докторы профессор Борис Михайлович Гагаев иделәр. Бу галимнәр аның хезмәтенә югары бәя бирделәр. Шул көннән ул үзе дә физикаматематика фәннәре докторы, профессор Гомәр'Тумашев булып әверелде. Көзге Казан. Шәһәр инде соргылт һәм дымлы шәүләдән арына бара. Шәһәр уртасындагы мәһабәт һәм гүзәл ак бина тантаналы тынлыкта тора. Ләкин инде аның аудиторияләрендә җитди һәм тирән эш бара. Механика кафедрасының аудиториясенә керсәк, без анда Тума- шевны күрербез. Бүген анда аның лекциясе. Аның кулында акбур. Ул бөтен хикмәте ике-өч хәрефнең серле мөнәсәбәтләренә йомылып калган ниндидер бер формуланы тикшерә һәм җәелдерә башлый. Аның җитез кул хәрәкәте артыннан кара тактада ак билгеләр, хәрефләр, саннар хасил булып баралар. Бу аның фикерләре шулай гәүдәләнеп, яктырып бара. Кара такта естенә гүзәл ак нәкыш булып ята барган бу билгеләрдән аның фикерләрен укырга һәм, аңар ияреп, моңа кадәр аңа мәгълүм булып та, сиңа мәгълүм булмаган тирән фикерләргә барып чыгарга, иҗади хыял гына барып җитә ала торган горизонтларны ‘барып күрергә ‘мөмкин... Анда бөтенләй яңа дөнья, табигатьнең тирән серләренә алып керә торган фәннәр дөньясы, синең алдыңда кешелек даһиенең киләчәген ачып җибәрә торган искиткеч балкулы, гаҗәип гүзәл коммунизм дөньясы... Профессор Тумашев үзенең аудиториясен иҗади уй канатларында менә шул дөнья эченә алып керә