ТАШЧЫ
һай бу шакылдауларны, бу дөбердәүне, нәкъ минем тәрәзәм каршында гына урамда кычкыруларны! Алар цинем бөтен уйларымны тараталар, миңа бер генә минутка да тынычлык бирмиләр, мине эшемнән аералар. Тыңгысыз бу шакылдаудан мин бер ничек тә котыла алмыйм, бер кая да яшеренә алмыйм: ул тавыш иртәдән кичкә кадәр бер кайчан да туктап тормый. Әгәр инде көндезге эсседән хәлдән таеп йокларга ятам икән, аны мин аеры м-ачык итеп, хәтта, төшемдә дә ишетәм. Күз алдыгызга китерегез, ике ай буенча менә шул хәл бит! Минем тәрәзәләрем каршында шушы нәләт төшкән таш йортны сала башлаганнан бирле, минем бер генә юл әйбер дә яза алганым юк, шакылдаулар, дөбердәүләр исә бер генә минутка да минем колак төбемнән китми. Үземә ни дә булса эшләргә мөмкин булмаганлыктан, мин көннәр буе тәрәзә янында бүтәннәр эшлә гәнне карап утырам. Тар урында кырмыскалар шикелле әрле-бирле бәрелеп-сугылып йөри торган берничә дистә кешенең хәрәкәте, чабышулары һәм эшләре минем нервларымны тынычландыра башлый. Шушы эшче халыкның кулы астында менә бу зур таш йортның ак- рын-акрын үсә баруын, аның стеналарының ничек югарыга калка баруын, зур такта әрҗәләргә салып сүндергәндә известьның ничек төтенләвең, ничек чыжылдавын, ә аннан соң аны ничек чокырга төшерүләрен, ташчыларның кирпечне, куяр урынына җайлы итәр өчен, ничек чүкүләрен, хатынкызларнын бавына аркылы таяк киерткән чиләк белән цемент ташуларын, ярдәмче эшчеләрнең ике иңбашларына салган агач носилкаларда, дуга шикелле урталай бөгелеп, баскычлар буенча өскә кирпеч ташуларын карап утыра торгач,
Иван Яковлевич Франко — Көнбатыш Украина халкы арасыннан күтәрелеп чыккай хәм^гать эшлеклеләре һәм язучылары арасында иң күренеклесе. Иван Фран- коның шөһрәте бөтен Украинага таралган, аның талантлы әсәрләре шулай ук башка бик күп телләргә дә тәрисемә ителгән. Иван Фрако 1866 елда авыл тимерчесе гаиләсендә туып, бала чагыннан ук бик куп авырлыклар кичерә башлаган. Галициядәге бу украин авылы бик ярлы яшәгән, крестьяннар, поляк паннарының изүе астында, тормышларын бик кыенлык белән алып барганнар. Шулай да Иван Франко шушы гомуми ярлылык, бөлгенлек арасыннан күтәрелеп чыгып, студент була алган һәм бөтен гомере буенча үз халкының азатлыгы өчен, Украинаның өзгәләнгән кисәкләрен бергә кушу өчен армый-талмый көрәшеп килгән. Иван Франковый таланты торган саен чәчәк ата бара. Ул .Захар Беркут" исемендә зур тарихи роман, бик куп шигырьләр, Борислав эшчеләре тормышыннан хикәяләр һәм очерклар, тау эшчеләрен эксплоатацияләүне фаш итеп, »Боа конструктор" исемле повесть һәм башка әсәрләр яза. Алың әсәрләре хезмәт ияләренә мәхәббәт белән сугарылган. Алар һәркайсы көчле һәм матур әдәби тел белән язылганнар. Бу әсәрләрдә демократ язучы Иван Франковый үз туган иленә һәм халкына мәхәббәте һәч аны кайгыртуы ачык сизелеп тора.
Ташчы
63
мин тынычлана идем. Бу кешеләрнең бу авыр эшләре болыт кебек, һәркөн минем күз алдымнан уза, һәм аларның кычкыруларын, шаяруларын, сөйләшүләрен тыңлый торгач, мин, гүя иксез-чиксез караңгы томан эченә чумган шикелле, үземне-үзем онытам, шулай сәгать артыннан сәгать, көн артыннан көн сиздермичә тиз уза иде. Үзләренең акырынулары, сүгенүләре, башбаштаклыклары, янаулары, эшчеләрне мыскыл итүләре белән бары десятниклар гына мине бу караңгы томан эченнән тартып чыгаралар һәм тере, әшәке чынбарлыкны искә төшерәләр. Алар монда бары икәү генә, шулай да алар һәммә җиргә дә җитәләр. Аларның берәрсе узып киткәндә барлык эшчеләр сөйләшүдән туктыйлар һәм билләрен бөгәләр. Аларга һич кенә дә ошата алмыйсың, һәммә нәрсә аларча эшләнмәгән булып чыга, алар бөтенесен мыскыл итәргә, хурларга гына торалар, ачулы әшәке суз һәрвакыт аларның тел очларында гына эленеп тора. Әгәр эшчеләрдән берәрсе каршы сүз әйтергә, үзен-үзе, яисә иптәшен якларга батырчылык итсә, пан десятникның кинәт битенә кан йөгерә, авызыннан күбекләр чәчелә башлый. Менә шунда гаепле кешегә эләгә инде! Әгәр кыйнап кына калдырсалар, шул минутында ук эштән куып чыгармасалар, бик шәп әле. Алар бит монда үзләре хуҗа, алар властеның һичбер чиге юк, һәм бер эшчене куып чыгаралар икән, аның урынына алар дүртне табалар, тегеләр хәтта куып чыгарылган эшче урынына үзләре ялынып керәчәкләр. Һа, быел җәй десятниклар өчен шундый иркенчелек! Сайлап эл да, эшченең хезмәт хакыннан теләгәнең кадәр йолкып кына кал, эшчеләр бер нн әйтмәсләр: әгәр берәрсе подрядчикка барып әйтә икән, ку да чыгар, буйсынырга теләми икән, ачка үлсен! Бервакытны, гадәтемчә, шулай тәрәзә янында эшчеләрнең эшләвен карап утыра идем, урам як стена буенда тавыш купты’ Мин тавыш
чыгуның сәбәбен белә алмый кал дым, бары тик десятникның урта яшьләрдәге зур гәүдәле басынкы бер эшчегә ташланып, аны иң кабахәт сүзләр белән сүгә башлавын гына ишеттем. Ә эшче исә, бер суз дәшмичә, башын иеп үзенең эшен дәвам итә иде. Ләкин эшченең болан караңгы чырай белән үз сүз- леләнеп дәшми торуы десятникның ачуын тагын да кабарта төште. Десятник, эшчегә һаман якыная барып, төкрекләрен чәчә-чәчә кычкырып җибәрде: — Әй, син, карак, сукбай, рнс- тан! Хәзер үк сыз моннан! Хәзер үк! Мин эшченең кирпечләргә таба иелгән караңгы йөзенең, кан йөгереп, торган саен кызара баруын күрдем. Ул тешен кысып кына түзә иде. — Нәрсә, сиңа йөз тапкыр әйтергәмени, хәерче, юлбасар! Марш моннан! Хәзер үк күз алдымнан югал, югыйсә тотармын да ыргытырмын! Күрәсең, эшче үз-үзе белән бик каты көрәшә иде, аның йөзе хәтта күгәреп китте. Ниһаять, шул бө- керәйгән килеш, башын бераз калкыта төшеп, һәр сүзен ачы бер нәфрәт белән теш арасыннан гына чыгарып әйтеп куйды: — Мужик шул мужик килеш кала инде ул! Хам килеш! Мужиктан пан булганны алла күрсәтмәсен! Бу сүзләрне әйткәндә десятник бер сулышка хәтта баскан урынында катып калды. Күрәсең, ташчының бу сүзләре аның канына тоз сипкән шикелле булды. Ул гади крестьян семьясыннан чыккан кеше булып, хәзер «пан десятник» булып алганнан соң үзенең чыгышыннан бик ояла иде. Бераз таш кебек катып торганнан соң ул бөтенләй котырды. — Әһә, шулаймы? Син мине шулаймы әле! Тукта, мин сиңа күрсәтермен әле, мин сине өйрәтермен! Марш моннан? Эшче, урыныннан кузгалмыйча, эшен дәвам итә иде.
Иван Франки
64
— Югал моннан, опришок!1 Шайтаныма кит! Юкса полиция чакырырга кушам! Эшче, һич кузгалырга теләмәстән, чүкече белән һаман кирпечкә суккалый иде. Ул арада десятник, йөгереп килеп, аның кулыннан чүкечен тартып алды да, урамга ыргытты. Ачуы кабарган эшче, тешләрен шыкырдатып, аяк үрә басты. Ул: — Хам! — дип кычкырып җибәрде. — Ни шайтаныма дип син мпңа бәйләндең? Миннән сиңа ни кирәк? Десятник акырып җибәрде: — Әһә. син әле яныйсың дамы- ин? Каравыл, каравыл!.. Бу тавышка икенче десятник килеп җитте дә алар ташчыга икәүләшеп ташландылар. Ташчы үзе кул күтәрмәде. Аның аркасына йодрыклар ява башлады, аны кый- кый-кыйный урамга кадәр куып төшерделәр. Ярсудан һәм өметсезләнүдән телсез калып ул инструмент салган капчыгын аркасына алды. Шушы хәлне күреп торган бүтән эшчеләр, тешләрен кыскан хәлдә кирпечләре өстенә иелеп, тавыш- сызтынсыз эшләүләрен дәвам итәләр иде. Аларның берсе дә бер сүз дә дәшмәде. Урамга чыгып, инде китеп барышлый, ташчы: — Мужикка никадәр генә май сөртмә, аннан барыбер тирес исе килә! — дип кычкырды. Аның йөзендә киеренке елмаю күренде, емма бу минутта күзләрендә кояшка каршы күз яше ялтырый иде. Десятник өстән аңа бармак янады. — Аны кара, муеныңны сындырырсың әле син, опришок, шакшы довбущук! 2
’ Опришок — Көнбатыш Украинада опришок дип XVIII йөздә чит пл басып алучыларына каршы баш күтәрүчеләрне □йтәләр иде; десятник аны сүгенү сүзе итеп куллана. 2 Довбущук — Опришокларпыд җитәкчеләреннән берсе, даи казанган халык герое 'Элекза Довбуш. Ул 1745 елда һәлак булган. Десятник «Довбущук» дип, суге- иел әйтә.
Иртәгесен мин иртә үк торып тәрәзәдән карадым. Урамда тын иде әле. Эшчеләр «фабрикага» җыела гына башлаганнар иде. Алар арасында кичә куылган ташчыны күреп А<ИН бик гаҗәпләндем. Бу хәл белән кызыксынып, десятник килгәч ни буласын көтә башладым. Эшчеләр үзара бик аз сөйләшәләр, ә кичә куылган ташчы янына берәү дә килми, ул бер кырыйда, койма буенда үзе генә тора иде. Менә нигәдер тимерче күрүге шикелле мышкылдап, десятник та килеп җитте. Ул җитез генә эшчеләргә күз төшереп алды. Аның ачулы күзләре кичә куылган ташчыга төбәлделәр: / — Син, опришок, тагын килдеңмени? Ни кирәк сиңа монда? Кемгә кирәк син? Ташчы бер-пке адым алгарак атлый, гомуми тынлык эчендә аның калтыраган тавышы ишетелә: — Пан десятник, кызганыгыз. Мин сезгә нинди начарлык эшләдем? Ни өчен сез мине икмәксез калдырасыз? Сез бит беләсез, мин хәзер бер кайда да эш таба алмаячакмын, ә өйдә... Десятник аңа: — Кит моннан, юлбасар танау! — дип кычкырып җибәрде. Кичә аңа ташчының караңгы чырай белән дәшми торуы ошамаган булса, бүген инде буйсынучан кыяфәте ошамый иде. Ташчы, үзенең кораллар салган капчыгын култык астына кыстырды да, башын иеп китеп барды. Шуннан соң мин бер атна буенча көн саен иртән шул ук күренешне күзәтә башладым. Куылган ташчы,, күрәсең, бер җирдә дә эш таба алмагандыр. Ул һәркөн иртән десятник янына эшкә алуны үтенеп килә иде. Әмма десятник таш кебек каты иде. Аны бернинди үтенеч тә, бернинди каргаулар да йомшартмый, ташчы аның алдында билен күбрәк бөгеп, башын түбәнрәк игән саен һәм аның төссезләнгән күзләре тирәнрәк бата барган саен десятник рәхимсезләнәрәк бара, аның саен ул бәхетсез эшчене тагын да
Ташчы
65
катырак һәм мыскыллырак сүзләр әйтеп хурлый иде. Ташчы бичара, борып җибәргән саен тешләрен генә кыса, капчыгын тавышсыз-тынсыз култык астына кыстыра да, үзен ниндидер яман эшкә тарта торган куркыныч бер вәсвәсәдән курыккан шикелле, артына да борылып карамыйча, кире йөгерә иде. Бу хәл шимбә көн кич булды. Урамда чагында көтелмәгәндә яңгыр ява башлап, миңа якындагы кабакка кереп торырга туры килде. Анда беркем дә юк иде. Пычрак, юеш бу зур бүлмәне түшәмдә моңсу гына чайкалып торган бердәнбер лампа бик начар яктырта; прилавка артында карт кына юан еврей хатыны йокымсырый иде. Як- ягыма карасам, — менә бит нинди гаҗәп хәл! — әлеге таныш ташчының үзенең иң явыз дошманы булган десятник белән бер өстәл янында утыруын күрдем. Аларның һәркайсының алдында эчә башлаган берәр кружка сыра тора иде. Ташчы, десятник белән чәкәшеп: — Я, алла ярдәм итсен сезгә, кум! — диде. — Сезгә дә шулай ук, — диде десятник. Хәзер аның тавышы урамда төзелеш янындагыга караганда күп йомшак иде. Бу сәер компания мине бик кызыксындырды. Мин үземә бер кружка сыра китерүләрен үтендем дә, читкәрәк китеп, бүлмәнең икенче башында почмактагы бер өстәл янына барып утырдым. Ташчы иркен сөйләшергә, тыныч булырга тырышып сөйли иде: — Менә бит, кум, синең миңа болан ябышуың яхшы түгел бит, валлаһи, яхшы түгел. Моның өчен, кум, алла рәнҗи бит. Шулай сөйләиә-сөйләнә ул, кружкасы белән өстәлне шакып, тагын ике кружка сыра китерергә кушты. — Минем өйдә көнкүрешнең нинди авыр икәнен, син бит, кум, үзең дә беләсең. Аны сиңа әйтеп тә торасы юк. Хатыным авыру, эшләп акча табалмый, ә мии менә синең э „С- Ә.* № 1.
мәрхәмәтең аркасында атна буенча бер генә тиен дә эшли алмадым... Үзем генә булсам ничек тә түзгән булыр идем. Ә өйдә, күрәсең, хатын авыру, аннары мескен балалар. Алар Инде көч-хәл белән генә үрмәлиләр, икмәк сорыйлар. МинеАм йөрәгем телгәләнә! Валлаһи, йөрәгем телгәләнә, кум! Яхшымы, яманмы, мин аларга ата бит! Десятник, аның сүзләрен өстәлгә иелә төшеп, йокымсыраган шикелле, башын чайкый-чайкый тыңлый иде. Еврей хатыны сыра китергәч, ул кружканы беренче булып алды да, ташчы белән чәкәшеп: — Синең хатының исәнлегенә! — диде. Ташчы моңа каршы: — Алла сиңа да авырырга язмасын! — диде, үз кружкасындагы сырадан аз гына авыз итеп алды. Сырага авызын тидерергә рәнҗеп торуы аның чыраеннан ук күренеп тора иде. Аһ, кем белә, бәл-. ки бу сырага моннан дүрт көн элек үзенең бәхетсез семьясын яхшы көннәргә кадәр туйдырып тору өчен әҗәткә алган гульденның1 актык тиене тотылгандыр. Икенче гуль- денны әҗәткә табып буламы-юкмы бит әле! Ә хәзер ул актык акчасына, ничек тә булса аның күңелен йомшарту өчен, үзенең дошманын сыйларга мәҗбүр булган. — Аннары, сөекле кум, син миңа чын күңелдән әйт әле, мин сиңа нинди начарлык эшләдем? Ачудан тинтәк сүзләр әйтеп ташладыммы? Ә син миңа ниләр генә әйтмәдең? Валлаһи, кум, ярлы кешене шулай җәберләү яхшы түгел. Десятник, сыраны эчте дә, йокымсыраган шикелле, тагын башын чайкап утыра башлады. Ташчы тагын кыюсыз гына башлап җибәрде: — Шулай итеп инде шул, син бер яхшылык итсәнә, дүшәмбе көн дим... Үзең күреп торасың, ярлы кеше кая барып егылсын! Хатының, балаларың белән ятып үләргәмени? 1 Г ульден — Австрия акчасы, бер сум чамасы тора.
Иван Франко
Десятник, аның сүзен бүлдереп: — Ничек, бу күбекне тагын берне китерергә кушасыңмы? — диде. — Ә, ие. дөрес, дөрес! Әй, тагын бер кружка сыра! Еврей хатыны тагын бер кружка сыра китерде. Десятник аны эчте' дә, мыекларын сөртте. Ташчы, десятникның кулларына үрелеп күзләренә караган килеш, тынычсызланып тагын сорап куйды: — Я, ничек булыр икән соң? Десятник урыныннан торды һәм, чыгып китәргә җыенып, салкын гына: — Ничек булсын? — диде. — Сыраң өчен сиңа рәхмәт. Синең дүшәмбе көн эшкә килеп йөрүеңнең кирәге юк, мин инде бүтән кеше алдым. Хәер, — диде, бу сүзләрне ул ишеккә барып җиткәч кенә әйтте. — Хәер, мин синең шикелле оп- рищокларга. синең шикелле сукбайларга мохтаҗ, да түгел! һәм десятник, бер тилпенү белән урамга атылып чыкты да, шапылдатып ишекне дә япты. ьәхетсез ташчы, бу сүзләрне ишетүгә, яшен суккан шикелле катып калды. Ни уйларга икәнен дә белмичә булса кирәк, ташчы озак кына шулай хәрәкәтсез торды. Аннары айныды. Аның башыннан кыргый бер уй узып китте. Ул үз янындагы өстәлнең аягын каерып алды да, бөтен көченә кизәнеп, прилавкага китереп бәрде. Шартлаган, чылтырап коелган, чартлап сынган тавыш, еврей хатынының акырып җибәрүе, йөгереп килгән кешеләрнең шау- шуы, полицейскийның кычкыруы — һәммәсе бергә колак тондыргыч кыргый бер гармония булып кушылды. Тагын бер минуттан бәхетсез ташчы үкерә һәм чиный торган халык төркеме эчендә калды һәм «акылыннан шашкан бу юлбасарны», котырынган бу нәмәрсәие төркем зур шау-шу белән полицейский кулына тапшырды. Җәмәгать тәртибенең бу дәһшәтле сакчысы ташчыны, җилкәсеннән эләктереп алып, алга таба төртеп җибәрде. Үз урынына ниндидер икенче бер еврей хатынын калдырып, полицейский яныннан, куркудан коты очкан еврей хатыны сөйрәлә, алар яныннан, чинап һәм тавышланып, ураманың һәртөрле ярлы-ябагае полициягә агыла иде.
ЯКТЫГА ТАБА Хикәя мый, әгәр ни дә- булса тиешенчә эшләнмәвен, арестантларны ничек итеп булса да кимсетүләрен күрсә, ул дары кебек кабынып китә торган иде. Төрмәнең тәрәзәсе артында арлы-бирле йөренеп, арестантларның тәрәзәдән карамауларын, бер- берсе белән сөйләшмәүләрен күзәтергә мәҗбүр булган төрмә сакчылары белән ул аеруча еш бәрелешә иде. Ничә мәртәбәләр часовой аңа, әгәр ул тәрәзәдән китмәсә, атачагын әйтеп янап карады, әмма ул, бер ни дә җавап бирмәстән, тыныч кына утыра бирә, бары тик часовой курогын шыкылдата башлагач кына тәрәзә яныннан сикереп читкә тайпыла, һәм: — Я, я, мин бит синең атарга батырчылык итмәячәгеңне беләм/! — ди торган иде.
Яктыга таба
67
Бервакыт мин аннан: — Сез аны каян беләсез? — дип сорадым. \ — Ничек каян? Мин аны үз күзем белән күрдем! — Нәрсә күрдегез? — Бик зур маҗара ул, шул вакыйгадан сон, тәрәзәгә атуны тыйдылар. Иң яхшысы—мин сезгә аны сөйләп бирим, әйдә, мескен солдат тынычсызланмасын. Ул бит, бичара, ни кушсалар шуны эшләргә тиеш. II — Аңа ике ел булыр инде, — дип башлады ул, — ие, төгәл икс ел. Мин ул вакытта нәкъ шушы капчыкта тикшерү астында утыра идем. Камерада без икәү генә идек: мин дә, тагын Җурковский дигән ниндидер бер пан. Ул кем булган һәм монда ни өчен эләккән, ансын мин инде хәтерләмим дә. Менә шулай бер кичне, гадәттә була торган кичке барлап чыгула- лардан соң, без, чишендек тә, йокларга яттык. Кинәт төрмә сакчыларының аяк тавышын һәм асылмалы йозакларда яңгырап ачкычлар шалтыравын ишетәбез. Ниһаять, ул ишекне ачты һәм, үзенең фонареннан камерага сары яктылык көлтәсе кертеп, аның белән ишек төбендә торган ярым ялангач, бөрешеп беткән, арык һәхМ хәлсез бер сынны яктыртты. Менә сакчы, ул сынны алга төртеп җибәрде дә, камерага этеп кертте. Бу сынның үз аягы белән тиз генә кереп китә алмавы күренеп үк тора иде. Төрмә сакчысы әлеге кешегә: — Менә сиңа одеял белән җәймә! — дип кычкырды һәм ул әйберләрне аның башына ыргытып аны җиргә кадәр диярлек бөгелергә мәҗбүр итте. — Ят та йокла! Аша- рыңа иртәгә алырсың. Шушы сүзләрне әйткәннән соң, төрмә сакчысы, ишекне япты да, китеп тә барды. Камерада баздагы кебек караңгы һәм кабердәге кебек тын булып калды. Бары тик ара- тирә, гүя кемдер тактада ит тана- гансыман бер тавыш кына ишетелә—бу әле кергән кеше теше-тешкә тиеп шулай дерелди иде. Беләсезме, ул вакытта инде көзнең сонгы атналары җиткән, «бөтен изгеләр» бәйрәменнән соң да ике атна
узган, шундый салкын иде, аллаң күрсәтмәсен. Мин, урынымнан тормыйча гына, әлеге туңып бөрешкән иптәштән: — Син кем буласың? — дип сорыйм. Мин инде җылынып җиткән идем, шунлыктан торасым килмәде, ә камерада исә, һава сасы булганлыктан, тәрәзәне көне-төне ачык тотар- та туры килү сәбәпле, шактый ҮК салкын иде. Әлеге иптәш җавап бирми, әмма аның тешләре тагын да ныграк шыкылдый башлый һәм шул тавыш арасында аның өзек-өзек үксеп куйганы ишетелгәли. Мин аны кызгана башладым. Тордым да, кармаланып, аңа урын җәя башладым. — Я, я, тынычлан, елама, дим. Чишен дә йокларга ят. Ул, көч-хәл белән генә: — Чи...ше...нә ал... мыйм... — дип әйтә алды. — Нишләп? — Мин бик... бик туң... дым. Я алла! Янына барган идем, хәйран калдым: бөтен тәне боз булган, кулын да, аягын да селкетә алмый. Нинди могъҗиза белән камерага керә алгандыр, һич аңлый алмыйм. Әлеге пан да торды, без икәүләп, аның искемоскыларын бөтенләй салдырып алдык та яхшылап удык, җәймә һәм одеял белән төреп койкасына салдык. Чирек сәгать чамасы үтмәгәндер, ншетәм, теге көрсенә, кыймылдый башлады. — Я, ничек, хәлең яхшыракмы хәзер? — дим, — Яхшырак. — Кул-аягың җылынамы? — Азрак җылына башлады инде- — Син кайдан соң? — Смереководан. — Сине жандарм китердеме? — Ул китерми кем китерсен? Ул
Иван Франко
6*
мине ялан өс, ялан аяк килеш шушы салкында бүген иртәдән бирле куып килде. Л\ин юлда, бара алмыйча, ун тапкыр егылдым. Каеш белән кыйнагач бармый хәлең юк. Бары Збойскида корчмада I гына бераз ял итеп алдык, корчма ху- жасы миңа аракы эчерде. — Син ни исемле соң? — Иоська Штерн. — Димәк, син еврей? — Шулай булмыйча, еврей шул. — Шайтан алгырысы! Син безнеңчә шул кадәр саф сөйләшәсең, синең телеңнән еврей икәнеңне үзерсәң дә белмәгән булыр идем. — Шулай булмыйча, пан. мин бит авылда мужиклар арасында үстем. Мин көтүче идем. — Ничә яшь соң сиңа? — Уналты. — Ни өчен сине монда төрмәгә тарттырдылар соң? — Ой, пан, үзем дә белмим. ҖандархМ әйтә, хуҗам минем өстән йозак ватып талауда гаепләп кәгазь бирде ди, ә мин, валлаһи, бернәрсә дә таламадым. Бары үз кәгазьләремне генә, валлаһи үз кәгазьләремне генә алдым. һәм ул балалар шикелле үксеп жылый башлады. — Я, я, акрын, юләр, — дим. — Боларны иртәгә барысын да судьяга сөйләрсең, ә миңа аның кирәге юк. Хәзер йокла инде. Иоська елап жибәрде: — Әй, пан, моның өчен мине асарлар диде бит жандарм. — Ни сөйлисең син? Акылыңнан яздыңмы әллә!—дип кычкырдым.— Көлке бит бу! Шундый юк нәрсә өчен кеше асканны кайчан ишеткәнең бар? — Ә хуҗам, мине ун елга төрмәгә ябарлар, дип .әйтте. — Я, я, сагышланма, дим. Алланың рәхмәте зур, ничек тә бер җае табылыр. Син хәзер йоклавыңны гына бел, иртәгә сөйләшербез. Без тынып калдык, мин тиздән гырлап та киткәнмен. Төрмәдә ми-
нем шулай кәбестә эчендәге куян кебек йоклавым гына рәхәт тә. Ш / Бу яңа кешене без бары икенче көнне генә яхшылап күрдек. Кичә аның еврей икәнлеген бер күрү белән үк белмәвем миңа көлке булып тоелды. Ул сары чәчле, озын чигә сакал үстергән, борны, картайган карчыга борнысыман бөкре, үз яшенә артык ябык булмаса да бераз бөкрерәк, гәүдәгә чибәр генә иде. Аңа бер күз төшерү белән, ун адымнан еврей икәнен белергә мөмкин. Кичә исә, караңгыда без аны уган вакытта, аның сөйләшүенә карап кына болай чамалау һич мөмкин түгел иде. Ул камераңы куркынган тиен шикелле әсәрләнеп караштыра башлады. Пан белән *без торганчы ук сикереп торды да юынды, урнын җыйды, үз урынына почмакка кереп утырды да, ник кенә бер селкенсен, сихерләнгәнмени. Мин аннан: — Син бәлки ачтырсын? — дип сорыйм. Ул җавап бирми, тагын да бө- решәрәк төшә. Әлеге пан: — Син кичә берәр нәрсә ашаган идеңме? — ди. — Ие, кичә жандарм мине алып китәр алдыннан войт t хатыны миңа бераз борщ белән бер сынык икмәк биргән иде. Пан көлемсерәп куйды: — Әһә, хәзер аңлашыла. Пан аның ашарына бирде: зур гына бер сынык икмәк, тагын кичәдән калган котлеты да бар икән. Теге бичара хәтта калтыранып китте. Рәхмәт әйтергә теләгән иде дә, булдыра алмады, күзләренә мөлдерәп яшьләре генә килде. Бу — бик тыңлаучаи, күп сөйләшүне яратып бетерми һәм мактанчыклыкның ни икәнен дә белмш торган бик тын малай булып чыкты. Берәр нәрсә эшләүне үтенсәң ул очкын шикелле чәчрәп тора иде.
I Корчма — борынгы заманда аракы да сатыла торган чәйханәне шулай атаганнар. 1 Войт — староста.
Яктыга таба
69
Аның үзен-үзе тотуында крестьяннарга хас ниндидер бер табигый2 3 лек бар. Әгәр бернинди эш тә булмаса, — безнең төрмә камерасында нинди эш булсын ди инде’ — ул, куллары белән тезләрен кочаклап һәм аларга ияген терәп бөкрәйгән хәлдә тын гына үзенең почмагында утырырга ярата, анын бары, кызыксыну чан тычкан күзедәй, караңгы почмактан күзләре генә елтырап күренә иде. Малай бераз тынычлангач һәм ияләнгәнсыман күренә башлагач, бервакытны пан аңа әйтте: — Я. сөйләп бир безгә, алай жандарм сиңа дар агачы белән янарлык ук нинди коточкыч җинаять эшләдең, кемне таладың? Иоська бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды: — Ой, пан, сөйләр өчен бик озак ул, тыңлар өчен аның бер кызыгы да юк. Бик мәгънәсез бер вакыйга ул. — Я, я, сөйли бир, тыңлыйк. Без монда, барыбер, акыллырак берәр нәрсә уйлап чыгара алмабыз, мәгънәсез вакыйганы да тыңларга мөмкин. Иоська безгә болай дип сөйли башлады: — Мин Смерековода арендатор Мошкада үстем. Баштарак мин аның балалары белән бергә уйный, Мошканың үзен әти дип, Мошчи- ханы әни дип эндәшә идем. Мин аларны ул чагында үземнең атам белән анам дип уйладым. Әмма тиздән Мошканың үз балаларына матур пиджаклар тектерүен, ә Мошчиханың һәр җомга саен аларга ак күлмәкләр киертүен, мине һаман да шул алама һәм пычрак өсбаш белән йөртүен искәрә башладым. Җиде яшь тулганнан соң миңа, игенгә чыкмасыннар өчен, каз көтәргә куштылар. /Мошчиха, сал- кыиынэссесен тикшереп тормастан, мине көтүлеккә куа, ашарга исә торган саен азрак бирә иде. Мин ач йөрдем, көтүлектә утырып елаган вакытларым күп булды, әмма болар берсе дә ярдәм итмәде. Авыл малайлары миңа яхшырак мөнәсәбәттә булдылар. Алар 2 Крейцер — Австрия акчасы. 3 Трефняк — Дингә ышанучы еврей- ләрдә дин тарафыннан тыелган ризыкны (мәсәлән, дуңгыз итен) ашаучы кеше. 4 Бельфер — (еврейча) өйгә килеп укыта торган укытучы. миңа икмәк, сыр биргәлиләр, үзләренең уеннарына катнаштыралар иде. Мин аларга ияләштем, тора-бара аларга казларын көтәргә дә булы шкалы й башладым. Үземнең яшемә караганда мин ярыйсы гына көчле һәм җитез идем, шунлыктан авыл хатыннары миңа казларын көтүне үзләре үк ышанып тапшыра башладылар, балалары мәктәпкә йөри башлагач исә мин аларның бозауларын көтә торган булдым. Моның өчен алар миңа икмәк бирәләр, кайнар аш ашаталар, ә бәйрәм көннәрдә кайчакларны бер-ике крейцер1 ак ча да эләккәли иде. Мошчиха, бик саран кеше булганлыктан, минем өйдә ашарга сорамавыма куана иде. Ләкин Мошканың балалары минем крестьян ризыгы белән туклануымны иснәнеп белгәннән соң, мине трефняк2 дип үрти һәм тора-бара миннән читләшә башладылар. Башта минем моиа артык исем китмәде, әмма тиздән мин аларның дошманлыгын бик кискен тоя башладым. Мошка үз балаларын укырга һәм язарга өйрәтү Фчен аларга бельфер 4 яллады. Бу хәл кыш көне булганлыктан, минем дә эшсез чагым иде. Уку нияте белән мин дә алар янына барган идем, Мошка малайлары кычкырырга, мине төрткәләргә һәм чеметергә тотындылар, ниһаять елый-елый аналарына трефняк белән бергә укымаячакларын белдерделәр. Сизеп торам, малайларны шулай кыланырга, һичшиксез, Мошчиха үзе өйрәтеп куйган. Нигә икәнен үзем белмим, әмма ул убырлы карчык мине һич күрә алмый иде. Балаларның тавыш күтәрүләре булды, Мошчиха йөгереп килеп җитте дә, янәсе гыйлем минем өчен түгел, алар, имеш, ярлы кешеләр, хәерчене укыту өчен бельфер тотарга" хәлләре юк. Шуларны әйтә-әйтә мине бүлмәдән куып та
Иван Франко
70
чыгардьи Мин елап җибәрдем. Ләкин нишләмәк кирәк? Шулай, авылга барам да, авыл малайлары белән уйныйм яки олыларның. арбалар, чаналар, яисә бү- ^ән шундый хуҗалык кораллары төзәтүләрен караштырып йөрим. Яисә бөтен көтүебез белән тимерче янына бара торган идек; аның тимерче алачыгы авыл кырыенда иде, мин сәгатьләр буенча аныц эшләгәнен карап тора торган идем. Мин бүтән малайлардан көчлерәк булганлыктан. тимерче миннән еш кына өрдергеч басуымны, яисә чүкеч сугуымны, яисә кайрак әйләндерүемне үтенә иде. Андый чакларда минем бәхетем эчемә сыймый торган пде. Инде гыйлем минем өчен түгел икән, нинди генә булса да берәр һөнәргә өйрәнүне мин ялкынланып тели идем. Яз җитү белән янадан көтүлеккә, казлар, бозаулар янына чыгам, аларны Мошка якын-тирә авыллардан сатып ала ла бераз асраганнан соң Львовка илтеп сата иде. Сме- рековоның көтүлеге иркен, урыны- урыны белән әрәмәлеге дә бар, һәрхәлдә йөгерергә күп туры килми иде. Кая да булса калку бер урынга менеп утырам да, пычакны кайрап, юнарга, тишәргә, агачтан һәртөрле уенчыклар, баштарак кечкенә баскычлар, сабаннар, тырмалар ясарга, соңыннанрак исә читлекләр, жил һәм су тегермәннәре ясарга тотына идем. Бер елдан мин инде шул кадәр остарып җиттем, мине авыл малайлары бөтенесе дә ихтирам итә башладылар. Мин бодай кырына, ч ары һәм киндергә төшкән чыпчыкларны куркытыр өчен шалтыравыклар һәм шыгырдый торган карачкылар ясап, аларның парын унар крейцерга сата торган булдым. Тиздән мин шул кадәр акча эшли башладым, хәтта минем өтерге, борау һәм бүтән шуның шикелле столяр кораллары сатып алырга да көчем җитте. Мин торган саен зуррак эшләргә тотына башладым. Мин андыйга бик һәвәс идем. Нәрсәгә генә күзем төшмәсен, һәммәсен үз кулым белән эшлисем килә башлый. Кыш көннәрендә мин көннәр буе я тимерчедә, я столяр янында утырып, аларның ничек; эшләүләрен күзәтә һәм аларга булыша торган идем.
Миңа инде уналты яшь тулган булса да, мине берәр эшкә өйрәтү Мошканың уенда да юк, ул мине көтүче иткән дә, аннан аргысы турында уйлап та карамый иде. Мин хәтта үземнең атамның кем булуын да, кайда туыпүскәнлегемне дә белми идем.' Авылда Мошканың мине бик кечкенә килеш каяндыр читтән алын кайтканлыгын гына беләләр; халык арасында хәтта мин, имештер, Мошканың ниндидер баҗасының улы булганмын, аның миннән башка бер кеме дә калмаган, ул миңа байтак кына мал-мөлкәт тә кал-» дырган, әмма, гүя ки, Мошка бу малның барысын да үзенә алган да үзләштергән имеш дигән сүзләр дә йөри иде. Крестьяннар миңа бик еш: — Кызганабыз без сине, Иоська,— диләр иде. — Син үткен малай, һөнәргә дә бик һәвәс. Болай калсаң синнән кем генә чыгар икән? — МньГнән кем чыксын? — ди идем. — Җәмәгать көтүчесе булырмын. — һай оятсыз да инде бу Мошка, ул сине һич кайгыртып карамый. — Ярлымын, ди бит, чамам юк, ди, — Ышанма син ул карт чегәнгә! Акчасы бар аның, аз да түгел, тик ул аны үз малайлары өчен саклый. Ә сине ичмаса аллага гыйбадәт кылырга гына да өйрәтмәде. Шундый сүзләрдән соң миндә өермә кузгала иде. Мин үз-үзем турында уйлаштыра башладым. Чыннан да, мин уйлыйм, кайчанга кадәр монда утырырмын икән соң мин? Мөшкага бушка эшләргә кайчан да өлгерермен, һич югында яхшы бер һөнәргә булса да өйрәнергә иде, ул чагында үзем эшләп тапкан үз икмәгем булыр иде. Ләкин моңа ничек ирешергә? Мошка - дан ничек котылырга? Бнгпәк тә,
Яктыга таба
71
канда туып-үскәнлегемне, атамның, кем булганлыгын, кайда да булса минем туганнарым бармы-юкмы икәнлекне дә белмәгәч, мина кая барып бәрелергә? Безнең корчма юл буенда иде. Безгә, еш кына, богауланган арестантларны Львовка яки Жолквага алып баручы жандармнар керә торган иде. Баштарак мин карадан киенгән, аркаларына карабин аскан һәм бүрекләренә ялтыравыклы әтәч каурыйлары тотамын кыстырган бу таза, куркыныч мужиклардан бик курка торган идем. Мич башыңда бөгәрләнеп поскан килеш куркынып һәм калтыранып, мин аларның Мошка яки авыл кешеләре белән сөйләшүләрен ничә тапкырлар тыңладым. Гадәттә алар минем өчен иң куркыныч нәрсәләр турында — янгыннар, урлаулар, сукбайлар турында сүз алып баралар һәм шул әңгәмәләрдә мин бик еш «кәгазь» дигән сүзне ишетә идем. «Әгәр кәгазе юк \икән, аны шунда ук кулга алырга!»—«Карыйм, тегенең кәгазьләре ышанычлы түгел». — «Әгәр аның бер генә яхшы кәгазе булса, мин аны җибәргән дә булыр идем». Мин еш кына уйлый идем: «Узып баручы кешене әтәч каурые кыстырган карабинлы жандармнан саклап кала алырлык көче булган ул кәгазь — нинди кәгазь булыр соң ул?» Ләкин бу сорауга мин җавап таба алмадым һәм бу кәгазьләр турындагы фикерләр мине торган саен ныграк куркыта башлады. Кулымда кәгазем булмый торып ничек дөньяга чыга алырмын икән соң мин? Мине бит, жандарм бер- ике адым атлагач ук тотып алачак һәм алла белсен нинди җәзаларга дучар итәчәк! Шундый уйлар башыма килеп мин бөтен тәнем белән калтырана идем. Мошкадан котылу турында никадәр ешрак уйлансам, бу кәгазьләр Цинем күз алдыма шул кадәр ешрак киләләр иде. Ул кәгазьләр хәтта минем төшемә дә керә башладылар. Гаять зур печатьле саргаеп беткән бу иске кәгазьләр миңа бөрешкән битләре белән куркыныч итеп карыйлар яки тешсез әшәке авызлары белән миннән көләләр иде. /Чин ул чагымда бәхетсез була идем. Бу турыда кемнәрдән генә сорашсам да һәммәсе дә миңа шул бер сүзне әйттеләр: кәгазьсез юлга чыгарга да
ярамый, һөнәргә өйрәтү өчен берәү дә өйрәнчек итеп тә алмас, диделәр. Әмма ул кәгазьләрне кайдан алырга соң миңа? Тимерче ул кәгазьләрне Мошкадан сорарга кушты, атам үлгәннән соң алар Мошка кулына төшәргә тиеш иделәр. Ие, Мошкадан сорарга! Әгәр миңа Мошкага сүз кушу җиңел булса тагын бер хәл иде. Элек, мин кечкенә чагында, ул миңа ягымлырак иде, инде мин зур үсә башлагач, мине үзенең хатынына, шул убырлы карчыкка тапшырып, үзе минем белән бер вакытта да диярлек сөйләшми башлады. Миңа хәтта ул миннән читтәрәк йөрергә тырышкан’ кебек тә тоела иде. Минем атам? үлгәч, аның акчаны үзенә алуы турында кешеләрдән ишеткәннән соң мин аны игътибар беләнрәк Kyj зәтә башладым; сизәм, минем бо- лай игътибарлы булуым аны борчый. Кайчагында шулай икәүдән- икәү генә калырга туры килгәндә ул тынычсызланып боргалана башлый торган иде, әйтерсең, аны нәрсә дә булса кимерә. «Әгәр, — мин уйлыйм, — хатыны өйдә юк чагында көтмәгәндә генә моңа бик нык басым, ясап карасам, ничек булыр икән? Бәлки мин аннан ни дә булса белеп калырмын». Бер җае чыкканда шулай эшләргә дип җыенып та куйдым. Җай туры килүне озак көтәсе дә булмады. Мошчиха Жолквага китте. Корчмада Мошканың үзеннән башка бер кем дә юк иде. Менә мин аның янына бардым да, сорыйм: — Реб Мойше, — мин әйтәм, — минем атамнан синдә ниндидер кәгазьләр калган булырга тиеш, халык шулай сөйли. Мошка тетрәнеп китте, әйтерсең, аны шөпшә чакты. — Каян беләсең син аны? — Халык шулай сөйли.
Иван Франко
72
— Нинди халык? — Бөтен авылда шулай сөйлиләр, барсы да. — Я, сиңа ул кәгазьләр нигә кирәк? Син бит хәтта укый да белмисең! — Шулай да мин белергә теләр идем. Димәк, алар синдә? Гүя. миннән нинди дә булса бер дә күңеленә ошамый торган бер күңелсез нәрсә ишеткәндәй, /Чошка гасабиләнеп, — Миндә, миндә ул хәерче кәгазьләре! — дип кычкырып җибәрде. — Синең атаң хәерче иде, бөтен малын туздырып бетерде, ә сине минем башыма бәла итеп калдырды. Миңа синнән нинди файда бар? — Беләсеңме, реб Мойше, — дим, — бир миңа ул кәгазьләрне! Әгәр сиңа кирәк түгел икәнмен, мин китим. Мошка: — Нәрсә? — дип чыелдап куйды. — Китәр идем дисеңме? Син юләр, кая бара аласың соң? — Мин өйрәнчек булып керергә теләр идем, һөнәргә өйрәнергә. Мошка шаркылдап көлеп җибәрде: — Бар, бар, кәбестә баш! Сине кем дә булса өйрәтергә алыр дисеңмени? Укыган өчен түләргә кирәк, аның өстенә укый-яза белергә кирәк, җитмәсә, еврейчә түгел, чит телдә. Мин таш булып катып калдым. Ниһаять бераздан телгә килдем: — һич бул.маса, син ул кәгазьләрне мина күрсәт кенә, мин аларны күрергә телим. — Тьфу! — дип Мошка төкереп куйды. — Тигәнәк тунга ябышкандай сырышты гына бит бу миңа. Әйдә, барыйк, сиңа хәзинәләреңне күрсәтим. Әле ярый, бәхетең, мин аларны шушы көнгә кадәр яндырмаганмын! Аның соңгы сүзләре минем йөрәгемә барып кадалды. Әгәр Мошка чыннан да минем кәгазьләремне яндырган булса, нишләр идең? Мин ул вакытта, агачыннан өзелеп төшкән яфрак шикелле, дөньяда иң ялгыз кеше булыр идем. Мин үземнең нәселнәсәбемне белә алмаган булыр идем, мине дә бер кем дә белмәс иде. Ул чагында мин шул урыннан кузгала алмыйча, гомер* буена Мошка скамьясына бәйләнгән хәлдә үлгәнгә кадәр кол булып яшәгән булыр идем.
Башыма шундый уй килүгә мин калтыранып киттем, күз алдымда әллә нинди түгәрәкләр бөтерелә башлады. Көч- хәл белән үземне кулга алып, Мошка артыннан тыныч кына чо* данга киттем. Бу чолан корчма артына кушып,, өйалдыннан керә торган итеп, агачтан эшләнгән иде. Аның бер кечкенә тәрәзәсе булып аңа да аркылы- торкылы тимер чыбык кадакланган. Крестьяннардан залогка алган һәртөрле әйберләрне ул шунда җыйды һәм бөтен кыйммәтле нәрсәләрен Мошка һәрвакыт шунда саклап килде. Анда кыска туннар, бәрән бүрекләр, итекләр тулып ята, сандыкта мәрҗән муенсалар саклана, сандык төбендә, хәтта борынгы алтын тәнкәләр һәм талир тәнкәләр дә саклана дип сөйли торганнар иде. Бу чоланны караклар ике мәртәбә басарга чамалап карадылар, әмма икесендә дә ватып керә алмадылар — чөнки ул бик нык итеп эшләнгән иде. Аның өстенә Мошка этләрнең дә бик сизгерләрен асрады. Чоланның ишеге тар һәм тәбәнәк иде, анда керү өчен Мошкага бөгелергә туры килде. Аның артыннан мин дә кердем. Ул миңа: — Сиңа монда ни калган? — дип ырылдады. — Ни калсын? Син үзең керергә куштың бит! — Монда ук түгел инде. Өй алдында көт! — Кайда да барыбер, — дим, — монда көтсәм дә ярый. Мин синең бер нәрсәңне дә ашамам. Мошка күзен акайтып миңа шундый итеп төбәп карады, әйтерсең, мине гомерендә беренче тапкыр күрүе. Белмим, минем аңа кай төшем ошамагандыр, әмма ул,.
Яктыга таба
73
төкерде дә, арты белән әйләнде. Аннан соң, сандык өстенә менеп, түшәм кырыена ук менгереп кадакланган кечкенә шүрлеккә сузылды да аннан саргайган кәгазьләр төргәге алды. Ул аларны миңа ерактан күрсәтеп: — Менә алар, синең иске кәгазьләрең! — дип мыгырданды. Мин аңа кулларымны сузып: — Кая, миңа карарга бирсәнә! — дим. — Син, аңгыра, алардан нәрсә аңлый аласың, алар сиңа нигә кирәк? Миндә сиңа яхшы икән, утыра бир, бәләгә тыгылма! — Шулай дип Мошка кәгазьләрне яңадан шүрлеккә кыстырды. — Әйдә, чыгыйк моннан. Хәзер сиңа тынычланырга мөмкин. Ә минем* турыда кеше сөйләгәннәргә ышанма, мин беләм*, аларның телләре бик озын. Алар сөйләгән нәрсәләр барсы да ялган! — Нәрсә ялган? — Һи, синең белән сөйләштең ни, стенага борчак сиптең ни, барыбер, — дип, Мошка, мыгырданып мине чоланнан төртеп диярлек чыгарды да, ишеккә йозак салып, эчке биген этәреп, корчмага кереп китте. IV. Иоська беразга туктап калды. Аның хикәясен дикъкать белән тыңлаган пан Журковский, елмаеп: — Менә, син, мәгънәсез нәрсә, дип әйткән идең, ә үзең китаптан укып барган кебек сөйлисең, — диде. — Әй, пан, моңарчы сөйләгәнем мәгънәсез түгел иде әле, менә моннан соң мәгънәсезе китә инде. Мин шома сөйлим икән, сез аңа гаҗәпләнмәгез. Авылда мин әкият сөйләргә өйрәндем. Минем хәтерем бик яхшы, әгәр берәр әкият ишетәм икән, мин аны соңыннан үземә сөйләгән кешедән дә шәбрәк һәм кызыграк итеп сөйләп бирә алам. Ул кышны мине авылда әкият сөйләвем өчен шул кадәр яраттылар, хәтта бер генә кичә дә минсез узмас булды. Нан аңа: — Карап-карап торам да, синең кулыңнан килмәгән эш юк икән! — диде. Иоська авыр сулап куйды: — Әй, пан,— диде, — мин моның ни икәнен үзем әйтеп бирә алмыйм, әмма,
минем бәхетсезлегем дә шушында кебек тоела. Кайчан да кайчан мин нәрсә булса да эшләргә кирәклекне, нәрсәгә булса да өйрәнә алачагымны сизеп алам икән., минем йөрәгемдә нидер шундый: яна башлый, шундый тынычсыз- ландыра һәм азаплый башлый., миңа инде шуны эшләмичә, белмичә, өйрәнмичә бер генә минутка да тынычлык юк. Менә шул мине төрмәгә кертте дә. — Я, я, сөйлә! Ләкин Иоськага бу юлы үзенең хикәясең сөйләп бетерергә туры килмәде — нәкъ шул вакытта безнең камераның ишеге ачылды. Иоськаны җавап алырга дәштеләр. Пан, камера буенча уйланып йө- рийөри: — Ни җитте малай түгел бу, — дип мыгырданды. — Минемчә ул бик яман ялганлый, — дим. — Мужикларга әкият сөйләргә өйрәнгән дә, менә безгә, дә әкият сөйли. — Шулай дисеңмени? — Соң шулай булуы мөмкин түгелмени? — Дөрес, алай булуы да мөм^- кин, әмма моның хакны сөйләве йөзеннән үк күренеп тора. Хәер?. ничек икәнен аңлар өчен безнең вакыт җитәрлек әле. Иоськаны ярты сәгатьтән дә озак, тотмадылар. Ул элеккегә караганда күңеллеләнебрәк һәм тынычланыбрак кайтты. Мин аннан: — Я, ничек, судья ашамадымы соң үзеңне? — дип сорадым. — Ансы, судья яхшы кеше, — диде Иоська. — Дөресен әйткәндә, мин аннан башта бик курыктым. Миңа авылда, төрмәдә җавап алганда кыйныйлар, табан астын кызган тимер белән көйдерәләр, дигәннәр иде.
Иван Франко
74
Мин кычкырып көлеп җибәрдем: — Әһә, синец төнлә нәрсәдән шулай борылгалануыңны, йокыңнан нигә кычкырып уянуыңны мин хәзер оеләм. Ихтимал, төшеңдә синең табаныңны көйдергәннәрдер! — Ай, зинһар, көлмәгез! Ул төшләр белән мин шул кадәр азапландым, хәтта аларны искә төшерүе куркыныч! Барсы да юкка гына. СЗудья шундый яхшы күңелле кеше, минем белән нәкъ кешеләрчә сөйләште, кычкырмады, тиргәмәде, жандарм кебек кыйнамады. Пан Журковский аннан*. — Жандарм кыйнадымы әллә сине? — дип сорады. — Әй, пан. кыйнап минем җанымны аламы дип торам. 'Менә, минем аркамны гына карагыз. Шулай дип Иоська күлмәген саллы. Без исебез китеп кычкырып жибәрдек: малайның бөтен аркасы күпереп чыккан һәм юл-юл булып :1ан оешкан иде. Бераз тынып торганнан соң беренче булып пан Журковский сораша башлады. — Я, судья нәрсә турында сорашты соң синнән? — Әлеге шул нәләт төшкән талау турында инде. Эш ничек булды, янәсе. — Шуннан соң? — Шуннан соң дип, барсын да ничек булган булса, шулай сөйләп оирдем, менә шул. Беркетмә язды дса мине кире китереп куярга кушты. — Я, алайса, эшнең ничек булганлыгын безгә дә сөйләп бир инде. — Ничек булсын! Сез бит Мош- хада минем тормышның ничек булганлыгын беләсез инде. Минем моннан соң да анда каласым килмәде, аның өстенә кәгазьләр турында бер генә мәртәбә сүз ачсам .па ул аларны тотар да яндырыр дип тә курыктым. Шунлыктан мин алармы үзем урларга уйладым. Читтән килгән каракка караганда, чоланга керү минем өчен җиңелрәк иде: мине этләр дә беләләр, мин үзем дә <5етен юлларын, йортның бөтен җо- - |аларын беләм. Башта мин Мош- кадан ачкычларны урламакчы булган идем. Ләкин ул, күрәсең, ни дә булса сизенгән булырга кирәк, ачкычларны һәрвакыт үз янында гына
йөртә, яисә кайдадыр мин таба алмаслык урынга яшереп йөри башлады. Ә мин, үз кәгазьләремне кулга төшерү турында кискен бер фикергә килеп, түземсезлектән яна идем. Мин шуннан башка бер ни турында да уйлый алмый башладым. Ие, ахыр чиктә, нигә соң миңа шул кадәр озаклап уйлап торырга? Бер төнне шулай һәммәсе дә йокыга киткәч, бер багананың ырмавын тиз генә юндым да (чоланның стенасы баганага коелган иде), өтерге белән борысны күтәреп чоланга кердем, үземнең кәгазьләремне алып борысны яңадан үз урынына куйдым. Менә шул. Пан мыгырданып: — һи, бик ансат! — дип куйды. — Үземнең кәгазьләрем кулыма төшү белән, .мин, нинди кәгазьләр икәнен белмәстән, бәйләгән киндерәсен чишеп тә карамастан, чүпрәккә төрдем дә, куеныма тыгып Мошка корчмасыннан чыгып та киттем. «Кая барыйм икән?» — дип уйлыйм. Әле куркуым бөтенләй бетеп җитмәгән иде. Әгәр Мошка мине алдап минем кәгазьләрем урынына бер нигә дә ярамый торган нинди дә булса бүтән кәгазьләр күрсәткән булса? Әгәр мин караңгыда нинди дә булса бүтән берәр төргәк алып чыккан булсам? Ул вакытта нишләрмен? Әгәр шундый хәл була калса, дип кем белән булса да киңәшергә кирәк иде. Шулай, юлда очраган беренче печән кибәне астында йокладым да, икенче көнне таныш тимерчегә барып бөтенесен сөйләп| бирдем. Ул беренче булып мине салкын су белән коендырды. — Син, егет, начар эшләгәнсең, — диде. — Хәзер үк войтка бар да, бөтенесен аңа сөйләп бир, кә- казьләреңне дә тапшыр. Бу сүзләрне ишетүгә минем йөрәгем сызлый башлады, ләкин нишләмәк кирәк? Күрәм, бу акыллы киңәш. Барам.
Яктыга таба
Войтка керергә килгәндә урындыкта утырган жандармны ишек алдыннан тәрәзә аша ук күреп алдым. Шунда миңа гүя кемдер бу минем үлемем дип пышылдаган- сыман булды. Мин шунда бөтенләй катып калдым, аякларымны атлый алмас булдым. Башымнан кинәт кенә бер уй сирпелеп узды: качарга! Ләкин сон. иде инде. Войт, мине күреп алды да, куанып, кычкырып җибәрде: — Әһә, менә үзе үк! Үләсе түгел икәнсең! Я, әйдә, якынрак кил, якынрак! Күрәм, барсын да белгәннәр, мине эзли дә башлаганнар. Менә, бөтен батырлыгымны бергә җыеп, өйгә килеп керәм. Жандарм миннән: — Ни исемле син? — дип сорый. — Иоська Штерн! — Кайда туып үстең? — Белмим. — Әһә, димәк, сукбай икәнсең. Мин баскан урынымда таш кебек кагып калдым. Мин бу куркыныч сүзне беренче тапкыр гына ишетмим, сукбайларны жандармнарның ничек азаплаулары турында бик күп коточкыч вакыйгалар ишеткәнем бар, минем иң курыкканым да шул иде. Хәзер менә беренче сүздән үк үзем дә шул хәлгә килеп тарыдым. Мин еларга җитештем: — Соң мин мондагы бит, — дидем. — Пан войт мине белә бит. — Минме? Синеме? — ди войт. — Алдыйсың, җан кисәгем! Сине күргәнем бар, Иоська исемле икәнеңне дә, арендатор Мошкада хезмәт итүеңне дә беләм. Әмма, кем син, каян килеп чыккан кеше син, ансы н мин белмим. Жандарм: — Әһә, димәк, күзгә карап алдый! — дип кычкырып җибәрде һәм үзенең китабына нидер язып та куйды. Аннары миңа, — кил монда! — диде. — Якынрак! Я әле, минем күземә туп-туры кара әле! Мин аңа якынлашып килгәндә ул үзенең авыр йодрыгы белән минем битемә шул кадәр каты итеп китереп сукты, мин шунда ук канга батып идәнгә аудым. Жандарм миңа: — Хәзер үк тор! — дип кычкырды. — Кара аны, кычкырасы булма, юкса тагын да ныграк эләгер! Ә хәзер мин сораганнарга дөрес җавап бир! Син Мошкада хезмәт итәсеңме? — Ие. — Син аны талап чыктыңмы? — Юк. — Ничек инде ул «юк»? Мин йөземдәге канны сөртә-сөр- тә тагын жандармга текәлеп калдым. һәм жандарм мине тагын сугып екты. Мин торырга азапланып ятканда, войт жандармга әйтте: — Пан жандарм, — диде. — Крестьян обществосының башлыгы буларак, мин арестант белән мондый могамәләдә булуны күтәрә алмыйм. Беркетмә язганда мин хәзер булырга тиешмен, ә беркетмә язганчы була торган хәлләрдә исә минем катнашым юк. Әгәр сезгә аның әйтәсе сүзләрен өйрәтергә кирәк икән, сез моңа башка берәр урын эзләгез. Миндә бу эш ярамый. Жандарм, иренен тешләп, бер сүз әйтмәстән урныннан торды да, үзенең сумкасыннан богаулар алып мине богаулады һәм Мошка корч- масына алып китте. Анда мине нишләтүләре, җавап бирергә ничек «өйрәтүләре» турында сөйләп тормыйм- Бу «өйрәтү» вакытында мин ике тапкыр аңымны җуйдым. Хәер, аларның ачулары юкка гына чыкмаган иде. Мин аларга бик күп зыян китергәнмен. Мошка жандармга шунда ук минем өстән, кәгазь төргәгенә яшергән бик күп акчамны урлады, дип белдергән. Мошка, жандарм мине тотып корчмага алып килүгә, минем кәгазьләремне алырга да яндырырга, шулай итеп мине гомер буена үзендә кол итеп калдырырга чамалап куйган. Минем корчмага килеп керүемә ул беренче сүз итеп: — Акча кая? — дип сорады. — Белмим. Мин бер нинди акча да алмадым. — Ә кәгазьләр кая?
Иван Франко
76
— Яшердем. — Кая яшердең? — Әйтмим. Башта миннән кыйнап әйттермәк- че булдылар, аннан соң яхшылык белән сорый башладылар, ә мин һаман шул бер сүзне кабатлыйм: кәгазьләрне алдым, чөнки алар минем үземнеке. Хәтта алар эчендә ни барын да карамадым. Мин аларны яшердем* һәм войтның үзеннән башка беркемгә дә күрсәтәчәк түгелмен. Мошка аз гына акылыннан язмады. Ачуыннан минем өстәге кием-салымны һәм итекләремне салдырып алырга, мине менә шушы сәләмәгә киендерергә кушты. Ниһаять мине, кыйналып эштән чыккан хәлдә, ярым ялангач килеш войтка алып киттеләр. Анда миннән тагын теге кәгазьләр турында җавап ала башладылар. Ләкин минем үз акылым үземдә. Бары өйдә шаһитлар күбәйгәч кенә өйалдына чыктым да. кәгазьләрне ярыктан алып бирдем. Войтның өйалдысы караңгы һәм иркен иде. Войтның өенә кергән вакытта мин анда жандарм утырганны күргәч, тартып алмасыннар дип, кәгазьләремне ярыкка кыстырып куйган идем. Мошка жандарм кулында кәгазьләрне күрү белән, бу минем акчам, аны миңа бирегез дип. козгын шикелле кәгазьгә ташланды. Войт аңа каршы төште: — һи. һи, пан Мошка, — диде.— алай барып чыкмый ул. Без боларның барсын да судка тапшырырга тиешбез. Хәзер без беркетмә язабыз, бу егет кәгазьләрне сездән урлаганлыгын үз теле белән әйтеп бирә икән, аны киләчәктә нишләтергә телиләр, ансы инде суд эше. Без болаоның һәммәсенә җәмәгать печатен басабыз да, пан жандарм аларны. арестантның үзе белән бергә, Львовка илтеп тапшыра. Ә сез инде дөреслекне судтан эзлисез. Безнең Мошка бу сүзләргә шундый йөзен чытты, әй герсең үзенең бер чирек аракысын эчеп бетерде. Әмма моңа беркем дә әһәмият бирмәде. Жандарм беркетмә язарга утырды. Барсын да язып бетергәннән соң войтның хатыны миңа бераз ашарга бирде, жандарм мине яңадан богаулады да без Львовка чыгып
киттек. Мин кыйналудан һәм ачлыктан юлда ук үләрмен дип торган идем, ничек кенә түзгәнмен, хәзер дә белмим әле. Ой, naif, ничек уйлыйсыз, миңа ни булыр икән? Пан Җурковский аңа: — Бер ни дә булмас, — дип җавап бирде. — Бераз утырырсың да иреккә чыгарсың. Каян беләсең, бу вакыйга синең үз файдаңа булып чыкмагае әле. — Ничек инде ул алай? — Я, ансын күрербез әле. Алда үзен ишләр көтүен кеше бервакытта да оелми. V. Шулай бер-ике яки өч көннән соң Иоськаны тагын чакыралар, ләкин судка түгел, докторга. «Бу ни булырга мөмкин сон? — дим. — Ул бит үзенең авыруы турында белдермәгән иде. /Моның сәбәбен Җурковский аңлатып бирде: — Ул үзе белдермәде белдерүен. Ул үзе әйткән сурәттә дә аннан бер ни дә чыкмаган булыр иде. Бу турыда мин әйттем. Якшәмбе көн мин суд председателендә булган идем, шунда мин аны доктордан каратуларын үтендем. Монда коточкыч хәлләр бар бит. Болай дәвам иттерү мөмкин түгел. Чыннан да, доктор Иоськага чишенергә кушкан һәм беркетмә язган. Аннан нинди нәтиҗә килеп чыккандыр, ансын белмим. Безнең судларда андый эшләр бик озак тикшерслүчән булалар, шунлыктан һәммә кеше дә суд нәтиҗәсен ишетү бәхетенә ирешә алмый. Ул арада, бер вакытны Журков- ский Иоськага әйтә: — Кара әле, егет, сине укырга өйрәтимме, телисеңме? — ди. Иоська, күзләрен акайтып, катып калды: — Я, нигә алай шаккаттың? Әгәр
Яктыга таба
77
дә синең теләгең бар икән, ике көннән укый башлыйсың. Әгәр инде синең чын күңелдән тотынуыңа ышансам, зиһенең дә яхшы булса, мин сине һөнәр мәктәбенә алдырырмын, анда теләсә нинди һөнәргә өйрәнерсең. Иоська: — Ой, пан! — дип кычкырып җибәрде һәм җылый-җылый панның аягына егылды. Ул бүтән бер сүз дә әйтә алмый, бары панның кулын гына үбә иде. Икенче көнне панга әлифба китерделәр һәм ул Иоськаны укыргй өйрәтә башлады. Ике көннән Иоська хәрефләрне, таный һәм иҗекләп укый белә башлады, бер атнадан ул инде кыскарак өзекләрне тотлыкмыйча диярлек укый иде. Иоська китапка шундый ябышты, әгәр камерада төнлә ут була торган булса, көне-төне туктаусыз укыган булыр иде. Китаптан бары ашар өчен генә аерылып тора иде. Караңгы төшеп, укырга мөмкин булмый башлагач, Иоська, аягын бөкләп, тезен куллары белән кочаклап үз почмагына бөкерәеп кереп утыра иде дә, әкият сөйләргә тотына иде. Ул әкиятләрне исәпсез күп уйлап таба, гәрчә һаман да шул бер үк могъжиза һәм берүк маҗараларны кабатлаган кебек тоелса да, ул аларны һәр сөйләгән саен башка төрле итеп сөйли белә иде. Кайчакны аның үз хыялларын әкият итеп сөйләвен дә сизеп була иде. Ул, мәсәлән, бер ярлы егетнең иң кыен вакытта бер яхшы күңелле сихерчегә очравын, аннан тылсымлы һәм сихерле сүзләр өйрәнеп үзенә бәхет эзләү һәм бүтәннәргә ■ярдәм итү өчен дөнья гизүен сөйләде. Ул аның азап күрүләрен, кыенлыкларга төшүләрен, жандарм белән очрашуларын, арендаторда коллыкта яшәүләрен серле һәм шул ук вакытта гади сүзләр белән җанлы итеп сурәтләп бирә, кай- чакта исә үз башыннан кичергәннәрне әкияттә сөйләнә торганнар белән кызык кына итеп буташтырып та сөйли иде. Минем Иоська шикелле китапка шулай кайнарланып тотынган малайны бер вакытта да күргәнем булмады. Гүя, ун ел вакыт эчендә укымый уздырырга туры килгәннәрнең һәммәсен дә ул шушы берничә атна эчендә белеп
бетерергә тырыша кебек иде. Барыннан да бигрәк аны азаплаганы, — көзге көннәрнең кыскалыгы һәм безнең камераның бик тиз караңгылануы булды. Безнең түшәм астына ук диярлек тишелгән һәм көнбатышка каратылган бердәнбер кечкенә тәрәзәбез хәтта көн уртасында да яктыны бик аз бирә, сәгать дүртләргә киткәндә исә укырга бөтенләй мөмкин булмый иде. Иоська исә көн ике тапкыр озынрак булса бик шат булган булыр иде. Ниһаять, бер вакытны ул, куанып: — Таптым! Таптым! — дип кычкырып җибәрде. — Тәрәзә янында укыйм, анда иртәрәк яктыра, кичен дә соңрак караңгы була. — Тәрәзә төбендә укырга җайсыз булыр, — дим. — Ул синең өчен бик биек бит. — Кайда җайлырак булса, шундый югарылыкта утырачакмын, — ди бу. — Ничек алай булдыра алырсың икән? — Җәймәнең ике башын тәрәзә рәшәткәсенә бәйлим дә, уртасына төрелгән одеял салып, ияргә атланган шикелле шуңа менәм дә утырам. Бу әмәл чыннан да бик җайлы булып чыкты, шул вакыттан бирле төрмәдә барсы да шулай эшлиләр. Моңа Иоська куанып бетә алмады. Яктыра башлау белән, сәгать алтынчыда ук торып, үзенә урын әзерләгәч, аңа менеп утыра да, көн яктысын күбрәк эләктерү өчен рәшәткәгә маңгае белән үк терәлеп, китабын укырга тотына. Без пан белән нәүбәтләшеп ишек төбендә торабыз, надзиратель камерага таба килә башласа, Иоська үзенең җайланмасын алып тәрәзә төбеннән төшсен өчен, аны алдан ук искәртеп куябыз, чөнки арестантлар
Пиан Франко
78.
га тәрәзә янында утыру бик нык тыелган иде. Әмма безнең эш. бәхеткә каршы, беркайчан да бәрелешләргә барып җитмәде. Бәлки төрмә сакчысы пан Җурковскийга хөрмәт саклагандыр, шунлыктан безнең камераны ул кадәр артык каты күзәтеп тормагандыр. Бәхетсезлеккә каршы, бәрелеш икенче яктан килеп чыкты. Коридордагы сакчыдан тыш безне тагын берәү саклый: төрмә тәрәзәсе янында карабин тоткан солдат — часовой йөри. Арестантлар тәрәзәдән карамасыннар һәм бигрәк тә тәрәзә аша бер-берсе белән сөйләшмәсеннәр өчен аңа бик нык күзәтергә боерык бирелгән. Хәрби устав буенча, тыңламаган кешеләргә карата хәтта ана корал кулланырга да мөмкин. Дөрес, моңа кадәр андый хәл булганы юк иде әле. Часовой үзенең вышкасыннан төшеп, теге яки бу тәрәзәдән кемдер карап торды, яисә сөйләште дип кизү комендантка барып әйтер өчен, нинди дә булса чиктән тыш зур бер вакыйга булырга тиеш иде. Өлкәнрәк солдатлар боерык бер нәрсә, ә аны үтәү икенче нәрсә икәнен яхшы беләләр, һәм гадәттә боерыкта кушканча гына эшләргә ул кадәр үк тырышмыйлар иде. Аларның күбесе һич исе китмәстән сөйләшергә рөхсәт итә, һәркайчан да үзенә күрә хәйләсе табыла, бүтәннәре арестантлардан, әдәпле генә төстә, тынычлыкны бозмауларын үтенә. Әмма кизүдә капралдан уттан битәр курка торган яшь солдат торса, иң начары шул инде аның. Андый часовой һәр кушканны үтәргә тиешле дип аңлый. Әгәр аңа «бик нык күзәтергә» дип әйтелгән икән, ул инде тәрәзәдә башы күренеп киткән һәр арестантны иң әшәке сүзләр белән сүгәргә, яисә аны капралга әйтергә, хәтта карабинга ябышырга тиеш дип аңлый. Андый «этләрдән» арестантлар аларның кизүләре вакытында, гадәттә кичләрен, бик нык уч алалар. Андый вакытта тәрәзәләрдә шундый шау-шу кубаралар, бичара солдат акылыннан шашарга ж итешә, һәм тәрәзәдән ишетелгән һәр тавышка һич югында шундый ук әшәке кычкырып җавап бирүне үзенең изге бурычы дип саный. Әмма арестантлар берничә
дистә булып, ул бер ялгызы гына булганлыктан, берничә минутка сузылган кычкырыштан соң, гадәттә туктарга мәҗбүр була һәм, нишләргә белмәгәнлек- тән, карабинына ябыша1 Билгеле, аның каршындагы тәрәзәләр шул минутта ук бөтенләй бушап калалар, ә шау-шу озын арестант бинасының икенче башында кузгала һәм часовой телен чыгарып, әлсерәп шунда йөгерә, тагын карабины белән яный башлый, әмма анда да шул ук нәтиҗәне казана иде. Андый шау-шу гадәттә кичләрен күтәрелә, әмма еш кына көндез дә булгалый иде. Бер көнне шулай, бәхетсезлеккә каршы, өчтән биш сәгатькә кадәр часовой булып нәкъ әнә шундый бер бәхетсез яшь солдат торырга туры килде. Тәрәзәдән карап торган бер арестантка ул башта ук тупас сүз әйтте. Менә бервакыт бу «эткә» мәче концерты ясарга ишарә иттеләр. Арестант- бинасының һәр башында төрле этажлардан, дистәләрчә тәрәзәдән — һәммәсеннән берьюлы кычкыру, улау, сызгыру Һәм* мыраулау ишетелә башлады. Солдат кычкыра-кычкыра тәрәзәдән тәрәзәгә чабарга тотынды, әмма берсендә дә берәүне дә күрә алмый иде. Аны тәмам ярсытып җиткерәләр, ул ниһаять арып хәл җыяр өчен туктый. Тиздән «м^әче концерты» да тына. Инде- тулы тынычлык урнашкан кебек иде. Ул арада инде камерада караңгы да төшә башлады. Иоська, үзенең әлеге җәймәсенә менеп утырып китабын кулына алды да, тәрәзәгә килеп укырга тотынды. Ләкин ул авыз эченнән берике сүз генә укып өлгерүгә, часовой аны күреп алып тәрәзә каршысына йөгереп тә килде, чырылдап кычкырып та җибәрде: — Марш тәрәзәдән, карак! Иоська бу вакытта укып утырган челән һәм балык турындагы хикәя
Яктыга таба
белән шул кадәр мавыккан иде, ул хәтта часовойның кычкыруын башта бөтенләй ишетмәде дә. Часовой тагын да катырак кычкырып җибәрде: — Марш тәрәзәдән! Иоська аңа: — Ни кирәк соң сиңа?3 — дип җавап бирде. — Мин бит сиңа уңайсызламыйм. Күрмисенмени, укып утырам. Камерада хәзер бер ни дә күренми, шуңа күрә, мин бераз яктыгарак чыктым. .Часовой: — Кит тәрәзәдән, юкса атам! — дип акырды һәм, Иоська үзенең утыргычыннан төшәргә дә өлгерми калды, кинәт мылтык тавышы яңгырап китте. Иоська: — Ой! — дип кычкырып җибәрде һәм көлтә шикелле тәрәзә турысында торган i койкага егылып төште. Аның аяклары, көзән җыерган- сыман, тартыша башладылар. Китап тоткан куллары күкрәгенә кысылган иде. Китап битләренә кан акты. Пуля туп-туры аның күкрәгенә килеп тигән. Без икебез дә Иоськага ташландык. — Сиңа ни булды? Кай төшеңә тиде? Ләкин ул җавап бирмәде, мәет йөзе кебек агарынган йөзендә ничектер коточкыч булып аерылып торган кара күзләре генә, янып тора торган ике күмер кисәге кебек, ялтырыйлар иде. Ишек алдында, безнең тәрәзә турысында һәм безнең ишек каршында берьюлы шау-шу күтәрелде* Тышта ату тавышына хәрби каравыл йөгереп чыккан, ә коридорда надзиратель белән сакчылар тыштан аткан камераны эзлиләр иде- Алар безнең камерага йөгереп керделәр. Койкада яткан Иоськаньс күреп: — Әһә, монда икән!—дип кычкырдылар. — Я, карак, кирәгеңне алдыңмы? Иоська, гүя үлем җәрәхәтен китабы белән капларга теләгәндәй., аны ике кулы белән күкрәгенә кыса» һаман да азаплана һәм ак!рын гына ыңгыраша иде әле. Надзиратель м(иннән: — Ул нишли иде? — дип сорады. — Мин бит... яктыга таба... Иоськаның тагын нидер әйтәсе калган иде, ләкин аның соңгы сүзләрен әйтергә сулышы җитмәде. Кулының соңгы хәрәкәте белән ул канга манчылган әлифбаны күкрәгеннән алып надзирательгә күрсәтте. Надзирательгә хәлне м'ин аңлатып бирдем: — Ул тәрәзә янында укый иде. Нәкъ шушы вакытта судтан боерык белән курьер килеп надзирательне эзләп йөри башлады. Ул коридордан лорып: — Пан надзиратель, Иоська Штерн канда утыра? — дип сорады. — Монда судтан боерык бар. аны төрмәдән азат итәргә кушыла. Иоська исә моннан бер минут элек үк «азат» булган иде инде. Г. Бәшнр тәрҗемәләре.