Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕДАКЦИЯГӘ РЕЦЕНЗИЯ ӨЧЕН АЛЫНГАН ЯҢА КИТАПЛАР


 Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты секторы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалары өчен түбәндәге яңа китапларны басып чыгарды: Кави Нәҗми — «Күңелле к ө н н ә р». Җаваплы редакторы X. Шабанов. Күләме 76 бит. Бәясе 6 сум. Тиражы 5000. Бу китапка* танылган татар Совет язучысы Кави Нәҗминең балалар өчен язылган 30 дан артык шигырьләре һәм поэмалары туһлан- ган. Рәсемнәрне художниклардан Җ. Булат һәм Б. Әльменевлар эшләгәннәр. Фатих Кәрим — «Нәни батырлар». Җаваплы редакторы А. Го- мәр. Күләме 48 бит. Бәясе 1 сум 50 тиен. Тиражы 10.000. Бөек Ватан сугышында һәлак булган күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең бу китабына балалар өчен язылган дүрт озын шигыре кертелгән. Боларда балаларның Ватан сугышында катнашулары һәм батырлыклары чагылдырылган. Китапның рәсемнәре художник Б. Әльменев тарафыннан эшләнгән. «Нәниләргә бүләк». — Әдәби җыентык. Төзүчеләре: Г. Хуҗа- ханова, Р. Козлова. Җаваплы редакторы Г. Гобәй. Күләме 152 бит. Бәясе 8 сум. Тиражы 10.000. Бу җыентыкта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, кечкенә хикәяләр, табышмаклар һәм әйтемнәр бирелгән. Татар классик шагыйрьләре Г. Тукан, М. Гафури һәм Һади Такташ әсәрләре белән беррәттән?. хәзерге татар Совет язучыларынык шигырьләре һәм хәзерге рус әдәбиятыннан; да үрнәкләр сайланыл- ган. Идрис Туктаров — «Нәни хикәяләр». Җаваплы редакторы И. Гази. Күләме 16 бит. Бәясе 1 сум. Тиражы 10.000. Бу китапка язучы И. Туктаров- ның кечкенә-кечкенә дүрт хикәясе урнаштырылган. Рәсемнәре художник Б. ^пьменев тарафыннан төрле төстәге буяулар белән эшләнгән. Җәүдәт Тәрҗеманов — «А ч к ы ч һәм баскы ч». Җаваплы редакторы X. Шабанов. Күләме 88 бит. Бәясе 6 сум 75 тиен. Тиражы 10.000. Бу җыентыкка яшь язучы Җ. Тәр- җемановның балалар өчен язылган 40 лап шигыре кертелгән. Художник X. Якуповнын 80 НӘЕ артык рәсемнәре белән бизәлгән бу китап, зур форматта, бик матур итеп чыгарылган. Д. Свифт — «Г у л л и в е р л и- л и п у т л а р илендә». С. Әдһә- мова тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы К. Нәҗми. Күләме 68 бит. Бәясе 3 сум. Тиражы 5000. А. П. Чехов — «Каштанк а». Җаваплы редакторы Г. Гобәй. Күләме 68 бит. Бәясе 3 CVM. Тиражы 5000. М Пришвин — «Төлке и к м ә- г е». К. Ишукова тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы Г. Лотфи. Күләме 32 бит. Бәясе 1 сум. Тиражы 5006.