Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫН КЕШЕ

Өченче кисәк * 1942 нче елның җәй урталары иде. Москвадагы Н-че госпитальнең авыр имән ишегеннән, авыр кара агач таякка таянып, киң иңсәле бер яшь кеше килеп чыкты. Аның өстендә хәрби очучылар френче һәм формалы чалбар, ә зәңгәр петлицаларында өлкән лейтенантлар билгесе — өчәр кубик иде. Өлкән лейтенантны ак халатлы бер хатын-кыз озата чыкты. Аның башында, беренче бөтен дөнья сугышында шәфкать туташлары бәйләп йөргән яулык шикелле, кызыл тәреле ак яулык иде. Бу аның чибәр, ягымлы йөзенә берникадәр тан- данйлы төс биреп тора иде. Алар ’ишек төбендә туктап калдылар. Очучы үзенең, таушалып, уңып беткән пилоткасын салды да, сестраның кулын уңайсызланып кына иреннәренә китерде, ә тегесе аның башын учлары белән кысып алып, манлаеннан үпте. Аннан өлкән лейтенант баскычтан тиз-тиз төште һәм елга ярындагы асфальт юл буйлап, җиңел генә чайкала-чайка- ла китеп барды. Зәңгәр, сары, көрән пижама кигән яралылар госпиталь тәрәзәләреннән аңарга кул изәп, култык таяклары селкеп калдылар, нәрсәдер кычкырдылар, ниндидер киңәшләр бирделәр. Өлкән лейтенант та аларга кул болгады. Ләкин аның бу зур соры йорт яныннан мөмкин кадәр тизрәк үтеп китәсе килгәне күренеп тора, ул үзенең дулкынлануын яшерү өчен йөзен тәрәзәләрдән читкә бора иде. Ул таягына җиңел генә таянып, әллә ничек сәер басып, тиз- тиз барды. Атлаганда аның гәүдәсе сикереп-сикереп китте. Шулай да, әгәр баскан саен әкрен генә шыгырдау ишетелмәсә, бу төз гәүдәле, нык тәнле * Ахыры. Башы 8 Ьә*л 9 ичы саннарда. кешенең аяклары юк дигән уй берәүнең дә башына килмәс иде. Алексей Мересьевны госпитальдән соң сәламәтләнеп җитү өчен Хәрби-Һава көчләренең Москва янындагы санаторийсына җибәрделәр. Майор Стручков та шунда китәргә билгёләнде. Аларны алырга санаторийдан машина җибәрделәр. Ләкин Мерссьев машинаны көтмәде, ул госпиталь башлыкларын, Москвада туганнарым бар дип ышандырды, аларны күрмичә китә алмыйм диде. Ул үзенең солдат капчыгын Стручковка калдырды да җәяүләп китеп барды. Санаторийга кич белән электричкага утырып барып җитәргә вәгъдә итте. Мересьевның Москвада бер туганы да юк иде. Ләкин аның башкаланы бик күрәсе килде. Ялгыз йөрүдә үзенең көчен сынап карарга теләде, үзенә бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләр арасында бәреь лепсугылып йөрисе килде. Ул Анюта га шалтыратты, һәм, әгәр булдыра алса, сәгать уникеләрдә үзе белән күрешергә чакырды. Kai- Чын хеше 5 да? Кайда дип... Әйдә,: Пушкин һәйкәле янымда булсын... һәм менә ул хәзер вак шадралары кояшта' җемелдәгән, ярларына гранит түшәлгән мәһабәт елга буйлап бер' ялгызы Пушкин һәйкәленә таба* китте. Ниндидер таныш, тәмле ис аңкып торган җәйге җылы һаваны бөтен күкрәге белән комсызланып сулый-сулый барды ул. Нинди рәхәт тирә-якта! Очраган бер хатын-кыз аңарга матур булып күренде, агачларның яшеллекләренә исе китте, һава шундый саф иде, ул колмак шикелле башны әйләндерде, шундый үтә күренмәле иде, әйберләрне якынайтып күрсәтте, гүя кулыңны сузсаң, — Кремльнең киртләч стеналарына, Иван Великий гөмбәзенә, күпернең елга өстендә асылынып торган бик зур сөзәк аркасына кулың җитәр төсле булып тоелды. Шәһәр өстендәге татлы оеткыч ис Алексейга балачагын хәтерләтте. Ул кайдан килә соң әле? Нигә аның йөрәге ярсып тибә? Нигә аның исенә әнисе төшә? Хәзерге ябык карчык әнисе түгел, ә күпереп торган чәчле, яшь, матур әнисе нигә исенә төшә аның? Аларның беркайчан да икәү бергә Москвада булганнары юк иде ич! Әлегә кадәр Мересьев башкаланы газета, журналлардагы рәсемнәр, китаплар буенча, аны күреп кайткан кешеләрнең сөйләүләре буенча, борынгы Кремль курантларының1 төн уртасында йокыга талган дөнья өстеннән йөзеп үткән көмеш тавышлары буенча, бәйрәмнәрдә Кы- кан, шешенгән аякларын рәхәтләнеп сузып җибәрде. Анюта үзе Алексей янына, бер кечкенә скамьяга утырды, һәм. коч- Чыи кеше 9 квн0 кызлар шикелле астан өскә таба карап, янадан Гвоздев турында сораша башлады. Аннан* кинәт исенә төшеп, үзен орыша- орыша, кунагы турында кайгыртырга тотынды, аны өстәл янына алып килде. — Бәлкем эчәрсез, ә? Гриша әйтә иде, танкистлар, әлбәттә, очучылар да... Ул рюмканы /Хлексейга якынрак куйды. Күгелҗем аракы тәрәзәдән төшкән кояш нурларында җемелдәп китте. Спирт исе Алексейга ерак урман эчендәге аэродромны, командирлар ашханәсен, аш алдыннан бирелә торган «ягулыкны» салгандагы күңелле шау-шуны хәтерләтте. Алексей икенче рюмканың буш икәнен күреп сорау бирде: — Ә сез? — Мин эчмим. — Ә аның өчеи, Гриша өчен? Кыз көлемсерәп куйды. Бер сүз дә әйтмичә үзенә аракы салды да рюмканың нечкә биленнән тотып Алексей белән чәкештереп алды. — Аның сәламәтлеге өчен, — диде ул кискен итеп, һәм рюмканы авызына бик кыю итеп аударды', ләкин шунда ук йотлыгырга, йөткерергә тотынды, кызарып чыкты, көчкә-көчкә генә тынычлана алды. Мересьев эчми-эчкәнгә, аракының, кинәт башына киткәнен, бөтен тәнен кыздырып, рәхәтләндереп җибәргәнен сизде. Ул тагын берне салды. Анюта исә, икенче рюмкадан баш тартты. — Юк, юк, мин беркайчан да эчмим. Үзегез күрдегез ич. — Ә миңа уңыш теләмисезмени? Зх, миңа уңышның никадәр кирәк икәнен белсәгез иде, Анюта! Кыз аңарга ничектер аеруча җитди карап, рюмкасын күтәрде, иркә елмаеп башын селкеп куйды да, йомшак кына итеп Алексейның терсәгеннән кысты һәм тагын эчеп җибәрде. Бер вакыт тыны бетеп горды, аннап йөткерергә тотынды. — Нишләдем мин, ә?! Тәүлек буе эшләп арганнан соң... Бу бары сезнең хакка гына, Алеша. Сез бит... Гриша миңа сезнең турыда бик күп язды. Мин сезгә бөтен жа-. ным белән уңыш телим! һәм сезнеи • эшегез уңар, әлбәттә уңар! — ул . шаркылдап көлеп җибәрде... — Нигә ашамыйсыз соң сез? Ашагыз. Тар тынып утырмагыз. Минём ипием тагы да бар. Бу кичәге ипи, ә бү- • генгесе алынмаган әле. — Ул сыр шикелле юка туралган ипиле тәлинкәне көлемсерәп Алексейга таба этәрде. — Ашагыз инде, • тиле, ашагыз, юкса, исерерсез дә, әллә нишләп бетәрсез. Алексей ипиле тәлинкәне үз алдыннан читкә этәрде дә, Анютаның яшькелт күзләренә, аның калын кызыл иреннәренә, кечкенә авызына карады, һәм тонык тавыш белән сорау бирде: — Әгәр мин хәзер сезне үбеп алсам, сез ни эшләр идегез? Алексейның бу сүзләре Анютаны, ахрысы, кинәт айнытып җибәрделәр, ул куркып китте. Ләкин ачуланмады, юк. Ул Алексейга - ерак-) тан асыл таш булып ялтырап күренгән пыяла ватыгына караган шикелле күңеле кайтып карап торды. — Мөгаен куыл „чыгарыр идем дә, Гришага, кешеләрне 'белмисең икән әле син дип, хат язар идем»— диде Анюта салкын гына итеп, һәм ипине Алексейга таба этте.;— Ашагыз, сез исердегез. Мересьевнын: чырае яктырып китте. . — Менә бусы дөрес. Менә бусы өчен сезгә рәхмәт, акыллым! Бөтен Кызыл Армиядән зур рәхмәт. Мин Гришага, аның кешеләрне яхшы, бик әйбәт белүе турында әйтеп хат язармын. Алар сәгать өчләргә кадәр, тәрәзәдән кыйгач төшкән кояш нурлары стенага үрмәли башлаганчы, сөйләшеп утырдылар. Алексейга поездга китәргә вакыт иде инде.* Ул нәрсәгәдер күңелсезләнеп, яшел, җайлы креслодан күтәрелде. Анюта аны озата китте. Алар култыклашып бардылар. Ял итеп алганнан соң Алексей шундый әйбәт атлады, кыз: әллә ул аягым юк дип юри генә әйтте микән дип уйлап алды. Анюта Алексейга эвакогоспиталь Борис Полевом ю турында сөйләде. Үзенең хәзер шунда, башка медичкалар белән бергә, яралыларны төрләргә аеруда эшләве турында; көньяктан көн дә бер эшелон килеп торганга күрә, эшнең бик авыр булуы турында; яралыларның гаҗәп яхшы кешеләр булулары, аларның нинди каты сызлауга да түзүләре турында сөйләп барды, һәм, кинәт үзенең сүзен үзе бүлеп, Алексейга сорау бирде: — Карагыз әле, Гришаның сакал үстерүе дөресме? — ул тын калып нидер уйланып торды, аннан әкрен генә өстәп куйды: — мин инде, барысын да аңладым. Сезне үземнең әтиемдәй күреп, алдашмыйча әйтәм, аның битендәге җәйләренә карау, башта, чыннан да, авыр булды, юк, авыр түгел, сүз таба алмыйм. Бераз куркынычрак булды димме инде. Юк, алай да түгел, ничек итеп әйтеп бирергә белмим. Сез мине аңладыгызмы? Бәлки, минем болай диюем яхшы түгелдер, нишлисең бит! Ләкин аның качуы, минем яннан качуы, бик сәер булды. Менә тилемиле, тиленең дә тилесе ул! Әгәр сез аңарга хат язсагыз, бу турыда әйтми калмагыз. Ул хәтеремне бик калдырды минем. Зур вокзал бинасы бөтенләй диярлек буш иде. Анда бары хәрби кешеләр генә күренә. Аларның кайсылары ниндидер эш артыннан ашык-пошык чабып йөриләр, кайсылары стена буйларындагы скамьяларда, идәндә, үзләренең капчыклары өстендә тын гына утыралар. Кайберләре чүгәләгәннәр. Барысының да йөзләре борчулы, кашлары җыерылган, әйтерсең лә алар барысы да бер уй белән яналар. Элек бу тимер юл көнбатыш Европага бара иде. Хәзер аны Москвадан сиксән километрда дошман кисеп алган. Аида хәзер бары хәрби поездлар гына йөриләр, кешеләр бу поездларга утырып, үз дивизияләренең оборонада яткан икенче эшелоннарына кадәр баралар. Бу юлдан кыска гына икенче бер гол аерылып чыга, анысы башкала тирәсендәге авыл* һәм шәһәрләргә китә. Вокзалга ярты сәгать саен электрик поездлар килеп торалар. Алардан шәһәр читендә торучы эшчеләр, сөт, җиләк, яшелчә, гөмбә сатарга килгән крестьяннар төшәләр. Халык дулкыны шау-гөр килеп, вокзал бинасына кереп тула һәм шунда ук вокзал каршындагы мәйданга агып чыга, вокзал эчендә тагын фронтовиклар гына калалар. Үзәк залда Совот-гёрман фронтының түшәмгә җиткән зур картасы эленеп тора. Хәрби кием кигән, симез яңаклы, бит урталары кызарып торган кыз, күчмә баскычка баскан да, Совинформбюроның яна сводкасы урнаштырылган газетага карап, фронт сызыгын күрсәткән, каэта өстендәге тасманы күчерә. Картаның аскы өлешендә тасма кисәк уңга борылып, почмак булып кергән. Немецлар көньякта һөҗүм итәләр. Алар инде Изюм-Барвенков капкасыннан бәреп кергәннәр. Аларның ил эченә тупа чөй булып кергән алтынчы армияләренең фронты инде Дон буйларына таба үрмәли. Кыз тасманы булавкалар белән Дон ярына. ук күчереп куя. Донга якын гына, кан тамыры булып, Идел ага. Идел буенда зур түгәрәкле Сталинград, кечкенә генә нокталы Камышин. Донга ябышкан дошманның шушы төп су юлыбызга үрмәләгәнлеге һәм инде аңарга, андагы тарихи шәһәргә килеп җиткәнлеге картада ачык күренеп тора. Зур төркем баскычтагы кызның булавкаларны күчереп йөрткән симез кулларына тын гына, басынкы гына карап тора. Бер дә борчылмаган, калҗаеп торган өряңа шинель кигән, тирләп беткән яшь кенә бер солдат кайгылы кыяфәтчә әйтеп куйды: — Керәме, эт... Кара, ничек керә! Майланып беткән формалы фуражка кигән чандыр гына, озын буйлы, чал мыеклы бер тимер юлчы чыраен сыта төшеп, яшь сугышчыга карады. — Керә? Ә нигә син аны кертәсең? Син аңардан чигенеп торгач, ул, әлбәттә, керер. Сугышчылар) Әнә кайда, анабыз Идел буена Чын кеше и кадәр керттегез бит инде сез аны!— Карт бу сүзләрне гафу ителмәслек зур ялгыш өчен улын әрләүче ата шикелле әрнеп әйтте. Сугышчы, уңайсызланып як- ягына каранып алды да, үзенең яңа шинелен иңбашлары белән күтәреп куйды һәм төркем арасыннан чыга башлады. — Әйе, шактый оттырдык, — диде кемдер авыр сулап, һәм ачынып башын чайкап куйды. — Э-эх! ‘ Лвыл укытучысыдырмы, фельдшердырмы, брезент плащ кигән бер карт кеше, яшь сугышчыны яклап сөйләп китте: — Ә пи өчен аны орышырга? Аның ни гаебе бар? Әллә алар аз. һәлак булдылармы? Әнә нинди зур көч белән килә бит ул! Бөтен Европаны диярлек танкка утырткан. Бар, тиз генә туктатып кара син аны. Әгәр яхшылап уйлап карасаң, исән-сау килеш Москвада йөрүебез өчен без бу сугышчыга баш ияргә тиешбез. Немец бер атна эчендә нинди генә илләрне танкысы белән таптап үтмәде! Ә без инде бер елдан бирле сугышабыз, шулай да таптатмыйбыз, һәм үзен кыйный торабыз. Әзме кыйнадык инде без аны! Аңарга, ул сугышчыга, бөтен дөнья баш ияргә тиеш. Ә сез аны «чигенәсез» дип орышасыз. — Белом, беләм, алла хакы өчен син миңа акыл өйрәтмә. Аны мин үзем дә беләм, ләкин йөрәк әрни, җан сызлана, — диде тимер юлчы сүлпән генәъ — Безнед җиребездә немец йөри бит. Безнең кешеләребезне җәфалый... Ашота кулы белән көньякка күрсәтеп сорап куйды: — Ә ул андамы? — Анда. Оля да анда,— диде Алексей. Иделнең зәңгәр элмәге янында, Сталинградтан өстәрәк, кечкенә генә бер түгәрәк бар. . «Камышин» дип язылган иде аның янына һәм Алексей өчен бу гади бер географик нокта гына тү^ел иде. Яшел шәһәр, шәһәр читләрендәге үләнле урамнар, ялтыравыклы яфраклары кыштырдап торган өяң- келәр, тузан исе, бакча читәннәре аша килгән шөет һәм петрушка, исләре, кара, коры туфраклы бак-. чаларДа сибелеп яткан буй-буй би* зәкле, сабаклары корыган, түгәрәк, карбызлар, әрем исле дала җилләре, өсте ялтырап торган чиксез/ киң Идел, зифа буйлы, соры күзле,: кояшта янган тәнле . чибәр кыз, ыгы-зыгы килеп йөрүче, ярдәмгә, мохтаҗ ак чәчле ана... Алексей шуларның барысын, күз; алдына китерде дә: — Алар да анда,— дип куйды. 2 Электрик поезд, ачулы сызгыртып, тәгәрмәчләрен каты дөбердәтеп, Москва тирәсендәге дачалар буйлап йөгерә иде. Алексей Ме^ ресьев тәрәзә янында утыра. Кара тасмалы алтын пенсне, ГорькийныКы шикелле киң кырыйлы эшләпә кигән, бите шома итеп кырылган бер карт аны стенага ук китереп кыскан. Картның тез араларында тимер көрәк, тырма һәм түтәл чап* кыч. Карт аларны газетага пөхтә* ләп төреп, тасма белән бәйләгән. Бу карт та, ул көннәрдәге һәрбер кеше шикелле, сугыш белән яши. Ул учын Мересьевның борын астында селки-селки аның колагыг на пышылдый. — Сез минем хәрби кеше булмаганыма карамагыз, мин үзебезнең планны бик яхшы беләм, — дошманны Идел буе далаларына алдап алып килергә, анда аңарга үзенең коммуникацияләрен җәеп җибәрергә мөмкинлек бирергә, хә^ зергечә әйтсәк, аны төп базасыннан аерырга. Ә аннан соң менә биредән, көнбатыштан һәм төньяктан шалт та шолт! Коммуникацияләренең артына төшәргә дә эшен бетереп ташларга. Әйе, әйе... һәм бу зирәк план. Безгә каршы бер Гитлер гына түгел бит. Ул үзенең чыбыркысы белән безгә каршы бөтен Европаны куып килә. Без бит алты ил армиясенә каршы бер үзебез сугышабыз. Дошманның бу коточкыч) һөҗүмен, ичмаса, иле* Борис Полевой 12 безнең кпң булуы белән җиңеләйтергә кирәк. Бу бердәнбер акыллы юл. Ниһаять, союзникларның тавыш-тыннары юк бит... Ә? Сез ничек дип уйлыйсыз? Мересьев ни өчендер, кыш көне үзе шуышып үткән, көлгә әйләнгән җансыз авылны исенә төшерде дә, караңгы чырай белән җавап бирде. — Минемчә, сез юк сүз сөйлисез. Без Гитлерның һөҗүмен җиңеләйтер өчен сугышмыйбыз. Ләкин карт, авызыннан тәмәке һәм арпа кофесы исен аңкытып, Мересьевның колак төбендә өзлексез такылдап торды. Алексей башын тәрәзәдән тышка сузды. Битен җылы, тузанлы җилгә куйды да артка йөгергән платформаларга, аларның буявы уңган зәңгәр рәшәткәләренә, такталар белән кадакланган матур кибетләренә карап барды: яшел урман арасыннан күренгән дачаларга, корган елгачык буйларындагы зөбәрҗәттәй җемелдәп торган кечке- нә-кечкенә болыннарга, баеп барган кояш нурларында үзенең ылыслары арасында гәрәбәдәй ялтыраган, шәмдәй төз нарат кәүсәләренә, урман артындагы кичке киң зәңгәр һавага комсызланып карап барды ул. — ... Юк, менә сез хәрби кеше, әйтегез әле сез миңа: шулай яхшы буламы? Фашизм белән бер елдан артык вакыт бергә-бер сугышып киләбез, шулай түгелме? Ә союз- пиклар, ә икенче фронт? Менә сез шундый картинаны күз алдыгызга китерегез: бер дә шикләнмичә, тир- ләп-пешеп эшләп торучы кешегә караклар һөҗүм иттеләр, ди. һәм бу кеше каушап калмады, карак* лар белән сугыШа башлады ди һәм әле дә сугыша ди. Канга батып, беткән, кулына ни эләкте шуны 'алып суга ди. Ул бер узе, ә алар куп, алар баштанаяк коралланганнар, алар бу кешене күптән саклап йөргәннәр ди. Әйе-е. Ә күршеләре бу күренешкә капка төпләреңнән карап торалар һәм, имеш әлеге кешегә куәт биреп торалар: ну егет тә икән, ай-яй нинди егет! Шул кирәк ул каракларга, бир,- бир кирәкләрен! — диләр һәм каракларны бергәләп кыйнашу урынына тегенең кулына тимер-томыр сузалар-, имеш, мә, моның белән- сугарга җанлырак, — ә үзләре якын, бармыйлар. Әйе-е, әйе-е. ... Менә- безнең союзниклар да хәзер шулай итәләр бит... Мересьев зур кызыксыну белән картка борылып карады. Аларга; таба хәзер инде күп кенә кеше карап тора иде. Карт сүздән туктауга вагонның төрле ягыннанкычкырырга тотындылар: — һәм бик дөрес. Бергә-бер сугышабыз. Кайда ул икенче фронт дигәннәре? — Әйдә ярар. Эшне, алла кушса, үзебез дә башкарып чыгарбыз. Ә аш өлгерүгә алар да килеп җитәр, икенче фронт дигәнем... Дача платформасы янына җиткәч, поезд үзенең тормозларын кысты. Вагонга таякларга таянган, өсләренә пижама кигән берничә яралы килеп керде. Алар берәр госпитальнең сәламәтләнеп килүче яралылар йортыннан биредәге базарга килгәннәр булса кирәк, кул* ларына кәгазь капчыклар белән җиләкләр, көнбагышлар тотканнар. Аларны күрүгә карт тиз генә урыныннан кузгалды: — Утырыгыз, күгәрченкәй, утьи рыгыз, — диде ул һәм аягы бинт1 ланган, култык таяклы, кызыл чәчле егетне көчли-көчли үз урынына утыртты. — Ярый, ярый, утырыгыз; минем өчен борчылмагыз, мин хәзер төшәм. Карт, сүзен ныграк дөресләр өчен, тырмасы белән чапкычын алып, ишеккә табарак китте. Сөтче хатыннар да яралыларны утыр? ,ту өчен кысыла төштеләр. Алексей кайдадыр артта, бер хатын-кызнык гаеп итеп кычкырганын ишетте: » — Ничек оялмый икән ул? Яныш да имгәнгән сугышчы басып тора; җәфалана, мескен, ә ул әйләнеп тә карамый, утыра бирә. Әйтерсең үзе дә яралы. Җитмәсә үзекомандир, очучы! . -'I Чын кеше 13 ' Алексей хатынны к урынсызга Ьрышуына кабынып китте, аның борын тишекләре котырган кешенеке шикелле селкенергә тотындылар. Ләкин ул үзен кулга алды, кинәт ачылып китеп, урыныннан сикереп торды: — Утыр, туганкай! Яралы уңайсызланып, сискәнеп китте: — Кирәкми, иптәш өлкән лейтенант! Борчылмагыз, мин басып кына торырмын. Миңа ерак түгел, икенче туктауда төшәм. Мересьев күңеле күтәрелеп киткәнне сизеп, шаярып кычкырды: — Утыр, диләр, сиңа! Ул этелә-төртелә вагон стенасы янына килеп сөялде дә, ике кулы белән таягына таянды. Бер туктаусыз елмаеп барды ул. Шакмаклы яулык бәйләгән әби, ахрысы үзенең ялгышканын аңлап алды: — Әй бу кеше дигәнең!.. Таякка таянган командирга урын бирегез инде. Оялмыйсызмы? Әй, син, эшләпәле хатын! Кеше кан коеп кайткан, ә ул кымшанып та бакмый, кара ничек җәелгән!;. Иптәш командир! Килегез бирегә, менә минем урынга утырыгыз. Юл бирегез инде, алла хакы өчен, командирны уздырып җибәрегез! • Алексей ишетмәгәнгә сабышты. Йөрәгендә әле генә тулган шатлык югалды. Шул чакта кондуктор аңарга кирәкле остановканы әйтте, поезд йомшак кына итеп тормозларын кысты. Кешеләр арасыннан кысы- ла-кысыла чыгып барганда, ул тагын пенснелы картка килеп бәрелде. — Ә сез ничек дип уйлыйсыз, икенче фронтны ачарлармы, — дип сорады карт пышылдап. Алексей бер аягын агач перронга атлаганда картка җавап бирде: — Ачмасалар, үзебез дә башкарып чыгарбыз. Поезд, тәгәрмәчләрен дөбердә- ?геп, әче сызгырып, сыек кына тузан туздырып, борылышта күздән югалды. Берничә генә кеше төшкән платформаны кичке хуш исле тынлык кочып алды. Сугышка кадәр биредә, мөгаен, бик* яхшы һәм рәхәт булгандыр. Платформаны куе нарат урманы әйләндереп алган, агач башлары җанга тынычлык биреп тигез генә шаулыйлар... Мөгаен, бер ел элек мондый матур кичләрдә, урман аша салынган сукмаклар, тар юллар буйлап, поезддан төшкән җиңел, чуар өс-башлы хатынкызлар, шау- гөр килеп торган балалар, кояшта янган шат күңелле ирләр, төркемтөркем булып, үзләренең дачаларына таралганнардыр. Аракы, ашамлык һәм башка күчтәнәчләр булгандыр аларның кулларында... Ә хәзер поезддан төшеп калган аз санлы пассажирлар көрәк, тырма һәм капчыкларын күтәрделәр дә платформадан тиз генә төшеп, үз борчулары турында уйлый-уйлый, эшчән кыяфәттә, урманга кереп киттеләр. Таякка таянган Мересьев кенә ял итеп йөрүчеләргә ошый иде. Ул җәйге кичнең матурлыгына соклана, нарат тармаклары аша төшкән кояшка күзләрен кысып .карый, хуш исле нарат һавасын күкрәген тутырып сулый иде. Москвада аңарга юлны яхшылап аңлаттылар. Чын солдат буларак, ул берничә билге буенча, кечкенә генә тын күл буендагы санаторийны бик ансат эзләп тапты. Санаторийга станциядән нибары ун минутлык юл иде. Кайчандыр, революциягә кадәр, бер рус миллионе ры шушы җирдә һичбер кемнекенә ошамаган җәйге сарай салырга уйлый, акчаны кызганмам, ләкив бик әйбәт булсын, барлык сарайлардан аерылып торсын, — ди бу миллионер архитекторга. Архитектор хуҗасының табигатенә оша тырга тырышып, күл буена күз күрмәгән, колак ишетмәгән, бер зур йорт салып бирә. Аны тар гына рәшәткә тәрәзәләр, кечкенә-кечкенә манаралар, әллә нихәтле баскычлар, төрле-төрле ишекләр белән бизи. Бу йорт камышлы күл буендагы киң рус манзарасы арасында шыксыз, мәгънәсез тап булып калкып тора. Ә тирә-як нинди матур! Тын көннәрдә су өсте пыяладай тигез. Яр буенда яфракларын сизе Борце Полевой 14 лер-снзелмәс кенә селкетеп, яшь пә. фис усаклар тезелеп утыралар. Анда- санда вак кына яшел яфраклы ак- каеннар җемелдиләр. Карт урман кнң киртләч алка булып суны камап ала. һәм менә шулар барысы да үтә күренмәле салкынча күгелҗем су көзгесендә йөз түбән килгән хәлдә чагыла. Үзенең ипи-тозы, якты йөзе белән даны бөтен Россиягә таралган бу хуҗада күп кенә атаклы рәссамнар озак-озак вакытлар кунак булып яталар, һәм алар бөек рус иле табигатенең көчле һәм тыйнак матурлыгының үрнәге булган бу иркен күренешне бөтен килеш тә, аерым күренешләргә бүлеп тә, язып алып мәңгеләштерәләр. Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе ХәрбиҺава Көчләренең санаторий- сы нәкъ менә шушы сарайга урнашкан иде. Сугышка кадәр биредә очучылар үзләренең хатыннары белән, кайчакларда семьялары белән дә торганнар. Сугыш көннәрендә очучыларны бирегә грспи- тальдән соң сәламәтләнеп җитәр ечен җибәрәләр. Алексей санаторийга чнт-читенә аккаеннар утыртылган әйләнеч асфальт юлдан түгел, ә станциядән урман аша күлгә килеп чыга торган туры сукмак буйлап килде. Ул, хәрби кешеләр әйтмешли, тылдан килеп керде, һәм госпиталь ишек төбендәге дың тулы ике автобусны камап алган зур төркем арасында югалып калды. Шау-гөр килеп торган очучылар үзләренә тагы бер иптәш артканны сизмәделәр дә. Сөйләшүләрдән, репликалардан, юлга озатканда әйтелә торг.аи сүзләрдән, теләкләрдән, Алексей машинадагыларныц санаторийдан туп- туры фронтка китүчеләр икәнен аклап алды. Китүчеләр барысы да шат, барысы да тәэсирләнгәннәр, әйтерсең, алар һәр болыт артыннан үзләрен үлем сагалап торган җиргә түгел, ә тыныч гарнизоннарына китеп баралар иде. Ә озатучыларның. йөзләрендә түземсезлек, сагыш билгеләре чагыла иде. Алексей аларны яхшы аңлады. Ул үзе дә, көньякта кабынып киткән зур сугышның беренче 'көннәреннән бирле, фронтка омтылды. Фронтта вакыйгалар зурайган саен, хәлләр кискенләшкән саен, аңарда бу омтылыш зурайды, көчәйде, ә штаб тирәләрендә, әкрен генә сакланып кына булса да, «Сталинград» сүзе телгә алына башлагач, омтылыш йөрәк әрнеткеч сагышка әйләнде, һәм госпитальдә ихтыярсыздан эшсез торуга аның түземе җитми башлады. Матур машиналарның ачык тәрәзәләреннән кояшта кызарган йөзләр карап торалар. Ял итүчеләрнең һәрбер партиясендә тапкыр сүзле мәзәк кешеләр булмый калмый. Шундыйлардан берәү, — чуар пижамалы, пләш башлы, урта буйлы аксак әрмән автобуслар янында тыйтаклап, ыгы-зыгы килеп йөри һәм таягын селкисслки кемгәдер үгет-нәсихәт укый: — Әй, анда һавага менгәч, фрицларга сәлам әйтегез! Федя! Аи ваннасы курсын тутырырга комачаулаганнары өчен, син алар белән анда исәп-хисабыңны өзәргә онытма! Федя, Федя! Син аларга совет очучыларының ай ваннасы алып ятуларына комачаулау — зур әдәпсезлек икәнен исбат ит! Федя дигәне яшь егет. Аның биек маңлаенда зур яра эзе. Бите кояшта янган. Ул башын тәрәзәдән тыга да әрмәнгә җавап кайтара: — Санаторийның ай ванналары комитеты тыныч булсын! Озатучылар һәм китүчеләр шар-' кылдап көлеп җибәрәләр. Шул көлү астында автобуслар акрын гына капкага таба кузгалалар. Озатучылар кычкырып калалар: — Исән-сау җитегез! Хәерле юл! — Федя, Федя! Кыр почтаңның номерын тизрәк җибәр! Зиночка синең йөрәгеңне заказной конвертка салып кире үзеңә озатыр! Автобуслар аллея борылмаларында күздән югалдылар. Баеп килгән кояш нурында алтынланган тузан басылды. Халатлар, буй-буй пижамалар кигән очучылар парк буенча сибелделәр. Мересьев сана Чын кеше 16 торийның ишек каты бүлмәсенә керде. Анда, элгечләрдә, зәңгәр кырыйлы фуражкалар эленеп тора, почмакларда волейбол туплары, кегель тукмаклары, крокет чүкечләре, теннис суккычлары өелеп яталар иде. Мересьевны моннан канцеляриягә баягы аксак әрмән илтеп куйды. Әрмән канцеляриягә барышлый гел мәзәк сүзләр сөйләде. Үзен санаторийның ай ванналары комитеты председателе дип 4 тәкъдим итте. Ай ванналарының, медицина исбат иткәнчә, һәртөрле яраны дәвалауда иң шифалы дару икәнлекләрен, бу эштә үзенең башбаштаклыкка һәм стихиягә һич тә юл куй- маганлыгын, кичке прогулкаларга нарядны үзе биреп барганлыгын сөйләде. Аның мәзәге ничектер автоматик мәзәк иде. Ул үзе мәзәк сөйли, ә күзләре җитди карашларын саклыйлар һәм Мересьевны кызыксынып өйрәнәләр иде. Канцеляриядә Мересьевны ак халатлы җирән кыз каршы алды. Шундый җирән иде бу кызның чәче, ерактан караганда башын көчле ялкын камап алган шикелле булып күренә иде. — Мересьевмы? — дип сорады ул укый торган китабын бер читкә куеп. — Мересьев Алексей Петровичмы? — ул очучыга баштанаяк күз йөртеп чыкты. — Нәрсә дип сез мине шаяртасыз? Минем биредә язылган: «Мересьев Алексей Петрович, өлкән лейтенант, Н-чы госпитальдән, аяклары юк» диелгән, ә сез... Шул чакта гына Алексей аның җиз төсле чәчләре арасында бөтенләй югалып калган түгәрәк йөзенә җентекләп карады. Кызның юка тиресе аша бит уртасы куе кызарып чыккан иде. Үзенең мәче башлы ябалакныкы шикелле түгәрәк, бераз әрсезрәк күзләре белән елмаеп, Алексейга карап тора иде. — Ничек кенә булмасын, мин Алексей Мересьев, һәм менә минем язуым... ә сез Лёляме? — Юк, нишләп Лёля булыйм мин? Мин Зина. Нәрсә, сезнең каеш аякларыгыз башка төрлемени? — диде Зина һәм Алексейның аякларына шикләнеп карап торды. — Әһә! Алайса сез Федянын йөрәген алып калган Зина икәнсез? — Моны сезгә майор Бурназян сөйләдеме? Өлгергән дә. Ух, яратмыйм да соң шул Бурназянканы! Ни күрсә, шуңардан көлә дә йөри. Федяны биергә өйрәтүдән ни булган инде, я? Исе киткән! — Ә хәзер инде мине өйрәтәсез, ярыймы? Бурназян миңа ай ванналарына путевка бирергә булды. Кыз Алексейга тагы да гаҗәпләнә төшеп карап куйды. — Ягъни ничек инде биергә? Аяксыз килешме? Китегез аннан, ахрысы сез дә шул Бурназян шикелле һәрнәрсәдән көләргә яратасыздыр. Шул чакта бүлмәгә майор Стручков йөгереп килеп керде һәм Алексейны кочагына алды: — Зиночка, шулай килешик, өлкән лейтенантны минем бүлмәгә. Бер госпитальдә озак вакыт бергә яткан кешеләр соңыннан бертуганнар шикелле шатланып очрашалар. Алексей да майор Струч- ковны күргәч, шундый шатланды, әйтерсең аны күрмәгәненә берничә ел булган иде инде. Майор Струч- ковның капчыгы инде теге санаторийда ята һәм ул үзен биредә өен- дәгечә хис итә, барысын да белә һәм кешеләр дә аны белен бетергәннәр иде. Килгәненә бер тәүлек дигәндә, ул инде кайберсе белән дусланырга, ә кайберләре белән талашып алырга да өлгерде. Мересьев белән Стручков урнашкан кечкенә бүлмә паркка каран тора, тәрәзәләре каршында ук төз наратлар, сыек-зәңгәр яфраклы кара җиләк куаклары ҺӘМ нечкә генә бер миләш агачы үсен утыра иде. Миләштә, пальмадагы шикелле, нәфис кенә берничә яфрак селкенә һәм бердәнбер, ләкин бик авыр сары чук салынып тора. Алексей, аштан соң ук кроватена менде дә. кичке томан белән дымланган һәм бераз салкынайган җәймәгә сузылып ятып, тңз генә йокыга китте. Төнлә ул куркыныч, борчулы төш- Борне Полевом 16 лор күрде. Тирән кар, ай. Урман йөнтәс җәтмә шикелле, Алексейны каплап алган. Аңарга шул җәтмәдән чыгарга кирәк, ләкин аякларын кар тотып тора. Алексей башына ниндидер билгесез, ләкин коточкыч бәла килгәнне сизә, җәфалана, •ләкин нишләсен, аяклары кар белән бергә катканнар, һәм ул алар- ны аннан тартып чыгара алмый. Ул сыкранып икенче ягына борыла — аның алдында инде урман түгел, ә аэродром. Нәзек, озын техник Юра сәер, йомшак һәм канатсыз бер самолетта утыра. Ул кулын изм, көлә һәм һавага очып •менеп китә. Михайла бабай Алексейны кулына күтәреп ала да, балага сөйләгән төсле ител сөйли: сӘйдә китә бирсен, китсен, ә без -хәзер синең белән рәхәтләнеп мунча чабынабыз, сөякләрне җылытып алабыз. Яхшы, бик әйбәт!» Ләкин ул аны кайнар ләүкәгә түгел, ә салкын карга китереп сала. Алексей тормакчы була, ләкин булдыра алг.ый, җир аны бик нык тартып -тора. Юк, аны җир тартмый, аның өстенә үзенең кызу гәүдәсе белән аю яткан» Аю гырылдый-гырылдый Алексейны буа, сыта. Якыннан гына автобуслар . узалар, автобуслардан очучылар шатланып карап баралар. Ләкин алар Алексейны күрмиләр. Алексей аларны ярдәмгә чакырып кычкырмакчы, яннарына йөгермәкче, һич югында аларга кул изәмәкче була, ләкин булдыра алмый. Авызы ачыла, ләкин сүзе чыкмый, пышылдаганы гына ишетелә. Алексейның тыны кысыла башлый, ул үзенең йөрәге тибүдән туктый башлаганны сизә һәм соңгы тапкыр омтылып карый. Ни өчендер аның күз алдында Зиночканың ялкын төсле җирән чәчләре һәм көлемсерәгән йөзе гәүдәләнә. Аның кызыксынучан һәм әрсезрәк күзләре Алексейны мыскыл итеп карап . торалар. Алексей, нәрсәдән икәнен үзе дә белмичә, куркып уянды. Тын. Борынын әкрен генә мышнатып, майор йоклап ята. Тәрәзәдән кергән ай баганасы бүлмә буенча килеп, идәнгә терәлгән. Үткәндәге дәһшәтле көннәрнең образлары нигә кинәт аның .төшенә керделәр икән? Алексей бервакытта да диярлек аларны -исенә төшерми иде бит. Исенә төшерә башласа, алар аның үзенә дә күз алдына килгән әкият булып кына тоелалар иде ич! Якты ай нурлары сирпелгән ачык тәрәзәдән хуш исле салкын төн һавасы әкрен һәм тигез тавыш белән агып керә. Тавыш әле дулкынланып ага, әле ерагая-ерагая бөтенләй туктый, әле бик әкрен генә пышылдап тора — тәрәзә төбендәге төнге урман шулай шаулый. Очучы үзенең кроватенда наратларның серле шаулауларын озак тыңлап утырды, аннан кискен генә итеп башын селкеп куйды, һәм аны яңадан күңелле нык энергия чолгап алды. Ул санаторийда егерме сигез көн торырга тиеш. Сугышка китәрме ул, очармы, яшәрме, яки аңарга трамвайларда мәңге урын биреп торырлармы, мәңге артыннан кызганып карап калырлармы — бу кадәресе шул егерме сигез көннән соң хәл кылыначак. Димәк, озын, . шул ук вакытта кыска егерме сигез көннең һәрбер минуты чын кеше булу өчен көрәшкә тотылырга тиеш. Инде тоныкланып килгән ай яктысына карап утырган хәлдә, Алек. сей күнегүләренең планын төзеде Ул бу планга иртәнге һәм кичке зарядкаларны, йөрү, йөгерү, аякларын махсус хәрәкәт иттерүне кертте. Зиночка белән сөйләшкән вакытта башына килгән уй — ялганган аякларын төрле яклап күнектерү өмете, аны аеруча дәртләндерде. һәм ул биергә өйрәнергә булды. 3 Август. Көн урталары. Тын, якты. Табигатьтә һәрнәрсә ялтырап, җемелдәп тора. Ләкин инде эссе һавада, хәзергә күзгә күренми торган ниндидер билгеләр буенча, табигатьнең шиңәр көннәре житеп килгәне сизелә. Куаклар арасыннан борылыпборылып, әкрен гена Чын кеше •челтерәп аккан кечкенә елганың бәләкәй комлыгында берничә очучы кояшта кызына. Эсседән изелеп төшкән очучылар йокымсырап яталар. Хәтта ару-талуны белми торган Бурназян да, үзенең гарипләнеп калган, сонра начар ялганган аягын комга тыгып, тик кенә ята. Комлыкның ти- рэ-ягын чикләвек куаклары томалап торганлыктан, очучыларны һичкем күрми, ләкин очучыларга болын өстендәге яшел тау бите буйлап киткән тар сукмак ачык күренә. Үзенең аягы белән маташып яткан Бурнязан нәкъ шул сукмакта бер тамаша күреп шак катты. Урманнан Мересьев килеп ЧЫТЙ- ты. Ул буй-буй йон штан кигән, аякларында башмаклар, ләкин өстендә күлмәге юк иде. Мересьев як-ягына каранып алды да. кеше-кара күренмәгәч, кинәт терсәкләрен билләренә кысып, сәер сикергәләп йөгерергә тотынды. Бер ике йөз метр йөгергәч, тәмам тирләп чыкты ул, һәм авыр сулый- сулый атлап кына бара башлады. Бераз хәл алды да тагын йөгереп китте. Аның тәне озак йөгергән ат тиресе шикелле ялгырап чыкты. Бурназян йөгерүчегә ымлап, иптәшләренә күрсәтте. Алар куаклык артыннан Мересьевны тын гына күзәтә башладылар. Гади генә булган шушы күнегүләрдән Мепесьезныц тыны кысылды. Ул әледән-әле чыраен сытты, ыңгырашып куйды. Ләкин туктамады, һаман йөгерде дә йөгерде. Бурназян, ниһаять, түземен җуеп КЫЧКЫРЫП җибәрде: — Әй, дус кеше! Знаменскийлар- ның лавр алулары тынгы бирмиләрмени? Мересьев туктады. Аның битендәге ару һәм авырту билгесе югалып киткән төсле булды. Ул куаклыкка тыныч кына карап алды да, һичбер җавап бирмичә, сәер рәвештә алпан-тилпән атлап урманга кереп китте. Бурназян аптырашта калып, иптәшләренә сорау бирде: 2. .C .Ә.- №10. — Нинди циркач соң бу? Акыл- % дан язганмы әллә? Иокымсырануыннан әле генә айныган майор Стручков аңлатып бирде: — Аның аяклары юк. Каеш аякларында күнегү ясый. Яңадан истребитель авиациясенә кайтмакчы була. Изрәп яткан кешеләргә, әйтерсең лә, салкын су китереп сиптеләр, алар барысы да сикереп торып, шаулаша башладылар. Сәер атлавыннан башка бернәрсәсе дә сизелмәгән егетнең аяксыз булып чыгуы, аларны шак катырды. Аның аяксыз килеш истребительдә очарга уйлавы төпсез хыял, хәтта авиацияне мыскыл итү булып күренде. Алар, кешеләрнең юк кына сәбәпләр аркасында, мәсәлән, ике бармагын югалту, нервлары какшау, яки аяк табаннары яссы булуы аркасында, авиациядән чыгарылуларын исләренә төшерделәр. Очучыга һәр- кайчан, хәтта сугыш вакытында да, башка төр гаскәрләр белән чагыштырганда, чиксез зур таләпләр куела. Ниһаять, истребитель шикелле нечкә һәм сизг.ер машинаны, аяк урынына каеш бәйләп идарә итү, бөтенләй мөмкин булмаган эш булып күренде. Әлбәттә, һәркайсы, Мересьевның нияте барып чыкмас, дигән фикергә килделәр. Шулай да, бу аяксызның кыю, фанатик хыялы аларны мавыктырмый калмады. Бурназян бәхәскә йомгак ясады: — Синең дустың яки шыр тиле, яки бөек кеше. Бары икенең берсе генә булуы мөмкин, — диде ул. Санаторийда истребительдә очарга хыялланып йөрүче аяксыз бер кеше яшәве турындагы хәбәр, күз ачып йомганчы бөтен санаторийга таралып өлгерде. Төш вакытында ДАересьев инде һәркемнең игътибар үзәгендә иде. Ләкин ул үзе бу игътибарны сизми шикелле иде. Аны күзәтеп торган кешеләр, аңарда атлаган саен Сикергәләп китүдән башка бернинди дә гаҗәй нәрсә күрмәделәр. Ул өстәлләрдә ашап утыручы иптәшләренә карап Борис Полевой 18 шаркылдап көлде, аш китерүче кызларга гадәт буенча әйтелә торган шаян сүзләрне әйтеп калды, күп итеп, бик тәмен белеп ашады, кешеләр белән паркта йөрде, крокет уйнарга өйрәнде, хәтта волейбол мәйданчыгында туп чөйгәләде. Бик гади кеше иде ул. Аңарга бар да бик тиз ияләнеп киттеләр һәм аның күнегүләренә әһәмият бирми башладылар. Санаторийга килүенең икенче көнендә Алексей кичкә таба Зиночка янына канцеляриягә керде. Ул аш вакытында үзенә бирелгән пирож- ногны нәзакәт белән Зиночкага сузды һәм, бер дә тәкәллефләнеп тормыйча, өстәл янына килеп утырды: — Әйтегез әле, Зиночка, үзегезнең вәгъдәгезне кайчан үтәргә уйлыйсыз? Зиночка сөрмә белән төзәтелгән кашларын югары күтәрде: — Нинди вәгъдә? — дип сорады УЛ. — Зиночка, сез мине биергә өйрәтмәкче булган идегез. Зиночка нидер каршы әйтергә дип авызын ачты: • — Ләкин... Мересьев аны бүлде: — Миңа сезнең бик талантлы өйрәтүче икәнегезне әйттеләр. Сезнең кулда аяксызлар бии башлый, ә аяклылар, хмәсәлән, Федя шикеллеләр, киресенчә, аякларын гына түгел, башларын да җуялар икән. Кайчан башлыйбыз. Әйдәгез, вакытны бушка уздырмыйк. Юк, бу яңа кеше Зиночкага бөтенләй ошады! Аяксыз — һәм син аны биергә өйрәт. Ә нигә өйрәтмәскә? Ул бит бик сөйкемле, кара туглы, юка гына тиреле яңагы матур гына булып кызарып тора, чәчләре матур, дулкынланып торалар. Үзе бөтенләй сәламәт кешеләр шикелле йөри. Күзләре дә чибәр генә, бераз гына шаян, бераз гына сагышлылар да шикелле. Зиночка ның тормышында бию шактый күп урын ала иде. Ул биергә ярата һәм оста бии иде... Юк, Мересьев чибәр генә күренә! Бер сүз белән әйткәндә, Зиночка риза булды. Ул үзенең биергә, бөтен СокольшЯси районына атаклы булган Боба Гороховтан өйрәнгәнлеген сөйләде. Боба Горохов исә, тагын да атаклырак булган, бөтен Москвага танылган һәм кайгыдыр хәрби академиядә, хәтта Нарком- иидел клубында да танца дәресләре өйрәткән Поля Судаковсквйныч үзеннән өйрәнгән. Зиночка бу бөек кешеләрдән нәфис биюләрнең иң яхшы традицияләрен үзләштергән. — Мөгаен сезне дә өйрәтермен, — диде ул Мересьсвка, — ләкин бик үк ышандыра алмыйм. Чын аяклары булмаган кеше бии алырмы икән? Шул ук вакытта Зиночка Алексейга бик каты шартлар куйды: ул сүз тыңларга, әдәпле булырга тиеш, Зиночкага гашыйк булмаска тырышырга тиеш, — анысы дәресләргә кохмачаулый, — ә иң мөһиме: Зинаны башка кавалерлар биергә чакырганда Алексей көнләшмәскә тиеш. Чөнки гел бер кеше белән генә бии башласаң, квалификацияне онытырга мөмкин. Гомумән, гел бер кеше белән бию туйдыра да. Мересьев бу шартларны бер сүзсез кабул итте. Зиночка чәч ялкыннарын селкеп куйды да, шунда, канцеляриядә үк, үзенең төз һәм нечкә аякларын оста хәрәкәтләндереп, Алексейга беренче паны күрсәтте. Кайчандыр Мересьев, Камышин шәһәр бакчасында янгын командасы оркестры уйный торган «рус биюен» һәм иске биюләрне бик оста башкара иде. Аңарда ритмны тотып алу сәләте бар, һәм ул бу күңелле фәнне бик тиз үзләштереп ала иде. Ә хәзер исә, аның өчен читенлек шуннан гыйбарәт булды: хәзер биегәндә тере, бөгелеп-сыгылып торган, хәрәкәтчән аяклар урынына, балтырга беркетелгән каеш аяклар белән идарә итәргә, шул ук вакытта җитез, оста хәрәкәт итәргә туры килә иде. Балтырны хәрәкәт иттерү белән авыр, тупас каеш аякларны да җанлы аяклар шикелле зшләргә мәҗбүр игүе өчен чамадан тыш Чыа кешо 19 тырышлык, мускулларны бик каты көчәндерү һәм бик зур ихтыяр көче кирәк иде. һәм ул үзенең каеш аякларын буйсынырга мәҗбүр итте. Биюнең яңа өйрәнелгән бүлеге, глиссадлар, парадлар, змейкалар, нокталар — нәфис биюнең мәшһүр Поля Суда- ковский тарафыннан теорияләште- релгән, көчле һәм яңгырашлы терминология белән коралландырылган бөтен хәйләле техникасы аңарга зур шатлык бирде, һәрбер яңа пага ул малай кебек шатланды. Яңа паны өйрәнгәч, ул өйрәтүчесен тотып алып, әйләндерергә яки түшәмгә чөяргә тотына һәм шулай итеп үзенең җиңү бәйрәмен билгели иде. һәм һичкем, хәтта өйрәтүчесе дә, бу катлаулы, төрле-төрле таптануларның аның тәнен никадәр авырттырганын, бу гыйлемнең аңарга никадәр кыйммәт торганын белмәде. Кайчакларда аның маңлай тире белән бергә ихтыярсыз чыккан күз яшьләрен дә сыпырып төшергәнен һичкем күрмәде. Бер тапкыр ул үзенең бүлмәсенә тәмам ватылып, эштән чыгып, шул ук вакытта шатланып кайтып керде. Тәрәзә төбендә, әкрен генә сүнеп килгән җәйге көнгә, кояшның агач башларында җемелдәгән саргылт нурларына карап уйланып торган майор Стручковка тантаналы итеп белдерде ул: — Биергә өйрәнәм! Майор эндәшмәде. — һәм өйрәнермен дә, — дип өстәде Мсресьев үз сүзләнеп. Аннары каеш аякларын рәхәтләнеп салды да, каеш кутырлатып бетергән ботларын тырнаклары белән бик каты итеп кашырга тотынды. Стручков борылып карамады. Ләкин ниндидер сәер тавыш чыгарды, гүя ул сулыгып елап җибәрде, аның иңбашлары да калтырап тордылар. Алексей, башка бер сүз дә әйтмичә, одеялы астына кереп ятты. Майор бик каты борчыла иде. Хатынкызларны санга алмавы, аларны кимсетүе белән әле күптән түгел генә иптәшләрен көлдереп һәм ачуландырып бетергән шактыЭ олы яшьтәге бу кеше, кинәт берсенә гашыйк булды. Бишенче класс малае шикелле, һич уйлап тор- мастан, тыелгысыз рәвештә гашыйк булды ул. Ләкин, айһай, мәгъшукасө бер дә өметле күренмәде. Майор, Москвага, Клавдия Михайловнага шалтырату өчен, көн дә берничә тапкыр санаторий канцеляриясенә йөгерде. Москвага китүче һәрбер кеше артыннан Клавдия Михайловнага чәчәкләр, чикләвекләр, шока? лодлар җибәрде, язулар, озын-слын хатлар язып җибәрде, һәм үзенә таныш конвертны алып кайтып бирсәләр, шатланды, шаярды. Ә Клавдия Михайловна аны бар дип тә белмәде. Ышандырмады һәм кызганмады да. Ул майорга үзенең үлгән ирен яратканын язды, һәм аңарга үзен онытырга, юкка вакытын уздырмаска, урынсызга акча туздырмаска киңәш бирде. Нәкъ менә шушы киңәшләр, коры сүзләр, дусларча кызганулар, гыйшык тотучыларны хурлый торган сүзләр, аны чыгырыннан чыгарып җибәрде. Майор кинәт кенә тәрәзә яныннан атылып килеп, Алексейны иңнәреннән тотып селкергә һәм аның колак төбендә кычкырынырга тотынды. — Я, нәрсә, нәрсә кирәк аңарга? Әллә мин басудагы берәр чүп үләнме? Берәр гарипме, картмы, аламамы? Әгәр аның урынында башка берәү булса... әйтеп торасы да юк! Юрганын башыннан япкан Алексей йоклаган булып ятты, эндәшмәде. Майор креслога ташланды да башларын учлары белән тотып, шундый көчле калтырана башлады, кресло да аның белән бергә ыңгырашкан шикелле булды. — Хатын-кыз ич ул! Миңа карата нинди дә булса тойгы уянырга тиештер ич анарда. Мин бит аны, шайтанны, яратам, ничек кенә яратам әле!.. Эх-х, Лешка, Лешка! Син беләдер идеңме аны, теге үзегезнең... Я, әйт, әле: аның кай җире миннән артык? Нәрсәсе белән ул Клавдия Мпхайловнаның йөрәгенә кереп утырган? Акыллымы^ Борис Полевой 20 матурмы? Нинди баһадир соц ул? Алексей комиссар Воробьевны исенә төшерде, аныц ак җәймәдә яткан зур, шешенгән саргылт гәүдәсен, шул гәүдә каршында мәңгелек кайгыга чумып катып торган хатынны, кызылармеецларның дала буйлап барулары турындагы хикәяне исенә төшерде. — Ул чын кеше иде, майор, большевик иде ул. Алла безгә дә шундый булырга язсачы. 4 Санаторий буенча төпсез булып күренгән яңа хәбәр таралды: аяксыз очучы... биюгә бирелгән икән. Зиночка канцеляриядән эшен бетереп чыкканда аны көн саен коридорда өйрәнчеге көтеп тора иде. Өйрәнчек аны җир җиләге бәйләме белән, шоколад яки аштан калган апельсин белән каршы ала. Зиночка сцарга эре генә итеп култыгын ача һәм алар култыклашып зур залга барып керәләр. Ул буш. Тырыш өйрәнчек пингпонг һәм карта уены өстәлләрен алдан ук стена буйларына этеп куйган. Зиночка нәзакәтле генә итеп яңа фигура күрсәтә башлый. Очучы аның кечкенә генә нәфис аяклары сызгалаган бизәкләрне кашларын җыерып, җитди генә күзәтеп тора. Менә кыз да җитди төскә керә, кулларын шапылдатып куя һәм саный башлый: — Бер, ике, өч, бер, ике, өч, глиссад уңга... Бер, ике, өч, бер, ике, өч, глиссад сулга... Борылырга. Шулай, бер, ике, өч, бер, ике, өч... Хәзер змейка. Икәү бергә ясыйбыз. Аяксыз кешене биергә өйрәтү бурычын башкару Боба Гороховка да, хәтта Поля Судаковскийның үзенә дә, мөгаен, туры килмәгәндер, бәлкем Зиночка аяксыз Алексейны биергә, өйрәтү белән бары шуның өчен генә мавыккандыр. Ә бәлкем аңарга Алексейның кара тутлы йөзе, кара чәчләре, кояшта янган йөзе, үз сүзле шаян күзләре ошаганнардыр. Дөресен генә әйткәндә, биергә өйрәтә башлауга, һәр икесе дә сәбәп булды. Ләкин шунысын ачык әйтергә кирәк, Зиночка Алексейны өйрәтүгә бөтен буш вакытын, бөтен йөрәген бирде. Кичләрен, пляжлар, волейбол һәм городки мәйданчыклары бушап калгач, санаторийдагыларның иң яраткан күңел ачулары бию була иде. Алексей бшо кичәләренең берсеннән дә калмыйча катнашып килде. Әйбәт кенә биеде ул. Бер биюне дә уздырмады, һәм Зиночка ана шундый каты шарЗДар куйганына үзе үк үкенә башлады. Баян уйнап торды, парлар бер туктаусыз биеп тордылар. Алексей дәртләнеп китте, тәэсирләнүдән аның күзләре у? янды. Ул глиссадларны, эмёйкаллр- кы, борылышларны, нокталарны — барысын да килештереп ясады. Үзенең ялкын чәчле, җиңел һәм нәфис дамасын җитез һәм, бик ансат кына алып йөреде. Ә бу булдыклы биюченең кайчак залдан чыгып китеп ниләр эшләгәне берәүнең дә башына килмәде. Менә ул залдан яулыгын кызган битенә саксыз гына җилпеп, елмая-елмая чыкты, ләкин бусагадан атлап, ярым караңгы урманга барып керү белән, аныц йөзендәге елмаю урынына сызлану билгесе чыкты. Ул баскычтан тоткаларга ябышып, чайкалачайкала, ыңгыраша-ыңгы- раша төште дә, юеш чыклы чирәмгә ташланды һәм, әле көндезге җылысы бетмәгән дымлы җиргә бөтен гәүдәсе белән сыенып, каеш белән буылган аякларының җан әрнеткеч сызлауларына чыдаша алмыйча, елап җибәрде. Ул каешларын чишеп, аякларына ял итәргә мөмкинлек бирде. Аннан калыпларын яңадан киде һәм, сикереп торды да яңадан тиз-тиз өйгә таба атлады. Аның залга килеп кергәнен сизми дә калдылар. Ару-талуны белми торган инвалид гармоньчы тирләп-пешеп уйнап’ утыра иде. Зиночка Алексейны кешеләр арасыннан күзләре белән эзли иде. Алексей чынаяктан коелгандай ак, тигез, тешләрен күрсәтеп, киң елмая-елмая җирән Зиночкасы янына килде, һәм җитез Чын кеше 21 матур пар яңадан биючеләр арасына кереп кушылдылар. Зиночка, ялгызын калдырып киткәне өчен, Алексейга үпкәләде, Алексей мондый вакытта уен-көлке белән аның хәтерен тапты. Алар биюне дәвам иттеләр. Хәзер инде алар үзләренең биюләре белән башкалардан аз гына да аерылып тормадылар. Авыр күнегүләр үзләренең нәтиҗәләрен бирә башладылар. Алексей каеш аякларының үзен богаулап торуларын көннән-көн кимрәк хис итте. Бара-тора каеш аяклары аның үз тәненә әйләнә барган шикелле булдылар. Алексей канәгатьләнде. Аны хәзер бары бер генә нәрсә—Олядан хат килмәү генә борчыды. Бер ай элек ул аңарга Гвоздевнын уныш- сызлыкка очравы уңае белән, соңгы хатын җибәргән иде. Хәзер бу хат аңың үзенә дә, аз дигәндә, бик мәгънәсез хат булып күренде. Алексейның шул хатына җавап булмады. Иртәнге зарядкадан һәм көн дә йөз адымга озыная барган йөгерүдән соң, ул канцеляриягә кереп, хат ящигын карады. «М» ячейкасында хатлар башка ячейкаларга караганда һәрвакыт күбрәк була иде. Ләкин Алексейның ул хатларны кабат-кабат актаруы һәрвакыт бушка гына китә иде. Ә менә бер тапкыр, биюгә өйрәнеп ятканда, тәрәзәдә Бурназянның кап-кара башы күренде.- Ул кулына үзенең таягын һәм хат тоткан иде. Ул нәрсә булса да әйтеп өлгергәнче Алексей, укучы балаларча эре, түгәрәк хәрефләр белән язылган конвертны тартып алды да, гаҗәпләнгән Бурназянны тәрәзәдә, ачуланган өйрәтүчесен бүлмә уртасында калдырып, йөгереп чыгып китте. Бурназян гайбәтче хатыннарча мыгырдап куйды: — Эх, Зиночка, хәзер барысы да шундый инде... Заманыбызның кавалерларын әйтәм... Ышанмагыз, туташ, шайтан изге көчләрдән ничек качса, сез дә алардан шулай качыгыз. Ташлагыз сез аны, менә үземне өйрәтегез, — диде ул, һәм таягын бүлмәгә атты, аннан, авыр аһылдап үзе дә, тәрәзә аша бүлмәгә, аптырап карап торган Зиночка янына килеп керде. Бу вакытта кулына кадерле хатны тоткан Алексей күлгә таба йөгерә . иде. Әйтерсең, кемнәрдер аның артыннан куалар һәм байлыгын талап алмакчылар. Ул кыштырдап торган камышларны ерыперып чыкты да, саегып калган җирдәге, һәр ягы биек үлән белән томаланган, мүкле ташка килеп утырды һәм бармакларында дерелдәп торган конвертны карарга тотынды. Эчендә нәрсә бар икән? Нинди хөкем ята икән аның эчендә? 'Конверт таушалып, кырылып беткән. Хат, ахрысы, Алексейны эзли-эзли шактый күп җирләр үткән. Алексей конвертның читен сакланып кына ертты да, хатны тартып алып тиз генә азагына карады. «Үбәм, бәгърем, Оля» — дип язылган иде анда. Алексейның, йөрәге тынычланып китте. Хат дәфтәр кәгазьләренә язылган булып, таушалып, кызыл балчыкка буялып, каралып беткән, берничә җиренә шәм мае тамган иде. Алексей аны тезенә җәеп салып тигезләде. Элек бик пөхтә иде бит, ни булган соң тагы бу Оляга? Хатны укыгач аның йөрәге горурланудан һәм куркудан җыерылып килде. Оля бер айдан бирле заводта эшләми икән, кайдадыр шунда, далада, Камы- шинкан ары бер җирдә тора икән, биредә Камышин хатыннары, кызлары танкка каршы чокырлар һәм «исеме безнең барыбыз өчен дә изге булган бер шәһәр» әйләнәсенә канау казыйлар икән. Оля хатның һичбер җирендә Сталинградны искә алмаган, ә шулай да сүзнең Сталинград турында барганлыгы күренеп тора иде. Чөнки Оля бу шәһәр турында аеруча кайгыртып, аны чиксез яратып, аның өчен куркып һәм аның сакланып калачагына зур өмет баглап язган иде. Оля бу хатында, үз ирекләре белән килгән меңнәрчә хатын-кызларның, көрәк, кәйлә һәм тачкалар белән коралланып, көнтөн далада Борис Полевой 22 эшләүләрен, жир казуларын, балчык ташуларын, бетон ныгытмалар ясауларын язган иде. Хат күтәренке күңел белән язылган булып, бары кайбер юлларыннан гына, анда, далада эшләүчеләргә никадәр кыен икәнен аңлап була иде. Оля Алексейның соравына бары үзенең эшләре турында сөйләп бетергәннән соң гына жавап биреп китә. Алексейның соңгы хатын ул «окопта» алган һәм андагы сүзләрдән бик каты гарьләнгән һәм әгәр дә Алексей сугышта, нервлар тетелеп бегә торган жирдә булмаса, анын бу мыскыллавы өчен һич тә гафу итәчәк түгел икәнен әйткән. «Сөеклем минем, — дигән иде ул хатында, — корбан булудан курыккан мәхәббәт мәхәббәтмени ул? Андый мәхәббәт юк, сөеклем. Булса да ул чын мәхәббәт түгел. Менә минем хәзер бер атнадан бирле бит- кул юганым юк. Чалбар киеп йөрим, башмакларымның тишекләреннән бармакларым як-якка карап торалар. Кояшта тәнем шул кадәр янды, тирем кисәк-кисәк булып кубып чыга. Алар урынында әллә нинди кытыршы, шәмәхә тимгелләр кала. Әгәр дә мин хәзер шушыннан пычрак, ябык, ямьсез килеш арып-талып синең яныңа барып керсәм, син мине читкә кагар идеңме соң, яки гаеп итәр идеңме? Тиле син, тиле! Нәрсә булса да, яныма' кайт һәм белеп кайт: мин сине һәрвакыт кө- тәм, нинди булып кайтсаң да көтәм... Синең турыда мин бик күп уйлыйм. «Окопка» килгәнче мин сине төшемдә еш күрә идем. Биредә генә ул төшләр качты. Сәкегә көч-хәл белән кайтып егыласың да үлгән кеше шикелле онытылып йоклыйсың... Син белеп тор: мин исән чакта сине көтеп тора торган, кайчан кайтсаң да, нинди булып кайтсаң да көтеп тора торган урын бар... Менә син, сугышта үзеңә берәр хәл булып куюы бар дип язасың. Соң әгәр «окопта» миңа берәр хәл булып куйса, мәсәлән, имгәнсәм, син мине ташлар идеямени? Хәтереңдәме без синең белән фабзавучта укыганда алгебра мәсьәләләрен саннарның урыннарын алмаштырып кую юлы белән чыгара идек? Менә ’мине үз урыныңа куй да уйлап кара. Бу сүзләреңнән үзең дә оялып китәрсең...» Мересьев хатка карап озак уйлап утырды. Кояш кыздырды. Анын тонык суга төшкән шәүләсе күзләрне чагылдырды. Камышлар кыштырдадылар. Зәңгәр хәтфә төсендәге инә караклары кыяктан кыякка очтылар, озын, нечкә аяклы җитез кондызлар камыш төпләрендә, тигез су өстендә беленер-беленмәс челтәр эзләр калдырып йөгереп йөрделәр. Кечкенәкечкенә дулкыннар әкрен генә комлы ярны юдылар. «Бу нәрсә? — диде Мересьев, — сизенүме, юрый белү сәләтеме? — «Йөрәк — күрәзә ул» ди торган иде кайчандыр аның әнисе. Әллә окопта эшләүнең авырлыгы аны зирәк ләндереп җибәрде микән, һәм ул Алексей әйтергә кыймаганны йөрәге белән сизеп алды микән? Алексей хатны тагы бер тапкыр укып чыкты. Юк ич, бернинди дә сизенү юк, кайдан алган ул аны! Ул бары аның сүзләренә җавап кына бирә. Ләкин, ой ничек усал җавап бирә! Алексей тирән сулап алды. Әкрен генә чишенде дә, киемен таш өсте- нә куйды. Ул һаман да шушы, үзенә генә билгеле булган култыкта коена иде. Төбе комлы иде бу җирнең, ә тирә-ягын куе камыш каплап тора иде. Алексей каеш аякларын чиште дә, таштан шуып төште һәм, эре бөртекле ком ботларын бик каты авырттырса да, мүкәләмәде. Авыртудан . чыраен сытып суга керде һәм тыгыз салкын суга йөз түбән капланды. Ярдан бераз йөзеп киткәч, чалкан ятты да катып калды. Ул күкне күрде. Зәңгәр иде күк, төпсез иде. Читләре алтынга манылган вак болытлар берберсенә бәрелә-сугыла төньякка йөзделәр. Алексей йөз түбән әйләнгәч, ярның зәңгәр тигез су өстенә төшкән шәүләсен күрде. Су өстенә җәелеп яткан түгәрәк яфраклар арасындагы төнбоекларны, канатлы ләлә чәчәкләрен күрде. Кинәт аның Чын кеше 23 күз алдына Оля килде. Ул Алексейның төшенә кергәндәгечә, мүкле таш өстендә аякларын суга салындырып утыра иде. Өстендә чуар күлмәк. Ләкин аяклары балтырдан ‘киселгәннәр, шуңар күрә суга тимичә торалар. Алексей бу күренешне күз алдыннан куар өчен, суга йозырыгы белән сукты. Юк, Оля әйткәнчә, урыннарны алмаштырып карау Алексейга ярдәм итмәде! 5 Көньяк фронтта хәлләр читенләшә башлады. . Донда бара торган сугышлар турында газеталарның күптән язганнары юк иде. Кинәт Совинформбюро сводкасында Идел, Сталинград юлларындагы Дон авылларының исемнәре чагылып китте. Ул якларны белмәгән кешеләр бу исемнәргә әллә ни зур әһәмият бирмәделәр. Ә шул якта туып-үскән Алексей Дон ныгытмаларының өзелгән булуларын, сугышның Сталинград капкасы төбенә сикергәнен ачык аңлады. Сталинград! Бу сүзнең Совинформбюро сводкаларында әйтелгәне юк иде әле, ләкин ул инде һәркемнең телендә йөри иде. 1942 ел- -ның көзендә кешеләр бу сүзне курыккан йөз, әрнегән йөрәк белән әйттеләр. Аның турында кешеләр үлем куркынычы астында калган якыннары турында сөйләгән күк итеп сөйләделәр. Мересьев өчен бу гомуми курку, Оляның кайдадыр шунда, Сталинград тирәсендә, далада булуы белән тагы да зурая төште. Кем белә, бәлки анда Оляга әллә нинди авырлыклар кичерергә туры киләдер! Мересьев Оляга хәзер көн саен бер хат язды. Ләкин ниндидер кыр почтасына адреслана торган бу хатлар чигенү ыгызыгысы, Идел буйларындагы зур сугыш уты эченнән Оляны эзләп таба алырлармы соң? Очучылар санаторийсы туздырылган кырмыска оясыдай кайнады. ‘Очучылар шашка, шахмат, волейбол, городки шикелле уеннарны ташладылар, күл буендагы куаклыкларга яшереп бер туктаусыз «козел» яки «егерме бер»не яручылар да күренми башладылар. Кешеләрнең башларына һичбер нәрсә кермәде. Подъемная бер сәгать элек иртәнге җидедә тапшырыла торган беренче сводканы тыңларга, хәгта иң ялкау кешеләр дә килми калмадылар. Сводкаларда очучыларның батырлыклары турында телгә алынса, барысының да чырайлары караңгыланып, кәефләре кырылып китә иде. Алар сәбәпсез-нисез сестраларга бәйләнә, санаторий тәртипләренә, аш-суга ризасызлык күрсәтә башлыйлар иде. Шушындый кызу сугышлар барган көннәрдә, аларның Сталинград далалары өстендә сугышу урынына биредә, кояш астында, тын урмандагы якты күл буенда ятуларына, әйтерсең лә санаторий администрациясе гаепле иде. Ниһаять, алар ял итеп туйдык инде дип белдерделәр, сроклары тулмаган булса да үзләрен хәрәкә? итүче частьларга җибәрүне таләп иттеләр. Кичкә таба ВВС ның комплектлау бүлегеннән комиссия килде. Тузанга батып беткән машинадан берничә медицина хезмәте командиры чыкты. Алдагы утыргычтан симез гәүдәсен авыр кузгатып Хәрби-Һава Көчләренең атаклы медигы, беренче ранг хәрби врач Ми- ровольский төште. ГҮзләре турында аталарча кайгыртып торучы бу кешене очучылар бик яраталар иде. Кичке аш вакытында, ял итү срокларын тутырмыйча частька китәргә теләүчеләргә иртә белән комиссия башланачагын хәбәр иттеләр. Бу көнне Мересьев таң атканда ук уянды. Көн саен ясый торган күнегүләрен ясап маташмады, урманга китте һәм чәйГә кадәр шунда йөрде. Чәй янында ул бер нәрсә дә ашамады. Барысын да тәлинкәләрендә калдырган, дип үпкәләп торган аш бирүче кызга тупас сүзләр әйтеп салды. Ә Стручков» кызны урынсыз тиргисең, ул сиңа начарлык өчен әйтми бит дигәч» урыныннан сикереп торды да ашханәдән чыгып китте. Коридорда» Борис Полевой 24 стенага элеп куелган Совинформбюро сводкасы янында, Зина басып тора иде. Ул узып барган Алексейны күрмәмешкә салышгы, бары иңбашын гына ачулыселкетеп куйды. Ә Алексей чыннан да күрмичә узып киткәч, Зина гарьлегеннән еларга җитеп, аңарга кычкырды. Алексей иңбашы аша борылып карады. — Ни телисез? Нәрсә кирәк сезгә?— диде ул ачуланып. — Иптәш өлкән лейтенант, ни өчен сез... — диде кыз әкрен генә. Бу вакытта ул шул кадәр кызарынды, аның йөз кызыллыгы белән чәч кызыллыгы бергә кушылдылар. Алексей кинәт аңына килде, аның бөтен гәүдәсе ничектер сачынып төште. Ул, гадәттәгегә караганда күбрәк аксаклап, үз бүлмәсенә кереп китте һәм эчтән бикләнде. Комиссия залга урнашты. Анда т'эрле приборлар — спирометр, си- лометр, күзнең сәламәтлеген тикшерү өчен таблицалар алып керделәр. Бөтен санаторий ике янәшә бүлмәгә кереп тулды. Срогыннан алда частька китәргә теләүчеләр, ягъни ял итеп ятучыларның барысы да диярлек, бик озын чиратка тезелделәр. Ләкин Зина аларга каралу вакыты язылган билетлар таратып чыкты, һәм чиратлары җиткәнгә кадәр үз бүлмәләремә кереп торуларын сорады. Беренче кешеләр кереп каралып чыккач, аргык бәйләнмиләр икән, бик үк төпченеп карамыйлар икән дигән сүз таралды. Шулай булуы’ табигый дә: Идел буенда кабынып киткән чамасыз зур сугыш яңадан-яңа кэчләр таләп итеп торганда, комиссия пичек төпченеп торсын соң инде! Алексей чуар бизәкле 'өй алды каршындагы таш коймада аякларын селкеп угы- ра, берәр кеше каралып чыкса, артык исе* китмәгән шикелле генә итеп сорап куя иде. — Я, ничек? Гимнастеркасын төймәли-гөймәли яки бил каешын кыса-кыса. ишектән чыгып килүче аңарга күңелле генә итеп җавап биреп үтә-. — Сугышабыз! Мересьев алдыннан каралырга Бурназян керде. Ул үзенең таягын ишек төбендә калдырды Һәм гәүдәсен як-якка чайкалдырмаска, кыска аягы белән аксамаска тырышып, батыр атлап кереп китте. Аны озак тоттылар. Актыкка таба Алексей ачык тәрәзә аша усал җөмләләрнең аерым сүзләрен ишетте. Шуннан соң тирләп-пешеп беткән Бурназян атылып килеп чыкты. Ул усал карашы белән Алексейны тырнап алды да, артына да борылып карамыйча, алпантилпән атлап, паркка таба китте: — Бюрократлар, тыл күселәре! Авиацияне аңлыйлармыни алар? Авиация — балет түгел бит ул!.. Аягың кыска имеш... Клизмачылар, каһәр суккан шприцлар! Алексейның аркасы буйлап салкын йөгерде. Ләкин ул сиздермәде, бүлмәгә батыр атлап, күңелле итеп, көлемсерәп барып керде. Комиссия зур өстәл артында утыра иде. Уртада ит тавы шикеллө калкып беренче ранг хәрби врач Миро- Вольский утыра; Бер читтә, шәхси «дело» өемнәре белән тулы кечкенә өстәл артында чибәр Зиночка утыра. Ул үзенең ак, каты крахмалланган халаты, марля яулыгы астыннан көяз генә чыгып торган кызгылт чәчләре белән бөтенләй курчакка ошый иде. Ул Алексейга аның «дело»сын сузды һәм әкрен генә кулын кысып куйды. • — Я-ле чибәр егет, — диде врач күзен кыса төшеп, — гимнастеркагызны салыгыз. Мересьев ,спорт, белән юкка гына шөгыльләнмәде, тәнен кояшта юкка гына яндырмады. Врач аның нык, тыгыз тәненә, кара тиресе астыннан ачык беленеп торган мускулларына сокланып карап торды. Комиссия членнарыннан берсе: — Сездән Давыд сынын ясарга булыр иде, — дип үзенең белемле кеше булуын күрсәтеп куйды. Моресьев сынауларның барысыннан да җиңел узды. Ул кулы белән нормадан бер ярым тапкыр артык кысты, шундый итеп өрде, стрелка* Чын кеше 25 ограничительгә кадәр менеп җитте. Аның кан басымы нормаль иде. Нервлары менә дигән. Сынау азагында ул крафтаппаратның корыч тоткасын шундый итеп тартты, прибор бөтенләй бозылды. — Очучымы? — дип сорады врач канәгатьләнеп, һәм креслога җәелеп утырды да «А. П. Мересьевның шәхси делосы» почмагына резолюция язу өчен кулына каләм алды. — Очучы. — Истребительме? — Истребитель. — Алайса, барыгыз, эшегездә булыгыз. Анда сезнең халык хәзер, беләсез ничек кирәк!.. Сез соң госпитальдә нәрсә белән яттыгыз? Алексей, кинәт барысы да җимерелә башлаганны сизеп, каушап калды, шул арада врач инде аның шәхси делосын укый башлады, врачның шәфкатьле киң йөзе гаҗәпләнүдән сузылып китте. — Аягы киселгән... нинди юк сүз бу? Ялгыш язганнармы әллә? Я, нәрсә дип сез эндәшми торасыз? Алексей, эшафот баскычларыннан менеп баргандагы шикелле бик әкрен итеп, шыпырт кына әйтеп куйды: — Юк, ялгыш түгел. Врач һәм барлык комиссия членнары эшнең нәрсәдә икәненә төшенмичә, бу таза, яхшы җитлеккән, җитез егеткә шикләнеп карап тордылар. Полковник сабырсызланып команда бирде: — Чалбар балакларыгызны сызганыгыз! Алексейның йөзе агарып китте. Мескен күзләре белән Зинага карап куйды ул. Аннан әкрен генә чалбар балакларын күтәрде. Комиссия алдында башын игән, кулларын салындырган хәлдә үзенең каеш аякларына басып торды. — Нәрсәгә соң сез,' туганкай, безнең башны әйләндерәсез? Шул кадәр вакытны әрәм иттегез. Аяксыз килеш самолетта очарга уйламыйсыздыр ич! — диде полковник ниһаять. — Мин уйламыйм: мин—очачакмын! — диде Алексей әкрен генә, һәм аның чегән күзләре киреләнеп, талашырга чакырып ялтырап киттеләр. — Сез акылдан яздыгызмы әллә? Аяксыз килешме? Мересьев инде киреләнмичә, бик тыныч кына җавап бирде: — Әйе, аяксыз килеш һәм очармын да. — Ул үзенең искечә тегелгән френч кесәсеннән пөхтә итеп бөкләнгән журнал бите чыгарды. — Күрәсез, бу кеше бер аяксыз килеш очкан, ә нигә соң мин ике аяксыз килеш оча алмыйм? Полковник журнал битендәге хәбәрне укыгач, очучыга гаҗәпләнеп һәм ихтирам белән карап торды: — Ләкин бит моның өчен бик каты күнегү кирәк: күрәсез, ул ун ел буена күнегеп килгән. Башта каеш аякларны чын аяклар шикелле итеп хәрәкәт иттерергә өйрәнергә кирәк бит, — диде ул йомшый төшеп. Алексейга көтмәгәндә ярдәм килде: Зиночка үзенең кечкенә өстәле артыннан сикереп чыкты да кулларын гыйбадәт кылгандагы шикелле итеп күкрәгенә куйды, чигәләренә тир тамчылары тибеп чыкканчы кызарынып, сөйли башлады: — Иптәш полковник, сез аның биегәнен карап торыгыз! Чын аяклы кешеләрдән яхшырак бии! һич ялган түгел менә! — Ничек инде, бии? Менә сиңа кирәк булса! — Врач иңбашларын җыерып куйды һәм йомшак кына итеп комиссия членнары белән карашып алды. Алексей бик шатланып Зиночка биргән фикергә ябышты. — Сез хәзергә «ярый» дип тә, ярамый дип тә язмагыз. Бүген кич белән безгә, танцага килегез сез. Килсәгез, үзегез дә минем оча алачагыма ышанып китәрсез. Мересьев ишеккә таба барганда көзгедән, комиссия членнарының үзара, нәрсә турындадыр, кызып- кызып сөйләшкәннәрен күрде. Көндезге аш алдыннан Зиночка Алексейны ташландык паркның куе Борне Полевой 26 куаклары арасыннан эзләп тапты, һәм Алексей чыгып киткәч, комиссиянең аның турында озак сөйләшеп утырганын әйтеп бирде. Врач, Алексей гади егет түгел, бәлки ул чыннан да оча алыр, рус кешесе кулыннан ниләр генә килми! — дип әйткән. Моңар каршы комиссия членнарыннан берсе, авиация тарихы андый вакыйганы белми дигәч, врач авиация тарихы күп нәрсәләрне белми иде дә, бу сугышта совет кешеләре аны күп нәрсәгә өйрәттеләр, дип җавап биргән. Үз ирекләре белән Хәрәкәттәге Армиягә китәргә теләүчеләр арасыннан комиссия ике йөзләп кеше сайлап алды. Аларны озатыр алдындагы кичтә биюләр киңәйтелгән программа буенча уздырылды. Москвадан . йөк машинасына төялеп хәрби оркестр килде. Тынлы музыка өйнең рәшәткәле тәрәзәләрен, өй алларын, һәр җирне дер селкетте. Очучылар тирләп-пешеп, ару-талуны белмичә биеделәр. Мересьев һаман үзенең алтын чәчле Зиночка- сы белән биеде. Ул шат иде, җитез, хәрәкәтчән иде. Ачык тәрәзә янында салкын сыра эчеп утыручы беренче ранг хәрби врач Мировольский Мересьев белән аның алтын чәчле парыннан күзен алмады. Ул — медик, алай гына да түгел, хәрби медик иде. Хисапсыз күп мисаллар буенча, каеш аякның чын аяктан, никадәр аерылып торганын белә иде. Ә менә хәзер, үзенең кечкенә буйлы, нәфис кызы белән матур итеп биеп йөргән бу кара тутлы, тыгыз тәнле очучыны күзәткәндә ул тәмам аптырап калды. Соңга таба Алексей-кул чабып торган түгәрәк уртасында «барина»ны егетләрчә оста итеп биеп алды, һап-һап! дип кычкыра-кычкыра учы белән билләренә, яңакларына шапылдата-ша- кылдата биеде, һәм тәмам тирләп- пешеп чыккач, кешеләрне этәтөртә Мировольский янына килде. Мировольский ихтирам белән аның кулын кысты. Мсәесьев эндәшмәде, ләкин аның врачка төбәп караган күзләре ялыналар, җавап таләп итәләр иде. — Минем, үзегез беләсез, сезнө турыдаи-туры частька җибәрергә хакым юк, — диде врач. — Шулай да мин сезнең турыда кадрлар идарәсенә язып бирермен. Мин үзебезнең фикеребезне, ягъни тиешенчә күнегүләр ясаганнан соң оча алачагыгызны әйтеп язармын. Бер сүз белән әйткәндә, мине сезнең өчен кул күтәрүче дип санагыз. Мировольский залдан санаторий начальнигы белән култыклашып чыкты. Начальник та шулай ук тәҗрибәле хәрби врач иде. Алар икесе дә Мересьевка хәйран калганнар, аның шулай оста биюенә сокланганнар иде. Алар йокларга ятар алдыннан, папирос тарта-тар- та, әгәр совет кешесе чын-чыннав керешсә, аның әллә ниләр эшли алуы турында озак сөйләшеп утырдылар. Аста әле һаман да музыка яңгырады, тәрәзәләрдән җиргә туры почмак булып төшкән ут яктысында биючеләрнең күләгәләре йөреп торды. Бу вакытта инде Мересьев югарыда, ныклап бикләнгән ванна бүлмәсендә иренен канатканчы тешләп, аякларын салкын суга тыгып утыра иде. Ул протезларының бер туктаусыз ышкылып торуы аркасында күгәреп, сөялләнеп, җәрәхәтләнеп беткән бот төпләрен суга тидергәндә, авыртудан чакчак кына аңын җуймый калды. Ә инде бер сәгатьтән соң майор Стручков кергәндә, Мересьев юынган, яңарып киткән, һәм көзге алдында үзенең дулкынчыл юеш чәчләрен тарап тора иде. — Анда сине Зиночка эзләп йөри, киткәндә үзе белән йөреп кал ичмаса, кызганам мин аны. Стручков шулай диюгә, Мересьев аңарга ялына башлады: — Әйдә/Павел Иванович, бергәләшеп йөреп килик. Я, әйдә инде, Павел Иванович... Мересьев, үзен шул кадәр тырышып биергә өйрәткән чибәр һәм мәзәкчел кыз белән ялгыз калу турында уйлагач, уңайсызланып Чын кеше 27 куйды. Олядан хат алганнан бирле бу кыз белән очрашу аңарга ничектер аеруча авыр була башлады. Шуңар күрә ул хәзер үзе белән Стручковңы да чакырды, ниһаять, Стручков мырлый-мырлый фуражкасын кулына алды. Зиночка балконда көтеп тора иде. Кулында тамырлары белән йолкынган чәчәкләр бәйләме. Аяк асты чәчәкләрнең өзеп һәм ертып ташланган канат һәм яфраклары белән тулган. Зиночка Алексейның аяк тавышларын ишетүгә бөтен гәүдәсе белән алга омтылды, ә аның ялгыз түгел икәнен күргәч, салынып төште һәм җыерылып килде. Алексей гамьсез генә итеп тәкъдим ясады: — Урман белән саубуллашып кайтабызмы? Алар култыклаштылар да карт юкәләр аллеясы буйлап тын гына китеп бардылар. Аларның аяк асларында, аксыл ай яктысында коенган җирдә кимердәй кара күләгәләр селкенделәр, әле анда, әле монда алтын акчалар шикелле көзге яфраклар ялтырап калдылар. Аллея бетте. Алексейлар парктан ,чыктылар да юеш чирәмне таптап күлгә таба юнәлделәр. Уйсу җиргә сарык тиресе шикелле бөдрәләнеп торган томан җәелгән иде. Томан башта җиргә сарылып акты, аннан Алексейларның билләренә кадәр күтәрелде дә салкын ай яктысында серле генә итеп балкып китте, һава дымлы булып, аңарга тук көз исе сеңгән иде. Әйтерсең лә бу күлнең үзенең салкын һәм җылы агымнары бар, һава әле җиләсләнеп, хәтта салкынаеп китә, әле җылына һәм бөркүләнә иде... Алексей, кызның көчле кечкенә кулы белән терсәгенә бик ныклап сыенганга, уңайсызланып сагышлы «теп әйтеп куйды: — Без великаннарга ошыйбыз һәм хәзер без болытлар өстеннән барабыз шикелле, шулай бит! Үзенең ниндидер күңелсез хыялларына чумып барган Стручков аңар мыгырдап җавап бирде: — Бер дә алай түгел. Без юләрләргә ошыйбыз. Менә хәзер аякларыбызны чылатырбыз да, юлга чыкканда гына салкын тидерербез, — диде. Алексей көлде: — Ә минем аякларым чыланмый да, туңмый да. Минем эшем сезнекенә караганда яхшырак. Зиночка алариы томан астында калган күлгә таба өстерәде. — Әйдәгез, әйдә. Анда хәзер бик яхшы булырга тиеш. Алар чак кына суга барып кермәделәр. Мамыктай күпереп торган томан аша бөтенләй аяк астында, якында гына су күренүгә кинәт туктап калдылар. Басмалар да якын иде, ә басма янында тонык кына булып, җиңел көймәнең кара силуэты күренде. Зиночка томан эченә кереп югалды һәм тиз генә ишкәкләр алып килде. Ишкәк чөйләрен куйдылар. Алексей ишәргә утырды. Зина белән майор койрык скамьясына янәшә утырдылар. Көймә тын су өстеннән әкрен генә йөзә башлады, ул әле томанга чумды, әле томаннан өскә чыкты. Көй- мәдәгеләр һәркайсы үз уен уйлады. Төн тын иде. Су ишкәк бәрелгәндә теркөмеш шикелле чәчрәп китте, аның тамчылары теркөмеш шикелле үк авыр булып күренделәр. Ишкәк чөйләре зәгыйфь кенә шалтырап куйдылар, кайдадыр тартар тырылдап алды, еракта, бик еракта ачынып кычкырган мәче башлы ябалак тавышы ишетелеп китте. — Якында гына сугыш бара дип бер дә ышанасы килми... — диде Зиночка әкрен генә. — Миңа хат язарсызмы соң, иптәшләр? Мәсәлән, менә сез, Алексей Петрович, әз генә булса да язарсызмы? Мин сезгә үземнең адресым язылган открыткалар биримме? Исән, сау, сәлам жибәрәм дип язарсыз да почта ящигына салырсыз,. ярыймы?.. — Юк, туганнар, сез белсәгез иде, мин никадәр шатланып барам! Шайтан алсын! Җитәр, эшкә тотынырга, эшкә! — дип кычкырды Стручков. Тагын барысы да тынып калды- Борис Полевой 28 лар. Бак, иркә дулкыннар көймә төбенә бәрелеп былтылдадылар, көймәнең очлы күкрәге суны чылтыратып ерып барды, койрыкта су тавышсыз гына бөтерчскләнеп торды. Томан тарала башлады. Айның шәүләсе ялтырап, тирбәлеп торган алтын багана булып су читеннән көймәгә кадәр сузылды, еракта төнбоек, лалә чәчәкләре җемелдәштеләр. — Әйдәгез җырлыйк, — диде Зиночка һәм,, очучылар җавап биргәнне көтмичә, миләш турындагы җырны башлап җибәрде. Ул җырның беренче куплетын ялгызы җырлап чыкты. Ямансу итеп җырлады Зина. Аннан кызга тирән көчле баритон тавыш белән майор Стручков кушылды. Аның бер вакытта да җырлаганы юк иде, һәм Алексей аның шундый йомшак, әйбәт тавышлы икәнен белми иде. Менә уйчан, дәртле җыр тигез су өстендә киң җәелеп акты. Ике саф тавыш, ир һәм кыз тавышы берсен берсе сагынгандай, бер-берсенә куәт биргәндәй тын һавада тирбәлде. Алексей үз бүлмәсенең тәрәзә төбендә үсеп утырган ялгыз куе кызыл чуклы нечкә миләш агачын хәтерләде. Җир асты авылындагы зур күзле Варяны хәтерләде. Аннан барысы да югалды: күл дә, сихри ай яктысы да, көй дә, җырчылар да югалдылар. Ул' көмеш томан эчендә Камышин кызын күрде. Ләкин бу — кырда, чәчәкләр арасына утырып рәсемгә төшкән Оля түгел, ә ниндидер яна, ят, таныш булма- ган, талчыккан, арган, бите кояшта янып тимгелләнеп беткән, иреннәре ярылган бер кыз иде. Аның өстендә майга буялган гимнастерка, кулларында көрәк, үзе кайдадыр Сталинград тирәсендәге далада иде. Алексей- ишкәкләрен ташлады да тынып торды, аннан җырның соңгы куплетына кушылды. 6 Иртә белән санаторий ишек алдыннан бер-бер артлы тезелеп хәрби автобуслар чыга башладылар. Бер автобусның баскычына утырган майор Стручков үзенең яраткан җырын, миләш турындагы җырны башлап җибәрде. Җырга башка машина дагылар да кушылдылар. Саубуллашулар, хәерле юл теләүләр, Бурназяиның шаян сүзләре, Зинаның автобус тәрәзәсенә килеп Алексейга нәрсәдер кычкыруы — барысы да, барысы да шушы, күп еллар буена онтылып торып, Бөек Ватан сугышы көннәрендә яңадан туган һәм кешеләрнең йөрәкләренә кереп утырган борынгы җырның гади һәм тирән мәгънәле сүзләре белән томаланып калдылар. Автобуслар шулай итеп, бу көйнең бердәм, куе аккордларын үзләре белән алып киттеләр. Җыр җырланып беткәч, пассажирлар тынып калдылар. Тәрәзәләрдән беренче заводлар, башкала тирәсендәге бистәләр күренә башлаганчы берәү дә бер сүз эндәшмәде. Китель төймәләрен ычкындырып баскычта утырып килүче майор Стручков елмаеп, Москва тирәсендәге күренешләргә карап барды. Аның күңеле күтәренке иде. Аны ниндидер, хәзергә аның өчен билгесез булган очучылар частена җибәрделәр, ләкин ул анда уз өенә кайткан шикелле шатланып бара. Ә Мересьев тынычсыз иде. Ул алда иң читен сынау булачагын сизеп, алда очраячак яңа киртәләрне үтеп булырмы, юкмы икәнен белмичә бара иде. ДАересьев автобустан төшкәч, һич кая да кермичә, хәтта кунар урын турында да кайгыртып гормыйча, Мировольский янына китге. Биредә аны беренче күңелсезлек каршы алды. Аңарга карата яхшы теләктә булган Мировольский ашыгыч командировкага очкан һәм аннан тиз генә кайтачак түгел иде. Алексейга рапортны гомуми тәртиһгә бирергә тәкъдим иттеләр. Мересьев шунда ук, коридордагы тәрәзә төбенә утырды да, рапорт язды. Ул аны талчыккан күзле, кечкенә һәм ябык интендант хезмәтләре командирына бирде. Командир кулыннан килгәннәрнең барысын да эшләргә вәгъдә итте һәм бер-ике көннән ке Чын кеше рергә кушты. Мсресьевның сорау, ялыну, хәтта куркытып караулары бушка китте. Интендант кечкенә арык кулларын күкрәгенә кысып, гомуми тәртипнең шундый икәнлеге Һәм үзенең бу тәртипне бозарлык көче булмавы турында сөйләде. Ихтимал, интендантның очучыга ярдәм итәрлек көче чыннан да булмагандыр. Мересьев кулын изәде дә бер якка китте. Аның хәрби канцелярияләрдә каңгырып йөрүе шулай башланды. Аны госпитальгә ашыгыч арада китереп салганнар иде, аның янында кием-салым, азык-төлек һәм акча аттестатлары юк иде һәм ул яңа аттестатлар алу турында үз вакытында кайгыртмаган иде. Шуңар күрә аның эше биредә кыенлашып китте. Аның хәтта командировка язуы да юк иде. Ягымлы һәм тырыш интендант кирәкле документларны полктан ашыгыч рәвештә телефон аша сорап алырга вәгъдә итсә дә, Мересьев бу эшнең никадәр әкрен эшләнгәнен белә, һәм һәр килограмм икмәк, һәр шакмак шикәр нык исәпле булган хәрби Мос- квада берникадәр вакыт акчасыз, квартирасыз, паексыз торырга туры киләчәген аңлый иде. Ул Анютага госпитальгә шалтыратты. Тавышына караганда, Анюта нәрсәгәдер борчылып утыра яки эш белән бик мәшгуль иде, ләкин телефонда Алексей тавышын ишеткәч, ул шатланды һәм аңарга бу көннәрдә үз квартирасында торып торырга кушты. Үзенең хәзер госпитальдә казарма халәтендә яшә- сен. шулай булгач, Алексейның анда беркемне дә тыгызламаячагын әйтте. Санаторий үзендә ял итүчеләргә юлга бишәр көнлек коры паек биреп җибәргән иде, һәм Алексей, бер дә уйлап тормыйча, зур йортлар артындагы бер ишек алдының түренә кереп кысылган иске таныш өйгә таба юнәлде. Ул хәзер шат иде. Торырга куыш, ашарга ризык бар — инде көтәргә дә була. Ул мәче, керосин корымы, юеш кер исе килеп торган борылмалы таныш баскыч буенча өскә менде. Биредә караңгы иде, капшанакапшана ишекне эзләп тапты һәм .каты итеп дөбердәтте. Ишек тар гыча ярык булып ачылды, ярыкта бер әбинең очлы йөзе күренде. Алексейга озак кына шикләнеп һәм кызыксынып карап тордылар. Кем икәнен, кемгә килүен, фамилиясен сорадылар. Бары шуннан соң гына ишекне нык бикләп торган калынкалын ике чылбыр шалтырап куйды, һәм ишек җиңел чә ачылып китте. — Анна Даниловна өйдә юк, ләкин ул сезнең турыда телефон шалтыратып әйтте. Әйдәгез, мин сезне аның бүлмәсенә кертеп җибәрим. Әби үзенең нурын җуйган, тонык күзләре белән әле һаман да Алексейның йөзен, френчен, барыннан да бигрәк яшел капчыгын капшады. — Сезгә, бәлки, кайнар су кирәк булыр? Анечканың керосин машинкасы әнә генә, хәзер үзем кайнатып бирәм... Алексей таныш бүлмәгә бер дә уңайсызланып тормыйча барып керде. Майор Стручковның, кайда барып керсә дә, үз өендәгечә йөрүе Алексейга да йога башлаган иде. Иске агач, тузан, нафталин исен һәм ун еллар буена тугры хезмәт итеп килгән шушы иске таныш әйберләрнең исен иснәгәч, ул озак вакыт каңгырап йөргәннән соң, үз куышына кайтып кергән кеше төсле дулкынланып куйды. Әби Алексей артыннан атлады һәм бер туктаусыз сөйләнде. Ул ниндидер бер күмәч кибете янындагы чират турында, юлың уңса, бу кибеттән ипи урынына шикәрле слойкалар алып булу турында сөйләде. Әле күптән түгел генә бер бик мәһабәт хәрби кешенең трамвайда сөйләгәннәрен әйтеп бирде: Сталинград янында немецларга яман каты эләккән икән, Гитлер гарьлегеннән юләрләнгән икән, хәзер ул диваналар йортында ята, Гитлер урынында нәкъ аның төсле икенче берәү хөкем йөртә икән... Аннан әби бер дә тиешсезгә эшче карточкасы алып ятучы күршесе Алевтина Аркадьевнаны яманлап Борис Полевой 30 алды: Алевтина Аркадьевна моның сөткә йөртә торган эмаль савытын алып торган икән дә әле һаман да кайтарып бирми икән... Әби Алексейга Анна Данилов.наның бик әйбәт ата-ана баласы булуын сөйләде.— Менә дигән кыз. Тыйнак һәм җитди бала. Кайбер башка кызлар шикелле әллә кемнәр белән йөрми, өенә егетләр алып кайтмый. — Ә сез кем, аның кияве булачак кешеме? Советлар Союзы Героемы? Танкистмы? — Юк, мин очучы гына,—диде Мересьев һәм әбинең хәрәкәтсез йөзенә берьюлы аптырау, җәберсенү, -ышанмау һәм ачу чыкканны күреп көлеп җибәрә язды. Әби иреннәрен йомды да ишекне усал ябып чыгып китте һәм элеккегечә дусларча итеп түгел, усал мырылдап әйтте. — Җылы су кирәк булса, зәңгәр керосинкада үзегез кайнатып алырсыз. А.нюта, ахрысы, эвакопункт эшеннән бер дә бушый алмый. Бүген тышта көзге яңгыр явып торганга, квартира бөтенләй ташландык булып күренә иде. һәрбер әйбергә шактый калын тузан кунган, тәрәзә төпләрендәге һәм тумбочкалардагы гөлләр, озак вакыт су сибелмәгәнлектән, шиңеп беткәннәр. Өстәлдә чәйнек тора һәм кырыйлары күгәреп беткән ипи катылары аунап яталар. Пианино да соры йомшак тузан белән капланган. Бүлмәдә тонык, соры пыялага бәрелә-сугыла көчле зур чебен моңлы бызылдап очып йөри. Аның да бу тынчу авыр һавада тыны кысыла шикелле. Мересьев тәрәзәләрне ачып җибәрде. Тәрәзәләр тыгыз тезелеп яткан түтәлләр белән тулы тау битенә карап торалар иде. Бүлмәгә саф һава бәреп керде һәм басылып яткан тузанны кузгатты. Бүлмә томанланып китте. Шул чакта Алексейның башына күнелле уй килде: ул бу ташландык бүлмәне җыештырырга, әгәр кич белән Анюта күрешергә кайта алса, шуның белән аны шак катырырга һәм шатландырырга уйлады. Ул әбидән чиләк, чүпрәк, пумала сорап алды да, элек-электән грләр җирәнеп карый* торган эшкә тотынды. Ул кызып-кы- зып шатланып эшләде, сәгать ярым буена тузан сөртте, себерде, юды. Алексей бирегә килешли, күпердә кечкенә кызларның көзге матур астра чәчәкләре сатып торганнарын күргән иде, кич белән шунда барып берничә чәчәк алып кайтты. Аларны өстәлдәге һәм пианино өстендәге вазаларга куйды да яшел креслога җәелеп утырды. Ул бөтен гәүдәсенең, тәненең рәхәт талчыкканын сизде һәм кухняда әби кыздырган ит исен комсызланып иснәргә тотынды. Ләкин Анюта шундый арып кайтты, Алексей белән исәнләшкәч тә, диванга ауды, бүлмәнең җыештырылган, әйберләрнең ялтырап торганын да сизмәде ул. Бары берничә минуттан су эчеп, хәл алгач кына, як-ягына каранып алды, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, көлемсерәде һәм рәхмәт белдереп Алексейның терсәген кысты: — Гриша сезгә тиккә генә гашыйк булмаган ахрысы, мин хәтта көнләшә башладым. Алешенька, бүлмәне чыннан да сез җыештырдыгызмы? Менә сез нинди әйбә? икән! Гришадан хат-хәбәр алганыгыз юкмы? Ул анда, өченче көнне мин аңардан хат алдым, кыска, бер-ике генә сүз язган. Сталинградта дигән, тагын, сакал үстерәм дип язган. Менә мәзәкче, тапкав вакыт!.. Ә анда бик куркыныч, әйеме? Я әйтегез инде, Алеша, дим... Сталинград турында гел куркыныч. хәбәрләр генә сөйлиләр! — Анда сугыш бара. Алексей авыр сулап куйды, кашларын җыерды. Ул Идел буендагы чиксез зур сугышта катнашучыларның барысыннан да көнләште. Алексей белән Анюта төнгә кадәр сөйләшеп утырдылар. Кыздырылган итне бик әйбәтләп, аппетит белән ашадылар да, бүлмәләрнең икенчесе кадакланган булганлыктан, туганнарча бер бүлмәдә йокларга яттылар. Анюта кроватька,. Чын кеше 31 Алексей диванга ятты, икесе дә бик тиз тирән йокыга талдылар. Алексей күзләрен ачып урыныннан сикереп торганда, кояш нурларының тузанлы көлтәләре кыеклап идәнгә сузылганнар иде. Анюта өйдә юк иде. Алексей яткан диван терәгенә записка кадап куелган иде- «Госпитальгә ашыгам. Чәй өстәлдә, ипи буфетта, шикәр юк. Шимбә көннән дә элек ычкына алмам. А.» Бу көннәрдә Алексей өйдән бөтенләй диярлек чыкмады. Алексей эш юктан эш булсын дип, әбинең примусларын, керосинкасын төзәтеп бирде, кастрюлен ямады, выключателей һәм штепсельләрен рәтләде, хәтта әбинең үтенүе буенча, әле һаман да эмаль сөт савытын кайтарып бирмәгән усал Алевтина Аркадьевнаның кофе тегермәнен дә төзәтеп бирде. Шуның белән ул әбинең һәм аның төзү трестында эшләүче, һава һөҗүменә каршы оборона активы булып йөрүче, тәүлекләр буена өйгә кайтып кермәүче картының тирән ихтирамын казанды. Карт белән карчык шундый нәтиҗәгә килделәр: танкистлар, әлбәттә, яхшы кешеләр, ләкин очучылар да алардан бер дә ким түгел, хәтта яхшылабрак баксаң — һавада эш итүләренә карамастан, — хуҗалыклы, семьячыл, җитди кешеләр. Кадрлар бүлегенә нәтиҗә алырга барасы көннең гарәфәсендә Алексей төн буе үзенең диванында күзләрен йоммыйча ятты. Таң атканда торып кырынды, юынды да учреждение ачылуга, беренче кеше булып административ хезмәтләр майоры өстәле янына килде. Бу майор хә- sep Алексейның язмышын хәл итәчәк иде. Алексей аны яратмады. Майор Алексейны күрмәмешкә салышып, шактый вакыт өстәле янында кайнашты, шкафтан алып өстәлгә папкалар куйды, кемгәдер телефон шалтыратты, секретарьшага шәхси эшләрне ничек нумерларга икәнен аңлатты, аннан кайдадыр чыгып китте һәм шактый озак йөреп кайтты. Бу вакытта Алексей аның озын борынлы, әйбәтләп кырылган яңаклы озынча йөзен, сөзәк маңлаен һәм ялтырап торган пля- шен тәмам дошман күрергә өлгергән иде. Ниһаять, майор календарь битен әйләндереп куйды да, башын күтәреп Алексейга карады. — Сез минем янгамы, иптәш өлкән лейтенант? — диде эре генә итеп калын тавыш белән. Мсресьев үзенең нигә килгәнен әйтте. Майор секретарьшадан аның кәгазьләрен сорады, секретарьша кәгазьләрне китереп биргәнче, аякларын сузып каурый белән бик бирелеп тешләрен казыды, казыганда ул каурыен сул учы белән әдәпле генә итеп каплап торды. Кәгазьләрне китергәч, каурыйны кул яулыгы белән сөртте дә кәгазьгә төреп китель кесәсенә тыгып куйды һәм «шәхси дело»ны укырга тотынды. Аягы киселгән дигән сүзләргә җиткән булса кирәк, ул Алексейга ашыгып кына урын күрсәтте: янәсе, утырыгыз, нигә басып торасыз,— һәм яңадан кәгазьләрне укырга тотынды. Соңгы кәгазьне укып бетергәч, сорау бирде. — Я, сез соң нәрсә телисез? — Истребитель полкына җибәрүегезне телим. Майор аркасы белән скамья артына сөялде дә әле һаман да алдында басып торган очучыга гаҗәпләнеп күзен текәде һәм аңарга таба скамья шудырды. Аның киң кашлары шома маңлаена тагы да биегрәк күтәрелделәр. — Ләкин сез оча алмыйсыз ич? — Оча алам һәм очачакмын. Сез мине сынар өчен күнегүләр мәктәбенә җибәрегез,—Мересьев бу сүзләрне кычкыра төшеп әйтте, аның тавышында теләк шул кадәр көчле иде, күрше өстәлләрдә утыручы хәрби кешеләр, бу кара тутлы матур егетнең шул кадәр тырышып нәрсә даулаганын беләселәре килеп башларын күтәрделәр. — Ләкин карагыз әле, аяклары булмаган кеше ничек оча алсын? Көлке... Андый хәлнең һичкайда булганы юк. һәм кем сезгә рөхсәт итәр? — Майор Алексейны берәр Борис Полевой 32 фанатик, ә бәлкем акылдан язган кешедер дип аңлады. Ул, Алексейның ачулы йөзенә, аның янып торган «шаян» күзләренә кырын караган хәлдә, мөмкин кадәр йомшаграк итеп сөйләргә тырышты. Мересьев үз сүзендә торды: — Әйе, моның беркайда да күрелгәне юк, ләкин күрерләр, — диде ул Һәм куен дәфтәреннән целофанга төрелгән журнал битен алып майор алдына өстәлгә куйды. Күрше өстәлдәге хәрби кешеләр инде эшләрен ташлаганнар һәм майор белән өлкән лейтенантның сүзләрен кызыксынып тыңлап торалар иде. Аларның берсе йомыш тапкан булып майор янына килеп шырпы сорады, шул арада Мере- сьевның йөзенә карап алды. Майор мәкаләгә күз йөртеп чыкты. — Бу безнең өчен документ түгел. Бездә инструкция бар. Анда авиациягә алына торган кешенең нинди булырга тиеш икәне ачык әйтелгән. Ике аяксыз түгел, ике бармагыгыз өзелгән булса да, мин сезне машина белән идарә итәргә җибәрә алмыйм. Журналыгызны алыгыз. Бу— дәлил түгел. Мин сезнең омтылуыгызны ихтирам итәм, ләкин... Мересьев бөтен каны кайнаганын, тагын бик аз гына кыза төшсә, майорның такыр маңлаена кара савыты алып томырыр дәрәҗәгә җитәчәген сизеп, үзен кулга алды— тавышын кысып кына чыгарды: — Ә бу? Ул үзенең соңгы дәлилен—беренче ранг хәрби врач кул куйган язуны өстәлгә салды. Майор кәгазьне шикләнеп кенә кулына алды. Кәгазь медико-санитария хезмәтләре бүлегенең штампы һәм пе- чате белән тиешенчә рәсмиләштерелгән; аңарга авиациядә зур хөрмәткә ия булган беренче ранг хәрби врач кул куйган иде. Майор язуны укыгач, ягымлылана төште. Юк, аның алдында шашкан кеше түгел, бу искитәрлек егет чыннан да аяксыз килеш очарга җыена. Ул, хәтта, ничектер, хәрби врачны, авторитетлы, җитди кешене ышандыра алган. — Ләкин шулай да, никадәр теләсәм дә, булдыра алмыйм, — диде майор һәм Мересьевның «дело»сын алдыннан этеп куйды. — Беренче ранг хәрби врач җаны теләгәнен яза ала, ә безнең исә, бернинди дә тайпылышка юл куймый торган ачык инструкциябез бар... Әгәр мин аны бозам икән, кем җавап бирер: хәрби врачмы? Мересьев бу үз-үзеннән канәгать, үзенә ышанган, тыныч, ягымлы кешегә, аның пөхтә кителенең чиста ак якасына, бик җентекләп киселгән зур һәм ямьсез тырнаклы йөнтәс кулларына җирәнеп карап куйды. Я, бу кешегә ничек итеп аңлат- мак кирәк? Аңлыймыни ул? һава сугышының нәрсә икәнен беләмени ул? Аның бәлкем үз гомерендә мылтык тавышын да ишеткәне юктыр. Ул көчкәкөчкә генә үзен кулга алып, саңгырау гына сорап куйды: — Ә соң хәзер миңа нишләргә? — Әгәр бик телисез икән, мин сезне формирование бүлегенә җибәрә алам, — диде майор һәм иңбашларын җыерды. — Ләкин алдан әйтеп куям: йөрүегез бушка китәр. Мересьев скамьяга mart итеп утырды да карлыккан тавыш белән әйтте: — Эх, шайтан алгыры, языгыз комиссиягә. Аның учреждениеләрдә кангырап йөрүе шулай башланды. Арган, муеннарыннан эшкә баткан кешеләр аның сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңладылар, кызгандылар, тойгысын уртаклаштылар, шаккаттылар һәм кулларын җәеп җибәрделәр, һәм чыннан да, алар нәрсә эшлн алсыннар соң? Инструкция бар, бик дөрес инструкция ул, командование тарафыннан тәсдикъ ителгән, күп еллардан бирле килгән йолалар бар. Аларны ничек бозасың, бигрәк тә, һич икеләнерлек урыны булмаган бу очракта, ничек бозасың. Сугышка китү турында хыялланып йөрүче бу тынгысыз инвалидны һәркем чын күңеленнән кызганды, бө Чын кеше тенләй «кУк» дияргә беркемнең дә теле әйләнмәде, һәм аны кадрлар бүлегеннән формирование бүлегенә җибәрделәр, бер өстәлдән икенче өстәлгә җибәрделәр, комиссияләргә йөрттеләр. Кире кагуларга, үгет-нәсихәт бирүләргә, кешене кимсетә торган кызгану һәм мәрхәмәт күрсәтүләргә каршы Мересьевның бөтен горур җаны баш күтәрсә дә, хәзер инде болар берсе дә аны чыгырыннан чыгармадылар. Ул үзен кулга алырга өйрәнде, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә нинди тавыш белән сөйләргә кирәк икәнен үзләштерде, һәм кайбер көннәрдә үтенечен ике-өч тапкыр кире кайтарсалар да, өметен өзәргә' теләмәде. Журнал бите һәм беренче ранг хәрби врач язуы кесәдән еш чыгарып күрсәтү аркасында шул кадәр тузды, бөкләнгән җирләре ертылып бетте. Аларны үтә күренә торган кәгазь белән ябыштырырга туры килде? Полктан әле һаман да җавап килмәү, аттестатларсыз яшәү — каңгырып йөрүнең авырлыгын тагы да көчәйтте. Санаторий биреп җибәргән ризык инде ашалып бетте. Дуслашып киткән күрше әби һәм аның карты, Алексейның аш пешерми башлаганын күреп, аны тырышыптырышып ашка чакырдылар. Ләкин Алексей бу карт белән карчыкның тау битендәге бәләкәй яшелчә бакчаларында ничек азаплануларын, андагы һәр бөртек ’ суганның, һәр кишернең алдан исәпләп куелган булуын белә иде. Карт белән карчыкның карточкага алып кайткан ипиләрен туганнарча, балаларча җентекләп бүлүләрен белә иде, белә иде һәм хәзер мин өйдә пешерел мәшәкатьләнгәнче, командирлар ашханәсенә барып ашыйм дигән ‘ булып, карт белән карчык янына ашарга керми иде. Алексей һәр кичтә телефон аша Анюта белән озаклап сафсата сатты, аңарга үзенең эшләре начар булганны белдереп торды. Менә Анютаның эшеннән бушап өйгә кайтасы көпе, шимбә көн килеп җитте, һәм Алексей тәвәккәлләде. з .с. ә.- № ю. аның капчыгында, капкачына нәфис кара буяу белән шәп чабып баручы тройка рәсеме төшерелгән һәм өсте- нә «көмеш туеңны а котлап, дусларыңнан» дип язылган портсигар бар иде; әтисенеке иде бу портсигар. Алексей тәмәке тартмаса да әнисе үзенең сөйгән улын фронтка озатканда семьяда әтисе төсе итеп сакланган бу портсигарны ни өчендер аның кесәсенә тыкты. Алексей бу авыр, килбәтсез әйберне һаман үзе белән алып йөрде, очкан чакта «бәхет өчен» кесәсенә салды. Хәзер Алексей шул портсигарны капчыгыннан эзләп алды да «комиссионка»га китте. Нафталин исе сеңеп беткән ябык хатын портсигарны кулларында әй- ләндергәләде дә, сөяккә калган арык бармагы белән язуына төртеп күрсәтте һәм исемле әйберләрне сатарга куя алмыйбыз дип белдерде. — Мин күп сорамыйм, үзегез белеп бирегез. Үз бәягезне бирегез. Нафталинлы хатын үзенең нурсыз дошман күзләре белән Алексейга карады: — Юк, юк. Шул ук вакытта, хәрби гражданин, көмеш туй уңаө белән бүләкләр алып ятарга, минемчә, сезгә иртәрәк әле. Очучы бөтенләй кызарып портсигарын алды да ишеккә ташланды. Аны кемдер җиңеннән тартып туктатты һәм аракы исе аңкып торган авызы белән колагына пышылдады: — Кызыклы гына әйбер? Кыйммәт тә түгелме? — дип сорады җиткән сакаллы, күгәргән борынлы бер кеше. Ул портсигарга эре тамырлы, калтырап торган кулын сузды. — Шактый авыр икән. Ватан сугышы батырына ихтирам йөзеннән биш зәңгәр кәгазь бирим. Алексей сатулашып тормады, йөзәр сумлык биш кәгазьне алды да иске сасы әйберләр патшалыгыннан саф һавага йөгереп чыкты. Якын гына базарга барып бер кисәк ит, дуңгыз мае, бер бөтен ипи, бәрәңге, суган сатып алды. Хәтта берничә • Көмеш тун — ир белән хатынның егерме биш ел бергә гомер иткәннән соа. үткәрә торган бәйрәмнәре. Тәрҗ. Борис Полевой 34 петрушка да алырга онытмады. Шуларны күтәрде дә, бер кисәк дуңгыз маен чәйничәйни Анюта квартирасына кайтып керде. Ул үзенең табышын кухня өстәленә тезеп салганда әбигә ялганлап куйды: — Яңадан паеклата алырга булдым, ашханәдә начар пешерәләр, — диде. Кич белән Анюта кайткан турга бик шәп аш хәзерләнде. Өстендә петрушка бөртекләре йөзеп йөргән итле бәрәңге шулпасы, суган белән кыздырылган ит, шулар өстенә, хәтта, мүк җиләге кесәле дә бар иде. Әби кесәлне бәрәңге кабыгыннан ясалган крахмал суында пешерде. Кыз арып, агарынып кайтты. Ул көч-хәл белән юынды, көч- хәл белән өс-башын алмаштырды. Ашны һәм итне ашыкпошык ашады да иске креслога җәелеп утырды. Кресло аны иске бархат куллары белән кочаклаган шикелле булды, гүя кресло аның колагына төш пышылдады, һәм Анюта, бөтен шартын китереп пешерелгән кесәлнең су краны астында, бидон эчендә суынганын көтмичә, йокымсырый башлады. А.нюта кыска гына йокыдан соң күзләрен ачып җибәргәндә яңадан чистартып киткән, иске, җайсыз әйберләр белән тулы кечкенә бүлмәдә кичке караңгылык куера төшкән иде. Ул аш өстәле янында, селкенә торган тимер чыбык тәпиле чуар үрмәкүчләр асылган лампаның ялтыравыксыз пыялалы абажуры астында Алексейны күрде. Алексей башын куллары белән тотып, аны учлары белән сытарга теләгән шикелле кысып утыра иде. Аиюта аның йөзен күрмәде. Ләкин көчле, үз сүзендә нык торучы бу кешенең утыру рәвешендә өметсезлек хәзер шул кадәр күп иде, аны кызганудан кызның бугазына җылы төер килеп кысылды/ Ул әкрен генә торып Алексей янына килде, аның зур башын кочагына алды да, бик үк йомшак булмаган чәчен бармаклары арасыннан үткәреп сөя башлады. Алексей аның кулын тотып алды һәм уч төбен үпте, аннан соң шатланып, көлемсерәп сикереп торды. — Ә кесәл! Менә сиңа кирәк булса. Мин тырыштым, арып бетчем. Кран астында тотып, тиешенчә суыттым, ә ул, рәхим итегез, тоткан да йокыга киткән. Повар моңарга ничек түзеп торсын! Алар «үрнәк булырлык» — серкәдәй әче бу кесәлне шаглана-шагла- на берәр тәлинкә ашап ташладылар, әйтерсең сүз куешканнар, Гвоздевка һәм Мересьевның эшенә кагылмыйча, юкны-барны сөйләшеп утырдылар. Аннан һәр икесе үзенә үзе урын җәергә тотындылар. Анюта коридорга чыгып, Алексейның каеш аяклары шапылдап идәнгә төшкәнче көтеп торды, аннан лампаны сүндерде дә чишенеп урынына ятты. Караңгы иде, алар сөйләшмичә генә яттылар. Ләкин кайчакта җәймәләренең кыштырдап, кровать һәм диван пружиналарының шыгырдап китүләреннән, берсе икенчесенең йокламаган икәнен белеп тордылар. Шактый вакыт шулай сөйләшмичә яткач, ниһаять, Анюта түзмәде, сорап куйды: — йокламыйсызмы әле, Алеша? — Юк әле. — Уйлыйсызмы? — Уйлыйм. Ә сез? — Мин дә уйлыйм. Урамда, якын борылышта трамвай шыгырдап узды, аның дугасы өстендә зәңгәр ут балкып, күз ачып йомарлык кына арада бүлмәне яктыртып алды, һәм Алексей белән Аиюта шул чакта бсрберсенең битен күреп калдылар. Аларның икесенең дә күзләре ачык иде. ... Алексей бүген Анютага үзенең йөрү нәтиҗәләре турында бер сүз дә әйтмәде, шулай да Анюта Алексейның эше начар икәнен аңлады, бу тынгысыз кешенең өмете бәлки инде сүнеп бара торгандыр дип уйлады. Ул үзенең хатын-кыз сизгерлеге белән, хәзер бу кешегә никадәр читен булырга тиеш икәнен белде, һәм шуның белән бергә хәзер аңарга никадәр авыр булса да, хәлен сораштыру аның авыруын Чын кеше 35 кузгатачагын, ә кызгану аны җәберләячәген аңлады. Алексейга килсәк, ул кулларын баш астына салып чалкан яткан хәлдә, үзеннән нибары өч адымда, караңгылык эчендә, кроватьта чибәр генә бер кыз, дустының кәләше ятуы турында уйлады. Кыз янына җитү өчен караңгы бүлмә буйлап нибары ике-өч адым атлыйсы бар, ләкин бу өч адымны ул бервакытта да атлаячак түгел, ул үзенә сыеныр урын биргән, рәтләп таныш та булмаган бу кызны бертуган сеңлесе- дәй күрде. Алексей, әгәр майор Стручков бу турыда белсә, мөгаен орышыр иде, бәлки ышанмас та иде дип уйлады. Хәер, кем белә, ихтимал хәзер Алексейны башка кешегә караганда майор Стручков күбрәк аңлый алыр иде... Ә Анюта, нинди яхшы һәм ул, бичара, никадәр арып, шул ук вакытта үзенең эвакогоспитальдәге авыр эшен никадәр күңел биреп эшли!.. — Алеша, — дип эндәште Ашота әкрен генә. Мересьев яткан диваннан тигез сулау ишетелде. Очучы йоклый иде инде. Кыз урыныннан торды да, ялан аяклары белән сак кына басып, аның янына килде, яшь бала янына килгән шикелле итеп килде ул аның янына, мендәрен рәтләде, ти- рәягына одеялын кыстырып чыкты. 7 Мересьевны комиссиягә беренче итеп чакырдылар. Командировкадан кайткан беренче ранг хәрби врач, бик зур гәүдәле көпшәк кеше, председатель урынында утыра иде. Ул Алексейны шунда ук танып алды, һәм хәтта өстәл артыннан аның каршысына чыкты. j j — Нәрсә, алмыйлармы? Әйе, дустым, сезнең эшегез катлаулы. Закон аша атлап чыгарга туры килә бит. Ә закон аша ничек итеп сикерәсең? — дип йомшак күңел белән Алексейны кызганып куйды. Алексейны карап та тормадылар. Хәрби врач аның кәгазенә кызыл карандаш белән язып куйды: «'кадрлар бүлегенә. ТАП ка сынауга җибәрергә мөмкин дип саныйм.». Шушы язу белән Алексей туп-туры кадрлар бүлеге начальнигына китте. Аны генерал янына кертмәделәр. Мересьев кыза башлаган иде дә, генералның адъютантын, кара мыек- ' лы, зифа буйлы, шат йөзле, йомшак күңелле яшь кенә капитанны күреп, туктап калды. Үзе әйтмешли мондый «җәбраил фәрештәләрне» элекэлектән җене сөймәсә дә, аныч өстәле янына килеп утырды, һәм, һич уйламаган җиреннән аңарга үзенең тарихын бәйнәбәйнә сөйлән бирде. Еш кына телефон шалтыратып, аның сүзе бүленде, капитанга әле- дән-әле генерал кабинетына кереп чыгарга туры килде. Ләкин ул кабинеттан чыгу белән тиз генә Мересьев янына утырды һәм бер үк вакытта беләсе килү, гаҗәпләнү, хәтта ышанмау чагылган, балалауныкыдай саф күзләрен аңарга текәп, ашыктырды: — Я, я, шуннан соң, шуннан соң? — яки кулларын як-якка җәеп җибәрде дә аптырап сорап куйды: — Ялганлыйсыңмы? Валлаһи, ялганлыйсыңмы? Әйе-е, менә бу әйе-е дисәң дә әйе-е! Мересьев үзенең канцелярияләрдә каңгырып йөрүләре турында ссй тәтәйдә, яшь чырайлы булса да, канцелярия эшендә шактый оста күренгән капитан ачуы килеп кычкырып җибәрде. — Менә, шайтаннар! Алар биг сине тикмәгә чаптырып йөрткәннәр. Син менә дигән егет, ничек кенә итеп әйтергә соң, чамасыз әйбәт егет!.. Ләкин алар хаклы: аяксыз ■кешеләр оча алмыйлар. — Оча алалар... менә... — һәм Мересьев журнал битен, хәрби врач нәтиҗәсен һәм аның кадрлар бүлегенә язган язуын кесәсеннән чыгарып өстәлгә салды. — Ә соң син аяксыз килеш ничек очарсың? Менә әкәмәт! Юк инде, туган, мәкаль әйтмешли: «аяксыз кеше биюче була алмый». Башка кеше шулай дисә, Мересьев мөгаен җәберсенер иде бәлки, хәтта кызып китеп, тупас сүзләр дә әйтеп салыр иле. Ләкин Борис Поленом 36 капитанның җанлы йөзендә дуслык шул кадәр күп иде, Мересьез урыныннан сикереп торды да малайларча кызып кычкырыг. җибәрде. — Биюче була алмыймы? — һәм кинәт бүлмә буенча биеп китте. Капитан аның биегәнен исе китеп карап торды, аннан бер суз дә әйтмичә, кәгазьләрне алып кабинетка кереп китте. Ул анда озак торды. Очучы ике кешенең ишек аркылы тонык кына булып ишетелгән сүзләренә колак салган хәлдә, коточкыч киеренкелектән бөтен тәне куырылып килгәнен, йөрәге еш һәм каты сипкәнен сизде. Гүя ул бүлмәдә түгел, ә кызу йөрешле машина белән караңгы текә яр кырыеннан бара иде. Капитан кабинеттан көлемсерәп, канәгать булып чыкгы. — Менә нәрсә, — диде ул, — очучы итеп җибәрү турында генерал, әлбәттә, тыңлап та тормады. Ләкин менә ул бирегә: БАО га эшкә җибәрергә дип язды. Хезмәт хакың да, тәэминатың да шул ук кала. Аңладыңмы?! Шул ук кала... Капитан Алексейның йөзендә шатлык урынына ачу күреп шак катты. — БАО га? һичбер вакытта! Аидагыз әле сез: мин бит корсак турында, эш хакы турында кайгыртмыйм. Мин очучы, аңлыйсызмы, мин очарга, сугышырга телим... Нигә сез шуны берегез дә аңламыйсыз?! Әлбәттә, бик ансат кына... Капитан аптырашта калды. Кайдан килеп чыкты соң бу кеше. Моның урынында башка берәү булса, шатлыгыннан бии башлар иде, ә бу... Ниндидер әкәмәт кешо шунда. Ләкин бу әкәмәт кеше капитанга торган саен күбрәк охшый барды. Аның бу кеше ышанмаслык эшенә ничек кенә булса да ярдәм итәргә теләде. Менә аның башына кинәт бер уй килде. Ул Мересьевка күз кысты, бармагын изәп үз янына чакырып алды, генерал кабинетына карый-карый пышылдап куйды: — Генерал үз кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Шуннан артыкны ул эшли алмый. Валлаһи! Әгәр аяксыз кешене очучы итеп җибәрсә, аны юләргә санарлар иде. Сип хәзер безнең хуҗа янына йөгер, ул гына булдыра ала,—диде ул һәм Алексейга пропуск юллап алып бирде. Ярты сәгать үтүгә Мересьев зур начальникның кабул итү бүлмәсендә палас буйлап сабырсызланып йөри иде инде. Бирегә килү элек ничек башына килмәгән! Әйе ШҮЛ, кыйммәтле вакытны әрәм иггп әллә капларда йөргәнче, башта ук шушында киләсе калган икән. Булса булды, булмаса — юк... Бу начальник үзе дә очучы ди бит. Ул аңларга тиеш! Ул инде истребительне БАО га җибәрмәс. Кабул итү бүлмәсендә эре кыяфәттә генераллар, полковниклар утыралар иде. Алар ярым тавыш белән генә сөйләшәләр, кайберләре каушыйлар, күп итеп папирос тарталар. Бары өлкән лейтенант кына үзенең сәер йөреше белән палас буйлап арлы-бирле йөреп торды. Барысы да кереп чыккач, нәүбәт Мересьевка җитте. Ул тиз генә түгәрәк, ачык йөзле майор утырып торган өстәл янына килде. — Сез үзе янынамы, иптәш өлкән лейтенант? — Әйе. Минем аңарга бик мөһим шәхси йомышым бар. — Ә бәлки, шулай да сез үзегезнең эшегез белән мине дә таныштыра алыр идегез? Утырыгыз сез, утырыгыз. Тартасызмы?—диде яшь майор һәм Мересьевка ачык портсигар сузды. Алексей тартмый иде, ләкин никтер бер папирос алып бармак битләре белән йомшартты да өстәлгә куйды, һәм кинәт, капитанга сөйләгән шикелле, үзенең күңелсез маҗараларын барысын да майорга чыгарып салды. Бу көндә ул үзенең генерал «мунчасының өйалдын» саклап ятучы «җәбраил фәрештәләр» турындагы карашын бөтенләй үзгәртте. Майор аны алай әллә ни нәзакәтле итеп тыңламады, юк. Ул аны, пичектер, бик дусларча итеп, кайгысын уртаклашып, нык әһәмият биреп тыңлады. Ул журнал битендәге хәбәрне укыды, врач язуы Чыв кеше 37 белән танышты. Аның шулай нык әһәмият биргәнен күргәч, Мересьев- ныц күңеле күтәрелеп китте, ул сикереп торды Һәм үзенең кайда икәнен онытып, үзенең ничек биегәнен күрсәтергә теләгән иде дә... шул чакта барысы да җимерелә язып калды. Кабинет ишеге тиз генә ачылып китте, аннан озын буйлы, кара чәчле, ябык кеше килеп чыкты. Алексей аны фото рәсеме буенча таныды. Кабинеттан чыккан кеше чыгышлый шинелен төймәләде һәм артыннан килүче генералга нидер әйтте. Ул бик борчулы иде, шуңар күрә Мересьевны хәтта күрмәде дә. Ул сәгатенә карап алды да майорга тиз генә әйтеп салды: — Мин Кремльгә. Сәгать алтыда Сталинградка очу өчен төнге самолетка заказ бирегез. Төшү урыны югары Погромная, — диде һәм кабинетыннан килеп чыккандагы ши-’ келле тиз генә күздән югалды. Майор шунда ук самолет хәзерләргә боерык бирде һәм, Мересьев турында хәтерләп, кулларын җәеп җибәрде: — Барып чыкмады, очабыз. Көтәргә туры килер. Торыр урыныгыз бармы? Майор, искитәрлек йомыш белән килгән очучының кара туглы йөзендә күңел кайту һәм арганлык сизеп, карарын үзгәртте: — Әйдә ярар... мин хуҗабызны белом, ул да барыбер шулай эшләр иде. Майор рәсми бланкка берничә сүз сызгалады да, конвертка салды, тышына «Кадрлар бүлеге начальнигына». — дип язып, Мересьевка бирде һәм аның кулын кысты: — Җаным-тәнсм белән сезгә уңыш телим. Рәсми кәгазьгә шулай дип язылган иде: «Өлкән лейтенант Мо- рссьсв А. Командующий янында булды. Аңарга нык игътибар белән карарга кирәк, аңарга сугыш авиациясенә кайтырга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк». Бер сәгать үтүгә мыеклы капитан Мересьевны үзенең генералы кабинетына алып керде. Салмак хәрәкәтле, калын кашлы генерал кәгазьне укыды да, шат зәңгәр күзләре белән очучыга күтәрелеп карады һәм елмаеп куйды: — Инде анда да булган... җитез, җитез! Минем БАО га җибәргәнемә хәтерең калдымыни? Ха-ха-ха!— ул җәелеп кычкырып көлде. — Молодец! Яхшы канлы очучы икәнсең. БАО да эшләргә теләми, хурлана... егыла-егыла көләрсең!.. Нишләтим икән соң инде мин сине, ә, биюче егет? Егылып төшеп үләрсең/ нигә аны очарга җибәрдең дип, минем башымны ашарлар. Хәер, кем белә сине, бу сугышта безнең егетләр дөньяны алай гына шак катырмадылар. Кәгазеңне бир әле. Генерал зәңгәр карандаш алып, ачык танылмый торган почерк белән кәгазьнең читенә шулай дип язды: «Күнегергә өйрәнү мәктәбенә җибәрергә» — Мересьев калтыраган куллары белән кәгазьне тартып алды. Ул аны шунда ук, өстәл янында, укып чыкты. Аннан соң баскыч мәйданчыгында, аннан аста, пропусклар тикшереп торучы часовой янында, аннан трамвайда, ниһаять, тротуарда, яңгыр астында укып чыкты. Язылып бетмәгән, тәртипсез сызгаланган бу сүзләрнең мәгънәсен, кыйммәтен җир шарында яшәүче кешеләрдән бары ул гына аңлый алды. Шул көнне Алексей Мересьев дивизия командиры бүләк итеп биргән сәгатен чыгарып сатты. Базардан төрле ашамлыклар һәм аракы алды. Ике генә сәгатькә дип ялы- на-ялына Анютаны госпитальдән чакырып кайтарды, карт белән карчыкны чакырып алды да үзенең бөек җиңүе уңае белән бөтен дөньяны шак катырырлык мәҗлес уздырды. 8 Бу дәһшәтле көннәрдә, осоавиа- химның Москва тирәсендәге кечкенә генә бер аэродромы янына урнашкан очарга өйрәнү мәктәбендә, кызу эш бара иде. Сталинград сугышында авиация Борис Полевой 38 гә эш күп булды. Идел буе крепосте өстендәге янгын кызыллыгы һәм шартлаулар төтене белән томаланган күк йөзе, туктаусыз бәрелешләр, зур сугышлар мәйданы булып китте. Ике якның да югалтулары шактый зур булды. Көрәшүче Сталинград тылдан бер туктаусыз очучылар, очучылар, очучылар таләп итеп торды... Шуңар күрә, бу, госпитальдән чыккан очучыларның белемнәрен күтәрү һәм моңарчы тылда, пассажир, йөк самолетларында йөргән очучыларны яңа, сугыш машиналарында очарга өйрәтү мәктәбе, чамасыз зур нагрузка белән эшләде. Энә карагына ошаган самолетлар кечкенә тар аэродромны, кухня өстәленә кунган чебеннәр шикелле сырып алдылар. Алар, кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр, аэродром өстендә бызылдап тордылар. Кайчан гына карама, аркылы-торкылы тәгәрмәч эзләре белән тулган кыр өстендә яки күккә күтәрелүче, яки җиргә төшүче самолет күренде. Очарга өйрәнү мәктәбенең штаб начальнигы, кызыл йөзле, бик юан, таза, кечкенә, йокламау аркасында кызарып беткән күзле кеше, Ме- ресьевка ачулы карап алды, бу карашы белән ул гүя: «нинди шайтан китереп ташлады тагы сине бирегә? бүтән борчуым юк иде шул минем?» — дип әйтергә теләде, һәм аның кулыннан кәгазьләр салынган конвертны тартып алды. Мересьев, подполковникның күптән кырылмаган киң йөзендәге, бөдрәләнеп үскән каты көрән сакалына сакланып кына караган хәлдә: «аякларга бәйләнер, куып җибәрер»— дип уйлап алды. Ләкин шул чакта аңарга берьюлы ике телефон шалтыраттылар. Подполковник трубкаларның берсен иңбашы белән колагына кысты, икенчесенә ярсый- ярсый нәрсәдер кычкырды, шул ук вакытта күзен Мересьев кәгазьләре өстендә йөгертеп чыкты. Ул, ахы- рысы генерал резолюциясен генә укыды бугай, чөнки шунда ук, трубкаларны куеп та тормыйча резолюция астына шундый сүзләр язды: «өченче күнегүләр отрядына. Лейтенант Наумовка. Отрядка алырга». Аннан трубкаларның һәр икесен куйды да, сорау бирде: — Ә әйбер аттестатың? Азык-төлек аттестатың кая? Юк? Барыгызныкы да юк. Беләм, беләм мин бу җырларны. Госпиталь, ыгы-зыгы, вакыт булмады. Ә мин нәрсә, сезгә ашны үз итемне кисеп пешеримме әллә? Рапорт языгыз, аттестатыгыз булмый торып, приказ буенча үткәрмим. Мересьев күтәренке күңел белән чатлатып әйтеп куйды: — Есть, рапорт язарга! Китәргә рөхсәтме? .— Барыгыз, — подполковник кулын сүлпән генә селкеп куйды, һәм кинәт аның ачулы кычкырып җибәрүе ишетелде. — Туктагыз! Бу нәрсә? — Ул алтын язулы авыр таякка — Василий Васильевич бүләгенә бармагы белән төртеп күрсәтте. Мересьев дулкынлануы аркасында кабинеттан чыккан чакта аны почмакта онытып калдырган иде.— Бу нинди фронтлык? Таякны ташларга! Хәрби часть түгел, ә чегәннәр таборы! Ниндидер шәһәр бакчасы: таяклар, чыбыклар, тагын әллә ниләр... Тиздән, мөгаен, муеннарыгызга бөти тагып йөри башларсыз, очкан чакта үзегез белән кара мәчеләр алырсыз. Моннан ары бу аламагызны күземә күрсәтәсе булмагыз! Купшы егет! — Есть, иптәш подполковник. Алда әле кыенлыклар һәм уңайсызлыклар күп очрады: рапорт язарга, усал подполковникка аттестатларын ничек, нинди шартларда югалтканын аңлатып бирергә кирәк булды; мәктәп аша кешеләр ташкыны бер туктаусыз агылып торганлыктан килеп чыккан матавык аркасында ашханәдә начар ашаттылар, көндезге ашны ашап бетерүгә курсантлар шунда ук кичке аш турында хыяллана башлыйлар иде; вакытлыча очучылар тулай торагына әйләндерелгән урта мәктәптә халык шыгрым тулы иде, ә мичләре ярылып беткәнлектән, анда җәһәннәмдәгечә суык иде, Чын кеше 39 Алексей беренче көнне одеялы өстеннән күн киемен ябынган килеш Тә калтыранып ятты; — шулай булса да, шушы кыенлыклар эчендә дә, Алексей үзен яхшы хис итте, ярда ятып үләр чиккә җиткәндә дулкын белән юылып диңгезгә төшеп киткән балык үзен ничек хис итә алса, Алексей дә үзен шулай хлс итте. Аңарга биредәге һәрбер нәрсә ошады, хәтта шушы һәр ягы белән уңайсыз торак та аның хыялы тормышка ашар көннең якын булуы турында сөйләп торды. , Таныш шартлар; сугыш башыннан бирле кия-кия уңып беткән шадра күн киемле, эт тиресеннән тегелгән итекле, карлыккан тавышлы, шат күңелле, кояшта янган йөзле кешеләр; мотор үкерүе һәм очып йөрүче самолетларның тигез тыныч гөрелдәүләре белән тулы, үткен бензин исе сеңгән таныш һава; ком- 6’ низоннары, битләре майга буялып беткән, хәлдән тайган техниклар; бронза төсле булып кояшта янган ачулы инструкторлар; һаваны күзәтү будкасындагы ал битле кызлар; командный пункт өендәге бөтерелеп-бөтерелеп торган тонык зәңгәр төтен; зуммерларның гырылдаулары һәм телефон шалтыраулары, фронтка баручыларның «истәлек өчен» дигән булып кашык кыстырып китүләре, шуның аркасында ашханәдә кашык кытлыгы; яшь очучыларның һавада кызлар, турында хыяллануларыннан көлеп ясалган рәсемнәрдән башка чыкмый торган төрле буяулы «Сугышчан листоклар», очу кырындагы, тәгәрмәчләр белән аркылыторкылы сызгаланып беткән көрән, йомшак пычрак; чәнечкеле сүзләр һәм авиация терминнары кулланып күңелле сөйләшүләр, — болар барысы да йөрәккә сеңгән таныш нәрсәләр иде. Мсресьев кинәт ачылып, җәелеп китте. Аңарга, бөтенләй югалган төсле булып күренгән шат күңеллелек һәм истребительләргә бераз хас булган берникадәр күңелле мутлык яңадан кайтты. Ул тартылып, киеренкеләнеп китте, үзеннән кече дәрәҗәлеләрнең сәламнәренә оста һәм матур итеп җавап бирде, олы дәрәҗәлеләр белән очрашканда чатлатып атлап узып китте. Яңа киемнәр алгач, аларны сугышка кадәр тегүче булып эшләгән, хәзер БАО да продуктлар язып торучы олы яшьтәге бер сержантка, үз гәүдәсенә чаклап тегәргә бирде. Бу сержант, төнлә эштән бушаган арада, купшы, таләпчән лейтенантларның киемнәрен «гәүдәләренә чаклап тегү» белән шөгыльләнә иде. Мересьев беренче көнне үк очу кырында үзенең начальнигы булачак өченче отряд инструкторы лейтенант Наумовны эзләп тапты. Наумов, кечкенә буйлы, озын куллы, тубал башлы, бик җитез кеше, «Т» районында йөгереп йөри һәм һава дагы бәләкәй «У-2» га карап аның очучысын эт итеп сүгә иде: — Сандык... Төнге алтын капчы- • гы!.. «Истребитель идем» имеш! Кемне алдамакчы була ул? Инструктор Мересьевның бөтен шартларын китереп сәламләвенә кулын гына селкеп куйды һәм күккә төртеп күрсәтте: • — Күрдегезме? «Истребитель», һава дәһшәте, ә үзе... бәкедәге чәчәк кебек селкенә... Алексейга инструктор ошады. Ул нәкъ менә шушындый бераз тиле- милерәк, үз эшенә җаны-тәне белән гашыйк кешене ярата иде. Ул, һавадагы очучыга карата берничә эшлекле искәрмә ясады. Кечкенә лейтенант аны баштан аяк җентекләп карап чыкты. — Минем Отрядкамы? Фамилиягез ничек? Нинди самолетта очтыгыз? Сугышта булдыгызмы? Очма- ганыгызга күпме булды инде? Алексей үзенең җавапларына лейтенантның колак салмаганын белде. Чөнки лейтенант бу вакытта тагын башын күтәреп, битен кояштан учы белән яшереп, йодрыгын селкә иде: — У-у, күмер сатучы! Борылуын гына карагыз әле сез аның! Әйтерсең кунак бүлмәсендәге бегемот! Ул Алексейга иртә белән очулар башланганда килергә кушты һәм килүенә сынап карарга ышандырды. Борис Полевой 40 — Ә хәзер барыгыз, ял итегез. Юлдан соң ял файдалы. Ашадыгызмы? Юк исә бездә, ыгы-зыгы арасында, онытып та куюлары мөмкин... Шайтан курчагы! Төшеп кенә җит, шундый «истребитель» күрсәтермен мин сиңа!.. Мересьев ял итәргә кайтмады. Җил белән үткен коры ком бураны очып торган аэродром аңарга, «тугызынчы А» классына караганда җылырак булып күренде. Ул БАО га барды да итекче эзләп табып аңарга бер атнага тигән тәмәке паегын бирде һәм үзенең бил каешыннан пряжкалы ике лямка тегеп бирүне сорады. Бу гади булмаган лямкалар аңарга үзенең каеш аякларын самолетның аяк белән идарә ителә торган рычакларына ныклап беркетеп кую өчен кирәк иде. Бу заказның гади заказ булмаганлыгы һәм ашыгычлыгы өчен итекче Мересьевтаң «ярты литрлык»ны даулады һәм лямкаларны менә дигән итеп эшләргә ышандырды. Мересьев исә, яңадан аэродромга кайтты да анда караңгы төшкәнче, соңгы самолетны линейкага тезеп, җиргә кагылган штопорга бау белән бәйләп куйганчы торды. Ул самолетларның очуларын карап йөрде. Әйтерсең лә бу гади бер күнегү очуы түгел, ә ниндидер гадәттән тыш самолетларның зур ярышлары иде. Хәер ул самолетларның очуларын җентекләп карамады. Ул бары тик аэродром һавасы белән яшәде, аның эшлеклэ ыгы-зыгысын, моторларның бер туктаусыз үжерүләрен, ракеталарның сангырау шартлауларын, бензин һәм машина мае исен канына сеңдереп торды. Аның бөтен тәне рәхәтлек сизде, ул, иртәгә үзе утырачак самолетның тыңламый башлавы, буйсынудан туктавы, һавада җимерелеп төшүе мөмкин икәне турында уйламады да. Мересьев иртә белән аэродромга килгәндә очу кыры буп-буш иде әле. Линейкаларда моторларны җылыталар, моторлар үкерешәләр, «котып» мичләое киеоенке рәвештә ут бөркиләр. Механиклар самолет винтларын әйләндереп җибәрәләр дә, үзләре, еланнан качкан шикелле, бер якка чигенәләр. Менә таныш сүзләр ишетелә башлый: — К пуску! — Контакт! — Есть контакт! Кемдер Алексейны, таң иртәдән самолетлар янында нишләп ышкылып йөрисең, дип сүгеп ташлады. Алексей шаян сүзләр белән җавап кайтарды да, аның яныннан китеп барды һәм ни өчендер аңына сеңеп калган җөмләне үзенә-үзе бер туктаусыз кабатлады: «Есть контакт, есть контакт, есть контакт». Ниһаять самолетлар сикеренгәләп, әле бер якка, әле икенче якка янтаеп, канат асларыннан борт-механиклар тоткан хәлдә, стартка таба тәгәрәделәр. Бу вакытта Наумов инде анда иде. Ул тәмәке тарта, аның тәмәкесе шундый кечкенә, көеп беткән ике бармак бите арасыннан рәтләп күренми дә, һәм ул төтенне тәмәкедән түгел, шул бармак.битләреннән суырып ала төсле иде. Ул Алексейның бөтен шартларын китереп рәсми рәвештә сәламләвенә җавап бирмичә, сорап куйды: — Килдең? Яраган. Беренче килдең, беренче булып очарсың да. Бар, тугызынчының арткы кабинасына менеп утыр. Мин хәзер киләм. Нинди каз икәнеңне күрербез. Ул үзенең төпчеген ашык-пошык суыра калды, ә Алексей самолет янына ашыкты. Ул, инструктор килеп җиткәнче, аякларын рычакка. беркетеп куярга теләде. Ул үзе әйбәт егет, ләкин кем белә аны, кинәт киреләнә башласа, сынап караудан баш тартса, тавыш куптарса, нишләрсең? Мересьев кабина стенасына ябышып, тайгак канат буенча үрмәләде. Каушаганга, гадәтләнмәгән, гә күрә аның куллары ычкынды, ул: аягын кабинага күтәреп кертә алмады. Моны күреп торган тар йөзле, олы яшьле, боек чырайлы бер- механик исе китеп әйтеп куйды: — Исерек, жен. Ниһаять Алексей үзенең бөгелми торгаи аягын кабина эченә ташлый алды, кеше ышанмаслык коч белә» Чын кеше 41 икёнчёСеи тартып алды һәм үзе дә утыргычка шап итеп килеп төште. Ул шунда ук каеш аякларын итек- чё Ясап биргән лямкалар белән педальгә беркетте. Лямка әйбәт эшләнгән булып чыкты. Алар каеш аякларны рычагларга нык кысып тордылар. Алексей аларны бала вакытында якларына яхшы беркетелгән конькилар шикелле итеп хис итте. Менә инструктор килеп җитеп башын кабинага тыкты: — Ә син хәзер исерек түгелме? Өр әле. Алексей өрде. Алексейның авызында таныш ис булмагач, инструктор механикка йодрык селекте. — К запуску! — Контакт! — Есть контакт! Мотор берничә тапкыр эче пырхылдап куйды, аннан аның пор- шеньнарының йөрәк шикелле тигез тибүләре ишетелде. Мересьев шатлыгыннан, хәтта кычкырып җибәрде һәм өйрәнелгән гадәте буенча, газ рычагын тартты, ләкин шул чакта сөйләшү трубкасында инструкторның әче итеп сүгенгәнен ишетте: — Җәһәннәмгә әтиеңнән алда тыгылма! Инструктор газны үзе бирде. Мотор гөрелдәде, улый башлады, һәм самолет сикерә-сикерә йөгереп китеп барды. Наумов тотканы искәрт- мәстән үзенә таба тартты, һәм энә карагына ошаган кечкенә самолет, төньяк фронтларда «урман каравылчысы», үзәк фронтларда «кәбестәче», көньякта «кукурузчы» дигән иркәләү исемнәре алган самолет, һәркайда ихтирам ителә торган иске, сыналган, бераз тилемилерәк сугышчан иптәш, — кайчандыр барлык очучылар очарга өйрәнгән самолет, кисәктән һавага күтәрелде. Кыеклап куелган көзгедә инструктор яңа курсантның йөзен күрде: Озак очмый торганнан соң, һавага беренче тапкыр күтәрелүче никадәр очучыларның йөзләрен күзәткәне бар иде аның! Ул тәҗрибәле ассларның эре генә утыруларын, энтузиаст-очучыларның госпитальләрдә озак вакыт каңгырып йөргәннән соң, таныш стихияне тоя башлагач, очкынланып киткән күзләрен күп күрде. Каты авария вакытында бер тапкыр имгәнгән очучыларның яңадан һавага күтәрелгәч, агарып киткәннәрен, гасабиләнә башлауларын, иреннәрен тешләп бетерүләрен дә күргәне бар иде, яшь очучыларның җирдән беренче тапкыр күтәрелгәндәге дәртле кызыксынуларын да күп күзәтте ул. Ләкин аның бу матур, кара тутлы егетнең хәзер көзгедә чагылган йөзе шикелле сәер йөзне ни гомер эшләп тә күргәне юк иде. Тәҗрибәле очучы икәне күренеп торган яңа курсантның йөзенә, кара тутлы тиресе аша, бизгәк тоткандагы шикелле тимгелтимгел кызыллык бәреп чыкты. Иреннәре күгәренде, ләкин куркудан түгел, юк, ә Наумов аңламый торган саф дулкынланудан күгәренделәр аның иреннәре. Кем соң ул? Нинди хисләр кичерә ул хәзер? Ни өчен техник аны бая исереккә санады? Самолет җирдән аерылып киткәндә курсант маңгаендагы күзлеген күзләренә төшермәгән иде әле. Инструктор аның чегәннеке шикелле кара, үҗәт күзләренә кинәт яшь бәреп чыкканын, яшьнең борылышта биткә килеп бәрелгән һава агымы белән яңакларына җәелгәнен күрде. «Ниндидер әкәмәт кеше! Моның белән сак булырга кирәк. Әллә нәрсә булуы бар!»—дип уйлап алды Наумов. Ләкин дүрт почмаклы көзгедән карап торган бу бор- чулы йөзнең әллә нәрсәсе инструкторның да хисләрен уятты. Ул үзенең дә бугазына җылы төер килеп тыгылганны, күзләрен яшь томалый башлавын сизде. — Идарә итүне сезгә тапшырам,— диде ул, ләкин тапшырмады, бары аяк, кулларының киеренкелекләрен генә киметте, һәм идарә итүне бу әкәмәт кешенең кулыннан һәр минутта тартып алу өчен әзер булып бара башлады.’ һәрбер хәрәкәтне кабатлап баручы прибор Борис Полевой 42 аша Наумов яңа очучының, мәктәп штабы начальнигы, гражданнар сугышы вакытында ук очучы булган карт бөркетнең яраткан сүзләре белән әйтсәк: «Алла рәхмәте төшкән очучының», ышанычлы, тәҗрибәле кулларын сизде. Бер тапкыр әйләнгәннән соң Наумов өйрәнчеге өчен курыкмый башлады, машина ышанып, бик белеп очты, тик шунсы гына сәеррәк булды бугай: самолет тигез генә очканда, курсант аны әле аз гына уңга, әле сулга борды, әле аз гына өскә күтәрде, әле аска төшереп җибәрде. Гүяки ул моның белән үзенең көчен сыный иде. Наумов яңа курсантны иртәгә үк бер ялгызын очырырга ярар дип, ә ике-өч тапкыр очканнан соң очарга күнегү самолеты —‘ «УТ-2»га истребительләрнең фанерадан эшләнгән копиясенә утыртырга мөмкин булыр дип уйлады. һава салкын иде. Канат стойкакасындагы термометр минус 12 не күрсәтте. Кабинага әче җил өреп торды, җил эт типесеннән тегелгән итек аша үтеп керде, инструкторның аякларын туңдырды. Инде кайтырга вакыт иде. Ләкин Наумов трубка буенча «Төшәргә!» дип боерык биргән саен, көзгедә янып торган кара күзләрнең үтенечле, үтенечле генә дә түгел, таләпчән карашларын күрде һәм үзенең боерыгын кабатларга батырчылык итмәде. Алар ун минут урынына ярты сәгатькә якын очтылар. Наумов кабинадан атылып чыкты да самолет янында сикереп, таптанып, бияләйләрен бер-берсенә шап- шап бәреп йөри башлады. Иртә башланып киткән суык бу таңда чыннан да шактый зәһәр иде. Курсант исә кабинада ни өчендер шактый озак маташты һәм аннан чыгарга теләмәгән шикелле, бик акрын гына чыкты. Чыккач та канат янына утырды. Бу вакытта аның йөзе бәхетле, чыннан да әллә нинди исерексыман, салкыннан һәм дулкынланудан янып тора иде. — Я, тундыцмы? Аякта тире итек була торып та, ух, үзәккә ничек үтә! Ә синең аякларда ботинкалар гына. Аякларың өшемәделәрмикән? Курсант үзенең татлы хыяллары белән ләззәтләнгән хәлдә көлемсерәвең дәвам итеп җавап бирде: — Минем аякларым юк бит. — Нәрсә? — диде Наумов, аның хәрәкәтчән йөзе озынаеп китте. — Минем аякларым юк, — дип кабатлады Мересьев ачык итеп. — Ничек инде ул: «аякларым юк»? Моны ничек аңларга? Авырталармы? — Юк. Аякларым юк минем. Каеш аяклар гына... .Наумов, әйтерсең аның башына чүкеч белән сугып миңгерәттеләр, бер тын сүзен дә әйтә алмыйча торды. Бу сәер егетнең әйткәннәре һич тә кеше ышанмый торган сүзләр иде. Ничек инде каеш аяк булсын? Ул бит әле генә очты һәм начар очмады... Инструктор ниндидер бер курку белән курсантына эндәште: — Күрсәт әле... Алексей Наумовның болай диюенә хурланмады да, күңелсезләнмәде дә, киресенчә, аның бу көлке, шат күңелле кешене бөтенләй шак катырасы килде, ул цирк фокусчылары җитезлеге белән чалбарның ике балагын берьюлы күгәрде. һәм, каеш белән алюминнан ясалган4 аякларына баскан хәлдә инструкторга, механикка, очарга нәүбәт көтеп торучыларга күңелле итеп карап торды. Наумов шак катты, ул бу кешенең һавада нигә дулкынланганын да, кара күзләренә чыккан яшьнең сәбәбен дә, аның очуны ни өчен сузарга теләгәнен дә аңлап алды. Наумов аңарга ташланды һәм агГыц кулларын тотып алып тиз-тиз селкергә тотынды. — Туган, бу ничек болай булды әле?.. Син бит... Син үзеннең дөнья бәясе кеше икәнеңне беләсеңме? Хәзер инде Алексей иң зурысын эшләде — инструкторның йөрәген яулап алды. Алар кич белән очрашып, икәү бергә тренировканың планын төзеделәр. Һәм шундый фи Чын кеше 43 кергә килделәр-. Алексейның хәле читен. Очканда әз генә ялгышып куйса да, аны самолетта очудан мәңгегә тыюлары мөмкин. Шуңар күрә аның хәзер тизрәк истребительгә күчеп утырасы килсә дә, һәм илнең иң яхшы сугышчылары омтылган Идел буендагы атаклы Сталин шәһәренә никадәр очарга теләсә дә, күнегүләрне чыдамлы, теземле рәвештә бик җентекләп үтәргә риза булды. Хәзерге хәлендә ул бары тик мишень «алмасына» гына тидерә алачагын аңлады. 9 Мересьев очарга күнегү мәктәбендә ике айдан артык булды. Аэродромны кар күмде, самолетларның тәгәрмәчләрен алып, чаңгы куйдылар. Хәзер Алексей күккә күтәрелгәндә җирдә көзнең матур буяулары урынына, бары ак һәхМ кара төсләрне генә күрде. Инде немецларның Сталинград янында тар-мар ителүләре, аларның алтынчы армияләренең һә чак булуы, Паулюсның пленга алынуы турындагы хәбәрләр күптән шаулап үттеләр. Көньякта күз күрмәгән, колак ишетмәгән көчле һөҗүхМ җәелде. Генерал Ротмистров танкистлары фронтны өзделәр һәм кыю рейд ясап, дошманның тирән тылларын тар-мар итә башладылар. Фронтта шундый эшләр барганда, фронт өстендәге күктә шундый зур сугышлар җәелеп килгәндә, кечкенә генә күнегү самолетына утырып һавада «шыгырдап йөрү», Алексейга госпиталь коридоры буенча һәр көн бер туктаусыз атлап йөрү, яки шешенгән, бик каты сызлый торган аяклары белән мазурка һәм фокстротлар биюдән дә кыенрак иде. Ләкин ул госпитальдә ятканда ук авиациягә кайту турында үзенә сүз бирде. Ул үз алдына, очарга дигән максат куйды һәм кайгы, сызлану, ару, бизүләр аша тыры- шып-тырышып шул максатына тылды. Бер көнне аның яңа хәрби адресына калын конверт килде. Конверт эчендә Алексейга, госпитальгә килгән берничә хат булып, аларны Клавдия Михайловна җыеп җибәргән һәм аның ничек яшәве, уңышлары, хыялын тормшыка ашыра алуалмавы турында сорашкан. «Хыялыңны тормышка ашыра алдыңмы, юкмы?» дип сорады Алексей үзеннән-үзе һәм бу сорауга җавап бирә алмыйча, хатларны караштыра башлады. Хатлар Алексейның әнисеннән» Олядан, Гвоздевтан иде. Арада тагы бер хат булып, анысы Алексейны бөтенләй шаккатырды: бу хатның адресын «Метеорология Сержаңгы» язган, ә астына капитан ККукушкиннан дип куелган иде. Алексей башта шул хатны укып чыкты. Кукушкинның самолетын тагын бәреп төшергәннәр. Кукушкин үзе янган самолеттан парашют белән сикергән, сикерүе уңышлы булган, үзебезнекеләр янына килеп төшкән, ләкин шул чакта кулы таеп чыккан. Хәзер медсанбатта «клизма батырлары арасында үләр чиккә җитеп ямансулап ята» икән. Ә бу хатны Кукушкинның әйтеп торуы буенча Алексейга таныш булган Вера Гавриловна язган. Аны әле һаман да полкта Алексей биргән кушамат белән «Метеорология Сержанты» дип йөртәләр икән. Хәтта Веранын бик әйбәт иптәш булуы, Кукушкинның авыр минутларында кайгысын уртаклашып, күңелен табып торуы да әйтелгән иде. Ә Вера җәяләр эчендә Костяның, әлбәттә, арттырып җибәрүе турында төртеп куйган иде. Бу хаттан Алексей үзенең полкта әле һаман да онытылмаган булуын, ашханәдә полкта тәрбияләнгән геройларның рәсемнәре арасына үзенең дә рәсеме куелганын һәм гвардиячеләрнең аны үз араларында күрүгә өмет өзмәгәнлеклә- рен белде. Гвардиячеләр! Мересьев көлемсерәп, башын чайкап куйды. Әгәр Кукушкин һәм аның һәвәскәр секретаре полкның гвардия байрагы алуы шикелле зур яңалык турында язарга онытканнар икән, димәк аларның башлары ниндидер икенче төрле уй белән тулган булган. Борис Полевой 44 Аннан Алексей әнисенең хатын ачты. Бу кабаланып язылган, улы турында кайгыргу һәм борчыл) белән тулы гади бер карчык хаты пде. Анда сиңа начар түгелме, туңмыйсыңмы, яхшы ашаталармы, кышка яхшы киендерделәрме, спңа җылы бияләй бәйләп җибәрмимме? Ул инде биш пар бияләй бәйләп, Кызыл Армия сугышчыларына бүләк итеп җибәргән, бияләйләрнең баш бармакларына: озак киеп йөрегез дип язу язып салган иде. Шул бияләйләрнең бер пары улына туры килсә яхшы булыр иде! Ул бит аларны йорт куяннарының йоннарыннан бик әйбәт, бик җылы итеп бәйләгән. Аннары әйтергә онытып тора икән: хәзер аның йорт куяннары бар—бер ата, бер ана куян, җиде бала куян. Карчык иң әһә- миятлесен үзенең шушы иркә лыгырдауларыннан соң гына язган иде: немецларны Сталинград яныннан кудылар Һәм бик күбесен кырып салдылар, хәтта бер иң зур кешеләрен плен алганнар имеш дип сөйлиләр. Немецларны . кугач, Оля да кайтып, биш көн торып китте. Бездә торды, чөнки Оляның үз йорты бомба төшеп җимерелде. Оля хәзер сапер батальонында эшли, лейтенант инде ул хәзер. Иңбашы яраланган иде, төзәлде инде. Орден белән бүләкләнде. — Нинди орден икәнен язарга карчыкның исенә килмәгән. Ул хатның азагында, Оляның үзендә торган чакта гел йоклап үткәргәнен, ә йокламаган чакта Алексей турында гына сөйләп уздырганын, Алексей белән бергә карта салганнарын, треф короленең йөрәгендә һәрвакыт бубновый дамасы гына килеп чыга дип сөйләнгәнен язган иде. Карчык үзенә шушы бубновый дамасыннан да әйбәтрәк килен теләмәгәнен дә төртеп куйган иде. Алексей әнисенең бу тәэсирле һәм астыртын хатыннан көлеп куйды да, сакланып кына «бубновый дамасы- нын» хатын ачты. Оля бу хатында, окоп казыганнан соң, эшчеләр батальонындагы иң яхшы сугышчыларның регуляр сапер частьларга алынган булулары турында язган ■ иде. Оля хәзер техник-лейтенант * икән, хәзер даны бөтен җиргә та- • ралган Мамаев Курган явындагы ныгытмаларны, өсләренә дошман ут яудырып торганда, алар төзегәннәр икән. Аннан соң алар трактор заводы тирәсендә ныгытылган боҗра ясаганнар. Шуның өчен аларның частьлары сугышчан Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән. Оля, анда үзләренә бик кыен булганны, консервадан алып көрәккә кадәр һәрбер әйберне пулемет уты астында Идел аръягыннан ташырга туры килгәнне язган иде. Кыз, бөтен шәһәрдә һичбер төзек йорт калма- ганлыкны, җирнең ай рәсеме шикелле чуарланып беткәнен әйткән иде. Госпитальдән чыккач, үзләрен машинага утыртып, Сталинград буйлап алып йөргәннәрен язган иде. Урамнардан узганда ул күмәргә алып китәр өчен тау-тау өеп куелган немец үлекләрен күргән. Ә андый үлекләр юлларда никадәр күп аунап яталар! «Шул чакта мин синең теге, бөтен семьясы үтерелгән танкист иптәшеңнең бирегә . килеп чыгуын, биредәге хәлләрнең барысын да үз күзе белән күреп китүен теләдем. Намусым белән ант итеп әйтәм, биредәге немец үлекләренең ‘ бөтенесен дә кинога төшереп алырга да шул танкист шикеллеләргә күрсәтергә иде.. Дошманнан алар өчен безнең ничек итеп үч алганыбызны күрсеннәр иде». Хатның азагында тагын бер җөмлә бар иде, Алексей аны кабат-кабат укыды, ләкин аңламады: «Хәзер Сталинград сугышыннан соң, мин үземне сиңа, геройлар героена лаеклы дип хис итәм» дип язган иде ул. Ольга боларны барысы да ашыгыч арада, станциядә, эшелон туктап торган чакта язган. Хатны язган чакта у.т үзләрен кайда алып китәселәрен һәм яңа хәрби адресының ниндн: булачагын белмәгән. Шуңар күрә' Алексей аңардан икенче хат килми торып, — «Чын геройлар герое мин түгел, син үзең; кечкенә генә, оялу- чан гына бер кыз була торып, сугышның иң кызу җирендә тыры- Чын кеше 45 . шып-тырмашып эшләп йөрдең, геройларның герое син ул!»—дип җавап язу мөмкинлегеннән мәхрүм .булып йөрде. Алексей хатны һәм конвертны тагы бер тапкыр әйләндерә-әйлән- дерә карап чыкты. Хатның кире кайту адресы, бик ачык хәрефләр белән, лейтенант Оля фәләновадан дип язылган иде. Алексей аэродромда ял минутларында бу хатны әллә ничә тапкыр кесәсеннән алып укыды. Бу хат Алексейга кышкы әче җилле очу кырында, һәм почмаклары бозланган, бәсләнеп беткән «тугызынчы А» классында озак вакыт җылы биреп торды. Инструктор Наумов Алексейга декабрь уртасында сынау көне билгеләде. Алексей сынауда «У-2» га утырып очты, һәм очуга инспекторлык күзәтүен Наумов түгел, ә штаб начальнигы, Алексейны мәктәпкә килгәндә бик үк иркә каршы алмаган, кызыл йөзле, чиертсәң каны чыгарга торган юан подполковник уздырды. 11одполковник белән Наумовның җирдән игътибар белән күзәтеп торуларын, һәм хәзер үзенең язмышы хәл ителәчәген белгәнгә күрә, Алексей бөтенләй уздырып җибәрде. Ул кечкенә җиңел самолеты белән шундый кыю фигуралар ясады ки, күпне күргән подполковник ихтыярсыздан сокланып кычкырып җибәрде. Мересьев, самолетыннан чыгып начальство алдына барып баскач, Наумовның тәэсирләнгән, шат һәм балкып торган йөзен күреп, эшнең көйләнгән икәнен аңлап алды. — Бик яхшы очасыз! Әйе... әйтергә кирәк, алла рәхмәте төшкән очучы, — дип мыгырдап куйды подполковник. — Менә нәрсә, синьор, бездә инструктор булып калмассыз микән? Синең шикеллеләр безгә бик кирәк. Мересьев кырт кисеп каршы килде. — Алайса син—юләр! Сугышуны кем сугышмый. Ә биредә кешеләрне очарга өйрәтергә кирәк. Мересьев бу вакытта таякка таянып тора иде, подполковник кинәт аның таягын күреп алды .һәм, хәтта, бүртенеп китте: — Тагын таяк! Бир миңа! Син нәрсә пикникка чыгарга җыендыңмы әллә? Син нәрсә бакчага кызлар януна чыктыңмы? Боерыкны үтәмәгән өчен гауптвахтага! Ике тәүлек! Бөтиләр тагып йөри башладыгыз... Сихер эше белән маташасыз! Самолетларыгызга буби тузы •гына ябыштырып куясыгыз калды инде. Ике тәүлек! Ишеттегезме? Подполковник Мересьев кулыннан таякны тартып алды да, берәр каты әйбергә сугып сындыру өчен тирә-ягына карана башлады. Шул чакта инструктор Наумов дустын яклап арага керде: — Иптәш подполковник, белдерергә рөхсәт итегез: аның аяклары юк. Штаб начальнигы тагы да күбрәк кызарды. Күзләрен акайтып, авыр сулыйсулый кычкырды: — Ничек алай? Нәрсә тагын син минем башымны катырып торасың? — диде ул. Аннан Мересьевка эндәште. — Дөресме? Мересьев, үзенең хәзер куркыныч астында калган кадерле таягы артыннан күзәткән хәлдә, башын селкеп раслап куйды. Соңгы вакытта ул Василий Васильевич бүләген һичберкайчан да кулыннан төшерми иде. Подполковник ике дуска шикләнеп карап куйды: — Ә алай булгач, туганкай... Аякларыңны күрсәт әле... Әйе-е-е!.. Алексей очарга күнегү мәктәбеннән бик яхшы характеристика алып чыкты. Усал подполковник, «һава бүресе» бу очучының данлы батырлыгына бар кешедән дә кыйммәтрәк бәя бирде. Ул үзенең «ихтыярлы, тәҗрибәле, оста очучының теләсә нинди авиациядә хезмәт итә алуы» турында язган характеристикасында мактау сүзләрен кызганып тормады. Борис Полевой 46 10 Кышның соңгы өлешен һәм яз башын Мересьев очучыларны яңадан хәзерләү мәктәбендә үткәрде. Бу — хәрби очучыларның иске стационар мәктәпләре булып, аның бик әйбәт аэродромы, менә дигән тулай торагы, бай гына клубы бар иде. Бу клубта кайчакларда Москва театрларының күчмә труппалары спектакльләр куялар иде. Бу мәктәп тә, шулай ук, дыңгычлап тутырылган иде, ләкин аңарда сугышка кадәрге тәртипләр изге рәвештә сакланып калганнар иде. Биредә, үз артыңнан бик җентекләп карап йөрергә туры килә иде: итекләрең чистартылмаган булса яки киемеңнең берәр төймәсе өзелгән булса яки планшетыңны бил каешың өстеннән киеп чыксаң, комендант боерыгы буенча берике сәгать «ать-двага» бастыралар иде. Алексей Мересьев билгеләнгән группа шактый зур булып, бу группаны, ул вакытта әле яңа дип саналган, совет истребителе — «Ла-5» тә очарга өйрәтәләр иде. Уку бик каты була. Очучылар моторны, материаль частьны өйрәнәләр, самолет техникасын үтәләр. Лекцияләрне тыңлаганда Алексей, үзе армиядә булмаган аз гына вакыт эчендә совет авиациясенең шул кадәр күп алга китүенә, гаҗәпләнә иде. Сугыш башында кыю яңалык кертү булып исәпләнгән нәрсәләр, хәзер бөтенләй искереп калдылар. Югарыдан очу өчен яраклаштырып ясалган җитез «карлыгачлар», җиңел «миглар» сугыш башланганда иң югары казаныш булып күренсәләр, хәзер сафтан чыгарып ташланганнар иде. Алар урынына совет заводлары сугыш вакытында туган һәм әкияттәгечә кыска вакыт эчендә үзләштерелгән гүзәл «Яки»ләрне, модага кереп барган «Ла-5» ләрне, җиргә тияр-тимәс очып, дошман өстенә пуля, снаряд, бомба яудырып йөри торган, немецлар котлары очып: «шварцс тод», ягъни «кара үлем» дип йөрткән ике урынлы «Ил» ларны — оча торган танкларны — чыгардылар. Көрәшүче даһи халык тудырган яңа техника һава сугышын әйтеп бетергесез катлауландырды. Хәзер очучының үзе оча торган самолетны белүе, дуамал нык булуы гына җитмәде, яца техника очучыдан сугыш кырының җаена тиз генә төшенә белүне, һава сугышын аерымаерым бүлекләргә бүлеп, кайчакта команда булганны да көтеп тормыйча, сугышчан бурычны тәвәккәлләп ялгыз башкарып чыга белүне таләп итте. Болар барысы да чиктән тыш мавыктыргыч иде. Ләкин фронтта каты һөҗүм сугышлары барганга күрә, биек якты класста уңайлы уку өстәле артында утырган чагында Алексей Мересьев һаман фронтны, сугышчан шартларны исенә төшереп торды. Ул үзенең җәрәхәте сызлаганда сыкранмыйча түзәргә өйрәнде. Үзен бөтенләй кеше ышанмаслык эшләр эшләргә куша белде. Ләкин ул да күңелендә фронтка туган омтылуны баса алмады. Ул бик еш үзен-үзе онытып, сөйләшмичә, усалланып, мәктәп буенча озакозак йөри торган булды. Алексейның бәхетенә каршы майор Стручков та шушы мәктәпкә килеп керде. Алар иске дусларча очраштылар. Стручков мәктәпкә бер-ике атна соңрак керде, ләкин мәктәпнең үзенчәлекле эшлекле тормышына бик тиз кушылып китте, сугыш вакыты өчен гади булмаган каты тәртипләргә күнде, һәркем өчен үз кеше булып китте. Ул Мересьевның нәрсәгә борчылганын бик тиз белеп алды һәм, кичке юынудан соң йокы бүлмәләренә таралганда аның кабыргасына төртеп куйды: — Кайгырма, егет, сугыш безнең гомергә генә җитәрлек. Берлинга кадәр әле әнә никадәр бар: бик күп. Сугышырбыз әле. Туйганчы су- гышырбыз. Алариың берсеп-берсе күрмәгән- нәренә әллә ике, әллә өч ай булган иде инде. Бу арада майор сизелерлек бирешкән, ябыгып, картаеп киткән иде. Беренче көнне, буш арада уртак танышларын исләренә Чын кеше төшереп утырган чакта, ул Клавдия Михайловна турында бер сүз дә әйтмәде. Хәтта, сүз арасында аны искә төшерерлек берәр вакыйга килеп чыкса, с/зне юри икенчегә борып җибәрде шикелле. Ә икенче көнне ашханәдә икесе дә бер өстәлдә утырганда, түзмәде, ни өчендер исемен телгә алмыйча гына, әйтеп куйды: — Ә тегенең белән хат алышам. Җавапсыз калдырмый... Мересьев эндәшмәде. Беренче тәлинкәне сөйләшмичә генә ашадылар. Майор кинәт үзенең тәлинкәсен этеп җибәрде, шундый каты итеп этте, тәлинкәсендә калган аш чайпалып скәтсргә түгелде. — Ул миңа һаман да: мине оныт, дип яза. Я, сиңа ничек ошый аның бу сүзе? Оныт имеш! Кара син аны, юләр хатынны! Онытмый соң! Ә ни өчен онытырга? Ул мине яратмый. Ә ни өчен мине яратмаска? Я, анысы ярар. Яратмаса, яратмас. Кеше йөрәгенә көчләп кереп булмый. Ә, син, ичмаса, ышандырып йөрт. Ичмаса, артыңнан кайгырып торырга мөмкинлек бир, юләр хатын. Беләм бит мин, аның тормышы читен. Очны-очка гына бәйләп бара. Посылка җибәргән идем — җанҗал куптарып кире кайтарган. Әйдә файдалана бирсен, миңа аның кирәге юк, биредә миңа барысын да буш бирәләр дип аттестат җибәргән идем, аллакай гынам ла, нинди тавыш күтәрде! Имеш, сез мине ихтирам итмисез, имеш сез мине-җәберлисез!.. Шайтан белсен нәрсәдер. Берәр кешесе булса ярар да иде инде, юк бит. Мәет күләгәсе шикелле, гел бер үзе! Буш урын. Ә бәлки аның берәр кешесе бардыр, ә? Тапкандыр бәлки? Син ничек уйлыйсын? Майор кинәт тынычсыз кабырсыланып куйды. — Минемчә, юк, — диде өлкән лейтенант. — Чынлапмы? Алайса нәрсә соң? Әллә монашкалыкка чыкмакчы була микән? Хәзер бит монашкалыкка алмыйлар. Ә, шайтан, тагы кара күзле алтын чәч! — дип үкерде кинәт майор һәм кара җимешле тары боткасын тәлинкәсе белән читкә этеп җибәрде. Ни өчендер бу ашка мәктәп повары аеруча гашыйк булган иде, мәктәптә бу ашны үзенең официаль исеме—пуддингтан башка, «кара күзле алтын чәч» дип тә йөртәләр иде. Ләкин өйрәнүләр вакытында майор җанланып, дәртләнеп китә, җавапны бик оста итеп, үткен итеп бирә иде. Аның бәхетсезлегенә каршы, тынычсыз зур йөрәгенә ныклап кереп утырган тын, иркә хатынның сынын бары шушы яраткан эше генә оныттырып тора ала иде. Мересьев белән Стручков укый торган курс очучылары кыш урталарында очу практикасына керештеләр. Үзенең тышкы кыяфәте белән канатлы балыкка ошаган, кыска канатлы кечкенә самолет — «Ла-5» Алексейга элек тә энәсеннән җебенә кадәр таныш иде. Ул тәнәфес вакытларында еш кына аэродромга килә, һәм бу самолетларның аз гына тәгәрәп барып, текә күтәрелеп һавага менгәннәрен, зәңгәрсу корсакларын кояшта ялтыратып әйләнгәннәрен карап тора иде. Ә җиргә төшкәч, яннарына килеп аларны караштыра, сыйпаштыра, әйтерсең ул алюминийдан һәм перкальдән эшләнгән машина түгел, ә чиста токымлы, иркә, матур ат иде. Менә бер группа стартка тезелде, һәрберсе тизрәк үзенең көчен сынап карарга ашыкты, һәм сабыр көрәш башланып китте. Инструктор баш- -та Стручковны чакырып алды. Майорның күзләре ялтырап киттеләр. Ул шаянлана төшеп, көлеАмсерәп .куйды, һәм парашют каешын эләктереп, кабинасының ишеген ябып куйганчы, күтәренке күңел белән ниндидер бер көй сызгыргалап торды. Аннан соң мотор дәһшәтле гөрелди башлады, самолет җирдән аерылып китте һәм кар бураны уйнатып, аэродром буенча йөгерергә ”тотынды. Самолет артындагы буран озын койрык булып кояш нур- Борис Полевой 48 дарында күңелле җемелдәп торды. Менә. самолет канатларын кояш нурларында ялтыратып һавага күтәрелде. Стручков аэродром өстендә текә генә дуга ясады да. берничә тапкыр матур итеп, әле бер, әле икенче якка янтаеп очты һәм мәтәлчек атынып алды, тиешле булган күнегүләрнең барысын да бик әйбәт итеп, башкарды да күздән югалды, кинәт мәктәп түбәсе артыннан килеп чыкты һәм моторын гөрелдәтеп, иң зур тизлек белән аэродром өстеннән узып китте, ул шул кадәр түбәннән узды, стартта торган курсантларның фуражкаларына чак кына кагылмыйча узып китте дә тагын күздән югалды, аннары тагын килеп чыкты һәм инде бу юлы өч ноктага оста килеп утыру өчен эре генә итеп түбән төшә башлады. Стпучков кабинадан сикереп чыкты. Ул бу вакытта чиксез куанган иде, рәхәтләнеп, бик әйбәт итеп берәр шуклык эшләп алган малай шикелле котырган иде. Ул, һавада шак катырулар ясап йөргәне өчен орышып торган инструкторның сүзен бүлеп шаулап куйды. — Машина түгел бу — скрипка, валлаһи скрипка, аңарда Чайковский музыкасын башкарырга мөмкин... Валлаһи менә. Яшибез, Алеша!— диде ул һәм Мересьевны үзенең көчле кочагына жыеп алды. Чыңнан да яхшы машина иде бу. Моны барысы да шулай диделәр. Нәүбәт Мересьевка килеп житте. Мересьсв үзенең каеш аякларын каеш белән идарә педаленә беркетеп куйгач, кинәт үзе өчен бу аргымакның артык ярсу икәнен, аның белән бик сакланып кына эш итәргә кирәк икәнен сизеп алды. Җирдән күтәрелеп китүгә ул машинага бер жан, бер тән булып кушылуны — очу шатлыгын сизмәде. Бик яхшы конструкцияле машина иде. Ул тәннең һәрбер хәрәкәтен генә түгел, рульләрне тотып барган кулларның калтыраганнарын да сизеп ала иде. Кулларның калтырану дәрәҗәсенә карап самолетта селкен- гәләп барды. Үзенең сизгерлеге белән ул чыннан да яхшы скрипкага ошый иде. Алексей үзенең югалтуының кире кайтмаячагын, каеш аякларының хәрәкәтсез икәнлекләрен шунда гына бөтен кискенлеге белән сизде, һәм, бу каеш аяклары никадәр яхшы булсалар да, алар белән никадәр яхшы итеп күнегелгән булса да, аларның тере, сизүчән, хәрәкәтчән аяклар урынына ярама таплыкларын белде. Самолет һаваны җиңел ярып, идарә итү тоткаларының һәрбер хәрәкәтенә карышмыйча җавап биреп барды. Ләкин шулай булса да Алексей аңардан курыкты. Ул, самолет нык янтайганда аякларының хәрәкәт итәргә өлгерә аямаганнарын, очучыларда үзенә бертөрле рефлекс булып тәрбияләнә торган камиллеккә ирешә аямаганлыгын күрде. Алексейның бу камиллеккә ирешә алмавы* аркасында сизгер самолетның штопор ясап түбәнгә ташлануы һәм моның дәһшәтле булып бетүе бар иде. Алексей үзен тышауланган ат шикелле, хис итте. Ул куркак түгел иде, юк, ул үзенең җаны өчен калтыранмады һәы очып киткәндә хәтта үзенең парашютын тикшереп тә тормады. Ләкин ул, бик аз гына ялгышып куйса да, үзен хәрби авиациядән мәң- пөгә сызып ташлаячакларыннан, яраткан һөнәранең ишеген! ачылмаслык итеп бикләп куячакларын- нан курыкты. Ул бик сакланып кына очты һәм самолетын җиргә борчылган, кәефе киткән хәлдә төшереп туктатты. Шул чакта, аякларының җитез хәрәкәт итә алмаулары аркасында, шундый «тозсызлык» эшләп ташлады, самолет кар өстендә берничә тапкыр тупас кына итеп сикергәләп кунды. Алексей кабинадан һичбер сүз эндәшмичә, караңгы чырай беләв чыкты. Иптәшләре, хәтта инструктор үзе дә, аның күңелен табу өчен юри генә, әйбәт очтың дип мактарга, тәбрик итәргә тотындылар. Ләкин болай итеп рәхим-шәф- Чын кеше 49 Алексей кыяфәтен үзгәртмичә, салкын гына итеп җавап бирде: — Мин тартмыйм. — Ә нишләп сез кроватьта ятасыз? Тәртипне белмисезме әллә? Үзегездән олы начальник кергәндә ни өчен тормадыгыз?.. Торыгыз. Бу команда түгел иде, киресенчә, подполковник бу сүзләрне һич кенә дә хәрбиләрчә әйтмәде, шулай булса да Алексей буйсынды, сүлпән генә торып кровате янына басты да гәүдәсең катырды. — Дөрес, иптәш өлкән лейте*- нант, — диде Капустин, — ә хәзер утырыгыз, киңәшеп алыйк. — Нәрсә турында? — Сезнең турыда сөйләшәсе иде. Бәлкем, биредән чыгарбыз? Минем тартасым килә, биредә тартырга ярамый. Алар зәңгәр лампалар белән саран гына яктыртылган ярым караңгы коридорга чыгып, тәрәзә янына килеп бастылар. Капустинның авызында трубка сызгыра башлады. Суырганда уты көчәеп китеп, ярым караңгылык эчендә Капустинның киң уйчан йөзе күренеп калды. — Мин бүген сезнең группаның инструкторына шелтә бирергә дип торам. — Нәрсә өчен? — Мәктәп командованиесеннән рөхсәт алмый торып, сезне зонага очырып җибәргәне өчен. Әлбәттә, шулай. Нәрсә дип сез миңа күзегезне чекерәйттегез? Дөресен генә әйткәндә, шушы көнгә кадәр сезнең белән сөйләшмәвем өчен, үземә дә берәр шелтә бирергә кирәк иде. Гел вакыт булмады да вакыт булмады. Ә җыенган идем... Әйдә ярар инде. Шулай, Мересьев, сезнең өчен очу дигән яәрсә гади генә бер әйбер түгел. Шуңар күрә дә мин инструкторга берне ябыштырып куярмын ахрысы. Алексей эндәшмәде. Кем соң бу, аның янында трубка пышкыртып торучы кеше? Мәктәп тормышында гадәттән тыш вакыйга булган икән» бу турыда миңа вакытында җиткермәгәннәр, минем вәкаләтемне бозганнар икән дип уйлаучы берәр хать күрсәтү аны рәнҗетте генә. .Ул кулын изәде дә һичбер сүз әйт- ,мичә, авыр чайкалып, аякларын сөйрәп карлы кыр аша соры мәктәп бинасына таба китеп барды. Истребительгә менеп утыруга кадәр килеп җиткәч, булдыра алмау— апрель иртәсендә дошман җимергән самолеты белин нарат башларына кл- леп бәрелүдән соң аның өчен бу иң авыр һәлакәт иде. Алексей көндезге ашны ашамады, кичке ашка да бармады. Мәктәп кагыйдәсе буенча көндез йокы бүлмәсенә керү бик каты тыелса да, Алексей ботинкаларын да салмыйча, кулларын баш асларына куеп кроватенда ята бирде, һәм беркем дә — аның кайгысы гурында ишеткән мәктәп дежурные да, үтеп-китеп йөрүче командирлар да—аңарга кисәтү ясарга кыймадылар. Стручков кереп, Алексей белән сөйләшеп карарга теләде, ләкин ул да сөйләшә алмыйча, кызганып башын чайкый- чайкый чыгып китте. Стручков чыгып китүгә, Мере- сьев ята торган йокы бүлмәсенә мәктәпнең замполиты подполковник Капустин килеп керде, ул кыска буйлы, бөкрерәк гәүдәле, калын күзлекле, өстендәге шинеле капчыксыманрак салынып тора иде. Курсантлар тышкы кыяфәте шыксыз булган бу кешенең халыкара мәсьәләләр турындагы лекцияләрен яратып тыңлыйлар, ул үзенең лекцияләре белән ватан сугышында катнашучы курсантларның йөрәкләрендә горурлык уята иде. Ә инде аның начальниклыгы белән артык хисаплашып тормыйлар иде, чөнки аны хәрби кеше түгел, авиациягә очраклы килеп эләккән кеше дип, очу эше турында бернәрсә дә аңламый дип уйлыйлар иде. Капустин Мересьсвка игътибар итмичә генә бүлмәне караштырып, һаваны иснәде дә кинәт тузып китте: — Кайсы шайтаны бөтен бүлмәне тәмәке төтене белән тутырган? Тәмәке тарту бүлмәсе бар бит. Иптәш өлкән лейтенант, моны ничек ацларга? -С. Ә.- № 10. Борис Полевой L0 бюрократмы? Әллә берәр чиновник булып, очучылар сайлап алу турындагы кагыйдәдән, физик жи- тешсезлеге булган кешеләрне һавага жибәрергә ярамый, дигән статья эзләп тапканмы? Әллә үзенең властен күрсәтәсе килгәнгә очраган бер кешегә бәйләнергә яратучы берәр әкәмәт кешеме? Нәрсә кирәк соң анарга, ансыз да муенга элмәк салырга житеп, күңел болганып торганда нигә дип минем янга килде сон. әле ,ул? Мересьевның каны кайнады, ул көчкәкөчкә генә үзен, тыеп торды. Ләкин бәхетсезлек эчендә үткән айлар, аны ашыгыч нәтиҗә ясап ташлаудан сакланырга өйрәткәннәр иде, шуның өстенә бу килбәтсез Капустин нәрсәсе беләндер Алексейга комиссар Воробьевны хәтерләтә иде. Трубкада ут бер кабынды, бер сүнде, зур калын борынлы, йөрәккә үтеп керә торган зирәк күзле киң йөз бер күренде, бер югалды. — Беләсезме нәрсә, Маресьев, мин сезгә комплимент сөйләргә теләмим, ләкин ничек кенә боргалама, ике аяксыз килеш самолет йөртүче кеше бөтен дөньяда бер сез генә бит. Бер сез генә! — диде Капустин һәм мундштук тишеген тонык янган лампочка яктысына тотып карады. — Мин хәзер сезнең хәрби авиациягә кайтырга омтылуыгыз турында сөйләмим. Бу, әлбәттә, зур батырлык. Ләкин сезнең бу омтылышыгызда әллә нинди шаккатырлык нәрсә юк. Хәзер шундый заман, жиңеп чыгу өчен һәрбер кеше үзенең кулыннан килгәннең барын да эшли... Бу каһәр төшкән трубкага нәрсә булды соң тагын? Ул яңадан мундштугын казый башлады һәм бөтен игътибарын шул мундштукка биргән төсле булып күренде. Ә Алексей ачык булмаган сизенү белән борчылган хәлдә, хәзер инде, подполковник нәрсә әйтер икән дип, түземсезләнеп көтеп торды. Капустин исә, трубкасы белән маташуын туктатмыйча, сүзенең ничек тәэсир итәчәген уйлап тормыйча дәзам итте: — Биредә эш сездә, өлкән лейтенант ЛАересьевта түгел. Эш сезнең аяксыз була торып, бик таза кешеләрнең дә уза китсә йөздән берсенең генә кулыннан килә торган эшне булдыра алуга ирешүегездә. Сез гражданин гына түгел, сез бөек экспериментатор... Әһә, ниһаять чыкты тагы. Нәрсә кергән булган соң аңарга? Шулай, менә без дә сезгә һәрбер очучыга караган шикелле карый алмыйбыз, хакыбыз юк, аңлыйсызмы, хакыбыз юк. Сез бик әһәмиятле эксперимент уйлап чыгардыгыз, һәм без сезгә кулыбыздан килгән кадәр булышырга мәжбүрбез. Ә нәрсә белән? Ягез, үзегез әйтегез әле: сезгә нәрсә белән ярдәм итәргә? Капустин трубкасын яңадан тутырды, кабызды, аның кызыл уты .яңадай бер янып бер сүнеп торды, янганда калын борынлы киң бит караңгылык эченнән килеп чыкты, сүнгәндә тагын караңгылык эчендә югалды. Капустин Мсресьевка очу санын арттыру турында мәктәп начальнигы белән сөйләшәчәген әйтте, һә.ч Алексейның үзе өчен күнегүләр программасы төзүне аның үзенә тәкъдим итте. Күңелендәге шикне бу кечкенә, килбәтсез кешенең ничек гади һәм эшлекле рәвештә таратып җибәрүенә Алексейның исе китте. — Ә аңарга бензин ничаклы кирәк бит? — диде ул көрсенеп. — Бензин — бик әһәмиятле продукт, бигрәк тә хәзер әһәмиятле. Кубиклап исәплибез. Ләкин бензиннан кыйммәтлерәк әйберләр бар, — диде Капустин һәм үзенец кәкре трубкасындагы җылы көлне тырышып-тырышып үкчәсенә бәреп төшерә башлады. Икенче көнне Мсресьсв күнегүләрне ялгызы гына алып бара башлады. Ул хәзер йөрергә, йөгерергә, биергә өйрәнгәндәге шикелле бер тырышлык белән генә эшләмәде. Аны хәзер чын дәрт чолгап алды. Ул очу техникасына анализ ясарга тырышты, аның һәрбер детален һәрьяклап уйларга тырышты, аны Чын кеше 51 бик вак хәрәкәтләргә бүлеп чыгарга да һәрбер хәрәкәтне аерым-аерым өйрәнергә омтылды; яшь чагында үзеннән-үзе ирсшслгән нәрсәләрне бик зур көч куеп өйрәнде, элек тәҗрибә, күнегү юлы белән өйрәнелгән нәрсәләргә хәзер акыл көче белән иреште. Самолетны идарә итү процессын аерым хәрәкәтләргә бүлеп чыкты да, аякларының эшләү сизгерлеген табаннарыннан балтырларына күчереп, хәрәкәтләрнең. һәркайсына үзе өчен аерым ип ясады. Бу бик күп җентекләүне, төпченүне сорый торган читен эш иде. Аның нәтиҗәләре шул кадәр кечкенә булдылар, хәтта бөтенләй диярлек тоелмадылар да. Шулай да Алексей очкан саен .самолеты белән бер җан, бер тән булып кушыла барганын, аның күндәмләнә төшкәнен сизде. Капустин очраган саен аңардан: — Я, маэстро, эшләр ничек бара? — дип сорады. Алексей баш бармагын күтәрде. Ул арттырмады. Аның эшләре бик үк булмаса да, нык һәги ышанычлы рәвештә алга бара иде. һәм иң өһәмиятлесс шул булды, бу күнегүләре нәтиҗәсендә Алексей самолетта үзен ат күрмәгән килеш, ярсу, йөгерек атка атланган кеше итеп хис итүдән туктады. Ул яңадан үзенең маһирлегенә ышана башлады, һәм аның бу ышануы самолетка да күчкән шикелле булды. Самолет җан иясе шикелле, тота белүче кеше атланганны сизгән ат шикелле, күндәмләнә барды. Самолет Алексей алдында үзенең очу серләрен азазлап ача барды. И, Алексей канчандыр бер заман, балачагында, Идел култыгын яңа гына каплап алган үтә күренмәле боз өстендә тимераяк шуарга өйрәнгән иде. Дөресен генә әйткәндә, аның тимераяклары юк иде. Тимераяк алырга аның әнисенең хәленнән килмәде. Әнисе бер тимерченең керләрен юа иде, аның үтенүе буенча шул тимерче Алексейга калай табанлы, як-яклары тишекле агач калыплар ясап бирде. Алексей бу калыпларны иске итекләренә бау белән бәйләп, чыра белән боргычлап, беркетеп куйды, һәм Идел култыгындагы боз өсте- нә төшеп китте. Баскан саен күңелле шыгырдап, шартлап торган боз өстенә Камышин читендә яшәүче малайлар сибелгәннәр, алар шаугөр килеп, шайтаннар шикелле куы- шакуыша тимераяк шуып йөриләр, шуып баралар-баралар да сикергә- ләп куялар, биеп-биеп китәләр иде. Алексейга башта бу бер дә каклаусыз, ансат эш булып күренде. Ләкин боз өстенә килеп керүгә боз аяк астыннан шуып киткән төсле булды һәм ул бик каты итеп аркасы белән бозга килеп төште. Малай, үзенең егылганын иптәшләре күреп калудан куркып, тиз генә сикереп торды. Ул, бу юлы яңадан арты белән егылмас өчен, гәүдәсен алга таба иеп, бара башлады, һәм шул ук минутта борыны белән килеп төште. Тагын сикереп торды һәм калтыранган аякларына баскан хәлдә, нәрсә булды икән дип уйлап, башка малайларның ничек шуганнарын карап торды. Хәзер ул, артка киерелеп барырга ярамаган шикелле үк, алга иелергә дә ярамаганын белде. Ул гәүдәсен төз тотарга теләп, сулга таба берничә адым атлап куйды һәм яны белән егылып китте. Ул боз өстендә кичкә кадәр йөрде. Атлаган саен егылды, егылган саен сикереп торды да тагы егылды. Өенә кайтыя кергәндә аның өсте-башы карга баткан, тәннәре шешеп, күгәреп беткән, аяклары дер-дер калтырый иде. Иртә белән ул яңадан боз өстенә йөгерде. Бу юлы ул инде аякларын ярыйсы ук ышанып шудырды, алай күп егылмады да, йөгереп барып берничә метр шуып китә алды. Әмма бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бәз өстеннән китмичә, никадәр тырышса да, никадәр көчәнсә дә, эш шуннан артык алга‘бармады. Ләкин бер көнне — Алексей бу салкын, буранлы көн- Борис Полевой 52 не һичкайчан онытмас,—ул ниндидер оста бер хәрәкәт ясады, һәм кинәт, үзе дә сизмәстән, яхшырак, ышанычлырак шуып китте. Барган саен, әйләнгән саен ышанычлырак, яхшырак шуды ул. Алексейның егыла-егыла, нмгәнә-имгәнә тырышып җыйган кечкенә тәҗрибәләре, кечкенә күнегүләре кинәт бергә кушылып зур күнегүгә әйләнгән күк булдылар, һәм ул бөтен тәненең, балаларча шаян, үҗәт җанының рәхәт ышанычлылык белән тулганын сизеп, аякларын ышанычлырак йөртә башлады. Хәзер дә шулай булды. Ул самолеты белән яңадан бер җан, бер тән булырга, аны ясалма аягының каешы һәм тимерләре аша сизәргә теләп бик күп очты, бик күп тырышты. Кайчакларда аңарга үзенең бу теләгенә ирешелгән шикелле тоела иде. Мондый чакта ул шатланды, нинди дә булса берәр читен фигура ясарга кереште. Ләкин шунда ук самолетының'хәрәкәте дөрес түгел икәнен, аның чыгымлап китүен, тыңламый башлавын сизде һәм сүнгән өметенең ачылыгын сизеп, яңадан үзенең күңелсез күнегүләренә тотынды. Җепшек март көне иде. Аэродром бер иртә эчендә тәмам каралып китте, эреп челтәрләнгән кар шул хәтле утырды ки, самолетлар узганда карда тирән буразналар калды. Менә шушы иртәдә Алексей үзенең истребителе белән һавага күтәрелде. Күтәрелгәндә җил каршы яннан исә иде. Шуңа күрә истребительне һаман турылап барырга кирәк булды. Менә шул чакта, самолетын тиешле юнәлешкә куйганда аның үзенә буйсынганын, аны' үзенең җаны-тәне белән тойганын сизде. Бу сизү яшен шикелле ялтырап китте. Маресьев башта аңарга ышанмады. Ничек ышансын, ул бит үзенең тыңламавы белән Ме- ресьевны биздереп бетерде. Ул текә һәм тирән вираж ясады. Самолет моны күндәм һәм төгәл башкарды. Алексей кайчандыр бала чагында Иделнең эче чытырдап торган карасу бозы өстендә нинди рәхәтлек сизгән булса, хәзер ■ дә шундый ук җан рәхәте сизде. Болытлы көн кинәт ачылып киткән төсле булды. Йөрәге шатланып тибә башлады. Үзенә таныш дулкынлану җиленнән муенының бераз туңып киткәнен сизде. Ниндидер күреп булмый торган сызык артында аның тырышып-ты- рышып эшләгән күнегүләренә йомгак ясалды. Ул бу сызык аша үтте һәм хәзер күп, бик күп көннәргә сузылган авыр хезмәтенең җимешләрен б^р дә көчәнмичә, ансат кына җыйный башлады. Ул озак вакытлар буенча кулыннан килмәгән иң әһәмиятле эшне булдырды: ул үзенең самолеты белән кушылды, аны үз тәненең дәвамы итеп сизде. Хәтта бертөрле дә сизгерлеге булмаган, җансыз каеш аяклары да бу кушылуга комачаулый алмадылар. Үскәннән-үсә барган шатлык дулкыннарын сизеп, Алексей берничә тирән вираж ясады, үлем элмәге ясады, аны ясап бетерер-бетермәс самолетын штопорга ташлады. Җир сызгырып, искиткеч тизлек белән әйләнә башлады, аэродром да, мәктәп бинасы да, метеорология станциясенең һава тутырылган буй-буй капчыклы каланчасы да — барысы бер тоташ түгәрәккр әйләнде. Алексей самолетын штопордан алып чыкты да тыгыз элмәк ясады. Ул көннәрдә атаклы булган «Ла-5» очучы алдында /зенең яшерен һәм күзгә күренеп торган сыйфатларын шунда гына ачып салды. Тәҗрибәле кулларда искиткеч машина иде бу. Ул һәрбер хәрәкәткә сизгер җавап бирә-бирә бик катлаулы фигуралар сызып үтте, җиңел, җитез, җыйнак самолет шәм булып югары атылды. Мерссьев самолетыннан чыкканда исерек кеше төсле чайкала, ә авызы колагына җиткән иде. Ул ярсыган инструкторны да күрмәде, аның ачулануын да ишетмәде. Ачулана бирсен! «Губа»? Бик яхшы, ул гаебенә карата гаупт-вахтада утырып чыгарга риза. Хәзер инде барыбер түгелмени? Шунысы ачык; ул очучы, һәм әйбәт очучы: анын Чын кеше 53 күнегүләре өчен киткән кыйммәтле бензин әрәм булмады. Тизрәк фронтка, сугышка гына җибәрсеннәр, бу бензин хакын ул йөз өлеш итеп кайтарыр. Тулай торакта аны тагы бер шатлык каршы алды. Мендәре өстендә Гвоздевтан килгән хат ята иде. Бу хатның кайларда, күпме вакыт, кемнән-кемгә күчеп йөргәнен әйтү дә кыен, чөнки аның конверты таушалып, каралып беткән, үтәли майга буялган иде. Ләкин Алексейга бу хат бүтән яңа конвертка салынып килде, адресы Анюта кулы белән язылган иде. Танкист Алексейга үзенең бик начар хәлгә дучар булуы турында язган иде. Ул яраланган. Нәрсә белән дисезме? Немец самолетының канаты белән. Хәзер ул корпус госпиталендә ята һәм шушы көннәрдә аннан чыгарга җыена. Ә бу, кеше ышанмаслык хәл, шушылай була: гитлерчыларның алтынчы армияләре Сталинград янында чолганып алынгач, Гвоздевларның корпуслары, барлык танкларының көче белән, чигенүче немецларның фронтларын өзә дә, дошманның тылларына ташлана. Бу рейдта Гвоздев бер танк батальонының командиры була. Рейд күңелле үтә. Корыч армада немец тыллары урнашкан җирләргә, ныгытылган авылларга, тимер юл станцияләренә искәрмәстән бәреп керә, каушап калган дошман өстенә ут яудыра^ Танклар юлда очраган барлык немецларны атып, сытып узалар. Ә гарнизоннарның калдыклары качып беткәч, танкистлар һәм броня өстенә утырып килгән мотопехотачылар сугыш кирәк-яраклары тутырылган складларны яндыралар, күперләрне шартлаталар, станцияләрдәге стрелкаларны, паровозларны әйләндерү түгәрәкләрен шартлаталар, шулай итеп, чигенүче немец поездларының юлларын кисәләр. Аннары танкларына трофей бензин салып, ашау әйберләре алалар да, немецлар айнып, каршы тору чараларын күргәнче якн һич югында танкларның* юнәлешен билгеләргә өлгергәнче, яңадан алга таба ыргылалар. «Без, Алеша, далада буденный- чылар шикелле итеп йөрдек! Немецның котын алып бетердек. Ышанмассың, кайчакларда өч «Т-34» һәм бер трофей броневик белән дошманның база складлары урнашкан авылларны ала идек. Паника тудыру, Алеша туган, хәрби эштә — бөек нәрсә. Дошманның яхшы паникасы синең тулы сандагы ике дивизияңнән кыйммәтлерәк ул. Ләкин аны учакта ут саклаган шикелле сүндермичә саклый белергә кирәк, искәртмәстән һөҗүмнәр ясап торып, аңарга сүнәргә ирек бирмәскә кирәк. Без фронтта немец бронясын төртеп тиштек, ә броняның артында бушлык, җыен чүп-чар да сасы ис кенә иде. ... Шулай әйбәт кенә йөргәндә мин әлеге гөнаһ шомлыгына очрадым. Мине хуҗа чакырып алды. Разведка самолеты аңарга һавадан вымпел ташлаган. Шундыйшундый җирләрдә, дошманның шундыйшундый аэродромнары бар, өч йөзләп самолет, ягулык һәм бик күп йөкләр тулып ята имеш. Командующий үзенең җирән мыегын йолкып алды да боерык бирде: «Гвоздев, төнлә белән тавыш-тынсыз, атмый- нитми, үзләренеке булган булып аэродромнарына якын бар да, алар аңлап алганчы, астын өскә китереп ташла, бер генә кабахәт тә очып китә алмый калсын». Бу бурыч минем батальонга һәм миңа буйсындырылган икенче бер батальонга йөкләтелде. Ә төп көчләр элеккеге юнәлеш белән Ростовка таба китеп бардылар. Менә, Алеша, бер заман без тавык оясына кергән төлкеләр шикелле, командующий әйткән аэродромга барып кердек. Алешенька, дускаем минем, ышанасыңмы, немецларның флаг тотып юл күрсәтеп торучылары янына кадәр барып җиттек бит. . Немецлар безгә бернинди дә әһәмият бирмәделәр, үзләренеке дип белделәр. Таң вакыты иде, томан, һичнәрсә ачык күренми, бары мотор шаула- Борис Полевой 54 вы да. чъктбыр шылтыравы* гына ишетелә. Шулай әкрен генә бардыкбардык та. аэродромга шундый атылып барып кердек, шундый итеп сиптерергә тотындык, әмма кызык та булды соң! Самолетлары саф- саф тезелеп тора иде, броня тишә торган снарядлар атып, аткан саен биш-аптысыя йомычка итеп ташладык. Аннан күрәбез, эшне очлап чыгарлык түгел: немецларның кыюраклары моторларын шаулата башладылар, без люкларыбызны күтәрдек тә тарамга ташланып, броня белән койрыкларын җимертә башладык. Пөк самолетлары иде болар, зурлар, моторларына буй җитми, шуңар күрә без койрыкларын кисәргә тотындык. Койрыгың бул- маса да барыбер икән, моторың булмаган шикелле, оча алмыйсың. Менә шул чакта инде мине әйләндерде дә салды. Ни хәлләр бар икән дип люктан башымны тыгып каравым булды—самолет канатының бер сыныгы башка китереп тә бәрде, бу минем танкның нәкъ самолетка килеп бәрелгән чагы иде. Шлемга рәхмәт инде, ул саклап калды, юк исә беткән идем. Ләкин бусы гына чүп тә түгел, төзәлә инде, тиздән иптәшләр янына, тиздән тагы танкка! Бәла икенче нәрсәдә: госпитальдә минем сакалны кырып ташладылар. Шундый саклап кына үстергән идем, ә алар бер дә кызганып тормыйча, кырдылар да аттылар. Әйдә ярар, чәнчелмәс әле, баруын кызу барабыз, ләкин шулай да, сугыш беткәнче тагын үсеп җитәр әле. Аннары, беләсеңме нәрсә, Алеша, Анюта минем сакалны ни өчендер яратмаган, хат саен шул турыда яза-яза канымны бозып бетерде инде*. Хат шактый озын иде. Гвоздевның аны госпиталь ямансуыннан эче’пошып ятканда язган икәнлеге күренеп тора иде. Хатының азагында ул, сугышчылары Сталинград янындагы сугышта танкларын югалткач, яңа танклар көтә-көтә җәяүле гаскәргә кушылып йөргәндә, атаклы Мамаев Курган янында Степан Ивановичны очратканын язган иде. Карт Степан Иванович курсларда укып чыккан һәм начальник булып киткән. Старшина пкән ул хәзер, танкка каршы ата торган мылтыклар взводы белән командалык итә икән. Бер үк вакытта снайперлык гадәтен дә ташламаган. Гзе әйтмешли, хәзер анын дошманы җитдирәк икән. Окобыннан кояшта җылынырга чыккан ачык авызлы фриц түгел, ә хәйләкәр һәм нык немец танкысы. Ләкин карт Себер аучысы бу ерткыч б^лән очрашканда үзенең тапкырлыгы, сизгерлеге белән алдыра, төз атуы белән ерткычны дөмектереп кенә тора икән. Запаслы картның очрашу вакытында бер фляга әшәке трофей аракысы була. Алар шуны эчәләр, ду-сишләрен искә алалар. Карт, Гвоздев артыннан Мересьев- ка түбәнчелек белән сәлам җибәрә. «Исән калсагыз, сугыш беткәч икегез дә минем колхозга килегез, тиен тотарга яки үрдәк атарга йөрербез* дип тә әйгә бугай ул. Бу хатны укыгач, /Мересьевка күңелле дә, ямансу да булып китте. Кырык икенче палатадагы ЛҮС- лары барысы да инде әллә кайчаннан бирле сугышып йөриләр. 1 раша Гвоздев белән карт Василий Иванович хәзер кайдалар икән? Нишләп торалар икән? Ә Оля кайда икән? Шул чакта Алексей комиссар Воробьевның сүзләрен тагын бер тапкыр исенә төшерде.- хәрби хатлар, сүнгән йолдызларның нурлары шикелле, безнең янга бик озаклап киләләр. Кайчакта шулай да булып куя, йолдызның сүнгәненә инде әллә никадәр гомер узган, ә аның күңелле, матур нурлары кешеләргә назлы балкышлар алып һаман да әле киң җиһан буйлап киләләр. Дүртенче кисәк 1 1943 елның эссе җәй көне. Куе чүп үләне баскан ташландык кыр аша, һөҗүм итеп баручы Кызыл Армиянең обозлары салган юл буйлап, фронтка таба бер йөк машинасы бара. Машина иске. Ул как Чын кеше 55 шап беткән агач әрҗәсен шалтыратып, казылмаларда сикергәләп, әле бер, әле икенче якка янтаеп бара. Аның җимерелеп беткән бортларына «Кыр почтасы» дип язылган. Ләкин өстенә калын тузан сырышкаклыктан, ак хәрефләр белән язылган бу язуның рәтләп такырлыгы да калмаган. Машинаның тәгәрмәчләре астыннан тузан күтәрелә. Тузан машина артыннан озын соры койрык булып сузылып кала һәм җилсез, бөркү һавада шактый озак вакыт таралмыйча тора. Капчык-капчык хатлар белән тулы әрҗәдә, яңа газета бәйләмнәре өстендә, җәйге гимнастерка, зәңгәр кырпулы фуражка кигән ике хәрби кеше утыра. Кешеләр йөк белән бергә чайкалалар, машина сикергәндә сикереп-сикереп китәләр. Бо- ларның яшьрәгенең иңбашларында өлкән сержант погоннары. Погоннары бер дә таушалмаганнар, өряңалар. Үзе нәзек, төз гәүдәле, ак тутлы. Аның кызларныкы шикелле матур ак битенең тиресе аша саф кызыл каны үтәли күренгән шикелле беленеп тора. Күрер күзгә сержант унтугыз яшьләрдә булыр. Ләкин ул олырак яшьле, тәҗрибәле солдат булып күренергә тырыша: төкереген теш араларыннан челт итеп чыгара. Карлыкканрак тавыш белән сүгенеп җибәрә, тәмәкене бармак юанлыгы итеп төрә һәм як- ягыиа бернәрсәгә дә исе китмәгән шикелле карана. Ә шулай да аның фронтта булмаганлыгы, бик каты борчылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Ул тирә-яктагы һәрнәрсәгә — юл читендә көпшәсе белән җиргә кадалып яткан җимерек тупка да, кара кура белән күмелә язган совет танкысына да, авиабомба теткәләп ташлаган немец танкысының кыйпылчыкларына да, инде үлән басып өлгергән снаряд чокырларына да гаҗәпләнеп карый. Саперлар казып алып юл читенә өеп куйган мина өемнәренә дә, еракта, үлән эчендә күренеп киткән немец каберләре өстендәге каен тәреләргә дә исе китеп, шаккатып карап бара. Фронт күргән солдатның күзенә дә чалынмый торган бу нәрсәләр аңарга бик мөһим, бик әһәмиятле, чамадан тыш кызыклы булып күренәләр. Ә менә аның юлдашы — өлкән лейтенантның тәҗрибәле фронтовик икәнен ялгышмыйча әйтергә була. Беренче карауда аңарга 23—24 тән артык биреп булмый. Ә инде каралып, ярылып беткән йөзенә, күз төбендәге, маңгаендагы, авыз кырыйларындагы нечкә җыерчыкларына, уйчан, арган кара күзләренә текәлеп карасаң, тагы бер унны өстәргә була. Ул тирә-яктагы нәрсәләргә тыныч кына карап бара. Җимерелеп беткән сугыш коралларының анда-санда күгәреп яткан кыйпылчыкларына да, янган авылларның җансыз урамнарына да, хәтта совет самолетларының бер читтә өелеп яткан алюмин кисәкләренә: янып, имгәнеп беткән моторына, кызыл йолдызлы, ак номерлы койрык очына да исе китми. Яшь егетне кызарырга һәм калтыранырга мәҗбүр иткән бу нәрсәләргә ул тыныч кына карап бара. Офицер газета бәйләмнәреннән уңайлы коесло ясап утырган, авыр кара агачтан эшләнгән алтын язулы сәер таягына ияген куйган да йокымсырап бара. Бара-бара да күзләрен ачып җибәрә, шатланып якягына каранып ала һәм эссе, бөркү һаваны комсызланып, бөтен күкрәге белән, суларга тотына иде. Ләкин бик еракта, юлдан читтә әрсез үскән кара кура диңгезе өстендә кеч- кенә-кечкенә ике нокта күргәч, җентекләп караганнан соң бу нокталарның берсен-берсе куган шикелле ашыкмыйча гына очып килгән самолетлар икәнен белгәч, кинәт җанланып китте. Күзләре очкынландылар, борын яфраклары киңәеп киттеләр. Өлкән лейтенант күзләрен шул күренер-күренмәс нокталардан алмыйча, кабина түбәсенә дөбердәтергә ТОТЫНДЫ: — һава! Борыл! Ул сикереп торды, тәҗрибәле күзләре белән тирә-якны карап алды, аннан шоферга тар гына елганың алтын төсле сары чәчәк һәм кытыршы үги ана яфрагы белән Борис Полевой 56 томаланган кызыл балчыклы ярын күрсәтте. Яшь егет санга алмыйча гына елмаеп куйды. Самолетлар, беркемгә дә зыян итмичә, бик еракта мәтәлешәләр, моңсу, буш кыр буенча, бик озын койрык шикелле тузан күтәреп йөгерүче ялгыз йөк машинасында аларның һичбер төрле эшләре юк шикелле. Ләкин егет каршы килергә өлгерми калды, шофер машинаны юлдан читкә борды, машина әрҗәсен шалтыраташалты- рата тиз генә ярга таба йөгерде. Өлкән лейтенант машина туктауга әрҗәдән сикереп төште дә чирәмгә чүгәләде һәм бик җентекләп юлны күзәтергә тотынды. Яшь егет өлкән иптәшенә көлеп карап: — Я, нәрсә инде сез... — дип ризасызлык күрсәтергә тотынды. Шул чакта өлкән лейтенант чирәмгә капланды һәм ачуланып кычкырып җибәрде: — Ят! Озак та үтмәде, самолет моторларының улаулары ишетелде, һәм хәрби кешеләрнең нәкъ баш очларыннан һаваны дер селкетеп, сәер дөбердәп, зур-зур ике күләгә узып китте. Яшь егеткә алар артык куркыныч булып күренмәделәр: гади самолетлар, үзебезнекеләрдер әле. Ул якягына каранып алды һәм юл буенда авып яткан, частьлары әллә кайчан таланып беткән йөк машинасының төтенләп яна башлаганын күрде. Шофер әле генә снаряд тишкән машинаны, аның инде дөрләп яна башлаган стенасын карый-карый елмаеп куйды: — Кара син алариы, яндыра торган күчтәнәчләр алып килгәннәр, машиналар эзләргә чыкканнар. Өлкән лейтенант чирәм өстсиә уңайлабрак ятты да тыныч кына итеп әйтеп куйды: — Аучылар. Туктап торырга туры килер, алар хәзер тагы килеп җитәләр. Юлны күзәтергә чыкканнар. Син дускай, машинаны ераграк илтеп куй әле. Әнә теге каен төбенә илтсән дә ярый. Ул бу сүзләрне шундый тыныч; шундый ышанычлы итеп әйтте, гүя немец очучылары аңарга әле генә үзләренең планнарын хәбәр итеп киттеләр. Машинаны бер кыз — хәрби хат ташучы озата килә иде. Кыз, бөтерелә-бөтерелә ашыгып* йөзгән җәйге ак болытларга елмаеп карап-карап алды. Ләкин анынянып торган иреннәре аптыраганнан гына шулай елмайдылар, күзләре исә аның курыкканлыгын сөйләп торалар иде. Өлкән сержант, нәкъ шуңар күрә, үзе бик нык каушаган булуга карамастан, саксыз гына әйтеп куйды: — Бара торсак яхшырак булыр иде, нигә биредә вакыт әрәм итәргә? Асылынып үлү язылган икән, суга батмассың. Чирәм чәйнәп тыныч кына яткан өлкән лейтенант усал кара күзләре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды: — Менә нәрсә, дустым, бу юләр мәкалеңне, соң булмас борын оныт. Аннан соң, иптәш өлкән сержант, фронтта һәркем үзеннән өлкән кешенең сүзен тыңларга тиеш. с. ә • № ю ләре белән селтәнеп, пычак кадарга уйладылар. Ләкин немец дошманы юри генә йоклаган булып ятты. Ул һөҗүм итүченең пычаклы кулын тотып алды, һәм баһадирның корыч бармаклары белән кысылган пычаклы кул шытырдап китте. Безнең берничә дистә километр җирне гөрселдәтеп торган артиллерия давылы туктарга өлгермәде, үз тупларыннан колаклары тонган, үз дарыларыннан күзләре томаланган немецларның өсләренә безнең снарядлар төшеп ярыла башладылар. Совет туплары белеп аттылар. Немецлар шикелле бөтен мәйданга түгел, тупларына, һөҗүмгә ташлану өчен әзерләнеп торган танкларына, 'җәяүле гаскәрләренә төзәп аттылар, күперләренә корал тутырылган базларына, блиндажларына, командный пунктларына төзәп аттылар. Немецларның артиллерия хәзерлекләре көчле ут дуэленә әйләнде. Бу дуэльдә һәр ике яктан һәртөрле калибрлы берничә ун мең туп катнашты. Капитан Чеслов очучылары аэродромга килеп төшкән чакта аяк асларындагы җир дерелдәп тора иде, ә шартлаулар шул кадәр еш, алар барысы бергә кушылып бетәләр һәм тимер күпер өстеннән узып барган чиксез зур поезд тавышына ошыйлар иде: гүя поезд дөбершатыр килеп күпер буенча чаба, ләкин һаман да чыгып бетә алмый төсле иде. Бөтерелеп торган куе төтен бөтен офыкны каплап алган. Аэродром өстеннән әле казлар шикелле бер-бер артлы тезелешеп, әле торналар шикелле тезелешеп, әле саф-саф булып бомбардировщиклар узалар, һәм алар ташлаган бомбаларның шартлаулары атышларның тигез гөрселдәве арасында үзләренең тонык тавышлары белән аерылып торалар. Очучыларга икенче номер әзерлектә торырга куштылар. Бу — очучылар үз самолетларының кабиналарыннан чыкмаска, беренче ракета атылу белән һавага күтәрелергә тиешләр дигән сүз иде. Самолетларны кечкенә каен урманының кы- Борис Полевой 66 рыена чыгарып ботаклар белән маскировкаладылар. Урамнан сал- кынча дымлы һава һәм тәмле гөмбә исе килеп торды. Атыш аркасында безелдәүләре ишетелмәгән озын борыннар очучыларның битләренә, муеннарына, кулларына зәһәр һөҗүм иттеләр. Мересьев шлемын салды да, озынборыннарны ялкау гына куа-к\а иртәнге урманның куе хуш исен иснәп, уйланып утырды. Күрше капонирда Петров самолеты тора, Петров сугыш бгрган якка карау яки бомбардировщикларны күреп калу өчен әледән-әле сикереп тора, хәтта утыргычына менеп баса иде. Аның гомерендә берекче тапкыр чын дошман белән очрашу өчен тизрәк һавага атылып менәсе килә. Үрмәкүч авыдай челтәрләнеп атылган пуляларын, сугышырга өйрәнгәндәгечә, пикировщиклары киләләр иде. Аларның шассилары алынмый торган булып, очкан чакта самолетларның корсакларында асылынып торалар иде. Тәгәрмәчләреңә озынча калып киертелгән, һәм алар самолетларның корсак асларында чабаталы аякларга ошап торалар иде. Шуңа күрә дә аларны һәрбер фронтта очучылар «чгбаталылар» дип йөриләр иде. БУ пикировщиклар турында сугыш башында бөтен дөнья матбугаты шаулады. Алар турында коточкыч нәрсәләр язылды. Чыннан да, Польша, Франция, Голландия, Дания, Бельгия һәм Югославия өстендә сугышканда, алар үзләренә юлбасарлык даны казанып өлгерделәр. Ләкин Советлар Союзы өстендә оча башлагач, бу яңа немец машиналары бик тиз искереп калдылар. Совет очучылары күп санлы сугышларда аларның йомшак якларын капшап таптылар, һәм совет очучылары арасында «чабаталыэ ларга әллә нинди зур җәнлек итеп карамадылар. Совет очучылары аларга сунарчыдан зур осталык таләп итмн торган куян яки кэртлск итеп кенә карадылар. Капитан Чеслов үзенең эскадрильясын туп-туры дошманга каршы алып бармады. Ул аны кояш астына алып керде. Кояшның күзне чагылдыра торган нурларында югалып, дошманга күренмичә генә янына ук килеп җитәргә дә, өстенә кинәт кенә ташланырга уйлады. Мересьев капитанчың бу хәйләсенә бик тиз төшзн- де һәм елмаеп куйды: мондый катлаулы маневрлар ясап тору —«чабаталыларга» артык зур хөрмәт күрсәтү булмыймы икән? Хәер, саклануның зыяны юк. Мересьев тагын артына әйләнеп карады. Петров арт. тан килә иде. Ак болыт җирлегендә ул Мересьсвка бик ачык күренде. Бу вакытта дошман пикировщиклары Мерссьевлардан уң якта иде. Немецлар матур гына итеп очып Чын кеше 71 киләләр, әйтерсең аларны күзгә күренми торган җепкә тезгәннәр, сафлары шундый тигез һәм төз иде. Кояш нурларында йөзгән самолетларның канатлары КУЗНӨ чагылдырырлык итеп ялтырыйлар иде. Менә Мересьевның колагына командир командасының кайбер сүзләре килеп керде: — ... Каплан — өч. Атака!.. Чсслов һәм аның иптәше, боз тавыннан бик каты шуып төшкән шикелле итеп, өстән, уң яктан дошманның флангысына ташландылар. Чесловларның яктырткыч пулялары иң якындагы «чабаталыга» сибелделәр. «Чабаталы» кинәт мәтәлеп төшеп китте. Чеслов, аның иптәше һәм алар звеносындагы өченче очучы буш калган урыннан немецлар арасыннан үтеп киттеләр һәм немецлап сафы артында күздән югалдылар. Чесловлар үтүгә немецларның сасһы яңадан КУШЫЛДЫ һәм .«чабаталылар» төз, тигез очып баруларын дәвам иттеләр. Мересьев узенең позывноен әйтте дә. «атакага!» дип кычкырырга теләде. ләкин артык ашкыну аркасында 6v сүзне әйтә алмалы,, аның авызыннан бары «а-а-а!» дигән тавыш кына чыкты. Ул инпе матур очып бапган дошман сайларыннан башка бернппсә дә КУРМИЧӘ, аска ташланды. Ул УЗСНӘ Чеслов бәреп төшергән «чабаталы» урынына кео- гәч немецны сайлады. Алексейның колагы шаулалы. йөпәге бугазыннан атылып чыгарга җитеп типте. Ул «чабаталыны» прицел тәресенә алды да, баш бармакларын гашеткаларла тоткан хәлдә, аның өстенә ташланпы. Алексей яныннан йөнтәс соры баулар СУЗЫЛЫП узып киткән шикелле 6УЛПЫ. Әһә! Аталар. Тидерә алмадылар. Тагы аттылар, 6v юлы якынпак. Исән. Ә П^тпов? УЛ да исән. Петров сул якта. Борылды. Молодец, малай! Прицел тәресендә «чабаталының» соры борты хәзер зурая төште. Алексейның бармаклары салкын алюмин гашетканы тоеп торалар. Тагы аз гына... Алексей машинага җаны-тәне белән кушылып беткәнен менә кайчан сизде. Хәзер мотор, аның күкрәгендә дөпелди төсле иде. Алексей самолетының канатларын, койрыгын бөтен җаны-тәне белән сизде. Хәтта хәрәкәтсез каеш аякларына да җан кергән төсле булып китте. Котырынган тизлек белән дошман өстенә очып барган Алексейга машина белән кушылырга комачауламадылар алар. Төз, шома «немец» гәүдәсе ычкынган иде, яңадан прицел тәресенә килеп эләкте. Мересьев туп-ту- ры аның өстенә ыргылган хәлдә гашеткасын кысты. Ул ату тавышын ишетмәде, хәтта пуляларның утлы эзләрен дә күрмәде, ә шулай да тидергәнен белде, һәм бер дә туктап тормыйча дошман өстенә ыргылуың дәвам итте. Аңарга барып бәрелмәячәген, үзе барып җиткәнче, немецның мәтәлеп китәчәген белеп торды ул. Прицелдан күзен алуга, Алексей тагын бер самолетның мә? тәлеп төшеп барганын күрде. Тегесенә төзәнгән пулялар тиде микәнни? Юк. Бу Петров эше. Ул уңга аткан иде. Бу аның эше. Молодец егет! Алексей яшь дустының уңышын күреп, үз уңышына сөенгәннән дә күбрәк сөенде. Икенче звено немецлар сафы арасында хасил булган ярыкка кереп китте. Ә анда инде чуалыш башланган иде. Немецларның икенче төркем дәгеләре ахрысы тәҗрибәсезрәк булып чыктылар, алар сафларын ташлап як-якка сибелделәр. Чеслов звеносындагы самолетлар таркалган «чабаталы ~ар» арасында һаваны тазартып һәм немецларның бомбаларын үз окопларына ташларга мәҗбүр итеп очтылар. Чеслов- ның нык уйлап төзелгән планы да немецларны үз ныгытмаларын бомбага тотарга мәҗбүр итүдән гыйбарәт иде. Ләкин немецларның беренче шеренгаларының сафлары яңадан кушылды. «Чабаталылар» безнең танклар үтеп кергән җиргә омтылуларын дәвам иттеләр. Өченче звеноның һөҗүме уңышлы булмады. Немецлар бер машиналарын да Борпс Полевой 72 югалтмадылар, ә безнең бер истребительне бәреп төшерделәр. Танклар атакасы җәелгән урын якын иде. Якадан югары күтәрелеп торырга вакыт булмады. Чсслов астан гына һөҗүм итәргә тәвәккәлләде. Мересьев аның бу тәвәккәллеген күңеленнән хуплады. Аның үзенең дә «Ла5» нең вертикаль маневр вакытында күренә торган искиткеч яхшы сыйфатларыннан файдаланып, дошманның корсагына «төртәсе» килде. Беренче звено инде өскә ыргылды, аның пулялары, фонтаннан сибелгән үткен тамчылар шикелле якты эз калдырып, һавага очтылар. Ике немец шунда ук сафтан чыкты. Аларның берсен ахрысы пулялар кисеп үттеләр, кинәт урталай сынды. Аның койрыгы мәтәлеп төшеп барганда, Мересьев самолетының моторына бәрелә язып калды. Мересьев Петров самолетына тиз генә күзен төшереп алды да: — Калма! — дип кычкырды, һәм тотканы үзенә таба тартты. Җир йөз түбән килде. Алексейны ниндидер көч утыргычына этте һәм бик каты итеп кысты. Ул авызында, иреннәрендә кан тәме сизде. Күз алдында кызыл җәймә җемелдәп китте. Самолет бөтенләй диярлек туры басып югары ыргылды. Утыргычның арка терәгендә яткан хәлдә, Алексей прицел тәресендә «чабатачының» таплы корсагын, юан тәгәрмәчләренә киертелгән мәзәк «чабаталарын», хәтта «чабаталарына» ябышкан аэродром балчыгын да күреп калды. Ул гашеткаларының икесен берьюлы кысты. Пулялар «чабаталының» кай җиренә барып тиде: бензин багынамы, моторынамы, бомба савытынамы, — Алексей төшенмәде, ләкин немец шартлау болыты эчендә кинәг күздән югалды. Шартлау дулкыны Мересьев самолетын бер якка алып атты. Самолет ут йомрысы яныннан узып китте. Алексей самолетын яссы очуга күчерде дә кук йөзен күзәтте. Петров артта, ун якта иксез-чиксез зәңгәр күктәге сабын күбегенә ошаган болытлар өстендә оча. Тирә- якта бушлык. Бары офыкта, ерак ак болытлар җирлегендә кара сызыклар шикелле кечкенә генә> булып «чабаталылар» күренәләр. «Чабаталылар», төрле якка таралышып, болай таба киләләр. Алексей, сугыш аз дигәндә ярты сәгать баргандыр, бензин бетеп килә* торгандыр, дип уйлаган иде. Сәгатенә карагач, ул шаккатты: сугыш нибары өч минут ярым дәвам иткән икән. Ул уң якка чыгып үзе белән янәшә бара башлаган Петровка кычкырды: — Исәнме? — Төрле тавыш шау- шуы эчендә ул Петровның чиксез шатлыклы ерак тавышын ишетте. — Исән... Җир... Җирдә... Аста, казылып, җимерелеп беткән калку җирнең берничә урынын* да, сөремләнеп бензин яна. Аларның авыр төтеннәре җилсез һавага бага- на-багана булып күтәреләләр. Ләкии Алексей бу, янып бетеп килә торган- дошман самолетларының калдыкларына карап тормады. Ул инде бөтен кыр буенча киң җәелеп алга барган соры-яшел коңгызларга карады Алар, ике үзәнлек буйлап, дошман позицияләренә таба шуыштылар. Алдан барганнары индз траншейлар аша чыгып киттеләр. Коңгызлар көпшәләреннән кызыл ут төкерә-төкерә дошман ныгытмаларын узып киттеләр. Артларында немец туплары атып торса да, алар бер туктаусыз алга бардылар. Мересьев дошманның җимерелгәнпозицияләре эченә барып кергән- йөзләрчә коңгызларның нәрсә икәнен яхшы төшенде. Икенче көнне совет халкы, һәм азатлык сөюче барлык илләр газеталарда шатлыклы хәбәр укыдылар. Курск фронтының бер участогында, икс сәгатькә барган көчле артиллерия хәзерлегеннән соң, безнең армия немец оборонасын өзеп, бөтев көче белән шул өзелгән урынга бәреп керде һәм инде һөҗүмгә кучкәк- совет гаскәрләренә юлны чисттртты. Бу көнне капитан Чеслов эскадрильясындагы тугыз самолетның Чын кеше 73 икесе аэродромга кайтмады. Сугыш вакытында тугыз «чабаталы» бәреп төшерелде. Тугыз — ике. Суз самолетлар турында барганда бу бик яхшы хисап. Ләкин ике иптәшне югалту җиңү шатлыгына күләгә төшерде. Башка вакытта, мондый уңышлы сугыштан соң, очучылар кабиналарыннан сикерешеп төшәләр иде дә, бәрелеш вакытында булып үткән хәлләр турында дәртләнеп сөйләшәләр, шау-гөр киләләр, көлешәләр, кулларын бутыйлар иде. Бүген андый нәрсә булмады. Алар кабиналарыннан әкрен генә төштеләр дә, штаб начальнигы янына күңелсез генә килеп, сугышның нәтиҗәсе турында саран һәм кыска гына сөйләп бирделәр һәм, берберсенә күтәрелеп тә карамыйча, як-якка таралдылар. Алексей полкта яңа кеше иде. Хәзер һәлак булган очучыларны күргәне дә юк иде аның. Ләкин ул алар өчен башкалар шикелле үк кайгырды. Аның тормышында бөтен җаны, бөтен йөрәге белән омтылган вакыйга булып үтте, — аның алдагы бөтен гомерен хәл кылган, аны яңадан таза, тулы бәяле кешеләр сафына кайтарган вакыйга булды. Госпиталь койкасында ятканда, аннан соң йөрергә, биергә өйрәнгәндә, аяксыз килеш очучы булырга тырышып, күнегүләр ясап йөргәндә, бу көнге бәхет турында ул ничәме- ничә тапкыр хыялланды. Ә инде шул көн килеп җиткәч, ике немецны бәреп төшереп, истребительләр семьясына тулы хокуклы член булып кайткач, шатлана алмады. Ул да штаб начальнигы янына башка очучылар шикелле үк бик күңелсезләнеп килде, үзе бәреп төшергән немец машиналары турында әйтеп, нинди шартларда бәреп төшергәнен аныклады да, бүген һәлак булган ике иптәше турында уйлый- уйлый, ак каен ышыгына- барып ятты. Бары тик Петров кына шлемсыз килеш, .саргылт чәчләрен тузгытып аэродром буйлап арлы-бирле чабып йөрде. Очраган бер кешене кулыннан тотып туктатып үзенең маҗараларын сөйләде: — ....бер заман әйләнеп карасам, янәшә генә очалар, үрелсәң, кулың белән тотып алырлык. Тыңла әле син... Күрәм: өлкән лейтенант алдан килә торганына төзәде. Мин прицелга аның янындагысын алдым. Шалт! Ул Мересьев янына йөгереп килде дә, йомшак мүккә сузылып ятты, ләкин тыныч кына ята алмады, хәзер сикереп торды. — Ә сез бүген нинди виражлар ясадыгыз! Таң калырлык! Күз алдым караңгыланып китте... Сез беләсезме, мин бүген тегене ничек әйләндереп салдым? Тыңлап торыгыз әле сез... Сезнең арттан барадыр идем, карасам: янәшә генә килә, үрелсәң, кулың җитәрлек. Хәзер сезнең белән минем ара кадәр генә калгач... — Тукта әле картлач, — диде аны бүлеп Алексей һәм кесәләрен капшарга тотынды. — Хатлар, хатлар... Кайда куйдым соң мин аларны? Ул бүген алып, укырга өлгерми калган хатларын хәтерләде. Кесәләреннән тапмагач, аның тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ә капшана- капшана күкрәгендә, күлмәк эчендә конвертлар кыштырдап киткәч, җиңел сулап җибәрде. Оляның хатын алды да каен төбенә утырган килеш, чиксез шатланган дустының сүзләрен тыңлап та тормыйча, конверт читен сакланып кына ерта башлады. Шул чакта ракетница каты шапылдап куйды. Кызыл утлы елан аэродром өстенә очып менде дә, әйләнеп төшкәндә һавада әкрен эри торган соры эзен генә калдырып сүнеп китте. Очучылар сикерешеп тордылар. Алексей йөгереп барышлый конвертын куенына тыкты. Ул хатының бер юлын да укырга өлгермәде. Алексей хатны ачканда конверт эчендә кәгазьдән башка ниндидер бер каты әйбер барын сизде. . Ул таныш юл буенча звено башында очып барганда әледән-әле конвертка кулы белән кагылып куйды. Нәрсә икән соң аның эчендә? Танк армиясе дошман оборонасын өзгән көнне, Алексей хезмәт Борис П слепой итә торган авиаполк өчен кызу эш башланды. Дошман оборонась| өзелгән урында эскадрильялар бертуктаусыз алмашынып тордылар. Берсе сугыштан чыгып аэродромга төшүгә аның урынына икенчесе күтәрелде. Ә аэродромга төшкәннәр янына бензин машиналары ашыктылар. Бушаган бакларга бензин акты. Кызган моторлар өстендә җәйге җылы яңгыр яуган кыр өстендәге шикелле кызу томан тирбәлеп торды. Очучылар кабиналарыннан чыкмадылар. Аларга ашны да алюмин котелоклар б?лән шунда гына китереп бирделәр. Ләкин һичкем ашамады. Бу көнне баш икенче нәрсә белән мәшгуль булды. Аш тамактан үг- мәде. Капитан Чеслов самолетлары тагын бер тапкыр сугышып җиргә төштеләр һәм урман читенә кереп бензин ала башладылар. Мсресьев бу вакытта инде тәмам арган иде, ләкин ул бу турыда уйламады, түземсезләнеп күккә караган хәлдә дошман белән очрашу, үзен тагын бер тапкыр сынап карау турында уйлап утырды. Мересьев шат иде, ул бер туктаусыз елмайды, бензин салучыларга уен-көлке сүзләр кычкырды һәм куенында кыштырдаган конвертларны бер туктаусыз капшап куйды, ләкин аның бу хатларны мондый шартларда укыйсы килмәде. Очучыларны, бары армия һөҗүм итә торган районны кичке караңгылык каплап алгач кына, кайтарып җибәрделәр. Мересьев һәрвакыт йөри торган кыска урман сукмагы белән түгел, әйләнеч юлдан, чүп үлән баскан кыр аша кайтып китте. Аның тынып каласы, сугыш гөрселдәвеннән, шау-шудан, бүгенге чиксез озын көннең чуар тәәссөрә- теннән ял итәсе килде. Кич матур иде, хуш исле иде, ә тирә-як шундый тын, инде ерагайган атыш гөрселдәве — читләтеп узып барган яшенле яңгырның күк күкрәве шикелле генә булып ишетелә иде. Тыныч елларда бары ишек алларының тын почмакларында һәм кыр читендә өелеп яткан таш араларында, хуҗа күзе сирәк төшә торган урыннарда, нечкә сабакларын кыюсыз гына сузып үсеп утырган кызгылт, ямьсез чүп үләне» хәзер бөтен арыш кырында тоташ стена булып үсеп утыра. Бу әрсез, көчле чүп үләне күп буын хезмә? ияләренең маңгай тирләре белән сугарылган җирне каплап алган. Бары анда-санда гына коелган орлыктан үскән арышлар күренә. Ләкин аларныи да башаклары ябык, камышлары бик зәгыйфь, чүп чүлән арасында бөтенләй күмелеп калганнар. Оятсыз чүп үләне җирнен бөтен дымын суырып, кояшның бӨ: тен нурларын үзенә ала, ул арышны ашсыз, яктысыз калдыра, һәм башаклар үсеп җиткәнче үк, орлыклары тулганчы VK, корып бетәләр. Мересьев уйларга тотынды: немецлар да безнең кырга әнә шулай тамыр жәяргә теләделәр, оятсыз авызлары белән безнең байлыкны ашап үсәргә, безнең канны эчеп симерергә теләделәр: Кояш нурларын томаларга, эш сөюче бөек халыкны басуыннан, түтәленнән кысрыклап, бөтен нәрсәсеннән мәхрүм итәргә уйладылар. Гөрләп, матур булып үсәчәк башакларны ЧУП үләне баскан шикелле, халкыбызны басып китәргә уйладылар. Алексей малайларча кызып китеп, үзенең таягы белән чүп үләннәренең авыр орлыклы кызгылт башларына сугарга тотынды һәм аларның күп-күп булып* җиргә егылганнарын куреп сөенде. Ул арды, аның битеннән шабырдап тир акты, ә шулай да арышны басып киткән чүп үләнне кыйнавыннан туктамады. Бөтенләй көтмәгәндә юлда, Алексей артында «Виллис» тавышы ишетелде. Машина тәгәрмәчләрен ысыл- датып туктап калды. Мересьев машинада килүченең полк командиры икәнен, борылып карамыйча да, белде. Аның алдында үзенең малайларча шаярып йөрүеннән ул колакларына кадбр кызарды. Ләкин ул машина килгәнне сизмәмешкә салышты. Чүп үләнне кыйнавыннан туктап, таягы белән җир казыган булып маташты. — Турыйбызмы? Яхшы эш. Мив Чын кеше 75 сезне эзләп бөтен аэродромны әйләнеп чыктым: кайда безнең герой, кая киткән ул? дим. Ә ул әнә,' рәхим итегез: чүп үләннәре белән сугышып йөри. Полковник «виллисыннан» сикереп төште. Ул үзенең полкын читен заиятисләргә үзе алып чыгарга, ә кичләрен майга буялып беткән моторлар янында, техниклар арасында кайнашырга яраткан шикелле, буш вакытларында машинасы белән маташырга да ярата һәм аны бик оста итеп йөртә белә иде. Ул гадәттә зәңгәр комбинезон киеп йөри һәм аны, майга буялып беткән механиклар токымыннан, бары ябык йөзендәге көчле ихтыярын белдергән җыерчыкларына һәм яңа, купшы фуражкасына карап кына аерып була иде. ■ Ул әле һаман да каушый-каушый таягы белән җир казып торган Ме- ресьевның иңбашыннан тотып алды. — Я, бер карыйм әле үзегезгә. Шайтан белсен, карап торырга искитәрлек бернәрсәгез дә юк. Хәзер инде әйтергә ярый: сез килгән вакытта мин, сезнең турыда армиядә йөргән сүзләргә ышанмаган идем. Сугышка чыдарсыз дип ышанмаган идем... Менә ул, анабыз Россия! Тәбрик итәм. Тәбрик итәм һәм баш иям. Сез «Сукыр тычкан шә’.әрчегенәме?» Утырыгыз, илтеп куям. «Виллис»* кузгалып китте һәм, бөтен кызулыгы белән барган килеш, ■борылышларда искиткеч виражлар ясыйясый, кыр юлы буйлап алга очты. Полк командиры, машинаны .ике урман арасындагы юлсыз җирдән һәм очучылар тарафыннан «Сукыр тычкан шәһәрчеге» дип аталган землянкалар арасыннан бик оста итеп алып бара-бара, сорап куйды: — Бәлки сезгә берәр нәрсә кирәктер? Бәлки сез берәр кыенлык күрә торгансыздыр? Сорагыз, тартынып тормагыз. Сезнең хакыгыз бар. — Бернәрсә дә кирәкми, иптәш полковник. Мин башкалар шикелле үк кеше. Минем аяксыз икәнемне онытсагыз яхшырак булыр иде. — Анысы да дөрес. Кайсысы сезнеке? Бусымы? Полковник машинасын землянка янына ук китереп туктатты. Мере- сьев төшүгә «Виллис» ак каен һәм имәннәр арасыннан борыла-сырыла узып китеп күздән дә югалды. Аның ботакларны шытырдаташытырдата әче кычкырып баруы гына ишетелеп калды. Алексей землянкага кермәде. Ул каен төбендәге гөмбә исе килеп торган дымлы мүккә ятты да конверт эченнән әкрен генә Оляның хатын чыгарды. Хатны алганда конгерттан ниндидер фото рәсем ияреп чыкты һәм мүккә шуып төште. Алексей аны тиз генә кулына алды. Аның йөрәге еш-еш тибәргә тотынды. Фото карточкадан таныш, шул ук вакытта танып булмаслык бер яңа йөз карап тора иде. Оля хәрби кием киеп төшкән. Гимнастерка, каеш, «Кызыл йолдыз» ордены, хәтта гвардия значёгы— болар барысы да аңар-’ га бик килешеп торалар. Ул офицер киеме кигән ябык кына матур малайга ошаган. Ләкин бу малайның йөзе бик талчыккан, һәм зур; түгәрәк, ялкынлы күзләре олыларча, йөрәккә үтеп керә торган итеп карыйлар иде. Алексей бу күзләргә озак карап торды. Аның йөрәге кичләрен ерактан ишетелгән матур җырны тыңлагандагы шикелле татлы сагыш белән тулды. Ул кесәсеннән Оляның элеккеге фоторәсемен алды. Бусында ул өстенә чуар күлмәк киеп, җәйге болындагы ак йолдыз-ро- машкалар арасына утырып төшкән иде. Шунысы сәер: беркайчан да күргәне булмаган гимнастеркалы, талчыккан күзле кыз аңарга таныш кызыннан якынрак һәм кадерлерәк булып тоелды. Карточканың артына «Онытма» дип язылган иде. Хат кыска һәм шатлыклы иде. Кыз хәзер сапер взводы белән командалык итә икән. Ләкин хәзер аның взводы сугышта түгел, ә тыныч эштә икән. Сталинградны төзәтәләр икән алар хәзер. Оля бу хатында үзе турында бик аз әйткән, ләкин бөек шәһәр турында аның хәрабәләренә җан керә башлау турында бик мавыгып язган идеИлнең һәр ягыннан җыйналган кыз Борис Полевой 7G ларның һәм яшүсмерләрнең подвалларда, сугыштан калган дотларда, блиндажларда, бункерларда, тимер юл вагоннарында, фанер баракларда, землянкаларда яшәп, шәһәрне төзүләре турында бик. мавыгып сөйләгән иде. Шәһәрне төзешүче һәрбер кешегә, әгәр ул әйбәт кенә эшләп барса, соңыннан Сталинградта аңа квартира бирәчәкләр дип сөйлиләр. Әгәр шулай була калса, Алексей белеп торсын, сугыштан кайткач, аның ял итәр җире булачак. Караңгы тиз төште. Алексей хатның соңгы юлларын кесә фонаре яктысында укыды. Хатны укып бетергәч, ул фонарь яктысын яңадан фоторәсемгә төшерде. Малай-сол- датның күзләре җитди һәм намуслы карап торалар иде. Әй сөеклем, сөеклем, сиңа ансат түгел... Сугыш җиле сиңа да кагылды, ләкин синең иркеңне сындыра алмады ул! Көтәсеңме? Көт, көт! Яратасыңмы? Ярат, җаным, ярат! һәм Алексей, Олядан, Сталинград сугышчысыннан, ел ярым буена үзенең бәхетсез- леген яшереп йөрүенә, оялып китте. Ул хәзер үк землянкага төшәргә дә Оляга барысын да ачыктан-ачык, чын күңеленнән язып җибәрергә теләде — үзе хәл итсен — һәм никадәр тиз хәл итсә, шул кадәр яхшы. Барысы да ачыклангач, икебезгә дә җиңелрәк булыр. Бүгенге эшләрдән соң ул Оля белән, аңарга тиң кеше булып, сөйләшә алды. Ул оча, алай гына да түгел, сугыша да. Теләге җимерелсә дә, сугышта башкаларга тиңләшсә дә, Оляга язып җибәрергә үзенә үзе сүз биргән иде ул. Менә ул хәзер башкаларга тиңләшүгә ирешә алды. Аның ике самолет бәреп төшергәнен барысы да күреп торды. Дежурный бу турыда сугышчан журналга язып куйды. Бу турыда дивизиягә, армиягә, Москвага хәбәр иттеләр. Болар барысы да шулай, вәгъдә үтәлде, язарга да ярый. Әмма ләкин яхшылап тикшереп карасаң, «чаба- талы»ны истребитель өчен чын дошман дип әйтеп буламы соң? Яхшы аучы үзенең аучылык белемен күрсәтү өчен, әйтик, куян атуын дәлил итеп сөйләмәс бит. Урманда җылы дымсу төн куера төште. Сугыш гөрселдәве көньякка таба күчкәч, ерактагы янгын шәүләләре .агач тармаклары арасынна» күренер-күренмәс булгач, җәйге хуш исле яшел урманның төнге шау- шулары ачык булып ишетелде. Коңгызларның урман кырыенда ярсып, хәлдән таеп безелдәүләре дә, якындагы баткаклыкта йөзләрчә бакаларның бакылдаулары да, әче тавыш белән тартай кычкыруы да һәм менә бу дымсу ярым караңгылык эчендә бөтен тавышларны басып, дөнья яңгыратып сандугачлар сайравы да — барысы да ачык булып ишетелде. Алексей әле һаман да каен төбендә, инде хәзер юешләнеп беткәк мүк өстендә утыра бирде. Аныа аяклары тирәсендә айның ак таплары һәм яфракларның кара күләгәләре селкенеп тордылар. Ул кесәсеннән Оля рәсемен тагын алды, аны ай яктысы төшкән тезләренә куйды да, уйга чумып, озак карап торды. Баш өстендә, куе зәңгәр кук йөзендә, көньякка таба бербер артлы төнге бомбардировщиклар очтылар. Аларның моторлары калын тавыш белән уладылар. Ләкин ай яктысына коенган, сандугачлар җыры белән тулган урманда бу тавыш май коңгызларының тыныч гөжелдәүләре булып кына ишетелде. Алексей тирән сулап куйды, фото рәсемен гимнастерка кесәсенә салды да, төннең сокландыргыч сихря яме белән ләззәтләнүдән туктап, сикереп торды, һәм корып ауган ботакларны чытырдатачытырдага үзенең землянкасына керде. Землянкада инде аның дусты, тар солдат койкасына баһадирларча сузылып яткан да, каты гырылдап, рәхәтләнеп йоклый иде. 5 Очучыларны таң атканчы ук уяттылар. Армия штабы, кичә дошмай оборонасы өзелгән районда, немецларның бик зур һава берләшмәләре Чыи кеше 77 узып китү турында мәгълүматлар алды. Агентура хәбәрләре белән тәсдикъ ителгән бу мәгълүматлар шундый нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирде: немец командованиесе, безнең танкларның Курск дугасы төбендә оборонаны өзүләренең куркынычын аңлап, бирегә Германиянең иң яхшы очучыларыннан торган «Рихтгофен» исемле һава дивизиясен китерткән. Бу дивизия соңгы мәртәбә Сталинград янында тар-мар ителгән һәм, кайдадыр, тирән немец тылында; яңадан төзелгән иде. Немецларның күп икәнен, «Фоккевульф» дигән яңа чыккан самолетларда очуларын, очучыларның да бик тәҗрибәле икәнлекләрен Ме- ресьевлар полкына алдан әйтеп куйдылар. Дошман оборонасын өзгән танклар артыннан төнлә юлга чыккан икенче эшелоннарны каплап бару өчен әзер торырга приказ бирелде. «Рихтгофен!» — Герман Герпнгның аеруча химаясе астындагы дивизиянең исеме. Ул безнең тәҗрибәле очучыларга яхшы таныш иде. Немец- .лар бу дивизияне үзләренә кыен туры килгән һәрбер участокка китереп тыгалар иде. Андагы очучыларның бер өлеше Испания өстендә сугышкан пиратлардан тора, бик оста сугыша һәм иң куркынычлы дошман булып дан казанган иде. — Ниндидер «Рихтгофеннар» очып килгәннәр, ди. Эх, очрашасы иде үзләре белән. Күрсәтер идек соң ул «Рихтгофеннарга»! — диде Петров. Бу вакытта ул ашханәдә үзенең иртәнге ашын сыптыра һәм ачык тәрәзә төбендә кыр чәчәкләреннән букет ясап, снаряд стаканнарына тутырып торган официантка Раяга карап-карап ала иде. «Рихтгофеннар» турындагы бу сүзләр, әлбәттә, кофе эчеп утырган Алексейдан бигрәк, чәчәкләр белән маташкан арада астан гына Петровка карап-карап алган официанткага юнәлтелделәр. Мересьев официантка белән Петровны көлемсерәп күзәтеп торды, ә сүз эш турында барганда ул шаярып сөйләүне һәм буш сүзләрне яратмый иде. — «Рихтгофенны» ниндидер дпмә син. «Рихтгофен» — бүген чүп үләнгә егылып төшеп янасың килмәсә, күзеңне ачып йөр дигән сүз ул; колагыңны салындырма, элемтәне җуйма. «Рихтгофен» — ул, туганкай, шундый ерткыч, син авызыңны ачарга өлгергәнче, ул сине тешләре белән кимерә башлый... Таң атуга беренче эскадрилья һавага күтәрелде. Аңарга полковник үз.е командалык итте. Бу эскадрилья һавада хәрәкәт иткән арада, унике истребительдән торган икенче группа очарга әзерләнә торды. Аны полкта командирдан кала иң оста очучы Советлар Союзы Герое гвардия майоры Федотов, алып барырга тиеш булды. Самолетлар хәзерләнеп бетте, очучылар кабиналарына кереп утырдылар. Мотор кече газда акрын гына эшли башлады. Яшенпе яңгыр алдыннан сусаган җиргә беренче эре авыр тамчылар шыбырдый башлаганда җирне себереп, агачларны селкеп көчле җил исә. Хәзер дә ^моторлар эшләүдән шундый җил купты. Алексей кабинада утырган килеш, беренче группадагы самолетларны, күктән шуган шикелле, текә очып төшкәннәрен күзәтеп торды. Ул аларны ихтыярсыз, үзе дә теләмәстән, саный барды. Ә төшүче ике самолет арасында вакыт күбрәк үтә башлагач, борчылырга тотынды. Ләкин соңгы машиналар төшкәч, Алексейның йөрәге тынычланып китте. Барысы да исән! Иң соңыннан төшкән самолет бер якка китәргә өлгермәде, майор Федотовның самолеты урыныннан кузгалды. Аның артыннан истребительләр пар-пар булып һавага күтәрелә башладылар. Д1енә инде алар урман өстендә сафка тезелештеләр. Федотов канатларын як-якка янтайткалап торды да китеп барды. Аның артыннан башка самолетлар Да кичә дошман оборонасы өзелгән Җиргә таба очтылар. Алар бу юлы җирдәге әйберләр уенчык булып күренә торган зур биеклектә Борне Полевод 78 түгел, бәлки түбәннән очтылар. Кичә, өстән караганда Алексейга ниндидер уен урыны булып күренгән җ::рләр" бүген иксезчиксез зур сугыш кыры булып җәелеп ята иде. Снарядлар, бомбалар белән казылып беткән окоплар һәм траншеяләр белән челтәрләнгән кыр, болыннар, урман аралары күз иярмәс тизлек белән артка йөгерделәр. Кыр буенча сибелгән үлекләр, тупчылары ташлап качкан ялгыз туплар, батареяләр, җимертелгән танклар күренеп калдылар. Артиллерия дошман колонналарын тупка тоткан җирләрдә нәрсә икәнлекләрен дә белеп булмаслык хәлгә килгән тимер һәм агач өемнәре ята. Зур, ләкин артиллерия уты тарафыннан тәмам кыркылып беткән урман күренеп калды. Өстән караганда ул бик зур көтү таптап бетергән кырга ошый иде. Бу нәрсәләр барысы да кинематография лентасы тизлеге белән артка йөгерделәр һәм бу лентаның азагы юк төсле булып тоелды. һәрнәрсә биредә дошманның нык каршы торганлыгын, канның бик күп коелганлыгын, югалтуларның зур булганлыгын һәм биредәге җиңүнең бөеклеген әйтеп тора иде. Танкларның чылбыр тәгәрмәчләре җир өстен аркылыга да буйга да үткәннәр. Эзләр бик күп, алар офыкка кадәр сузылалар, әйтерсең, көньякка таба кырлар аркылы, юл эзләп-нитеп тормыйча ерткыч хайваннар көтүе үткән. Ә үтеп киткән танклар артыннан, юллар буйлап, моторлаштырылган артиллерия колонна тары, бензин цистерналары, ремонт мастерскойларының тракторларга тагылган зур-зур фургоннары, киндер кормалы йөк машиналары баралар. Аларныч артларында, тонык зәнгәр койрык булып, тузан күтәрелә, һавадан карагайда алар барысы да бик акрын барган шикелле булып күренәләр, ә истребительләр бик югары күтәрелгәч, җирдәге колонналар үзләренең язгы сукмаклары буйлап үрмәләгән кырмыскаларны хәтерләтәләр. Истребительләр, җилсез һавага биек күтәрелгән тузан эченнән үтеп, колонналар буйлап алга очтылар. Колонналар алдында «вил- лислар» бара иде. Анда, мөгаен, танк начальствосы утыргандыр. Колонналар өстендәге күк йөзендә ул- бу очрамады. Ә кайдадыр бик еракта, офыкның томанланып торган читендә сугыш төтеннәре кү- ренгәли башлады. Истребительләр кире борылдылар һәм зәңгәр күктә борыла-сарыла артка таба очтылар. Шул чакта Алексей офык читендә башта бер, аннары бик күп сызыкчалар күрде. Немецлар! Алар да җиргә якын гына очалар, һәм чүп үләне баскан кызгылт кыр өстендәге ерактан күренгән тузанга таба киләләр иде. Алексей абайламастан артына борылып карады. Петров арттан килә һәм ике арада дистанция бик аз гына иде. Алексей колагын киеренкеләндереп тыңларга тотынды һәм кайдандыр ерактан шундый тавыш ишетелде: — Л4ин — Акчарлак — ике, Федотов. Мин — Акчарлак — ике, Федотов. Игътибар! Минем арттан! Очучыларның нервлары һавада чакта ахыр чиккә җитеп киеренкеләнә, һәм анда дисциплина шундый- була: кайчакта очучы үзенең командирының ниятен, хәтта аның приказын тыңлап бетергәнче үк, аңлап алып, аны үтәргә керешә. Хәзер дә шулай булды: шау-шу һәм сызгырулар аша, кайдандыр, ерактан, яна команданың сүзләре ишетелгәнче үк, бөтен группа парпар булып, ләкин береккән сафны бозмыйча, борылып немецларга каршы китте. Бөтен нәрсә — күзләр, колаклар, уйлар киеренкеләнде. Алексей хәзер үзенең алдында бик тиз зурая барган, ят самолетлардан башка нәрсә күрмәде, приказ көткән колаклары шлемындагы радио колакчаларында шау-шу һәм шытырдаудан башка һичнәрсә ишетмәде. Приказ урынына ул кинәт ят телдә әйтелгән сүзләрне ишетте. Кемдер, немецларның җирдәге күзәтүчеләре булса кирәк, үз самолетларын куркыныч турында кисәтәкисәтә борчылып кычкырды: Чын кеше 79 — Ахтунг! Ахтунг... «Ла-фюнф». Ахтунг!.. Немецларның атаклы авиадивизиясе, үзенең гадәте буенча, сугыш кырын күзәтүчеләр һәм төзәүчеләр белән тутырган иде. Ул аларны, радиотапшыргычлар белән коралландырып, һава сугышы булуы мөмкин булган җирләргә төнлә парашют белән төшергән иде. Озак та үтмәде, беренчесе шикелле үк ачык булмаган, карлыккан усал тавыш ишетелде: — О, доннер-веттер! Линкс «Лафюнф»! Линкс «Ла-фюнф»!.. Бу тавышта ачу гына түгел, начар яшерелгән курку да сизел_п тора иде. ЛАересьев якынаеп килгән дошман самолетларына карап, тешләрен кысып әйтеп куйды: — «Рихтгофен», ә «Лавочкин»- нардан курка. Ул самолетларга текәлеп карады. «Фокке-вульф-193» дигән көчле, җи,- тез истребитель-штурмовиклар иде болар. Сугыш кырында яңа гына күренә башлаган булуларына карамастан, безнең очучылар аларга инде кушамат та биреп өлгергәннәр иде. «Фок» дип йөриләр иде аларны безнең очучылар. Сан ягыннан «фок»лар ике тапкыр күбрәк иде. Алар «Рихтгофен» дивизиясе частьлары өчен хас булган тигез, матур сафларга тезелешкәннәр иде; баскычбаскыч, пар-пар булып, арттан килгәннәре алдагыларының койрыкларын сакларлык итеп тезелгәннәр иде. Федотов «фоклардан биектәрәк булуыннан файдаланып, үзенең группасын атакага алып китте. Алексей инде үзенә бер «фок»ны билгеләп тә куйды, һәм башкаларын да күздән югалтмыйча, шуны прицел тәресендә тотарга тырышып, аңарга ташланды. Ләкин икенче бер группа, «Як» самолетларында, дошм::нга Федотовтан элек һөҗүм итәргә өлгерде. Бу группа икенче яктан килеп чыгып, немецларга өстән ташланды. Аның һөҗүме шундый уңышлы булды, дошман сафы шунда ук таркалды, һавада ыгы-зыгы башланды, һәр ике саф икешәр-ңкешәр, дүргәр-дүр- тәр булып аерылды да сугышырга тотынды. Истребительләр дошманны пулялар белән кисеп чыгарга, артларына төшеп кабыргаларына китереп бәрергә тырыштылар. Самолетлар берсен-берсе куып йөрделәр, һавада бик катлаулы әүмәкләш/ башланып китте. Бу әүмәкләшүдә ниләр булганын бары тәжрибәле күзләр генә күрә алдылар. Бу әүмәкләшү вакытында радио колакчасы аша колакка кергән тавышларның берсен икенчесеннән бары тәжрибәле колаклар гына аера алдылар. Бу минутта эфирда нинди генә тавышлар юк иде: атакага ташланучының карлыккан тавыш белән суганлап-борычлап сүгенеп җибәрүе дә, самолеты жиме- релгән очучының куркып кычкыруы да, җиңүченең тантаналы тавышы да, яралының сыкрануы да, текә вираж ясаучының тешен шыкырдатуы да, авыр сулау да — бар да бар иде. Кемдер сугыш белән исереп ят телдә җыр кычкырды, кемдер балаларча ахылдап куйды да «әни» дип кычкырып җибәрде. Кемдер, гашеткасын кысканда булса кирәк: «Менә сиңа, мә, мә, мә!» дип ярсыды. Мерссьев бәреп төшерергә уйлаган немец прицелдан югалды. Мересьев аның урынында, үзеннән өстә генә бер «Як» күрде. «Як»ның койрыгына бик ныклап, сигарага ошаган, туры канатлы «фок» ябышкан иде. «Фок» канатларыннан «Як»ка янәшә ике тасма кебек пулялар трассасы да сузылган иде инде. Пулялар «Як»ның койрык очына тияләр иде. Мересьев «Як»- ны коткару өчен югары атылды. Секундный ниндидер кечкенә бер өлешендә аның өстендә кара шәүлә күренеп китте, һәм Мересьев бөтен коралларыннан ш\шы шәүлә, ә озын очередь җибәрде. Ул «фок»ка нәрсә булганын күрмәде. Бары җимерелгән койрыклы «Як»ның бер ялгызы китеп барганын гына күреп калды. Мересьев якягына каранып куйды: ыгы-зыгы эчендә Петров югалмады микән? Юк, ул Мересьев Борис Полевой 80 белән бөтенләй диярлек янәшә очып бара иде. Алексей аңарга тешләрен кыскан хәлдә, — Калышма, картлач, — дпп кычкырды. Колаклар шаулады, чыңлады, сызгырып торды. Немец һәм рус телләрендә тантана һәм курку тавышлары ишетелде, сүгенү, теш шыгырдату, уфылдау, хырылдау ишетелеп торды. Бу тагышларга карап югарыда, һавада, истребительләр көрәшә дип түгел, ә кул сугышы бара, дошманнар хәлдән таеп, бөтен көчләрен түгеп, җирдә тәгәри-тәгәри сугышалар дип уйларга мөмкин иде. Мересьев үзенә дошман эзләп һаваны күзәтергә тотынды, һәм ул кинәт аркасы туңып киткәнен, җилкә чәчләре селкенеп куйганын сизде. Мересьев үзеннән аз гына астарак бер «Ла-5»не һәм анарга өстән һөҗүм итеп торган бер «фок»ны күрде. Ул совет самолетының номерын күрмәде. Ләкин аның Петров икәнен сизде. «Фоккевульф» барлык коралларыннан ата-ата Петров өс- тенә бара иде. Петровның гомере секундтан да ким калып килә иде. Бу хәл Алексейга бик якын җирдә булды, һава атакасы тәртипләрен саклап торса, ул иптәшенә ярдәмгә ташлана алмый иде. һөҗүм итү өчен самолетын борырга урын да вакыт та юк иде. Иптәшенең тормышы картага куелган булу Мересьевны тәвәккәллек эшләргә мәҗбүр итте. Ул үзенең машинасы белән вертикаль буенча аска ташланды һәм газын көчәйтте. Самолет үзенең авыр гәүдәсе, шуңарга тапкырланган инерция көче һәм моторының тулы ходка эшләве белән таш булып, юк, таш булып түгел, ракета булып, кыска канатлы «фоки» өстенә ыргылды. Бер үк вакытта аны трасса җепләре белән чолгап алды. Чамадан тыш тизлектән, кисәк түбән төшүдән Мересьев аңын җуя башлаганын сизде, аның күзләре тонды, күзләрен кан басты. Шартлап, төтен эчендә калган <фок»ка чак кына килеп бәрелмичә калды. Ә Петров кайда? Ул кайда китеп югалды? Кайда ул? Бәреп төшерделәрме? Сикердеме? Китеп өлгердеме? Күк йөзе инде чистарган иде. Кайдандыр ерактан, күзгә күренмәгән самолеттан, тынып калган эфирда тавыш ишетелде: — Мин — Акчарлак — ике, Федотов. Мин — Акчарлак — ике, Федотов. Минем янга килегез, минем янга килегез. Өйгә. Мин — Акчарлак — ике... Ахрысы Федотов группаны аэродромга алып китү өчен җыйный иде. Мересьев «Фокке-вульф» белән эшне бетереп, үзенең самолетын коточкыч вертикаль пикедән алып чыкканнан соң, тынычланып китте, комсызланып тирән сулады ул. Куркынычтан котылу шатлыгы һәм җиңү шатлыгы беләи ләззәтләнде. Ул кайту юлын билгеләү өчен компасына карады һәм бензинның аэ икәнен, аэродромга кадәр җитмәве мөмкин икәнен күреп чыраен сытты. Бензин үлчәгечнең теле нульгә якынаеп килә иде. Ләкин моңардан да зуррак куркынычны ул секундның икенче өлешендә күрде. Күпереп торган болыт эченнән аңарга таба «Фокке-вульф-190» очып килә иде. Уйлап торырга вакыт, китәргә урын калмады. Дошманнар коточкыч тизлек белән берберсенә каршы юнәлделәр. 6 һөҗүм итүче армия тыллары китеп бара торган юллар өстендә башланып киткән һава сугышының шау-шуы, бу сугышка катнашучыларга гына, самолет кабиналарын- дагыларга гына ишетелеп калмады. Бу шау-шуны көчле рация аша гвардияче истребитель полкының командиры полковник Иванов та ишетеп торды. Үое дә тәҗрибәле очучы булган Иванов эфирда айкалган тавышлар буенча, сугышның бик кызу барганын, дошманның көчле булып, нык каршы торуын, чигенергә теләмәгәнен аңлады. Фе- Чын кеше дотовныц юллар өстендә каты сугыш алып баруы турындагы хәбәр, ■аэродромга бик тиз таралып өлгерде. Эшен ташлап тора алган һәрбер кеше урманнан аланга йөгерде һәм, самолетлар кайтырга тиеш булган якка борчылып карап торды. Нәрсәдер чәйни-чәйни ашханәдән ак халатлы врачлар йөгереп чыктылар. Куак араларыннан, филләр шикелле салмак кыймылдап, 'түбәләре, әрҗәләре зур-зур кызыл тәреле санитар машиналары чыктылар. Машиналар моторларын дөпелдәтә-дө- пелдәтә китәргә әзер булып тордылар. Пң элек агач башлары артыннан Советлар Союзы Герое Федотов һәм аның пары килеп чыкты. Алар, өстә әйләнгәләп тормыйча ук, түбән төштеләр. Алар артыннан ук икенче пар очып төштеч Урман өстендәге һава сугыштан кайтучы самолетларның мотор тавышларыннан гүелдәп торды. Аэродромдагылар агач артларыннан килеп чыккан самолетларны: — ... Сигез, тугыз, ун, — дип санап тордылар, һәм тагын да зуррак •киеренкелек белән һавага карап тордылар. Кайткан самолетлар кырдан урман эченә керә бардылар һәм үзләренең капонирларына кереп тынып калдылар. Ләкин ике самолет әлө һаман да кайтмады. Каршы алучылар төркемендә -тынлык урнашты, секундлар эчпо-. шыргыч әкренлек белән үттеләр. Кемдер әкрен генә: — Мересьев белән Петров юк, — Диде. Кинәт бер хатын-кыз бөтен аэродромны яңгыратып шатлана-шат- лана кычкырып җибәрде: — Кайта! Мотор үкерүе ишетелде. Ак каеннар сырты артыннан «уникенче» килеп чыкты. Ул шул кадәр түбән очты, төшерелгән тәгәрмәчләре каен башларына тисп-тиеп китте. Самолет җәрәхәтләнеп беткән, койрык очы кителеп төшкән, сынган канат очы тимер чыбыкта асылынып тора иде. Самолет җиргә сәер генә килеп төште. Җиргә тиюгә шактый биек сикереп китте, төште дә тагы сикерде. Ул шулай сикерәсикерә аэродромның очына кадәр барып җитә язды, һәм кинәт койрыгын югары күтәреп туктап калды. Баскычларына врачлар баскан санитар машиналары, берничә «виллис» һәм көтеп торган кешеләр — барысы да самолет янына йөгерделәр. Кабинадан беркем дә күтәрелмәде. Кабинаның капкачын ачтылар. Петров урындыгына кысылган хәлдә канга батып утыра иде. Аның башы күкрәгенә салынып төшкән. Озын, юеш аксыл чәч учмалары битен каплап торалар. Врачлар һәм сестралар Петровның каешларын чиштеләр, снаряд китекләре белән киселеп беткән, канга буялган парашют сумкасын салдырдылар, һәм очучының хәрәкәтсез гәүдәсен сакланып кына күтәреп алдылар. Петровның аягы, кулы яраланган иде. Зәңгәр комбинезонындагы кан таплары зурайганнан зурая барды. Петровның яраларын шунда ук тиз генә бәйләп алдылар, носилкага салдылар да машинага менгерә башладылар. Шул чакта ул күзләрен ачып җибәрде. Ул нәрсәдер пышылдады, ләкин шул кадәр әкрен пышылдады, бер сүзен дә ишетеп булмады. Полковник аның өс- тенә иелде. — Мересьев кайда? — дип сорады яралы. — Кайтмады әле. Носилканы тагын машинага менгерә башладылар. Ләкин яралы башың чайкарга тотынды, хәтта носилкадан төшәргә тырышып селкенеп куйды: — Туктагыз. Алып китәсе булмагыз! Теләмим! Мин Мересьевны кө- тәм. Ул мцне үлемнән коткарды. Очучы, никадәр үгетләсәләр дә, нык карышты. Алып китсәләр ярасын бәйләгән бинтларны сүтеп ташлау белән куркытты. Полковник кулын селекте, бер якка борылды да тешләрен кысып әйтеп куйды: — Ярар. Җиргә куегыз. Көтә Борис Полевой 82 бирсен. Маресьевның бензины күп булса, бер минутлык ’ калды. Аңа хәтле генә берни булмас. Полковник секундомерының де- релдидерелди әйләнгән кызыл те- лекә карап торды. Кешеләр барысы да зәңгәрсу урман өстенә карадылар, урман киртләчләре өстендә соңгы самолет күренгәнне көттеләр, һәркем колагын торгызып тыңлады. Ләкин ерактагы сугыш гөрселдәвеннән, һәм якында гына тыры- шыптырышып тукран тукылдавыннан башка бер тавыш та ишетелмәде. , • Кайчакта бер минут никадәр озак сузыла икән! 7 Ике дошман тулы ходка кара- каршы очтылар. «Лавочкин-5» белән «Фокке- вульф193» икесе дә тиз йэрешле самолетлар иде. Дошманнар тавыш тизлегеннән дә кызурак тизлек белән бер-берсенә якынлаштылар. Алексей /Аересьев һәм «Рихтгофен» дивизиясенең анарга таныш булмаган очучысы берсен берсе маңгайдан атакаладылар. Авиациядә маңгайдан атакалау бик тиз арада була. Яхшы очучы маңгайдан атакалап өлгергәндә, иң җитез кеше тәмәкесен кабызырга да җитешә алмый. Ләкин бу аз гына в: кыт эчендә, бер кэн буе җирдә сугышырлык иерв киере: келеге, шул кадәр үк рухи көч к-рәк. Тулы сугышчан тизлектә кара- каршы очып барган тиз Гөре иле ике истребительне күз алдыгызга китерегез. Каршыдагы дошман самолеты үскәннән үсә бара. Әнә ит- де аның бөтен җире күренә. Өсте, ялтырап торган винт түгәрәге һәм туп авазлары ачык күренәләр. Тагын бер тапкыр күз ачып йомарлык вакыт шулай барсалар, самолетлар бер-берсенә бәреләчәкләр һәм шундый итеп тетеләчәкләр, машиналарның да, кешеләрнең дә такырлыклары калмаячак. Бу вакыт эчендә очучының ихтыяры гына түгел, ә ачың рухи көчләре дә сыналалар. Кеше куркак булса, нервларының чамадан тыш киеренкеләнгәннәренә чыдый алмаса, җиңү хакына үләргә көче җитмәслек икәнен сизенсә, ыжгырып килгән үлем өермәсенең өстеннән чыгып китү өчен тотканы үзенә таба тартачак, ә инде секундның икенче бер өлешендә аның самолетының корсагы яки сырты ярылып түбән төшеп китәчәк/ Ул кешегә котылу юк. Тәҗрибәле очучылар бу турыда бик яхшы беләләр, һәм аларның иң батыр йөрәк- леләрс генә мондый атакаларга барырга батырчылык итәләр. Дошманнар бер-берсенә каршы җанфәрманга очтылар. Алексей үзенә каршы килүченең авиациягә Геринг өндәве буенча алынган һәм көнчыгыш фронттагы зур югалтулардан соң немец авиациясендә пәйда булган тишекнө ямау өчен ничек эләкте-шулан өйрәтелеп, тизрәк сугышка җибәрелгән малай түгел икәнен тиз аңлады. Аңа каршы үз гомерендә, мэ- гаен, берничә самолет бәреп төшерергә өлгергән тәҗрибәле асс килә иде. Бу каушап калмас, чигенмәс, бугазга-бугаз килүдән курыкмас. Алексей тешләрен кысып: — «Рихтгофен», саклан! — дип кычкырды. Аннан иренен канатканчы тешләп, бөтен гәүдәсенең мускулларын катырып, күзләрен дошманына текәде. Өстенә атылып килгән коточкыч машина алдында күзләрен йоммаска үзен мәҗбүр итте. Ул күзләрен шул кадәр киеренкеләндерде, винтының ярым, түгәрәге аша дошман кабинасының ышыклагычын һәм аның артында үзенә текәлеп карап торган ике күзне күргән шикелле булды. Бу күзләр ярсу нәфрәт белән карап торалар иде. Нервларының киеренкеләнүләре аркасында күз алдына килгән бу күзләрне Алексей ап-ачык күрде. «Бар да бетте!» — дип уйлап алды ул һәм бер үк вакытта мускулларын тагы да катыра төште. Бар да бетте! Ул алга караган хәлдә, зурайганнан зурая барган өермәгә каршы очты. Юк, немец та борылмый. Бар да бетте! Ул күз ачып йомганчы үтереп Чын кеше 83 ташлаячак үлемгә хәзерләнде. Ләкин, ниһаять, немец түземен җуйды. Каракаршы килеп бәрелергә аз гына калгач, немец башын кинәт күтәреп, өскә таба оча башлады. Алексей алдында аның кояшка ялтыраган зәңгәр корсагы яшен яктысы шикелле җемелдәп китте. Алексей шул секундта гашеткаларының барысын берьюлы кысып атты һәм немец самолетының корсагын актарып ташлады. Үзе тиз генә үлем элмәге ясап алды. Баш аркылы әйләнгәндә, Алексей акрын гына түбән төшеп барган «Фокке-вульфны» күреп калды. Алексейда ярсулы тантана кабынды, һәм ул кычкырып җибәрде. — Оля! Алексей бөтенесен онытып һавада текә түгәрәкләр ясый-ясый немецны соңгы юлына озатты. Ул, немец самолеты чүп үләннән кызарып торган җиргә бәрелеп, кара төтен баганасы күтәрелгәнче аның артыннан төште. Бары шул чакта гыңа Мересьев- ның нервлары тынычландылар, таш булып каткан мускуллары йомшап киттеләр. Мересьев үзенең бик каты арганлыгын сизде, һәм шунда ук аның карашы бензин үлчәгечнең циферблатына төште. Циферблат *гелэ нуль янында ук дерелдәп тора иде. Бензин нибары өч минутлык калган, күп булса, дүрт минутлык булыр. Ә аэродромга кадәр, аз дигәң- дә, ун минут очасы бар. Әгәр югары күтәрелеп торасы булмаса, бер хәл иде. Ни дип ул «фокки»ны җиргә кадәр озатты. «Малай, юләр малай!» дип тиргәде ул үзен. Батыр йөрәкле, салкын канлы кешенең мие куркыныч минутларда һәрвакыт үткен һәм ачык эшли, Ме- ресьевның да шулай эшләде. Иң элек мөмкин булган кадрр б::еккә күтәрелергә кирәк. Ләкин бер урында әйләнеп түгел, юк, күтәрелү белән бер үк вакытта аэроп рэм- га да якыная барырга кирәк. Яхшы. Алексей самолетын тиешле юнәлешкә куйды да, җирнең артка чигенүен, аның өсте әкренләп сыек томан белән томалана . баруын күреп, тынычлабрак уйларга тотынды. Бензинга ышанырга ярамый. Бензин үлчәгеч хәтта бераз киметеп күрсәтсә дә, бензин барыбер җитмәячәк. Юлда җиргә төшәргә? Кайда? Ул үзе кайтып килә торган юлның һәрбер адымын күз алдыннан кичерде. Каен урманнары, сазлыклы урман аралары, ныгытмалар зонасындагы аркылы-торкылы казылган, снаряд, бомбалар актарып бетергән, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уралган калку кырлар... Юк, төшәрлек түгел, төшсәң — үлем. Парашют белән сикерергә? Бусы мөмкин. Хәзер үк мөмкин! Калфакны ачасың, вираж ясыйсың, тотканы үзеңә таба тартасың, кискен хәрәкәт ясыйсың— һәм эшең бетте. Ә самолет — җитез, хәрәкәтчән, искитмәле кош нишләр? Сугышчан сыйфатлары бүген Алексейны өч тапкыр үлемнән коткарып калган кош нишләр? Шул кошны ташларгамы? Аны җимерергә, алюмин өеменә әйләндерергәме? Җавап бирүдән куркасың? Юк, ул җавап бирүдән курыкмады. Мондый хәлдә устав та сикерергә куша. Бу минутта машина аңа искитмәле, көчле киң күңелле һәм хыянәтсез җан иясе булып күренде. Мересьез мендый әйберне ташлау — иң әшәке хыянәт булачак дип уйлап алды. Аннан соң — сугышчан очуның бэренчеләреннән үк машинасыз кайтып кер, яңа машина килгәнне көтеп аэродромда бәрелеп-сугылып йөр, фронтта зур җиңү туып килгәндә, иң кызу көннәрдә тик ят... Әйтерсең, кемдер шундый тәкъдим ясады, Алексей бэтен йөрәге белән каршы килеп, кычкырып җавап бирде: — Шулай булмый соң! Мотор туктаганчы очарга! Ә аннан соң? Аннан соң күз күрер. һәм ул очты. Башта өч мең, ан- *нан дүрт мең метр биеклектә очты ул, һәм кечкенә генә булса да берәр алан-мазар очрамасмы дип, як- ягына каранып барды. Офыкта инде тонык кына булып, артында аэродром яшеренеп яткан, урман Борис Полевой 84 күренде. Анарга унбиш километр гына калып килә. Ә бензин үлчәгечнең теле инде дерелдәми, ул чикләгеч винтына нык терәлеп тора. Ләкин мотор эшли әле. Нәрсә белән эшли икән соң ул? Тагын да өскәрәк, тагын да... Шулай! Сәламәт кеше үз йөрәгенең тибүен сизмәгән шикелле, очучының колаклары да сизми торган тигез гүелдәү тавышы кинәт үзгәреп китте. Алексей бу үзгәрешне шунда ук сизеп алды. Урман ап-ачык булып күренә. Урманга җиде километрлар чамасы. Аска таба өч-дүрт километр. Бу күп түгел. Ләкин мотор бик шомлы игеп тибә башлады. Алексей моны бөтен җанытәне белән сизде. Әйтерсең, мотор түгел, ә ул үзе тончыга башлады, һәм кинәт моторның каты авырту шикелле бөтен тәнгә китә торган коточкыч «чых, чых, чых» итүе... Юк, зарарсыз. Мотор яңадан тигез эшли башлады. Эшли, эшли, ура! Эшли! Ә урман, урман менә генә инде. Хәзер каеннарның кояш астында әкрен генә селкенеп торган яшел, бөдрә яфраклары күренә. Урман. Хәзер инде үз аэродромыңнан кайда булса да төшү бөтенләй мөмкин түгел. Юллар киселгән. Алга, алга! Чых, чых, чых!.. Мотор тагын гүелдәргә тотынды. Озаккамы? Урман аста гына. Полк командирының чәч юлы шикелле туры, тигез юл сузылып киткән. Хәзер аэродромга өч километр чамасы. Ул урманның киртләч чите артында гына. Урман читен Алексей хәзер күрә дә бугай инде. Чых, чых, чых! һәм мотор кинәт туктады. Кабинада шундый тынлык урнашты, җилнең самолет канатына бәрелеп сызгыруы да ишетелде. Бар да беттеме? Мересьев үзенең тәне суына башлаганын сизде. Сикерергәме? Юк, тагы бераз. Ул самолетын сөзәк төшүгә күчерде, бик сөзәк итеп, шул ук вакытта самолетына мәтәлчек атынып китәргә ирек бирмичә, түбән таба шуа башлады. Тулы тынлык. Ә һавада чакта ул никадәр дәһшәтле! Шул кадәр тын, суына башлаган моторның чатнап-чатнап китүе, чигәләрдә кан тамырлары тнбүләре, бик тиз түбән төшә бару аркасында колаклар шаулавы ишетелеп тора, һәм җир каршыга шундый тиз килә, әйтерсен самолетның бик зур магниты бар, әйтерсең, җирне шул магнит үзенә тарта! Менә урман кырые. Әнә анын артында зөбәрҗәттәй яшел аэродром кисәге. Инде соңмы? Менә винт әйләнеп чыга алмыйча туктап кала. Очкан чакта аның күзгә күренүе нинди куркыныч! Урман якын инде, беттемме?.. Аңарга нәрсә булганын Оля, шулай итеп, белми дә . калырмыни? Соңгы унсигез ай эчендә аның чиктән тыш авыр юл үткәнен, тырыша торгач, үз дигәненә ирешкәнен белми калырмыни? Аның чын кеше булып җитүен... Шуңарга ирешкәч кенә, һич юктан, һәлак булуын белми калырмыни Оля? Сикерергә? Соң инде! Урман кар- шыга йөгерә, һәм агач башлары, чамадан тыш көчле атылып килгән самолеттан, тоташ зәнгәр юллар булып күренәләр. Аның моңарга ошаган хәлне кайдадыр күргәне бар иде. Кайда? Ә, әйе, яз көне, теге коЛчкыч һәлакәт вакытында. Ул вакытта да канат астында яшел юллар сузылып калган иде. Соңгы көчәнү. Алексей тотканы үзенә таба тарта... 8 Каны күп агу аркасында Петровның колагы шаулады, һәрнәрсә — аэродром да, таныш йөзләр дә, кичке алтын болытлар да —кинәт чайкала, йөз түбән килә, таркала башладылар. Петров пуля тигән аягын кузгатты, һәм әче сызлау аны аңына китерде. — Кайтмадымы? — Юк әле. Сөйләшмәгез,—диделәр аңарга. Шулай ук Мересьев, бая Петров, беттем, дип уйлап торганда канатлы фәрештә шикелле кинәт әллә кайдан немец алдына килеп чыккав Алексей Мересьев хәзер кайдадыр, Чын кеше 85 снаряд актарып бетергән коточкыч җирдә көйгән ит кисәгенә әйләнеп ята микәнни? Өлкән сержант Петров аның бераз шаян, елмаеп торган мәрхәмәтле кара күзләрен инде беркайчан да күрмәс микәнни? Беркайчан да?.. Полк командиры гимнастерка җиңен төшерде. Хәзер инде сәгатьнең кирәге калмады. Командир шома таралган чәчләрен ике куллап як- якка сыпырды да, ниндидер шыксыз тавыш белән әйтеп куйды: — Хәзер бар да бетте. — Бернинди дә ышаныч калмадымы? — дип сорады кемдер. — Бар да бетте. Бензины бетте инде аның. Бәлки, берәр җиргә төшкәндер яки сикергәндер... Әй, носилканы алып китегез! Командир борылды да ниндидер җырны ватып-җимереп көйли башлады. Петров тамагы төбендә гыжлап торган төер сизде. Шундый кызу һәм тыгыз иде бу төер, Петров тончыга язып калды. Аның сәер итеп йөткергәне ишетелде. Әле һаман да аэродром уртасында дәшми-тынмый басып торган кешеләр әйләнеп карадылар һәм шунда ук кире борылдылар. Яралы очучы носилкасында йөрәк өзгеч тавыш белән үкереп елап ята иде. — Алып китегез инде аны, ни шайтаныма карап торасыз!—дип кычкырды командир ят тавыш белән, һәм йөзен кешеләрдән яшертп, күзен әче җилдән кыскан шикелле кысып, тиз генә бер якка китеп барды. Кешеләр әкренләп тарала башладылар. Нәкъ шул чакта ак каен очларына тәгәрмәчләрен тидереп, бер күләгәсыман, бернинди тавыш- тынсыз, самолет килеп чыкты. Самолет кешеләрнең баш очларыннан, җир өстеннән өрәк шикелле шомлы узып -китте, һәм, әйтерсең, аны җир тартып алды, өч тәгәрмәче дә берьюлы чирәмгә килеп тиде. Тонык тавыш, вак ташлар чатырдавы, чирәм кыштырдавы ишетелде. Башка вакытта самолет җиргә төшкәндә, мотор эшләгәнлектән ишетелми торган бу тавышлар, хәзер әллә нинди сәер булып тоелды. Болар барысы да шундый ис- кәртмәстән булды, нәрсә булганын башта беркем дә аңламый торды. Ә вакыйга бик гади иде: аэродромга самолет төште. Нәкъ үзе, «унберенче», һәркем тәкатьсез булып көтеп торган самолет төште. Кемдер: — Ул! — дип шундый ярсу һәм табигый булмаган тавыш белән кычкырып җибәрде, аптырап катып калган кешеләр айнып киттеләр. Самолет инде йөгерүеннән туктады, тормозларын кысты, һәм аэродромның иң кырыена, апельсин төсендәге кичке нурлар белән яктыртылган көдрә яшь ак каеннар кар- шысына килеп хәрәкәтсез калды. Кабинадан бу юлы да һичкем күтәрелмәде. Кешеләр куркышып самолет янына йөгерделәр. Сулышлары буылганчы, бөтен көчләренә йөгерделәр. Полк командиры беренче булып килеп җитте, канатка җиңел сикереп менде һәм, калфакны ачып, кабинага карады. Алексей Мересьев ак болыт шикелле агарып, кансыз, яшькелт иреннәре белән көлемсерәп утыра, башында шлемы юк иде. Тешләп канатылган аскы ирененнән ияге буйлап кан ага иде. — Тереме? Яраландыңмы? Алексей хәлсез көлемсерәп, ахыр чиктә арган күзләре белән полковникка күтәрелеп карады: — Юк, исән. Бик курыктым... Алты километр буена бензин урынына төкерек ягып кайттым. Очучылар шау-гөр килделәр, Алексейны тәбрик иттеләр, аның кулларын кыстылар. Алексей елмайды: — Туганнар, канатларны сындырмагыз. Шулай ярыймыни? Кара ничек сырышканнар!.. Мин хәзер чыгам.- Шул чакта ул кайдандыр астан, өстенә иелгән башлар артыннан, таныш, ләкин әллә кайдан, бик ерактан килгән шикелле бик зәгыйфь тавыш ишетте: — Алёша, Алёша! Мересьевка кинәт җай керде. Ул сикереп торды. Кулларына таянып күтәрелде. Үзенең авыр аяк Борис Полевой 86 ларын кабинадан тышка атты һәм, кемнедер төртеп ега язып, җиргә килеп төште. Петровның йөзе мендәреннән аерып алгысыз ак. Күзләре тоныкланып эчкә батканнар. Күз төбендә эрэ-эре ике бөртек яшь күренә» — Картлач! Син исәнме? Ух, син, мөгезсез шайтан' Алексей авыр иелеп носилка янына тезләнде һәм иптәшенең хәлсез яткан башын кочып алды, аның җәфа чигүче, шул ук вакытта шатлык белән янучы күзләренә карады: — Хәлең н!гчек? — Рәхмәт, Алеша. Син мине коткардың. Син шундый, Алёша, шундый... — Яралыны алып китегез инде, шайтан алгырылары, ачканнар авызларын!— дип кычкырды полковник. Кечкенә буйлы хәрәкәтчән полк командиры носилка янында чайкал- галап басып тора иде, аның таза аякларында ялтырап торган тыгыз итекләр, өстендә зәңгәр комбинезон иде. — Өлкән лейтенант. Очуыгыз турында белдерегез. Бәреп төшерелгәннәр бармы? — Так точно, иптәш полковник, ике «Фокке-вульф». — Нинди шартларда? — Берсен — вертикаль атака белән. Петровның койрыгында асылынып тоэа иде. Икенчесен маңгайдан атака белән. Гомуми сугыш барган урыннан өч километр чамасы төньякта — Беләм. Җирдәге күзәтче әле генә хәбәр итте... Рәхмәт. Алексей тәртип буенча: — Хезмәт халкы өчен... — дип башлаган иде дә, уставка баш ию- чән, башка вакытта аны бозган өчен шелтәләүчән командир, чәй янында сөйләшеп утырган шикелле генә итеп әйтеп куйды: — Бик яхшы булган! Иотәгә эскадрильяны кабул итәрсез... Өченче эскадрильяның командиры бүген сугыштан кайтмады. Командный пунктка алар җәяү киттеләр. Очулар бүгенгә тәмам булганга күрә, кешеләр барысы да алар артыннан атладылар. Яшел чирәм үскән командный пункт ерак түгел иде. Анган дежурный офицер атылып чыгып төркемгә таба йөгерә башлады. Ул йөгереп килгән уңайга командир каршында туктады. Ялан баш иде ул, шат иде. Нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде дә, полковник коры, кискен тавыш белән аны бүлде: — Нигә фуражка кимәдегез? Сез нәрсә, тәнәфескә чыккан мәктәп баласымы әллә? Д у лк ы н л а н г а н л е й те н а нт гәүдә - сен төз катырып, сулышын көчкә- көчкә алып, тиз-тиз әйтеп куйды. — Иптәш полковник, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — Я? ’ — Безнең күрше, «Як»лар полкының командиры, сезне телефонга чакыра. — Күрше? Чакырса соң? Полковник җәһәт кенә землянкага йөгереп төште. Дежурный Алексейга: — Анда сезнең турыда... — дип сөйли башлаган иде дә, землянкадан командирның тавышы яңгырады: — Мересьевны минем янга! Мересьев землянкада полковник каршысына басып, кулларын гәүдәсе буенча сузып катып калды. Полковник трубканы учы белән томалап аңарга кычкырырга тотынды: — Сез нигә мине уңайсыз хәлдә калдырасыз? Күрше миннән: «синеи кайсы егетең «унберенчедә» оча!» дип сооалы. Мин: «Өлкән лейтенант Мересьев» дидем. Ул «Син аңарга ни»’ә самолет яздың?» дип сорады. Мин анарга: «Икене» дип җавап бирдем. Ә ул: «Тагын берне өстә, синең өлкән лейтенант минем койрыкка ябышкан бер «Фокке- вульфны» мәтәлдереп төшерде, — ди. — Мин,— ди, — «Фоккевульф» ның җиргә төшеп кадалганың чзем күреп торным»,— ди. — Я? Нигә эндәшмисез? Полковник бу вакытта Адексейгд кашларын җыерып карап тора, Чын кеше 87 шаярамы. ул, чынлап ачуланамы — әйтүе кыен иде. — Шундый хәл булдымы?.. — дип сорады ул. — Мәгсз үзегез аңлашыгыз. Мәгез трубканы. Алло, тыңлыйсыңмы? Өлкән лейтенант Мересьев телефон янында. Трубканы аңарга бирәм. Алексейның колак төбендә карлыккан ят тавыш гөрелдәде: — Ну, рәхмәт, өлкән лейтенант. Бик оста бәреп төшердең. Мактарга була. Әйе. Мин аны җиргә кадәр озата төштем һәм җиргә кадалганын күреп тордым... Аракы эчәсеңме? Минем КП га кил. Литр миннән. Мине коткарганың өчен рәхмәт. Кулыңны кысам. Хуш! Мересьев ’ трубканы куйды. Ул бүген башыннан үткән вакыйгалардан шул кадәр арган, аягына чак- чак кына басыл тора иде. Хәзер ул бары, ничек итеп тизрәк «Сукыр дычкан шәһәрчегенә», үз землянкасына кайтып, җитү һәм каеш аякларын салып ташлап, урынына аву турында гына уйлый иде. — Кайда барасыз? — полк командиры аның юлына аркылы төш? те; ул Мересьевның кулын үзенең кечкенә сөяк куллары белән тотып авырттырганчы кысты. — Сезгә нәрсә әйтим соң? Молодец! Үземнең шушындый кешеләрем булу белән горурланам мин... Тагы нәрсә? Рәхмәт... Ә сезнең дустыгыз Петров Начармыни? Ә башкалар?.. Эх, мондый кешеләр булганда сугыш куркыныч түгел! Полковник Мересьевның кулың тагы бор тапкыр авырттырганчы кысып куйды. Мересьев үзенең землянкасына кайтып кергәндә төн җиткән иде инде. Ул бик озак йоклый алмый ятты. Мендәрен берничә тапкыр әйләндереп салды, меңгә кадәр, меңнән бергә кадәр санап чыкты, фамилияләре «А» хәрефенә башла- ңа торган танышларын берәм-берәм исенә төшереп чыкты, аннан «Б» хәрефенә башлана торганнарны исенә төшерде, шулай итә-итә ул бөтен әлифбцңы үтте, күзен алмыйча, сукыр лампаның тонык ялкынына карап ятты ул. Ләкин йоклый алмый ятканда кырыкмаса- кырык тапкыр сыналган бу чаралар бүген аңарга тәэсир итмәделәр. Алексей күзләрен йомуга, караңгылык эченнән кайсы ап-ачык, кайсы тонык кына булып таныш образлар килеп чыктылар: маңлаена төшкән көмеш чәч учмалары астыннан кайгыртучан күзләре белән Михайла бабай карап торды; шәфкатьле күзләре өстендәге «сәер» керфекләрен җемелдәтеп Андрей Дегтяренко карап куйды; кемнедер кыздыра-кыздыра Василий Васильевич үзенең чал кергән озын чәчләрен усал селкеп торды; ак мендәреннән башың күтәреп, акыллы, мәзәкчел күзләре белән балавыз йөзле комиссар Воробьев карап торды. Уттай кызыл чәчле Зиночка күренеп китте. Кечкенә буйлы хәрәкәтчән инструктор Наумов, аңлыйм дускай, дигән шикелле итеп күзен кысып елмаеп куйды; үткәннәрне искә төшереп, болай да шатлык белән тулган йөрәккә шатлык салып, ничәмә-ничә чибәр йөзләр, ңичәмә-ничә дус күзләр карап тордылар Алексейга! Менә шул дус йөзләр арасыннан Оля килеп чыгып, барысын да томалады. Оляның йөзе ябык, баласымак иде, күзләре арган, үзләре бик зурлар иде, ә өстендә офицер гимнастеркасы иде аның. Алексей Оляны беркайчан да күргәне булмаганча, ачык күрде. Әйтерсең, кыз чыннан да аның күз алдында басып тора иде, Алексей хәтта башын күтәрә төште. Мондый чакта йокы керәмени! Алексей үзенә гайрәт кергәнне сизеп, шатланып урыныннан сикереп торды, «Сталинградка»ны күтәрә төште, дәфтәреннән бер бит ертып алды да, карандашын итек табанына ышкып очлап, язарга тотынды. «Кадерлем минем, — диде Алексей. Ул коштай очкан уйларын тизрәк кәгазьгә төшереп калырга тырышып ашык-пошык, ничек эдәкте-шулай язды. — Мин бүгең өч самолет бәреп төшердем. Ләкин эш анда түгел. Минем кайбер Борис Полевой 88 иптәшләрем моны хәзер көн саен диярлек эшләп торалар. Мин сиңа ул турыда әйтеп мактанып тормас та идем... Кадерлем минем, сөеклем! Мин бүген сина унсигез ай элек башымнан үткән хәл турында сөйләп бирергә телим. Телим һәм бүген минем сөйләргә хакым бар. Мин хәзер аны моңар кадәр синнән яшереп йөргәнемә үкенәм, бик үкенәм. Ә менә бүген, ниһаять, мин сиңа язарга булдым...» Алексей уйга калды. Землянка өстеннән кадакланган такта артында, коры комны коя-коя тычканнар чыелдаштылар. Ябылмый калган землянка авызыннан ак каен һәм яшел үләннең саф, дымлы исе аңкыды, сандугачларның ярсып сайраулары ишетелде. Кайдадыр якын гына, чокырның теге ягында, офицерлар ашханәсенең палаткалары янында бер ир бер хатын-кыз тавышы бик килештереп, бик матур итеп «Миләш»не сузып җибәрде. Ара ераклыктан тагы да йомшый төшкән күркәм җыр төнлә белән аеруча ягымлы, нәфис булып ишетелде. йөрәктә шатлыклы сагыш уятты бу җыр, көтү сагышы, өмет сагышы уятты. Ерак киткән тупларның күкрәүләре кинәт кенә тирән тыл булып калган хәрби аэродромга хәзер инде тонык кына булып ишетелделәр. Туп күкрәүләре хәзер бу җырны да, сандугачлар сайравын да, төнге урманның йокымсырап әкрен генә кыштырдавын да томалый алмадылар. Соңгы сүз Орлор сугышы безнең җиңү бе- лә’н тәмамланып килгән көннәрдә һәм төньяктан һөҗүм итүче алдынгы полклар ут эчендәге шәһәрне Красногор калкулыгыннан күрүләре турында хәбәр иткәндә, Брянск фронты штабы, шул районда хәрәкәт иткән гавардияче истребитель полкы очучыларыныц соңгы тугыз көн эчендә кырык җиде самолет бәреп төшерүләре турында хәбәр алды. Бу вакытта алар үзләре бинт самолет һәм нибары өч кешеләре»’ югалттылар, ә бәреп төшерелгән ике самолетның очучылары парашют белән сикерделәр һәм үз полкларына җәяү кайтып' керделәр. Хәтта Кызыл Армия көчле Көжүй- итеп килгән көннәрдә дә, мондый җиңү чиктән тыш вакыйга булып ишетелде. Гвардияче очучыларның батырлыклары турында «Правда»га язу теләге белән, мин элемтә самолетына утырып, бу полкка киттем. Полкның аэродромы, түмгәкләрдән һәм сукыр тычкан өемнәреннән аннаи-моннан гына чистартылган бер гади көтүлеккә урнашкан иде. Самолетлар, урман тавыклары шикелле, яшь каен урманы читенә ишерелгәннәр иде. Бер сүз белән әйткәндә, үткән давыллы сугыш көннәренең хәрби аэродромы иде бу. Бу аэродромга без кич кырын, полк кызу эштән туктарга торганда килеп төштек. Орел янында немецлар һавада аеруча «активлаштылар». Бу көнне истребительләр җидешәр тапкыр очканнар, хәзер, кояш баер алдыннан соңгы звенолар сигезенче сугышчан очыштан кайтып киләләр иде. Полк командиры зәңгәр комбинезон кигән, каешын тыгыз буган, чәчен матур итеп тараган, җәһәт, кечкенә кеше, минем белән бүген яхшылап сөйләшә алмаячагын,, иртәнге алтыдан бирле үзенең дә һавага өч тапкыр күтәрелгәнен, хәзер аягына да чак басып торганын чын күңеленнән сөйләп бирде. Башка командирларның да хәлләре бүген газетага хәбәр биреп торырлык түгел иде. Мин иртәгә кадәр көтеп торырга туры килгәнне аңладым. Кайтып китәргә дисәң дә, хәзер барыбер соң иде инде. Кояш түбән ятып, үзенең эрегән алтын нурлары белән ак каен башларын коендыра инде. Соңгы самолетлар төшәләр. Алар, моторларын туктатмыйча, төшкән уңайга, урманга таба китәләр. Механиклар аларны канатларыннан тотып баралар. Самолетлар, әйләнә-тирәсенә кәс җәелгән яшел ка: Чын кеше 89 понирларга кереп туктагач кына, арган, төсләре киткән очучылар авыр күтәрелеп кабиналарыннан чыгалар иде. Барысыннан да сон өченче эскадрилья командиры кайтты. Кабинаның үтә күренмәле калфагы ачылды. Аннан башта алтын язулар белән бизәлгән зур кара таяк очып чыкты һәм чирәмгә килеп төште. Аннан кабина авызында кояшта янган киң йөзле, кара чәчле кеше күренде. Ул көчле кулларына таянып, тиз генә күтәрелде дә, оста гына итеп борт аша чыкты, канатка төште, аннан соң авыр селкенеп җиргә төште. Кемдер миңа аның бу полктагы иң яхшы очучы икәнен әйтте. Кичне бушка уздырмас өчен, мин шунда ук аның белән сөйләшеп алырга уйладым. Бу кешенең күзләре чегәннеке шикелле кара, тере, чәчрәп торалар иде. Әлегә кадәр балалык ялкыны сүнмәгән күзләре, аның күпне күргән, бик күп авырлыклар кичергән, зирәк акыллы кеше икәнен әйтеп торалар иде. Хәзергедәй ачык хәтерлим, ул миңа шул күңелле күзләре белән күңелле карап елмайды да, болай диде: — Мәрхәмәт итегез, ант итеп әйтәм, аягымнан егылырга җиттем, колакларым шаулый. Ә сез ашадыгызмы? Юк? Алайса бик яхшы, әйдәгез ашханәгә, бергә утырып ашап алыйк. Самолет бәреп төшергән өчен бездә ике йөз грамм аракы бирәләр, миңа бүген дүрт йөз грамм тия. Икебезгә таман гына булыр. Әйдәгез, киттекме? Алай бик түземсезләнсәгез, аш янында сөйләшеп тә алырбыз. Мин риза булдым. Туры ’ сүзле, шат күңелле бу кеше миңа бик ошады. Без, урман аша очучылар салган туры сукмак буйлап, ашханәгә киттек. Яңа танышым җәһәт атлады. Кайчакта ул, барган уңайга иелеп кара җиләк, яки чугы- чугы белән ал каен җиләкләре өзеп алды һәм шунда ук авызына ташлый барды. Ахыры ул бүген бик аргандыр, җәһәт барса да аякларын авыр -атлады. Шулай да ул үзенең сәер таягына таянмады. Ул аны култыгына кыстырып барды, кулына онытканда бер генә алды һәм чебен гөмбәсенә яки иванчәй үләненең ал чәчәкләренә суккалап куйды. Юлда безгә киң, тирән чокыр аша чыгарга туры килде.' Очучы чокырның кызыл балчыклы тайгак текә ярына бик акрын күтәрелде. Ул бу ярга куаклыкларга ябыша-ябыша менде. Таягына барыбер таянмады. Хәер, ашханәдә аның арганлыгы кинәт бетеп китте. Ул тәрәзә янына килеп утырды, иртәгә көннең җилле буласын хәбәр итеп кызарып торган кояш баешына карап алды да, бер зур кружка аракыны, комсызланып, голт-голт итеп эчеп җибәрде. Бөдрә чәчле чибәр генә бер официантка белән үзенең госпитальдә яткан ниндидер дусты турында сөйләшеп алды. Аңарга төрле шаян сүзләр әйтте. Имеш, кыз бүген аның хәсрәтеннән тозны ялгыш ике тапкыр салган... Яңа танышым бик тәмләп, күп ашады, кабырга сөякләрен нык тешләре белән шытыр-шатыр кимерде. Иптәшләре белән уен-көлке сөйләште, миннән Москва яңалыклары турында сорашты. Яна чыккан әдәби китаплар һәм Москва театрлары турында сорашты. Москва театрларында үзенең беркайчан да булмаганлыгы турында кайгырып алды. Өченче блюдоны — биредә «яшенле яңгыр болыты» дип йөртелә торган кара җиләк кесәлен ашап бетергәч, миннән сорап куйды: — Сез, турысын гына әйткәндә, кайда кунасыз? Беркайда да түгел? Алайса бик яхшы. Минем землянкада куныгыз. — Ул бераз вакыт кашын җыерып торды һәм тонык кына итеп аңлатып бирде: — Минем күршем бүген сугыштан кайтмады... Димәк, урын бар. Чиста җәймәләр табылыр, әйдәгез. Бертөрле кеше өзелеп кеше ярата, берәр яңа кеше күрдеме, тәкатьсез булып, аның белән сүзгә керешә, тегенең бөтен күргәнбелгәннәре турында сорашып бетермичә, туктамый. Бу очучы да, кү- Борис Полевой 90 рэсең, шундыйлар рәтенә керә иде. Мин риза булдым. Боз ашханәдән чыгып тирән, озын чокыр янына килдек. Чокырның гөмбә дымы һәм сөрсегән яфрак исе аңкып тонган як-ягындагы кура җиләк, күкебаш, иван-чәй куаклары арасына землянкалар казылган иде. Снаряд стаканыннан эшләнгән «Сталинградында* озын телле сөремле ялкын кабынуга, землянканың яхшы ук иркен һәм торыр өчен уңайлы итеп эшләнгән икәнлеге күренде. Җир стеналарга кертеп эшләнгән койкаларга, хуш исле печән туты-' рылган матраслар өстенә, пөхтә генә итеп ике урын-җир җәеп куелган. Почмакларда, әле яфраклары да шиңмәгән, яшь каеннар басып торалар. Койкалар өстендә, тагы да эчкәрәк кертеп, тигез-тигез шүрлекләр казылган, шүрлекләргә газеталар җәелгән. Газеталар өстендә китаплар өеме һәм юыну, кырыну әсбаплары тезелеп тора. Бер урын-җирнең баш- очында тонык кына булып ике фото рәсем күренә. Рәсемнәр ватылмый торган пыяладан эшләнгән рамаларда. Өстәлдә хуш-исле кура җиләге белән тулы солдат котелогы, аңарга әрекмән яфрагы ябылган. Кура җиләгеннән, ак каеннан, печәннән, идәнгә җәелгән чыршы тармакларыннан шундый куе, кәефле хуш ис килә иде, землянканың һавасы шундый салкынча һәм җиңел иде, тышта коңгызлар шундый йокы китерә торган итеп безелдиләр иде — безнең тәннәрне бик тиз рәхәт талчыгу чолгап алды, хуҗа белән без сөйләшүне дә, кура җиләген дә иртә беләнгә калдырып торырга булдык. Очучы землянкадан чыкты. Шунда ук аның шытырдатып теш чистартканы, бэтен урманны яңгыратып пошкыра-пошкыра өстенә салкын су койганы ишетелде. Ул тыштан җиңеләеп, шатланып керде. Аның чәчләрендә, кашларында су тамчылары җемелдәделәр. Ул лампаның фителеи сүндерде дә чишенә башлады. Шул чакта идәнгә ниндидер авыр әйбер шапылдап төште. Миң борылып карадым, һәм үз күзем белән күргән нәрсәгә үзем ышанмыйча гаҗәпләнеп карап тордым. Шапылдап төшкән нәрсә — аяклар иде! Каеш аяклар. Ә очучының аяклары юк иде! Очучы- истребительнең аяклары юк! Бүген генә җиде мәртәбә очкан һәм ике самолет бәреп төшергән очучынын аяклары юк! Очучының хәрби башмакларга бик оста итеп киертелгән каеш аяклары идәндә аунап яталар, аякларның очлары койка астына кереп торганга, алар, гүя, шунда качып кереп барган кеше аяклары булып күренәләр иде. Бу минутта минем карашым, мөгаен, бик сәер булгандыр, хуҗа канәгатьләнеп, хәйләкәр елмаеп сорау бирде: — Моңарчы чыннан да сизмәгән идегезме? — Башыма да килмәде. — Менә яхшы! Менә рәхмәт! Ләкин шуңар исем китә, ничек сезгә берсе дә әйтмәгән? Безнең полкта очучы ничаклы булса, кыңгырау кагучы шул чаклы. Ничек алар яңа кешене, җитмәсә «Правда* кешесен, сизми калганнар? Ничек алар шундый гаҗәп нәрсә белән мактанмый калганнар? — Ләкин бу бит гаҗәп кенә түгел, күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә бу! Бу бит, шайтан белсен, нинди батырлык! Имеш, аяксыз кеше истребительдә сугышып йөрсен! Мондый хәлне, миңа мәгълүм булганча, авиация тарихы белми иде әле. ОчуЧЫ СЫЗГЫрЫП куЙДЫ: — Авиация тарихы дисез сез... Ул бик күп нәр-сәне белми иде дә, аңарга бу сугышта совет очучылары барысын да күрсәтеп бирделәр. Ләкин моның кайсы җире искитәрлек соң? Ышаныгыз, әгәр чын аякларым булса, мин боларны тагып очуга караганда яхшырак очар идем. Ләкин нишләмәк кирәк, шулай булып чыкты бит. — Очучы авыр сулап куйды. — Хәер, анык кына итеп әйткәндә, тарих мондый мисалларны белә. Ул планшетын актарырга уотын- Чын кеше 91 ды һәм аннан бөтенләй тузып беткән, бөкләгән җирләре өзелеп чыккан, үтәли күренә торган кәгазь белән ябыштырылган бер журнал б 1те тартып алды. Анда аяк табаны булмаган бер кешенең самолетта очуы турында язылган иде. — Ләкин бит аның бер аягы бөтенләй таза булган. Аннан ул бит истребительдә түгел, туфанга чаклы булган «Фарман»да очкан. — Аның каравы мин созет очучысы. Ләкин сез мине мактана дип .уйлый күрмәгез. Бу минем сүзләрем түгел. Аларны миңа бер заман бик яхшы бер кеше, чын кеше әйткән иде. — Очучы чын сүзенә аеруча басым ясады. — Чын кеше иде... .Үлде инде ул. Очучының гайрәтле киң йөзенә рагыш билгесе чыкты. Яхшы, ягымлы сагыш иде бу. Аның күзләре .ачылып, яктырып китте, йөзе кинәт бер ун елга яшәрде, бөтенләй яшь егетләр шикелле генә булып калды ул. Минем исем китте: моннан бер генә минут элек урта яшьләрдә булып күренгән хуҗам — егерме өчләр тирәсендәге бер яшь кеше иде. — Ничек булды да, кайчан булды... дип сораша башласалар, минем җан ачуларым чыга иде... Ә менә хәзер алай булмады. Барысы да берьюлы исемә төште... Сез чит кеше, иртәгә без сезнең белән саубуллашырбыз һәм шуннан соң, мөгаен, күрешмәбез дә... Әгәр теләсәгез, мин сезгә аякларымның бөтен .тарихын сөйләп бирәм. Ул торып утырды. Одеялын иягенә кадәр тартып китерде дә, сөйли башлады. Гүя ул миңа сөйләми, минем землянкада икәнемне дә оныткан, бары үзенә-үзе сөйләнеп утыра төсле иде. Ләкин ул бик матур һәм образлы итеп сөйләде. Аның зирәк, акыллы, үткен хәтерле, зур, яхшы йөрәкле кеше икәне сүзләреннән үк сизелеп тора иде. Мгн очучының әһәмиятле, ошашы-тиңдәше булмаган вакыйга турында сөйли башлаганына бик тиз төшендем, һәм өстәлдән тышына «өченче эскадрильяның сугышчан очулары турындагы көндәлек^ дип куелган дәфтәрне тартып алдым да аның сөйләгәннәрен яза башладым. Төн урман өстенә әкрен генә кара канатларын җәйде. Өстәлдә эселдәп янган сукыр лампа чатнап- чатнап куйды. Сакланмыйча очкан күп кенә төн күбәләкләре аның ялкынында канатларын көйдереп, егылып төштеләр. Башта төнге җил белән гармонь тавышы ишетелеп торды, аннан гармонь тынды. Очучының уйчан, бертөрле аккан, бераз карлыккан тавышына хәзер төнге урманның әкрен шаулавы һәм коңгыз безелдәве генә кушылды. Арэ- тирә бакалар бакылдап куйды, ләкләк кычкырды, кайдадыр еракта мәче башлы ябалак ыңгырашты. Бу кешенең искиткеч хгкәясе мине үзенә җәлеп итте. Мин аны ту? лырак язып барырга тырыштым. Бер дәфтәрне язып тутырдым, шүрлектән икенче бер дәфтәр табып алып аны да тутырдым. Мин землянканың тар гына авызыннан күренеп торган күккә күтәрелеп караганда таң беленеп килә иде инде. Ничек тиз үтте төн! Алексей Маресьев үзенең хикәясен «Рихтгофен» дивизиясендәге өч самолетны бәреп төшергән көнгә кадәр китереп җиткерде. Шунда гына үзен тулы хокуклы, тулы бәяле очучы итеп сизә башлавын әйтте. Маресьев җөмләсен дә бетермичә туктап калды.- — Эх, лыгырдап уты^а-утыра төнне дә уздырып җибәрә язганбыз. Ә минем бит иртәгә иртә белән очасым бар. Сөйлисөйли сезне ялыктырып бетергәнмен. Шулаймы? Ә хәзер — йокларга. — Ә соң Оля нишләде? Ул сезгә нәрсә дип җавап бирде? — дип сорадым мин һәм шунда ук абайлап алдым, — ләкин гафу игегез, бәлкем, бу сезнең өчен күңелсез сораудыр, алай булса, зинһар дип әй- тәм, җавап биреп тормагыз. — Юк, нишләп алай булсын, — диде ул елмаеп. — Без аның белән икебез дә бик мәзәк кешеләр булып чыктык. Ул, беләсезме, барысын да белгән булган. Әлеге, сезгә сөйләгән дустым Андрей Дегтяренко Борис Полевой 92 аңарга барысын да әйтеп хат язган. Башта һәлакәтем турында, аннан аякларымны кистерүем турында язып җибәргән. Ләкин Оля минем бу турыда яшерүемне күреп, әйтергә авырсынганымны аңлаган, һәм үзе дә белмәмешкә салышып йөргән, шулай булып чыкты: һич урынсызга берберебезне алдап килгәнбез. Үзен күрәсегез киләме? Ул сукыр лампаның фителен күтәрә төшеп, бизәкле рамкалар эчендәге фотокарточкаларга якын китерде. Карточкаларның берсендә, уңып бетә язганында, җәйге кыр чәчәкләре арасыннан гамьсез генә елмаеп карап торган бер кыз күренә иде. Икенчесендә дә шул ук кыз. Ләкин бусында кыз кече тех- никлейтенант киемендә булып, йөзе ябык, җитди һәм акыллы иде. Шундый кечкенә иде бу кыз, хәрби киеме белән ул матур бер малайга гына ошый, ләкин бу малайның күзләре талчыккан һәм олыларча җитди иде. — Сезгә ошыймы? Мин чын күңелемнән җавап бирдем: — Бик ошый. — Миңа да, — диде очучы көлеп. — Ә сон, Стручков, хәзер кайда? — Белмим. Аңардан соңгы хатны мин кыш көне үк алган идем. Великие Лукидан язган иде. — Ә теге танкист? Исемен оныттым. — Гриша Гвоздевны әйтәсезме? Ул хәзер майор. Прохоровка янындагы атаклы сугышта катнашты, аннан соң Курск дугасы янында дошман оборонасын өзеште. Янәшә торып сугышканбыз, ә берберебезне күрмәгәнбез. Танк полкына командалык итә. Хәзер никтер язмый башлады. Зарар юк, исән булсак, бер күрешербез әле. Ә нигә дип исән булмаска безгә? Я, йоклыйк, йоклыйк, әнә таң да атып килә инде. Ул сукыр лампаның сөремле ялкынына өрде. Землянкага сүрән таң яктысы белән сыегайган ярым караңгылык урнашты.. Бу гүзәл урман 'торагының бердәнбер уңайсызлыгы булган озынборыннар безелдәшергә тотындылар. — Мин сезнең турыда «Правда»- га язарга теләр идем. — Языгыз соң, — диде очучы исе китмичә генә, һәм йокы аралаш өстәп куйды: — Ә, бәлки, кирәкмәс? Геббельс кулына килеп эләксә, тегс-бу, дип, имеш руслар аяксызларны да сугышка җыя башлаганнар, дип чиркәү кагарга тотыныр.» Фашистлар андыйга оста. Күп тә үтмәде, ул бик тәмле итеп гырылдарга тотынды. Ә мин йоклый, алмадым. Алексей Маресьев сөйләп биргән 6v вакыйга, үзенең бөеклеге һәм садәлеге белән мине хәйран калдырды. Әгәр дә герой янымда йоклап ятмаса, чык кунган каеш аяклары идәндә аунап ятмаса, бәлки бу вакыйга миңа матур бер әкият булып кына күренер иде... Алексей Маресьевны мин шуннан бирле күрмәдем. Ләкин бу очучының искитәрлек хикәясе язылган ике дәфтәрне, хәрби язмыш мина кайда гына ташласа да, үземнән калдырмадым. Сугыш тынып торган араларда һәм сугыштан соң, азат ителгән Европа илләрендә каңгырып йөргән чакларда, аның турында очерк язарга әллә ничә тапкыр башлап, әллә ничә тапкыр ташладым. Чөнки язганым бересе Алексей Маресьев тормышының тонык бер күләгәсе булып кына күренде! Мин Нюрнбергтагы халыкара’ хәрби трибунал утырышында булдым. Герман Герингтан сорау алу тәмам булып килә иде инде. Совет гаепләүчесенең сораулары белән стенага китереп терәлгән «икенче фюрер», документаль дәлилләрнең авырлыгыннан калтыра- на-калтырава, элек җиңелүне бел- » мәгән фашизм армиясенең Кызыл Армия ударларыннан ничек таркалганын, ничек эрегәнен сөйләп бирдъ Ул бу җиңелүне аклау өчен, тонык күзләрен күккә терәде дә: <язмыш шундый булган күрәсең» — дий куйды. Совет гаепләүчесе Роман Руденко Герингтан: — Советлар Союзына хыянәтчел төстә басып керү белән бик зур жн- Чын кеше 93 паять эшләгәнегезне таныйсызмы? — дип сорады. Геринг күзләрен түбән төшерде дә, чыраен сытып, карлыккан тавыш белән җавап бирде: — Бу — җинаять түгел, бу үкенечле ялгышу булды. Мин бары . шуны гына таный алам: без дуамаллык эшләдек, чөнки без, сугыш вакытында билгеле булганча, күп нәрсәне белмәдек, күп нәрсәне, шулай түгел микән дигән дип уйлап карамадык. Иц беренчедән, без со- Ьет кешеләрен белмәдек, аларны аңламадык. Алар безнең өчен табышмак булдылар һәм хәзер дә табышмак булып калалар. Советларның хәрби сәләтләре нәрсәдә икәнлекне иң яхшы шпионнар да фаш итә алмадылар. Мин туп, танк, самолетлар саны турында әйтмим. Ул кадәресен без чамаладык. Мин промышленность көче турында да әйтмим. Мин кешеләр турында әйтәм. Ә рус кешесе чит ил кешеләре өчен һәрвакыт табышмак булып килде. Рус кешесен Наполеон да аңламады. Без бары тик Наполеонның ялгышын кабатладык. Без Герингның, «табышмаклы рус кешесе» турында, илебезнең «күзгә күренмәс сәләте» турында мәҗбүри рәвештә «ачыктан-ачык сөйләп бирүен» горурланып тыңладык. Сугыш көннәрендә үзенең сәләте, илһамы, үзен-үзе аямаучылыгы, батырлыгы белән бөтен дөньяны шаккатырган совет кешесенең — Герингларның барысы өчен дә табышмак булып калуына ышанырга мөмкин. «Немецлар өстен раса» дигән кызганыч һәм көлке теорияне уйлап чыгаручылар, социалистик илдә үскән кешенең йөрәген һәм кодрәтен кайдан белсеннәр соң! Шул чакта кинәт кенә минем исемә Алексей Д1аресьев килеп төште. Аның ярым онытылган образы шушы кырыс имән зал эчендә минем күз алдыма ап-ачык булып килеп басты, һәм шушында, фашизмның бишеге булган Нюрнбергта, Кейтель армиясен җимергән, Герингның һава флотын чәнчелдергән, Редерның корабльләрен диңгез төпләренә күмгән, көчле ударлары белән Гитлерның юлбасар хөкүмәтен тар-мар иткән миллионнарча совет кешеләренең берсе турында сөйләп бирәсем килде. Маресьев кулы белән «Өченче эскадрильяның сугышчан очулары көндәлеге» дип язылган соры тышлы дәфтәрләрне мин үзем белән Нюрнбергка алып килгән идем. Трибунал утырышыннан чыккач, мин иске язмаларымны карарга тотындым һәм Алексей Маресьев турында шушы китапны язарга утырдым. Аның авызыннан ишеткәннәремнец барысын да дөрес итеп сөйләп бирергә кирәк иде. Ләкин теге вакытта мин күбесен язып өлгерә алмадым. Күбесе дүрт ел эчендә хәтердән чыгып бетте. Күбесен ул чакта, үзенең тыйнаклыгы аркасында, Алексей Маресьев сөйләми калдырды. Миңа уйланырга, өстәргә туры килде. Ул төндә Маресьев үзенең дус-ишләрс турында бик җылы һәм ачык итеп сөйләгән иде, аларның да портретлары хәтердә тузып бетте. Бу портретларны яңа баштан эшләргә туры килде. Фактларның барысын да нәкъ ул сөйләгәнчә итеп алырга мөмкин булмаганлыктан, мин геройның фамилиясен бик аз гына үзгәртә төштем. Аның эшендә юл таш булган, аңарга батырлык эшләү юлында, кыен юлда булышлык күрсәткән кешеләргә яңа исемнәр бирдем. Әгәр алар хикәямдә үзләренең йөзләрен күрсәләр, миңа үпкәли күрмәсеннәр. Мин бу китапны: «Чын кеше турында повесть» дип атадым. Чөнки Алексей Маресьев нәкъ чын совет кешесе. Герман Герингка аңлашылмаган һәм аның хурлыклы үлеменә кадәр аңлаешсыз булып калган чын совет кешесе. Тарих сабакларын онытырга яратучы, шыпырт кына итеп, Наполеон һәм Гитлер юлыннан барырга уйлап ятучы бик күпләргә әле хәзер дә аңлашылмый торган чын совет кешесе. Чын совет кешесе турындагы бу повесть шулай барлыкка килде. Нюрнберг, Бавария. 1946 елның язы. Г. Гобәй тәрҗемәсе.