Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘЙРӘМ ЖЫРЫ

Бүген бәйрәм, һәр җирдә ямь. Урамда халык күбәйгән. Тантана килә, Шатлана, көлә. Нурлар балкый һәр тарафта, Җырлар яңгырый тигез сафта, Байраклар алсу, йөрәкләр ярсу. Яшьләр бара бергә-бергә, Бәхет яна күзләрендә. Илебез данлы, Күңелле, ямьле. Совет халкы бәйрәм итә, Бар дөньяны хәйран итә Дәрт, дәрман белән, Яна дан белән. Күкләр зәңгәр, җирдә ямь бар, Чибәр кызлар елмаялар Бәйрәмне котлап, Мәйданга туктап. Җилләр исә тал тибрәтеп, Байракларны җилфердәтеп, Шуңа шат алар һәм мактаналар. Җырлагыз, егетләр, кызлар, /Кырга кушылсын йолдызлар Күкне күкрәтеп, Җирне гөрләтеп. Бүген бәйрәм! Нур балкыткан,. Көрәшләрдә өстен чыккан Туган илгә дан, Туган илгә дан