АЛТЫН КӨЗ
Пароход свнстогы, көзге төннең суык дымыннан карлыккан төсле гыжлап, Нижний шәһәре белән саубуллашты. Басмалар инде алынган, юеш арканнарның элмәкләрен генә ычкындырасы калган иде. Күперенке аксыл мыеклы капитан, тонык кына яшел шәүлә сирпүче фонарь янына басты да, бризент плащ башлыгын күтәрә төшеп, ачу катнаш аптыраган чырай белән тагын бер тапкыр түбәнгә карады. Анда, дебаркадер барьеры аша, һаман әле пароходка сикерәләр. Тәгәрмәч каплавычының уентыларыннан каксыган кисмәк исен бөркеп торучы җылымса бу аркылы аларның йөзләрен дә, кием-салымнарын да шәйләп булмый. Бары тик бсрбсрсен кысрыклаучы гәүдәләрнең тыгыз хәрәкәте белән, ишле ютәл аралаш аерым сүзләр генә яңгырап киткәли иде. — Ну-ка. — Ал чемоданыңны. — Эх син. Күзен кайда? — Атлый төш, солдат. — Нәсел-нәсәпләре корсын. Саттылар Рәсәйне... — Кругом хыянәт. — Турыдан барасы урынга ничек әйләндереп йөртәләр. — Ну и ну... — Сикер әйдә, братишка. Пароходта хәзер басып торыр урын табуы да читен, өстәге палубадан башлап, барлык каюталарга, салонга, аскы катның барлык бүлекләренә юлчылар төялгән. Кемнәр • «Туган ил» романыннан. генә юк монда. Кайсылары рөхсәт белән, күпчелеге ■ үзлегеннән өйләренә кайтып баручы солдатлар даг азык-төлек эзләп йөргән эшчеләр дә, лазаретлардагы ирләрен, улларын күрү өмете белән азаплы сәфәргә чыккан хатын-кызлар да, сумына ун өлеш файда артыннан чабучы спекулянтлар да, әллә ничә төрле оешма һәм комитетларның йомыш-юлындагы кешеләр дә... Әйтерсең лә ярты Рәсәй унҗиденче елның давыллы, тәшвишле ксзен шушы пароходта үткәрергә карар биргән. Бер яны ярга таба кыйшайган иске пароход шул язмышка күнеп тә, йөкнең авырлыгыннан кузгалырлык хәле калмаган ат шикелле, дерелдәп пошкыра. Ватык пыялалы караңгы тәрәзәләрдән бер сүрелеп, бер яктырып җемелдәгән тәмәке утлары да, ил өстендәге хәвеф-хәтәрнең зурлыгын ымлап аңлатучы күзләр төсле, елтырыйлар иде. Аркан очлары җыелып, пароход машинасы ялкау гына эшли башлауга, сыңар фонарьлы дебаркадерның капчыклар, әрҗәләр өелгән турысыннан соры шинельле берәү, шундый ук соры папахасын югары күтәргән килеш, кычкыра калды: — Хәерле юл, Хәсән. Безнекеләргә сәлам әйт. Пароходның койрык як очыннан бер кулы яралы солдат, яулыкмыдыр, газетамыдыр селкеп, аңар җавап кайтарды: — Хат яз, Сережа. Казан комитетына, минем исемгә... Караңгы дебаркадер, үзен ярга Кави Нәҗмн 4 беркеткән чылбырларны сөйрәтеп, пароход артыннан ияреп китәргә теләгән төсле, шыгырдап тирбәлергә тотынды. Тау башында бөрешеп утыручы берәм-сәрәм өйләрнең тәрәзәләреннән су өстенә утлы сиртмәләр сузылдылар. Бара-тора алар да күздән югалды. Койрык очындагы солдат кына, көзге төн эченә йотыла баручы борынгы шәһәргә караган хәлдә, һаман шул позада бик озак басып торды. Пароход агым юнәлешенә борылгач, икенче якка чыгып карамакчы иде ул, кемдер бөтенләй көтмәгән урыннан — койрык көймәсе эченнән аңар татарча эндәште: — Димәк, Казан ягына? Хәсән, тавыш килгән турыга борылып, тәмәке кабызуга, черек агач куышындагы ябалак күзләрен хәтерләтүче яшькелт пыялалы күзлекне күрде. — Таныш булыйк, — диде ул, Хәсәнне үз янына чакырып. — Бәлки ишеткәнсездер, Милли Шура казначие Кадермәтевне. Касыйм мөселманнарыннан милли фондка _ сәрмая җыеп кайтып барам әле. Ничә сәгатьләр буена пристаньда туңып, бармаклары күшеккән Хәсән өчен бу урын ышык та, җайлы да булып чыкты һәм ул, күршесенең сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәс- тән, дәшми калу уңайсыз дип кенә, сорады: — Зурмы соң ул фонд? Күзлекле кеше, аны госпитальдән авылга кайтып баручы дип уйлады ахры, җирән күн саквояжын көймә утыргычы астына кыстырып, югарырак үрләде дә, үзенең дәрәҗә ягыннан да югарылыгын сиздерергә теләгәндәй, сүзендә дәвам итте:- — Зураерга тиеш. Хәзер менә илдә кырык төрле көч власть өчен тартыша. Украина үзенә, Төркстан үзенә, Кавказ шулай ук. Әгәр без — эчке Россия мөселманнары — берәр төрле ашыгыч чара күрмәсәк, властьның большевикларга күчүе ихтимал. Хәзер безнең язмышны акча хәл итәчәк. Акча һәм бердәмлек. Мөселманнар төрле таифәләргә бүленмәстән, әйтик анда эшчеме, крестьянмы, мал-мөлкәт иясеме, барысы бор әләм астына тупланырга тиешләр. Большевик Вахитовларга иярүчеләр безнең максатка гаять зур зыян китерәләр. Без аңар юл куя алмыйбыз. — Ала-ай... — диде Хәсән һәм шинеленә төренә төшеп, ияге белән яралы кулына таянды. Кадермәтев аңардан шикләнгән- сыман: — Сез ничек уйлыйсыз, мөселман солдатларына ышанырга мөм- кинмө бу эштә? — дип сораса да, Хәсән: — Иртәгә дә көн бар, сөйләшербез, — дип йокларга җыенуын аңлатты. Ләкин аңар карап йоклый алмады. Күршесе, сөйләнеп бетмәгән сүзләренме, әллә берәр төрле дога-фәләнме пышылдап, тынганнан соң да, Хәсән үз-үзенә уйланып утырды. Пароходта аңардан башка да татар солдатлары бар ахры, дүртенче класс ягыннан кемнеңдер моңлы тавышы килә: — Тауга менсәм тау биек, Түбән төшсәм тамырлык... Юлчыларның күбесе йокыга талгангамы, койрык янында кара-кучкыл суның күбекләнеп гөжләве, ерак тәгәрмәчләрнең иренеп кенә шалылдаулары бик ачык ишетелә, һава ничектер тын. Морҗадан сибелүче очкыннар, алтын канатлы умарта кортлары шикелле, җай гына тирбәлеп, якындагы яр кырыена куналар. Җыр исә, шул тиз сүнүчән очкыннар яктысына омтыл, ган кебек, пароходның караңгы авызыннан сәер бер ашыгу белән кабаланып чыга иде: ...Солдат өстендә авырлык, Житәрмикәл сабырлык... Йөгереп кигәрдәй булам шул... Тыңлап утыра торгач Хәсән, Петроград вокзалында поезд көткән арада, буфетчы татарның прилавка өстенә иелеп, иҗек көйләгән төсле сузып, «Корылтай» газетасын укуын хәтерләде: — Моннан соң татар солдатлары Алтыв көз 5 үз диндәшләре белән бергә, мөселман суйган итне ашап, бергә ураза тотып, бергә намаз укып торачаклар. Командиры татар. Фельдфебеле татар. Боерык-фәрман татарча: алга бар! Ту-укта! Мылтык ал!.. Нәрсә өчен, нинди ният белән мылтык алырга? Мөселман суйган итне ашау өченме? Татар кибетчеләренең якшәмбе көн сәүдә итү праволарын яклау өченме? Шулай ук Сөембикә манарасы янына мөселман гаскәриләрен җыеп, корбан гаеге укуның хикмәте нәрсәдә? Боларның барысының да төбендә башка сер, яшерен мәкер барлыгы сизелә. Хәсәннең бүгенге күршесе, кем белән сөйләшкәнен аңышмый- ча, шул серне әйтеп бирде. Аңарчы ул татар байларының шундый юнәлештә астыртын эш алып баруларын беренче тапкыр Гәрәй хаты аша ишеткән иде. Корнилов фетнәсе көннәрендә, Юныс Вәлишин үзенең дачасында мәҗлес уздырган булган. Шунда Хәрби Шура рәисе Украина Радасыннан үрнәк алырга, гаскәри һәм милли оешмаларны берләштерергә, әгәр 'власть большевиклар кулына күчә калса, шунда ук аңар каршы «Идел-Урал штаты» корып җибәрергә өндәгән. Бу хатны Хәсән Петроградның диңгез буе лазаретында, яралы солдатлар өчен билгеләнгән такта баракта, укыган иде. Күрше топ- чанда ятучы украин егете, хатның шул төшен тәрҗемә итеп аңлаткач, огнбмет утыннан көйгән күз чокырларын түшәмгә текәгән хәлдә, тынлык саклап торды да, аннан кинәт кабынып, зәңгәр сөремле һаваны каралҗым бинтлы йодрыгы белән айкый-айкый, кычкырды: — Утлы себерке кирәк хәзер, шунсыз Рәсәйне паразитлардан чистарту мөмкин түгел! Менә хәзер җыры гына ишетелеп, үзе каядыр караңгы почмакта утыручы билгесез солдатта да — Хәсән шул ярсулы йөрәкнең, соңгы атналарда яңа көч белән күтәрелеп килүче утлы давылның кызуын тойды. — Йөгереп китәрдәй булам. Кайтып җитәрдәй булам. Кичке ачы җилләрдә лә »’ Туган үскән илләргә... ХӘСӘН: — Барып күрим әле шуны,— дигән уй белән урыныннан кузгалды. Кадермәтев йокламаган күрәсең, иснәнеп киерелде дә, нәрсәдәндер өреккән төсле, калтыранып әйтте: — Туңдыгызмы? — Юк, — диде Хәсән теләмичә генә. — йөреп килергә исәп. Танышлар очрамасмы? Кибәргә таратылган ботаклы утыннар шикелле әүмәкләшеп ятучы гәүдәләр арасыннан сак кына атлап бара торгач, кисмәк такталары өеменә төртелде ул. Җырчы солдат якында гына булырга ошый, аның тавышы да такталар арасыннан кысылып чыккан кебек... Хәсән шырпы кабызды һәм озын әрҗә өстенә чалкан сузылып яткан кешенең кара бушлатлы матрос икәнлеген күргәч, үзенең ялгышуыннан елмаеп куйды. Карап торуга шактый яшь һәм чибәр бу егетнең үз җырына карт солдатларча тирән кичерешле моң-зар сала белүе тагын да сәеррәк тоелды. Матрос, утсызлыктан йөдәп яткан икән, шырпы нурын күрүгә, кулындагы трубка очың тиз генә авызына кабып, Хәсәнгә сузылды. — Братишка! Төртеп кенә җибәрче. Шуннан, чия яфрагы исе килә торган тәмле төтенне тулы килеш йотарга тырышкан кебек, ухылдап тын алды да, ягымлы күкрәк тавышы белән эндәште: — Утыр. Сыярбыз әле. Мин сине пристаньда күргәндә үк, якташ түгелме икән бу, дип уйлаган идем. Хәсән үзенең туган өязен әйткәч, матрос горур гына: — Мин Порховойныкы! — дип куйды. — Отпускка кайтып барыш. Аннан күз күрер. Синең ничек? Чистыйга чыгардылармы? — Бер айдан комиссия. — Казанда кардәш-ыру бармы соң? Безнекеләргә барып төшәргә Кавп Нәҗмн 6 дә мөмкин. Рабочий халык. Өй кысан, күңел нркен. — Безнең хәлләр бер иштән алайса, минем дә кайнатай рабочий. Үзем генә менә солдат. — Солдат ул — вакытлы эш, — диде матрос һәм шунда ук сезен төзәтте. — Хәер, кемгә ничек. Миннән башка бу пароходта тагын дүрт моряк кайта. Өчәве әнә тегендә— су кисмәге янында. Дүртенчебез Пиратский Затон егете, талашып, тарткалашып югарыга урнашты. Бик отчаянный кеше. Ул игде, туганкай, флот хезмәтенә гомерлеккә бәйләнгән. Хәсән: — Мичек шулай бишегезне берьюлы? — дип сорауга, матрос сүнеп барган трубкасын көчле суырып, яңадан дөрләтеп җибәрде. Шул кыска гомерле яктыда аның бик серле итеп ярым кысылган зур күзләре, беленер-беленмәс елмаюлы чибәр йөзе күренеп калды. — Язмыш, брат, — диде ул. Аннан Хәсәннең үзенә сорау бирде.— Күпмени ул биш? Казанда әнә дүг рт меңгә якын корниловчы бар дип сөйлиләр. Андыймондый хәл була калса, үзең исәпләп кара, аларны җиңәргә ничаклы көч кирәк. Син миңа туганкай, дөресен генә әйт әле: большевикмы әллә син? — Большевик. — Үзем дә шулайга юраган идем. Большевик булгач белергә тиешсең, Ленин кайда хәзер? — Әйтә алмыйм, һәрхәлдә ул исән-сау һәм бик нык эш алып бара. — Яхшы хәбәр өчен рәхмәт, туганкай. Йөрәккә жылы керттең. Юк исә бит юлда әллә ниләр ишетергә туры килде. Күргәнең бармы соң үзен? — Бар. Бер тапкыр. — Булмас. — Ышанмыйсың икән ихтыяр. — Ничек ышанмыйм, ышанам. Ләкин мин үзем күргән булсам да, енемдәметөшемдәме дип, икеләнеп йөрер идем... Кара әло,' нинди әйбәт кеше булып чыктың. Я, сөйлә. Кайда күрдең? Төс-кыяфәте йпчек? Хәсән, янәшә яткан хәлдә, ашыкмый гына сөйләргә кереште, Петр эшчеләре белән Кронштадт матросларының Финляндия вокзалында Ленинны ничек каршылауларын матрос үз иптәшләреннән дә ишетеп белә иде. Бу юлы аның күз алдына барлык Рәсәй халыкларының мең еллык тормышы тарафыннан хәзерләнгән бәйрәм шикелле килеп басты ул. Хәсән үзе дә ул очрашуга Әхтәм Морза шүрәлесе каргаган авыл урамыннан, Баку һәм Казан сукмаклары, Себер һәм фронт юллары аша килде. Шунын эчендә аның авыл малаеннан шәһәр эшчесенә әверелгән яшьлек еллары, кайгысы һәм шатлыгы, тәүге сафлыгын җуймаган мәхәббәте... Сүз уңаеннан семьялар телгә алынгач, матрос үзе дә Хәсәннең тойгысын кичергән тавыш белән: — Күптәнме күрешмәгәнгә, —диде. — Алтынчы ел. Хәтерлисеңме икән, Лена приискасында атылган эшчеләрне искә алу забастовкасын. Шул яз мине тагын семьядан аерды. Унҗидәү идек без. Зачинщик- лар дип Иртыш буена сөрделәр. Патша төшкәнче тау казыдык, урман кистек. Хөррият чыккач, исән калганнарыбызны солдат ясап, Курляндиягә озаттылар. — Әдам башы ниләр генә күрми, — дип ялгап китте матрос. —• Безнең Мөхәррәм җизнине дә шул приискада үтерделәр. Еллыгына җыена башлагач, апай миңа әйтә: «Менә сиңа җизнәңнең хатлары. Тукайның фатирын эзләп тап. Бәлки берәр бәет чыгарыр». Шунын алдыннан гына ул аның: «Ут. төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан; имгәтеп ташлап сауын, сау эшчеләр сайлый Казан» дигән шигырен Тәфтиләү көенә җырлап йөргән иде. Кичкырын булды бу. Киттем «Болгар» номерына. Тукай юк. Аның фатиры хәзер Клячкин больницасында, диләр. Вакыт шактый соң булса да барырга уйладым. Вознесенский Алтын көз 7 чатындагы ике катлы йортның ишеген кагып соравым булды, йөрәгем әйтерсең лә туктап калды. Кичеккәнмен. Тукай үлгән... Пароход ниндидер пристаньга якынлаша бугай, өзек-өзек чатнатып, сызгыртты. Туктадымы ул, юкмы, Хәсән сизмәде, йокы аралаш аның уйлары уттөтен белән кайнаучы Казанга юнәлеп, чуар бизәкле төшкә әйләнделәр. Иртә белән һава инде аязыткан, идәндә йоклаучы кешеләр өстендә яртылаш ачык урта ишектән кыеклан сузылган кояш нурлары күчеп йөриләр. Матрос кайчан торгандыр, ул яткан урында бер чите тәмәкегә ертыла башлап та өзелмичә калган «Рабочий путь» газетасы җәелеп ята иде. Хәсән, газетаны алып, күз йөртә башлауга, каршыдагы ватык тәрәзәдән башларын тыгып карап торучы ике хатын, үз куанычларын барлык юлчылар белән уртакла? шырга ашыккан кебек, кычкырып җибәрделәр: — Күпер! — Уртасыннан поезд чыгып бара-, г Хәсән, матросны эзләп, койрык якка чыкты. Ләкин якынлашкан саен зурая баручы тимер юл күперенең мәһабәт күренешенә, шундый киң дәрья аша җиңел челтәр төсле сузылган корыч пролетларның нәфислегенә сокланып бара торгач, матросны да, кулындагы газетаны да онытты. Бары бер генә мәлгә Кадермәтев искә төшсә дә, койрык көймәсен аркылы-торкылы бауларга эленгән юеш керләр каплаганлыктан, аны да бик тиз күңеленнән чыгарды. Аның каршында хәзер ныклык, чыдамлык белән масайган кебек күпер баганалары гына тезелеп торалар. Менә ул ничә күреп, ничә аерылган таныш ярлар. Менә ул шундый көчле сагындырган, һәрбер тамчысы җаннан кадерле Волга... Нәсимә аның телеграммасын алгандыр инг де. Тиздән алар халык белән тулы Пристаньда, борчулы бәхетләренең беренче йотымыннан ук исергән кадерле минутларны яңартып, күрешерләр. . Чуен багана өстендә вобла кимереп баручы карт солдат аның уйларын бүлде: — Грамотаң җитсә, тыңлар идек. Ишетәсе килә, беләсе килә: нишлиләр? Кайда табан бара бу тормыш? Хәсән өске палубага менә торган баскыч төбенә урнашып, «Революциягә каршы заговор» исехмле мәкаләне укый башлауга, Кадермәтев мыгырдап куйды.* — Газетага нәрсә язмаслар. Кә^ газь барысын да күтәрә. — Кайсы газет турында әйтәсез? — дип сорады карт солдат. — Газетның төрлесе бар. Кадермәтев’ пароходның койрык ягын икегә бүлеп торучы керләр арасыннан бер секундка башын тыккан килеш, чытырманланып үскән сары мыегын кабартып, эре генә әйтте: — Мин сезнең белән сөйләшмим. Солдат,, ияк очында гына калдырган көяз сакалыннан балык тәңкәләрен сыпырып төшергәч, әллә үчекләп, әллә үчегеп тамак кырды да, Хәсән янына елышты. • Хәсәннең киң марляга күтәртеп йөрәк турысына каплаган сул кулы, пароход йөрешеннән оеган бала төсле, акрын гына тирбәлеп бара. Тау ягыннан искән иртәнге җил аның исән кулындагы газетаны җилфердәтеп ачкан арада: — Эшче, солдат һәм крестьян иптәшләр! — дигән тыңгысыз сүзләр, җан кергәнсыман, кузгалып куялар. Гүя алар, тыгыз һәм салмак агымлы елга суын тәгәрмәчләре белән турый-турый ялыккан бу иске пароходны, барлык юлчылары белән берлектә, шушы—октябрь башларына хас алтынсу-кызгылт әрәмәлекләр арасыннан, гаҗәп бер күңелле җиргә, табигатьнең барлык якты төсләрен үзендә чагылдыручы аяз югарылыкка чакыралар төсле тоела иде. — ... Аларныц юлы үзләренең максатлары шикелле үк «гади .һәм ачык», бу большевизмны тамырыннан юк итү, советларны тарату, Петроградны... Соры болытларны теткәләп, сөзәк Кавя Нәҗми ярдагы болыннар өстеннән, ерактагы күгелҗем урман артына кысрыклаучы җил куәтләнгән саен, Хәсәннең тавышы ачыклана барды: — Керенский хөкүмәте бу коточкыч планны белде генә түгел, бәлки аны эшләүдә үзе катнашты... Хәзер инде газетаны тыңларга өстәге палуба кырыена да җыелдылар. Хәсән генә аларны күрми һәм, йөкле булса да гәүдәсенең сылулыгын югалтмаган яшь хатын белән, баштанаяк кораллы, ләкин төскә ничектер юаш һәм тыйнак матрос арасындагы, яссы битле поручикның үз артында торучы икенче берәүгә: — Ниткән кеше? Кая бара? — дпп пышылдавын да ишетми, укый бирде. — Заговорчыларның бу «хөкүмә. тенә» артык түзеп торырга ярамый... Властьны яңа революцион сыйныфлар кулына... Хәсән укып бетерергә өлгермәде. Тәбәнәк гәүдәсенә ятышсыз озын кылыч таккан һәм, әгәр өр-яңа погонлы мундирын, кокардалы фуражкасын салдырсаң, бөтенләй малай булып калачак юнкер, койрык як ишек турысына өелгән кешеләр уртасыннан юл ярып, чәрелдәвек тавыш белән җикерде: — Позво-оль... Позво-оль. Аның артыннан чуанлы муенын як-якка кайшалдырып, ялтыравык итек шпорларын уенчык кыңгырау төсле шалтыратып, поручик килеп чыкты. Ул, үзенең ниятен сиздермәскә теләгәндәй, сүзләрне дә пенсне кысасыннан чиләнеп торучы борын эчендә генә әвәләп, эндәште: — Гафу итәсез, кем статьясы бу? Хәсән, газетаны ашыкмыйча пөхтәләп бөкләде дә, яралы кул астындагы эчке кесәгә салды һәм чал төкләр белән чигелгән кара мыегын бармак сырты белән төзәткәләп, башын яртылаш күтәреп поручикка карады: — Сезне кем дип танырга боерасыз? Поручик, тавышын калынайтып тантаналы масаеп әйтте: — Вакытлы хөкүмәтнең Казан округына билгеләнгән комиссар ярдәмчесе сыйфатында приказ бирәм: җинаятьчел листокны хәзер үк тапшырыгыз һәм документларыгызны күрсәтегез. — Аңлашыла... — диде Хәсән. — Ләкин мин заговорчыларга буйсынмыйм. Ә инде мәкалә авторы белән кызыксынасыз икән, ансын әйтергә мөмкин. Ул мәкаләне иптәш Сталин язган. Бу җавап поручикны моңарчы тыеп килгән ачуын берьюлы актарып салырга мәҗбүр итте. Ул, хәтта сүз оештыру сәләтен югалтып, күзләрен мелт-мелт йомгалап акырырга ТОТЫНДЫ: — Ничек, ничек? — Керенский хөкүмәте, — диде Хәсән тыныч кына. — Революцияне немец штыклары белән, Америка долларлары белән буарга җыена. Иптәш Сталин шул хыянәтне фаш итә. — Агитация... — дип чыйнады поручик. Хәсән исә, тагын да җайлабрак утырып алды да, чынлыгы беләв көчле сүзләрне берәм-берәм поручикның битенә ташлады: — Риганы кем калдырды? Сезнең тарафтан диктаторлыкка хәзерләнгән Корнилов. Ә уң газеталар, Лондондагы «Таймс», Париждагы «Ма. тин»нар белән бергәләп, бу җиңелү өчен дә солдатларны, большевикларны гаепләргә керештеләр. Солдатлар, янәсе, приказга буйсынмаганнар... Позициядән, имеш, сугышмыйча качканнар....Чеп-чи ялган бу. Ул сугышка мин үзем катнаштым. Әгәр хыянәтче генераллар Петроград эшчеләрен коралсызландыру өчен фронтны ачмасалар, китми иде Рига. Ә хәзер инде Керенский1 Россияне Америка байларына биш миллиард сумга сатарга йөри... Поручик, аны тыңларга да теләмичә, юнкерга боерык бирде: — Тентергә, кулга алырга! Хәсән тентүгә риза шикелле кыланып, уң як кесәдән зур табаклы газета чыгарды: — Менә рәхим итегез. Бу сезнен газета. Буржуйлар газетасы—- «Утро России». Күрәсезме, Родзянко рече. Ул Петроградны немецлар- Алтыа көз 9 га бирергә тәкъдим итә. Ул немецлар кулындагы Ригада яңадан городовойлар, жандармнар власте урнашуга куана... Моңарчы ике арадагы тартышны кызыклы тамаша шикелле генә күзәткән карт солдат, котелоктан су уртлап алды да, җиңнәрен ни өчендер сызгана-сызгана, хәйләкәр елмаеп, гөрелтеле аваз чыгарды: — У-һу... Җанҗалдан мөмкин чаклы читтә торырга тырышып, су өстенә көмеш тәңкәдәй коелган кояш нурларының тылсымлы уенын карап баручы, Кадермәтев тә ахыр чиктә түзмәде. — Менә сиңа у-һу... — диде ул кабарынкы кулларын тез башына ышкып. — Власть кешеләре документларыңны ничек табарлар бит әле. Бәлки син дезертирдыр, ә? Солдат шаян ваемсызлык белән иреннәрен чөмәкләндереп: — Сызгыра беләсеңме, бабай,— диде дә, Хәсәннең яралы кулын каерып маташучы юнкерны терсәге белән кырыйга этәрде: — Позво-о-ль! Поручик, шинель чабуын кайтарып, эчке каешка беркетелгән алтатарын чыгарды: — Корал кулланырга мәҗбүр итмәгез. Ни арада төшеп җиткәндер, сизми дә калдылар. Әле генә палубада күренгән матрос, дәшми-тынмый поручик янына килеп басты. Аның күзләре корыч төсле күксел һәм сул беләгенә салып төзәгән маузер көпшәсеннән дә шундый ук төксе өченче бер корыч күз карап торгандай күренә. Йөзендә'дә баягы юашлыкның һичбер әсәре калмаган. Тавышы да яшенле явымнан хәбәр бирүче ерак күкрәүне хәтерләтә иде. — Шаярмагыз, господин корни- ловчы. Шулай ук син, кылычлы малай. Кызыл гвардия отряды исеменнән... Тапшырыгыз коралларыгызны! Поручик: — Анархия бу. Протест белде- рәм, — дип алтатарын күтәрергә омтылган иде, өске палубада тезелеп торучы матросларны күреп, каушап калды. Алар арасында фуражка тасмасына көмеш путал белән «Балтик флоты» дип язылган һәм аз гынэ сипкеле озынча түгәрәк битенә килешеп торган әлеге яшь матрос та бар иде. Ул, иптәшләренә нидер ымлап, челтәр барьер аша түбәнгә- сикерде: — Иптәш Герасимов! Рөхсәт итегез ванная бүлмәсенә бикләргә. Эшнең хәтәр төс алуын хәзер генә төшенгән поручик ишетелер-ише- телмәс тавыш белән ялынырга тотынды: — Намуслы офицер сүзө бирәм... Моннан соң... Ә юнкер исә, өянәге тоткан авыру кебек дерелдәп, эре тешләрен шыгырдатып, бер үк сүзне еламсырап кабатлады: — За что, а... За что? Хәсән аяк үрә басып, шинелев төзәткәләп алды да, Герасимовка эндәште: — Самосуд ясатмагыз. Барып җиткәч, советка яки кызыл гвардия штабына хәбәр итәрбез. Поручик тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, карт солдат ирек бирмәде: — Җитәр, буржуй холуе! Күп сөйләдең. Кулларыңны артка. Менә шулай. Шагоммарш! Матрослар, поручик белән юнкерны уртага алып, юлчыларның мыскыллы көлүләренә үзләре дә тозлы сүзләр өстәп, югарыга менеп киттеләр. Хәсән, баскыч уртасына җиткәч туктап калды. Уң якта Услон таулары, сулда Аракчино затоны. Ә каршыда — Волга өстеннән күтәрелгән рәшә төсле сыек томан аркылы Казан кремле, бистәләр, заводлар, Устье һәм Бакалтай буена туктаган эреле-ваклы пароходлар, баржалар күренәләр иде. Юлчылар төшәргә хәзерләнә башладылар. Пароходта эшли булса кирәк, шадра битле, урта яшьл ирдәге хатын баулардагы керләрне тиз генә җыештырды. Кадермәтев, җанҗалдан курыккан ахры, күзгә күренмичә генә китеп өлгергән. Көймә утыргычы астында нәрсәдәндер бушаган шешә белән чәйнәлеп-чәйнә- леп тә теш үтмичә ташланган каты сеңгерле килдеш казлыгы гына кү- Кави Нәҗми ю цел болгаткыч төсгә бөгәрләнеп ята иде. Пароход бишенче елда маевка үткәрелгән «Дубки» турысына җиткәч, үзенең дә шул вакыйгаларга катнашы бар һәм хәзер шуны сагынып искә төшергәч шикелле дәртле та- вьгш белән сызгырта башлады. Хәсән шул моң эчендә, алтын яфраклы имәннәрдән күзен аера алмыйча, йөрәгенең уч төбендәге кош баласы кебек талпынып тибүенә әсәрләнеп, палубага күтәрелде. Пароход, халыкның пристань ягына өелә баруыннан, бер кырыйга янтаеп, акрын гына «Самолет» дебаркадерыма якынлашты. Матрослар да хәзгр шул якта, карт солдат кына күренми иде. Кая икән, дип уйларга өлгергәнче, тәгәрмәч каплавычы өстеннән аның иске соры бүреге күренде. — Тегеләр өчен борчылмагыз,— дип кычкырды ул Хәсәнгә. — Без үзебез рәтләрбез. Хәсән барьер буйлап аңар якынлашкач, җилкәсендә кемнеңдер кулын тоеп борылып караган иде, бүген бергә төн уздырган .матрос булып чыкты. Аның куанычы йөзенә чыккан, тавышында да кичәге моң- зар юк. Йөрәгендәге тойгыларны сүзгә күчереп, зур учы белән Хәсәннең иңбашларын сыйпап, эндәште ул: — Никтер миңа озакламый очрашырбыз күк тоела. — Бәлки... — диде Хәсән һәм эчке кесәдән «Рабочий путь» газетасын алып аңар бирде. — Оныта язганмын. Югалтма син моны, туган. J/тыз ел узар, кырык ел узар. Зур бер бәйрәмдә кардәш-ыруларны, дусларыңны табынга чакырып, әйтерсең: менә ул—авыр көрәшләрдә безгә юл күрсәткән, дәрт-дәрман биргән ялкынлы чынлык!.. Аның сүзләре, бистә гудокларының көчәя баручы гөрелтесенә, пароход белән дебаркадердагы кешеләрнең очрашу авазларыңа, якты чиш.мә тамчылары кебек аралаштылар. Шул авазлар эченнән ул үзенең исемен ишетте: — Хәсән абый! — Җизни-и! — Без биредә-ә-ә... Яр буендагы каеры өемнәре арасында Гәрәй белән Гриша, чак кына арырак Зәйтүнә һәм моңарчы Хәсәнгә таныш булмаган ике кыз басып торалар иде. Хәсән, ишле халык дулкыны белән бөтерелеп, пароходтан чыгуга иң элек Зәйтүнәне кочаклап алды: — Ох, нинди үскәнсең. Көчкә таныдым. Гәрәй, башкалар белән күрешергә дә ихтыяр бирмичә, сүзләрен яртылаш йотып, Хәсәнне үбәргә ТОТЫНДЫ: — Шундый сагындык үзеңне... Гриша: — Абый урынына калган кешем бит син... — дип, Хәсәннең сау кулын учлап күкрәгенә кыскан килеш, кызларга эндәште: — Күрешегез! Кояш яктысында елкылдап торучы кара толымнарын күгелҗем дебет шәл астына төшергән урта буйлы кыз, керфекләрен оялчан гына сирпеп, иреннәрен ярым йомык хәлдә калдырып, Хәсәнгә кул сузды: — Фәйрүзә. Аның иптәше, озын һәм җиңел гәүдәле, аксыл сары чәчле кыз, үз нәүбәтен, — кардәнг-ыру күрешсен әле, — дигәнсыман бер кырыйда сабыр гына көтеп алгач, Хәсәннең бармак очларын үзенә тарткан шикелле нык селкеп, көр һәм чая тавыш белән әйтте: — Ксенья апаны онытмагансыз- дыр. Мин аның сеңелесе Лиза. Шуннан соң'гына Хәсән пароходтан төшү белән үк пошындырган сорауны бирде: — Нәсимә кайда соң? Әтинең хәле ничек? — Аларның эшләре муеннан хәзер, — диде Зәйтүнә һәм, дебаркадер басмасының бушый төшкәнлеген күреп, Хәсәннең яралы кулын бәрелүдән саклаган төсле, сул якка чыкты да, иптәш кызларын алга уздырды.- — Извозчикларга әйтегез, капка янына туктасыннар. Алтын көз и ХӘСӘН: . — Нигә шулай мәшакатьләнергә? Трамвайда да бик әйбәт кайтыр идек әле, — дигәч, Гәрәй белән Гриша әллә нихәтле яңа хәбәрләр әйттеләр: — Трамвай йөрми бит. — Ток юк. — Электростанциядә забастовка. — Металлистлар эш ташладылар. — Извозчикларны көч-хәл белән күндердек әле. Атыш-фәлән булмагае дип шикләнәләр. — Ишетәсезме?— диде Зәйтүнә, Казанка аръягыннан килүче гудок тавышын тыңлап. — Заречье завед- лары бу. Димәк хуҗалар коллектив договорны кабул итмәгәннәр. Бер үк төсле җирән атларга җигелгән ике колясканың алдынгысына Хәсән белән Зәйтүнә, арттагы- сыиа Гәрәй белән иптәшләре урнашып, кузгалып киткәч кенә, кемнеңдер сискәндергеч ачы тавышы ишетелде: — Әфәнделәр! Ханым-туташлар! Бер генә минут... Хәсән әйләнеп карауга, саквояж һәм брезент чемоданын, кызыл башлы сөлге белән саплагыннан бәйләп, җилкәсенә аскан Кадермә- тевне күрде. Кара зонтигын болгап, сөрлегә-сөрлегә, кычкыра иде ул: — Әфәнделәр! Акчасыннан тормас идем. Юл уңаеннан сыйдырса- гызчы бер мөсафирны. Соңга калам бит югыйсә... Кем белсен, утыра алыр ндеме- юкмы, аның белән атлар арасын бүлеп, пристань капкасыннан әлеге карт солдат килеп чыкты. — Юл бир! — дип кырыс кына •әйтте ул аңар.—Дусларыңны чыгарабыз. Бәхилләш үзләре белән. Шулай әйтүе булды, матрослар конвое уртасында, хәзер инде погоннары йолкынган, бил каешлары чишелгән боек чырайлы поручик белән юнкер капка төбенә чыгып бастылар. Хәсән, атларны туктатып, нидер .әйтмәкче иде, яшь матрос фуражкасын югары күтәреп аңар изәде: — Тынычлап кайта бирегез. Атлар кузгалгач тагын өстәп куйды : . — Очрашырбыз бит әле? — Әлбәттә, — диде Хәсән һәм, таш кыядай биек нигезле часовня- ны узып, дамбага борылганчы, артына карап барды. Матрослар һаман шул бер урында. Кемнедер кэ- тәләр бугай. Кадёрмәтев тә, авыр чемоданы белән тузан катлавына сеңә барган кебек, алар каршында бөкрәеп тора иде. Гәрәйләр аты куып җиткәч, Хәсән барысына да ишеттереп әйтте: — Чынлап та соңга калды бит теге милләтче. Өйгә кайтуын әйтмим, анысы кечкенә мәсьәлә. Ниятләрендә, планнарында соңга калды. Милли шура имеш. Милли фонд имеш. Барып чыкмаячак аларнын фокуслары! Атлар, аның сүзен /күпләгәндәй, дәртле пошкырып, юырта башладылар. Бистәгә җитәрәк, аяк астында сикәлтә туры килде ахры, кызлар курку аралаш күңелле кычкырып җибәрделәр: — Ай-й, аударасыз бит... Гәрәй, кызларның кәефен табарга теләп, дилбегә очын үз кулына алды да, атны тагын да куалый төште. Зәйтүнә үзләрен узып алга чыккан абыйсына бармак яный калды: — Туйга куасыңмы әллә шул тикле? Хәсән: — Ник алай дисең, хәтерләре калыр,— дигәч, ул тыныч кына әйтте- — Кыек атып туры тия икән, бигрәк тә ' шәп. Югыйсә шундый йомыкый аның Фәйрүзәсе. Гәрәй абыйга вәгъдә бирүенә ни гомер., һаман яшереп маташа... — Кем кызы? — дип сорамакчы иде Хәсән, трамвай юлын аркылы кисеп чыккан зур гына төркем хатын-кызлар арасында, Ксения белән янәшә баручы Нәсимәне күреп, — Ул бит... ул...—диде дә, коляскадан төште. Нәсимәнең горур, киеренке чырайлы • йөзендә Ксения кулындагы байрак шәүләсе уйный һәм очларын колак артына тартып бәйләгән ко Кави Нәҗми 12 мач яулыгы да, шул байракның дәвамы кебек, җилферди иде. Атларны җибәреп, байракка табан юнәлүгә, әллә ничә тавыш берьюлы гүләп каршы алды. — Иптәш Айвазов! — Аягың җиңел булсын, Хәсән. — С приездом. — Безнекеләр дә шулай кайтсыннар иде. — Бәхетле кеше син, Нәсимә... Нәсимә исә, ашкынулы адым белән атлап барган җирдән бер тын хәрәкәтсез калып, аннан кинәт, өермә эченә суырылган яфрак төсле җиңеләеп, Хәсәнгә сарылды. Әле генә барлык йөреш-торышыннан шундый тәвәккәл ныклык сизелеп торган Нәсимәнең күзләрендә яшь бөртекләрен күргәч, Хәсән үзе дә йомшарды. Ул аның уттай кызу бит урталарыннан, коры иреннәреннән үбә-үбә, тыны куырылган төслө кабаланып әйтте: — Менә кайда очраштык без... Менә кайчан... Алар өчен хәзер урам тулы хатынкызлар да, пристаньнан җәяү кайтып килүчеләр дә, гүя юк, тирә- юнь ничектер тын һәм аулак иде. Бу онытылудан Ксения тавышы гына айнытып җибәрде: — Алып кайт инде син аны, Настенька. Ял итсен. Ләкин Хәсән, уң кулы белән Нәсимәне култыклап, яралы кулын барысы белән дә исәнләшкән төстә җай гына изәп, Ксения каршына килде. — Саумы, күрше. Безнең юллар бер якка бит. Алып бар әйдә җитәкләп! Алар янына Гәрәй, Гриша һәм кызлар килеп тезелделәр. Шул ыгы-зыгыда Ксения үземе, әллә бүтән бер солдаткамы, ягымлы нечкә тавыш белән җыр башлады. Смело, товарищи, в но-о-огу, Байрак, йөзләрчә тавышлар күтәреп алган җыр астында чайкалып, Вәлишиннәр фабрикасына табан үрләп килүче ялкын төсле, алга йөзеп китте. Духом окрепнем в борьбе... Нәсимә белән Ксения уртасында баручы Хәсән, үзенең барлык кичерешләренә һәм омтылышларына тагын да тирәнрәк мәгънә бирүче бу җырны, дулкынлы тавыш белән яңгыратып, бистә урамына-—олы юлга алып керде: ...Сами набьем мы патро-оны, К ружьям привинтим штыки-и-н... Кайчан гына әле бистә эшчеләрең беренче забастовкаларга чакыру, беренче маевкага җыю авазы булып ишетелгән бу сүзләр — хәзер инде революциянең, туган илнең язмышын хәл итү өчен патроннарга дары тутыру, мылтыкларга штык беркетү заманы чынлап та җиткәнлекне аңлаталар иде. ♦ Ф * Хәсән Казанга кайтып килгән көннәрдә ил эчендәге хәлләр тагын да кискенләштеләр. Революция тагын бер адым алга атлады. Петроград һәм Москва эшчеләре властьның советлар кулына күчәргә тиешлеген таләп итәләр, армия һәм флот сафындагы күпчелек большевикларны яклый, Идел буенда, Урал һәм Дон якларында хезмәт ияләре: — Бөтен власть советларга! — дип язылган байрак тирәсенә тупланалар иде. Бер үк вакытта буржуазия, властьны үэ кулында саклап калу өчен, яна авантюралар оештыра. Керенский хөкүмәте, Петроградны немецларга калдырып, империалистлар ярдәме белән революцияне буарга хәзерләнә иде. Революциянең барлык киләчәге кыл өстенә куелган* шушы дәһшәтле моментта Ленин белән Сталин, Үзәк Комитет утырышын җыеп, көн тәртибенә кораллы күтәрелеш мәсьәләсев куйдылар. Әшәке җанлы ике куркак бәндә генә бу тәкъдимгә каршы чыктылар. Берничә көн узуга ул ике хаин, кораллы күтәрелеш турындагы яшерен карарны буржуазиягә белдереп, ачыктаначык, шымчылык юлына бастылар. Алгыа көз 13 — Штрейкбрехерлар, — дип атады аларны Ленин һәм икесен дә партиядән чыгаруны таләп итте. Ләкин вакыйгаларның иң киеренке чагында, аз гына кичегү ' үлем белән тиң вакытта ясалган бу хыянәт — большевикларны каушатмады. — Кыен вакыт, — диде Ленин. — Авыр бурыч. Авыр хыянәт, һәм шулай булса да бурыч хәл ителәчәк... Сафларны тыгызрак беркетик, — пролетариат җиңәргә тиеш. — Эшчеләр һәм солдатлар белеп торсыннар, — дип язды Сталин, — крестьяннар һәм матрослар белеп торсыннар: көрәш солых һәм икмәк өчен, җир һәм азатлык өчен бара... Бөтен ил котылгысыз бәрелешкә сигнал гына көтә һәм, Петроградта штурм башлану белән үк, шәһәр артыннан шәһәр, өяз артыннан өяз күтәрелергә хәзер тора иде... Төрле урыннардагы вакыйгалар, Иделгә коючы язгы инеш сулары төсле ярсу көч белән бәрелеп, борынгы тормыш ярларын җимерәләр, ил өстендә йөз еллар буенча җыелган череклекне юалар. Аларның сафлык, иркенлек алып килүче агымын туктатырга хәзер инде үгет- нәсихәт тә, мәкерле хәйлә дә, корал да гаҗиз иде. Менә шундый куәтле ташкын алдында үзен көчсез итеп сизү Юныс Вәлишинне бөтенләй авыруга сабыштырды. Табигатендә капма- каршы сыйфатларны берләштергән- бу нык ихтыярлы кешенең соңгы атналарда өметсезлеккә төшә баруы кадимче Иманкол хаҗины да, җәдитче Хәммадны да аптыратты. Алар аның тиз мавыгып, тиз суыну- чан холыгын элек тә беләләр һәм еш кына Юныс Вәлишиннең теге яки бу адымын аңлап та җиткермиләр иде. Патша төшкән көннәрдә яңа газета чыгару турындагы уйның сәбәбе дә Хәммадка шулай аңлашылмый калды. Юныс бай кинәт кенә, һич уйламаганда әйтеп салды бу фикерне: — Оештырып җибәр! Акча миннән... Россиянең төрле шәһәрләрендә моңарчы да татарча газеталар чыгып килгәләделәр. Хәммад үзе дә аларның кайберләреңә язышкалады. Хуҗаларының конкуренция талашларын үз битләрендә чагылдырып килгән «Вакыт», «Ил», «Тормыш», «йолдыз», «Кояш»ларның эчке серләренә ул бик тиз төшенде. Газета мөхәррирләре арасында берсен «корсак», икенчесен «сатлык хәлфә» дип мыскыллау, төрле шәһәрләрдәге китап кибетчеләренең талашлары, бер-берсен коръан бозуда гаепләүче наширләр, «Нур», «Ширкәт», «Сәйяр» труппаларының үзара ызгышлары — барысының да нигезендә әнә шул «кешекешегә бүре» карашына корылган конкуренция чире ята иде. Ләкин дүрт хатынлы Хаҗи семьясын хәтерләтүче «Милләт эчендәге бу китеклеккә» сугыш еллары ямау салдылар. Сугыш — бирән зәхмәте кебек комсыз бит ул. Аңар нихәтле корал, азык-төлек, кием-салым кирәк. Монда һәркемгә җитәрлек базар ачылды.Оренбург байлары ит белән май поставкасына тотындылар. Семине- келәр үз сәүдәләрен армиягә онярма-печән хәстәрләүгә көйләделәр. Китапчылар «сугыш бәетләре», «дошман угыннан саклаучы догалыклар» басып тараттылар. Юныс Вәлишин дә үзенең шинель сукносы һәм күн эшкәртү производствосын киңәйтеп, шуннан килгән үрчемле табышка Москва һәм Баку фермаларының акцияләрен сатып алырга кереште. Шулай итеп татар байлары 1914 нче ел сугышын зур өметләр белән шатланып каршы алдылар. Бу бик табигый, чөнки сугыш алдындагы торгынлык елларында барысының да көймәләре комга терәлгән иде. Сугыш алды ярминкәсендә, аңарчы һичбер тоткарлык күрмәгән «Торговый дом берадәрәи Яушевлар» формасының бер миллион ике йөз мең сумлык вексельләре учетный комитет тарафыннан хисапка алынмагач, Муллагали бай Нижнийдан кайтып асылына яза. Вәлишиинәр, Карамышевлар, Хөсәеновлар шул ук хәлне кичерәләр. Әрдәнәләп өелгән маллар, сатып Кави .Нәҗмл алучы таба алмыйча, складларда, кибетләрдә күгәрәләр. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге көндәлек тормышны ачлы-туклы үткәреп җибәрерлек акча юклыктан интегә. Авылны бурыч баскан. Десятниклар, урядниклар мужикның, соңгы кәҗәсен, ястык-мендәрләрсн, әбибаба- дан калган борынгы самоварын оброк исәбенә, недоимка исәбенә тартып алалар. Шәһәр эшчеләренең по- лучкасын шундый ук мәңге түләнеп бетмәс әҗәтләр йота бара. САГЫШ башланып, завод-фабрика. лар армия заказларын үтәргә керешкәч, сәер хәл туа. Бер генә акыллы хуҗа да үзенең иске товар запасын берьюлы чыгарып салырга ашыкмый. Иртәнге базарда бер сумлык әйбернең бәясе көндез сум ун тиенгә җитә. Кичен байның әмере белән ул бәя тагын күтәрелә. Бу х.гкмәтне башта ук күреп торган Юныс бай, сугышның беренче көнендә үк үз мәхәлләсендә «галәбә эстәү намазы» * укытып, патшага телеграмма суга: — Горячо молимся Всевышнему о даровании победы и о здравии Вашего Императорского Величества и всего царского дома. Приносим к стопам Вашего Величества чувства искренней преданности и готовности жертвовать все свои силы и имущество для войны до победного конца. От имени мусульман города Казани Юнус Еалишин. Шундый ук рухтагы телеграмманы ул 1935 нчы елда да җибәргән һәм болай дип язган иде: — Мы присоединяемся к молитве верноподданных за самодержавного монарха, от всей души радуясь тому, что снова в городе Казани и губернии восстановлено повиновение законным, от Его Величества поставленным властям. Аларның күчермәләре патшадан килгән бер ук эчтәлекле җаваплар белән хәзер дә әле Вәлишиннең шәһәрдәге кабинетында, путаллы шәмаилләр белән бергә саклана. алладан җиңү сорау намазы. — Благодарю, — дип кыска гына язды патша,— за торжественное богослужение и верноподданнические чувства. Николай. » Ләкин шул саран гына әйтелгән сүзләр аңар интендантство буенча зур сумалы сәүдәгә юл арчыдылар. Патша төшкәннән соң да ул заказлар кимемәде, арта гына барды. Керенский хөкүмәте оештырган июль һөҗүме көннәрендә инде баш әйләнерлек күләмгә җиттеләр. Шуңар күрәдер ахры, 1917 нче елнын җәендә ул Хәммадка тагын кисәтеп әйтте: — Сугышка каршы бер генә сүз дә басасы булма. Эче пошкан сәгатьләрдә ул үз газетасын, комплекты белән алып, актарырга ярата һәм аңар, күп кенә хәбәрләр, кырык тапкыр укылуга карамастан, моңарчы күренмәгән ниндидер яңа мәгънә аңлаталар төсле тоела иде: — Хөррият заемы... Базар бәяләре. Өяз вакыйгалары. — Мөбәрәкша әфәнде Хәлилев ноткы... Өстемездә исламият берлеген тәмсил иткән яшел әләм саллансын. Хәзрәте рәсүлнең изге рухы, Чыңгыз бабайның -шәүкәте, Сөембикә тутаңның мөкатдәс күкрәге, бөтен фәрештәләр, михраб, лар һәрдәм ярдәмчең булсыннар... — Сентябрь өчен икмәк. Аракы складына һөҗүм... — Мөселман кибетләрендә җомга һәм якшәмбе. Мөселман солдатларына хәләл аш. Хатын-кызларны мәчеткә йөртү. Мәхкәмәм шәргыя фәтвасы... — Комитет... Шура... һәйәт... — Мөселманнар бергә булырга. — Милли мөхтәрият көне. — Рамазан башы кайчан? — Мөфти сайлауга хәзерлек. — Мәхәллә салымы. Милли салым... — Охранкада эшләгән Габделхәй әфәнденең тәүбәсе. — Мөселман фракциясеннән. — Хәзрәте Госман язган Калам Шәрифнең язмышы. — Хәрби Шура хәбәрләре. if Алтын көз 15 Учредительное собранного сайлаулар алдыннан. — Демократлар киңәш мәҗеле- се. Баш министр Керенский, артында ике адъютанты булган хәлдә, мөнбәргә менде. Ул ошбу мазмун- да сөйләде.- мин үземгә ифтира һичкем тарафыннан ягылмаячагын сизмәенчә сөйли алмыйм. Төрле урыннарда башбаштаклык хөкем сөрә. Бу хәбәрне суллар - бик каты алкышлыйлар. «Ә үлем җәзасы?» дип кычкыралар. Керенский җавап биро: мин хөкүмәт башлыгына тиешле шартларны читкә куеп сөйлим. Әгәр дә мине тыңларга теләмәүчеләр бар икән, ул вакыт мин власть теле белән әйтәчәкмен. Хәзер вакыт шундый ки, минут саен һәлакәтлек көтәбез. Фронттагы, тылдагы каршылыкның агымын туктатырга көч вә чара эзлибез... — Казан өяз земский управасы залында мөселман зыялылары мәҗ. лесе булды. Мөселманнарга газета тарату мәсьәләсе каралды. Бәгъзе берәүләр башка җәридәләр рәтеннән «Кызыл байрак»иы телгә алгач, Хәммад әфәнде атәшле нотык сөйләде: «Кызыл Байракның» башында торучы Мулланур Вахитов социал-демократ большевик. Ул большевиклар фикерен тәкъвия кыла. Безнеңчә мөселман арасында большевик газетасын тарату мәслихәт түгел... — Бистәдәге татар солдатлары мөслимәләр җәмгыятенә баш имичә рус солдаткалары белән бергәләшеп «бюро» төзеделәр. Бу әлбәттә бик аяныч хәл. Без аларның бу хатаны төзәтүләренә өмет баглап калабыз. Өмет бездән. ЯрдӘхМ ходайдан... Юныс Вәлишнн бүген үзенең Казан тимер юлы буендагы дачасында, тәрәзәсе чиялеккә караган аулак бүлмәдә, иске номерларны берәм-берәм күздән кичерә торгач, ниһаять, күңеленә ятышлы әнә шул сүзләрне тапты: — Өмет бездән, ярдәм ходайдан... Йөрәгенә элекке тынычлыгы кайта башлагандай булды аның һәмул: — Башка газеталарда нәрсә язалар? — дигән уй белән, бүгенге почтаны карарга тотынды. Ләкин «Кояш» газетасыннан укыган беренче хәбәр бу зәгыйфь юанычны шунда ук туздырып ыргытты: — Спас өязе Матак авылында һәр ел уздырылып килгән «Покров ярминкәсе» бу ел да булды. Әмма бу ел сн сатучы бер сәүдәгәр белән солдаткалар арасында тавыш чыкты. Сатучылар үзләренең нәрсәләрен җыя башладылар. Солдаткаларны тынычлату нияте белән Сал. ман каръясының Борһан мәзин, үз арбасына менеп, хосусый милекнең мөкатдәслеге турында нотык сөйли башлагач, бер мужик: — «алып ташлагыз шуны. Ул үзе сәүдәгәр, байлар ягыннан сөйли» — дип, халыкны тагын да кыздырып җибәрде. Дүрт сәүдәгәрне һәм атка атланып чыккан өяз комиссарын кыйнап ташладылар. Спастан йөз кораллы солдат сорасалар да, солдатлар баш тартканнар. Русча «Камско-Волжская речь» газетасыннан, Лаеш, Тәтеш, Чистая өязләрендә крестьяннарның рөхсәтсез урман кисүләрен, Зөя өязендә алпавыт Обухова имение- сенә күрше авылларның һөҗүм итүен укый башлагач, Вәлишин ңи өчендер шикләнеп, тәрәзәгә карады. Еракта, Волга аръягында, мунчамы, тегермәнме яна*... Ялкын телләре караңгы - күкне, көзге болытлардан арчырга теләгәндәй ялыйлар. Әйтерсең лә Услон тавы башыннан Идел дулкыннарына табан кызыл яллы ниндидер зур җәнлек төшеп килә. Бакчадагы агачларның кара ботаклары, шул куркыныч җәнлектән качарга телә- гәнсыман шаулап, ялангач чыбыклары белән тәрәзә пыяласын кыйныйлар иде. Бу күренеш Юныс байның йөрәген шом белән тутырды. Ул үзенең ми оерлык дәрәҗәдә ялгыз, мескен, зәгыйфь бер хәлгә калуын, янгын көчәйгән саен, үткенрәк сизә барды. Август башларында ук, ул авыру хатыны Хәдичәбануны Ташкенттагы кияве янына җибәргән, малының Кави Нажми 16 да зур гына өлешен кияү ярдәме белән валютага әйләндереп, Ирандагы Англия банкысына күчерткән иде. Биредә аны округ штабында хезмәт итүче улы — прапорщик Идрис кенә тотып тора. Әгәр командующий үзенең вәгъдәсен үтәл аны Төркстанга билгеләтә алса, Вәлишин үзе дә, йорт-җирне һәм заводны Хәммад карамагына тапшырып, «дөнья тынычланганчы» китеп торачак. Кыенлыктан качу түгел бу. Тарих үлчәве большевиклар ягына авышкан Идел буена караганда, аңар үзенең байлыгын саклау өчен хәзерге Төркстан уңайлырак. Шуннан торып ул 6v асты-өскә килгән дөньяны ’ 1906 елдагы шикелле авызлыкларга ярдәм итәчәк. Казан биржа комитетының председателе Оконишников та, сабынчы Крестовников та аңар шул ук киңәшне бирделәр, йокысыз төннәрдә уйлап табылган һәм күңел беркеткән бердәнбер планы, баш китәрлек вакыйгалардан башны саклап калу .чарасы шул иде аның. Элек — Баку. Аннан — Төркстан һәм Иран... Вәлишиннең күп кенә компаньоннары, Корнилов фетнәсе җимерелү белән үк, ә кайберләре элегрәк тә, Кавказ, Дон һәм Себергә күченә башладылар. Иске тәртипләрне бөтен мәрхәмәтсезлеге белән кайтарырга омтылучы көчләр хәзер шунда тупланалар. Идрис кулны тотмаса, ул да бәлки тиздән үз семьясында, ниятләренә ышанычлы терәк булырлык мохитта, тормышын, кәсебен яңа баштан корып җибәрер... Бердәнбер төп варисы белән төнге табын янында очрашкан саен, ул аңар Төркстанга тизрәк китәргә кирәклеген тукый килде. Төпченә торгач, эшне сузучы кеше командующий да түгел, хәрби Шура рәисенең балдызы булып чыкты. Бу хәлне Вәлишин бүген генә, анда да очраклы рәвештә, Идрисне штабка озатып кайткан Галимулладан ишетеп кенә белде. Моңарчы улының бик күп романнары уңышсыз бетә килгәнлектән, Юныс бай шунда ук кучерны, ультиматум төсендә язылган записка белән, шәһәргә куды: — Җавап язсын. Көтә, дип әйт. Хатынкыз белән чуала торган чак түгел хәзер. ...Төи уртасы узып бара. Кучер да юк. Җавап та юк. Алгы бүлмәдә хырлап асрау карчык йоклый да, авыл кырыенда, ерак янгыннан вәсвәсәләнеп, этләр улыйлар. Вәлишин: — Йокларга кирәк... — дип, тәрәзәнең хәтфә намазлыксыман икенче кат пәрдәсен төшереп, утны сүндереп, чишенми-нитми, диванга ятты. Ләкин йоклап булмый. Ми тамырларында чикерткә төсле тынгысыз уйлар сикерәләр. Тынычлану өчен колак мендәре астындагы салкын пистолетка кулын тидереп, йөзе белән стенага борылып та карады. Күзләрен йомган килеш, хәтеренә беренче килгән шигырьне дә ашыкмыйча гына күңеленнән кабатлады. Мосафир кем. җиһанга басты ботны. Биетте ажгырып аны замана... Өеп черегән өметне, төртте утны... Йотып утларны китте яна-яна... Ирексездән күзен яртылаш ачып җибәрүгә, стенада бер тоныкланып, бер яктырып селкенүче ниндидер саргылткызыл тап күргәч, тагын йокысы качты. Башта әле ул анын нәрсә икәнлегенә төшенмичә кулын сузды. Ләкин тап югалмады, тамырлары бүртеп, төенләнеп торган бармаклар өстенә күтәрелде. Шуннан соң гына, ул аның аргы яктагы янгын шәүләсе булуын аңлап, пәрдәнең бер чите кадакка эләккән ахры, 'дип, шуны рәтләргә теләгән иде дә, капка төбенә ат туктаганны ишетеп, лампага ут кабызды. Асрау карчык ишек ачарга чыкты. Юныс бай сабырсызланып үзе дә аңар иярде һәм Галимулладан: — Эшләр харап... Арча кырында атыш. Идрис әфәнде крепостьта. Янына үтәрлек түгел... — дигән хәбәрне ишеткәч, терраса баскычына таянган хәлдә, шашкын карашлы күзләрен шәһәр ягына текәп, бер кулы белән йөрәк турысын ышкый- ышкый, каядыр эчтә иң сизгер Алтын көз тамыр өзелгән төсле тавыш чыгарды: — Эһ-Һ... * * * Шул ук төнне Петроградта большевиклар партиясенең кораллы восстаниегә җитәкче үзәге Лениннан хат ала: — «Мин бу юлларны 24 дә кич язам, хәл мөмкин булмаган дәрәҗәдә кискен. Чыннан да, хәзер инде восстаниедә кичегүнең үлемгә ошашлы булуы ачыктаначык. ...Көтәргә ярамый!! Барысын да югалтырга мөмкин!! — ... Эшне әлбәттә һичшиксез бүген кич яки төнлә хәл итәргә». Восстание хәзерләнү турында Вакытлы хөкүмәтнең шымчылар тарафыннан искәртелгән булуы — һәр ике якны элгәрерәк һөҗүм башларга ашыктыра. Керенский ставкадан үзенә ярдәм чакырта, юнкерларны, казачийларны сугыш хәленә күчерә, күперләр аша хәрәкәтне туктатырга, хәрби революцион комитетны кулга алырга куша. . 24 нче октябрь таңында юнкерлар «Рабочий путь» типографиясен ябалар. Узып баручы эшчеләр, бу хәлне күреп, типография тирәсенә җыела башлыйлар. Арадан берсе газета редакторына — Сталинга шалтырата. Озакламыйча, кызылгвар- дсецлар килеп юнкерларны куалар. Газета яңадан басыла башлый һәм эшчеләр иптәш Сталинның төн утырып язган мәкаләсен укыйлар: —...Власть эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советлары кулына күчәргә тиеш. Бер үк вакытта, Ленин күрсәтмәләре нигезендә, восстание планын төзүче Сталин, Свердлов, Дзержинский иптәшләр хәрби революцион комитетта өзлексез эш алып баралар, штурмга катнашачак көчләрнең позицияләрен, маршрутларын аныклыйлар. Төн уртасында Владимир Ильич, Смольный институтына килеп, восстание планын раслый. Керенский хөкүмәтен бәреп төшерү турындагы приказга кул куела. Мотоцикллы 2. .С .Ә.“ Ns 11. . элемтәчеләр бу. тарихи приказны шунда ук заводларга, кызылгвардия штабларына, полкларга алып китәләр. — Башланамы? — дип сорый кемдер. Пиджак җиңенә ал тасма, күкрәгенә патрон ленталары таккан күн фуражкалы кызылгвардеец, пулемет көпшәсен Кышкы Сарайга төбәп, җавап бирә: — Башланды, иптәш! Казан бистәләренә бу хәбәрне «Аврора» крейсеры өстендә шаулап искән җилләр әйтерсең китереп җиткерделәр. Елга аръягы райкомының гадәттән тыш утырышын алып баручы Алексей Халявин, ревком приказын укыр алдыннан, шул ук сүзләрне әйтте: — Башлыйбыз, иптәшләр! Артиллерия бригадасы Арча кырындагы казармалардан Сибирь тракты буйлап хәрәкәт итәчәк. Аның икө батареясы Ягодный бистәсенә күчерелә. Төрле полкларның, дружиналар, ның, отрядларның вәкилләре белән тулы кысан бүлмәдә, китек пыяласы төтәп торучы асылмалы лампа астында, укылган дәфтәр битле чаклы кәгазьдән шундый кыю сүзләрнең яңгыравы барысын да дәртләндереп җибәрде. Ио- кысызлыктан кызарган күзләр, тойгыларның киеренкелеген, йөрәкләр, нең теләсә нинди куркыныч эшкә дә хәзер икәнлеген аңлаткан төсле, үткен һәм тәвәккәл караш белән Халявинга текәлделәр. Ул иске газеталар ябылган озынча- өстәл артындагы урындыкка бер аягы белән басып, ярым иелгән хәлдә, күзлеген өзлексез селкенүче ут яктысыннан кулы белән ышыклап, приказны укуында дәвам итте: — 164 нче һәм 94 нче полклар Ягодный, Кизический һәм Козей бистәләреннән Казанка буендагы заставага чыгалар. 240 нчы полк — Бишбалта дамбасы буйлап китә. Аның ике ротасы, тимер юлдан килү ихтималы булган Вакытлы хөкүмәт яклы эшелоннарны коралсызландыру өчен Лагерьная стан- Кави Нэжми 18 циясендэ кала. 95 нче полк, эшчеләрнең кораллы дружиналары һәм кызыл гвардия отрядлары белән берлектә, күперләрне, әһәмиятле учреждениеләрне биләп, крепостька һөҗүм итәчәк.. Приказ укылып беттеме, әллә өстәл кырыендагы сары әрҗәле кыр телефоны бүлдердеме, Алексей Халявин трубканы алып, телефон сабын борырга тотынды. Хәзер инде ул күзлеген ышыкламый һәм аның каты төк каплап килүче ябык йөзен, купшы эшчеләрчә очларын бөтереп куйган куе мыегын ишек төбендә басып торучы Гәрәй дә күрә. Ул аны, алтынчы съезд турындагы докладын тыңлаганнан бирле, очрата алмый йөргән иде. Соңгы атналарда, Гриша кызыл гвардия штабына күчкәннән сон, Гәрәйгә типографиядән чыкмыйча диярлек эшләргә туры килде. Ха- лявинның теге яки бу йомышы турында комитет белән типография арасында газета һәм листовка кулъязмалары йөртүче Фәйрүзә генә әйткәли торды. Бүген дә алар утырышка керешли генә, караңгы коридорда, бик ашыгып күрештеләр. Менә хәзер Гәрәй аның уртадан чәче коелган баш түбәсен генә түгел, күзлек пыяласы аркылы җитди һәм усал ялтыраучы күзләрен дә, сөйләшкән чакта тартылып торучы янак мускулларын да ачык күрә. Кайдан шылтыраталардыр, Алексей бик игътибар белән тыңлый. Ара-тирә аның күзләре бүлмәдәге кешеләргә, өстәлдәге зур поднос тулы тәмәке төпчекләренә, чәе суынган стаканнарга, хәйләкәр ымлы караш ташлыйлар да, ул тагын ‘ярым карлыккан тавыш белән трубкага кычкыра: — Молодцы! Шәл иткәнсез. — Ераграк куып җибәрегез үзләрен. — Артык безнен бистәгә аяк басмасыннар. — Сезнең отрядмы? Хәзер әйтәм. Халявин, тиз генә кулындагы кәгазьгә, аннан куен сәгатенә күз төшерел, җавап бирде. — Казайка күмерен юнкерларда арчыйсыз. Сезгә беркетелгән ба;а- рея утны Тайницкая капкасына юнәлтер. Әйе... Хәзер үк. Сузыл кычкыртырга. Унар минут ара белән өч тапкыр... Барыгызга да р әлам. Мостафага аеруча... Саклагыз картны. Дуамал бит у-1 Уңыш телим, Хәсән! Трубканы куйгач, үз янында кубан бүреген кырын салып, уң чигәсенә төшкән җирән чәчен бер кулы белән учлаган килеш, икенче кулындагы кыска карандаш белән газета кырыена нәрсәдер сызгалап утыручы егеткә эндәште: — Синнән башлыйк, Петр. Хәзер үк Алафузовка. Менә бу маршрут буенча чыга башласыннар. Егет шунда ук сикереп торды һәм, Халявин биргән кагазьне бүрек кайтармасына эчкә үк салып, мылтык каешын тарта төшеп, якында утыручылар белән күрешә узды: — Үтәрбез, Алексей Гаврилович. Кызарырга туры килмәс безнен өчен. Аны озатуга, әле генә телефонда сөйләшкәне искә төште ахры» Халявин йодрыгын өстәлгә сугып, ләкин ачуланмыйча әйтте: — Шундый вакытта кирәк бит аяк арасында чуалырга!... Вәлишин фабрикасыннан шылтыраттылар. Милли шура белән меньшевиклар комитеты, *татгр эшчел рзн үгетләргә дип, үзләренең тел осталарын төшергәннәр. Коралланмагыз, янтсе. Властька омтылу — ут белән шаяру имеш. Ну, кызык иткәннәр үзл^н. Тачкаларга утыртып фабрика артындагы чүп өеменә аударганнар. Халявин белән берлектә бэтев бүлмә күңелле шаулап көлә башлауга, тәрәзә пыялаларын зырылда- тып янгыраучы, тревога гудогы ишетелде. Башта берсе, аннан икенчесе... Комитет утырышы ябылып, һәркем үз пунктына таралган вакытта бөтен бистә күге тоташы белән гүли, дамбада, Казанны алу памятни. гы янында атыш бара. Кар аралаш салкын яңгыр сибәләп торучы караңгы тыкрыклардан бер-бер артлы AZTJH аел 19 кораллы отрядлар килеп чыгалар. Тәрәзә капкачларының ярыкларыннан тасмаланып төшкән яктыда аларның байраклары утта кыздырылган зур табаклы корыч төсле балкып китәләр, ә ерактан — Арча кырыннан, аларны күреп шатлангансыман, арт бригаданың туплары гөрселди иде. Утырыш ябылып, бүлмәдә йомыш кушылмаган берничә кеше генә калгач, Халявин Гәрәйне өстәл янына чакырып алды. — Синең белән сөйләшик инде. Беләсеңме, нинди эш йөкләргә телим? — Газетаны иртәрәк өлгертергә кирәктер. — Анысы ул чаклы борчымый. Ничек тә өлгертербез. Экстренный выпуск та чыгарырга кирәк булыр әле/ Башка бер йомыш бар хәзер. Сиңа, һәм сиңа — дядя Ваня... Зур сакаллы, мәһабәт гәүдәле кеше Гәрәй янына килеп басты. — Тыңлыйм, Лексей,—диде ул, яшьләнеп торган үткен күзләрен бармак сырты белән сөртеп. Аның артыннан улы булырга кирәк, шундый ук очлы борынлы, чыгынкы яңаклы, барлык төс кыяфәте белән дядя Ваняга ошаган, егет өстәлгә якынлашты. Халявин, аңа төбәп сүзен ялгап китте. — Шулай ук сиңа, иптәш Карпов, өчегезгә ревкомнан задание. Восстание күтәргән Казан пролетариаты һәм гарнизоны исеменнән округ командующиена ультиматум тапшырасыз. Д1енә ул! — Халявин өстәл тартмасыннан ниндидер печать басылган һәм ө.ч имза куелган кәгазьне алып укыгач, зур конвертка салып, адрес язып, дядя Ваняга бирде. — Вакытлы хөкүмәт яклы юнкерларны, офицерларны, драгун һәм уланнарны хәзер үк коралсызландырырга! Барлык коралны, броневикларны хәрби революцион комитетка тапшырырга! Ультиматумны үтәргә дүрт сәгать вакыт. Күн- мәсәләр, туачак нәтиҗә өчен алар гаепле. Көч һәм чынлык безнең якта. Оялары белән көйдерәчәкбез! Экипаж әзердер бит иптәш Карпов? — Так точно, әзер. Гәрәй үзенең ике иптәше белән урамга чыгып, дугасына ак флаг -эленгән һәм козла фонарьларына ут яндырылган пар атлы зур тарантаска утырганда, атыш тагын да көчәйгән иде. Ягодный күперендә баррикада коручы хатын-кызлар, яшүсмерләр бу сәер экипажны ерактан ук, әллә чын, әллә мәзәк сүзләр белән каршы алдылар. — Сдаваться итәргә барасызмы» кияүләр? — Җибәрмибез. — Ниткән ак флаг ул? Алып ташлагыз хәзер үк! Козлада утыручы Карпов, юлга аркылы баскан тубалдай бүрекле тәбәнәк малайга, дилбегә очы белән кизәнде: — Бирермен мин сиңа сдача. Эшеңдә бул! Гәрәй белән янәшә урнашкан дядя Ваня барысына берьюлы җавап биргәндәй, бер кулын авыз кырыенда куышлап, кычкырды: — Уңыш теләгез безгә, туганнар. Коралсызландырырга киттек фараониарны! Күпер өстенә өелгән ватык көймәләр, эче таш белән тулы кисмәкләр янына зур капка күтәреп килүче бер төркем яшьләр экипажга юл бирделәр: — Ачуланма инде, Иван Матвеич! — Без бит шаяртып кына... — Сугыш вакытында парламентерсыз булмаганны аңлыйбыз ла без. — Илчегә үлем юк. Исән-сау йөреп кайтыгыз. Олы юлга чыккач, кызыл гвардия патрульләре пропускларны тикшереп, тимер юл будкасына чаклы озата бардылар. Моннан соң шәһәрнең кырый урамнарына кадәр, дамба кырыйлап, сак кына барырга туры киләчәк. Мылтык һәм пулемет атышы бик якын инде хәзер. Юл буендагы яфраксыз өяңкеләр, усаклар арасыннан, мылтыкларын алга сузып дружинниклар, кызыл гвардеецлар йөгерәләр. Кави .Нәҗмл Һөҗүмгә ашыгалар күрәсең, Гәрәйләр экипажына әйләнеп караучы да юк. Тагын дүрт-биш минут узгандыр, йөгереп баручыларның алгы төркеме никтер терәлеп калды. Матвеич яртылаш күтәрелеп, Гәрәйнең җилкәсенә таянып, аларга карады. — Яралылар кайта, — диде ул, барлык хәл белән таныш төсле. Козладагы егет тә, бу сүздән сискәнеп куйгандай, күзләрен шул якка текәп, бераз торгач, атларны тагын да куа төште һәм, каршыга килүче зур күк атны уздыру өчен, экипажны читкәрәк борып туктатты. Бөрмә билле кыска тун җиңенә «кызыл хач» тасмасы бәйләгән урта яшьләрдәге хатын, ул атның йөгәненнән тотып, акрын гына атлый. Башына шундый ук билгеле ак яулык бөркәнгән икенче хатын сиртмәле ломовой арба буена сузып яткырылган һәм өстенә кызыл байрак капланган ир кешенең баш астына кулларын куеп тезләнгән килеш, утырып килә иде. Гәрәй үзенең ничек сикереп төшүен дә, арбадагы кешенең күкрәгенә йөзе белән капланып, бугазны яндырып чыккан тавыш белән кычкырып җибәрүен дә сизми калды: — Хәсән абый... Җаным... Ничек булды соң бу... Маңгаендагы бинты кан белән чыланган Хәсән, ярым саташып ыңгырашты да гәүдәсендәге яшәү көчләренең актык тамчыларын җыйгав төсле, күзләрен ачып җибәрде. Анып сүнеп баручы коңгырт күзләрендә яңа беленеп килгән таң аксыллыгы чалынды, һәм ул, тыны өзелә-өззлә, ләкин һаман әле көрлек саклап, Гәрәйгә эндәште: — Туктап торма ииде син... Нәсимә алгы линиядә бугай... Очратсаң, борчылуыңны сиздермә. Рәхмәт әйтте диген. Барысы өчен дә рәхмәт анар... Атлар кузгалдылар. Хәсән үзен тәрбияләгән һәм бәхетле иткән Бишбалтага, ә Гәрәй аның иң якты өлеше киләчәккә юнәлгән тормыш юлын дәвам иттергән кебек, ил язмышын хәл кылучы вакыйгалар эченә, шәһәр урамнарына юнәлдө. Нәсимәне ул көнне очратмады ул. Нәсимә бу чагында крепостька һөҗүм итүче кызыл гвардеецларнын медицина пунктында иде. Ультиматум кабул ителмәде. Көрәш ике яктан да мәрхәмәтсез кискен төс алды. 26 нчы октябрьдә иртәнге сәгать дүрттә генә, Петро- градның шуннан бер тәүлек элек советлар кулына күчүе турында хәбәр килгәч, юнкерлар корал ташладылар. Борынгы крепость капкасына кызыл байрак күтәрелде һәм Нәсимә, ул байракны анда Хәсән куйгандыр дигән тойгы кичергән хәлдә, кремльгә керүче эшчеләр, солдатлар арасыннан ашкынып алга узды.