МИРСӘЙ ӘМИР ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Мирсәй Әмирнең барлык иҗатына тулы анализ ясауны мин үз алдыма бурыч итеп куймыйм. Кечкенә бер мәкаләдә бу мөмкин дә булмас иде. Мирсәй Әмирнең күп кырлы иҗаты, аның уңышлы яклары һәм шулай ук анда булган кимчелекләр, үзләренең тирән һәм җентекле рәвештә тикшерүчесен көтәләр. Бу кечкенә мәкаләдә исә без Мирсәй Әмир иҗатында төп, нигез урынны алып торган темаларга, авторны нигездә характерлый торган әсәрләргә генә тукталып үтәргә телибез. 1929—31 елларда Мирсәй Әмир Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бу чорда ул тыныч төзелеш елларында Кызыл Армиябезнең тормышын, кешеләрен, аның хәрби өйрәнүләрен, алдагы тарихи көрәшләргә киеренке хәзерлек буенча алып барыла торган хәрби тормышның аерым күренешләрен чагылдырган «Клим малайлары», «Сугыш сере», «Аяк», «Хикмәтуллинның •маневрда күргәннәре», «Командир» кебек хикәя һәм повестьларны яза. Бөек Ватан сугышы елларында Мирсәй Әмир күп кенә хикәяләр һәм очерклар язды. Шулардай, «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр», «Дуслар», «Җавап хаты», «Сыерчык», «Якташ», «Агитатор» кебек хикәяләрен, «Куран», «Тотнаклы кеше», «Гөлҗамал» һ. б. очеркларын күрсәтергә мөмкин. Ләкин бу әсәрләр, язучы Мирсәй Әмирнең иҗат йөзен тулыландыруда һичшиксез хезмәт итсәләр дә, бүгенге без белгән Мирсәйне характерлауда төп, нигез рольне уйнамыйлар. Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булган бай һәм катлаулы, данлыклы юлны үткән совет авылындагы төрле күренештәге көрәш, үзгәреш, үсеш — менә, язучы Мирсәй Әмирне нигездә характерлый торган, аның иҗатында төп урынны били торган үзәк тема, минемчә, шул. Чынлап тикшереп караганда, аның Кызыл Армия темасына язылган хикәяләрендә дә, балалар өчен язылган әсәрләрендә дә (аеруча «Батыр исемле малай турында хикәяләр») шул ук авыл темасы, авыл кешеләре сурәтләнә. Шулай иген, Мирсәй Әмир беренче чиратта авылны, табигатьне, крестьяннарны, колхозчыларны, бигрәк тә авыл яшьләрен, аларның тормыш, көрәш һәм омтылышларын, нәкъ менә шул авыл темасын, Сашка темаларга караганда, якынрак һәм яхшырак белә торган язучы. Бу, башлыча, аның тормыш юлыннан да килә булса кирәк. Ул авыл- да туып-үскән егет (Башкыртстан АССР кың Мпләүз районы Җиргән авылында, ярлы крестьян семьясында, 1907 елны туган). Мирсәй әле яшь малай чагында ук аның әткәсе һәм әнкәсе үлеп . киткәннән соң ул 1922 нче елга чаклы балалар йортында тәрбияләнә. 1923 иче елдан Эстәрлетамакта 7 еллык мәктәптә укын һәм, аны тәмамлагач,. бер ел вакыт совет, комсомол Г. Иделле 122 эшләрендә булганнан соң, 1926 нчы елда Казанга килеп, укуын дәвам иттерә. 1927 нче елда «Авыл яшьләре» журналында Мирсәй Әмирнең Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Бу хикәянең эчтәлеге шушыннан гыйбарәт: Революциягә кадәрге авылда, бер гакыттарак диярлек ике бала дөньяга килә. Аларның берсе ярлы крестьян хатыны Хәдичәнең кырда, г-и өстендә тудырган кызы Нәфисә, икенчесе— Гыйлаҗ бай хатыны фәк түшәкләр өстендә тудырган Әмирҗан; болар янына тагы ярлы Саф? малае Арслангәрәй һәм Хәйрулла бай кызы Сәлимә килеп кушылалар. Малайлар, кызлар үсеп җитәләр. Бай малае Әмирҗан белән ярлы кызы Нәфисә һәм ярлы малае Арслангәрәй белән бай кызы Сәлимә арасында булган гыйшык моментлары күрсәтелә. Ләкин ахырда сыйнфый як өстенлек ала. Автор, тагын беркадәр алга сикереп, нәтиҗәдә Арслангәрәй белән Нәфисәнең инде совет авылында актив комсо- иолеи.лар булып эшләп йөрүләрен, ә Әмирҗанның, Колчак белән себерелеп кайткач, хулиган булып һәм Сәлимәнең фахишә булып әверелгәнлекләрен әйтеп үттә. Художество эшләнеше ягыннан да, сюжеты, аның җәелеше һәм чишелеше ягыннан да йомшак һәм примитив бу беренче әсәре үзенең икенче бер ягы белән әһәмиятле. Ул — тема, сюжет, идея ягыннан авторның шуннан соңгы мәгълүм бер ижат этабын билгели. Үзенең иҗатын автор менә шушы «Дуслар һәм дошманнар» белән башлап җибәрә. Бу темага авторның бүгенге көнгә кадәр язганнары аз түгел. Ләкин алардан иң күренеклеләре—1933 нче елда басылып чыккан «Безнең авыл кешесе» исемле хикәя, 1936 нчы елда басы- |ыл чыккан «Агыйдел» исемле повесть, 1944 нче елда язылган «Миңлекамал» исемле драма әсәре һәм ниһаять, 1947 елда сәхнәдә куела башлаган «Тор.мыш җыры» исемло пьеса. Авыл темасына шушы саналган уңышлы әсәрләрне иҗат итүгә автор туры һәм тигез юл белән генә килмәде, әлбәттә. Үзенең \ әле өйрәнү, эзләнү чорларында, идея һә.ч художество ягыннан әле чыныгып җитмәгән елларында, Мирсәй Әмир күп кенә уңышсыз әсәрләр дә язды. Шулардан тик берсен генә, «Пар күгәрчен»не генә телгә алып үтәсе килә. Темасы җитди булып та, ләкин бик җиңеларзан алымнар белән, урынсыз-уйнакчыл тел белән язылган бу әсәрдә автор ялгыз хуҗалыкка корылган шәхси т ормышны идеаллаштыру юлына керә язган. Ләкин кискен тәнкыйтьләрдән соң Мирсәйнең мондый кимчелекләре кими баралар, анык идея һәм художество куәте үсә бара. Моны ул «Безнең авыл кешесе» һәм «Агыйдел» исемле әсәрләре белән күрсәтте. Бу әсәрләр колхозлашу чорын үз эченә алалар. Ә бу чор исә, барыбызга мәгълүм булганча, илебез тарихында, аеруча алганда совет авылы тарихында гаять әһәмиятле урын тота. ВКП(б) тарихының кыскача курсында бу чорга түбәндәге характеристика бирелә. «Бу — гаять тирән революцион борылыш, җәмгыятьнең иске сыйфат хәленнән яңа сыйфат хәленә сикереше булды, үзенең нәтиҗәләре буенча 1917 елның Октябрендагы революцион переворотка тиңдәш торган сикереш булды». 1929—30 елларда совет крестьяннарының масса күләмендә колхозга керә башлаулары үзеннән-үзе килеп чыкмады, әлбәттә. Бу — партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең моңача булган барлык эшенең турыдан- туры нәтиҗәсе иде. Социалистик индустриябезнең һаман гөрләп үсүе һәм авыл хуҗалыгы өчен трактор ларны, машиналарны күп санда эшләп чыгара башлавы, 1928—29 елларда ашлык хәзерләү кампаниясендә кулакларга каршы кискен көрәш авыл хуҗалыгы кооперациясенең үсүе һәм аның креСТЬЯН- М. Әмир иҗаты турында 123 нарны күмәк хуҗалыкка әкренләп ■күнектерә баруы; элекке елларда ук барлыкка килгән алдынгы колхозларның. һәм совхозларның яхшы тәҗрибәләре — болар бөтенесе авылның тоташ колхозлашуына уңай җирлек хәзерләделәр. «Агы идел» повесте әнә шушы . масса күләмдә колхозлашуга кадәр булган бер авыл турында сөйли. •Вакыйга 1927 елда бара. Бу әсәрдә -авторның уңышлы яклары — шушы чор авылын, аның социаль йөзен, аның эчке көрәше, үсеше процессында, көрәш һәм үсеш законнары нигезендә, табигый рәвеш- ‘тә колхозга таба баруын, совет авылын кирегә таба сөйрәргә маi ташучы комсыз, тезгенсез кулак1 ларны тар-мар итәргә тиешлеген . чагылдыруда. Авылда алдынгы көчләр бар, алар — Ибрай, Имәли, Күчәрбай, .Артыкбикә. Шуларга шәһәрдән •укудан кайткан Гаяз белән Ильяс кушылалар. Алар авылны алга, яктыга, яңа тормышка таба илтәләр. Ләкин шул ук авылда кулаклар һәм аларның иярченнәре аз түгел. Тәква Сәхәү кебек кара груһлар бар. Низами кебек, комсомол билеты астында яшеренгән нэпманнар да бар. Болдр авылны кирегә сөйриләр, һәрбер яңалыкка каршы көрәшәләр. Бу көрәшнең кай як җиңүе белән бетәсеп алдан ук күрергә мөмкин. Чөнки авылдагы кара көчләр, .үлемгә хөкем ителгән сыйныф вәкилләре, алдашуга, урлашуга, кеше көчен талауга, астыртын эш итүгә, Низами кебек маска •кияргә мәҗбүрләр, аларның социаль һәм экономик җирлекләре, перспективалары юк. Ә менә без Ибрайны тыңлап карыйк: «— Шуны әйтәсе килә шул минем. энекәйләрем, Ленин коммуна диде бит безгә. Ясап карыйсы иде әнә шуны. Берничә хәҗәен артель *булып берләшер идек тә, менә дигән җирне кисеп алып торып, үзебезгә башка дөнья көҮә башласак, ә?.. — Юл күрсәтүче булып, баш-күз алганчы хөкүмәт машиналар биреп торса?.. Ике ел эчендә кала ясар идек без бу авылны. Нигә! Валлаһи! Китереп ач шунда кәнсир заводы — помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме, үстереп өлгертәбез; китереп ач шушында шикәр заводы, бер ел эчендә чөгендер белән күмеп ташлыйбыз без аны. Аннан соң менә шушында, Кызыл яр астына. Агыйдел агымына көйләп, электростанция корып җибәрсәң... Ялт! Я, каладан кайсы җире ким була безнең авылның, ә!? Их, җире җир генә түгел бит аның монда, алтын бит ул, бодай нйнди шһелеп уңа бит! Валлаһи дип әйтәм, шушындый эскертләр куяр идек, Тәква Сәхә- венең төшенә дә кергәне юк әле андый эскертләрнец...» Күрәсез, бу диалогта алга ничаклы зур, бай, сокландыргыч һәм, шуның белән бергә, реаль перспектива бирелгән! һәм шушы идея, Ленин — Сталин идеясе — кешеләргә ничаклы көч бирә, ничек аларны көрәшкә туплый! Бу уңай белән Ф без, алда тукталасы икенче әсәргә күчеп булса да, бер цитата китерик. «Безнең авыл кешесе» дигән хикәянең герое, партия вәкиле, колхоз председателе Бикташев авызыннан без шушы сүзләрне ишетәбез: «— Үлә торган сыйныф тактикасының бөтен көче, бөтен нечкәлеге аның идеясен яшерә белүдә булса, безнең тактиканың бөтен көче, бөтен нечкәлеге, идеябезне миллионнар алдында ачып күрсәтә белүдә. Әйе, әйе... минем төп бурычым — шушы биш ел эчендә илебездә сыйныфсыз социализм җәмгыяте төзү идеясен, хезмәт ияләренең тормышын гөл итү идеясен бөтен колхозчыларыма күрсәтеп бирү. Аны күргән кеше анда нинди юллар белән барырга кирәклекне миннән үзе килеп сорар. Ә мин анар әйтермен — әйдә минем белән! Ул юл — колхоз юлы!- Шуннан сон колхоз юлын меңнәр күзәтер. Колхоз юлына аркылы төшә торган Миргали җәтмәләре никадәр оста. Г. Иделле . 124 никадәр нечкә үрелгән булмасыннар, барыбер меңнәр күзеннән ко- * ыла алмаслар!. Нәкъ менә шушы идея белән коралланган кешеләр, үз юлларына киртә булып торган кулак Тәква Сәхәүләрне, Әлимгулларпы, Мпрга- . лләрне, Низамиларны әледән-әле, эзлекле рәвештә фаш итә-итә, алармы кысрыклыйкысрыклый, үз юлларыннан алып ташлыйташлый алга баралар, авылны Ленин — Сталин күрсәткән юлга, колхоз юлына алып чыгалар. «Агыйдел» повестен Мирсәй Әмирнең язучылыкка тоткан беренче җитди имтиханы дип карарга мөмкин. Шуның белән бергә, бу матур әсәрнең кимчелекле яклары да юк түгел. Мәсәлән, кулак Тәква Сәхәүләрне тулысымча фаш итү өчен, Гаяз белән Ильясны аларның квартираларына сиздермичә кертеп, сәке асларына яшереп куюы, шуның нәтиҗәсендә Гаязның үтерелүе әсәрнең җитдилеген киметә. Композицион яктан әсәрнең уртадагы өлеше (яшьләрнең кичәләр үткәреп, спектакльләр куеп йөрүләре) артык озынга сузылган. Монда художе-* ство әсәренең сюжет корылышыннан таләп ителә торган пропорция сакланмаган. «Агыйдел» реалистик әсәр. Ләкин анда символик моментлар да очрый. Шулардай берсе — авылга трактор килү вакыйгасы, икенчесе — авылдан шәһәргә кайтып баручы Гаязларның Ибрайлар- га ут биреп калдырулары. Бу соңгысын мин унышлы дип табам. Ләкин трактор килү вакыйгасы аша бирелгән символика гайре табитыйрәк тә һәм бәхәслерәк тә: кешесез трактор бер үзе авылга ничектер куркынычлы булып килеп керә һәм Ймәлиләрнен тузган йортын таптап-сытып үтә. Авылга беренче тапкыр тракторчың килеп керүе шатлык картинглары белән бирелсә, уңышлы һәм реаль булыр иде. ^Безнең авыл кешесе» инде безче колхоз авылына алып керә. Бу әсәр шулай ук җитди темага җитди алым белән язылган. /Аоида автор тарафыннан көчле бирелгән образлар укучыны җәлеп итәләр. Алар— колхоз председателе Бикташев, колхозга, советка каршы элемент булган Миргали, көрәш уртасында калын икеләнүче Сабир. «Безнең авыл кешесе» повестеның төп идеясе колхоздагы эчке көрәшне бирүгә, колхоз эчендәге дошман элементларны фаш итүгә, колхозларны политик, оештыру һәм хуҗалык ягыннан ныгытуга багышланган. Миргали образында без битлек кигән дошман йөзенең шактый тулы портретын күрәбез. «Кем кулында мал, шуның кулында власть» — электә аның лозунгысы шул булган. Ул хәйләкәр; үзе сәүдәгәр, ә шул ук вакытта — рәсми хезмәткәр, хөкүмәт учреждениесендә агент. Ул үзенә хас булган, үзенчә нечкә юллар һәм алымнар белән халыкның да бер өлешен үзенә караткан. Авторның әйтүенчә, авылда аңа бурычлы булмаган кеше юк. Ә колхоз аның тамырына балта чаба. Ул җиңелә. Ләкин көрәш аренасыннан җиңел генә, тыныч кына китәргә уйламый ул, корткы чл ык белән шөгыльләнә. Кашшаф, Сабир кебек үзенең элекке иярченнәрен бу эштә файдалана. Әмма аңа каршы ныклы көч куелган: колхозчылар массасы һәм аларның яңа җитәкчесе, колхоз председателе Бпкташев. Ул колхоз өчен, яңа, якты тормыш өчен актив көрәшче. Колхоз председателе буларак, ул, масса алдына мәсьәләне практик рәвештә, бөтен ачыклыгы белән куя: «Рәтле тормышка алып бара торган юл— колхоз юлы. Ләкин рәтле тормышта чыгу өчен колхозга керү генә, кеше ни ьушса шуны эшләү белән канәгатьләнү генә җитми. Эшне үзең аңлап эшләргә, колхозга күп табыш китерә торган юлларны үзең уйлап табышырга кирәк. Бер үзең эшләү генә дә /китми, бөтен, кеше тигез эшләсен. Шулай булганда гына, колхоз байый ала, Бар кешене дә тигез эшләтү өчен, тигезләүчелеккә каршы көрәшергә кирәк. Кем күп М. Әмир иҗаты турында 125 • эшли — шул күп алырга тиеш...» һәм менә ул колхозчыларны шушы юл белән алып барып, гомуми җиңүгә илтә. Көрәш уртасында калып икеләнүче Сабир образы да авторның уңышы булып тора. Масса күләмендә колхозлашу барган беренче еллар өчен бу — мәгълүм* бер дәрәҗәдә очрый торган тип иде дияргә мөмкин. Ул элек Миргали йогынтысында булган, аның тегермәненә су коеп килгән кеше. Ләкин колхозның уңган һәм зирәк җитәкчесе Бикташсв аны үз йогынтысына алганнан ала* бара. Шушы шартларда Сабирның эчке тормышының нык кына активлашканын күрәбез. Миргали белән Бикташев уртасында калган хәлендә ул һәр ' икесенең капма-каршы булган сүзләрен һәм эшләрен үз акылы белән үлчи, аларны аңларга, дөрес бәя бирергә омтыла, бу юлда башыннан катлаулы кичерешләр үткәрә. Ниһаять ул дөрес юлга баса. Бикташев белән Миргали арасында Сабир өчен барган нечкә формадагы көрәштә дә Бикташев җиңеп чыга. Сабир, Миргалинең корткычлык заданиесен үтәү урынына, аны фаш итүчегә әверелә. Шулай ук, әсәрдә колхозчылар массасының, бигрәк тә яшьләрнең тырыш хезмәтләре, ярышып эшләүләре, политик уяулыклары, Л1ир- гали күрсәтүе буенча Кашшафлар- ның чәчү эшендә корткычлык эшләүләрен фаш итүләре һәм башкалар бирелгән: һәм алар барысы да хезмәт иясе крестьяннар массасының колхоз юлын бердәнбер дөрес юл итеп кабул итүләрен күрсәтүдә әсәрнең реалистик көчен арттыралар. Мирсәй Әмир, шул ук колхоз темасын дәвам иттереп, соңгы хел- ларда драма өлкәсендә көчен сыный башлады. Ике зур пьесасының — «Миңлекамалының һәм «Тормыш җырыының ТДАТ сәхнәсендә куелуы — ААирсәйнең бу өлкәдә дә уңышлы гына адымнар ясавын күрсәтәләр. «Миңлекамал» пьесасында без сугыш елларында колхозчылар массасының, бик күп авырлыкларны җиңеп, артта калган колхозны алдынгылар рәтенә чыгару өчен катлаулы’ көрәшләрен, колхоз председателе Миңлекамалның оста җитәкчелеген һәм батыр йөрәкле- леген күреп үттек. «Тормыш җыры»нда исә инде күбрәк совет кешеләренең эчке ’дөньялары, Фатыйманың мәхәббәте, шулай ук колхозларда эшне фән нигезендә алып баруга көчле омтылыш кебек яңа мотивлар белән танышабыз. Бөек Октябрь социалистик революциясенең гаять зур казанышла- рыннан берсе — хатын-кызларны элекке коллыктан азат итеп, алар- га ирләр белән тигез хокук бирүдә булды. Хатын-кызның азат булуының, совет иленең бөтен яктан да тулы һәм тигез хокуклы гражданы булуының тарихи, политик, экономик, культура яклардан ничаклы зур әһәмияте бар. Ерак барырга да кирәк түгел: үзләренең культура, цивилизация дип әйткән нәрсәләре белән шапырынучы капиталистик илләрдә, мәсәлән, асылда хатын-кызлар хокуксыз. Күптән түгел генә газеталарда бик характерлы бер материал басылып чыкты. Бертигез хезмәт өчен хатын-кызларга да тигез хезмәт хакы түләү турында Англия парламентына кертелгән закон проектын тикшерәләр. Ләкин бу мәсьәлә ничек хәл кылына? Үзләрен «югары культуралы» дип масаеп йөрүче джентельменнар, мәсьәләне тикшерәләр, тикшерәләр дә... проектны кире кагалар. Хатын-кыз ир кеше белән бертигез эшли икән, хәтта яхшырак та эшли икән—әйдә, эшли бирсен, ләкин аңа эш хакын барыбер кпм түләргә кирәк, чөнки ул ир кеше түгел, ягъни тулы бәяле кеше түгел. Менә капиталистик илләрдә хатын-кызларга карата әле һаман да яшәп килә торган кыргый законсызлык. Советлар Союзында гына, бары тик безнең илебездә генә, Сталин Конституциясе илендә генә хатын- Г. Иделле кыз — Ватанның тулы хокуклы гражданы, һәм менә безнец социаль строебызның, иҗтимагый тормышыбызның шушы искиткеч гүзәл бер күренешен әдәбиятта, сәнгатьтә чагылдыру, совет хатынкызының кичек үсүен, җәмгыятьтә тоткан урынын, уйнаган ролен күрсәтү — гаять әһәмиятле бурыч ул. «Миңлекамал» пьесасын хәтерләгез. Сугыш елларында колхозларның мәгълүм бер өлеше шактый зур авырлыклар кичерде. Анда эш көчләре, ирләр саны, тарту көчләре кимеде. Ләкин сугыш шартларында колхозлар икмәкне- тыныч елларга караганда да күбрәк бирү өчен көрәштеләр. Чөнки моны фронт таләп итә иде, җиңү таләп итә иде. Авыр хәлдә калган «Яшел алан» колхозын барыбыз да хәтерлибез һәм. аны төрле кыенлыклар аша алга җитәкләп, үз тирәсенә барлык колхозчылар массасын туплап, аларны героик хезмәткә рухландырып, артта калган колхозны, ниһаять. алдынгылар рәтенә бастыручы кешенең Миңлекамал булуы белән горурланабыз. һәрбер колхоз алдына югары уңыш өчен көрәш бурычы куелганын без барыбыз да беләбез һәм «Алмалы» колхозында бу көрәшнең башында Фатыйма булуга сокланабыз. Бу тГьесаларның җитешсезлек- ләре дә бар, әлбәттә. Аеруча алганда. «Миңлекамал» пьесасының беренче вариантында булган кайбер җитди кимчелекләр лаеклы рәвештә тәнкыйть астына да алындылар. Без ышанабыз, бу пьесалардагы теге* я бу кимчелекләр торган саен кими барырлар, автор үз-үзенә таләпчәнлекне тагын да үстерер. Ә безгә үз иҗат эшебездә, бардык кимчелекләрне бетереп, яңа-' дан-яңа бик күп уңышлар яулап аласы бар әле. Әдәбият һәм сәнгать турында В1<П(б) Үзәк Комитеты карарларын практик үтәү юлында без Мирсәй Әмирдән яңа- дан-яңа уңышлы әсәрләр көтәргә хаклыбыз.