„ЭНЕЛӘРЕМӘ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕМӘ"
Татгосиздатның яшьләр-бала- лар әдәбияты секторы Фатих Хөснинең «Энеләремә һәм сеңелләремә» дигән китабын басып чыгарды. Ф. Хөсни татар совет әдәбияты өлкәсендә күптән эшләп килә. Моңа кадәр без аның күбрәк олы яшьләрдәге укучылар өчен язган әсәрләрен белә идек. Шул ук вакытта ул балалар өчен дә, сирәк-мирәк кенә булса да, язгалап килде. Ләкин төрле вакытта, төрле җирдә басылган бу парчалар ничектер күзгә күренми калдылар. Татгосиздат Ф. Хөснинең балалар өчен язылган кайбер әсәрләрен аерым җыентык итеп чыгарып, бу кимчелекне бетерүне күздә тоткан. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ясаган докладында иптәш А. Жданов, совет әдәбияты алдындагы бурычларны билгеләп, болай дигән иде: «Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәнге, көнен ачып биреп, без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә алар- ның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез. Совет язучылары безнең яшьләрне күтәренке- күңелле итеп, үзләренең көчләренә ышана торган итеп, бернинди кыенлыклардан курыкмый торган итеп тәрбияләүдә халыкка, дәүләткә, партиягә булышлык итәргә тиешләр». Ф. Хөснинең бу җыентыкка кергән «Җәйге кич», «Минем күгәрченнәрем», «Җырчы кыз» кебек хикәяләре укучыда шушы югары мораль сыйфатларны тәрбияләүгә багынь лантаннар. «Җәйге кич» хикәясе совет балаларының социалистик милекне күз карасы кебек саклаулары турында сөйли. Фәридәләрнең сыеры көтүдән аерылып өйгә кайтмаган. Сыерны эзләргә чыккан Фәридә күп йөри торгач, кичке караңгыда капчыклар күтәреп килгән ике хатын күреп, шиккә кала һәм эзләгән сыеры турында онытып, колхоз председателе янына чаба. Фәридәнең уяулыгы нәтиҗәсендә колхоз борчагын урлаган караклар тотыла. Контраст рәвешендә «Тегермән» хикәясенә тукталыйк. Бу хикәядә вакыйга революциягә кадәр бара. Балалар Исмәгыйль байның тегермәне янында уйнарга яраталар, аларның күп вакыты шул тегермән янында уза. Ләкин бервакыт су ташкыны тегермән буасын ерып китә. Бу дәһшәтле хәлгә балалар һичбер дулкынланусыз, хәтта берникадәр шатлык белән карап торалар. Буа җимерелгәч Гафи (хикәя аның теленнән алып барыла) үзен хәтта җиңеләеп киткән кебек хис итә. Чөнки буа байныкы бит. Ике дөнья — ике караш. Бу хи-, кәяләр шулай язылганнар ки, ав-. торныц әйтергә теләгән фикере, һичшиксез, укучыларга барып җитә. Ф. Хөсни үзенең кереш сүзендә» җыентыкның төзелү принцибын болай аңлата: «Җыентыкка кергән хикәяләр — еракта, артта калган заманнардан башлап, Бөек социалистик революция романтикасы аша, безнең үз заманыбызда чагылган яки чагылуы мөмкин булган хәлләрне, күренешләрне эчләренә алалар». Энеләремә һәм сеңелләремә Соңгы еллар эчендә Ф. Хөсни •бик күп әсәрләр язды. Бу җыентыкка ул шулардай сайлап алып, 9 хикәя керткән. Ләкин, кызганычка каршы, кайбер әсәрләрендә автор бик мөһим бер якны — матур әдәбиятның идея-тәрбия ролен исеннән чыгара. Менә «Ат йөгертү» хикәясе. Айдар исемле бер малай ат ярышына китә. Ярышта аның дусты Госман да катнаша. Айдар уза башлагач, Госман аның атының борынына камчы белән суга. Айдар да җавапсыз калмый: ул Госманның йөзенә камчы белән бәреп, аны атыннан очырып төшерә һәм якын дустын шул авыр хәлдә ташлап китә. Айдар ярышта җиңеп чыга һәм авторның бөтен симпатиясе Айдар ягында. Хикәяне укып чыккач урынлы сорау туа: бу хикәя «энеләргә һәм сеңелләргә», ягъни балаларга нәрсә бирә, аларда нинди яхшы сыйфатлар тәрбияли? Безнең фикеребезчә, бу хикәя укучыда түбән хисләр уята, ул совет кешесе өчен ят булган эгоистлык фикерен өскә чыгара. Балалар теле белән язылган «Шул малай» исемле хикәядә Казанда «Яңа бистә»дә торучы берничә малай алына. Көннәрнең берендә, үзләренең балалары булмаган Галләм абзый белән Бибисара түти, әнисе немецлар тылында партизанка булып йөргән Толя исемле бер малайны үзләренә тәрбиягә алалар. Бистә малайлары Толя белән бик тиз дуслашып • китәләр һәм аны әнисе соратып алгач, барысы да: «Толя булмагач күңелсез... күңелсез» диләр. Хикәя бик әһәмиятле темага, балаларның дуслыгын күрсәтүгә багышланган. Ләкин автор совет балаларын дөрес күрсәтмәү аркасында бу мөһим тема ахырынача ачылмый кала. Хикәядә катнашучы балалар урамда үз ирекләренә ташланганнар, гүя аларның тәрбиясе турында уйлаучылар бөтенләй юк. Икенчедән, алар үзара, талашыпызгышып торалар, хәтта соңыннан Толя белән дә дуслыклары бозыла. Толя белән дуслык бозылгач, алар «Галләм абзый малаен арбасына утыртып өенә кайтып килгәндә, үзенә сиздермичә генә, арба чәкүшкәсен алып, аның кадерле «чүлмәген» (?!) дырык итеп җиргә утыртырга» карар бирәләр. Әлбәттә, балалар шаярырга, тере булып үсәргә тиешләр, ләкин мондый нәни хулиган булып үсәргә тиеш түгелләр бит! «Урман сукмаклары» исемле хикәядә дә без шуңа ошашлы хәл белән очрашабыз. Монда да Ф. Хөснинең нәни геройлары әтәч кебек сугышып, бер-берсен үртәп, бер-берсеннән үч алып йөриләр. «Күчтәнәч» хикәясендә Ф. Хөсни совет балалары арасында бик сирәк очрый торган назлы, үз сүзле, әти-әнисен тыңламаучы баланы күрсәтә. Фәрит әнисенең каты кисәтүләренә карамастан, бакчадагы барлык алманы ашап авырый һәм башка балалар белән бергә мәктәпкә бара алмый. Әгәр дә хикәя шуның белән тәмамланса, фикер төгәлләнгән булыр иде һәм аның балаларны тәрбияләүдә әһәмияте булыр иде. Ләкин автор хикәяне дәвам иттереп, үзенең яхшы ниятен бозып ташлый. Хикәянең ахырында Фәрит яңадан әнисеннән рөхсәт сорап тормыйча, авырып яткан җиреннән качып, агач башына менә. Димәк, язучы Фәритнең бу хисен яхшы дип таба. Димәк, аның «энеләре һәм сеңелләре» шул сүз тыңламаучы Фәриттән үрнәк алырга тиешләр булып чыга. Байтак өлеше белән укучыларда җылы тәэсир калдыра торган җыентыкның. җитди кимчелекләре менә шундыйлар. Киләчәктә, Татгосиздатның яшь- ләрбалалар әдәбияты секторы китап басып чыгарганда мондый кимчелекләрне күздә тотып, безнең яшь укучының югары таләпләренә тулысынча җавап бирерлек китаплар чыгарыр дип өметләнеп калабыз