ШИҺАБ АБЗЫЙНЫҢ ТАНЫШ КЫЗЫ
Шиһаб Фәхретдинов — дүрт ел Ватан сугышы фронтында йөреп кайткан һәм әүвәлге эшендә — мех фабрикасында скорняк булып эшли башлаган олы яшьтәге кеше — сугыштан соң газеталарны бик игътибар белән күзәтеп барырга гадәтләнеп киткән иде. Моның ике сг*бәбе бар иде: беренчедән, сугышның нәрсә икәнен үз җилкәсендә нык татыганга күрә, ул, яңадан сугыш булу куркынычы юкмы, дип халыкара хәлләрне күзәтә иде. Мәгълүм ки, сугыш бетүгә халыкара сәясәт дөньясында тынычлык һәм демократия ягындагы көчләр белән яңа сугыш кабындырырга тырышучы реакция көчләре арасында тартыш, көрәш башланып китте. Шиһаб абзый менә шул көрәш белән гаять кызыксына, чит ил дәүләт җитәкчеләренең һәм дипломатларының чыгышларын игътибар белән укый, аларның җеп очларын яшереп, түгәрәкләп, шома итеп сөйләгән сүзләренең асыл мәгънәсен аңларга һәм үзенчә кайдан, кем тарафыннан куркыныч туу ихтималын белергә тырыша иде, һәм ул алар белән күңеленнән һаман бәхәсләшеп йөри торган булды. Ә инде безнең совет дипломатларының солых конференциясендә яки Берләшкән милләтләр оешмасында, эзлекле рәвештә, халыкара тынычлыкны бозарга тырышучы реакциянең битлеген ерта һәм аларны фаш итә барулары белән ул чын-чыннан куана иде. Кыскасы, баштан кичкән бу сугыштан соң Шиһаб абзый үзен гамьсез яшәргә хаклы дип белми иде. Икенчедән, ул газеталарны, фронтта танышып бергә булырга туры килгән дуслардан берәрсе очрап куймасмы, дип тә күзәтергә ярата иде. Дүрт ел эчендә солдат фронтта кемнәр белән генә очрашмый, кем белән генә бер утырып тәмәке тартып аерылышмый, кем белән генә аңа бер котелоктан аш ашарга туры килми?! Госпитальдә кемнең генә күршесе булып ятмый ул, сугыш кырында кемнең генә җәрәхәтен бәйләми яки кем белән генә атналар буенча тар траншея эчендә терсәгентерсәккә тидереп тормый ул! Бик күп алар, күбесенең инде, табигый буларак, исемнәре дәоны- тылган, җитмәсә алар бар да үзе кебек простой кешеләр, ләкин шулай да алардан кемнең дә булса газета битенә калкып чыгуы да ихтимал бит. Ничек кенә булмасын, Шиһаб абзый газетадагы урыннардан язылган һәрбер хәбәрне, берәр таныш фамилия очрамас-' мы, дип күздән үткәрмичә калмый иде. Менә сайлауларга хәзерлек кампаниясе башланды. Шиһаб абзый «Кызыл Татарстанымы гына түгел, Москва газеталарын да бик җентекләп укып барырга тотынды. Дө; рсс, русча укырга кайчандыр үзлегеннән генә өйрәнгәнгә күрә, ул русча газеталарны бик үк кызу укый алмый иде, ләкин кич буе утырып булса да зур газетаның беренче битемнән дүртенче битенә
Шиһаб абзыйның таныш кызы
51
кадәр карап чыкмыйча калмый иде... Аны, аеруча, сайланачак депутатлар кызыксындыра башлады. Халыкара хәлләр белән мавыккач, аның булачак депутатларга таләбе шактый нык үсте. Депутат дигән кеше, аныңча, акыллы, булдыклы, халык өчен җанын аямый торган тырыш, тугрылыклы кеше булу белән бергә, зур политик эшче, халыкара хәлләрне дөрес аңлап баручы кеше дә булырга тиеш иде. һәм ул, шушы таләпләреннән чыгып, һәрбер кандидатның кем булуы белән таныша, аның турында үзенчә фикер йөртә иде. Барлык республикаларның халыклары тарафыннан үзләренең Верховный Советларына беренче кандидат итеп күтәрелгән Иосиф Виссарионович Сталин, Шиһаб абзый исәбе буенча, илебезнең уртак депутаты булырга тиеш. «Бер кем дә аны сайлау бәхетеннән мәхрүм булмаска тиеш, — ди ул Сталинга тавыш бирүнең һәрбер кеше өчен никадәр чын һәм кадерле теләк булуын яхшы аңлап, — кемнең генә йөрәгендә аңа олы рәхмәт яшәми, кем генә үзенең киләчәк тынычлыгын, бәхетен аның сыналган кулында тоймый! Шулай булгач, — ди янә Шиһаб абзый үзенең дөрес уйлавыннан канәгатьләнү табып, — без, халык, үз округларыбызда кемне генә депутат итеп сайламыйк, иң әүвәл күңелебездән Сталинга тавыш бирәчәкбез, һәркемнең аны үз депутаты итәсе килә, һәркем өчен дә аңа тавыш бирү җаны теләгән тансык шатлык бит ул!». һәм Шиһаб абзый әнә шул «тансык шатлыкны» хәзер үк татыган хәлдә барлык халык тарафыннан сайланачак бөек Сталин белән бергә Кремль сараеның залында дәүләт мәсьәләләрен хәл итеп утырырга тиешле депутатларны — Сталин акылына, Сталин ихтыярына лаек кешеләр була алырлармы, — дип аеруча җентекләү белән күзәтә иде. Менә әле ул торган округ буенча Вячеслав Михайлович Молотов- ның һәм атаклы галим, профессор Андрей Димитриевич Адоның сайлануларын
белгәч, Шиһаб абзый үзендә әйтеп бетергесез күңел күтәренкелеге һәм тирән канәгатьләнү тойды. «Берсе безнең бик зур җитәкчебез, икенчесе галим, — диде ул үз- үзенә, кәефләнеп кулларын угалый- угалый, — я, болардан да халык өчен ышанычлырак, дәүләт өчен күркәмрәк кешеләр булырга мөм^ кинме соң?! Әйтәсе дә юк, һәртөрле ихтирам, хөрмәткә лаек затлар, гомерләре генә озын була күрсен!», һәм ул шундый кешеләргә тавыш бирәсен уйлап, ничектер, иленә зур хезмәт күрсәтергә торган кешесы- ман горурланып куйды. Ләкин Шиһаб абзый үз җирендәге кандидатлар белән генә түгел, бөтен ил буенча депутат булып сайланачак кешеләр белән дә кызыксына иде. Гүя ул үзе сайлаячак кандидатларны иң югары үлчәү билгесе итеп алып, башка урыннардан күтәрелгәннәрне шулар белән күңеленнән тиңләп, чагыштырып бара иде. Шулай бер көнне, эштән кайтып ашагач-эчкәч, хатыны Мөһрибану апа өстәл өстен җыештырып, ак эскәтерне җәйгәч, Шиһаб абзый утыртма электр лампасын уң ягына куеп, «Правда» газетасын беренче битеннән башлап карарга керецГге. Газетаның беренче, икенче битләре сайлау округлары тарафыннан РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп теркәлгән кешеләрнең фамилияләре белән тулы иде. Менә Уралдагы бер сайлау округ комиссиясенең кемне депутатлыкка кандидат итеп теркәве турындагы белдерүен укыганда, ул түбәндәге фамилиягә очрап, ихтыярсыз туктала калды: Вера Ивановна Карабашева. Шиһаб абзый, хәтта, кул сырты белән күзләрен угалап куйды, яңадан укыды, шик юк, ул дөрес укый иде: Вера Ивановна Карабашева. Шиһаб абзый, тынычлыгын җуеп, урыныннан торды һәм ншсклс-түр- ле йөреп алды. Әйе, бу аңа бик таныш фамилия иде. Ләкин ул
Әмирхан Еинкн
52J
эченнән Һаман үзе белән фронтта булган берәр украинлы дустын,яки берәр Башкыртстан кешесен, яки Тула егетен очратуны өмет иткәнгә күрә, бу яшь кызга тап булуына чынлап гаҗәпләнә, ничектер тиз генә ышанасы килмичә тора иде. Өстәл янына килеп, газетага бераз уйланып карап торды да, яңадан утырып укырга тотынды. Дөрес, Уралдагы бер сайлау округы олы бер заводның стахановчысы Вера Ивановна Карабашеваның депутатлыкка кандидат итеп теркәлүен хәбәр итә. Шиһаб абзый, бу мин белгән кеше түгелдер, дип шикләнергә теләде. Исеме, атасының исеме һәм фамилиясе туры килгән кешеләр, гадәттә, күп булалар бит алар. Ләкин торган шәһәре, эшләгән эше һәм яше белән дә туры килеп бетү, инде ул сирәк булырга тиеш иде. һәм Шиһаб абзый, ахырда, бу Вера Карабашеваның үзе белгән, үзе белән бергә фронтта, бер частьта хезмәт иткән яшь кыз Вера Карабашева булуына Ышанмыйча булдыра алмады. Ул иңбашларын сикерткәләп, газетадан күзен алмыйча, авыз эченнән генә: — Менә хикмәт! — дпп куйды, һәм аңа, үзенә яхшы таныш булган бер яшь кызның шундый шәрәфле дәрәҗәгә күтәрелүе, ничектер, сәер дә, кызыклы да булып тоелды. Чыннан да, Вера Караба- шеваны депутатлыкка кандидат буларак газета битендә очратырмын дип ничек уйласын инде ул! Вера шикелле үз кызлары җиткән карт дусларыннан берәрсенең, ихтимал, берәр вакыт яхшы сүз белән газетада искә алынуын гына өмет итә иде бит ул! Күңелле һәм сөенечле алдану булып чыкты бу Шиһаб абзый өчен... Дөресен генә әйткәндә, Вера Карабашева аның күңеленә нык кереп калган, хәтерендә һаман саклана торган кыз иде. Менә хәзер ул депутат булырга, әйтергә генә ансат, дәүләт кешесе булырга тиеш. Я, ничек соң, Шиһаб абзыйның югары таләпләренә җавап бирерлек кызмы ул? 1944 нче елнын җөй башында Шиһаб. абзый, сугыш дәвамында өченче тапкыр госпитальдән чыгып, бер укчы дивизиягә эләккән иде Дивизиядә исә аны, карт солдат булганга һәм аягы да тәмам төзәлеп бетмәгәнгә күрә, аерым
элемтә ротасына ездовой итеп куйдылар. Бу ротада кызлар күп иде, һәм Шиһаб абзыйга алар, кошчылык фермасындагы ак тавыклар шикелле, бар да бертөсле булып күренәләр иде. Күп вакыт ул берсен икенчесеннән аера алмыйча йөрде, бик күбесенең фамилияләрен дә белә алмыйча калды. Хәер, аның эше гел тышта, ә кызлар барысы да диярлек күбрәк йортларда, землянкаларда булалар. Шуңар күрә ул алар- ны, гадәттә, кухняга котелок күтә-i pen аш алырга килгәндә, яисә бер урыннан икенче урынга күченгән чакта гына очрата иде. Шуның белән бергә Шиһаб абзыйның үзенең җиткән улы белән җиткән кызы бар иде, һәм бу кызларга ул артык кызыксынып карарга да, үзара гына әйткәндә, уңайсызлана иде. Тик менә алар арасыннан берәүсе белән генә Шиһаб абзый якын таныш булып китте. Ул кыз ротадагы бер стделениеноң командиры! иде, шуңар күрә еш кына Шиһаб абзыйга йомышы төшеп килә, атын җиктереп кая булса да алып китә; я, дивизия складына барып элемтә нәрсәләре алып кайталар, я арбага колга, ка- тушкалар төяп, янә бер-ике кыз — солдат утыртып, ике авыл арасына чыбык сузарга чыгып китәләр. Кыз — бик гади кыз иде. Урта буйлы, калын гына гәүдәле, җәй көн-г нәрендә сипкел төшә торган түгәрәк битле, курнос борынлы, зур соры күзле, пилоткасы астыннан күпереп чыккан көлтә кадәр җирән чәчле бу кыз меңләп очрый торган саф рус кызларының берсе иде. Тик башкаларга карагайда ул сүзгә саран- рак, олылар кебек үзен тыйнак, сабыр тота белә, шуңар күрәмедер, бераз тәкәбберсыман да күренә иде. Ихтимал, бу кадәресе аның командир булуыннан туган бер сыйфаттыр. һәрхәлдә аның зур соры күзләрендә акыл һәм эчке ихтыярга ия
Шиһаб абзыйның таныш ссызы
53
булганлыгы сизелә иде, һәм күкрәгендәге 5°р орден белән бер медаль ничектер, аңарда шул сыйфатларның барлыгына ышандырып тора иде. Башта ул, үзе сержант кеше, хәрби дисциплина таләп иткәнчә, Шиһаб абзый белән рәсми, коры гына булырга тырышты. Беренче килүләрендә шулай: —’ Иптәш Фахрутдинов, командирның приказы буенча сез хәзер...— дип нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә, артык сүз озайтмый иде. Ләкин торабара һәрбер яшь, бигрәк тә, хатын-кыз командир карт солдатка гел хуҗа булып торуны килештермәгән шикелле, ул да тәкәллефсез, үз була башлады. Шиһаб абзыйның исемен сорап белде, үзенең исем, фамилиясен әйтте һәм, приказ бирергә туры килмәгән чакларда инде ул: — Дядя Шигап! — дип дәшә торган булды. Инде бер-берсенең кай илдән булуларын белгәч Шиһаб абзыйга «Земляк», кәефе яхшы булса «Дорогой земляк» дип тә әйткәли иде. Шиһаб абзый үзе, өч ел фронтта йөреп бөтен хәрби тәртипләргә тәмам күнеккән солдат булганга күрә, дәрәҗәсе белән үзеннән югары торган кешеләрнең, — кем генә булмасын ул, яшьме, хатын-кызмы, барыбер, — рәсми мөнәсәбәтләренә «шулай булырга тиеш» дип карарга күптән өйрәнгән иде. Ләкин ул командирлардан кемнең дә булса үзенә якын итеп каравын, йомшак мөгамәләдә булуын ярата, бу — минем олы яшемә ихтирам, — дип аңлый 11Ә1М аның кәефе андый чакларда аеруча күтәрелеп китә торган иде. Әнә шундый якын итеп, гади итеп бик олы кеше тарафыннан күрсәтелгән бер мөгамәлә аның хәтерендә гомеренә онытылмаслык кадерле истәлек булып калды. Үткән ел җәй yji хезмәт иткән полк авыр һәм җаваплы бер заданиене үтәгәннән соң, алгы позициягә армия командующие килгән иде. Менә шул таза, мәһабәт генерал, Шиһаб абзый кадәр ике булыр, үз кулы белән аның гимнастеркасының сул ягына беренче медальне кадады. Шиһаб абзый, эчке дулкынланудан бөтенләй тугарылып,
югалып калды, иреннәренең калтырануын тыярга тырышып: — Служу, служу... — дип, мондый чакта әйтелергә тиешле сүзне әйтә алмый йөдәде. Ләкин генерал, Шиһаб абзыйны бу җебегәнлек өчен ачуланасы урынга, зур ак кулын аның иңбашына салып, сабыр гына: — Ничего, карт, — диде, — тыныч бул, менә сугыш бетәр, семьяңа кайтырсың. Ләкин яхшы хезмәт ит! Шиһаб абзый, балаларча бер катлылык белән: — Ярар, — дип куйды. Бу бик табигый итеп, чын күңелдән әйтелгән иде, һәм генерал ихтыярсыз елмайды. — Булган солдат син... кайсы елгы? — 1897 нче, иптәш генерал. — Кара, без яшьтәшләр икән, карт сугышчылар, сынатмабыз бит?! Шиһаб абзый бераз юньгә кереп өлгергән иде инде, шуңар күрә, ул шактый кыю гына: — Сынатмабыз! — дип әйтә алды. Генерал китте, ә Шиһаб абзый озак вакыт үз башына тынычлана алмыйча йөрде. Күңеленә аның бик зур куаныч иңде; — нәрсәдән? — шундый олы кешенең үз итеп сөйләшүеннәнме, яки аның «семьяңа кайтырсың» дигән сүзләрсннәнме?— ул ачык белми, иде. Ләкин аңа рәхәт иде, генерал кадәр генерал шулай якын иткәч, бөтен кеше аңа яратып, якын итеп карыйлар кебек иде. Көн буена аның йөзеннән елмаю төшмәде, көн буена үзенә урын тапмаган шикелле һаман йөренеп торды, һәм ни өчендер ул үзе дә сизмәстән медаль кадаган күкрәген уң кулы белән һаман сыпырып-сы- пырып куйгалый иде. Иптәшләре Шиһаб абзый артыннан бер-берсенә күз кысалар һәм башлары белән ымлап: — Картыбыз ничек яшәреп китте, — диләр. Бу хәлдән соң Шиһаб абзыйның, табигый буларак, хезмәткә дәрте
Әмирхан Еннкн
54
тагы да үсте, һәр кушканны җиренә җиткереп, тырышып үтәүдән аеруча бер канәгатьләнү таба башлады, һәм командирларның яхшы мөгамәләләрен шул тырышлыгы өчен бер мөка- фәт дип кабул итә торган булды. Менә әле бу сипкел битле сержант кыз да рәсми корылыктан үз итеп карауга, гади мөнәсәбәткә күчкәч, Шиһаб абзый куанып йөри башлады. Дөрес, кайчан шулай сержант кыз, үзенең командирлыгын күрсәтү өчендер, йөзенә җитдилек, күзләренә салкынлык чыгарып, рәсми тел белән сөйләшергә теләгәндәй күренә. Ләкин Шиһаб абзый үткер күзле, бик тиз кызның уена ниләр килеп киткәнен күреп ала, шуның белән бергә ул олы, тәҗрибәле кеше буларак, яшь командирны, бигрәк тә кыз командирны, уңайсыз хәлдә калдырырга яра- маганлыкны да яхшы аңлап тора, һәк шуңар күрә кыз ничек игеп, нинди тел белән эшен кушмасын, ул һәрвакыт җиренә җиткереп үтәп бара. Ниһаять, алар бер-берсен сынау нәтиҗәсендә, ышанучан якынлык белән бер-берсенә ияләшеп китәләр. Шиһаб абзый, башта тәкәб- берсымая күренгән бу кызның асылда, йомшак күңелле, кешегә ачык чырайлы, уңай чыкканда рәхәтләнеп көләргә дә, җырларга да яратучан гади, сөйкехмле бер кыз булуын белеп ала. Алар җай чыкканда бер-берсе беләк күп сөйләшәләр, бигрәк тә икәү генә берәр җиргә барып кайтканда суз күп һәм тәмле булып кала. Шиһаб абзый фронт шарты дип тормаган, каяндыр чалгы табып алган һәм кая барса да шул чалгысын үзеннән калдырмый. Юлда яшь, куе үләнле җир очрады исә ул, атын туктатып, шул урынны чалгысы белән тиз генә, киң-киң генә селтәнеп чабып ала. Сержант, аның артыннан тигез покос булып егылып калган үләнне аяк-куллары белән җитез генә җыештырып, арбага колачлап сала, һәм биш минут та үтми, алар инде җиләк, мәтрүшкә чәчәкләреннән хуш исләр аңкып торган яңа печән өстенә ипләп утырып, атны кызу гына юыртып, китеп тә баралар. Кәефле булып кала шул чакта... Кыз, кызарып янган киң бите белән тоташ елмаеп, Шиһаб
абзыйга карый. — Уңган кеше син, дядька Ши- гап! — ди ул яхшы кәефен аңлатырга теләпме, яки чыннан да мактыйсы килепме. Шиһаб абзый исә: — Атыңа ошыйсың килсә, нибуч, уңган булырсың! — ди кызның макг тавына исе китхмәгәнсыман, үзе егетләрчә телен шартлатып куя, чыбыркысының очын гына атының ботына тидереп ала. Ат та, хуҗаларының кәефен аңлагандай, риза- сызланып койрыгын селкетми, тик дәрт кереп киткәндәй башын күтәрә төшеп, юыртуын гына кызулата. Менә шул чакта алар берсе командир, икенчесе солдат икәнлекләрен һәм фронтта булуларын онытып, күңелләренә ни килсә шуны әйтеп, сөйләшеп баралар. Ат бер тын кызу гына юыртканнан соң акрыная, үз җае белән генә бара башлый. Шиһаб абзый аны кыстамый. Кыз берәр печән сабагын кулына алып иреннәренә китерә, вак кына итеп тешли һәм зур булып ачылган күзләре белән якты кырның түренә карап уйлана. Ә аннан тирән итеп бер сулый да: — Мин Тургеневны укырга бик яратам! — дип куя. Шиһаб абзый Тургенев дигән кешене күреп тә, ишетеп тә, белмәгәнгә күрә, мәгънәле генә итеп тамак кыру белән чикләнеп кала. Соңра кызга шулай бераз уйланырга вакыт биргәннән соң, үзе беләсе килгәнне сорый: — Әти-әниләрсң бармы соң синең, кемнәр үзләре? Кыз сержант, шушы сорауны гына көткәндәй, рәхәтләнеп сөйләргә керешә. Әйе, аның әтисе дә, әнисе дә бар. Әтисе Уралның карт эшчесе, бер заводта кырык ел эшли инде, һәйбәт кеше, эчми, тартмый... Заводта үзен бик яраталар, чөнки ул — бик намуслы кеше. Әнисе дә шулай бик уңган, бик һәйбәт кеше. Ул әтисенә караганда гәүдәгә дә таза, дәртле, көчле дә һәм бик шат
Шиһаб абзыйның таныш ссызы
55
табигатьле... Тугыз бала табып үстерде, өчесе үлде, алтысы исән. Ике абыйсы инженерлар икән, шунда Уралда ук эшлиләр. Бер абыйсы майор, фронтта... Бер апасы кияүдә, укуын ташлап, сөйгән егетенә иргә чыккан да, хәзер өйдә домохозяйка гына булып утыра, ди. Өч баласы бар икән инде. Шулай тыйнаксызланып укуын ташлаган өчен, әнисе үзен бик шелтәләгән булган. Аның каравы сеңелесе бик тырышып укый имеш. Тау институтының 3 нче курсында икән инде... — Ә син үзең кемгә ошагансың, әтиеңәме, әниеңәме? — дип сорый Шиһаб абзый, сүзне сеңелесеннән үзенә күчерер өчен. Улмы? Ни дисең. Әтисе кебек уйчан ул, хыялланырга ярата, ләкин аның кебек сүрән түгел. Шулай да характеры белән күбрәк әнисенә ошаган булса кирәк. Аның кебек эш сөя, эч пошуны бер дә яратмый, һаман нәрсә белән булса да мавыгып, дәртләнеп яшисе килеп тора. Әйе, Шиһаб абзый үзе дә кызны тулаерак танып өлгергән иде. Тормышны күп күргән олы кеше буларак ул кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә, сынау күзе белән карарга өйрәнгән иде. Кеше турында үзенчә бер фикергә килмичә булдыра алмый ул, хәтта, әлеге бүләкләп киткән генерал турында да аның үз фикере бар иде инде... Ә бу яшь командир кызны исә ул һәрьяклап күзәтеп, аның турында шактый ачык фикергә килгән иде. Әйе, ул уңган, дәртле кыз...-> «шәп килен булыр иде бу» дип Шиһаб абзый күптән эченнән уйлап куйган иде. Ләкин нинди уңган? Дуамал уңганмы, z акыллы уңганмы? Шиһаб абзый аның элемтә эшен ничек оештырып, юлга салып җибәргәнен күп күрде, һәрвакыт диярлек ул солдатларына эшне ачык, тәгаен итеп куша, бер кемне тик тотмый, ләкин кабаланудан тыя, үзе исә ашыкмыйча, ләкин бик өлгер эшли һәм бөтен эшкә, ничектер, оешканлык, килешкәнлек бирә белә. Юк, бу кызый дәртен һәм көчен кая куярга белмәгәннән бәргәләисп-суккаланып, «тисә — тиенгә, тимәсә — тигенгә» дип эшләүчеләрдән түгел. Ул эшнең җаен белеп эшли, эш кулына йогып, үзенә
килешеп тора, өстәвенә зирәк, зиһенле — һәркемнең эшен күреп, төзәтеп тора ала. Шулай дип таный бу кызны Шиһаб абзый һәм «аның турында дөрес уйлыйммы мин?» дигән төсле ул янында кырын утырып барган кызны җентекләп бер күзәтеп чыга. Төз генә утырган, иңбашлары йомыры таза сынына, бик чиста, йомшак ак муенына, акыллы уйчанлык җәелгән түгәрәк, тулы битенә карагач, Шиһаб абзый кыз турында чыннан да дөрес уйлавын тоя, чын күңеленнән аңа соклана һәм аның кырын салып кигән пилоткасы астыннан җилкәсенә кадәр дулкынланып төшкән, күпереп торган кызгылт чәченнән аеруча бер кәефләнү табып, шаяртып үзенә сүз әйтәсе килә, һәм: — Фамилияң Карабашева, ә үзең җиз башлысың, — ди дә, кеткелдәп көлеп җибәрә. Кызга бу шаярту ошап китә күрәсең —I пилоткасын салып башын чайкый, чәчләре тагы да күперә төшәләр, һәм ул мактанырга теләгәндәй: — Әнием чәчләре! — дип куя. — Әниеңә алла саулык бирсен, кызын нәкъ үзе төсле итеп үстергән икән, — ди Шиһаб абзый һәм кинәт күңеленә килгән бер уйдан сәер генә сорау биреп ташлый: — Кара әле, сезнең фамилиягез ике татар сүзеннән тора, төп нәселегез безнең халыкка барып тоташмыймы икән? Кыз аз гына уйланып ала: — Әллә тагын, сорашканым юк, булса булыр да... — Әгәр ерак бабаларыңның берәрсе татар булып чыкса, син нәрсә әйтер идең? — ди сакланып кына Шиһаб абзый. Кыз Шиһаб абзыйга гаҗәпләнеп карый: — Нәрсә әйтим? Татарлар бик яхшы кешеләр ич! Уралда алар күп» әткәйнең татарлардан яраткан дуслары бар...
Әиирхан Еннкн
Һәм Шиһаб абзыйны үзенең чын әйтүенә ышандырыр өчен өстәп: — Менә синең киявең яки киленең рустан булсалар, бер дә гаҗәп булмас иде бит, — ди җитди генә. Шилаб абзый эченнән тирән канәгатьләнү белән «төпле сөйли кыз- гынам» дип уйлап куя. Әнә шулай хуш исле печән өстендә алар бер-берсен якын иткән үз кешеләр булып, һич тарсынусыз иркен генә сөйләшә-сэйләшә роталарына кайтып җитәләр. Кыз өстен-башын рәтләп, җыйнак, пөхтә командир кыяфәтенә керә һәм үзен житди тотып, ашыкмыйча гына рота йортына китә. Шиһаб абзый исә атын тугарып арбасына бәйли һәм абзар эчендәге багананың югары кадагына элгән котелогын алып, рота кухнясына ашыга. Соңыннан кыз Шиһаб абзыйга сирәк-сирәк кенә нәрсәдер кайгыртып, ниндидер эш үтәп йөргән вакытында, үзенең җаваплы хәлен яхшы аңлаган, хәленә күрә үзен тота белгән җитди командир булып очрый. Мондый очрашуларда, әгәр кыз үзе башлап сүз кушмаса, Шиһаб абзый аңа честь кына биреп кала. < Менә шул кызны, — Шиһаб абзый белән бер ротада хезмәт иткән сержант Вера Ивановна Карабашева- ны — депутатлыкка кандидат итеп күтәргәннәр. Бу кыз Шиһаб абзыйның күңелендә нинди генә яхшы эз калдырмасын, хәтерендә ничек кенә ачык сакланмасын, ул аны ике елдан соң депутат булырга лаек кеше итеп очратырмын дип, әлбәттә, һич кенә бер күңеленә китермәгән иде. һәм менә хәзер Шиһаб абзый Фәхретдинов, башындагы кәләпүшен бер алга, бер артка этәреп, газета битенә хәйран булып карап утыра. Әлеге югары таләпләргә жавап бирердәй кешенең үзе яшь, үзе кыз булуы аның өчен гаҗәп хикмәтле бер хәл булып чыкты. Дөрес, ул дәүләтнең иң югары органына яшь егетләр, яшь кызларның да сайланганын белә иде. Инде үзенә таныш булган Вера Карабашевалың депутат булып сайлану ихтималын күргәч, Шиһаб абзый аның да шуиди югары, җаваплы, шәрәфле эш^ лаек булуын ачык сизеп, чын-чьп нан шуңа шатланды, хәтта, кемнәр дер алдында ул кызны яклыйс* килеп китте. Я, депутат булмаслык кызмы бу Кай ягы белән ярамаслык кеше' Уңганмы, булдыклымы? Сүз дә юк уңган, булдыклы). Менә газетаны* үзендә аның турында «заводның ш алдынгы стахановчысы, ел буена күчмә кызыл байракны кулынна! төшермәгән бригаданың җитәкче се» — дип язганнар, һәм аның шула! булуында Шиһаб абзыйның һичши ге юк. Зирәк, акыллы кызмы? Шни юк, акыллы булырга тиеш. Башы эшләмәгән кеше бөтен бер бригаданы җитәкләп, аны иң алдынгы итеп таныта алмас иде. Ләкин стахановка булырга, бригада белән җитәкчелек итәргә җиткән акыл депутат булырга, илнең хәлен дөрес аңларга, дәүләт мәсьәләләрен дөрес чишә белергә җитәр микән соң?1 Шиһаб абзый уйлана һәм янә ротада бергә хезмәт иткән кызның тере кыяфәтен күз алдына китереп бастыра. Ни дисен, ул үзен командир итеп тота белә иде, тупас, дорфа түгел иде, сөйләсә — төпле итеп, кирәген генә сөйли иде, кыз кеше буларак тыйнак, әдәпле иде. Ләкин аның киләчәктә депутат булу ихтималын башына китермәгәч, Шиһаб абзый, табигый инде, аңа гади бер кеше итеп караудан уза алмаган иде. Гади кеше! Яшь тә булсын, укыган да булсын, тырышуңган да булсын, ләкин Шиһаб абзыйның үзе кебек гади бер кеше иде ул Вера Карабашева. Соң, гади кеше депутат булырга тиешме? Шиһаб абзый менә үзе гади бер кеше буларак, ин элек бөтен акыл-йөрәге белән сугыш булмавын тели, заманаларның тыныч булуын, немец фашистлары шикелле тагын берәр шундый азгын, явыз токымның җиһанга чыгып, халыклар өстснә коллык, бәхетсезлек, бөлгенлек, кан, үлек алып килмәвен, әлхасил халыкларның тату булуларын һәм тыныч, иркен тормыш белән рәхәт яшәүлэ
Шиһаб абзыйның тавыш кызы
57
рен тели, һәм булачак депутаттан иң әүвәл ул, үзе кебек миллионлаган кешеләрнең, шушы асыл теләкләрен аңлавын, шул теләкләр өчен көрәшүне үз алдына бөек максат итеп куюын таләп итә. Я, кем Шиһаб абзыйның бу таләбенә җавап бирә ала? Халык арасыннан чыккан, халык татыганны татыган кешенең генә җавап бирә алуы ачык түгелме? Ә Вера Ивановна Кара- башева.— Урал заводының стахановчысы, карт, мөхтәрәм эшченең кызы — Шиһаб абзый белән бергә сугышның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татымадымы, яшьлегенең язгы таң шикелле тыныч, нурлы вакытын ут, төтен эчендә үткәрмәдеме, бары бәхет һәм куаныч белән генә яшисе бер вакытында, халкым өчен, дип солдат өлешенә төшкән бөтен газап, михнәтләрне башыннан кичермәдемени?! Әйе, ул халыкның теләк тойгыларын тирән, тулы итеп сизә ала торган кыз. Теләсәгез ни әйтегез, ләкин Шиһаб абзыйның каты таләбенә дә җавап бирерлек, депутат булырлык кыз ул Вера Карабашева. Шиһаб абзый белә бит аның кешелекле йөрәген, намуслы вөҗданын, әле дә бит аның күз алдында сержант кызның менә бу изге эше: 44 нче елның июль аенда Кызыл Армия немецларны Балтик буе республикаларыннан куып чыгарган олы һәм көчле һөҗүмен башлаган иде. Бу һөҗүмнәрдә Шиһаб абзый хезмәт иткән дивизия туктаусыз каты сугышлар алып барды. Дивизияне көчәйтү өчен армия командующие, әлеге Шиһаб абзыйны үз кулы белән бүләкләгән мәһабәт генерал, үзенең резервысыннан аерым артдивизион биргән иде. Менә шул артдивизионның командный пункты белән батареяләр арасындагы элемтәне тәэмин итү сержант Вера Карабашева отделениесенә йөкләтелә. Шиһаб абзый да аты белән шул артдивизионга эләгә. Теше-тырнагы белән каршы торып маташкан немец гаскәрләре, Кызыл Армиянең тын алырга ирек бирмичә кыйнавы һәм кысырыклавы нәтиҗәсендә, туктаусыз чигенә барып,
ниһаять, зур бер шәһәргә җитәләр һәм шул шәһәргә ябышып каты каршылык күрсәтмәкче булалар. Шиһаб абзый хезмәт иткән дивизия ; кичтән шәһәргә якынлашып, килү кызулыгы белән, тукталып тормастан, җәйнең кыска төне үтүгә, шәһәр читендәге хуторларны сугышып ала һәм беренче урамнарга бәреп керә. Таң алдыннан сугыш тынып торган кебек була, ләкин төтен һәм томанга чорналган шәһәр өстенә җәйге кояшның җитез нурлары төшеп, чиркәү гөмбәзләрендә, зур биналарның тәрәзәләрендә чагылып уйный башлауга яңа- дан-яңа көч, куәт белән башланып китә. Аерым артдивизионга да еш- еш кына үзенең позициясен алыштырырга, һаман алга таба күчәргә туры килә башлый. Шундый күченүләрнең ■ берсендә дивизион командиры Вера Караба- шевага, яңа командный пункт өчен билгеләнгән бер хуторны күрсәтеп, шунда барырга һәм аны хәзерли торырга куша. Вера үзе беләп берничә- элемтәчене, бер минерны һәм Шиһаб абзыйны аты белән алып, ике уйсулык арасындагы калкулык өстендә утырган хуторга таба китә. Хуторның күп кенә каралтыларыннан башка ике йорты күренә. Шуның берсе биегрәк булып, үзенең чардагы белән, тезелешеп үскән туры зифа топольләр арасыннан шәһәргә таба карап тора. Вера» кешеләрен ияртеп, һичбер җан иясе барлыгы сизелмәгән, тып-тын гына торган һәм бер дә ватылган, җимерелгән җире күренмәгән хуторның туры әнә шул чардаклы йортына килә. Туктап тирә-юньгә бераз колак салып торгач, ул минерны алдан җибәреп, үзе артыннан башкаларны ияртеп өйнең эченә керә... Өй тыштан никадәр бөтен, бернәрсә дә булмаган шикелле күреңсә дә, аның эче асты-өскә китерелеп актарылган иде. Идән тулы чәчелгән китаплар, журналлар, вак открыткалар, вак-төяк кием-салымнар.
Әянрхан Ёникв
53
чүпрәкләр, савыт-саба ватыклары» тагы әллә никадәр чүп-чар аунап ята. Бөтен мебельләр урыннарыннан кузгатылганнар» күп урындыклар ватылып ташланганнар, ә йомшак креслоларның кызыл бархатлары киселеп алынганнар, утыра торган җирләремнән мунчала, пружиналары чыгып торалар... Ләкин берәүнең дә бу хәлгә исе китми, Вера исә тиз генә чардакка менеп китә һәм тәрәзәләрен ачып җибәрә. Каршыла, нурда коенган шәһәр уч төбендәге шикелле җәелеп ята, атылган тупларның ак төтеннәре йортлар арасыннан йомыры болыт булып күтәрелә, атыш тавышлары тоташ бер гөрелдәү булып, ишетелеп тора. Бер элемтәченең иске командный пункттан суза килгән чыбыгын чардакка җиткереп, телефон аппараты белән тоташтыралар һәм Вера командир белән бәйләнешеп, аңа яңа пунктның әзер булуын хәбәр итә. Шунда ук яңа пунктны батареялар һәм дивизия пункты белән бәйләү чарасына керешәләр. Шиһаб абзый ксә йорт ышыгына тукталып калдырган атыннан элемтә әйберләрен ташырга тотына. Вера ниндидер йомыш белән ашыгып чардактан төшә һәм зур залны үтешли уң кулдагы бер ишекне ачып карый. Ул, туктала биреп, бүлмә эченә бераз гаҗәпләнеп карап тора да, борчылган чырай белән Шиһаб абзыйны кызу гына янына чакырып ала. Шиһаб абзый килә һәм җиһазлары туздырып ташланган бүлмә идәнендә кара күлмәктән, ялан баш, ялан аяк, чалкан сузылып яткан бер хатынны күрә. Хатынның идәнгә аркылы ташлаган беләге өстендә бер бала — сыңар күлмәктән генә күкрәк баласы ята. Икәүләп карал торалар, ахырда Вера, эчендәге тирән ачу белән: — Ерткыч немецлар үтереп киткәннәр... — ди һәм бүлмә эченә атлый. Яннарына барып карыйлар — хатым чыннан да җансыз. Вера сакланып кына кулының очын баланың ялангач ботына тидерә, бала аягын тартып куя. — Тере бит! — ди дә ул, икс кулы белән баланы күтәреп ала. Бала бик аз гына тынсыз тора, соңра күзләрен дә ачмыйча елап җибәрә. Вера көтмәгәндә
кулында тере бала булуыннан һәм аның шулай әче итеп елый башлавыннан аптырап кала, баланы уңайсыз тотып «инде нишлим соң?» дигән гаҗизлек белән Шиһаб абзыйга карый. Шиһаб абзый үзе дә бу хәлдән ни дияргә дә белмичә калган иде, шулай да ул Верага: — Сез аны кулыгызда селкетеп йөрегез, туктар, — ди. Вера баланы селкетә-селкстә залга чыга. Шул арада дивизион командиры ашыгып килеп керә. Ул тирләгән, ярсыган кыяфәттә, бер нәрсә дә аңларга өлгермичә, Верага ачулы карав сорый: — Ни өчен биредә бала? Әйе, ни өчен биредә бала?! Шундый тыгыз вакыт, менә хәзер үк батареялар белән элемтәне юлга салып җибәрергә кирәк, ихтимал, командирга артык минут үткәрмичә батареялардан ут ача башларга кирәктер, ә биредә бала! Вера, гаепле кешесыман, тәмам каушап: — Әнисе янында ята иде, — ди һәм башы белән үлек хатын яткан бүлмәгә ымлый. Командир бер ни дә әйтә алмый, бер ни дә әйтергә мөмкин түгел аңа һәм ул йөгерә-атлый чардакка менеп китә. Ә бала өзгәләнеп елый, авызын япмыйча, күзләрен ача алмыйча, эчен суырып елый, тик кулларын гыиа, һаваны тотарга теләгәндәй, хәлсез йөртә. — Ач бит ул, ашарга сорый бит ул, — ди Шиһаб абзый баланың ни өчен болай елавын аңлап, — эх, икмәк кисәге белән берәр чиста чүпрәк булса иде! Вераның тирән борчылудан кашларын җыерып, пошынып караган күзләре кинәт ачылып, җанланып китә. — Шулаймы, дядя Шигап! һәм ул сыңар кулын баладан бушатып, тиз генә гимнастеркасының изүен чишәргә тотына. Шиһаб абзый аның нәрсә эшләргә теләвен сизенеп, әдәп саклау очен, йөзен
Шкһяб абзыйның тиныш кызы
59
читкә бора. Вера калтыранган бармаклары белән баланың иягеннән сакланып кына тотып, авызын түшенә китерә: бала җылы күкрәккә авызын тидерү белән тынып кала, йотлыгыпйотлыгып суыра башлый, ә Вераның бөтен йөзенә кызыллык һәм оялчан елмаю җәелә. — Барыгыз, тизрәк әйберләрегезне кертеп бетерегез!—ди ул Шиһаб абзыйга, ә үзе, баланы ачык күкрә- рәгенә кысып тоткан килеш, чардакка менеп китә. Чардак тирәсендә кызу хәрәкәт, элемтәчеләр бербер артлы, сары каеш тартмага салган телефон аппаратларын иңнәренә асып, катушкалцрын< күтәреп, йорт каршындагы уйсулыкка таба йөгерәләр. Югарыдан исә командирның карлыккан тавыш белән телефон трубкасына кычкыруы, аның «батарея номер икенче... сулда кызыл труба...» дигән өзек-өзек сүзләре ишетелә... һәм шул шау-шу эчендә Вера кулындагы бала, аның өчен шәһәр алу шикелле үк зур, әһәмиятле булган хакын даулагандай, туктаусыз өзгәләнеп, әче тавыш белән елый... Менә күп тә үтми, алдагы батарёялар залп белән атып җибәрәләр, өй бөтен торышы белән тетри һәм тәрәзәләр зыңлап торалар. Вера кире чардактан төшә. Ул үзе елап җибәрер хәлгә килгән, ләкин баланы юатыр өчен аны һаман күкрәгенә кыса. Шиһаб абзый очрагач, ул тирән газап һәм үкенү белән аңа: — Дядя Шигап, сөтем юк бит минем! — ди. Әйе, Шиһаб абзый бик яхшы аңлый — кыз кешегә сөт кайдан килсен. Ә бала күкрәккә ябышып ты- рышыптырышып суырган була, Вера исә иреннәрен кыса, чыраен сыта. Шиһаб абзый аңа сүзсез, чын кызгану белән карый һәм эченнән «бала теш урты белән кысып, авырттырып суыра» дип уйлый. Ул арада булмый, немецларның шәһәрдән аткан снарядлары сызгырып килеп, хутор тирәсенә төшеп ярыла башлыйлар. Командир югарыдан кычкыра: — Сержант Карабашева, баланы хәзер үк артка илтегез! — Үзем илтимме?
— Әйе, әйе, үзегез... Мии сестраны чакырттым. Аңа каршы бара торыгыз. Фахретдинов кайда? — Минем янымда. — Сезне аты белән илтсен. Тиз булыгыз. Баланы тапшыру белән тиз үк бирегә... Вера белән Шиһаб абзый ашыгып ишеккә таба атлыйлар. Менә нәкъ өсләренә әче сызгырып килгән снаряд, каядыр якынга гына төшеп, авыр гөрселдәп шартлый. Ишек, аяк белән типкән шикелле, кинәт ачылып китә. Тышта һавадан тузан- туфрак явып төшә. Алар бер генә секундка ачык ишек алдында тукталып калалар, соңра атылып тышка чыгалар. Шиһаб абзый өй ышыгында колакларын торгызып, калтыранып торган атын эләктереп ала, Вера сикереп арба кырыена утыра. Алар юлсыз-нисез кырга таба чабып китәләр. Артта тагын бер-ике снаряд төшеп шартлый, бер кыйпылчык арба тәгәрмәченең тимеренә килеп тия һәм тайпылудан ачулы зыңлап, һавага оча. Алар аз гына чапкач та, юл буйлап бер кыз солдатның сакланып кына хуторга таба килүен күрәләр һәм атларын борып каршы сына чыгалар. Шиһаб абзый атын акрынайтуга Вера арбадан төшеп, кызыл тәреле зур брезент сумка таккан, озын буйлы, таза кызга таба ашыгып атлый һәм аның солдат, үзенең командир булуын да, ә ихтимал, менә хәзер каты сугыш баруын да онытып, нәкъ бишек янында якын ахирәтен көтеп алган яшь анадай, шундый табигый пошыну һәм тирән кайгырту белән дәшә: — Беләсеңме, иркәм, аның бик, бик ашыйсы килә! — Боләм!—ди сестра, брезент сумкасын ача башлап. — Ничек беләсең? — Командирыгыз телефон белән әйткән иде, үзегез белән сөт ала килегез, диде, менә мин ала да килдем. — Ул сумкасыннгн кечкенә шешәдә җылы сөт һәм бал кашыгы
Әмжрхзц Ен юс я
60
чыгара. Бера чын-чынлап гаҗәпләнә кала. — Кара син аны, һич уйламаган идем. Алар икесе дә җиргә чүгәлиләр. Вера баланы акрын гына түшеннән аера һәм ике кулы белән җайлап кына тезе өстендә тотып тора, сестра исә бал кашыгы белән аның авызына сөт сала. Сөт баланын юка иреннәре буйлап агып китә; ул авызын ача төшә, шунда ук чәчи һәм буылып җылап җибәрә. Шиһаб абзый — тәҗрибәле кеше: — Башын күтәрергә кирәк, тамагына китми, — ди һәм үзе чүгәләп, баланын кечкенә башын зур кытыршы учы белән күтәреп тора. Янә аның иреннәренә сөтне коялар, бала елыйелый авызын кыймылдата һәм йота башлый. Бер-ике йоткач ул тынып кала, үзе үк авызын онландырып суза төшә, тик сөтне кашыкка салып, авызына китергәнче сабырсызланып еларга тотына, ләкин сөт ирененә тию белән янә тына. Кызлар чын күңелләреннән куаналар. — Әй, минем алтынкаем, мескенкәем минем! — ди Вера, йөрәге төбеннән чыккан сөю һәм кызгану тавышы белән. Бу вакытта инде алар артында немец снарядларының очып килеп шартлаулары ишетелми, тик безнең батареялар гына 2—3 минут саен бөтен тирә-юньне гөрселдәтеп аталар. Ләкин, тузанлы юл уртасына чүгәләп бала ашатучы өч солдат, гүя моны ишетмиләр дә һәм бу турыда уйламыйлар да кебек — аларның үз кайгылары кайгы, бары үз эшләрен генә беләләр. Бала кечкенә шешәнең яртысына төшкәч, Шиһаб абзый: — Житәр, кызлар, берьюлы күп ашатырга ярамый, эче бозылыр, — ди. Бала һич туярга теләмичә һаман авызын сузып торса да, сестра шешәнең бөкесен тыгып, сумкасына салып куя. Вера тора, баланы бер сүзсез кысып үбә дә, сестрага бирә. Сестра баланы ала һәм шулай ук бер сүз әйтмичә борылып, тузанлы юл буйлап китеп тә бара. Бала еламый, бәлкем ул йоклап та өл гергәидер инде.
Вера һәм Шиһаб абзый арбага утыралар да кире хуторга таба чаптырып китәләр. Вера бер сүз дә дәшмичә, күзләрен түбән төшереп, алдына гына карап бара. Ихтимал, ул кыз тәненең яшерен, саф җирен чит ир кешегә күрсәтергә мәҗбүр булуыннан хәзер оялып бара торгандыр. Шиһаб абзый да Вераның шулай уйлап оялуын сизенгәндәй аңа дәшәргә һәм карарга уңайсызланып, атын гына куган була. Алар хуторга барып җитүгә, арт дивизион янә яңа позициягә күчә башлый. Шәһәрдәге немецларның каршылык күрсәтүләре бастырыла бара һәм артдивизионга һаман саен ешрак позициясен алыштырырга туры килә. Ниһаять, Кызыл Армия частьлары шәһәрнең төрле ягыннан кереп, квартал артыннан кварталны немецлардан чистарта башлыйлар. Шул ук көнне Шиһаб абзыйлар да шәһәргә керәләр һәм шул ук көнне кичкә таба сержант Вера Караба- шева да җәрәхәтләнә. Шиһаб абзый* аның ничек җәрәхәтләнүен дә һәм кая озатылуын да күрми кала. Шулай итеп нәкъ сугыштагыча бер берсенең дөньяда бар булуларын да белмичә очрашканнар иде, бер-бер. сенә «сау бул!» дип тә әйтә алмыйча аерылышалар да... Шиһаб абзый Вераның үзен озак вакытлар күңеленең әллә кай җирендә генә саклап йөртсә дә, бу соңгы көндәге хәлләргә — баланы табып, аны коткаруларга тиешле әһәмиятне дә бирә алмыйча калган иде. Ул чакта аңа ул турыда артык уйланып та йөрергә туры килмәде — чөнки сугыш иде, нигезенә „кадәр җимерелгән шәһәрләр аша үтәләр иде, үте релгән аналар күп иде, ятим калган балаларның саны хисапсыз иде
Бары менә хәзер, менә хәзер генә тын өйдә «Правда» газетасын кулына тотып утырган чакта гына Шиһаб абзый үзенең командиры Вера Карабашеваны һәм соңгы аерылышу көнендә аның ничек итеп
Шиһаб абзыйның таныш кызы
күкрәк баласын коткаруын бөтен ачыклыгы белән күз алдына китерә, акылыннан һәм йөрәгеннән кичерә. А, ул бу сипкел битле, алтын чәчле гади рус кызын хәзер ацлый иде! Илем дип гомеренең чәчәк вакытын биргән кыз ул, халкым дип газиз канын, ниһаять, кыз күкрәген биргән кыз ул... Сугышның мәрхәмәтсез вафасызлыгын үз күзе белән күрү генә түгел, бәгъре белән сыкрап, җаны белән өшеп татыган кыз ул! Сугыш чаткысын көйрәтергә маташучыларга аның йөрәгендә тузан бөртегедәй мәрхәмәт табылмас. Кем-кем, әмма Вера Караба- шева тыныч тормышның кадерен беләчәк, аны уяу саклаячак. Әйе, Шиһаб абзый ышана: Вера Кара- башева депутат булырга мең мәртәбә лаек кандидат ул! Ә хәзер исә, менә хәзерге көндә Вера Караба- шева Уралның иң атаклы кешесе, үзе артыннан меңнәрне ияртүче, миллионнарга үрнәк булып торучы стахановчы кыз. Я, бу аның иленең нәрсә теләвен, нәрсәгә мохтаж булуын бөтен барлыгы белән аңлап яшәвен күрсәтмиме, сугыш булмасын өчен көчле булырга кирәклекне белеп алган түгелме соң ул, рәхмәт төшкере! Юк, Шиһаб абзый өчен ул иң ышанычлы, иң мактаулы. депутат булачак, үз кеше ул, кан кардәшедәй якын кеше ул! Шиһаб абзыйның эчендә ниләр кайнаганын ярты сүзеннән аңлап торачак ул! һәм Шиһаб абзый күкрәгендә шул . кадәр тыгызланган хис-уйлардан канатланган шикелле торып, аксый- аксый ишекле-түрле йөри башлый, һәм кинәт аны бер борчу аулап ала: Вера Карабашеваны ул бел- •гән кадәр сайлаучылары беләләрме икән? Мәсәлән, әнә шул аның ничек итеп яшь баланы коткарырга тырышуын беләләрме икән? Кечкенә мәсьәлә түгел бит, кешенең кем булуын ача торган тирән мәгънәсе бар бит аның. Ихтимал, Вера үзе дә ул эшенә әһәмият биреп бетермидер, аннан кыз кеше — андый нәрсәне сөйләргә дә ояла торгандыр. Ә сөйләргә кирәк иде, үз авызыннан булмаса, башка берәүдән сөйләicn, сайлаучыларына белгертергә бик кирәк иде. һәм менә Шиһаб абзыйның үзендә Уралга барып, меңләгән халык алдына чыгып Вера турында бөтен белгәнен сөйлисе килү хыялы туа. Ул, шул хыялыннан айный алмыйча, бүлмә буйлап озак йөренә. Ниһаять, кроватена килеп яткач та ул бик озак йокыга китә алмыйча азаплана. Аны һаман шул ук бер уй борчый. — Мин белгән кадәр аны беләләрме икән? — ди ул үз-үзенә кат- кат һәм, тынычлана алмыйча, бер ягыннан икенче ягына әйләнә. Ахыр да шулай уфлап, боргаланып ята торгач, ул хатынын уята. Хатыны исә Шиһаб абзыйның болан йоклый алмавыннан бер дә риза түгел: — Бу ниткән эш инде, — ди ул, — гәҗит җене сугылдымы үзеңә, шуны укыдың исә бөтенләй йокың кача. Бисмиллаңны әйтеп ятар идең, юк исә төн буена әллә нинди чирчиләр белән саташып чыгасың. Иртә торасың бар ич! Шиһаб абзый тирән итеп көрсенә: — Эх, Мөһрибану, утыз ел буена бергә гомер итәбез, иллә мәгәр син мине һаман белеп бетерә алмыйсың әле! Хәер, Шиһаб абзый бу урында хаталана иде. Хатыны Мөһрибану аның газета белән бик мавыкканын, шуңар күрә еш кына йоклый алмыйча ятуын белә иде, ә менә Шиһаб абзый үзе исә булачак депутат Вера Карабашева турында гына уйлаганга күрә, хатынының аның йокысы турында кайгыртуын аңлый алмыйча тора иде.
1947 ел.