Поэзия
Ә. ЕРИКӘЙ
ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗ (Балалар җыры)
Гөрли-гөрли без үсәбез Шатланып, уйнап, көлеп. Бәхетлеләр илендә без Күкрәп үскән гөл кебек. Уйныйуйный без үсәбез, Ай кебек елмаябыз; Эшкә дә без күнегәбез, Белемне дә алабыз. Җырлый-жырлый без үсәбез, Сталин безне үстерә.
Иң матур җырны җырлыйбыз Даһи Сталин исеменә. Җилфер-җилфер итеп торсын Кулдагы әләмебез. Даһи Сталин, сиңа булсын Иң кайнар сәламебез! Даһи Сталин, син бит безнең Иң кадерле кешебез. Даһи Сталин, сиңа безнең Иң көчле алкышыбыз!
ӘНӘС КАРИ
ГӨЛЛӘРЕМ **
БАКА
БЕЗНЕҢ ӘТӘЧ Һәрвакытта түшен киереп эре йөри Кызыл кикрик, көлтә койрык безнең әтәч. Авыл өстен яңгыратып кычкыра ул, Күк читенә нурлар сибеп таңнар аткач. Таң тынлыгын ярып үткән тавышына Без, куанып, йокыбыздан уянабыз, һәм, зурлар күк бергәбергә шау-гөр килеп, Ямьле көнне каршыларга кузгалабыз.
** Әнәс Кари иптәшнең бу шигырьләре, балалар әдәбияты буенча үткәрелгән кОН’ курсның икенче турында, ичеиче дәрәҗә премия белән бүләкләнделәр. НсО.
Закчада минем Бер түтәлем бар: Түтәлдә үсә Хушисле гөлләр. Чын күңел белән Аларны сөям, Шуңа, һәр көнне Чыгып су сибәм.
Гөлләрем күкрәп Чәчәк аталар, — Гүяки миңа ч Рәхмәт әйтәләр. Котлыйдыр кебек Мине һәрбер гөл. Аларга карап, Сөенә күңел.
Камышлы күлдә, Куак төбендә Ята быгырдап Зур башлы бака: Батып һәм калкып, Су дулкынлатып, Тынмый кычкыра «Ба-ка-ка-ка-ка!» Аяз көннәрдә,— Кояш көлгәндә, Куак төбеннән Өскә чыга ул,
Зур авызын ачып, Түмгәккә басып, Камыш аралай Чебен куа ул... Чебеннәр тотса һәм ялмап йотса. Ярсып сикерә Мактанчык бака. Күл сазлыгына Ул бата-бата, Тагын кычкыра: «Ба-ка-ка-ка-ка!»
БОЛЫТ КИЛӘ! Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, 1 төшми яңгыр тамчысы. I _ t . j j . I? Г. Тукай.
СИҢА КАЙТТЫК, МӘКТӘП! Күркәм мәктәп! Бизәлгәнсең гөлләр белән, Якты ал таң котлый сине нурлар белән, Төркем-төркем агылабыз кочагыңа, Урамнарны яңгыратып җырлар белән... Җәй көнендә арган тәннәргә ял алдык: Урмандагы гүзәл лагерьларга бардык; Безнең сөйгән урын булды тын күл буе, Иркә кошлар сайрап торган матур таллык. Бергә-бергә рәхәтләнеп йөрдек шунда, Балыклардай уйнап йөздек көмеш суда, Аяз көннәр саен чыгып, күңел ачтык Алтын башаклар үстергән киң басуда... Бүген, мәктәп, сиңа кайттык сагынып — сөеп, «Бар фәннәрдән отличнога укыйк», — диеп, Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан Яшь тәннәргә яңа куәт — көчләр җыеп. Балаларын зарыгып көткән ана төсле, Гөл-чәчәкле куеныңа син ал безне. Туган илгә лаек хезмәт итик үсеп, Татлы-тәмле фәннәр белән сугар безне!
САЛИХ БАТТАЛ
ӘНИЕМНЕ САЙЛАДЫМ
Зәңгәр болыт, киң офыктан Мамык кебек кабарып, Безгә агыла, күңелләргә Чиксез шатлыклар салып. Ерактагы океаннардан Җилләр белән килә ул, Җылы яңгырын китерә Безнең җиребезгә ул. Теркөмештәй тамчылары Сибелеп җиргә төшәрләр:
Рәхәтләнеп гөлләр үсәр, Багалмалар пешәрләр. Симез башаклар үстергән Данлы колхоз кырлары, Гөлбакчалар, киң болыннар ~ Сөенеп күкрәр бары, һәм алардан Ватаныбыз Алыр югары уңыш: Тагын матуррак гөрләр Безнең бәхетле торА/ыш!
Әтиләр күп, әниләр күп, Минем әнием бер генә; Аны кандидат иттереп Куйдылар бүген менә. Бер әни, ике әни, өч, Дүрт әни... Бик күп әни, Саңап бетерә алмыйм шул, Мин кечкенә, мин нәни. Җыелганнар клуб тулы Әтиләр дә, әниләр;
Бар да минем әниемне Мактыйлар: уңган, диләр. Әнине сайлыйбыз, диләр. Мин шуларны санадым. Мине дә санагыз, мин дә Әниемне сайладым. Әтиләр күп, әниләр күп, Минем әнием бер генә. Дөньяда бер әниемне Сайламас соң кем генә!
Л. ИХСАНОВА ★ Ч ТУГАН
Безгә баш ияр Морж белән тюлень, — Дип әйтә шунда i Уртанчы туган һәм өстәп куя, — — Мин моряк булам. . i — Күкләргә кадәр Җитәрлек биек ; Зур, матур йортлар Төзәрмен, — диеп Сүз башлый шунда Иң олы туган, Аңлатып куя: — Инженер булам йортлар алдында Чәчәкләр үсәр, Бөркеп хуш исләр Җылы җил исәр. Ир туганнарның Иң-иң олысы, Барысыннан да Иң акыллысы, < Бетереп сүзен Шушы урында — • Сүз башлый тагы • Уку турында. . * — Әйдәгез, дуслар, Эшкә тотыныйк, Дәрес хәзерләп ’ Укып утырыйк. Булыйм дисәгез 4 I ’ ? Инженер, моряк. Хәзер тырышып Укырга кирәкӨ Шартлап яна ут Кечкенә мичтә. Кышкы салкынга Ис китми һич тә. Тышта бураннар Уласын әйдә, Күңелле хәзер Утыру өйдә. Менә бер вакыт Бәхәс ачыла, Бер-берен бүлеп Сөйли барсы да: — Кайчан зур кеше Булырмын инде, Кайчан барырмын Сакларга илне, — Дип әйтеп куя Арадан берсе, Ир туганнарның Иң-иң кечесе. Артык сөйләми Иң кече туган, Тик өстәп куя: — Очучы булам. Ә мин барырмын Төньяк диңгезгә, Боз диңгезендә Кем соң тиң безгә? Котыпка кадәр Барып җитәрмен, Ледоколларда Хезмәт итәрмен. •Яңгыратырбыз , i Аюлар илен,