Поэзия
МӨХӘММӘТ САДРИ Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! 2 Мехәкмәт Садрн Тәмәкесе киткәч көйрәп, Тотынды сөйләшергә, — Инде, диде, үзен кирәк Гармоның белән бергә. Утыр монда, берне җырлыйм, Уйна, гармонь остасы, Элек сүз әйтергә уйлыйм, Күп сүзнең шул кыскасы: Булырбыз микән туеңда, Алҗыдык көтә-көтә, Сезнең туйга дип куелган Бүләккә көя төшә. Яңа йортың, бар нәрсәң бар, Тагын нәрсә көтәсең? Тәрәзәдән генә карап Хәлен белеп китәсең. Электрның яктысыдай Ай яктырта җир йөзен... Әхмәтша оста яучыдай Көчәйтә бара сүзен: — Кайтканыңа ике былтыр, Ник йөрисең шаяртып? Арба иркен, шәпләп утыр, Булмаса уйна тартып! Тәмәке төпчеген ташлап, Какты да дилбегәсен, — Әйе, диде, сине мактап Ялгышканмын күрәсең! Булырбыз микән туенда? Алҗыдык көтә-көтә, Сезнең туйга дип куелган Балыбыз айнып бетә. Кемдер җырларга теләде Карый-карый ай нурын, — Сафа, яле, уйнат әле, Гөрләтик кайту юлын! Тау башында ап-ак каен, Бөтен җирдә ай нуры, Акбүз атлар чапкан саен Гөрләсен шатлык җыры! Гөрләтсеннәр б,өтен җирие Наратлы егетләре, Абый син дә әйттер берне, Җитәрлек үгетләдең! Өйләнә ул, өйләнә ул, Тик безгә әйтми юри. Әйләнәсен, тун буласын Сер итеп саклап йөри. Ышанмыйм! — диде Әхмәтша, Мыекларын бөтереп, һәм кычкырып куйды атка, Тагын тәмәке төреп. Син, Шәрәф, җыр дигән булып Юкка яклашып барма, Айга карап, күңелең тулып Арбаңнан төшеп калма! Сафаны мин яхшы беләм, Әмма, өйләнмәве хак, Өйләнде бит кайту белән, Тракторчы Габделхак. Өйләнде, баласы да бар, Зур семья корып ята, Юкка гына ялындырып йөргән буласың, Сафа! Әйт әле турысын гына, Кайчан була туегыз? Серләшеп кенә йөрүне, : Җитәр инде, куегыз! * ■ Ай нурында җем-җем иткән Саф елга суы кебек, Әхмәтша абзыйны тыңлап Яктырып китте егет. Елмайды да, болай диде: — Алмыйм аннан башканы, Бала чактан күңелем сөйде Шул матур яр Әсманы* Әсма белән кавышырга Җәен сүз куйган идек, Туй буласын, иртәрәк дип, Әйтмичә торган идек. Ачылды инде серебез, Әй, туганнар, белегез: Октябрь бәйрәме көнне Безнең туйга килегез! Бәхет турында ж.ыр Уйна, уйна, диде шунда Ялкынланып бригадир, Уйнамасаң китер монда. Гармоныңны миңа бир! Үзем уйныйм котлап сине. Шаулап торсын бөтен җир: Мин көндез кызыл олауда, Кичен җырда бригадир. — Уйнарсың, Әхмәтша абзый, Бәйрәмнәр килеп җиткәч, Тигез гомер итегез дип, Туемда тәбрик иткәч! — Уйна, Сафа, гармоныңны, Син оста уйнатасың, Уйнатасың, җырлатасың, Шәп уйлар кузгатасың! Уйна, Сафа, гармоныңны, Тавышлары чыңласын, Гармоныңны һәм җырыңны Бөтен кеше тыңласын! Без планнан тыш тапшырдык Дәүләткә ашлыкларны, Антны тормышка ашырдык, Үстердек шатлыкларны! Менә туңга сөрәбез дә Зур уңышлар бүләбез, Уңышларны бүләбез дә Сиңа туйга керәбез! Җан дусларының сүзеннән Гармоньчы китте кызып, Җырларны кушып үзеннән Уйнады сузып-сузып... ❖ i Ай, чыңлый, чыңлый, чыңлый Гармонь егет кулында. Ай җырлый, җырлый, җырлый Егет бәхет турында. Җырламасын егет нигә? Бәхет бар ул, бар ул, бар! Бәхет — безнең һәрбер өйдә, Ул — сөекле1 матур яр? Ул — тыныч хезмәт кырлары, Заводлар, яңа йортлар, Ул — колхозчының җырлары, Эшче кабызган утлар. Ул — Казан комбайннары, һәм Шөгер нефтьләре, Илебезнең галимнәре, Ут кебек егетләре! Ул — безнең Совет Ватаны, Мәңгелек азат хезмәт, Халкыбызның өмет таңы, Кешегә кадер-хөрмәт! Ул — газиз ата-аналар, Ул — изге Волга суы, Ул — бишектәге балалар, Ул—мул иген басуы! Ул — Ленин, Сталин безнең. Ул — Москва йолдызлары, Ул — кояшы илебезнең, һәм ап-ак каеннары! Ул — Беренче май дәртләре. Тугызынчы май шатлыгы, Халкыбызның куәтләре, Дуслыгы һәм сафлыгы! Ул — дәүләт амбарларының Ашлык белән тулуы, Бишьеллык домналарының Кабынып дөрләп торуы? ** Тальян чыңлый, чыңлый, чыңлый Эшчән егет кулында, Үзе уйный, үзе җырлый Егет бәхет турында? ч: I ** Уйнап-уйнап чаба атлар Якты һәм коры җирдән. Дугаларында флаглар Җилферди көзге җилдән. Калкулыкта шаулый каеп, Юл өстендә ай нуры, Авыл якынлашкан саен. Көчәя бәхет җыры!