Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК ИК Е I. КАЛА Килделәр безнең колхозга Шул кала егетләре. Шул кала егетләренең Нәкъ ялкын кебекләре. Килделәр дә, чыбык сузып, Өйдән-өйгә йөрделәр, Бөтен колхозны яктыртып, Электр үткәрделәр. * ЖЫР ЕГЕТЛӘРЕ Һәр кич җырлап, гармонь уйнащ Урамнардан үттеләр, йөрәгенә кызларның да Ут кабызып киттеләр. Киткән чакта шул егетләр Керделәр безнең өйгә. Кергәннәренә сүз әйтмим, Киттеләр икән нигә? 2. МИКЕМ ИРКӘМ Минем иркәм бригадирка, Күкрәгендә медале. Казанда да, Мәскәүдә дэ Мактап сөйлиләр аны. Минем иркәм иртә тора Таң йолдызы шикелле, Үзе уңган, үзе булган, Үзе шундый сөйкемле. Минем иркәм ялкын кебек, Яндырмый кемне генә! Яндырса да кемне генә, Ярата берне генә. МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ИЛЕМ КОЯШ МИНЕМ Матур илем, батыр илем, — Ленин—Сталин иле. Саф һавалы жылы җилең Кабат яшәртә мине. Син кояш та, ямьле яз да, Шәфкатьле анам да син, /крыган чакта ял итәрлек Хуш исле ялан да син. Утлар кичтем, сулар кичтем... Һәрвакытта да минем Юанычым, өмет көчем — Син булдың, туган илем. Данлы хезмәт кырларында >Кыр шаулаган чагында, Син — яңа дәрт, бетмәс куәт Минем һәрбер тамрымда. Син — яме алтын бәхтемнең, Син — илһамлы яшьлегем, Синдә тудым, синдә үсгем, Синдә җырлап яшимен. Бөек эшләр, төзелешләр Гөрли һәммә ягыңда... Бүгенгең шәп, киләчәген Гүзәлерәк тагын да. НУРИ АРСЛАНОВ ҖАВАПКА ТАРТ ХАЛЫК ДОШМАННАРЫН Сыкрады җир, актарылып ^бомбалардан, Күтәрелде күккә янар таулар булып, Көлгә дүнде күп авыллар, зур шәһәрләр, Чык булып кан ятты чәчәкләргә кунып. Үткән газап юлларының тузаннары Таралырга өлгермәгән әле анда, Юк, кипмәгән әле ачы күз яшьләре, Төзәлергә өлгермәгән авыр яра, Шундый чакта, әй сез, кеше гомерен, канын Тиңләүчеләр фәкать акча һәм мал белән, Демократлык маскаларын ябып йөзгә, Сату итүчеләр намус, вөҗдан белән, Котылырга бөек ирек ташкыныннан, Тагын кылыч күтәрергә өндисез сез?! Онытмагыз ләкин, әгәр кирәк булса, Хаклык кылычын нык тотарга өйрәндек без. Тыңлый дөнья совет вәкиленең тавышын Өмет баглап тынычлыкка, ләкин дошман Тыңлый аны агуланган көчек кебек Тыпырчынып, шыңшып, утка баскансыман. Җавапка тарт, дөнья, халык дошманнарын, Ялган йөзе явызларның булсынчы фаш! Күтәрелсен тынычлык байрагы күккә, Караңгылык югалсын, гел янсын кояш! Н. ДӘҮЛИ. ★ ПРОФЕССОР Чал профессор тыныч бүлмәсендә, Башын игән китап өстенә. Ул бакчачы кебек туган илдә Фән чәчәген саклап үстерә. Зур өстәлдә кәгазь өемнәре, һәрберсенә каләм сызылган, йолдызларның ерак гомерләре, Җир астының сере язылган. Таш үрнәкләр ята кул астында, Ул аларны капшап үткәрә. Ул теләсә, шулай кояшны да, Үлчәүләргә салып күтәрә. Чал профессор тирән уйга калган, Ә таң инде сызыла офыктан. Керфекләре аның арып 'талган, Төн йокысын тик ул оныткан. Өстәлендә аның төрле ташлар, Ташка керә акыл яктысы. йөрәгендә шатлык хисен тоя, Ташта яна җәүһәр чаткысы. Нәрсәләр юк безнең җир өстендә, Тауда тимер, комда алтын бар, Без күтәргән һәрбер таш эчендә Киләчәген көтә атомнар! Бу ташларда әле җир белмәгән Зур дөньяны сизә, күрә ул. Хәзинәләр тулган сарайларның Ишекләрен ачып керә ул. ... Төн узды һәм сәгать хәбәр итте, Арганнарга вакыт йокларга. Ә профессор һаман таңны көтте, Шатлык белән илне котларга. Озакламас инде кояш чыгар, Көн яктысы балкып кабыныр. Бүген менә илнең бер тавында Ул эзләгән байлык табылыр. НУР ШӘРИФ КИБӘН ӨЮЧЕ ЕГЕТ Сызганган ул күлмәк җиңнәрен, Изүе чишелгән, Ага аның кайнар тирләре Тузанлы битеннән. Дәртле итеп җырлап куя ул> Күңеле сөенә, Кибән түгел, бәхет өя ул Үзенең иленә. 97 ӘХМӘТ ФӘЙЗИ БАЛ КОРТЫ Чәй эчәбез бал белән, Бала-чагалар белән, Бала-чага алты җан: Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан, Зәйнәп белән Галия, Иң соңгысы Асия. «Бал» дисәң бер кими, Кашык тыксаң өч кими, Нигә дисәң, бал татлы, «Юкә бал» дип атаклы. Кәрәзләре сап-сары, Саркып тора аслары. Кашык белән аласың, Тел өстенә саласың, Эреп китә авызда, Кара аны, сак кылан, Ашъяулыкка тамызма! Чәй эчәбез бал белән, Бала-чагалар белән, Балны кем бигрәк сөя? Иң кечкенә Асия. Ул чынлап та кечкенә, Яше дә тик өч кенә. Әйтә белми «р» ны дә. «Кыл» ди әле «кыр»ны да. «Кар» диялми: «кал» ди ул, «Бар» диялми, «бал» ди ул. Инде «бар»ны «бал» дисә, «Бал» килеп искә төшә: — Абый, бал ул нәлсә? — ди. Бал ул кайда үсә? — ди. Белгәннәре көләләр, Белмәгәннәр бүләләр: — Бал үсәмени җүләр, Аны ясый кешеләр... Шулай сөйләп торганда Әллә кайдан, урамнан Ачык тәрәзә аша Очып керә бал корты... Менә сиңа тамаша! Быз! Быззз! Бызылдый, — һай! Бүген көн кыззззу, ди, Сезззнең янга утырып, • Бер ял итеп узззыйм, ди. Сикереп тора балалар, Әй бал кортын куалар, Куган саен бал корты Очып килә ажгыртып: — Ә шулаймы? Сеззз безззне», Шулай каршылыйсызззмы? Алай булса, сабыр! Сеззз Бүген балсыззз калырсыззз, Кирәк булса бу балны Миннән сорап алырсыззз!» һәм ул балга талпына да, Төшеп өстенә куна. Нәҗип түзми бу эшкә, Әзерләнә сугышка: — Ул ашый безнең балны, ди, — Пленга алам мин аны, ди. Кулың салуы була, Тартып алуы була: — Әлләлләлә! корт чакты, ди. Әхмәт шунда: — ул хаклы, ди, Комсыз булма шул чаклы, ди. Корт үзен яклый белә, ди, Бәладән саклый белә, ди. Ул бит сиңа тимәде, ди, Ник син аңа тиясең, ди. Ул бит Y3g син ашаган Шушы балның иясе, ди. Бал ул үсми орлыктан, ди, һәм ул чыкмый фабриктан, ди. Шушы корт бит кыскасы, ди, 7. .с. ә.* № ю. 98 Әхмәт Фәйзи ' САХАБ УРАЙСКИЙ ПИОНЕРЛАР ЖЫРЫ Без пионер — комсомолның Сыналган алмашлары. Туган илнең киләчәге, Җәүһәре, алмазлары. Туган илнең киләчәге, Җәүһәре, алмдзлары. Без үсәбез пионерда Куркусыз булып, ныгып, Мәктәпләрдә белем алып, Көрәшләрдә чыныгып. Мәктәпләрдә белем алып, Көрәшләрдә чыныгып. Бизәлеп таңгы нурларга, Без чыгабыз кырларга. Басуларда, болыннарда Булышабыз зурларга. Басуларда, болыннарда Булышабыз зурларга. Без чыгабыз походларга, Озын юллар үтәбез. Диңгезләр һәм таулар серен Яшьтән белеп үсәбез. Диңгезләр һәм таулар серен Яшьтән белеп үсәбез. Урман, күлләр, искән җилләр Иркәли, сөя безне. Без таза булып үсәбез Төзәргә илебезне. Без таза булып үсәбез Төзәргә илебезне.