Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА 
ВАЛЕНТИН КАТАЕВКА 50 ЯШЬ 31 январьда Москваның әдәбият җәмәгатьчелеге күренекле совет язучысы, Сталин премиясе лауреаты, РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат Валентин Петрович Катаевның тууына 50 яшь тулу көнен үткәрде. Язучылар клубында зур кичә булды. Кичәгә әдәбият һәм сәнгать мастерлары, фән эшлеклеләре, Совет Армиясенең офицерлары һәм генераллары катнаштылар. Кичәне совет язучылары Союзының генеральный секретаре А. Фадеев ачты. Ул, Валентин Катаевның зур тиражлар белән басылган китаплары безнең илебездәге барлык .халыкларның телләренә тәрҗемә ителгән, чит ил укучыларының күпчелегенә мәгълүм, диде. Иптәш Фадеев В. Катаевның иҗаты күп кырлы икәнлеген күрсәтеп үтте. — Совет халкы, — диде А. Фадеев, — Валентин Катаевны тормышны дөпес чагылдыра торган, аны раслый торган, оптимизм белән, Ленин — Сталинның бөек эшенә тирән ышаныч белән сугарылган китаплары өчен ярата. Юбилярны Н. Тихонов, М. Рыльский, В. Инбер һәм башкалар котладылар. Кичәдә В. Катаевның үзенең чыгышы булды. Аны алкышлап каршы алдылар.
 СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ЧИТ ИЛЛӘРДӘ СССР совет язучылары Союзының чит ил комиссиясе совет әдәбиятының чит илләрдә зур уңышлары турында хәбәрләр алып тора. Ванда Василевскаяның «Салават күпере» һәм башка әсәрләре АКШ та, Англиядә, Кытайда, Норвегиядә, Финляндиядә, Чехословакиядә, Швециядә һәм башка илләрдә басылганнар. Б. Горбатовның «Буйсынмас ке- ' шеләр» повесте болгар, инглиз, Швед, хорват, фин һәм румын телләрендә басылган. Чит ил укучылары В. Гроссман- ның «Треблин җәһәннәме» дигән китабы белән бик нык кызыксыналар. Ул 1946 елда чит илләрнең 26 нәшриятында басылып чыккан. И. Эренбург әсәрләре чит илләрдә зур популярлык казаналар. Аның очерклары һәм хикәяләре 37 нәшрият тарафыннан басып чыгарылганнар. К. Симоновның әсәрләре АКШ та, Көньяк Америка илләрендә һәм Европаның барлык илләрендә диярлек басылганнар. А. Гайдарның «Т .мер һәм аның командасы», В. Катаевның «Полк улы», А. Бекның «Волоколам шоссесы» дигән әсәрләре бик күп мәртәбәләр басылганнар. Н. Тихоновның шигырьләре инглиз, венгер, болгар, финхһәм _ серб телләренә тәрҗемә ителгәннәр.
 ҺӘЛАК БУЛГАН ФРОНТОВИК- ЯЗУЧЫЛАР ЯДКӘРЕ СССР совет язучылары Союзы Ватаныбызның азатлыгы өчен сугышларда һәдак булган язучыларга багышланган җыентыклар хәзерли. Беренче җыентыкта А. Афиногенов, В. Ставский, Е. Петров, А.Гай
Хроника 
124 
 
 
дар. И. Уткин, Б. Лапин, Хацревнн һәм Алтаузенның иҗат биографияләре һәм алар турында истәлекләр биреләчәк. 
ЯҢА ЭНЦИКЛОПЕДИЯЛӘР Январь аенда РСФСР ның педагогия фәннәре Академиясе президиумының утырышы булды. Утырышта энциклопедияләр бастырып чыгару мәсьәләсе каралды. Сигез томлык ч<Педагогия энцик- лопеднясе»ннән тыш, башлангыч һәм урта мәктәп укытучылары өчен 
Җыентыкларны төзүдә В. Вишневский, Б. Горбатов, Вс. Иванов, В. Катаев, К. Симонов, А. Сурков, И. Эренбург катнашалар. 
БАСЫП ЧЫГАРЫЛАЧАК ике томлык «Совет мәктәп энциклопедиясе» бастырып чыгарырга карар кылынды. Бу энциклопедия 1948—49 елларда хәзер булачак. Шулап ук ун томлык балалар энциклопедиясе чыгару проекты да кабул ителде.
 
ТАТ A PC ТАН ДА 
САЙЛАУ КАМПАНИЯСЕНДӘ ЯЗУЧЫЛАР РСФСР һәм ТАССР Верховный Советларына сайлаулар кампаниясе башлану белән язучыларның иҗат активлыгы аеруча үсеп китте. Драматурглардан Таҗи Гыйззәт һәм Риза Ишморат иптәшләр сайлауларга карата махсус пьесалар яздылар. С. Баттал, М. Садри, Ә. Исхак, Ш Мөдәррис һ. б. иптәшләр сайлауларга карата яңа шигырьләр иҗат иттеләр. Г. Галеев, Г. Әпсәлә- мов, X. Госман, Ф. Хөсни, Г. Хуҗи һәм башкалар депутатлыкка күрсәтелгән халык кандидатлары турында очерклар язып, газеталарда бастырдылар. Шуның белән бергә, язучыларның агитбригадалары сайлау участокларында чыгышлар ясыйлар. Очрашулар гаять җанлы үтәләр. СССР Верховный Советы депутаты шагыйрь Әхмәт Ерикәй сайлаучылар алдында күп тапкыр чыгышлар ясады. Язучылардан С. Хәким, Г. Галеев, Т. Гыйззәт, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, А. Щамов, Ә. Исхак, В. Земной, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, М. Ногъман, М. Елизарова, А. Әхмәт, Н. Арсланов, А. Колесников һәм башка иптәшләр сайлау участокларына зур теләк белән йөриләр һәм анда җыелышларда үзләренең әсәрләрен укыйлар. Радио аша берничә әдәби тапшыру үткәрелде. Илебезнең барлык халыкларының да беренче кандидаты сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталинга багышланып «Кызыл Татарстан» газетасында чыккан әдәби сәхифәне оештыруда язучылар зур а к т и вл ы к күрсәттеләр. Сайла}' кампаниясенә үз иҗатлары белән катнашу өстенә, кайбер язучылар турыда н-туры сайлау участокларында да эшләп киләләр. Язучылардан Кави Нәҗми, Г. Разин, Г. Кашшаф иптәшләр Округ сайлау комиссияләре членнары буларак, ә Г. Иделле һәм А. Әхмәт иптәшләр, доверенныйлар буларак, сайлау участокларында зур эш алып баралар.  
31 январьда Язучылар Союзының Тукай исемендәге клубында, татар совет язучысы, Ишки сайлау округыннан Татарстан АССР Верховный 
Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән Кави Нәҗми иптәш иҗатына багышланган зур кичә үткәрелде. Кичәдә, Кави КАВИ НӘҖМИ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 
Хроника 
125 
 
 
Нәҗминең иҗаты һәм тормыш юлы турында Гази Кашшаф иптәш доклад ясады. Докладтан соң Кави Нәҗми үзенең «Бистә малае» дигән яңа әсәрен укыды. Кинәгә килгән язучылар, сәнгать работниклары, укытучылар һәм яшьләр, язучының бу әсәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәнең концерт бүлегендә Татарстанның халык артистлары Мәрьям Рахманкулова, Галия Кай- биңкая, Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Зәбирова, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Маев иптәшләр Кави Нәҗми либреттосы буенча язылган «Фәридә» операсыннан (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе профессор 
Юдин музыкасы) аерым дуэт һәм арияләрне, Кави Нәҗми сүзләренә татар совет композиторлары тарафыннан язылган көйләрне башкардылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Са- рымсаков. Татар дәүләт филармониясе артисткасы Хәдичә Шәрипова, Зур драма театры артисты Мөхтә- сипов, шагыйрь Бруно Зернит иптәшләр Кави Нәҗминең күп кенә шигырьләрен укыдылар. Кичәдә, шулай ук. Татар дәүләт филармониясе артисткасы трубада уйнавы белән танылган Ләйлә Латыйпова һәм бию ансамбле коллективы катнашты. Залда Кави Нәҗми иҗатына багышланган зур күргәзмә оештырылган иде.
 ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ БАЛАЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫ
 5 январьда Тукан клубында язучыларның Казан шәһәре балалары белән очрашулары булды. Очрашуга балалардан башка укытучылар һәм Мәгариф министрлыгы работниклары да килгәннәр нде. Башлангыч класслар өчен булган иртәнге очрашуда татар совет язу- чыларыннан К. Нәҗми, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур, Ә. Исхак, А. Әхмәт, С. Баттал, С. Әдһәмова, Г. Лотфи, Җ. Тәрҗеманов иптәшләрне, җырчы һәм музыкантлардан Г. Камаева, Р. Ибраһимова, сүз остасы X. Шәрипова иптәшләрне укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Югары классларның укучылары өчен ясалган кичке очрашу әдәби- музыкаль кичә төсен алды. Татарстанның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулованың матур башкарулары белән башланып киткән бу очрашуга язучылардан К. Нәҗми, Ә. Ерикәй, С. Хәким, Ф. Хөсни, Г. Гобәй, Ә. Айдар иптәшләр, композиторлардан 3. Хәби- буллин, җырчы 3. Басырова катнаштылар. Кичә өчен Татгосиздат махсус китап күргәзмәсе оештырган иде.
 М. Г. ГЕЛОВАНИ КАЗАНДА
 15 һәм 16 январьда «Унион» кинотеатрында Москваның Горьки!! исемендәге художество академия театры артисты, Сталин премиясе лауреаты Михаил Георгиевич Геловани тамашачыларга үзенең иҗат юлын, бөек Сталинны кинода күрсәтү өчен ничек эшләгәнен сөйләп бирде. Моннан 1 1 ел элек аңа «Бөек таң» кинокартинасында иптәш Сталинны күрсәтә торган рольне тапшырганнар. Шуннан алып соңгы елларга кадәр М. Г. Геловани «Мылтыклы кеше», «Выборг ягы», «Петроград оборонасы», «Хөкүмәт членыу», «Чкалов», «Ленин 1918 елда», «Царицын оборонасы» һәм «Ант» кинокартиналарында иптәш Сталин ролен башкарып килә. Бу үтә җаваплы рольне башкару өстендә артистның ничек эшләве турындагы сүзләрен тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Гиздән М. Г. Геловани «Россия өстендә яктылык», «Сталинград оборонасы», һәм «Берлинның җиңелүе» кинокар I аналарында иптәш Сталин ролен башкарачак. ч

 
 
ТУКАЙ ПОРТРЕТЫ Үткән елның апрелендә ТАССР Министрлар Советы янында Сәнгать эшләре идарәсе татар халык шагыйре Г. Тукайның портретын ясау буенча конкурс игълан иткән иде. 1947 елның беренче январена кадәр булган конкурс срогында майлы буяу белән эшләнгән 5 рәсем. карандаш белән эшләнгән 3 рәсем һәм 2 скульптура керде. 
КАЗАН КОЛШОЗИТОРЛАРЫ Совет композиторлары союзының Татарстан бүлеге членнары күп кенә яңа музыкаль әсәрләр язу өстендә эшлиләр. Профессор М. В. Юдин 1890—1900 елларда Казан студентларының революция ?^әрәкәтендә катнашулары тарихын өйрәнә. Ул шушы материаллар нигезендә трилогия язачак. Композитор аның беренче бүлеген Бөек Октябрь Социалистик революциянең 30 еллыгына тәмам итәргә уйлый. Композитор Ключарев «Тылсымлы курай» исемле балет язуны төгәлләп килә. 
Майлы буяу белән эшләнгән «Книга» девизлы рәсем конкрустз беренче урынны алды. Аның авторы яшь художник, элекке фронтовик иптәш Харис Якуповка 10 мең, сум премия бирелде. «Поэт» девизлы скульптура беренче урынны алды һәм аның авторы Юлия Павловна Бейерга 10 мең сум премия бирелде. 
НӘРСӘ ӨСТЕНДӘ ЭШЛИЛӘР Композитор Җәүдәт Фәйзи Г. Ку- туйның «Тапшырылмаган хатлар» исемле әсәре буенча яна опера яза. Татар дәүләт консерваториясе директоры композитор - Нәҗип /Ки- һанов «Ильдар» операсын яңа редакциядә язып бетерде. Шулай укг Җиһанов белән Җәүдәт Фәйзи иптәшләр Бөек Ватан сугышы тарихыннан алынган сюжет буенча «Шагыйрь» исемле яңа опера өстендә эшлиләр. Алар бу операны Октябрь революциясенең 30 еллыгына тәмам итәргә уйлыйлар. Композитор Заһид Хәбибуллин лирик җырлар сериясе өстендә эшли.
 ЯШЬ КӨЧЛӘРГӘ СЛЮТР Январь ахырында Татар театр училищесы студентларының иҗатына җәмәгать смотры булып узды. II курс студентлары смотрда: А. Островский, Н. Гоголь, М. Горький, Вс. Иванов, К. Симонов, К. Тренев, К. Гольдони, Г. Камал, Ш. Камал, М. Әмир, Т. Гыйззәт әсәрләреннән өзекләр, ә I курс студентлары 4 этюд уйнап күрсәттеләр. Культура, театр, сәнгать җәмәгатьчелеге вәкилләре бу смотрны аеруча кызыксыну белән карадылар. Студентлар һәрбер номерны бик тырышып, нык бирелеп үтәделәр һәм үзләренең уеннарында, әле II курста гына укуларына карамастан, киләчәктә яхшы артист булып җитешү юлында инде уңышлы адымнар ясауларын күрсәттеләр. Смотрга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарым- саков классы, Татар дәүләт академия театры режиссеры К. Тума- шева классы, балетмейстер Н. Якушин классы һәм Татарстанның атказанган артисты С. Булатов классы студентлары катнаштылар.