„МАЯКЧЫ КЫЗЫ“
«Их, ямьле дә Агыйде.тнен айлы кичләре!.. Мәк чәчкәсе төсле зәңгәр күк эре- ле-ваклы йолдызлар белән тулы. Йолдызларның шәүләләре Агыйдел төбенә алтын баганалар булып сузылганнар. Күк уртасында — тулган сары ай. Ай үзенең алтын нурларын җинел генә тирбәлеп торган Агыйдел өстенә сибә. Юлга чыксаң да күңелле мондый кичләрдә... Иптәшкә үзеңнән аз гына кыскарак таяк сындырып аласың да, әле айга, йолдызларга, әле алар- ның суга төшкән нурларына сокланып, әкрен генә атлый бирәсең. Син атлыйсың, ә ай, сина күңелсез булмасын дипмедер, синен белән бергә атлый.
Шундый төн, теләсәң, үз йөрәгеңнең типкәнен ишетә аласың. Еракта, ташларга бәрелеп, чишмә чылтырый. Нинди матур ишетелә аның тавышы көзге тын кичләрдә!.. Күңелең нечкәрә синең... Җырлап җибәрәсең килә башлый синең һәм син җырлыйсың: Агыйделкәйләрне ай кичкәндә. Бер җырладым ишкәк ишкәндә»...
Гариф Гобәй. «Маякчы кызы», Татго- сиздат басмасы, редакторы Г. Разин. 269 Бит. Бәясе 12 су.м 75 тиен. " Язучының геройлары шушы ямьле
Агыйдел буенда яшиләр. Маякчы кызы Илсөяр, аның атасы Мәрдән абзый, бабалары Бикмуш карт, этләре Актүш үзләренең тормышларын шушы матур Агыйделгә, аның буендагы урманнарга, болыннарга бәйләгәннәр... Мәрдән абзый маякларга ут кабыза, Бикмуш бабай балык тота, Илсөяр өй эшендә булыша, ә Актүш будканы саклый. Ләкин алар гел биредә яшәмәгәннәр. Аларны монда каһәр төшкән иске*' тормышның авыр шартлары куып китергән. Бикмуш бабай дөньяның әчесен-төчесен татыган карт инде ул; аның улы Мәрдән абзый да рәхәттә йөзмәгән: рус кызына өйләнгән өчен авылның кара көчләре аны туган җиреннән куганнар; хатынын кыйнап үтергән- нәр; кызы Илсөяр гомеренең беренче көннәреннән бирле ятим булып яши; тормыш инде аларны шактый кыйнаган һәм алар бу гаделлек
Тәнкыйть — библиография
117
сез усал тормыштан — байлар, көч- леләр һәм властьлылар хөкем сөргән тормыштан качып, Агыйдел буена килгәннәр. Ләкин, кара сакалыңнан качып котылып булмаган шикелле, рәхимсез нужадан да качып кына котыла алмаганнар алар. Тик шулай да Мәрдән абзый да, Бикмуш бабай да өметләрен өзмәгәннәр. Дөнья гел явызлар белән генә тулмаган бит ул. Дөньяда, Бикмуш бабайлар шикелле, өлешсез фәкыйрьләр өчен чын тормыш даулап йөрүче яхшы күңелле кешеләр дә бар. Әнә Петербургта эшчеләр баш күтәргәннәр, ди. Революция ясаганнар, ди. Россиядә яңа тормыш башланачак икән; ач күзле байлар бетереләчәк икән: ярлы- ятимгә дә җиңел сулап җибәрергә мөмкин булачак икән. ... һәм менә Петербургта башланган давыл Агыйдел буйларына да килеп җитә; вакыйгалар өзлексез үзгәреп торалар; кешеләр дә үзгәрә; кешеләрнең фикерләре дә... Шундый тиз үзгәрүчән давыллы, дәһшәтле, ләкин өметле көннәрдә маякчы кызы Илсөяр үзенең беренче адымнарын атлый башлый. Ул яшь кенә башы белән бик хәтәр, ләкин гаять кызыклы вакыйгалар уртасында кала: ул партизаннар лагерена йөри, сугышларда катнаша, төрмәләрдә утыра, кыйнала, чак кына суга батмыйча кала, атасын югалта, бабасының үлүен күреп тора, Актүш белән япа-ялгыз калып, ниһаять, тагын үзенә яңа дуслар таба: аның бу дуслары илгә, халыкка, Илсөяргә яңа тормыш даулыйлар, яңа тормыш алып киләләр. Илсөярнең атасы да алар белән бергә кайтып төшә... Илсөяр өчен дөнья киңәеп, барыр юллар чистарып калалар... Бикмуш бабай, Илсөяр, аталары Мәрдән абзый — авторның бик яра- гып, бөтен күңел җылысын салып эшләгән образлары әнә шулар. Китапның геройлары күп: партизаннар, аларның җитәкчеләре: Костин, Андрей дәдә... Аннары халык: аклар тарафыннан таланган крестьяннар; ак офицерлар тарафыннан мәсхәрәләнгән авыл кызлары; Агыйдел үзе; аның таулары, урманнары, —болар барысы да — китапның геройлары. Әлбәттә,
автор аларның барысын да бер тигез тулы, җанлы һәм хәтергә сеңеп калырлык итеп эшләмәгән. Костин- ны тулырак итеп бирергә булыр нде; Андрей дәдәнең алай тиз үтерелүе белән без һич тә риза түгел; бик күп исемнәр телгә алыналар, ләкин аларның бик күбесе шул телгә алынып кына калалар — без моның белән дә килешә алмыйбыз. Дошман образларының схематик рәвешендә бирелүләре дә, безнең фикерләребезчә, дөрес түгел. «Черек тешле офицер» (пароходта), «Күсе күзе төсле, кызыл күзле» начальник (төрмәдә) һәм тагын шуның кебек, кушаматлары гына мәгълүм булган, сөйләү урынына ырылдап, көлү урынына теш ыржайтып, атлаган саен сүгенеп йөрүче тискәре типлар китапның көчен киметәләр. Дөрес, китаптагы шул кадәр кешенең барысына да тулы характерлар биреп бетерү кыен. Ләкин төп типлар янындагы ярдәмче образларны (мәсәлән, Кос- тинны, Андрей дәдәне, Өметбаевны, Гаязны һәм кайбер башка кешеләрне) тулырак, катлаулырак, җанлырак итәргә мөмкин булыр иде. Китапның үзенең дә кыскарак, аз сүзлерәк булуы мөмкин нде; бик салынкы, сүрән, әкрен кыймылдый торган урыннар әсәрдә байтак. Бу урыннар укучыны ялыктыра, китапның кыйммәтен төшерәләр... Телдә дә. кимчелекләр юк. түгел: күи сүзлелсктәң тыш, көчәнеп әйтелгән зәгыйфь җөмләләр, урынсыз һәм сәер чагыштырулар очрыйлар. Кайберләрең китереп үтик: «Пароход күренү Илсөяргә алмагачлар чәчәк атканда кар яву шикелле үк гаҗәп, бала бик яратып уйнаган уенчыгын тапкандагы шикелле шатлыклы тәэсир итте» (43 бит). «Өзелеп төшәргә җиткән көзге яфрактай көчсез куллары өзлексез калтырый» (83 бнт). «Ул кулларын, артка кунган, башын игән дә, май урлаган өчен аркасына таяк төшүне көткән мәче шикелле, куркып кына атлый» (90 бит).
Тәнкыйть — библиография
118
* Поручик, тешләре болән аскы иренен кыракыра. йөзен чьгтты» (48 бит). сДәкин чыланган пулялар (!) осечка бирделәр» (88 бит). Яхшы китапта шундый эч по- шыргыч нәрсәләрнең булуы бөтенләй кәефне җибәрә. Әгәр игътибарлырак булсалар, автор, автор булмаса, редактор моның кебек < чи урыннарны» (китапның өченче тапкыр басылуы бит!) бетерә алган булырлар иде. Аннары. Бусы өчен белмим инде кемне гаепләргә: авторнымы, редакторнымы яки корректорнымы,— һәр өчесе гаепле булсалар кирәк. Кайсы гына битне ачма, тулып яткан пунктуация хатасы. 43 нче биттә аз дигәндә, 12 хата; 161 биттә— 14. ә 229 биттә («Ялгыз о йортта» хикәясендә) 23 тыныш хатасы бар. Мондый хәл һәм нәшрият өчен, һәм авто; өчен, һәм редактор өчен оят булырга тиеш. Китап балалар өчен язылган. Ул мәктәпләрдә укылачак. Бәлки, дәреслекләргә дә керер. 4-5 нче сыйныф балалары шушы хаталарны тапсалар һәм, гаҗәпләнеп, безгә күрсәтсәләр, без нәрсә дип җавап бирербез?! Китап кирәкле, китап әйбәт, — ул безнең үткән шанлы көннәребезне сурәтли, безнең балаларыбызны батыр итеп, кыю итеп тәрбияли, төрле авырлыкларга чыдамлы булырга өйрәтә. Китапны һәр көтепханә алырга, һәр бала укып чыгарга тиеш. Шушы ук китапта «Ялгыз йортта» исемле озын хикәя урнаштырылган. Бусы үзенең җыйнаклыгы белән, вакыйгаларының тиз агышы белән, аз сүзлелеге һәм геройларының тулы эшләнгән булуы белән «Маякчы кызы»ннан югарырак, дип әйтәсебез килә. Китапның баш герое— Таҗи исемле малай — бу инде безнең әсәрләребездә еш очрый торган күләгә герой гына түгел, бу инде аннанмоннан сызга- ланып ташланган схематик образ гына түгел, бәлки бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы, барлык үзенчәлекләре белән эшләнгән әдәби образ. Автор балалар психологиясенең барлык нечкәлекләрен белә икән. Таҗи образы өчен кирәкле барлык буяуларны эзләп тапкан ул. Шуны да
әйтергә кирәк: көчәнеп, тартып-сузып китерелгән буяулар биредә бөтенләй юк. Бу үткен, кыю, шук, наян, акыллы, хәйләкәр, аз гына ялганчы, аз гына мактанчык, аз гына җилкуар малайны без беренче очрату минутларыннан башлап яратабыз һәм китапның соңгы битенә кадәр безнең мәхәббәтебез аның ягында. Без аның барлык тойгыларын уртаклашабыз, барлык кыланышларын ошатабыз; аның сабыйларча эчкерсезлегенә, малайларча энтузиазмына елмаеп һәм сокланып карыйбыз. Кыз бала булганлыгы өчен генә үзенең тута- сына бераз кимсетеп каравы аның турында «теге нәмәрсә» дип сөйләве, ләкин шул ук вакытта, тута- сын кыерсыткан өчен, күрше авыл малайларын кыйнап кайтуы; һәр эштә үзен олысыман итеп тотарга тырышуы, ләкин үзенең барлык кыланышларыннан малайлык «аңкып» торуы; комиссарның имчәк баласына сөт җитмәс дип куркып, кеше кәҗәсен савып кайтуы һәм, моның ярамаган эш икәнлеген аңлап, бабасыннан, комиссардан бик нык яшерүе һәм башкалар һәм башкалар, — болар барысы да Таҗиның характерыннан аерып ала алмаслык сыйфатлар. Шунсыз Таҗи без ярата торган Таҗи булмас иде; яхшы күңелле, батыр, наян, энтузиаст, җитез, бераз мактанчык, бераз җилкуар, бераз үпкәчән Таҗи булмас иде, бәлки «аяклы схема», җансыз күләгә булыр иде. Без исә әнә шундый каршылыклы, катлаулы, җанлы Таҗилар яклы, ә циркуляр буенча язылган бик әдәпле, бик тотнаклы, ләкин юрмышта булмый торган схемалар яклы түгел. Китапның башка геройлары: Таҗиның бабасы Мортаза ка^рт — бик җылы итеп сурәтләнгән, гаять кешелекле, мөлаем бер карт; ачылып бетмәгән булса да шактый тулы итеп язылган Әминә апа (комиссар); Таҗиның тутасы Галия—әле
Тәнкыйть-библиография
ге «теге нәмәрсә»; Мортаза картның танышы фельдшер Митрей Гурич һ. б. алар барысы да Таҗи образын тулырак ачып бирү өчен хезмәт итәләр; шул ук вакытта алар үзләре дә шактый тулы итеп эшләнгән образлар... Автор үзенең бу хикәясендә дошман образларын да, «Маякчы кызыйдагы кебек, тоташ кара тап итеп кенә сурәтләмәгән; алар да — кешеләр; билгеле, алар өчен язучы башка буяулар, башка характерлы үзенчәлекләр тапкан; бу исә әсәрнең яхшыруына сәбәп булган. Телдәге кайбер чатаклыкларны күрсәтеп үтик: авырып ята торган комиссэо турында 221 нче биттә мондый бер җөмлә бар: «Бая ул. авыру булса да, һич кем каршы тора алмаслык көчле, кыю төсле иде. Ә хәзер су коенып (игътибар!) аргач ял итәргә чыгып яткан кыз бала шикелле кулларын гәүдәсе буена салган да (игътибар итегез: бер генә тыныш билгесе дә куелмаган!) җиңел генә сулый». Мондый бик озын, бик урынсыз, бик таркау һәм зәгыйфь чагыштыруларны «Маякчы кызы»нда бик еш очратып була, әмма «Ялгыз йортта» хикәясендә алар бик аз. «Ялгыз йортта»ның соңрак язылуын искә алсак, бу — авторның теле яхшы якка үзгәргәнлекне күрсәтүче факт һәм шуңа күрә генә без биредә аңа басым ясап әйтеп үтәбез. Китапның тышлыгын мактап булмый. Ниндидер кара тап уртасында көймәгә ошаган бер нәрсә белән аңа утырган ике карачкы безнең күңелебезгә бернәрсә дә сөйләми: шундый эч пошыргыч кара таптан башка адәм рәтлерәк бер нәрсә уйлап чыгарырга художникның фантазиясе җитмәгән, күрәсең. Ә болай китапны мактыйбыз һәм Һәр кешегә укып чыгарга киңәш бирәбез.