БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ
Колактан колакка, шәһәрдә ниндидер тынычсызлык бар икән дигән хәбәр таралган көнне, Әсман карт лазареттан чыккан бер кулсыз солдатны — күрше авыл егетен утыртып шәһәрдән кайтты. Авылның каравыл өе яныннан узышлый ук ул атын туктатып, анда җыелган халыкка кыскача гына шәһәр хәбәрләрен сөйләп китте. — Мин каладан кичә иртә үк чыкмакчы идем, урамга чыгарлык булмады, көне буе атыш барды. Ярый әле кичкә таба бирелделәр. Югыйсә атыш бүген дә бетмәгән булыр иде, кайта алмый яткан булыр идек. Әле дә аткың ашарыка бетте, — диде ул. Каравыл өенә җыелган халык берәмберәм арба янына килеп Әсманның сөйләгәнен тыңлап торгач, Мостай карт сөйләп бетергәнне КӨТМИЧӘ: — Кем белән кем сугышты соң анда ул кадәр каты итеп, Әсфәндияр, әллә чит патша җиреннән килгәннәрме? — диде. — Юк, берәү дә килмәгән, юнкерлар белән гвардиннәр сугыш, ты, — диде Әсман. Ләкин аның җавабы гына Мостай картны канәгатьләндермәде, ул ияген таягыннан алып тагын бербер артлы берничә сорау бирде: > — Гвәрдиннәр кемнәр инде алар? — Алар юнкерларга каршы ни өчен сугышалар? — Ахырда кем җиңде инде? — Эш нәрсә булып бетте? Әсман карт аның бу сорауларының һәммәсенә тулы җавап бирергә читенсенде. Атының бер якка авышкан шлеясен дилбегәсе белән ТӨЗӘТКӘЛӘП: — Мин аларын әйтә алмыйм инде, Мөстәкыйм күрше. Шулай да калада бу сугышны рабочий халык белән байлар арасында барган сугыш дип сөйләделәр. Рабочийлар җиңгән диделәр. Мин аны рәтләп оештырып әйтә генә белмим. Менә аны бу егет яхшылап әйтеп бирер инде, — дип арбада үз янында утырган кулсыз солдатка күрсәтте. Халык һәммәсе дә ул солдатка караштылар. Солдат мыекларын төзәткәләп нәрсәдер әйтергә җыенган иде, фронтта йэреп кайткан карсак Гыйлаҗи дигән урта яшьләрдәге бер кеше Әсман картка карап: — .Оештырып әйтә белмәсәң дә сүзең киртәсенә керә инде, Әсфәндияр абзый, аңлыйбыз нәрсә әйтергә теләгәнеңне. .Соңгы вакытта бездә алпавытлар белән байлар властен эш башыннан төшереп, рабочий-крестьянский власть төзү өчен көрәш бара иде. Моны безгә фронтта җәй көне үк сөйләгәннәр иде. Алайса шул эш барып чыккан була инде, — диде дә, арбада утырган кулсыз солдатка карап: — Дөрес. әйтә торганмындыр бит, якташ? — дип өстәп куйды. . — Дөрес әйтәсең, туган, фронтта җәй көне сөйләгән әйбер хәзер барып чыкты инде, — диде кулсыз солдат. — Ул вакытта безгә нәрсә 7 44 ЛҮ. Гал в сөйлиләр иде: — сугыш туктатылсын. алпавытлар, капиталистлар" бетерелсен, завод-фабрикалар эшчеләргә, җир крестьяннарга бирелсен,— дип әйтәләр иде түгелме? Менә хәзер сугыш туктатылды, бик күп шәһәрләрдә совет власте төзелде, завод-фабрикаларны байлар кулыннан алып эшчеләргә, алпавыт җирләрен крестьяннарга бирү турында декрет чыкты. Ленин үзе кул куйган бу декретка. Аның бу сүзләре арба янында җыелган халыкка яшен шикелле тәэсир итте, һәркем бер-берсенә караштылар. Мостай карт арба янына ук килеп, бармагы белән төртеп: — Кем кул куйган дидең әле, чибәр егег? — диде. Кулсыз солдат шинеленең эчке кесәсеннән бөкләнгән газета тыгылып алды да, бер кулы белән селеккәләп аның беренче битен җәеп күрсәтте. — Менә бабай сезгә Ленин, карагыз, танышыгыз! — диде ул. Бу газета бөек татар революционеры Мулланур Вахитов тарафыннан чыгарыла торган «Кызыл байрак» газетасы иде. Аның беренче битенә эре хәрефләр белән «Яшәсен Россиядә эшче-крестьян революциясе! Яшәсен советлар хакимияте! Яшәсен большевиклар партиясе!» дигән сүзләр язылган һәм шул ук битнең урта бер җиренә Ленинның зур рәсеме урнаштырылган иде. Җыелган халык һәммәсе дә газетага ябырылдылар. Мостай карт газетаның бер кырыеннан тотып күзенә якын ук китерде дә: — Туктагыз, элек . мин карыйм әле, мина күрсәтте ул аны. Бигрәк мәхәббәтле кеше икән. Сугышны туктатучы, алпавытларны бетереп аларның җирләрен крестьяннарга алып бирүче кеше була икән инде алайса. Башлы кешедер бу, — диде. Мостай карт газетадан кулын алгач та җыелган халык бер-бер- сенен башы аркылы үрелеп солдат кулындагы газетага төшерелгәв Ленин рәсемен карарга һәм нҗек- ләп-иҗекләп газетаның башына эре хәрефләр белән язылган сүзләрне укырга керештеләр. — Эш... че... кресть... ян... рево... люция... се — Совет... советлар... хаки... мия... те. — Боль... ше... вик... лар... партия... се. — Ле... нин..., Ленин,— дигә» сүзләр телләрдә кабатлана башлады. Ул арада берәү газета битендә Сталин исемен дә күреп алган. — Әнә анда «Милләтләр эше буенча халык комиссары Сталин» дип тә язылган, — диде ул. — Дөрес, Сталин дип тә язылган. — Ленин, Сталин!!! — Ленинның иптәше ул. Ленив белән бергә бу революциянең җитәкчесе. Аның белән дә танышыгыз!— диде кулсыз солдат. Шул арада Әсман картның атк тыпырчынып арбаны бер алга, бер артка этә башлады. Җыелган халык арба яныннан бераз читкәрәк киттеләр. Әсман карт дилбегәсен тар* тын тотып: — Ат өйгә ашыга башлады, ашыйсы килгәндер. Булмаса кайтып туарыйм инде. Кунак егет белә» без яңадан сезнең янга әйләнеп килербез әле, ул бүген китмәа әле, — диде. * Арба кузгалды. Җыелган халык арбадагылар артыннан: — Рәхмәт сезгә яхшы хәбәрләр алып кайтканыгыз өчен. Безнеи авылда да чарасын күрергә вакыт. Котбый старостаны бүген үк бәреп төшерергә кирәк. Ашагач, эчкә* килегез. Җыелышып киңәшик әле. Без сезне көтәрбез, — дип калдылар. Бу очрашу моннан нәкъ 30 ел элек, 1917 нче елның көзендә, Татарстан авылларының берсендә» Октябрь көннәрендә булган йде.