Логотип Казан Утлары
Очерк

Г Е Н Е Р А Л

Әхмәтгәрәй узе теләп армиягә язылды. Таң сызылып килгән матур вакытта Идел буе кызыл коммунарларына смотр булды. Коммунарлар тоткан винтовкаларның штык очларында иртәнге нурлар уйнадылар. — Бригада, смирно! Мәйдан уртасында җилфердән торган кызыл байрак янына баскан Генерал 57 комбриг, Рәҗәпов кызылармеецлар белән исәнләште дә штаб начальнигы һәм башка командирлар белән бергә, батальоннарның һәрберсенә тукталып, аларны карап, тикшереп йөри башлады. Әхмәтгәрәй хезмәт иткән батальон янына җиткәч, бригада командиры нәрсәдер тапкан кебек кинәт тукталып калды. Аның күзләре урта буйлы, киң күкрәкле, калын җилкәле Әхмәтгәрәйгә төште. Рә- җәпов, яшь солдатның кара күзләренә төбәлеп елмайды да: — Фамилияң ничек? — диде. — Рамазанов, ипгәш командир! — Белемең? — Алты ел укыдым, иптәш командир. — Коммунист? — Коммунист. Поезд кузгалып киткән вакытта, кояш шактый югары күтәрелгән һәм вагоннардан башларын чыгарып, туган җирләре белән саубуллашкан коммунарларга Идел тагын да матуррак булып балкый иде. Ирекле татар укчылары батальоны, Украина халкының легендар улы, полководец Щорс дивизиясенең пластуннар бригадасындагы Питрюк полкына килеп кушылды. Бу вакытта иксез-чиксез зур уңъяк ярдагы Украинада ак полякларга каршы каты сугышлар бара иде. Немец оккупантларына каршы сугышып шактый арган яшь совет Украинасын басып алуы асат булыр дип, ак поляклар Украина өстендә ут һәм кылыч айкап, Данцигтан Одессага кадәр бер сикерүдә барыл җитәргә уйладылар. Украинаның байлыклары Пильсудскийның төн йокысын качырды. 1920 нче елның 4 нче маенда поляклар Киевны алдылар. Украина җирләре утка яндырылды. Ике ай эчендә генә дә пильсудчылар, Украина халкының йөз егерме дүрт мең иң яхшы улларын һәм кызларын үтерделәр. Ләкин Украина б. рел»- мәде. Кара диңгезгә чыгарга ашкынган ак полякларны Совет гаскәрләре Днепрның сулъяк ярындагы Бориспуль шәһәреннән ары җибәрмәде. Алай гына да т^гел, ак поляклар Киевтан бәреп чыгарылуларын да . сизми калдылар. Буденный һәм Котовский , 'атлылары, Щорс төзеп, ныгытып калдырган Кызыл байраклы Киев дивизиясе сугышчылары, ак полякларны рәхимсез рәвештә юк итәргә керештеләр. Әнә шундый дәһшәтле вакытта Идел буе коммунарлары украин халкына туганлык ярдәме кулын сузып, Польша фронтына килеп төштеләр. Аларның килүе турындагы хәбәр бөтен дивизиягә таралды. Биредә, Днепр буенда, күпне күргән рус һәм Украина солдатлары, аларны үзләренең сугышчан семьяларына дусларча кабул иттеләр. Дивизиягә килү белән берничә көн үткәннән соң, Әхмәтгәрәй, бер задание башкарып, атка атланып, полк штабыннан кайтып килә иде. Ул, дошманнар яндырып киткән йорт янындагы сиртмәле коедан атларына су алып эчертүче берничә кызылармеец янына туктады да, алардан чиләк сорап торды. Менә шул вакытта Әхмәтгәрәй, коедан су алучы украиналы кызылармеецның ат эчертүче дусларына үз телләрендә яңа хәбәр сөйләгәнен ишетте. — Хлопщ, до нас татари прибу- ли, — диде ул күтәренке тавыш белән. — Яки татари, — дип сорады ат эчертүче егет. — Татари — 6iimi з Волги, добров}лцП — Як гарно спивають, — диде икенче бер сугышчы. — Душа у них добра. Та що там казати, в див1зно Щорса похмури не прибувають, — диде икенче бер мыеклы солдат.- — А як, татари, танцювать умр ють? — Не бачив. — А як вон! воювать будут? — Яхшы, добре-добре, — диде Әхмәтгәрәй сүзгә кушылып. — А ви хто будете, товар1щу, — дип сорады аннан мыеклы солдат. —• Идел буе татары. ... Шул ук көннең кичендә Әхмәт - Лк Садрн 58 гәрәй, ак чәчәкләргә күмелгән чия бакчаларын» ап-ак өйләрне тагын да матуррак итеп бизәкләгән өй яктысында, Украина егетләренең сокланырлык матур, моңлы җырларын тыңлап дулкынланды. Кичке саф һава тынлыгында аларның моңлы җырлары, Днепр өсләрен тибрәтеп яңгырады. Аннары алар Ленин — Сталин партиясенең турылыклы улы — полководец Щорсның немецларга каршы сугышта күрсәткән искиткеч батырлыклары турында сөйли башладылар. Әхмәтгәрәй алардан күзләрен ала алмады. Зәңгәр күзле, ачык йөзле, кап- кара сакал-мыеклы, урта гәүдәле; ялкын кебек булган ул Николай Щорс. Немец-басып алучыларга каршы сугышка Щорс һәрвакыт үзе башлап кергән, сугышчан сафларның ин алдында хәрәкәт иткән. Немецларны ялкынлы кылычы белән ӘЗГӘЛӘП: — Дошманны әнә шулай юк итәргә кирәк, — дигән. Сугышчыларьш- нан да үзе шикелле хәрәкәт итүне таләп иткән. Ял вакытларында Щорс, сугышчылар белән бергә булган, алар белән бергә җырлаган, бергә биегән, бергә күңел ачкан. Солдатлары аның турында җырлар чыгарганнар: Лачын кебек, бөркет кебек Кагынып канатларын. Бара Щорс ат өстендә Кичеп сугыш утларын... Әнә шундый кеше булган ул Николай Щорс. Немецлар аның исемен генә ишеткәндә дә калтыранганнар. Щорсның шундый оста полководец һәм менә дигән кеше икәнлеген белеп, үзенең дә Щорс сугышчылары сафында булуы өчен чиксез шатлана Рамазанов. Менә шундый кеше булсаң иде!— дип хыялланган ул. Данлы Щорс дивизиясендә аның сугышчан тормышы шулай башлана. Щорс дивизиясендә ул бик күп сугышларга катнаша, бик күп батырлыклар күрсәтә. Ул гади рядовой солдаттан рота комиссара булып күтәрелә. Замостьс янында, Грубешевны алу өчен атакага ташланган вакытта, дошман пулясы коммунист-командир һибәтуллинны каты яралый. Ләкин ул сафта кала, һнбәтуллин белән Рамазанов җитәкчелегендә Идел буе коммунарлары ротасы, дошманның траншеяларына ташланып, күп кенә пильсудчыларны кырып ташлый, егерме биш ак полякны пленга ала. Аннары дошманның Грубешевтагы икенче линия ныгытмасына ташланып, чәнечкеле тимер чыбыклар аша үткәндә һнбәтуллин батырларча һәлак булгач, Рамазанов, командалык итүне үз өстенә ала һәм рота, заданиене намус белән үти. Щорс дивизиясенең пластуннар бригадасы сафында Рамазанов Бер- дичев, Житомир, Новгород-Волын- ский, Ровно, Луцк, Владимир-Во- лынск, Грубешев, Көнбатыш Буг елгасына кадәр булган сугыш юлларын үтә. Гүзәл Украина өчен булган походлар һәм сугышлардан соң, 1920 нче елның ноябрь аенда, Рамазанов, тормышының ахырынача Кызыл Армия сафларында хезмә? итәргә теләп командованиегә гариза бирә һәм аның теләге үтәлә. Күп тә үтми Рамазанов үзенен хезмәтен дәвам иттерү өчен Ленинградка җибәрелә. Шулай итеп, Идел буйларында туыпүскән, Украина җирләрендә, Днепр һәм Көнбатыш Буг буйларында солдат булган һәм ут эчендә комиссар булып күтәрелгән Рамазанов, тирән Нева ярлары янына, мәһабәт Ленинград шәһәренә килеп тормышның яңа баскычына атлый. Рамазанов башта Н-че укчы полкта аз белемлеләр мәктәбенең начальнигы булып эшли, аннан Фридрих Энгельс исемендәге хәрби- политик курсларны тәмамлап, икенче бер укчы полктагы батальонның партия оешмасы секретаре итеп, һәм Ленинград шәһәр Советы Президиумының члены итеп сайлана. Бер генә минут вакытын да бушка Генерал 59 уздырмый ул, барысын да күрергә, йелсргә омтыла. Төннәр буе Ленин, Сталин әсәрләрен өйрәнә. Полкта комиссар булып, анда частька яңа килгән сугышчыларны большевиклар партиясенә чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләү өчен тырышып эшли. Шуның белән бергә ул, Ленинград эшчеләренең тормышлары белән якыннан кызыксына, алар турында большевистик кайгыртучанлык күрсәтә. Ленинград эшчеләре һәм хезмәт ияләренең араларында, завод-фабрикаларда, портларда була. Ленинградтагы Кызыл Армия частьла-рында һәм хезмәт ияләре арасында зур дәүләт эше алып бара. Ленин шәһәрен үстерү, аның данын күтәрү өчен бөтен көчен бирә. Шуның белән бергә Рамазанов үзе дә һәрьяклап үсә бара. Ленинградның һәрбер көне анын өчен зур тормыш мәктәбе, ә еллары университет булалар. Ул, сугышчан байракны югары күтәреп, оркестр белән җиңү көйләрен яңгыратып, штыкларны ялтыратып, тигез һәм нык адымнар белән Ленинградның киң проспектларын үткән полк сугышчыларының алдында бара.\ Укып һәм дүрт елга якын хёзмәт итеп зур тормыш университеты'‘үткәннән соң, егерме өч яшьлек Рамазановны басмачы бандаларга каршы көрәш фронтына артиллерия частеның комиссары итеп җибәрә-' ләр. Төркстан фронтында да ул партиянең ышанычын намус белән аклый. Үзенең отряды белән биек таулар, кыялар аша үтеп, ярсып аккан елгаларны кисеп, басмачы бандаларын тар-мар итә. Санглок- тауда, басмачы бандитлар башлыгы Абдулла бәй бандасын юк итеп һәм аны пленга алуда осталык, батырлык күрсәтүе өчен Рамазанов, уз исеме язылган сәгать белән бүләкләнә. Соңрак ул Кавказда хезмәт итә. Анда атлы сугышчылар полкы командирының политик эшләр буенча урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта үзенең укуын дәвам иттерә һәм атлы сугышчылар мәктәбен тәмамлый. Кече командирлар хәз^р'- ләү полкының начальнигы итеп күтәрелә. Аны тагын яңа хәрби-политик эшкә җибәрәләр. Ул, очучы-күзәтче- ләр мәктәбен тәмамлый һәм диңгез очучы ларының аерым эскадрильясында комиссар була. Очучылар арасында да ул ялкынлы большевик, хәрби-прлитик җитәкче булып, Ленин — Сталин партиясенең армиядәге лаеклы вәкиле булып таныла. 1940 нчы елда инде Рамазанов ерак көнчыгыш фронтының хәрби һава көчләре штабы комиссары итеп билгеләнә һәм Халхин-Голда-- гы сугышлар вакытында, үзенең жиңү эшен оештыра белүче офицер булып җитешкәнлеген купсәтә. Немец бәдбәхетләр 1941 нче елның 22 нче июнь таңын караңгы төнгә әйләндереп совет иленә хыянәтчел рәвештә басып ^ергән вакытта, Рамазанов Хәрби Академиядә, Кызыл Армия өлкән командир-’ ларының югары курсында укый һәм ул сугыш хәбәрен ишетү белән: — Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда, — ди дә, Академиянең якты заллары белән саубуллашып, немецларны тар-мар итәр өчен, совет ватанының азатлыгын, бәйсез- леген саклап калыр өчен сугыш кырына китә. Партия һәм Кызыл Армия командованиесе, Рамазановны башта Брянск, соңрак Воронеж, аннан сон 1 нче Украина фронты хәрби һава көчләренең комиссары итеп билгели. Рамазанов, Бөек Ватан сугышында халык ышанычын аклар өчен тагын да киңрәк колач җәеп эшкә керешә. Ул, совет һава көчләренең солдатларын, барлык очучы партияле һәм партиясез большевикларны Верховный Баш Командующий иптәш Сталинның приказларын төгәл итеп үтәү эшенә оештырып өйрәтүче, тәрбияләүче, җиңүләрдән- җпңүләргә рухландыручы большевикларның, совет дәүләте эшлекле- ләренең берсе була. Барлык очучылар, һава укчылары, авиация техниклары, инже- М. Садри 60 нсрлары, аэродромнарга бензин ташучы шоферлар, команда пунктлары ясаучы һәм самолетлартөшү өчен мәйданнар тигезләүче эшчеләр, авыр бомбаднровщпкларга бомбалар элүче, истребительләрнең пулеметларына патронлы ленталар куючы солдатлар, барлык һава солдатлары һәм офицерлары да Рамазановны һәрвакытта үз араларында күрәләр. Рамазанов, Москвага куркыныч тудырган Гудерианныц танкларын тар-мар итеп, башкаланы саклап калу сугышларында, Сталинградта ут боҗрасы ясап немецларны кырып ташлауда, дошманның бомбардировщиклар һәм истребительләр эскадраларын туздырып, Воронежны, Дон буйларын, Белград һәм Харьковны азат итүдә, Курск, Обоянь һәм башка стратегик әһәмиятле участокларда немецларның котырынкы һөҗүмнәрен кире кайтаруда. гүзәл Украина җир-суларын дошманнан тазартуда, барысында да, барысында да катнаша, һәрбер полк, һәрбер эскадрилья, һәрбер звенода була. Самолетларда арткан һәрбер йолдыз белән шатлана һәм горурлана. Сугышның барлык авырлыкларын солдатлар белән бергә кичерә. Совет очучыларының Сталин лачыннары дигән горур һәм мактаулы исемгә лаеклы булулары өчен бөтен көчен, күңелен, дәртен, барлык белемен һәм тәҗрибәсен биреп, аруталуны белмичә эшли. Авыр сугышлардан соң булган кыска гына ял вакытларында да очучылар белән бергә яши. Алар- ның яхшы һәм күңелле ял итүләре өчен бөтен чараларны күрә. Семьялары турында кайгырта. Хәрби белемнәрен камилләштерү өчен аларга өзлексез ярдәм күрсәтә, дошманны тагын да остарак кыйнарга өйрәтә. Менә шуңа күрә дә очучылар аны үз аталары кебек якын итәләр. Генерал Рамазановны мин беренче Украина фронтында, совет Украинасын оккупантлардан азат итүне төгәлләү өчен хәлиткеч һөҗүм сугышлары вакытында, штурмовик очучылар частеның команда пунктында очраттым. Бу полкта мин, фронтта чыга торган газетабыз өчен артиллеристлар, снайперлар, кавалеристлар турындагы язмаларымны очучылар турындагы материаллар белән дә баету өчен тукталган идем. Аэродромда мине полк штабы начальнигының урынбасары, җитез генә майор очратты. — Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, — диде ул, алгы сызыктан яңа гына кайткан самолет янында бер үземә, бер документларыма карап, — команда пунктына алып барам, анда сезнең якташыгыз бар. — Якташым, кем ул? — Генерал Рамазанов. Командарм урынбасары. Без полкның җир астына салынган команда пунктына кергәндә урта буйлы, киң җилкәле, алтын погонлы кеше, хәрби картага күр- сәтә-күрсәтә өлкән офицерларга ашыгып нәрсәдер сөйли иде. — Бик әйбәт, — диде генерал минем белән танышканнан соң һәм шунда ук үзенең хәзер бер геңә минут та вакыты юклыгын әйтеп,, мине солдат ашы белән сыйларга һәм ял иттерергә приказ бирде. — Мин күптән түгел генә ашадым, иптәш генерал. — Кайда? — Танкистлар белән. — Хәзер очучылар белән ашагыз,— диде ул елмаеп. Моңа кадәр мин берничә генерал белән очрашкан идем инде. Алар- ның да шундый тыгыз вакытларына туры килдем. Алар да «бу язучыны солдат ашы белән сыйлагыз, яхшылап ял иттерегез» дип приказ бирделәр дә һәм мин солдат ашлары белән сыйланып, тагын генераллар янына барган чакта, алардан «җилләр искән була», ягъни ашыгыч рәвештә алгы сызыкка, яисә фронт, я армия штабына киткән булалар иде. — Юк инде, — дидем мин, моңа кадәр булган тәҗрибәсезлекләрне искә алып, землянка янына чыгам да утырам, миңа бу генерал белән сөйләтми калуы . тагын да ансат- Генерал 61 рак, самолетка утырыр да очып киткәнен күрми дә калырсың... Чыннан да, миңа команда пункты янында куп утырырга туры килмәде. Фронтта кызылармеецлар өчен укранна телендә чыга торган «За честь Батьювщины» газетасыннан Бу юлы килүемдә генералның вакыты киңрәк булды, инде сөйләшә алам икән дип, сумкамнан блокнотны ашыгып чыгарган идем, Рамазанов янына ике генерал килеп керәләр. Алар, калын тавышлары белән бөтен бүлмәне гөрләтеп Рамазанов белән дә, минем белән дә бертигез гадилек белән солдатларча, күңелле итеп күрештеләр. Шуннан соң мин торып генералларга уңайсызламыйм дип икенче бүлмәгә чыгарга рөхсәт сораган идем: — Юк, юк, чыкма, — диде Рамазанов,— эш алдыннан берничә минут ял итәбез, — аннан соң вакыт булмый, бүген Хәрби Совет утырышы, төнлә частьларда... Без дүртәү, хәзер домино уйныйбыз! Адъютант домино алып керү белән, бүлмә тагын да көчлерәк гөрли башлады. Мин генералларның домино уйнарга да вакытлары бар икән дип гаҗәпләндем. Ләкин бе- Генерал 63 ренче уен бетәргә дә өлгермәде, кинәт телефон шалтырады. Рамазанов грубканы алды. — Тыңлыйм! Кем? — Красовский? — Степан Акимович, бөркетләрең икесе дә биредә... Главный... Шулаймы? Хәзер барабыз! ... Польша, 1944 ел. Җылы декабрь көннәренең берсе. Безнең артиллеристларыбыз һәм бомбардировщикларыбыз тарафыннан сай фарватерда батырылган дошман катерларының һәм үз йөрешле баржаларының тимер-томыр кисәкләренә дулкыннары белән бәрелеп-сугы- лып Висла ага. Висланың сулъяк ярында, еракта, артиллериянең куәтле дуэленнән җир гүләп тора. Безнең гаскәрләр яулап алган һәм ныгыткан плацдармнан, шулай ук Висла өстеннән биектә-биектә, шүрләп-шүрләп кенә, дошман разведчиклары очалар. Висланың уңъяк ярыннан көнбатышка таба сузылган калын нарат урманы эчендә, киң һәм зур яландагы аэродромның команда пункты янында авиация генерал-майоры Рамазанов һәм берничә өлкән офицер басып торалар. Очучылар җиргә төшәләр дә, самолетлардан чыгып кызу-кызу атлап, әлеге офицерлар янына киләләр һәм генералдан рөхсәт сорап зада- нисне үтәүләре турында үзләренең командирлары гвардия полковнигы Покрышкинга рапорт бирәләр. Очучыларның рапортларын генерал да тыңлый. Иптәш гвардия полковнигы,— ди Рамазанов Покрышкинга, — очучыларны сафка тезегез! Покрышкин очучыларны сафка тезде. — Смирно, равнение на средину!— дип кискен команда бирде һәм һава көчләре командующненең урынбасары Рамазанов каршысына басып: — Иптәш генерал-майор, сезнең приказыгыз буенча очучыларның барысы да сафта, — диде. Рамазанов очучыларга якынрак килде һәм кара күзләрен аларның һәркайсына берәм-берәм текәп исәнләште. — Иптәш полковник, — диде ул Покрышкинга. — менә шушы приказны очучыларга укыгыз! Полковник укын башлады, һава көчләре армиясе командующие Красовский һәм аның урынбасары Рамазанов кул куйган беренче приказ очучыларны СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән орденнар һәм медальләр белән бүләкләү турында иде. Икенче приказ элек үз эшенә игътибарсызлык күрсәтүе аркасында авария ясаган өчен каты шелтә алган яшь очучыны, әле яңа гына булып үткән сугышлар вакытында мөһим заданиеләрне оста итеп үтәве, яралануына да карамастан, дошман самолетын бәреп төшерүе өчен аңа бирелгән шелтәне кире алып, орден белән бүләкләү турында иде. — Немец ерткычларны үз өннәрендә тар-мар итеп бетергән вакытта һәрберегезнең самолетында өч мәртәбә Советлар Союзы Герое гвардия полковнигы Александр Покрышкин самолеты кебек үк йолдызларга бизәлүен телим, — диде Рамазанов приказларны укып бетергәннән соң. Генерал, истребительләр белән саубуллашып, икенче аэродромга, бомбардировщиклар янына очып китте. Әле берничә минут эчендә генә тып-тын торган аэродром тагын җанланып, гөр килә башлады. Генерал тапшырган югары бүләкләр белән рухланган Сталин лачыннары, берсе артыннан берсе күккә күтәрелделәр дә, дошман өненә ут яудырырга омтылдылар. Икенче аэродромда генерал, бомбардировщик һәм штурмовиклар белән бергә $сүккә күтәрелеп үзе дә очты. Дошманның ныгытмаларын, эшелоннарын һәм складларын, танклар колоннасын, җанлы көчләрен туздыручы, дошман самолетларын кара тасмаларга әйләндереп, җиргә мәтәлдереп төшерүче Сталин лачыннарының гүзәл хәрәкәтләрен үзе Л\. Садрн 64 күзәтеп торды. Очучылар, генералның да үзләре янында күктә очуы белән рухланып, тагын да остарак, җитезрәк хәрәкәт иттеләр. 1944 нче елда, совет гаскәрләре тарафыннан дошманга каршы ясалган ун җимергеч ударның икенче һәм алтынчы удар баһадирлары — I Украина фронты гаскәрләре, Ватан сугышының барлык фронтларындагы совет баһадирлары белән бергәләп, 1945 иче елгы кышкы һөҗүмгә күчтеләр. Совет иленең союздашы Польша җирләрендәге немецларны гар-мар итеп, яшен тизлеге белән Германиягә бәреп керделәр. ьезнең җәяүле сугышчылар, артиллеристлар, танкистлар, укчылар, барлык солдатлар, Сталин лачыннарының канатлары астында алга омтылдылар. Очучылар, совет солдатлары юлындагы дошманның ныгытмаларын җир белән тигезләп бардылар. Фронт күченеп авиация генерал-полковнигы Красовскийга һәм генерал-майор Рамазановкатапшырылган участокларында могҗизалар тудырып сугышучы Каманин, Пронин, Архангельский, Рязанов, Байдуков, Баранчук, Витрук һәм башка күп кенә оста һава баһадирларының очучылары, өч мәртәбә Советлар Союзы Герое Александр Покрышкин, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Речкалов, Советлар Союзы Геройлары Барчук, Труд, Павлов, Газизуллин, Лобанов, Семенцов, Мостафин, Романенко, Архипов, Новиков, Виноградов, Ворожекин һәм башка йөздән артык Советлар Союзы Геройлары, меңләгән лачыннар, Берлинга — бэек җиңүгә ашыктылар. Командарм Красовский һәм аның урынбасары Рамазанов шушы сталинчыл лачыннарның алдынгы сафларында хәрәкәт иттеләр, самолетларда очтылар. Күп тә үтми, Висла янындагы армия штабы Берлин янына килеп җитте. 1945 нче елның 21 нче апрель таңында Берлин янындагы Кюстрин районында, немецлар дивизиясе командиры, Берлинны саклау штабына радио белән, куркуыннан калтырана-калтырана түбәндәгеләрне хәбәр итә: «— Безгә каршы җәһәннәмдәге кебек коточкыч куәтле ут ачтылар. Полклар белән элемтә бөтенләй өзелде. Бер урында, берничек тә аңлап булмаслык куәтле ут кабын, ды. Миллиард шәмнәр санындагы куәтле ут. Бәлки, башка берәр төрле яңа коралдыр, яисә химиядер...> Шушы таңда Кюстрин янындагы безнең 22.000 пушка һәм төрле калибрдагы минометларның бердәм куәтле ут тавышларыннан бөтен Берлин куркып уяна. Шушы ут көченнән, Берлин урамнары, мәйданнары, йорт һәм сарайлары җир селкенгән вакыттагы кебек алпан-тилпән килеп чайкала башлыйлар. Дошманның куәтле оборона корылмаларын өзүне тизләтү өчен кулланылган йөзләрчә прожекторлар яктысы, немец солдатларына күзләрен ачарга да ирек бирмәде. Шушы бер генә көн эчендә дә безнең самолетлар дошманга каршы 17.500 очыш ясадылар. Шушы ук көнне немецларның Берлин яннарындагы барлык тышкы куәтле оборона корылмаларын юк итеп, Совет гаскәрләре Берлин бистәләренә бәреп керәләр һәм урам сугышлары башлыйлар. Берлин тәмам чолганып алынганнан соң, берничә көй эчендә сугышлар, аның үзәк районнарында җәелеп китте. Берлин котырынды. Ул бирелмәскә теләде. Немецлар безнең сугышчыларга һәрбер чормадан, тәрәзәдәй, подвалдан, һәрбер ишек һәм тишекләрдән аттылар. 1 нче майга каршы төндә һәм 1 нче май көнне сугышлар аерата каты булдылар. Бу вакытта, безнең сугышчылар рейхстагка җиттеләр. Бранденбург капкасын үтеп керделәр. Немец империалистларының ин явыз, иң кабахәт, кара фикерләре туган, кеше ашаучылар яшәгән үзәк урам— Впльгслмштрассенс алу өчен сугыштылар. Унтер-ден-Линден һәм барлык урамнарны, хәтта Бранденбург князьләренең кайчандыр ерткычлар аулап, кәеф-сафа иткән Генерал Тиргартен аллеяларын да ут һәм кара төтен чолгап алды. Соңгы мәртәбә Рамазановны без. әнә шул Берлинда, аннары Прагада һәм Венада күрдек. Бу вакытта ана авиация генерал-лейтенанты исеме бирелгән иде. Көнбатыш Украинада беренче буларак танышкан вакытта, аның күкрәгендә өч орден булган булса, хәзер инде аныц күкрәгендә ике Ленин ордены, дүрт Кызыл байрак ордены, беренче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Суворов орденнары һәм медальләр балкыйлар иде. — Бөек Октябрь революциясе казанышларын саклап калу бәхетенә ирештек, — диде генерал Венада очрашкан чакта, — совет дәүләте дошманнарының «сабакларын* укыттык, безнең Ленин һәм Сталин үстергән бәхет бабчабызга икенче тапкыр тыгылмасыннар!