Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА

Н. К. Крупская, үзенең Ленин турындагы истәлекләрендә, Владимир Ильич белән очрашудан элек, аның турында: «Ул бик галим кеше, ул гыйлми китаплар гына укый, аның бер генә дә шигыр» яки роман укыганы юк», дип ишеткәнен яза. Ләкин соңыннан, Ленин белән очрашкач, ул андый хәбәрләрнең бөтенләй төпсез икәнен күргән. Ленин рус,һәм дөнья әдәбияты классикларын бик яхшы белгән Һәм кат-кат укыган, яңа әдәбиятны җентекләп күзәтеп барган. Ләкин ул әдәбиятны яхшы белүче, укымышлы галим генә түгел, шуның белән бергә ул үзенең бөек көрәшендә һәм хезмәтендә матур әдәбиятны үткен корал итеп файдаланган. Халык дошманнарына каршы көрәштә аның Гоголь, Грибоедов, Салтыков-Щедрин, Тургенев образларыннан, аларның үткен сүзләреннән ничаклы оста файдаланган булуы һәм- мәбезгә мәгълүм. Ул гына да түгел. Иң әһәмият- лесе шунда ки, Ленин әдәбиятка дөрес караш урнаштыру юлында зур тарихи хезмәт башкарды. «Ленин беренче буларак алдынгы иҗтимагый фикернең әдәбиятка, сәнгатькә мөнәсәбәтен соңгы чиһ генәчә ачык итеп формалаштырды» (Жданов)VI. Ленинның әдәбият турындагы күрсәтмәләре әдәбият фәнендә яңа сәхифә ачтылар. Бу күрсәтмәләр, башлыча, аның әдә- < 
1 А. Жданов. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында.                      VI Сүз В. Маяковскийның «Прозаседав шиеся» исемле шигыре турында бара. 
бият мәсьәләләренә багышланган аерым мәкаләләрендә («Партия оешмасы һәм партияле әдәбият», Л. Толстой турындагы мәкаләләр һ. б.), шулай ук аның бик күп башка әсәрләрендә дә бирелә, һәм бу күрсәтмәләр марксизм-ленинизм хезмәтенә аның аерылгысыз өлеше булып, аның кыйммәтле энҗеләре булып керәләр. Бөек Октябрь революциясеннән соң, бөтен яктан капиталистик камалыш эчендә булган беренче социалистик дәүләтнең җйтәк|чесе буларак, авыр һәм киеренке эшкә күмелгән Ленин, эшенең күплегенә карамастан, әдәбиятны күзәтеп барырга вакыт таба һәм совет иле алдында торган политик бурыч^ ларны чишүдә матур әдәбият коралыннан да файдалана иде. Менә бер мисал: «...Кичә очраклы рәвештә мин «Известия»дә Маяковскийның политик темага язылган бер _шигы- рсн укыдымх. Гәрчә бу өлкәдә үземнең компетенцияле түгеллегемне тулысы белән танысам да, мин аның шигъри талантының гашыйклары җөмләсеннән түгелмен. Ләкин политик һәм административ караш ноктасыннан минем күптән инде шундый рәхәтлек татыганым юк иде. Ул үзенең шигырендә утырышларның тетмәсен тетеп көлә һәм, коммунистлар һаман утырыш ясыйлар һәм кат-кат утырыш ясыйлар, дип аларны мыскыллый. 
Ленин әдәбият турында 
93 
 
 
Поэзия ягыннан ничектер, анысын мин белмим, ләкин политика ягыннан моның бөтенләй дөрес икәнлегенә кул куям. Без, чыннан да, һаман утырышлар ясаучы, комиссияләр төзүче, очсыз-кырыйсыз планнар төзүче кешеләр хәлсндә- бсз (һәм шуны әйтергә кирәк ки, бу бик ахмак хәл). Рус тормышында шундый бер тип булган — Обломов. Ул һаман кроватьта яткан һәм планнар төзегән. Аннан бирле күп вакыт үтте. Россия өч революция ясады, ләкин Обломовлар һәмишә калдылар, чөнки Обломов ул алпавыт кына түгел, бәлки крестьян да булган, һәм крестьян гына да түгел, бәлки, интеллигент га булган, һәм интеллигент кына түгел, бәлки эшче һәм коммунист та булган. Без ничек утырышлар ясыйбыз, без ничек комиссияләрдә эшлибез, шуны күрү белән: бездә иске Обломов калган әле һәм, берәр рәт чыксын өчен, аны озак юарга, чистартырга, каккаларга һәм суккаларга кирәк әле, дисең. Бу яктан без үзебезнең хәлгә бернинди иллюзиясез карарга тиешбез»1. Бу мисалдан алдынгы, иң яхшы әдәби әсәрләрнең җәмгыятьнең алга үсеше өчен ничаклы файдалы булуы бик ачык күренә, ләкин җәмгыятьнең үсешенә шундый йогынты ясый алсын өчен, әдәбият чыннан да художестволы булу өс- тенә, тормышны дөрес чагылдырырга һәм заманның алдынгы идеяләре белән сугарылган булырга тиеш. Шунсыз ул алдынгы әдәбият була алмый, җәмгыятьнең үсешенә уңай тәэсир ясый алмый. Ленинизмның әдәбият өлкәсендәге төп положениесе, әдәбият фәненә кергән яңалыгы — әдәбиятның нартиялелеге турындагы положение. Әдәбият җанлы тормыштан, миллионнарның тормышын билгели торган политикадан аерым яши алмый, битараф була алмын. 
v «Совет республикасының халыкара һәм эчке хәле турында». 1922, т. XXVII, 6 177. Әдәби иҗат үзенең үзенчәлеге буенча ничаклы гына индивидуаль эш булып күренмәсен, ул, язучының моны теләвенә-теләмәвенә карамастан, аның иҗтимагый әһәмияте шәхси иҗат рамкаларыннан еракка чыгып китә, һәм язучыга, аның әсәренә дөрес бәя аның җәмгыять үсешенә нинди файда (яки нинди зарар) китерүенә карап кына 
бирелергә мөмкин. Әдәбиятның партиялелеге турында тәгълиматны Ленин 1905 елда язылган «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә нигезләде. Анда без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Әдәбият партияле булырга тиеш. Буржуаз гадәтләргә каршы, буржуаз хуҗалар, сәүдәгәрләр матбугатына каршы, буржуаз әдәби карьерачылыкка һәм индивидуа - лизмга каршы, «бояр анархизмы»- на һәм табыш артыннан кууга каршы, — социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын китереп куярга, бу принципны үстерергә һәм аны тормышка мөмкин кадәр тулы һәм бөтен рәвешендә үткәрергә тиеш». һәм аннары: «Җәмгыятьтә яшәп тә җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. Буржуаз язучының, художникның, актрисаның азатлыгы акча янчыгына, сатып алынуга, асыралуга бәйлелекнең яшерелгән (яки ике йөзлсләнеп яшерелә торган) формасы гына». Соңгырак әсәрләрендә дә Ленин шул ук принципны үстерде. Аерым алганда, бу яктан Ленинның A. М. Горькинга язган хатлары бик характерлы. Бу хатларда B. 14. Ленин бөек пролетар язучыга аның иҗаты турында дусларча киңәшләр бирә, аның аерым хаталарын нык тәнкыйтьли, партия эшендә барган идея көрәше мәсьәләләрен аңа җентекләп төшендерә. Язучының һәм аның әсәрләренең анык юнәлеше булырга тиешлегенә аеруча басым ясап, Ленин Горькийның Амфитеатров тарафыннан чыгарылырга уйланган
С. Файзуллин 
94 
 
 
юнәлешсез журналда катнашырга уйлавы турындагы хәбәрләр уңае белән аңа үпкә белдерә һәм «юнәлешсез журнал мәгънәсез, иләмсез, скандаллы һәм зарарлы нәрсәVII. дип яза (т. XIV, б. 374). Сәнгатьтә һәм әдәбиятта аның идея эчтәлегенә караганда формасына зуррак әһәмият бирүче формализмның киресенчә, Ленин әдәби әсәрләрнең кыйммәтен, алар- ның художество дәрәҗәсен тормышны ничаклы дөрес һәм тирән чагылдыруы белән билгели. Л. Тол- стойның дөнья-күләм танылган художник һәм дөнья-күләм танылган фикерче булуын Ленин, асылда, рус революциясенең дөнья-күләм әһәмиятенең үзенчәлекле чагылышы дип хисаплый. Ленин фике- ренчә. әгәр безнең алда чыннан да даһи художник икән, ул безнең революциянең әһәмиятле якларыннан кайберләрең генә булса да үзенең әсәрләрендә чагылдырырга тиеш иде, һәм чынлап та чагылдырды. Шуның өчен дә Ленин аны, әсәрләрендәге һәм тәгълиматындагы барлык каршылыкларга карамастан, рус революциясенең көзгесе дип атады. 
* Ленин һәм соңыннан иптәш Сталин әдәбиятта социалистик реализм методын куәтләделәр. Үзенен нигезендә бу метод марк- сизмленинизмның танып-белү теориясе булган «чагылыш теориясе» белән аерылгысыз бәйләнгән. Менә «чагылыш теориясенең» Ленин тарафыннан бәян ителгән төп положениеләре.- «Шулай итеп, материалистик теория, әйберләрнең фикер тарафыннан чагылышы теориясе биредә тулы ачыклыгы белән бәян ителгән: бездән тышта әйберләр бар. Бсзнен сизүләребез, күз алдына китерүләребез — шуларның сурәтләре. Бу сурәтләрнең сыналуын, ал арның дөресләрен ялганнарыннан аеруны практика бирә.» Ч «Хәзерге заман материализмы, ягъни марксизм ноктасыннан караганда, безнең белемнәрсбсзнен                      VII «Материализм һәм эмпириокритицизм*, т. ХШ. б. 89 * Т. ХХП1, бит 106. 
объектив, абсолют хакыйкатькә якынлашуының ч и к л ә ре, тарихи яктан шартлы, ләкин бу хакыйкатьнең булуы шартсыз, безнең аңа якынлашуыбыз шартсыз. Картинаның контурлары тарихи яктан шартлы, ләкин бу картинаның объектив рәвештә бар булган модельне сурәтләве шартсыз»1'. «... Материалист өчен дөнья, күренгәнгә караганда, баерак, җанлырак, төрлерәк, чөнки фән үсешенең һәрбер адымы аның яңа якларын ача» 2 Димәк, әдәбият һәм сәнгать, идеалистлар уйлаганча, рухи омтылышларның гәүдәләнеше түгел, бәлки, социаль чынбарлыкның чын картинасы була, һәм шулай буларак, ул танып-белүнең бер формасы була (дөрес, аеруча бер формасы, бик нечкә, идеологик формасы, ләкин һәрхәлдә, барыннан элек танып-белү формасы). Әдә-; биятның танып-белү ягыннан әһәмиятенә Ленин һәрвакыт зур бәя бирде. Рус классик әдәбияты аның өчен, иң элек, рус чынбарлыгын танып-белү чарасы булды. Россия капитализм үсешен өйрәнгәндә Ленин, статистика мәгълүматларыннан тыш, Вересаев, Салтыков- Щедрин, Глеб Успенский, Мамин- Сибиряк әсәрләреннән киң файдаланды һәм бу әсәрләрдә рус капитализмының эксплоатациясен сурәтләгән картиналарны үзенең хезмәтләрендә яңадан гәүдәләндерде. Шунсы характерлы ки, мәсәлән, Глеб Успенскийның үзенең народниклык карашларында торуы Ленинга аның әсәрләрен народникларга каршы көрәштә файдалануга комачауламады. Гл. Успенскийның зур реалист художник булуы, Ленин сүзләре белән әйткәндә, аның крестьян тормышын бик яхшы белүе һәм гаять зур * «Материализм һәм эмпириокритицизм», б. 111. 2 Шунда ук, б. 105. Н 1 • ,1 .
Ленин әдәбият турында 
95 
 
 
таланты, бу язучының биргән картиналарын аның шәхси карашларының тарлыгыннан күп киң һәм күп тулы итте. Художник Успенский народник Успеискийның карашларын кире какты. Гомумән, аерым язучыларны һәм аларның әсәрләрен тикшерүгә Ленинның күренешләрнең конкрет тарихи анализыннан чыгып килүен күрсәтеп үтәргә ^кирәк. Ленинда язучыларны бер яклы гына бәяләү юк, ул аларның көчле якларын күрсәтү белән бергә, йомшак якларын, аларның яшәгән чоры һәм социаль мохиты белән бәйләнешле чикләнгән якларын да ачып бирә. Герценны гаять зур хөрмәт белән искә алганда Ленин шул ук вакытта революционер Герценны либерал Герценнан аера белергә кирәклекне дә күрсәтә. Л. Толстойны либерал һәм ликвидатор тәнкыйтьчеләр һәм публицистлар күкләргә күтәреп, мактау белән чикләнгәндә, Ленин аның иҗатындагы һәм тәгълиматындагы йомшак, яклардан күз йоммый, бу йомшак якларның Толстойның шәхси кимчелекләре генә түгел, бәлки, ул чагылдырган рус буржуаз крестьян революциясенең йомшак яклары икәнен ачык күрсәтә. Шуның белән бергә ул Толстойга хәзерге заман пролетариат хәрәкәте күзлегеннән генә бәя бирүнең җитмәгәнен, аңа Толстой янГәгән чордагы крестьяннарның капитализмга каршы протесты күзлегеннән дә бәя бирергә кирәклеген әйтә. Сәнгать образының фәнни теориясе бу образны тышкы дөнья күренешләренең сурәте дип билгели, ләкин бу әле кешенең танып- белүе көзге шәүләседәй үлек, пассив чагылыш була дигән сүз түгел. «Танып-белү — кешенең табигатьне чагылдыруы ул. Ләкин бу I ади, турыдан-туры, бөтенлекле чагылыш түгел, бәлки абстракцияләр тезмәсе, төшенчәләрне, законнарны һ. б. ны формулировкалау, төзү процессы ул...» 1 ’ Ленинский сборник, т. IX, 6. 185 Бу шуңа китерә ки, реалист ху дожниклар, әгәр аларның талант көче чынбарлыкны дөрес танып белерлек һәм дөрес чагылдырыр лык булса, күп хәлләрдә үзләренен иҗатлары белән үзләренең тар сыйнфый карашларыннан өстен чыгалар һәм дөнья әдәбиятында мәңге сакланырлык 
гүзәл әсәрләр калдыра алалар. Гетенең, Баль- закның һәм Л. Толстойның тар, чикләнгән карашлары, аларның художник даһилыгы чынбарлыкны дөрес чагылдыра алганга күрә, аларның әсәрләренең кыйммәтен киметә алмады. Буржуаз сәнгать, кагыйдә буларак, чынбарлыкны бизәп, аллыгөлле буяуларга буяп күрсәтә, буржуаз җәмгыятьнең тискәре якларын томалап, пәрдәләп калдырырга тырыша. Ләкин чын реалист мастерларның даһилыгы гадәттә буржуаз сәнгатьнең бу тар кысасына сыя алмады, буржуаз дөньяның шыксыз якларын бөтен ачы дөреслеге белән күрсәтә белде. Әдәбиятта тормышның, чынбарлыкның тискәре якларын да сурәтләргә кирәк. Ләкин бу нәрсә кешенең шәхси газапларында батып калу, шулардан чыгу юлын күрмәү, тормышның тискәре якларын каргау белән генә чикләнү булмаска тиеш. Безнең реализм — оптимистик реализм. 1918 елда язылган «Пәйгамбәрлек сүзләре» исемле мәкаләсендә1 Ленин, беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы китергән авырлыклардан куркучы һәм шул авырлыклар өчен җзваплылыкны революция өстенә аударырга теләүче «футляр эчендәге кешеләрдән», һәртөрле буржуаз интеллигентлардан һәм ялган «социалистлардан» көлеп, әдәбияттан мондый бер мисал китерә: «Әдәбиятта бала тудыру актын сурәтләүләрне, — авторларның максаты бу актның бөтен авырлыгын, бөтен газапларын, бөтен дәһшәтләрен дөрес итеп гәүдәләндерү 
С. Фәйзуллам 
96 
 
 
булган сурәтләүләрне алыйк, мәсәлән, Эмиль Золяның «La joic de vivre» («Тереклек шатлыгы») яки Вересаевның «Врач язмалары». Кешенең тууы хатын кешене * газапланып, интегеп беткән, авыртудан акылын җуйган, канга буялган, ярым үлек бер ит кисәге итә торган акт белән бәйләнгән. Ләкин сөюдә, аның нәтиҗәләрендә, хатынның анага әверелүендә т и к шуны гына күргән «индивидны» кеше дип танырга кем дә булса риза булырмы икән? Шуңа таянып кем мәхәббәттән һәм бала тудырудан ваз кичәр икән?» Ленин башлыча реалист язучыларның әсәрләрен яратып укый торган булса да, кайбер романтикларны да ул яраткан. Н. К. Крупская аның 1848 ел революциясе турындагы В. Гюго шигырьләрен яратып укуын, Верхарн шигырьләрен укып, төннәр үткәрүен искә еда. Романтизмның төрлесе була. Революцион романтизмны реакцион романтизмнан аера белергә кпрә?;. Буржуача мәгънәсендәге «аек» реализмга караганда, Ленин һәрхәлдә революцион романтизмны артык күргән. * Иптәш Сталин ленинизмның эш стилен русча революцион колач белән американча эшлеклелекнең бергә җыелмасы дип билгели. Русча революцион колачлылык революцион хыялны, фантазиянең киңлеген күздә тота. Хыялның, фантазиянең әһәмияте турында Ленин 1922 елда партиянең. XI съездында болан дип сөйләде: «Бу сәләт (фантазия сәләте. Ред.) гаять кыйммәтле. Ул шагыйрьгә генә кирәк, дип юкка гына уйлыйлар. Бу ахмак һәм ялгыш караш! Ул хәтта математикада да кирәк, хәтта диференциаль һәм интеграль хисапны ачу да фантазиясез мөмкин булмас иде. Фантазия гаять кыйммәтле сыйфат...» VIII 
Кешенең аңы чынбарлыкны чагылдыра гына тугел, аны үзгәртеп тә кора. Танып-белү процессының иҗатчыл, актив характерын Ленин һәрвакыт алга сөреп килде. Иҗтимагый практика — ленинизмның «чагылыш теориясенең» иң әһәмиятле элементы. 
                     VIII т. XXVII, б. 266. 1 т. XV, 6. 103 
Шуңа ярашлы рәвештә, әдәбиятның бурычы — чынбарлыкны дөрес чагылдыру гына түгел, бәлки аңа актив тәэсир дә ясау. Фәннең һәм сәнгатьнең партиялелеге турындагы Ленин тәгълиматы, тамашачыл характерда булган иске материализм белән чагыштырганда, гаять зур бер тарихи адым булып, әдәбиятның иҗтимагый әһәмиятен чиксез югарылыкка күтәрә. Җәмгыятьнең һәм сәнгатьнең үсешенә язучының нинди файда (яки нинди зарар) китерүе — язучыны дөрес бәяләү өчен төп критерий булып әверелә. М. Горькийның «Айа» романын бәяләгәндә Ленин, 1905 елгы революция вакытында хәрәкәткә килгән, ләкин әле политик аңнары җитәрлек булмаган бик күп эшчеләрне тәрбияләүгә хезмәт итәчәк китап, дип аның чыгуын котлый. Бөтен гомерен һәм эш- чәнлеген эшчеләр сыйныфының революцион көрәше белән бәйләгән Горькийның Россия күләмендә генә түгел, бөтендөнья күләмендә пролетариатның социалистик хәрәкәтенә зур файда китерүен Ленин аеруча басым ясап күрсәтә. Социалистик аң тәрбияләүдә язучының роленә Ленин аеруча зур бәя бирде. Русның бөек революцион демократик язучыларын — Белинскийны, Чернышевскийны, Добролюбовны Ленин әнә шул юлдагы зур хезмәтләре өчен РУС социалдемократиясенең элгәрләре дип атады. Чернышевскийны Ленин аеруча югары бәяли иде. Ул аиы 1861 елгы реформаның крепостниклык характерын дөрес аңлаганы өчен дә, принципиаль карашлы бөгелмәс көрәшче булганы өчен дә, артта калган рус чынбарлыгы шартларында Энгельс дәрәҗәсенә  
Ленин әдәбият турында 
7 .с. ә.- л* 1- 97 
 
 
күтәрелгәне өчен дә, әсәрләреннән сыйнфый көрәш рухы аңкыганы өчен дә, Ленинның иң яраткан әдәби образлардан берсен — чыныккан ихтыяр кешесе Рахметов образын тудырган художник булганы өчен дә, рус илендәге коллыкны дошман күргәне хәлдә рус халкын сөйгән патриот булганы өчен дә — барысы өчен дә ихтирам итә иде. Ленинга (бигрәк тә яшь чагында) Чернышсвскийның йогынтысы зур булганлыгын әйтми үтеп булмый. Сөргендә йөргәндә Чернышевский рәсеме аның яныннан калмый, ә соңыннан, Кремльдәге эш кабинетында Чернышевский әсәрләре аның китап шүрлегендә .һәм өстәл өстендә булалар. Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, — болар рус әдәбиятын бөтен дөньяда иң алдынгы әдәбият дәрәҗәсенә күтәрделәр. Белинский «саф сәнгать», «сәнгать өчен сәнгать» карашына каршы эзлекле көрәш алып барды. Чернышевский, әдәбият тормышны чагылдырырга ,гына түгел, бәлки кешеләрне иҗтимагый күренешләрне дөрес бәяләүгә дә өйрәтергә тиеш, дип өйрәтте. Добролюбов, тормыш әдәбият нормалары буенча бармый, бәлки әдәбият тормышның юнәлешләренә ярашлы рәвештә кулланыла, дип әдәбиятта реализм һәм халыкчыллык принципларын нигезләде. Рус әдәбиятының шундый югарылыкка күтәрелүе белән Ленин законлы рәвештә горурлана иде. «Нәрсә эшләргә?» исемле әсәрендә ул рус әдәбиятының дөнья-күләм әһәмиятен күрсәтә. Горький истәлекләрендә, немецларның күбесенең атаклы немец художнигы Дю- рерны белмәүләре уңае белән Ленинның кәефләнеп: «Алар үзләренекен белмиләр, ә менә без беләбез», дип әйткәне телгә алына. Шулай ук Горький Ленинның, Көнбатыш Европада кемне соң Лев Толстой исеме белән янәшә куярга мөмкин, дип сорау куюын һәм үзе үк, берәүне дә куеп булмый, дип җавап бирүен искә ала. Ләкин рус сәнгате һәм аның иң бөек вәкиле булган Л. Толстой белән горурланган хәлдә, Ленин Толстойның зәгыйфь якларын апачык күрсәтте. 1911 елда ул болай дип язды: «Моннан 
чирек гасыр элек Толстой тәгълиматының критик элементлары, толстойчылыкның реакцион һәм утопик сыйфатларына карамастан, практикада кайчакта халыкның кайбер катлауларына файда китерә алалар иде. Ә инде, әйтик, соңгы ун ел эчендә моның алай булуы мөмкин түгел иде, чөнки тарихи үсеш 80 нче еллардан алып узган гасырның азагына чаклы шактый алга атлады. Ә безнең көннәрдә, югарыда күрсәтелгән байтак кына вакыйгалар «көнчыгыш» хәрәкәт- сезлегенә чик куйганнан соң, безнең көннәрдә, либераль буржуазия арасында * аңлы-реакцион, тар сыйнфый мәгънәсендә дә, комагай- сыйнфый мәгънәсендә дә реакцион «вехичылык» идеяләре шундый киң җәелгән чакта, — бу идеяләр хәтта марксист диярлек кешеләрнең дә бер өлешен йогышланды- рып, «ликвидаторлык» агымын тудырган чакта, — безнең көннәрдә Толстой тәгълиматын идеаллаштыру, аның «каршы тормаучылыгын», аның «Рухка» мөрәҗәгатен, аның «үз әхлакыңны яхшыртуга» өндәүләрен, аның «вөҗдан» һәм «гомуми мәхәббәт» доктринасын, аның аскетизмга һәм квиетизмга өндә- вен һ. б. ны аклау яки йомшарту юлындагы һәрбер омтылыш туп- туры һәм иң тирән зарар китерә» \ Ленинның әдәбиятка багышланган мәкаләләре — гадәттәге мәгънәсендәге әдәби тәнкыйть мәкаләләре түгел, бәлки большевиклар партиясенең һәм эшчеләр сыйныфының революцион көрәш документлары. Ленинның Л. Толстой турындагы мәкаләләре яңа буын пролетарийларын — правдистларны революциягә өйрәттеләр. Әдәби эш .Пенин өчен гомуми партия эшенең аерылгысыз бер өлеше булды. 
С. Фәйзуллин 
98 
 
 
Партия матбугатында А. М. Горький җитәкчелегендә дапмп эдэби- тәнкыйть бүлеге оештыруны, шул бүлек тирәсендә алдынгы язучыларны туплауны һәм яңа талантлар тәрбияләп үстерүне Ленин бик әһәмиятле эш санады. Язучыны һәм аның иҗатын җәмгыятькә бәйсез дип, язучының иҗаты битараф булырга тиеш дип хисаплаучы буржуаз-меньшевистик объективизм карашын Ленин гаепләде һәм художникның абсолют азатлыгының буржуаз-интеллигент- лык индивидуализмы икәнен күрсәтте. Ленин карашынча, социалистик пролетариатның партиялелеге тормышны объектив аңлауның иң яхшы шарты була. Плеханов объективизм мәсьәләсен дөрес аңламады. Аныңча, тәнкыйть тикшерүе сәнгать фактларының килеп чыгу сәбәпләрен һәм шартларын өйрәнү белән чикләнергә тиеш, ә аларны бәяләү эше тикшерүнең бурычы түгел. Ленин карашынча исә партиялелек объективизмның иң югары формасы була. Ленин өчен дөреслек таләбе партиялелек таләбеннән аерылмый, әдәби әсәрнең иҗтимагый тәэсир көче аның дөреслегенә бәйле була. ♦ * 
Ленинның аерым язучылар турындагы фикерләре әдәбият тарихын марксизм-ленинизм нигезендә эшләү өчен җирлек булып хезмәт итәләр. Әдәбият тарихы проблемаларының куелышы Ленинның культура турындагы тәгълиматы белән нык бәйле булырга тиеш. Мәгълүм ки, Ленин өйрәткәнчә, пролетариат культурасы капиталистик җәмгыятьнең изүе астында кешелек тарафыннан тупланган белемнәр суммасының законлы үсеше ул. Шушыннан — иске культураның барлык иң яхшы казанышларын файдалану, аларны критик үзләштерү бурычы килеп чыга. Ләкин шулай ук мәгълүм ки, ленинизмның культура турындагы тәгълиматы культураның сыйнфый характеры турындагы                      IX Ленин, т. XVII, 6. 143 X т. XVII, 6. 137 
положС’ ниегә нигезләнә. Сыйнфый көрәш белән өзгәләнгән җәмгыятьтә «бердәм» милли культура була алмый. «һәрбер милли культура эчендә ике милли культура була. Пуриш- кевичларның, Тучковларның һәм Струвеларның великорус культурасы бар, — ләкин шулай ук Чернышевский һәм Плеханов исемнәре белән характерлана торган великорус культурасы да бар. Украиннарда да, шулай ук Германиядә, Франциядә, Англиядә, еврейларда һәм башкаларда да ш у н д ы й ук ике культура бар» Ч Капиталистлар, алпавытлар, поплар, муллалар культурасы бар, ләкин шулай ук халык массаларының хезмәт ияләренең культурасы бар. «һәрбер милли культура эчендә, гәрчә үсеп җитмәгән килеш кенә булса да, демократик һәм социалистик культура элементлары бар, чөнки һәрбер м и л л ә т эчендә хезмәт иясе һәм эксплоатация- ләнүче масса бар, һәм аның тормыш шартлары демократик һәм социалистик идеологияне котылгысыз рәвештә тудыралар. Ләкин һәрбер милләт эчендә шулай ук буржуаз (ә күпчелек хәлләрдә әле карагруһ һәм клерикаль) культура да бар, — һәм шуның белән бергә бусы «элементлар» төсендә генә түгел, бәлки хөкем сөрүче культура төсендә яши» IX X. Бөтен кешелек культурасында аның иң зур кыйммәтләрен әнә шул демократик һәм социалистик культура вәкилләре тудырдылар да. Культура мирасы турында сөйләгәндә, -беренче iнәүбәттә әнә шул мирас турында сүз барырга тиеш, һәм биредә рус әдәбиятын иң югары дәрәҗәгә күтәргән бөек революцион демократлар — Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов мирасын үзләштерү һәм аны бөтен дөнья культурасының олы юлында үсеп чыккан һәм аның иң зур казанышы булган марксизм
Ленин әдәбият турында 
99 
 
 
ленинизм нигезендә тагы да үстерү иң әһәмиятле бурыч булып тора. Узган гасыр урталарындагы Россиянең махсус шартларында бердәнбер трибуна булган әдәбияттан социалистик идеяләр тарату өчен файдаланган, үз ватанын чиксез сөйгән революционер язучының үрнәге итеп Чернышев- скийны искә ала да, Ленин болай ди: «Без үз тормышын революция эшенә биргән великорус демократы Чернышевскийның моннан ярты гасыр элек: «Кызганыч милләт, коллар милләте, югарыдан түбәнгәчә — барысы да коллар» диюен истә тотабыз. Ачыктан-ачык һәм яшертен кол — великоруслар (патша монархиясенә карата коллар) бу сүзләрне искә алырга яратмыйлар. Ә безнеңчә бу сүзләр ватанны чынчыннан сөю, великорус халкы массаларында революционлыкның юклыгы сәбәпле пошынып әйтелгән сөю сүзләре иде» *. Рус әдәбиятының әнә шул кыйммәтле мирасының турылыклы һәм ышанычлы сакчылары без булырга тиешбез, дип өйрәтә Ленин. Ләкин без архивариуслар түгел, без мирасны архивка бикләп сакларга түгел, үзебезнең практикабызда кулланырга һәм тагы да үстерергә тиешбез. Белинский әдәбиятка карата халыкчыллык таләбен куйды. Бу халыкчыллык принцибы рус әдәбиятының үсешенә бик зур уңай йогынты ясады. Белинскийның бөтен әдәби эшчәнлеге крепостной коллыкта яшәгән халыкның азатлык омтылышын чагылдырды. Шуны әйтергә кирәк, либераль буржуазия вәкилләре булган «вехичы- лар», Белинскийның дәрәҗәсен төшерергә теләп, аны интеллигенция юлбашчысы дип игълан иттеләр, аның атаклы «Гогольгә хат»ын интеллигенция авазы диделәр. .Ленин «Вехи» турында махсус мәкалә язып, бу ялганныфаш итте, Белинский иҗаты артында 
а ;т. ХУШ, б. 81. халык торганлыгын ачык күрсәтте. Шуның белән бергә Ленин үзенең әдәбият турындагы мәкаләләрендә Белинский күтәргән халыкчыллык принцибын тагы да югарырак үстерде. 
Клара Цеткин сәнгать турында Ленинның мондый сүзләрен китерә: «Сәнгать халыкныкы. Ул үзепең иң тирән тамырлары белән хезмәт ияләренең киң массаларының иң төп катлавына барып тоташырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм яратырлык булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен һәм фикерләрен баетырга, аларны күтәрергә тиеш». Ленинның бу күрсәтмәләре Ленин — Сталин партиясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге бөтен политикасында, бөтен совет әдәбиятының иҗат үсешендә җитәкче кулланма булдылар. Ленинның һәм Сталинның якын дусты, совет әдәбиятының атасы А. М. Горькийның иҗаты халыкчыллык принцибының, тагы да югарырак үсеше булды. Безнең совет әдәбиятының төп көче аның совет халкы интереслары белән, социалистик дәүләт интереслары белән яшәвендә. Рус әдәбиятының данлыклы тарихын дөрес аңлау өчен Ленинның капиталистик үсештәге ике юл һәм шуңа ярашлы рәвештә җәмәгать фикере үсешендәге ике тенденция турындагы тәгълиматы нигез булып хезмәт итә. Буржуаз һәм народник тарихчылар XIX гасыр рус тарихының төп ачкычы итеп крепостниклар белән либераллар арасындагы көрәшне күрсәтәләр. Шул нигездә буржуаз һәм народник тәнкыйтьчеләр «рус әдәбиятының бердәм героик образы» турында сөйлиләр, аларча Белинский һәм Чернышевский фәкать «разночинецлар» гына, ә либерал Тургенев — рус азатлык хәрәкәтенең төп фигурасы, Лев Толстой — бөек вәгазьче һ. б. Ә халык бөтенләй читтә кала, хисапка алынмый. 
С. Фәйзуллин 
100 
 
 
Ленин бу ялган теорияләрне кпре какты. Ул крепостникларның да, либералларның да хаким сыйныф кешеләре икәнен, рус революциясенең төп мәсьәләсе либералларның крепостникларга каршы көрәше түгел, бәлки халыкның царизмга һәм капитализмга каршы көрәше икәнен ачык күрсәтте, бу көрәшнең бөек каһарманнары булган революцион демократ язучыларның исемнәрен аларга лаек булган югары урынга куйды. 
Революцион һәм әдәби эшчәнле- генең башыннан ук Ленинга культура мирасы мәсьәләсендә зур көрәш алып барырга, бу мирасны үзләштерергә маташучы либераль- народниклардан аны саклап калу өчен көрәшергә туры килде. 90 нчы еллардагы либераль народниклар үзләренең 60 нчы еллардагы бөек революцион демократларның — Чернышевский һәм Добролюбовның варислары дип, «аталарның идеалларын» дәвам иттерүчеләр дип дәгъва кылалар иде. Ленин бу народникларның ялган «халык дуслары» икәнен фаш итте һәм Чернышевскийларның бөек мирасын народниклык тутыгыннан саклап калды. Салтыков-Щедринны либераллар \гзләре өчен файдаланырга тырышканда, Ленин бөек рус сатиригының иҗатын либераллардан тартып алды һәм һәртөрле халык дошманнарына — либералларга, меньшевикларга, троцкийчыларга каршы көрәштә бу иҗаттан киң файдаланды. Ленинның иң күп файдаланган язучысы Салтыков-Щедрин булды. Бөек сатирикның иҗатын эшчеләр арасында популярлаштыру кирәклеге турында ул «Правда» газетасына махсус хат язды. Щедрин образларын, аның тапкыр сүзләрен Ленин әсәрләрендә без еш очратабыз. Либералларны ул «помпадурлар» дип атый, реакционерларны «Угрюм-Бурчеевлар» ди. Меньшевиклар турында ул, әгәр Щедрин исән булса иде, ул үзенең «Головлев әфәнделәр» китабына^ меньшевикларга багышлап яңа бүлек өстәр иде, ди. Щедринның Франция буржуаз республикасыннан көлеп 
«республикачылардан башка республика» дигән сүзләрен меньшевикларга каратып, Ленин аларны «революционерлардан башка революция» турында хыялланучылар дип мыскыллый. Хыянәтче Троцкийны ул рус әдәбиятында иң кабахәт тип булган Иудушка Головлев исеме белән хурлык баганасына кадаклый. Лев Толстойны ликвидаторлар журналы «Наша заря» фәкать интеллигенция вәкиле дип бәяләгән бер чакта, Ленин «Л. Толстой һәм пролетариат көрәше» исемле мәкаләсендә: «Төбенә кадәр дулкынланган зур халык диңгезе Толстойның тәгълиматында үзенең барлык йомшак яклары һәм үзенең барлык көчле яклары белән чагылды» дип, Толстойның тәгълиматына һәм • иҗатына тулы бәя бирде. Аның Толстой турындагы мәкаләләре әдәбиятны дөрес һәм тирән аңлауның классик үрнәкләрен бирәләр. Толстой иҗатындагы һәм тәгълиматындагы тирән каршылыйлар турында «Лев Толстой — рус революциясенең көзгесе» дигән мәкаләсендә Ленин болай дип яза: «Толстойның әсәрләрендәге, карашларындагы, тәгълиматларындагы, мәктәбендәге каршылыклар чыннан да кычкырып торалар. Бер яктан, рус тормышының тиңсез картиналарын гына түгел, бәлки дөнья әдәбиятының беренче класслы әсәрләрен дә биргән даһи художник. Икенче яктан—Гайса белән саташучы алпавыт. Бер яктан — җәмгыятьтәге ялганга һәм фальшка каршы гаҗәп көчле, туп- туры һәм чын күңелдән чыккан протест, — икенче яктан, «толстой- чы», ягъни рус интеллигенты Днп аталучы, таушалып беткән, истерикалы елак, ул халык алдыНД3 үзенең күкрәгенә суга-суга- «^ин әшәке, мин кабахәт, ләкин *,нн 
Ленин әдәбият турында 
101 
 
 
әхлакымны яхшырту белән шө- гыльләнәм; мин хәзер ит ашамыйм инде һәм дөге котлетлары белән генә тукланып торам» ди. Бер яктан, капиталистик эксплоатация- не рәхимсез тәнкыйтьләү, хөкүмәтнең. көчләвем, суд һәм дәүләт идарәсе комедиясен фаш итү, байлык- I ныц һәм цивилизация казанышларының үсүе белән эшчеләр массаларының хәерчелеге, кыргыйлануы һәм газапларының үсүе арасындагы каршылыкның бөтен тирәнлеген ачып салу; икенче яктан, — көч белән «явызлыкка каршы тормау» турындагы диваналарча вәгазь. Бер яктан иң аек реализм барлык һәм һәртөрле маскаларны ертып ташлау; — икенче яктан, дөньядагы иң кабахәт нәрсәгә, атап әйткәндә: дингә өндәү, казна хезмәтендәге поплар урынына әхлакый ышану буенча поплар кую омтылышы, ягъни иң нечкәртелгән һәм шуңа күрә бигрәк тә җирәнгеч динчелекне үрчетү. Чыннан да: Син Һәм бик ярлы да, Син һәм бик байсың да, Син һәм бик көчсез дә. Син һәм кодрәтле дә Анабыз — Русь!» г. .XX гасыр әдәбиятын бәяләгәндә Ленинның империализм теориясе төп нигез булып хезмәт итә. Ленин өйрәтүенчә, империализм чоры, җөмләдән берсе, политик реакциянең көчәюе белән һәм, икенче яктан, иң намуслы вак буржуаз демократларның суллашуы белән характерлана. Рус буржуаз интеллигенциясе арасында вехичылык агымы, рус әдәбиятының 1907-1917 еллар арасындагы торгынлык чоры шул политик реакциянең бер күренеше. Ә Эптон Синклер һәм Анри Барбюс шикелле язучыларны Ленин нак буржуаз демократиянең суллашу билгесе дип . саный. Империализм чоры — шуның белән бергә социалистик революция чоры. Бу чорның әдәбияты иң бе- 
1 Некрасовның бу юлларын Ленин башка әсәрләрендә дә еш кабатлый. ренче нәүбәттә A. М. Горький исеме белән характерлана. Ленин аны пролетариат сәнгатенең иң күренекле вәкиле дип атый, ә Горький Ленинны — таләпчән остаз һәм яхшы дус, ди. Чыннан да, Ленинның Горький белән дуслыгы «әшнәлек» яки «ага-энелек» дуслыгы түгел, бу — социалистик революция рыцарьларының идея туганлыгы. Ленин үзенең Горькийга язган хатларында аны . төнлә йокламый 
эшләгәне өчен әрли, аңа, «прижим» (режим) сакларга киңәш бирә һәм, Горькийның сәламәтлеге турында шундый кайгырту белән бергә, аның ялгышларын бик нык ••тәнкыйтьли, һәм бу чын дуслык Горькийны пролетариат сәнгатенең иң зур мастеры итеп чыныктырды. Горький эшчеләр тормышыннан иң күп язучы булды һәм тагы да әһәмиятлерәк — яңа, социалистик әдәбиятның иҗат методы булган социалистик реализм методының нигез салучысы булды. Чынбарлыкны хәрәкәт, үсеш хәлендә, социалистик перспективада күрсәткән Горький иҗаты Ленинча партияле- лекнең үрнәге булды һәм шуның белән дөнья әдәбиятында яңа эпоха тәшкил итте. «Бу азат әдәбият булачак, чөнки комагайлык түгел һәм карьера түгел, бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек аның сафларына яңадан-яңа көчләр җыячак. Бу азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңгә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк. Бу азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җи- мзешләндерәчәк, үткәннең тәҗрибәсе (социализмның примитив, утопик формаларыннан алып, аның үсешен төгәлләгән фәнни социализм) белән хәзергенең тәҗрибәсе (эшче иптәшләрнең хәзерге көрә- 
Э. Бурджалоо 
«02 
 
 
ше) арасында үзара даими тәэсир булдырачак» XI'. Ленин шундый әдәбият турында хыялланды һәм шул юлда көрәште. Иптәш Сталин җитәкчелегендә большевиклар партиясе, Ленин күрсәтмәләрен тормышка ашырып, совет әдәбиятын үстерә, ныгыта, чыныктыра, ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият 
һәм сәнгать турындагы соңгы карарлары совет әдәбиятын яңа уңышларга юнәлтәләр, яңа җиңүләргә коралландыралар. Ленин — Сталин партиясенең тарихи күрсәтмәләре белән коралланган совет әдәбияты социалистик ватанның алга баруын тизләтер, ленинизм идеологиясенең тулы тантанасына ярдәм итәр.