ЧЕРЕП ТАРКАЛУ ҺӘМ ТӨШЕНКЕЛЕК ӘДӘБИЯТЫ
(Чит илләрдәге хәзерге буржуаз әдәбият турында) Капиталистик илләрдә реакцион көчләрнең активлыгы аеруча агрессив төстә үсә башлады. Элек сугыш уты кабызучыларның оясы Германия белән Япониядә булган булса, хәзер инде без аның Америка белән Англиядә икәнлеген күрәбез. Америка Кушма Штатлары һәм Англия империалистик магнатлары бөтен прогрессив көчләргә каршы көрәш алып баралар. Сугыш чукмарлары, реакцион көчләр ыгы-зыгы киләләр. Алар үзләренең барлык кабахәт эшләрен көн- нән-көн ныгый баручы демократик көчләргә, барыннан да элек бөек Советлар Союзына, эшчеләр сыйныфына һәм аның авангарды — коммунистлар партиясенә каршы юнәлтәләр. Хәзер халыкара реакция, Американың финанс магнатлары җитәкчелегендә, империалистик максатларын тормышка ашыру өчен фашизмны яңадан торгызмакчы була. Империализмның төрле сатлык җаннары, хуҗаларының боерыкларын үтәп, ерткыч фашистик идеяләрне дөньяга таратырга маташалар. Империалистлар сәнгать һәм әдәбиятны да үзләренең паразитлык, ерткычлык, реакцион максатларына буйсындыралар. Моның шулай икәнлеген череп баручы хәзерге буржуаз әдәбиятның торышыннан да ачык күрергә мөмкин. Хәзерге буржуаз әдәбият тирән кризис кичерә, череп таркалу Хәлендә булып, иң түбәнгә таба тәгәри. Буржуаз әдәбиятның бу кризисы гомумән капиталистик стройның кризисы, капитализмның җимерелүгә таба йөз тотуы белән аерылгысыз бәйләнгән. Буржуаз әдәбиятның череп таркалуы барыннан да элек аның идея эчтәлегендә ачык күренә. Империалистик буржуазия эксплоа- тацияне, буржуаз стройны мәңгелек итеп күрсәтер өчен, халык аңын томалау өчен үткән эпохалардагы иң кабахәт реакцион идеяләрне өстерәп чыгара, үлемгә хөкем ителгән, иң артта калган, урта гасыр карашларын алга сөрә һәм шулар нигезендә ерткычлык, кешелексезлек, кешене хайван дәрәҗәсенә төшерүче идеологиясен үрчетә. Реакцион черек идеяләр әдәбиятның художество формасын да җимерә һәм таркалуга китерә. Хәзерге буржуаз әдәбият — төбетамыры белән антигуманистик, кешелек сыйфатларын юкка чыгаручы, кешене сазлыкка өстерәүче, шәхесне җимерүче, кешене котырган ерткычка әверелдерүче әдәбият. Франциядәге империализм идеологлары Андрэ Мальро, Жан Поль Сартр һ. б. шуның кебек реакция агентлары хәзер: «Кеше банкротлыкка чыкты!» дип, бугазларын киереп, төрлечә кычкыралар. Алар- ның кеше табигатенең мәңге бозык, тумыштан әхлаксыз булуы турында котырып акырулары сәбәпсез түгел, әлбәттә. Чөнки аларга, империализм ялчыларына, хуҗалары шу X. Хәйри 118 лай кушкан, чөнки аларга капитализмның банкротлыгын, җимерелә баруын «кешенең банкротлыкка чыгуы» кебек мәгънәсез, ахмак нәрсә белән капларга, шау-шу тудырырга әйтелгән. Гомумән буржуаз культураның бөтен яклары «кеше кешегә бүре» дигән принцип белән сугарылган. Капиталистик илләрдә хәзер төрле формадагы иң тискәре индивидуализм пропагандасы җәелгән. Буржуазия дөньясы өчен индивидуализм элек-электән характерлы. Сугыштан соңгы Европада һәм Америкада хосусый милекне саклау белән нык бәйләнгән индивидуализмны алга сөрү — империалистик реакциянең коралы булып тора, бу корал ярдәмендә реакция киң массага һәм интеллигенциянең фашизмга каршы көрәш барышында халык белән якынаюга таба адым ясаган прогрессив катлауларына йогынты ясарга маташа. Реакцион буржуаз язучылар «тәкәббер ялгызакларның» хайвани индивидуализмын күккә күтәрәләр, укучыларны өметсезлеккә, хыянәтчелеккә һәм әхлаксызлыкка өндиләр. Чит илләрдә сәнгатьне халыктан аеручы, идеясезлеккә өстерәүче «сәнгать сәнгать өчен» шикелле буржуаз теория дә киң тамыр җәйгән. Мондый караштагы язучылар «әдәбият политикадан аерым яшәргә тиеш», дип авыз суларын кор- тып, бик күп сөйләнсәләр дә, төбендә үзләре буржуазия политикасын үткәрәләр. Реакцион идеяләрне үткәреп, империализмга хезмәт итәләр. «Хәзерге заманда модада булган буржуаз Көнбатыш Европа һәм Америка язучыларының, шулай ук кино режиссерларының һәм театр режиссерларының иҗаты тышкы яктан нинди генә матур формага төренмәсен, алар үзләренең буржуаз культураларын барыбер саклап кала алмаячаклар һәм күтәрә алмаячаклар, чөнки аның мораль нигезе черек һәм таркалган, чөнки бу культура хосусый капиталистик милекчелеккә, җәмгыятьнең өске буржуаз катлавының эгоистлык, комсызлык интересларына хезмәткә куелган. Буржуаз язучыларның, кинорежиссерларның, театр режиссерларының бөтен төркеме җәмгыятьнең алдынгы катлауларының игътибарын политик һәм социаль көрәшнең үткен мәсьәләләреннән читкә борырга һәм игътибарны гангстерлар белән, варьете кызлары белән, адюльтерны мактау белән һәм һәртөрле авантюристларның һәм кабахәт кешеләрнең маҗаралары белән тулган идеясез пычрак әдәбият һәм сәнгать юлына б:рып җибәрергә тырыша» (А. Жданов). Хәзерге буржуаз әдәбиятның череп таркалуын һәм никадәр түбән төшүен ачык күрер өчен, Америка Кушма Штатлары, Англия һәм Франция әдәбиятларындагы кайбер конкрет мисалларга, характерлы фактларга кыскача тукталу да җитә. Америкада «акча культурасы» — «доллар культурасы» хөкем сөрә. Америка өчен акчага кол булу, коммерциягә чуму, торгашлык аеруча характерлы. «Табышны бетерәсез икән, сез прогрессны бетерәсез» — менә Америка буржуасының дөньяга карашы. Америкада кино, матбугат, радио һәм театр долларга хезмәт иткән кебек, әдәбият та долларга хезмәт итә, — барысы да доллар политикасына, атом бомбасы политикасына инана. Анда бөтенесе дә — талант та, язучының карашлары да, намус та, вөҗданда акча белән үлчәнә, акчага сатып алына. «Хәзер безнең язучылар — аларның күпчелеге — китапка әдәбият итеп карамыйлар, бәлки сәүдә әйбере итеп карыйлар», ди язучы Эдвин Сивер. Егерменче елларда Америка әдәбияты реализм байрагы астында яшәде, реализмны үзенең иҗат методы итеп хисаплады. Драйзер, Эптон Синклер, Синклер Льюис кебек атаклы язучылар күренекле реалистик әсәрләр иҗат итеп калдырдылар. Бу әсәрләрендә алар Америка буржуаз демократиясенең тискәре якларын фаш итеп, чын Череп таркалу һәм төшенкелек әдәбияты 119 хакыйкатьне ачып салдылар. Хәзер исә Америка әдәбияты һәм буржуаз язучылар реализмга каршы сугыш ачтылар һәм реализм урынына, бүгенге көнгә җавап бирүче метод итеп романтизмны алга сөрәләр. Нинди романтизм соң ул? Американың буржуаз язучылары арасында романтизм сүзе бик модадагы сүз. Менә күп шапырынучы романтикларның берсе— язучы мистер Герман Кестен. Ул, күкрәгенә сугып, үзен бүгенге беренче кул романтик дип атарга ярата. Ул романтизм турында мәкаләләр яза, үзенең әсәрләрендә сугыштан соңгы «Америка дөньясының романтик» күренешләрен тасвирларга тырыша. Элекке замандагы романтик язучыларның әсәрләре җыентыгына язган «Зәңгәр чәчәк» дип аталган кереш сүзендә Кестен «романтик» дөньяны менә нинди итеп күз алдына китерә: «Безнең көннәрдә бөек революцияләр, дөнья сугышлары һәм бөтен дөнья кризислары бөтен җир йөзенә таралды. Кешелекнең акыл һәм әхлак банкротлыгы арта бара. Үт- кәндәгеләрнең күләгәләре тарих каберлегеннән күтәрелеп чыгалар. Без үлгән дип исәпләгән демоннар якты көннәрдән курыкмыйлар. Иррационализм тантаналык итә, ә милләтчелек үскәннән үсә бара. Химиклар, физиклар, биологлар — хәзерге романтиклар менә шулар; алар хыялланалар һәм үзләренең кыю хыялларын тормышка ашыралар. Борынгы бөтен әкиятләр һәм легендалар реаль нәрсәләр булып әвереләләр. Без егерменче гасырның «Зәңгәр чәчәген» таптык инде, гаҗәп шәп чәчәк ул, бәхет чәчәге— атом бомбасы...» Кестен «Зәңгәр чәчәк» дигән мәкаләсендә Америка капитализмын, коллык дөньясын мактый, саташкан реакцион романтикларны күккә күтәрә, аларны хәзерге рухи терәкләр итеп саный; ул. кешенең иҗат көченә, дөньяда гаделлек булуына ышанмый. Кестсннарның атом бомбасы романтикасыннан мәетләр исе аңкый, тормышны җимерүче кара көчләр тавышы ишетелеп тора. Кесгеннар өчен җир йөзендә империалистик Америкадан башка дөнья юк. ■ Шулай ук Дос-Пассос кебек ренегатлар һәм Ван Бик Брукс кебек элекке радикаллар да үзләренең иҗатларында иң әшәке реакцион идеяләрне, кешелек дөньясына өметсезлек карашларын чагылдыралар. Дос-Пассос эшчеләр сыйныфына, социализм идеяләренә каршы булган романнарын чыгара. Элегрәк елларда капитализмны тәнкыйтьләп әсәрләр язган Ван Бик Брукс хәзер инде америкалының милли характеры, имеш, социализмга каршы табигатьле булуы, социалистик идеяләргә Америкада җирлек булмавы турында лыгырдый. Хәзер Америка театрларында иң кара эчтәлекле, порнография белән тулган, кешенең дәрәҗәсен түбән төшерә торган пьесалар киң урын алган. Шундыйларның берсе «Мышьяк һәм иске челтәрләр» дип атала. Аның авторы Джозеф Кессельринг сәхнәдә мәетләр күрсәтүдән, кеше үтерүне тасвирлаудан ләззәт таба, бандитизмны, кеше талауны гади бер табигый кәсеп итеп гәүдәләндерә. Кессельринг пьесасының эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Анда менә нинди «вакыйга» күрсәтелә. Нью- Йорк шәһәре. Тын урамнарның берсендә кечкенә генә бер өйдә мескен генә ике карчык яши. Алар бик кунакчыл, кунакларын чәй, алма джемы белән сыйларга яраталар... Менә бер көнне аларга каушаган, тыны кысылган оныклары йөгереп килеп керә. Ул бу ике карчыкка аларның торган бүлмәләрендә бер мәет, үлек ишерелгәнлеген әйтә. Ләкин бу хәбәр карчыкларны һич тә каушатмый, куркытмый. Алар бик тыныч кына: «Без аны күптән беләбез», диләр. Ничек алай? Чөнки тыштан сабыр, мескен генә күренгән бу ике карчык күптән инде кеше үтерү белән шөгыльләнәләр икән. Аларның кәсепләре — X. ХәПри 120 кеше үтерү. Кайбер кешеләрне алар ялгызлык, картлык газабыннан коткару өчен «кызганып» үтерәләр; кайберләрең бу коточкыч «кәсепне» яратканлыктан үтерәләр, «һәркемнең үзе яраткан бер эше була бит», дип аңлата карчыкларның берсе. • Пьесаның бер күренешендә автор карчыкларның икенче оныклары — профессионал бандит «хезмәтләрен» гәүдәләндерә. Бу бандитның аяк- куллары бәйләнгән кешене ничек итеп газаплап үтерергә хәзерләнүе, шуннан рәхәт табуы кебек чиркандыргыч кабахәтлекләрне автор табигый нәрсә итеп күрсәтә, ачыктан- ачык садизмны яклый. Пьесада кеше үтерү өчен ярышалар. Ике карчык та, аларның олы оныклары да уникешәр кеше үтерергә тиешләр. Карчыклар өстен булып чыгалар; акылдан язганнар йортының директоры карчыкларны ’ алып китәргә дип килгәндә, карчыклар аны агулы аракы белән сыйлап үтерәләр, һәм шуның белән исәпне унөчкә җиткерәләр. Менә шушы коточкыч, саташу белән тулган пьеса АКШ та берничә ел инде сәхнәдән төшми куелып килә. Америка газеталары шуны «шедевр» дип мактыйлар. Моңа гаҗәпләнергә дә урын юк, әлбәттә. Чөнки Америкадагы театр хуҗаларына тәнкыйть кирәкми, аларга товарны табышлы итеп үткәрү өчен мактаулар, реклама кирәк; чөнки капитализмның черек дөньясы өчен әнә шундый агулы, черек әйберләр кирәк. Америка реакционерлары мондый типтагы әсәрләрне чит илләргә дә таратырга тырышалар. Алар хәзер бигрәк тә Америка язучысы Тори- тон Уайльдерның «Кабер кырыенда» дип исемләнгән пьесасын Европа театрларына өстерәп кертергә омтылалар. Бу пьесаның төп идеясе— дөньяда бернәрсә дә үзгәрми һәм бернәрсә дә үзгәрергә тиеш түгел, дигән ялган, реакцион идеядән гыйбарәт. Пьеса төрле фантастик, символик вакыйгаларга корылган. Автор анда җир яратылышыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булган хәлләр турында сөйләмәкче була, хәзерге чынбарлыкны борынгы кыргыйлык дөньясы белән чагыштырып, дөньяда үзгәрешсезлек,, мәңгелек идеясен алга сөрә. Мондый реакцион карашлар белән сугарылган символик әсәрләр- һичшиксез империалистик теләкләргә хезмәт итәләр. Ул әсәрләр прогрессив, демократик көчләргә каршы куелалар, төп игътибарны тормыштан, көрәш мәсьәләләреннән читкә, мистикага алып китәләр. Буржуаз язучыларның реакциоккатлавы гомумән бөтен кешелек дөньясының үсешен, прогрессын һәм кешенең иҗат көчен инкарь итәләр, үзләренең әсәрләрендә кешенә гади ерткыч дәрәҗәсенә төшерәләр,, хайвани инстинктларны төрле төстә беренче планга куеп күрсәтәләр. Бу язучылар өчен кешене газапка, төшерү, кешенең якты хыялларын,, бөек идеалларын аяк астына таптау берни дә тормый. Аларда үз» милләтләренә, туган илләренә карата да бер мыскал да мәхәббәт,, хөрмәт дигән нәрсә юк. Аларның күңел төшенкелеге белән сугарылган әсәрләренең һәркайсында дияр- лек кешелек дөньясына нәфрәт белән карау, Ватан һәм халык язмышы белән кызыксынмау һәм,, киресенчә, хыянәтчелекне, бозыклыкны мактау ачык күренеп тора. Буржуаз әдәбиятның бер өлешендә» космополитизм, гомумән кешелек исеменнән сөйләү, конкрет милли? хисе, халкы, горурлыгы булмаган* абстракт кеше образын күрсәтү модада. Хәзерге империалистик әдәбият өчен милли нигилизм характерлы. Реакцион язучылар космополитизм битлегенә яшеренеп бигрәк тә вак халыкларга йогынты ясарга уйлыйлар; алар хуҗаларына таянып, аеруча агрессив төстә мәйданга чыгалар. Бу бигрәк тә Америкада, ачык күренә. Америка реакцион- язучыларының хәзерге лозунгысы: «Бөтен дөнья — америкалыларга!» Аларча Америка милләте башка, бөтен милләтләрдән өстен. Менә тагын бер характерлы фигура — Генри Миллер. Аның әсәр: Череп таркалу һәм төшенкелек әдәбияты 121 ләре хәзер Америкада гына түгел, Англия белән Франциядә дә еш кына басылалар. Буржуаз илләр ячен бик кыйммәтле язучы булып киткән бу Генри Миллер нәрсәләр яза соц? Ул «Тропик Рака», «Кара яз», «Тропик Козерога» дигән романнарын бастырып чыгарды һәм күп кенә мәкаләләрен бастыра килә. Боларның барысында да Миллер кешелекнең һәлакәте, акылның көч- сезлеге, көрәшнең мәгънәсезлеге турында яза, дөньяны иң кара, иң өметсез буяуларга буйый һәм шул ук вакытта сатлык җаннарны күккә күтәрә, хыянәтчелекне, халык, Ватан белән сәүдә итүне яклый. Генри Миллерның чын йөзен түбәндәге берничә мисаллардан бик ачык күрергә мөмкин. «Космологии күз» дигән китабында Миллер: «Дөнья язмышы белән мин һич тә кызыксынмыйм. Минем үз дөньям һәм үз язмышым бар. Мин яшим — минем өчен барысы шул», дип яза. 1942 нче елны язылган «КолосМарусси» дигән китабында ул болан ДИ: «Син үз-үзең белән тату булган чагында, синең баш өстеңдә нинди флаг җилфердәсә дә, — барыбер түгелмени». Генри Миллер мондый карашларына йомгак итеп, бер мәкаләсендә тагын ачыграк әйтә: «Бездә хыянәтче расалар, илләр, диннәр бар иде. Ләкин без кешелек нәселен саткан чын хыянәтчене үстергәнебез юк, ә безгә нәкъ әнә шул кирәк», ди ул. Миллерларга мондый хыянәтчелек нигә кирәк? Ни өчен алар кешелек нәселен сатучы хыянәтчеләрне үрчетү турында хыялланалар һәм үзләрен шундыйлар рәтенә кую белән мактанырга хәзер торалар? «Сәнгать сәнгать өчен» яки базар рекламасы өчен кирәкме моның барысы да? Җавап бер генә булуы мөмкин. Әдәбият дип аталырга хакы булмаган мондый пычрак язмалар, кабахәт идеяләр бары тик империализм интересларына хезмәт иттерер өчен^ империалистик магнатларның реакцион политикаларын аклар өчен, халыкның игътибарын хәзерге актуаль политик көрәш чынбарлыгыннан читкә алып китәр өчен кирәк. Миллерлар тудырган әдәбият принципсыз сатлык җаннарны, хыянәтчеләрне тәрбияли һәм ул әдәбият ерткыч фашистик идеяләрне яңадан торгызуга юнәлтелгән. Хәзерге буржуаз әдәбиятта төрле куркынычлы хәлләрне, коточкыч саташуларны тасвирлау һәм дини хыялларга бирелү, ахырзаман якынлашуы турында «фәлсәфи» фикерләр тарату аеруча киң урын ала. «Атомлы» пьеса, поэмаларның да тууы очраклы түгел. Америка язучысы Джон Херсн «Хиросима» дигән китабында атом бомбасы шартлаган чакта алты кешенең куркынычлы, кичерешләрен тасвирлап, укучыда дәһшәтле курку хисен уятырга, укучыны Американың атом бомбасы каршында тетрәтергә тырыша. Бу, билгеле, Америка империалистларының хәзер котырынып алып барган «атом бомбасы политикасы, дипломатиясе» белән дә бик якын бәйләнгән. Буржуаз язучылар реаль тормыш темасын кыек.көзге аша күрсәтәләр. Чит илләрдә икенче бөтендөнья сугышы темасына күп кенә* әсәрләр язылган. Ләкин алар дөреслектән бик ерак торалар. Мәсәлән, шул ук Джон Херсинең «Адано өчен чаң» китабын алырга* мөмкин. Автор бу китапта Америка гаскәрләренең Италия җиренә килеп керүләрен, итальяннарны фашистлардан азат итүләрен күрсәтә. Херси китабынча, Америка гаскәрләре килеп керүгә Италиядә тормыш гөрләп, яхшырып китә, бөтенесе дә америкалыларга баш ияләр. Бөтен китап Американы мактау белән сугарылган, төче телләнеп язылган. Әсәрдә образлар җансыз, ясалма. Автор чынбарлыкны; өстәнөстән генә күрсәтә, социаль- политик мәсьәләләрне, эчке каршылыкларны, Италия халкының фа X. Хәйри 122 шизмга каршы көрәшен читләтеп үтә, «күрмәмешкә» салына. Херси дөреслекне аңлы рәвештә бозып күрсәтә. Буржуаз язучысының «объективлыгы» әнә шундый. Буржуаз әдәбиятның череп таркалуы, декадентлыкның иң әшәке рәвештә тамыр җәюе Америка әдәбияты өчен генә түгел, хәзерге Англия әдәбияты өчен дә бик характерлы. Сугыш дәверендә һәм аннан соңгы елларда Англиядә бер генә дә югары художестволы чын реалистик пьеса, роман басылып чыкмаган. Чыккан әсәрләрнең к , бесе фантастик мажараларны тасвирлауга, кешенең патологик кичерешләрен, мистик хыялларын күрсәтүгә багышланган. Сугышка багышланган әсәрләр аерым сугыш күренешләрен, эпизодларын тасвирлаудан ары узмыйлар. Поэзиядә исә «яңа» романтикларның — символистларның иҗатлары, тормыштан качу, өметсезлек, көчсезлек мотивлары төп урынны алып тора. Хәзер Англия шагыйрьләренең күпчелеге мистик шагыйрь Т. Эллиот йогынтысында язалар. «Ашау һәм йокы, пычрак һәм үлем» — менә Эллиотның девизы шул. Боларның барысы да буржуаз әдәбиятның таркалуы, артка чигенүе, декадентлыгы турында сөйлиләр. Хәтта буржуа язучылары, кайбер журналлары Англия әдәбиятының мондый хәлен күреп борчылып язалар. Прогрессив карашлардан бик ерак торган «Горизонт» журналы әдәби әйберләрнең түбән төшүен әйтеп, 1946 нчы елда телгә алырлык бер генә шигырь дә басылмаганлыгын күрсәтә. Англиядә прозаик әсәрләр аз чыга дип әйтеп булмый. Ләкин аларда, Англия язучысы Розамунд Леман билгеләвенчә, чын тормышны як- ' тырту һәм укучылар яратырлык чын герой юк Прозада хәзер тон биреп торучы Генри Трис новеллаларында кешедә шик, курку уятучы ниндидер котырынган яки рухи авыру, тормыштан аерылган, имгәтелгән кешеләр^ гал- лереясы бирелә. Шулай ук Стром Джеймсон романы һәм Роберт Грейвсның «Мильтон хатыны» романы да детектив мотивларга, ясалма маҗаралар челтәренә, кеше үтерүчене эзләү яки семья мөнәсәбәтләре эчендә казыну сюжетларына корылган. Генри Гринның «Тотылган кешеләр» дигән китабы тышкы яктан сугыш вакыйгалары белән бәйләнгән төсле булса да, язучы төп игътибарны кешенең өметсез рәвештә, котылгысыз рәвештә язмышка буйсынуына бирә. Гринның геройлары куркынычлы тозак эченә эләккән кешеләр төсле үзләрен хис итәләр, үзара дошманлык мөнәсәбәтләрендә буталып бетәләр һәм ахырда төп герой үз-үзен үтерүгә барып җитә. Роман өметсезлек белән, үлем белән очлана. Инглиз язучысы Олдос Хаксли романы да Генри Грин романы белән янәшә тора. Хаксли сугыш бетәр алдыннан язган һәхм беренче тапкыр Америкада бастырган романын «Вакыт туктарга тиеш» дип атаган. Буржуа язучылары өчен бик характерлы исем. Ул «лозунг» кебек яңгырый: — «вакыт туктарга тиеш!» Фашизмга каршы көрәштә демократик көчләр ныгый барганда, Германия агрессорлары тар-мар ителү алдында торганда, буржуа язучысы Хаксли әнә шундый шалтыравыклы исем астында чепчи мистика белән тулган романын бастырды. Хаксли тарихтан һәм хәзерге чынбарлыктан ваз кичә, көрәштә алга баручы вакытны туктату, катып калган мистик дөнья турында хыяллана. Совет Армиясе җиңү байрагын рейхстаг өстенә кадагач, немец илбасарлары тар-мар ителгәч, Америкадагы һәм Көнбатыш Европадагы реакцион буржуа әдәбиятында каушау тагын да көчәйде; Совет Армиясенең бөек җиңүе тарихи со- циаль-экономик үзгәрешләр китерә- чәген сизенгсн буржуа ялчыларыреакцион язучылар бу хәрәкәтн! туктату турында акыра башладылар; алар «вакытны туктату» гына түгел, төрле мәгънәсез теорияләр чыгарып, тарихи үсешне кирегә бо Череп таркалу һәм төшенкелек әдәбияты 123 ру турында да. хыялланалар. Нәтиҗәдә Англия язучысы Соммерсет Мэгэмның «Элек һәм хәзер» романы дөньяга чыга. Бу романда автор капитализмның хәзерге кабахәтлекләрен, ерткычлыкларын «элекке», үткәндәге кабахәтлекләре аша яктыртырга, акларга омтыла. 1945 нче елны Англиядә лорд Вансирттартның «Талаш орлыклары» китабы басыла. Ул кешегә, прогрессив демократик хәрәкәткә карата нәфрәт хисендә шул дәрәҗәгә барып җитә ки, хәтта кешене •«кыслага ошашлы җәнлек» дип исбат итә башлый; имеш, кысла шикелле, кешегә дә «алга баруга караганда, артка чигенү күп тапкыр җиңелрәк». Капиталистик җәмгыятьнең кыслага ошашлы «идеологларының» мондый пычрак язмаларында бөтен дөньяда үсеп барган демократик көчләргә карата нәфрәтләре, какшаган капиталистик стройны саклау теләкләре чагыла. Англиядә роман жанрының фәкыйрьлеге, түбән төшә баруы турында инглиз язучысы Розамунд Леман күптән түгел басылган бер мәкаләсендә болай ди: «Соңгы алты ел эчендәге тәҗрибәне чагылдырган, укучыларның мораль, эмоциональ һәм интеллектуаль таләпләренә җавап бирерлек әсәрне беркем дә язганы юк әле. Ни өчен соң безнең роман, кайва- кытларда үткен һәм тапкыр күренүенә карамастан, вак һәм салкын булып кала? Эш нәрсәдә соң? Эш шунда ки, — дип җавап бирә Леман, — безнең язучыларның берсендә дә үз әсәрләрендә чын зур геройны тудырырлык дәрәҗәдә кешелеккә карата җитәрлек мәхәббәтләре юк...» Буржуа язучылары хәзер аерым кешенең тормышына, язмышына бөтен кешелек алдында торган прогрессив бурычлар, идеяләр белән бәйләп карый белми, буржуа язучысы кешенең тарихтагы урынын, сыйнфый көрәш фактларын күреп аңларга сәләтсез. Шуңа күрә аерым буржуа язучысы зур мораль-политик бурычларны куеп, хәзерге кеше образын иҗат итәргә омтылган хәлдә дә, аның иҗат иткән кешесе ялгызак, тормыштан аерылган, кимчелекле бер тип булып чыга. Буржуаз язучылар үзләренең әсәрләрендә кешелектән, сыйнфый көрәштән тыштагы әхлакны исбат итәргә тырышалар. Ләкин «Кешелектән тыштагы, сыйныфлардан тыштагы төшенчәдән алынган һәрбер шундый әхлакны баз инкарь итәбез. Без әйтәбез, бу ялган, капиталистлар һәм алпавытлар файдасына эшчеләрне һәм крестьяннарны алдау һәм акылларын томанландыру, дибез» (Ленин). Хәзерге буржуаз әдәбиятның империалистик реакциягә ачык таначык хезмәт итүен, демократиягә каршы идеяләрне алга сөрүен күрсәткән характерлы мисалларны француз әдәбиятыннан да бик күп китерергә мөмкин. Америка, Англия реакцион буржуаз әдәбияты өчен характерлы сыйфатлар хәзерге реакцион француз буржуаз әдәбияты өчен дә уртак булып тора. Бу очоаклы хәл түгел, әлбәттә, чөнки аларны империалистик лагерь, демократиягә каршы тору лагере берләштерә. Хәзерге француз буржуа әдәбиятында иң реакцион, иң кзра фигуралар булып Жан-Поль Сартр, Андрэ Мальро һәм Андрэ Жид кебек язучылар — реакция агентлары торалар. Жан-Поль Сартр әдәбият мәйданына 1938—39 нчы елларда ук реалистик әдәбиятка капма-каршы булган реакцион әсәрләре белән чыга. Бу дәвердә дә реакцион буржуаз эстетлар, философлар, ясалма революцион төскә кереп, халык хәрәкәтенә, фашизмга каршы көрәшкә кушылган булып, авыз суларыч корытып бик күп акырдылар. Ләкин төбендә, Мюнхен политикасын яклап, фашизмга юл ачтылар, алдынгы демократик әдәбиятка каршы көрәш ачтылар, иҗатларында иң әшәке индивидуализм, хыянәтчелек мотивларын алга сөрделәр. Ә Жан- Поль Сартр туларның алдынгы сафында тора. Сартр хәзер Франция буржуа X. Хэйр» 124 җәмгыяте эчендә иң «популяр», «модадагы» философ һәм язучы санала. Франциядәге реакцион көчләр үзләренең идеологии рухландыручысы Сартрга киң мәйдан ачканнар. Сартр, философ буларак лекцияләр укый, язучы булып әдәби әсәрләр ^язып тарата, берүк вакытта журнал да чыгара. Шулай итеп, төрле тармакта идеалистик, мистик идеяләрне тарату, җәмәгатьчелек фикерен агулау бара. Жан-Поль Сартр гуманизмга каршы идеяләр белән тулган берничә әсәр чыгарды. Сартр карашыңча. кеше хәзер банкротлыкка төшкән, кешенең язмышы караңгы, бүгенгесе өметсез, ә киләчәге бөтенләй юк; кеше ниндидер «җәһәннәм» эчендә яши, бер-берсен дошман күрә. Сартрның киребеткән индивидуализмы кешенең рухи азатлыгын, үзенең «эчке дөньясы» белән генә яшәвен таләп итә. Сартр философиясе кешегә карата нәфрәт белән өметсезлек, мәгънәсезлек белән тулган. Аның бу философиясе «Күңел болгаткыч» повестенда, «Ябык ишекләр артында» пьесасында һәм башка әсәрләрендә бик ачык күренә. Сартр кешенең көченә ышанмый, аныңча, аң һәм хис социаль мотивлар белән һич тә билгеләнә алмыйлар; кеше бер-берсеннән аерым яши, аның эше, хәрәкәте өметсез һәм перспективасыз. Сартр өчен бөтен нәрсә хайвани индивидуализм белән генә билгеләнә. Шуңа күрә, Сартр карашынча, хыянәтчене дә, бандитны да, кеше талаучы, үтерүчене дә гаепләргә урын юк. Сартр әсәрләрендәге геройларның күбесе әнә шуны чагылдыралар. Франция патриотларының немец фашистларына каршы көрәше темасына язган әсәрләрендә Сартр демократик көчләргә, партизаннарга оятсыз рәвештә яла яга, чынбарлыкны бозып күрсәтә. Менә аның «Җиңүчеләр» дигән пьесасы шундый. Француз партизаннарының бер төркемен немецлар кулга төшергәннәр һәм алар үлем җәзасын көтәләр. Партизаннарның чын героик рухын, көрәшен күрсәтү урынына,. Сартр аларны бер-берсен газаплаучы, көчсез, рухи зәгыйфь кешеләр- итеп күрсәтә. Партизаннар үлем алдыннан әллә нинди серле шикләнүләр эчендә газапланалар, бер- берсен гаеплиләр. Партизаннарның берсе, үлем җәзасына чыдамыйча немецларга сатылыр дшт шикләнеп, бер үсмер партизанны үтерә. Сартр аңлы рәвештә үзенең геройларының дәрәҗәсен төшерергә, төрлечә кимсетергә тырыша. Партизаннарның җитәкчесе Жак көчсез, үз эшеннән, көрәшеннән ваз кичүче бер индивидуалист тип итеп бирелә. Хәтта сөйгән кызы да Жанга дошманы итеп карын. Үлем алдында торучы Жан кызга болай ди: «... мин ялгыз. Ми» ялгыз булып калачакмын, мин күләгә астына китәм, минем яшәвем- турында онытыгыз...» Шулай итеп, үлем барысыннан дакөчле, үлемнән котылу юк, көрән? турында уйлау мәгънәсезлек, дв Сартр. Халык көрәше, халыкнын чыдамлылыгы, батырлыгы урынына ялгызлык һәм үлем темасы беренче урынга куела. Кешенең азатлык өчен көрәш сәләтен сындырырга тырышуда> кешене коллективтан аеру яки коллективка каршы куюда, декадентлык әдәбиятының әшәке индивидуализмын алга сөрүдә Жан-Поль Сартр ялгыз түгел, икенче бер француз язучысы — Андрэ Мальро да шундый ук карашларны тарата. Мальро үзенең әсәрләрендә геройны массадан өстен куярга яра^ та, масса көченә каршы чыга. Улг «Элек кешене индивидуализм йоткан шикелле, хәзер кешене масса йота... Хәзерге көндә кешенең коммунистмы яки антикоммунистмы^ либералмы икәнлеген билгеләүдән- бигрәк, кешене нинди формада яңа- дан үзгәртеп тудыру проблемасы* тора...» — ди. Бу шапырынулы томанлы сүзләрдә кешегә карата һичбер ниндв мәхәббәт юк, әлбәттә. Мальро сүзләренең төбендә, киресенчә, кешелеккә карата нәфрәт, коммунистлар Череп таркалу һәм төшенкелек әдәбияты 125 Франциядә сугыш темасына, пар-, тизаннар көрәше темасына язылган әсәрләр шактый очрый. Ләкин алар- ның да күпчелек өлешендә халык геройлары, демократик, антиимпериалистик көчләрнең бердәмлегә темасы үзәк урынны алмый. Хәтта партизаннарга, халык хәрәкәтенә теләктәшлек белән язылган Генә Гуссарның «Тереләр киче» романы, Ромэн Гариның «Европа тәрбиясе» романы шикелле әсәрләрдә дә фаталистик карашлар, өметсезлек, якты киләчәкне күрә белмәү сизелеп тора. Хәзерге буржуаз әдәбиятта киң урын алган өметсезлек, көчсезлек мотивлары, тормыштан, көрәштән мистика дөньясына качарга өндәү кайдан килә соң? Моның барысы да империализмның характеры һәм эчтәлеге белән бәйләнгән булуы бик ачык нәрсә. Капиталистик илләрдә барлык байлыклар һәм бөтен власть бер төркем монополистлар кулында тупланган. Америкада, мәсәлән, алтмыш миллиардер семьясы хакимлек итә. Сугыш елларында капиталистлар котырынып баедылар. Америка капиталистлары сугыш елларында 53 миллиардтан артык саф табыш алдылар. Шул ук вакытта капиталистик илләрдә халык бөлгенлектә яши, эшсезлектән газаплана. Монополистлар халыкка түзеп булмаслык авыр тормыш шартлары тудыралар. Хәзер Америка Кушма Штатларында өч миллионнан артык эшсез бар» ә ишек төбендә — яңа кризис тора. Ул исә тагын миллионнарча кешеләрне эшсез калдыру белән куркы- > та. Буржуаз илләрдә эш, бөлгенлек һәм сугыш сүзләре бик якын, янәшә торалар. Империализмның эчке каршылыклары аны тамырыннан кисә бара. Халыкта нәфрәт, ризасызлык көчәя бара. «Империалистик көчләр, һәртөрле ирексезләү һәм басым ясау чараларыннан файдаланып, доллар белән сатып алып һәм атом бомбасы белән куркытып, тактик средстволар- ның бөтен бав хәзинәсен, ирексезҗитәкчелегендә барган көчле демократик хәрәкәткә карата дошманлык кына ята. Мальро, реакциягә хезмәт итеп, француз халкының азатлык көрәвенә каршы чыгу белән генә чикләнми, башка халыклар өстенә дә пычрак ташлый. Аның «Басып алучылар» дигән китабы Кытайдагы халык хәрәкәтенә пасквиль, яла ягу йулып тора. Мальро социаль тигезсезлек мәсьәләсен читләтеп үтеп, гомумән кешелек дөньясының мәгънәсез, тәртипсез булуын исбат зтәргә тырыша. Аның «кеше банкротлыкка төште» дигән сүзләре реакцион язучылар арасында «лозунг», модалы сүз булып китүе дә бик характерлы факт. Француз декадентлык әдәбиятының «карт буыны» да һаман тыпырчына, зәһәр ачуын чәчкәли әле. Элек-электән реакцион карашлы, декадент язучы булган Андрэ Жидның үз халкын, Ватанын немец фашистларында сатуын, хыянәтчелеген бөтен дөнья белә. Сугыш ■елларында ул ерткыч Гитлерга баш игән булса, сугыштан соңгы елларда да фашистик идеяләрне таратуын, фашистларны мактавын дәвам иттерә. Андрэ Жид күптән түгел үзенең •«Көндәлекләрен» бастырып чыгарды. Ул анда Гитлериың «даһилыгына» соклана, сиксән яшендә булуына карамастан, немец телен унышлы өйрәнүе турында мактана,' капитулянтлыкны һәм хыянәтчелекне акларга маташа. «Иң акыллысы — буйсыну. в Мин Һич тә бунт күтәрергә уйламыйм... Хәзер хыянәтчелен дип аталган нәрсәне иртәгә акыллы адым дип Таячаклар...» дип яза А. Жид, һәм икенче бер урында: «Яшәсен буйсындырылган фикер!» ди. Саташкан бу декадентның әнә шундый пычрак нәрсәләр белән тулган «Көндәлекләрен» Франциядә басып тараталар* Хәер, гаҗәпләнеп тә булмый, чөнки империалистик реакция өчен чүплек башындагы нәрсәләр дә чирканычлы түгел — кара эш өчен баРысы да ярий. X. Хәйри 1Р6 ләүне, шантажны, алдауны эшкә кушып уң социалистлар арасында эшчеләр сыйныфы эшенә хыянәт итүчеләрне һәм беренче чиратта Англия лейбористларының һәм Франция социалистларының җитәк- че даирәләрен туплап, барлык юнәлешләрдә бер үк вакытта үзләренең агрессив активлыкларын җәелдерәләр. Алар хәрбистратегик чаралар үткәрәләр, экономик экспансияне тормышка ашыралар, идеологии көрәш алып баралар. Бу күтәренке империалистик активлыкның к\рэ- нешләреннән берсе — АКШ та, Англиядә һәм башка илләрдә яңа сугыш уты кабызучыларның җингя!ь- чел пропагандасын җәелдерү» («11равда»ның 10 Октябрьдагы баш мәкаләсеннән). Хәзер империалистик, антидемократик лагерьга каршы икенче лагерь — антиимпериалистик, демократик лагерь тора. Бу ике лагерьның көрәше капитализмның гомуми кризисы тагын да кискенләшкән шартларда, капитализм көчләренең йомшаруы һәм социализм, демократия көчләренең ныгуы шартларында бара. Империалистларның бөтен дөньяга хаким булу Һәм демократик хәрәкәтләрне тармар итү планнарына СССР һәм яңа демократия илләре кискен рәвештә тоткарлык итәләр. Әдәбият мәйданындагы үткен* идеологии көрәш гә менә шулар белән билгеләнә. Буржуаз илләрдә халык интересын яклаучы, реакцион көчләргә, әдәбияттагы империализм агентларына каршы көрәшүче де?.юкрагик язучылар да юк түгел. Дөрес аларның саны бик күп түгел, ләкин алар горган саен, һичшиксез, күбәя, көчәя баралар. Аларның иң алдынгы катлаулары коммунистлар партиясе сафына керәләр. Франциядә Луи Арагон һәм Элюар шикелле атаклы шагыйрьләр коммунистлар партиясе сафында эшлиләр һәм ижат итәләр. Американың иң зур романистларының берсе, күптән түгел үлгән Теодор Драйзер, үләр алдыннан берничә сл •элек, коммунистлар партиясенә кергән иде. Чит илләрдәге прогрессив карашлы язучылар реакционерларның пычрак йөзләрен фаш итеп, мәкаләләр, әсәрләр язалар, үз халыкларының көрәшенә кушылалар, милли интересларын, оеаль тормышларын әсәрләрендә яктыртырга тырышалар. Америкада Эрнест Хемингуэй, Эрскин Колдуэлл, Хоурад Фест, Англиядә Бернард Шоу, Пристли Джек Линдсей, Шоно, Кэйси, Франциядә Луи Арагон, Поль Элюар, Триоле шикелле зур прогрессив язучылар халык арасында хөрмәт белән файдаланылалар, прогрессив әдәбиятны үстерүче җитди көч булып торалар. Алар күп тапкырлар инде Совеглар Союзына карата хөрмәт һәм мәхәббәтләрен белдереп, язып чыктылар. Бу язучыларның күпчелек өлеше, үзләренең эшләрендә, иҗатларында сосет иленнән рухландыручы көч табалар, совет әдәбияты үрнәкләреннән өйрәнәләр. Күптән түгел СССР д£ кунак булып киткән Луи Арагон һәм Элюар күп кенә шигырь һәм поэмаларын СССР га багышлап язуларын, яки америкалы Хоурад Фестның «Реализм һәм совет ро: маны» кебек хезмәтен күренекле факт дип исәпләргә кирәк. Мондый фактларны башка илләрдән дә табарга була. Көньяк Америкада популяр халык җырчысы Абраам Брито җыентыгының бер бүлеге «Советлар Союзына дан» дип атала. Латин Америкасында шагыйрь Пабло Неру да Сталинградка багышлап җырлар яза. БоЛарның барысы да чит иллә^ даге прогрессив язучыларнык дөньяны фашизм чиреннән котка; рып калган һәм тынычлык һәм халыклар дуслыгы политикасын алың баручы Советлар Союзына зур хөрмәтләре турында сөйлиләр. Ә шул ук вакыттэ капитализмның сатлык этлере Советлар илен* каршы котырынып өрәләр, Сарт^ .Мальро кебек реакция ялчылары тэрлячо ялган таратырга, пычра| атарга «тырышалар. Америкада Херст, Маккормик,. Патерсон ДЦ- Череп таркалу һәм төшенкелек әдәбияты • 127 келле матбугат монополистларының ялчы журналист, язучылары Советлар иленә каршы аеруча кабахәт төстә пропаганда алып баралар. Чөнки «буржуаз дөньяга, — ди иптәш Жданов, — безнең ил эчендәге уңышларыбыз да, халыкара мәйдандагы уңышларыбыз да ошамыйлар. Икенче бөтен дөнья сугышы нәтиҗәсендә социализмның позицияләре ныгыды. Социализм турындагы мәсьәлә Европаның күп илләрендә көн тәртибенә куелды. Бу хәл һәртөрле империалистларга ошамый, алар социализмнан куркалар, безнең бөтен алдынгы кешелек дөньясы өчен үрнәк булган социалистик илебездән куркалар. Империалистлар, аларның идея ялчылары, алариың язучылары һәм журналистлары, аларның политиклары һәм* дипломатлары безнең илебезгә төрлечә пычрак ташларга, аны бозып күрсәтергә, социализмга яла ягарга маташтылар». Монополистик капитализм идеологлары һәм аларның әдәби лакейлары тарихи үсешне туктату, халык массасына нәфрәт һәм дошманлык хисен саклаган хәлдә, беренче чиратта бөтен дөнья прогрессының, тынычлыкның ышанычлы таянычы, яклаучысы булган Советлар Союзына, герэик совет халкына, дөньядагы иң алдынгы әдәбият — совет әдәбиятына каршы кабахәт төстә пропаганда алып барырга, төрлечә яла ягарга тырышалар. Бөтен дөньядагы прогрессив әдәбиятның үсешенә көчле йогынты ясаучы Совет әдәбияты . һәм аның иҗат методы — социалистик реализм реакционерларга, әлбәттә, ошамый һәм аларны һәрвакыт борчып тора. Көнбатыш Европаның . Ромэн Роллан, Луи Арагон, Ральф Фокс кебек алдынгы язучылары социалистик реализм проблемаларына багышлап мәкаләләр, хәтта аерым китаплар язганда, реакцион буржуаз әдәбият язучылары совет әдәбиять,и яки бөтенләй «белмәмешкә» салЫналар, яки ачыктан-ачык бозып күрсәтергә, яла ягарга тырышалар. Әле быел гына «Эспри» дигән француз журналына Луи Бланшерның совет әдәбияты турында мәкаләсе басылган. Ул анда социалистик реализмны «юкка чыгарырга» омтыла. Бланпгерга совет әдәбиятының югары идеяле булуы, күтәренке рухлы, героик характерда булуы бер дә ошамый. Анынча, социалистик реализм бернинди яңалык өстәми, ул, имеш, бары тик, «көнчыгышлык» модасы гына һ. б. Бланшер дөньяви «ваклыктан» өстен рухани тормышны, өметсезлек- ие, «дөнья сагышын» чагылдырган һәм буржуазиянең өстенлеген күрсәткән «реализмны» һәм «романтизмны» таный. Гомумән, әйтергә кирәк, хәзерге буржуа әдәбиятының «теоретиклары» шул кадәр түбән төшәләр ки, алар хәтта буржуаз реалистик әдәбиятының Диккенс, Бальзак, Марк Твэн һ. б. ш. шикелле классикларның традицияләрен, иҗатларын инкарь итүгә яки бэтенләй бозып күрсәтүгә кадәр барып җитәләр. Бу да түбән төшүнең, ваклашуның бер билгесе. Ә инде череп таралу һәм өметсезлек хәлендәге хәзерге буржуаз әдәбият язучыларының алдынгы совет әдәбиятына каршы аяклануларына һич тә гаҗәпләнергә туры килми. Менә тагын бер характерлы факт. Быел җәен Англиянең СССР дагы элекке хәбәрчесе Эдуард Кранкшау совет язучылары турында бер мәкалә бастырып чыгарды. Элек Советлар иленә хөрмәте турында күп язган, безнең илгә багышлап аерым китап та чыгарган бу хәбәрче кинәт иң әшәке формада ялган яла ягучы мәкалә язды? Чөнки хуҗалар аңа советка каршы пропаганда алып барырга заказ биргәннәр, ә ике йөзле, сатлык җан Кранкшау шул заказны үти. Кранкшау үзенең мәкаләсендә рус кешесенең үзенчәлеге, «серле җаны» турында фикер йөретеп килә дә, совет язучыларының үз фикерләрен язарга йоексез булулары. иҗат йөзләре булмавы турында күңел болгаткыч ялганнарны X. Хәйрп хезеп китә. Анынча совет язучылары «ирекләреннән ваз кичү*, «индивидуальностьны югалту» хисабына дан, хөрмәт казаналар имеш. Бу сатлык җанга, ялганчы, хөсетчегә совет язучысы Всеволод Вишневский «Культура и жизнь» газетасында басылган «Ялганчыга җавап» дигән мәкаләсендә, дошманның пычрак йөзен фаш итеп, кискен җавап бирде. Хәзерге бозык буржуаз әдәбиятның һөҗүменә, һәрбер чыгышына совет гражданины, совет язучысы кискен отпор белән җавап бирә һәм бирергә тиеш. Империалистик реакциягә, яңа сугыш уты кабызучыларга хезмәт игүче череп таралу һәм төшенкелек хәлендә булган буржуаз әдәбият, буржуаз культура алдында баш ию безгә, чын алдынгы культура вәкилләренә, совет патриотларына, бөтен дөнья цивилизациясен коткарып калган һәм хәзер бөтен алдынгы кешелек дөньясының авангардында баручы бөек социалистик ил гражданнарына, язучыларына хас нәрсә түгел. «Безгә, алдынгы совет культурасы вәкилләренә, совет патриотларына, буржуаз культура алдында тез чүгү роле яки шәкертлек роле килешәмени?! Билгеле, теләсә нинди буржуаз демократик стройдан да югарырак булган стройны, буржуаз культурага караганда күп тапкырлар югары булган культураны чагылдыручы безнең әдәбиятыбызның башкаларны яңа моральгә, гомуми кешелек мораленә өйрәтергә хакы бар» (А. Жданов)